Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Бәхетем башкаласы

(Казан шәһәр Думасында ясалган чыгыш)


Бүгенге сессиянең көн тәртибенә төп мәсьәлә итеп культура проблемалары куелу үзе генә дә башкалабызда мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирелүе хакында сөйли. Моңа кадәр чыгыш ясаучыларны кабатламаска тырышып, мин бүген үземне куандырган һәм шулай ук борчыган кайбер фикерләрем белән генә уртаклашырга телим. Чыгышымны татар телендә – дәүләт телендә ясармын. Кызганыч, бу залда Дәүләт Советындагы сыман синхрон тәрҗемә юк. Югыйсә чыгыш ясау өчен, ике дәүләт теленә дә бертигез мөмкинлек тудыру шулай ук культура билгесе булыр иде.

Соңгы елларда Казаныбызның йөзе яктырып, шәһәребезнең Россиядә генә түгел, халыкара масштабта көннән-көн таныла баруы һәммәбезнең дә күз алдында. Без инде үзебез моңа ияләшеп, моны гадәти хәлгә саный башладык бугай. Безнең халыкта «Үзеңнең ничек яшәвеңне беләсең килсә, күршеңнән кереп сора» дигән гыйбарә бар. Казанга читтән килүче кунакларның көннән-көн ишәя баруы, башкалабызның туристик үзәккә әверелүе шәһәребезгә бирелгән югары бәя дип санарга кирәк.

Әйе, без Казаныбыз белән горурланабыз, аны дөньяның иң матур шәһәре итеп күрергә телибез. Әмма, белгәнебезчә, матурлыкның, камиллекнең чиге юк. Моны башкалабыз җитәкчеләре дә яхшы беләләр һәм, башкалабызны, чыннан да, иң гүзәл шәһәр итү өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышалар.

Безнең халыкта «Киемеңә карап каршы алырлар, акылыңа карап озатырлар» дигән әйтем бар. Ә шәһәрнең киеме – аның йортлары, аның биналары, урамнары, аның бизәлеше. Бу яктан караганда да, моннан 15–20 ел элеккеге күренеше белән чагыштырганда, ул күзгә күренеп яхшы якка үзгәрде. Казан шәһәре, – белгәнебезчә, «Татарстан» дип аталган милли республиканың гына түгел, ә дөньяга сибелеп яшәгән дистә миллионлы татар халкының да рухи башкаласы. Әгәр без татар халкы исеме белән аталган республика башкаласында яшибез икән, кылган гамәлләребез белән дә һәрдаим моны истә тотарга тиешбез. Әмма, ни кызганыч, борынгыдан сакланып килгән һәм соңгы елларда калкып чыккан берничә дистә мәчеттән башка, шәһәребезнең архитектура йөзендә татар аһәңнәре, милли бизәкләр әлегә бик аз. Дөрес аңлагыз, мин һич кенә дә Казаныбызны тоташтан түбәтәйле, калфаклы һәм чәкчәкле шәһәр итәргә кирәк дип санамыйм. Чөнки ул безгә үзенең татар-урыс бергәлеге, культура төрлелеге белән кыйммәтле. Без Казанның Горький һәм Шаляпин, Качалов һәм Лобачевский һәм тагын йөзләгән бөек урыс һәм башка милләт шәхесләре шәһәре икәнен һич тә онытмыйбыз, әмма шулай ук аның бөек Тукай һәм Фатих Әмирхан, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Риза Фәхретдин, Муса Җәлил һәм Салих Сәйдәшев каласы икәнен дә истән чыгара алмыйбыз. Казан – татар һәм урыс милләтләрен, культурасын бер Казанда кайнаткан, мәдәниятләр төрлелеге белән дөньяга танылган уникаль шәһәр. Шуңа күрә киләчәктә, яңа проектлар төзегән вакытта, архитекторларыбызга шәһәребезнең үз йөзен саклау һәм баету бурычын куярга, алардан шуны таләп итәргә кирәк дип саныйм. Бу яктан үрнәк алу өчен, аларны Барселонага гына түгел, ә бәлки Астана, Ташкент кебек милли бизәкле шәһәрләргә тәҗрибә тупларга җибәрү кирәктер?

Россиядән һәм чит илдән килгән турист бездә моңа кадәр беркайда да күрмәгән нәрсәләр күрергә өметләнә. Соңгы елларда яңартылган Иске Татар бистәсенең күзгә күренеп популярлашуы, Казан халкының һәм кунакларның яраткан урынына әверелүе шул турыда сөйли. Казаныбызның һәр урыны, һәр мәйданы, һәр тыкрыгы бай һәм мавыктыргыч тарихка һәм вакыйгаларга ия. Әмма шушы бай тарихны, матурлыкны, гүзәллекне, мәсәлән, Төркия һәм Израильдәге шикелле мавыктыргыч итеп төрле телләрдә сөйли һәм аңлата белүче экскурсоводларыбыз да әлегә бик аз.

Без шәһәребезне атаклы Казан Кремленнән башка күз алдына китерә алмыйбыз, кунакларыбызны иң беренче чиратта шунда алып барабыз. Кремль хәзер чиста, пөхтә, анда яңадан-яңа музейлар, күргәзмәләр барлыкка килә. Кол Шәриф мәчете белән Благовещенск соборын сокланып тамаша кылганнан соң, без, гадәттә, Бауман урамына төшәбез. Әмма, ни кызганыч, шәһәребез тулаем яңара, матурлана барса да, үзәк урамыбыз бүгенге көнгә кадәр чын мәгънәсендә Казанның горурлыгы булырлык дәрәҗәгә җитмәде әле. Франциядә гөрләтеп Сабантуй үткәреп кайтканнан соң, бәлки, Париж урамнарыннан үрнәк алып, Бауман урамының эчтәлеге дә, тышкы кыяфәте дә, милли эчтәлеге дә, хәтта атамасы да яхшы якка үзгәрер дип өметләнәбез.

«Культура» дигәч, билгеле инде, иң беренче чиратта күз алдына театрлар, музейлар, китапханәләр, концерт заллары, сәнгать уку йортлары, күргәзмәләр килеп баса. Бу яктан караганда, Казан бик тә бай рухи тормыш белән яши, дип горурланып әйтергә була. Соңгы елларда барлыкка килгән Аксёнов фестивале, Константин Васильев музее, язучыларның ишегалды очрашулары, төрледән-төрле китап ярминкәләре шәһәребезнең рухи дөньясын тагын да баетып җибәрде. «Кемгә нәрсә, кәҗәгә – кәбестә» дигәндәй, бу яңалыкларга милли бизәкләр өстәп, берәр атаклы татар язучысына яисә сәнгать әһеленә багышлап «Аксёнов-фест» кебек татарча «фестлар» оештырылса, шәһәрдә үткәрелә торган мәдәни чараларда татар теленә, татар музыкасына, татар сәнгатенә дә зуррак урын бирелсә, рухи дөньябыз тагын да баебрак китәр иде. Бу үзебез өчен дә, туристларны күбрәк җәлеп итү ягыннан да нәтиҗәле эш булыр иде.

Узган елны Илсур Рәис улының туган шәһәре Түбән Камада янәшәсендә Тукай исемендәге гаҗәеп гүзәл һәм уңайлы «Уку паркы» булган заманча уникаль китапханә барлыкка килде. Без еш кына «хәзер халык китап укымый, китапханәләргә кеше аз йөри» дип кабатлыйбыз. Ә менә Түбән Камадагы әлеге заман таләпләрен истә тотып яңартылган китапханәгә йөрүчеләр, китап укучылар саны бер ел эчендә 5 тапкырга арткан! Бүгенге китапханә ул китап уку өчен генә түгел, ә үзара фикер алышу, очрашу-танышу, әдәбият-сәнгать әһелләре, күренекле шәхесләр белән аралашу урыны да булырга тиеш. Бу эшне, минемчә, иң беренче чиратта китапханәләрнең материаль-техник нигезен ныгытудан, аларны кирәкле әдәбият, вакытлы матбугат, заманча техника һәм җиһазлар белән тиешенчә тәэмин итүдән, яңа микрорайоннарда мәдәни объектлар төзүдән башларга кирәк. Белүебезчә, Казаныбызда хәзер, барыбызны да сөендереп, гаҗәеп зур һәм матур зоопарк бинасы төзелеп ята. Киләчәктә башкалабызда зоопарк бинасы кебек мәһабәт китапханәләр, концерт заллары, башка мәдәният объектлары төзелер, искеләре төзекләндерелер, маймылларга һәм зоопарк хезмәткәрләренә, зоопаркка йөрүчеләргә карата булган ихтирамлы мөнәсәбәт китапханәчеләргә һәм китап укучыларга да күрсәтелер дип ышанабыз.

Татарстаныбызны, Казаныбызны дөньяга таныту өлкәсендә мәдәни чараларыбызның әһәмияте бик зур. «Народ требует хлеба и зрелищ!» дип, борынгылар юкка әйтмәгәннәрдер бит. Аллага шөкер, хәзер күбебезнең тамагы тук, өсте бөтен. Ә шулай да әлегә ризыкларыбызның төрлелеге, табыннарыбызның миллилеге белән артык мактана алмыйбыз. Миллионлы Казаныбызда, дистәләгән япон, кытай, грузин, үзбәк, төрек, таҗик рестораннары булып та, татар һәм урыс халкының туристларны җәлеп итәрлек милли ризыклары белән сыйлаучы затлы ашханәләребез әлегә бармак белән санарлык кына. Ә милли аш, милли ризык – шулай ук милли культураның бик мөһим өлеше ул.

Аннары Татарстанны, Казанны, татар халкын хәзер шулай ук милли бәйрәмебез Сабантуйлардан башка күз алдына да китереп булмый. Әмма, ни сәбәптәндер, элек-электән башта – җиде районның җидесендә, аннары шәһәрнең биш урынында уздырыла торган иң популяр милли бәйрәмебез соңгы елларда бер урында гына үткәрелә башлады. Мондый зур масштаблы бәйрәмнәр үткәрүне глобальләшү шаукымы белән аңлатып булса да, аның уңайсызлыклары турында да әйтергә кирәктер. Әлеге зур бәйрәмне – глобаль Сабантуйны, – беренчедән, бик теләсәң дә, күреп һәм колачлап бетерү мөмкин түгел, аннары аңа теләсә кем барып җитә дә, керә дә алмый. Икенчедән, һәр район аерым, мөстәкыйль үткәрә торган Сабантуйда шушы тирәдә яшәүчеләр үз районнарының казанышлары, мәдәни-рухи дөньясы белән якыннан таныша алалар, бер-берсенә тагын да якынаялар. Һәр район, башка районнар белән ярышып, Сабантуйга яңа төсмерләр, яңа бизәкләр өсти. Хәтта 10–15 мең кешелек Әтнә, Теләче, Кайбыч кебек район үзәкләрендә дә ел саен гөрләтеп Сабантуйлар үткәрә алганны Казанның икешәр йөз меңле районнарын Сабантуйсыз калдыру һич кенә дә дөрес түгелдер. Россиянең татарлар яшәгән бик күп төбәкләрендә, район үзәкләрендә, хәтта Нью-Йоркта, Вашингтонда, Сан-Францискода, Монреальдә, Парижда, Берлинда, Истанбулда, Австралиядә үткәрелә торган Сабантуй татар халкының рухи башкаласы булган Казаныбызның һәр районында да үткәрелсә, бер дә артык булмас иде. Бу минем фикерем генә түгел, бу хакта Дәүләт Советына Казан кешеләре һәм Казан кунаклары бик еш мөрәҗәгать итә. Әле күптән түгел генә кабул ителгән «Матди булмаган мәдәни ядкярләр турында» гы законыбыз, милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны саклау һәм үстерү өчен, өстәмә мөмкинлек бирер дип уйлыйбыз.

Заманында без композитор Илгиз Закиров белән Казаныбызга багышлап «Бәхетем башкаласы» дигән җыр язган идек. Ул җырны без генә түгел, киләсе буыннар да яратып җырласын, Казан каласы безгә генә түгел, алар өчен дә «бәхетебез башкаласы» на әверелсен иде.

2017

Туган телдә дәшсәм генә…

Телебез аяныч хәлдә

Бу сессиядә сүз күбесенчә хокук саклау органнары һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш чаралары хакында бара. Ә минем бүген сөйләячәк сүзем бөтенләй башка нәрсә – татар теле турында… Бер мәзәк кеше әйтмешли, «Мин сөйлимен Япон белән Кытайны, ә ул миңа Хөппениса түтәйне» булып чыкмасын өчен, хәзер барысын да тәфсилләп аңлатырга тырышырмын.

Барыгыз да күреп торасыз: бүген татар теле үлем хәлендә. Чынлап санасаң, 7 миллион татарның бүгенгесе көндә нибары бер миллионга якыны татар телендә укый-яза һәм сөйләшә белә, татар балаларының нибары 7 проценты татар мәктәбендә белем ала. Без бүген кемнеңдер машинасын урлауны, фатир басуны бик хаклы рәвештә җинаять дип атыйбыз, ә халык кадәр халыкның телен урлауны, 15 гасырлык язма әдәбияты, 270 еллык басма китабы булган 7 миллионлы халыкның телен үлем хәленә җиткерүне гадәти хәлгә саныйбыз, бу турыда Югары Совет дәрәҗәсендә чаң сугарга ашыкмыйбыз.

Шушы залда ярты ел элек «Татарстан халыклары телләре турында» Закон кабул иттек. Ләкин бүгенге көндә бу закон эшләми, чөнки аны тормышка ашырырга тиешле Дәүләт программасы әле һаман Министрлар Кабинеты тарафыннан әзерләнмәгән һәм Югары Советта кабул ителмәгән. Бу законны кабул иткәндә, депутат И. Грачёв, аны тормышка ашыру өчен, 10 миллиард сум акча кирәк булачак, дигән иде. Иван Дмитриевич, сез бүген бер дә борчылмыйча йоклый аласыз. Министрлар Кабинеты сезнең сүзгә колак салды һәм бүгенгесе көндә «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыру өчен 10 миллиард сум түгел, әле 10 тиен дә акча бүлеп бирелгәне юк. Татарстанда татар телен чын мәгънәсендә дәүләт теле итү өчен, иң беренче чиратта аңа карата ихтирамлы мохит, ихтирамлы тирәлек тудырырга кирәк. Татарстанда яшәүче кеше бары тик ике дәүләт телен белгәндә генә бу җирдә тулы хокуклы гражданин булып гомер итәргә мөмкин икәнлеген көн саен тоеп, күреп, аңлап тормаса, ул беркайчан да татар телен өйрәнмәячәк, аңа хөрмәт белән карамаячак. Мөхтәрәм депутатлар, Казанга килгәч яисә үзегезнең туган ягыгызга әйләнеп кайткач, игътибар белән як-ягыгызга әйләнгәләп карагыз әле: «Телләр турында» гы Закон кабул ителгәннән соң, нәрсә үзгәрде? Кибет, кинотеатр, урам, кафе, ашханә, ресторан, ателье исемнәре үзгәрдеме, юл күрсәткечләре һәммә җирдә ике дәүләт телендә языла башладымы? Радио-телевидение тәүлек буе дистәләгән программаларда урыс телендә сөйләп торганда, өч-дүрт сәгатьлек татарча тапшырулардан сез һаман канәгатьме? Зинһар өчен, мине дөрес аңлагыз, мин монда урыс теленә каршы сөйләмим, ә бары тик татар теленең дә дәүләт теле буларак урыс теле белән тигез статуска ирешергә тиешлеген генә исегезгә төшерәм.

Республикадагы хөкүмәт органнарыннан нәрсәдер таләп итү өчен, иң элек безнең үзебезгә үзебез үк кабул иткән законнарны хөрмәт итәргә һәм үтәргә өйрәнергә кирәк. «Телләр турында» гы Закон кабул иткәннән соң, без Югары Советта татар теле курслары ачтык. Бүген бу курсларга нибарысы 5–6 депутат йөри.

Сүземне тәмамлап, мин әле моннан ай ярым элек кенә кабул ителгән Конституциябезнең 96 нчы статьясын исегезгә төшереп үтәм. Анда болай дип язылган: «Татарстан Республикасы законнары татар һәм урыс телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла». Татарча белгән һәм татар телен азмы-күпме хөрмәт иткән кешеләр аңлагандыр, димәк, бүген, кичә һәм өченчекөн бары тик урыс телендә генә тикшерелгән һәм кабул ителгән законнарыбыз турыдан-туры Конституцияне бозу булып тора, һәм аларны гамәлгә керткән өчен сайлаучыларның безне җаваплылыкка чакырырга тулы хакы бар.

1992

Телсез халык – сансыз халык

Телләр хакындагы мәсьәләне, дөресрәге, канун проектын тикшергәндә, сүземне Тукай шигыре белән башламасам, гөнаһ булыр сыман:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Соңгы елларда, империяләр җимерелеп, аларның дәүләт гимннары онытылып барган чорда, мөстәкыйль дәүләте дә, мөстәкыйль гербы да, байрагы да, гимны да, мөстәкыйль Конституциясе дә булмаган халыкның, беркемнән дә сорамыйча, үз ихтыяры белән Габдулла Тукайның менә шушы изге шигырь-җыруын гимнга әверелдерүе бик күп нәрсә турында сөйли. «Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы», – ди Тукай. Әйе, туган телебез аркасында, аның аркылы без әлегә татар халкын, аның әдәбиятын һәм мәдәниятен күпмедер дәрәҗәдә саклап кала алдык. Әмма ләкин соңгы дүрт гасырда, бигрәк тә соңгы җиде дистә ел эчендә, туган телебез үзе дә безнең аркада бик күп нәрсә күрде. Заманында патшалар теле булып, халыклар арасында аралашу өчен дипломатик даирәләрдә кулланылышта йөргән татар теле, дәүләт теле статусына гына түгел, хәтта халыкара статуска ия булган тел, бүгенге көндә парламентлардан һәм дәүләт идарәсе органнарыннан, уку йортларыннан һәм фәнни оешмалардан, завод-фабрикалардан һәм почта-телеграфтан, гомумән, дәүләт тормышыннан куып чыгарылып, «Асрамага бала бирәм, кем ала?» дип, ятим Тукайны сатып йөргән базарларда һәм кайбер иманлы авылларда гына сакланып калды. Бүгенге көндә татар балаларының бары тик җиде проценты гына үз ана телләрендә белем алуы проблеманың никадәр җитди булуы хакында бик ачык сөйли.

Бүген тикшерелә торган Закон проекты «Татарстан халыклары телләре турында» дип аталса да, сүземне татар теленнән башлавым өчен залда утыручы депутатлар да, сайлаучыларыбыз да мине гаепләмәсләр, дип уйлыйм. Бүген һәммә халыкның үз телен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыруны таләп итәргә хакы бар. Чөнки телсез халык чын мәгънәсендә халык була алмый, аның мәдәнияте дә, әдәбияты да, гореф-гадәтләре, йолалары да туган тел яшәгән вакытта гына яши. Ә инде бәйсез, суверен дәүләт төзибез дип җан атып йөреп, шул ук вакытта минем туган телем аяк астына салып таптала икән, ул күзгә күренеп үлеп бара икән, ул чакта инде миңа бернинди бәйсезлекнең дә, суверенитетның да кирәге юк. Үз туган телен дә яклап һәм саклап кала алмаган халык беркайчан да үзенең Дәүләт суверенитетын яклап зур эшләр майтара алмаячак.

Татар теле генә түгел, безнең республикада бүгенге көндә урыс теленнән башка һәммә телләр дә бик каты авыру, хаста хәлендә. Чуваш һәм мари, удмурт һәм мордва, украин һәм яһүд телләре дә дәүләт яклавына мохтаҗ. Шуңа күрә Закон проектының 10 нчы статьясында «Татарстан Республикасы гражданнарына туган телен һәм Татарстанның башка халыклары телләрен өйрәнү һәм укыту өчен шартларны дәүләт тәэмин итә» дип язылган, һәм бу инде безнең республикада татар һәм урыс телләренә генә түгел, ә барлык телләргә дә тиешле игътибар һәм шартлар тудырылачагына гарантия бирә.

Үз халкыннан аерылмаган, үзен шул халыкның баласы дип санаган һәркем өчен туган тел – иң якын һәм иң изге тел. Инде әйткәнемчә, бу татарларга һәм урысларга гына түгел, һәммә халыкларга да кагыла. Ләкин әлеге Закон проектында татар теленә аерым игътибар ителергә, аның яшәве өчен аерым шартлар тудырырга кирәклеге беркемдә дә шик уятырга тиеш түгел. Татар халкы – без яшәгән республикага исем биргән халык, татар халкы, димәк, үзенең телен һәм дәүләтчелеген бүгенге көндә бары тик шушы җирдә – Ташка халыкларның мондый мөмкинлекләре шулай ук үз халыклары исем биргән республикаларда һәм дәүләтләрдә тормышка ашырыла. «Телләр турында» гы Закон проектын яклап даими комиссияләрдә һәм радио-телевидение аша халык каршында чыгышлар ясасам да, мин шәхсән үзем аннан 100 процентка канәгать түгел. Бүгенге көндә урыс теле белән татар телен тигез хокуклы дип игълан итү демократия ягыннан караганда бик дөрес булса да, татар теленең һәм урыс теленең бүгенге хәлләрен һәм җәмгыятьтә тоткан урыннарын искә төшергәндә, бу ике телгә бертигез шартлар тудыру татар теленең тиз арада дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алуына шик калдыра. Инде бетеп, югалып барган, авыру әби хәлендәге татар телен әзмәвер ирдәй урыс белән бер мәйданга чыгарып, «менә сез икегез дә тигез хокуклы, көрәшегез» дип әйтүне мин демократия белән дә, кеше хокукларын яклау белән дә берничек тә аңлата алмыйм. Авыру кешегә, хаста адәмгә һәр дәүләттә, һәр халыкта, һәр гаиләдә аерым шартлар тудырыла: аңа ризыкның да тәмлерәге, урынның да йомшаграгы бирелә. Шулай итмәсәң, аның терелүе икеле. Бүгенге көндә татар теле дә хаста хәлендә, әгәр без аңа аерым игътибар биреп, аерым шартлар тудырмасак, дәүләт теле дип игълан итеп кенә аны үлемнән саклап кала алмаячакбыз.

Законда һәммә нәрсәне дә тәфсилләп язып булмый, «Телләр турында» гы Канун кабул ителгәч, хөкүмәт тарафыннан аны гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру программасы төзелергә тиеш. Кайбер бер телле депутатлар, әлеге Законны гамәлгә кертү, татар телен өйрәтү бик кыйммәткә төшәчәк дип, әле тумаган балага бүген үк кабер казырга маташалар. Үзләренә «демократ» кушаматы тагып та, башка халыкларның, үзләре белән янәшә яшәгән һәм эшләгән кешеләрнең телләрен һәм хокукларын өч тиенгә дә санамаган бу депутатларны мин халык мәнфәгатьләрен яклаучы, республика халыклары дус һәм тыныч яшәсен дип кайгыртучы парламентарийлар дип атый алмыйм. Безнең бер депутатыбыз, «татар телен аякка бастыру, аны өйрәнү өчен 10 миллиард сум акча кирәк» дип, минем туган телемне, дәүләт телен өйрәнмәү һәм өйрәтмәс өчен, халык арасында коткы салып йөргәндә, ул үзен депутат итеп сайлаган татар яисә чуваш сайлаучыларының милли горурлыклары, рухи ихтыяҗлары турында уйлап карадымы икән, алар белән бу турыда киңәштеме икән?! Кеше никадәр генә каты бәгырьле булса да, бу бик кыйммәткә төшәчәк бит дип, үлем түшәгендә яткан авыруга дару сатып алырга акчасын кызганмас, киресенчә, ул, соңгы тиенен тотып булса да, үзенең туганын яисә дустын үлем тырнагыннан коткарып калырга тырышачак. Без беребез дә моңа кадәр һәм бүгенге көндә республикада урыс телен өйрәнүгә тоткан миллиардларны санамадык, ә инде татар теле һәм башка халыкларның телләре турында сүз кузгалгач, тиеннәрне санарга тотындык. «Телләр турында» гы Закон проекты юристлар экспертизасын гына түгел, ә мораль яктан да экспертиза аша үтәргә, бу законны һәммәбез дә үз күңелебез, үз вөҗданыбыз аша үткәрергә тиешбез. Әгәр инде без үзебезне «демократ» дип атаганбыз икән, ул демократиянең җирән сакалдан башка атрибутларын да үстерик.

1990 елның 30 августында татар һәм урыс телләрен дәүләт теле дип игълан иткәннән соң, ике елга якын вакыт узды. Димәк, бу Закон инде моннан, ким дигәндә, ел ярым элек кабул ителергә тиеш иде. Закон проекты дистәләгән иләк аша узып, ниһаять, бүгенге сессиянең көн тәртибенә кертелде. Төп проект белән бергә сезгә тагын башка вариантлар да таратылды. Һәр вариантта да игътибарга алырлык статьялар бар. Әмма ләкин мин, һич тә икеләнмичә, төп вариантны – Татарстан Югары Советының Милли мәсьәләләр һәм мәдәният буенча даими комиссиясе тәкъдим иткән вариантны кабул итәргә кирәк дип саныйм. Бу сессиядә, нигездә, кабул иткәннән соң, ул проект, яңадан комиссиягә кайтарылып, киләсе сессиягә сезнең тәкъдимнәр белән тулыландырылып, яңадан көн тәртибенә кертелер һәм тулаем кабул ителер, дип уйлыйм.

Ике ел элек Татарстанның Дәүләт суверенитеты турындагы Декларациядә без бертавыштан татар һәм урыс телләрен дәүләт теле дип игълан иткәнбез икән, бүген инде берәүнең дә моңа ревизия ясап утырырга хакы юк. Декларация бары тик декларация генә булып калмасын өчен, реаль эшләр эшләргә күптән вакыт җиткәндер. «Телләр турында» гы Закон кабул итү әлеге Декларацияне һәм референдум нәтиҗәләрен тормышка ашыруда безнең алга таба бер адым атлавыбыз булыр.

Мин үземнең чыгышымны Тукай сүзләре белән башлап җибәргән идем. Туган тел үз милләтен хөрмәт иткән һәркемгә дә: французга да, инглизгә дә, украинга да, урыска да, чувашка да, башкортка да, татарга да кадерле һәм якын. Ә кадерле әйберне күз карасы кебек сакларга һәм якларга кирәк. Тукай сүзләре белән башланган чыгышымны мин атаклы авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның һәммәбезгә дә билгеле шигъри юллары белән тәмамлыйм:

 
Кого-то исцеляет от болезней
Другой язык, но мне на нём не петь,
И если завтра мой язык исчезнет,
То я готов сегодня умереть.
 

1992


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации