Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 4


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 4 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Хисап тотыйк без халыкка

Безнең татар халкында «Вәгъдә – иман» дигән бик тә гыйбрәтле сүз бар. Димәк, вәгъдәсен үтәмәгән, сүзендә тормаган кешене бездә имансыз кешегә тиңләгәннәр. Ә имансыз кеше инде ул, гомумән, кешегә саналмаган.

Моннан биш еллап элек Татарстан халык депутаты булып сайланырга йөргән заманда кандидатларның һәммәсе дә үз сайлаучыларына матур-матур вәгъдәләр биргәннәр иде. Халыкны мул тормышта яшәтү дә, демократик җәмгыять төзү дә, юллар салу һәм газ кертү дә, хезмәт хакын арттыру һәм кешеләрне йортлы-җирле итү дә, җәмгыятьне рухи яктан савыктыру һәм туган телебезгә җан өрү, аны дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрүне дә вәгъдә иттек. Менә бүген һәр депутат үзенең сайлау алды программасын искә төшереп, шушы вәгъдәләренең кайсысы гамәлгә ашканын тикшереп карасын иде.

Дөрес, алда саналган вәгъдәләрне үтәү өчен, бер депутатның гына түгел, бөтен җәмгыятебезнең, дәүләтебезнең дә көченнән килми торгандыр бүген. Әмма арадан сайлап алып, тиз арада башкарып чыгарлыклары да булган икән бит. Шундыйларның берсе – милли мәгариф системасын камил хәлгә җиткерү, аны ясле һәм балалар бакчасыннан башлап югары уку йорты белән тәмамлау, кыскасы, Милли университет ачу кулдан килмәслек, мөмкин булмаган эш түгел иде.

Без, депутатлар, йөремсәк халык, сайлаучыларыбыз белән һәрчак очрашып, аралашып торабыз. Шундый очрашулар вакытында безгә еш кына бер үк сорауны бирәләр: «Нигә безне алдадыгыз? – диләр. – Моннан җиде ел элек «Телләр турында» гы Закон кабул иткәндә, Сез, Татарстанда милли мәгариф системасы булачак, һәркем үз баласын яследән башлап югары уку йортына кадәр үз туган телендә укыта алачак, дидегез, бераз соңрак Дәүләт программасында «1995 елда татар Милли университеты ачарга» дигән карар чыгардыгыз, – диләр. – Без, сезгә ышанып, балаларыбызны татар балалар бакчаларына, татар мәктәпләренә, татар гимназияләренә бирдек. Ә кайда сезнең вәгъдә иткән Милли университетыгыз? Кайда сезнең төрле һөнәр ияләре тәрбияли торган махсус урта уку йортларыгыз?» – диләр. Без башны түбән иеп аларны тыңлыйбыз, әмма бу сорауларга җавап бирә алмыйбыз. Чөнки халкыбызның «Вәгъдә – иман» дигән сүзен истә тотабыз, халыкны буш вәгъдәләр белән алдамаска кирәклеген яхшы беләбез. Ләкин монда гаепне башкаларга, объектив һәм субъектив сәбәпләргә аударып акланырга маташу да урынсыз булыр иде.

Милли мәгариф системасының әнә шулай тәмамланмаган булуы соңгы елларда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыруны да сүлпәнәйтте. Татар телендә белем бирүче тулы канлы югары уку йорты ачылмавын күргәч, янып-дәртләнеп үз балаларын татар балалар бакчаларына һәм мәктәпләренә бирүчеләрнең күңеле сынды, аларның хәлен күреп, башкалары да сүрелде. Татар мәктәпләрендә балалар саны хәзер кимүгә таба йөз тота. Һәр авыл кешесе яхшы белә: очланмаган кибәнгә су үтә, ул әкренләп череп юкка чыга башлый. Югары уку йорты булмаган безнең милли мәгариф системабыз да бүген шушы очламаган кибәнне хәтерләтә.

Кайвакытта миңа Татарстандагы уку йортларының берсе дә Татарстан өчен эшләми, алар безгә бөтенләй кирәк түгел сыман тоела башлый. Чөнки алар һәммәсе дә тулысынча Россия карамагында, аларның берсендә дә «Татарстан» сүзе юк, кайсы Казанныкы, кайсы Алабуганыкы, кайсы Чаллыныкы яисә Каманыкы… Бездә «Татсвинопром» бар, «Татптицепром» бар, әмма Татарстан исеме белән аталган югары уку йорты юк. Башкортстан хөкүмәте әкрен-әкрен генә булса да үзендәге югары уку йортларын башкорт канаты астына ала башлады, алар белән эшләүче махсус дәүләт структурасы да булдырды, ә бездә әле һаман күзгә күренерлек үзгәрешләр сизелми.

Безнең милләт дүрт гасыр буена дәүләтсез, патшасыз һәм хөкүмәтсез яшәп тә югалып бетмәгән, чөнки аны ислам дине, татар моңы, татар мәгарифе, татар китабы саклап калган. Патша хөкүмәте бер тиен акча бирмәсә дә, татар халкы һәр авылда, һәр мәхәлләдә үз милли телендә белем бирүче мәктәп-мәдрәсәләр тоткан. Ул заманнарда татарның югары уку йорты дәрәҗәсендә белем бирүче «Мөхәммәдия», «Галия», «Хөсәения», «Буби» кебек берничә мәдрәсәсе дә булган. Үзебезне суверен дәүләт дип игълан иткәч, югыйсә иң беренче чиратта безнең суверен милли мәгариф системабыз оешырга тиеш иде. Тугыз ел узды, ә кайда ул милли мәгариф, кайда ул Милли университет? Ул бүгенге көндә юк һәм аның булуына өмет тә елдан-ел кими бара. Ә инде Татарстандагы Россия университетларын татарчалаштырырга өмет итү ул ХХ гасыр башында бөтен Японияне мөселман итәргә маташкан Габдерәшит казый хыялыннан әллә ни аерылмый торгандыр.

Без инде 1994 елда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру буенча Дәүләт программасы кабул иткәннән соң, 5 ел буена университет ачуның авырлыгы хакында сөйлибез. Ә аны ачу, аңа нигез ташы салу юлында кылган гамәлләребез чыпчык тезеннән генә. Күптән түгел мин Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Мәрмәрә һәм Фатыйх университетларында, Әнкарадагы Билкент университетында булдым, аларның җитәкчеләре, профессорлары белән очрашып, Милли университет проблемалары хакында фикер алыштым. Билкент һәм Мәрмәрә университетлары турында сөйләп тормыйм, алары бөтен дөньяга билгеле… Ә менә Истанбул читендәге Фатыйх университеты 1994 елда, нәкъ менә Татарстан Югары Советы Татар милли университеты ачу турында карар кабул иткән елда, япа-ялан басу уртасында салына башлаган. Ике елда биналары төзелеп бетеп, бүген инде анда 2800 студент белем ала. Араларында безнең татар егетләре һәм кызлары да бар. Нишләсеннәр, үзебездә милли югары уку йорты булмагач, Төркиягә барып, тугандаш төрек телендә укырга ният кылганнар. Татарстан парламентында карар кабул ителеп тә, Милли университетның Казанда түгел, ә Истанбулда төзелүе һәм анда да татар балаларының белем алуы – күңелле хәл, билгеле. Әмма бу университет Казанда төзелеп, анда безнең балалар белән бергә чит илләрдән дә яшьләр килеп укыса, тагын да күңеллерәк булыр иде…

Мин анда университет төзү өчен киткән чыгымнар белән дә кызыксындым. Ректорның әйтүенә караганда, заман таләпләренә тәңгәл китереп университет төзү өчен, алар 5 миллион доллар акча тотканнар. Димәк, әлеге дә баягы Голландиядән алган 100 миллион долларлык кредитка Татарстанда менә дигән 20 милли университет ачарга мөмкин булган икән.

Аннары шунысын да әйтергә кирәк: Фатыйх университетын бер төрек бае үз акчасына төзеткән. Бездә дә бай кешеләр, бай Фатыйхлар юк түгел, әмма алар әле бүген акчаларын башка нәрсәгә сарыф итә. «Урыс баеса – чиркәү салыр, татар баеса – хатын алыр» дигәннәре чыннан да дөрестер, ахрысы.

Хәзер Татарстанда бик күпләр, мәчет-чиркәү салып, үзләренә оҗмахтан урын «бронировать» итә башладылар. Бу – бик изге гамәл, билгеле. Әмма ахирәткә кадәр бу дөньяда яшисе, бу фани дөньяны тәртипкә китерәсе бар бит әле. Хәләл байлыгын университет салуга сарыф итеп, Татарстан һәм татар халкы тарихына мәңгелеккә кереп калачак кешене көтеп, шуңа өметләнеп яшим мин бүген.

Монысын сүз уңайлый гына әйттем, дәүләт кадәр дәүләт исеме йөртеп, бер университет та ача алмасак, парламентта карарлар кабул итеп, халыкка буш вәгъдәләр биреп утыруыбыздан ни мәгънә бар соң?

Безнең парламент, Дәүләтнең иң югары Канун чыгару һәм контрольлек итү органы буларак, үзе кабул иткән карарларның үтәлешен, һичшиксез, тәэмин итәргә тиеш. Шушы карарларыбыз, биргән вәгъдәләребез конкрет эшләр белән расланмаса, халык парламентка ышанычын бөтенләй югалтачак. Әгәр дә инде халык без кабул иткән карарларны үтәсен дисәк, киләчәктә хокукый дәүләттә яшәргә теләсәк, иң беренче чиратта без – парламентарийлар – сүздән эшкә күчәргә, үзебез кабул иткән кануннарны үзебез үтәргә өйрәнергә тиешбез.

Бүген Татар милли университеты ачу-ачмау турында бәхәс булырга мөмкин түгел, сүз бүген бары тик аны ачу өчен шартлар тудыру хакында гына барыр дип ышанам. Әгәр дә бу мәсьәләне хәл итә алсак, безне, ягъни бу чакырылыш депутатларын һәм бүгенге хөкүмәтне, иң беренче чиратта Президентны, беренче Милли университет ачкан кешеләр дип, киләчәк буыннар ихтирам белән искә алырлар иде.

«Вәгъдә – иман» диләр, ә безнең беребезнең дә вәгъдәсез буласыбыз, иманнан язасыбыз килмидер…

Мин һич кенә дә безнең парламент биш ел буена кул кушырып, юкны бушка узгарып утырды дип әйтергә теләмим. Дәүләт Советы, шул исәптән аның үтә сабыр һәм әтрафлы рәисе, тынгы белмәс халык депутатлары һәм аппарат хезмәткәрләре эшләгән эшләрне, кылган гамәлләрне, кабул ителгән кануннар һәм карарларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Әмма ләкин мин мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру юнәлешендә тиешле дәрәҗәдә эшләдек, зур нәтиҗәләргә ирештек дип әйтә алмыйм.

Габдулла Тукайның «Күп яттык без мәдрәсәдә…» дип башланган атаклы шигырен күпләр хәтерлидер. Депутатлык дәверебез ахырына якынлашканда, Тукайга ияреп, мин дә менә шушы юлларны яздым:

 
Күп күрдек без парламентта,
Төштек суга, кердек утка:
Берәүләрнең эше хутта,
Берәүләрнең эше судта.
 
 
Күп сөйләдек парламентта,
Узмагандыр биш ел юкка.
Нәрсә бирдек, нәрсә алдык, —
Хисап тотыйк без халыкка!
 
 
Күп шауладык парламентта,
Тугыз катлы тыгыз йортта.
 
 
Берәр изге гамәл кылып,
Милли уку йортлы булып,
Бишьеллыкка куйыйк нокта!
 

Татар дөньясы

30 июль, 1999

Бүленгәнне бүре ашар

Алда безне халык язмышын, ил язмышын хәл итә торган гаҗәеп зур вакыйга – сайлаулар көтә. «Безнең сайлауда беренче мәртәбә генә катнашуыбыз түгел. Монысы да узар, бернәрсә дә үзгәрмәс. Тормыш моңа кадәр ничек барган, шулай ук дәвам итәр» дип уйлаучылар да бардыр. Әмма мин мондый фикер белән килешмәс идем.

Беренчедән, без дөньяларның гаҗәеп тиз үзгәргән чорында, милләтләр һәм дәүләтләр язмышы хәл ителгән яңа шартларда яшибез. Икенчедән, Россиядәге романтик революция еллары үтеп, хакимияткә айнык башлы, каты куллы, кырыс күңелле прагматиклар килә башлады. Шуңа күрә безгә дә, кемнәрнеңдер рәхим-шәфкать күрсәткәнен, бәхет өләшкәнен көтеп утырмыйча, үз көнебезне үзебез күрү, үз хакыбызны үзебез яклау вакыты җитте. Ә үз хакыбызны, Татарстаныбыз мәнфәгатьләрен Россия күләмендә яклау өчен, Россия Дәүләт Думасында безнең хакта, сайлаучылары турында чынлап торып кайгыртучы, шул кайгыртуны матур сүзләр белән генә түгел, ә конкрет тәкъдимнәр, яхшы законнар белән дәлилләүче депутатларыбыз булу кирәк.

Моннан дүрт ел элек Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда, без әлеге романтик революция шаукымнарыннан айнып җитә алмаган идек әле. Аннары, Татарстанда туып, Татарстанда үсеп, Татарстаннан сайланып, зур вәкаләтле кешегә әверелгән депутатның үз сайлаучыларын, халкын онытуын, оныту гына түгел, хәтта шул халык мәнфәгатьләренә каршы килгән карарлар һәм законнар кабул итүен без күз алдына да китерә алмаган идек. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт Советы халык фикерен җентекләп өйрәнеп, сайлаучылар белән кат-кат фикер алышып, ниһаять, бер фикергә килеп, бик тә кирәкле закон кабул итә. Ә шул ук халык, шул ук сайлаучылар тарафыннан сайланган, зур вәкаләтләр алган Дәүләт Думасы депутаты, әлеге законга куәт бирәсе, аны Россия күләмендә яклыйсы урында, киресенчә, бөтен көчен салып, аңа каршы көрәшә башлый.

Мондый мисалларны без дүрт ел буе күреп, күзәтеп килдек. Татарстаннан сайланган депутатларның берничәсе дүрт ел буена Татарстанның хакын хаклап, хокукын яклап дүрт кәлимә сүз дә әйтә алмадылар, ә кайберләре исә турыдан-туры Татарстанга каршы көрәш юлына бастылар. Бер республикадан, бер халыктан сайланган депутатлар, бертуганнар кебек киңәш-табыш итешеп, уртак мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәсе урынга, бер-берсе белән тарткалаша башладылар, кайберләре хәтта берсе-берсе белән исәнләшмәс, күрешмәс хәлгә җиттеләр. «Гаугалы йортта бәрәкәт булмас» диләр халыкта… Шуңа күрә дә алар ил күзенә күренерлек зур эшләр эшли, игелекле гамәлләр кыла алмадылар. Монысы инде булган хәлләр, бу инде безнең ачы тәҗрибәбез. Ә киләчәктә нишләргә, алдагы сайлаулар вакытында ничек итеп тагын алданмаска икән соң безгә?

Шушы яшькә җитеп, минем әле халыкка бары тик яхшылыклар гына эшләргә вәгъдә итмәгән кандидатны, халык мәнфәгатьләрен якларга җыенмаган партияне күргәнем булмады. Вәгъдә белән ялган һәрвакыт шулай матур була торгандыр инде ул. Менә бүген дә егерме партиянең егермесе дә бары тик яхшылык кына вәгъдә итә, теркәлгән кандидатларның да телләрендә бал да май гына. Әмма безгә инде буш вәгъдәне – изге нияттән, матур сүзләрне матур эшләрдән аера белергә вакыт җиткәндер. 40–50 яшькә җитеп, ил файдасына 50 тиенлек тә эш башкармаган кешенең, депутат булгач кына, кинәт үзгәреп китүенә һич кенә дә ышана алмыйм мин.

Газеталарда басылып чыккан партияләр исемлеген укыгач, егет чакларым искә төшеп китте. Яшь чагында чибәр кызлар бик күп була бит ул, кайсын сайларга белми аптырап бетәсең. Ә тормыш корып яши башлау өчен, аларның барысына да берьюлы өйләнеп булмый, арадан берсен генә сайларга туры килә. Киләчәктә кайсы партия вәкилләренә тавыш бирү мәсьәләсен дә ордым-бәрдем генә хәл итәргә ярамастыр. Ул партиянең «әти-әнисе», димәк ки, лидерлары кемнәр, аларның тоткан кыйблалары кайсы якта, яшәү рәвешләре нинди, ул партия тирәсенә ниндирәк кешеләр тупланган, аларның моңа кадәр халык файдасына эшләгән эшләре бармы, үз язмышыңны алар белән бергә бәйләп буламы?

Соңгы арада мин дә үз-үземә кат-кат шундый сораулар бирдем, үз тирәмдәге фикердәшләрем, тәҗрибәле кешеләр белән киңәштем. Дөресен әйтим, бер партиянең дә «куенына» кермичә, егет кеше булып, бер читтән генә карап торырга ниятләгән чакларым да юк түгел иде. Безнең Президентыбыз, Дәүләт Советы Рәисебез дә, тагын йөзләгән-меңләгән акыллы һәм төпле ил агаларыбыз да соңгы араларда Россиядәге сәяси вазгыять хакында еш уйланганнардыр, четерекле сорауларга җаваплар эзләп, йокысыз төннәр үткәргәннәрдер дип уйлыйм. Чөнки бүген бу хакта уйламаган кеше ул – үз язмышына да, ил язмышына да битараф, ваемсыз кешедер. Әгәр дә бүген шулай бар нәрсәгә битараф булып, горур кыяфәт белән бер читтә басып торсаң, син сәясәт арбасыннан төшеп каласың, димәк, синең язмышыңны башкалар хәл итәчәк. Ә инде ниндидер хәрәкәткә, кайсыдыр партиягә кушылып, нәрсәдер хәл итәргә теләсәң, башта кемнәр янына кушылуыңны һәм алар белән бергә халык һәм милләт файдасына ниләр эшләп булачагын бик ныклап уйларга кирәк.

Партияләр күп, ә безнең язмышыбыз, безнең максатыбыз берәү генә. Шуңа күрә безгә артык бүлгәләнмичә, бөтен көчебезне бер тирәгә туплау кирәк. Бердәм булганда гына без үз хакыбызны хаклый алырбыз, бердәм булганда гына үз максатыбызга ирешә алырбыз. Бу бердәмлек безгә Дәүләт Думасына сайлаулар вакытында гына түгел, һәрдаим кирәк булачак. Чөнки бу сайлаулардан соң дөнья бетми, алда әле Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар, президент сайлаулар, җирле үзидарәгә сайлаулар көтә…

«Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» диләр безнең халыкта. Шуңа күрә халкыбызны өчкә яисә егерме өчкә бүлгәләү, аның көчләрен таркату киләчәктә һич кенә дә безнең файдага, сайлаучылар файдасына, республика файдасына булмаячак. Чөнки халык бары тик бердәм булганда, бер максат тирәсенә тупланып, үзенең лидерлары, милләт маягы булырдай ил агалары тирәсенә оешып алга атлаганда гына, кыйбласын бутамыйча, киләчәк көннәргә исән-имин барып җитә ала.

2003

Алда безне зур сынаулар көтә

Россия Федерациясендә дәүләт органнарын үзгәртеп кору турындагы Россия Президенты тарафыннан тәкъдим ителгән закон проекты хакында сөйләү җиңел эш түгел. Мин бу урында кемнедер тәнкыйтьләп, үз-үзеңне авыр хәлгә кую яисә, киресенчә, кемнедер мактап һәм яклап, дивидендлар җыю турында икеле-микеле сүзләр алып бармыйм. Монысы мине артык борчымый. Иң авыры, иң кыены монда син сөйләгән сүзнең, син әйткән фикернең барыбер беркемгә дә, бернәрсәгә дә тәэсир итмәвендә. Чөнки мәсьәлә инде күптән кирәкле даирәләрдә хәл ителгән, тиешле кешеләргә күрсәтмә бирелгән, ә син бу микрофоннан гына сөйләү түгел, Айга менеп кычкырсаң да, бернәрсә үзгәрмәячәк. Хәлебезнең бөтен авырлыгы, безнең бүгенге утырышыбызның бөтен мәгънәсе яисә мәгънәсезлеге дә менә шушындадыр. Мин бүген монда үземне алтмыш меңнән артык сайлаучыларымның мәнфәгатен кайгыртырга тиешле депутат итеп түгел, хәтта шушы илнең тулы хокуклы гражданины, гап-гади бер кешесе дип тә хис итә алмыйм. Чөнки бу илдә мине тыңламыйлар, мине ишетмиләр, минем белән исәпләшмиләр, минем фикеремне санга сукмыйлар. Ә инде Кеше кадере булмаган илдә ниндидер абстракт демократия, федерализм, милләтләр, телләр, диннәр тигезлеге турында сүз алып бару – бөтенләй мәгънәсез нәрсә.

Менә шундый халәттә, шундый вазгыятьтә без нишли алабыз соң? Күкрәгебез белән амбразурага ташланып, үз-үзебезне корбан итикме? Өстән төшкән теләсә нинди фәрманны хуплап утырган замандагы кебек дәррәү кул күтәрикме? Әллә, акыллы кыяфәт чыгарып, дәшмичә генә мыек астыннан елмаеп утырыйкмы? Безнең татарда «Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар, урта гына кеше булсаң – синнән түрә ясарлар» дип юкка гына әйтмәгәннәрдер инде. Бүтәннәр теләсә нәрсә эшләсен, ә мин бүген үз сүземне әйтмичә, дәшмичә кала алмыйм.

Юк, мин бу чыгышымда илдә үзе белгәнчә тәртип урнаштырырга тырышучы Россия Президентын да, аның «ә» дигәненә «мә» дип торучы күндәм Дәүләт Думасын да гаепләргә җыенмыйм. Чөнки аларны гаепләүдән бернинди мәгънә дә юк. Чөнки алар бүтәнчә уйлый, бүтәнчә фикер йөртә, бүтәнчә эшли һәм идарә итә белмиләр. Һәм, ни кызганыч, белергә дә, өйрәнергә дә теләмиләр.

Илгә, кешеләргә терроризм куркынычы янаганын, дәүләттә тәртип урнаштырырга кирәклеген без барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Әмма тәртипне ничек урнаштырырга икәнен генә белмибез. Көч белән, күсәк белән, куркыту юлы белән генә бүген илдә тәртип урнаштырып буламы? Әллә аның башка, үтемлерәк юллары бармы? Бәлки, тәртипне күпмедер дәрәҗәдә көч белән дә урнаштырып буладыр. Әмма бу сәясәт перспективалы сәясәт түгел, бу – вакытлы юаныч, үз-үзеңне алдау гына. Илдә тәртип урнаштыру өчен, бөтен хакимиятне бер йодрыкка, бер кулга туплау түгел, ә, киресенчә, өлкәләргә һәм республикаларга күбрәк мөстәкыйльлек биреп, һәр субъектта үз көчләре, үз мөмкинлекләре белән тәртип урнаштыруны законлы юл белән тәэмин итү отышлырак булыр иде. Колхоз рәисе күпме көч кулланып та, авылдагы һәр өйдә, һәр гаиләдә тәртип урнаштыра алмаган кебек, Мәскәүдән торып һәр төбәк белән идарә итү, тәртип урнаштыру – мөмкин булмаган эш. Һәркем иң беренче чиратта үз өендә үзе тәртип урнаштырырга тиеш. Азмы-күпме мөстәкыйльлек алган килеш тә Татарстанның соңгы ун-унбиш елда никадәр алга китүе, милләтләр һәм диннәр арасында ыгы-зыгы тудырмыйча, үз өендә, үз республикасында дус-тату яшәве – моңа бик ачык мисал бит югыйсә.

Президентларны, губернаторларны Мәскәүдән билгеләп куюның киләчәктә нәрсәгә китерәсе барыбызга да билгеле. Россия, гадәттә, упкын читенә барып җитеп, үзенә таркалу куркынычы янаганда гына, милләтләргә бераз ирек биреп ала. Бу хәл 1918 елда да, 90 нчы еллар башында да булып алды. Әмма мондый иркенлек озак дәвам итми. Бу юлы да шулай булды. Гомер-гомергә бер милләтле дәүләт төзергә хыялланган Мәскәү, нефть бәяләре арту аркасында бераз тернәкләнә башлауга, яңадан шул күптәнге хыялын тормышка ашырырга тотынды. Белгәнебезчә, дөнья тәҗрибәсендә бер президентны икенче президентның билгеләп кую мисалы юк. Әгәр безнең президентыбыз киләчәктә кемдер тарафыннан билгеләп куела икән, димәк, Татарстан республика буларак, дәүләт буларак яшәүдән туктый, Россиянең гап-гади бер өлкәсенә әйләнеп кала дигән сүз. Ә моны тормышка ашыру өчен, иң элек Россиянең Конституциясен үзгәртергә, аның 5 нче маддәсендәге «милли республикаларның дәүләт булуы» хакындагы юлларны сызып ташларга кирәк булачак.

Әйе, безгә тәкъдим ителгән закон проектында президентыбызның Россия Президенты тәкъдиме белән Татарстан парламенты тарафыннан сайланып куелачагы әйтелә. Ләкин бу – чираттагы күз буяу гына. Россия Президенты ике мәртәбә рәттән тәкъдим итеп тә, парламент ул кандидатураны расламаса, безнең Дәүләт Советы куып таратылачак. Шулай булгач, монда ничек инде халыкның ирекле сайлау хокукы хакында сүз алып барырга мөмкин? Закон проектында ачыктан-ачык әйтелгән… «Мин сезгә президентлыкка бер кандидат тәкъдим итәм. Сез йә шул бер кеше арасыннан бер кешене сайлап раслап куясыз, йә мин сезне куып таратам. Ә таратканнан соң, барыбер шул ук кешене президент итеп билгелим. Димәк, нишләсәгез дә, барыбер минемчә була». Ничек кенә тырышсам да, мин мондый вертикаль ныгытуның демократик принципларга туры килүен, бу куркытып билгеләп куюның ни өчен «сайлау» дип аталуын аңлый алмадым.

Россиянең иң зур бәласе – үз халкына ышанмауда, үз халкын яратмау, хөрмәт итмәүдәдер. Бүген генә түгел, гасырлар буена дәүләт халыкны юләрсетеп алдап килде. Әле безнең гомердә генә, күзгә туры карап, иң зур трибуналардан: «Сез коммунизмда яшәячәксез», – дип алдадылар. Аннары 2000 елда бөтен кешене дә фатирлы итәбез дип алдадылар. Аннары: «Күпме теләсәгез, шулкадәр ирек алыгыз», – дип вәгъдә иттеләр дә берничә елдан соң барлы-юклы ирегебезне дә тартып алдылар. Менә бүген тагын халыкка, илгә бу үзгәрешләрнең нинди яхшылыклар алып килүен, демократик принципларның, халыкара хокук нормаларының бозылмаячагын вәгъдә итәләр. Мине, хәтта илдәге дәүләт корылышының үзгәрешеннән, республикаларның хокуклары кысылудан да бигрәк, дәүләтнең үз гражданнарына ышанмавы, үз республикаларын, өлкәләрен санга сукмавы, алар белән исәпләшмәве ныграк рәнҗетә.

Күзләрем белән күреп, күңелем белән сизеп торам: бу закон проектын Россиядәге бөтен төбәкләр дә, шул исәптән безнең парламент та яклап тавыш бирәчәк. Берәүләр моны безнең бердәмлегебез билгесе дип аңлатыр. Бәлки, алар үзләренчә хаклы да булыр. Моннан гасыр ярым чамасы элек бөек француз язучысы Виктор Гюго исә: «Бөтен кеше дә бертөрле уйлый торган җирдә, гадәттә, беркем дә уйламый», – дип әйткән булган. Кем белә, бәлки, Виктор Гюго тагын да хаклырактыр… Анысын инде вакыт галиҗәнаплары күрсәтер.

Әгәр дә Россия киләчәктә дә шулай Жириновский, Рогозиннар сызган юлдан баруын дәвам итсә, безне алда әле тагын да зуррак сынаулар көтәчәк. Ләкин без ул сынаулар алдында сыгылып төшәргә, мәшһүр шагыйребез әйтмешли, «вакытында җирне селкеттек, инде беттек, инде беттек» дип, күз яше сыгып, өметсезлеккә бирелеп утырырга тиеш түгелбез. Кемнәр ничектер, ә мин үз халкыма, республикабыз халкына ышанам. Ничәмә-ничә гасырлар дәвамында тарихның иң катлаулы сынауларыннан да исән чыккан халык бүген дә югалып калмас, үзенең туры сүзен әйтер, үзе сайлаган депутатларга һәм дәүләт җитәкчеләренә катгый таләпләрен куяр һәм, иң мөһиме, мәдәниятле, мәгърифәтле, туган телле һәм дәүләтле халык булып яшәү хыялыннан беркайчан да ваз кичмәс дип ышанам.

Россия – бик тә үзенчәлекле ил. Хакимияткә килгән һәр илбашы анда үзенең эшен реформалар ясаудан башлый. Һәр президентның үз «революциясе» була. Шуңа күрә дә безнең яшәү өчен, рәхәт тормыш кичерү өчен бирелгән бердәнбер гомеребез үзебез теләгәнчә яшәп түгел, ә кемнәрдер белән көрәшеп, кемнәрнедер җиңеп, кемнәрдәндер җиңелеп үтә. Узган бер гасыр эчендә генә дә без инде ничәмә-ничә реформа кичердек, ничәмә-ничә революциянең канлы көрәшләрен уздык. Меңнәрчә, миллионнарча корбаннар биреп булса да, шушы көнгә кадәр килеп җиттек.

Алла боерса, монысы да үтәр, һәм без чираттагы бу сынаулардан да исән-имин чыгарбыз дип өметләнәм.

Чыгышымны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 1908 елда язган һәм бүген дә бик актуаль шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:

 
Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң?
Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?
 
 
Сыгъмаз ирдең киң җиһанга, малыңа мәгърур булып;
Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң!
 
 
Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;
«Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!
 

2004


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации