Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 16


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә җитүдән әле ерак тора

Татарстанда яшәүче халыклар телләре турындагы мәсьәләнең Дәүләт Советының бүгенге сессиясе көн тәртибендә каралуын мин Татарстан тарихында, шулай ук гомумтатар халкы тормышында зур тарихи вакыйгаларның берсе итеп карар идем. Татарстан Югары Советы һәм Дәүләт Советы эшендә без мондый вакыйгаларны берничә мәртәбә кичердек – Татарстан Республикасы суверенитеты турындагы бөтенхалык референдумы нәтиҗәләрен раслау, Татарстан Республикасы суверенитеты Декларациясен игълан итү, республикабызның символларын – Дәүләт флагын, Дәүләт гербын, Дәүләт гимнын кабул итү, ниһаять, Татарстан Республикасының Төп Законын – Конституциясен кабул итү әнә шундый тарихи, халкыбызның киләчәк язмышын билгеләүдә хәлиткеч роль уйнаган вакыйгалар булды. 1992 елда кабул ителгән «Татарстан халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы һәм 1994 елда Татарстан Республикасы Югары Советы тарафыннан расланган «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» да, һичшиксез, югарыда санап киткән әһәмиятле документлар рәтенә керәләр. Бу ике документ нигезендә безнең туган телебез, акрын-акрын булса да, Дәүләт теле булып яши, эшли, ныгый башлады.

«Телләр турында» гы Закон һәм Дәүләт программасы кабул ителгәнче, икенче дәүләт теле булган урыс теленнән аермалы буларак, татар теле татарлар өчен генә булган мәдәният, мәгариф, көндәлек матбугат һәм татар телле гражданнарның кухня теле генә булып яши иде. «Телләр турында» гы Законга һәм Дәүләт программасына, референдумга, суверенитет игълан иткән Декларациягә, Татарстан Конституциясенә нигезләнеп, татар теле дәүләт теле статусы алды, һәм без, закон кабул ителгәннән соң, үткән 11 елда, бөтен республика җәмәгатьчелеге белән бергәләп, «Телләр турында» гы Законны тормышка ашырырга тырышып яшәдек.

Бу закон һәм аны тормышка ашыру программасы Татарстан җирендә яшәгән һәр милләт вәкилләренә үз туган телләрен саклау, файдалану, өйрәнү һәм үстерү өчен юллар ачты. Дәүләт телләребезнең берсе булган урыс теленең мөмкинлекләре бездә болай да киң иде. Әмма закон аның статусын тагын да күтәрде – дәүләт теле итте. Шул ук вакытта бездә урыс теленә карата бернинди чикләүләр дә булмады һәм юк, киресенчә, җәмәгать чараларының зур күпчелек өлеше урыс телендә үтә, үзәк һәм үзебезнең радио һәм телевидение тапшыруларын кушып исәпләсәң, республикада урыс телендә көндәлек тапшырулар берничә йөз сәгатькә җитә, республикада үзәк һәм урыс телле җирле матбугат күп тарала, мәгариф өлкәсендә урыс теле һәм әдәбияты тулы программа белән укытыла, башка фәннәрне укыту да күп урында урыс телендә алып барыла. Соңгы елларда республикабызда урыс халык фольклорын нигез итеп алган халык бәйрәмнәре, халык ансамбльләренең саны һәм сыйфаты күзгә күренеп артты. Бездә шулай ук тормыш юллары һәм эшчәнлекләре Татарстан җире белән бәйле булган бөек урыс шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның юбилейларына багышлап республика күләмендә зур чаралар үткәрүгә аеруча игътибар ителә. Әйтергә кирәк, Россиянең үзендә әле кайбер бөек шәхесләрнең истәлекле көннәрен билгеләп үтү онытыла бара. Бөек урыс шагыйре Державин белән дә шулайрак килеп чыкты.

«Телләр турында» гы Закон һәм Программа Татарстаныбызда тупланып яшәүче башка милләт вәкилләренә үз гореф-гадәтләрен, фольклорын, мәгарифен һәм мәдәниятен үстерүгә мөмкинлек ачты. Әлеге документлар кабул ителгәннән соң гына да республикабызда дистәләгән чуваш, удмурт, мари, грузин, яһүд, немец һәм башка бик күп халыклар телләрендә эшләүче фольклор һәм җыр-бию ансамбльләре, туган телне өйрәнү буенча класслар, кичке һәм якшәмбе мәктәпләре, радио һәм телевидение тапшырулары, гомуми матбугат чаралары эшли башлады.

Әлеге закон һәм программа безнең туган телебезне, татар телен саклау, файдалану, өйрәнү һәм үстерүдә аеруча зур әһәмияткә ия булды. «Телләр турында» гы Законга нигезләнгән Дәүләт программасында татар теленең киләчәгенә багышланган бик күп чаралар билгеләнгән иде. Без бүген аларның иң күп өлешен үтәлгән дип раслый алабыз. Былтыр Дәүләт Советы сессиясе көн тәртибенең «Телләр турында» гы Закон кабул ителүгә 10 ел тулуга багышланган мәсьәләсен тикшергәндә, депутатларга таратылган материалларда һәм Зилә Рәхимҗан кызының анда һәм бүгенге сессиядә ясаган докладларында 10 елда эшләнгән эшләребез турында тәфсилле мәгълүмат бирелде, шуңа күрә мин аларны кабатлап тормыйм.

Инде телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә шундый зур уңышларыбыз булгач, законга үзгәрешләр кертүгә һәм, нигездә, яңа программа кабул итүгә нинди хаҗәт бар дигән сорау тууы мөмкин. Бу – урынлы сорау, һәм аңа җавап биреп китми булмый.

«Телләр турында» гы Закон 1992 елда кабул ителде. Республикабыз тарихында әле моңа кадәр тел проблемаларын гына эченә алган закон яисә закон дәрәҗәсендәге башка төр дәүләт документы кабул ителгәне юк иде. «Телләр турында» гы бу Законны безгә бернинди закон чыгару тәҗрибәсенә дә таянмыйча язарга туры килде. Хәзер инде законны 11 ел буе тормышта, практикада сынап карагач, анда кайбер билгеләмәләрнең искә алынмаган булуы ачыкланды. Кайбер билгеләмәләребез соңгы ун елда илдә булган гаять зур иҗтимагый үзгәрешләр яктылыгында инде искереп өлгергән икәнлеге яисә башкачарак якка үзгәртергә кирәклеге беленде. Бусы – бер. Икенчедән, соңгы ун елда без Конституциябезгә шактый зур үзгәрешләр керттек. Анда турыдан-туры телләрне үстерүгә кагылган билгеләмәләр дә пәйда булды. Әйтик, Татарстан Конституциясенең 14 нче статьясындагы Татарстан Республикасының читтә яшәүче татарларга мәдәниятне үстерүгә ярдәм итәргә тиешлеге турында әйтелә. Бу билгеләмә «Телләр турында» гы Законның 6 нчы статьясында әйтелгән иде. Әмма ул Конституциягә нигезләнә алмады, чөнки әле ул чакта Конституциядә мондый билгеләмә юк иде. Безгә хәзер бу билгеләмәне яңа законга – Конституциянең 14 нче статьясына нигезләнеп кертергә кирәк.

Россия субъектлары законнарын Россия Федерациясе законнары белән тәңгәлләштерү хәрәкәте Татарстанда кабул ителгән законнарга прокурорның протест бирү гадәте дә «Телләр турында» гы Законны кабул иткәннән соң башланды. Болар да Законга үзгәрешләр кертү кирәклегенә тәэсир итәләр.

Бу урында шуңа басым ясап әйтергә кирәк – «Телләр турында» гы Закон, нигездә, үз бурычын саклап яшәвен дәвам итә, аңа бары тик вакыт һәм тәҗрибә таләп иткән үзгәрешләр генә кертелә. «Телләр турында» гы Законны тормышка ашырудагы эш алга таба да алып барылачак. Бу законны кабул итүгә 10 ел тулу нәтиҗәләрен Дәүләт Советы сессиясендә караганда, хөрмәтле Президентыбыз үзенең чыгышында телләрне саклау, файдалану, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләсе вакытлы компания генә түгел, ә дәвамлы процесс дигән фикер әйткән иде. Бүген законга үзгәрешләр кертү мәсьәләсенең Дәүләт Советы сессиясенә куелуы – әнә шул дәвамлы процессның бер күренеше ул. Безгә бу эшне алга таба да дәүләт күләмендә алып барырга кирәк булачак. Әле бит татар теле законыбызда дәүләт теле статусы алса да, көндәлек тормышыбызда, практикада ул дәүләт теле дәрәҗәсенә менеп җитүдән ерак тора. Бүгенгә татар теле татар халкының мәгълүм бер өлеше тарафыннан гына мәгариф, мәдәният, матбугат, эш кәгазьләре өлкәләрендә файдаланыла. Халкыбызның күп өлеше әле болардан да файдалана алмый. Хәтта үзебезнең Татарстаныбыз эчендә дә. Чөнки без бүгенгә кадәр татар телен дәүләти, иң зур иҗтимагый дәрәҗәдә кирәкле, аны яшәү өчен төп шартларның берсе булу дәрәҗәсенә күтәрә алмадык. Безнең комиссия әгъзалары яңа закон проектының 14 нче статьясының 4 нче пункты һәм 17 нче статьясының 1 нче пункты дәүләт теле буларак татар телен куллану киңлеген тагын да тарайта дип исәплиләр. Бу пунктлар билгеләмәсе буенча гражданнарның дәүләт органнарына мөрәҗәгате татар телендә бирелсә дә, аңа урысча җавап бирергә һәм төрле дәрәҗәдәге судларга эшне бары тик урыс телендә генә алып барырга мөмкинлек калдыра. Моны законның бер адым артка чигенүе дип кенә бәяләп була.

Безнең элеккеге законыбыз татар телен, нигездә, фән, мәгариф, мәдәният, матбугат һәм дәүләт учреждениеләрендә файдалану турында иде. Без законның буеннан-буена бу законны үтәү дәүләт милке булган оешма, предприятие, учреждение һәм башка эш урыннарында мәҗбүри дип, ассызыклап бардык. Әмма бит дәүләтнеке булмаган милекле эш урыннарында да безнең ил, безнең республика гражданнары эшли. Җитәкчесе дә, гади эшчесе дә – үзебезнең кешеләр. Конституция буенча исә бездә һәркем тигез хокуклы. Димәк, тигез бурычлы да. Яңа законда бу мәсьәләгә бик нык игътибар итәргә кирәк.

Законның элеккесендә «бу законны бозган өчен юридик һәм физик затлар Татарстан законнары нигезендә җавапка тартыла» дип әйтелгән иде. Әмма бу билгеләмә декларация генә булып калды, чөнки законны бозган өчен җавапка тарта торган законыбыз яки башка дәүләти документыбыз юк иде. Хәзер безнең «Административ хокук бозулар турында» Татарстан Республикасы кодексының 3 нче бүлегенең 5 нче пунктында тел турында законны бозган өчен җавапка тарту тәртибе кертелде. Әмма анда да әле җавапка тартучылар бик төгәл билгеләнмәгән. Яңа законда бу мәсьәләдә 6 нчы статьяда билгеләмә бар, әмма әле ул тагын да төгәлрәк ачыклык кертүне сорый.

«Телләр турында» гы Закон гамәлгә кергәч, Татарстан мәктәпләрендә ике дәүләт телен дә тигез күләмдә укыту башланган иде. Әйтергә кирәк, бу норманың үтәлешен Конституция һәм «Телләр турында» гы Закон катгый рәвештә таләп итәләр. Бу норманы бозу – Конституцияне һәм «Телләр турында» гы Законны санламау дигән сүз. Татар телен укытуны тыю турындагы кайбер «кайнарбашлар» хәтта суд тикшерүенә кадәр барып җиттеләр. Сүз уңаеннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының кайбер күрсәтмәләре бу мәсьәләне уңай хәл итүгә комачаулавын да әйтеп китәргә кирәк. Безнең комиссия фикеренчә, мәктәпләрдә ике дәүләт телен дә тигез күләмдә укыту мәсьәләсе яңа законда төгәлрәк, аңлаешлырак һәм катгыйрак чагылырга тиеш.

Дәүләт программасының яңа проекты элеккеге программаны үтәү тәҗрибәсен искә алып төзелгән. Ул киңәйгән, тирәнәйгән, тормыш тәҗрибәсе нигезендә конкретлашкан. Зилә Рәхимҗан кызы яңа программа проектының аерым билгеләмәләренә төгәл тукталды, мин кабатланып тормыйм. «Телләр турында» гы Закон проектының яңа, 7.1 нче статьясында Дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләсе конкретлаштырып бирелүен билгеләп үтәргә кирәк. Шулай да әле, минемчә, законны һәм программаны икенче укылышка әзерләгәндә, халык депутатларыннан, Дәүләт Советы комиссияләреннән, дәүләт, фән һәм җәмәгать оешмаларыннан, тел һәм аны тормышта файдалану өлкәсендә эшләүче дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән, галимнәр һәм әдипләрдән, журналистлар һәм көндәлек матбугаттан һәм бу мәсьәләдә фикере булган һәркемнән яңа тәкъдимнәр, киңәшләр, төзәтмәләр керер дип ышанам. Әйтик, безнең комиссия, программа Татарстан Республикасы законы белән раслангач, аны тормышка ашыруга контрольлек итү эше дә, проектта әйтелгәнчә, Министрлар Кабинетына гына түгел, ә беренче чиратта Дәүләт Советына йөкләнергә тиеш, дип саный. Безнең комиссия бүген халык депутатларыннан закон һәм программа проектларын беренче укылышта кабул итәргә дигән тәкъдим кертте. Безнең комиссия карары һәм Дәүләт Советы карары проекты сезнең кулда. Бүген закон һәм программа беренче укылышта кабул ителгән очракта, безнең комиссия, җиң сызганып, бу документларны икенче укылышка әзерли башларга тотыначак.

2003

Туган илем, татлы телем

«Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителүгә 10 ел тулды. Телләр турында махсус закон кабул итү, һичшиксез, Татарстанда яшәүче халыкларның һәркайсын, бигрәк тә татар халкын, дөнья халыклары арасында милләт буларак таныту, телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү эшен дәүләт күләмендә хәл итү өчен мөмкинлек ачты.

Шулай да республика халкын, һәр татар кешесен, бигрәк тә үз эшчәнлекләрендә туган телне киң файдаланучы һөнәр ияләрен, бер сорау борчый – без 10 ел эчендә «Телләр турында» гы Закон маддәләрендә куелган максатларга, телләребезне законда күрсәтелгән дәрәҗәдә саклауга, өйрәнүгә, үстерүгә ирешә алдыкмы? Бу – шактый катлаулы сорау. Аңа тулысынча җавап алу өчен, җентекле фәнни өйрәнү таләп ителә. Шулай да без бүген бер нәрсәне ышанып әйтә алабыз: «Телләр турында» гы Законны кабул итү һәм аны Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы нигезендә тормышка ашыру эше Татарстанда яшәүче барча халыкларның, бигрәк тә татар халкының, милли, рухи һәм иҗтимагый үсешенә уңай йогынты ясады, һәм ул бүген дә шулай булып кала. Туган телебезнең республикабыз тормышына һаман саен киңрәк һәм тирәнрәк керә баруы барыбызның да күз алдында. Конституциябез тарафыннан татар телен урыс теле белән беррәттән дәүләт теле дип игълан итү милләтебезнең гомерен озайтуга, милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуга бик зур өлеш кертте. Тормышыбызда инде тәмам югалып бетә язган икетеллелекнең көн тәртибенә куелып, күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашырыла баруы, мәктәпләрдә ике дәүләт теленең берсе булган татар телен өйрәнү күләменең артуы, милли балалар бакчалары, туган телдә яңадан-яңа матбугат чараларының ишәя баруы, үзебездә – Дәүләт Советында – сессияләрнең синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителүе һәм документларның ике телдә алып барылуы, Министрлар Кабинетында, республикабыз районнарында һәм шәһәрләрендә тел мәсьәләләре буенча махсус комиссияләр төзелү, туган телне өйрәнү буенча курслар оештырылу – 10 ел элек боларның берсе дә яки бөтенләй юк, яки булса да, бик зәгыйфь дәрәҗәдә иде.

Шул ук вакытта 10 ел эчендә республикабызда яшәүче башка тугандаш халыкларның телләрен өйрәнү һәм үстерү буенча да байтак эш башкарылды. Чуваш, удмурт, мордва, мари авылларындагы китапханәләрне һәм мәктәпләрне туган телдәге китаплар һәм дәреслекләр белән тәэмин итү, күрше республикаларның көндәлек матбугатына язылу, мәктәпләрдә туган телдә укыту сизелерлек яхшырды. Татарстанның милли-мәдәни оешмалар ассоциациясенә берләшкән төрле милләт вәкилләре тарафыннан туган телдә милли бәйрәмнәр үткәрү, үзешчән сәнгатьнең үсеше, кичке һәм якшәмбе мәктәпләре, төрле курслар оештыру Татарстан халыклары телләрен көндәлек тормышта куллану даирәсен арттырды.

«Телләр турында» гы Законны тормышка ашыруның 10 еллык тәҗрибәсе безгә киләчәктә бу эштә кирәк булачак яңа юнәлешләрне дә күрсәтте. Шул ук вакытта без, 10 еллык тәҗрибәгә таянып, Программада билгеләнгән кайбер чараларны тагын да ачыкларга, аларга төзәтмәләр кертергә, кайбер билгеләмәләрне тормышка ашыру вакытын тагын бер кат уйларга кирәклеген дә аңладык. Тормыш таләбеннән килеп чыккан кайбер мәсьәләләрнең безнең законыбызда чагылып бетмәгәнлеге дә мәгълүм булды. Шуларны искә алып, безнең комиссия Законга өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертергә һәм Дәүләт программасын яңартырга кирәк дигән карашта тора.

Табигый ки, Законга һәм Программага өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү өчен, башта ул өстәмәләр һәм үзгәрешләрне билгеләргә, ачыкларга, барларга кирәк булачак. Безнең комиссия, хөкүмәт вәкилләре белән беррәттән, соңгы елларда бу эш белән даими рәвештә шөгыльләнде. «Телләр турында» гы Законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыруның урыннардагы торышы белән якыннанрак танышу һәм бу мәсьәлә буенча җирле Советлар депутатларының, хакимиятнең, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләренең һәм хезмәт ияләренең фикерләрен, тәкъдимнәрен өйрәнү максатында 2002 елның 20 июнендә безнең комиссия Балык Бистәсе районында күчмә утырыш уздырды. Анда без Дәүләт Советы Президиумына телләр турындагы мәсьәләне чираттагы сессиянең көн тәртибенә кертүне тәкъдим иттек. Әлеге эшнең бөтен республика күләмендә ничек барышын өйрәнү максатында Татарстандагы район һәм шәһәр Советларына чираттагы сессияләренең көн тәртипләренә әлеге мәсьәләне кертеп, «Телләр турында» гы Законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыру буенча тәкъдимнәрен безнең комиссиягә юллауларын сорадык. Ярты ел эчендә безнең комиссия байтак җаваплар алды. Җирле Советларның күбесе, телләр турындагы мәсьәләне тормышка ашыру тәҗрибәсеннән чыгып, «Телләр турында» гы Законга һәм Дәүләт программасына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертергә кирәк дигән тәкъдим белән чыктылар.

Шунысы куанычлы: җирле Советлар Законга һәм Программага үзгәрешләр кертүне тәкъдим итеп кенә калмыйлар, ә үзләре әһәмиятле дип санаган конкрет өстәмәләрне һәм үзгәрешләрне дә Дәүләт Советына юллыйлар. Аларның шактые безнең комиссиядә хуплау тапты, без аларны Законга һәм Программага үзгәрешләр кертү вакытында, һичшиксез, искә алырбыз.

«Телләр турында» гы Законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыру буенча халык депутатларының Казан шәһәр Советының шактый уңышлы эшләвен билгеләп үтәсе килә. Казан шәһәр Советы 1998 елның 20 февралендә Казан шәһәрендә телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча махсус программа кабул итте. Күптән түгел генә бу программага үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Иң әһәмиятлесе шул: Казан шәһәре ел саен үз бюджетының 1 процентын «Телләр турында» гы Законны тормышка ашыру өчен бүлеп бирә. Бу бик яхшы башлангычны республикабызның бөтен район һәм шәһәрләре дә гамәлгә кертсә, «Телләр турында» гы Законны тормышка ашыру эше күзгә күренеп алга китәр иде.

Әмма шунысын да әйтми булмый: Казан шәһәрендәге мәктәпләрдә татар телен өйрәнү эше ярыйсы гына булса да, бу эш балалар бакчаларында, хәтта татар балалар бакчаларында да тулысынча канәгатьләнерлек түгел. Кайбер бакчалардагы татар төркемнәрендә үзләре дә юньләп татарча сөйләшә белмәүче тәрбиячеләр эшли, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телен өйрәнү әсбаплары юк диярлек. Казан шәһәр Советының безнең комиссиягә юллаган тәкъдимнәрендә дәүләт органнары, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар арасында үзара бәйләнешләрнең ике дәүләт телендә дә алып барылмавы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүдә дәүләт телләренең икесен дә файдалану тулысынча тормышка ашырылмавы турында әйтелә. Бу хәл программада да тиешенчә чагылыш тапмаган. Әлеге мәсьәләләрне тормышка ашыру эше дәүләтнеке булмаган милекле предприятиеләрдә һәм оешмаларда аеруча начар куелган. Чөнки «Телләр турында» гы Закон үзе дә законны үтәүне бары тик дәүләт органнарыннан гына таләп итә. Законга үзгәрешләр керткәндә, бөтен төрдәге милекле предприятиеләр һәм оешмаларга да законны үтәргә мәҗбүр итә торган билгеләмә өстәргә кирәк булыр.

Хәтеребездә, 90 нчы еллар башында татар һәм урыс газеталары, радио һәм телевидениесе татар телен өйрәтү буенча бик әйбәт дәресләр алып бара башлаган иде. Тора-бара алар нигәдер юкка чыкты. Тел мәсьәләсе – мәңгелек мәсьәлә, аны берничә елда гына хәл итеп булмый. Шуңа күрә безгә килгән күпсанлы мөрәҗәгатьләрдә республика матбугатында, дәүләт телерадиокомпанияләрендә тел мәсьәләсенә игътибар җитмәүгә борчылуны урынлы дип саныйбыз. Газета-журнал мөхәррирләре, телерадиокомпания җитәкчеләре үзләре дә әлеге проблеманы яхшы аңлыйлар, һәм бу мәсьәлә озакламый хәл ителер дип уйлыйбыз. «Татарстан – Яңа гасыр» телевидениесендә шулай ук дин, әдәп, әхлак мәсьәләләренә багышланган тапшырулар да әзерләнсен иде. Ә инде дәүләтнеке булмаган газеталарда һәм телерадиокомпанияләрдә татар теленең бөтенләй санга сугылмавын анда эшләүчеләрнең һәм җитәкчеләрнең татар халкына, аның теленә булган тискәре мөнәсәбәте дип бәяләүдән башка чарабыз юк. Республикага исем биргән, халыкның күпчелеген тәшкил иткән кавемгә шундый тискәре карашның сәбәбен мин үзем берничек тә аңлый алмыйм.

Закон кабул ителүгә 10 ел тулса да, без бүгенге көнгә кадәр республикада эзлекле, тәмамланган милли мәгариф концепциясе булдыра алмадык. Югары уку йортларында татар теле һаман ятим бала хәлендә көн күрергә мәҗбүр. Ә республиканың зур предприятиеләре, берләшмәләре, заводлары һәм фабрикалары дәүләт теле булган татар телен әлегә кадәр проходнойларыннан, капкаларыннан да кертмәделәр. Меңәрләгән татар кешеләре эшләсә дә, аларда бер белдерү, бер игълан, бер эш кәгазе дә татарча язылмый. Ә КамАЗда исә моңа кадәр татарча чыгып килгән бердәнбер «Нур» газетасын да ябарга җыеналар икән дип ишеттек. «Телләр турында» гы Законның хезмәт урынында ике дәүләт телен дә файдаланучы хезмәткәрләргә 15 процентка кадәр өстәмә түләү каралырга тиеш дигән билгеләмәсе дә тиешенчә үтәлмәде. Кайберәүләр моны, тарайтып, татар телен белгән өчен түләү дип кабул иттеләр. Әмма сүз аерым бер тел турында гына түгел, ә ике дәүләт телен дә гамәли эштә куллану турында бара. Урысча әйтсәк, «надбавка за практическое применение в работе двух государственных языков» була инде ул.

Милли университет ачуның республикабыздагы һәм аннан читтәге татар иҗтимагый тормышын үстерүдәге әһәмияте турында районнар һәм шәһәрләрдән килгән күп кенә тәкъдимнәрдә әйтелә. Кайберәүләр уйлавынча, бу – бер төркем депутатлар яки сәясәтчеләр генә куерта торган мәсьәлә түгел, ә халык таләбе. Ә менә халык депутатларының Яшел Үзән Советы «Телләр турында» гы яңа Программа кысаларында «Балалар бакчасыннан – мәктәпкә» дигән махсус, комплекслы программа кертүне тәкъдим итә. Бу әйбәт тәкъдим. Чаллы, Минзәлә, Арча, Кукмара, Саба, Ютазы һ. б. җирле Советлардан килгән тәкъдимнәр дә игътибарга лаеклы.

Җирле Советлардан килгән тәкъдимнәрдә «Телләр турында» гы Законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыруның беренче елларында актив кына башланып киткән кайбер чараларның тора-бара сүлпәнәюе яки бөтенләй онытыла баруы турында борчылулар да бар. Әйтик, бөтен республика күләмендә оешмаларда, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, авыл һәм шәһәрләрдә татар телен өйрәнү буенча төрле-төрле дәрәҗәдә, төрле-төрле ысуллар белән эшләүче курслар оештыру эше нык сүлпәнәйде.

Закон һәм Программа кабул ителгән еллар белән чагыштырганда соңгы арада шәһәр һәм шәһәрара транспортта тукталыш исемнәрен һәм башка мәгълүматларны ике дәүләт телендә игълан итү бик нык кимеде. Автовокзал, тимер юл вокзалы, аэропорт һәм елга портларында бу эш акрынлап онытыла бара. Урамнардагы, юл читләрендәге, предприятие, учреждение, төрле оешмалар биналарының эчендәге һәм тышындагы язмаларны ике дәүләт телендә башкару да җитәрлек күләмдә алып барылмый. Булганнары да бик күп хаталар белән языла. Төрле бәйрәмнәр һәм тантаналар белән котлау открыткалары, чакыру кәгазьләре, нигездә, бары бер телдә – урыс телендә генә басыла. Татарстанда татарча телеграммалар җибәрү һәм кабул итү эше һич тә канәгатьләнерлек түгел. «Телләр турында» гы Закон кабул итүебезгә 10 ел узса да, моңа кадәр әле без Татарстанда татар телендә татар хәрефләре белән телеграммалар җибәрә һәм кабул итә алмадык. Элемтә бүлекләренә бу мәсьәләне хәл итү өчен җиһазлар алырга акча бирүне сорап, безнең комиссия 2003 елгы бюджет проектына тәкъдим кертте.

Җирле Советлардан килгән тәкъдимнәрдә шулай ук татар телендә китап бастыру, аларны таратуның торышы да «Телләр турында» гы Закон һәм Дәүләт программасы таләпләренә туры килмәве искәртеп үтелә, татар әдәбияты классиклары һәм танылган язучыларның әсәрләрен кабат бастырып укучыларга җиткерү эшен яхшыртырга кирәклеге әйтелә. Чыннан да, соңгы 10 ел эчендә татар китабына кытлык бик нык артты. Ниһаять, 2003 елда бу эшнең шактый җанлануына өмет итәбез. Президентыбыз Минтимер Шәймиев ярдәме белән бүгенге көндә типографияләрдә танылган язучыларыбызның күп томлы әсәрләре басылып ята. Инде аларның авторларына җан асрарлык гонорар түләү эше дә җайга салынырга тора. Киләчәктә күптомлыкларны укучы кулына китереп җиткерү эшен хәл итәсе бар. Күпчелек халыкның, бигрәк тә авыл кешеләренең, хәзер китап сатып алырлык, газета-журналга язылырлык акчасы юк. Бүгенге көндә татар китаплары һәм газета-журналлары, нигездә, китапханәләр аша укучыга барып җитә. Шуңа күрә китапханәләребезне мөмкин булган кадәр саклап калырга һәм аларның матди хәлен ныгытырга кирәк.

Соңгы елларда «Телләр турында» гы Законны гамәлгә ашыруның сүлпәнәюе законны бозган өчен җавапка тарту ысулларының эшләнмәгән булуы белән дә бәйле. Шуны искә алып, безнең комиссия «Административ хокук бозулар буенча Татарстан Республикасы кодексы» проектына «Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарын бозу» хакында махсус маддә кертүне тәкъдим итте, һәм ул депутатлар тарафыннан кабул ителде. Бу маддә буенча «Телләр турында» гы Законны бозган затларга биштән алып ун минималь хезмәт хакы күләмендә штраф салу күздә тотыла. Әмма штраф салу юлы белән дә законны тулы көченә эшләтә алу мөмкин булмастыр. Татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теленә әйләнсен өчен, иң элек суверен дәүләтебез булу кирәк. Дәүләт хезмәткәрләре шул телдә сөйләшкәндә, шул телдә эш йөрткәндә, дәүләт белән идарә иткәндә генә, әлеге тел – бу очракта татар теле – чын мәгънәсендә дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алачак. Яшәү һәм эшләү өчен артык кирәге булмаган телне ул телне белмичә дә рәхәтләнеп яшәп булган илдә беркайчан да тиешле дәрәҗәдә өйрәнмәячәкләр. Ә кеше шулай яратылган: үзенә кирәкмәгән эшкә беркайчан да үз теләге белән алынмый, үзенә кирәкмәгән телне беркайчан да өйрәнми ул.

Күптән түгел Россия Дәүләт Думасы кабул иткән һәм Президент В. В. Путин кул куйган латин имлясына күчүне тыючы мәгълүм законның киләчәктә татар телен үстерүгә никадәр «зыян китерәчәге» хакында монда озаклап сөйләп торуның кирәге юктыр дип саныйм. Без инде, бу мәсьәләне сессиядә өч мәртәбә карап, Россия җитәкчеләренә Дәүләт Советының мөрәҗәгатьләрен юллаган идек. Кат-кат сөйләүдән мәгънә юк, хәзер безнең Россия Конституция судына мөрәҗәгать итүдән башка чарабыз юк. Әгәр инде анда да Конституцияне бозган карар кабул итсәләр, кеше хокукларын яклаучы халыкара оешмаларга һәм судларга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

Кыскасы, «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Татарстан Республикасы Законына өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында» һәм «Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» на өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законнары проектларын эшләү – өлгергән мәсьәлә. Дәүләт Советы да, Татарстан хөкүмәте дә моңа әзер, һәм бу эшне, озакка сузмыйча, 2003 елның беренче ярты еллыгында бергәләп башкарып чыгарга мөмкин булыр дип саныйм.

2003


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации