Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 12 страниц]
– Серле сөйләшәсең әле син. Мин белгән Зәки Вәлиди ачык, эчкерсез иде кебек…
– Заман кешене генә түгел, таш кыяларны да үзгәртә. Нишлисең, – дип, җилкә сикертеп куйды Зәки.
– Исә җилләр, күчә комлар… бетә эз…
Дәрийгъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез! – дип, шагыйрь Дәрдемәнд язган бит әле. Шул шигырьдәге сыман килеп чыга дисең инде, алай булгач.
– Беләм, күреп тә, укып та яхшы беләм Закир әфәндене. Милләт каһарманы! Бөек зат!
– Син бәхетле, якташ, – дип, ихластан әйтеп куйды Мирсәет. – Галимнәр, язучылар белән аралашып яшисең. Шагыйрьләрне беләсең. Көнләшеп карыйм мин сиңа.
Әмма Вәлиди, ни өчендер, дәшмәде. Әллә нәрсәдән генә кәефе кырылып, уйга калып торды гел. Йөзендәге яктылык та сүрелгәннән-сүрелә барды, бая күрешкәндәге көләчлеге дә вакытлы гына булган икән.
– Ә үзеңне нинди җилләр китереп ташлады бу якларга? – дип сорады ул бераздан, сүз югыннан сүз булсын дигән кебек кенә.
– Менә әле яңа гына социал-демократлар партиясенә кердем, – диде Мирсәет, онытып торам дигән сыман кабаланып. – Хәтерлисеңме, теге чакта Шәрәфләр матбагасы янында очрашкач, син миңа ни дигән идең?.. Сүзгә-сүз кабатлый алмамдыр, бәлки. Әмма аның мәгънәсе җанга сеңеп калды. Казанга килү татар баласы өчен ул газиз әнкәсе янына кайтуга тиң. Син нигә Казанга килдең, дип түгел, син нигә Казанда түгел әле, дип сорау дөресрәк булыр, дигән идең. Хәтерлисеңдер, Зәки әфәнде.
– Хәтерләмим, – диде Вәлиди, ул хакта сөйләшәсе килмичә. – Үсмер чакта ни әйтелмәс.
Мирсәет куертмады сүзне. Үзе дә сизмәстән «син» нән «сез» гә күчте ул.
– Әллә сез дә Казанга киләсезме, дип чакырырга теләвем иде, Зәки әфәнде.
– Монда ни эшләргә тәкъдим итәсең?
– Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерәбез һәм илдә эшче-крестьяннар җәмгыяте корабыз, Зәки әфәнде.
– Шуннан ни була?
Әллә аңламый, әллә үртәп сөйләшә иде ул. Моны күреп, Мирсәетнең дә кәефе кырылды, әлбәттә. Байтак ара дәшми атладылар. Йөри торгач, Черек күл янына килеп чыкканнар икән. Мирсәетнең китәр вакыты якынлаша иде, шуңа әледән-әле сәгатенә күз төшереп барды.
– Идел-Урал буйларында үзебезнең республиканы игълан итәрбез. Кайт, Зәки әфәнде, кайт син Казанга!
– Ю-у-ук, – дип, көтмәгәндә кинәт җанланып, кулларын бутый-бутый сөйләргә кереште Вәлиди. Күкерт сыман кабынды. Ераграк китеп, аулак җиргә барып чыгуларын гына көткән икән. – Юк, булмый да, килмәем дә… Сөйләмә, тыңламаем… Монда минем кебекләр буа буарлык! Күрмәдеңмени әнә нинди мәһабәт залга сыеша алмыйлар. Этешәләр-төртешәләр. Һәммәсе укыган, һәммәсе акыллы… Киләмме соң?! Казаннарына аяк та басмаем моннан ары… Сүз сорап та, сүз бирмәделәр бит, адәм мәсхәрәсе. Киләмме соң?! Монда олтан булып йөргәнче, Уралыма кайтып солтан булам мин, рәхәтләнеп…
Менә сиңа мә, ишетмәсәң ишет… Зәки әфәнде бик нык үпкәләгән түгелме соң?! Ничек тынычландырырга, нинди киңәш бирергә икән үзенә?..
– Юкка үпкәләгәнсез, Зәки әфәнде, – дип тынычландырмакчы булды ул. – Сүз сораучылар әнә күпме иде. Берсенә дә бирмәделәр ич. Беткә ачу итеп, тунны ягалар димени инде…
– Эшләгән кешенең кадерен беләмени соң ул татар, – дип, кулын гына селтәде Вәлиди. Берни тыңларга теләмәде, үзенекен кабатлады. – Эзләнәсең… Язасың… Чыгарасың… Юк акчаңны бар итеп, никадәр җирләрдән киләсең… Менә сиңа мә, сине монда тыңларга да, ишетергә дә теләгән кеше юк.
– Юкка үпкәләгәнсез, Зәки әфәнде. Калыгыз Казанда, бергә-бергә эшлик. Язарбыз да, чыгышлар да ясарбыз, боерган булса.
– Кайтаммы соң! Үзеңнең дә башың керсә, күтең кермәгән дисәм, дорфа булыр инде… Кайтаммы соң… – Бераз сүзсез торганнан соң, тынычлана төшеп, ул үзе Мирсәеткә мөрәҗәгать итте һәм тәкъдиме белән аны шаккатырды. – Әйдә, минем белән киттек Ырымбурга.
– Булмый, тегендә-монда йөри торган заман түгел, Зәки әфәнде. Күрәсең, дөнья кайный. Безнең Казанда булуыбыз хәерле хәзер. Халык белән бергә…
– Халык белән дисең… Ырымбурда азмы ул халык?! Анда да татар-башкорт белән дөнья тулган. Шунысын да искә алырга кирәк бит әле тагы: телисеңме-юкмы, без бит монда килмешәкләр генә. Казанның үз татарлары да күп аның. Күрәсең ич әнә, буа буарлык. Нинди залларга сыймыйлар… Ә тегендә безнең дәрәҗә башка булыр. Үз якташларыбыз, үз дусларыбыз дигәндәй… Риза буласыңмы, Мирсәет?..
– Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигәннәр. Булмас эш белән буталасыз, Зәки әфәнде…
– Булмас эш, дисең инде, алайса, – дип, якташының күзләренә текәлеп карап торды Вәлиди. – Булмас димә, дөнья бу!.. Шуны да хәтереңә төшерәм: безнең ерак баба Ак бүре булган. Аю-бүреләргә генә бирешә торган заттан түгел Зәки Вәлиди. Онытма шуны! Хәзергә хуш. Мин сезнең Казаныгызга сүз сорап киләчәк, аяк басачак кеше түгел моннан ары…
Сүзне озынга сузып торуның урынсыз икәнлеге һәр икесе өчен дә аңлашылган иде инде. Мирсәетнең киңәшмәгә барыр вакыты җиткән, Зәки Вәлиди Казаннан китәргә тимер юл вокзалына ашыга. Салкын гына хушлашып, якташлар икесе ике тарафка китеп барды. Очрашулары ничек көтмәгәндә килеп чыккан булса, аерылышулары да шулайрак иде. Нишлисең…
* * *
Соңаруын соңармады ул, әмма килешенгән урында Мирсәетне инде көтәләр иде. Көтүчеләрнең икесен ул ерактан ук таныды – Вахитов һәм Камил Якубов. Өченчесе – хәрби киемдәге таныш түгел кеше, – читкәрәк тайпылып, тәмәке төтәтеп тора. Мирсәет килеп җиткәчтен, хәрби кеше дә аларга йөзе белән борылды.
Торган җиреннән чак авып китмәде Мирсәет – хәрби киемле кеше аның балачактан якын танышы, әнисе ягыннан туганы икән ләбаса.
– Мирсәет, – дип, колачын киң җәеп кочагына алды ул аны. – Менә очрашу… Менә сиңа очрашу ичмасам…
– Исәнме, Якуб, саулармы?.. Мин бит сине фронтта дип белә идем. Кайдан килеп чыктың? – Ул да түгел, Мирсәет сәерсенеп калган Мулланур белән Камилгә таба борылды. – Бу унтер-офицер минем якын туганым Якуб Чанышев була.
Ул да түгел, Якуб, үз итеп, аның җилкәсенә кундырып алды:
– Бәй, бергә уйнап үскән чакларны онытмагансыңдыр әле?.. Теге чакта безнең Тукай авылына, Тау башына килгән идең, хәтерлисеңме?..
– Хәтерлим, ник хәтерләмәскә… Күлмәгемнең җиңен чияләндереп, каз боты кимерткәнең дә истә әле…
Балачакларын хәтерләп, рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Балачак кынамы, бер үк елларда Казанның укытучылар мәктәбендә дә укыды ич алар. Дөрес, туган еллары бер булса да, Якуб Чанышев укырга соңрак килгән иде. Әмма, туганнан туышкан якыннар буларак, һәрчак бергә аралашып, ярдәмләшеп укыдылар.
– Булды, егетләр, – дип, сәгатенә карап алды Вахитов. – Кода-кодагый уеннарын калдырып торыйк. Кузгалырга вакыт, көтәләрдер.
Мөселман социалистлары комитетының Казан социал-демократлары белән алдан килешенелгән очрашуы иде бу. Һәммәсе үзләрен «большевиклар» санаса да, хәзергә аерым-аерым эшли иде әле алар. Һәр ике яктан дүртәр кеше.
Әмма бүлмәдә мөселман социалистлары делегациясен биш кеше аягүрә басып каршы алды.
– Иң элек үзебезнең кунак, Мәскәүдән килгән большевик иптәш Блюхер белән таныш булыгыз, – диде, Казан большевикларының җитәкчесе Тихомирнов.
Түргә кунакны утырттылар. Ә ике мөстәкыйль оешма вәкилләре озынча өстәл артыннан кара-каршы урын алды. Бер якта Гирш Олькеницкий, Карл Грасис, Казанга әле генә килеп төшкән Яков Шейнкман һәм рәислек итүче В. А. Тихомирнов иптәш. Каршы якта Мулланур Вахитов, Камил Якубов, Якуб Чанышев һәм Мирсәет Солтангалиев.
– Сезнең сөйләшүгә мин катышмам. Мөмкин булса, тыңлап утырырга теләр идем, – диде, түр башында сабыр гына утырган таза муенлы Блюхер. – Ә ахырдан, бәлки, бер-ике авыз сүз әйтергә дә мөмкин булыр.
Карышучы күренмәде.
– Ягез, кем башлый, – дип мөрәҗәгать итте Тихомирнов. Чәчрәп чыгарга торучы табылмагач, бераз паузадан соң ул сүзен дәвам итте. – Көрәш соңгы һәм хәлиткеч этапка якынлаша, иптәшләр. Питердагы июль вакыйгалары, Мәскәүдәге чуалышлар безнең өчен гыйбрәт булсын. Берләшергә, милли, дини аерымлыкларны онытып, бердәм һәм хәлиткеч көрәшкә әзерләнергә кирәк. Эшчеләрне кораллы восстаниегә әзерләргә…
Бу уңайдан берәү дә бәхәс кузгатмады. Әлегәчә таркау булган көчләрне туплау ихтыяҗы һәркемгә аңлашыла иде. Шул туплану һәм бергәлекнең юлын дөрес билгеләү кирәк. Олькеницкий һәм бу кешеләр арасында үзен шактый иркен тоткан Чанышев нәкъ әнә шул хакта кайбер фикерләре белән уртаклаштылар.
Әмма тора-бара, сүз артыннан сүз чыгып, Карл Грасис татарларга үзенең дәгъвасы булуын сөйләргә кереште.
– Дөнья беткән диярсең. Көн дә съезд, көн дә тантана, бөтен илнең милләтчеләре җыелды Казанга, – диде ул, офтанып. – Бу эшкә чик куярга кирәк, иптәшләр. Татар социалистлары, әгәр дә инде үзләрен большевик дип саныйлар икән, милли оешмаларның эченә үтеп керсен һәм кул кушырып кына утырмасын, корт сыман эчтән кимерсен, таркатсын ул оешмаларны. Казан Истанбул яисә Мәккә түгел. Казан – интернационалистлар шәһәре, Россия шәһәре соңгы чиктә.
– Грасис иптәш, – дип, моңарчы тын гына тыңлап утырган Мирсәет аны бүлдерергә кирәк санады. Түземлеге җитмәде. – Мин үзем Истанбул белән Мәккәдә булган кеше түгел түгелен. Әмма Казан – татар милләтенең мәдәни вә рухи мәркәзе. Берләшергә, бер йодрык булып тупланырга чакырганда, сүзләрне барлабрак сөйләшсәгез иде…
Мирсәетнең сүзләрен ошатмыйча, Грасис аны бүлдерергә ашыкты. Мулланур Вахитов белән Камил Якубов тарафына карап сораган атлы булды:
– Бу иптәш кем була? Каян таптыгыз аны?.. Гаяз Исхакыйның шәкертен алып килгәнсез түгелме?
– Иптәш Грасис, – дип торып басты Мирсәет. – Мин монда үземне рәнҗетүләрен тыңларга килмәдем… Инде соравыгызга җавап бирәм. Хәтерләргә тырышыгыз, Мирсәет Солтангалиев булам. Шушы елның июленнән Мөселман социалистлары комитеты әгъзасы. Большевик! Ә инде Исхакый дигән сүзегезгә килсәк, аның шәкерте түгел әлегә, әмма Гаяз әфәндегә тел тидермәвегезне үтенәм.
– Ә-ә-ә, – дип, кул гына селтәмәде Грасис, үз-үзен тотышы шуны аңлата иде, һәм Мулланурга карап башын чайкап куйган булды. – Ну тәртип тә соң үзегездә!
Вахитов күңеленнән ни уйлагандыр, аны-моны сиздермәде.
– Минем үз милләтемне үзәктән ашый торган корт булырга җыенганым юк, – дип тәмамлады Мирсәет, әйтәсен әйтте. Янәшәсендә утырган Якуб Чанышевның берничә мәртәбә, үзен туктатырга теләп, чабудан тартуына да игътибар итмәде.
Янә Тихомирновның ипле тавышы ишетелде:
– Җитәр, иптәшләр. Безгә бер-беребезне хөрмәт итеп сөйләшкәндә дә бик таманга килер хәзер.
– Дөрес, – дип җөпләп куйды Вахитов. – Әмма мин Солтангалиев сүзләре белән килешәм. Без монда фикер алышырга диеп килдек. Юкса беренче мәртәбә генә түгел, иптәш Грасисның һәм кайбер башка иптәшләрнең шундый гадәте бар: татар большевиклары белән, ата белән ул сөйләшкәндәй, югарыдан торып, колакка чиертеп кенә сөйләшергә омтылалар. Бу – һичнинди кысаларга сыймый торган нәрсә. Патша заманыннан килгән империячел гадәтләрне онытырга вакыт. Бу – беренчедән. Ә икенчедән, без үзебезнең тирәгә мөмкин кадәр күбрәк көч туплау өчен тырышырга тиеш. Мөселманнарның уянуы хафаландырмый безне, ә эшләргә мәҗбүр итә. Эшчеләр арасында да, хәрбиләр арасында да агитация эше безнең тарафтан активлаша бара…
– Иптәш Чанышев, – дип, Якубка эндәште Тихомирнов. – Сез ни әйтерсез, Казан прапорщиклар мәктәбендә эшләүнең нәтиҗәсе булачакмы?
Чанышев, шул мәктәптә алып барган эше турында кыскача сөйләгәч, Казан гарнизонында да социализм идеяләренең популярлык казана баруын искәртеп узды.
Аннан август һәм сентябрь айларында үткәрергә уйланылган митинглар һәм вакыйгалар турында киңәштеләр, һәр митингка җаваплылар, большевиклар исеменнән чыгыш ясаучылар билгеләнде…
Шулай да башта кузгалып алган аңлашылмаучылык очраклы булмаган, күрәсең. Тора-бара, янә гел көтмәгәндә, шундый ук каршылыкка килеп юлыктылар. Табигый, әңгәмәдә катнашучыларның күбесе читтән килгән кеше булганлыктан, Казан белән башка бер губерна шәһәре арасындагы аерманы бигүк чамалап бетермиләр. Ә Грасис иптәш исә аңлы рәвештә бу үзгәлекне танырга теләми, татар большевикларының күзенә карап түбәнсетә, кире кагарга омтыла сыман. Бу юлы да «шырпы сызучы» ул иде.
– Россия бербөтен, һәм ул бүленергә тиеш түгел. Татар милләтчеләренең милли-культура автономиясе төзү турындагы уйдырмасы – коры утопия ул. Территориаль автономия һәм федерация дип сөйләнүләре дә – тормышка ашмас хыял. Татар большевиклары мондый буржуаз уйдырмаларга һәм төрле сепаратизмга кискен каршы чыгарга, отпор бирә барырга тиеш.
Бер-беренә карашып куйды татар егетләре. Махсус шулай сөйлиме бу адәм, әллә инанганы шулмы?.. Мирсәеткә бу аеруча гаҗәп тоелды, чөнки Грасисны беренче күрүе. Түзә алмады, үзләренә генә аңлашыла торган итеп, борын астыннан татарча мыгырданып куйды – үзенчә пар чыгарды:
– Акылың котмы соң?..
Мирсәетнең тел төбен чамалаган Камил Якубов яшьлеге белән елмаеп куйды:
– Кот дисә, нишләрсең?..
– Ике уйлап тормас идем… Аңламый һәм аңларга да теләми ич ул безне, – дип, көенеп, башын чайкады Мирсәет.
Шул мәлне Мулланур Вахитовның көр тавышы, камил урысчасы яңгырады:
– Иптәш Грасис, – диде ул, һәр сүзе, сүзнең һәр иҗеге белән кадак каккандай. – Сез татардан гел гаеп эзләп кенә утырасыз. Милли дәүләтчелеккә омтылыш, – ишетмәсәгез ишетегез, ул буржуаз уйдырма түгел, ә безнең – татар большевикларының – иң әүвәле хыял-максатларыннан берсе.
Менә сиңа мә, сезнең белән сөйләшү дә файдасыз икән бит дигән сыман итеп, әңгәмә барышында Грасис берөзлексез башын чайкап утырды. Сизә, күрә иде: чөнки, Вахитов туктагач ук, яшь әтәч сыман Солтангалиев чәчрәп чыгачак. Аның бер урында утыра алмыйча, түземсезләнеп, калкынып-калкынып куюын күрмәслекмени.
Вахитов күп сөйләргә яратмый. Аның сүзләрен шундук Мирсәет эләктереп алды. Әмма эчтән вулкан сыман кайнаса да, бу юлы үзен тыныч тотарга тырышты.
– Милли төбәктә эшләргә алынганбыз икән инде, безгә кайбер мәсьәләләрдән хәбәрдар булу да зыян итмәс, большевик иптәшләр. Берләшергә кирәк дисез, ә шул берләшүнең үзәк тамырына үзегез үк балта чабарга ният итәсез, иптәш Грасис. Элеккечә үк хокуксыз каласы булгач, ни өчен әле татар эшчесе кулына корал алырга тиеш икән?! Россияне таркатырга җыенмыйбыз бер дә, татар һәм башкортның үз идарәсе булудан зыян килмәс Россиягә, борчылмагыз.
«Теләсә кайсы революциянең төп җегәре – милли азатлык хәрәкәте» дигәнне укыганыгыз булмадымы, иптәш Грасис? Марксны, Энгельсны яисә Плеханов хезмәтләрен караштырган, укыган кеше болай димәс…
Махсус шулай үзен күрсәтәсе килеп сөйләде Мирсәет. Болар үзләрен әллә кемгә куймасын әле. Социализм теориясен җитәрлек өйрәнгән алар да.
– Ә Ленин Россиянең бөтенлеген яклый. Бернинди автономия яисә федерация турында искә дә алмый Ленин! – дип, Мирсәетнең юлына аркылы төшкән булды Грасис.
Кем-кем, әмма Мирсәетне алай гына каплап булмый. Шунда ук хәтер янчыгыннан сүзгә-сүз Лениннан цитата чыгарып салды:
– «Башка халыкларны изгән халык ирекле буламы?» – дип сорый Ильич үз-үзеннән. Һәм җавабы кыска аның: «Юк!» – ди ул. Әнә шулай, иптәш Грасис! Хәтерегезгә төшерәм. Бу аның «Милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы» дигән хезмәтеннән.
– Сәяси максаттан язылган сүз, – дип мыгырданды Грасис. Һәм алга таба бәхәсләшүдән тыелып калды.
Шейнкман иптәш, яңа кеше буларак, күбрәк тыңлап кына утырды. Олькеницкий белән Тихомирнов исә татар большевикларының кәефен кырырлык сүз әйтмәделәр, киресенчә, әледән-әле аларның тәкъдимнәрен хуплап утырдылар.
Блюхер бары тик тыңлады гына, алдан вәгъдә ителгәнчә, бәхәсләшүләргә катнашмады. Шулай да соңыннан Мәскәүгә кайткач, аның «яшь татар большевикларыннан кызыклы кадрлар байтак икән» дип сөйләгәнлеге мәгълүм.
Озак утырдылар ул кичне. Сәгать төнге унике суккач кына кайтырга чыктылар. Әле анда да Тихомирнов белән Вахитовның беразга тоткарлануын үтенде Блюхер.
* * *
Чираттагы утырышларның берсендә фиркадәшләре Мирсәет Солтангалиевне бертавыштан Мөселман социалистлары комитетының җаваплы секретаре итеп сайлап куйдылар. Мулланур Вахитов тәкъдиме иде бу. Сайлану бер хәл, эшлисе дә бар бит әле. Гаиләсеннән аеры булсын, кайда эләкте, шунда кунып йөрсен. Өстәвенә Казанны белүе дә чамалы ич әле аның. Завод-фабрикалар белән элемтәдә торырга, эшчеләр һәм хәрбиләр белән очрашырга туры килә. Дөрес, һәм русчасы, һәм татарчасы бер дәрәҗәдә үк камил булган Мирсәет өчен митингларда катнашып чыгыш ясау баш китәрлек мәсьәлә түгел анысы. Әмма вакыйгаларның бик болгавыр чагы. Кайчан һәм нинди урында каршылык очратасыңны, ни рәвешле һәм кемнең нәфрәтенә юлыгасыңны белгән юк.
Мисал өчен, сентябрь урталары булдымы икән, Крестовников заводы каршында татар эшчеләре белән очрашып, алдагы бурычлар һәм дөнья хәлләре турында тыныч кына әңгәмә корып торалар иде. Төркем зур түгел, күп булса унбиш-егерме кеше булгандыр. Ә сораулар очсыз-кырыйсыз, яудыралар гына. Һәммәсенә җавап бирергә, барысының да соравын канәгатьләндерергә тырыша Мирсәет.
Шулай ипле генә аңлашып торганда, ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыгар дип кем уйлаган. Кинәт завод ишегалдына керә торган зур тимер капка каерылып ике якка ачылып китмәсенме, һәм шул капкадан күсәк, төрле тимер-томыр белән коралланган зур төркем килеп чыкмасынмы?!
Янәшәсендә басып торучыларны ай күрде, кояш алды – һәркемгә үз башы кадерлерәк. Мирсәет бер ялгызы басып калды таш койма читендә. Торып йөгерү һәм качып котылу, бәлки, аның өчен дә мөмкин булгандыр. Әмма андый уй килмәде башына. Качып-посып листовка ябыштырып йөрүче малай түгел ич, яхшымы-яманмы – татар большевиклар оешмасының җаваплы вәкиле. Пролетар революция ясыйм дип йөргән большевик Солтангалиев Крестовников заводы эшчеләреннән чак качып котылган дигән сүзне ничек күтәрерсең!..
Кем тарафыннандыр ялган информация җибәреп, коткы таратып оештырылган төркем иде бу. Рус эшчеләре… Алдан килүче дәү кара сакаллы, пәһлеван гәүдәле ир-ат кулындагы каен күсәк белән Мирсәетне стенага китереп терәде.
– Йә, кабатла, безгә кая китәргә кушасың инде? – дип, төкереген чәчә-чәчә, җан авазы белән кычкырды ул. – Татар штаты оештырып, безне кая олактырырга җыенасың, әйт! Рус эшчесе кеше түгелмени синеңчә?..
– Сез ни сөйлисез, җәмәгать, – диде Мирсәет, русчага күчеп. Шөлләгәнен сиздермәскә тырышты үзе. Әмма күкрәгенә терәлгән каен күсәк артык җәелеп китәргә ирек бирмәде.
– Тыңламагыз аны, – дип кычкырды көрәк сакаллының янәшәсендә басып торучыларның берсе. Кулындагы тимер таяк белән кизәнә иде анысы. – Нәрсә аның белән сөйләшеп торырга. Башына берне тондырырга да, вәссәлам…
– Сөйләсен… Сөйләсен, тыңлап карыйк башта, – дип, арткы рәтләрдән сабыр итәргә чакырдылар.
– Йә, – диде көрәк сакаллы, ым кагып. – Сиңа әйтәләр, әйтер сүзең бармы безгә?
– Бар. Ник булмасын, нәкъ менә сезнең белән очрашырга теләгем булганга басып торам да инде мин монда. – Һәм, каен күсәккә ымлап, сакаллының күзләренә карады. – Бәлки, йомшарта төшәрсең, ә?
Күсәкне алып, үзенең аяк очына терәп куйды пәһлеван.
– Туганнар, сез миңа юкка кизәнәсез, – дип, тыныч кына сөйләргә кереште Мирсәет. – Мин кешеләрне христиан белән мөселманга, рус белән татарга аермыйм. Сезнең, рус һәм татар эшчеләренең дошманы бер: ул – дөнья капиталистлары һәм буржуйлар. Күрәсез, – дип, үзенең өс-башына игътибар юнәлтте ул, – мин үзем дә сездән ары китмәгән, крестьян улы, хезмәт иясе вәкиле. Баш очымда түбә, ашарга икмәк булса, шуңа ризалашып яшим. Ләкин мәңге шул хәлемдә торып каласым килми. Сез күргәннәрне, үзем күргәннәрне балаларым күрмәсен, алар бәхетле булсын, дим…
– Дөрес сөйли ич, – дип җөпләп куйды берәве.
– Урыс егете түгелме соң ул?.. – дип икеләнде икенчесе. – Күзләре дә зәңгәр, сөйләве дә оста… Татар болай сөйләмәс.
Мирсәеткә җәелеп китәргә бирмәделәр. Әле генә каен күсәк терәп торган кара сакаллы агай үзенә ияреп килүчеләргә мөрәҗәгать итте шунда:
– Юк, җәмәгать, – диде ул. – Урыстырмы, татардырмы, анысында эшем юк. Әмма егет үзебезнеке, яман эшкә сәләтле күренми бу. Яшәсен! – диде.
– Һәммә милләтнең хезмәт ияләре бердәмлеге яшәсен! – дип эләктереп алды Мирсәет тә.
Егетнең елгырлыгы, сүз артыннан кесәгә кермәве ошады тыңлаучыларга. Кайберләре елмаешып куйды. Таяк һәм күсәкләрен кеше күзеннән яшерделәр.
– Әйдә, татар малай, сөйлә, син матур сөйлисең, – диде пәһлеван гәүдәле урыс агай. Сан ягыннан артканнан-арта барган эшчеләрне тавышланмаска, бүлдермәскә чакырды.
Менә шул рәвешле, гел уйламаган җирдән, татарчадан русчага яисә, киресенчә, русчадан туган теленә күчеп, митинг артыннан митинглар узып кына торды, һәр кешенең үз холкы булган кебек, урам митингларының да берсе икенчесенә охшаш булмый иде.
Завод-фабрика эшчеләре белән сөйләшеп, уртак тел табып эш итү бигүк җиңел булмаса да, большевиклар моның бер-бер җаен таба иде. Эшчеләрне урыска, татарга бүлмичә, көн-төн эшләде алар ул көзне. Тик менә хәрбиләр белән ни эшләргә? Большевикларның Казан комитеты каршында инде өч меңнән артык эшче коралландырылды. Бу эшне Ершов, Ежов һәм Коротков кебек иптәшләр җитәкләде. Аларның икенчесе – Николай Ежов – тора-бара Сталинның эзәрлекләү һәм җәзалау машинасында төп «скрипкачы» га әверелер. Әмма әлегә ул – солдатлар арасында эш алып баручы гади бер большевик кына. Үзенең ниләргә сәләтле булуын ул соңрак күрсәтер.
Мөселман социалистлар комитетының бурычлары исә бу өлкәдә бермә-бер катлаулырак һәм кыенрак. Чөнки Казанда Хәрби шура үз эшен киң җәелдергән, һәм аның башында – тышкы кыяфәте белән генә дә үзенә тартып, җәлеп итеп торган Ильяс Алкин. Бу кешене инде башыңдагы бүрек белән генә атып егу да, куркыту да мөмкин түгел. Өстәвенә, ким дигәндә, аның хәзер илле меңлек армиясе бар. Шул илле меңнең егермесе Казанда. Әнә кемдә ул көч, әнә кемдә куәт. Әмма Ильяс Алкинны үз ягыңа аудару мөмкин түгел. Ул Идел-Урал штатлары төзү, Россия белән Федератив бәйләнештә торачак дәүләт төзү хыялы белән янып йөри.
Хәрби шураның, ниләр майтарып, нинди планнар коруы татар большевикларына мәгълүм иде. Чөнки анда аларның үз кешеләре дә байтак. Камил Якуб, Сөләйман Солтангалиев, Миңнекаев һәм Нәбиулла Вахитовлар аша алар кирәкле мәгълүматлардан хәбәрдар булды. Әмма барыбер мөселман солдатлары каршында бәхәссез авторитетка ия булган зат бер генә, ул – Ильяс Алкин.
Соңгы араларда «Алкин кушуы белән Грасис кулга алынырга тиеш» икән дигән хәбәр таралды. Ершов артыннан да күзәтә башлаганнар…
Ни эшләргә соң бу Ильяс Алкин белән? Вахитов һәм Солтангалиевне борчыган төп мәсьәлә соңгы вакытларда әнә шул иде. Әгәр дә мәгәр Алкин белән бер-бер килешү ясалмый икән – эшләр харап. Беренчедән, Николай Ершов туплаган көчкә генә ышанып булмый. Икенчедән, ике арада конфликт чыга калса, ул татар һәм руслар арасындагы сугышка әверелергә мөмкин. Ә моңарга һич кенә дә юл куярга ярамый.
– Алкин минем белән сөйләшергә дә теләмәячәк, – диде Мулланур, өметен өзеп. – Чөнки ул мине яхшы белә… Ә бәлки, Мирсәет, сиңа кирәктер аның белән очрашып карарга.
Мирсәет үзе дә шундый тәкъдим кертергә җыенып тора иде, бик теләп риза булды. Мулланурның абыйсы Нәбиулла Вахитов аша тиз арада элемтәгә кереп, күрешүнең көнен, сәгатен, минутын билгеләделәр.
* * *
– Йә, ни дип юмаларга җыенасыз мине? – дип, сөйләшүне үгезнең мөгезеннән эләктереп башлады Ильяс Алкин.
Вакытның кадерен белә, туры кеше икән, дип уйлап куйды Мирсәет. Гомумән, теге чакта, театр бинасында чыгыш ясаганда, беренче күрүдә үк ошаткан иде ул аны. Әмма ошату-ошатмау бер хәл, ничек уртак тел табарга аның белән.
– Сөйләшергә, киңәшергә дип килдем, Ильяс әфәнде.
– Хуш, – дип, гимнастёркасының югары төймәләрен ычкындырып куйды ул һәм, элеккечә үз-үзенә ышанып, кыска, төгәл җөмләләр белән дәвам итте. – Беләм: егерме меңлек милли гаскәр Казанга килеп кергәч, большевикларның күзеннән йокы качты.
– Хак сөйлисең, Ильяс, гаскәри көч синең якта. Тагы Алатырьдан һәм Бозаулыктан берничә рота чакыртканлыгыңны да беләбез.
– Кара аны, – дип, гаҗәпләнеп, башын чайкап алды Алкин. – Разведка яхшы эшли икән үзегездә… Әмма соңаргансыз. Ул роталар менә хәзер, без синең белән сөйләшеп утырганда, Казан вокзалында инде.
– Безнең сиңа үтенеч бер генә, Ильяс. Татар частьлары әнә, урам тутырып, шәһәрнең бер почмагыннан икенчесенә маршировать итеп йөри, митинглар уздыра… Бер-бер фетнә, атыш чыгара күрмәгез. Урыс белән татар арасында килешмәүчелек яисә ыгы-зыгы чыкса, моның ни нәтиҗәгә китерәчәген син миннән яхшырак беләсең. Безгә икеләтә акыллырак һәм сак булу кирәк.
– Килешәм. Без обороначылар. Берәүгә дә үзебез башлап һөҗүм итмәячәкбез. Ә инде… безгә тисәләр, мәрхәмәт көтмәсен берәү дә. Бу сүзләремне үзегезнең большевикларга тапшыра аласың…
Мирсәетне кызыксындырган сораулар тагы да бар иде әле. Ничек шуларга якынаерга дип баш ватканда, Алкин аңа үзе ярдәмгә килде.
– Инде сорауларыгызны тыңлыйм, Мирсәет әфәнде… О-о-о, гафу итәсез, сездә бит алай кабул ителмәгән. «Иптәш» дияргәме үзегезгә, әллә «товарищмы»?..
Юк сүз белән вакыт уздырырга теләмәде Мирсәет, соравын бирде:
– Петроградта Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерсәләр, бөтен власть большевикларга, эшче-крестьяннар кулына күчсә, ни кылырга уйлыйсыз?
Кычкырып көлеп куйды Ильяс Алкин, – көлү дә килешә икән үзенә.
– Алмаган ат, тумаган колын, атланма, улым, – билен сындырырсың, дигән мәкальне мин яхшы беләм.
– Шулай да?
Җавап көтте Мирсәет. Алкин исә бермәл уйга калып торды.
– Мин бүгенге хәлемнән бик риза. Февраль революциясе һәм Вакытлы хөкүмәт безгә – татарларга – һичкем бирмәгән мөмкинлекләр бирде. Үз армиябез бар, үз парламентыбыз. Иншалла, Идел-Урал штатлары дигән хыялларыбыз да тормышка ашса, сөйгән халкыбызны ач-ялангач итмәбез, дип уйлыйм.
Юк, власть яратучы яисә кулындагы властьтан исергән акылсыз яшь-җилкенчәк түгел икән бу. Халык язмышы, милләт язмышына мөнәсәбәттә аның ныклы үз фикере, кыйбласы бар күренә.
Мирсәет янә соравын кабатлады, чөнки әлегәчә җавап ала алганы юк.
– Ильяс әфәнде, пролетар революциянең язмышы сезнең теләмәү яисә минем теләвемә бәйләнмәгән. Ул көннең менә-менә җитүе ихтимал. Шул көн килеп җитсә, ни эшләрсез?
Беренче тапкыр озаклап уйланып җавап кайтарды Ильяс Алкин:
– Әйттем бит инде: безгә тимәсәләр, хокукларыбызны чикләмәсәләр, без дә казармалардан чыкмабыз.
– Икенче соравым да бар. Дөрес булса, сез иптәш Грасисны кулга алырга җыенасыз икән дип ишеттек…
Алкин ике уйлап тормады бу юлы:
– Сезгә дөрес хәбәр җиткергәннәр. Без аны кулга алачакбыз.
– Ә нигә аны? Нигә мине яисә Вахитовны түгел? Соң чиктә Олькеницкий белән Шейнкман иптәшләр дә бар бит әле…
– Бер теленә хуҗа булсын! Хәрби шура белән артык булышсагыз, сезне дә эзләп табарбыз.
– Ильяс әфәнде, тимәгез иптәш Грасиска, үтенеп сорыйм. Юкса берочтан безгә дә күләгә төшүе ихтимал…
– Мин әйттем, иптәш Солтангалиев. Без үзебезнең карарларны көн дә үзгәртмибез. Грасис шушы көннәрдә кулга алыначак. Ильяс Алкин ике сөйләшми.
Сөйләшү сәгате тәмамланды. Солтангалиев белән Алкин кул кысышып аерылыштылар.
Грасиска янаган куркыныч хакында төгәл белделәр, саклану чаралары күрелде.
Әмма ике-өч көн дә үтмәде, Карл Грасисның эш кабинетыннан көпә-көндез эзсез югалуы мәгълүм булды. Өстәлендә: «Борчылмагыз, мин исән. Вакытлыча гына, акылга утырту өчен генә чакырып алдылар. Большевистик сәлам белән, Карл Грасис» дигән кәгазь кисәге табылган дип тә сөйләделәр. Үз кулы белән язылган.
Октябрь революциясенә ике-өч көн кала Казанда Вакытлы хөкүмәткә тугрылыклы юнкерлар белән Николай Ершов җитәкчелегендәге кызылгвардиячеләр арасында атышлар кабатланып торды. Ул көннәрдә булсын, Петроградта һәм Казанда власть большевиклар кулына күчкән тарихи сәгатьләрдә булсын, Хәрби шура солдатлары казармаларыннан чыкмады.
Ильяс Алкин сүзендә торды.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?