Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 15


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 15 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Тел язмышы – милләт язмышы

Нәрсә соң ул дәүләт теле?


Хөрмәтле халык вәкилләре! Мөхтәрәм җәмәгать! Мин чыгышыма тагын «мөхтәрәм Илбашы – Президент» дип тә язып куйган идем. Кызганычка каршы, Президентыбыз биредә юк. Булмаса да сөйлим инде. Мин үзем авылда ишле гаиләдә үскән кеше. Безнең өйдә, әти булмаганда, бервакытта да җитди карар кабул итмиләр иде. Ярый, «әти» юкта булса да сөйләп калыйк.

Без бу сессияне бик озак көттек. Күңелләребездә еллар буена җыелып килгән уй-фикерләребезне, рәнҗү һәм үпкәләребезне, өмет һәм хыялларыбызны тагын бер кат шушы трибунага чыгып сөйләп, эчләребезне бушату өчен генә түгел, инде дә, ниһаять, безнең сүзләребезне ишетерләр, инде дә татар теленең тулы хокуклы дәүләт теле булырга тиешлеген аңларлар, аның өчен кирәкле шартлар тудырырлар дигән өмет белән көттек без бу олуг мәҗлесне.

«Телләр турында» гы Закон кабул ителгәннән соң, республикада эшләнгән эшләрне, бигрәк тә мәгариф өлкәсендәге алга китешләрне монда беркем дә инкяр итәргә җыенмый. Әмма сүз бүген эшләнгән эшләр турында гына түгел, ә күбрәк алдагы бурычлар һәм проблемалар хакында барырга тиештер. Моннан җиде елга якын элек, 1990 елның 30 августында, без Татарстанда ике телне – татар һәм урыс телләрен – дәүләт телләре дип игълан иттек. Ә нәрсә соң ул дәүләт теле? Безнең аңлавыбызча, иң беренче чиратта дәүләт теле ул – дәүләт белән идарә итү, дәүләтнең һәммә эчке һәм тышкы эшләрен, тормышын алып бару, шул дәүләттә яшәгәннәрнең үзара аралашу теле.

Дәүләт теле дип игълан ителгән тел шул дәүләттә дөньяга килгән һәр сабыйга ана сөте белән бергә үк кертелә башлап, яследә, балалар бакчасында, мәктәптә һәм югары уку йортында тулы хокуклы тел булырга, дәүләтнең һәр гражданины шушы дәүләт телендә аралашу, белем алу, эш йөртү дәрәҗәсендә тәрбия алырга тиеш. Суверенитетлы дип аталган дәүләткә исем биргән халыкның телен белмичә һәм белергә дә теләмичә, шул халык белән аңлашып, тату-дус яшәргә, бигрәк тә аның белән идарә итәргә тырышу кемнәрнеңдер күңелендә ризасызлык уята икән, мин ул кешеләрнең хисләрен бик яхшы аңлыйм. Чөнки дус-тату яшәү бары тик бер-береңә тигез дәрәҗәдә хөрмәт белән караганда, гореф-гадәтләрне, йолаларны, бер-береңнең телен тигез дәрәҗәдә хөрмәт иткәндә генә була ала. Татар телен тергезү һәм аякка бастыру өлкәсендә шактый эшләр эшләнсә дә, ни өчен җиде елга якын вакыт эчендә безнең туган телебез дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады? Зинһар өчен, урыс телле коллегаларым мине дөрес аңласыннар. Мин бүген, нигездә, татар теленең аяныч хәле турында сөйләрмен. Алар әнә мине тыңламыйлар да, наушниклар да алмаганнар… Бу һич кенә дә урыс теленә битарафлык түгел. Ә татар теленең бүгенге көндә урыс теле белән чагыштырганда Татарстан дип аталган республикада хәле үтә мөшкел булуыннан гына.

Без бит барыбыз да беренче чиратта иң авырткан җиребез турында сөйлибез. Хәле авыррак булганнарга иң элек ярдәм кулы сузарга тырышабыз. Ә чыннан да, ни өчен бездә татар һәм урыс телләре дәүләт телләре дип игълан ителеп тә, чынлыкта бары тик бер тел – урыс теле генә дәүләт теле вазифаларын үти? Минемчә, моның төп сәбәбе – «Телләр турында» гы Законны тормышка ашырырга, иң беренче чиратта шушы эш белән шөгыльләнергә тиешле кешеләребезнең, бигрәк тә җитәкчеләребезнең, ышанычлары булмауда, күңел кыйблаларының шул якка таба борылмавында. Юк, тыштан алар бу Законга каршы түгел. Ә эчтәге иманнары башка. Эчтәге каршылык тыштагы кирәклектән көчлерәк. Чөнки алар безнең илдә, безнең системада бүгенге көнгә кадәр әле бер генә карарның, бер генә законның, хәтта Конституциянең дә тулысынча үтәлмәвен, бер генә дәүләт яисә хөкүмәт программасының да чынга ашмавын бик яхшы беләләр. Аны үз күзләре белән күреп торалар. Боларын да шул ук язмыш көтүенә шикләнмиләр. Ә ышаныч һәм иман булмаган җирдә теләк булмый. Теләк булмаган җирдә акча булмый, акча булмаган җирдә эш тә тиешле дәрәҗәдә бармый. Мисал өчен ерак йөрисе юк. Мәсәлән, бюджеттан елның елында акчаның иң азын кемгә бирәләр? Кемгә булсын? Әлеге дә баягы милләтне милләт иткән, аның телен үстергән, рухи дөньясын, аң-белемен баеткан мәгарифкә, мәдәнияткә, фәнгә, радио-телевидениегә, газета-журналлар чыгаруга, китапханәләргә.

Минималь хезмәт хакын кабул иткән законыбыз нәкъ менә мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләре өчен чын мәгънәсендә афәт булып чыкты. Гореф-гадәтләребезне, динебез һәм телебезне моңа кадәр авыл коткарып һәм саклап калган булса, инде менә милләтебезнең соңгы таянычына – татар авылына да – әҗәл чираты җитте бугай. Авылда театр да, филармония дә, цирк та, концерт заллары да, университетлар да, академияләр дә юк. Анда булса шул бер мәктәп, бер клуб, бер китапханә генә, аларны да кыскарткач, авылда тулы хокуклы хуҗа булып дуңгыз фермасы, тавык кетәклеге һәм 100 төрле аракыдан киштәләре сыгылып торган бердәнбер кибет кенә кала. Татар авылының соңгы китапханәчесен, соңгы клуб мөдирен кыскарткан кешене мин бүген, һич тә тартынмыйча, үз кавеменең, үз халкының дошманы дип атар идем. Белгәнебезчә, республика мәдәният оешмаларында эшләүче 17 мең кешенең һәр унынчысы, димәк, 1 мең 700 мәдәният хезмәткәре кыскартылырга тиеш. Димәк, революция елларында чит илләргә сөрелгән, Гражданнар сугышы чорында атылган, асылган, Бөек Ватан сугышы елларында кырылган, Сталин төрмәләрендә черегән, инде болай да соңгы чиккә җитеп сыегайтылган, хәлсезләнгән милләтебезнең өрфия калынлыгындагы интеллигенциясе – зыялылар катлавы – тагын да юкарачак һәм бөтенләй бетүгә таба юл тотачак. Нигездә, бары тик кара эшчедән, игенчедән, сыер савучыдан һәм дуңгыз караучыдан, төрмә сакчыларыннан һәм дәүләт чиновникларыннан гына торган милләтнең киләчәге булмавы барыбызга да яхшы билгеле. Соңгы елларда без башкалабыз Казанда һәм район үзәкләрендә шау-шулы бәйрәмнәр ясарга шактый остарып җиттек. Әмма, тулаем алганда, республикада мәдәниятнең хәле көннән-көн мөшкелләнә бара. Театрларыбызның күбесе ярым җимерек хәлдә, аларны ремонтларга акча юк, татарча сорасаң да юк, урысча сорасаң да юк. Соңгы өч елда гына да республикада 134 клуб, 5 китапханә ябылды. Бүгенге көндә 33 китапханә һәм 115 клуб авария хәлендә. 91 китапханәгә һәм 591 клубка капиталь ремонт ясарга кирәк. 33 районда, халыкка китапханә хезмәте күрсәтү өчен, библиобуслар юк, хөкүмәт хисабына китап чыгару мөмкин булмаган нәрсәгә әверелде. Укучылар өчен дәреслекләр бастыру дәүләт күләмендәге хәл ителмәс проблемага әйләнде. Мәсәлән, 1996 елда республикабызның өч районында, татар китабы алу өчен, китапханәләргә бер тиен дә акча бирелмәде. Мин моңа гаҗәпләнмим дә. Әгәр кайбер җитәкчеләребез үз гомерләрендә мәктәптә укыгандагы ботаника дәреслегеннән соң кулларына ялгышып та китап тотып карамаганнар икән, алар ничек итеп китап һәм китапханәләр турында кайгыртсыннар, ди, инде! Дәреслексез балалар укытып, китапсыз китапханә ачып, гармунсыз клублар тоткан булып, без нинди рухи яңарыш, милләтнең киләчәге, татар теленең чәчәк атуы турында сөйлибез соң? Президентыбыз киләчәктә хакимият башлыкларын билгеләгәндә, аларның эшлеклелек сыйфатлары белән бергә мәдәният дәрәҗәсенә, мәдәнияткә, мәгарифкә, сәнгатькә, туган телгә булган мөнәсәбәтләренә дә игътибар итсә иде. Район һәм шәһәр хакимият башлыкларының җитәкчелек осталыгы, ничә центнер ит, сөт, ничә тонна ашлык җитештерү белән бергә, халыкның аң дәрәҗәсен ничә карышка үстерүе, туган телгә, гореф-гадәткә, рухи байлыкка мөнәсәбәте, һич югында, елына ничә китап, газета-журнал укуы, ничә тапкыр театр, концерт, музей, китапханәгә баруы белән билгеләнергә тиештер. Кыскартып, мин соңгы сүземне генә әйтәм, вакытым бетте. Безгә акча да бирмиләр, сүз дә бирмиләр, килеп җитте заманалар. Мин үземнең чыгышымны: «Нәрсә соң ул дәүләт теле?» – дип башлаган идем. Әйе, дәүләт теле ул – гамәлдәге дәүләтнең гербыннан, флагыннан, гимныннан да югарырак торырга тиешле төп дәүләтчелек атрибуты. Ул – халыкның һәм дәүләтнең уйлау, фикерләү, яшәү рәвеше. Әгәр дәүләттә дәүләт теле дип аталган телне белмичә һәм кулланмыйча да рәхәтләнеп яшәп, эшләп һәм ул дәүләт белән идарә итеп була икән, димәк, бу тел инде чын мәгънәсендә дәүләт теле түгел, һәм ул беркайчан да дәүләт теле була алмаячак.

1997

Дәреслек язу – бөтен җәмгыять бурычы

Бүген Татарстан Республикасы парламенты безгә, Татарстан Республикасы халык депутатлары, төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, галимнәр, мәгариф системасының гамәли хезмәткәрләре һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре белән бергә, конструктив, профессиональ сүз алып бару өчен, үз трибунасын бирде. Безнең парламент тыңлауларының максаты – мәгарифнең сыйфатын арттыруга, белем алуның даирәсен киңәйтүгә, укучыларның бушлай белем алуга конституциячел хокукларын, шул исәптән дәреслекләр белән бушлай тәэмин ителү хокукларын гамәлгә ашыруга, бу нисбәттән бигрәк тә мохтаҗ гаиләләрдәге сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү. Безнең өчен яңа гасыр нинди булачак? Яңа меңьеллык гыйлемлелек, профессиональлек гасыры булсын өчен, без ниләр эшләргә тиеш? Болар барысы да беренче чиратта безнең үзебездән тора. Мәгариф системасы киләчәкнең иң зур байлыгын тудыра: шуңа күрә без югары технологияләр уйлап табарлык белемле, җаваплы, талантлы һәм әдәпле кешеләр, сәләтле ватандарлар, ватанпәрвәрләр тәрбияләүне үзебезнең төп бурычыбыз дип саныйбыз. Өченче меңьеллыкта яшь буынны нәрсәгә һәм ничек өйрәтү сезнең һәм безнең эшчәнлеккә бәйле. Мәктәпләребезне тәмамлаучы балалар сәламәт булырга, тырышып эшләргә, үз иленең байлыгын арттырырга, туган халкының тарихын, мәдәниятен һәм телен өйрәнергә тиеш. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләре гомуми төп белемнең дәүләт мәгариф учреждениеләрендә бушлай булуын һәм теләгән һәр кешегә шул белемнәрне үзләштерүне гарантияли. Укучыларны дәреслекләр белән бушлай тәэмин итү әлеге хокукны гамәлгә ашыруның мөһим чараларының берсе булып тора. Укучыларны үз вакытында сыйфатлы дәреслекләр белән тәэмин итү мәгариф җитәкчеләренең һәм акча бүлүче дәүләт оешмаларының төп бурычы булырга тиеш. Базар мөнәсәбәтләренә күчү финанслар белән тәэмин ителеп килгән заказның гамәлдәге бердәм дәүләт системасын бетерүгә китерде, бу хәл дәреслекләрне чыгару күләмнәренә, укучыларны адреслы тәэмин итүгә тискәре йогынты ясады. Россия Федерациясе хөкүмәте күрсәтмәсе буенча, 1997 елдан Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнарына дәүләт мәгариф учреждениеләрен дәреслекләр белән тәэмин итү тәртибен мөстәкыйль билгеләү тәкъдим ителде. Әмма Россия Федерациясе Федераль җыенының Федерация Советы тарафыннан үткәрелгән парламент тыңлаулары материалларына караганда, хәзерге вакытка кадәр Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында укучылар дәреслекләр белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителми. Бу эш беренче чиратта Россия Федерациясе субъектларының бюджетында акча җитәрлек булмау сәбәпле, шулай ук оештыру кыенлыклары аркасында тукталып тора. Россия Федерациясе субъектларының күбесе үз бюджетларында дәреслекләр сатып алу чыгымнарын җитәрлек дәрәҗәдә карамыйлар, шуңа күрә ул кайбер очракларда ихтыяҗның 10 проценттан да азрагын тәшкил итә. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1999/2000 уку елында төбәк бюджетларыннан финанслау күләмнәре алдагы уку елы белән чагыштырганда 412,3 миллион сумнан 280,5 миллион сумга кадәр, ягъни 1,5 мәртәбә диярлек кимеде. Россия буенча дәреслекләр белән тәэмин ителеш уртача 83 процент тәшкил итә. Төбәгенә карап, ул 54 проценттан (Архангельск өлкәсе, Рязань өлкәсе, Төмән өлкәсе һ. б.) 98 процентка кадәр (Вологда өлкәсе, Хабаровск крае, Мурманск өлкәсе һ. б.) һәм 100 процентка кадәр (Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре) җитә. Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә федераль һәм төбәк дәреслекләре кулланыла. Татарстанда бүген бюджет акчалары исәбеннән федераль дәреслекләр белән тәэмин ителеш 62 процент чамасы булса, ә төбәк дәреслекләре белән тәэмин итү 80 процентка якын. Республика мәктәпләрендә дәреслекләр җитмәү, аларны сатып алу өчен акча 1997 елдан бирле мәгариф учреждениеләре ихтыяҗына карап түгел, ә республика бюджеты мөмкинлекләреннән чыгып бирүгә бәйле.

Федераль дәреслекләр турында

Соңгы елларда дәреслек базарындагы басмалар саны көннән-көн арта бара. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан куллануга тәкъдим ителгән федераль дәреслекләр бастырып чыгару белән Россиянең 55 нәшрияты шөгыльләнә (90 нчы елларга кадәр дәреслекләрне «Просвещение» нәшрияты гына чыгара иде). Тәкъдим ителгән дәреслекләр исемлеге 1000  нән артып китә. Һәр предмет буенча һәр сыйныф өчен 3–5 исемдәге дәреслек чыгарыла. Хәзер укытучылар үзләре теләгән дәреслекне алу мөмкинлегенә ия, ягъни укучыларны уку процессында төрле төркемнәргә дифференциацияле бүлү мөмкинлеге барлыкка килде.

Республика мәктәпләренә ел саен якынча 3–3,5 миллион нөсхә федераль дәреслек кирәк, хәзергә бу ихтыяҗ нибары 15–20 процентка гына канәгатьләндерелә. 2000 елдан башлап федераль дәреслекләргә заказлар бирү бюджетта каралган акчаларга бәйле рәвештә ел саен 3–3,5 миллион нөсхәдән 1,3 миллион нөсхәгә кадәр кими бара.

Федераль дәреслекләргә заказларның ел саен мәҗбүри кими баруы аларның мәктәп китапханәләре фондларында да бертуктаусыз кимүенә китерә. Шуңа күрә дә ата-аналар үз акчаларына федераль дәреслекләрне ел саен күбрәк сатып алалар. 2000 елда алар 25 миллион сумлык дәреслек сатып алганнар, бу – 1999 ел белән чагыштырганда 1,5 мәртәбә артык дигән сүз. Әмма җәмгыятьнең социаль катлауларга һаман саен ныграк бүленүе, басмаларның хакы арта баруы аркасында, укучы балалар арасында дәреслекләр белән тәэмин ителеш аермасы күбәя. Хәзер бер укучыга кирәкле дәреслекләр комплектының уртача хакы 1000 сумга якын тора. Билгеле инде, айлар буе хезмәт хакы алмаган ата-ана өчен бу бик зур проблемага әверелә.

Хәзерге вакытта ватандашларыбызның, бигрәк тә яшьләрнең, сәләтләрен үстерү юлында матди киртә барлыкка килде, бу бигрәк тә мәгарифкә кагыла. Күп кенә гаиләләр балаларының мәктәп портфельләрен тиешенчә «тутыра» алмыйлар. Бюджет акчалары урынына бюджеттан тыш акчалар куллану тенденциясе, җәмгыятьнең төрле катлауларга тагын да ныграк бүленүе аркасында, мәгарифнең демократик системасын иҗтимагый катлаулар системасына әверелдерү куркынычын тудыра.

Бу хәл мәктәп китапханәләренең китап фондлары ярлылануга да бәйле. Дәреслекләрнең якынча 45–50 проценты 4 елдан артыграк файдаланыла, шуңа күрә дә алар бик тузган, ә уку басмаларының 25 проценты эчтәлек ягыннан искергән. Мәктәп китапханәләренең китап фондлары соңгы 5 ел эчендә кими бара һәм белем алу сыйфатына тискәре йогынты ясый. Үз чиратында белем бирү һәм әхлак-тәрбия сыйфатының начарая баруы җәмгыятькә зур зыян китерә. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, хәзерге яшьләрнең интеллекты буенча Россия дөньяда 50 нче урында тора, димәк, безне инде Венесуэла, Ливан, Кувейт кебек илләр дә узып киткән. Без мәгарифкә милли керемнең 10 процентын тоткан елларда Галәмгә очтык. 1970 елда без гомуми халык санына карата студентлар саны буенча дөньяда 2 нче урында тора идек (АКШтан соң), ә хәзер 15 нче урынга тәгәрәдек.

Милли-төбәк компоненты предметлары буенча дәреслекләр һәм уку-укыту методик әсбаплары

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Закон кабул ителүгә бәйле рәвештә республикада татарча укытучы мәктәпләр саны артты. Татар теле урыс телле мәктәпләрнең дә уку-укыту планнарына кертелде, нәтиҗәдә республика укучыларының 99 проценты татар телен өйрәнә башлады. Моның өчен, билгеле, барлык мәктәпләрне дә татар телендә кирәкле дәреслекләр һәм уку-укыту методик әсбаплары белән тәэмин итү кирәк.

Соңгы дистә ел эчендә безнең җәмгыятебез, татар дөньясы танымаслык булып үзгәрде. Дөрес, бу үзгәрешләрнең барысы да без теләгәнчә уңай якка гына булмады. Әмма күзгә күренеп торган иң зур казанышыбыз – сүз иреге, матбугат хөрлеге һәм милли аңның үсүен беркем дә инкяр итә алмас. Менә шушы казанышларыбызны булдыру юлында иң авыр йөкне тартып баручыларның берсе – «Мәгариф» милли нәшрияты иде.

Үз милли мәгариф системасын булдырмаган халыкның киләчәге юклыгын исбатлап тору кирәк түгелдер. Безнең халкыбыз һәрвакыт белемгә омтылган, һәм шушы омтылыш аны бетү-югалудан саклап калган. Шуңа күрә, «Мәгариф» нәшрияты ачылгач, милләтебез өстәмә бер куәт, яңа сулыш алган кебек тоелды. Без, ниһаять, үз дәреслекләребезне үзебезчә язып, үзебезчә бизәп, үзебезчә бастыру мөмкинлегенә ирештек. Нәшрият хезмәткәрләре, бүгенге заман мәктәбенең, бүгенге заман баласының ихтыяҗларын җентекләп өйрәнеп, республикабыз һәм милләтебез алдына куелган олы бурычларны истә тотып, үз эшләрен бик тиз арада җайга салдылар.

Дөрес, әле бугаздан алып торган финанс һәм кадрлар кытлыгы, полиграфик мөмкинлекләрнең чикле булуы, Татарстаннан читтә татарлар яшәгән өлкәләр белән элемтәләр кимүе нәшрият җитәкчеләрен һәрчак бимазалап, борчып тора. Бу мәсьәләләр хәл кылынмыйча торып, татар милләтен бер мәгариф системасына кертү, бер рух тирәсенә туплау, бербөтен милләт итүнең мөмкин түгеллеге барыбызга да яхшы мәгълүм.

Дөньяның алга киткән илләре тәрәккыяткә ирешү юлында иң беренче адымнарын мәгарифкә игътибарны арттырудан башлаганнар. Чөнки теләсә кайсы җәмгыятьнең төп бурычы – кеше тәрбияләү, аң-белемле, итагатьле, вөҗданлы һәм оста һөнәрле шәхес үстерү икәнне яхшы белгән алар.

Хәзер республиканың барлык гомумбелем учреждениеләрендә күпчелеге «Мәгариф» нәшриятында дөнья күргән төбәк дәреслекләре кулланыла. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин ителеш 100 процент тәшкил итә, ә татар теленә тәрҗемә ителгән федераль дәреслекләр белән – 60 процент кына. Тәрҗемә ителгән дәреслекләр җитмәү Россия нәшриятларыннан гаять кыйммәт торучы лицензия хокукы алу кыенлыклары белән аңлатыла. Республика мәктәпләрен төбәк дәреслекләре белән тәэмин итү буенча гамәлдәге проблемаларны хәл итү өчен, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан төбәк дәреслекләре турында закон проекты әзерләнде, анда төбәк дәреслекләрен бастырып чыгаруны һәм таратуны финанслау республика бюджетындагы якланылган аерым юл (защищённая статья) рәвешендә карала. Озакламый бу закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советында каралырга тиеш.

Татарстан Республикасында, Россия Федерациясенең барлык субъектларындагы бердәм мәгариф стратегиясен чагылдыручы федераль мәгариф программасын гамәлгә ашыру белән бергә, мәгарифнең милли-төбәк компонентларын әзерләүгә зур игътибар бирелә, милли-төбәк компонентын барлыкка китерүнең төп чыганагы төбәкнең табигый-географик, тарихи-мәдәни, социаль-икътисади үзенчәлегенә бәйле. Милли-төбәк компоненты төбәк мәгариф программалары, дәреслекләр, уку-укыту әсбаплары аша гамәлгә ашырыла. Соңгы елларда республика мәктәпләре яңартылган уку-укыту программалары нигезендә төзелгән яңа дәреслекләр белән тәэмин ителде. Бу дәреслекләр татар теле һәм әдәбияты, урыс теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы, Татарстан географиясе һ. б. өлкәләргә карый.

Мәктәп дәреслекләрен әзерләгәндә, Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы һәм нәшрият хезмәткәрләре республиканың интеллектуаль куәтен тулырак файдаланырга тырышалар. Дәреслек авторлары арасында Л. Шакирова, Р. Гарифьянова, А. Әсәдуллин, Н. Андрамонова, М. Зәкиев, Ф. Сафиуллина, А. Әхмәдуллин, А. Яхин, Ф. Галимуллин, В. Хаков, М. Әхмәтҗанов, Р. Фәхретдинов, Ә. Тайсин кебек танылган галимнәр бар. Кызганыч, дәреслек авторлары арасында әлегә яшь галимнәр күп түгел.

Полиграфик бизәлеше, иллюстрацияләре буенча төбәктәге дәреслекләр федераль дәреслекләрдән калыша. Кызганычка каршы, гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслекләр әзерләү бүгенге көндә, нигездә, Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы һәм «Мәгариф» нәшрияты проблемасы гына булып кала бирә. Министрлык фикеренчә, мәгарифкә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТФАның Тарих институты һәм башка бүлекчәләре тиешенчә әһәмият бирмиләр, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгына караган Милли мәгариф институтының татар филиалы ябылу да милли мәгариф өчен зур югалту булды. Дәреслек язу ул – бөтен җәмгыять бурычы, хөкүмәт һәм дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим бурыч булырга тиеш.

Һичшиксез, дәреслекләр әзерләү һәм нәшер итү – хезмәтне бик күп сорый торган, техник яктан бик катлаулы эш. Бүгенге китап һәм дәреслек базары югары сыйфатлы чит ил һәм Россия басмалары белән тулган, конкурентлык дәрәҗәсе бик югары. Әлбәттә, китапның төп мәгънәсе аның текстында, дәреслекнең эчтәлеге төп рольне уйный. Аннан соң китап карап торышка да яхшы тәэсир калдырырга һәм үтемле товар булырга тиеш. Шуңа күрә китапны бизәү һәм бастырып чыгару – бөтен бер команданың эш нәтиҗәсе; анда барысы да мөһим: камил әдәби тел, әйбәт тәрҗемә теле, төгәл терминология, яхшы дизайн һ. б.

Россия Федерациясе һәм БДБ төбәкләренең татар мәктәпләрендә Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән программалар, дәреслекләр, методик һәм башка төрле әдәбият файдаланыла.

Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар балалары өчен милли, мәдәни һәм уку-укыту ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатында Мәгариф министрлыгы тарафыннан татар телендәге мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү буенча тиешле оештыру эшләре башкарыла. Ләкин бүгенге көнгә кадәр Россия Федерациясе һәм БДБның күп кенә төбәкләрендә барлык теләүчеләрне татар дәреслекләре белән тәэмин итү мөмкин түгел (бигрәк тә Башкортстан, Төмән, Пермь өлкәләренә карый бу). Әлеге эш беренче чиратта җирле бюджетларда акча җитмәүгә, төбәкләрдәге татар мәктәпләрен уку әсбаплары белән тәэмин итүне җайга салучы тиешле программаларның юклыгына бәйле.

Югары уку йортлары дәреслекләре турында

Фәнни-тикшеренү институтлары һәм Татарстан Республикасы вузлары галимнәре татар теле, татар әдәбияты, фольклор, сәнгать һәм татар халкы тарихы буенча гомуми белем бирү мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары булдыруда актив катнашалар, моннан тыш, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» гы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәл итү өчен, табигать һәм физика-математика фәннәре өлкәсендә эшләүче 36 күренекле галим җәлеп ителде, алар махсус фәнни шурага берләштеләр, татар телендә 100 гә якын дәреслек, уку әсбаплары төзеделәр һәм нәшер иттеләр, аларның кайберләре татар телендә укыту өчен файдаланыла.

Югары уку йортларындагы китапханәләр фонды елдан-ел искерә бара һәм хәзерге заман таләпләренә торган саен азрак җавап бирә. Соңгы 7 елда югары уку йорты китапханәләренә дәүләт бюджетыннан 1 сум акча да бирелмәгән. Шул ук вакытта яңа алынган китапларның 75 проценты югары уку йортларының үз басмаларыннан тора, аларның сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирми. Экспертлар бәяләгәнчә, югары уку йортларында дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин ителеш әлеге уку йортлары арасында гына түгел, дисциплиналар арасында да бик нык аерыла. Психология, икътисад, социология, чит телләр, культурология, фәлсәфә, тарих, сәясәт белеме, хокук фәннәре буенча югары уку йортлары китапханәләре бигрәк тә нык мохтаҗлык кичерәләр. Уртача тәэмин ителеш таләп ителгән күләмнең 12–15 процентыннан артмый. Югары уку йортларының зур күпчелегендә дәреслекләр фондының 75 проценты 1975–1980 елларда чыгарылган әдәбияттан тора, ягъни алар инде күптән искергәннәр. Охшаш профильдәге югары уку йортларында укыту материаллары бастырып чыгарганда, кабатлауларны булдырмау өчен координация һәм мәгълүмат үзәге булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу, югары уку йортларына басмалар чыгару өчен, акчаны да, вакытны да янга калдырырга мөмкинлек бирер, аларның сыйфатын да күтәрер иде.

Чуваш, удмурт, мари һәм мордва мәктәпләре өчен дәреслекләр турында

Соңгы елларда республикада милли мәгарифнең үсешенә бәйле рәвештә шулай ук чуваш, удмурт, мари һәм мордва этник-мәдәни компонентлары булган мәктәпләр саны артты. Әмма әлеге мәктәпләр өчен дәреслекләр җитешми. Бүгенге көндә удмурт, мари, мордва нәшриятларында дәреслекләр чыгару эшендә планлылык юк, эзлеклелек сакланмый. Болар барысы да әлеге мәктәпләрдә уку-укыту барышына тискәре йогынты ясый. Укучыларны урыс телле мәктәпләргә караганда түбәнрәк халәттә калдыра. Әлеге нәшриятларның дәреслекләре ирекле сатуда юк, аларны бары тик заказ белән генә алдырырга мөмкин. Аеруча мордва телендәге дәреслекләр белән хәл катлаулы.

Мәктәп китапханәләрен әдәби, тармак һәм фәнни-педагогик әдәбият белән тәэмин итү проблемалары һәм аны яхшырту юллары

Китапханә фондларының ярлылануы һәм әдәби тармак, фәнни-педагогик әдәбият белән тәэмин итүнең канәгатьләнмәслек булуы – мәгарифне җитәрлек финансламауның аяныч нәтиҗәсе.

Соңгы 10 ел эчендә мәктәп китапханәләре фонды бөтенләй диярлек яңартылмады. Республика мәктәпләрендә әдәби фондның торышы түбәндәгечә:

урыс телендәге әдәбият – 9  874  617 нөсхә (1994 ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк);

татар телендәге әдәбият – 3  272  964 нөсхә (1994 ел белән чагыштырганда 3 процентка кимрәк).

Барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә дә урыс телендәге чит ил әдәбияты, чит ил язучыларының, Россия язучыларының, шулай ук урыс һәм татар әдәбияты классикларының әсәрләре аз. Мәктәпләргә белешмә, фәнни-өйрәнү, педагогик әдәбият, дөньяви классика буенча тәнкыйди әдәбият, музыка, сәнгать тарихы буенча әдәбият җитми. Галимнәр, яшь кешенең интеллектуаль яктан формалашуы өчен кимендә 250 ләп китап кирәк, дип саный. Урта мәктәпләр һәм вузларның түбән курсларында укучылар өчен дә уку-укыту программасын үзләштерергә нәкъ шулкадәр җитди әдәбият кирәк.

Татарстанда 2419 мәктәп китапханәсе бар. Татарстан китапханәләренең проблемалары гомумроссиянекенә охшаш. Россия Федерациясендә 65 мең мәктәп китапханәсе исәпләнелә. Бу – дөньядагы иң зур китапханәләр челтәре. Әмма мәктәп китапханәсенең мәгариф системасындагы урынын һәм ролен аңлау Россиядә дә, Татарстанда да җитәрлек түгел әле. Бөтен дөньяда бүген мәктәп китапханәләрен укытучыларның һәм укучыларның ихтыяҗларын тәэмин итә торган мәгълүмат үзәкләренә, медиатекаларга әверелдерү эше бара, ә Россия китапханәләрендә компьютер техникасы түгел, хәтта гади генә китаплар һәм дәреслекләр белән тәэмин итү проблемасы да хәл ителми.

Соңгы 10 ел эчендә илдәге икътисади һәм социаль үзгәрешләр мәгарифкә мөнәсәбәтне тулысынча үзгәртте. Җәмгыятьне мәгълүматлаштыру процессының йогынтысы күзгә күренеп арта. Бу беренче чиратта китапханәләрнең материаль-техник базасын ныгыту һәм аларны мәгълүмат туплау максатларында үзгәртүне таләп итә. Россиянең Мәгариф министрлыгында нәкъ шул максаттан дәреслекләр, китапханәләр һәм медиатекалар идарәсе оешты. Квалификацияне күтәрү институтларында китапханә эше, фәнни-ысулый үзәкләр барлыкка килә, шулай ук мәктәп китапханәләренә ысулый ярдәм күрсәтүче китапханә белгечләре әзерләнә.

Бүгенге шартларда мәгарифнең, дәреслекләрнең, әдәби һәм тармак әдәбиятларының сыйфатына таләпләр арта. Шуңа бәйле рәвештә мәктәп китапханәләрен китаплар белән тәэмин итү, Татарстанда нәшер ителүче дәреслекләрнең сыйфатын күтәрү тиз арада хәл ителергә тиешле иң мөһим мәсьәлә булып тора.

Яшь буынга сыйфатлы белем биреп кенә язылган һәм язылмаган законнарны ихтирам итә торган милләтпәрвәр шәхес, туган иленә, туган халкына тугрылыклы хезмәт итүче, җәмгыятькә файдалы, намуслы һәм гадел кеше тәрбияләргә мөмкин.

2001


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации