Автор книги: Разил Вәлиев
Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 17 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 20 страниц]
Латин графикасы язмышы – судьялар кулында
Моннан берничә көн элек Татарстан Дәүләт Советына Татарстан Югары судыннан чакыру килеп төште. Баксаң, безнең прокурорыбыз «Латин язуы турында» гы Законыбызны Россия законына тәңгәл килмәүдә гаепләп судка биргән, һәм без 2 март көнне татар халкының үзе теләгән хәрефтә язарга хакы бармы-юкмы икәнлегенең бер прокурор һәм бер судья тарафыннан хәл ителүе шаһитлары булырга тиешбез икән.
Мондый әкәмәтләрне инде күп күрсәк тә, безнең бар булган хокукларыбызны берәм-берәм йолкып бетерә барсалар да, бәлки, монысына кагылмаслар, әлифбага, хәрефкә үк тотынмаслар дип өметләнгән идек. Аннары прокуратура да, суд та хокук саклау оешмалары дип аталалар, димәк, алар иң беренче чиратта кешенең, халыкларның хокукларын чикләргә түгел, ә якларга тиешләр. Ә хәреф сайларга, нинди язуда язарга да хакы, хокукы булмаган халыкның ничек итеп шул хокук саклау органнарына, җитәкчеләргә, депутатларга ышанычы һәм хөрмәте булсын икән? Ә бүген без Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдында торабыз. Бу зур эш вакытында республикабыздагы сәяси тотрыклылык саклану барыбыз өчен дә бик мөһим. Әлеге мәсьәләне сессиянең нәкъ менә бүгенге көн тәртибенә кертү турыдан-туры әнә шул сәяси тотрыклылыкны саклау ниятеннән дә эшләнә.
Мәсьәләнең бүгенге көнгә кадәр булган тарихына кыскача гына күзәтү ясап китәргә рөхсәт итегез: инде егерменче гасыр башларында ук Татарстан җәмәгатьчелеге тарафыннан татар әлифбасын латин әлифбасына күчерү мәсьәләсе күтәрелә. 1927 елда татарча язу латин графикасына күчә һәм ун елдан артык кулланышта була. 1938 елның 30 декабрендә ВКП(б) Политбюросы, бернинди белгечләрдән һәм җәмәгатьчелектән сорап тормыйча, татар алфавитын кириллицага күчерергә дип карар чыгара. Әмма фәнни оешмалар, телчеләр, язучылар, журналистлар, мәгариф хезмәткәрләре арасында кириллица язуы татар теленең авазлар системасына да, орфографиясе һәм грамматикасына да туры килмәве турында әледән-әле бәхәсләр, ризасызлыклар туып тора. Тик бу хәрәкәт совет системасының тоталитар сәясәте шартларында киң таралыш таба алмый.
Россия Федерациясендә яңа демократик җилләр исә башлаган 80 нче елларда гына әлеге мәсьәлә яңадан өскә калкып чыкты һәм чит илләрдәге, БДБ илләрендәге, Россия төбәкләрендәге һәм Татарстанның үзендәге киң җәмәгатьчелек дистә елга якын фикер алышкач, 1997 елда Бөтендөнья татар конгрессы, Җир шарының бөтен төбәкләреннән җыелган делегатлар исеменнән татар әлифбасын яңадан латин графикасына кайтару турында эш башлауны сорап, халкыбызга, хөкүмәтебезгә һәм Дәүләт Советына мөрәҗәгать итте. Озакламый татар галимнәре Дәүләт Советына «Татар әлифбасын латин графикасы нигезендә яңадан торгызу» турында закон проекты эшләп тапшырдылар. Дәүләт Советы һәм хөкүмәтебез бу закон проектын киң халык тикшерүенә куйды.
1999 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасында «Татар әлифбасын латин графикасы нигезендә яңадан торгызу» дигән Закон кабул ителде. Инде тарихи гаделлек тантана итте дип кенә торганда, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасындагы бер төркем депутатлары бу Законны Россия иминлегенә яный торган документ дип бәяләделәр һәм «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» гы Федераль законга Россиядәге милли республикаларда кириллицадан башка әлифбаларны тыюны күздә тоткан төзәтмә кертү тәкъдиме белән чыктылар. Татарстанның әлифба турындагы законының Россияне таркатуга һәм илнең иминлеген какшатуга нигезләнгән икәнен раслар өчен, Дәүләт Думасы Татарстанга махсус комиссия җибәрде.
Әлбәттә, комиссия Татарстан җирендә андый җимерү эше булуын раслый торган бер генә дәлил дә таба алмады. Шуңа да карамастан комиссия, Думага кайткач, Татарстанның бу законы Россия иминлегенә яный дип хисап бирде. Бу арада инде Россия матбугатында Татарстанга әнә шул яланы яккан бик күп чыгышлар да булды.
Әлеге шау-шуларның нәтиҗәсе булып, Дәүләт Думасында «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» гы Федераль законның 6 нчы маддәсенең 3 нче пункты итеп Россия Федерациясе республикаларында дәүләт теле булган милли телләргә кириллицадан башка әлифба куллануны тыя торган билгеләмә өстәлде.
Татар җәмәгатьчелеге, Президентыбыз һәм Дәүләт Советы Россиянең бу законсыз законын кабул иттермәскә тырышып күп көч куйды. Дәүләт Советы башта Дәүләт Думасы депутатларына, аннары Федераль Советка, ниһаять, Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга Россия Конституциясенең 68 нче маддәсенең 2 нче һәм 3 нче бүлекләрен, 71 нче, 72 нче, 73 нче маддәләрен, шулай ук Россия Федерациясе ратификацияләгән регионнар телләре һәм аз санлы халыклар телләре турындагы Европа хартиясен һәм Европа Советы әгъзалары булган дәүләтләрнең милли азчылыкларны яклау конвенциясен тупас боза торган бу законны кабул итмәскә һәм аңа кул куймаска өндәгән мөрәҗәгатьләр белән чыкты. Президентыбыз Минтимер Шәймиев мәсьәләнең, латин алфавитына кайту-кайтмау проблемасыннан тайпылып, сәяси һәм хокукый яссылыкка күчүенә басым ясады. Монда бит сүз татар халкының нинди әлифба, нинди графика файдалануы турында гына түгел, ә иң беренче чиратта кеше һәм халыклар хокуклары, Россиянең үзен Федерация итеп оештырган милләтләр һәм халыклар хокукларын күз карасы кебек сакларга тиешлеге, ниһаять, Россия эчендә федератив мөнәсәбәтләрне тагын да үстерү, ныгыту, димәк, Россия Федерациясен ныклы хокукый нигезләргә күчерү турында бара.
Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан җәмәгатьчелеге бу катлаулы хәлдән хокукый дәлилле, цивилизацияле чаралар белән генә чыгарга омтыла. Безнең Комиссия, мәсьәләгә тулырак ачыклык кертүнең кирәклеген аңлап, «латинга кире кайту өчен Татарстан Конституциясе хокукый мөмкинлек бирәме?» дигән сорау белән Татарстан Конституция судына мөрәҗәгать итте. 2003 елның 24 декабрендә Татарстан Конституция суды карары безнең бу сорауга уңай җавап бирде. Без, инде болай булгач, тыныч кына алга таба барырга була дип, Комиссия исеменнән Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутатларга Россиянең кириллицадан башка әлифбаларны тыя торган законын гамәлдән чыгару турында Федераль закон проекты эшләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә уйладык. Әмма, инде әйткәнемчә, 2004 елның 18 февралендә Дәүләт Советына Татарстан Республикасы прокурорының «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» гы Россия Федерациясе Законының 3 нче маддәсенә өстәмә кертү турындагы Федераль закон нигезендә «Татар әлифбасын латин графикасы нигезендә яңадан торгызу турында» гы Татарстан Республикасы Законын гамәлдән чыгаруны сораган гаризасының 2004 елның 2 мартында Татарстан Югары судында каралырга тиешлеге турындагы хат килеп төште.
Сүземнең башында мин, без тикшерә торган мәсьәләне сессиянең көн тәртибенә кертү Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан җәмгыятьтә булган тотрыклылыкны саклап калу максатыннан да эшләнде, дигән идем. Чыннан да, Татарстан Югары судында 2 мартта булачак суд процессы сайлау алды ыгы-зыгысында болай да активлашкан җәмәгатьчелекнең латин графикасын яклаучы күпчелеге белән аны өнәмәгән өлеше арасында, республикабызда яшәүче аерым милләтләр арасында, галимнәр, журналистлар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, укучылар, студентлар арасында һич кирәк булмаган каршылыклар, бәхәсләр, шау-шулар, бүлгәләнүләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәрәкәт табигый рәвештә дә, кайбер «кайнарбашлар» тарафыннан махсус та оештырылырга мөмкин. Төрле төбәкләрдә сайлау алдыннан пычрак технологияләрнең ничек кулланылуын да истән чыгармаска кирәк. Бусы – бер, һәм бик җитди мәсьәлә. Икенчедән, Россия төбәкләренең законлы хокукларын чикләүгә корылган бу гамәл Россия Президентын сайлау барышына ничек тәэсир итәр икән? Шул ук вакытта парламентыбызга депутатлыкка кандидат булып баручылар 2 мартта үзебезнең судның үз законыбызны тыюына берничек тә каршы килә алмаячаклар. Мондый чарасызлык, чынлыкта көчсезлек, депутатлыкка дәгъва кылучы кандидатларыбызга карата халык яки сайлаучы ышанычын какшатмасмы?
Бу борчылулар, бу сораулар турында барыбыз да тирәнрәк, җитдирәк уйланыйк әле. Уен түгел, сайлауларга 12 көн калганда, үзебезнең Югары суд Татарстан парламенты кабул иткән, халыкның рухи язмышын хәл итүдә хәлиткеч урын тоткан законнарның берсен гамәлдән чыгарып ташлый, ди. Һәм бу эш Россия Конституциясен санга сукмыйча, аның белән исәпләшмичә, кеше һәм халыклар хокукларын бозу, чикләү юлы белән эшләнә.
Безнең Комиссия бүген дә бу катлаулы хәлдән чыгуның хокукый, цивилизацияле башка юллары барлыгына ышана. Россия Конституциясенең 125 нче маддәсе нигезендә «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» гы Федераль законның 3 нче маддәсендәге Россиядәге милли Дәүләт телләрендә кириллицадан башка имляны файдалануны тыя торган 6 нчы пунктны конституционмы, юкмы икәнлеген шәрехләүне сорап, Россия Федерациясе Конституция судына мөрәҗәгать итик. Ә Татарстан Югары суды «Татар әлифбасын латин графикасы нигезендә яңадан торгызу турында» Татарстан Законын караячак суд утырышын бу мөрәҗәгатькә җавап килгәнчегә кадәр кичектереп торырга тиеш дип саныйм.
Әгәр дә Россия Конституция суды, Россия Конституциясен санга сукмыйча, хокукый карар урынына сәяси карар чыгарса, республикабыз һәм халкыбыз хокукларын чикләргә юл куйса, безнең өчен бердәнбер юл – халыкара оешмаларга һәм кеше хокуклары буенча халыкара судка мөрәҗәгать итү генә кала.
Язмамны Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең латин язуы тирәсендә барган ыгы-зыгылар хакында Россия матбугатында урыс телендә басылып чыккан әңгәмәсеннән бер өзек белән тәмамлыйм: «Это решение было основано на резолюции Второго съезда Всемирного конгресса татар, а также выводах учёных Академии наук Татарстана, оно согласуется со статьёй 68 Конституции Российской Федерации, по которой государство «гарантирует всем её народам право на сохранение родного языка, создание условий для его изучения и развития», а республикам предоставляет право «устанавливать свои государственные языки». Приняв поправки к Закону РФ «О языках народов Российской Федерации», центр фактически нарушил собственную Конституцию, а также ряд международных норм, в частности европейскую рамочную Конвенцию о нацменьшинствах. Такой шаг можно рассматривать как покушение на право народов на свободное развитие языка. Можно обсуждать вопрос, насколько своевременен переход татарского языка на латинскую графику, но нельзя оспаривать само это право. Более того, приняв такие поправки, Федеральное собрание вмешалось в исключительные полномочия субъекта Федерации. Все эти нарушения происходят на фоне отсутствия ясной национальной политики, соответствующей нормам демократического федеративного государства».
2004
«Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук…»
Балалар бакчасыннан башлап югары уку йортына кадәр эзлекле милли мәгариф системасы булмаган милләт алга киткән милләтләр исәбенә керми. Үз туган телендә белгечләр әзерләмәгән, туган телендә югары белем бирмәгән халык дөнья халыклары базарында алга киткән халыклар белән бер дәрәҗәдә тора алмый. Вакыт узган саен, аның базар бәясе бөтенләй төшеп, тора-бара милләт кадәр милләтнең кабилә хәлендә калуы яисә бөтенләй юкка чыгуы да мөмкин. Әмма якты дөньядан беркемнең дә үз теләге белән китәсе килмәгән кебек, татар халкының да күрә торып үз гомерен чикләргә теләге һәм хакы юк. Шуңа күрә без монда югалу һәм бетү хакында түгел, ә милләтне үстерү турында, аның киләчәге хакында сүз алып барырга дип җыелдык.
Бүген Татарстаннан читтә чын татар булып, димәк, туган телеңне, гореф-гадәтләреңне, йолаларыңны, динеңне, милли мәдәниятеңне һәм милли мәктәбеңне саклап һәм яклап яшәү бик катлаулы. Әмма бу залга җыелган фидакяр җаннар һич кенә дә җиңел язмыш сайлап, җиңел тормыш эзләп йөрүчеләр түгел. Сезне һәм безне бүген иң беренче чиратта милләтебезне саклап калу һәм үстерү, аны дөнья мәйданына чыгару мәсьәләсе борчый. Ә милләтне милләт иткән нәрсәләр: иң беренче чиратта милли мәдәният, милли мәгариф, милли аң һәм шуларны оештырып, үстереп, куәт биреп торучы милли элита!
Әмма милли элита могҗиза белән күктән төшә торган нәрсә түгел. Аны уйлап табып та, спортчылар кебек сатып алып та булмый. Аны үзебезгә әзерләргә һәм тәрбияләргә кирәк. Җәмгыятьтә зыялы затларны тудыра, үстерә, тәрбияли торган берничә урын бар. Шуларның иң беренче чираттагылары – гаилә белән мәктәп!
Гаилә бүгенге көндә үз функцияләрен тулысынча үтәп бара алмый. Аның җәмгыятьтәге роле, дәрәҗәсе бик түбән. Үзен саклау һәм үстерү өчен, татарларның үз милли идеологиясе булырга тиеш. Ә бу идеологияне бүгенге татар гаиләсе бирә аламы соң? Ала, әмма андый гаиләләр, кызганычка каршы, бик аз, бармак белән генә санарлык.
Милли элитаны, зыялы яшьләребезне тәрбияләүдә балалар бакчасының, мәктәпнең, махсус уку йортларының роле гаҗәеп зур. Ләкин безнең балалар бакчаларыбыз, мәктәп-вузларыбыз бу функцияләрне үз җилкәсенә күтәрә аламы соң? Бу – бик авыр сорау. Чөнки бүген Россия төбәкләрендә чын мәгънәсендә милли мәгариф системабыз юк. Димәк, мәктәп тә, вуз да бу функцияне үти алмый. Ә инде гомуми идеяләр белән халыкның тормышын яхшырту, аны бай итү кебек максатлар бик мөһим булса да, милләтебезне алга таба яшәтү өчен болар гына җитми. Мәсәлән, христиан мәктәбендә яисә православие чиркәвендә хак мөселман баласын тәрбияләргә шартлар булмаган кебек, гомуми урта мәктәптә дә безнең милләтнең мәнфәгатьләрен, проблемаларын тулысынча искә алган, милли рухлы чын татар балалары тәрбияләрлек мәгариф системасы була алмый. Гомуми урта мәктәп гомуми шаблон кеше тәрбияли.
Бүген Россиядә урыс халкы җитәкчелегендә халыкларны берләштерергә тиешле дәүләт сәясәте хакында закон кабул итәргә җыеналар. Шундый максатны алга куйган, шундый сәясәтне алга сөргән Россия мәгариф системасы татар яшьләрен милли рухта тәрбияләргә булышыр дип мин һич кенә дә уйлый алмыйм.
Безнең милләтнең терәге булырлык затлардан мин аерым урынны зыялы байларыбызга, меценат-хәйриячеләргә бирер идем. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар байлары милләт өчен ниләр генә эшләмәгәннәр?! Мәктәп-мәдрәсәләр ачканнар, газета-журналлар чыгарганнар. Урыс дәүләте, патша хөкүмәте татарларга мәктәп-мәдрәсәләр ачарга бер тиен дә акча бирмәгәнне күреп, татар байлары бу изге эшләрне ихлас күңелдән үз өсләренә алганнар. Бүгенге көндә дә безнең зыялы байларыбыз бар, әмма чын зыялылары бармак белән генә санарлыктыр. Миллионерларыбыз, хәтта миллиардерларыбыз бар, алар завод-фабрикалар тоталар, акчалары бихисап. Тик менә араларында милли мәктәпләр ачкан кеше бармы? Булса да, бик сирәктер. Мәсәлән, Төркиядә байлар, мая туплауга ук, иң элек балалар өчен мәктәп салдыра. Халык ихтыяҗы өчен кирәк булган биналарга үз акчасын бирә. Ә бездә акчасы булган кеше гомеренә бер авыл мунчасы кадәр мәчет салдыра да шуңа бабасының, әтисенең яисә үзенең исемен кушып, сөенеп яши. Һәм… шуның белән вәссәлам!
Зыялы яшьләребезне үстерүдә шулай ук үзебезнең Милли университетыбыз төп рольне уйнарга тиеш иде. Иң беренче чиратта бу уку йортын без татар халкының тарихын, рухи байлыгын, мәдәниятен өйрәнүче университет итеп күз алдына китерәбез. Андагы студентлар татар-урыс телләрен һәм кимендә бер чит телне яхшы үзләштерергә тиешләр. Әмма телләр өйрәнү генә җитми, милләт каршындагы проблемаларны чишү өчен күп нәрсә кирәк. Милли университетта Россия төбәкләрендә һәм хәтта чит илләрдә яшәүче татарларның сәләтле яшьләре килеп укырга һәм аларга элитар мөгаллимнәр белем бирергә тиеш дип уйлыйм мин. Әмма шуны да онытмыйк: ниндидер бер уку йорты кысаларында гына татарны үстерү, татар ренессансы ясау – шулай ук хыял! Без бүген Россия күләмендә татар халкын үстерү буенча Дәүләт программасын булдыру чараларын күрергә тиешбез. Әйтик, Башкортстанда башкорт халкын үстерү буенча программа бар. Бәлки, ул аларга ярыйдыр, чөнки башкортларның күпчелек өлеше Башкортстанда яши. Ә бит безнең татар халкының яртысыннан күбрәге читтә, бик зур өлеше Россия төбәкләрендә яши. Шуңа күрә андый Программаны Татарстан күләмендә генә кабул итү безгә бик үк мәслихәт түгел. Без Конституциябезнең 14 нче маддәсен нәкъ менә читтәге татарлар мәнфәгатен искә алып кабул иттек. Тик бу маддә гамәлгә керсә дә, әллә ни зур уңышка ирешә алмадык. Безнең Конституциябез Татарстанда гына хокукый көчкә ия. Димәк, мондый Программаны Федераль хакимият белән килешеп, бөтен Россия күләмендә тормышка ашырырга кирәк.
Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин халкыбызга аерым бер ихтирам белән сөйләгәч, Россия дәүләтчелеген төзүдә, оештыруда татарларның ролен ассызыклап үткәч, күңелдә өмет чаткысы уянды. Бәлки, киләчәктә Россия һәм Татарстанның югары дәрәҗәдәге җитәкчеләре сөйләшү, килешүләр аша бу мәсьәләне хәл итү юлын табарлар? Моның өчен мөмкинлек тә чыгарга тора. Бу – Татарстан белән Россия арасында вәкаләтләр бүлешү хакындагы яңа Шартнамә проектын әзерләү… Ул инде, Татарстан парламенты тарафыннан кабул ителеп, Мәскәүгә җибәрелде. Ниһаять, Шартнамә кабул ителер, аңа кул куелыр, аның нигезендә хөкүмәтара, министрлыкларара килешүләр дә төзелер. Шул вакытта инде без бүген күтәргән кайбер мәсьәләләр дә хәл ителер дип өметләнәм мин.
Милли проблемаларны хәл итү мәсьәләсен үз республикабызда да тиешле югарылыкка куясы бар әле. Конституциябездәге 14 нче маддә кабул ителгән, ә аны тормышка ашыру буенча хөкүмәт Программасы кайда соң? Ул үзеннән-үзе һичкайчан тормышка ашмаячак. Бу мәсьәлә милли яшьләребезне тәрбияләү проблемасына турыдан-туры кагыла, чөнки татарның милли элитасы Татарстанда гына әзерләнми. Әгәр без татарны бербөтен, бердәм милләт итеп күрергә телибез икән, Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең рухи ихтыяҗларын кайгыртуны үзебезнең төп эшләребезнең берсе дип санарга тиешбез. Чөнки татарның зыялы затларын тәшкил итүче язучыларыбыз, сәнгатькярләребез һәм галимнәребезнең шактый өлеше моңа кадәр Татарстаннан читтә туып-үсеп киләләр иде… Әгәр без үз вакытында аларга ярдәм күрсәтмәсәк, мөмкинлек бирмәсәк, милли элита тәрбияләү турында күкрәк тутырып сөйли дә, максатларыбызга ирешә дә алмаячакбыз.
Шуңа күрә киләчәктә ике дәүләт программасы кабул ителергә тиеш. Аның берсе – Конституциябезнең 14 нче маддәсен тормышка ашыру буенча Татарстан программасы булса, икенчесе – Россия күләмендә татар халкын үстерү, алга җибәрү программасы.
Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтү мәсьәләсе Дәүләт Советы тарафыннан 2004 елның 1 июнендә кабул ителгән «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» гы Законда һәм бу Законны тормышка ашыру буенча Дәүләт программасында да ачык әйтелгән. Программаның 4 нче бүлеге тулысы белән Татарстаннан читтә татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган. Мин корылтай делегатларына «Телләр турында» гы Татарстан Законын һәм аны тормышка ашыру буенча Дәүләт программасын җентекләп өйрәнергә һәм көндәлек эштә файдаланырга тәкъдим итәр идем.
Милли мәгариф мәсьәләсе – гомуммилләт күләмендә иң мөһим һәм иң катлаулы мәсьәләләрнең берседер. Аны хәл итү өчен, безгә озак еллар буе бергәләп тир түгәргә, баш ватарга кирәк булачак. Әмма бу мәсьәләне хәл итмичә торып, без милләтебезнең киләчәгенә зур өметләр баглый алмыйбыз.
Үземнең чыгышымны мәшһүр авар шагыйре Рәсүл Гамзатовның шигъри юллары белән тәмамлыйсым килә:
Кемнәргәдер башка телләр шифа,
Иманымнан минем чигенгән юк…
Туган телем юкка чыга икән,
Мин үләргә әзер бүгеннән үк…
2006
Халыклар һәм илләр язмышы хәл ителгәндә
(«Татарстан мәктәпләрендә ватан тарихын укыту: торышы, перспективасы» дигән фәнни-гамәли конференциядә ясаган чыгыш)
Дәүләт Советының бу тарихи бинасында һәрдаим мөһим вакыйгалар булып тора. Әмма безнең бүгенге конференциябез – фәнни җыеныбыз – икеләтә мөһим, икеләтә әһәмияткә ия. Чөнки аның исемендә үк халыклар һәм илләр язмышын хәл итә торган ике сүз – «мәктәп» һәм «тарих» дигән сүзләр бар.
Үз мәктәбендә үз халкының, үз дәүләтенең объектив, чын тарихын өйрәнә һәм укыта алмаган милләт – ачы язмышка дучар ителгән милләттер.
Тарих фәне – гаҗәеп тә катлаулы фән. Чөнки анда тарихи вакыйгалар, гадәттә, хис һәм акыл, сәясәт һәм фән белән бергә, бер казанга салып кайнатыла. Һәр яңа чор үткән тарихка үзенең таләпләрен куя, аңа үзенең төсмерләрен өсти. Һәр халыкның бер үк вакыйгаларга үз карашы, үз мөнәсәбәте бар. Гадәттә, хакимияткә ия булган халыкның тарихы да өстенрәк, гаделрәк итеп күрсәтелә. Менә шушындый халәттә ничек итеп бар халыкка да бертигез гадел бәя биргән, чын объектив тарихны бәян итәргә, шундый гадел дәреслекләр язарга, укучыларга шундый гадел дәреслекләр бирергә?
Бүгенге конференциядә без тарих дәреслекләренең эчтәлеге хакында да, мәктәпләрне шул дәреслекләр белән тәэмин итү турында да фикер алышырбыз. Шулай ук тарихчы галимнәр, тарих укытучылары әзерләү, чит төбәкләрдәге татар мәктәпләренә ярдәм итү мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булыр дип ышанам.
Уважаемые депутаты, уважаемые участники конференции, дорогие друзья! Мне очень приятно приветствовать вас в стенах нашего высшего законодательного органа – Государственного Совета Республики Татарстан, который не только разрабатывает и принимает законы по регулированию различных сторон жизни общества, но и, будучи представительным органом народной власти, контролирует реализацию принятых законов исполнительной властью.
Помимо законодательной деятельности депутаты Госсовета, в особенности депутаты – члены Комитета Государственного Совета Республики Татарстан по культуре, науке, образованию и национальным вопросам, принимают активное участие в решении вопросов культуры, образования, науки в нашей республике. С этого года при Государственном Совете создана и работает специальная депутатская комиссия по реализации приоритетного национального проекта «Образование». У комиссии разработан план работы на этот год, одно из заседаний которого мы и решили сегодня провести как совместное заседание комиссии и преподавателей истории университетов, институтов, учителей в форме специальной конференции. Депутаты – люди активные, они всегда стараются работать на опережение ситуации.
Буквально вчера прошло расширенное заседание Комитета по культуре, науке, образованию и национальным вопросам, где мы обстоятельно обсуждали начавшийся в республике процесс оптимизации и введения подушевого нормативного финансирования в сфере образования и участившиеся в связи с этим случаи необдуманного слияния малокомплектных классов, а это в первую очередь татарские классы и национальные классы других народов Татарстана. В конечном итоге это социальное положение учащихся и учителей, их самочувствие и условия работы. Самое важное на заседании комитета – наши депутаты смогли убедить исполнительные органы подойти к вопросу дифференцированно и разработать специальные нормативы для таких школ и классов.
В последние годы в нашей республике и в целом по стране всё с большей настойчивостью общественность, особенно учителя истории в школах и преподаватели профильных вузов, выражают озабоченность состоянием исторического образования, резким понижением уровня исторического сознания среди молодой части граждан страны, и в этом смысле наша республика, увы, не исключение.
Проблема, которая намечена сегодня для обсуждения, несомненно, актуальна и включает многие направления по изучению отечественной истории, формированию современного исторического сознания у подрастающего поколения. История отечества, история родного края как учебная дисциплина играет важную роль в патриотическом воспитании, в формировании толерантного сознания, укреплении межнациональных отношений, в сохранении всего положительного, что связывало народы нашей страны. Объективное изложение процесса исторического развития России и Татарстана является действенным средством повышения интереса и уважения к культуре всех народов нашей республики и страны.
Нам, депутатам, понятна та ясная и сложная задача, которая стоит перед учителями истории и учёными-историками. Речь идёт о том, что уроки истории должны содействовать формированию в обществе конкурентоспособного поколения с позитивными нравственными качествами. Изучая проблемы отечественной истории, мы должны чувствовать и понимать наличие тех негативных процессов, которые сегодня имеют место в российском обществе. Я имею в виду проявления национализма, расизма, фашизма, ксенофобии, т. е. резкое усиление нетерпимости и даже ненависти к тем или иным народам. Слава Аллаху, что такие проявления открыто не наблюдаются в нашей республике. Однако необходимо постоянное внимание общественности к этим злободневным темам, нужна постоянная профилактическая совместная работа работников образования, творческой интеллигенции со школьниками и молодёжью.
К примеру, требуется серьёзная доработка школьных учебников, где до сих пор допускаются нелестные оценки в адрес народов, используются научно не доказанные факты из жизни татар, чувашей, марийцев и других народов нашей многонациональной страны, что, конечно, не формирует толерантного сознания, скорее, создаёт психологическую ущербность у детей и не способствует укреплению дружбы народов.
Думается, школьные учителя-методисты в тесном контакте с исследователями отечественной истории должны в комплексе формировать исторические знания, умения и навыки у детей. Место учителя истории в любом обществе всегда выделялось особо. Давно известно, что уровень цивилизованности того или иного общества оценивается отношением к истории своего народа и своего отечества. Наша общая тревога за состояние и формирование исторического сознания у подрастающего поколения говорит о том, что нам необходимо объединить усилия государственных органов, учёных-историков, широкой учительской аудитории, родителей для того, чтобы подрастающее поколение извлекало только полезные уроки из нашей истории.
Я хочу пожелать всем участникам нашей конференции успешной работы, пожелать всем творческих успехов в вашем благородном труде, пусть каждый новый год приносит вам всё больше любознательных и способных учеников.
2006
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?