Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 2


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 2 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Вәгъдә бирсәң, үтә!

Депутат итеп сайласалар, иң әүвәл нәрсәләр эшләргә, ниләр майтарырга җыенам соң мин? Тел сөяксез, сайлаучыларга алтын таулар вәгъдә итәргә була… Ләкин минем аларны да, үземне дә алдыйсым, буш вәгъдәләр бирәсем килми.

Бүгенге көндә сайлаучыларны, Казан халкын, республика халкын иң беренче чиратта ниләр борчый, аларга иң беренче чиратта нәрсә кирәк соң? Билгеле, һәммәгез дә бу сорауга «Фатир, йорт-җир, азык-төлек, кием-салым, дефицит товарлар…» дияр. Бу чыннан да шулай. Ләкин, төптәнрәк исәпләп карасаң, алай гына да түгел, мәсьәлә без уйлаганга караганда бик күпкә катлаулырак. Бүгенге хәлебезнең шулкадәр мөшкел булуын, тормышыбызның яме китүен иң беренче чиратта безнең күңелләребездән иман качуы, тәрбиясезлек, түбән әхлак, мәдәниятсезлек белән бәйле дип уйлыйм мин.

Күптән түгел икътисадчылар шундый мисал китерделәр… Эшкә җавапсыз карау, эчкечелек, тәртипсезлек, урлашу һәм әрәм-шәрәм итү, кыскасы, эштәге җавапсызлык һәм гомуми әхлаксызлык аркасында соңгы кырык биш елда безнең халык хуҗалыгы күргән зыян Бөек Ватан сугышы елларында ил кичергән коточкыч афәттән дә зуррак икән. Таркалган гаиләләр, ятим балалар, җимерек театрлар, клублар, китапханәләр, стадионнар, агуланган елгалар һәм инешләр, кара көйгән урманнар, мәктәпләрдән һәм институтлардан, хөкүмәт кулланышыннан, фән дөньясыннан куылган хокуксыз туган телебез, җитмеш ике ел буена мәсхәрә ителгән динебез, иманыбыз – болар һәммәсе дә җәмгыятебезнең һәлакәт алдында торуын ачык дәлилли булса кирәк. Алары янына көннән-көн ишәя барган җинаятьчелекне, алкоголизм, наркомания, СПИД, фахишәлекне дә өстәсәк…

Боларның һәммәсенә дә кем гаепле соң? Кем булсын, билгеле, үзебез: иң беренче чиратта әле һаман кая барганын, нинди система төзегәнен белмәгән, тоташ реформалардан гына торган җәмгыятебез, аннан соң ташландык хәлгә килгән гаилә һәм мәктәпләребез, аннан соң кешеләрнең бернәрсәгә дә ышанмыйча, дөньяга һәм гомер-гомергә изге саналып килгән нәрсәләргә төкереп каравы, тимер йодрыклы партия диктаты һәм киләчәккә өмет югалту…

Бу кыен хәлдән ничек чыгарга соң? Кулларына тимер күсәк күтәргән шәһәр яшьләрен ничек итеп акылга утыртырга, ничек итеп гаиләне, туган йортны һәр кеше өчен иң кадерле урынга әйләндерергә, ничек итеп күңелләребезгә якты иман нуры иңдерергә?

Сәясәтчеләр иң беренче чиратта җәмгыятебез корылышын тамырдан үзгәртергә кирәк дип саный. Аларның фикеренә кушылган хәлдә, мин үзем бер зур мәсьәләне хәл иткәндә, икенчесен «вакытлыча» онытып торуның беркайчан да яхшылыкка китермәвен, соңгы чиктә шул икенчел мәсьәләнең тормозга әверелеп, беренчесенә аяк чалуын һәм нәтиҗәдә безнең җәмгыятебезнең алга түгел, артка тәгәрәргә мәҗбүр булуын искәртмичә уза алмыйм. Миңа калса, шундый «онытылган» мәсьәләләрнең иң зурысы һәм катлаулысы – кеше тәрбияләү, аның җанын, рухын, күңелен тәртипкә салу. Ә бу эш иң элек өйдә, туган йортта, гаиләдә башланырга һәм гаилә гомер буена кеше өчен иң изге җир булып калырга тиеш. Ләкин бу эшне, хөкүмәт булышлыгыннан башка, һәркем аерым-аерым гына хәл итә алмый. Гаилә коруны һәркемнең аерым, шәхси эше итеп кенә түгел, ә ил күләмендә мөһим һәм үтә җаваплы эш дип санаганда гына, без аннан сыйфатлы продукция – Чын Кеше көтә алабыз. Ә моның өчен беренче чиратта республика күләмендә Гаилә үзәге төзергә кирәк. Бу үзәктә гаилә мәсьәләләренә караган бөтен сорауларга да җавап бирә алырдай кешеләр эшләргә, үзәкнең гаиләгә кагылышлы проблемаларны хәл итәрлек вәкаләте һәм матди базасы булырга тиеш.

Бала тәрбияләүнең, Кеше тәрбияләүнең теләсә кайсы җәмгыять өчен иң мөһим эш икәнен искә алып, баласын мәктәп яшенә кадәр өйдә тәрбияләгән аналарның эш стажын саклау, аларга эш хакы түләү мәсьәләләрен дә якын киләчәктә хәл итәргә кирәк дип саныйм.

Ә инде үсеп буйга җиткән, урам өерләренә ияреп юлдан язган яшьләр белән нишләргә? Төрмәгә утыртып аларны акылга кертеп булмый, аннан югары әхлакый тәрбия алып чыккан кеше күргәнем юк әле минем. Яшьләрне эзгә салыйк, аларның чиксез-чамасыз көч-куәтен, иҗат фантазиясен яхшы эшкә юнәлтик дисәк, иң әүвәл техника һәм спорт сарайлары, музыка һәм сәнгать үзәкләре, иҗат һәм фән түгәрәкләре оештырырга кирәк. Әгәр инде бүгеннән үк яңа биналар, йөзү бассейннары, ташпулатлар салырга хәлебездән килми икән, бергәләшеп җыелып, булганнарын нәтиҗәлерәк файдалану турында уртак фикергә килергә, дәрәҗәле карар кабул итәргә мөмкин. Мәсәлән, Казандагы һәм республикабызның башка шәһәрләрендәге иҗат берлекләре, мәдәният оешмалары, мәктәпләр, бергә берләшеп, бүгеннән үк яшьләр өчен эстетик һәм әхлак тәрбиясе үзәкләре оештыра алырлар иде.

Без бер нәрсәне һәрчак истә тотарга тиеш: бары тик күңелендә – иман нуры, башында яхшы уе булган мәдәниятле, тәрбияле кеше генә илгә, җәмгыятькә файда китерә. Мәдәниятле кеше беркайчан да эшкә эчеп яисә махмырдан башы чатнап килми, аннан-моннан вакыт үтсенгә генә эшләми, яхшы тәрбия алган кеше брак товар ясауны, урлашуны үзе өчен хурлык, түбәнлек дип саный.

Менә шуңа күрә дә мин, мәдәният һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итми торып, сәяси һәм икътисади реформаларның уңай нәтиҗә бирүенә, ә инде ахыр чиктә илдәге үзгәрешнең – перестройканың җиңүенә ышанмыйм. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу өлкәдә сизелерлек алга китүләр күренмәде. СССР халык депутатларының II съездында кабул ителгән экономиканы савыктыру программасында мәдәният һәм тәрбия проблемалары иң соңыннан, сүз уңаеннан гына әйтеп үтелә.

Мәдәният ул кинога, театрга йөрү, китап уку һәм телевизор карау гына түгел. Мәдәният ул – кеше күңеленә ышаныч һәм олы максат иңдерүче иман шарты да. Мәдәниятсез кеше – әхлаксыз кеше, ә әхлак нормалары үтәлмәгән җирдә теләсә нинди трагедияләр булырга, табигать тә, хәтта кешелек үзе дә һәлакәткә дучар булырга мөмкин. Мисал өчен ерак йөрисе юк… Моннан берничә ел элек ил өстенә афәт китергән Чернобыль – иң беренче чиратта галимнәрнең, төзүчеләр, проектчылар һәм җитәкчеләрнең әхлаксызлыгы, җавапсызлыгы, димәк, элементар мәдәниятсезлеге нәтиҗәсе. Ничәмә-ничә ел буе илебез җитәкчеләре безгә Татарстан АЭСының куркыныч булмавы, аның республикага китерәчәк «файдасы» турында акыл саттылар. Ярый әле, халык бу ялган вәгъдәләргә ышанмады.

Фән-техника культурасы түбән дәрәҗәдә булган илләрнең атом куәтен эшкә җигәргә маташуын мин өметсез һәм кешелекне һәлакәткә китерәчәк куркыныч нәрсә дип саныйм. МАГАТЭ дип аталган халыкара оешма да, бу нәрсәне тагын бер кат искәртеп, үзенең төп документларының берсенә «куркынычсызлык культурасы» дигән термин кертте.

Халкының мәдәни дәрәҗәсе ягыннан безнең ил инде күптән алдынгылар рәтендә саналмый. Көнбатыш Европаның алга киткән илләрендә мәдәният ихтыяҗларына гомумбюджетның уннан бер өлеше (Швеция) бүлеп бирелсә, бездә исә бүгенге көндә күңел хаҗәтебезгә йөздән бер өлеш белән генә канәгатьләнергә туры килә. Соңгы ун ел эчендә бу өлкәгә тотылган акчаның гомумбюджетта тоткан өлеше бер ярым мәртәбә кимеде.

Татарстанда барлыгы сиксәннән артык милләт вәкиле яши. Аларның һәммәсе өчен (милли нигилистларны санамыйм) үз гореф-гадәтләре, үз тарихлары һәм йолалары, үз туган телләре кадерле. Әмма алар өчен бездә милли мәктәпләр дә, театрлар, радио-телевидение тапшырулары да юк. Башка милләтләрнең генә түгел, хәтта республиканың төп халкы да әлеге хокукларның бик азына гына ия. Бу мескенлектән һәм хокуксыз хәлдән чыгып, кешечә яши башлау өчен, безгә илдәге «беренче сортлы халыклар» рәтенә керергә – Союздаш республика вәкаләте алырга кирәк (ә киләчәктә республикалар һәммәсе дә бертөрле атама алырга тиеш дип уйлыйм). Эреле-ваклы милли түрәләребез, региональ хуҗалык исәбенә күчәбез, дип, аннан соң балда-майда йөзәбез, дип, безне дә, үзләрен дә алдыйлар. Республиканың 98 процент байлыгы үз кулыбызда булмаганда, без әллә нинди «исәпкә» күчсәк тә, бу хәерчелектән чыга алмаячакбыз. Исәпкә бар, санга юк хәлендә йөреп, һаман шул сәнәгать магнатлары биргән сәдакага гына көн күрәчәкбез. Бары тик республика халкы үз җиренә үзе хуҗа булгач, үз байлыгы белән үзе идарә итә башлагач кына, без милли мәктәпләр һәм югары уку йортлары, милли академия һәм киностудия, милли нәшриятлар, берничә каналлы телевидение һәм дөньядагы барча татарлар тыңларлык радио һәм гомумтатар матбугат органнары ача алачакбыз.

Моннан дистә ел чамасы элек җиде миллион татарның рухи башкаласы булган Казан каласының 800 еллык бәйрәмен үткәрүгә әзерлек башланган иде. Бер-ике галимнең бу мәсьәләдә нидер бүлә алмавын сәбәп итеп һәм Мәскәүнең «әтиләрчә акыллы киңәшен искә алып», бу олуг юбилейны тавыш-тынсыз гына йомып куйдылар. Югыйсә инде бәйрәм әзерлекләре башланган, йөзләгән төрле сувенирлар чыгарылган, газета-журналлар юбилейга багышланган дистәләрчә мәкаләләр бастырган, шактый ук чыгымнар да тотылган, – кыскасы, халык күңеленә бәйрәм рухы кергән иде. Юк, булмады, бу юлы да халкыбыз тарихы, Казан тарихы, аның истәлекле датасы рәсми төстә расланмыйча калды. Тарихсыз халыкның киләчәксез халык булуына тагын бер тапкыр ишарә ясау кебек тоелды бу миңа.

Менә инде дистә ел буе без Сөембикә манарасының нигезен чокыйбыз. Сөембикә манарасы инде күптән халкыбызның символына әверелде. Менә шушы авышып, кыйшаеп, биленә күгәргән тимер кыршау буып, шыксыз кыяфәткә кергән бердәнбер манарасын да рәткә китерә алмаучы җитәкчеләребезне мин милләт мәнфәгатен кайгыртучылар дип саный алмыйм.

Республикабыз җитәкчеләренең төп киңәшчесе Татарстан халкы булырга, аларга «олы башкала» мәнфәгатьләрен генә түгел, ә иң беренче чиратта үз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртырга күптән вакыттыр инде. Үзләренең болай да кыл өстендә торган дәрәҗәләрен саклап калу өчен, безнең башлыкларга тиз арада «өр-яңадан туарга», махсус буфетлар, паёклар, дефицит товарлардан, «патша сарайлары» ннан баш тартырга яисә үз урыннарын башкаларга тапшырырга туры киләчәк. Озакламый Конституциянең алтынчы статьясы үзгәртелеп, партия диктатурасыннан котылгач, үзенең җитәкчеләрен халык, ниһаять, үзе билгели, үзе сайлый башлар дип өметләнәм.

Ләкин бу эшләр, мондый зур үзгәрешләр алай җиңел, көрәшсез генә хәл ителмәячәк. Соңгы арада илне икътисади һәм сәяси торгынлыктан чыгару өчен, үзәк хөкүмәт кулыннан килгәннең барысын да эшләргә тырыша, халыкны азык-төлек һәм башка кирәк-ярак белән тәэмин итү программасын төзи. Ләкин мәдәният, мәгърифәт һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итми торып, бу матур программаларның берсе дә тормышка ашмаячак. Күпме генә тырышсак та, без мәдәнияттән, иманнан башка таза рухлы бай тормыш белән яши алмаячакбыз, киресенчә, башын алса – койрыгы, койрыгын алса, башы бозга ябыша торган олы корсаклы, бәләкәй башлы үрдәккә генә охшап калачакбыз.

Бүгенге икътисади, сәяси һәм рухи кризистан чыгу өчен, ил һәм республика күләмендә мәдәният программасы төзергә һәм, аны гамәлгә ашыру өчен, закон да кабул итәргә тиешбез.

Мин, татар язучысы һәм мәдәният хезмәткәре буларак, үземне иң элек туган халкым язмышы турында уйларга, аның кайгысы белән кайгырырга, аның шатлыгы белән шатланырга бурычлы кеше дип саныйм.

Мин партия һәм совет аппараты тарафыннан халыкка «бүләк ителәчәк» демократия һәм тигезлек турында инде күптән сабыйларча хыялланмыйм, бүгенге дәүләт корылышы, аппарат диктаты тамырыннан үзгәрми торып, илнең бу торгынлыктан чыгуына һәм халкыбызның язмышы яхшы якка үзгәрүенә ышанмыйм. Ләкин мин, туган телен һәм милләт рухын үзенең иң кыйммәтле байлыгы дип санаучы гади бер татар баласы буларак, халкымның әле яңа уянып килүче рухи куәтенә, иман берлегенә бөтен җаным-тәнем белән ышанам, шул ышаныч миңа өстәмә көч һәм кыюлык бирә.

Әйе, иң элек халыкның тамагын туйдырырга, өстен-башын карарга, аны йортлы-җирле итәргә кирәк. Ләкин шул ук вакытта бер генә мизгелгә дә аның күңелен, җанын, рухын истән чыгарырга ярамый. Югыйсә кайчан да булса безнең тамагыбыз тук, өстебез бөтен булыр, ләкин телебез, динебез, мәдәниятебез, димәк, халкыбыз булмас.

Социалистик Татарстан

25 февраль, 1990

Мөстәкыйльлек өчен тавыш бирәчәкмен

Хөрмәтле депутатлар, мин сезнең алда үз телемдә, татар телендә чыгыш ясарга җыенган идем. Ләкин мин хәзер барыгызның да, шул исәптән урыс туганнарның да, урыс телендә сөйләшүче татарларның да мине ишетүләрен һәм аңлауларын телим. Әгәр дә алар мине бүген урыс телендә дә аңламасалар, ул чагында без бер-беребезне беркайчан да аңлый алмабыз дип куркам.

(Текстның алдагы өлеше урысчадан тәрҗемә итеп бирелә.)

Минем белән барысы да килешерләр дип уйлыйм, Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе киләчәктә инде хәзергечә яши алмаячак. Ләкин гасырлар буена кешеләр аңына сеңдерелгән империячел фикерләү үзеннән-үзе генә бетми. Нәкъ менә шунлыктан бездә дә, башка милли республикаларда да Россияне һәм СССРны яңарту һәм деколонизацияләү процессының туктамавына ышаныч юк. Сәяси һәм икътисади суверенитетка омтылу менә шуннан килеп чыга. Татарстанның РСФСР һәм СССР составында булуы бүгенге көнгә кадәр бернинди закон актлары һәм килешүләр белән беркетелмәгән. Хәзер гаделлекне тергезер чак җитте.

Бу мәсьәләдә интеллигенциянең позициясе Татарстанның мөстәкыйльлеген яклап чыгучы сәяси көчләрнең күпчелеге позициясенә туры килә. Һәм бу позицияне республикада яшәүче барлык милләт кешеләре дә аңларга тиеш, чөнки аларның күпчелеге Татарстанда яшәргә уйлый һәм төп халыкка каршы көрәшергә җыенмый. Ә 150 миллионлы урыс халкының һәм 7 миллионлы татар халкының көчләр нисбәте безнең республикада азчылык дип аталган урыс халкының хокуклары чикләнер дип шикләнергә урын калдырмый.

Шушы уңайдан ТАССР Югары Советы Президиумы тарафыннан расланган Декларация проекты турында берничә сүз әйтәсем килә. Аның хокукый асылын халык кыен аңлый, бу исә җәмгыятьнең билгеле бер өлешендә кискен реакция тудырды. Декларациянең Татарстанны Россия һәм СССР субъекты дип игълан иткән беренче статьясы һәртөрле тәнкыйтьтән түбән. Киләчәктә безнең Югары Советка андый мөһим карарларны әзерләгәндә, ашыгучанлык күрсәткәнче, аларны юридик яктан исбатларга кирәк. Татарстанның мөстәкыйльлеген мин аның төзелеше демократик булганда гына кыйммәтле дип саныйм. Шул ук вакытта безнең шартларда Татарстанның мөстәкыйльлегеннән башка җәмгыятебезне демократияләштерүгә өметләнү беркатлылык булыр иде. Миңа калса, мөстәкыйль дәүләтчелеккә баруның хәзерге этабында беренче чиратта Татарстан Республикасының яңа Конституциясен эшләү турындагы мәсьәләне күтәрергә кирәк. Аны бөтенхалык тикшерүе, референдум аша кабул итәргә кирәк булачак. Сүз нәкъ менә Төп Законга карата референдум турында бара, ә дәүләт статусы мәсьәләсе буенча референдум турында түгел.

Депутатларның күпчелеге үзләренең сайлау алды программаларында Татарстанның союз статусы өчен көрәшергә ныклы ниятләре барлыгы турында белдерде. Димәк, халык, сайлаучылар, безне яклап тавыш бирүләре белән, республикабызның суверенитеты өчен дә тавыш бирделәр. Россиянең, Украина, Белоруссия, Молдова һәм башка республикаларның статусы мәсьәләсе дә референдум юлы белән түгел, бездәгечә, Югары Совет сессияләрендә хәл ителде ич.

Референдум юлы белән кабул ителгән Төп Закон республика халкының ихтыярын башка дәүләтләрнең аны, халыкара хокук традицияләрен исәпкә алып, танымыйча булдыра алмаслык итеп чагылдырыр иде. Шуның белән бергә, мөстәкыйльлек алуның дәвамлы процесс булуын да онытырга ярамый. Биредә юридик нигезләр белән беррәттән икътисади һәм социаль нигезләрне дә булдырырга кирәк, чөнки чын дәүләт мөстәкыйльлегенә ирешү тиешле сәяси актны күпчелек тавыш белән кабул итүгә генә кайтып калмый.

Әйе, халык әле безне консерватив Югары Совет дип саный. Ниһаять, бүген яңа сайланган парламент корпусы халыкка үзенең чын йөзен күрсәтер. Һәм без көчләр нисбәтен белербез, үзебезнең арада чын демократлар, интернационалистлар, консерваторларның, торгынлык чорындагы аппаратчыларның күпме икәнлеген күрербез. Үз республикасының патриотлары һәм бөек державачылык шовинистлары, империячел фикерләү һәм сталинизм варисларының да күпме булуы ачыкланыр.

Мин бу сессиядә нәрсә өчен тавыш бирәчәкмен соң? Беренчесе – тулы суверенитет өчен. Икенчедән, мин исемләп тавыш бирү, аны матбугатта игълан итү ягында. Өченчедән, мин, суверенитет һәм базар мөнәсәбәтләре шартларында яшәү өчен, хөкүмәт программасын ашыгыч рәвештә төзүне яклап тавыш бирәчәкмен. Әгәр безнең хөкүмәтнең мөстәкыйль экономик политикасын эшләү юлларын күрмәве ачыкланса, ул отставкага китәргә тиеш була.

Кайбер иптәшләр, безнең Татарстанда суверен республиканы идарә итәргә сәләтле кешеләр юк, диләр. Әйе, моңарчы бездә сәләтле лидерлар күренмәде, чөнки безгә ирек бирелмәде. Республиканың суверен мөстәкыйльлеге булмады, шуңа күрә лидерларга да ихтыяҗ юк иде. Суверен республика булса, бездә менә дигән җитәкчеләр калкып чыгачак.

Үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы халык иреккә һәм тигезлеккә омтылырга тиеш, бу – дөньяда бөтен тереклек иясенең табигый теләге. Ә башка халыкларның законлы хокукларын танырга теләмәү иң гади цивилизациялелекнең дә булмавы, халыкара хокукны санга сукмау һәм кешелек дәрәҗәсен кимсетү турында сөйли.

27 август, 1990

Кеше кадере – иң мөһиме

(Казан шәһәренең 10 нчы Вахитов сайлау округыннан

ТАССР Верховный Советына депутатлыкка кандидат фикерләре)


Китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре җәмгыятебездә аеруча аз тәэмин ителгән, илебездә иң түбән эш хакы алучы кешеләрдән санала. Алар фатирлар белән тиешенчә тәэмин ителми, премияләр, балалар бакчалары һәм яслеләр юк. Шуңа да карамастан алар беренче чиратта китапханә подвалларында юкка чыгып ятучы борынгы китапларның язмышы турында уйлыйлар һәм борчылалар, үзләренең авыр хәлдә булулары турында шикаятьләр язып аптыратмыйлар, ә беренче чиратта укучылар өчен шартлар тудыруны, бай китап фондлары булдыруны таләп итәләр.

Хәзерге вакытта безнең 300 мең данә китапка исәпләнгән бинабызда 3 миллион томга якын китап саклана. Республиканың төп китапханәсе өчен яңа бина төзү турындагы мәсьәлә инде 1959 елдан бирле күтәрелеп килә. Соңгы вакытта боз кузгала башлады кебек.

Әмма Ленин китапханәсе – бүгенге көндә җәмгыятебезнең, шул исәптән республикабызның һәм Казан шәһәренең үсешен богаулап тора торган кимчелекләр арасында бер буын гына. Мондый хәлдән ничек чыгарга, рух, фикерләр, хисләр кризисын, кешеләр арасындагы һәм производстводагы мөнәсәбәтләр кризисын ничек бетерергә?

Депутат булып сайлансам, нәрсәләр эшли алыр идем мин? Сайлаучыларны барыннан да бигрәк нәрсәләр борчый? Республиканың һәр төбәгендә беренче чиратта торак һәм азык-төлек белән тәэмин итү проблемасы борчый. Әмма дистә еллар буена тупланып килгән авыр проблемаларны берничә ел эчендә хәл итеп булмый. Шулай да хәлне күпмедер дәрәҗәдә яхшырту мөмкин дип саныйм мин. Моның өчен бердәнбер юл – үзебездә булган байлыкны гадел бүлү. Торак фондын да, товар складларын да, азык-төлек базаларын да депутатлар һәм җәмәгать контроленә алырга кирәк.

Безнең башкалабыз элекке заманнардан ук хезмәт сөючән һәм мәгърифәтле халкы белән, В. Ленин, Л. Толстой, Г. Державин, Г. Тукай, М. Җәлил, С. Сәйдәшев кебек бөек якташлары белән дан тота. Ә бүген без үсмерләр арасындагы җинаятьчелек буенча бөтен илгә һәм хәтта бөтен дөньяга танылдык. Мондый хәлдән ничек чыгарга? Минемчә, беренче чиратта яшьләргә үз мөмкинлекләрен, иҗади энергия һәм бай фантазияләрен тормышка ашыру өчен, шартлар тудырырга кирәк. Ә хәзергә безнең шәһәр һәм авылларыбызда яшьләр өчен спорт, фәнни, һәвәскәрлек, иҗат һәм башка үзәкләр бик аз. Спорт корылмалары ярлы, заманча компьютер түгәрәкләре булдыру өчен шартлар юк.

Республика китапханәләре мәктәп китапханәләрен кирәкле әдәбият белән тәэмин итүдә һәм кадрларны укытуда ярдәм күрсәтергә әзер торалар. Мәсәлән, Ленин китапханәсе 111 нче һәм 93 нче мәктәпләр китапханәләренә үзенең резерв фондыннан кирәкле китапларны бушлай бирә. Мин әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен дәресләргә даими чакырырга тәкъдим итәм. Безнең республикада иҗат әһелләре күп, ә инициатива күрсәтүчеләр һәм талантлы оештыручылар җитми. Депутат вәкаләтләреннән һәм иҗат кешеләре белән җанлы элемтәләрдән файдаланып, укытучылар ярдәменә таянып, мин бу эшне урыныннан кузгатып җибәрә алыр идем.

Без: «Барлык яхшы нәрсәләрне – балаларга!» – дибез. Ә балалар йөри торган Курчак театрына күз салыгыз. Иске чиркәүнең авария хәлендәге бинасында эшли бит ул. Үсмерләр арасындагы җинаятьчелекнең арта баруы турында чаң сугабыз, ә үзебез Яшь тамашачы театрының ихтыяҗларына күз йомабыз. Халыклар дуслыгына дан җырлыйбыз, ә үзебез республикабызда яшәүче чуваш, мари, мордва, украин, удмурт халыкларының милли традицияләрен үстерү өчен җитәрлек эшләмибез. Зур драма театрыбыз үзенең данлы 200 еллыгын авария хәлендәге бинада каршылар, ахрысы. Мәдәният хезмәткәрләре тәкъдим иткән депутатның иң беренче бурычы – мәдәният экологиясенә булышлык итү, дип саныйм мин. Мәдәният мохитен саклау – табигатьне саклау кебек үк мөһим бурыч. Кеше биологик яктан биология экологиясе законнарын сакламау нәтиҗәсендә үлә, ә мәдәни экологияне санламасаң, кеше рухи яктан үләргә мөмкин. Шунлыктан мин Казанда һәм республикада мәчетләрне, чиркәүләрне һәм башка архитектура һәйкәлләрен торгызырга кирәк дип саныйм. Минемчә, Казанга болгар-татар язма поэзиясенә нигез салучы Кол Галигә һәйкәл кору кампаниясен башларга вакыттыр. Аның 800 еллыгын ЮНЕСКО масштабларында билгеләп үттек ич. Урыс әдәбияты патриархы Г. Державин һәйкәлен дә торгызырга кирәк. Ел саен Державинга багышлап Бөтенроссия һәм хәтта Бөтенсоюз әдәби бәйрәмнәрен үткәрү дә комачауламас иде. Үз шәһәремнең патриоты буларак, мине Казан символы Сөембикә манарасының язмышы борчый. Авыша баручы бу манара вакыт узу белән безнең гамьсезлегебез символына әверелергә мөмкин. Безгә үз республикабыз белән традицион бәйләнешләре булган илләр – Финляндия, Болгария, Төркия, Япония, Әфганстан, Куба, ГДР һәм башка илләр белән яңа дуслык җәмгыятьләрен булдырырга кирәк.

Халыкларның рухи байлыгын саклау һәм ишәйтү максатында, республикада татар, урыс, чуваш һәм башка милләт халыкларының үзәкләрен булдыруны да кирәк дип саныйм.

Болар – минем киләчәккә булган планнарым һәм уй-ниятләремнең бер өлеше генә. Әмма аларны башкарып чыгу бер кешенең генә, хәтта республика Верховный Советы депутатының да хәленнән килә торган эш түгел. Җәмәгатьчелек булышлыгыннан, сайлаучылар ярдәменнән башка эшләп булмый аларны.

Мөмкинлектән файдаланып, Татарстан АССРның В. И. Ленин исемендәге республика фәнни китапханәсе коллективына миңа зур ышаныч күрсәтүе өчен рәхмәт белдерәм. Минем кандидатурамны яклаучы, җәмгыять файдасына минем белән иңгә-иң торып эшләргә әзер торучы кешеләрнең барысына да рәхмәтлемен.

Социалистик Татарстан

21 октябрь, 1988


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации