Электронная библиотека » Ринат Мөхәммәдиев » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 9 марта 2023, 06:00


Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 36 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Ефрейтор Сәетгалиев булам, – диде һәм танышырга теләп кулын сузды.

– Мирсәет Солтангалиев.

– Бә-әй, – дип елмаеп җибәрде ефрейтор, – без синең белән адашлар була язганбыз бит… Исемеңдәге «Сәет» не «Галиев» кә китереп кушсаң, нәкъ минем фамилия килеп чыга икән ләбаса.

– Исемегез дә бардыр әле…

– Исемем – Сәхипгәрәй генә… Шуңа мин үземнең фамилияне ошата төшәм.

Ефрейторның җанланып, мавыгып сөйләшергә атлыгып торуы Мирсәеттә кызыксыну тудырды:

– Безнең кайдадыр очрашканыбыз да бар иде дип әйтимме соң?.. – диде ул, карашын Сәетгалиевкә текәп. Ефрейтор берничә көн элек булып алган низагны хәтеренә төшермәсме дип кызыксынган иде Мирсәет.

Юк, исенә төшерә алмады тегесе.

– Мин үзем, ефрейтор гына булсам да, Уфа, Екатеринбург якларында билгеле кеше! Әле менә март аеннан РСДРП әгъзасы да булып киттем. Йә, үзең кай тарафлардан инде?

Һәр сүзеннән, һәр хәрәкәтеннән үз-үзеннән канәгать булуы бөркелеп тора. Әңгәмәдәшенең дә игътибарын җәлеп итәсе килә.

– Туган җирем – Башкортстан. Ә хәзер Бакудан Питерга узып барышлый…

– Якташлар, – дип, колачын ук җәеп җибәрә язды ефрейтор Сәетгалиев. – Якташлар икәнбез ләбаса. Әйдә әле, нигә болай терәлеп каттык соң. Киттек берәр хәрчәүнәгә, тамак ялгап, чәйләп тә алырбыз.

Мирсәет карышмады. Ул да ялгыз иде ич, аңарга да юлдаш ярап тора.

Ике якташ, янәшә атлап, Мәскәү урамнары буйлап китеп бардылар. Мирсәетнең кәеф төшенкерәк булгандырмы, шуңа күбрәк Сәхипгәрәй әйдәп барды сүз сөрешен.

– Син үзең ничек, Солтангалиев иптәш, монда кайсы фирка вәкиле буларак катнаштың соң?

– Фиркасез генә…

– Ничек?.. – дип, гаҗәпсенүен яшерә алмыйча, барган җиреннән туктый язып калды ефрейтор Сәетгалиев. – Дин әһелеме әллә?.. Милләтчеме?.. Кем исеменнән делегат идең соң?

– Мин делегат түгел. Әйттем ич, Бакудан Питерга үтеп барышлый, очраклы рәвештә генә килеп эләктем монда. Кызыксынучы дип саный аласың…

Менә ничек дигән сыман, иреннәрен турсайтып алды ефрейтор һәм янәшәсендә торучыга «бер дә әллә кем түгел икәнсең әле» диеп кенә әйтмәде, мөнәсәбәте шундук эреләнә төште.

– Ә мин Урал эшчеләре исеменнән вәкил. РСДРП әгъзасы буларак та! Ефрейтор буларак та! Өч төрле җаваплылык күтәрергә туры килде берүземә… Шулай да зарланмыйм.

Бераз дәшмичәрәк атладылар. Үзенең өстенлеген раслый барган саен, Сәхипгәрәй Сәетгалиевнең үкчәсенә кагылган тимер дага тавышы бермә-бер көчәя төште. Бер фиркасез, монда очраклы төстә генә килеп эләккән юлаучы янәшәсеннән «өч төрле җаваплылыкны күтәргән» мандатлы вәкил атлап бара икән ләбаса. Ияк тә калкына төште, гәүдә офицерныкыннан да болайрак. Их, юктыр ла ул Алла, бераз буй да биргән булса үзенә – ничек кенә килештерер иде икән.

– Банкетларына бармадым, – диде ул, гимнастёрка чабуларын көяз тарта төшеп. – Син делегат булмагач чакырылмагансың, әлбәттә. Ә мин баш тарттым. Милләтчеләр өерендә ни калган дидем, социал-демократ башым белән…

Килешле итеп, тамак төбен кырып куйды ефрейтор Сәетгалиев һәм янәшәсеннән дәшми генә атлаучыга мөрәҗәгать итте:

– Син нигә әле дәшми башладың?.. Уңайсызланма, тартынма син, сөйләш… Ни дисәң дә, якташлар бит әле без синең белән. Кыяфәтең дә буржуйныкына охшамаган… Сөйлә син, хет югында, нидер сора, башыңны как… Төшеп кала торганнардан булмасам да, үземне алай әллә кемгә куя торган гадәтем юк минем.

Ә үзенең итек үкчәсендәге дагалары әүвәлгечә яңгырый бирде.

– Съезд ничек соң?.. Ниндирәк тәэсир калдырды?

Мирсәет бирде бу сорауны. Ә ефрейтор Сәетгалиев аңардан, гомумән, сорау көтмәгән иде булса кирәк.

Аның уенча, әңгәмәдәше күптән телен йоткан булырга тиеш иде, күрәсең. Сискәнеп үк куймаса да, синме соң бу сорауны бирүче дип, коңгырт күзләрен текәде. Әмма, үзен шундук кулга алып, тәкәбберлеген югалтмый кала алды.

– Съезд ничек дисең инде?.. – дип, эшлекле атлы булып тамак кырды ефрейтор Сәетгалиев. – Мин монда, кайберәүләр сыман, кәмит карарга килмәдем. Мин – фирка вәкиле, һәм съездны да үз мәсләкләребездән чыгып бәяләргә мәҗбүрбез… Мәсьәлә бит, син уйлаганча, бер күзәнәкле генә түгел…

Мирсәет, ефрейторның акыл сатарга җыенуын чамалап, аны бүлдерергә ашыкты.

– Һәркемнең шәхси фикере булуы ихтимал, дим…

Барган җиреннән шып туктап, Мирсәетнең каршына ук чыгып басты Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Күзләрен зур ачып, аңарга текәлеп катты. Карашы белән сыный, караш белән бәреп егарга иде, ахры, исәбе. Ә күзләре, бик тырышып ачканда да, шактый кысык икән. Кая ул бүтән берәүне аяктан егу, челт-мелт йомылалар, арлы-бирле йөгеренәләр, бер ноктага текәлә алмый газаплыйлар хуҗаны. Җавап шулай да кызык кына килеп чыкты.

– Революционерда шәхси фикер булмый!

– Революционер да кешедер ич ул. Ә кеше үзалдына гына булса да уйланмый булдыра алмас…

– Нинди «уй», нинди «кеше» ул!.. Революционер бары тик революционер гына була ала. Социалист тел бистәсе түгел ул, иптәш…

Һавалануыннан арына алмаган әңгәмәдәшен, тынычланырга чакырасы килеп, булдыра алганча ипле итеп дәште Мирсәет. Юкса үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең игътибары аларга юнәлгән иде инде.

– Сәхипгәрәй, – дип, үз итеп дәште ул аңарга бу юлы. – Кеше көлдермик, әйдә, тыныч кына сөйләшик әле. Аңлашыйк… Менә син революция дисең, ә кем өчен ясала соң ул революция дигәннәре?..

Шул рәвешле, ул әле һаман, карталарын ачмыйча, чын-чынлап гадәти бер юлаучы, илдә барган революцион хәрәкәткә битараф кешедәй сөйләшүен дәвам итте.

Ефрейтор Сәетгалиевнең мин-минлегенә әлеге кисәтү сары май булып ятмагандыр, шәт. Шулай да сер бирмәде бу юлы, ары киттеләр:

– Бөтендөнья хезмәт ияләрен коллыктан азат итү; буржуйларны җир йөзеннән себереп түгү; илдә пролетариат диктатурасы урнаштыру… Безнең максат шулардан гыйбарәт… Ә син мине съезд ничек тә, съезд ничек дип тинтерәтәсең…

– Кызыксыну гаеп эшме?! Син бит әнә Уралдан. Өстәвенә социалист та икәнсең әле…

Салпы якка салам кыстыруы, әлбәттә. Ефрейтор исә үзе хакында әйтелгән җылы сүзләрне риясыз күтәрә, беркатлылыктан һич тә азат түгел.

– Бутамаска киңәш итәм, Мирсәет. – Ул да әнә үз итеп аңарга исеме белән дәште. Яхшы сүз – җан азыгы дип, юкка гына әйтмәгәндер ата-баба. – Шуны хәтереңдә калдыр, социалист белән РСДРП әгъзасы арасында аерма зур. Чит кеше янында наданлыгыңны күрсәтәсе булма, бутарга ярамый ул төшенчәләрне.

– Кая инде ул безгә – каткан тезгә, – дип шаярткан булды Мирсәет.

Ирония төсмере абайланмый узды, рәхәтләнеп көлде генә Сәетгалиев. Шундук җитдиләнеп тә алды тагы:

– Съездга әйләнеп кайтыйк. Ашаган булсам, космый калмас идем. Съезд түгел, ата милләтчеләр мәҗлесе булды бу. Адәм көлкесе…

– Милләт турында кайгырту начармы?

– Андый төшенчә юк революционер өчен.

– Ә халык? Үзебезнең татар халкы, туганнарыбыз – төркиләр?

– Халык, имеш. – Шундук тукталырга ашыкты ефрейтор Сәетгалиев. – Нинди сүз ул? Буржуй сүзләре сөйләмә миңа! Халык, милләт дигән сафсата белән күп алдадылар инде безне. Бөтендөнья революциясе каршында пролетариат һәм интернационал дигән бөек төшенчәләр генә бар.

– Син үзең дә, Сәхипгәрәй, конкрет халык, милләт вәкиле…

Бөтендөнья пролетар революциясе идеясенә мөкиббән ефрейтор бу юлы да башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек куймады аңарга.

– Мин РСДРП әгъзасы!

– Ә фиркагә кергәнче кем идең? Татар баласы түгелме?..

– Революционерның үткәне булмый, киләчәге генә…

– Шулаен шулай, әмма син татар телендә сөйләшәсең. Димәк, син шул халыкның вәкиле дә булып чыгасың түгелме соң?!

Борыннарына кыздырылган суган һәм пешкән ит исе килеп бәрелгәч кенә, үзләренең кая һәм ни юллап баруларын хәтерләде якташлар. Харчевняны узып китә язганнар лабаса.

– Тфү, – дип, аяк астына төкереп куйды ефрейтор. – Синең барлы-юклы сорауларың аркасында ач калам инде монда.

Харчевняга кереп утырдылар. Өстәл араларыннан шома балык сыман йөзеп йөргән сары чәчле чибәр ханымнарның берсе ялт кына алар каршысына килеп басты.

– Рәхим итегез, ни китерим, әфәнделәр…

Мирсәет авыз ачарга өлгермәде, дилбегәне ефрейтор Сәетгалиев эләктереп алды. Кулын күтәрә төшеп, бармак шартлатты да кызның күзләренә текәлде:

– Калҗа, марҗа һәм эчәргә бер баржа, – диде ул, урындыкка сөялә төшеп. Болар Мирсәет өчен әйтелгән сүзләр иде, билгеле. Менә мин кем, янәсе, харчевняга кергәчтен дә хуҗа итеп сизәм үземне. Ә официантка кыз ничек текәлеп торган булса, шулай торуында дәвам итте, татарчаны каян аңласын ул.

– Аңламадым, ни сорадыгыз, әфәндем? – дип, бу юлы ул үзен хуҗаларча тоткан Сәетгалиевкә таба борыла төште. Сүзләрнең асылына төшенмәсә дә, тегеләргә ияреп елмайгандай итте.

Аягын аякка атландырып, урындыгында атына башлаган ефрейтор күкрәкләрен киерә төште:

– Ике пилмән, – диде, русчалатып. – Сыра… һәм сыра астына кипкән балык…

Мөлаем елмаеп тыңлаган кыз, итәгенә ут капкандай, җитез генә йөгереп китте һәм, өстәл артына кереп утырган кунаклар беравык сүз алмашкан арада, һәммәсен китереп тезеп тә куйды.

– Әйдә, очрашу хөрмәтенә, – дип, сыра тулы бокалын югары күтәрде Сәетгалиев.

Эчемлеккә хирыслыгы булмаса да, Мирсәетнең кушылмый чарасы юк иде. Пролетар революция өчен күтәрделәр аннары. Буржуйларны җир йөзеннән себереп түгү өчен… Милләтчеләрнең тамырын корыту өчен…

– Миңа җитте, башкача эчә алмыйм, – дип баш тартырга мәҗбүр булды Мирсәет бераздан.

Ефрейторның бармагы югары күтәрелеп өлгерми, теге чибәр туташ килеп тә җитә. Ни кушсалар, шуны китереп кенә тора.

– Сеңерең сыек икән, иптәш, – дип, шактый ук кыза төшкән ефрейтор Сәетгалиев эчүдән баш тарткан Мирсәетне битәрләп куя: – Булдыра алмыйм, имеш. Нинди ир-ат соң син, өч кружка сыра да эчмәгәч… Сыра да эчмә, марҗа да кочма, ни өчен яшәргә кирәк!

– Изге китап хәмер эчүне хупламый, Сәхипгәрәй.

– Ә мин Аллага ышанмыйм.

– Маркс та, Плеханов та үз хезмәтләрендә эчүне якламый, – дип куймасынмы шунда Мирсәет.

– Ә мин аларны белмим. Шул нәмәрсәмә кирәкме алар миңа?

Аздан телсез калмады Мирсәет. Димәк, бөтендөнья пролетар революциясе ясыйм дип лаф орган ефрейторның бу исемнәрне ишеткәне дә юк.

– Синдәй революционерга аларның хезмәтләрен белү зыян итмәс иде, – дип, йомшак кына искәртү белән чикләнергә мәҗбүр ул әлегә.

– Мин революция солдаты, – дип, өстәлгә китереп сукты ефрейтор Сәетгалиев. – Ә син ниндидер буржуйларны сораштырасың. Революционер китап язмый ул. Мин сине шулай итим, мылтык белән буржуйларны җир йөзеннән себереп түгәргә кирәк әле безгә…

Сүз көрәштерү артык иде, әлбәттә. Мирсәет карышмады, дәшми калуны кулайрак тапты.

– Әй официант, – дип, кулын күтәрде ул арада Сәхипгәрәй. – Ике чәркә аракы китер.

– Мин аракы эчмим…

Әмма Мирсәетнең сүзләренә колак салучы булмады. Тагы бер мизгелдән ике чәркә аракы өстәл өстендә утыра иде.

– Син эчмәсәң, мин эчәрмен. Мулла буласым юк. – Ул арада бер чәркәне бушатып та куйды. – Син бул мулла, ә без сине себереп түгәрбез, китапларың-марксларың белән… Исхакыйны да язучы диләр әнә, анасын шулай итәсе…

Мирсәет пошаманга төште: әңгәмәдәше үз-үзен белмәс хәлгә якынлаша, бөтен харчевняны яңгыратып кычкырып сөйләшә. Сүгенү дә ерак йөрми икән үзеннән, хәрәкәтләре дә бутала башлады.

– Әйдә, араны өзик тә чыгып китик моннан, – дип, киңәш итеп карады ул.

Тыңлау кая, янә кулын югары чөйде ефрейтор.

– Әй официант, син кайда?

Яшькелт-зәңгәр күзле мөлаем кыз аның янәшәсенә үк килеп басты.

– Тыңлыйм, әфәнде…

– Менә бу, – дип, бармагын Мирсәеткә төбәде юлдашы. – Менә бу мине исереккә саный, хәрчәүнәдән чыгып китәргә куша. Әйт әле син аңарга, мин исерекме-түгелме икәнне әйт.

Кыз, ни дияргә белми, әле Мирсәеткә, әле Сәхипгәрәйгә карап торды.

– Тагын ике чәркә, – дип, бармагын шартлатты Сәхипгәрәй.

Кыз, таң чыгыдай яшькелт-зәңгәр күзләрен мөлдерәтеп, Мирсәеттән җавап көтә иде – нишләргә?..

– Ник китермисең, ник монда басып торасың? – дип, кызга таба тайпылды исереп алган Сәхипгәрәй һәм, кыюланып китеп, аның билдән түбән йомры җирен кочып алды. – Эчәбез дә, кочабыз да – марҗа кулларыбызда…

Кискен хәрәкәт ясап, исерекнең кочагыннан чак котылды официантка кыз. Итәкләрен сыпыргалап, читкәрәк китеп басты:

– Нишләвегез бу, кешеләрдән оялыгыз! Яхшы түгел, солдат әфәнде…

Куеныннан чыгып очкан кош артыннан тайпылып, сикереп тормакчы булды ефрейтор Сәетгалиев. Чөңкәеп китте иң элек… Бераздан сак кына өстәлгә таяна төшеп гәүдәсен турайтты һәм ул да түгел, Мирсәет абайлап өлгергәнче, янә ыргылып, официант кызны кочагына суырып алды. Әлегедәй кыргыйлык каршында югалып калган кызның борынлап торган күкрәкләрен капшарга итенде.

Кызның чырыйлаган авазы бөтен харчевняны яңгыратты. Мирсәет ике арага кереп азапланганчы, кухня ягыннан кызыл муенлы, пәһлеван гәүдәле таза ир-ат килеп чыкты. Ефрейтор Сәхипгәрәй тегенең янында көзге чебеш кенә. Әмма үзен чын әтәч сыман хис итә, четердәтеп эләктергән, сөлек булып ябышкан чибәркәйгә.

– Иптәш солдат, җибәр официантканы, – диде пәһлеван ир-ат. Тавышы гына да ни тора, гөбедән чыгамыни…

– Синнән сорамыйлар… Солдат түгел, ефрейтор мин, – дип әтәчләнде теге. Кулы белән һаман да чибәркәйнең калку урыннарын кармалый.

Шунда теге пәһлеван якасыннан эләктереп алмасынмы үзен. Аяклары идәннән аерылды ефрейторның, гәүдәсе, маятник сыман, һавада атынып тора. Борын салынган, күз кысылган, чак-чак сулыш ала.

– Акчаңны түлә дә табаныңны ялтырат, – диде пәһлеван, бертын эленеп торган Сәхипгәрәйне аякларына бастырып.

Чыгымчылап алса, ябага тайны да тынычландыру җиңел түгел. Үз чамасын белер хәлдә түгел иде инде ефрейтор:

– Ах, син әле шулаймы, – диде ул, ялт кына билендәге каешын чишеп алып. – Измәңне изәм бит хәзер. Басып торган урыныңда юеш кенә торып калачак. Миңа, революция солдатына, ефрейторга кул күтәрәсеңме әле син…

Араларына Мирсәет килеп кермәгән булса, ахыры матур бетми иде бу тамашаның. Пәһлеван егет тегене аулаграк урынга өстерәп бара иде инде.

– Гафу итегез, – диде аңа Мирсәет. – Без хәзер китәбез, калдырыгыз берлеккә.

– Акча! – диде кызыл муенлы. – Ашаган-эчкәнегез өчен түләргә кирәк иң элек.

– Ул түли, – дип, иреннәрен кыегайтып Мирсәеткә ымлады ефрейтор. – Мин сыйладым, ул түли. Миндә акча юк. Мин буржуй да, милләтче дә түгел. Мин – пролетариат.

Кесәсендә булган акчасын чыгарып салырга мәҗбүр булды Мирсәет. Араны өзеп, ефрейторны култыгыннан эләктереп, табан ялтырату ягын кайгырттылар.

Урамда караңгы төшкән иде инде. Юл аша гына урнашкан бакчага чыктылар. Юлдашы күтәрәмгә калган иде инде, Мирсәет аны почмакта торган утыргычка китереп утыртты.

– Кая илтим үзеңне? Сәхипгәрәй, дим, кайда туктаган идең, адресыңны әйт!..

Сорауны өч-дүрт мәртәбә кабатларга туры килде. Ниһаять, төшенде.

– Мин урамда кунам, Мәскәүдә кешем юк, – диде Сәхипгәрәй, аермачык итеп. Баягы эрелек тә онытылган, ефрейтор судан чыккан әтәчкә әверелеп калган иде.

– Ничек, ун көн дәвамында урамда кунып йөрдеңме?

– Гаҗәпме?! Ә бәлки, мин гомерем буе урамда яшәгәнмендер…

Менә ничек… Мирсәет уйга калып торды. Баксаң, Сәхипгәрәй гадәти бер кеше икән бит югыйсә. Ялгыз, япа-ялгыз, хәтта халкын да бар дип белмәгән ялгызлыкка дучар. Өстәвенә кунарга урыны да юк. Тик бернәрсә аңлашылмый, ничек итеп ун тәүлек буена теләсә кайда кунып яшәргә мөмкин?! Аның әле, кысан булса да, кайтып башын төртер җире бар. Юлдашын култыклап алды да, бер карарга килеп, үзе урнашкан фатирга юл тотты Мирсәет.

– Юк-юк, икешәр кеше кертте юк, – дип каршы төште хуҗа кеше. – Берегез генә булганда әле бер хәл иде.

Мирсәет күп бәхәсләшмәде, ишек катындагы тар сәкегә чак аягында басып торган Сәхипгәрәй Сәетгалиевне яткырды, үзе вокзалга таба юл тотты. Төн җылы, күк аяз. Иртәгесен иртүк аңа Питерга юл тотасы.

Хушлашмадылар да кебек. Очрашулары нинди булса, аерылулары да шундыйрак килеп чыкты. Кем уйлаган бит аны… Шулай да Мирсәетнең күңелендә ниндидер бер урын алды кебек Сәхипгәрәй Сәетгалиев. Горурлык һәм ялгызлыгы, әле үзе дә анык кына төшенеп бетмәгән социалистик революциягә фанатикларча бирелгәнлеге белән җәлеп итте ул аны.

VI

Бәхетле сәгатьләре дә булгандыр гомернең. Авылда үткән балачак… Үлеп гашыйк булу һәм беренче мәхәббәт. Раузаның өзлексез уйнаклап янып торган зәңгәр күзләренә күтәрелеп бер караш ташлау гына да гомеренә җитәрлек дәрт, дәрман өсти сыман иде аңарга… Кызы Рәсидәне кулына алып әлли-бәлли иткән яисә югары күтәреп кош итеп очырткан мизгелләре… Әтисенең муенына сарылган бәхетле сабыйның кеткелдәп көлүләре…

Әмма ташкын сыман үзенә суырып алган революцион көрәшнең кагыйдәсе кырыс – шәхси мәнфәгатьләр һәм гаилә бәхете турындагы уйлар икенче планга күчеп тора. Мирсәетләр белән дә шулайрак килеп чыкты. Февраль революциясеннән соң алар икесе ике тарафка юл тоталар: ул – Петроградка, ә Рауза Казанга Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съездына китеп бара. Ут борчасы сыман тик торуның ни икәнлеген белмәгән Рауза да бала тәрбияләү һәм укытучылык эше белән генә чикләнергә теләми.

Зур вакыйгалар эчендә кайнаган ир белән хатын шулай да әледән-әле очрашырга вакыт таба. Хатларын да озак көттермиләр. Мирсәет Петроград, Мәскәү һәм Казан орбитасында әйләнә. Кызы белән хатынын исә вакытлыча Бакудан Мәскәүгә күчерә…

Бөтенроссия мөселманнарының Милли Шурасы башкарма комитетында секретарь булып эшләгән Мирсәет өчен шактый катлаулы чор була бу. Аны Питерга чакырып китергән Әхмәт бай Цаликов сул меньшевиклар ягына каера; рус большевиклары белән бәйләнешкә керү турында уйлаганы да юк, һаман милли чикләнгәнлек идеяләренә ябышып ята. Большевиклар белән элемтә эзләгән Солтангалиев, шул рәвешле, ике ут арасында торып кала. Цаликов белән араны өзәр дә иде, әмма әлеге кеше – мөселман халыклары арасында күренекле шәхес, аның элемтәләре иксез-чиксез. Аннары кеше булып та калырга кирәк ич: Цаликов аңарга кул сузган, милли-революцион хәрәкәтнең байтак нечкәлекләренә төшендергән остазы да бит әле.

Шул көннәрдә очраклы рәвештә Мирсәеткә Гәрәй Кодрачевның, сугыштан качып кайтып, Кырымда революцион оешма туплап йөргәнлеге мәгълүм була. Башкарма комитет исеменнән кичекмәстән чакыру җибәрә ул аңарга.

Кодрачев озак көттерми – көннәрнең берендә, Урал бөркетедәй колачларын киң җәеп, Мирсәет янына килеп керә.

– Нәрсә, миннән качып котылырмын дигәйнеңме? – дип, башкортчалап кычкырып җибәрә Кодрачев.

– Мин түгел, син Кара диңгез ярында кызынып ятасың…

Кочаклашалар. Көлешәләр… Хәл-әхвәл белешкәч тә, киләчәккә планнар турында сөйләшергә керешәләр. Кодрачевның үзенчә булыр, ул анда Кырым татарларыннан революцион хәрби отряд төзү эше белән мәшгуль икән. Казна акчасын талап, шул акчага чит илдән өр-яңа винтовкалар һәм браунинглар кайтарткан.

– Әмер генә бир, хет бүген үк бәреп төшерәм Керенскийны, – дип мактанып алды. Офицерлар гына кия торган итек кунычыннан май исе аңкып торган өр-яңа браунинг чыгарып Мирсәеткә сузды. – Мә, тот! Безнең башкортларда бүләксез килмиләр хуҗа янына…

Ике уйлап тормады Мирсәет тә: бүләкне кулъяулыгына ипләп төрде дә куенына шудырды.

– Рәхмәт!.. Бер кирәге чыгар әле…

– Ләкин үземә төбисе булма, кара аны…

Янә, сүзләрен әйтеп бетергәнче үк, шаркылдап көлеп җибәрде Гәрәй Кодрачев. Маңгаена буразна булып сырлар яткан, сакал-мыегына ак төкләр кунган, ә холкы һаман үзгәрмәгән – шул ук.

– Анархистлыгыңны ташлаган булсаң төбәмәм, Гәрәй дус.

– Анархист булып тугач нишлисең?.. Үзем бүләк иткән браунингтан шөлләп иманны алыштырырга киңәш итәсеңме?! Ха-ха…

Шул очрашкан кичтә үк иске дуслар Мөселман социалистлары комитеты каршында большевиклар фракциясе оештырырга дигән катгый карарга килә. Мөселман социалистлары арасына үтеп керергә һәм сул карашлы татарлардан аерым ячейкалар төзергә. Гәрәй Кодрачев бу эшне Кырымда башкарырга тиешле була, ә Мирсәет Солтангалиев Казанда һәм Петроградта.

– Иң элек Казан белән элемтәгә керү кирәк булачак, – ди Мирсәет, бу өлкәдә шактый ук хәбәрдар кеше буларак. Чөнки ул байтактан инде үзен большевиклар белән бер сафта итеп хис итә иде. – Казанга барырга һәм Мөселман социалистлары комитетын оештыручы, аның җитәкчесе Мулланур Вахитов белән очрашырга, киңәшергә…

– Ә нәмәгә миңа Казан? Корал бар, кешеләр булачак… – дип, киреләнергә җыенган Кодрачевны ярты юлда бүлдерде Мирсәет.

– Һәркем үзаеры йөрсәк, эшебез барып чыкмаячак, Гәрәй дус, – дип, Кодрачевның иңсәсенә дусларча кулын салды ул. – Безгә берләшергә кирәк хәзер! Казан белән, иптәш Вахитов белән элемтәгә керергә.

Гәрәй Кодрачев җитдиләнә төште, бермәл чигәсен кашып торды. Әмма мин-минлеген басарга өлгермәгән иде әле.

– Соң, алайса, хәбәр ит үзенә. Килсен минем янга, сөйләсен, ышандырсын мине. Карарбыз…

Өстәлгә китереп сукты Мирсәет һәм аягүрә торып басты.

– Шаярып сөйләшүдән туктадык, Гәрәй агай! Мулланур Вахитов эшсез йөрүче сукбай түгел сиңа. Ул – чын большевик, мөселман революционерларыннан иң күренеклесе. Беләсең килсә, аны Ленинның үзе белән элемтәдә тора диләр!..

Төшендем дигәнен аңлатыпмы, Кодрачев баш какты. Сүз артыннан кесәгә керә торган гадәте булмаса да, берни дәшмәде, килешүен белдереп, Мирсәеткә текәлде.

– Казан, матур кала, – дип, тынычлана төшеп сөйләп китте Мирсәет тә. – Мин бит Казанда укыган кеше, әйткәнем бар идеме?..

Бу юлы да ым белән генә җавап кайтарды Кодрачев. Ишеткәнем бар, сөйлә, сүзеңне дәвам ит дигәне иде бу аның.

– Аннары шуны хәтереңнән чыгарма, Гәрәй агай, Казан – революцион шәһәр. Ә без – мөселман революционерлары өчен исә Казан иң югары мәркәз булырга тиешле.

– Соң, алай булгач, мин хәзер үк юлга чыгам. Казанга! Вахитов иптәш янына! – дип, урыныннан сикереп торды Кодрачев. Холкы шундый, ике уйлап тормый иде ул.

– Кичкә каршы юлга чыкмыйлар… Бергә утырып чәй дә эчмәдек бит әле, ашыкма, Гәрәй агай, – диде Мирсәет, кунагын тынычландырып. – Бүген минем янда кунарсың. Иртәгесен – җомга көн – хәерле юлга чыгарсың.

Питерның умарта оясы сыман кайнап торган көннәре иде бу. Төн кунарга дип кайтырга чыккач та, төркем-төркем булып оешкан ир-атны урап уза алмадылар. Мирсәет белән Гәрәй Кодрачев битараф кала алалармы соң?!

Невский проспектына килеп керүгә тукталырга мәҗбүр булды алар. Муенына ак шарф ураган күзлекле бер адәм, кызып-кызып, социал-демократларның тетмәсен тетеп ята иде…

Уйламаган-көтмәгәндә, Мирсәет шул төркем эченә атылып барып керде һәм, тегенең югалып калуыннан файдаланып, большевикларның бүгенге вакыйгаларга һәм Көнбатыш фронттагы сугышка мөнәсәбәтен кайнарлык белән аңлатырга кереште.

– Тот большевикны, – дип кычкырып җибәрмәсенме шунда арадан берәү.

Ул да түгел, төркем, боҗра сыман кысыла барып, уртада бер ялгызы торып калган Мирсәетне кысрыклап килә башлады. Бу күренешнең ни белән бетәсен белсә дә, бер Алла гына белгәндер. Большевикны йодрык һәм таяклар белән бәргәләргә керештеләр. Боҗра нык, котылырлык кына түгел…

– Җәмәгать, туктагыз, – дип кычкырган калын тавыш шулчак һәммәсен сискәндереп җибәрде. – Нинди большевик булсын ул. Шаярта гына ич, аңламыйсызмыни…

Боҗрадан читтә торып калган Гәрәй Кодрачев иде бу. Сүзенә колак салучы күренмәгәч, Мирсәетнең эшләре мөшкел икәнлекне аңлап, ике мәртәбә һавага атарга мәҗбүр булды.

– Таралыгыз, таралыгыз… Бу нинди бунт тагы… Хөкүмәт вәкилен кыйныйлар… – дип кычкырды ул янә.

Боҗра шым булды, гүя кырыкка ярылды. Мирсәетнең җиңеннән өстерәп китү ягын кайгыртты Кодрачев.

– Кем атты?.. Җәмәгатьчелек тәртибен кем боза? – дип, каршыларына йөгереп килгән ике полицайга да ул күрсәтте юлны.

– Әнә анда ак шарфлы бер большевик болгата дөньяны…

Ә үзләре төркем эченә кереп югалдылар.

Килешенгәнчә, Кодрачев иртәгесен Казанга юл тотты.

Ә тагы атна-ун көннән аның үзенә Казаннан чакыру кәгазе килде. Питердан Казанга китеп барышлый Мәскәүгә гаиләсе янына кереп чыгарга да җай табылды. Көтмәгәндә кайтып кереп шаккатырсын, шатландырсын әле үзләрен. Бүләкләре дә зур. Раузага – ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән чуклы Оренбург шәле. Ә кызына Германиядә эшләнгән курчак алып куйган иде ул.

Кичке сигезләр тирәсендә Мирсәет ишекне шакыды. Вокзалдан ара ерак түгел, кызу-кызу атлап җәяү кайткан иде. Әллә ашыкканга, әллә башка сәбәптәнме, гомер булмаганча, җилкенеп, дөп-дөп йөрәге кага. Раузасы янына кайтты ич, Рәсидә сабые янына…

Көттереп кенә килделәр ишеккә. Раузаның әнисе тавышы ишетелде:

– Кем кирәк? Кем бар анда?..

– Бу мин – Мирсәет…

Тавышын таныды, әлбәттә. Әмма, ни сәбәпледер, әби кеше теләр-теләмичәрәк ачты кебек ишекне. Исәнләшүе дә гадәттәгедән корырак булды. Сагая калды Мирсәет, әллә бер-бер хәл булганмы болар белән, югыйсә берәүне дә рәнҗеткәне, үпкәләткәне юк иде сыман.

– Бала авырып киттеме әллә? – дип сорады ул, сабырсызланып. Вакыт соң түгел ич әле. Әтисе тавышын ишетүгә йөгереп чыга торган Рәсидә дә, кочагына ташланырга ашыккан Рауза да ни өчендер күренмәде.

– Әле генә йокыга китте, – диде әби кеше, пышылдап. Мирсәеткә дә тынычрак сөйләшергә кирәклекне аңлатып, ирененә бармагын куйды. – Бала өйдә, исән-сау…

– Рауза?.. Рауза кая?.. Рауза белән бер-бер хәл булдымы әллә? – дип, әбисенә текәлде Мирсәет.

Җавабын ишетмәде әле, әмма йөрәк, ниндидер хәвеф буласын сизенгәндәй, ярсып тибүендә булды.

Чынлап та, күңеленә килгән шик хак булып чыгамы әллә – Рауза нинди дә булса бәхетсезлеккә юлыкканмы?..

Югалып калган ананың җиңеннән җилтерәтергә әзер иде Мирсәет:

– Әби, дим, газаплама, зинһар, тизрәк әйт! Раузага ни булды?

– Берни дә булмады. Өйдә юк, кайтып җитмәде әлегә.

Ниһаять, иркен сулыш алды Мирсәет, аяк киемен салып түргә узды. Чиста-йомшак мендәргә чумып йокыга талган нәни кызыкаен сөеп килде. Бүләккә алып кайткан курчакны сабыйның каршысында торган урындыкка утыртты. Уянып, күзләрен ачкач та күрсен, шатлансын…

Әллә кай арада чәй куеп, өстәл хәстәрләргә өлгергән иде Раузаның әнисе. Киявен тамак ялгап алырга чакырды. Әмма, ни сәбәпледер, бүген кәефсез күренә иде ул. Кыставын да кыстау диеп булмый, теләр-теләмәс кенә сөйләшә.

Мирсәет үзе сораштырырга мәҗбүр булды.

– Рауза кая киткән иде соң, әбекәй?..

– Таныш-белешләренә киткән иде.

– Кемгә икәнен әйтмәдеме?

– Кем белеп бетергән аныкын…

– Кайчан кайтам диде соң?

– Әллә тагы… Сине бу арада гына көтми иде бугай әле ул…

Сораштыруының файдасыз икәнлегенә төшенде Мирсәет. Ни генә димә, әбисе бүген теләр-теләмәс сөйләшә иде. Әллә кызы белән үпкәләшкән, әллә башка бер-бер сәбәбе бармы – Мирсәет өлкән кешене артык борчымаска булды.

Янә Рәсидәсе янына кереп, аның җылы нәни тәпиләрен сыйпап куйды, күзенә төшеп торган йомшак чәчләрен аралап, маңгаеннан сөйде. «Бу кадәр охшаса охшар икән үземә. Кыз бала әнисенә тарта төшсә дә начар булмас иде. Ә ул чат әтисе!» – диеп уйлады үзалдына.

Вакыт уза… Ә Рауза күренми. Ишекнең теге ягында әбисе тынычсызлана – әледән-әле тирән сулыш алганы ишетелә. Мирсәет тә борчыла башлады инде… Хатын-кызга шулай соңарып йөрү килешә торган нәрсә түгел, дөньяның да бик болгавыр чагы бит.

Һава сулаган атлы булып, берничә кат урамнан да урап керде. Урамда хәрәкәт туктаган, төнге трамвайларның чыелдавы да ишетелми башлады… Мирсәет, өйгә кереп, кәнәфигә кырын ятты, өстәл лампасын кабызып, Ленинның «Нәрсә эшләргә?» дигән китабын укырга кереште. Бу хезмәтне һәрчак куен кесәсендә йөртә торган иде ул. Күп урыннарын яттан белсә дә, укыган саен, Ленинның фикерләре тирәнрәк һәм моңарчы тоелмаган яңа төсмерләре белән ачыла бара иде аның өчен. Әмма бүген башына һични керерлек түгел, Раузаның шулай соңаруы күңел тынычлыгын алды.

«Нәрсә эшләргә?..» – дип сорады ул үз-үзеннән. «Нәрсә эшләргә? Нәрсә эшләргә?..» – дип тибә иде сыман йөрәге дә… Борчуларын читкә ташларга омтылып, янә китап битенә текәлеп карый. Сүзләре таныш, әмма фикер зиһенгә үтеп керми, һаман шул бер үк сорау бимазалый: «Нәрсә эшләргә?..»

Китапны бер читкә куеп, үз-үзен белешмичә, кухняга атылып чыга. Әбисе әле булса йокламаган. Урамга караган тәрәзәгә капланган да тик басып тора. Көтә… Ана күңелендә тынгылык юк. Елый-елый шешенеп беткән иде булса кирәк – Мирсәеттән күзләрен яшерде. Яулык очын, авыл хатыннарына гына хас пөхтәлек белән, авыз читенә таба тарта төште. Дәшми кала алмады Мирсәет, булдыра алганча ягымлы итеп дәште:

– Нигә йокламыйсың, әбекәй?.. Бар, ятып тор, кайтыр, – дип тынычландырды ананы. – Тыныч кына яши белми, ут борчасы ич синең кызың… Җитешмәгән җире, аралашмаган кешесе юк…

Әмма ул төндә икесенең дә күзенә йокы кермәде.

Таң беленеп килгәндә генә, аларның тәрәзә каршысына затлы арба җигелгән ат килеп туктады. Каретадан сикереп төшкән хатын Рауза иде, ачык тәрәзәдән аның кет-кет көлгән тавышы ишетелде. Аннары ул кучерга кул болгады да яшь колын сыман уйнаклап өйгә ашыкты. Баскычтан да шак-шок басып, йөгереп диярлек, ашыгып менде ул. Ишекне үз ачкычы белән ачты. Каршысына чыгып баскан әнисе һәм ирен күргәч тә югалып калмады:

– Ха, – диде ул, гамьсез кыяфәт белән. – Өйдә кунак бар икән ләбаса.

Иренең кочагына ташланмады Рауза, коры гына исәнләштеләр. Әнисе, әдәп саклап, кухня якка кереп китте.

– Кайда булдың? – дип сорамый түзә алмады Мирсәет. Кәефе шәп иде бугай хатынның, шаяруга борып җавап кайтарды:

– Булган җиремдә мин юк инде хәзер…

Ялт кына үрелеп, иренең бит очыннан үбеп алды һәм кухня якка әнисен тынычландырырга кереп йөгерде.

Мирсәет исә, Раузаның кайнар иреннәреннән һәм аңардан бөркелгән затлы хушбуй исеннән исәнгерәп, янә кәнәфигә кереп сөялде. Җанында тынгылык булмаса да, Раузага каты бәрелә яисә аңардан төпченеп сорау алырга керешә алмый иде ул. Бер-берен аңлап, бер-беренә ышанып яшәргә сүз бирешкәннәр иде бит…

Озак көттермәде, өс-башын алыштырып өлгергән Payза, балкып-көлеп, аның янына үзе килеп керде, дөньясын оныткан гашыйк сыман, иренең кочагына ташланды һәм кайнар иреннәре белән Мирсәетнең күкрәгенә капланды. Нигә болай вакытсыз кайтуы, кай тарафка юл тотуы белән дә кызыксынмады, кабаланып-калтырап, иренең күлмәк төймәләрен ычкындырырга кереште…

– Белсәң иде, һай, ничек сагындым… Ничек сагындым үзеңне, Мирсәет…

– Зәңгәр күзле Pay, чәчләренә төшмәсен кырау, – дип, аның тузгыган чәчләрен сыпырды Мирсәет. Ут булып янган иреннәре, зәңгәр күзләре…

Иртәгесен Казанга ашыгучы поезд вагонында иде инде ул. Бары шунда гына, тынычланып, дөнья мәшәкатьләреннән арынып, узган төндәге кичерешләрен тагын бер кат барлау мөмкинлеге туды.

Күзләре тәрәзәдә. Ә тәрәзәнең аргы ягында тоташ урман-кырлар. Табигатьнең чәчәккә күмелгән мәле. Арыш серкә очырган чак. Шундый гүзәл табигать кочагында түбәләре белән җиргә чүгеп утырган иске авыл өйләре күренеп-күренеп кала. Печән чабу, печән киптерү мәшәкате белән әвәрә килгән чабаталы авыл агайлары… Урман читендәге аланлыкларда тәгәрәшеп җиләк җыеп йөргән малай-шалай… Ул да түгел, йөрәкне жу-у иттереп, сузып-сузып, паровоз кычкыртып куя. Ниндидер шом, ниндидер кисәтү бар сыман шул авазда. Корыч тәгәрмәчләр берөзлексез теке-теке килә, әллә үрти, әллә көлә…

Рауза турында уйладымы, шулай үртәлә, урынлы-урынсызга тынгысызлана башлый иде ул бүген. Ә аның турында уйланмый булдыра алмый. Бар нәрсә аны хәтерләтә, табигатьнең бөтен матурлыгы аны искә төшерә. Хәтта паровоз да, сузып-сузып кычкыртканда, «Рау-у-уза-а» дип искәртә сыман аңар. Ә тәгәрмәч текелдәве биек үкчәле туфли кигән Раузаның бүген төнлә тимер баскыч буйлап икенче катка йөгереп менүен хәтерләтә…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации