Электронная библиотека » Әхәт Гаффар » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:40


Автор книги: Әхәт Гаффар


Жанр: Современная зарубежная литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 48 страниц) [доступный отрывок для чтения: 14 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Болар кәгазьләремдә исәпкә алынмаган, башыма кереп карамаган, күңелемә килмәгән. Аннары соң крестьянның печән чабасы, урак урасы – тагын әллә ниләр эшлисе дә бар ич әле!

Эре тамчылы яңгыр яварга кереште. Мин читән, абзар сыларга ак балчык ала-ала кәрнизләнеп калган куыш астына постым да, изүемне чишеп, сызымнарымны култык астына яшердем. Башымдагы уйлар таралды. Тау түбәсендә кайсыдыр бер төшкә яшен бәрде, ахрысы, мин, таш ишелгән авазга куыштан чыгып, өскә карадым һәм чак кына читкә янтаеп өлгердем: баш очымнан гына ябалак кебек тавышсыз тизлек белән чүлмәк кадәрле түгәрәк таш очып үтте дә яр кырыенда күздән югалды. Аның тоба суына шапылдап төшүен ишетми калдым, игътибарымны бүтән нәрсә җәлеп итте – югарыда ниндидер хәрәкәт сизендем, кемдер тау кашы артына качкан шикелле булды. Өстемә баягы таш кузгаткан туфрак коелды. Ни булыр бу дип, югары менеп киттем. Тезләремне, күлмәк җиңнәрен буйый-буйый, юешләнгән ак балчыкта тайгалап, ныгып җитмәгән әремгә, шайтан таякларына, ташларга ябыша-ябыша, өскә үрмәләдем. Ак ташларны зәңгәрләтеп, ә яшел үләннәрне, вак куакларны агартып, тагын яшен яшьнәде, тауның эчендә күк күкрәде сыман. Манма чыландым, йөрәгем еш-еш тибә, тыным буыла, тырнакларым каерылуын да тоймыйм. Тау күкрәгеннән тырпаешып чыккан очлы ташлар, кытыршы һәм чәнечкеле гөлҗимеш куаклары кулымны тырный. Бер-ике тапкыр аягым таеп, бармак очларында гына асылынып калдым. Кая ашкынам соң әле? Әйтерсең лә артымнан куа киләләр.

…Ә өстә җан әсәре дә юк иде. Иңкүлектә ялгыз ат утлап йөри, күк күкрәгән саен, ул муенын турайта да башын тагын ия, тышаулы булганга күрә, кушаяклап алга сикергәндә, яшен яктысы аның ялын ялкын телләре сыман кызартып күрсәтә, ат үзе тимерчелек учагыннан чыккан утлы күмергә охшап кала.

Аръяктагы киң болынга авыл көтүе таралган, юлдан җигүле ат бара, ә арбага утырган юлчы җыр суза.

Авыз эчемнән генә көлеп куйдым. Кемдер сагалап, өстемә таш тәгәрәтте дип уйлавым артык бугай, үземнән үзем оялып киттем. Ташны, мин текә ярдан күтәрелгән чакта, күземә карап, тагын тәгәрәтә алырлар иде ич. Моны ул качмый-нитми, йөземә бәреп, чарасызлыгымнан көлеп, үзенең өстенлеге белән масаеп эшләр иде. Туктале, берни кырмас борын кемгә хаҗәт тә, кемнең мәкерле ниятенә каршы чыктым соң әле мин? Каян килгән Алланың кашка тәкәсе!

Күккә карап һәм битемне яңгырга куеп, тагын көлмәкче идем дә кире уйладым, ә Рамазанов? Ул кемнең үт куыгына таш булып кергән дә ничек корбан булган соң? Урыныннан яңгыр кузгаткан очраклы таш белән Рамазановның кул астыннан табылган револьвер арасында уртаклык булмаса да, үз-үземне аямыйча тау башына менүем әрәмгә китмәде. Яр читенә килеп, түбән карадым. Шундый текә тауга менгәнмен. Өстә торуы рәхәт. Кем белә, бәлки, һәрчак шулай уяу тору кирәктер. Шуны сизеп, күңелемә искәртеп куйдым. Алны-артны карамыйча, канатланып, шушы ярга үрмәләп менүем файдасыз булмады. Табигать белән кеше арасында очраган теләсә нинди куркыныч очрак эзсез калмый.

…Табигатькә мөнәсәбәтем – аны тоюым, аңлавым – гомерем буена сабак булды…

Күлмәгем астына тыгып куйган сызымнарым һәм саннарым шәмәхә карандаш белән сырланган иде – кәгазьләр җебеп, язулары җәелеп беткән булып чыкты.

Моны начарга юрадым.

Хәер, яттан беләм, эшне алардан башка да башларга мөмкин, тик төп документның һәрвакыт кул астында торуы кирәк, кем килеп сорамас йә карамас, яңадан яңартып, төзәтеп сызасы булыр.

Бер бит кәгазем җиргә төште. Алырга иелдем. Кытыршы ташлар, кылганнар һәм шайтан таяклары арасындагы ялангач җирдә бер эз ярылып ята иде. Монда, таштан ташка сикерә-сикерә, кемдер әле генә каядыр үткән. Тау очындагы гаять зур ташка менеп, күпме генә карансам да, тирә-юньдә җан әсәре күземә чалынмады. Хәер, тауның тирән-тирән ерганаклар белән телгәләнгән, сыеныр, посар өчен уңайлы урыннары күп.

– Яра-а-р, – дип куйдым. Гаҗәп, бу хәлгә һич аптырамадым. Әйтерсең лә көтелмәгән нәрсә юк, шулай тиеш.

«Яңадан сызармын», – дип уйладым мин, кәгазь битен җирдән алып, барысын бергә түгәрәкләп төрә-төрә.

Яшеннәр болыт көтүен инеш буенча түбән куалап төшеп китте. Шунда юнәлдем. Яр белән басу арасындагы юеш үләнле тугайлар, болын, ә аннары түбәнге рус авылының ызанлы басулары башлангач, әле елга яры буйлап сузылган киртләч-киртләч тайгак көтү сукмакларыннан, әле үги ана яфраклары, бөтнек һәм кыяк баскан тирән ерганакларны турылай кисеп, ә сулыларын әйләнеп чыгып, мин бардым да бардым. Ботинкам лычкылдап, лайлаланып, табанына үзле балчык ябышып бетте, чалбар балаклары манма су булды. Инешнең ат дагасы кебек түгәрәк бер борылышыннан күтәрелеп киткән үр башында биш гөмбәзле һәм шәмдәй туры манаралы, куе кызыл кирпечтән салынган чиркәү, дүртпочмаклы, пычрак сөремле кирпеч торба (соңыннанрак мин аның спирт заводы морҗасы икәнен белдем) күренеп тора. Хайван сөякләре чәчелеп яткан үләксә киртәсен тирәләп үттем, бер урында, инеш борылышын турылай кистерәм дип, сазлыкка кереп киткәнмен, баскан саен сиртмәле бишек шикелле тирбәлгән түмгәклекне узып, шәмәхә ләмле, суында һичнинди үлән үсмәгән һәм бөҗәк йөзмәгән чоңгылларга килеп терәлгәч, читкәрәк тайпылып, кире борылдым, юеш үләнне ерып үткән эзгә юлыктым. Кемнеке? Иясе кайда?

Артка әйләнеп карадым. Баш очымда сазлык акчарлаклары, тәкәрлекләр очып йөрергә тотынды. Җирдән җылы пар күтәрелә иде инде, болытлар арасыннан ялтырап кояш чыкты. Офыкта салават күпере ачыла барды. Өстендәге болыт юрганын Кама ягына этеп төшергәч, бая мин басып торган тау киерелеп җибәрде кебек. Чыланып һәм учма-учма булып маңгаема ябышкан, күземне томалаган куе, авыр чәчемне бармак араларыма кыстырып сыктым да тагын аска таба киттем. Бөркү иде. Кояш турында алсу төскә манчылган томанлы һавага черкиләр, озынборыннар көтүе күтәрелде, аларны зәңгәр канатлы энә караклары аулый башлады.

Артымда тирән сулыш ишетеп, катып калдым – юк, куркып түгел, ә зиһенем белән анда ни икәнен чамаларга тырышып. Кошлар авазын ишетмәс булдым, аның каравы кемнеңдер аяк атлавын сизендем. Коры чак булса, үлән кыштырдар иде; хәзер чыжлап-чыжлап кына ала – кемдер миңа таба якыная иде. Күзләремне ян-якка йөртеп, сулыш иясенең үземнән ни ара торганын чамаларга маташтым. Сулыш алуына караганда, ул бик якын, ахрысы. Аяк атлавы сак, ләкин аллы-артлы бер-берсенең эзенә басып ике кеше килә кебек. Кинәт борылып карарга кыймадым, алай итсәм, артымдагы зирек агачлары арасыннан пәйда булачак ул кеше, бар көчен туплап, шундук миңа ташланыр кебек. Әгәр дә тау башында калган сыңар эзнең иясе булып чыкса, минем аулак урынга килеп җитүемне көтсә? Ә бу тирәләргә кеше заты сирәк аяк баса булса кирәк. Берни сизмәгән кеше шикелле кузгалып киттем һәм, ике-өч адым баргач, кинәт алга сикердем дә үземә таба посып килүчегә йөз белән борылдым. Алдымда мүкләк кара сыер күреп, кычкырып көлеп җибәрдем. Тавышымнан куркып, ул алгы аяклары белән генә читкә сикерде дә башка кымшанмады, юеш, көдрә чуклы озын койрыгы белән үзен борчыган кигәвенгәме, сукыр черкигәме селтәнде. Муенына бау белән агач асканнар, алгы аяклары арасында сөйрәлеп йөри, ахрысы. Сыер, авызына капкан үләнне чәйни биреп, башын миңа таба борды; сул күзен вак чебен сарган, ул өзлексез озын керфеген кага, уң күз алмасына перламутр төймә ябышканмыни – ак төшкән, көтүдә йөрми торган сукыр сыер икән.

Зиреклектә ат пошкырганы ишетелде, ул да түгел, куе үләндә сыер салган сукмак буенча кара, зур бер эт томырылып килә башлады. Беренче мәлдә мин аны сыерның бозавыдыр дип уйладым. Ул миңа ташланасы булса, билгеле, елга ярына кадәр йөгереп җитәргә, ярдан суга сикерергә өлгермим инде, шуңа күрә сыер янына барып бастым, аңа өскә сикерергә ирек бирмәскә мөмкин иде әле. Эт томырылып килгән җиреннән артын чөңкәйтеп туктады да миңа каршы борылды. Сыер, аны тоеп, миңа елышты, дөресрәге, мин аңа сыендым бугай. Эт, чия төсле кызыл күзләрен төбәп һәм шәмәхә борынын җыерып, зәһәр ырылдый; арада сукыр сыер булмаса, без аның белән, кочаклашып, җирдә аунар идектер инде. Ә кесәмдә кадак та юк.

– Трезор! Тихо!

Кырыс, көчле калын тавышка буйсынып, кара эт җиргә елышты, ырылдавыннан туктап, тешләрен шыгырдатты да арт аякларына утырды һәм аның селәгәйле авызыннан чабата хәтле алсу-зәңгәр теле салынып төште.

Тәбәнәк ябалдашлы зирек агачлары арасыннан брезент кожан киеп, кара атка атланган кеше килеп чыкты.

– Тихо, с-сук-ка! – дип кабатлады ул.

Бер кулына тезген тоткан, икенчесе белән биленә таянган. Кояш каршы, карарга комачаулый. Җитмәсә, ул, күзен каплап диярлек, киң кырыйлы эшләпә кигән.

Эт шуышып диярлек атның артына барып басты.

Без бер-беребезгә карап торабыз, сынашып. Ул – өстән, мин – астан. Аты таптана, боргалана, шуңа күрә, мине күзеннән ычкындырмас өчен, аңа башын туктаусыз боргаларга туры килә.

– Внушительный пёс, не правда ли? – диде ул русча. – Чистокровный доберман-пинчер77
  – Саллы эт бит, әйеме? Саф нәселле доберман-пинчер.


[Закрыть]
.

– Бывают и хуже88
  –Начарраклары да булгалый.


[Закрыть]
, – дидем мин.

– Начарраклары? Моннан да усалрак булса, сез минем Настя артына посып кына котылыр идегез, бар! Котыгыз алындымы?

– Настя? Нинди Настя? – дип сорадым, аптырап.

– Колак артын кашып торасың бит, әнә шул Настя.

Настя дигәне сукыр сыер икән. Мин тынычлангандай, киеренкелектән арынгандай булдым.

Атка атланган иргә кырыклар тирәсе булыр. Озын буйлы. Ияр аны тагын да озынайта. Кара сакал-мыек. Уң яңагында тирән җөй, озын бугай, сакалын шуны каплар өчен үстермәде микән?

– Әйдәгез, рәхим итегез. Минем кунагым булып китәрсез, – диде ул.

– Кая? Рәхмәт, вакытым юк, – дидем мин, рус авылы ягына карап. – Авылыгыз ераграк.

– Минем йортым моннан өч йөз адымда гына. – Сораулы карашымны күреп: – Монда хуторым бар, – дип өстәде. – Сатып алдым. Юеш үлән ерып барырга авырыксынсагыз, мәгез, атка атланыгыз.

Ул, иярдән егетләрчә сикереп төшеп, тезгенен сузды. Кожаны коп-коры, итәге дә. Ә күн итегенең гуталины ышкылып бетеп, башы агарып тора. Юеш үлән ерып йөрү билгесе. Карашымны тоеп, ул:

– Йә? – дип, кулы белән бирегә үлән ерып килгән эзенә таба ишарәләде.

– Рәхмәт, – дидем, тик кузгалмадым әле. Ул, ризалыгымны аңлап, атны тезгененнән тоткан көйгә алга узды, мин ат артыннан иярдем. Ә эт алга йөгереп китте, Настя, үлән ашап, артта калды.

– Рамазанов урынынамы? – дип сорады ул бераздан. Җавабымны яки «Каян беләсез?» дип соравымны көтеп тормастан: – Моны сезнең мине белмәвегез әйтеп тора, – диде. – Аннары яңа кеше килгәнен дә ишеттем. Инеш буенда йөргәч, сез булмый кем булсын инде.

Кожанының арттагы ертыгыннан зәңгәр бостон галифе чалбарының да юеш икәнен күреп алдым. Кожанын һәм эшләпәсен ул яңгыр туктагач кына кигән инде, алайса. Ә яңгыр астында нишләп йөргән? Кайда?

– Юнус Юсупович минем яхшы танышым иде, – диде ул, яртылаш борылып. – Авыр туфрагы җиңел булсын.

– Ничек таныштыгыз? – дип сорадым мин, дәшми барудан уңайсызланып.

– Нәкъ сезнең белән танышкан кебек.

– Ул чагында да Настяны эзләгән идегезмени?

Без хәзер яфрак араларында кояш җемелдәгән көдрә, җыйнак ябалдашлы зирекләр тирәли бара идек.

– Настяны? – дип сорады ул, адымын әкренәйтеп. – Әйе, Настя адашкалый, бичара. Бүген көчкә таптым малкайны.

Агачлык бетте. Түгәрәк күл буена килеп чыктык. Кечкенә генә, ярыйсы ук текә ярына хәтфә үлән үскән, суында камыш та, кыяк та үсми, аның каравы яңа борнап чыккан үрдәк бәбкәләре төсле сары төнбоеклар күп. Агачлык белән күл арасында такта түбәсе мүкләнеп беткән тәбәнәк бер йорт тора, бер тәрәзәсеннән кала һәммәсенең дә капкачлары ябык. Капка юк. Келәт җимерелгән, абзар, күл буенда кабык түбәле мунча, тигәнәк һәм әрем баскан алма бакчасы, арттарак киртә белән уратып алынган, кайчандыр яшелчә бакчасы булган урын.

– Настяны озак эзләдегезме? – дип сорадым.

Ул иңбашы аркылы гына карап алды.

– Быел яңгырлар еш ява, – диде ул, җавап бирмичә.

Атының тезгенен болдыр баганасындагы кадакка элде дә, эшләпәсен салып, кул сырты белән тирләгән маңгаен сөртте. – Узыгыз. – Ул, болдырга кергәч, өйнең киез белән тышланып, аркылы-торкылы каеш сугылган ишеген ачып куйды.

– Керә торыгыз! – диде ул һәм келәткә кереп китте.

Ишегалды чирәмле, ә болдыр баскычы төбендәге шәрә җир юешләнеп җебегән, анда аның күн итек эзе ярылып калды. Папирос кабызган һәм тарткан булып, баскычка утырдым һәм шул эзгә текәлдем. Тау башында уң аяк эзе батып калган иде. Ә монда – сул аякныкы. Ләкин шул ук – аның күн итегенеке! Һич шикләнмәдем. Гаҗәп, әмма мин җиңел суладым.

Ботинкамны салып, оекларымны сыктым, кояшка куйдым да яланаяклап өйгә кереп киттем. Киемнәрем кипшеп бетмәгән иде әле, өй эчендә салкынча, шуңа күрә туңдырып җибәрде. Ишек катындагы стенада ике ау мылтыгы, патронташ, эт муенчагы, тагын ниндидер каешлар эленеп тора. Идәнгә уеп, сырлап ясалган агач караваттагы чәчәкле мендәрләргә, зур мич авызына такта капкач белән капланган тәрәзәнең ярыкларыннан көйрәп торган кояш нурлары төшкән.

Мылтыкны, алып, ишеккә төбәдем. Хуҗа керде. Өс-башын салган, якасыз эчке ак күлмәктән, шул ук галифе чалбардан, тик минем кебек үк яланаяк. Тозлы гөмбә салынган алюмин тәлинкә, куе коңгырт төстәге һәм ялтырап торган, мин белмәгән җимеш белән тулы кызыл чынаяк касә тоткан, әмма нигәдер алюмин тәлинкәне беләгенә куйган да корсагына терәгән. Уң кулы исә буш. Үзенә төбәлгән мылтык көпшәсен күргәч, шул кулы күз иярмәс тизлек белән, кобура эзләгәндәй, биленә ятты, тик… Уң кулы менә ни өчен буш икән аның! Ул уң кулын буш йөртергә күнеккән.

– Түрдән узыгыз, – диде ул. Тавышы коры чыкты. Димәк, җанына курку йөгергән булган. Ул өстенә чуклы-чачаклы яшел ашъяулык җәеп куелган түгәрәк өстәл янына узды. – Ә мылтык корылмаган. Патроннарны ерак тотам мин, килде-китте кешеләрнең кулы җитәрлек урында түгел.

Көлгән-шаярган булып, мылтыкны чөйгә элдем, өстәл янына килеп утырдым.

– Ярый әле монда килеп чыккансыз! Кайвакытта иркенләп сөйләшү тансык. Бигрәк тә җанны ямансулата торган менә шушындый яңгырлы көннәрдә. Беләсезме, авылда күңелле дип әйтеп булмый. Җан ялгыз, шуннан котылыр әмәл юк. Хәер, сезгә авыл тансык тоеладыр әле. Ә килүегез, бигрәк тә шундый зур миссия белән, гаять мактаулы эш. Ышаныгыз, мин эчкерсез әйтәм: гаять мактаулы эш. Сез әле яшь, биредә сезгә кызык булыр. Ша-актый кызык! Хәтта мин карт бүре дә ярыйсы гына юаныч табам әле. Менә бу хутор минем шул юанычларымның берсе инде ул. Кемгәдер сәеррәк тә тоелуы бар, мин бит партия кешесе, җаваплы эштә. Әмма миңа кызык, шайтан алгыры!.. Безнең уртак сүзләр булыр әле. Һәрхәлдә, ышанам… Әйе, сезнең авылга килүегез яхшы нәрсә ул. Мактыйм, мактыйм, хөрмәтлем!..

Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, зәңгәр буяуга буялган бизәкле шкафтан рюмка алып карады, кечкенәрәк булыр дидеме, аны ки– ре куеп, ике яшькелт бокал, ике чәнечке, мич аралыгыннан сургучлы дүрт кырлы шешә алды һәм җиз чүмеч белән су куйды.

– Ну-с! – диде ул, шешәнең сургучын ватып, бокалларны яртылаш тутыргач. – Спирт. Болай гына эчәсезме, әллә су кушыпмы?.. Танышу хөрмәтенә йотып куйыйк, Иван Иванович!

– Иман Имамович, – дип төзәттем мин, эчәргә ниятем бул– маса да, бокалны кулга алып. – Исемемне каян белдегез?

– Номенклатура! Районда еш булам, Янышевтан ишеттем.

– Ә сез кем?

– Штабс-капитан Шестаков, – диде ул, урыныннан торып һәм баш кагып. – Элеккеге штабс-капитан, әлбәттә. Моны алдан ук әйтеп куярга кирәк дип саныйм, төрле шикле сүзгә урын калмасын, һәркемнең язмышы үзе белән. Шуңа күрә революция инде ул. Хикмәт кешенең бүген кем булуында. Шулаймы?

– Әлбәттә!

– Аннары, Гражданнар сугышы ахырында кызылларда сотня белән командалык иттем.

– Сотня белән?

– Әйе, ялгыш әйттем, кызылларда сотня юк иде. Ләкин минем отрядымда йөз кылыч йөрде… Әти мәрхүм спирт заводы тотты. Мин аны советларга бирдем. Хәзер шунда директор. Номенклатура, кем әйтмешли… Ну-с!

Ул, башын кисәк кенә артка ташлап, бокалын бушатты, берни капмады. Мин бер уртлап куйдым да су эчтем, тозлы гөмбә каптым.

– Сез…

– Ярослав Борисович, – диде ул, урыныннан чак кына калка төшеп, – Шестаков. – Ул Рамазановның да (аны гел Юнус Юсупович дип атады) бер тапкыр шушы өйдә булганын, райком утырышларында бергә утырырга туры килүен сөйләде. Аннары бу тирәләрнең матурлыгын мактады. Аның йорты авылда икән, ә бусын, хатыны каршы килсә дә, кызык өчен тота, имеш: – Крестьян хезмәте җанны ыгы-зыгыдан арындыра ул, хөрмәтлем!..

Аның йорты янындагы шикелле салкын сулы бәләкәй, әмма төбенә дилбегә дә җитмәслек тирән сулы күлләр биредәге агачлыклар һәм әрәмәлекләр арасында тагын җидәү икән, аныңча, ниндидер метеорит төшүдән тезелешеп калганнар. Күлләрнең сулары спирт ясау өчен гаять саф, яхшы икән. Ул тагын бер-ике тапкыр салып эчте, мин инде аның сөйләвеннән арый башладым, әмма ул сизмәде.

– Сез нигә эчмисез? Менә тарсынып утырмагыз, зәйтүн җимешеннән авыз итегез.

– Нәрсә ул? – дип сорадым мин, бер җимешне авызыма кабып. Ашап караган нәрсә түгел иде. Әче тәме ошамады, эчендә төше бар икән, анысын авызымда әйләндергәләп утыргач, кулыма алып карагандай иттем.

– Аракы артыннан кабарга яхшы ул… Сез әле яшь, күп нәрсәне белеп бетермисездер… Борчылмагыз, тормыш әкренләп өйрәтер.

– Ихтимал, – дидем, карышмыйча, – әмма үземә ни тиешлесен мин яхшы беләм. Татарга тылмач кирәкми дигән шикелле…

– Мактыйм, мактыйм! Ниятегез күркәм. Бар яктан да бары тик хуплауга гына лаек. Җиргә техника кирәк. Чын хуҗалар! Югыйсә ничек килеп чыга? Җирне ярлы-ябагайга бүлеп бирдек – эшкәртүче юк, фәкыйрьнең көче җитми. Болай барса, ачка үтерә ул безне! Чын хуҗалар кирәк, чын! Көчле хуҗалар, эре! Вак-төяк түгел.

– Сез хаклы. Менә колхозлар…

– Колхозлар? Ха, хөрмәтлем! Наив булмагыз! Үзенең барлы-юклы биш дисәтинә җирен дә эшкәртергә хәленнән килмәгән крестьян колхозда ни эш майтара алсын соң ул, йә? Җирне без аңа унсигезенче елда ук яулап бирдек… – Кырын карашымны тоеп, ул киселеп калды, тамагын кырды. – Совет властен күздә тотып әйтәм, хөрмәтлем, совет властен… Менә шул, крестьян унсигезенче елны ук җир алды, ә эшчене икмәккә туендырганы юк. Кая анда эшчене, үз авызын ачса, үпкәсе күренеп тора!

– Моннан чыгу юлы билгеле инде, – дидем мин.

– Билгеле, әлбәттә! Югыйсә армия белән шәһәрләр хронически ачлык кичерәчәк. Тракторлар белән эш итә алырлык эре хуҗалар булмаса, СССРның көймәсе комга терәләсен көт тә тор. Ә алар, эре хуҗалар, бар әле, бар!

– Кулакларны әйтәсезме?

– Хикмәт аларны ничек атаудамыни, хөрмәтлем? Эре хуҗалар! Россия кем аркасында икмәк державасы иде? Ә? Хәзер?.. Шул шул менә! – дип тел шартлатты Шестаков. – Вак крестьян вак җан инде ул. Үстергәне бүтәннәргә арту түгел, үзенә дә җитми мескеннең. Әле дә ярый шул син кулак дигәннәр бар. Икмәкне кем күбрәк бирә? Алар!

– Уголовный кодексның йөз дә җиденче статьясы белән сте– нага терәгәчме?

– Ничек алсаң да, ул бирә бит әле! Аның да чиреген ярлы-ябагай крестьянга бүлеп бирәләр. Ипи ашыйсы килгәч, ник үзе үстерми? Аның да җире җитәрлек ләбаса, җан башыннан бүлеп бирелгән. Бир син аңа шул кулак җирен – бер ел да үтмәс, дәүләт алабута ашарга калыр… – Шестаков ишекле-түрле йөренә иде инде. – Әх, хөрмәтлем, яшь шул әле син, авылны белмисең! Тик бер дә борчылма, тиздән күзең ачылыр. Ә үзең электр станциясе салырга ниятлисең. – Ул өстәл янына килеп утырды. – Син, Иман Имамович, Шестаков кулаклар яклы икән дип уйлый күрмә: китереп кыссаң, кая китә ул! Социализмга чат итеп ябышырлар әле, каерып алалмассың!

– Әйтәм җирле икмәкләрен җиргә күмеп черетәләр… Миңа Степан турында сөйләделәр…

– Икмәге булса, ярлы крестьян да шуннан ким булмастыр. Дәүләт икмәкне ярлыдан да бер үк бәягә сатып ала. Ә бәлки, кемдер үз ашлыгын күбрәк көч куеп үстергәндер? Андыйларның, әлбәттә, икмәкләрен кыйммәтрәк сатасы килә, базарга алып чыгып. – Ул тагын спирт салып эчте дә бармаклары белән чеметеп кенә зәйтүн җимешләрен ашый башлады. Су эчкәндә, чүмеч кырыеннан миңа кырын карап алды, кулъяулыгын чыгарып, кырынганда кискән җирен сөрткән шикелле, тидереп-тидереп кенә сакалындагы су тамчыларын сөртте. – Кызык килеп чыга: сез менә минем белән килешмисез. Бухаринчы дип уйлап утырасыздыр әле. Бәлки, мин үз сүзләремә үзем дә ышанмыймдыр, ә? Мин фараз кылам, фараз гына. Ә фактлар, фактлар? Менә сез станция салырсыз. Салырсыз, мин ышанам. Станция, тегермән… Ә шуның белән Бухарин тегермәненә су коясыз түгелме соң?

– Бухарин тегермәненә?

– Тегермәнегез шул ук кулакка хезмәт итмәсме соң? Икмәк аның кулында бит, тегермән ярлыга караганда аңа кирәгрәк! Ә?.. Ә?.. Аннары тагын бер нәрсә: Россиядә меңнәрчә авыл бар, һәммәсендә дә электр станциясе төзергәме? Юк, Зәйнушин, юк, хөрмәтлем! Безнең көчәнүдән эчебез чыгар. Россия анакай, миллионлаган сумлык бурыч сазлыгына гына батмыйча, чит ил капиталына коллыкка төшәр бит. Шулчак революциясез-нисез генә переворот булып куйса?! Сезне бу шаукымның татар авылында башлануы шикләндермиме? Рустан узып, Россиянең татарга ни биргәне бар? Ә?.. Егерме беренче елгы ачлыкны хәтерлисезме? – Ул кулын селтәде. – Юк, хәтерләмисездер. Сезгә ул чакта… – Ул туп-туры йөземә, күземә текәлеп торды – яшемне чамалады бугай. – Хәер… – Хәтерләгәнемә ышанды, ахрысы. – Менә шул: егерме беренче елда Идел, Камага килгән икмәк яр буйларыннан эчкә узмады. Ә Идел белән Кама буйларында Иван Васильевич поселениеләре генә.

– Иван Васильевич? Кем ул?

– Аны сезнең халык ахырзаман җиткәндә дә онытмаска тиеш. Каныгызга тоз салган кеше… Грозный. Грозный… – диде ул. – Менә шул, егерме беренче елны минем әти хохоллар җибәргән бер баржа бодайны спиртка куган… – Бераз тын торгач, ул: – Кабахәт! – дип өстәде.

Мескенләнеп, акланып утырасым килмәде.

– Боларны ник сөйлимме? Сезне кызганып… Юнус Юсупович ялгышын кабатламагыз.

– Нинди ялгышын?

– Кайда хата җибәргәндер, Аллага да билгесез. Сезнең авылдан түбән тагын өч авыл бар; ихтимал, алар үз тегермәннәрен сез су җибәргәндә генә эшләтеп булуы белән килешмәсләр, станциягез кайберәүләрнең бугазларына аркылы тыгылган сөяк булмагае.

– Әллә Рамазановны шуның өчен… дип уйлыйсызмы?

– Уйламыйм. Мин берни уйламыйм… Яхшы кеше иде, – диде ул, алдымдагы болай да тулы бокалга спирт өстәп.

– Сез нигә эштә түгел? – дип сорадым мин кинәт.

– Спирт ул, хөрмәтлем, ат тизәгеннән ясалмый. Аңа бодай, бәрәңге кирәк. Ә хәзер аларны каян аласың? Ашарга да юк әле.

– Ә эшчеләрегез?

– Аларга нәрсә? Кышын җәйгә җитәрлек спирт урлап куйсалар, яңа сезонга кадәр ике чабата бер кием аларга.

– Миңа вакыт, – дидем мин, аның фәлсәфәсеннән туеп.

– Ярый, ярый, кузгалыгыз, алайса.

Ул урындыктан торды, ялгыш атлап, сөрлегеп китте дә карават шарына тотынып калды. Шул карават турысындагы тәрәзә төбендә челтәрләп бизәкләнгән ак сөяк тарак ята иде. Аны кемнеңдер үреп, артка өелгән кара чәчендә күрдем түгелме соң? Хәер, бер үк төрле тараклар кайларда булмас! Ләкин бусын мин тәгаен бер күрдем бугай, күрдем.

Карашымны тоеп, Шестаков көлеп куйды:

– Болыннан таптым. Былтыр печән өстендә җуйганнардыр.

Өстем бөтенләй кипшенгән, яңгыр астында туңган тәнемне шул бер-ике йотым спирт та кызыштырган иде. Сөйләшү беркадәр зарыктырса да, кайбер нәрсәләрне күрдем, сиздем.

Баскычка утырып, оегымны һәм ботинкамны кидем. Баскыч төбендәге күн итек эзе шома итеп тигезләнгән иде.

– Тагын килегез, Иман Имамович!

– Рәхмәт, килермен.

– Адашмассызмы?

– Ә сез тау башында эзегезне калдыргалап торыгыз, шуның буенча килермен.

Аның күзе кысылып килде, ләкин ул көр тавыш белән көлеп җибәрде, келәт астыннан койрыксыз доберман-пинчер атылып чыкты да канлы күзләрен миңа текәде, әйтерсең лә аның хуҗасын көлдерер дәрәҗәдә җәберләгәнмен.

Шестаков, бусага аркылы кулын сузып:

– Һәрвакыт дуслар булып күрешик, килешәсезме? – диде. – Кстати, сезне Иван Иванович дип атасам ничек булыр? Ваня. Ванюша…

– Күз күрер тагын…

– Детдомда үскәнсез икән…

– Сез минем аркамда ничә миңем барлыгын да белмисезме, Ярослав Борисович?

– Тагын килегез. Минем күлемдәге карпларны күрсәгез икән сез! Шуларны тотканда, миңнәрегезне дә санарбыз. Тагын кайбер нәрсәләрегезне дә, ха-ха-ха!.. Детдомда үскәнегезне каян белдемме? Сезне авылда үскән диделәр, ә русча шәп сөйләшәсез.

– «Война и мир»ны сукалап чыктым. Баштанаяк күчереп. Ике мәртәбә.

– Граф Лев Николаевичнымы?.. Ни әйтсәң дә, графлар да кирәк, әйеме? Ә менә безнең эшләр аныкы кебек бөек булырмы икән, Ваня? Гомумән, берәр вакыт бүтәннәр бездән өйрәнерләр микән? Сай йөзәбез шул, сай. Нәрсә инде – син бер турбиналы станция салырсың, ә мин бер казанлы спирт заводында ыгы-зыгы килеп маташам…

Каршы дәшмәдем. Ни дия ала идем соң мин? Исем китмәгән кыяфәттә ак болытларга карап тордым. Күлдә зур бер балыкның койрыгы белән су шапылдатканы ишетелде. Сазлыклар өстендә акчарлаклар күп иде, акчарлаклар… Йомырка басып, бала чыгарыр өчен, Камадан менгәннәр иде, күрәсең.


Шестаковның сүзләрен баш-аягым белән эшкә чумгач та оныта алмадым, кайта-кайта уйландым. Менә тагын искә төште. Әйе, без кечкенә эшләрдән башладык, әмма алар бөтен дөньяны таң калдырды. Без дөньяда беренче булып эшләгән эшләрне дошманнар динамит белән шартлатып, ут төртеп юк итәргә тырыштылар. «Безгә кадәрге барлык империяләрдән (римлыларны гына ал, үзеңнең болгар бабаларыңнан да ерак китәсе юк) мондый җимереклекләр, хәрабәләр мәңге төзәтелмичә калганнар», – дип уйлады ул чагында инженер-подполковник Зәйнушин. Ул вакытта Шестаков Ярослав Борисович аның исендә иде әле… Бары тик Братск ГЭСын открыткалар итеп тараткач кына оныттым. Минем Братскием белән Усть-Илимымны кемдер кабатлап салырга җыена икән, риза – мине онытсыннар. Белмим, «Сугыш һәм тынычлык»ны Толстой үзе ничә тапкыр күчереп язды икән? Ә минем бер эшләгәнемне кат-кат күчерергә вакытым тимәде. Хәер, бүтәннәрнең дә. Братск ГЭСы – төзелеш башыннан беренче агрегаты ток биргәнче биш елда төзелгән бердәнбер станция. Дөньядагы шундый бердәнбер станция. Нәкъ иң беренче станциям кебек үк, ул да юктан бар булгандай корылды. Кеше аягы басмаган урында, сметага караганда очсызракка төшереп. Әйе, ул – минем бердәнберем. Тырышсалар, мин «Сугыш һәм тынычлык»ны күчереп язып чыккан шикелле, аны да җирдә «кабатлап» карасыннар иде. Тарихка һәм киләчәк кешеләренә тәҗрибә рәвешендәге бүләгем… ГЭСлар минем балаларым иде. Ә балаларны кабаттан табып булмый. Аларда ата-аналар фәкать үзләре кабатлана. Безнең кем икәнлегебезне эшләребез сөйләсен. Ә бу станция… Мин аңа әйләнеп кайттым. Ул мине тудырды, ә мин… ә мин, үлеп яткан ананың баш очындагы бала кебек, аның җир өстеннән юкка чыгуын карап торам. Ләкин аны җиргә күмәргә ярамый иде. Чөнки мин Шестаковны искә төшердем. Ул карап тора, сыный, чыннан да, карга оясы, тузган карга оясы дип шатланмый микән?


Аңа ничек булгандыр, белмим, ә миңа ул очрашуның файдасы тиде. Мине авыр тойгы биләп алган иде бугай. Күз алдымда – аның кобурага ябышырга торган җитез, йөнтәс кулы. Килгән эзем буенча ялгызым гына агач арасыннан чыкканда, үз артымда кемнеңдер сулышын ишетеп бардым кебек. Йөрәгем ярсып тибә, бу тирәдән тизрәк ерагаерга ашкынам, ләкин ашыга алмыйм, әрәмәлек арасындагы сазлык суларының куе кызыл төстәге һәм боз кебек тыныч өстен күзәтеп барам – матур; аяк очыннан күтәрелеп киткән кыр тавыгы сискәндереп җибәрә, кош авазларында ниндидер хәвеф бар сыман.

Чыннан да, Шестаковтан шикләнүем рас килде. Соңыннан бу очрашуны күз алдымнан уздырганда, беренче тапкыр үземнең кешеләрне аңлау, күзәтүчәнлек, сизгерлек тойгым барлыгына ышандым. Тик кешеләргә җитәкчелек итәр өчен бирелгән власть көчемә һәрвакыт шикләнеп яшәдем.

XI

Каһир тырышкан: кичен кояш кызарып, офык артына төшкәч һәм зират каеннарындагы ояларына – кара каргалар, ә мәчет манарасына чәүкәләр кайтып тулгач, морзалар йорты, ягъни авыл Советы янына кешеләр җыела башлады. Күңелләре көр: ирләр төркем-төркем булып гәп сата, көлә, тәмәке көйрәтә. Хатын-кыз заты да бар, алар тирәли бала-чага куышып йөри.

Идрис Ярмиевнең хатыны Өрфәйдә апа кертеп куйган кабыклы бәрәңге, яңа сауган сөт, уртасында кендек шикелле төрткеле, җылы, майлы арыш көлчәсен ашагач, кәефем күтәрелгән иде. Дөрес, борчылам. Профессор ишеге төбендә имтихан тапшырырга тораммыни!

Күк йөзе йолдызлы, су буенда бакалар кычкыра, чут-чут итеп сандугач сайрый, этләр өрә. Вакыт-вакыт, калтыранып, ерак аҗаган канаты кагынып куя. Июнь башы – табигатьнең иң матур чагы.

Читтәрәк, гармунчы янына елышкан яшьләр арасында, галифе чалбар чалынып китте. Шунда юнәлдем. Ике колач та җитмәслек карт тупыл артында ике кеше басып тора иде. Ай җиргә аларның күләгәләрен сузып салган. Галифе һәм эшләпә! Бу, шиксез, Шестаков иде. Алардан өченче тупыл артына сыендым, тик анда өенә кайтмый калган ике каз (бәбкәсез булганга эзләмәгәннәр, күрәсең) кунаклаган булган, алар, авыз эчләреннән каңгылдап, читкә тайпылдылар. Тегеләр пышын-пышын сөйләшүләреннән туктадылар, аннары тагын керештеләр. Тик ата каз зарлануыннан туктамады, аның калын авазы Шестаков сүзләрен йота, һични аңламыйм. Алар әрләшә үк башладылар, ахрысы. Шестаков ярсу гөлдерек тавыш белән:

– Ну-с, Ширеметьев, үз кулың белән муеныңа элмәк саласың бит! – дигәнен аермачык ишеттем.

– Алар миңа ышанды. Балаларын укытуны ышанды. Аларның балаларыннан гайре нәрсәләре бар?

– Янасың лабаса, җүләр! Алла хакы өчен дип әйтәм, Ширеметьев! Христом-Богом сорыйм…

Әлбәттә, аларның сөйләшүеннән берни аңламадым. Шестаков биредә төнлә тикмәгә йөрмәс – бусы миңа ачык. Ә Ширәмәтов нигә аның белән соң әле?

Каһирның җыелышка чакырганы ишетелде. Морзалар йортының тәрәзәләре һәм ишеге яктырып тора: берничә урынга асылган лампаларга ут элгәннәр. Халык эчкә узды.

Һич яшеренмәстән, поскан урынымнан чыгып, тавышларга һәм якты утларга таба киттем. Борылып карамадым, коймага елыштым – танымасыннар, тик үзләрен тыңлап торганнарын аңласыннар. Ачык ишеккә җиткәч борылып карадым: чыннан да, минем арттан кемдер ияргән, мөгаен, тегеләрнең берседер. Ул коймага сыенды да тәмәке кабызды. Әйе, ул Ширәмәтов иде.


Баскычтан күтәрелдем. Кемдер кызып-кызып сөйли иде. Әле генә ишеткәннәрем дулкынландырганга күрә, ни сөйләгәнен аңламый тордым. Тагын артка борылып карадым. Ширәмәтов ишектән җиргә төшкән сүрән яктылыкка керергәме, кермәскәме дигән шикелле басып тора. Ишекне ябам да эчкә атлыйм. Каһир, мине күреп алып, түргә – үзе, Идрис абый, Ниса, тагын берничә кеше утырган кызыл комачлы өстәл янына чакыра. Стенага аркам белән ышкынып диярлек алга барам. Бөтен залга морҗа корымын изеп ясалган кара белән лозунглар язып эленгән, почмакларда пәрәвезләр күренә, тузанлы тәрәзә өлгесендә тәмәке төтененнән исергән божан жуылдый. Түшәмдә штукатурка урыны-урыны белән купкан, кешеләрнең башына акбур тузаны коела.

– Ширәмәтовны күрмәдеңме? – дип сорады Ниса, язуыннан туктап. Ул җыелыш беркетмәсе яза, каләмгә яткан бармагы миләүшә төсендәге карага буялган.

– Баскыч төбендә ул.

– Алып керим әле. Ул бүген монда булырга тиеш иде.

Сәхнәдән төшеп, Ниса халык арасына кереп китте, кызыл яулыгы ишек караңгылыгында ялкынланып калды.

Сөйләүчеләр күп иде. Өч унлы лампа көчкә яктырткан зур залдагы кешеләрнең йөзләре саргаеп күренә, кара-каршы әйтешәләр, көлешәләр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации