Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Тиз көннәрдә Хәрби шура белән Революцион штаб вәкилләре арасында килешү төзелә:
Ильяс Алкин һәм аның мәсләктәшләре шундый югалтулар бәрабәренә иреккә чыгарыла. Хәрби шура корылтае большевиклар тарафыннан куып таратыла. Әмма шул сәгатьтә үк Болак аръягы үзен татарларның милли республикасы итеп игълан итә. Шәһәрнең ул яртысында башка тәртипләр урнаштырыла.
Шуңа да карамастан вакыт үзенекен иткән, өстенлек һәм инициатива большевиклар ягына күчеп беткән була инде. Мирсәет Солтангалиев җитәкләгән Мөселман социалистлары комитеты һәм Мөселман эшләре буенча комиссариатның эш-гамәлләре Совет хөкүмәтенең татарларга хокук вә мөмкинлекләр бирергә сәләтле икәнлеген раслый килә.
Мартның сигезенче көнендә Гайнан Вәисовны күмү дә Сөембикә манарасына ай кую вакыйгасы белән махсус туры китереп үткәрелә.
Җомга көн. Мартның сигезе бөтен Казан күләмендә траур көне дип игълан ителә. Завод-фабрикалар эшләми, уку йортлары һәм барлык җәмәгать оешмалары ябыла. Әнә шул рәвешле көндезге сәгать унбердә Казан сәрдар Гайнан Вәисовны соңгы юлга озата. Сөембикә манарасыннан төньяк-көнчыгыш тарафта изге Кремль туфрагы аны үз куенына ала.
Әмма шәһәрнең һәр ике тарафыннан җыелган халык төркеме тукталырга ашыкмый. Көннең икенче яртысында исә килүчеләрнең саны артканнан-арта гына бара. Хикмәт шунда: көндезге сәгать өчтә Сөембикә манарасына ай кую тантанасы башланачак.
Күпне күргән Сөембикә итәгендә беркөнне ике митинг уздырыла. Берсе – матәм, икенчесе – тантана, гасырлар дәвамында зарыгып көтелгән милли бәйрәм. Боларның икесен дә кереш сүз белән Мирсәет Солтангалиев ачып җибәрә. Сүз арасында, җай чыгарып, ул якын көннәрдә Совет хөкүмәте тарафыннан Татар-башкорт Республикасы игълан ителәчәге хакында да әйтеп куя. Бигрәк тә икенче митингта, Сөембикәнең очыннан патша империясе тамгасы – ике башлы бөркет алынып, аның урынына ярымай утыртканда, Болак арты республикасыннан чыккан мөселманнарның күпчелек булуын истә тотсаң, әлеге хәбәрнең нинди тәэсир ясавы хакында аңлатып та торасы юк.
Әмма бәйрәм рухы, бәйрәм тантанасы озак дәвам итми. Март башларында ук Германия белән ике арада Брест солыхына кул куела. Димәк, армиянең эчке сәясәткә катнашуы өчен дә бермә-бер мөмкинлекләре арта. Казанга Балтыйк диңгезчеләре килә. Шәһәр урамнары броневиклар белән тула. Һәр көн Казан вокзалына яңадан-яңа хәрби берләшмәләр килеп тора.
Иптәш Грасис та инде хәзер Солтангалиевтән рөхсәт сорап тормый, шәһәрнең бердәнбер хуҗасы итеп саный үзен. Болак арты республикасы берничә мәртәбә тупка тотыла, татар бистәләренә броневиклар бәреп керә. Әмма хәрби шуралылар да каһарманнарча сугыша, кызылармиячеләрне үз тарафларына аяк бастырмыйлар. Милли милиция һәм «Тимер дружина» дип исемләнгән хәрби группаларның ныгытмаларына хәтта күпне күргән Балтыйк диңгезчеләре дә бәреп керә алмый.
Мирсәет яхшы аңлый. Әлегә ике арада сугыш башланмаган… Тактик әзерлекләр чорына хас булганча, кайбер очраклы бәрелешләр генә булып тора. Киң масштаблы сугышка юл куярга ярамый. Ул очракта һәр ике яктан югалтулар хисапсыз булачак. Сузарга да ярамый, Болак аръягы блокадада, ул һәр тарафтан урап алынган. Әгәр болай озак дәвам итсә, Татар бистәсендә яшәүчеләр кырылып, тарихи биналар җимерелеп бетәчәк. Аннары татар сугышчылары һәм Ильяс Алкин каршында биргән вәгъдәләре дә бар бит әле аның. Үзе яшәгән йорт та шул тарафта калды. Дөрес, яшәүче юк анда хәзер, Рауза, баланың хәлен белергә дип, Мәскәүгә китеп барды.
Шулай да Грасис һәм Шейнкман иптәшләр белән озак бәхәсләшә-гәпләшә торгач, Болак аръягын тупка тотуны туктатып торуга иреште ул. Әмма вакытлыча гына… Әгәр дә ул, Ильяс Алкин белән очрашып, бу капма-каршы торуның мәгънәсез икәнлеген аңлата алмаса, эшнең ни белән тәмамланачагы бик тә ачык.
Камил Якуб аша аргы якка илче җибәреп, очрашу хакында килештеләр. Төн уртасында, һәр ике тараф караңгылыкка иңгәч, Камил Якуб һәм тагын ике сугышчы белән Мирсәет Солтангалиев чикне үтеп чыкты. Сөйләшенгәнчә, аларны анда каршыладылар, штаб урнашкан бинага алып килделәр. Солтангалиевне озатып килүчеләр ишек артында көтеп калды. Кесәләрен тикшереп, саклык чаралары күргәч кенә, аны Алкин янына керттеләр.
Куыклы лампа уты астында ниндидер кәгазьләр актарып утыра иде Ильяс Алкин. Күзгә күренеп ябыккан һәм картая, таушала төшкән, бәлки, моңа аның берничә көн рәттән кырынмаган булуы сәбәптер. Ничек кенә булмасын, узган елның көзендә, Мирсәет Казанга килеп төшкән көннәрдә, аны үзенең мәһабәтлеге, зәвыгы һәм сөйләү рәвеше белән җәлеп иткән пәһлеван түгел инде. Канатларын салындырып хәл алырга утырган яшь бөркетне, яралы бөркетне хәтерләтә иде бугай ул.
Әмма үз халәтен Мирсәеткә күрсәтәсе килми иде аның.
– Һә, – диде ул, килүчегә урын тәкъдим итеп. – Үз милләтеңнең ничек сүнгәнен күрергә килдеңме?
Сорау гайре табигый, ачудан, җаны әрнүдән генә әйтелгәндәй тоелды Мирсәеткә.
– Юк, Ильяс туган, яныңа җитди борчу китерде үземне… Ә милләткә килсәк, киресенчә, ул уяныр, аякка басар. Ишетмәдеңме әллә, Совет хөкүмәте Татар-башкорт Совет Республикасы турында махсус Декрет игълан итте. Игътибар ит, Совет хөкүмәтенең милли дәүләтчелек турында иң элгәреге фәрманы.
Алкинның бу хакта хәбәрдар булу-булмавын Мирсәет ачыклый алмады, тегесе, ишетергә дә теләмим дигәндәй, кулын гына селтәде.
– Син, беркатлы, шуңа ышандыңмы?! Юк, Солтангалиев иптәш, тарих безгә бердәнбер шанс биргән иде. Аны да файдаланмадык! Татарда хан булырга, хуҗа булырга теләүчеләр күп икән ул. Фирка рәисләре, җәмгыять оештыручылары… «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» дигәнне ишеткәнең бардыр… Халык юкка чыгармый икән ул мәкальне.
– Миңа, сөйләшү өчен, ярты сәгать вакыт бирелде, – дип, сәгатенә күз төшерде Мирсәет. – Нишлибез?.. Безгә бер фикергә килергә кирәк.
Алкин өстәл өстендә яткан наганга ишарәләде:
– Әнә өстәлдә ята безне коткаручы. Корылган… Сиңа – берәү, миңа – берәү, икебезгә дә җитә, иптәш Солтангалиев.
– Беткә ачу итеп, тунны ягу ярамас, Ильяс. Синең белән бергәләшеп зур эшләр эшлисе бар әле.
Елмаеп куйды Алкин. «Бергәләшеп» дигәнне шулай кабул итте.
– Тунны яктык инде, Солтангалиев иптәш. Синең белән мин – бетләр генә калдык. – Махсус шулай, большевикларның «иптәш» дип сөйләшүләрен үртәп, басым ясый иде ул әлеге сүзгә.
– Йә, нишлибез, дидем?.. Күрәләтә халыкны үлемгә кертергә ярамас.
Алкин дәшмәде.
– Менә мин солыхның үрнәген яздым, – диде Мирсәет, Ильяс Алкинга кәгазь бите сузып. Ә тегесе исә укып та тормады, имзасын куеп, кире кайтарды.
– Димәк, солых?.. – дип, куанып, кулын сузды аңа Мирсәет. Ышанырга да, ышанмаска да белмичә, сабыйларча куанды ул.
Әмма сузылган кулның җавапсыз калуы да ихтимал иде бит. Ильяс Алкин аягүрә торып басты һәм, ни гаҗәп, Солтангалиевкә кулын бирде. Тик күзләрен генә күтәрергә теләмәде. Ничек өстәлгә текәлеп утырган булса, гәүдәсе калкынып та, карашы өстәлдә калды.
– Хуш, – диде, өстәлдәге коралын кесәсенә салып. – Сиңа дигән күчтәнәчем үземдә калып тора. Хисаплашыр ара табарбыз әле бер. Кешеләрне сакла! Болакның бирге ягындагы һәр җан өчен башың белән җавап бирерсең, – диде, кинәт кенә җанланып китеп.
– Ә син кая юл тотарга җыенасың?
– Күз күрер, – дип, кулын селтәде Ильяс Алкин, артык сөйләшеп торасы килмичә, һәм, капыл гына өстәл артыннан чыгып, ашыга-кабалана, өстенә киенергә кереште.
Иртәгесен шәһәрне икегә бүлеп торган чик аша гадәти хәрәкәт башланды. Баррикадалар җимерелде, броневиклар каядыр китеп югалды. Ә Ильяс Алкинны, үзенең санаулы кешеләре белән, бала чагы узган Мамадыш яклары аша каядыр Уралга таба сәфәр тоткан дип сөйләделәр.
Ләкин, Мирсәет белән аерылышкач та, җанын коткару турында уйламаган әле ул, казармада йоклап яткан «Тимер дружина» чы егетләре янына кергән, алар белән берәм-берәм хушлашып чыккан. Шулчакта аның күзләрендә яшь тамчылары җемелдәвен күрүчеләр булган…
IX
Апрель урталарында Мәскәүдән, Милләтләр эше буенча халык комиссариатыннан ашыгыч телеграмма килеп төшә: «Казан губернасының мөселман эшләре буенча комиссары ип. Солтангалиевкә. Татар-башкорт мәсьәләсе буенча ашыгыч киңәшмәгә килүегез сорала.
Сталин, Вахитов».
Ашкынып-канатланып барды ул Мәскәүгә. Кызы Рәсидәне күрмәвенә ни гомер?! Раузаның да Мәскәүдә чагы…
Мирсәет иң элек Вахитов янына ашыкты. Дусларча очрашып, хәл белештеләр. Гадәттәгедән дә җылырак күреште бу юлы Мулланур.
– Беләм… Ишетәм, Мирсәет, – диде ул. – Сине анда бер ялгызың полкка каршы чыккан дип сөйлиләр.
– Арттыралар… – дип, шаяртуга шаяру белән җавап кайтарырга тырышты ул.
Вахитовның ни хакында сөйләгәнен һәм нәрсәләр белән кызыксынганлыгын яхшы белә иде Солтангалиев. Үзәктә эшләсә дә, икенче яртысы Казанда калган ич аның, сабыеннан аерылырга мәҗбүр булып, шул сабыен сагынып өзгәләнгән ана хәлендә ул хәзер. Өстәвенә Идел буенда һәм Казанда вакыйгаларның соң дәрәҗәдә киеренке чагы, революция язмышы хәл ителгән көннәр…
Казан хәлләрен сораштыра-сораштыра, әллә ни арада чәй дә өлгерткән иде Вахитов. Күрәсең, кружкасы бер генә булгандыр, иң элек кунагына тәкъдим итте:
– Әйдә, син юлдан килгән кеше, бераз чәйләп ал.
Тартынып, кыстатып тормады Мирсәет, өстәлгә якынрак утырып, хуш исле чәйдән авыз итәргә кереште. Ә Мулланур Вахитов аны Үзәктәге хәлләр белән таныштырды. Әмма төп мәсьәләгә, Татар-башкорт Республикасы хакындагы сөйләшүгә өлгерә алмый калды – телефон шылтырады. Ишекле-түрле йөренгән Вахитов өстәл артына ашыкты.
– Әйе, Вахитов тыңлый… Килде, иптәш Сталин… Монда… Минем янда утыра… Хәзер… Хәзер үк керәбез.
Вахитов, төребкәсен урынына куюга, Мирсәеткә мөрәҗәгать итте:
– Иптәш Сталин чакыра.
Яртылаш эчелгән кружканы читкә этәреп, Мирсәет аягүрә торып басты, мин әзер дигән сыман, гимнастёрка якаларын хәстәрләп куйды.
Сталин белән беренче күрешүе Мирсәетнең. Алар килеп кергәндә, ул кем беләндер телефоннан сөйләшә иде. Әмма кунакларны күргәч тә, сүзен тиз генә тәмамлап, урыныннан торды һәм, бераз каршы килеп, кулын иң элек Мирсәеткә сузды:
– Солтангалиев сез буласызмыни инде?.. Иптәш Вахитов сөйләгәннәрдән чыгып, мин сезне бик дәү гәүдәле бер каһарман итеп күз алдына китерә идем…
Аздан гына «мин дә сезне кыяфәтлерәктер дип уйлый идем» дип әйтеп ташламады Мирсәет. Сталинны ул, чынлап та, таза, мәһабәт гәүдәле кавказ кешесе итеп күз алдына китерергә күнеккән иде. Баксаң, ни гәүдә, ни кыяфәт дигәндәй, гади генә бер кеше икән. Муены алга таба беркадәр бөкрәя төшкән сыман. Сул кулы да сәеррәк тоелды, ул аны, урыныннан торгач та, френч кесәсенә яшерде. Куе кара чәчен артка тарап куйган. Өске иреннәрен каплап торган керпе сыман кара мыек. Борын очы, икегә аерылган сыман, урта бер җиреннән эчкә батыбрак тора. Салпы ияге бераз шадралана төшкән… Мөгаен, игътибарны аеруча җәлеп иткәне аның карашы булгандыр. Маңгай астыннан төбәлгән күзләрдә җитдилек кенә түгел, усаллык та булуын тоемлау өчен, күрәзәче булуың кирәкми. Ярым шаяра төшеп күрешкән вакытта да Сталинның салкын тимерне хәтерләткән карашы яктырмады. Хәер, төсе белән дә, бар нәрсәдән бигрәк, тимергә охшатты ул аның күзләрен.
Үз чиратында Сталин да Мирсәетне җентекләп хәтерендә калдырырга тырышты булса кирәк, беркавым аның күзләренә текәлеп торды.
– Исәнмесез, иптәш Сталин, – дип, беркадәр соңара төшеп җавап кайтарды Солтангалиев. – Иптәш Вахитов беркадәр арттыра төшкән, күрәсең.
Керүчеләргә урын тәкъдим итте Сталин һәм үзе дә, өстәл артына утырып, трубкасына тәмәке төяргә кереште. Ул да түгел, гел уйламаганда, каш астыннан тимер салкынлыгы бәреп торган карашын Мирсәеткә текәде.
– Сез нәрсә, иптәш Солтангалиев, бер Казанда ике дәүләт төзергә булдыгызмы?..
«Бу мәсьәлә хәл ителгән инде. Болак арты республикасы бетерелде», – дип аңлатырга керешмәкче иде Мирсәет, әмма әлеге уеннан кире кайтты, чөнки Вахитов та, иптәш Сталин да бу турыда хәбәрдар. Мәгълүм фактларны нигә яңабаштан куертып торырга…
– Ул кризистан югалтусыз чыктык, иптәш Сталин. Казанда власть советлар кулында… Әмма хәвеф икенче тарафтан килә, Идел буйлап күтәрелә сыман. Чехлар Самарага җиткән дигән хәбәрләр бар…
Сталинның уенда Мирсәет сөйләгәннәр түгел, ахрысы, ул, тәрәзәгә таба ярым борыла төшеп, башка нәрсә хакында фикер йөртә иде сыман. Сталин инде бөтенләй икенче яктан сорау биреп куйды:
– Татар-башкорт мәсьәләсе хакында нинди фикерләр бар?..
– Татар-башкорт Совет Республикасы игълан ителүе турындагы хәбәр мөселман даирәләре тарафыннан бик хуплап каршы алынды, иптәш Сталин. Үзәктән килгән бу яңалык большевикларга шикләнеп караучыларны да уйланырга мәҗбүр итте…
– Ә большевиклар ни уйлый?
– Хуплыйлар, иптәш Сталин. Татарлар һәм башкортлар революцияне яклап утка да, суга да керергә әзер.
Янә, күкрәк тутырып, трубкасын имеп куйды Сталин һәм, сынаулы карашын Мирсәетнең күзләренә текәп, һәр иҗеккә басым ясап сорады:
– РСДРП(б) члены Солтангалиев иптәшнең дә карашын беләсе килә… Шәхси карашын!
Бу төпченү нигә кирәк, ул нәрсә аңлата дигән сыман, Мирсәет бер Мулланурга, бер Сталинга карап алды. Вахитов үзе дә сорау алуга охшап киткән бу сөйләшүдән канәгать үк түгел иде булса кирәк. Әмма, итагатьле кеше буларак, әңгәмәгә катышмады. Турысын әйт, ни уйлыйсың, шуны сөйлә дигәнне аңлатып, Мирсәеткә керфек какты. Солтангалиевнең бу мәсьәләне бөтен нечкәлекләренә кадәр белүче шәхес булуын Вахитов югары бәяли иде.
– Татарлар белән башкортлар бер ананың игезәк уллары сыман, иптәш Сталин. Телләре якын, мәдәниятләре һәм максатлары уртак дигәндәй… Бүлешер нәрсәләре юк…
Җентекләп аңлатырга, үз фикерләрен нигезләргә җыенган Мирсәетне Сталин тыңлап бетермәде: Казаннан килгән большевикның ничек уйлавы аның өчен әһәмиятле түгел иде, күрәсең. Әлеге мәсьәләгә аның, мөгаен, үз карашы бардыр.
– Сезгә, иптәш Солтангалиев, башкортларның бу мәсьәләгә мөнәсәбәте белән кызыксынырга туры килмәдеме? Сез үз халкыгыз исеменнән генә сөйләмисезме?
– Тумышым белән Уфа якларыннан мин, иптәш Сталин. Казан төбәгенә караганда башкорт далаларын яхшырак беләм дип саныйм. Соңгы көннәргәчә татар белән башкорт арасында аңлашылмаучанлык килеп чыкканы булмады. Тарихта да шулай булган. Үз иленнән куылган татарга җирен дә, сыен да кызганмаган башкорт. Ә татар мөгаллимнәре башкорт халкына гыйлем, мәгърифәт алып килгән…
Битараф бер кыяфәт белән елмая төшеп, авызыннан төтен өреп куйды Сталин. Бу әңгәмәнең барышыннан канәгатьме-түгелме икәнлеген һич аңларлык түгел иде аның. Бу юлы да ул көтелмәгән сүз кыстырып куйды:
– Ә сез, иптәш Солтангалиев, Император университетында нинди фән укыттыгыз? – Үз-үзеннән канәгать иде ул. Әмма шундук, үпкәләргә урын калдырмыйча, сүзне матур гына үз буразнасына борып та җибәрде. – Профессорларга охшатып, матур сөйлисез… Аңлатыгызчы миңа: башкортлар ярык тагарак янында утырып калмасмы?
– Республика бер булса да, үзбилгеләнү һәм үзидарә хокукы башкорт халкының үз ихтыярында кала, иптәш Сталин. Эстәрлетамакта булырмы, әлегә ачыкланмаган, башкортларның үзидарә органнары да күздә тотыла.
Сөйләшү рәвеше шундый, күрәсең, Сталин һаман төпченүен дәвам итте. Мәсьәләнең әле бер, әле икенче ягыннан килеп бирде ул сорауларны.
– Аңладым, иптәш Солтангалиев, сез бер республика төзү ягында.
Үзләшә төшкән Мирсәет, Сталинның уйланып торуыннан файдаланып, үзе дә сүз кыстырып куйды:
– Иптәш Ленин һәм иптәш Сталин да шул ук фикерне яклый дип ишеттек…
Сүзен бүлдергән өчен, кәефе кырылганны сиздермәде Сталин. Әмма аңлашылырлык итеп әйтеп куйды:
– Иптәш Ленин өчен мин җавап бирә алмыйм. Мәсьәләгә аның үз карашы бар. Мин ашыкмау ягында. Бер адым алга атлап, ике адым артка чигенүләрне, – ничек йомгакларга икән дигән сыман, аз гына тукталып алды, – табигатем кабул итми.
Мулланурга күз төшереп алды Мирсәет: бу нәрсә, читләтеп, Ленинга ишарә ясавы идеме аның?
Берөзлексез тартуын дәвам итте Сталин. Ни гомер әңгәмә кылып утыралар әнә. Кулыннан трубкасын төшергәне юк әле. Чираттагы мәртәбә төтен суырып куйгач, кайтарып, тагын сорау бирде:
– Бу мәсьәләгә иптәш Вахитовның мөнәсәбәте миңа яхшы таныш. Бер тегермәнгә су коясыз… Шулай да сезнең фикер, иптәш Солтангалиев, нинди принципларга нигезләнә?!
Кулын югары күтәрә төшеп, бармакларын бөгә-бөгә аңлатырга кереште Мирсәет:
– Иң элек, сыйнфый-экономик принципларга нигезләнә. Терлекчелек һәм игенчелек белән көн күргән башкортларны промышленносте һәм милли пролетариаты булган татарлар белән бәйләргә омтылу.
Икенчедән, әйткәнемчә, культура һәм тел нигезләренең уртаклыгы.
Өченчедән, революция һәм бердәмлек мәнфәгатьләре өчен дә ике тугандаш халыкның бер йодрык булуы кулайрак дип саныйбыз. Татарда да, башкортта да, иптәш Сталин, «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дигән мәкаль бар.
– Бүре дигәнегез рус халкы буладыр инде… Ә аю кем? – дип, гел көтелмәгән җирдән бәйләнеп, чөй кыстырды Сталин.
– Сүзләремә андый комментарий бирмәвегезне үтенәм, иптәш Сталин. Мин бер халыкны да аю-бүрегә тиңләмим… Ә югарыда санаган дәлилләремә колак салуыгызны үтенәм.
Мирсәет санаган дәлилләр һәм принциплар әллә бар, әллә юк иде Сталин өчен – исе дә китмәде. Гомумән, Сталинны фикереннән кире кайтару яисә нәрсәгә дә булса яңадан ышандыру мөмкин хәлме икән? Үз туксаны туксан дип, шушындый очракларда әйтелә торгандыр.
– Дәлилләрегез тәмаммы? – диде ул, тыныч кына төтен өреп.
– Әйе, тәмам. – Әмма Мирсәет күңелендәген әйтми кала алмады. – Алар сезне канәгатьләндермәде кебек, иптәш Сталин…
Юк дип тә, әйе дип тә әйтмәде Сталин. Әмма үзе өстенрәк булып калды:
– Фикерләрегез кызык… Дәлилләрегез нигезле… Фикер һәм дәлилләрдән дә югарырак төшенчәләр бар, иптәш Солтангалиев. Сезне тыңлаганда, мин әнә шул хакта уйланып утырдым.
Ул «югары төшенчә» дигәне нәрсә икән? Бар микән ул?.. Булса, нидән гыйбарәт икән?.. Сталин анысына ачыклык кертмәде. Сүзләренең, фикерләренең, шул рәвешчә, табышмак сыманрак булып калуын кулай күрде.
Хушлашып чыгарга җыенгач, Вахитовның бераз тоткарлануын үтенде ул. Мирсәеткә, кул биреп, уңышлар теләп калды.
Мулланур Вахитов озак тоткарланмады, аның артыннан ук килеп чыкты. Кәефе күтәренке иде. Түбәнге катка илтә торган баскыч янында куып җиткәч, Мирсәетне кочаклап алды.
– Сталин ошаткан үзеңне, – диде ул, пышылдый төшеп.
– Нәрсә, бер-бер сүз әйттемени?
– Котелогы буш түгел егетнең – фикерли, диде…
– Шул сүз өчен алып калдымы сине?.. – дип гаҗәпсенү белдерде Мирсәет. – Ә республика хакында бер сүз дә әйтмәдеме?..
Җавап бирергә ашыкмады Вахитов, баскычта килүче-китүчеләр арлы-бирле йөреп тора, үз кабинетына кергәч кенә ачыклык кертте:
– Шуны хәтереңнән чыгарма, Мирсәет: Сталин – соң дәрәҗәдә хәйләкәр кеше. Фикерен һичкайчан өзеп әйтмәс. Кешеләрне тыңлый белә ул, башкалар бәхәсләшкәнне күзәтеп утырырга ярата, ә үзенекен чыгармый. Күпчелек нинди нәтиҗәгә килсә, ул шуны, үзенеке итеп, ахырда йомгак ясый… Иң акыллы булып кала…
Исең китмәсен, Татар Республикасымы, Татар-башкорт Республикасымы – аның өчен барыбер. Җай чыкса – аяк чалачак, эшләр без дигәнчә барып чыкса – син сөйләгәннәрне үзенеке итеп тәкъдим итәчәк. Менә шулай, Мирсәет!
Тагы бер сәгатьтән алар Кремльдә, Владимир Ильичның кабул итү бүлмәсендә иде инде. Ленин Вахитовтан үзен Казандагы Мөселманнар эше буенча комиссариат җитәкчесе белән таныштыруын үтенгән булган.
Владимир Ильич аларны сагындырып килгән кунаклары сыман кабул итте. Ишектән күренүләре булды – урыныннан капылт кына торып, кабинетының урта бер җиренәчә аларга каршы килде.
– Рәхим итегез, түрдән узыгыз, якташлар, – дип, иң элек Вахитов белән күреште, аннары Солтангалиевкә кул бирде. Шаяртып алырга да өлгерде. – Яныма сездәй татар егетләре килеп кергәч, үзем дә яшәргән сыман булып киттем бит әле. Яшьлегемне искә төшердегез, Казанны…
Ул да түгел, Ленин, җәт-җәт атлап, стенада эленеп торган зур карта каршысына төбәп китте, кунакларын да үзе артыннан әйдәде. Килгән шәптән кулына күрсәткеч таяк алды да, картага яны белән басып, карашын Мулланур белән Мирсәеткә таба төбәде.
– Әле генә Троцкий шылтыратты. Ак чехлар Самарага һөҗүм башлаган. Самарадан соң чират Казанга җитәчәк… Революция язмышы кыл өстендә, иптәшләр. Халыкара капитализм безне әнә шулай, Идел буйлап боҗрага алырга исәп тота…
Сул күзен беркадәр кыса төшеп, сынаулы карашын Мирсәеткә төбәде:
– Әйтегез әле, иптәш Солтангалиев: Казанда шундый дәһшәтле дошманга каршы торырдай көчләр бармы?..
Ордым-бәрдем җавап бирә торган сорау түгел, уйлана калды Мирсәет:
– Көчләр бар-барын да, иптәш Ленин, әмма әлегә алар таркау.
– Иптәш Вахитов ничек уйлый?
Мулланур үзенең Мирсәет белән килешкәнлеген белдерде. Әмма шул таркау көчләрне тиз арада бер йодрык итеп туплау юлында Казан большевикларының зур эш башкарырга сәләтле икәнлеген дә искәртте.
Ленин татар большевикларының мәсьәләгә аек акыл белән килүләрен ошатты, күрәсең. Башындагы уйлар авырлыгыннан шактый кысылган күзләрен ача төште: кунакларын өстәл артына чакырды, үзе дә аларның янәшәсенә килеп утырды.
– Казандагы фетнәне бастыруда, иптәш Солтангалиев, сезне зур кыюлык күрсәткәнсез дип ишеттем… Кызганыч, Вәисовны гына саклый алмагансыз!.. Хикмәтле кеше – Вәисовлар! Граф Толстой юкка гына мөкиббән китмәгән үзләренә…
Казан хәлләреннән шул дәрәҗәдә хәбәрдар булган Владимир Ильичны сокланып, хәйран калып тыңлады Мирсәет. Шуның өстенә һәр сүзе, һәр яңа фикере белән әңгәмәдәшләрен үзенә якынайта, тарта бара иде сыман ул. Ленинны беренче кат шулай якыннан күреп сөйләшү бәхетенә ирешкән Солтангалиев өчен бу аеруча тәэсирле иде. Югарыдан торып, синең шәхесеңне түбәнәйтергә омтылып, сорау алгандай төпченгән Сталин белән очрашудан соң бу чагыштыргысыз дәрәҗәдә ипле, истәлекле әңгәмә иде.
Бераздан Владимир Ильич сүз ара сүз ияреп сорап куйды:
– Иптәш Солтангалиев, сез нәрсә хакындадыр киңәшергә җөрьәт итмичәрәк торасыз кебек. Турысын әйтегез, большевиклар арасында аңлашылмаучылык калмаска тиеш!
Ленинның гадилегенә, сизгерлегенә Мирсәет янә бер сокланып куйды һәм тел очында торган соравы белән мөрәҗәгать итте:
– Иптәш Ленин, үземне күптәннән борчыган сорауга җавап ишетәсем килә сездән. Әйтегез әле: нигә ышанмыйлар безгә? Нигә безгә һәрчак шикләнеп карыйлар?
– Тукта, туктагыз… – дип, ярты юлда бүлдерде аны Владимир Ильич. Мирсәетнең соравы гаять дәрәҗәдә җитди икәнлекне тоеп, аның хәленә кереп, кичерешләрен уртаклашырга ашыгып бүлдерү иде бу. – Сезгә кем ышанмый, иптәш Солтангалиев, кем шикләнеп карый? Сөйләгез, аңлатыгыз, зинһар өчен!..
Сул тарафка башын янтайтыбрак һәм шул янтайган яктагы күзен кыса төшеп, Владимир Ильич дикъкать белән тыңларга әзерләнде.
Бер Ленинга, бер Вахитовка күз төшереп алды Мирсәет. Ленин көтә, ул аны тыңларга әзер. Ә Вахитов исә әллә югалыбрак калган, якташын аңлый алмыйчарак тора: юлбашчының башын катырмасаң ни булган дип шелтәли дә сыман.
Күңелендәгесен яшереп калдырырга, җиде кат үлчәгәннән соң гына кисәргә күнекмәгән Мирсәет. Нишләтеп тә булмый – табигате шундый. Бу юлы да ул турыдан ярды:
– Ничә гасырлар буена сабан артында гына түгел, патшаның һәр уряднигы каршысында да бил бөгәргә мәҗбүр булган татар халкы. Октябрь революциясеннән соң аның әле яңа уңга-сулга карана башлаган, башын күтәрә һәм билен турайтырга иткән чагы. Иреген буып торган патша ялчыларын бер селтәнүдә тотып быргырга әзер ул. Бөтендөнья капитализмы интервенциясенә каршы көрәштә дә үз-үзен аямаячак безнең халык. Совет дәүләтен яклап утка да, суга да керергә әзер без. Тик бер нәрсә икеләнергә, сагаерга һәм бүлгәләнергә мәҗбүр итә, иптәш Ленин, безгә ышанмыйлар!
– Ул кемнәр? – дип, кабатлап сорарга мәҗбүр булды дикъкать белән тыңлап утырган Ильич.
– Татарлар ризасызлык белдереп урамга чыкса, мәсьәләнең асылы белән кызыксынып тормастан, аларны фетнәдә гаеплиләр. Үз арабызда аз гына берләшү, килешү күренәме – милләтчелек ярлыгы тагыла. Тугандаш халыкларның революцион көчләре – башкортлар, казахлар яисә кырым татарлары белән элемтәгә керсәң, бубый тузы белән каплагандай, панисламист дип яла ягалар үзебезгә. «Милләтче» булудан куркып, кырыкмаса-кырык фиркагә бүленергә, үзара яла ягышырга һәм үтерешергә тиешлеме без? Панисламизмда гаепләмәсеннәр өчен, гомер-гомергә тел-лөгать алмашкан туганнарыбызга сәлам бирмәскә, ярдәм кулы сузмаска тиешлеме?..
Владимир Ильич, кулына таянган килеш, Мирсәеткә текәлеп карап утыруында булды. Татар большевигының шулай ачыктан-ачык күңелендәгесен ярып салуы аңа кызыклы иде булса кирәк. Сөйләүче сулыш алмаштырган арадан файдаланып, куәтләгән сыман, сүз кыстырып куйды:
– Тыңлыйм… Сөйләгез, иптәш Солтангалиев, дәвам итегез… Бу минем өчен бик тә кызыклы бит әле… – Мирсәет мавыгып сөйләвен дәвам итте.
– Урындагы большевиклар арасында милли мәсьәләгә мөнәсәбәттә ике төрле хата караш киң таралган.
Беренчесе – милли мәсьәләнең һәм изелгән халыклар арасындагы милли азатлык хәрәкәтенең әһәмиятен бәяләп җиткермәү яисә күрмәмешкә салыну. Әйтергә кирәк, иптәш Ленин, бу авыру үзәктә генә түгел, җирле партия оешмаларында да киң таралган. Бигрәк тә милли изелүнең ни икәнлеген үз җилкәләрендә татып карамаган җитәкчеләргә хас бу.
Икенчеләре исә – «милли дәүләтчелек» һәм «милли аң» кебек төшенчәләргә турыдан-туры аяк чалу, аларны яралгысында чакта ук юкка чыгарырга омтылучылар. Татар республикасы да, татар-башкортныкы да кирәк түгел аларга. Мин моны большевик буларак һәм, һич арттырмыйча, җаным әрнегәнгә сөйлим, иптәш Ленин. Хәтта үземә мөнәсәбәттә дә бер генә тапкыр түгел, еш туры килә миңа боларны кичерергә. Татар булганым өчен генә икенче сортлы большевик итеп күрәселәре, кайсыберләренең хәтта шуңарга үземне ышандырасылары килә. Ә мин килешмим!
Ленин кинәт җанланып китте. Түбән иелә төшкән башын күтәрде. Күзләрен зур ачып, стенадагы картага текәлде. Шул рәвешле, ул бермәл уйга калып дәшми торды, аннары, үзалдына сөйләгән сыман, катгый әйтеп куйды:
– Бар… Бар шул әле бездә андый чир. Бик күп бәлаләрнең башында империя чире – шовинизм тора, кызганычка каршы.
Моңарчы тыңлап кына утырырга мәҗбүр булган Вахитов та сүзгә кушылырга кирәк тапты.
– Владимир Ильич, бәхеткә каршы, гади хезмәт ияләре – пролетариат һәм крестьяннар азат андый авырулардан. Казанны гына алыйк, татар һәм рус эшчеләренең үзара бүлешә алмаслык һичнәрсәләре юк… Миңа калса, урындагы кайбер иптәшләр милли хисләрне үзара капма-каршы чәкештерүдән кызык таба кебек. Файда күрә… Иптәш Солтангалиев сөйләгәннәрне миңа да үз җилкәмдә аз татырга туры килмәде…
Үзара аңлашу, бер-береңнең хәленә керү рухында барган әлеге әңгәмә байтак дәвам итте. Ленин ялгышып кына булса да сәгатенә күз төшермәде, үзенең кая да булса ашыкканлыгын сиздермәде. Иркенләп, мавыгып сөйләште, дикъкать белән тыңлады, хәйләкәр күзләрен кыса төшеп, рәхәтләнеп көлеп алырга да ара тапты.
Әлеге очрашудан канатланып, рухланып чыкты Солтангалиев. Үзенең гомерен хезмәт ияләренең азатлыгы өчен көрәшкә багышлап ялгышмаган ул…
Кремль ишегалдына чыккач та, тәэсирләрен Вахитов белән уртаклашырга ашыкты Мирсәет. Бүгенге очрашудан соң ничек тыныч кына атларга, дәшми түзәргә мөмкин. Мулланур Вахитов үзе дә – Мирсәет өчен абруйлы фикердәш.
– Мулланур, – дип башлады ул сүзен, – синең белән күптәннән киңәшәсе килгән бер сорау бар бит әле миндә. Әйт әле: «пролетариат диктатурасы» төшенчәсенә карашың ничек синең? Бу сорауны мин Ленинга да бирергәме әллә дип уйлап утырган идем…
Шул да булдымы соравың дигән сыман, Вахитов аңа гаҗәпләнеп карап алды.
– Дәшми калуың яхшырак булган, – диде ул коры гына. – Маркс һәм Ленин хезмәтләрен укырга кирәк.
Аңламады аны Вахитов. Мирсәет соравын кабатлады:
– Укыган бар да ул…
– Соң?.. Ышандырмыйлармы?..
– Ышандыралар. Әмма күңелдә канәгатьсезлек кала. Үзең уйлап кара, Мулланур: ни өчен дип әле бөтен хезмәт ияләренә азатлык китергән революцияне, яңа тормышны пролетариат диктатурасы белән чикләргә. Нигә пролетариат кына?! Һәм нигә ул «диктатура» булырга тиешле?!
Вахитов пролетариатның революцион хәрәкәттә башлап йөрүче төп көч булуын һәм «пролетариат диктатурасы» дигән төшенчәнең символик мәгънәгә дә ия икәнлеген кабатларга мәҗбүр булды.
Мирсәет:
– Беләм… Аңлыйм… Килешәм, – дип, аның сүзләрен җөпләп барды-барды да күңеленә кереп оялаган икеләнүләре белән уртаклашырга кереште. – Ярый, без татарларда беркадәр пролетариат булсын да ди. Ә күп кенә күршеләребезнең – төрки халыкларның – зур завод-фабрикаларда бергә тупланып эшләүче милли пролетариаты юк дәрәҗәсендә ич әлегә. Алар нишләргә тиеш? Эшчеләр сыйныфын ярлы крестьяннарга каршы кую гына түгел, бер милләтне икенче милләткә каршы кую да булып чыга түгелме соң пролетариат диктатурасы?! Мисал өчен, башкорт, казах һәм үзбәкләр милли пролетариаты булган рус, украин һәм татар янында тигезсез һәм хокуксызрак булып чыга түгелме соң?! Көнчыгыш илләрендә яшәүче төрек, фарсы, әфган, кытай һәм гарәп халыкларының да, бәлки, Россиядәге революцион хәрәкәткә кушылырга нияте булгандыр. Ә без, аңлый торып та, милли азатлык хәрәкәтенең нинди зур революцион көч икәнлеген күрмәмешкә салышабыз түгелме?..
Көлемсерәп куйды Вахитов.
– Син күтәргән сорауларның күбесенә Ленин хезмәтләрендә җавап бирелгән. Ә калган өлешенә киләчәк җавап бирер, һәрхәлдә, сине нинди сораулар борчыганын мин аңладым, Мирсәет.
Вахитовның, шул рәвешле, ул күтәргән мәсьәләләрне җиңел генә урап узарга омтылуы бик ошап җитмәде Мирсәеткә. Ә бәлки, урыны һәм вакыты ул булмагандыр. Кәефе кырыла төшсә дә сиздермәскә булды Мирсәет.
Беркавым дәшми бардылар. Кремль ишегалдыннан чыгып килгәндә, сүз уңаена гына дигән сыман, Вахитов кызыксынып куйды:
– Нәрсә, Казанда иптәш Грасис белән борчагыгыз пешмиме әллә сезнең?
– Каян алдың, мин алай димәдем, – диде Мирсәет. Вахитовның сизгерлегенә хәйран калды үзе. Фикеренең нәкъ шул тирәдә чуалган чагы иде.
– Сүз сөрешеңнән, йөрәк тибешеңнән сизеп барам, – диде Вахитов.
Мирсәет янә күңелендә ни булса, шуны сөйләргә мәҗбүр иде. Мөселманнарның хәрби оешмаларына булсын, революцион оешмаларына булсын, Казан һәм Уфа губерна партиясе җитәкчеләренең сагаебрак караулары, бигүк теләктәш булмаулары турында искә төшерде ул.
Вахитов милләтләр арасындагы ыгы-зыгылардан өстенрәк булырга киңәш итте аңар.
Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты бинасы каршында аерылыштылар. Вахитовның кереп чәйләп алырга чакыруыннан Мирсәет баш тартты. Кызы һәм хатынын сагынып килде ич Мәскәүгә, шулар янына ашыкты. Ә иртәгесен таң белән кайтыр юлга чыгасы бар.
* * *
Күчтәнәчләр төяп, караңгы баскычтан менеп килә. Үз гаиләсенә, үзенең газиз кызы һәм сөеп туя алмас Раузасы янына… Дулкынлана… Йөрәк күкрәк читлеген бәреп чыгардай булып тыпырчына. Нигә шулай ул?! Сталин янына, хәтта Ленинның үзе янына тәүге кабат кергәндә дә артык дулкынланмаган, үзен тыныч тоткан Мирсәеткә ни булды соң?! Башкалар күк нигә ул да үз өенә, үз гаиләсе янына тыныч кына кайтып керә алмый икән?!
Үзе атлый, ә үзе күңелендә йөргән шигъри юлларын кабатлый:
Кырау тимәс алсу гөлләр белән
Бертуган син, беләм, тумыштан.
Сөйдерәсең, Pay…, көйдерәсең:
Яралгансың, ахры, син уттан!
Ишек тоткасына үрелгәч тә, бер мәлгә туктап, хәбәр бирмичә, үз-үзен кулга алырга тырышып торды ул. Нигә шулай дулкынланамы?.. Чөнки ярата, берөзлексез сагынып яши ул аларны, очрашу сәгатьләрен түземсезлек белән көтеп ала. Беренче күрүдә ук сихерләде, колы итте сыман аны Рауза. Ансыз үткән көннәренең Мирсәет өчен нинди авыр газап булуын ул үзе генә белә. Дөньяга ямь өстәп, бетмәс-төкәнмәс гайрәт һәм илһам китергән бердәнбере, өзелеп сөйгәне, гомерлеккә сайлаган яры ич ул аның. Рауза…
Внимание! Это не конец книги.
Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?