Текст книги "Сират күпере / Мост над адом"
Автор книги: Ринат Мөхәммәдиев
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 5 (всего у книги 36 страниц)
Йәмле Агыйдел буйлары ла
Бетерәдер хәсрәтле уйларны шул,
Бетерәдер хәсрәтле уйларны…
Шул мизгелдә читтән карап күзәтеп торсаң, боларны бүгенгәчә бер-берен күрмәгән-белмәгән кешеләр дип һич кенә дә әйтмәссең. Берсе – башкорт, икенчесе татар димәссең, гүя бер ана балалары, бергә уйнап, җырлап үскәннәр.
Агыйделкәйләрнең, ай, буенда
Сандугачлар сайрый муелда.
Идел суы эчкән ир-егетләр
Яман теләк йөртмәс уенда…
– Мирсәет, – дип, аның җилкәсенә кулын китереп салды Кодрачев. – Безнең татар-башкорт моңнан яралды микән әллә ул, Мирсәет?! Җырлыйсың… Ә үзе һич җырлаган кебек түгел, йөрәк җилкенә башлый, сагыш биләп ала, елыйсы да, шатланасы да килә бер үк вакытта… Синең дә шулай булганы бармы, ә, Мирсәет?..
Ихласлык биләп алган иде һәр икесен. Үз чиратында Мирсәет тә аңарга, күңеле тулган чакларында, үзенең ничек итеп бәрәңге бакчаларының ерак почмагына менеп карт тирәкләр шавына кушылып җырларга яратканлыгын сөйләде. Бераз җил дә исеп куйса, оркестрларың бер читтә торсын, үзләре көй биреп, үзләре күтәреп ала торган иде тирәкләр. Онытылып җырлыйсың бер рәхәтләнеп, ә тавышыңны һичкем ишетми – тирәкнең шундый хикмәте бар.
– Агыйделне боз каплаган, – дип әйтеп куйды Гәрәй Кодрачев, уйланып торган җиреннән. – Калын боз ята Агыйделкәйнең өстендә.
– Атна-ун көн дигәндә, ул бозлар шартлый, ярыла башлар. Агыйделкәй боздан арчылыр, – дип, әңгәмәдәшенең фикерен эләктереп алды Мирсәет.
– Агыйдел арчылыр арчылуын, ә безнең күңелләр арчылырмы боздан?
– Күңелләребез дә арчылыр, бәлки… Халкыбыз гына нишләр?.. Үзенең аңын еллар, гасырлар буе томалап торган боз катламын җилкәсеннән төшерергә сәләтлеме безнең халык?! Әнә ни борчый мине, Гәрәй агай…
– Дөресен әйтим, Мирсәет, мин өметемне өзгән… Кол булып яшәргә күнеккән безнең татар-башкорт халкы. Коткарыйм дип, үзенә сүз катсаң, ул сиңа сәерсенеп карый. Дошманыннан болайрак күрә башлый…
– Шулай да, Гәрәй агай, өметебезне өзәргә тиеш түгелдер без! – Үзе дә сизмәстән Мирсәет аңарга үз итеп «агай» дип дәшә башлады. – Нәрсәдер кылырга, халыкның боз астында иңрәп ятуына бер чик куярга иде бит.
Шул сәгатьтә алар дуслашырга һәм Уфада, татар-башкорт укытучыларыннан яшерен оешма төзеп, халыкны азат итү юлында бергә эш башларга дип ант итештеләр.
* * *
Килешү хәерле сәгатьтә булгандыр, күрәсең. Агыйдел боздан арчылып, атна-ун көн үтте дигәндә, алар оешып өлгергән иде инде. А. Богданов, З. Вәлиев, Ш. Уралбаев һәм Гәрәй белән Мирсәет. Шул биш ир-ат янына тагы ике мөгаллимә килеп кушылды – Халидә Байтурина белән Рауза Чанышева.
Оештыру киңәшмәсенә Мирсәетнең фатир хуҗалары, Дәүләт думасының 1 нче чакырылыш әгъзасы Белоусовның сараенда җыелдылар. Җитәкче итеп, бертавыштан тормыш тәҗрибәсе ягыннан аерылып торган, 1905 ел революциясен Петроградның үзендә каршылаган Гәрәй Кодрачевны сайладылар.
Иң элек яшерен оешманы ничек атау турында бәхәс куерып алды.
– Мин социалистлар булу ягында, – диде Кодрачев, дилбегәне үз кулына алып. Әмма шундук үзе өчен бик тә әһәмиятле тоелган төгәллек кертергә ашыкты: – Ләкин «анархический уклон» лы сугышчан социалистлар! Шәп яңгырый бит, ә?..
– Юк, иптәшләр, – дип, кайнарлыгы белән Гәрәйнең үзеннән дә арттырып җибәргән Вәлиев чәчрәп чыкты. – Миңа «анархия» дигәне ошап бетми, котылырга кирәк ул сүздән. Әйтик, татар социалистлары оешмасы дисәк телгә ятышлырак булыр түгелме?!
– Булмай, моңа мин разый булмаем, – дип, Уралбаев каршы төшә тегеңә. Арада иң яше булса да, шактый ук тешләк күренә ул да. – Нигә татар гына? Башкортларны да онытырга ярамай.
– Соң, алайса, татар-башкорт социалистларының сугышчан оешмасы дияргә кирәктер.
Тәкъдимнең монысын туташлардан Рауза Чанышева кертә. Ул Кодрачев белән янәшә утырган. Әллә нигә бер кулындагы кәгазь кисәгенә язгалап та куя. Бу аның беркетмә алып баруы булган икән.
Рауза Чанышева беренче күрүдә үк Мирсәетнең игътибарын җәлеп иткән иде. Гәүдәгә җыйнак кына булса да, бар җире килешле һәм сылу үзенең. Бигрәк тә елмайган чакта, йөзләре балкып, яктырып китә аның. Ә зур зәңгәр күзләре (ай, ул күзләр!) берөзлексез уйнап, якты нурлар сирпеп, үзләренә тартып тора. Куе кара чәчләрен, ул чактагы татар туташларыннан аермалы буларак, бер генә толымга үргән дә иңбашы аша күкрәгенә салган. Үзе әледән-әле, көязләнеп, шул толымын хәстәрләп-барлап тора. Шул кызның сылулыгы, шул кызның күзләреннән сибелгән зәңгәрсу яктылыктан әсәрләнеп, фикер алышуга да катнаша алмый иза чиккән чагы иде Мирсәетнең.
– Туташ дөрес әйтә. Мин әнә Рауза туташ тәкъдименә кушылам, – дип әйтеп ташлаганын абайламый да калды.
Аның хуплау сүзен Рауза туташ та игътибарсыз калдырмады. Күзләрен тутырып карап куйды ул Мирсәеткә һәм ирен читләреннән серле генә елмаю юллады.
Әмма революцион оешманың исеме тирәсендәге бәхәс башкалар өчен тәмамланмаган иде әле.
– Бик озын бит, иптәшләр, – диде Гәрәй Кодрачев. – Революцион оешмаларның атамасы кыска, әмма тирән мәгънәгә ия булырга тиешле. «Анархистлар» дигән сыман, колакны үрә торгызырлык.
Вәлиев өлгерлек күрсәтте:
– Соң, «Милли социалистлар» гына диик, алайса. Кыска да, мәгънәле дә.
Монысы инде Уралбаевны канәгатьләндерми, ул чәчрәп чыга:
– Мин разый булмаем, иптәшләр. «Милли» дигән сүз генә җитми… Башкортларны да онытырга ярамай.
– Татар дигән сүз дә юк бит, – дип, үзенең якташын тынычландырырга ашыга Кодрачев.
Теге риза түгел, аның үз туксаны – туксан:
– Булмай, мин барыбер разый түгел, Гәрәй агай. Милли дигәч, татарныкы гына булып аңлашыла ул. Башкортларны да онытырга ярамай…
Алай чәпчү кирәкмәгәнлеген Гәрәй Кодрачев үзе аңлаткачтын гына килешергә мәҗбүр булды Уралбаев.
Бу программа-максимум иде. Оешманың эшен программа-минимумнан башларга туры киләчәк. Шуңа күрә көн кадагында торучы ашыгыч чаралар да билгеләнде:
1) Татар һәм башкорт крестьяннары, эшчеләре һәм интеллигентлары арасында агитация эшен җәелдерергә.
2) Шәкертләр арасына үтеп керергә.
3) Өязләрдә оешманың ячейкаларын булдырырга.
Һәр эш өчен махсус җаваплы кешеләр билгеләнде. Мирсәет белән Уралбаев һәм тагы ике туташка шәкертләр вә татар-башкорт крестьяннары белән эшләү йөкләтелде.
Губерна түрәләренең болай да татар-башкорт авылларына революцион элементлар үтеп керүенә хәвефләнгән, кайбер ашыгыч чаралар күрергә керешкән еллары иде бу. Күп кенә авылларга миссионерлар курсын узган рус һәм керәшен татарлары җибәрелде. Укытучы сыйфатында җибәрелгән бу кешеләр урыннардагы хәлне күзәтеп-тикшереп торырга һәм берочтан руслаштыру политикасын үткәрергә тиешле булалар.
Сугышчан социалистларның интернациональ оешма әгъзалары кайда гына барып чыкмасын, аларның юлына әлеге дә баягы шул миссионерлар курсын узган укытучылар каршы төшә. Урыннардан килгән мәгълүматларга нигезләнеп, Уфада да эзәрлекләргә керештеләр үзләрен.
Июнь ахырларында Гәрәй Кодрачевның чакыруы буенча ашыгыч киңәшмәгә җыйналдылар. Шәһәрдә түгел, конспирация максатларында Агыйдел аръягындагы әрәмәлектә урнашкан нәни генә аланлыкта очраштылар. Оешма бу вакытта байтак кына яңа әгъзалар белән тулыландырылган иде инде.
Мирсәет белән Рауза Чанышева, бүтәннәрдән яшереп кенә, бер-берсенең кулларын тотышып утырдылар. Эстәрлетамак өязенә барган җирдән якыннан танышып һәм табышып, югалтмаска вәгъдәләр бирешеп кайткан мәлләре генә иде әле. Йөрәкләрнең, яшьлек хисләреннән исереп, күкрәк читлегенә сыеша алмый талпынган чагы…
Кодрачев аягүрә торып басты һәм, гадәтенчә гимнастёрка якасын бушата төшеп, ялкынлы сүз башлады.
– Революция язмышы авыр хәлдә, иптәшләр. Патша агентурасы көн-төн даими эзәрлекләргә кереште үзебезне. – Шулай, югарыдан торып, масштабны күп мәртәбәләр арттырып, вакыйгаларны куерта төшеп, пафос белән сөйләргә ярата торган иде ул. – Әмма без моңарга карап революцион эшебезне туктатырга тиешлеме?! Патша куштаннарыннан, полицайлардан өркеп идән астына качышкан тычканнар сыман посып утырырга тиешлеме без?! Юк, без сездән түгел, сез бездән өркерсез, әфәнделәр!..
Аланда тыңлап утыручылар тетрәнеп китә шунда, ни дияргә белми, бер-берләренә каранып куялар… «Әфәнделәр» дигәнен махсус Агыйдел аръягында калган Уфага таба кулын ишарәләп әйтте ул. Тыныч кына тыңлау мөмкин түгел Гәрәй Кодрачевны. Үзәккә үткәзеп сөйли.
Ул, аерым туктап, иң элек Уфа түрәләрен тетеп салды, аннан Петроградтагы патшаны чак тәхетеннән бәреп төшермәде. Бөтендөнья империалистларына аеруча каты эләкте. Ялкынлы чыгышын тәмамлаганда, үзенең дә яңаклары һәм колаклары гына түгел, күзләренә кадәр ут булып яна иде инде. Сүзен тәмам иткәч тә әле, уң кулын баш очында берничә кат бутап торды Кодрачев.
Бусы киңәшмәнең гадәттәгечә беренче өлеше булды. Әлегә көн тәртибе буенча фикер алышу булганы юк. Кодрачев кына сөйли, ул сөйләгәч, һәммәсе ачык, бәхәскә урын калмый.
Икенче мәсьәлә – оешма алдында торган бурычлар. Анысы өчен Мирсәет җаваплы. Ул, урыныннан торып, өязләрдәге хәл белән таныштырды. Татар һәм башкорт авылларына җибәрелгән миссионерларның нинди чаралар күреп, кай масштабларда эш җәелдерүен анализлап үтте. Халык массалары белән элемтә урнаштыруның көннән-көн кыенлаша баруы хакында сөйләде.
Аның сөйләп бетергәнлеген көтеп тормады Кодрачев, сорау белән бүлдерде. Ай-һай мавыгучан да кеше соң үзе! Һич кенә дә әрәмәлектә сөйләшеп утыралар димәссең, зур сарайларда уза торган Дәүләт думасыннан һич кайтыш түгелдер. Гәрәй Кодрачев уйнамый иде; кыланып та түгел, чын-чынлап шулай тиеш санап, инанып, рольгә кереп башкара иде ул һәр эшне.
– Иптәш Солтангалиев, – дип мөрәҗәгать итте ул аңарга, – шундый ситуациядә сез ни эшләргә тәкъдим итәсез?
– Киңәшергә кирәк, – диде Мирсәет һәм Раузага күз төшереп алды.
Рауза аңар, ихтыярсыздан елмая төшеп, ым кагып куйды. Йә, Мирсәет, күрсәт әле үзеңне, берәүдән дә ким түгеллегеңне исбат ит. Юкка гынамы мин шулкадәр ир-егет арасыннан сине сайлап алдым… Акла шул ышанычымны, дия иде сыман ул. Башкаларның да Раузага сүз катасы, шундый яшь, ут өермәседәй уйнап торган чибәр туташ белән аралашасы, дуслашасы килеп йөргәнлеген тоя, сизә иде ич Мирсәет. Бер мизгел эчендә шундый уйлар узып өлгерде аның башыннан.
Үч иткәндәй, Кодрачев ашыктыра тагы, аның мин-минлегендә уйный:
– Нәрсә, иптәш Солтангалиев, берни дә тәкъдим итә алмыйсызмы?
– Авыл халкына мөрәҗәгать кабул итәргә кирәк. Шул мөрәҗәгатьтә әлеге «денсез укытучы» ларның чын йөзен ачарга һәм авылдан сөрдерергә үзләрен.
Бермәл тынлык урнашып алды, һәммәсе уйга бирелеп җитдиләнеп калды.
– Шәп ич, шәп фикер, апаем, – дип, моңарчы тавыш-тынсыз утырган Уралбаев аваз салды иң элек. – Башкорт авылларына да җибәрәбез хатны. Ул ялагай мөртәтләрнең һәммәсен кудыртырга кирәк авылдан.
Мирсәетнең тәкъдиме бертавыштан кабул ителде. Урынына барып утыргач, Рауза, сизелер-сизелмәс кенә, аның иңсәсенә сыенып куйды, яратып, иркәләп, зәңгәр күзләрен сирпеп алды. «Мин сиңа ышанган идем. Син ышанычымны акладың», – дип әйтергә теләве иде бу аның.
Вәлиев белән Богданов атна-ун көн дигәндә листовкалар бастырып өлгерттеләр. Мөрәҗәгатьне Мирсәет белән Кодрачев язган иде. Татар һәм башкорт мужикларының колагын торгызырдай булсын дип яздылар. Тагы да шулай дәвам итсә, мәктәпләрдә балаларыгызны чукындыра башлаячаклар дип куркытып яздылар.
Мөрәҗәгать басылган листовкалар, конвертларга тыгылып, хат рәвешендә авыл мөгаллимнәренә, муллаларга таратылды.
Нәтиҗә көтелгәннән күп мәртәбәләр шәп килеп чыкты. Уфа губернасының төрле өязләрендә дистәләгән-йөзләгән татар һәм башкорт авылларында бер-бер артлы бунтлар күтәрелде, халык чуалышлары башланды. Оешып алган мужиклар, яше-карты патша куштаннарын авылдан сөреп чыгарырга кереште. Ул көннәрдә шушы хактагы хәбәрләр Уфа, Оренбург һәм Казан гәҗитләрендә тулып торды. Чуалышларның кайтавазы Мәскәү һәм Петербургка да барып җитте.
Уфадагы инспекторлар куылган «укытучылар» урынына яңаларын җибәреп карый. Бер оешып алган авыл халкы боларын инде бөтенләй якын җибәрми, кире куа. Жандармнар озата килсә, ата-ана мәктәпкә балаларын җибәрми.
Икенче бер листовкада, авыл халкының диндарлыгыннан файдаланып, хөкүмәт түрәләрен «Коръән» не бозып нәшер кылуда гаепләделәр. Ә өченче юлы татар-башкорт солдатларын патшага хезмәт итүдән баш тартырга, коралларын ташлап, авылларына әйләнеп кайтырга өндәделәр. Эстәрлетамак, Бөре һәм Бәләбәйдә солдатлар баш күтәрүгә кадәр барып җитте. Ахыры хәерле булмады, кызганычка каршы, Эстәрлетамактагы чуалышлар вакытында берничә татар солдаты атып үтерелде.
Тора-бара рухы белән анархистлыкка йөз тоткан бу оешманың бүлекчәләре байтак өязләрдә тамыр җибәрде. Шәкертләр, авыл яшьләре күтәреп алды аны.
Әмма Беренче бөтендөнья сугышы, башланып, эшне ярты юлда өзеп калдырды. Гәрәй Кодрачевны сугышка озаталар. Аның артыннан ук Вәлиев һәм Уралбаев хәрби хезмәткә алына. Богданов, кулына корал тотудан баш тартып, Урал тауларына кача. Мирсәетне исә, урыс теле укытуын искә алып, мәҗбүри рәвештә авыл мәгарифен «алга җибәрергә» юллыйлар.
Зур кыенлыклар белән генә оешкан революцион оешма, әнә шул рәвешле, гел көтмәгәндә таркалып куя.
IV
Язмышларын бәйләргә вәгъдәләшкән Мирсәет белән Рауза Уфа өязенең Шәрип авылында балалар укытырга керешәләр. Авылда сәламәт ир-ат юк дип әйтерлек. Берәүләрнең үлгән хәбәрләре килә, икенчеләре, аяк-кулларын өздереп кайтып, сугышны каһәрли-каһәрли дөнья көтә башлый: печән һәм утын әзерли, тамак ягын кайгырта. Синең революция, яңа тормыш, азатлык хакындагы сүзләрең әллә бар, әллә юк алар өчен. Борчу-хәсрәт һәм кайгыдан башлары арынмаган авыл кешесенең балаларына белем бирүдән дә гаме китеп, гайрәте чигеп торган көннәр. Мәктәп янындагы череп беткән иске алачыкта никахлашып ир белән хатын булып яши башлаган яшь пар – Мирсәет белән Рауза өчен дә 1914 елның кышы озын һәм салкын була.
Рауза белән бер-берен аңлап, яратышып яшиләр. Кызлары туып, аңарга Рәсидә дип исем кушалар. Әмма гаилә иминлеге, гаилә бәхете белән генә канәгатьләнеп яши алмый Мирсәет, әле анда сугылырга, әле монда бәрелергә керешә һәм көннәрнең берендә, революцион эшчәнлеген дәвам итәргә өметләнеп, хатыны һәм кызыкаен ияртеп, Бакуга юл тота.
Ул елларда Баку Кавказда гына түгел, Идел һәм Урал буйларына да үзенең революцион рухы, традицияләре белән мәгълүм кала булган. Мирсәет, килүгә үк, элемтәләр урнаштырырга, алдынгы карашлы кешеләр белән таныш-белешлеген булдырырга керешә. Әмма күпме генә омтылмасын, гаять тирән конспирация шартларында эшләгән Баку большевиклары оешмасына үтеп керү алай җиңел генә бирелми.
Рауза миллионер Ташев тарафыннан әле генә ачылган Мөселман хатын-кызлар гимназиясенә укытучы булып урнаша. Әмма ул алган алтмыш тәңкәгә генә яшәү мөмкин булмый. Фатир өчен генә дә шуның яртысын түләп барырга туры килә. Гаилә дә кечкенә түгел – кызлары бар. Раузаның әнисе дә алар белән. Мирсәет исә үзенә кулай эш таба алмый иза чигә. Рус телендә чыккан «Каспий» газетасында урын булмый, мөселман журналистлары үзебездә дә буа буарлык, дип кенә җавап кайтаралар аңарга. Өч айга якын эш эзләп тәмам җәфаланып беткәч, Мирсәет Солтангалиев әрмән капиталистлары тарафыннан рус телендә чыгарыла торган «Баку» газетасына килеп юлыга. Әрмәннәр белән азәрбайҗаннар арасында ул елларда да татулык мактанырлык булмый. Шуңа күрә бу газетада җирле халыктан берәү дә эшләргә теләмәгәндер. Мирсәеткә Кавказ мөселманнары тормышыннан информацияләр әзерләү һәм азәрбайҗан телендә чыга торган газета-журналларга күзәтү ясау йөкләтелә. Димәк, берочтан ашыгыч рәвештә азәрбайҗан теленең нечкәлекләренә дә төшенергә туры килә.
Эшен яратып, зур тырышлык белән башкара ул. Әмма, үзе дә абайламастан, гаять кыен хәлдә торып кала: җирле интеллигенция аңарга, «мөселманнарга хыянәт итүче» дип, кырын караса, әрмәннәр исә, «татар шпионы» түгел микән бу дип, шикләнү белдерәләр. Өстәвенә Россия белән Төркия арасындагы сугышның да кызган чагы.
Кылдан атлап упкын аша үтүгә тиң була Мирсәетнең һәр көне. Кайбер таныш-белешләренең дә үзен читләп-урап уза башлаганын тоя ул. Берничә тапкыр «кисәтү ясыйлар» үзенә. Кисәтү дигәннәре болайрак була: төн уртасында фатир каршына килеп басалар да берьюлы әллә ничә кеше тәрәзә аша өйгә таш ыргытырга керешә. Шулай көтмәгәндә килеп чыгалар да, тәрәзәләреңне челпәрәмә ватып, өй эчен пыран-заран китереп, күздән дә югалалар. Ташларның берсенә нәни генә кәгазь кисәге – кисәтү беркетелгән була.
Ике тапкыр кабатлана бу хәл. Бәхеткә, үзләренә ул-бу булмый, башлары исән кала. Тора-бара, Мирсәетнең газета материалларыннан чыгып нәтиҗә ясаганнармы, төнге «кунаклар» аның гаиләсен тынычта калдыралар. Чөнки ул, чорның нинди генә катлаулы булуына карамастан, вакыйгаларга объектив бәя биреп, теге яисә бу халыкның милли хисләренә бәрелмичә, аек акыл белән әзерли иде үзенең күзәтүләрен.
«Баку» газетасында очраклы рәвештә, бары хезмәт хакы өчен генә эшли башлаган Мирсәет көннәрнең берендә гаять четерекле хәлгә юлыга. Бу вакыйга аның бөтен гомер юлына уелып кала. Язмышының бәхетле мизгеле булып тоелган шул очрак аның бәхетсезлегенә һәм трагик язмышына да беркадәр сәбәпче булмадымы икән әле?!
Мирсәетнең эше гадәттән тыш оперативлык таләп итә иде. Бакуда иртәгесен чыгасы газеталар инде кичтән үк басыла башлый. Ул, шуларның иң беренче нөсхәләрен кулга төшереп, кичен күзәтү әзерли. Шунлыктан аның язмалары көндәлек газетага шул ук көнне бирелгән бәя сыман кабул ителә. Бу исә газетаның мәртәбәсен күтәрә, баш мөхәрриргә, башкалар алдында мактанып сөйләшү өчен, бер өстенлек бирә иде. Азәрбайҗан телендә чыга торган «Бәширият» һәм «Икъбал» газеталары хәтта бу фактны, үрнәк күренеш итеп, үз сәхифәләрендә билгеләп тә чыгалар.
Солтангалиевнең журналист буларак авторитеты күзгә күренеп үскән көннәрнең берендә «Баку» идарәсенә ике грузин килеп керә. Исемнәрен атамыйлар, кем булу һәм нинди йомыш белән килүләрен аңлатмыйлар, үзләрен редактор кабул итүне таләп итәләр. Әрмән һәм грузиннар белән көн дә очрашып торуына да карамастан, Мирсәетнең игътибарын, ни сәбәпледер, беренче күрүдә үк җәлеп иткән иде болар.
Редактор аларны кабул итә. Ниндидер бик тә әһәмиятле материал калдырып китәләр, әмма үзләренең кем булулары, кайда яшәүләре хакында бернинди мәгълүмат та бирмиләр. Ни өчен нәкъ менә «Баку» газетасына мөрәҗәгать итүләре белән кызыксынгач: «Тифлиста мондый нәрсә узмаячак, танып, хәтерләп калучылар да булуы ихтимал. Бакуда үзенең тоткан юнәлеше белән иң кулай дип сезнең газетаны таптык», – дип, редактор һәм газета адресына берничә матур сүз юллыйлар да китеп югалалар. Боларның барысын да Мирсәеткә зур сер итеп кенә, үзе белән аралашып, хәл белешеп йөргән Арам атлы әрмән журналисты сөйли.
Арам – талантлы һәм тырыш егет, редакторның иң ышанычлы кешеләреннән санала. Ә үзе Мирсәеткә караганда да яшьрәк була. Әрмән һәм азәрбайҗан телләрен бер дигән белә, русчасы да шактый ук шома. Ул еш кына редакциядә кунып кала, бистәгә кайтып тормый. Кичләрен, Мирсәет кебек үк, өстәл артында уздыра.
Ул кичне Арамның күңеле гадәттәгедән күпкә күтәренке иде: теге билгесез кешеләр китергән мәгълүматларны редактор аңарга ышанып тапшырган икән. Арам әтисе ясаган затлы шәраб та алып килгән булган. Үзе генә эчеп утыру күңелсез тоелгандырмы, әллә бераз масаеп алырга теләве иде микән, ул Мирсәетне үзенең кабинетына чакырды.
– Шәраб эчәргә туры килгәне юк, рәхмәт, Арам, эшем дә байтак әле, – дип баш тартып карады Мирсәет.
Әмма егетнең үҗәтлеге ике-өч кешенекенә торырлык. Ул, өстерәп диярлек, Мирсәетне үзенең бүлмәсенә алып керде, икесенә дә тустаган тутырып шәраб салды.
– Эчмәсәң, син минем дустым түгел, дошманым бүгенгесе көннән, – ди-ди кыстарга кереште.
Авыз иттереп карамый торып, тәки каныгуыннан туктамады. Мирсәет шунда үз гомерендә беренче кат ике йотым виноград шәрабы эчте. Тәмле булгандырмы, юктырмы, хәтерләми инде хәзер. Гомумән, шәраб эчәр арасы да булмады аның, теләге дә…
– Безнең әти ясый торган эчемлек бөтен Кавказда бер ул, – дип мактанды Арам, тустаган артыннан тустаган бушата-бушата.
Аннары ул, кочаклап диярлек, Мирсәетне үзе белән янәшә утыртты да өстәл тартмасын ачып аннан конверт тартып чыгарды.
– Мә, кара, күр – Арам нинди фоторәсемнәр белән эш итә ул… – дип, Мирсәеткә ике фоторәсем сузды. Әтисе белән әнисен күрсәтә дисәң, болар алай өлкән күренми. Куе, калын мыеклы ниндидер Кавказ кешесе, үзенең хатыны булса кирәк, яшь кенә сылу ханым белән фоторәсемгә төшкән.
– Ә син анысына түгел, тегесенә кара, әнә тегесенә, – дип ашыктырды журналист егет. Мирсәетнең берни дәшмичә, битараф калуы күңеленә хуш килмәде булса кирәк.
Икенче рәсемдә дә шул ук мыеклы ир-ат. Әмма бусында икенче бер юан гына хатынны кочаклап маташа. Су читендә булсалар кирәк, ярым ялангач үзләре. Ялангач тәннәре генә түгел, көлүләре үк шыксыз – авызларына хәмер кергән. Фоторәсемнең монысы сәер тоелды Мирсәеткә. Әле аның бер дә бу рәвештә төшерелгән фоторәсем күргәне юк иде. Мөгаен, төшерүчене күрмәгән тегеләр, әллә исерешүләре җиткәнме, рәсем әллә ничек, җайсызрак, әхлаксызрак килеп чыккан…
Ни дияргә, ничек аңларга да белмәде Мирсәет. Әмма җайсыз сүз әйтеп, эчеп алган каләмдәшенең кәефен кайтарудан да уңайсызланды. Кавказ халкының холык-фигылен, бигрәк тә авызларына шәраб керсә, һич аңларлык түгел.
Түзмәде Арам, бер-бер сүз ишетүдән өметен өзеп, үзе сорап куйды:
– Таныйсыңмы?..
– Юк…
Каян танысын икән ул боларны? Һич күргән-белгәннәре түгел. Аннан килеп, бу Кавказ кешеләренең һәммәсе төскә-биткә бериш тоела иде аңарга. Танырлык түгел үзләрен. Әрмәне, грузины, азәрбайҗаны – ул борын дисеңме, күзләре-мыекларымы, һәммәсенеке бер үрнәктән эшләнгән диярсең.
– Игътибар беләнрәк кара, Мирсәет…
Бәйләнде инде. Әллә: «Сиңа охшаган, әтиең түгелме», – дияргәме?.. Хәер, әтисен андый кыргый кыяфәттә күрсәтмәс иде ул.
– Танымыйм.
– Коба турында ишеткәнең бармы? – дип, тәкәббер елмаеп куйды егет. Син белмисең, ә мин беләм, диюе иде бугай аның.
«Коба»… Бу исемнең колагына чалынганы бар иде барын. Ниндидер күренекле революционер дисәң, бу егеткә аның нигә кирәге чыгар икән?.. Юк, ачык кына әйтә алмый.
– Ишеткәнем юк, – дип җавап кайтарды Мирсәет коры гына.
– Ә Иосиф Джугашвили турында ишеткәнең бармы?
Монысы да колакка чалынган төсле, ләкин аермачык хәтерли алмый.
– Казказга килүемә ел ярым юк. Мин каян белим аны…
Тегенең каныгуына Мирсәетнең эче поша башлаган иде инде. Нигә бәйләнә, нәрсә ачыкларга тырышып төпченә соң ул аңардан?!
Кычкырып көлеп җибәрде шунда Арам. Урыныннан сикереп торып, гаять эшлекле кыяфәт белән ишекле-түрле йөренеп килде.
– Бәхетле кеше син, Мирсәет, – диде һәм бармакларын бөгә-бөгә тезеп китте: – Шәраб та эчмисең син. Тәмәке дә тартмыйсың… Туташлар тирәсендә дә чуалганың сизелми… Өч булдымы?
Сул кулының өч бармагын бөккән хәлдә, аның каршысына килеп туктады. Беркадәр җитдиләнә төште – чираттагы дүртенче бармагын бөгәргә җыенуы икән.
– Инде дүртенче бармакка җиттекме?.. Милли хис, башка милләтләргә мөнәсәбәтеңне дә аңлап булмый синең. Бармы ул синдә, юкмы?! Гомумән, сез – Идел буе татарлары – милли горурлык хисенең ни икәнлеген белмисез кебек тоела миңа. Ни әйтсәләр, шуны күтәрәсез. Кемнең теленә ни килде, шуны кычкыра үзегезгә – җавап кайтармыйсыз, түзәсез. Безнең әтинең бер ишәге бар иде. Ул да шулай, ни салсаң, шуны күтәрә, кая кушсаң, шунда бара. Тыңлаучан, түзем иде, бичара – үлде. Сине димим, үпкәләмә, әмма кайбер милләттәшләрегезне мин әтинең шул мәрхүм ишәгенә охшатам. Язмышыгыз шундый булмагае…
– Арам, тукта! Син татар халкын каян беләсең?! – дип кычкырып җибәргәнен һәм үзенең ничек сикереп торганлыгын да абайламый калды Мирсәет. – Халкымны рәнҗетеп тагы бер сүз әйтсәң, кара аны!..
Куллары йомарланган, ә үзе дер калтыранырга керешкән иде ул. Уйнап кына сөйләшә дисәң, бу грузин, эчеп алгач, әнә кая барып чыкты. Иң авырткан җиренә, өзлексез сызлап торган ярасына кагылды Мирсәетнең. Халкының кимчелекләрен дә, башкаларга караганда өстен якларын да бу әрмәнгә караганда ул яхшырак белә. Әмма халкын һичкайчан һәм берәүдән дә мыскыл иттермәячәк.
Мондый җавапны көтмәгән идеме – журналист егет шунда коелып төште, берара сагаеп, Мирсәеткә карап торды.
– Гафу ит, Мирсәет!.. Син мине дөрес аңламадың. Халкыңны рәнҗетү уема да кермәде. Идел буе татарларының безгә яманлык эшләгәне юк әлегә. Болай, сүз иярә сүз чыгып кына әйтүем…
Егетнең акланырга керешүен өнәп бетермәгән Мирсәет аны бүлдерергә ашыкты.
– Ярар, – диде ул, ябык ишеккә аркасы белән сөялеп. – Тыңлыйм, фикереңне дәвам ит.
– Сез дә шул безнең әрмәннәр кебек чәчелгәнсез, сибелгәнсез… – диде Арам, офтанган булып.
Аның сөйләгәннәрен тыңлап тору никадәр генә кыен булса да, Мирсәетнең күңеленнән бер уй йөгереп узды: моның сүзләрен шыр ялган дип кенә булмый бит, бар, барысы да бар татарларда… Ләкин ул хакта ләм-мим сүз дәшмәде.
Дүртенче бармагын бөгеп куйды Арам. Бусы милли горурлык хисе булды. Бәхәсләшүдән файда булмас, әйдә, үзенекен итсен шунда…
– Инде бишенче бармак калдымы? – дип, Мирсәеткә текәлеп янә тирән сулыш алды егет. – Революция, партия һәм подполье дигән нәрсәләр дә әллә бар, әллә юк синең өчен. Бөтен Кавказ гөр килә, Мәскәү, Петроград шаулый, ә син битараф… Бәхетле кеше син, Мирсәет!
Әллә мыскыл итүе, әллә ихластан сөйләшүе – ачык кына төшенерлек түгел. Кызмача егетнең ни әйтергә теләгәне аңлашылып бетмәде.
– Революция… Подполье… Партия, – дип, аның артыннан кабатлады Мирсәет. Бу сүзләрне тәүге кабат ишеткән диярсең. – Минем битарафлыкны яхшы дип саныйсыңмы син, әллә начармы?..
Сак кына егетнең кылларын чиертеп карау иде нияте. «Баку» газетасының үтә консерватив, буржуаз булуы күптән мәгълүм ич аңарга. Шуңа авыз ачып сүз әйтү түгел, революция хакында фикер генә йөрткәндә дә зур саклык белән эш итәргә күнеккән иде ул әлеге диварлар артында.
– Большевиклар дөньяны болгатырга җыена. Илне таркатырга, һәммә милләтне үзләренә буйсындырырга, кешеләрнең байлыгын тартып алырга, – дип, кызып-кызып аңлатырга кереште журналист егет. – Ничек шуларга битараф буласың?! Фаш итәргә, дөмбәсләргә тиеш без аларны. Син дә шул эшкә кушылсаң, редактор эш хакыңны күтәрер, мине яраткандай яратыр үзеңне.
Шулай җиңел генә сатыла торган кеше дип уйладыңмы мине, Арам…
– Алай икән… – диеп, авызын ачып баш кагып куйды тагы үзе. Бәхәсләшү, аңлатырга, төшендерергә тырышу өчен, урыны кулай түгел иде.
Шулай, онытыла язган фоторәсемнәрне искә төшереп, Арам өстәл янына атылып барды һәм Мирсәетне дә чакырды:
– Монда… Монда кил әле син, Мирсәет… Күрәсеңме, менә бу беренче рәсемдә Коба үзенең никахлашкан хәләл җефете Като Сванидзе белән утыра. (Мирсәетнең белмәве гаҗәп түгел, «большевикларны фаш итәргә» җыенган Арам үзе дә, күрәсең, Сталинның беренче хатыны Като Сванидзеның, Яков исемле улын калдырып, унсигез яшендә вафат булуы хакында белми иде булса кирәк. – Авт.) Ә икенчесендә, менә карале, сөяркәсе белән. Ул сөргендә хәзер, Подкаменная Тунгуска дигән елга читендә ниндидер Туруханскида яшәп ята.
– Боларны нигә миңа сөйлисең?.. – дип сүз кыстырды Мирсәет. Аны берни кызыксындырмый, янәсе. Чынлыкта кызыксынып тыңларга керешкән иде инде. Сизенә, тоемлый башлады кебек: шул фоторәсемнәрдән файдаланып, ниндидер яман нәрсә оештырырга җыена, ахры, болар… Революционерларга, большевикларга каршы…
– Син берни аңламадың әле, Мирсәет, – дип, сөйләгәннәренең гаять әһәмиятле булуын төшендерергә теләп, пышылдауга күчте Арам. – Тыңла!.. Безнең газета бөтен Кавказны шаулатачак, Мәскәүгә, Петроградның үзенә үк барып җитәчәк бу материал. Зур сенсация булачак!.. Бу, беренчедән…
Аның уйга калып торуыннан файдаланып, Мирсәет тә сүзгә катнашкандай итте:
– Ә икенчедән?
– Икенчедәнме?.. Икенчедән, большевикларның чын йөзләре ачылачак. Халык, пролетариат, азатлык дип сөйләнгән булалар. Ә үзләре әнә ниләр белән шөгыльләнә!.. Сөргендә чакта да эчеп, марҗа кочып яталар икән! Беләсеңме, нинди тәэсир, нинди эффект булачак моңардан… Большевиклар артыннан йөргән ач яңаклы эшчеләр шундук йөз чөерәчәк үзләреннән. Бөтен Кавказга шаулаган Кобаның эзе суыначак Бакуда. Бу дөньяга ник туганына үкенәчәк әле ул!.. Ә шул мәкаләнең астында минем исем-фамилия торачак! Төшендеңме?! – дип, тел шартлатып куйды егет.
Чынлап та, планнар Наполеонныкыннан ким түгел үзенең. Әнә нинди мәкерле планнар белән йөриләр, редактор белән бикле ишек артында сәгатьләр буенча бер дә юкка гына утырмыйлар икән. Ниятләре тормышка ашкан тәкъдирдә, үзләре теләгән эффектка, чынлап та, ирешүләре ихтимал.
– Шәп уйлагансыз сез моны, – дип хуплаган булды Мирсәет. Чөнки бүтән чарасы юк иде. Үзенең революционерларга теләктәш булуын, алар белән элемтәгә чыгу җаен көтеп йөргәнлеге хакында сөйли алмый бит инде…
Бу сөйләшүне ничектер дәвам итәргә, барын да ачыклап калырга дигән нәтиҗәгә килде ул шунда. Янә үзенә шәраб тәкъдим итәргә керешкән Арамга бу юлы инде үзе сорау бирде:
– Мәкаләне кайчанрак урнаштырырга уйлыйсыз?
– Мин бүген төнлә язып бетерергә тиеш.
Җаваплы төне икән ләбаса, ә үзе һаман шәраб чөмерә.
Мирсәетнең уендагын ишеткән сыман, егет әйтеп куймасынмы шунда:
– Эчкәч шәбрәк тә язам мин. Шуңа эчәм… Бүген язып бетерәм дә, тагы ике көннән, шушы якшәмбедә, шәһәрдә сенсация булачак. Ә патшаны төшерәм дип йөргән Коба ничек итеп марҗасы өстеннән егылып төшкәнен дә сизми калачак… Ха-ха… Үз күзләренә үзе ышанмаячак…
– Теге грузиннар китергән рәсемдәге кешеме? – дип, фоторәсемнәргә ым какты Мирсәет. Югыйсә шулар китергәнне болай да белә иде.
– Әйе, шул!.. Әлеге меньшевиклар исемнәрен әйтмәделәр, адресларын да калдырмадылар.
Беткән баш беткән дигән сыман, бер тотынгач, Мирсәет кызыксынуын һаман дәвам итте, сәясәттә берни аңламаган кешегә ни сораса, шул килешә, янәсе.
– Меньшевиклар дигәне кем була тагы? Коба дигән адәмгә дошманмыни?
– Барысы да бериш. Дөньяны болгатучылар, – дип белдеклеләнеп җавап кайтарды егет. – Үзара власть бүлешәләр, ахырзаман дигәннәре шул буладыр – грузин грузинны сата башласын инде… Башкаларга ни кала!
Мирсәетнең утырасы, тагы да сораштырасы, төпченәсе килә иде әле. Әмма нинди генә сорау бирсә дә, җайсыз чыгар төсле, Арам тыңлар-тыңлар да: «Ә нәрсәгә кирәк булды әле сиңа болар?» – дип сорап куяр кебек. Шулай итеп, Мирсәет ашыгыч эше барлыгын аңлатты да – әле күзәтүне бетерәсе бар, аннары аны типографиягә төшереп тапшырасы – чыгу юлына юнәлде. Журналист егет, сөйләнә-сөйләнә, тустаганга шәраб коеп калды:
– Ә мин эчкәч шәбрәк язам… Кыюрак килеп чыга… Большевикларның чын йөзен ачам… Кобаның астын өскә китерәм әле мин…
Егерме-утыз минут чамасы вакыты калган иде Мирсәетнең. Ул яза башлаган күзәтүен тиз генә төгәлләде дә китәргә җыенды. Арам янына кереп торырга түгел иде исәбе. Икенче каттан төшә торган караңгы баскыч буйлап түбәнгә атлыйм дисә, ниндидер катыргы кисәгенә баскандай тоелды. Үрелеп алса – калын кәгазьдән ясалган конверт булып чыкты, эчендә ниндидер кәгазьләр… Янәшәдәге тәрәзәгә якынрак килеп, конверт эчендәге кәгазь кисәкләренә күз төшерим дисә, телсез-өнсез калды: сенсация ясарга тиешле фоторәсемнәр иде бу.
«Нишләргә?» дигән сорау китереп сукты чигәсенә. Куенга тыгып чыгып йөгерергәме? Хуҗасына, Арамның үзенә кертеп бирергәме? Ул кай арада монда чыгып өлгергән дә, ничек итеп фоторәсемнәр баскычта төшеп калган? Әллә теге фоторәсемнәрнең бөтенләй башка нөсхәләре микән бу? Әллә, югалткан атлы булып, Мирсәетне сынауларымы?
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.