Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]

Шрифт:
- 100% +
VIII

Гаилә юл капчыгы түгел. Аны кая барсаң, шунда аркага салып чыгып китеп булмый. Ә Мирсәетнең гомере тоташ юлда, берөзлексез юлда булды. Юлда – сагыш, юлда – моң… Ә шулай да гаиләсез, өзелеп сөйгән ярсыз яшәү – яшәү түгел ул. Казанда да Мирсәет берөзлексез үзенең җанкисәген, кызы Рәсидәне һәм, әлбәттә, төшләренә кереп йөдәткән, болай да санаулы сәгатьләргә тиң төннәрен йокысыз иткән зәңгәр күзле Раузасын юксынды.

Унҗиденче елның августлары иде булса кирәк. Мирсәет белән Мулланур, икәүләшеп, ярты төнгә кадәр кабинетта калып, татар газеталары өчен мөрәҗәгать яздылар һәм, кунарга кайтып тормыйча, баш асларына гәҗит төргәкләре салып, идәнгә сузылып яттылар. Сөйләшә-фикерләшә торгач, Мулланур Вахитовны, ниһаять, йокы алды кебек. Мирсәетнең исә күзләре йомылмый, Раузасын сагына, Рауза турында уйлый ул. Йөзтүбән дә ятып карады, чалкан да ятып карады – йокы тәмам качкан. Ә ачык тәрәзәдән төнге тынлык, саф һава бөркелә. Акрын гына исеп куйган җилдә август яфраклары кыштыр-кыштыр килә… Сак кына торып, тәрәзә каршысына килде. Күк аяз… Зәңгәр гөмбәз эчендә, чекерәеп, йолдызлар җемелдәшә, әнә Таң йолдызы, елык итеп, аңарга якты нурын сирпеп алды. Гүя Раузасының зәңгәр күзләрендә мәхәббәт чаткысы уйнап куйды – йөрәге сулкылдап тибәргә кереште Мирсәетнең. Бердәнберен искә төшерү бәхетеннән бугазына авыр төер килеп тыгылды, күзләрендә, менә-менә тамам диеп моң мөлдерәде… Җырлыйсы килә иде аның, тавышсыз-тынсыз гына җырлыйсы килә. Һәм хәтеренә төшкән беренче дүртьюллык аның уен, җан тибрәлешен, керфек очларында эленеп торган энҗе бөртекләрен, өермәдәй бөтереп, үзе белән алып китте:

 
Агымсуларга салмагыз
Ак каен каерысын…
Каеннар да бергә-бергә,
Без нигә аерым соң?!
 

Халыкның шулай ялгыз чакларында сагынганда, моңланганда бәгыреннән саркылып, үзәгеннән өзелеп тамган җыр бөртегедер бу. Кабат-кабат җырлады Мирсәет… Тын гына, тавышсыз гына җырлады. Җырлаган саен, ул җыр мәгънәлерәк, тирәнрәк һәм тәэсирлерәк була бара иде сыман… Салкын суга салгач та бөрешеп, бөгәрләнеп чыккан ак каен кайрысын кеше күңеле, сагышланучының рухи халәте белән шул дәрәҗә тирән чагыштыру – зур талант, тиңдәшсез зур талант иясенең генә иҗат җимешедер. Ул кем?.. Халык!.. Әмма бу юлларның иң элек кемдер, бәлки, нәкъ менә аның кебек аерым яшәү газабыннан, сагыштан өзгәләнгән берәүнең күңелендә туган булуы ихтимал бит?! Нечкә хисле нинди генә талант ияләре килеп китмәгән бу дөньяга, нинди генә гашыйклар туып үлмәгән? Исемнәре, кабер ташлары да калмаган үзләренең… Тарих һәммәсен җир белән, туфрак белән тигезли килә. Ә җыр – мәңгелек, җыр һаман исән. Әле бүген, шушы сәгатьтә, аның күңеленнән шытып чыккан гөл сыман яшәвендә дәвам итә җыр…

Үзен биләп алган хис, тойгылар турында кемгәдер сөйлисе, кем беләндер фикер уртаклашасы килде аның. Вахитов әнә йоклый. Башка һичкем юк янында, урамнар да тәмам тынып калган. Их, янәшәсендә Раузасы булса иде шул чагында. Ә ул юк, ул еракта. Сөйләшеп тә, бәхәсләшеп тә, сөешеп тә туя алганнары юк бит әле аларның. Нигә гомерләре аеры-чаеры үтә икән шулай?! Мирсәет куен дәфтәрен чыгарды да, ашыгып-кабаланып, тел очында торган шигъри юлларны язарга кереште. Сүз артыннан сүз, юл артыннан юл агыла… Язып, теркәп кенә өлгер…

Яза барды һәм язганын кире кайтып укып карады. Шәп чыга ич, килешле… Рифма-ритмнары да төзек кебек. Сәгыйть Рәмиев яисә Тукай ук булмаса да, шагыйрь йөрәге тыпырчына ич аның күкрәгендә дә…

– Мулланур, – дип кычкырып җибәрде ул шунда, үз-үзен белештермәстән. – Мулланур, тор әле.

Төш күреп яткан чагы булдымы, Вахитов сискәнеп уянып китте дә сикереп үк торды. Тора-торышка баш астыннан револьверын тартып чыгарды.

– Нәрсә булды? Кем тия?

– Күрәсеңме, таң беленеп килә, Мулланур, – дип, көрәштәшенең җилкәсенә кулын салды Мирсәет. Аны уятуы өчен уңайсыз булып китте үзенә.

– Нәрсә, бөтенләй йокламадыңмы әллә?..

– Нинди йокы? – диде Мирсәет, күлмәк изүен тагы да ычкындыра төшеп. – Мин бит бүген шигырь яздым.

Ике уч төбе белән яңакларын, күз төпләрен сыпыра-сыпыра, Мулланур өстәл артындагы урындыкка барып утырды.

– Йә, тыңлап карыйк… Нәрсә яздың икән?.. Тыңлаучы булганда, шигырьне укымыйлар диме?!


Зәңгәр күзле Раузага

 
Кырау тимәс алсу гөлләр белән
Бертуган син, беләм, тумыштан…
Сөйдерәсең, Рау, көйдерәсең,
Яралгансың, ахры, син уттан.
 
 
Минем өчен күктән җиргә төшкән
Бәхетме син, яшен ташымы?..
Син булмасаң, белмим, бу дөньяда
Ияр идем кемгә башымны…
 
 
Ак розалар торсын бер ягымда,
Син барында, зәңгәр чәчәгем.
Сүнмәс мәхәббәтең бар чагында,
Көрәш уты тынмас, яшәрмен!..
 

Шигырьне укып тәмамлагач та, Мирсәет тынып калды: дусты ни әйтер? Мулланур исә ашыкмый, нидер уйлыймы, шигырьне ничек бәяләргә, ни дияргә белми газапланамы?.. Бераздан көттереп кенә дәште:

– Дустым, – диде ул. – Бүген үк юлга чыгасың һәм Раузаңны Казанга алып кайтасың. Ничек кабул итсәң ит, әмма минем боерыгым шул! Революция таләп итә!..

– Шигырь ничек? Шигырь…

– Шигырең әйбәт, – диде Вахитов коры гына. – Хәзер үк вокзалга! Өч тәүлек вакыт бирәм үзеңә… Юкса янып үләсең син, күзеңә йокы керми.

Вахитов шаярмый иде. Мирсәетнең юлга чыкмый чарасы калмады. Үзенең дә күңелендә йөргән иң зур хыялы, омтылышы шул иде ләбаса.

Шулай итеп, алар Рауза белән Казанда, Яңа Бистәдә яши башладылар. Ә Рәсидә исә вакытлыча әбисе белән Мәскәүдә торып калды.

* * *

Власть, ягъни хакимият, эшче-солдат һәм крестьян депутатларының Казан советына күчте. Аның рәисе итеп Яков Шейнкман сайлана. Уфада исә революция комитетын бу көннәрдә Свидерский иптәш җитәкләде. Халык комиссарлары советы да формалаша Казанда. Ун комиссарның нибары берсе татар, ул да булса – милләтләр һәм мәгариф эшләре буенча комиссар Мирсәет Солтангалиев. Әлбәттә, Мирсәетнең эше әлеге мәсьәләләр белән генә чикләнми иде…

Казанда бөтен власть советлар кулында дип хисапланса да, әлегәчә вакыйгаларның барышын читтән күзәтеп торган Хәрби шураны, аның илле-алтмыш меңгә җиткән гаскәри бүлекләрен һәм, ниһаять, Ильяс Алкинны кая куясың?! Әлеге көч, тартылган җәя сыман, баш очында тора. Ул җәядәге ук кемгә төбәлер һәм кайчан атылыр – анысын белгән кеше юк.

Губком рәисе Карл Грасисны азат итүдә Мирсәетнең үзенә катнашырга туры килде. «Хәрби шурага тел тидермәм» дигән вәгъдә белән азат ителсә дә, Грасис котылганның икенче көнендә үк «милләтчелек» белән көрәшергә кереште. Нишлисең, бу – аның шөгыле, ул башкача булдыра алмый.

Озак көттермәде, көннәрнең берендә Ильяс Алкин Мирсәетнең кабинетына үзе килеп керде.

– Ул мине алдады, – диде аңа Алкин, Грасисның исемен телгә алырга теләмичә. – Җаваплылыкны син үз өстеңә алган идең, инде нишлибез?!

– Мин большевик. Грасиска каршы бара алмыйм.

– Димәк… – дип, серле генә башын чайкады Алкин.

– Аңламадым. Ни дияргә җыенуың?

– Шул, иптәш комиссар, мин сезгә бер ай вакыт бирәм. Туктамыйсыз икән, үпкәләштән булмасын! Аның өчен дә, үзем өчен дә җавап бирмәячәкмен.

– Куркытасың инде! – дип, Алкинның күзләренә текәлде Мирсәет.

– Куркытмыйм. Кисәтәм!

– Син бернәрсәне искә алып бетермисең, Ильяс, – дип, әңгәмәдәшенең күзен хакыйкатькә ачарга омтылып карады ул. – Хакимият большевиклар кулында. Иртәме-соңмы сиңа моны танырга туры киләчәк.

– Килмәс, – диде Алкин, башын горур тотып. – Законлы властьны гына танырга күнеккән мин. Ә сез аңа фетнә юлы белән килдегез. Халыктан сорамадыгыз. Хәзер шул законсыз властьны эшче-крестьян җилкәсенә салырга ният итәсез. Халык кулына сез икмәк карточкасы белән мылтыктан гайре берни бирмәдегез.

– Ә кем соң ул законлы хөкүмәт? – дип сорамый булдыра алмады Мирсәет. Ничек кенә булмасын, Алкинны сыйнфый дошманы дип санамый иде ул.

– Учредилка һәм Вакытлы хөкүмәт…

– Вакытлы хөкүмәт юк инде, син үткәнне сагынасың.

– Халык сайлаган парламент бар! Аны таратырга берәүгә дә хокук бирелмәде, – диде ул һәм сикереп урыныннан торды, җәт-җәт атлап, ишеккә юнәлде. – Фетнә белән башланган эш фетнә белән бетәр, саташып яшәмә, Мирсәет. Татарга кагылышы юк бу революциянең!

Җавап көтеп тормады ул, ишекне каты ябып, үз юлында булды.

Ильяс Алкинның бу кадәрле дулкынланган, әрнеп сөйләшкән чагын күргәне юк иде әле Мирсәетнең.

Шул көннән башлап, Казанда икенче власть урнашып, шәһәр белән ике хуҗа идарә итәргә кереште. Иртәгесен үк Алкин банкларга үзенең вәкилләрен җибәрә, Казан вокзалында үз комендантын билгели. Казан аша үтүче һәр составка күзәтү ясала, кызылармиячеләрнең вокзал аша узулары вакытлыча туктатыла.

Шәһәрдәге һәммә милли оешма вәкилләрен бергә туплап, Ильяс Алкин ашыгыч рәвештә зур киңәшмә уздыра. Социал-демократларның кискен протест белдереп чыгуларына да карамастан, Казанда Октябрь революциясе нәтиҗәләре, күпчелек тавыш белән, законсыз дип кабул ителә. Әмма корал күтәрергә, кан түгәргә кирәк тапмыйлар. Хәрби шура җитәкчеләре тәртипкә бары тик парламент ысулы белән генә ирешеп була дип саныйлар. Милли республика төзүнең юллары, күрелгән чаралар турында сүз була һәм бертавыштан дип әйтерлек, ашыгыч рәвештә Мөселман хәрбиләренең II Бөтенроссия съездын чакырырга дигән фикергә киләләр… Оештыру эшләренә керешәләр.

Татар вакытлы матбугатында большевикларны «фаш итү» кампаниясе кузгала. «Корылтай», «Йолдыз», «Безнең тавыш», «Кояш» газеталары Казан большевикларының күзен дә ачырмый. Электән чыгып килгән рус газеталары да кимен куймый. Ул көннәрдә татар большевикларыннан аеруча күзгә бәрелеп торган Мирсәет Солтангалиев башына да шактый саллы тукмак белән кундыралар. Бу эшне «Кояш» оештыра.

Әлбәттә, моның үзенә күрә сәбәпләре дә була. Мирсәет ике ут арасында торып кала. Бер якта – фиркадәшләр, икенче тарафта – милләттәшләр. Чыгып кара син, бар, үзеңә җил-яңгыр тидерми генә…

Декабрьнең унында Халык комиссарлары советы пленумында агымдагы сәяси мәсьәләләр һәм Хәрби шурага мөнәсәбәт уңае белән кискен бәхәсләр кузгала.

– Артык болай дәвам итә алмый, нишләргә? – дигән сорау куя иптәш Шейнкман. – Юкса сәер килеп чыга. Власть советлар кулында… Ә шәһәр белән мөселман хәрбиләре идарә итә.

Шуны гына көтеп торган диярсең, моңарчы дәшми-тынмый утырган Грасис чәчрәп чыга:

– Вахитов белән Солтангалиевне тыңлап, без ялгыштык. Артык сузарга ярамый, шулай икәнлеге көн кебек ачык. Мөселман хәрбиләрен бүгеннән үк коралсызландырырга кирәк.

– Әйтүе җиңел! Ә коралсызланырга теләмәсәләр? – дип сорап куя шунда кемдер. Бу кешене таный Мирсәет, Грасисның якын әшнәләреннән Гинцбург иптәш.

– Теләмәсәләр, үзләренә үпкәләсеннәр, көч кулланып коралсызландырырга.

Солтангалиев түзеп утыра алмый, Грасисны бүлдереп, урыныннан сикереп тора шунда.

– Тел сөяксез ул!.. Ә ике яктан да югалтулар буласын уйламыйсызмы?

Грасисның җавабы әзер:

– Революция – көрәшсез, көрәш кансыз булмый, иптәш Солтангалиев.

– Бу очракта кан түгәргә ярамый, иптәшләр. Мин Карл Янович тәкъдименә кискен каршы чыгам. Илле-алтмыш меңлек гаскәрне сүздә генә җиңел ул коралсызландыру. Кораллы конфликт хакында сүз дә булырга тиеш түгел, дип саныйм. Чөнки бу – татар һәм урыс халыклары арасындагы зур бәрелеш булачак. Ә моңа юл кую ярамый…

– Дөрес сөйли иптәш Солтангалиев. Дөрес сөйли, ут белән шаяру ярамас, – дип кычкырдылар шулчак урыннан.

Рәислек иткән Шейнкманның ипле тавышы ишетелә:

– Ә ни эшләргә соң, иптәшләр? Кул кушырып көтеп утырыйкмы?! Ярамый!..

Грасис янә сикереп торды һәм кайнарланып аңлатырга кереште:

– Бүген үк, төн уртасында, Казан гарнизонын һәм барлык кызылармеецларны аякка бастырырга… Хәрби шура казармаларын иң элек тупка тотарга, аннан атакаларга. Милләтче җитәкчеләрен сүзсез-нисез юкка чыгарырга, атарга. Башкача булмый, башка юл юк. Тагы бер мәртәбә кабатлыйм, революция корбаннарсыз гына булмый!

– Тавышка куярга кирәк, – дигән тәкъдим кертә әлеге дә баягы иптәш Гинцбург. Олькеницкий да аны хуплады.

– Юк! – дип, җан авазы белән кычкырып җибәрде Мирсәет. Аны-моны уйлап тора торган чак түгел. – Ул тәкъдимне тавышка куярга ярамый. Дары базы янында шырпы белән уйнауга тиң булачак бу. Хәрби шураны ике мәртәбә туптан атып кына куркытып булмаячак. Йөзләгән, меңләгән кеше гомере белән шаярырга ярамый!..

– Нәрсә җитми сиңа, бөек гуманист, – дип сүз кыстыручы әлеге дә баягы Грасис иптәш иде. – Нигә бер син генә риза түгел?! – Аннан пленумга мөрәҗәгать итте. – Иптәшләр, нигә дип әле без, бер Солтангалиевкә карап, сукырга да ачык күренгән бердәнбер дөрес чарадан баш тартырга тиешле?! Революция язмышы хәл ителгәндә, фетнәчеләрнең җанын кызганып утырыйкмы?

– Җавапсыз кала алмыйм, – диде Мирсәет, урыныннан торып. – Фетнәчеләр түгел, татар гаскәриләре алар… Ә ни өчен мин генә дисезме?.. Чөнки биредә шул татар-мөселман халкыннан мин бердәнбер вәкил. Казармалардагы сугышчыларның күбесен мин танып беләм. Анда да минем кебек крестьян уллары, эшчеләр – халык вәкилләре. Анда минем туганнарым! Кардәшләрем!..

– Ни эшләргә киңәш итәсез? – дип, бу юлы инде Яков Шейнкман Мирсәеткә мөрәҗәгать итте.

– Хәрбиләр арасында пропаганда эшен тагы да киңәйтергә, советларның һәм большевикларның максатын аңлатырга кирәк. Бөтенроссия мөселман хәрбиләренең якын арада булачак II съездына үз кешеләребезне күбрәк уздырырга һәм дә, килеп, Милләт Мәҗлесе белән турыдан-туры эләгешми генә, милли республика мәсьәләсе уңаена үзебезгә бер зур киңәшмә уздыру кирәк булыр. Инициативаны бары тик эш белән, конкрет чаралар белән генә үз ягыбызга аударырга мөмкин.

Мирсәетнең тәкъдиме соңгы чиктә кабул ителде. Ә инде тагы ике-өч көннән урыс телендә чыга торган «Знамя революции» газетасында әлеге пленумнан хисап бирелә. Газета мөхбире, әллә аңлы рәвештә, әллә ялгыш, Мирсәетнең тәкъдимнәрен шактый ук чуалтып, бутап бетергән була анда. Янәсе, татар большевигы сүзе белән татар милләтчеләренең мәкерле исәпләре фаш ителә.

«Кояш» газетасы исә, «Знамя революции» дан алынган ярым-йорты информациягә нигезләнеп, большевикларга булган бөтен нәфрәтен Мирсәет Солтангалиевкә юнәлдерә. «Милли хулиганлык» дип исемләнгән әлеге мәкаләне укып чыккач, Мирсәет кая барып бәрелергә урын тапмады. Чөнки мәкаләдә аны «рус большевиклары ашаган тарелкаларны ялаучы милләт дошманы» да, «провокатор» да, «милләтләр арасында канлы сугыш башларга теләүче» дә һәм тагы әллә нинди җинаятьләргә чакыручы зат дип бәялиләр. Әрнүле-агулы мәкаләнең һәр җөмләсе аның җанын, вөҗданын сыкрата…

Ул да түгел, Казанда чыгучы башка татар гәҗитләре дә күчереп бастыра башлый шул ук мәкаләне. Гәҗитчеләргә сенсация генә булсын, Мирсәет Казанда яңа кеше, дус-иш, әшнәләре бармак белән санарлык. Рәхәтләнде генә татар гәҗитләре…

Бер-ике көн башын кая куярга белмичә йөрде ул шулай. Ничәмә мең тираж белән таратылгач, аңлатып кара син үзеңнең гаепсез вә гөнаһсыз икәнлегеңне, һәр кеше янына килеп, «менә мин шул «Кояш» гәҗитендә эттән алып эткә салынган Солтангалиев. Алар ялгыш язган, мин андый түгел» дип, аңлатып йөреп булмый бит…

Иң дөрес киңәшне хатыны Рауза бирде. Алай да ул бар әле янында.

– Тот та, ничек бар, шулай аңлатып, «Кояш» идарәсенә ачык хат яз, – диде ул. – Ничек бар, шулай итеп яз! Юкса, болай бәргәләнеп, үз-үзеңне генә бетерәсең…

– Мәскәүгә яисә Уфага китәргәме әллә дип, икеләнеп йөри идем, – диде Мирсәет, хатынының тәкъдименә колак салып.

– Казаннан качу мөмкиндер, әмма халкыңнан, үз-үзеңнән качып булмый, Мирсәет, – диде Рауза.

Ни генә димә, акыллы иде шул аның хатыны. Хәер, үзенең дә эче пошканнан гына әйтүе булгандыр. Шундый мәлдә Казанны калдырып китү зур җинаять булыр иде. Үзе алдында да, халкы алдында да…

Иртәгесе көнгә, яисә кичкә калдырмады, шундук, кәгазь-каләм алып, өстәл артына утырды Мирсәет. Рауза үзенең эшләре белән шәһәрнең аргы ягына чыгып китте, аның да эш-мәшәкатьләре тавык чүпләп бетермәслек. Чөнки Рауза – ике-өч бөртек татар хатын-кыз большевикларының берсе һәм аеруча тыңгысызы.

Сүз артыннан сүз табылып, Мирсәетнең хаты шактый озынга китте. Хикмәт озынлыкта түгел, чөнки әлеге хат мөхәрриргә язылган булса да, аның үз халкына, милләттәшләренә мөрәҗәгате иде бу:

«…Мәкаләне укып чыккач, күңелем әллә нишләде. Әллә нәрсә минем күңелемдә сүнде, әллә нәрсә үлде, бетте. Тавышсыз-тынсыз гына вөҗданымның иң нечкә җиренә китереп суктылар, китереп бәрделәр. Мин, аптырап, кайда тотынырга белмәгән кеше кебек, күңелемнән артка, узган көнемә әйләнеп карадым.

Бу татар баласы – күкрәген татар балаларын укытып череткән татар учителенең баласы! Бала чагымнан ук мин рус һәм Ауропаның мәшһүр мөхәррирләренең әсәрләрен укып үстем. Минем күңелемдә кешегә мәхәббәт бик нык урнашкан. Алар мине кечкенәдән үк бөтен галәмне яратырга өйрәттеләр. Алар минем күңелемдә бөтен инсанияткә сүнмәс мәхәббәт ялкыны кабызганнар. Мин яратам кешеләрне… Минем өчен алар һәммәсе тигез. Юк минем өчен руслар, юк татарлар, юк кытайлар; юк минем өчен французлар, юк… Һәммәсе тигез! Ләкин минем күңелем аларны икегә бүлә: көчлеләр вә көчсезләргә, һәммә нәрсәләре булган, җитеш тормыш белән яшәгән байларга һәм бернәрсәләре дә булмаган вә бар нәрсәгә мохтаҗ фәкыйрьләргә… Бүлмәс тә идем. Нишлим соң? Күңелем бүлә. Ул әйтә миңа: «Фәкыйрьләр вә көчсезләр бәхетсезлектән фәкыйрь, көчсез түгел, тигезсезлектән фәкыйрь, тигезсезлектән көчсез», – ди.

Ләкин шушы тигезсезләр арасында ике исем бар. Аларга тукталмый үтә алмыйм. Аларның берсе – татар, икенчесе – мөселман. Болар – иң күп изелүчеләр, болар – иң күп тапталучылар!

Һичкем, һичнәрсә минем күңелемнән моны тартып алачак түгел. Ни генә булса да, ул бетәчәк түгел. Үзем беткәндә генә, үзем белән бергә сүнәчәк.

Менә шул мәхәббәт, шул ярату мине бу җирдән икенче җиргә ташлый, минем хәят юлыма сызык сыза. Ул сызыкка: «Бөтен көчеңне халкың өчен бир!» – дип язылган.

Ләкин мин бу җирдә яшимен. Минем утым төрле урыннарга чәчелә, вакланып сарыф ителә, шуның өчен дә күренми. Шуның өчен дә мин «мәрхәмәтсез большевик» булгач кына күзгә ташландым…

…Мин шуны әйтәм: алар янында мин «тәлинкә ялау өчен» йөрмим. Мине шул күңелемә чыкмаслык булып урнашкан халкыма булган мәхәббәтем уты өстерәп йөртә. Мин анда милләтемне сатар өчен, аның «канын эчәр» өчен йөрмим. Юк! Юк!

Мин анда большевикларның эшләре хак эш икәнлегенә бөтен күңелем белән ышанганга йөрим. Мин беләм: бу – минем иманым. Шуның өчен моны һичнәрсә белән күңелемнән алып ташлап булмый…»

Бер сулыштан язылып барган хатны тәмамларга ирек бирмәделәр Мирсәеткә. Нәкъ шул мәлдә, тышкы яктан дөбердәтеп, ишек шакырга керештеләр. Татар бистәсендәге яртылаш җиргә сеңгән иске агач йорт җир тетрәгәндәй селкенеп-калтыранып куйды.

– Кем бар анда, керегез!..

Ишектән кыюсыз гына, үзе белән салкын өермә ияртеп, кайры тун кигән, колакчынлы бүреген төшергән өлкән яшьтәге агай килеп керде.

– Солтангалиев Мирсәет дигән кеше монда яшиме? – диде ул, өйдә кем бар, кем юклыгын әле абайламас борын.

Торып басты һәм каршы килде Мирсәет. Агайны чаналы ат белән Вахитов җибәргән булып чыкты. Хәзер үк килүен үтенгән. Тәмамланмаган хат, бәгырен тырнап, өстәлдә ятып калды. Мирсәет чанага утыруга, агай атын шәһәрнең үзәгенә таба борып куаларга кереште.

Тунын җилкәсенә салып, бүрек-папахасын киеп алган Мулланур аларны урамда каршы алды. Сораганны да көтеп тормады, исәнләшергә, хәл белешергә дә онытты кебек, килгән хутка чанага сикерде.

– Әйдә, агай. Печән базары мәйданына, – диде һәм, ялт кына дилбегәне үз кулына алып, болай да тирләп чыккан алашаны куаларга кереште.

– Нәрсә булды? – дип кызыксынмый чарасы юк иде Мирсәетнең.

– Мөселман гаскәрләре бунт күтәргән. Иптәш Грасисны һәм Солтангалиевне таләп итәләр.

– Менә ничек… – диде Мирсәет, гаҗәпләнеп. – Бунт нидән килеп чыккан? Максатлары ни?

– Бүген иртән казармаларда листовка таратканнар. Анда «бүген өйләгә кадәр коралсызланмасагыз, тупка тотачакбыз» дигән ультиматум куелган. – Мулланур Вахитов шунда Мирсәеткә сынап карап куйды һәм җәт кенә кесәсеннән кәгазь кисәге чыгарып, аның кулына тоттырды. – Укы! Анда ике иптәшнең кулы куелган – Грасис һәм Солтангалиев.

Үз күзләренә үзе ышанмый торды Солтангалиев. Әйе, чынлап та, Грасис белән янәшә аның фамилиясе тора. Листовка типография ысулы белән бастырылган. Кем әйтмешли, ташка басылган.

– Провокация ич бу! – диде Солтангалиев, җаны әрнүгә түзә алмыйча. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, нигә соң әле берөзлексез аның белән булышалар. Аны үз милләттәшләре алдында явыз большевик, дошман кеше итеп күрсәтү кемгә кирәк икән?

– Провокация икәнлеген беләм. Әмма ничек шуны исбат итәргә?.. Грасис белән синең башны таләп итәләр анда. Юкса шәһәрнең астын өскә әйләндерәчәкләр. Уйлый тор…

– Иптәш Грасис кая?..

– Ул хәрби гарнизонга кереп бикләнгән. Кораллы сугышка әзерләнә диләр…

Тешләрен кысып, башын чайкап куйды Мирсәет.

– Ай-һай, ут белән шаяралар…

Бертын дәшми бардылар. Юыртып барган ат тоягы астыннан күтәрелгән кар тузаны җил белән аларның йөзләренә сыланды. Проломныйны кисеп чыккач та, Болакның аргы ягыннан һавага аткан мылтык тавышлары яңгырап алды… Кемнәрнеңдер нәрсәдер даулап кычкырынганы ишетелде.

– Шүрлисеңме? – дип, үзалдына уйга чумып барган көрәштәшенең җилкәсенә терсәге белән төртеп сорап куйды Вахитов.

– Шүрләр арамыни… Нәфрәтләнәм. Башыма сыймый бу минем. Шулай канга сусаучылар бар микәнни?

– Үзләренеке түгелми ич, – диде Вахитов битараф кына. Ул да уйлана, аның да эче поша иде булса кирәк, һәм бераздан өстәп куйды: – Урыс белән татарны сугыштырасылары килә. Үзләре… читтән карап торасы… Чёрт белә, кемнәр оялагандыр бу безнең партия башына…

Печән базары мәйданын умарта күче сыман халык сырып алган. Хәрбиләр… Атны бер читтә калдырып, мәйданның түренә ерып кереп китте Вахитов белән Солтангалиев. Хәрби кием киеп, җил-җил атлап килүчеләрне танымасалар да, ике якка аерылып юл бирделәр. Анда, тактадан күтәрелгән калку урында, кемдер, кулын болгый-болгый, большевикларның тетмәсен тетеп нотык сөйли иде.

– Бүреләрнең милләте булмаган кебек, җәмәгать, явызлыкта яманатлары чыккан большевикларның да һәммәсе бер. Урысы ни, татары ни, иман юк үзләрендә. Мәчетләребезне җимерттерәчәкләр икән, җәмәгать… Хатыннарыбыз һәм кәләшләрегезне җыеп алачаклар, һәммәсе уртак булачак…

Мәйдан гүелдәп куйды. Берәүләренә бу куркыныч тоелды, икенчеләренә кызык булып китте.

– Абый, – дип, Мирсәетнең җилкәсенә төртте шунда унҗиде-унсигез яшьләр чамасындагы бер авыл егете. Авызы колагына җиткән үзенең. – Шул уртак хатыннарны барып күрергә иде, ә… Әллә бәлшәвик булып китәсе инде.

– Тот капчыгыңны, – дип җавап кайтарды икенчесе. – Синең белән минем өчен борчылалар дисеңме, ул тикле нәфселе кешеләрнең үзләреннән артмас…

Вакытлыча ясалган трибунага якынлашкан саен, бару кыенлашканнан-кыенлаша төште. Көн суык булуга карамастан, митингта сөйләүчеләр берсеннән икенчесе кайнаррак. Тыңлаучылар арасында да битарафлар күренми, һәр яңа фикер, кайнар сүз утка сипкән кәрәчиндәй кабул ителә, мәйдан кинәт кабынып-кабынып китә.

Хәрбиләрне ерып, Вахитов алдан барды, үз кеше дип кабул итеп, аңа юл бирделәр. Мирсәет тә аңардан калышмады. Бер-бер хәвеф буласын сизенепме, йөрәге җилкенеп-җилкенеп типте. Ул да түгел, чираттагы сөйләүченең тавышы яңгырады:

– Урыс большевиклары безне кешегә саныймы соң, җәмәгать?! Менә күрерсез, тагы бер сәгать-сәгать ярым вакыт үтмәс, болай йоклап ятсак, безнең казармаларны тупка тота башларлар. Нәрсә, кул кушырып утырырга, башка ядрә ява башлаганны көтәргә тиешме без? – дип мөрәҗәгать итте ул мәйдандагы сугышчыларга.

Бар тарафтан:

– Хәзер үк кузгалырга, үзебезгә башлап һөҗүм итәргә кирәк, – дигән авазлар яңгырады.

Трибунадагы кеше тагын да гайрәтләнебрәк сөйләргә кереште:

– Дөрес әйтәләр, җәмәгать, большевикның урысы-татары юк! Һәммәсе бер! Грасисы да, Солтангалиеве дә. Урыс куштаны, ат тиресе ябынган икейөзле сәрдар Гайнан Вәисовка да күп түздек. Ояларын туздырырга, Кабан күленең төбенә олактырырга үзләрен…

Халык шунда кузгалырга итә башлады, һәммәсенең кулында мылтык. «Алга!» диеп кычкыручы гына булсын, ике уйлап тормыйча, шундук һөҗүмгә күтәреләчәкләр.

– Теге дөньяга ашыкмыйк әле, җәмәгать, – дип, шулчак халыкны тынычландырмакчы булды өлкән яшьләрдәге бер агай. – Анда да безнең кебек үк эшче-мужик балалары, шуны онытмыйк. Вакыт бар ич әле, көтик бераз… Сабыр итик, булмаса…

Баягы оратор каршы төште агайга, кулы белән җилпеп җибәрде тегене һәм бар булган тавышына кычкырып мөрәҗәгать итте:

– Грасис дигән адәм мондамы?.. – Дәшүче булмагач, үзе үк җавап кайтарды. – Юк! Һәм килмәячәк тә ул монда. Казан гарнизоны тупчыларын тревога белән күтәргән, диләр, әнә…

Халык ыгы-зыгы килде. Мәйдан менә-менә шартларга торган дәү пар казанын хәтерләтә иде…

Ә теге ир-ат тәмамламаган икән әле сүзен, дәвам итте:

– Солтангалиев дигән урыс куштаны кая? Күрүче-белүче бармы, җәмәгать?..

Төрле яктан авазлар яңгырады:

– Юк… Күрүче юк үзен, – диде берәүләре.

– Базга төшеп качкандыр әле, – дип аваз салды икенчесе.

– Астына җибәргән дә урамга чыгарга алмаш ыштаны юктыр бәлшәвикнең.

Дәррәү көлешеп алдылар.

– Солтангалиевтән дә җилләр искәнме?! – диде күтәрелгән такта өстендәге оратор. – Нәрсә көтәбез, җәмәгать?! Алар монда килмәячәк.

– Солтангалиев монда. Мин ул Солтангалиев… – дигән тавыш яңгырады кинәт.

Шул тавыштан мәйдан урталай ярылгандай булды. Як-якка тайпылып, тавыш хуҗасына юл бирделәр. Ни дияргә, нәрсә эшләргә белмичә, күпләр чарасыз торып калды. Сүз остасы да тынып калды, атылып үзе янына менеп килгән Мирсәеттән өркеп, читкә тайпылды.

Урта бер җиргә чыгып басып, каршысында диңгез сыман дулкынланып торган халык төркеменә – хәрбиләргә күз йөртеп алды ул. Мәйдан тулы бу кадәр кешене күргәне юк иде бугай әле аның… Үзен Солтангалиев дип белдергән бу зат ни әйтер икән дип, һәркем сагаеп калды.

Шул рәвешле, халык бераз тынычлана төшкәч, Мирсәет, тыңлаучыларга хөрмәтен күрсәтеп, бүреген салып сул кулына тотты.

– Газиз милләттәшләр, дин кардәшләрем минем, – диде ул, уң кулын югары чөеп. – Мин ул, мин – Солтангалиев… Татар матбугаты «сатлык җан» дип каһәрләгән, һәммә мөселманның явыз дошманы дип игълан ителгән, сезнең өскә ядрә яудырачакбыз дип язылган листовкада имзасы куелган большевик Мирсәет Солтангалиев мин булам!.. Монда менә сез чакырганга килдем. Дөрес булса, сезгә минем башым кирәк булган. Кирәксә – алыгыз, мин каршыгызда басып торам, йә… – дип, бер адым алгарак атлап куйды һәм, җаны ярсуданмы, әллә һава җитмәгәнгәме, тун төймәләрен ычкындырды. – Алыгыз! Мирсәет Солтангалиев мин булам, алыгыз!..

Солдатлар ыгы-зыгы килеп куйдылар, ни эшләргә белмичә, бер-берсенә карандылар.

– Ул түгел лә бу, – дип кычкырды алгы рәтләрдә басып торган озын гәүдәле бер егет. – Нигә большевик монда килсен? Башы ике түгел лә аның.

Янәшәсендә торган икенче солдат та сүзгә килде:

– Ул булмый, кем булсын… Берәүнең дә Солтангалиев буласы килмәс, башына тай типмәгән бит аның.

– Шушы булсамы, – дип, кайнарланып кычкырып җибәрде теге солдат һәм җилкәдән мылтыгын алырга итенде. – Әгәр үзе булса, мин аны хәзер үк, шушында ук теге дөньяга озатам…

– Мин ул! – дип, янә уң кулын югары чөйде Мирсәет. – Атып үтерергә өлгерерсез, әмма башта сүземне тыңлагыз.

– Нигә тыңлап торырга аның коткысын, – дип кычкырды берәве.

Башкалар аны күтәреп алды:

– Бәлшәвик ни әйтсен инде… Терәргә дә атарга кирәк үзен.

– Әйе. Эше бетте, кодагый… – диештеләр.

Мылтык белән янаучыларны күреп, Мирсәет сагая калды, әмма икеләнер, кире борылыр вакыт түгел иде.

Башкаларны этә-яра, әлеге дә баягы теге озын буйлы солдат чыгып басты аның каршысына.

– Безнең сине тыңлап торырга ара юк, бәлшәвик Солтангалиев әфәнде. Ике соравым бар үзеңә. Боргаланмый гына шуларга җавап бир син. Аннан күз күрер… Беренче соравым… – диде ул, кесәсеннән листовка тартып чыгарып. – Менә бу язуны син җибәрдеңме?

– Юк!

– Инде икенче соравым: «Кояш» гәҗитендә язылганнар дөресме?

– Юк!

Алгы рәтләрдә сорау-җавапны тыңлап торучылар җанланып куйды шунда.

– Әйе, дип әйтмәс инде сиңа…

Диюен диделәр, әмма инде кайнарлыклары басыла төште.

– Сөйләсен… Тыңлап карыйк үзен… Бәлшәвик сөйләгәнне тыңлаган юк иде, – дип кычкырдылар.

Солтангалиевкә шул гына кирәк иде: карашын әле бер, әле икенче тыңлаучының күзләренә текәп сөйләргә кереште:

– Мине милләт дошманы итеп күрсәтәләр… Әмма шуны белегез, кардәшләр: акны – кара, караны ак итеп күрсәтергә омтылу, дусны – дуска, туганны туганга каршы өстертү безгә элек-электән мәгълүм… Бу – пычрак адәмнәр тарафыннан мең мәртәбәләр сыналган алым…

Чын милләт угылы булган кеше икәнемне беләсегез килсә, сез минем татар телендә һәм урыс телендә басылган мәкаләләремне укып карагыз. Әхмәт бәй Цаликов, Шакир Мөхәммәдъяров әфәнделәрдән минем Мәркәз Милли шурада сәркәтиплек иткән чагымда ниләр эшләгәнлегемне сорагыз. Барыгыз Бакуга, сорагыз анда Мөхәммәдәмин Рәсүлзадәдән, Кавказда мөселман матбугатын аякка бастырган Сөнгатулла Ибраһимовтан сорагыз… Уфада мин укыткан укучылардан сорагыз… Әнә, – дип, Болак тарафына төбәп күрсәтте ул, – укытучылар мәктәбендә мине укыткан укытучылардан, шәриктәшләремнән сорагыз… Араларыннан берәве үз халкыма тырнак очы кадәр генә зыян иткәнемне әйтсә, үзем егылырмын аяк очыгызга һәм башымны күтәрмәм… – Күкрәген бушата төшеп, мәйданга күз йөгертеп алды Мирсәет. – Инде минем ни өчен большевиклар янында булуыма килик. Кемгәдер ярау өчен түгел, мин-ул эшнең асылы хак икәнлегенә бар җаным-тәнем белән ышанган кеше. Бу – минем иманым, беләсегез килсә… Ә иманны алыштырып та, сатып та, алып та булмый.

Сугышны кемнәр туктатты? Большевиклар!

Россия халыкларына үзбилгеләнү хокукы биргән декларацияне кем кабул итте? Большевиклар! Һиндстанны, Мисырны, Әфганстанны, Иран һәм Гарәбстанны үзенең кулында изеп килгән инглиз буржуйларын кем фаш итте? Большевиклар!.. Боларны күрә торып та, мин ничек алар янына бармыйм?! Кабатлап әйтәм: мин бер кешенең дә тәлинкәсен ялаучы түгел. Казанга мине милләтемә файда итү теләге китерде. Әллә сез миңа земствода эшләү бик җиңел дип уйлыйсызмы? Шуны гына әйтим: миңа земствода әйткесез авыр мохит эчендә эшләргә туры килә. Ике фронтта сугышкан кебек килеп чыга: земствоның үзе белән, икенчедән, яңалыкны кабул итәргә теләмәгән халкыбыз белән. Урыс миңа татар булганым өчен кырын караса, татар урыска эшлисең дип тинтерәтә…

Юк, туганнар, земство минем өчен «җылы урын» түгел. Көн-төн эшләп алганым ашарыма, киенеремә җитми. Әйтсәм әйтим, трамвай кондукторлары да күбрәк ала миннән бүген.

Тагын шуны әйтим: соңгы көннәрдә мин ике ут арасында. Аңлаша алмау сәбәпле, ызгыш-сугыш чыкмасын дип барам. Мине иң куркыткан нәрсә әнә шул, туганнар. Без бер-беребезне аңларга тиешле.

Сөйләвеннән туктады Мирсәет. Әйтәсе сүзләре күп иде әле югыйсә, әмма әйтерлек хәле калмады. Тыны чыккан һава шары сыман бушанып калды ул. Бакса, сөйләве белән шултикле мавыгып киткән ки, күз төпләре юешләнеп, борын читеннән кайнар тамчылар йөгерешә башлавын сизми дә калган.

Тыңлаучыларны ул шултикле ышандырган, сихерләгән иде ки, кузгалу, тавышлану түгел, мәйдан берара тын алырга да уңайсызланып торды сыман.

– Җәмәгать, – дигән тавыш яңгырады бераздан. – Бу егет безнеке икән бит, үзебезнеке…

Шунда гына алгы рәтләрдә басып торучы Вахитовны, Камил Якубны һәм башка танышларын күреп алды Мирсәет. Сөйләү белән мавыгып абайламаган икән үзләрен. Тегеләр елмая, серле итеп күз кыса иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации