Автор книги: Разил Вәлиев
Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 19 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 20 страниц]
Путиннан үрнәк алсалар иде
(Татарстандагы телләр турындагы Дәүләт программасы үтәлешен тикшерү өчен Түбән Камада узган күчмә утырышта ясалган чыгыш)
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының Түбән Камада үткәрелә торган бу утырышының көн тәртибенә без «Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында» гы Татарстан Республикасы Законының һәм «2004–2013 елларга Татарстан Дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» н тормышка ашыру турындагы мәсьәлә кертүне кирәк дип таптык. Бу мәсьәләне көн тәртибенә кертүнең сәбәбен әлеге закон һәм программаның Түбән Кама районында һәм шәһәрендә ничек тормышка ашырылуын ачыклау, андагы уңай һәм әлегә эшләнеп бетмәгән күренешләрне билгеләү, барлау, түбәнкамалыларны бу әһәмиятле эшне башкаруда мактау яки киңәшләр бирү дип кенә карарга ярамас. Әлбәттә, сүз барышында төп мисал итеп түбәнкамалылар тәҗрибәсе куелыр. Әмма мин депутатлар һәм чыгыш ясаучылар әлеге закон һәм программаны тормышка ашыру эшенең гомуми торышы, республика күләмендә һәм республикадан читтә татарлар тупланып яшәгән төбәкләрдә ничегрәк барышы, республикабызда кулланыла торган телләрне, бигрәк тә туган телебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә булган уңышларыбыз, аеруча әле һаман эшләнеп бетмәгән эшләребез турында фикер уртаклашырлар дип ышанам.
Алар, әлбәттә, бу мәсьәлә буенча кабул ителәчәк карарыбызда да чагылыш табарга тиеш.
Безнең татар җәмәгатьчелегендә телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләсе узган гасырларда ук күтәрелә һәм бу турыда фикер алышу даими рәвештә дәвам итә. Алдынгы фикерле зыялыларыбыз, укытучылар, язучылар, журналистлар, галимнәр туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләсендә матбугат битләрендә бик күп хезмәтләр бастырдылар, китаплар яздылар, радио-телевидениедән сөйләделәр, вуз һәм мәктәп аудиторияләрендә фикерләрен әйттеләр. Аллага шөкер, бу хәрәкәт бүген дә дәвам итә.
Әмма телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләсе Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә, бөтен халык сайлаган парламент законы рәвешендә 1992 елның 8 июлендә генә барлыкка килде. Бу законны тормышка ашыру юлларын күрсәткән Дәүләт программасы исә Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1994 елның 20 июлендә кабул ителде. Татарстан Дәүләт Советы 2004 елның 24 июлендә әлеге законга, шул елның 11 октябрендә Программага үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертте.
«Телләр турында» гы Закон һәм Программа кабул ителгәннән соң, үткән елларда республикабызда, өлешчә генә булса да аннан читтә дә, туган телебезне тормышыбызның бөтен өлкәләрендә дә икенче дәүләт телебез булган урыс теле дәрәҗәсенә җиткерү юлында байтак эш эшләнде. Әмма шунысын да әйтеп үтми булмый: без әле бүген дә ике дәүләт телен дә тормышыбызның бөтен өлкәләрендә тигез куллану, файдалану, өйрәнү һәм үстерү дәрәҗәсеннән бик ерак торабыз. Татар теле гаилә, кухня, туган-тумача, дус-ишләр арасында көнкүрештәге аралашу чарасы гына булып калуын дәвам итә. Хәтта инде байтак гаиләләрдә, татар авылларында, хәтта татар мәктәпләрендә татар теле үзара аралашу теле булудан да туктый бара. Хәтта татар мәктәбендә татар теле укытучысы дәрес барганда һәм тәнәфесләрдә укучылар белән татар телендә түгел, ә урыс телендә аралашу очракларының күбәя баруы татар җәмәгатьчелеген бик нык борчуга сала.
Болары – сүз арасында гына әйтелгән, әмма әйтмичә калырга мөмкин булмаган борчылу гына.
Казанның 1000 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта Россия Президенты Владимир Путин чыгышының байтак өлешен татар телендә сөйләде. Бу Татарстанда татар теле белән урыс теленең тигез кулланылырга тиеш икәнлеген иң югары дәрәҗәдә раслау иде. Республикабызның һәр җитәкчесе Россия Президентыннан үрнәк алса, начар булмас иде.
Татарстанда ике дәүләт теленең тигез булуы үзебезнең Президент эшчәнлегендә дә ачык күренә. Россия белән Татарстан арасындагы яңа килешүдә Татарстан Президентының ике дәүләт телен дә белүе шарт итеп куелган. Президент эшчәнлеге безнең барыбызга да, бигрәк тә дәүләт органнарында эшләүче һәр җитәкчегә, иң югары үрнәк булып тора. Шулай булгач, Татарстан дәүләт органнарында эшләүче һәр җитәкче – югары постны алып торамы ул, кечерәкнеме – Татарстан гражданнары белән ике дәүләт телендә дә тигез дәрәҗәдә аралаша алырга тиеш. Дөрес, бүгенгә моны тиз генә тормышка ашыруы авыр, әмма без телләр турындагы Дәүләт программасының һәр пунктын мөмкин кадәр тизрәк һәм сыйфатлырак итеп тормышка ашыра барсак, акрынлап әлеге максатка якынаячакбыз.
Шәһәр һәм авылларыбыз урамнарын ике телдә бизәү, җыелыш-киңәшмәләрне ике дәүләт телендә алып бару, кибетләр, рестораннар, акционерлык оешмалары, шәхси эшмәкәрлекләрнең исемнәрен ике телдә язып кую, республика эчендә, шәһәрләрдә, авылларда, транспорт вокзалларында һәм транспорт чараларында игъланнарны ике телдә әйтү, халыкны кабул итә торган поликлиника һәм больницаларда, аптекаларда, прокуратура һәм суд оешмаларында, көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләрендә эшне ике телдә башкаруга һәм шуңа охшаган тагын бик күп эшләребезне дә ике дәүләт телендә тигез күләмдә оештыруга ирешсәк, без «Телләр турында» гы Законны тормышка ашыруда зур адым ясар идек.
Соңгы елларда район һәм шәһәр хакимиятләре каршында телләрне саклау һәм үстерү буенча төрле комиссияләр төзелде. Әмма аларның эше әлегә сүлпән бара.
Әлеге кыенлыкларның Түбән Каманы да читләтеп узмавын тәкрарлаган хәлдә дә монда телләрне үстерү, бигрәк тә татар телен тернәкләндерү өчен шактый эшләр эшләнә. Түбән Кама шәһәренә нигез салына башлаган чордан ук инде, монда туган телебезгә, милли мәдәниятебезгә игътибар сүнми. Монда озак еллар нәтиҗәле эшләп килә торган әдәби берләшмәләр, җыр һәм бию ансамбльләре, Аксакаллар шурасы, Бөтендөнья татар конгрессы бүлеге, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре, шәһәр җитәкчелеге белән бергәләшеп, бик күп матур-матур эшләр башкаралар. Быел үзенең 25 еллыгын билгеләп үтүче «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе турында аерым әйтеп үтәсем килә. Бу берләшмә Түбән Камада гына түгел, ә бөтен республикабызның рухи тормышында зур урын алып тора.
Әлбәттә, теләсә нинди эшне башкару, тормышка ашыру өчен матди нигез кирәк. Безнең көннәрдә бу аеруча үзен сиздерә. Шуны искә алып, дәүләтебез бюджеты, «Телләр турында» гы Законны һәм Программаны тормышка ашыру өчен, ел саен шактый күләмдә акча бүлеп бирә. Дөрес, республикадагы һәр оешмага бүлә башлагач, зур сумма килеп тә чыкмый торгандыр. Безнең комитет, һәр җирле үзидарә бюджеты да, республика бюджетыннан үрнәк алып, «Телләр турында» гы Законны һәм Программаны тормышка ашыру өчен, үзеннән өлеш чыгарсын иде дигән теләк белдерә. Телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендә аеруча зур эш күрсәткән активистлар хезмәтен бәяләп бару да бик әһәмиятле. «Телләр турында» гы Законда ике дәүләт телен дә үз эшендә куллана һәм файдалана торган хезмәткәрләргә хезмәт хакының 15 проценты күләмендә өстәмә түләү дә каралган. Законның бу маддәсе ныклап эшли башласа, ике дәүләт телен дә тигез файдалану тагын да яхшырыр иде.
2007
Прокурор дәгъвалары белән килешмибез!
(Татарстан Югары мәхкәмәсендә ясалган чыгыш)
Татарстан прокуроры «Телләр турында» гы Татарстан Республикасы Законының өч билгеләмәсенә протест белдерә. Протестның беренче өлешендә прокурор Татарстанның «Телләр турында» гы Законының референдумнарда тавыш бирү бюллетененең Татарстан территориясендә ике дәүләт телендә әзерләнә дигән билгеләмәсенә каршы килә. Ул моңа нигез итеп Россия Федерациясенең «Телләр турында» гы Законында бюллетеньнәрнең урыс телендә әзерләнә дигән билгеләмәсен китерә. Ә инде бюллетеньнәрне милли республикалар дәүләт телләрендә дә әзерләүне, Федераль закон күрсәткәнчә, Россия субъектларының закон чыгаручы органнары түгел, ә шул субъектның сайлау комиссиясе хәл итә, дип яза прокурор.
Россия Конституциясендә Россиядәге милли республикаларның урыс теле белән бергә үзләренең титул телләре дә дәүләт теле итеп раслана ала дигән 68 нче маддә бар. Анда субъектларның дәүләт телләре Россиянең дәүләт теле белән бергә гамәлдә була дип язылган. Шуңа күрә Россия субъектлары булган милли республикаларның, шул исәптән Татарстанның да, референдумнар үткәргәндә бюллетеньнәрне ике дәүләт телендә әзерләүгә конституцион хокуклары һәм Россия Конституциясенә нигезләнеп кабул ителгән «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» гы Законы бар, һәм моның өчен сайлау комиссиясе карары чыгаруның кирәге дә юк.
Протестның икенче өлешендә прокурор безнең «Телләр турында» гы Законның 14 нче маддәсендәге икенче бүлектәге «Татарстан дәүләт телләрен белмәүче халык күпләп яшәгән урыннарда рәсми эш башкару әлеге урында яшәүче күпчелек халык телендә алып барылырга мөмкин» дигән билгеләмәгә каршы килә. Монда ул тагын «Телләр турында» гы Федераль законның «Дәүләтчелеге булмаган халыклар яшәгән урыннарда рәсми эш башкару ике дәүләт телендә, ягъни, урыс һәм республика дәүләт телендә алып барылудан тыш, әлеге халык телендә дә алып барылырга мөмкин» дигән билгеләмәсен нигез итеп ала. Безнең «Телләр турында» гы Законга ап-ачык итеп «дәүләт телләрен белмәүче халык» дип язылган. Урыс телен дә, татар телен дә җитәрлек дәрәҗәдә белмәгән милләт вәкилләре яшәгән кечкенә генә бер авыл үзенең гомуми җыелышын яки аның протоколын әлеге телләрдә ничек алып барсын икән?! Әйтик, авыл уртасындагы коены төзәтү турындагы мәсьәләне ул ничек өч телдә протоколга яза ала, һәм бу кемгә кирәк? Бу авыл җыелышында республика яки Россия күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр күтәрелсә, әлбәттә, соңыннан протоколны, ике дәүләт теленә тәрҗемә иттереп, югарыдагы оешмага җибәрергә мөмкин. Ниндидер бер татар, чуваш яисә мари авылында түгел, хәтта югары дәүләт органнарында, шул исәптән Югары мәхкәмә-судта да, ике дәүләт телендә эш алып бару мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән. Шуңа күрә без протестның бу өлеше белән дә килешә алмыйбыз.
Протестның өченче өлеше белдерүләр, афишалар, башка күргәзмә мәгълүматлар, ярлыклар, этикеткаларның кайсы телләрдә булырга тиешлегенә багышланган. Татарстанның «Телләр турында» гы Законында, мондый төр мәгълүматлар кулланучылар теләген искә алып, «татарча да әзерләнергә мөмкин» дигән билгеләмә бар. Прокурор исә, «Телләр турында» гы Федераль законның «рекламада урыс теле куллану мәҗбүри» дигән төшенчәсенә нигезләнеп, безнең Закондагы әлеге билгеләмәгә протест белдерә. Әгәр дә без Законның бу маддәсен прокурор протесты буенча үзгәртсәк, татар җырчысы Илһам Шакировның татар авылында татар кешеләре өчен куячак концерт афишасын урыс телендә дә бастырырга тиеш булачакбыз. Кемгә кирәк бу мәгънәсез эш?
Татарстан прокурорының әлеге протесты Дәүләт Советы Комитетында һәм сессиядә каралды. Дәүләт Советының эш планы буенча шушы елның маенда «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» гы Татарстан Республикасы Законының ничек гамәлгә ашырылуы хакында хөкүмәтнең хисабы тыңланачак. Хөкүмәт әһелләренең һәм депутатларның тәкъдимнәрен искә алып, «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертеләчәк. Бер үк мәсьәләгә кат-кат әйләнеп кайтмас өчен, без, прокурор протестындагы таләпләрне дә шулар белән бергә карап, мәсьәләне берьюлы хәл итәргә җыенган идек. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» гы Татарстан Республикасы Законы моңа кадәр 16 ел уңышлы гына эшләп килде, аңа дәгъва белдергән кеше булмады, халык аннан зыян күрмәде, хәзер дә, артык куаламыйча, ашыктырмыйча, салкын акыл белән эшләсәк, яхшырак нәтиҗәгә ирешә алыр идек.
Әлегә без прокурор протестындагы дәгъвалар белән килешә алмыйбыз. Чөнки Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе халыклары телләре турында» гы Законының прокурор тәңгәлләштерүне таләп иткән маддәләре Россия Конституциясенең 68 нче маддәсенә каршы килә. Ә безнең өчен Конституция иң югары, иң Төп Закон булып тора. Аннары, узган елның июнь аенда кабул ителгән Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү хакындагы Шартнамәдә Татарстан Конституциясенең танылуы хакында әйтелә. Ә б?.???.
езнең бөтен законнарыбыз да Татарстан Конституциясенә тәңгәл килә. Димәк, Федераль закон белән ныгытылган Шартнамә нигезендә «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» гы Законына дәгъва белдерергә хокукый нигез дә, әхлакый нигез дә юк дип саныйбыз.
2008
Кыйбласын югалтмаган тарихчы
(«Татар тарихы һәм тәрәккыяте» китабын тәкъдим итү кичәсендә ясаган чыгышның сөземтәсе)
Татар халкының язмышы катлаулы булган кебек, аның тарихы да шулай ук катлаулы.
Бәлки, беркайчан ахырына кадәр объектив, чын, дөрес тарих була алмый да торгандыр. Чөнки тарихны, гадәттә, җиңүчеләр яза, аерым галимнәр, аерым кешеләр яза. Ә һәр кеше ул – индивидум, аның дөньяга, тарихи вакыйгаларга үз карашы, үз мөнәсәбәте була. Әмма тарихчы өчен, тарихи хезмәт өчен иң югары бәя – аның мөмкин кадәр объектив булуы.
Татар тарихын да төрле милләт вәкилләре, төрле караштагы тарихчылар язды. Алар арасында дөньяның бар афәтләрен татарлардан эзләүчеләр дә, Михаил Худяков, Карл Фукс, Лев Гумилёв кебек чын, гадел тарихны тасвирларга омтылучылар да булды. Һәм менә, ниһаять, узган гасырның 80 нче елларыннан башлап, татар тарихын төрле яклап өйрәнү, аны объектив яктырту өчен, бездә дә мөмкинлекләр барлыкка килә башлады.
Дөрес, аңа кадәр дә үзебезнең тарихчылар арасында тарихи дөреслекне тотрыксыз сәясәт белән бутамаган, иманын алыштырмаган, кыйбласын югалтмаган тарихчы галимнәребез булды. Алар даирәсеннән иң беренче булып мин М. Госмановны атар идем. «Татар тарихы һәм тәрәккыяте» дигән бу саллы китап – Миркасыйм аганың безгә соңгы бүләге, тарихи васыяте. Бу китап – татар халкын дөнья халыкларына объектив төстә күрсәтүче инглиз телендәге беренче фундаменталь хезмәт.
Халкыбызның дәүләтчелек төзү тәҗрибәсен өйрәнү, тарих дәресләреннән гыйбрәт алу өчен дә, бу фәнни хезмәт гаять зур әһәмияткә ия.
Бездә татар тарихына кагылышлы чыганаклар бик аз сакланган. Аның сәбәпләре бик күп. Әмма, белүебезчә, чит ил архивларында, китапханәләрендә, бигрәк тә Төркиядә, Ватиканда, Кытайда, Иранда һ. б. илләрдә, мондый чыганаклар сакланган булырга тиеш. Киләчәктә татар тарихын өйрәнүче галимнәребезгә шушы чыганакларга юл табу кирәк булачак. Ә моның өчен безгә гарәп, фарсы, төрек, алман, инглиз һ. б. телләрне белгән галимнәр әзерләү лазем.
Бу китапның дөньяга килүе – татар халкы өчен генә түгел, ә бөтен төрки дөнья өчен, Россия Федерациясе өчен дә зур вакыйга. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары исеменнән бу китапны чыгаруга өлеше кергән галимнәргә, һәммә кешегә рәхмәтләребезне белдерәбез.
2010
Урыс телен мәҗбүри укырга тиешләр
Соңгы елларда Россиядә мәгариф өлкәсендә үзгәрешләр, реформалар шактый күп булды. Араларында укытучыларның хезмәт хакын беркадәр күтәрү, мәктәпләрне заманча җиһазлау кебек күңелгә хуш килгәннәре дә очрады. Әмма, безнең фикеребезчә, Европа стандартларына күчәм дип, бөтен дөньяда югары бәя алган мәгариф системабызны пыран-заран китерүне берничек тә уңай бәяләп булмый. Бу үзгәрешләр бигрәк тә милли мәгарифне аяктан егуны күз алдында тотып эшләнде кебек. Иң әүвәл 2007 елда Россия Дәүләт Думасы, 309 нчы законны кабул итеп, мәгариф системасыннан милли-төбәк компонентын алып ташлады. Без, моның Россия Конституциясенә каршы килүен, күпмилләтле илнең милли дәүләт сәясәтенә ярашмавын искәртеп, Россия җитәкчелегенә катгый фикеребезне-мөрәҗәгатебезне юллаган идек. Аннан соң озак та үтмәде, әлеге тәшвишле законның дәвамы булып, Бердәм дәүләт имтиханын бары тик урыс телендә генә тапшыру хакында Россия Мәгариф министрлыгы әмере пәйда булды. Боларның нәтиҗәсе барыбызның да күз алдында… Россия төбәкләрендә һәм шул исәптән Татарстанда да бер-бер артлы милли мәктәпләр ябыла башлады. Моның шулай буласын без алдан ук искәрткән идек, чөнки имтиханны барыбер урыс телендә бирәсе, югары уку йортларында бары урысча гына белем аласы булгач, җилнең кайсы яктан искәнен тиз чамалаучы, милли үзаңы зәгыйфьрәк ата-аналарның үз балаларын урыс мәктәбендә укытуны кулайрак санавы гайре табигый хәл түгелдер.
Татарстан Конституциясе, «Телләр турында» гы һәм «Мәгариф» законнары нигезендә без республика мәктәпләрендә ике дәүләт телен – татар һәм урыс телләрен – тигез күләмдә укытабыз. Изге Коръәндә дә, Библиядә, Тәүратта да, Россия Конституциясендә дә тигезлек иң төп принциплардан санала. Әмма соңгы арада шушы тигезлектән, димәк, иң зур гаделлектән риза булмаучылар да күренгәли башлады. Бер республикада, бер гаиләдә үзара дус, тату яшәү өчен, бер-береңне белү, аңлау, хөрмәт итү кирәклеге көн кебек ачык югыйсә. Ә бер-береңне белү, аңлау иң беренче чиратта бер-береңнең телен белүдән, өйрәнүдән башлана.
Күпмилләтле илебездә вакыт-вакыт кабынып алган учакларга керосин өстәп торучы Жириновский быелгы язда да Россия Дәүләт Думасына үзенең гаугадашлары белән бергәләп шактый сәер закон проекты тәкъдим иткән. Бу закон проекты буенча Россия мәктәпләрендә укучылар һәммәсе дә урыс телен мәҗбүри укырга, ә милли телләрне үз туган теле санаган балалар гына өйрәнергә тиеш булалар. Юрист баласы Жириновский әллә инде үзләре кабул иткән Россия Конституциясен белми, әллә инде белеп тә санга сукмый, чөнки анда акка кара белән туган телләрне нинди тәртиптә ничек укыту мәсьәләсенең Россия субъектлары вәкаләте булуы хакында язылган. Димәк, бу мәсьәлә Федераль закон белән түгел, ә субъект законы белән хәл ителергә тиеш. Жириновский тәкъдим иткән закон проектының нигезенә милләтара ыгы-зыгы чыгаруга сәбәп булырлык куркыныч бомба салынган. Бер телне икенчесеннән, бер халыкны икенчесеннән өстен куярга тырышуның нинди фаҗига белән тәмамлану мисалларын без күреп тә, ишетеп тә беләбез. Башкалар ничектер, әмма мин «Татарстан» дип аталган республикада хәтта чит телләрне дә бар балаларга мәҗбүри укытып, дәүләт теле саналган татар телен икенче сортлы, артык һәм кирәксез телгә әйләндерергә тырышучыларны акылым белән дә, күңелем белән дә аңлый алмыйм. Моның өчен бары үзеңне генә яратып, башкаларны җаның-тәнең белән күралмау кирәктер.
Уважаемые депутаты!
В адрес Государственного Совета Республики Татарстан из Государственной Думы Федерального Собрания Российской Федерации поступил проект Федерального закона «О внесении изменений в статью 10 Закона Российской Федерации «О языках народов Российской Федерации» и в статью 6 Закона Российской Федерации «Об образовании» (в части обязательности изучения иного языка народов Российской Федерации).
Авторы законопроекта В. В. Жириновский и его коллеги по партии И. В. Лебедев, С. В. Иванов, М. С. Рохмистров предлагают дополнить законодательство Российской Федерации положением, предусматривающим, что изучение языка народов Российской Федерации может являться обязательным только для лиц, для которых он является родным.
На данный законопроект в наш Комитет поступили отрицательные заключения Правового управления Государственного Совета, Министерства образования и науки Республики Татарстан, Министерства культуры Республики Татарстан и Управления по вопросам внутренней политики Президента Республики Татарстан. Во всех этих заключениях подчёркивается, что предлагаемый проект Федерального закона противоречит статье 68 Конституции Российской Федерации. Законопроект также входит в противоречие с соответствующими статьями Федеральных законов «Об образовании» и «О языках народов Российской Федерации», в которых устанавливается, что изучение (преподавание) государственных языков республик в составе Российской Федерации регулируется законодательством этих республик.
У нас уже подобная постановка вопроса была предметом рассмотрения в Конституционном суде Российской Федерации в 2004 году. Тогда Конституционный суд рассмотрел вопрос изучения государственных языков в образовательных учреждениях Республики Татарстан и признал статью 6 Закона Республики Татарстан «Об образовании» и статью 9 Закона Республики Татарстан «О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан», где речь идёт об изучении в образовательных учреждениях Татарстана государственных языков в равных объёмах, не противоречащим Конституции Российской Федерации (Постановление КС РФ от 16 ноября 2004 г. № 16-П). А, как известно, решение Конституционного суда Российской Федерации является окончательным, не подлежит обжалованию, вступает в силу немедленно после провозглашения и не требует подтверждения другими органами и должностными лицами.
Исходя из вышеизложенного, члены Комитета по культуре, науке, образованию и национальным вопросам не поддержали этот законопроект.
Просим депутатов Государственного Совета тоже не поддерживать данный проект федерального закона.
2011
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?