Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +

Мәдәният дигәндә, без шәһәрләребезнең һәм авылларыбызның архитектурасына да җитәрлек игътибар бирмибез. Бүгенге архитектурабызда бөтенләй диярлек милли чалым юк. Мин берничә тапкыр Казакъстанга, аның башкаласы Астанага барып кайттым. Астана бик матур. Үзе заманча, үзе милли. Башкала Алма-Атадан монда күчкәч, алар бүгенге заман шәһәр төзелеше буенча Япониянең иң оста архитекторын чакырганнар, ә милли бизәкләр эшләүне үз осталарына кушканнар. Япон һәм казакъ архитекторы бергәләп эшләгәч, матур бизәлешле, милли рухлы, менә дигән заманча шәһәр барлыкка килгән. Безгә дә мондый тәҗрибәне кулланырга кирәктер. Ләкин бу хакта ныклап уйлаган кеше күренми әлегә. Дөрес, рухы белән безгә якын Шәрык илләреннән булмаса да, Испаниядән һәм Голландиядән архитекторлар килгәләде, ләкин әлегә аларның да нәтиҗәләре күренмәде. Универсиаданы каршылау чорында Казанда шактый эшләр башкарылды башкарылуын. Аерым алганда, Иске Татар бистәсен торгызуга керештеләр. Дөрес, хәзергә ике урам гына тәртипкә китерелгән. Әмма алар да Казанга нур өстәде кебек. Элек кунаклар килгәч кая алып барырга, нәрсә күрсәтергә аптырый идек. Хәзер Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен һәм Татар Бистәсен теләсә кемгә горурланып күрсәтергә була. Алабугада да шәһәрнең 1000 еллыгы уңаеннан шактый уңай үзгәрешләр булды. Ләкин анда татар чалымнары бик аз. Ул, нигездә, урыс шәһәре буларак торгызылды. Югыйсә Алабугада гомер бакый татарлар күпләп яшәгән. Гомумән, республикабыз шәһәрләре бер-берсенә нык охшаган. Урамнарда йөргәндә, кайчак кайсы шәһәрдә икәнлегеңне дә онытып җибәрәсең. Төрки халыкларның мәдәни дөньясын берләштерүче ТЮРКСОЙ оешмасы 2014 елда Казан каласын үзенең Мәдәни башкаласы дип игълан итте. Бу инде, нур өстенә нур булып, безнең мәдәни елыбызның эчтәлеген баетыр, яңа вакыйгалар, яңа төсмерләр өстәр, дип уйлыйм. Ел дәвамында Казанга төрки халыкларның мәшһүр иҗат коллективлары, күренекле шагыйрьләре, язучылары, галимнәре, рәссамнары, музыкантлары киләчәк, сентябрь аенда Мөселман киносы фестивале узачак. ТЮРКСОЙ бәйрәменә кунаклар җыелгач, бер-беребез белән ныклап аралашу, үрнәк алу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туар. Әлеге чараларга мин аерым бер игътибар булыр дип исәплим. Без, төрки халыклар, бер-беребезгә тартылабыз. Чөнки бердәм булсак кына милләтләребезне саклап кала алачагыбызны яхшы аңлыйбыз. Дөньяда бит славян халыклары да, инглиз телле халыклар да глобализация чорында бер-берсен яклау өчен шулай бергә туплана. Аларның махсус оешмалары да бар. Төрки халыкларның ТЮРКСОЙ оешмасы да нәкъ шундый максат белән төзелде. Узган елны Универсиаданы каршылау көннәрендә Казанның Яңа Савин районында бер бик яхшы гамәл кылынды – Истанбул паркы ачылды. Бу Истанбулда Тукай паркы ачылуга үзенчәлекле җавап булды. Мәдәният елында Үзбәкстанның да, Казакъстанның да, Төрекмәнстанның да, Кыргызстанның да, Азәрбайҗанның да бездә парклары, скверлары, урамнары булдырылсын иде. Татарстанда ул халыкларның күпләгән вәкилләре яши, иҗтимагый оешмалары да бар. Шәһәр-район җитәкчелеге белән бергәләп, алар бу урыннарны карап, кайгыртып торырлар иде. Мондый чаралар тугандаш халыкларыбызны тагын да ныграк якынайтыр иде. Әнә азнакайлылар Төркиянең Тартус шәһәре белән дуслашканнар. Азнакайда Тартус паркы бар, ә Тартуста Азнакай паркы ачылган. Югыйсә «без – кардәш, тугандаш халыклар» дип сөйләнеп йөрүдән генә әллә ни үзгәрмәячәк. Казанда төрек мәдәнияте үзәге оештырылса да яхшы булыр иде. Төрекләр бу турыда күптән хыяллана. Билгеле, Казанда Төркиянең генераль консуллыгы бар, ул шактый актив эш алып бара. Ләкин болар гына аз. Быелгысы елга иң зур теләгем, өметем, ниһаять, мәдәнияткә игътибар артсын иде. Матди яктан да, финанслау ягыннан да. Әмма мәдәнияткә караш әлегә төрле районда, төрле шәһәрдә төрлечә. Китапханәләргә китап алу өчен ун мең сум акча бирмәгән районнар да юк түгел. Ә кайберләре исә мәдәният өчен дистәләгән, йөзләгән миллионнар сарыф итә, мәдәният йортлары сала, аларга җиһазлар ала. Мәдәният елында район башлыкларына бу өлкәдә таләпне тагын да арттыра төшәргә кирәк. Тагын шунысы да бар: һәр районнан, авылдан диярлек зур җитәкчеләр, бай табышлы эшкуарлар чыккан. Билгеле, алар да туган төбәкләрендә мәдәниятне үстерүгә ярдәм итә алырлар иде. Андый кешеләрне барлау, очрашып киңәшү – шулай ук район хуҗаларының бурычы. Мәдәниятнең язмышы бүген кемнәр кулында? Зинһар өчен, бу сорауга «мәдәният министры кулында» дип әйтергә ашыкмагыз. Ул заманнар узды. Мәдәният министрлыгы бүген, нигездә, республика оешмалары өчен генә җавап бирә. Чөнки ул оешмаларга каралган акча гына аның кесәсе аша үтә. Ә районнарда һәм шәһәрләрдә мәдәният проблемалары белән тулысынча хакимият башлыклары шөгыльләнә. Әгәр хакимият башлыгының күңеле мәдәнияткә ята икән, әгәр ул чын мәгънәсендә халык язмышы өчен кайгыртучы зыялы, белемле, интеллигент кеше икән, димәк, районда мәдәнияткә, мәгарифкә, туган телгә, гореф-гадәтләргә игътибар булачак. Әгәр дә инде хакимият башлыгының йорты райондагы мәдәният сараеннан да мәһабәтрәк, ә авылдагы клублары ташландык хәлдә икән, әгәр аның рухи ихтыяҗы мәҗлестә гармун тартып, «Баламишкин» ны җырлап утыруга гына кайтып кала икән, димәк, бу районда мәдәниятнең хәлләре мөшкел булачак. Соңгы елларда республикабызда йөзләгән мәчетләр салынды. Әмма бүген аларның шактыенда имамнар юк. Имам булмагач, халык мәчеткә йөрми. Авылга килгән имамнарга да шартлар тудырырга кирәк бит. Кызганыч, моңа кадәр атеизм чорында 70–80 ел имансыз яшәдек, хәзер исә, имамсыз яшибез, дияргә генә кала. Ә дин – безнең рухи дөньябызның, мәдәниятебезнең аерылгысыз өлеше бит. Мәдәният елына без бик зур өметләр баглыйбыз, аннан бик күпне өмет итәбез. Безнең быел ук Чаллы һәм Түбән Кама калаларында театр биналары салынуын, Милли китапханә өчен, ниһаять, Казанда махсус бина төзелүен, яңадан корылган «Болгар» кунакханәсендә «Тукай мемориалы» оешуын, «Шәрык клубы» бинасында театр музее корылуын, элекке Матбугат йортында зур Китап кибете ачылуын, республиканың һәр район үзәгендә китап сәүдәсе булдырылуын һәм шуның кебек тагын йөзләгән куанычлы мәдәни вакыйгаларны күрәсебез килә. Әмма боларның һәммәсен дә бер елда гына эшләп булмасын да яхшы аңлыйбыз. Безнең быелгы Мәдәният елыбыз шушы игелекле эшләргә нигез салучы, старт бирүче бәрәкәтле ел булып тарихка кереп калсын иде.

2014

«…Тукның күзе – хикмәттә»

(Мәдәният министрлыгы коллегиясенең еллык хисап утырышында ясалган чыгыш)


Узган Мәдәният елының иң зур нәтиҗәсе, казанышы дип, мин халкыбызның мәдәни байлыгына, рухи хәзинәләребезгә җитәкчелекнең дә, җәмәгатьчелекнең дә игътибары артуны санар идем. Без, ниһаять, мәдәниятнең кеше тормышында тоткан урыны, халык һәм ил язмышында хәлиткеч роль уйнавы турында ныклап торып уйлана башладык бугай.

Дәүләт Советы депутаты буларак, мин бүген монда күбрәк мәдәният өлкәсенә караган законнарыбыз һәм аларның үтәлеше турында сөйләсәм, урынлы булыр. Алга киткән, цивилизацияле илләрдә кешеләр һәм халыклар хокук нормалары, кануннар нигезендә яши. Законнар үтәлмәгән, законнар инкяр ителгән илдә беркайчан тәртип тә, җайга салынган рәтле тормыш та булмый.

Бу хакта, тирән уйланып, борчылып, инде 200 ел элек бөек урыс шагыйре Жуковский болай дип язган булган:

 
Закон – на улице натянутый канат,
Чтоб останавливать прохожих средь дороги,
Иль их сворачивать назад,
Или не путать ноги.
Но что ж? Напрасный труд! Никто назад нейдёт!
Никто и подождать не хочет!
Кто ростом мал – тот вниз проскочит,
А кто велик – перешагнёт!
 

Бу шигырь Россиядә бүген дә заманча яңгырый. Әмма хокукый дәүләт, хокукый җәмгыять төзү юлында соңгы 20–25 елда ирешкән уңышларыбызга бөтенләй күз йому да дөрес булмас иде.

Мәдәният өлкәсенең мөһимлеген аңлаганга күрә дә, Татарстанның яңа тарихы башланган 90 нчы елларда ук без иң беренчеләрдән булып «Мәдәният турында» Закон кабул иттек. Бүгенге уңышларыбыз һәм казанышларыбызның күбесе шушы канун кысаларында тормышка ашырылды. Аннары без Мәдәният министрлыгы һәм хөкүмәт белән бергәләп музейлар, китапханәләр, тарихи ядкярләрне саклау турында һәм тагын шундый дистәдән артык законнар әзерләп гамәлгә керттек.

Һәр ай саен Дәүләт Советының Мәдәният комитетында, ул законнарның үтәлеше турында хисапларны тыңлап, эшләгән эшләргә бәя бирдек, алга яңа бурычлар билгеләдек. Нәтиҗәдә 90 нчы еллар башында мәдәният даирәсе өчен республика бюджетының 1,5 проценты каралган булса, бүген бу өлеш 5 процентка якынлашып килә.

Билгеле, барысы да без теләгәнчә, закон кушканча гына булмады…

Бүгенге көндә мәдәният өлкәсенең иң авырткан җире аның матди хәле икәне барыбызга да билгеле. Соңгы елларда мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы якынча ике мәртәбә арткач, мәдәният хезмәткәрләре дә шуңа өметләнгәннәр иде. Чөнки мәдәният белән мәгариф бер кешенең ике кулы, ике аягы, ике колагы, ике күзе кебек. Аларның берсе зәгыйфьләнсә, кеше үзен тулаем сәламәт хис итә алмый.

Каршыбызга аждаһа сыман ажгырып кризис килгән чорда, бу трибунадан шәрран ярып хезмәт хакын арттыруны таләп итү дә урынлы булмас иде. «Юрганыңа карап аягыңны суз» диләр бит безнең халыкта. Әмма бездә тагын «Чирен яшергән үлгән» дигән бик мәгънәле әйтем дә бар. Мин бүген хәл ителмәгән проблемаларыбыз турында артык сүз куертырга җыенмыйм. Җитәкчелекнең ул мәсьәләләрне киләчәктә хәл итәчәгенә ышанганга күрә, быел 150 яшен тутырган Милли китапханәнең уникаль фондларын коткару өчен өстәмә бина кирәклеге, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге дәүләт театрларының әле һаман берсе – элеккеге райком бинасында, икенчесе иске кафе залында эшләве турында да зурдан кубып сөйләүне кирәк санамыйм.

Ә соңгы елларда мәдәният өлкәсендә республикабызда башкарылган иң масштаблы һәм игелекле эшләрне – тарихи Болгар һәм Зөя калаларын төзекләндерүне, Казан каласындагы борынгы биналарны рәтләп-сипләп аякка бастыруны, авылларда күпләп мәдәният йортлары салуны – кабатлап булса да әйтмичә булдыра алмыйм. Бөек Болгар җирендә Дәүләт Советы Президиумының һәм безнең Комитетның күчмә утырышларын үткәреп, Казандагы 14 тарихи бинаны Комитет контрольлегенә алып, алардагы реставрация эшләрен һәрдаим күзәтеп торып, без депутатлар да бу игелекле эшкә кулдан килгәнчә өлешебезне кертергә тырыштык. Йөзләгән тарихи-мәдәни ядкярләребезнең Казаннан читтә, район-авыл җирләрендә булуын да истә тотып, без шулай ук Арча, Әтнә, Биектау районнарындагы объектларны да контрольгә алдык. Бу эшләр барысы да республиканың «Мәдәни мирас объектлары турында» гы Закон һәм «Мирас» программасы кысаларында Мәдәният министрлыгы белән бергә эшләнде.

Республикабыздагы театрлар да һәрвакыттагыча Президентыбыз һәм хөкүмәтебезнең игътибар үзәгендә булды. Күпләгән театрларыбызны көнләштереп булса да, Казандагы берничә театрыбызга шактый мул Президент грантлары бирелде. Киләчәктә башка театрларга да мондый грантлардан өлеш чыгар дип өметләнәбез. Әмма республикада театр сәнгате хакында әлегә кадәр законыбыз юк иде, һәм без, шуны истә тотып, быелгы эш планыбызда «Татарстан Республикасында театрлар һәм театр эшчәнлеге» турында өр-яңа закон проекты әзерләүне бурыч итеп куйдык.

Күпмилләтле республикабызда яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли бәйрәмнәрен, кыскасы, милли үзенчәлекләрен – рухи байлыкларын яклау һәм саклау максатыннан киләчәктә «Матди булмаган мәдәни мирас турында» закон эшләргә кирәк дип саныйбыз.

Билгеле, мәдәниятнең исәпсез-хисапсыз проблемаларын бер елда гына хәл итү мөмкин түгеллеге барыбызга да мәгълүм иде. 2014 елны без бу өлкәдә башкарылачак зур эшләргә старт елы буларак кабул иттек. Моңа дәлил итеп, Мәдәният елының дәвамы рәвешендә 2015 ел бөтен Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде.

Мәдәнияткә кагылышлы законнарыбыз шактый күп булса да, әдәбиятка һәм иҗат әһелләренә багышланган программаларыбыз, карарларыбыз һәм кануннарыбыз әлегә һич тә җитәрлек түгел.

Инде 20 ел буе «Иҗат әһелләре һәм иҗат оешмалары» турындагы Федераль закон проектының кабул ителмичә ятуы аркасында, иҗат әһелләре «Иҗтимагый оешмалар» турындагы законга таянып кына эшләргә һәм яшәргә мәҗбүрләр. Ә профессиональ әдәбиятны һәм сәнгатьне үстерү өчен, иҗтимагый формада эшләүче үзешчәннәр түгел, ә закон нигезендә дәүләт яклавын тоеп яшәүче профессиональ язучылар, композиторлар, рәссамнар кирәк. Мәскәү ягыннан җылы җилләр искәнне көтеп ятканчы, безгә, бәлки, хөкүмәт белән килешеп, «Иҗат әһелләренә һәм иҗат оешмаларына дәүләт ярдәме» турында закон яисә программа кабул итәргә кирәктер. Югыйсә бүгенге гонорар түләү һәм иҗат әһелләрен социаль яклау системасы шушылай дәвам итсә, профессиональ сәнгатебезнең киләчәктә бөтенләе белән үзешчәнлек дәрәҗәсенә төшүе бик тә ихтимал. Безгә инде, ниһаять, иҗади эш өчен түләнә торган гонорарның сәдака яисә бүләк түгел, ә хезмәт хакы – зарплата икәнен аңларга вакыт җиткәндер.

Татарда юкка гына «Ачның күзе икмәктә, тукның күзе хикмәттә» дип әйтмиләр бит. Ә безнең иҗат әһелләренә бүген, хикмәтле әсәрләр иҗат итү урынына, кайдадыр хезмәт итеп, беренче чиратта тамак кайгысын кайгыртырга туры килә. Без еш кына тәнкыйтьли торган совет чорында бу мәсьәлә күпкә яхшырак хәл ителә иде.

Әдәбият елында иҗатчыларыбызның матди хәленә дә, аларның әсәрләрен халыкка җиткерүгә, башка телләргә тәрҗемә итүгә дә игътибар арта төшәр дип өметләнәбез. Язган һәм басылган әсәрләр халыкка барып җитмәсә, ул – әрәмгә киткән, җилгә очкан хезмәт дигән сүз. Татарстан китап нәшриятында басылган китапларның 75 процентын китапханәләргә тапшыру турындагы хөкүмәт карарын чыгару бу өлкәдә бик игелекле гамәл булды. Соңгы елларда халыкның әкренләп электрон китапка күчә баруы һәм традицион китапның юкка чыгачагы турында хәвефле хәбәрләр тарала башлаган иде. Сезгә бер өр-яңа хәбәр җиткерәм: белгечләр әйтүе буенча, 2014 елда Америкада, Европа илләрендә һәм Австралиядә традицион китап сату 2013 ел белән чагыштырганда 10 процентка арткан! Димәк, электрон китап белән традицион китап бер-берсенә дошман түгел, киресенчә, бер-берсенә ярдәм итеп, янәшә баручы игезәк балалар сыман икән ләбаса.

Әле күптән түгел генә Президентыбызның китапханәләрдә китап сату эшен оештыру турындагы күрсәтмәсен дә бик куанып кабул иттек. Югыйсә моңа кадәр мондый инициатива белән чыгучылар урыннарда яклау тапмый, ә контрольдә тотучы оешмалар бу эшкә турыдан-туры киртә куя иде.

Китапханәләрдә китап сату эшен җайга салып, Казандагы тарихи Матбугат йортында элекке данлыклы китап кибетен кире кайтарып, төп китап йортыбыз – Милли китапханәне, ниһаять, биналы итеп, башкалабызда Әдәбият музее да оештырып җибәрсәк, Әдәбият елы уңышлы узды, дип, авыз тутырып әйтеп булыр иде.

Әйе, алда безне катлаулы заман, икътисади кризис афәтләре көтә. Әмма иң куркыныч кризис ул – рухи кризис, җан тынычсызлыгы. Мәшһүр Чыңгызхан заманында: «Рухы төшкән җайдакның аты әкрен чаба», – дип әйтеп калдырган. Ә халыкның рухын сау-сәламәт килеш саклау өчен, мәдәният-әдәбият-сәнгатькә игътибарны арттырырга кирәк. Узган елның – Мәдәният, быелгысы елның Әдәбият елы дип игълан ителүе илебез һәм республикабыз җитәкчелегенең нәкъ менә шул юнәлештә хәрәкәт итүе турында сөйли.

2015

Авылга кайткан мәдәният хезмәткәрләренә өстәмә акча нигә түләнми?

(Татарстан Республикасы хөкүмәтендә ясалган чыгыш)


Әгәр авыл җирлегендә мәдәният өлкәсендә эшкә яшь белгечләр әзерләү турында сүз башласак, беренче чиратта матди мәсьәләгә игътибар итү кирәктер. Сер түгел, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары бүгенге көндә һич тә мактанырлык түгел, авыл җирлегендә исә вазгыять тагын да катлаулырак.

«Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 28 нче статьясындагы 4 нче өлешендә, Татарстан Республикасы карамагындагы һәм авыл җирлегендә урнашкан мәдәният, сәнгать һәм кинематография оешмаларына эшкә килгән махсус белемле яшь белгечләргә бер мәртәбә пособие түләнә, дип билгеләнгән. Әмма, без Дәүләт Советы тарафыннан бу турыда соңгы елларда хөкүмәткә кат-кат мөрәҗәгать итсәк тә, бүгенгәчә әлеге акчалата ярдәмнең күләме һәм түләү тәртибе билгеләнмәгән, һәм аның түләнгәне дә юк. Соңгы ике елда законның әлеге өлеше, гомумән, Татарстан Республикасы бюджеты турында законнар нигезендә ел саен туктатылып тора.

Моның өчен әллә ни зур акча да кирәк түгел югыйсә. Мәдәният министрлыгы исәпләве буенча, югары белемле белгечләргә – 100 мең, урта белемле белгечләргә, 50 мең сумнан чыгып санаганда, әлеге түләүләргә ел саен 4 миллион 100 мең сум чамасы акча кирәк булачак.

Ә бит авылга табибларны кайтару өчен, дәүләт аларга 1 миллион акча вәгъдә итә, яшь укытучыларга авыл җирлегендә эшләгән өчен өстәмә түләнә, коммуналь ташламалар бирелә, авыл хуҗалыгы өлкәсенә юллама буенча эшкә кайтучы яшь белгечләргә закон нигезендә акчалата ярдәм күрсәтелә. Тик мәдәният өлкәсендәге яшь белгечләргә генә һаман да акча җиткерә алмыйбыз. Бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтып, аны чишү юлларын, яшь белгечләрнең матди хәлен яхшырту юлларын табасы иде. Авылга кайткан яшь мәдәният хезмәткәрләре авылның саф һавасын сулап кына яши алмый бит, аларның да гаилә төзисе, торак урынын булдырасы, бала үстерәсе бар.

Әмма бу түләү әле бары тик авылда урнашкан дәүләт оешмаларына эшкә кайтучыларга гына каралган, ә бит авыллардагы мәдәният оешмаларының күбесе муниципалитетлар карамагында. Ягъни, законның бу статьясы гамәлгә ашырылса да, әле авылга кайтып муниципаль мәдәният йортларында, музейларда, китапханәләрдә эшләргә теләгән яшь белгечләргә әлеге акчалата ярдәм барыбер тәтемәячәк. Алар турында да онытмаска иде. Монысы инде – район җитәкчеләре карамагындагы мәсьәлә.

Дөрес, соңгы елларда республикабызда авыл җирлегендә мәдәни мохитне торгызуга, мәдәниятне үстерүгә игътибар арта килә. Президент кушуы буенча әзерләнгән программа нигезендә авылларда мәдәният йортлары, клублар төзелә, киләчәктә тузганнарын ремонтлау программасы да гамәлгә керер дип көтелә. Болар, – әлбәттә, авыл халкы өчен бик зур бүләк, чөнки авыл җирлекләренең мондый зур эшләргә акчалары юклыгы көн кебек ачык.

Әмма авылда яшьләр булмаса, авылда тормыш гөрләмәсә, әлеге клубларга яшь белгечләр кайтарып кына авылда мәдәниятне алга җибәреп булмаячак. Авылларга барсак, очрашуларга күпчелек әби-бабайлар килә, балалары, оныклары күптән шәһәргә йә булмаса район үзәгенә күченеп киткән. Авылда тормыш шартларын яхшыртмасак, юллар, яхшы түләүле эш урыннары булдырмасак, бик тиздән анда мәдәният йортларының да, балалар бакчаларының да, мәктәпләрнең дә, гомумән, яшь белгечләрнең дә кирәге калмаска мөмкин…

Яңа салынган авыл клубларын җиһазлау турында да онытмасак иде. Нинди генә белемле, дипломлы яшь белгеч кайтса да, заманча аппаратурадан, музыка коралларыннан һәм бүтән кирәкле җиһазлардан башка коры дүрт стена эчендә ул әллә ни эшли алмас. Һәм яшьләр андый мәдәният йортына кайтырга да атлыгып тормас.

Бәлки, авыл җирлегендә эшләячәк белгечләр өчен махсус уку программалары да төзергә кирәктер. Мәсәлән, башлангыч сыйныф укытучылары әзерләгәндә, аларга бөтен фәннәрдән белем бирәләр. Авыл җирлегенә эшкә кайтасы мәдәният хезмәткәре дә күптөрле һөнәр иясе булырга тиеш – уен коралында уйнау, җырлау, биюдән тыш, фольклор, кул эшләре өлкәсендә дә хәбәрдар булу кирәк, компьютер, аппаратура белән оста эшли алырга, оештыру сәләтенә ия булырга, халык белән уртак тел таба белергә һәм башкалар. Чөнки еш кына авылда мәдәни эшчәнлекнең бөтен юнәлешләрен шул бер хезмәткәр оештыра бит инде.

Районга, авылга яшь белгечләрне тартуның тагын бер ысулын да онытмыйк: мәктәпне тәмамлаучылар белән махсус шартнамә төзеп, эшкә кайту шарты белән максатчан рәвештә укырга юллау. Район хакимиятләренә бу чараны мәдәният өлкәсендә белгечләр әзерләү өчен дә активрак куллана башларга буладыр.

Таким образом, для решения проблем подготовки молодых специалистов в сфере культуры и привлечения их для работы на селе необходимо в первую очередь заняться вопросами материального обеспечения работников культуры и повышением качества жизни на селе в целом. Надеемся, что статья 28 Закона Республики Татарстан от 3 июля 1998 года № 1705 «О культуре» в части выплаты выезжающим на село молодым специалистам единовременного пособия всё же будет реализована, для этого необходимо принятие Кабинетом Министров Республики Татарстан подзаконного акта, которым бы определялись порядок оказания данной меры социальной поддержки, порядок её финансирования, организационные структуры, ответственные за его реализацию. Выплата «подъёмных» может стать серьёзным стимулом для привлечения молодых специалистов в сельскую местность.

2015

Тукайны олылап

Тагын берничә көннән, 26 апрельдә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Бу олуг юбилейны зурлап үткәрү турында Президентыбызның Указы – фәрманы чыкты, хөкүмәтебез бик күп чаралардан торган тәфсилле программа төзеде. Юбилей уңаеннан республикада инде бик күп игелекле эшләр башкарылды. Тукай әсәрләреннән һәм Тукайга багышланган әсәрләрдән торган дистәдән артык китап дөнья күрде, Кырлайдагы һәм Кушлавычтагы Тукай музейлары ремонтланды, Тукайны үз кочагына алган Сәгъди абый йорты, нәни Апуш су эчкән кое рәткә китерелде. Әлеге бихисап эшләрне башкаруда безнең булдыклы депутатларыбыз да зур өлеш кертте. Иң беренче чиратта мин әдәбият-сәнгать әһелләре, зыялыларыбыз исеменнән «Таттелеком» ның генераль директоры, депутат Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинга чиксез рәхмәтебезне җиткерер идем. Тукай шәхесен һәм иҗатын пропагандалауга, мәңгеләштерүгә, гомумән, республикабызның мәдәни тормышын баетуга, җанландыруга аның керткән өлеше гаять зур. Шулай ук мәдәни чаралар үткәрүдә депутат Рафаэль Сөләйман улы Юнысов та һәрдаим ярдәм итеп килә. Аңа да рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Әле шушы көннәрдә генә республикабызда «Җыен» фонды «Тукай ядкярләрдә» исемле ике томлы бик тә саллы китап бастырып чыгарды. Бу уникаль китапта Тукай турында моңа кадәр төрле сәбәпләр аркасында дөнья күрә алмаган бик күп документлар һәм истәлекләр урын алды. Моннан 5 ел элек Тукайның 125 еллыгына да шундый ук саллы китап дөнья күргән иде. «Җыен» фонды әзерләгән һәм «Идел-Пресс» полиграфия нәшрияты бик затлы итеп бастырган бу китап «Газпром трансгаз Казан» җәмгыятенең генераль директоры, депутат Рәфкать Габделхәй улы Кантюковның финанс ярдәме белән дөнья күрде. Аңа олы рәхмәтләребезне белдереп, әлеге уникаль басманы республика җитәкчеләренә тапшырырга рөхсәт итегез.

Хөрмәтле депутатлар! Дәүләт Советының 2 нче катындагы фойесында республика рәссамнарының Габдулла Тукайга багышланган зур күргәзмәсе куелган. Тәнәфес вакытында Сезне шунда көтеп калабыз.

2016


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации