Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 20


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 20 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 20 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Бәхетсез язмышлы милли мәктәпләр

(Мәгариф өлкәсендәге реформаларга багышланган «Түгәрәк өстәл» дә ясалган чыгыш)


«Түгәрәк өстәл» дә бүген күтәргән милли мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге мәсьәләсе безнең республика өчен бигрәк тә әһәмиятле, чөнки Татарстанда йөздән артык халык вәкилләре яши. Шушының кадәр милләтләр арасында үзара дустанә мөнәсәбәтне саклау – безнең изге бурычыбыз. Әлеге дуслыкны дәвам итү өчен, иң беренче чиратта һәр халыкның асылын, нигезен, ул да булса, аның ана телен сакларга, якларга, үстерергә, аны өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләрне тудырырга кирәк. Шушы җәһәттән Мәгариф һәм фән министрлыгыбыз, шәһәрләребездәге һәм муниципаль районнарыбыздагы мәгариф идарәләре, милли мәктәпләребез, мәктәпкәчә белем бирү уку йортларыбыз кулга-кул тотынышып эшләргә, килеп туган проблемаларны бергә хәл итәргә тиеш.

Соңгы ун елга якын вакыт эчендә Россиядә күпсанлы, төрле өлкәләргә караган реформалар үткәрелә. Шушы реформаларның иң авыры, иң катлаулысы мәгариф өлкәсенә карый дисәк, һич тә хата булмас. Мәктәп системасында үткәрелә торган реформаларның милли мәгариф уку йортларының нигезенә балта чаба торганының берсе – милли мәктәпләрне оптимальләштерү. Шушы сүз артына яшеренгән процесс эченә мәктәпләрнең статусын үзгәртү дә (урта мәктәптән – төп мәктәп, төп мәктәптән башлангыч мәктәпне калдыру) яки бөтенләй гомуми белем бирү йортын ябып кую. Кызганычка каршы, мондый бәхетсез язмышка күп вакытта нәкъ менә милли мәктәпләр дучар булалар. Милли мәктәпләребезнең күбесе авыл җирендә урнашкан, һәм һәр очракта диярлек бу уку йортларында укучылар саны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан авыл мәктәпләре өчен расланган нормативтан – 14 кешедән күпкә азрак. Проблема билгеле: җирле хакимиятнең нормативка тулмаган класслары булган мәктәпләрнең эшчәнлеген алып бару өчен финанс мөмкинлекләре чикле, чөнки аз балалы уку йорты да норматив буенча тулыланган мәктәп кебек чыгымнар сорый, акча җитмәү сәбәпле, мәктәпләрнең статусы үзгәрә, алар бертуктаусыз республикабызның төрле районнарында ябылып торалар. Бу хакта безгә көн саен йөзләгән мөрәҗәгатьләр килеп тора. Бу – әлеге проблеманың бер ягы. Икенчесе исә, теге яки бу милли мәктәп ябылып, авылдан 10–15 чакрым (ераграк та була) база мәктәбе дип аталган башка мәктәпкә (гадәттә, ул урыс мәктәбе) күчереп, балаларны кечкенәдән үк әти-әниләреннән, туган авылларыннан аерып укыту, еш кына кышкы салкыннарда, бураннарда мәктәп автобусы үтә алмау сәбәпле укырга бара алмау, чит мәктәптә төрле мәсхәрәләүләргә дучар булу һ. б. бик тискәре яклар. Авылда мәктәп бетерелүнең иң аяныч нәтиҗәсе – яшь буын булмау сәбәпле, авыл үзе дә бетәргә, юкка чыгарга мөмкин. Ә бу инде милләтнең асылын, нигезен бетерүгә илтә торган юл.

Заманында, милли шаукым күтәрелгән вакытта, милли мәктәпләрне, гимназияләрне элек балалар бакчалары булган биналарда урнаштырдылар. Хәзер инде бу биналар белем бирү өчен яраксыз йортларга әйләнеп баралар, күбесенә капиталь ремонт ясарга кирәк, аларның барысы да диярлек гомуми белем бирү уку йортларына куелган санитария, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү таләпләренә җавап бирми.

Мәктәп системасында реформалар үткәрү кирәк, анысы һичшиксез. Ләкин аларны төптән уйлап, нигезле һәм дәлилле, бөтен уңай һәм тискәре якларын карап-тикшереп уздырган вакытта гына без милли мәгарифебезне саклап калырбыз. Мәктәп ул – һәр милләтнең йөзе, һәр халык үзенең ана телен өйрәнү хокукыннан мәхрүм булмаска тиеш.

Безнең бүгенге сөйләшүебездә сүз шушы актуаль мәсьәләләр турында барырга тиеш, һәм без аларны уртага салып сөйләшеп, милли мәгарифебезнең мәнфәгатьләренә хезмәт итәрлек юллар табарга тырышсак, аларны хөкүмәтебезгә җиткерсәк, болар «Түгәрәк өстәл» ебезнең уңай нәтиҗәсе булыр иде.

2011

Милли югары уку йорты булырмы?

Татар җәмәгатьчелеге элек-электән үзенең милли югары уку йортын булдыру хакында хыялланып яшәде. Әмма Россия монархиясе шартларында, әлбәттә, бу хыял тормышка аша алмады. Татар милли югары уку йортын оештыру юлында узган гасырның утызынчы елларында тагын бер омтылыш булып алды. Тик барча халыкларны бер «өлкән туган» тирәсенә укмаштыруга юл тоткан совет җәмгыяте шулай ук бу мәсьәләне хәл итәргә теләмәде.

Инде безнең чорда Татарстан Югары Советы «Телләр турында» гы Закон һәм аны тормышка ашыру буенча Дәүләт программасы кабул итте. Ул Программада Татар милли университеты ачу да каралган иде. Моннан берничә ел элек дөньяга килгән Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын без әлеге карарны тормышка ашыру юлында хәлиткеч адым дип кабул иттек.

2005 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының концепция проекты, ике мәртәбә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан каралып, шактый ук кайнар бәхәсләрдән соң үзгәрешләр кертелгәч, хуплау тапкан иде.

Хәзер инде бөтен татар җәмәгатьчелеге «Татар» исеме белән башланган бу бердәнбер университетның чын мәгънәсендә татар милли югары уку йорты вазифаларын үз өстенә алуын көтә. Безнең уебызча, бу университетта беренче чиратта чын татар тарихы, милли мәгариф, милли сәнгать һәм әдәбият, иҗтимагый фикер, әхлак, дин, хокук һәм дәүләт корылышы буенча фәнни эзләнүләр һәм шулар нигезендә уку-укыту эшләре башкарылырга тиеш. Бу университетта белем алып чыккан белгечләр татарлар тупланып яшәгән теләсә кайсы төбәктә татарча, урысча һәм кимендә бер чит телдә эш алып бара алырга тиешләр. Бу университетта Татарстанның ике дәүләт телен һәм бер чит телне белгән яисә өйрәнергә теләгән теләсә кайсы милләт вәкиленә белем алырга мөмкинлек тудырылырга тиеш.

Бу хакта университетның 2015 елга кадәрге үсеш стратегиясе хакындагы саллы документта шактый тәфсилле язылган. Вертикаль күчәрнең шөрепләре көннән-көн тыгызлана барган чорда бу изге максатны, матур хыялны тормышка ашыру өчен университетның үз куәте генә җитмәячәге, монда республика җитәкчелегенең дә зур ярдәме кирәк булачагы көн кебек ачык.


Уважаемые участники заседания учёного совета!

Если сделать короткий экскурс в историю вопроса о национальном учебном заведении, то надо вспомнить, что в татарском обществе идея организации национального высшего учебного заведения возникла ещё в середине XIX века. Был проект у Хусаина Фаизханова об открытии высшего религиозно-светского учебного заведения в Казани в 1862 году. В 1881 году было обращение в правительство Исмаила Гаспринского об открытии 10 национальных высших учебных заведений в российских городах, в том числе в Казани. Не раз такие проекты и предложения составлялись и в начале XX века, и в последующие годы. Но все эти инициативы так и не получили поддержку властей.

К реальному воплощению этой идеи мы подошли лишь сейчас, в начале XXI века. В связи с принятием Закона о языках и Государственной программы по его реализации у нас появилась возможность создания такого учебного заведения.

В Татарстане и в некоторых регионах России сохраняется необходимость в подготовке для сфер обслуживания специалистов, владеющих двумя государственными языками. Учитывая то, что до сих пор ни один проект закона в Татарстане не был написан на татарском языке за неимением квалифицированных татароязычных юристов, актуальным является языковая подготовка государственных служащих. Сегодня большая редкость, чтобы министр или иной крупный руководитель делали свои доклады или выступления на заседании Правительства или сессии Госсовета на татарском языке, особенно по экономическим или финансовым вопросам. Государственный служащий без знания государственных языков, по-моему, нонсенс! По республиканскому и федеральному законам Президент Татарстана должен владеть двумя государственными языками, а перед госслужащими почему-то такое требование не ставится… «Вертикальләр илендә» яшибез икән, монда да вертикаль булсын иде инде!

Подготовка как минимум двуязычных специалистов будет являться актуальной и в будущем. А как её реализовывать, когда университет в прямом федеральном подчинении? Эта проблема обсуждалась на заседании Совета безопасности Татарстана 31 марта 2008 года «О состоянии и первоочередных задачах высшего профессионального образования в РТ». В свою очередь в Комитете по культуре, науке, образованию и национальным вопросам Госсовета РТ совместно со специалистами Министерства образования и науки был подготовлен проект Федерального закона «О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации в части наделения органов государственной власти субъекта Российской Федерации полномочиями в отношении высших учебных заведений, находящихся на территории этого субъекта». Смысл нашей законодательной инициативы, внесённой на днях в Государственную Думу Российской Федерации, сводится к расширению участия органов государственной власти субъектов не только в контроле и надзоре по соблюдению высшими учебными заведениями, расположенными на их территориях, лицензионных и аккредитационных требований, но и при определении контрольных цифр приёма граждан, обучающихся за счёт средств федерального бюджета, а также квот по целевому приёму в высшие учебные заведения.

Почему мы так настойчиво продвигаем идею изучения двух-трёх языков в нашей республике? Во-первых, знание государственных и других языков является для выпускников вашего университета и для других вузов, остающихся в своём большинстве в республике, конкурентным преимуществом. А впредь владение этими языками, несомненно, окажется полезным для желающих работать в соседних развивающихся тюркских государствах.

Во-вторых, знание языка, истории, обычаев, традиций народа, рядом с которым ты живёшь, способствует взаимопониманию и взаимоуважению между людьми разных национальностей. Всевышним человек создан таким: он может уважать только того человека, который с таким же уважением относится к нему. А знание языка, как я уже сказал, является ключом к взаимопониманию между людьми разных национальностей, стабильности в обществе.

Сезнең университетта Европа телләре белән бергә шәрык телләрен өйрәнүгә дә зур игътибар бирелергә тиеш. Әгәр Татарстан соңгы арада яңадан Россиянең шәрык илләре белән арадашчысы буларак активрак эшли башлаган икән, димәк, бу өлкәдәге белгечләр кытлыгын бетерү иң беренче чиратта Казан дәүләт университетына һәм сезнең университет җилкәсенә төшәргә тиештер.

Дөрес, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының төп максаты һич кенә дә телләр өйрәтү белән генә чикләнергә тиеш түгел. «Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә шул кирәк» дигән шикелле, сезнең университет җәмгыятебезнең, республикабызның һәм халкыбызның рухи һәм матди, икътисади һәм сәяси, кыскасы, һәммә ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек белгечләр әзерләп чыгарырга тиеш.

Я думаю, «Стратегию развития ТГГПУ» необходимо утвердить. Но нельзя забывать, что это только первый шаг на трудном и тернистом пути. Бу әле зур эш башлар алдыннан укыла торган «юл догасы» гына.

Президентыбыз, хөкүмәтебез, Дәүләт Советыбыз ярдәм кулы сузып торганда, ә иң мөһиме, халкыбызда шундый университетка ихтыяҗ булганда, Сез үз алдыгызга куйган олы максатыгызга ирешерсез дип ышанам.

Моңа кадәр мин «Татар мәктәбен тәмамлап кем булып була?» дигән сорауга: «Татарстан Президенты булып була!» – дип кистереп җавап бирә торган идем. Ә инде хәзер: «Татар гуманитар-педагогика университетын тәмамлап, киләчәктә кем булып була?» – дип сорасалар, «Россия Президенты булып була», – дип җавап бирергә исәпләп торам.

Бирсен Ходай!

2011

Яңа Программа кирәк

Телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мөмкинлеге Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә, бөтен халык сайлаган парламент законы рәвешендә моннан 19 ел элек, 1992 елның 8 июлендә барлыкка килде. Бу законны тормышка ашыру юлларын күрсәткән Дәүләт программасы исә Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1994 елның 20 июлендә кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советы 2004 елның 24 июлендә – әлеге Законга, шул елның 11 октябрендә Программага үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертте.

Современный Татарстан – это многонациональный и многоязычный регион Российской Федерации. В такой среде языковая ситуация характеризуется специфичностью положения языков народов Татарстана. Русский язык – это язык демографического большинства России. Его статус определён как государственный на всей территории России, и в этом качестве он поддерживается федеральным центром. Что касается татарского языка, при практически одинаковой демографической мощности основных языков в республике, по своей коммуникативной роли он значительно уступает русскому.

«Телләр турында» гы Закон һәм Программа кабул ителгәннән соң, үткән елларда республикабызда, өлешчә генә булса да аннан читтә дә, туган телебезне тормышыбызның төрле өлкәләрендә куллану, аңа көч-куәт бирү юлында байтак эшләр эшләнде. Әмма шунысын да әйтеп үтми булмый: без әле бүген ике дәүләт телен дә тормышыбызның бөтен өлкәләрендә дә тигез куллану, файдалану, өйрәнү һәм үстерү дәрәҗәсеннән бик ерак торабыз. Татар теле әле һаман гаилә, кухня, туган-тумача, дус-ишләр арасында аралашу чарасы гына булып калуын дәвам итә. Инде байтак гаиләләрдә, хәтта кайбер татар авылларында, татар мәктәпләрендә татар теле бигрәк тә яшьләр арасында үзара аралашу теле булудан да туктый бара.

Болары сүз уңаеннан гына әйтелгән, әмма әйтмичә калырга мөмкин булмаган мәсьәләләр генә.

Республиканское языковое законодательство было основано на принципах федерального законодательства о праве на сохранение и развитие родных языков, свободу выбора языка образования и закреплении на территории Российской Федерации государственного русского языка. Фактически в республике был создан основательный фундамент для укрепления и дальнейшего гармоничного развития государственных языков, который, к сожалению, так и не был скреплён подзаконными актами, направленными на наполнение языковых законов конкретным содержанием.

Следует признать, что этноязыковая стабильность может быть обеспечена лишь в том случае, если юридическое равноправие языков подкреплено их фактическим равенством. Именно в этой части у нас и сосредоточено наибольшее количество узловых вопросов.

Без әле һаман да Россия һәм Татарстан Конституцияләрендә, Россия белән Татарстан арасындагы Шартнамәдә һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм башка телләр турында» гы Законда күрсәтелгән, Программада максат итеп куелган мөмкинлекләрне тормышка ашырырга, аларны көндәлек тормышыбызда, эшебездә һәрдаим файдаланырга өйрәнеп җитә алмыйбыз. Безнең күп кенә акыллы, үз эшенең остасы булган мөхтәрәм җитәкчеләребез, гуманитар булмаган төрле оешма, предприятие, учреждение башлыклары телләр язмышын кайгыртуны, «Телләр турында» гы Законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыруны мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре эше генә дип карыйлар. Әмма Закон һәм Программа белән якыннанрак танышкан һәр кеше анда телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү эшенең тормышыбыз, хезмәтебезнең бөтен өлкәләрендә һәр ватандашның төп бурычларыннан берсе икәнен күрер иде. Дөрес, телләр мәсьәләсе гуманитар өлкәдә эшләүче галимнәр, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренә башкаларга караганда якынрактыр. Ләкин бу Закон промышленность, авыл хуҗалыгы, бигрәк тә турыдан-туры халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшләүче һәр кече һәм зур җитәкчегә дә турыдан-туры карый, канунны үтәүдә алардан да җаваплылык таләп итә. Татарстанның Административ җаваплылык турындагы кодексының 2 нче маддәсендә «Телләр турында» гы Законны бозган өчен җитәкчеләргә төрле күләмдә штраф салу күздә тотылган. Кызганыч ки, бездә адым саен «Телләр турында» гы Законны бозу күренешләре булып тора, әмма мин әлегә кадәр республикабызда берәр җитәкчене җавапка тартканнарын хәтерләмим. Димәк, закон гына түгел, аны бозган өчен җавапка тарту чарасы булган Кодекс үзе дә тиешле дәрәҗәдә эшләми. Димәк, әле безнең ватандашларыбыз үзләренең тел өлкәсендәге хокукларын белми яисә белеп тә битарафлык күрсәтә.

Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәдә Татарстанның, Россия хөкүмәте белән бергәләп, Татарстаннан читтә яшәүче татар халкына үзенең милли мәдәниятен һәм туган телен саклауда һәм үстерүдә ярдәм итәргә тиешлеге әйтелә. Бу статьяны тормышка ашыру өчен читтәге милләттәшләребезгә ярдәм итү буенча Федераль программа төзергә кирәк. Кызганыч, Федераль закон белән расланган Шартнамә гамәлгә керүгә шактый вакыт узса да, безнең әле һаман бу эшкә тотынганыбыз да юк. Ә Программасыз әлеге статья үзеннән-үзе беркайчан да эшләп китмәячәк.

Татарстанда ике дәүләт теленең тигез булырга тиешлеге үзебезнең Президентыбыз эшчәнлегендә шактый ачык күренә. Россия белән Татарстан арасындагы әлеге Шартнамәдә Татарстан Президентының ике дәүләт телен дә белүе бурыч итеп куелган. Президент эшчәнлеге безнең барыбызга да, бигрәк тә дәүләт органнарында эшләүче һәр җитәкчегә, үрнәк булып тора. Шулай булгач, Татарстанның дәүләт органнарында эшләүче һәр җитәкче – югары урын биләп торамы ул, кечерәкнеме – Татарстан халкы белән ике дәүләт телендә дә аралаша алырга тиеш. Дәүләт хезмәткәрләренең дәүләт телләрен белмәвен бүгенге көндә берничек тә аклап булмый. Татарча белмәгән килеш татар язучысы булып булмаган кебек, дәүләт телләрен белмичә дәүләт хезмәтенә алыну гайре табигый хәл саналырга тиеш. Дөрес, тел өйрәнү бер көнлек эш түгел, әмма без телләр турындагы Дәүләт программасының һәр пунктын мөмкин кадәр төгәлрәк һәм сыйфатлырак итеп тормышка ашыра барсак, акрынлап әлеге максатка якынаячакбыз.

Шәһәр һәм авылларыбыз урамнарын ике телдә бизәп, җыелыш-киңәшмәләрне ике дәүләт телендә алып барсак, кибетләр, рестораннар, акционерлык җәмгыятьләренең, шәхси оешмаларның исемнәрен ике телдә язып куйсак, шәһәрләрдә, авылларда, вокзалларда һәм транспорт чараларында игъланнарны ике телдә әйтсәк, халыкны кабул итә торган сырхауханә һәм хастаханәләрдә, даруханәләрдә, прокуратура һәм мәхкәмә оешмаларында, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләрендә эшне ике дәүләт телендә тигез күләмдә оештырсак, без «Телләр турында» гы Законны тормышка ашыруда чын мәгънәсендә зур адым ясар идек.

Әлбәттә, теләсә нинди эшне башкару, тормышка ашыру өчен матди нигез кирәк. Шуны искә алып, дәүләтебез бюджетыннан «Телләр турында» гы Законны һәм Программаны тормышка ашыру өчен ел саен шактый күләмдә акча бүлеп бирелә. Дөрес, республикадагы һәр оешмага бүлә башлагач, әллә ни зур сумма килеп тә чыкмый торгандыр. Без һәр җирле үзидарә бюджеты да, республика бюджетыннан үрнәк алып, «Телләр турында» гы Законны һәм Программаны тормышка ашыру өчен үзеннән өлеш чыгарырга тиеш дип саныйбыз. Заманында бу мәсьәлә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә хәл ителә башлаган иде. Ләкин соңгы елларда ул әкренләп юкка чыкты. Телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә аеруча зур эш күрсәткән активистлар хезмәтен бәяләп бару да бик әһәмиятле. «Телләр турында» гы Законда ике дәүләт телен дә үз эшендә куллана торган хезмәткәрләргә хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү каралган. Әмма бу түләүнең кемнәргә тиеш икәнлеге турында хөкүмәт әзерләгән һөнәр ияләре исемлеге һәм кагыйдәсе кирәк. Яңартылган Закон кабул ителүдән соң җиде ел вакыт узса да, алар әле һаман хөкүмәт коридорларыннан дөньяга чыга алмый тилмерә. Законда каралган әлеге күрсәтмәләр гамәлгә керсә, ике дәүләт телен дә тигез файдалану эше шактый яхшырыр иде. Беләм, бу – шактый четерекле мәсьәлә. Әмма хөкүмәт белән бергәләп без барыбер аның чишелешен табарбыз дип уйлыйм.

Единственной и безусловно важной областью, где плохо иль хорошо работает наш Закон и Программа, была и осталась лишь система общего образования. Но и в общеобразовательной школе мы не получили того эффекта на выходе, который ожидался, а ведь за эти 19 лет финансовые и трудовые средства потрачены немалые. Ситуация с татарским языком в нашей школе очень схожа с ситуацией, которая у нас была всегда в рядовой советской школе с изучением иностранных языков. Вроде язык учили, начиная с пятого класса и до окончания школы, а результат был плачевный, единственное, что мы могли на этих языках, – это лишь поздороваться и попрощаться.

Конечно, у нас есть серьёзные достижения, и главное – мы сформировали иное, чем было прежде, отношение общества к необходимости изучения детьми в школе татарского языка как государственного наряду с русским языком. Да, мы многое сделали, но вопрос в другом, за эти почти 20 лет мы могли сделать многократно больше в деле достижения реального многоязычия.

Почему я говорю об этом особо? За последние 5 лет произошли кардинальные изменения в системе образования. В области общего образования введено ЕГЭ, и его можно сдавать только на русском языке как итог среднего образования. В стране, в том числе и в Татарстане, идёт активный процесс оптимизации общеобразовательных учреждений. Этот процесс, ни для кого не секрет, ударил в первую очередь по нашим национальным школам в республике.

После принятия 309-го Федерального закона система национального образования лишилась учебно-методической базы: в учреждениях образования не могут применяться учебники, не утверждённые Министерством образования и науки Российской Федерации. Также методические пособия не могут использоваться в учебном процессе, если они не изданы в издательствах, допущенных Правительством РФ к изданию методических пособий. Пока ни одно издательство РТ не имеет такого права. Если учесть, что вся Россия пользовалась учебно-методическими пособиями РТ на татарском языке, то получается, что в России сегодня нет лигитимных учебников и методических пособий по татарскому языку и на татарском языке.

Кроме того, даже для вновь созданных учебников на татарском языке нет механизма получения грифа Министерства образования и науки РФ, так как рецензировать учебники могут только учреждения, допущенные Правительством РФ. К таковым относятся РАН и РАО, в которых нет специалистов, владеющих татарским языком.

Нам необходимо срочно на уровне Правительства республики решить вопрос легитимности учебников по татарскому языку и на татарском языке, а также организовать систему рецензирования и издания учебной литературы на татарском языке на федеральном уровне.

Для повышения эффективности знаний по татарскому языку необходимо создать Центр тестирования по государственным языкам РТ, подобно Центру тестирования РФ по русскому языку, который будет заниматься разработкой тестов по различным уровням знаний татарского языка, проведением итоговой государственной аттестации в учреждениях образования и выдачей государственного сертификата о владении татарским языком на том или ином уровне всем желающим гражданам.

Республикадагы һәм Россиядәге телләр сәясәте көннән-көн катлауланып, хәл итәсе мәсьәләләребез бермә-бер арта барса да, нишләптер хөкүмәттәге телләр проблемасы белән шөгыльләнүче бүлек бетерелеп, шушы гаҗәеп зур проблема бер-ике хезмәткәр җилкәсенә генә өелеп калды. Бу эшнең никадәр җаваплы һәм катлаулы булуын искә алып, хөрмәтле Премьер-министр, хөкүмәтебез әлеге бүлекне яңадан гамәлгә куярга тиеш дип саныйбыз. Россиянең күпчелек милли республикаларында мондый бүлекләр генә түгел, ә милли мәсьәлә белән шөгыльләнүче махсус министрлыклар да эшләп килүен без күпмилләтле илдә максатка ярашлы сәясәт дип уйлыйбыз.

Телләр язмышы хакында бер без генә түгел, туган халкы, туган иле турында кайгырткан һәммә иманлы кеше, һәммә җитәкче борчыла һәм уйлана торгандыр. Әмма борчылу гына җитми, безгә бүген конкрет гамәлләр кылырга вакыт. Мәсәлән, «Телләр турында» гы Законны тормышка ашыру буенча төзелергә тиешле Дәүләт программасының закон кабул иткәннән соң дүрт ел узгач кына гамәлгә керүенә без Мәскәүне гаепли алмыйбыз. Ә эшләргә мөмкин булып та, үзебезнең битарафлыгыбыз һәм милли манкортлыгыбыз аркасында кулыбыз җитмәгән, күңелебез ятмаган мондый мәсьәләләрнең бездә иге-чиге юк. Мәсәлән, Россия Югары мәхкәмәсе татарларга латин язуын файдалануны тыйганнан соң, безнең галимнәребез әлеге имляны фәнни максатларда һәм Интернетта файдалану мәсьәләсен күтәреп чыкканнар иде. Чөнки бүгенге көндә кириллицага нигезләнгән татар әлифбасын Интернет системасы тулаем кабул итми яисә ул артык мәшәкатьләр тудыра, димәк, дөньяда сибелеп яшәгән татарлар үз туган телләрендә Интернет аша җиңел генә аралаша алмыйлар. Безнең галимнәребез фәнни максатлар өчен латин имлясындагы махсус татар әлифбасы тәкъдим итәләр. Безнеңчә, бу – мөмкин нәрсә, сүз монда телне дәүләт статусында файдалану хакында бармый, димәк, ул Россия Законына да каршы килми. Дәүләт Советында без ул Законның проектын да эшләдек, әмма бу мәсьәләдә әлегә прокуратура белән уртак тел таба алмыйбыз.

Ә Татарстан һәм татар халкы башкаласы булган Казандагы берәр ресторанда ялгышып кына булса да аш һәм ризык исемнәре татарча язылган меню күргәнегез бармы сезнең? Шәһәрләребездәге супермаркетларның, рестораннарның күбесенә импортный исемнәр кушылуны ничек аңлатырга? Республикабызда эшләнә торган товарларда да татарча язулар көннән-көн кими бара. Монысына кем гаепле? Мәскәүме? Әллә үзебезме?

Оят булса да әйтим инде, бүгенге көнгә кадәр безнең республикада бер генә закон да дәүләт теле саналган татар телендә язылмады. Юристлар һәм белгечләр моны татарча сәяси терминнарның камил булмавы белән аңлаталар. Шуңа күрә без Телләр Советында терминология комиссиясе дә оештырылырга тиеш дип саныйбыз.

Чыгышымда мин күбрәк Законны һәм Дәүләт программасын гамәлгә ашырганда килеп чыккан проблемалар, эшләнеп бетмәгән эшләр турында сөйләдем. Ирешкән уңышларыбыз шактый булса да, алар белән мактанып, горурланып утырырга иртәрәк, чөнки эшләнәсе эшләребез эшләнгәннәренә караганда күп мәртәбә артыграк. «Телләр турында» гы Законда Дәүләт программасын хөкүмәт эшләп, Дәүләт Советында кабул итү каралган. Гамәлдәге Программабызның унъеллык вакыты ахырына якынлашып килә, димәк, яңасын эшләргә вакыт җитте дигән сүз. Хөкүмәт, эшче төркем оештырып, озакламый бу мөһим эшкә тотыныр дип өметләнәбез. Яңа Программаның нигезенә республикабызда яшәүче һәр халыкның туган телгә булган конституцион хокукларын һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерү салынырга тиеш. «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыруның һәрдаим эшләүче механизмын һәм аны контрольдә тоту чараларын, җитәрлек дәрәҗәдә финанслау мөмкинлекләрен булдырмый торып, бу максатка ирешү дә мөмкин булмаячак.

Ә без, үз чиратыбызда элекке кимчелекләребезне һәм бүгенге таләпләрне искә алып, галимнәр, тел белгечләре, хөкүмәт әһелләре һәм депутатлар белән бергәләп, заманыбызга яраклы Программа төзү эшенә үз өлешебезне кертербез дип ышанам.

2011

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации