Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 5


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 5 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Рәхмәт ишетүе рәхәт

Бер мандатлы Актүбә сайлау округыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Вәлиев Разил Исмәгыйль улының депутат эше турында


КЫСКАЧА ХИСАБЫ


Татарстан Республикасы Дәүләт Советының киләчәк IV чакырылышына 26 нчы Актүбә сайлау округыннан депутатлыкка кандидат Разил Исмәгыйль улы Вәлиев шушы көннәрдә шәһәрдә һәм авылларда халык белән очрашулар үткәрә. Ул узган чакырылышта да шушы Түбән Кама төбәгеннән депутат булып сайланган иде. Очрашулар вакытында Р. Вәлиев үзенең сайлау алды программасы белән генә таныштырып калмый (программа «Туган як» ның 11.02.09 санында басылды), депутат буларак, моңа кадәр башкарган эшләренә хисап та ясый. Әлеге хисапның кыскача текстын Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

– 2004 елда депутат һәм Комитет рәисе булып сайланганнан соң, эшне иң беренче булып Татарстан Дәүләт Советындагы ике комитетның Кама Аланында күчмә утырышын оештырудан һәм үткәрүдән башлады (Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты белән бергә). Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт учреждениеләренә ярдәм итү турындагы конкрет тәкъдимнәр белән Комитетларның уртак карары Татарстан Республикасы Президентына, Премьер-министрына һәм министрлыкларга җибәрелде. Шуннан соң Кама Аланында хөкүмәтнең күчмә утырышы үткәрелде һәм Президент белән очрашу булды, посёлоктагы мәсьәләләр акрынлап хәл ителә башлады.

– Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының Президент Аппараты, Министрлар Кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашында «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча Түбән Камада күчмә утырышы үткәрелде. Райондагы тәҗрибә өйрәнелде, гомумиләштерелде һәм республиканың барлык районнарында, шәһәрләрендә файдалану өчен тәкъдим ителде.

– Округ сайлаучылары һәм районда яшәүчеләр үтенече буенча, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессияләрендә Р. Вәлиев Түбән Кама төбәгендәге катлаулы экологик вазгыять турында, шәһәрдә һәм авылларда яшәүчеләрне чиста су белән тәэмин итү, юллар төзү һәм ремонтлау проблемаларын хәл итүдә республика хакимият органнарының ярдәмен көчәйтү зарурлыгы турындагы мәсьәлә буенча чыгышлар ясады. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә район һәм шәһәрдә байтак чаралар күрелде.

– «Татэнерго» аша депутат Түбән Кама районы авылларындагы урамнарга яктырткычлар куюда ярдәм итте.

– Ул җитәкләгән Комитет инициативасы белән республика бюджетына мәктәпләрдә класс җитәкчелеге өчен түләү хакында төзәтмә кертелде, шул максатларда ел саен республика бюджетыннан 120 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә.

– Район җирле үзидарә башлыкларының үтенече буенча, депутат берничә мәртәбә республика хөкүмәтенә Ширәмәт, Каенлы, Ташлык, Афанас, Шәңгәлче авылларында, Түбән Кама шәһәрендә социаль-мәдәни объектлар төзүгә һәм капиталь ремонтлауга ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу объектларның кайберләре киләсе ел планына кертелде, кайберләре инде гамәлгә ашырылды.

– Муниципаль район җитәкчелеге тәкъдиме белән депутат республика инвестиция программасына шәһәр электр транспортының электр подстанциясе төзелеше мәсьәләсен (156 миллион сум) кертү инициативасы белән чыкты (бу эшкә Дәүләт Советының дүрт комитеты җәлеп ителде).

– Түбән Кама сайлаучыларыннан килгән мөрәҗәгатьләрне искә алып, Р. Вәлиев җитәкләгән Комитет инициативасы белән 2009 елда «ТНВ» каналында балалар һәм яшьләр өчен яңа телепрограмма оештырыла, моның өчен республика бюджетыннан акча бүлеп бирелде.

– Р. Вәлиев, шагыйрь һәм депутат буларак, шәһәр һәм район укучылары арасында ун елдан артык иҗади конкурс үткәреп, үз исәбеннән җиңүчеләргә исемле премияләр һәм бүләкләр тапшыра, югары уку йортына кергәндә аларга ярдәм күрсәтә.

– Ул китапханәләрне кирәкле әдәбият белән тәэмин итүдә конкрет ярдәм күрсәтә, район һәм республика газета-журналларына язылуны оештыра.

– Казанга дәваланырга килүчеләргә дәваханәләргә һәм башка дәвалау учреждениеләренә урнашырга ярдәм итә, республика министрлыкларында һәм ведомстволарда сайлаучыларның конкрет проблемаларын хәл итә.

– Шәһәрнең һәм районның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләрен кайгырта, районның һәм шәһәрнең бюджет өлкәсендәге оптимизация барышын, «Мәктәп автобусы» республика программасының үтәлешен, мәгариф учреждениеләрен җан башына финанслау мәсьәләләрен даими контрольдә тота.

– Шәһәрнең чуваш диаспорасы үтенече буенча, депутат чуваш гимназиясенең мәйданын киңәйтү мәсьәләләре белән шөгыльләнә, украин диаспорасы үтенече буенча, Татарстанда украин халкының күренекле вәкилләре истәлекләрен мәңгеләштерү эшен алып бара.

– Депутат милли мәдәният һәм милли мәгарифне, халыклар арасындагы үзара аңлашуны һәм ихтирамлы мөнәсәбәтне үстерүгә, толерантлык принципларына зур игътибар бирә.

– Аның үтенече һәм муниципаль район җитәкчелегенең актив ярдәме белән Түбән Кама шәһәр татар драма театры Татарстанның дәүләт театры статусына лаек булды.

– Депутатның турыдан-туры катнашы һәм ярдәме белән Казанда Түбән Кама авторларының уннан артык китабы татар, урыс һәм чуваш телләрендә бастырылды, шулай ук Шәңгәлче, Ташлык һәм Каенлы авылларының тарихы буенча китаплар басылып чыкты.

– Казан шәһәрендә Түбән Кама якташлыгы рәисе буларак, шәһәрнең танылган ветераннары – беренче төзүчеләре белән хәзерге хезмәт ияләренең зур очрашу кичәсен оештырды. Түбән Камадан килеп, республика башкаласында укучы иң яхшы биш студентка Р. Вәлиев җитәкчелегендәге якташлык җәмгыяте тәкъдиме белән Казан шәһәре мэрының 10 мең сум күләмендә еллык премияләре тапшырылды.

– Депутат тырышлыгы белән шәһәр футбол кырын ясалма чирәм белән җиһазлау өчен, кирәкле финанс бүлеп бирелде.

– Депутат Татарстан Эчке эшләр министрлыгы аша участок милиционерларын автотранспорт белән тәэмин итүгә иреште.

– Авыл хезмәтчәннәренә торак төзелеше өчен ташламалы шартлар булдыру инициативасы белән республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте. Шушы мәсьәлә буенча берничә мәртәбә Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә чыгыш ясады, әлеге мәсьәләне хәл итүдәге уңай үзгәрешләрдә, һичшиксез, депутат Р. Вәлиевнең дә өлеше бар.

– Депутат инициативасы белән һәм аның турыдан-туры катнашында Татарстан Республикасының 7 законы һәм 2 Дәүләт программасы әзерләнеп кабул ителде, Россия Дәүләт Думасына 3 Федераль закон проекты җибәрелде.

– Р. Вәлиев Түбән Камада үз округында сайлаучыларны даими кабул итте, һәр очрашуга үзен борчыган мәсьәләләр белән 20–50 сайлаучы килде. Депутат аларга эшкә урнашуда, укырга керүдә, пенсия һәм торак мәсьәләләрен хәл итүдә, ремонт эшләрен башкаруда, читтән кайтучыларга яшәү хокукы яисә гражданлык алуда һ. б. да ярдәм итте.

– 5 елга якын вакыт эчендә, якынча исәпләгәндә генә дә, депутат тарафыннан барлыгы 1500 дән артык сайлаучы кабул ителде.

Шунысы куанычлы: һәр очрашуда сайлаучыларны кабул иткәндә депутат Р. Вәлиевкә ярдәм иткәне һәм миһербанлыгы өчен рәхмәт әйтергә килүчеләр саны да шактый.

– Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәренең социаль, мәдәни үсешенә зур өлеш керткәне, иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм Татарстан Дәүләт Советында сайлаучылар мәнфәгатьләрен яклауда нәтиҗәле хезмәте өчен Түбән Кама шәһәр Советының 2007 елның 6 мартында кабул ителгән 7 нче номерлы карары нигезендә, Вәлиев Разил Исмәгыйль улына «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы» дигән исем бирелде.

2009

Халкыма ышану кыюлык бирә

(Разил Вәлиевнең сайлау алды программасы)


Мин – үземнең туган ягым Түбән Камага гашыйк кеше, сезнең якташыгыз һәм татар язучысы буларак, бүгенге үтә катлаулы тормышның үзәгендә кайнауны, мөмкин кадәр халыкның тормышын яхшыртуны, ил-дәүләттә иминлек урнаштыруны төп эшем, намус эшем дип саныйм. Татарстан Дәүләт Советы депутаты булып сайланган очракта, мин үземнең бөтен көчем һәм кодрәтем белән менә шушы мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачакмын:

– авылда да, шәһәрдә дә кешеләр тыныч күңел белән яши һәм эшли алсын өчен, иң элек җәмгыятьтә тәртип урнаштыру, җинаятьчелеккә, бозыклыкка, караклыкка, ришвәтчелеккә, кода-кодагыйлыкка каршы аяусыз көрәш ачу, моның өчен кирәкле законнар һәм карарлар кабул итү, аларның үтәлешен һәрчак контрольдә тоту;

– барлык заводларның һәм предприятиеләрнең даими эшләүләрен тәэмин итү, эшсезлеккә һәм тормыш шартлары начараюга юл куймау;

– җирле үзидарә берәмлекләренә үз-үзләрен һәрьяклап тәэмин итәрлек шартлар тудыру өчен кирәкле салым базасы булдыру;

– аз хезмәт хакы алучы мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең акчаларын республикадагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү (бүген ул ике мәртәбә кимрәк), республика һәм җирле бюджетлар, предприятиеләр һәм хуҗалыклар хисабына аларга өстәмә түләүне хәл итү;

– көндәлек кулланыштагы товарларның, азык-төлекнең бәясе арткан саен, аз хезмәт хакы алучыларның хезмәт хакларын, пенсияләрне, стипендияләрне күтәрү, караучысыз калган карт-корыга, авырулар һәм инвалидларга, пенсионерларга социаль ярдәм фондын арттыру;

– газга, электрга һәм торак-коммуналь ихтыяҗларга халыкның күпчелеге түли алырлык бәяләр (тарифлар) билгеләү;

– республика һәм шәһәр-район күләмендә экологик экспертиза үткәрү һәм аның нәтиҗәләре турында халыкка даими хәбәр җиткереп тору;

– аз хезмәт хакы алучыларны, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен социаль ипотека Программасында ташламалы шартлар билгеләү;

– телевидениедә һәм башка матбугат чараларында бозыклык, ерткычлык, порнография пропагандалауны, тәмәкене һәм хәмерне рекламалауны тыю;

– республикада яшәүче һәммә милләт вәкиле өчен бар өлкәдә дә тигез шартлар тудыру, төрле дини оешмаларга ярдәм итү, милләтара тату-тыныч яшәүне тәэмин итү.


Мин үземне халык арасыннан чыккан гади бер авыл баласы, күп михнәтләр күргән халкымның гади бер улы дип саныйм, аның кайгысы белән кайгырып, аның шатлыгы белән шатланып яшим. Мин бөтен җаным-тәнем белән халкыма, аның рухи куәтенә, эшчәнлегенә, иман ныклыгына ышанам, һәм шул ышаныч миңа өстәмә көч-куәт, өмет һәм кыюлык бирә.

2009

Шик-шөбһәләргә нокта куелды

Без бу көннәрне бик тә дулкынланып, борчылып һәм өметләнеп көттек.

Бу залда утырган депутатлар һәм район-шәһәр башлыклары гына түгел, бөтен республика халкы җитәкчеләребез кем булыр, киләчәк тормышыбыз кайсы якка юл тотар дип борчылды, төрле фаразлар кылды, имеш-мимешләр дә күп булды.

Һәм менә, ниһаять, барлык шик-шөбһәләргә нокта куелды.

Без үзебез – авыл балалары, йолалары гасырдан-гасырга оешып килгән традицион гаиләдә үстек. Андый гаилә, гадәттә, өч буын вәкиленнән тора. Өлкән буын – әби-бабай, алар, акыл һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак, безгә киңәш-табыш бирә, ялгышканда ипле генә итеп төзәтеп куя, гомумән, гаиләдәге рухи халәткә һәрдаим күз-колак булып торалар иде. Әти белән әни көне-төне эштә, алар безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булсын өчен барысын да эшли, гаиләнең матди хәле өчен алар җавап бирә, гаиләнең төп йөген алар тартып бара иде.

Ә без, яшь буын, әби-бабайдан акыл һәм тәрбия алып, әти-әнинең кул астына кереп, аларның сүзеннән чыкмаска тырышып яшибез, укыйбыз, өй тирәсендәге бөтен эшләрне үз җилкәбезгә алырга тырышабыз.

Безнең бүгенге эш башкару даирәсендәге җитәкчелегебез дә, бәхетебезгә, нәкъ менә әлеге традицион гаилә үрнәгендә төзелде. Бу гаиләнең тормыш тәҗрибәсе туплаган аксакал Бабае да, җир җимертеп эшли торган булдыклы Әтисе дә һәм аларга терәк булырлык, «Татарстан» дигән йортыбыздагы һәммә эшләрне башкарырлык яңа буын вәкиле – булачак Премьер-министрыбыз да бүген безнең күз алдыбызда, безнең арада.

Соңгы 20 елда республикабызда эшләнгән игелекле эшләрне, тарихка кереп калырлык вакыйгаларны санап чыгу өчен генә дә, 5 минут вакыт кына түгел, 5 көн дә җитмәс. Эшләнгән эшләр күп, әмма эшләнәселәре тагын да күбрәк. Чөнки шулай булмаса, җәмгыятьнең алга китеше, прогресс-тәрәккыяте дә була алмас иде. Соңгы елларда без спорт өлкәсендәге казанышларыбыз, уңышларыбыз белән бөтен Россияне, хәтта дөньяны шаккатырдык. Спорттагы җиңүләребез аша Татарстанны көннән-көн күбрәк таный башладылар. Монысы бик әйбәт! Әмма спорт ул әле безнең бер канатыбыз гына. Әгәр дә без ике канатлы кош кебек тагын да югарырак, тагын да биегрәк күтәрелергә телибез икән, мәдәниятебезгә, фәнебезгә, мәгарифебезгә тагын да зуррак игътибар биреп, республикабызны, халкыбызны ул яктан да дөнья күзенә күрсәтергә тиешбез. Монысы инде тагын да катлаулырак һәм масштаблырак эш. Әмма шунысы билгеле: мәдәниятебезне, фәнебезне, мәгарифебезне дөнья стандартлары дәрәҗәсенә күтәрми торып, без беркайчан да алга киткән халыклар һәм илләр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаячакбыз.

Ә безнең бүгенге көндә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә, бигрәк тә милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшлисе эшләребез хәттин ашкан. Чаллыдагы һәм Түбән Камадагы театрларыбызны заманга лаеклы биналарга күчерәсебез, ниһаять, Милли китапханә өчен яңа бина төзисебез, балалар бакчаларында урнашкан милли мәктәпләргә тиешле шартлар тудырасыбыз, аз комплектлы мәктәпләр мәсьәләсен хәл итәсебез һәм тагын шундый йөзләгән мәсьәләләргә җиң сызганып тотынасыбыз бар. Безне бүген авылларыбызның язмышы да, шәһәребездәге тарихи һәйкәлләрне, рухи мирасыбызны саклау проблемалары, татар китабының, милли матбугатның хәле дә, республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребезнең хәл-әхвәлләре дә борчый.

Әйе, эшләнәсе эшләребез, кыласы гамәлләребез гаять күп. Әмма болар берсе дә кулдан килми торган эшләр түгел. Илдар Шәүкәт улы Халиков – Чаллы казанында кайнап чыныккан, сынау узган җитәкче, республикабызда билгеле шәхес. Гадәттә, кияү сайлаганда, иң беренче чиратта аның нәсел-нәсәбенә дә игътибар итәләр. Илдар Шәүкәт улының укытучылар нәселеннән булуы да безнең күңелгә хуш килә. Димәк, ул инде үзенең булачак вазифасы белән генә түгел, ә бөтен язмышы, тәрбиясе, кан тамырлары белән мәгариф һәм мәдәният дөньясына тоташкан, береккән дип тулы ышаныч белән әйтергә була.

Безнең Комитет депутатлары Илдар Шәүкәт улы кандидатурасын бертавыштан яклыйлар һәм киләчәктә, хөкүмәтебез белән кулга-кул тотынып, тату-дус һәм эшлекле хезмәттәшлек итәрбез дип ышанып калалар.

2010

«Бер горурлык хисе яна миндә»

Без бүген бөтен халык тарафыннан сайланган Президентыбызга хәер-фатиха бирәбез. Бездә бүген бәйрәм!

Ә тик торганда, бер сәбәпсезгә илдә бәйрәм ясап булмый. Гөрләтеп бәйрәм итәр өчен, эшләгән эшләрең дә хәйран булырга тиеш!

Мин үзем бу сайлауларда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов өчен 94 процент түгел, хәтта 100 процент тавыш бирсәләр дә шаккатмаган булыр идем. Чөнки аның халкыбызга, республикабызга кылган игелекле гамәлләре, Татарстанның илкүләм дәрәҗәдә нинди үрләр яулавы барыбызның да күз алдында.

Халыкара масштабта олы мәртәбәләргә ирешкән Беренче Президентыбыз Минтимер ага Шәймиевнең эшен дәвам итәргә алыну өчен куш йөрәк һәм зур тәвәккәллек кирәк иде. Рөстәм Миңнеханов нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булып чыкты һәм, берничә ел эчендә республика дилбегәсен кулга алып, остазының ышанычын тулысынча аклады.

Ул, республика икътисадын үстерү белән бергә, халыкның тормыш хәлен яхшыртуны, социаль мәсьәләләрне хәл итүне беренче планга куйды. Мәгариф өлкәсендәге «Киләчәк», «Бәләкәч» программаларын тормышка ашырып, соңгы елларда республикабызда йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр салынды, искеләре ремонтланды, укытучыларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы күтәрелде. Ә соңгы елларда күпләп җиткерелгән клублар, мәдәният йортлары, китапханәләр авылларыбызның киләчәгенә өмет уятты, яңадан торгызылган тарихи ядкярләребез Казанга һәм республикабызга ямь өстәде, дөнья халыкларының игътибарын үзенә җәлеп итте. Нәкъ менә шушы игелекле гамәлләргә җавап итеп, халкыбыз Президент өчен бердәм тавыш бирде, шулай итеп, аңа үзенең хөрмәтен күрсәтте һәм рәхмәтен белдерде. Рәхмәт әйтү белән бергә, сайлаучылар, билгеле, алда торган бурычлар, хәл ителәсе мәсьәләләр турында да уйлады. Милли мәгарифтәге четерекле вазгыять, уку йортларында милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе, туган телебез язмышы, авылларны эшле һәм юллы итү кебек проблемаларны хәл кылу өчен, республика башында булдыклы һәм көчле шәхес торырга тиешлеген яхшы аңлап тавыш бирде алар.

Бездә бүген, Аллага шөкер, милләтара татулык, динара аңлашу хөкем сөрә. Шушы бәһасез байлыгыбызны саклау һәм үстерү өчен, республикада яшәүче күпмилләтле халыкның мәнфәгатьләрен һәрдаим кайгырту, җәмгыятьнең рухи нигезен ныгытучы әдәбият-сәнгать, мәдәният, фән, мәгариф һәм дин әһелләренә игътибарны тагын да арттыру кирәк.

13 сентябрьдәге президент сайлауны Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татарлар да игътибар белән күзәтте. Чөнки алар да Рөстәм Миңнехановны үз Президентлары дип саныйлар. Милләтебезне туплауда, саклауда һәм үстерүдә аңа зур өметләр баглыйлар.

Әйе, унбиш еллык тәнәфестән соң бөтен Татарстан халкы катнашында без үзебезнең Президентыбызны сайладык. Әгәр Конституция буенча иң югары вәкаләткә ия булган халык үзенең Президентын сайлаган икән, ул киләчәктә дә Президент булып калырга һәм Президент булып эшләргә тиеш! «Как корабль назовёшь, так он и поплывёт» дип юкка гына әйтми бит урыс халык мәкале.

Минтимер ага Шәймиев Рөстәм Миңнехановны «хәрәкәт кешесе» дип атаган иде. Ә кыйбласы туры булган кешенең хәрәкәтендә һәрчак бәрәкәт була. Шуңа күрә без бүген: «Татарстаныбыз бәрәкәтле хәрәкәттә», – дип горурланып әйтә алабыз.

Республикабыз ирешкән казанышларга сөенеп, мәшһүр шагыйребез Сибгат ага Хәким болай дип язган иде:

 
Бер горурлык хисе яна миндә,
Эчтән бәреп яна битләрдә.
Сөйләр идем аны дөньядагы
Барлык-барлык парламентларда.
 

Киләчәктә дә шулай халкыбыз, республикабыз һәм Президентыбыз белән горурланып яшәргә язсын! Яңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез Сезгә, Рөстәм Нургали улы Миңнеханов!

2015

Ватандашсыз дәүләт булмый

Калган эшкә кар ява

Кем ничектер, мин үземне иң беренче чиратта кеше дип саныйм, аннары татар милләтенең бер вәкиле, аннары Татарстан Җөмһүрияте гражданы дип исәплим. Менә мин шушы өч кит – кеше, милләт һәм гражданлык китлары өстендә басып торам. Минем хатыным бармы-юкмы, мин солдатка яраклымы-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, шулай ук кайда пропискада торуым, нинди фатирда яшәвем дә ул кадәр үк мөһим түгел. Иң мөһиме, – инде әйткәнемчә, кеше булу, милләтеңә тугры булу, аның лаеклы гражданы булу. Әмма ләкин ике башлы козгын сурәте төшкән паспортта безнең кайда яшәвебезне, каныбызның ничәнче группа булуын, солдатка яраклымы-юкмы икәнлегебезне, хатын белән тору-тормавыбызны язачаклар, ә кайсы милләт баласы булуыбызны теркәмәячәкләр. Димәк, мине Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән хокукымнан – татар милләте вәкиле булудан, шул хакта рәсми төстә теркәлүдән мәхрүм итәчәкләр. Бүгенге көндә милләтләр өчен, халыклар өчен моннан да зуррак җинаятьнең булуы мөмкин түгел. Үткән кече сессиядә мин инде бу хакта шактый иркенләп, тәфсилләп сөйләдем, ул сүзләрне хәзер кабатлап торасым килми. Әмма мине һаман шул бер сорау борчый: «Кемгә кирәк булды икән бу мәсьәләне кузгату?» Безнең татарда «кычытмаган җирне кашу» дигән әйтем бар. Яңа паспорт мәсьәләсе дә шуңа охшаган. Хәзерге паспортларыбызда барысы да үз урынында, барысы да күрсәтелгән иде. Һәм менә тоттылар да, «авырткан башка тимер тарак» дигәндәй, шушы проблеманы тартып чыгардылар. Безнең Конституциябездә акка кара белән язылган: «Татарстан кешеләре ике гражданлыкка ия» диелгән. Әгәр дә Конституциябездә теркәлгән ике гражданлык ике суверен дәүләтнең суверен паспортларында чагылмый, аларда икетеллелек инкяр ителә икән, без халкыбызның бөтен ышаныч-өметен аяк астына салып таптыйбыз, үткән чакырылыштагы Югары Совет кабул иткән Төп Законыбызны сызып ташлыйбыз, Дәүләт суверенлыгы турындагы Декларациябездән, референдум нәтиҗәләреннән баш тартабыз дигән сүз.

1990 елның 30 августында әлеге Декларацияне кабул иткәндә, Президентыбыз, ул вакыттагы Югары Совет Президиумы рәисе М. Ш. Шәймиев болай дип әйткән иде: «Дәүләтчелегебезне торгызуның ике олы максаты бар. Аның беренчесе – халыкның тормыш шартларын яхшырту, аны мул тормышта яшәтү, икенчесе – милләтебезгә рухи яңарыш тәэмин итү».

Әгәр инде, безгә биреләчәк паспортларда милләт инкяр ителгәч, милләт булмагач, билгеле, милли мәсьәлә дә, милли яңарыш, рухи яңарыш та булмаячак. Милләт булмагач, аның «дәүләт теле» дип игълан ителгән теле дә, милли мәдәнияте дә, милли мәгарифе дә әкренләп сүнеп-югалып бетәчәк.

Соңгы арада милләтсез һәм туган телсез паспорт турындагы шомлы уйлар көнен дә, төнен дә баштан чыкмый. Әгәр дә без шушы паспортны алабыз икән, әгәр дә без моның белән ризалашабыз икән, без үз-үзебез белән, үзебезнең намусыбыз, вөҗданыбыз белән гомерлек бәхәскә керәчәкбез. Әгәр без, депутатлар, моңа юл куйсак, үзебезгә һәм милләтебезгә хыянәт иткән кешеләр булачакбыз. Чөнки без монда, парламент әгъзалары булу белән бергә, һәммәбез дә кайсыдыр бер милләтнең вәкилләре дә бит әле.

Урыс милләте үзе дә бүген бетү, югалу тарафына юл тота. Ныклап уйласаң, бу авантюра, бу провокация татарга, башкортка, чувашка, марига гына түгел, ә бәлки иң беренче чиратта урысның үзенә үк каршы эшләнгәндер дә әле? Шушы милләт исемен йөрткән дәүләтне, федерацияне таркату өчен эшләнгәндер? Юк, татарга гына каршы кылынган гамәл түгел бу, татар монда икенче чиратта… Шуңа күрә урыс иптәшләр, «бу безгә кагылмый» дип, тыныч кына утырмасыннар иде.

Вкладыш яисә өстәмә бит турында сөйләп торасым да килми, аның «филькина грамота», «кәҗә билеты» икәнлеге һәммәбезгә дә ачык. Җитмәсә, хәтта шушы «вкладыш» дип аталган законсыз кәгазь кисәге бары тик Татарстанда яшәгән татарларга гына биреләчәк, имеш, ә читтә – Оренбургта һәм Чиләбедә, Әстерханда һәм Пермьдә, башка җирләрдә яшәгән татарлар бу «кәҗә билеты» ннан да мәхрүм калачаклар.

Моннан биш ел элек, I Бөтендөнья татар конгрессы алдыннан, оештыру комитеты, кайсы илдә күпме татар яшәвен ачыклау өчен, төрле тарафларга хатлар юллаган иде. Франциядән җавап килде: «Бездә милләт исәбе юк», – дигәннәр. Англиядән, Алманиядән, тагын бик күп илләрдән шундый ук җаваплар алынды. Ул вакыттагы премьер-министр М. Г. Сабиров җитәкчелегендәге оештыру комитеты, күпме тырышса да, кайсы илдә күпме милләттәшебез яшәвен конгресс делегатларына ирештерә алмады, һәм әле бүген дә без дөньяда күпме татар булуын анык кына әйтә алмыйбыз. Ә үзенең исәбен-санын да белмәгән халыкны сансыз халык, димәк, мәгънәсез, сантый халык дип атарга да буладыр. Әйе, Франциядә милли мәсьәлә, бәлки, юктыр да, чөнки анда, нигездә, французлар гына яши, калганнары – килеп-китеп йөрүчеләр. Алманиядә – алманнар, Англиядә – инглизләр, Төркиядә төрекләр генә яшәгәч, анда милләтне документта теркәү, язу, бәлки, хаҗәт тә түгелдер. Ә Россия Федерациясе һәм безнең Татарстаныбыз – күпмилләтле дәүләтләр. Шуңа күрә дә бу проблема бездә бар һәм киләчәктә дә булачак.

Көтмәгәндә-уйламаганда башыбызга ишелеп төшкән бу проблема, бу афәт искиткеч катлаулы, бу – милләт күләмендәге, дәүләт күләмендәге конституцион мәсьәлә. Россиянең яңа паспортында безнең өчен иң мөһиме – дәүләтчелекнең нигез ташы булган гражданлык гарантиясе төшеп калган, анда безгә үзебезне «Татарстан гражданы» дип язарга мөмкинлек калмаган, анда минем туган телемә, дәүләт телебезгә урын табылмаган. Димәк, без яисә бу сәмруг кошлы паспортны кабул итмәскә, яисә, дәүләтчелегебездән һәм тоткан кыйблабыздан ваз кичеп, Конституциябезгә үзгәреш кертергә, Россиянең яңа паспортында каралганча, «Татарстан кешеләре бер генә гражданлыкка – Россия гражданлыгына ия» дип язарга тиеш булабыз. Билгеле, бу залда утырган депутатларның һәм Татарстан мәнфәгатен яклаган ватандашларыбызның берсе дә андый юлга басмаячак дип уйлыйм. Бу хәлдән ничек чыгарга, кемнәрдер тарафыннан уйлап табылган мәкерле «паспорт проблемасы» н ничек чишәргә соң? Бу хакта уйламаган кеше безнең республикада гына түгел, хәтта бөтен Россиянең үзендә дә бик сирәктер бүген. Ләкин әлеге сорауларның һәммәсенә дә җавапны Казан урамнарыннан яисә Мәскәү коридорларыннан түгел, ә үзебезнең Конституциябездән, әле генә 5 яшен тутырган, заманында халыкара экспертларның югары бәясен алган беренче мөстәкыйль Конституциябездән эзләргә кирәк.

Татарстан Конституциясенең 19 нчы маддәсендә «Татарстан Республикасының үз гражданлыгы бар» дип язылган. Гражданлыгы бар икән, димәк, аны дәлилләүче документы – паспорты да булырга тиеш. Аның тышлыгында парламент кабул иткән барс сурәте ясалсын, эчендә һәркемнең милләте күрсәтелсен, текстлар ике дәүләт телендә язылсын.

Бары тик Татарстан паспорты йөрткән кешеләр генә Татарстан гражданы саналсын һәм бары тик шул паспорт ияләре генә Татарстанда сайлау һәм сайлану хокукына ия булсын. Бары тик Татарстан гражданнары гына Татарстандагы байлыкларга дәгъва кыла алсын, бары тик аларга гына Татарстандагы социаль ташламалардан файдалану хокукы бирелсен. Шушы хокукларны парламентта закон белән беркетеп, барлык халыкка җиткергәч, Татарстан паспортының ни дәрәҗәдә югары абруйга ия булачагына минем шигем юк.

Конституциянең шул ук 19 нчы маддәсендә «Татарстан гражданнары Россия гражданлыгына ия» дигән сүзләр дә бар. Димәк, теләгән кеше Россия паспортын да ала ала. Бу бигрәк тә Россиягә эше төшкән, Татарстаннан читкә йөргән кешеләргә кирәк булачак. Әмма ул паспортның тышлыгында Россиядә яшәүче төрле дин тоткан төрле милләт вәкилләренең берсен дә кимсетмәгән, рәнҗетмәгән законлы дәүләт гербы торсын. Эчендә милләт күрсәтелсен, совет паспортындагы кебек, текстлар ике телдә дә язылсын. Ул паспортта милли республикалар өчен аерым бит кертүне мин Конституциягә каршы килүче гамәл дип саныйм. Чөнки Татарстан Конституциясенең шул ук 19 нчы маддәсендә «Һәр кеше гражданлыкны сайларга һәм аны үзгәртергә хокуклы. Гражданлыктан яки гражданлыкны үзгәртү хокукыннан мәхрүм итү тыела» дип, акка кара белән язылган. Әгәр дә минем әби, мәсәлән, бары тик Татарстан гражданы гына булырга теләсә, берьюлы ике гражданлыкны күрсәткән Россия паспорты аны бу хокукыннан мәхрүм итәчәк, димәк, ул паспортның үзенә кирәксез битләрен ертырга тиеш булачак. Бары тик Россия гражданы гына булырга теләгән кешегә дә шулай ук көчләп Татарстан гражданлыгы тагылачак. Бу инде – турыдан-туры Конституцияне бозу, кеше хокукларын инкяр итү дигән сүз.

Бездә «Татарның акылы төштән соң» дигән әйтем бар. Без инде менә биш ел буена Гражданлык турында закон кабул итүне таләп итә тордык, әмма максатыбызга ирешә алмадык. Инде менә төш вакыты, эш вакыты узгач, Россия безне кәкре каенга китереп терәгәч, башны кашырга тотындык. Инде бүген дә ярты-йорты карар кабул итеп, тынычланып аерылышсак, без һәммәбез дә үзебезнең вкладышыбызны тотып калачакбыз. Минем тәкъдимем шул: Татарстан гражданлыгы турындагы Закон кабул иткәнгә кадәр, Татарстан җирендә Россиянең яңа паспортларын бирми торырга. Аз-маз үзгәртелгән Россия паспортына риза булып, Татарстан паспорты эшләүне киләчәккә калдырсак, Татарстанның беркайчан да үз паспорты булмаячагына минем иманым камил. «Калган эшкә кар ява» дип юкка гына әйтмиләр бит бездә. Кулыбыздагы СССР паспортлары әле 2005 елга кадәр гамәлдә булачак, димәк, без паспортсыз тормыйбыз. Татарстан гражданлыгы турындагы Закон проектын киләсе пленар сессиягә әзерләп тапшырырга. Ул Законда Россиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарларның Татарстан гражданлыгын алу мөмкинлеген дә күздә тотарга.

Минем бу тәкъдимнәрем тулысынча Татарстан Конституциясенә тәңгәл килә, һәм шуңа күрә закон сагында торучы депутатларыбыз да, Татарстан Конституциясе үтәлешенең гаранты булган Президентыбыз да бу сүзләргә колак салырлар дигән өметтә калам.

1992


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации