Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 11 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
Ул да түгел, арка яктан күк күкрәгән сыман таныш тавыш ишетелде:
– Йә, Солтангалиев иптәш, нишлибез? – дип дәшүче кеше Ильяс Алкин иде. Ул сәгатенә карап куйды: – Тагы ярты сәгатьтән тупка тота башлыйсызмы?
Алкинның соравы Мирсәетне айнытып җибәргәндәй булды:
– Борчылмагыз, туганнар, – диде ул, тавышын күтәрә төшеп. – Мин хәзер үк гарнизон гаскәрләре янына китәм. Пушка Татар бистәсенә атмас, мин сезгә ант итәм.
– Карарбыз… Кем икәнлегеңне күрербез, – диде Ильяс Алкин, аның үзенә генә ишетелерлек итеп. – Юкса… мин сине…
– Килештек, Ильяс әфәнде.
Түбән төшеп, Мирсәет җигүле ат көтеп торган җиргә ашыкты. Гаскәриләр, як-якка тайпылып, аңарга һәм аның артыннан атлаган Вахитовка юл бирделәр. Хәзер инде аларга үз итеп, ышанып карыйлар иде кебек.
Ул көнне Казан шәһәрендә туплар гөрселдәве түгел, хәтта мылтык аткан аваз да ишетелмәде.
* * *
Дөньяның болганган, кайнаган чагы. Төркемдәге киек казлар сыман, вакыйгалар берсе артыннан икенчесе килеп чыга гына тора. Очып барган киек казның безгә канат кагуы гына ишетелеп калса, ул көннәрдәге вакыйгаларда исә тарих языла, мәмләкәт һәм халыклар язмышы хәл ителә иде.
1918 елны каршыларга торган көннәрдә Оренбургтан Башкортстан автономиясе игълан ителү турындагы хәбәр килеп җитте. Әлеге вакыйга үзе бер көтелмәгән яңалык булса, Мирсәетне тагы да шаккатырганы әлеге эшнең башында Зәки Вәлидинең булуы иде.
Якташы белән соңгы очрашуы келт итеп хәтеренә килеп төште: үз-үзенә урын таба алмый бәргәләнгән, гарьләнгән һәм Казанны каһәрләгән Вәлиди бер үк вакытта көчле һәм гайрәтле дә, әрнүле һәм нәфрәтле иде. Инде хәзер кай як өстен чыгар, табигатендә булган нинди холкы җиңәр? Анысын әйтү мөмкин түгел…
Озак та үтми, 1919 елның гыйнвар урталарында Халык комиссарлары советының махсус декреты белән Милләтләр эше буенча халык комиссариаты каршында (Наркомнац) Мөселман эшләре комиссариаты оештырыла. Андагы эшне оештыру һәм башлау өчен ашыгыч рәвештә Казаннан Мулланур Вахитов, Уфадан Галимҗан Ибраһимов һәм Оренбургтан Шәриф Манатовлар чакыртыла.
Шул рәвешле, болай да кылны кырыкка бүләрдәй булып йөргән көннәрдә Мирсәет Солтангалиев киеренке вакыйгалар чоңгылында бер ялгызы торып кала. Вахитовның Казаннан китеп баруын ул көннәрдә башкача бәяләү мөмкин түгел иде.
Ә Казанның исеменә җисеме тәңгәл. Ул чын мәгънәсендә кайнап торган зур казанны хәтерләтә. Илнең төрле төбәкләреннән Мөселман хәрбиләренең II Бөтенроссия корылтаена вәкилләр җыелган. Күзләрдә – ут, битләр – алсу, бәхәсләрдә гүя авыздан сүз түгел, көлтә булып ялкын чәчрәп тора. Уен эшмени – ничә йөз еллар дәвамына кагу-сугу, җәбер-золымнан башканы күрмәгән Россия мөселманнары үзләренең Идел-Урал штатын игълан итәргә җыена.
Бу эшнең советларга каршы икәнлеген чамалап алгач, хәтта урыс буржуасы һәм карагруһчыларына кадәр аны кул уып көтәргә керешә: «Кая барып чыгарлар, ни белән бетерерләр икән?»
Казан большевиклары исә көн-төн Петроград һәм Мәскәү белән туры элемтәдә тора. Ашыгыч ярдәм күрсәтүне, гаскәри частьлар җибәрүне таләп итә алар берөзлексез. Ә Казанның хәрби комиссары Шелыхманов татар хәрбиләренә каршы сугышка әзерләнә. Шәһәргә таба килүче һәммә мөселман хәрбиләрен коралсызландыру турында әмер дә аныкы булып чыга. Хәрби комиссар шултикле хәстәрен күрә ки, хәтта арттырып ук җибәрә. Гыйнвар урталарында, Мөселман социалистлары комитеты белән ике арадагы килешү нигезендә, Финляндиядән Казанга бер Мөселман полкы кайтырга тиеш була. Һәммә командирлар – большевиклар, солдатлары да советлар ягында. Грасис белән Шелыхманов, ул полкны да коралсызландыруларын сорап, Мәскәүгә Подвойскийга хәбәр җиткерәләр. Моны сизеп алган Мөселман социалистлары комитеты рәисе Мирсәет Солтангалиев, ике уйлап тормый, туры элемтә белән Ленинның үзенә чыга. Аңлата… Грасис белән Шелыхмановның боерыгын юкка чыгаруга ирешә. Соңгыларының моңа ничек каравы аңлашылса кирәк, әмма Финляндия полкы исән-аман Казанга әйләнеп кайта.
Мирсәет, мөселман хәрбиләреннән булган барлык танышларын Казанга чакырып, телеграммалар суктыра. Уфа тарафыннан Харис Йомаголов, Донбасстан Садыйк Әхтәмов, Екатеринбургтан иске танышы Сәхипгәрәй Сәетгалиевләр, Мирсәетнең чакыруы буенча, Казанга җыела. Нәтиҗәдә Мөселман хәрбиләренең II корылтаенда татар большевиклары аерым фракция булып катнаша.
Мирсәет Солтангалиевкә корылтай ачылган көндә үк сүз бирәләр. Большевиклар сүзенә колак салырга да теләмәгән публика дикъкать белән аның чыгышын тыңлый. Мәгълүм булганча, Хәрби шура җитәкчеләренә дә, гади хәрбиләргә дә аның исеме инде таныш һәм билгеле була.
Революциягә каршы көчләрнең, тактик максатлардан чыгып кына, мөселманнарның милли хисләрендә уйнавын фаш итә Мирсәет. Идел-Урал штаты турындагы сөйләшүләрнең дә буш хыялга әверелеп калу ихтималын күрсәтә. Дәлил буларак, Оренбургта игълан ителгән Башкортстан республикасын атый. «Бер яктан зур штат вәгъдә итәләр, – ди ул. – Ә икенче яктан шулай бүлгәли-тураклыйлар үзебезне. Кем эше бу дисезме?.. Әйтәм: эре капиталистлар куенына сыенган буржуаз милләтчеләр һәм генерал Дутов ишеләр ярдәме белән эшләнә бу. Алданмагыз, милләттәшләр… Алданмагыз, дин кардәшләрем… Бары тик советлар гына безгә тынычлык китерде. Бары тик советлар гына сезгә җир бирер һәм бары тик советлар гына безгә – мөселманнарга – ирек, милли республика бирер. Мин шуңа ышанам! Һәм сезне дә мөселман социалистлары байрагы астына чакырам!»
Мирсәетнең чыгышын бүлдерми тыңладылар. Күпчелек, бигрәк тә гади солдат вәкилләре, алкышлар белән каршылады хәтта. Әмма рәислек итүче Ильяс Алкин сүз кыстырмый кала алмады:
– Солтангалиев әфәнде матур сөйли ул. Әмма… – дигәчтен, бертынга тукталып, залның бар игътибары үзенә җәлеп ителгәнне көтте. Тыңлаучыларны нечкә тою янә дә бер таланты иде аның. Һәм, ниһаять, дәвам итте. – Матур сөйли, әмма… саташа. Мин уйлыйм, җәмәгать: большевик булу – үзе бер саташудыр ул.
Мирсәет бу яман шаяруга протест йөзеннән тагы да сикереп торган иде дә, икенче кабат аңа сүз бирмәделәр. Гомумән, корылтайда тагы берничә большевик, шул исәптән Якуб Чанышев һәм Сәхипгәрәй Сәетгалиевләр, чыгыш ясарга омтылып карасалар да, аларны тыңларга теләмәделәр, трибунадан куып төшерделәр.
Хәрби шура әгъзасы, Петроградның үзеннән килгән диңгез флоты капитаны Госман Токымбәтов хәтта ачыктан-ачык янап чыкты:
– Җитәрме-юкмы сезгә, – диде ул, тавышын күтәреп. – Милләтебезнең киләчәген сезнең кулга калдырырга җыенган кеше юк монда. Аның үзбилгеләнү хокукын, гафу итегез, без үзебез хәл итеп чыгарбыз. Килешсәгез, килешмәсәгез – сезнең эш. Әмма шуны истән чыгармагыз: безнең арттан миллионлаган штык күтәреләчәк.
Диңгез флоты капитанына да дәррәү кул чаптылар. Әмма, чыгышын тәмамлап килгәндә, әлеге оратор «Бу залга Казан большевиклары Шейнкман, Грасис һәм тагы дистәгә якын иптәшне кем чакырды?» дигән сорау куйды.
Көтелмәгән хәбәр залда ыгы-зыгы уятты, аздан гына җәнҗал китереп чыгармады. Моны ишетүгә, күпчелек делегат, урыныннан кузгалып, капитан Токымбәтов күрсәткән тарафка текәлде. Хәрби шуралылар арасында Грасис фамилиясенең нинди «популярлык» ка ия булуы хакында әйтеп-аңлатып торасы да юк.
– Кем чакырган аларны? – дип кычкырдылар залдан.
– Куарга кирәк үзләрен… Утырмасыннар, һава бозып, – дигән аваз ишетелде икенче тарафтан.
– Гайнан Вәисовлар да ялтыратсын табаннарын, – дип өстәде тагын кайсысыдыр.
Ул да түгел, зал, дәррәү кубып корылтайдан Казан большевиклары оешмасы вәкилләренең чыгып китүен таләп итә башлады. Президиум өстәле артында, тавышны басарга омтылып, җиз кыңгырау болгаган Алкинны да ишетүче булмады, урындыкка менеп басып нидер аңлатырга, нәрсәдер әйтергә омтылып караган Камил Якубны да өстерәп кенә төшерделәр. Кыскасы, зал чыгырыннан чыкты…
Таләпне үтәүдән башка чара калмаган иде. Казан большевиклар оешмасы вәкилләре артыннан ук протест йөзеннән корылтайны Солтангалиев җитәкчелегендә Мөселман социалистлары комитетыннан тагын кырык вәкил ташлап чыкты. Дөрес, бераздан аларның яртысыннан артыгы, кире уйлап, дворяннар җыены бинасына яңадан әйләнеп кайта…
* * *
Шул ук көннәрдә Уфада Эчке Россия мөселманнарының милли парламенты – Милләт Мәҗлесе – үзенең эшчәнлеген дәвам иттерә.
Советларга, большевиклар хакимиятенә мөнәсәбәт белдерү мәсьәләсе кузгала, һәм Шәһит Әхмәдиев Петроградка Владимир Ильич исеменә котлау телеграммасы җибәрергә дигән тәкъдим кертә. Бу тәкъдимне ул елларда инде киң танылган әдип Галимҗан Ибраһимов та яклап чыга.
Габделбарый Баттал бу котлауның урынсызрак килеп чыгу ихтималын искәртә: «Чөнки, – ди ул, – дөнья җәмәгатьчелеге әлегә советларны илнең законлы хуҗалары итеп танымаган. Хакимияткә килү юллары да фетнәдән гыйбарәт. Түземлерәк булыйк, ашыкмыйк, җәмәгать. Без бит авыл җыены түгел, милли парламент».
Шул рәвешле, әлегә котлаулар белән ашыкмаска булалар. Совнаркомга Милләт Мәҗлесенең эшли башлавы хакында хәбәр күндерү белән чикләнәләр.
Мәҗлестә төп фикер каршылыклары һәм бәхәс Эчке Россиядә яшәүче төрки халыкларның милли дәүләт төзелеше мәсьәләсен хәл иткәндә барлыкка килә.
Беренче як – федерациячеләр. Алар Россиянең киләчәктә федератив идарәгә нигезләнгән республика булуын хуп күрәләр. Эчке Россиядәге бөтен төркиләрне берләштергән Идел-Урал штаты, аерым республика буларак, шул федерациягә керергә тиешле була. Бу төркемнең башында Бөтенроссия мөселманнарының Хәрби шура рәисе Ильяс Алкин тора. Ул, берничә мәртәбә Милләт Мәҗлесендә чыгыш ясап, күпләрне шундук үзенә җәлеп итә. Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди, мөфти Галимҗан Баруди кебек могтәбәр затларның да аны яклап чыгуы күп нәрсә турында сөйли.
Дөрес, Ильяс Алкин Уфада барган Милләт Мәҗлесенә башыннан азагына кадәр катнаша алмый: шул ук көннәрдә Казанда Хәрби шура корылтае да эш башлап җибәрә. Бу кышны, пар ат җигеп, Уфа – Казан юлларын байтак урап узарга туры килә аңа. Мәгълүм булганча, Милләт Мәҗлесе, унҗиденче елның 20 ноябрендә ачылып, 1918 нең 20 февраленәчә дәвам иттерә эшен.
Икенче як исә – төрекчеләр. Аның башында Гаяз Исхакый, Гомәр Терегулов, Һади Максуди, Закир Кадирилар тора. Болары инде – милли культура автономиясен яклаучылар, һәммә төрки халыкларның шул нигездә берләшү ихтималына өмет тотучылар.
Әмма тора-бара күп санлы һәм озакка сузылган әңгәмәләрдән соң алар үзләре дә «федерациячеләр» күтәргән Идел-Урал штаты игълан итү идеясенә кайтып кушылырга һәм соң чиктә хуплап тавыш бирергә мәҗбүр булалар.
Милләт Мәҗлесенә Зәки Вәлиди дә чакырулы була. Әмма Вәлиди Уфага шактый соңара төшеп, көттереп килә. Аның үз кайгысы – башта ул башкорт корылтае уздыру белән әвәрә килеп йөри, аннары Оренбург алтын приискаларында үзенә яклаучылар эзли. Килгәненең икенче көнендә үк, ягъни гыйнварның алтысында, Зәки Вәлиди Милләт Мәҗлесендә ялкынлы нотык сөйли…
Ул берничә көн элек кенә Башкортстан корылтаенда территориаль автономиянең игълан ителүе турында хәбәр итә һәм Милләт мәҗлесендә шуның карарын раслату мәсьәләсен күтәрә.
– Һәр халык үз җиренең тулы хокуклы хуҗасы булырга тиешле, – ди Зәки Вәлиди, чыгышын саф татар телендә дәвам итеп. – Төркиләр дә үз җирләренең тулы хокуклы хуҗасы булырга лаек. Аларның дәүләт теле итеп тә үз ана телләре игълан ителүе мәҗбүр.
Идел-Урал штатына килгәндә, мин шуны гына әйтәм: Казан – безгә ерак шәһәр, ул башкорт далаларыннан урыс авыллары крепосте белән аерылган. Ике арадагы күп кенә төбәкләрне урыс үзенең җире дип саный. Ә без моннан ары башкорт җиренә бер генә урысның да күчеп килүенә юл куймаячакбыз. Үз җиребезнең суверенлы хуҗасы булганбыз икән, инде аны, иншалла, саклый белербез.
Тик менә Казан, Уфа татарларын мин үзем аңлый алмыйм. Фракцияләргә бүленеп, әнчекләрдәй койрык болгап, үзара әрләшүдән башканы белмиләр. Ә менә башкорт автономиясенә каршы донос язарга дигәндә табалар вакытны…
Шулчак Мәҗлес вәкилләре, ни сөйли бу дигән сыман, үзара бер-берсенә карашып куйдылар. Ыгы-зыгы, канәгатьсезлек хисләрен белгертергә керештеләр. Мәҗлес белән рәислек иткән Габделбарый Баттал ораторны бүлдерергә мәҗбүр булды:
– Зәки әфәнде, – дип мөрәҗәгать итә ул. – Зинһар, гыйбарәләрне үлчәп сөйләшә күрегез. Милләт Мәҗлесендә чыгыш ясыйсыз, парламентта… Гаеп ташлыйсыз икән, дәлилләр илә исбатлый бару кирәк.
Кисәтү ясау, бүлдерү берәүнең дә күңеленә сары май булып ятмый торгандыр. Ә инде үз-үзенә мөкиббән киткән һәм тәкәбберлеге ташып торган Зәки Вәлидине исә шул нәни генә төзәтү дә чыгырдан чыгара.
– Уфа һәм Казан татарларына җитеп булмый инде, – ди ул, ачыктан-ачык ирониягә күчеп. – Ишетүем хак булса, Идел-Урал штаты дип исемләнгән татар империясе Аурупаның яртысына дәгъва итә икән. Алла кушса, Нижний Новгород та керә торгандыр инде анда. Парахудлары-ниләре белән дип әйтүем…
– Зәки әфәнде, гафу итәсез, мин сезне тагы бер мәртәбә бүлдерергә мәҗбүр булам. Сез аңлашырга дип килгән идегез кебек… – дип, Габделбарый Баттал әфәнде каршы төшмәгән булса, оратор кая барып чыгар иде, әйтүе кыен.
– Безгә күп кирәкми. Казаныгыз да, Уфагыз да үзегезгә булсын. Кечкенә генә булса да, без үз автономиябезне төзербез инде, – ди Зәки Вәлиди, сүзен кинәт кенә йомгакларга керешеп һәм азактан һичкем көтмәгән нәтиҗә ясап куя. – Ә бәлки, кем белә, бик ошап китсә, Идел-Урал штатына да килеп кушылырбыз.
Чыгышын тәмамлар алдыннан, Вәлидинең шул рәвешле кинәт кенә чигенеп куюы юкка түгел, чөнки шул көннәрдә әлегәчә ул аркаланып килгән атаман Дутов кызылармиячеләр тарафыннан тар-мар ителгән була. Бу бер булса, икенчедән, Оренбург алтын промышленносте хуҗалары даирәсендә дә ул, П. В. Жуковскийдан башка, үзенә колач җәеп торучыларны очратмаган. Шулай булмаса, Вәлиди, гомумән, Милләт Мәҗлесенә килеп тә тормаган һәм чыгыш та ясамаган булыр иде.
* * *
Инде Казанга әйләнеп кайтыйк.
Анда әле булса Хәрби шура корылтае үзенең эшен дәвам итә. Уфадагы Милләт Мәҗлесеннән бирегә һәр көн өр-яңа мәгълүматлар килеп тора. Идел-Урал штаты хакында карар кабул ителү аларны бигрәк тә канатландырып җибәрә. Шул хакта ишетүгә, хәрби шуралылар ашыгыч рәвештә Казанга мөселман гаскәри көчләрнең һәммәсен чакырырга дигән фикергә киләләр һәм моны тормышка ашыру эшенә дә керешәләр.
Хәрби шура корылтаен ташлап киткән Казан большевиклары оешмасына килик инде… Анда да кул кушырып утырмыйлар – Казан губерна комитеты гадәттән тыш киңәшмәгә җыела. Көн тәртибендә әлеге дә баягы бер сорау тора: «Нишләргә?..»
Рәислек итүче Яков Шейнкман, гадәтенчә, тәкъдим кертергә ашыкмый, иң элек башкаларны тыңлый.
– Казандагы хәрби көчләрнең һәммәсе аяк өстендә. Пушкалар корылган. Солдатлар җитәрлек, – дип хәбәр итә иптәш Грасис. – Бер шәһәрдә ике дәүләт була алмый, Болак арты бүген булмаса иртәгә тар-мар ителәчәк…
Ул әле генә хәрби комиссар Шелыхманов белән элемтәгә кергән һәм бөтен кызылармиячеләрне тревога күтәреп җыярга боерык биргән булып чыкты. Тәкъдиме: көтмәгәндә һөҗүм итү, командирларны юкка чыгару, ә мөселман хәрбиләрен кулга төшерү.
Башка чара күрмәү сәбәпле, күпчелек бу тәкъдим белән килешергә җыена иде.
Киңәшмәдә ике бөртек татар большевигы да катнаша иде бит әле: Солтангалиев һәм Казан өчен яңа иптәш, Мирсәет тәкъдиме белән чакыртылган Сәхипгәрәй Сәетгалиев.
Сәетгалиев тә, чәчрәп чыгып, Грасис тәкъдименә кушылырга ашыкты. Әмма аның үз фикере дә бар: «Көч куллануны бераз кичектереп торганда да ярар иде. Игълан итеп карасыннар Идел-Уралны, барып чыгармы, юкмы, анысын белеп булмый бит әле», – дип, боргаланып газапланды ул.
Татарчаны бераз чамалаган А. Гинцбург шунда сүз кыстырып куйды?
– «Кыз да булсын, буаз да булсын», получается. Шулаймы, Сәетгалиев иптәш?
Сәхипгәрәй уңайсызланып китте, колак очларына кадәр кызарып чыкты тегенең, һәм ул кинәт кенә үз тәкъдименнән үзе үк баш тартып куйды:
– Мин дә килешәм иптәш Грасис тәкъдименә.
Карашлар, ниһаять, Мирсәеткә төбәлде. Аның чираты, ул ни әйтер?.. Янәшәсендә утырган татар хәрбие Сәетгалиев сүзе белән килешәме әллә ул да?!
Мирсәетнең исә әзер җавабы юк иде әле. Әмма кан коюга, урыс һәм татар эшчесе, урыс һәм татар гаскәриләре арасында сугыш китереп чыгаруга теше-тырнагы белән каршы ул. Ләкин ике якның капма-каршы торуы шул чиккә китереп җиткерелгән ки, уйламый ясалган һәр адым, һәр чараның конфликтка илтүе ихтимал. Дөрес әйтәләр, кул кушырып утырып та булмый.
Шулвакыт Шейнкман тавыш бирде:
– Солтангалиев дәшми… Килешү билгесе дип аңларгамы моны?
Маңгаен кулына терәп утырган Мирсәет урыныннан сикереп торды. Дәшми калуы белән генә дә күпме бәла-казага хәер-фатиха бирүче булып чыга түгелме соң ул?! Тел очында торган, аның уенча, бердәнбер чара түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде:
– Иң элек хәрбиләргә «отбой» игълан итәргә, – диде ул, Грасиска туры карап.
Тегесе башын чайкап куйды:
– Башланды… – диде ул, һәммәсенә дә ишетелерлек итеп, һәм кагтый рәвештә кистереп әйтеп куйды. – Операция әзер! Иң элек бүген төнлә Алкин һәм башкалар юк ителәчәк.
– Килешмим, – дип кычкырды Солтангалиев. – Үлгәндә дә юл куймаячакмын моңа. – Залда киеренке тынлык урнашты. – Безнең башка чарабыз юк, иптәшләр, – диде, ниһаять, паузадан файдаланып. – Вакытлыча кулга алу мөмкиндер, бәлки. Без шул рәвешле бер-ике көн отачакбыз.
– Әйтергә җиңел, – диде Грасис, тәкъдимне кабул итәргә теләмичә. – Аны ничек һәм кем тормышка ашырыр икән соң?
– Җиңел булмас, иптәш Грасис… Әмма мин шуны яхшы беләм: җитәкчесез калган армия, күзен йомып, һөҗүмгә күтәрелмәс. Шаулар… Ыгы-зыгы килер, таләп итәр һәм бераздан сүрелә төшәр. Әлбәттә, иң элек үзебезгә дә сабырлык күрсәтү хәерле.
Грасис, Мирсәеткә уйлап торырга да ирек бирмичә, сорау артыннан сорау яудырырга кереште. Әйтерсең аның төп максаты Мирсәетне почмакка китереп терәү иде. Шуннан соң, күрәсең, аның үз планын тормышка ашырырга юл ачылачак.
– Сорауга җавап бирмәдең, иптәш Солтангалиев…
– Бүген төнлә… Таңга таба өйләренә наряд белән барырга кирәк, әмма шау-шу чыгармаска.
– Адресларын табу өчен генә дә күпме вакыт кирәк булачак. Булмасны сөйли… Хыял гына. Ул махсус шулай буташтыра…
– Адреслар бар, – дип, кесәсеннән кызыл тышлы куен дәфтәрен чыгарып күрсәтте Мирсәет.
– Кемнәр алырга бара?
– Үзебез, һәр наряд башында бер татар большевигы торырга тиеш. Табарбыз, кешеләр бар.
– Белмим шул, белмим, – дип, ихлас борчылганын башкаларга да күрсәтәсе килеп, башын чайкап утырды Грасис. Үзалдына ул, мөгаен: «Каян килеп чыкты соң әле бу татар малае? Ни әйтсәң дә каршы чыга… Бәхәсләшеп тә җиңеп булмый үзен… Милләтчеләрне дә тыңлата белә, большевиклар да хисаплаша үзе белән. Тамак төбенә тыгылган сөяк булды бит тәмам…» – дип уйлады булса кирәк.
Бәхәсләшер ара түгел иде. Сүз көрәштерүләр тукталды. Большевикларның Казан губерна комитеты Солтангалиев тәкъдим иткән планны тормышка ашырырга карар кылды. Операция бүген үк, төнге сәгать өчләрдә башланачак. Әлеге эш өчен җаваплы итеп автор үзе – Солтангалиев билгеләнде. Хәрби комиссарга иң ышанычлы кызылгвардиячеләрдән һәр алты төркемгә унар кеше бүлеп бирү турында боерык китте. Төркемнәр белән татар большевиклары С. Сәетгалиев, Я. Чанышев, Камил Якуб, Садыйк Әхтәмов һәм Урманов җитәкчелек итәргә тиеш иде. Ә алтынчы төркем белән Мирсәет үзе Алкиннарга барачак.
Операция уйлаганнан да шомарак килеп чыкты. Иртәнге сәгать бишләрдә, нигездә, тәмамланган иде инде ул. Бер мылтык та атмады, тавыш-гауга да купмады. Болак арты тыныч йоклады ул төнне. Әмма Хәрби шура җитәкчеләреннән бертуган Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Госман Токымбәтов, Йосыф Мозаффаров, подполковник Күгешовлар коралсызландырылган һәм ышанычлы урынга ябылган иде инде.
Моны кулга алу дип тә булмый торгандыр. Аларның һәммәсен урын өстендә яткан җирләреннән кузгаттылар. Ашыгыч пакет китердек дип, өйләреннән чакырып чыгардылар да чанадагы толыпка төреп алып та киттеләр. Ильяс Алкинны кулга төшергәндә генә, бераз ыгы-зыгы чыга язып калды, әмма анысы да бик тиз җайланды.
Ул болдырда күренүгә, өстенә ташланган, кулларын боргычларга керешкән дүрт солдатны Алкин якадан кар каккан сыман җиңел генә җилпеп атты, әмма башыннан ятьмә ташлаганны абайламый калды…
Кулга алынган төннең иртәсендә Ильяс Алкин янына Шейнкман һәм Грасис иптәшләр керә. Аның белән сөйләшергә, бер-бер уртак фикергә килергә исәплиләр. Тик бу хыяллары тормышка ашмый – ул аларга нибарысы бер җөмлә әйтә:
– Мин читлектәге арыслан түгел, сөйләшәсегез килсә, кабинетыма килегез, – ди һәм тегеләргә аркасы белән борыла.
Хәл белергә килгән Солтангалиев белән дә сүзне кыска тота Ильяс Алкин.
– Йә, күңелең булдымы инде? – дип, маңгай аша сөзеп карады ул Мирсәеткә.
Мирсәетнең йөрәгенә хәнҗәр кадалгандай булды шунда. Әлеге кулга алуларның гадәттән тыш чара булуын аңласа да, ике арадагы мөнәсәбәтләр күзлегеннән чыгып караганда, кешелексез һәм мәрхәмәтсез адым икәнлеген тоя, сизә иде бит ул үзе дә. Нишлисең, башка чара калмаган иде. Юкса кан коелачак…
– Тукта, син миңа алай карама әле, – диде аңарга Солтангалиев. – Син үзеңне минем хәлгә куеп кара.
– Кирәкми дә, карамыйм да, – дип кистереп куйды Алкин. – Тик син миңа шуны әйт: әлеге милли республика – Идел-Урал штаты – синең өчен дә, минем өчен дә газиз түгел идемени?.. Үзең дә татар баласы лабаса…
Мирсәет үзе артыннан ярым ачык калган ишекне ябып килде һәм, уңайсызлык кичереп, Ильясның каршысына утырды, әмма күзләренә туры карый алмады.
– Син аңла, Ильяс, – дип, сүзен башлады ул. – Мин сиңа күңелемдә ни булса, шуны әйтәм хәзер… Төрки-мөселман халыкларының язмышы, киләчәге, синең кебек үк, мине дә борчый. Яшермим: үзеңә дә һәрчак туганымдай якын итеп карыйм, аңларга тырышам. Әгәр дә мәгәр сез ният иткән Идел-Урал штаты тормышка ашар булса, ике уйламас, бүген үк янәшәңә тән сакчың булып басар идем… Тик син аңла, аңларга тырыш, бу – тормышка ашмас хыял гына. Һәм шул хыялның, синең белән минем генә түгел, бөтен бер милләтнең башын һәлакәткә юлыктыруы ихтимал. Кайда һәм нинди мохиттә булуны онытмаска иде бит, менә нәрсә!.. Урыс-татар сугышы чыкса, ни белән бетәчәген уйларга кирәк! Аннары милли хис – әйбәт нәрсә ул. Әмма милләтне коллыктан азат итүнең бердәнбер чарасы сугыш түгел. Большевиклар, Советларга тартылуым әнә шуның өчен… Укыганың бармы икән, узган ел ук инде Совет хөкүмәте Россия халыкларының хокуклары турында Декларация кабул итте. Ул документка иптәш Ленин үзе кул куйган, һәр халыкның үзбилгеләнү хокукы таныла анда…
Тыңлап бетерергә теләмәде Ильяс Алкин.
– Әкият сөйләмә миңа, – диде ул коры гына. – Якын иткән кешеңне подвалга бикләмиләр. Иреккә чыгар әнә…
Шул рәвешле, бу юлы да аңлаша, уртак тел таба алмады алар. Әсирлектә озак тотмауны вәгъдә итеп, ишеккә борылды Солтангалиев.
Вакыйгалар көне белән түгел, сәгать саен бөтенләй уйламаган юнәлештә катлаулана бара иде. Бераздан командирлары эзсез-нисез юкка чыгуны сизеп алган татар сугышчылары Болак артында фетнә күтәргән булып чыкты, һәр урам чатында митинг, кайнар бәхәс, ыгы-зыгы… Болак читендә ныгытмалар корырга, сугышка әзерләнергә керештеләр…
Шундый шартларда үзенең сан ягыннан артык зур булмаган «яшел гвардия» се белән сәрдар Гайнан Вәисов шәһәрнең аръягында, Болак арты республикасында торып кала. Аның большевиклар белән аралашып, Советлар яклы булып йөрүен беләләр, әлбәттә. Вәисов моны үзе дә яшерми. Ул гына да түгел, халыкның иң буталган чагында, Татар бистәсе кешеләрен большевиклар белән берләшергә чакырып, митингта чыгыш ясый:
– Алла хакына сорыйм, – дип мөрәҗәгать итә сәрдар Гайнан Вәисов солдатларга һәм шәһәр кешеләренә. – Милләтне – милләткә, мөселманны христианга, яһүдиләргә котыртучы халык дошманнарына берүк ышана күрмәгез. Гөнаһлы бәндәләрнең эше бу. Бәндәләрнең явыз җанварга әверелүеннән сакла, и Аллам.
Сугыш-талаш белән берәү дә баемаган. Тыныч-имин тормышка, эшләп үткән көнгә ни җитә… Барлык милләт вәкилләре мәхәббәт, матурлык, тигезлек вә сәгадәт белән аңлашыр һәм берләшерләр… Кан кою бетсен, туганлык килсен…
Туганнар, энеләрем вә сеңелләрем, Алла хакына саваплы эшләр кылыгыз. Барлык милләт, сыйныф вәкилләре дә берләшегез, ярдәмләшеп яшәгез. Шунда гына сезгә саф мәхәббәт, бәхет һәм туганлык иңәр…
Сүзен тәмамларга өлгерми Вәисов, ярсыган хәрбиләр төркеменнән берәү винтовкасын күтәрә. Сөйләүченең аяк астында җир чайкалгандай булып китә. Мылтык аткан аваз гүя бар галәмне тетрәтә…
Күп кирәкмени кешегә?! Шул рәвешле, татар дөньясыннан үзенең урынын таба алмаган, кем белә, ә бәлки табып та кадерен күрә алмаган тагы бер легендар шәхес китеп бара. Кабан төбенә киткән хан байлыгы сыман, тарих ләмендә Вәисовлар заты дә эзсез югала.
«Яшел гвардия» не дә кыйнап тараталар. Шуннан соң хәрби шурачылар, катгый шартлар куеп, шәһәрнең аргы ягына илче җибәрә. Санаулы сәгать эчендә юлбашчылары Ильяс Алкин һәм башка командирлар азат ителми икән, алар иртәгәдән дә калмыйча һөҗүмгә күчәчәкләр.
Бирге якта да йоклап ятмыйлар. Университет тавына пушкалар чыгарып тезелгән. Тупчылар ядрә ташый. Урамнарда кызылгвардиячеләрдән башка кеше күренми…
Грасис, килгән илчеләрне дә кулга алдырып, командирлары белән бергә җыеп, һәммәсен атарга кирәк дигән тәкъдим кертә.
Солтангалиевкә аеруча кыен. Әмма бу тәкъдим белән ул килешә алмый, каршы төшә. Сугышырга ярамаганлыкны аңлата. Сугыш чыга-нитә калса, татар большевиклары һәм кызылармиячеләр анда катнашмаячак дигән ультиматум куя.
Соңгы көннәрдә менә ничәнче кат инде, әйләнеп-тулганып, һаман бер үк сорау килеп баса: «Нишләргә?»
Һәммә юллар сугышка, кан коюга илтә кебек.
Ленинның Казан большевиклары оешмасына юлланган хат-үтенече дә аяк астына салып тапталды әнә. «Гайнан Вәисовны саклагыз» дип гозерләп сораган иде юлбашчы. Бу хакта эш узгач кына искә төшерделәр. Әмма соң иде инде.
Ул арада бәйдән ычкынган Болак аръягы, большевиклар тарафында булган гарнизонның корал складларына көтмәгәндә һөҗүм ясап, егерме мең чамасы винтовка һәм башка сугыш кирәк-ярагы кулга төшергән дигән хәбәр килеп ирешә… Ә бирге як исә, менә-менә килеп җитәр диеп, Петроградтан Балтыйк диңгезчеләре отрядын һәм броневиклар көтә.
Үзәк белән элемтәнең бушап торганы юк. Грасис һәм Шейнкман иптәшләр Троцкий белән даими киңәшеп торалар. Ленинга тынгылык бирмиләр: «Солдат кирәк! Корал кирәк! Рөхсәт кирәк! Ярдәм кирәк!» Кирәктән дә күбрәк нәрсә юк.
Солтангалиев тә Петроград белән элемтәне өзми. Киңәшкәне – Мулланур Вахитов. Берничә мәртәбә аның үзенә Сталин мөрәҗәгать итә.
– Әйтегез әле: татар-башкортны революциягә, советларга якынайту өчен, үзәктән торып ниләр эшләргә мөмкин? – дип сорый аңардан иптәш Сталин телеграф аша сөйләшүләренең берсендә.
Мирсәет озак уйлап тормый, турыдан яра:
– Татар-Башкорт Республикасы игълан итү турында Совет хөкүмәтенең махсус Декреты кирәк, – ди.
Сталин да ике уйлап тормый, ни сорасаң, шуны вәгъдә итәргә риза чагы. Вакытны отарга кирәк һәм дә татар-башкортны кулдан ычкындырмаска.
– Бу хакта телдән килешү бар. Декретка якын көннәрдә кул куелачак дип сөйли аласыз… Тагы ни кирәк?
Югалып калырсың… Мирсәеттән «Ни кирәк?» дип сораганнары юк иде бугай әлегәчә. Сиңа республика да бирсеннәр, тагы ни сорарга… Шулай да келт итеп бер мәсьәлә хәтеренә килеп төште аның.
– Иптәш Сталин, – дип хәбәр суга Солтангалиев. – Татар халкының бик борынгы хан мәчете, Сөембикә манарасы бар. Шуңарга ай куярга кирәк иде бит…
«Ярар» дан башка җавабы юк Сталинның. Бу уңайдан Вахитов һәм Шәриф Манатовка ашыгыч рәвештә проект әзерләргә кушармын дип вәгъдә бирә.
Шул сөйләшүдән соң икенче көнне Казанга Ленин һәм Сталин кул куйган телеграмма килеп җитә: «Бөтен кешегә дә мәгълүм булырлык дәрәҗәдә игълан итүегезне үтенәбез. Милләтләр эше буенча халык комиссариаты Казандагы Сөембикә манарасын тулысынча татар хезмәт ияләренә тапшырырга дигән карар кабул итте».
Оренбургка исә Кәрван-Сарайның башкорт хезмәт ияләренә тапшырылуын раслаган телеграмма китә.
Әмма Казан икегә бүленгән, һәр ике як хәрби конфликтка әзерләнү белән мәшгуль. Ниндидер чара күрергә кирәклеге, вакытны сузарга ярамаганлыгы һәр кешегә мәгълүм. Грасис рәислегендә революцион штаб ашыгыч киңәшмәгә җыела. Киңәшүдән бигрәк, аның уенда үзенең ныклы карарын раслату гына икән.
– Хәзер үк Татар бистәсен тупка тота башларга кирәк, – ди ул. – Башка чара калмады. Бәхәсләшер урын юк.
Рәиснең иптәше (хәзергечә әйтсәк – урынбасары) Гинцбург та шул тәкъдимне хуплый. Шейнкман әлегә икеләнә. Камил Якуб ни дияргә белми. Сәетгалиев дәшмәскә карар кылган. Солтангалиевтән тәкъдим көтәләр.
– Миңа әле генә хәбәр иттеләр, – дип, сүзен ураудан башлый Мирсәет. – Финляндиядән килгән мөселман полкы бу сугышта катнашмаячак. Казармаларына кайтып, чишенеп, ял итәргә ятканнар. Сугыш башланган тәкъдирдә дә безнең җиңелү белән тәмамланачак. Чөнки шәһәр халкы Хәрби шура ягында. Татар бистәсе тулаем шул якта. Рус интеллигенциясе, вак буржуасы, хәтта дин әһелләре, ярдәм сорап, Хәрби шурага мөрәҗәгать иткән дигән хәбәрләр бар. Чиркәү байлыкларын тартып алу әнә нәрсәгә китерде, иптәш Грасис!
Инде Совет хөкүмәтенә бу конфликт кирәкме дигән сорау куеп карыйк… Әлбәттә, юк. Көнбатыштан Кайзер һөҗүмгә күчте. Кырым, Төркестан һәм Башкортстандагы соңгы вакыйгалар мөселманнарны советларга каршы куйды. Шундый шартларда Казан татарлары белән «шаяру» ны мин революция каршында җинаять дип саныйм. Күрәсең, татар халкын һәм татарның холкын начар беләсез сез, иптәш Грасис. Түземле ул! Сабыр! Тик һәр түземлекнең чиге бар, түзәр-түзәр дә…
Тукталып калды Мирсәет. Грасис, аны теленнән тарткандай:
– Йә-йә, әйтеп бетер… Син безгә яный башладың шикелле… – дип куйды.
– Тәкъдимем шул, – диде Мирсәет, бәхәскә керергә теләмичә. – Хәрби шура вәкилләре белән солых төзергә, сөйләшүләр башларга кирәк.
Ике тәкъдим кертелде. Тавыш бирүгә күчтеләр. Мирсәетнең тәкъдимен ул үзе, Камил Якуб һәм, бераз икеләнә төшеп булса да, Шейнкман хуплады. Грасис белән Гинцбург икәү генә торып калды. Сәхипгәрәй Сәетгалиев исә бер якка да катнашмады.
«Алкин һәм башкаларны азат итү турында килешү.
Казан, февраль, 1918 ел.
Мөселмен хәрбиләре корылтаеның Ильяс Алкин, Йосыф Мозаффаров һәм башкаларны азат итү турындагы таләбен өйрәнеп, революцион штаб карар кылды: Мөселманнарның хәрби корылтае, Бөтенроссия мөселманнары Хәрби шурасы, мөселман гарнизоны һәм хәрби комитеты алдында түбәндәге таләпләр куела:
1. Эшче-солдат һәм крестьян вәкилләренең оештыру съезды ачылганга кадәр, һәммә мөселман оешмалары Идел-Урал штаты игълан итү турындагы ниятләренә әйләнеп кайтмый торырга тиешләр.
2. Казанда һәм Казан Совет эшче-крестьян республикасында бөтен хакимият бары тик Эшче-солдат, крестьян депутатлары советы һәм Мөселман эшләре буенча комиссариат кулында икәнлеген тану.
3. Мөселман гаскәри көчләре һәммәсе Мөселман эшләре буенча комиссариат карамагына күчерелә.
4. Кулга алынучылар Мөселман социалистлары комитеты җаваплылыгына тапшырылып азат ителәләр.
5. Мөселман оешмалары сәрдар Вәисовны үтерүдә гаеплеләрне ачыклау эшен үз өсләренә ала.
Революцион штаб рәисе: Грасис. Революцион штаб рәисенең иптәше: Гинцбург. Әгъзалар: Шейнкман, Солтангалиев. Сәркатип: Якубов.
Килешү кул куелган сәгатьтән көченә керә».
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?