Электронная библиотека » Разил Вәлиев » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 7 марта 2023, 11:20


Автор книги: Разил Вәлиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 60 страниц) [доступный отрывок для чтения: 17 страниц]

Шрифт:
- 100% +
Гимн – дәүләтчелек символы

Бүген – безнең барыбыз өчен дә тарихи көн. Ниһаять, бүгеннән башлап безнең гимныбызның теле ачылырга, ул берьюлы ике дәүләт телендә – татарча һәм урысча сөйләшә башларга тиеш.

1990 елда Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәндә, ә бераз соңрак республикабыз статусы хакында референдум үткәргәндә һәм беренче мөстәкыйль Конституциябез өчен тавыш биргәндә, без үз алдыбызга дәүләтчелегебезне тергезү максатын куйган идек. Әмма бу юл шактый бормалы һәм сикәлтәле булып чыкты. Бар нәрсә дә без теләгәнчә, без уйлаганча гына бармады. Ил сәясәте, дөнья хәлләре үзгәрде, дөнья белән бергә үзебез дә, Конституциябез, законнарыбыз да үзгәреш кичерде. Тик, иң мөһиме, күңелләребезне яулап өлгергән хыял-максатларыбыз гына үзгәрмәде, алар бары тик тирәнгәрәк кенә кереп оялады.

Флаг, герб һәм Гимнны юкка гына дәүләтчелек символлары дип атамаганнардыр! Тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрсә дә, безнең дәүләт символларыбыз, максатларыбыз кебек, үзгәрешсез калды, һәм алар бүген дә барачак юлыбызны, алдагы бурычларыбызны искәртеп, һәрдаим исебезгә төшереп торалар.

1993 елда, Татарстан гимнын кабул иткән вакытта, Югары Советта шактый бәхәсләр булып алган иде. Башта без, гимн музыкасының төрле вариантларын тыңлап, арадан кайсын сайларга белмичә, шактый баш ваттык. Аннары «гимнга сүзләр кирәкме-юкмы» дип тә ярыйсы гына шаулашып алдык. Берәүләр: «Гимн сүзләрсез була алмый, без бит ярымкыргый ням-ням кабиләсе түгел, Россия Конституциясендә «дәүләт» дип аталган республика, безнең дөньяга әйтер сүзебез бар», – дип, үз таләпләрен куйса, икенче берәүләр: «Без әле бик болгавыр заманда яшибез, илебезнең кая барганын, нинди җәмгыять төзегәнебезне дә анык кына белмибез», – дип, сүзсез гимн өчен тавыш бирергә чакырдылар.

Һәр адәм баласының, зурмы ул, кечкенәме, барыбер ниндидер тормыш максаты була. Чөнки максатсыз кешенең тоткан кыйбласы, яшәү мәгънәсе югала. Теләсә кайсы җәмгыять сезнең, безнең кебек кешеләрдән тора, ә илдә яшәгән кешеләрнең уртак максаты, бергә җыйналгач, дәүләт идеологиясенә әверелә. Бу идеология, бу олы максат илнең Конституциясе һәм законнары белән ныгытыла, дәүләт программалары аша тормышка ашырыла. Һәм әлеге гомумхалык идеологиясе шигырь һәм музыка тылсымы белән гимн рәвешенә керә.

Конституциябез кабул ителгәнгә инде егерме ел вакыт узды, аннан соң йөзләгән законнарыбыз, Дәүләт программаларыбыз гамәлгә керде, Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү буенча ике тапкыр шартнамә төзелде. Димәк, без инде күптән үзебезнең кая барганыбызны, нинди максат белән яшәгәнебезне беләбез дигән сүз. Шуңа күрә Россиядәге барча милли республикалар, бик күп өлкәләр һәм хәтта муниципаль берәмлекләр, авыз тутырып, горурланып, үзләренең сүзле гимннарын җырлаганда, Татарстан ватандашларының телсез кеше кебек сүзсез музыкага баш селкеп, моңаеп торуы шактый ук сәер күренеш иде.

Бүген безнең игътибарга тәкъдим ителә торган гимн сүзләренең халык арасында күп фикерләр уятуы да бу мәсьәләнең актуаль булуы хакында сөйли. Чөнки үзенә кирәк тоелмаган, үзен кызыксындырмаган нәрсәгә кеше, гадәттә, битараф була. Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан гимн шигыренә конкурс игълан ителгәннән соң, ел буе матбугат битләрендә, радио-телевидение эфирларында, Интернетта бәхәсләр, фикер алышулар тынмады. Ә бәхәстә катнашучыларның күпчелек өлеше гимнның, һичшиксез, сүзләре дә булырга тиеш дип тәкрарлады.

Ә гимн өчен идеологик һәм әдәби яктан камил шигырь язу гаҗәп катлаулы эш булып чыкты. Эстрада җырлары иҗат итү өлкәсендә тел чарлаган кайбер мәшһүр шагыйрьләребезнең дә гимн тексты язарга алынмавы шул хакта сөйли булса кирәк. Сигезьюллык шигырь форматында күпмилләтле республика өчен иң зарур һәм мөһим сыйфат булган халыклар дуслыгы да, гасырдан-гасырга күчеп килгән мәңгелек идеалларыбыз да, тарихи традицияләребез дә, алга куйган максатларыбыз да – һәммәсе урын алырга тиеш. Бүген безгә тәкъдим ителә торган «сүзле гимн» да боларның һәммәсенә дә урын табылган. Дөрес, арада Рамазан Байтимеров авторлыгына карата үзгәрәк фикерләр әйтүчеләр дә булды, комиссия эш барышында аларга да игътибар иткәндер. Ләкин монда шул нәрсә бәхәссез: беренчедән, бүгенгә кадәр без аягүрә басып тыңлаган гимн музыкасын язарга бөек композитор Рөстәм Яхинны Рамазан Байтимеров шигыре рухландырган, димәк, анда Рамазан Байтимеров рухы да бар дигән сүз. Икенчедән, бүген без тыңлаган гимн сүзләренә шагыйрьнең төп идеясе – Ватанга мәхәббәт хисләре салынган, шигырьнең үлчәме дә элеккечә калган. Әйе, конкурс барышында бу шигырьгә төрле кешеләрнең күпмедер өлеше, хәтта аерым-аерым сүзләре дә кергәндер. Советлар Союзы гимнын язганда, Сергей Михалков белән Габриэль Эль-Регистан текстына да Сталин үз тәкъдимнәрен керткән, хәтта берничә сүзне үзгәрткән, диләр. Әмма Сталин, никадәр генә авторитар шәхес булса да, гимн авторлыгына дәгъва кылмаган.

Татарстан гимнына конкурс игълан ителгәндә, аның ике телдә булуы хакында таләп куелган иде. Бу инде – эшне икеләтә катлауландыра дигән сүз. Минемчә, ул мәсьәлә дә шактый уңышлы хәл ителгән, һәм шуның белән республикабыздагы ике дәүләт теленә дә бертигез мөнәсәбәт булуына ишарә ясалган. Һәм ике телле гимнның Халыкара туган тел көнендә кабул ителүе дә аерым бер символик мәгънәгә ия булып тора.

Гимнның татарча һәм урысча өлешләрендә дә сүзләр бик гади һәм аңлаешлы, татарча – 33, урысча – 36, барлыгы 69 сүздән торган текстны яттан җырлау беркемгә дә кыен булмас дип уйлыйм. Татарстан радиосы һәм телевидениесе дә һәр иртәне үзенең тапшыруларын сүзле гимн белән башлап җибәрер. Киләчәктә без, депутатлар, Конституциябезне, законнарыбызны һәм дәүләт символларын халыкка аңлату һәм җиткерү эшенә зуррак игътибар бирербез. Ә бу эшне быел уздырылачак парламент дәресләрен дәүләт символларын аңлатудан башласак, минемчә, бик тә урынлы булыр иде.

Кыскасы, күп газаплар белән дөньяга килгән гимныбызның сүзләре халкыбыз һәм республикабыз кебек озын гомерле булыр, һәм без аңа һәрчак тугрылыклы калырбыз дип ышанам.

Хөрмәтле депутатлар!

Без бүген халыкларны бертугандай тату яшәргә, бердәмлеккә чакырган гимн текстын бертавыштан кабул итеп, сайлаучыларыбыз алдында үз бердәмлегебезне дә күрсәтербез дип уйлыйм. Бу гимн Татарстанда яшәүче һәммә кешене, нинди милләттән һәм диннән булуына карамастан, бер-берсенә якынайтыр, халкыбыз һәм республикабыз белән горурлану хисләрен көчәйтер, киләчәккә өмет белән карарга өндәр дип ышанам.

2013

Көн дә бәйрәм

Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, бәйрәм һәм ял көннәре артык күбәеп китте. Ялгышмасам, без хәзер ел дәвамында һәр 3 көннең 1 көнен ял итәбез. Билгеле, бу – илнең икътисади хәленә тискәре тәэсир ясый.

Ә бәйрәмнәргә килгәндә, мин, мәсәлән, Яңа елда Раштуа – Рождество бәйрәмен 11 көн бәйрәм итүне һич кенә дә аңлый алмыйм. Бу хакта матбугатта да, халык арасында сүз бик күп булса да, үзгәрешләр күренмәде. Россия Дәүләт Думасы да, Татарстан Дәүләт Советы да бу хакта закон кабул итмәде, хөкүмәтнең дә карары чыкмады.

Алга киткән илләрдә хәтта еллык отпуск-ял вакыты да бездәге Раштуа бәйрәменнән кыскарак. Мәсәлән, Сингапур халкының еллык отпускысы нибары – 7 көн, филиппиннарныкы – 6 көн, Мексикада 6 көн генә тәшкил итә. Ә Япониядә исә атна буена безнең кебек 5 көн түгел, ә 6 көн эшләп, бер көн генә ял итәләр. Японнарның еллык отпусклары да 18 көннән генә гыйбарәт, ә чынлыкта алар бу 18 көннең дә уртача 8–10 көнен генә файдаланалар икән.

Без хәзер карый торган закон проекты хакында матбугатта, Интернетта һәм җәмәгатьчелектә төрле фикерләр, хәтта кызу-кызу бәхәсләр дә булды. Бу закон проекты Федераль закон белән гамәлгә кертелгән бәйрәм көннәренә кагылмый, бары тик республикабыздагы 4 бәйрәмгә генә кагыла. Ә аларның икесе турыдан-туры Татарстандагы дәүләт статусына кагылса (Конституция көне, Республика көне), икесе мөселманнарның дини бәйрәмнәре – Ураза гаете һәм Корбан гаетенә туры килә.

Димәк, бу законны кабул итсәк, киләчәктә Татарстан халкы, бәйрәм көне ял көненә туры килгән очракта, күпчелек мөселманнар яшәгән Башкортстан, Дагстан һәм башка милли республикалар халкыннан аермалы буларак, 1 көн генә ял итәчәк. Минемчә, бу закон күпмедер дәрәҗәдә халык арасында аңлашылмаучылык, өстәмә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин.

Моңа кадәр без кабул иткән Татарстан законы буенча Татарстан халкы бәйрәм итә торган 4 бәйрәмнең соңгы елларда бераз тернәкләнеп килгән дәүләтчелегебезнең конкрет мисаллары – нәтиҗәсе булуын исәпкә алып, бу закон проектының республикабыз тормышында уңай вакыйга булачагына шигем бик зур.

Әйе, закон проекты яхшы ният белән эшләнгән. Артык күбәеп киткән ял көннәрен кыскарту кирәктер. Әмма, минемчә, моның башка мөмкинлекләре дә бар. Әгәр без Дәүләт Советы исеменнән Россия Дәүләт Думасына Яңа ел бәйрәме көннәрен кыскарту турында тәкъдим белән чыксак, икътисадыбызга да файда булыр, халкыбыздан да хуплау таба алыр идек.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай моннан 100 ел элек безгә васыять итеп болай дип язып калдырган:

 
И сабыйлар, эшләгез сез,
Иң мөкатдәс нәрсә эш.
Эш агачы һәрвакытта
Бик юмарт китерер җимеш.
 

2014

Без битараф түгел

Сугыштан соң туган бала булгангамы, мин әткәй-әнкәй, әби-бабай авызыннан һәр көнне «Дөньялар гына имин булсын!» дигән сүзләрне ишетеп үстем. Ул елларда тамак туярлык ризыгы да, өскә кияргә юньле киеме дә юк иде, әмма алар бу хакта артык сөйләшмиләр, телләрендә иртә дә, кич тә һаман бер үк сүз – «Дөньялар гына имин булсын!» Гап-гади авыл кешеләре булсалар да, дөньялар имин булса, киләчәктә киеме дә, ашарга ризыгы да, илдә муллык та буласын бик яхшы аңлаганнар икән.

«Дөньялар тыныч булсын» дигәндә, алар, билгеле инде, үзебезнең авылны, төбәкне, республикабызны, хәтта Советлар Союзын гына да күз алдында тотмаганнардыр. Чөнки алар сугыш афәтен үз башларыннан кичергән, күпләре окоптан окопка күчеп, җәяүләп ярты Европаны кичкән, ә күпләре шунда ятып калган буын иде. Без балалар өчен дөнья иксез-чиксез булса, алар өчен ул кечерәеп, бәләкәйләнеп калган сыман иде. Шуңа күрәдер дә алар, «үз йортыбыз, үз дөньябыз тыныч булсын» дип әйтмичә, башка илләрне, җирләрне дә күз алдында тотып, «дөньялар тыныч булсын» дип кабатлый торган булганнардыр. Күрше йорты янганда, шулай бөтен авыл халкы, дәррәү күтәрелеп, ут сүндерергә ташлана бит бездә…

Безнең халыкта «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән бик тә мәгънәле сүз бар. Бу гыйбрәтле әйтемдә сүз кайсыдыр бер авылда күрше йортта яшәүчеләр турында гына бармый торгандыр. Тәңре хәтле Тәңре телгә алынгач, аның мәгънәсе дә зуррактыр, тирәнрәктер. Минемчә, сүз монда халыклар белән халыклар, илләр белән илләр арасындагы якынлык, дустанә мөнәсәбәт турында барадыр.

Украинада һәм Кырымда барган сәяси чуалышлар һәм ыгы-зыгылар хакында көннәр буе хәвефле хәбәрләр тыңлаганда, мин ирексездән менә шундый уйларга бирелдем. Мин бүген андагы хәлләргә сәяси бәя бирергә дә, тегеләй эшләргә, болай итәргә кирәк дип акыл сатарга да җыенмыйм. Аңа, бәлки, хакым да юктыр… Мин бары тик Кырымда яшәүче халыкларның түгәрәк өстәл янына утырып, аек акыл, салкын акыл белән бу катлаулы вазгыятьтән тыныч юл белән чыгу юлларын эзләүләрен генә телим.

Ә моның өчен беренче чиратта һәр халыкка ихтирам белән карау, бер халыкны икенчесеннән өстен куймау кирәк. Ыгы-зыгы, гадәттә, тигезлек, тигез хокук булмаган җирдә чыга. Цивилизацияле җәмгыятьтә һәр кешенең, һәр халыкның үзенчәлекләрен, динен, телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен, мөмкинлекләр булырга тиеш. Украиннарга – украин, урысларга – урыс, татарларга татар булып яшәү өчен шартлар тудырылган җирдә мондый ыгы-зыгыларга сәбәп калмас иде. Ә халыклар белән халыклар берсен берсе ихтирам итеп, бер гаилә булып яшәгәндә, сәяси мәсьәләләр дә әкренләп чишелер, тарихи үпкәләр дә онытылыр, дөньялар да имин булыр иде.

Бу көннәрдә Кырымда яшәүче халыкның киләчәк язмышы хәл ителә. Без, Татарстан парламенты депутатлары, бу аянычлы хәлләрне бер читтән тыныч кына күзәтеп тора алмыйбыз. Без Украинадагы, Кырымдагы катлаулы хәлләргә битараф түгел, без болай да фаҗигале язмышлы тугандаш Кырым татарларының, Кырымдагы бер халыкның да яңа фаҗигаләргә дучар булуын теләмибез.

Юкка гына безнең халыкта «Татулыкка ни җитә?!» дип әйтми торганнардыр инде. Без бүген бу залда, тугандаш Кырым татарларын, украиннарны, урысларны татулыкка өндәп, әлеге мөрәҗәгатьне кабул итсәк, бик тә дөрес булыр. Чөнки күршедә бәла булган чакта, битараф калудан да яман нәрсә юк!

2014

Президентлы чакта югалмас

Бу мәһабәт залга керер алдыннан, Ирек мәйданы аша узганда, моннан 25 ел элек булган вакыйгаларны яңадан күз алдыннан кичердем. Ул көннәрне Ирек мәйданы гаять зур сәяси казанга әверелеп, көне-төне кайный, аның авазы, аның кайнарлыгы тора-бара бөтен Татарстанга, Россиянең башка төбәкләренә, Советлар берлегенә тарала иде. Мәйдан бездән, Югары Совет депутатларыннан, мөстәкыйльлек турында Декларация кабул итүебезне даулый. Мәйдандагы кайнарлык калын диварлар аша парламент залларына да үтеп керә. Депутатлар, берничә төркемгә бүленеп, ярсый-ярсый бәхәсләшә, Декларациянең бер-берсенә капма-каршы булган төрле вариантлары тәкъдим ителә. Арада, кырмыска оясына таяк тыккандай, мәйдандагы халыкка төрле гаепләр ташлап, болай да ыгы-зыгы килгән дөньяны бөтенләй тузгытырга маташучылар да табыла.

Шушындый мәхшәрле халәттә ничек итеп депутатларны уртак фикер, уртак максат тирәсенә тупларга, ничек итеп парламент белән мәйдан арасында уртак тел табарга? Ә хәлләр сәгать саен кызганнан-кыза гына бара. Иртән Югары Совет сессиясенә килүче депутатларны төне буе мәйданнан таралмаган халык каршы алып, инде үз коридоры аша гына үткәрә башлый, суверенитетка каршы чыгыш ясаганнарга ярсулы сүзләр һәм төйнәлгән йодрыклар белән чиксез нәфрәтен белдерә… «Инде нишләргә?» дип озаклап уйларга вакыт юк… Һәм шулчак менә-менә ярларыннан ургылыр дәрәҗәгә җиткән халык ташкыны каршына – мәйданга – Югары Совет Рәисе, хөкүмәт җитәкчесе, депутатлар чыга.

Бүген бу залда әлеге тарихи вакыйгаларның эчендә кайнаган Югары Совет депутатлары утыра. Шушындый катлаулы вазгыятьтә үзара уртак тел табып, мәйдан таләпләренә дә колак салып, Татарстан һәм Россия халкын зур бәлаләрдән йолып калганнары өчен, әйдәгез, аларга зурлап рәхмәт әйтик! Ә рәхмәтнең иң зурысы әлеге тарихи көннәрдә сәяси каһарманга әверелгән Югары Совет Рәисе Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә һәм аның көрәштәшләренә, фикердәшләренә тиеш! Шулай ук иҗтимагый хәрәкәт җитәкчеләренең, республиканың киләчәген кайгыртып мәйданга чыккан милләтпәрвәрләрнең дә бу уртак җиңүдә өлешләре гаять зур! Чөнки ул көннәрнең иң зур казанышы халыкның уртак максат тирәсенә туплануы, халык белән җитәкчелек арасында үзара аңлашу, уртак тел таба алу булгандыр.

Әлеге тарихи вакыйгалардан соң чирек гасыр вакыт үтеп тә киткән. Шул вакыт эчендә без ниләр эшләргә өлгердек соң? 1990 елның августында дөньяга аваз салган хыялларыбыз чынга аштымы, алдыбызга куйган максатларга ирешә алдыкмы? Хыял һәм максат һәрвакыт бүгенге вазгыятьтән, без булдыра алганнан югарырак була. Шуңа күрә бүген, авыз тутырып, күкрәк сугып, «Бар хыялларыбыз да чынга ашты» дисәк, ул инде үз-үзебезне юату гына булыр иде. Әмма шушы 25 елда ирешкән уңышларыбызны күрмәмешкә салышуны исә сәяси сукырлык яисә битарафлык дип атау гына мөмкиндер.

«Үзеңнең хәлеңне, ничек яшәвеңне беләсең килсә, күршеңнән кереп сора» диләр безнең халыкта. Ә Татарстанны бүген икътисади, мәдәни, фәнни яктан алга киткән көчле, куәтле республика буларак Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр.

Гуманитар даирә вәкиле буларак, мине бигрәк тә мәдәният, мәгариф, фән өлкәсендәге казанышларыбыз куандыра. Элек күрше өлкәләрдән ары китмәгән театрларыбыз хәзер Европа, Азия, хәтта Америка кыйтгаларына гастрольләргә йөри, галимнәребез халыкара форумнарда даими катнаша, язучыларыбызның әсәрләре дөнья телләренә тәрҗемә ителә, шәһәр һәм авылларда йөзләгән балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары салына, искеләре ремонтлана. Ничәмә-ничә гасырлар игътибар күрмичә ярым ташландык хәлгә килгән борынгы Болгарыбыз, тарихи Зөя каласы, Казан Кремле халкыбыз хәзинәсенә, халыкара әһәмияткә ия тарихи-мәдәни ядкарь дәрәҗәсенә җиткерелеп рәтләнә, төзәтелә. Бөтен Россиядә тиңе булмаган спорт сарайлары, әкияти Курчак театры төзелә. Инде чиратта Милли китапханәгә яңа бина төзү мәсьәләсе карала. Болар исә – моннан 25 ел элек Татарстан Югары Советы кабул иткән Декларациянең, 1992 елны гамәлгә кергән Конституциябезнең, парламент раслаган йөзләрчә кануннарыбызның тормышка ашуы, уңышларыбызның кайбер мисаллары гына.

Узган 25 елда Татарстан парламентының дәүләт һәм муниципаль оешмалары белән бергәләп ирешкән иң зур казанышларның берсе төрле милләт һәм дин вәкилләренең үзара аңлашып, килешеп яшәвенә ирешү булгандыр. «Гаугалы йортка кот кунмас» диләр татарда. Әгәр халыклар дус-тату яшәмәсә, республика икътисады да уңышларга ирешә алмас, социаль мәсьәләләрне дә тиешенчә хәл итеп булмас иде.

Милли мәсьәләләр буенча безнең парламент кабул иткән кануннарның һәм карарларның нигезенә һәрвакыт тигез хокуклылык һәм тигез мөмкинлек принциплары салынды. Дөрес, вакыт-вакыт үзебездә дә, Мәскәүдә дә мондый тигезлеккә, димәк, гаделлеккә каршы чыгучылар табылып тора. Мәсәлән, хәтта милли республикаларда укучыларны Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә бирү хокукыннан мәхрүм итеп, милли мәгариф системасы тәгәрмәченә таяк тыгучылар, татар һәм урыс телләрен бертигез күләмдә укытуны күпсенүчеләр әле дә тынычлана алмый. Югыйсә инде 2004 елда ук Россиянең Конституцион мәхкәмәсе татар һәм урыс телләрен бертигез күләмдә укыту турындагы Татарстан законнарының Россия Конституциясенә каршы килмәве турында карар кабул иткән иде. Үзләрен Россия патриотлары дип шәрран яручы бу активистлар һәм аларның Мәскәү даирәләрендәге кайбер йөгәнсез җитәкче-идеологлары, күпмилләтле Россия Конституциясенең умыртка баганасы булган халыклар, телләр һәм диннәр тигезлеге принципларына каршы чыгып, федератив дәүләтнең нигезен какшатырга маташалар, ахрысы. Билгеле, бу без барасы юл түгел.

Милли мәсьәләдә саксыз кылануның бик зур фаҗигаләргә китерергә мөмкинлеген без бервакытта да истән чыгармадык. Чөнки аның мисаллары барыбызның да күз алдында. Ә бүгенге санкцияләр чолганышында калган кризис чорында җәмгыятьтәге бердәмлек, татулык, халкыбызның рухи ныклыгы аеруча мөһим. Без – авырлыкларны күп кичергән халык, бу икътисади кризисны да, һичшиксез, җиңеп чыгарбыз. Иң куркынычы исә – рухи кризис. Өметсезлеккә бирелгән, кыйбласын югалткан кешенең кулы эшкә ятмый башлый.

Аллага шөкер, республикада бүген кулында дилбегәне нык тотучы гаярь рухлы Президентыбыз, зур эшләргә сәләтле хөкүмәтебез, бу катлаулы елларда чыныгу алган тәҗрибәле парламентыбыз һәм, иң мөһиме, дус-тату яшәүче булдыклы һәм эшчән халкыбыз бар.

Атаклы шагыйребез Хәсән Туфан сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк:

 
Гасырларны кичте, исән калды
«Туган илем» дигән бу алмаз.
Чабаталы чакта югалмады,
Татарстанлы чакта югалмас!
Президентлы чакта югалмас!
Парламентлы чакта югалмас,
Югалмас!
 

2015

«Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?»

Соңгы арада халык белән очрашканда, безгә иң еш бирелә торган сораулар күбрәк Россия белән ике арадагы Шартнамә, Президент атамасы хакында булды. Әмма, ни кызганыч, безнең бу сорауларга анык һәм ачык итеп җавап бирү өчен җитәрлек мәгълүматыбыз, дәлилләребез, төпле нигезебез юк иде. Ә теләсә кайсы кеше өчен, хәтта тулаем бер халык өчен дә, киләчәк язмышын күзаллый алмаудан, билгесезлектән дә авыррак рухи халәт була алмый торгандыр.

Узган гасырның туксанынчы елларында республика халкы үз хокукларын даулап урамнарга чыкканда да, референдум үткәреп, беренче бәйсез Конституциябезне кабул иткәндә дә, безнең күңелләребездә якты хыял, киләчәккә ышаныч, өмет бар иде. Шушы ышаныч безне кыюрак һәм батыррак булырга, үз сүзебезне курыкмыйча әйтергә, хәлиткеч законнар һәм карарлар кабул итәргә дәртләндереп торды. Шушы ышанычка таянып, без Россия белән ике арада Шартнамә кабул итүгә ирештек. Шушы Шартнамә нигезендә Татарстан Республикасының сәяси һәм икътисади вәкаләтләре һәм хокуклары ачыклангач, безнең күз алдыбыз яктырып киткәндәй булды, Республикабызның соңгы елларда ирешкән уңышларында әлеге тарихи документның да өлеше булуын барыбыз да яхшы аңлыйбыз. Чөнки зур гамәлләр кылу өчен, беләгең көчле булу гына җитми, ә теләгең көчле булу, максатың ачык булу да кирәк.

Россия Конституциясендә безнең илебез федератив дәүләт дип расланган һәм аның субъектлары федератив яисә башка шартнамәләр-договорлар нигезендә әлеге дәүләткә керә ала диеп акка кара белән язылган. Шулай булгач, Татарстанның Россия белән вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә төзүе һич кенә дә гайре табигый хәл түгел, киресенчә, Конституция тарафыннан расланган ихтыяҗ булырга тиеш. Димәк, ике арада Шартнамә төземәү кемнәрдер тарафыннан Россия Конституциясен санга сукмау булып чыга түгелме соң? Әгәр Россия Федерациясен зур бер гаилә итеп күз алдына китерсәк, Конституциядә каралганча, Татарстан Республикасы бу гаиләнең рәсми акт – Шартнамә белән расланган тулы хокуклы әгъзасы булырга тиеш. Әгәр әлеге ике арадагы «язылышу турындагы документ – свидетельство о браке» ролен үтәгән Шартнамә булмаса, Татарстан үзен вакытлы квартирант-өйдәш ролендә генә итеп тоячак, соңгы елларда модага кергән никахсыз «гражданский брак-сожительство» халәтенә дучар ителәчәк. Ә мондый законсыз-документсыз гаиләләрнең язмышы күп очракта ни белән тәмамланганын барыбыз да яхшы беләбез.

Ике арада төзелгән мондый Шартнамәнең Татарстанга гына түгел, тулаем Россиягә дә нәкъ шулай ук кирәклеген аек акыллы һәркем аңлый торгандыр. Чынлыкта исә ул дәүләтебезнең умыртка баганасын тәшкил иткән, өй хуҗасы-ил хуҗасы булган федераль хакимияткә күбрәк кирәгрәктер дә әле. Чөнки һәммә гаилә әгъзасының – федерация субъектының – мәнфәгатьләрен, уй-теләкләрен исәпкә алган, һәркемне кайгырткан илдә генә тынычлык һәм муллык булуын, ниһаять, алар да аңларга тиештер бит.

Дөрес, сирәк-мирәк булса да, арабызда «Ул Шартнамә безгә нәрсә бирде соң?» дип әйтүчеләр дә очрый. Әмма аларга җавап эзләп ерак барасы юк. Моның өчен договорлы Татарстаныбызның соңгы елларда илебездәге иң алдынгы республикага әйләнә баруын, аны инде Россиядә генә түгел, дөнья масштабында да таный башлауларын әйтү дә җитә. «Бу уңышларның нигезендә нефть чыганаклары ята» дип лаф оручы «кара көндәшләргә» дә җавабыбыз әзер… Нефть тә җир астыннан үзеннән-үзе чыкмый, нефтехимия гигантлары да үзләреннән-үзләре барлыкка килми, вертолётлар, машиналар да безгә күктән төшми, игеннәр дә үзеннән-үзе гөрләп үсми. Болар һәммәсе дә – шулай ук Татарстанда үткәрелә торган халыкара спорт бәйгеләре, икътисади форумнар, фәнни-мәдәни ачышлар да – халкыбызның тырыш хезмәт җимешләре. Ә кеше тырышып эшләсен өчен, аның күңеленә ышаныч хисе салырга, аңа ихтирамлы булырга, аның белән тигез дәрәҗәдә торып сөйләшергә, аралашырга, аңлашып яшәргә кирәк.

Мин боларны кемгә һәм ни өчен сөйлим соң әле?.. Билгеле, депутатларга гына түгел. Заманында Декларация һәм Конституция кабул иткән, Референдум үткәргән һәм Президентыбыздан ант кабул иткән Дәүләт Советының – халык сайлаган парламентыбызның – тоткан юлы һәрвакыт ачык, максатлары билгеле булды. Бөек Тукай әйтмешли, безнең хөр мәмләкәт – хөр Русиядә яшисебез килә. Россия дип аталган олы гаиләдә һәр халыкның, һәр өлкәнең, һәр республиканың рухи һәм матди ихтыяҗларын исәпкә алганда, аның җан авазын, теләк-ниятләрен ишеткәндә, аның таләпләре һәм тәкъдимнәре белән исәпләшкәндә генә, без үзебезне шундый дәүләттә яшибез дип әйтә алачакбыз.

Утырышта чыгышымны Габдулла Тукайның моннан 104 ел элек, бүгенге хәлебезне алдан күреп, безгә васыять итеп язып калдырган шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә:

 
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Бергә шаярыштык, вакытлар алмашып.
 
 
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? —
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!
 

2017


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации