Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Татар мөһаҗире уйлары

(Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында үтүче «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» дигән «Түгәрәк өстәл» утырышында ясалган чыгыш)


Безнең «Түгәрәк өстәл» ебез бик тә мөһим һәм үзенчәлекле мәсьәләгә – татар мөһаҗирлегенә багышланган иде.

Әгәр без газиз Татарстаныбызны бөек татар халкының йөрәге дип күз алдына китерсәк, аның кан тамырлары бөтен җир йөзенә таралган. Шуңа күрә дә без милләтебезнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген, аның сау-сәламәт яшәвен, озын гомерле булуын Татарстаннан читтә яшәүче кан һәм җан кардәшләребездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Халкыбызның язмышы бер яктан караганда гаять катлаулы һәм фаҗигале булса, шул ук вакытта аның тарихы, рухи мирасы һәм мәдәни хәзинәләре бик тә күптөрле һәм искиткеч бай. Әмма бүгенге көндә бу бәһасез байлыклар дөньяның төрле кыйтгаларында һәм илләрендә, аерым төбәкләрдә, оешмаларда һәм гаиләләрдә сибелгән-чәчелгән хәлдә яши.

Татар халкын тулаем күзаллау, аның күптөрлелеген һәм зурлыгын аңлау һәм башкаларга да аңлату, күрсәтү өчен, без бу рухи ядкярләребезне барларга, тупларга һәм тәртипкә салырга тиешбез. Тәсбихебездә бер генә төймә җитмәсә дә, укыган догаларыбыз кабул булмаган кебек, без төрле төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче милләттәшләребезне онытсак, чәчелгән җәүһәрләребезне тупламасак, кыскасы, дөньяга сибелгән халкыбызны бер дисбе җебенә тезеп җыймасак, иманыбыз камил, кыйблабыз туры, рухыбыз бөтен булмас иде.

Татар мөһаҗирен язмыш кайсы илгә генә илтеп ташласа да, милләттәшләребез, тормышларын бераз җайга салуга ук, иң беренче эш итеп милли мәктәпләр ачкан, дәреслекләр язган, китаплар бастырган, хәтта газета-журналлар чыгара башлаган. Халкыбыз иң авыр шартларда да, кайда гына яшәсә дә, гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен һәм туган телен сакларга тырышкан. Ә без исә, бүгенге буын татарлар, шушы рухи мирасны туплап, саклап һәм өйрәнеп, киләсе буыннарга тапшырырга бурычлы.

Без, бер төркем делегатлар, милләт вәкилләре, шушы гаять мөһим мәсьәлә турында фикер алышу өчен, кичә «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» дигән «Түгәрәк өстәл» үткәрдек. «Түгәрәк өстәл» эшендә 160 лап делегат катнашты һәм 28 кеше бик тәфсилле чыгыш ясады.

Хәзер сезнең игътибарыгызга «Түгәрәк өстәл» дә кабул ителгән мөрәҗәгать текстын тәкъдим итәм.

Якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли оешмалары җитәкчеләренә, татар халкының чит илләрдәге күренекле эшлеклеләренә, татар милләтенең бакыйлыкка күчкән мәшһүр вәкилләренең гаилә әгъзаларына


Мөрәҗәгать

Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында үтә торган «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» дигән «Түгәрәк өстәл» утырышында катнашучылар, тулы җаваплылык белән шуны белдерәбез:

Татар халкы, бөтен җир йөзендә таралып яшәүче бер зур милләт буларак, үзенең тарихи шартларда барып төпләнгән урыннарында бик әһәмиятле мәдәни-тарихи мирас булдырган, әлеге мирас татар милләтенең чит илләрдәге күренекле вәкилләре тарафыннан хәзер дә даими тулыландырылып тора. Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Борһан Шәһиди, Гомәр Таһир, Ләйлә Садри, Чыңгыз Әхмәрев, Мидхәт Булатов, Бәхтияр Табиев кебек дистәләрчә мәшһүр милләттәшебезнең, башка бик күп замандашларыбызның хезмәтләре һәм иҗат җимешләре татар бөтендөнья мәдәниятенең һәм тарихының кыйммәтле хәзинәсенә әверелде, һәм алар киләчәктә дә, һичшиксез, безнең халыкка хезмәт итәргә тиеш.

Кызганыч ки, милләтебезнең мәшһүр вәкилләре булдырган кабатланмас мәдәни ядкярләр язмышы, алар бу дөньядан киткәч, гаять катлаулана: кайбер уңайлы очракларда ул мирас үзләре яшәгән илләрнең дәүләт архивларына һәм музей тупланмаларына барып ирешә яки шәхси тупланмаларда һәм варисларында саклана. Әмма бик еш кына таралып юкка да чыга.

Татар халкының киләчәк буыннар алдындагы тарихи җаваплылыгын тоеп һәм Татарстан Республикасын татар милләтенең тарихи ватаны һәм халкыбызның төп кыйммәтләрен саклау, торгызу җирлеге дип танып, без, «Түгәрәк өстәл» дә катнашучылар, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» төзү башлангычын тулаем хуплыйбыз.

Без якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли оешмалары җитәкчеләренә, татар халкының чит илләрдәге күренекле эшлеклеләренә, татар милләтенең бакыйлыкка күчкән мәшһүр вәкилләренең гаилә әгъзаларына, барлык милләттәшләребезгә:

– татар халкының үзегез яши торган илләрдәге мәшһүр вәкилләре булдырган мәдәни-тарихи мирас документларын һәм материалларын барлау, туплау һәм Казан шәһәрендә оеша торган «Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портретлар галереясы» фондына тапшыру эшен башкару;

– чит илләрдәге татар рәссамнарына шунда яшәгән һәм хәзер дә яшәүче танылган милләттәшләребезнең портретларын ясау һәм Казанга тапшыру эшен оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәбез.

Без Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән халкыбызның мәдәни-тарихи мирасын тарихи Ватанга кайтару һәм саклауны тәэмин итү эшен дәүләт дәрәҗәсендә хәл итүне сорыйбыз.

Казан шәһәре, 2017 елның 2 августы


Делегатлар тагын бер тәкъдимне сезнең игътибарыгызга җиткерүне сорадылар. Белгәнегезчә, 2020 елда татар халкы өчен гаять мөһим ике вакыйга булачак. Аның беренчесе – газиз Татарстаныбызның 100 еллыгы, икенчесе исә – Россиядә узачак халык санын алу кампаниясе. Халык исәбен алу турында резолюциядә аерым пункт бар. Татарстанның бер гасырлык юбилеен Татарстанда гына түгел, ә бөтен татар дөньясында зурлап бәйрәм итү зарурлыгын да Корылтай резолюциясенә өстәп язып куйсак, бик тә урынлы булыр иде.

Кадерле дуслар, туганнар, милләттәшләр!

Татар мөһаҗирлегенә багышланган ялкынлы «Түгәрәк өстәл»дән соң шигырь язмыйча түзә алмадым. Ул шигырь «Татар мөһаҗире уйлары» дип атала.

 
Күпме татар, чит җирләргә китеп,
Тирләр түккән, даннар казанган,
Канатлары канап каерылса да,
Аерылмаган җаны Казаннан.
 
 
Ватаныбыз чөнки шушы җирдә,
Яшәсәк тә әллә кайларда.
Татар булып пешеп җитәр өчен,
Казаннарда кирәк кайнарга.
 
 
Адашмадык язмыш юлларында,
Давылларда сынып аумадык.
Без яңадан илле, җирле булдык,
Без Казанны кабат яуладык.
 
 
Мин бәхетле – ил бәхетле булса,
Халкым булса азат, тәхетле.
Мин милләтем – татарларым белән
Бергә чакта гына бәхетле!
 

2017

Мәдәният – милләтнең рухи нигезе

Күңелемдә дулкынландыргыч хисләр

(Истанбулда татар әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре ачылу тантанасында ясалган чыгыш)


Кояшлы Төркия Җөмһүрияте җиренә чираттагы тапкыр аяк басып, Татарстан парламенты әгъзасы буларак, бүген шушы олы мөнбәрдән сезнең барыгызны да республикабызның Президенты М. Ш. Шәймиев, Дәүләт Советы һәм хөкүмәтебез исеменнән кайнар сәламлим. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган уртак туганлык һәм дуслык традицияләребез югалмас, киләчәктә дә дәүләтләребез, татар һәм төрек милләтләре арасында сәяси һәм икътисади, мәдәни һәм әдәби, рухи багланышлар өзелмәс, киресенчә, яңа югарылыкка күтәрелеп ныгыр һәм тагын да файдалырак нәтиҗәләр китерер дигән ышаныч белдерәм.

Татар язучыларының бер вәкиле, әдәби хәяткә һәм милли сүз сәнгатенә, китап дигән изге затка аеруча якын торган кеше буларак, бүгенге бәйрәм, бу тантана минем күңелемдә иң куанычлы һәм бер үк вакытта дулкынландыргыч хисләр өермәсен кузгатты. Туган халкым әдәбиятының шушы рәвешчә дөньяга таныла баруы бер минем өчен генә түгел, теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт һәм ихтирам саклаган һәр татар кешесе өчен ни дәрәҗәдә шатлыклы күренеш икәнлеген әйтеп-аңлатып торуның кирәге дә юктыр дип беләм.

Без өченче меңьеллык бусагасын атлап керсәк тә, әдәбиятыбызның үз ел исәбе. Төгәлрәк итеп әйткәндә, сүз сәнгатебезнең унбиш гасырлык тарихы бар. Әле 922 елда Болгар дәүләтенә килгән гарәп сәяхәтчесе, елъязмачысы Әхмәд ибне Фазлан биредә мәктәпләр, мәчетләр булуы турында, гарәп язуының кулланылуы хакында теркәп калдыра. Мәктәп-мәдрәсәләр булган икән, димәк, аларда укучыларның күңеленә матур тәэсир ясауга исәп тотылган, сәнгатьчә алымнар белән язылган әсәрләр дә булган дигән сүз. Бу очракта без инде төрки халыклар өчен уртак булган гомуми язма ядкярләр турында әйтеп тә тормыйбыз. Гомумтөрки, Борынгы Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларындагы әдәбиятыбыз сәхифәләре хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән бәхетле милләт без. Димәк, моннан мең еллар элек тә борынгы кавемнәребез затлы, мәдәниятле, язулы-китаплы булган. Шуңа да алардан начарлык, явызлык орлыклары чәчелеп калмаган, гыйлем, мәгърифәт һәм сүз энҗеләре безгә мирас булып килеп ирешкән.

Озын тарихлы татар әдәбияты чишмәсенең башы халык авыз иҗатына барып тоташа. Болгар бабаларыбызның килеп чыгышына, гореф-гадәтләренә һәм күрше халыклар белән мөнәсәбәтләренә караган риваятьләр, кыйссалар борынгы гарәп-фарсы, урыс чыганакларында һәм болгарларның үз әсәрләрендә дә теркәлгән. Ул риваятьләр халык аңында бүген дә яшиләр.

Татар халкының борынгы авыз иҗаты үзенең үсешендә күп кенә башка төрки кабилә һәм халыкларның фольклоры белән бәйләнешкә кергән, безнең бабаларыбыз аларның фольклор әсәрләре белән таныш булган. Күроглы, Алпамша, Кузы Күрпәч, Таһир – Зөһрә турындагы эпос һәм легендаларның татарлар арасында җирле төрдәшләре иҗат ителү шул хакта сөйли.

Халык авыз иҗаты язма әдәбият үсүенә нигез булган. Бик борынгы төрки фольклор үрнәкләре һәм шулар нигезендә туган язма әдәбият башлангычлары тел кардәшлегендә булган халыкларның уртак мирасы итеп карала. Язмачылык традицияләре борынгы булган төрки әдәбиятлар шушы уртак тамырлардан үсеп тармакланган. Руник һәм уйгур язулы Орхон-Енисей ядкярләре, юрау рәвешендәге һәм үгет-нәсыйхәт әсәрләре, «Котадгу белек» кебек дидактик истәлекләр, «Диване лөгатет-төрк» тәге үрнәкләр, төрки халыкларның уртак байлыклары буларак, – һәркайсы әдәбият тарихында урын алган, ул әдәбиятларның үсешенә тәэсир иткән һәм аларны үзара бәйләп торган. Шундый йогынты һәм бәйләнешләр эчендә татар әдәбияты һич тә үзенең мөстәкыйль йөзен югалтмаган, камилләшә-камилләшә үзенчәлекле, бай традицияле зур әдәбият булып формалашкан.

Идел буе болгарларында ислам дине рәсми төс алгач, Гарәп көнчыгышыннан, Иран һәм Урта Азиядән килгән язма китаплар арасында дөньяви эчтәлекле, фән һәм матур әдәбият әсәрләре дә аз булмаган. Фирдәүси, Низами, Сәгъди әсәрләренең, «Мең дә бер кичә», «Кәлилә вә Димнә» хикәятләренең халыкка бик электән таныш булуы шул хакта сөйли. Гарәп һәм фарсы әдәбиятлары аша халкыбыз антик дөнья, борынгы Юнан, Византия мәдәният җимешләре белән дә танышкан. Татар әдәбияты тарихында гарәп-фарсы телле әсәрләр хәтта аерым катламны тәшкил итә.

Шундый әдәби җирлектә шагыйрь Кол Галинең нәфис әдәбият казанышы булган «Кыйссаи Йосыф» әсәре иҗат ителә. Ул татар әдәбиятының бөтен тарихы буена поэтик үрнәк булып килә. Аның традицияләренең бүгенгә кадәр дәвам итүе әсәрдәге сәнгать чараларының һәм гомумкешелек идеяләренең тормышчанлыгы хакында сөйли. Урта гасырларда Идел буеның иң күренекле иҗат җимеше булган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы тулысынча сакланып калган, һәм ул татар халкының күңелендә, йөрәгендә иң мактаулы урын алган.

Болгар һәм Казан ханлыгы чорлары арасында шаулап үскән Идел-Урал буе язма әдәбияты мәдәни мирасыбыз тарихында гаять зур әһәмияткә ия. Ул үзенә кадәрге төрки Шәрык рухи казанышларын мул файдалану, аларны иҗади үзләштерү нәтиҗәсендә туган һәм үскән. Алтын Урда – халкыбыз тарихының ике гасырлык гадәти тарихы гына түгел, ә татарны татар иткән тиңдәшсез бер чор да ул. Алтын Урда әдәбиятының үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, җәмгыять һәм табигать белән багланышлары. Ул, – гадәттә, мөселман, Аллаһыга ышанучы зат. Бу чор әдипләре – Котб, Харәзми, Сәйф Сараи, Рабгузый, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб – белемлелек, әдәплелек, итагатьлелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек сыйфатларны кеше идеалының мөһим өлешләре итеп санаганнар. Аларның фикер-кичерешләргә бай шигъри юллары – поэтик камиллекләре, гармоник яңгырашлары белән классик әдәбиятыбызның матур үрнәкләре. Шуны күрәбез ки, Алтын Урда чоры язма мәдәнияте үзенең үсеше, эстетик байлыгы, поэтик дәрәҗәсе белән үз дәверенең алдынгы әдәбиятлары югарылыгында торган. Ә инде XIV йөздә ул төрки дөньяның әйдәп баручы үзәгенә әверелә. Госманлы әдибе Әхмәдигә, үзбәк шагыйре Лотфыйга, азәрбайҗан классигы Нәсимигә Алтын Урда әдәбиятының шифалы тәэсире үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.

Казан ханлыгы чоры язма мәдәниятендә үзенең үлемсез «Нуры содур» һәм «Төхфәи мәрдан» әсәрләре белән бөек шагыйребез Мөхәммәдьяр йолдыз булып балкый. Ул Урта гасыр ислам мәдәнияте һәм Европадагы Яңарыш чоры ирешкән фәлсәфи тәгълиматларга аваздаш кыю фикер-карашлары белән мәйданга чыга. Аның әдәби иҗаты кешелек цивилизациясен үзенең ачышлары, казанышлары белән баеткан ислам мәдәниятенең гүзәл мирасы булу бездә тирән горурлык хисе тудыра. Чыгышы белән төрек халкы вәкиле булган шагыйрь Өмми Камал иҗаты Казан ханлыгы чоры татар әдәбиятында үзенчәлекле урын алып тора. Ул, – бер халык әдибенең икенче бер халык әдәбиятына да бер үк дәрәҗәдә хезмәт итеп, аның да аерылгысыз вәкиле булып китүенә ачык мисал. Ханлыкның мәшһүр дин эшлеклесе сәет Кол Шәриф тә безгә шагыйрь буларак билгеле.

Дәүләт мөстәкыйльлегенә ия булу рухи үсешне алга әйдәүче көч булып тора. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында үсешнең зур булуы аңлашыла, чөнки бу дәүләтләр чын мәгънәсендә мөстәкыйль иде.

Алтын Урданың таркалуы, бераздан аңа нигезләнеп туган татар ханлыкларының да бетерелүе Идел-йортның мәдәниятенә коточкыч зур зыян китерде: элеккеге казанышларның күпчелеге юкка чыкты, яңаларын тудыру өчен шартлар җитмәде. Әмма шуңа да карамастан борынгы төрки, болгар чыганаклары белән азыкланган, гарәп-фарсы әдәбиятыннан көч-куәт алган Алтын Урда мәдәни традицияләре тәмам өзелмәде.

Иҗатларында әдәби традицияләр дәвамчанлыгын саклап, яңа буын әдипләргә тапшыра барган XVII йөз шагыйре Мәүла Колый, татар шигъриятенең инде югала башлаган биеклеген ХVIII – ХIХ гасырлар чигендә кабат кайтарган Габдерәхим Утыз Имәни, аңардан соң мәйданга чыккан Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов, Шәмсетдин Зәки, Габделҗәббар Кандалый исемнәрен атау, һичшиксез, күңелдәге горурлыкны тагын да арттыра. XIX йөз – XX йөз башы татар әдәбияты тагын Каюм Насыйри, Муса Акъегет, Заһир Бигиев, Ризаэддин Фәхретдин, Фатих Кәрими, Шакир Мөхәммәдев, Закир Һади, Гали Чокрый, Мифтахетдин Акмулла исемнәре белән дә билгеле.

XX йөз башындагы татар мәдәнияте яңарышы иң беренче чиратта дөньяда бары тик 27 ел гына яшәп, биниһая зур иҗат мирасы калдырган бөек талант иясе, милләткә фидакярләрчә хезмәт иткән мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайдан аерылгысыз. Соңгы дистә елда халкыбызга кабат әйләнеп кайткан (Төркия Җөмһүриятенең һәм төрек халкының да олуг ярдәм-булышлыгы белән) Гаяз Исхакый иҗаты үзе ни тора! Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал кебек язучы, шагыйрь, драматургларыбызның татар әдәбияты тарихында күренекле урыннары бар.

Татарстанның автономияле республика булып яши башлаган чорларыннан соңгы әдәбиятыбыз үсешен дә һичничек инкяр итеп булмый. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» татар шигъриятен дөньякүләм яңгыратты. Шагыйрьләр Һ. Такташ, Ф. Кәрим, С. Баттал, Ә. Фәйзи, Х. Туфан, С. Хәким, И. Юзеев, С. Сөләйманова, Ш. Галиев, Р. Фәйзуллин, Ф. Яруллин; прозаиклар М. Галәү, К. Нәҗми, М. Әмир, Г. Бәширов, Г. Әпсәләмов, А. Расих, Р. Төхфәтуллин, Ә. Еники, Г. Ахунов, М. Мәһдиев, Н. Фәттах, А. Гыйләҗев; драматурглар К. Тинчурин, М. Фәйзи, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, Х. Вахит, Т. Миңнуллин һ. б. бик күпләр XX гасыр сүз сәнгатебез үсешенә гаять зур өлеш керткән иҗат көчләре булдылар.

Татар язучылары гомер-гомергә халык, милләт мәнфәгатьләрен алга куеп иҗат иттеләр, бик катлаулы хәлләрдә дә кыйблаларыннан тайпылмадылар.

Татар әдәбиятының үткән юлын кыскача яктырткан бу «сәяхәт» тә татар һәм төрек мәдәниятләренең, әдәбиятларының үзара багланышы аз гына күләмдә булса да чагылыш тапты. Төрек һәм татар халыкларының килеп чыгышында, кавем буларак оешуында бер үк төрки катламның хәлиткеч роль уйнавы – бәхәссез хакыйкать. Озак еллар буе үзара аралашу нәтиҗәсендә этник уртаклыкка нигезләнгән тел якынлыгы, мәдәни охшашлык тагын да арта, тагын да көчәя төшә. Колониаль изүгә дучар ителгән дәвердә дә татарлар төрекләр белән рухи элемтәләрен саклап калырга тырышалар. Кызганыч ки, Октябрь инкыйлабыннан соңгы 60–70 ел эчендә ике арадагы традицион багланышлар тәмам бетү дәрәҗәсенә җитте. Россиядә һәм Татарстанда иҗтимагый-сәяси вазгыять үзгәрүнең нәтиҗәсе буларак, XX гасыр азагында төрек-татар багланышлары янә җанланып, көчәеп китте. Бу – дәүләтләребез алып бара торган сәясәткә дә, аерым затларның фидакяр эшчәнлегенә дә бәйле.

Татар язучыларының әсәрләре – Төркиядә, төрек әдипләренең һәм галимнәренең әсәрләре, фәнни хезмәтләре Татарстанда тәрҗемә ителеп дөнья күрә, уртак гыйльми тикшеренүләр алып барыла. Шушы уңайдан бер мисал китереп үтәсем килә. Төркиянең Мәрмәрә университетындагы тюркологик тикшеренүләр, ягъни бөтен төрки дөньяны өйрәнү белән шөгыльләнә торган институтны безнең милләттәшебез, хөрмәткә лаек галим Надир Дәүләт җитәкли. Ул үзе дә Россиядә яшәүче төрки халыкларның тарихына, мәдәниятенә караган кызыклы эзләнүләр алып бара, әһәмиятле хезмәтләр бастыра. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе аның «Россия төркиләренең милли көрәш тарихы (1905–1917 еллар)» дигән фәнни хезмәтен татар теленә тәрҗемә итеп, 1998 елда Казанда бастырып чыгарды. Бу китапның дөнья күрүе Татарстанның фәнни даирәләрендә мөһим бер вакыйга буларак кабул ителде.

Күпсанлы фәнни-гамәли конференцияләр, әдәби-мәдәни корылтайлар, сәнгать бәйрәмнәре бик еш ике милләт вәкилләренең уртак катнашлыгында уза, милли театрларыбыз фестивальләргә, гастрольләргә йөрешә, ике дәүләт халыклары өчен дә файдалы китап күргәзмәләре оештырыла, мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек ныгый бара: Татарстанда төрек лицейлары, гимназияләре эшли, яшьләребез Төркия уку йортларында белем ала, Төркиядән килеп тә Татарстан югары уку йортларында укыйлар, республикабызда татар һәм төрек телләрендә «Заман-Татарстан» газетасы нәшер ителә, «Тюрксой» халыкара оешмасы эшчәнлеге кысаларында мәдәниятләребезне үстерү буенча күп гамәлләр тормышка ашырыла, Татарстан Милли китапханәсе Төркия Милли китапханәсе һәм Төркиядәге берничә университетның китапханәләре белән даими рәвештә китаплар алмашып тора, Татарстанның һәм Төркиянең Дәүләт архив хезмәтләре арасында төзелгән килешүләр нигезендә ике халыкның да тарихына караган кыйммәтле документлар ачыклана, архив хәзинәләре аларның күчермәләре белән тулылана, Төркиядә яшәп эшләгән, иҗат иткән мәшһүр татарлар Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Йосыф Акчура һәм башкаларның мираслары халкыбызга кайтарыла. Болар – рухи-мәдәни багланышларыбызның гомумиләштереп саналган кайбер чаралары гына әле.

Безнең мәсләк ачык: рухи яктан бер-беребезне баету, күңелләребезне аңлау аша туганлыкны ныгыту. Бу исә – куллана торган язуларыбызны аңлаешлы итү, әдәби һәм сәнгати әсәрләр алмашу, дини асылыбызга кайту, шулар ярдәмендә затлы төрки традицияләрне мөмкин кадәр торгызу. Алар, билгеле булганча, гомумкешелек кыйммәтләренең олы диңгез-океаннарына барып тоташа.

Бу көннәрдә Төркиянең бай тарихлы, олы мәдәниятле мәшһүр шәһәре Истанбулда уза торган Татар әдәбияты һәм мәдәнияте көннәре – менә шуның ачык мисалы.

2001

Китапханәләрне саклыйк!

Бүгенге катлаулы тормыш шартларында Дәүләт Советы сессиясенең көн тәртибенә халкыбызның рухи тормышында әһәмиятле урын тоткан китапханәләр эше турындагы мәсьәлә кертелүне республика җитәкчеләренең, депутатларыбызның бу өлкәгә даими игътибар итүе дип санарга кирәк.

Чыгышымның башында мәсьәләнең Дәүләт Советы сессиясе дәрәҗәсенә күтәрелү сәбәпләрен искә төшереп үтәсем килә.

1999 елда Россия Федерациясе хөкүмәте Россия Мәдәният министрлыгының кайда күпме дәүләт китапханәсе булырга тиешлеген күрсәткән нормативларын раслады. Бу нормативлар буенча Россия Федерациясе субъектларындагы 500 дән кимрәк кеше яши торган авылларда эшләп килүче китапханәләр «нормативтан югары», ягъни «сверхнормативный» дип табылды.

Әлеге нормативлар нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2002 елның июнендә безнең республикадагы социаль гарантияләр дәрәҗәсен билгеләгән карар кабул итте. Үз чиратында, республиканың 2003 елгы бюджет проектын әзерләү барышында, Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан икътисади һәм социаль эзләнүләр үзәге мәдәни учреждениеләрне дәүләт финанславы буенча исәпләүләр эшләде. Бу исәпләүләр буенча Татарстан Республикасының 500 дән кимрәк кеше яши торган авылларындагы 304 авыл китапханәсе алдагы елларда дәүләт бюджетына кертелмәскә тиеш булды. Әлеге китапханәләрнең күпчелеге – егерменче гасырның утызынчы елларында дәүләт тарафыннан оештырылып эшли башлаган, Бөек Ватан сугышы елларында да ябылмыйча авыл халкына хезмәт итеп килгән, 70–80 ел эчендә бай китап фондларын, биналарын, бигрәк тә һәр авылның рухи, сәяси һәм тәрбияви тормышында әһәмиятле традицияләрен булдырган зур тарихлы мәдәният учаклары. Аларның юкка чыгуы яки танымаслык булып үзгәрү мөмкинлеге барыбызны да борчый. 2003 елгы бюджет проектын тикшерү барышында, безнең Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр даими комиссиясендәге халык депутатлары, бу хәлгә аеруча игътибар итеп, әлеге китапханәләрне саклап калу юлларын эзли башладылар. Дәүләт Советының XIII пленар сессиясе 2003 елгы бюджет проектын тикшергәндә, алар бу мәсьәләгә махсус тукталдылар. Бюджетны аерым чыгымнардан азат итү кирәклеге белән бергә, әлеге китапханәләрне ничегрәк саклап калу мөмкинлеге турында да сорау туды. Әлбәттә, бу катлаулы мәсьәләне тирәнтен өйрәнеп бетермичә әлеге сорауга тулысынча җавап бирү мөмкин түгел иде. Сессия һәм Президентыбыз Минтимер Шәрипович Шәймиев, бу мәсьәләне ныклап өйрәнергә, нәтиҗәләрне алдагы сессиядә депутатларга җиткерергә дип, безнең комиссиягә протокол рәвештә йөкләмә бирделәр.

Сессиядә «нормативтан югары» дип саналган китапханәләрне аларның эш юнәлешләрен үзгәртү юлы белән саклап калу максатыннан берничә тәкъдим әйтелде. Әйтик, тиешле шартлар булган авылларда авыл китапханәсе белән мәктәп китапханәсен яки аралары 3 чакрымнан ким булган авылларда урнашкан «нормативтан югары» китапханәләрне берләштерү.

XIII сессиядән соң безнең комиссиядә бу мәсьәлә белән шөгыльләнү өчен махсус эш төркеме расланды һәм аңа «нормативтан югары» дип саналган иң күп китапханәләр булган Аксубай, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарына барып мәсьәләнең торышын тикшерергә һәм, махсус анкеталар эшләп, бөтен республикадагы әлеге китапханәләр турында мәгълүмат булдырырга кушылды.

Төркем шул юнәлештә ике ай ярым эш алып барды, аннан бөтен нәтиҗәләрне туплап комиссиягә тапшырды. Комиссия, әлеге материалларга нигезләнеп, махсус белешмә эшләде, Дәүләт Советы карары проектын әзерләде. Алар сезгә таратылды, һәм мин әлеге мәсьәләне хәл иткәндә безнең тәкъдимнәрне якларсыз дип ышанам.

Эшче төркем туплаган материаллар күрсәткәнчә, Аксубай районында «нормативтан югары» 17 китапханә исәпләнә. Чынлыкта алар 15 кенә. Ике авылда халык саны арту сәбәпле, алардагы китапханәләр бүгенге көндә Министрлар Кабинеты эшләгән нормативларга сыеша. Тагын 7 авылда мәктәп китапханәсе юк, димәк, авыл китапханәләрен алар белән кушып булмый. Авыл һәм мәктәп китапханәләре булган өч авылның икесендә мәктәп китапханәләре урнашкан бүлмә 9 кв. метрдан артмый, ә бер мәктәп бинасы бик искергән. Дөрес, аралары 3 чакрымнан ким булган ике авыл китапханәсен кушу мөмкинлеге бар. Тик болай иткәндә кушылган китапханәдә эш күләме арта, китапханәчеләр штатын арттырырга туры килә. Моннан бюджетка бер тиен дә файда калмый.

Яшел Үзән районында «нормативтан югары» алты китапханә исәпләнә. Аларның бишесендә китапханәчеләр ярты ставкага эшли, китапханәләрне кушып, берәр ставка ясаганда, бюджет бер елга нибары 78 мең 700 сум гына отачак.

Кайбыч районында әлеге «артык» дип саналган китапханәләр унберәү исәпләнә. Әмма күптән түгел булып үткән җирле үзидарә органнарын үзгәртү барышында, аларның саны сигезгә генә калган. «Нормативтан югары» дип исәпләнгән өч авыл китапханәсе күрше тирәдәге өчәр-дүртәр авылга хезмәт күрсәтә. Китапханәләрне кыскартсаң, дистәдән артык авыл халкы китапханә хезмәтеннән мәхрүм калачак, чөнки аларның берсендә дә мәктәп китапханәсе эшләми. Бу районда аралары 3 чакрымнан ким булган авыл китапханәләре дә юк. Райондагы «нормативтан югары» дип саналган китапханәләрне япкан очракта, җиде ярым китапханәче штаты кыскартылачак. Шунысы да бар: бу китапханәләрнең барысы да клуб биналарында эшли. Димәк, коммуналь чыгымнарны янга калдыру мөмкинлеге юк. Райондагы өч авыл китапханәсенең биналары искергән. Район хакимиятенә аларга ремонт ясау чарасын күрергә кирәк. Эш төркеме Кайбыч районында бердәнбер китапханәне (Афанас авылы) ябарга мөмкин дип саный – аның бинасы авария хәлендә. Бу өч район белән хәлләр әнә шундый.

Безнең комиссия «нормативтан югары» булган китапханәләр турында мәгълүмат алу өчен җибәргән анкеталарга җавап итеп республикабызның 38 районы һәм шәһәре җитәкчеләре, шулай ук китапханә хезмәткәрләре «нормативтан югары» дип саналган китапханәләрне саклап калуның кирәклеге турында хәбәр итәләр. Республиканың берничә районында гына сессиядә мәсьәлә хәл ителгәнче үк үзгәрешләр кертергә өлгергәннәр – Минзәләдә ике авыл китапханәсе, кыскартылып, мәктәп китапханәләренә күчерелгән, Әгерҗе районында өлкәннәр һәм балалар китапханәләрен берләштергәннәр, Лениногорск районында ике авыл китапханәсен кыскартканнар һәм өч китапханәченең эш хакын яртышар ставкага калдырганнар.

Комиссия фикеренчә, республикада «нормативтан югары» дип исәпләнгән 300 китапханәне һич кенә дә ябарга ярамый. Аларның барлыгы 71 мең китап укучысы бар. Китапханәләр урнашкан авылларда 89 мең кеше яши. Шулардан 16 меңе – балалар, 46 меңе – эшләүче кешеләр, 27 меңе – пенсионерлар. «Нормативтан югары» дип саналган 104 китапханә урнашкан авылларда мәктәп китапханәләре дә бар. Әмма аларның иң зур күпчелеге 15 кв. метрдан артмаган кысан бүлмәләрдә урнашкан, авыл китапханәсеннән күчереләчәк китаплар анда сыймый.

Авыл китапханәләрен мәктәп китапханәләренә күчерү мәсьәләсе бик тә катлаулы. Беренчедән, биналар кечкенә, икенчедән, башлыча кичен генә китапханәгә йөри торган авыл кешесен укулар беткәч юып, җыештырып куелган мәктәп бинасына кертү мәктәптә уку-укыту эшен оештыруның санитар кагыйдәләренә каршы килә.

Шул ук вакытта мәктәп китапханәләренең барысында да диярлек уку заллары һәм олылар өчен нәшер ителә торган газета-журналлар юк.

«Китапханәләр һәм китапханә эше турында» гы Татарстан Республикасы Законындагы авыл китапханәләре эше турындагы таләпләрнең күбесен мәктәп эченә урнашкан кысан бүлмәләрдә башкарырга мөмкин түгел.

Республикадагы «нормативтан югары» дип саналган 156 авыл китапханәсе үзләре урнашкан авыллардан тыш әле тагын тирә-юньдәге 366 кечкенә авыл халкына хезмәт күрсәтә. Шулай итеп, әгәр әлеге 304 китапханә ябылса, республикабызның 514 авылы китапханә хезмәтеннән мәхрүм булачак.

Финанс чыгымнарын санаудан тыш, авыл китапханәләренең авыл һәм, гомумән, халыкның рухи тормышындагы урынын, һәр китапханәнең үзенә генә хас булган үзенчәлекләрен дә искә алмыйча булмый. Әйтик, татар халкының күренекле уллары Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Таҗи Гыйззәт, Хәсән Туфан, Нәҗип Думави, Зәки Нури, Газиз Кашапов, чуваш әдәбияты классигы Полоруссов-Шәләбиләрнең туган авылларындагы китапханәләр, «нормативтан югары» исемлегенә кертелеп, ябылу куркынычына дучар булдылар. Аларның күбесе бит халкыбызның рухи тарихында атаклы авыллар – Кушлавыч, Шырдан, Кармәт, Яңа Дума һәм башкалар… Каюм Насыйриның туган авылы Кече Шырдан китапханәсенә аерым тукталасы килә. Комиссиянең эшче төркеме бу авылда да булды. Авыл китапханәсе Каюм Насыйри үз акчасына төзегән элеккеге авыл мәдрәсәсе бинасына урнашкан. Дөрес, Каюм Насыйри заманыннан калган бу агач бина инде бик нык искергән, тузган. Әмма аның мемориаль бина, тарихи бина икәнен онытмаска кирәк. Безнең комиссия бу китапханәне ябарга түгел, киресенчә, дәүләт исәбенә төзәтеп, яңартып, аңа «Каюм Насыйри исемендәге мемориаль китапханә» дигән исем бирергә кирәк дип саный.

«Нормативтан югары» дип саналган китапханәләр исемлегенә 296 татар авылы китапханәсе һәм шулай ук 3 чуваш, 2 урыс, 2 удмурт, 1 мордва авыл китапханәсе керә. Бу китапханәләр – әлеге милләтләрнең рухи мәдәниятен, әдәбиятын, милли телдәге китапларны саклаучы бердәнбер милли мәдәният үзәкләре. Аларны ябып кую республикабызның бүгенге милли сәясәтенә һич кенә дә туры килмәс иде.

«Нормативтан югары» дигән китапханәләр исемлеге билгеле булгач, бу китапханәләр урнашкан авыллардагы китап сөючеләр, республикабыз районнары һәм шәһәрләрендәге китапханә хезмәткәрләре, җитәкчеләр, республикабызның мәдәни җәмәгатьчелеге әлеге авыл китапханәләренең язмышы өчен тирән борчылуларын белдерә башладылар. Республика һәм район газеталарында басылган күпләгән мәкаләләрдә, чыгышларда инде авылда бердәнбер мәдәният учагы булып кала барган китапханәләрне саклауның зур әһәмияткә ия икәнлеге әйтелде. Бүгенге көндә китапханә ул – гади китап фонды гына түгел, ә халкыбыз рухын саклаучы үзәк тә, хокук бозучылар, наркомания, эчкечелек, рухсызлык белән көрәш урыны да. Моны да истән чыгармаска иде. Минемчә, бу залда да, республикабыз җәмәгатьчелегендә дә эшләп торган китапханәләрне ябарга теләүчеләр юктыр. Шул ук вакытта без дәүләт кабул иткән карарларны да үтәргә тиешбез. Шуңа күрә безгә мәсьәләне, үзара килешеп, иң кулай мөмкинлекләрне файдаланып хәл итәргә кирәк. Әнә шулар нигезендә безнең комиссия сессиягә карар проектын эшләде. Безнеңчә, күпмилләтле республикабыз үзенчәлекләрен искә алып, әлегә яшәп һәм эшләп килә торган китапханәләребезне саклап калу максатларында нормативларыбызны яңадан бер карап, аларны яңартырга кирәк. Карар проектында моны тормышка ашырырга конкрет тәкъдимнәр бар.

Сүземнең соңында нормативлар мәсьәләсенә тагын бер тукталасым килә. Без, бик нык тырышып һәм зурдан кубып, китапханәләрне киметү нормативларын тормышка ашырырга тотындык. Ә бит бу өлкәдә башка нормативлар да бар: әйтик, китап фондларын яңарту, биналарның зурлыгы, аларны җылылык һәм башка коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормативлары, көндәлек басмаларга язылу һәм башкалар. Бу нормативларның күбесе үтәлмәсә дә, нишләптер ул хакта чаң сугарга җыенып торучылар юк. Бүген без барыбыз да – Татарстан Мәдәният министрлыгы, республикабызның Милли китапханәсе, район һәм шәһәрләрдәге үзәк китапханә системасы җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, район һәм шәһәр хакимиятләре, җирле үзидарә органнары – боларны һәрдаим истә тотарга тиешбез.

2004


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации