Электронная библиотека » Ленар Шаех » » онлайн чтение - страница 10

Текст книги "Үзем белән очрашу"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Ленар Шаех


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]

Шрифт:
- 100% +
МУТИННАР

Һәр җирлекнең, һәр авылның йөзе булган, аның төп нигезен тәшкил иткән фамилияләр бар. Актаныш районының Такталачык авылында буыннан-буынга күчеп килгән, горур яңгыраган, күпләрне сискәндергән фамилия – Мутиннар.

Тарих

Куян авылы мулласының сүзләренә караганда, бервакыт авыл кешеләре сазлыктагы түмгәкләр арасыннан кечкенә малай табып алганнар һәм аны «Муть» исеме белән атаганнар, ягъни «пычрак балчык», «сазлыктагы түмгәк». Шушы көннән башлап, Мутиннар династиясенә нигез салынган дигән фараз бар. Аларның бер вәкиле булган Салих Мутин (Суфиянов булып йөри) үз фамилиясен «сазлыктан табылган кушамат кына» дип атый.

Актаныш төбәге авыллары тарихы белән кызыксынучы, кайчандыр урта мәктәптә директор булып эшләгән Назыйл Газетдинов, күптән пенсиядә булса да, һаман эзләнә, өйрәнә, сер тулы төеннәрне чишәргә тели. Ул миңа үзендә булган мәгълүматларны бирде.

1764 елның 15 гыйнвары белән имзаланган документта Бурсык, Нугай, Такталачык, Теләкәй, Гәрәй авылларындагы кешеләр катнашында Ладо күлен 25 елга арендага бирү турында хәбәр ителә. Оброк – елга 6 сум. Вәкилләр арасында Әмир Мутин исеме дә бар.

Документларның икесе – 1828, 1832 ел даталары куелганнары – балык тоту урыннарын Такталачык авылы кешесе, отставкадагы походной старшина Габдрәшит Мутинга арендага бирү турында. Беренчесе – 625 сум оброк белән Шәбез күлен, икенчесе – буе 30 чакрымга сузылган Агыйдел елгасын, буе 8 чакрым, иңе 60 сажин булган Иске Иделне 325 сум оброк белән 12 елга арендага бирү рәсмиләштерелгән.

– Мутин – чиста Такталачыкныкы. Авылны характерлаган фамилия, – ди Назыйл абый.

Үзе әлеге мәгълүматларны элеккеге Минзәлә кантонына кергән авыллар тарихын гомере буе өйрәнүче галим Юныс Йосыповтан алган.

Исхак абзый

Мохтар Мутинның әтисе Исхак абзый үзенең усаллыгы, ачы телле һәм дуамал холыклы булуы белән танылган. Волость башлыкларына, урядникларга, муллаларга бер дә тынгылык бирмәгән.

Исхак абзый заманына күрә авылда укымышлы кешеләрдән саналган. Хәтта яздырып газеталар алдырган, диләр. Истәлекләргә караганда, ул гаҗәп нык, таза, зур гәүдәле, киң җилкәле, юан беләкле, кагылса җаныңны алырдай гайрәтле кеше булган.

Ә хатыны Мәрьям апа, киресенчә, йомшак күңелле була. Иренең холкына чыдый алмыйча, Мохтарны алып, Бәләбәй шәһәренә, үзенең туганнарына китеп бара. Бу вакытта кечкенә малайга нибары 4 яшь була.

Хәзерге ярдәмче-интернат мәктәпнең алма бакчасы урнашкан җирдә Исхак абзыйның ике катлы амбары, мәһабәт йорты була. Дөресен генә әйткәндә, ул бай яши. 1921 елда Такталачыкны аркылыга-буйга зур янгын айкый. Исхакның бар милке янып бетә. Ул яңа урынга бәләкәй генә өй салып, күрше Әҗмәт авылыннан хатын алып, шунда яши башлый. Бу милек – безнең аяк очында гына. Анда соңгы елларда Әскәп әби яшәде, хәзер, яңа йорт салып, яшь гаилә гомер итә.

Искәндәр карак

Исхакның олы улы Искәндәр атасыннан бер дә калышмаган – таза гәүдә, сызылып киткән кара мыек, җитезлек, хәйләкәрлек, бернәрсәдән дә курыкмау. Ә башында – татар түбәтәе түгел, рус фуражкасы!..

Салым-җыем сылтавы белән ярлы крестьяннардан тартып алынган малларны Искәндәр, шул ук төнне урлап, хуҗаларына кире кайтара торган булган, диләр.

Уттан-судан курыкмый торган ике чабышкысын алмаш-тилмәш тарантасына җиккән дә Агыйделнең аръягына чыгып чапкан. Хәтта Шәкүр каракны да уздырып җибәргән. Тик үзе өчен түгел, ярлылар өчен урлаган, аларның тормышын яхшыртырга теләгән. Шулай итеп, ул татар Робин Гудына әверелгән.

Берсендә Башкортстандагы Яңа Кабан авылына киткән. Анда Миңсылу апасы кибет тоткан. Искәндәр бары бер кадак, ягъни 400 грамм чәй сораган, тегесе бирмәгән. Үзсүзле, үҗәт карак төнлә белән апасының кибетен баскан һәм чәйдән гайре бернәрсәгә дә кагылмаган. Артыннан куа чыксалар да, аны куып тота алмаганнар.

Һәр авылда Искәндәрнең үз төркеме булган дигән фикерләр дә бар. Үлеме дә аянычлы. Имеш, аны дус-ишләре үзләре үк үтергәннәр. Бурсык авылында төн буе күңел ачып утыргач, атаман карак исергән. Аны озата чыкканнар. Атына атландырып, дилбегәсен аяк астына ташлап, ургып аккан Шәбез елгасына кертеп җибәргәннәр. Янәсе, Такталачыкка аннан якынрак. Ат, аяклары дилбегәгә уралып, су астына киткән, Искәндәр дә шунда батып үлгән.

Икенче фараз буенча ул, гадәттәгечә, угрылыктан кайтып килешли туп-туры Агыйделгә кереп киткән. Тик аты ычкынып, тарантасы капланган, һәм Искәндәр елга уртасында батып үлгән.

Әмма аты бата башласа, үзе аны күтәреп диярлек чыккан, типсә тимер өзәрдәй ирнең шулай һәлак булуы сәер. Аның үлеме бүгенге көнгәчә тирән сер булып кала.

Артист Мохтар

Мәктәптә укыганда, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия апа Нуриева:

– Татарның ике генә бөек трагик артисты бар. Шуның берсе – Мохтар Мутин, – дип горурланып сөйли иде. Ул – Шиллерның «Юлбарыслар»ын, Шекспирның «Гамлет»ын, «Отелло»сын, Мольерның «Тартюф»ын иң беренче булып татар сәхнәсенә алып менгән даһи трагик!.. Аның Уфада яшьләр оештырган труппалардан башланган театр эшчәнлеге Чиләбе, Екатеринбург, Петропавел, Иркутск шәһәрләре аша уза. Мохтар үзе башлап йөри, баш рольләрдә уйный. 1915 елда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Мортазин-Иманскийлар белән Оренбургта «Ширкәт» труппасы оештыралар. 1918 елны Казанга килгәч, ул театр репертуарын заман әсәрләре белән баетуны максат итеп куя, гади татарның төшенә дә кермәгән исәпсез-хисапсыз яңа образлар тудыра, үзебезнең драматурглар иҗат иткән әсәрләрне дә онытмый. Дөнья классикасы үрнәкләре Мохтар Мутинның шәхси соравы буенча тәрҗемә ителә.

Бөек трагик Һади Такташ, Сәгыйть Рәмиев шигырьләрен дә шәп итеп башкара. «Мохтар абыйның тавышы бүген дә минем колагымда үзенең кабатланмаслыгы белән яңгырый», – дип искә ала укытучы, рәссам Абдрахман Свергузин.

Мохтар Такталачыкка әледән-әле кайткалап, якын туганы Гавис энекәше белән аралашып, сөйләшеп йөри.

– Мәрхүм әткәй аны бик дастыйн гәүдәле, калын тавышлы, туганлыклы кеше итеп искә ала иде, – ди Гавис Мутинның кызы Фәридә апа. – Мохтар абый әткәйгә хатлар да язган, тик ул замандагы авыл Советы рәисе Шакиров Салих аларны җыеп барган. Хатлар әткәй кулына эләкмәгән…

Гавис абыйга бөек трагик берничә китап та бүләк иткән. Тик алар сакланмаган. Тормыш мәшәкатьләре белән баш каткан инде, кайчак игътибарга алып бетермисең, уйлап йөрсәң дә, кайвакыт кул җитмичә кала…

– Ул чорда, әткәй әйткәндәй, гел башка сугып торганнар… – дип дәвам итә Фәридә ханым. – Мохтар абый язучылык белән дә шөгыльләнгән, тик, кулга алынгач, бөтен кәгазьләрен яндырганнар…

Мәрхүм Гамил ага Афзал бер очрашуыбызда Мохтар Мутин турында искә алган иде.

– Аны Яго ролен уйнаучы артист «чаккан». Фатирына кызыккан, бахыр. Мутинны алып киткәч, шунда барып урнашкан, – диде ул.

Сүзләр күп, Гамил ага әйтмешли, әллә дөрес, әллә ялгандыр, ләкин 1926 елда Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Мохтар Мутинның үз балаларына: «Минем фамилиямне ташламагыз, ул ташлый торган фамилия түгел!» – дип васыять итеп калдыруы чынбарлыкка ныграк туры киләдер.

…Ә Такталачыкта Исхак абзыйның көлгә әйләнгән нигезе тирәсендә Мутиннар рухын бүгенге көнгәчә саклап килгән карт наратлар әле дә авыр итеп шаулашалар, үткәндә калган вакыйгаларны җилләргә сөйлиләр…

2006
ТАМЫРЛАР ТИРӘНЛЕГЕ
(Авылдашым Альберт Фәтхигә шәрехләр)
 
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул…
 

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тылсымлы сүзләрен күңелдә яңартып, Актаныш авылына җитәргә 5 чакрым кала, Куян борылышында төшеп каласың… Турыга китсәң – район үзәге, бераз сулгарак каерсаң – Башкортстан белән Удмуртиягә чыга торган паромга илткән юл, тәртәгә ныграк суксаң – тау башына салынган авылга юнәләсең…

Нинди авыл икән ул?.. Ак хыял түрендә урнашкан, сергә, тирән моңга төренгәнме?.. Татарлык, миллилек белән өретелгәнме?..

Таш астында калган ат юлыннан кайчан кемнәр атлагандыр, бахбайларын юырта-юырта, арбаларда, тарантасларда нинди кешеләр теркелдәгәндер?..

 
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән…
 

Хис дулкыны эчендә изрәп, уйлар чоңгылында оеп, күренекле драматург Риза Ишморатны биргән Уразай авылының текә тавыннан төшәсең… Үзе биек, үзе мәһабәт… Иҗат тавы диярсең… Төшүе җиңел, менүе күп көч, үҗәтлек сорый… Ә юл Шәбез елгасы аша салынган Гайшә күперенә илтә. Шәбез унике авыл аркылы уза, бер урында иркенләп, җәелеп ага, икенче җирдә тар ярлар арасыннан ургыла, агымы көчәя…

Күперне Гайшә исемле кеше салган, диләр. Гел су аркылы чабата пычтырдатып йөреп булмый бит. Гайшә, кешеләр рәхәтен күрсен дип, нарат бүрәнәләр суза, күпернең ян-якларын җепсәләр белән ныгыта… Еллар узгач, агачны таш алыштыра, ләкин атама кала. Гайшә абзыйның изге гамәлен җирле халык хәтер төпкелендә кадерләп саклый…

Ә тау башына салынган серле авыл?.. Кайда соң ул?.. Ашыкма… Тыңла… Борынгылык белән өретелгән таң җилләренә, болын уртасыннан бии-бии үргә омтылган тургай тавышларына, яфракларын җиләс һавага җәйгән, шыбыр-шыбыр килгән өянке яфраклары шавына колак сал…

 
Ай сүрелеп кенә, көн яктыра,
Ядкяр итеп сагынып сөйләргә.
Өянкеләр сәлам әйтеп тора
Таң алдыннан искән җилләргә…
 
(Гамил Афзал)

Юл авылга илтә… Моңлы өянкеләр аллеясы!.. Сулда алар күбрәк, уңда – азрак… Үзләре шундый борынгы, акыл ияләре, аксакаллармыни!.. Алар барын да белә, алар бөтенесен хәтерли. Авылдан кем чыккан, авылга кем килгән… Һәммәсе дә истә. Җәйге иртә белән әкрен генә шыгырдаган арба тәгәрмәчләре дә, кышкы айлы кичләрдә кар өстеннән чыжылдый-чыжылдый җилдергән чаналар да, табаны ашалып беткән чабата кыштырдавы да…

Абау!.. Әнә бит тау!.. Әнә бит аның өстендәге авыл!.. Такталачык!..

Аз гына тарих

…Моннан бик күп еллар элек тау башында кара урман шаулап утырган, диләр. Авыл халкы Агыйдел буенда көн күргән. Әмма язгы ташулар алып килгән су басуларга түзмәгән ул, өскә – тауга күтәрелгән. Иң беренче күченгән абзый, зур-зур агачларны аударып, эшкәртеп, тактадан алачык төзегән. Шуннан авылның бүгенге исеме туган…

Әйе, бу көннәрдән соң тыйнак Агыйдел дә, горур Шәбез дә йөзләрчә мәртәбә ярларыннан ташып чыккандыр, ләкин авыл яшәп киткән, яңа тормышын тау башында башлаган. Халык иген иккән, мал асраган, балык тоткан, дөнья көткән һәм, ни гаҗәп, өянкеләрне якын иткән. Шуңадырмы, авылның һәр почмагында шушы карт, мәгърур агачлар шаулый. Иң биек өянке башына менеп карасаң, иксез-чиксез киң үзәнлекләр, якында гына үз көенә агып яткан ямьле Агыйделкәй, таллар үз кочагына чорнап алган, камыш баскан Ыштанчык күле күзгә чалына. Артыңа борылсаң, тыйнак Кашлак, куе Бүләк урманнары әллә каян сәлам биреп тора… Әле монда изге Хәзрәт чишмәсе дә бар. Ул авылны икегә бүлеп үткән яр итәгендә урнашкан. Янәшәдә тагын дистәләп чишмә борын төрткән… Әнә тегендә элек Нардом, хәзер Сигезлекәй дип йөртелгән тау итәге җәелеп ята, анда да чал өянкеләр горур башларын калкыткан.

Нинди гүзәл табигать!.. Илаһилык!.. Монда әллә нинди иҗат ияләре, тылсымчылар яшидер кебек… Татар сәхнәсен дер селкеткән, күренекле трагик артист Мохтар Мутин, үткен сатирасы, иркә юморы, тирән лирикасы белән татарны таң калдырган халык шагыйре Гамил Афзал, төпле фикерле, киң гыйлемле шәхес, тарих кылларын бүгенгегә ялгап утырган галим Альберт Фәтхи… – шушы авыл балалары…

Минем Альберт Фәтхи шәхесенә ныграк тукталасым килә, чөнки аның исеме бүген сирәк телгә алына…

Нәселең кем?

Фәтхиев фамилиясе Альбертның 1875 елда туган бабасы Фәтхетдин Шәйхетдин улыннан килә. Солдат хезмәтендә булып кайтканнан соң, ул 1902 елда Такталачыкта яшәүче Галләметдин Ишдәүләт улының кызына – Фәхернисага өйләнә. Аларның биш баласы туа – Маһый, Сәүдә, Гыйльмеразый, Сәетгәрәй (Олы Сәет), Сәетгали (Бәләкәй Сәет).

Фәтхи карт Уразай тегермәнендә хезмәт итә һәм бервакыт эшендә нәрсәдер килеп чыгып вафат була. Фәхерниса сабыйларын кочаклап тол кала.

– Биш ятим балалы өйгә килен булып төштем, – дип сөйли Гыйльмеразый абзыйның хатыны, 96 яшьлек Гайнелҗинан әби.

Сәетгәрәй – Мөслимәне, Сәетгали Гүзәлне хатынлыкка ала. Аннары бер-бер артлы кызлар да кияүгә чыга башлый.

Мөслимә белән Олы Сәетнең ике уллары – Альберт белән Алик туа. Бу Бөек Ватан сугышы алды була. Фәтхи картның өч улы да фронтка китә. Бары Бәләкәй Сәет кенә туган авылына әйләнеп кайта. Нәни Альбертны да, энесен дә ярым ятим, әтисез тормыш көтә.

Балачак…

– Үткен генә малай иде, уку ягына сәләтле… Бергәләп агач күпергә – өянкеләр күләгәсендәге Гайшә күперенә – су коенырга төшә идек. Гайшә күперендә су тегермәне бар иде, – дип искә ала Альберт Фәтхинең туганнан туганы Гөлүс абый. Ул – Гыйльмеразыйның төпчек малае.

Әле кайчан гына Альберт абыйлары белән кыш көннәрендә урам буйлап кәшәкә суккан, агачтан чана-чаңгы ясап, тау шуып йөргән, «Городки», «Чебенле» уйнаган. Җәй җитүгә, табигать кочагыннан кайтып кермәгәннәр. Кәтүк җебе белән дәфтәр энәсен кармак итеп, балыкка барганнар, авыл астына шомырт, юа җыярга төшкәннәр. Тора-бара Агыйделнең аръягында куна-төнә печән әзерләп ятканнар, чүмәлә тарттырганнар, агач көймәләрне бер-берсенә беркетеп, бер яктан икенче якка атлар, үлән чапкычлар ташыганнар.

Альбертның балачагы сугыш һәм аннан соңгы авыр елларга эләгә. Ашаганы – кычыткан, алабута икмәге, кигәне – тузган, әтисеннән калган кием-салым… Шуңа да карамастан ул белем ала, авылда җидееллык мәктәпне тәмамлап, Актанышта укуын дәвам итә. Көн саен булмаса да, атнага бер Такталачыкка кайтып йөри. Татар әдәбиятын, бигрәк тә аның үткәнен, чишмә башын үз итә. Аннары Казан университетына ук китеп бара.

Шәхес

– Иске язмалар белән кызыксына иде. Тора-бара газеталарда исеме күренештерә башлады, – дип дәвам итә Гөлүс абый.

Авылга еш кайтмый, һаман эзләнүдә, белем туплауда була Альбертның уе. Укыган җирендә эшкә дә кала.

Энесе Алик, өйләнеп, Чаллыда яши башлый, ә Альберт гаилә кору мәсьәләсен һаман кичектереп килә, гыйлем казанында кайный, белем туплый, эзләнә.

Альберт Фәтхи Такталачыкка елга бер генә кайта ала. Авыл тарихын язам дип «җенләнә», аксакаллар белән аралаша, мәгълүмат җыя, аларны яхшылап терки, яза-яза көненә өчәр паста бетерә. Шуңадырмы, улы тарафыннан әнисенә артык игътибар булмый.

– Авыл кешесе сыман йөрде. Гади, сөйләшергә маһир. Кайткан саен мәктәпкә очрашуга чыга. Бездә тамак ялгап ала да: «Мин фәләннәргә, мин төгәннәргә барам», – дип китә. Куна да кала. – Боларын да Гөлүс абый искә төшерә.

Ул, мөгаен, даһи хезмәт язарга әзерләнгәндер, әмма өлгерә алмыйча калган, гомере җитмәгән, күрәсең.

Альберт Фәтхигә бернинди исемнәр дә, мактау кәгазьләре дә, премияләр дә кирәкмәгән. Милләт, татар халкы, аның серле үткәне, тарихы аның өчен беренче урында торган. Ул гомерен кулъязма ядкярләрне туплауга, эшкәртүгә һәм фәнни яктан өйрәнүгә багышлаган.

Сәүдә әби берсендә Казанга барган икән дә, кайткач: «Альбертның өе тулы иске китап», – дип сөйләгән. Авылдашымның кулъязмалар җыю белән «җенләнүен», Татарстанның төньяк-көнчыгышын җәяүләп йөреп чыгуын мин безнең авыл җирлегендә кайчандыр көн күргән бронза гасыр кешеләренә бәйләп карыйм. Аларның үз мәдәниятләре, үзләренә генә хас тормыш-көнкүрешләре булган. Такталачык археологик комплексы турында зурдан кубып искә алынмаса да, анда табылган борынгы ядкярләрнең бәһасе юк… Димәк, бу төбәктән Альберт Фәтхи кебек олпат галимнең чыгуы табигый. Тамырлар ныклы, тамырлар тирән… Геннар бәйләнеше, җан белән бергә канның үткәнгә тартуы шуны күрсәтә…

Актык сүз…

Хәзер берсе дә юк инде. Альберт та, энесе Алик та, әниләре дә. Биш бала белән тол калган Фәхернисаның иң беренче килене Гайнелҗинан әби генә исән әле. Ходай үлгәннәр рухына дога укырдай бер кешене калдыра бит ул. Бүтәннәрне берәм-берәм үз янына җыйгач, ахырда иң соңгы догачыны да алып китә…

…Заманында тиешле танылу алмаган Альберт Фәтхинең гомере дә китаплар арасында өзелгән, диләр. Ул кыш уртасында, нидер сизенгәндәй, туган авылына кайтырга җыенган, ләкин җитешә алмыйча калган…

Ул туып үскән йорт юк инде. Нигезе бар, ләкин анда – башка нәсел, башка кешеләр…

Гамил Афзал нигезе Ямалыга илткән таш юл астында калган, Мохтар Мутинныкы ярдәмче-интернат мәктәпнең алма бакчасы кочагына кереп чумган… Ә бөекләрнең туганнары исән, авылда алар яши. Такталачык чал өянкеләре белән бергә үзенең асыл улларының якты исемен җанының иң түрендә кадерләп саклый…

2006
ИЛДАР АБЫЙЛЫ ВАКЫТЛАР…
 
Хуш инде. Мәңгегә
хуш инде.
Китә яз, китә наз,
кыш инде…
 
И. Юзеев

2004 елның декабре. Бер суыта, бер җепшетә, бер буранлап ала, ара-тирә бар дөнья тынып кала. Кәбисә ел булгангамы, көннәре дә бераз сәер, шомлы. Күңел нидер сизенәме, һаман саен тынычсызланып, арлы-бирле бәргәләнеп куя…

Илдар абый белән күрешмәгәнебезгә бер айдан артты. Соңгы мәртәбә ноябрь башында Татарстан Язучылар берлеге бинасында очраштык. Ул, гадәттәгечә, эштә. Үзен балачакка алып кайткан «Сабантуй» газетасыннан киткәч, «Сәхнә» журналында эшли башлаган елы. Акча җитмәүдән түгел, юк, гомере буе янып-көеп, җиң сызганып халыкка хезмәт иткән шагыйрь тик утыра белми, лаеклы ялны да лаеклы хезмәт итеп кабул итә иде. Минем, Казан дәүләт университетының өченче курс студентының, «Шәһри Казан» газетасында кайнап йөргән чагым. Җомга санының шигърият битен алып баргалыйм. Менә Илдар абыйның хәлләрен белергә, шул уңайдан шигырьләрен дә сорап карарга булдым, газетада бер шәлкем итеп чыгарырга кирәк.

Илдар абый:

– Ярый, син сораган өчен генә ризалыгымны бирәм, киләсе дүшәмбегә әзерләп алып килермен, – диде.

Ул дүшәмбе очраша алмадык, чәршәмбе көнне эшенә килдем, ләкин күрешеп булмады. Өстәлендә зур конверт ята. Тышына «Ленар Шәехкә» дип язылган, ә эчтә – бер фото һәм алты шигырь… Мин Илдар абыйның шигырьләрен басмага әзерләп куйдым. Редакциядә, туган көне алдыннан, декабрьнең соңгы атнасында бастырырбыз дип уйлаштык. Әмма шагыйрьгә бу көннәрне күрергә насыйп булмаган икән.

Ул елны, Казанның меңьеллыгына әзерлек уңаеннан, башкаланың Горький паркы тирәсен – Ершов урамын ремонтка япканнар иде. Шуңа без, студентлар, Гвардия урамындагы 5 нче номерлы тулай торактан университетка җәяү йөрибез. Ярым караңгы Достоевский урамы аша узганда, әллә Илдар абый янына кереп чыгарга инде, дип уйлап куйгалыйм. (Вишневский һәм Достоевский урамнары кисешкән чаттагы йортта яши иде ул.) Хәлләрен сораштырырга, мине әдәбият мәйданына җитәкләп диярлек алып килгәне өчен, чын күңелдән рәхмәт әйтергә… Ул елны мин яшь каләм ияләренең «Иделем акчарлагы» иҗат бәйгесендә шигърият буенча Гран-при яуладым. Илдар абый да бу хакта белә, ихластан сөенә иде, ләкин күрешергә өлгереп булмады. Очрашырбыз, бер җае чыгар әле дип уйлап йөри-йөри, бермәлне күңелне ниндидер сиземләү, шомлы тойгы, тынгысыз кыбырсу биләп алды…

20 декабрь көнне укудан ялгызым гына кайттым. Вакыт шактый соң. Туктаусыз эчем пошканга, туры юлдан түгел, ә караңгы урамнар аша узган урау сукмактан атладым. Минем күңелем соң чиккәчә җитеп тартыла, үзенә урын таба алмый. Йөрәк кыса, җан уртасында борчулы аваз яңгырый:

 
Ярымбушлык, ярымкараңгылык,
Йөрәктәге тирән ярам кебек.
Шул ярамны учлап барам кебек,
Болай бару соңгы чарам кебек…
Ярымбушлык, ярымкараңгылык.
 

Икенче көнне иртә белән «Чаян»да журналның әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, танылган журналист Мәгъсүм абый Гәрәев белән сөйләшеп утырдык.

– Фото мәсьәләсен яңа елга калдырырга туры килер. Илдар абыең сырхауханәгә кереп яткан, – диде ул. (Мәгъсүм абыйның яңа китабына өчәү бергә фоторәсемгә төшмәкче идек бит.)

Бүген үк Илдар абый янына барып кайтырга кирәк. Нәрсә булды икән? «Чаян»нан чыктым. Тугызынчы һәм сигезенче катлар арасында, баскычта шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов кем беләндер сөйләшеп тора, күзләрендә – тирән сагыш:

– Илдар үлгән бит, Илдар…

– Кайсы Илдар? Юзеевмы әллә?..

– Әйе…

– Ни сөйлисез сез?..

– Әйе шул, үлгән…

Бер мизгелдә күңелемнең әллә ничә кылы өзелде… Аякларым әллә атладылар, әллә юк…

 
Башка төшкән кайгы-сагышларны
Әллә бүлешәбез, әллә юк…
Әллә күрешәбез, әллә юк…
 
(И. Юзеев)

Күңелемдә кадерләп сакланган якты хатирәләр уяна…

2000 ел. Мин, Илдар Юзеевны әдәбият дәреслегеннән генә укып белгән, Минзәлә педагогия көллиятенең беренче курсында укып йөргән егет, аннан хат алгач, ничек сөенгән идем! Ял көннәренә авылга кайткач, ул хатны әнием тапшырды. Татарстанның икенче бер почмагында туып үскән ниндидер Ленарга халык шагыйре Илдар Юзеев үзе игътибар итсен әле!..

«22 март, 2000 ел.

Ленар!

Шигырьләрең – басылырлык. Әмма үзеңнең кем икәнеңне язмагансың. Синең балалар өчен язу сәләтең бар. Дәвам ит. Юморың да мөлаем. Әмма кайбер урыннарда рифмаларың ятышсыз. Бер строфада төзәттем.

Өч шигыреңне гәзиткә тәкъдим итәм. Тиз генә чыкмас та, бәлки. Чират зур.

Уңыш телим.

Илдар Юзеев».

Арада тагын алты сәлам хаты – төпле киңәшләр, җылы теләкләр, зур таләпләр… Ярый әле ул мине күреп алды, югыйсә, кем белә, бәлкем, бөтенләй башка сукмактан киткән булыр идем.

«5 июнь, 2002.

Ленар!

Үзең язган шигырьләрең кадәр җылы сәлам!

Язган материалларыңның әйбәтләрен «Сабантуй»да урнаштыра торабыз.

Хәзер синең бик җаваплы чорыңдыр. Минзәлә көллиятен тәмамлыйсың булыр. Имтиханнар вакытыдыр дип беләм. Әгәр быел тәмамласаң, укуыңны дәвам итәргә уйлыйсыңмы? Югары белем алырга теләсәң, университетның татар филологиясенә кер. Шигырь язуың комачау булмас дип уйлыйм. Без дә хәлдән килгән кадәр ярдәм – рекомендация бирербез.

Синең шигырь язу сәләтең бар, шуны үстерергә, белемеңне тирәнәйтергә кирәк. Яңа язмаларың булса, җибәрә тор. Туп-туры минем исемгә. Мин «Сабантуй»да, атнага ике тапкыр килеп, поэзияне алып барам.

Хәзергә хуш. Алдагы сынау-имтиханнарда сынатмассың дип ышанам.

Миңа атап язган шигырең өчен рәхмәт.

Сәлам белән, Илдар Юзәй».

Әйе, ахыргы хатларында Илдар абый Казанга – университетка килергә үгетләде. Ә мин, алдан сизенгәндәй, башкалада, шәһәр шаукымына күнегә алмыйча, ул кодалаган татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керергә әзерләнеп йөри идем.

…Илдар абый янында узган һәр мизгел, һәр очрашу истә. Ул «Сабантуй»да эшли, мин аның янына гына киләм. Ниндидер магниты, ягымлы карашы белән үзенә тарта. Аның бүлмәсеннән сөенә-сөенә чыгасың, канатланып кайтып китәсең. Мактавы да, тәнкыйте дә эләгә…

Мөгаен, Казан тикле Казанга да Илдар абый тартып китергәндер. Укуымны, дөньяга чыгуымны, ачылуымны, үсүемне теләде бит ул. 2002 елның сентябрендә, беренче курска укырга килгәч, тәүге мәртәбә «Сабантуй»да күрештек. «Фотоңнан озын буйлы икәнлегеңне чамалаган идем. Кара, чынлап та шулай икән», – дип, мине тагын да үстереп җибәрде. Шулай аралар якынаеп, җылынып китте. Әйбәт кенә укыйм, семестрны япкач, каникулга китәр алдыннан, махсус Илдар абыйның эшенә барам. Ә ул имтихан билгеләремне сорый да, гел «бишле»ләр булуын белгәч: «Ленар, син нигә минем оныгым түгел икән?» – дип әйтеп куйгалый.

Үзе дә миңа дәү әтием кебек якын, кадерле. Бәлки, дәү әни белән генә үскәнгә шулайдыр… Оныкка бабай назы, аның акыл өйрәтүе, тормыш тәҗрибәсен биреп калдыруы да кирәк бит.

Илдар абый «Сабантуй»да ун ел эшләде. Ул газетадан киткәч, миңа авыр иде. «Идел-Пресс»ка барам, ә анда – бушлык. Беркем көтми, берәүгә дә мин кирәк түгел кебек. Күзләр таныш йөзне, шагыйрьнең ихлас елмаюын, җан җылысын эзли, кырыс чынбарлыктан ышык көтә… Ул «Сәхнә» журналына күчкәч, очрашулар «Сабантуй»дагы кебек еш булмады.

Беренче карашка өлкән генә күренсә дә, Илдар абый күңеле белән бик яшь иде. Яшьләр кайда – ул шунда. Төрле әдәби конкурсларда, кичәләрдә… Яшь иҗатчыларның 2002 елгы «Иделем акчарлагы» бәйгесендә ул алгы сафта йөрде, ачылу тантанасында, әдипләр белән очрашуларда катнашты, мастер-класслар үткәрде. Илдар абый безнең «Әллүки» әдәби-иҗат берләшмәсенә дә кунак булып килде, без оештырган «Шигъри Сабантуй» бәйгесендә катнашучы шуның кадәр яшь шагыйрьне күреп: «Әдәбиятның киләчәге бар икән!» – дип сөенеп, бар залны яңгыратты.

Күңел тулы хатирәләр…

Беренче курста укыган вакытым. Илдар абый юмор шигыре язып карарга кушты, «Чаян» журналына биреп карарбыз, диде. Шулай итеп, минем «Бар бездә берәү!» дигән шигырем язылды. Ул безнең төркемдә укучы ун кыз һәм бер егет, ягъни минем турында иде. Илдар абый шигырьне карап чыкты, йомшак урыннарын төзәттерде һәм мине сигезенче катта урнашкан «Сабантуй»дан тугызынчы каттагы «Чаян»га алып менеп китте.

Журналның әдәбият-сәнгать бүлегендә Мәгъсүм Гәрәев һәм шагыйрь Зөлфәт бер бүлмәдә утыралар. Илдар абый безне таныштырды һәм, мине беренче мәртәбә күргән кешеләрем янында калдырып, кабинеттан чыгып китте.

Еллар үткәч уйлыйм: димәк, остазым мине үзенең шушы гамәле белән бер баскыч өскә күтәргән! Шуңа лаек дип санаган… Нәтиҗәдә «Чаян»ның актив авторына әйләнүемә сәбәпче булган.

Тагын бер кызык вакыйга искә төште. «Чаян»га «кереп киткәч», «Татлы хыял» дигән шигыремне күтәреп, остазым янына кердем. Илдар абый «Сабантуй»ның хатлар бүлегендә эшләүче Фәридә Вәгыйзова белән бер бүлмәдә утыра, язганымны карый.

Шигырьгә эпиграф итеп «КДУ татфагының 1135 нче төркемендә сигез генә кыз укый…» дигән җөмлә куелган.

Очраган һәр сүзгә рифма табучы, әйтелгән һәр фикергә кызыклы мәгънә салучы Илдар абый түзмәде:

– Сигез кыз асраганчы, симез кыз асра, – дип куйды.

Фәридә апа да күп уйлап тормады, үзенчә:

– Симез каз яхшырак, – дип дәвам итте…

Илдар абый чын мәгънәсендә төртмә, үткен, җор телле шәхес иде. Берсендә «Сабантуй»га килгәч, теләсә кайда очраган (мәсәлән, урамда) сүзләрне кирегә уку белән мавыгып йөрүе турында сөйләде. Минем исемне дә әйләндереп күрсәтте: «Ранел! Кара, болай да кеше исеме килеп чыга икән бит!» – диде ул.

Илдар абыйга 70 яшь тулу уңае белән аның биштомлык «Сайланма әсәрләр»е дөнья күрде. Башта ук кибетләргә чыкмады, аларны каян да булса табуы авыр иде. Эзли торгач, биш китапның дүртесен таптым. Икенче томы гына юк…

2004 елның 6 мартында Илдар абыйларда кунакта булдым. Аш бүлмәсендә озак кына сөйләшеп утырдык. Хатыны белән дә таныштырды:

– Тәфтилә апаң. Тукайның «Тәфтиләве» кебек, – диде.

Китәр алдыннан, үзем белән йөргән томнарга автограф куйдыртырга теләвемне әйттем. Икенче томның юклыгын абайлап алган Илдар абый аны әллә каян гына табып алып чыкты.

– Менә миндә берсе артык иде. Адашып калган, – диде. Күз ачып йомганчы үзенең шигъри теләген язып, култамгасын куйды:

 
«Бергә-бергә насыйп булсын
Янарга.
Шундый томнар – моңнар телим
Ленарга!» –
 

дип язылган иде анда.

* * *

Остазлык назын бик аз тоеп калдым. Чыныгу өчен, чын шагыйрьлеккә юл алу өчен, бәлки, шулай кирәктер дә. Аның хәер-фатихасы, еллар битендә язылып, күңелемә сеңеп калды. Кызганыч, үзе кереш сүз язган беренче китабымны күреп сөенә генә алмады. Анда мондый юллар бар: «…Гамил Афзалның туган авылы Такталачыктан шигырьләрен җибәреп торган Ленар башкалардан йөз саескан арасындагы сыерчык кебек аерылып тора иде. Үзенчә сайрарга омтылуы миндә өмет уятты. Ленар чын мәгънәсендә «Сабантуй»да туды. Минзәлә педагогика көллиятен тәмамлагач, хатларда язган киңәшемне тыңлап, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына укырга килде.

Әлегә мин Ленарны, үзе язганча, «бөре ачкан зирек» халәтендә күрәм. Колач җәйгән зирекләрнең матур шаулавын еракларга ишеттереп, шигъриятнең авыр юлларыннан барасы да әле барасы!

Илдар Юзеев».
* * *
 
…Үзегез дә яхшы аңлыйсыз ла –
Калдык инде Илдар абыйсыз да…
 

Әйе, ул – зур шагыйрь. Шигърияттә үз мәктәбен булдырган, җиләне астыннан йөзләгән шәкерт чыгарган олы, изге җан иде. Илдар абый балалар шагыйре дә иде. Аның «Сабантуй» битләрендә дөнья күргән дистәләгән шигырьләре, кечкенәләргә аталган «Бәби Ай», «Аю сатам, кем ала?», «Кар өстендә дөяләр» һ. б. китаплары – моңа дәлил.

Илдар абый танылган драматург та иде әле. Ул гади сәхнә әдибе генә түгел, ә шагыйрь-драматург иде. Әсәрләре дә тирән фикерле, мәгънәле, хисле, күңелгә үтеп керә һәм төптән уйландыра торган… «Кыр казлары артыннан», «Сандугачлар килгән безгә», «Бәхетемнән узып барышлый» һ. б. драмалары, комедияләре, «Соңгы төн», «Очты дөнья читлегеннән», «Бәгырь» һ. б. шигъри трагедияләре… – барысы да халык күңелендә яши.

* * *

22 декабрь иртәсе. Әллә нинди боек, моңсу, сагышлы көн.

Мин Камал театры эчендә, зур тәрәзәләрдән карый-карый, остазым белән соңгы күрешүне һәм ахыргы саубуллашуны көтәм. Салкынча җил дә инде басылды, тын гына, моң гына ябалак кар ява башлады… Театр фойесында бер җан әсәре дә күренми әле. Иртәрәк килдем бит, иртәрәк… Соңгарак калдым шул, соңгарак…

Әле уртада торган зур портрет-рәсемгә карап алам, әле, үземне тынычландырырга, юатырга теләп, уйларым белән кабат яңа яуган кар эченә кереп чумам…

…Театр шыгрым тулы. Ул халык, ул кеше… Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев сөйли… Илдар абыйның «Таныш моңнар»ына туктала, шагыйрьнең олы иҗат юлын, аның якты шәхесен зур хөрмәт белән искә ала.

 
…Җирне сөеп, бүтән җилләр исәр,
Башкаларга безнең җыр күчәр,
Ак каеннар язын яшелләнер,
Сандугачлар таңда чык эчәр…
 
(И. Юзеев)
* * *

…Еллар әкрен үткән кебек тоелса да, барлап карасаң, шактый җыела икән. Узган гомер көннән-көн арта, күбәя генә. Әнә бүген тагын ябалак-ябалак кар ява. XXI гасыр башы татар әдәбиятының Илдар абыйлы иң бәхетле вакытлары бер-бер артлы күз алдымнан йөгереп уза. Күңелне аркылыга-буйга моңсулык айкый. Юксыну катыш сыкрану аша йөрәктән суырылып-суырылып моң ташый, моң агыла…

ИЛДАР АБЫЙ
 
Күңелләрне телеп төшә,
Йөрәкләрне мең яралый
Синең юклык, салкын бушлык,
Илдар абый, Илдар абый…
 
 
Ап-ак кышның моңлы көне.
Бөтен җаным гамьгә тарый.
Синсез авыр. Карлар явар,
Илдар абый, Илдар абый…
 
 
Әнә дымлы тәрәзәдән
Моңсу итеп кояш карый.
Ул да сине сагынадыр,
Илдар абый, Илдар абый…
 
 
…Язлар җитәр, карлар китәр,
Тамчы тамар бертуктамый.
Күзем яшьле. Кемдер дәште:
«Илдар абый, Илдар абый…»
 
 
Яфрак булып шыбырдашкан
Гомерләрне еллар саный…
Кол Галидәй басып тора
Илдар абый, Илдар абый…
 
2005–2009

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации