Электронная библиотека » Ленар Шаех » » онлайн чтение - страница 8

Текст книги "Үзем белән очрашу"


  • Текст добавлен: 5 марта 2022, 10:21


Автор книги: Ленар Шаех


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 9 страниц]

Шрифт:
- 100% +
«МИН ҮЗ ЮЛЫМНЫ САЙЛАДЫМ ИНДЕ…»

Кешелек гомер-гомергә үзенең язмышы, яшәү рәвеше белән килешеп яшәгән. Ашыйсы килгән әйберне ашаган, эчәсе килгәнне эчкән, ачы таңнан караңгы төнгәчә җиде кат тирен чыгарганчы бил бөккән, бернәрсәдән дә тыелмыйча, иркен тормыш рәвеше алып барган. Дөресрәге, сәламәтлегенә игътибарны аз биргән. Тора-бара артык «иркенәя» башлаган – спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар җитештергән, төрле химикатлар, консервантлар, буягыч һәм стабилизаторлар уйлап тапкан… Нәтиҗәдә, кеше үзенә бирелгән яшьне тутыра алмыйча, якты дөнья белән хушлаша башлаган…

Соңгы елларда, бигрәк тә узган гасырның икенче яртысында, кешенең сәламәтлеген ныгыту, аның гомер озынлыгын арттыру, дөресрәге, организмның табигый яшәешен кайтару мәсьәләсе игътибар үзәгенә куелды. Чыннан да, рухи тазалык кына җитми, тән саулыгы да кирәк.

Әнә Кубада 400 дән артык кеше 100 яшьтән узып киткән. Башкаласы Гаванада «120 яшьлекләр клубы» ачылган. Иң кечкенә клуб әгъзасына – 13 ай. Төп максат – озын гомерле булу, аның өчен тырышу… Ә дөньяда иң озак яшәүчеләр – японнар.

Саба районы Шәмәрдән бистәсендә урнашкан «Өмет» шифаханәсенең баш табибы Альфред Габделбәр улы Җиһаншин һәркем, 90 яшькә җитеп, «тормыш даһие» дигән исемне яулый ала дип саный. Аның югалган сәламәтлекне кайтару һәм аны саклау буенча үз методикасы бар.


– Альфред абый, ни өчен табиблык һөнәрен сайладыгыз?

– Мәктәптә укыганда, бу юлны сайлармын дип уйламаган идем. Җан тартмаса, кан тарта бит ул, әниемнең әнисе халык табибы булган. Шулай унынчы сыйныфта укыган вакытта, Яңа ел бәйрәме алдыннан бер газетада Казан медицина институтының белдерүен күрдем. Ачык ишекләр көне үткәрәләр икән. Барып, ошатып кайттым һәм шуннан соң табиб булырга кирәк дигән ныклы карарга килдем.

Күп тә үтмәде, мединститутның дәвалау факультеты студенты булу бәхетенә ирештем.

Язмыш шулай язгандыр инде, спортзалда шөгыльләнгәндә җәрәхәт алдым. Сырхауханә һәм шифаханә юлларын озак таптарга туры килде. Үземдә көч табып, әниемнең, иптәшләремнең ярдәме белән укуымны тәмамладым, аның артыннан ук терапия буенча ординатура бетердем. Төп юнәлешем – геронтология – өлкән яшьтәгеләрнең авыруларына юл куймау һәм дәвалау иде.

– Элегрәк кулына диплом алучыларны кая да булса эшкә җибәрәләр иде. Сезне язмыш җилләре кай якларга ташлады?

– Сәламәтлек саклау министрлыгыннан Теләчегә билгеләделәр. Ул Саба районына керә иде. Анда өч ел чамасы баш табиб вазифасын башкардым.

1970 елда үзебезнең Арча районына – Шушмабашка кайттым. 35 урынлы сырхауханәне 80 урынлыга үстердем.

Моннан алты ел элек Яңа Чүриледә өлкән яшьтәге инвалидларның «Өмет» реабилитация үзәген ачып җибәрдек һәм бүген без – Шәмәрдәндә.

– Сезне гомер озынлыгы мәсьәләсе белән шөгыльләнергә нәрсә этәрде?

– Узган гасырда фән-техника өлкәсендә күп кенә ачышлар ясалды. Шуларның берсе – кеше организмын чистарту. Җәмгыять әлеге мәсьәлә белән моннан ярты гасыр элек кызыксына башласа да, бүгенге көнгә кадәр аның әһәмиятен бәяләп бетерә алганы юк әле. Без, медицина институтын тәмамлаучылар, биш ел саен очрашып торабыз. Әмма һәр күрешү саен курсташларымның сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя. 2002 елда безнең чыгарылыш үзенең 35 еллыгын билгеләп үтте. Шушы гомер эчендә арабыздан 56 кеше якты дөнья белән хушлашкан булып чыкты. Бу – галәмәт, коточкыч күренеш! Хәтта табиблар да пенсия яшенә җитә алмый. Мин моның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре хакында тагын да тирәнрәк уйланырга керештем.

Бер канун бар: симез кешеләр иртәрәк үлә. Иң беренче урында йөрәк-кан тамырлары системасы тайпылышлары: инсульт, инфаркт, атеросклеротик гипертония…

Нинди сәбәпләр симезлеккә китерә соң? Әлбәттә, кирәгеннән артык күп ашау. Бу очракта кешегә ач тору гына ярдәм итә ала. Ләкин төп максат ул түгел, ә ачлыктан чыгу. Бу организмның чистаруына китерәчәк. Миңа Брэг, Шелтон, Амосова, Николаеваларның хезмәтләре ярдәмгә килде.

– Кеше организмы үз-үзен чистарта алмыймыни?

– Юк. Мисалга гади авыл мичен генә алыйк. Анда күпме корым, көл, күмер (шлак) җыела, шуңа гел чистартып торырга кирәк. Кеше организмы да шулай. Аңа күпме шлак – тозлар һәм майлар утыра. Без табигать белән килешеп яшәмибез һәм беренче чиратта дөрес тукланмау аркасында гомеребезне кыскартабыз.

– Өлкән яшьтәге берәү үзенә җитди дәвалану кирәклеген аңлады ди. Аңа башта нәрсә эшләргә соң?

– Теләсә нәрсә ашаудан тыелырга кирәк. Без соңгы вакытта табигатьтән нык читләштек. Әнә ерткыч җәнлекләр ит кенә ашамыйлар, шытыр-шытыр сөяк тә кимерәләр. Ә кешенең тешләре аларныкыннан аерыла. Без – күбрәк үлән, җиләк-җимеш, яшелчә белән тукланучы биологик затлар. Хайван аксымнарын да чамасыз күп кулланабыз, үз организмыбызга кирәгеннән артык азык кертеп, аны көчлибез. Нәтиҗәдә күпме шлак җыябыз. Бу проблеманы төптән аңлаучылар вегетарианнарча туклана башлый.

– Сез дә ит ашамыйсыз, димәк?..

– Әйе. Башта хатыныма бу хакта әйтә алмыйча йөрдем. Шунда кулга бер мәкалә эләкте. Анда «Нәрсә ул ит шулпасы?» дигән сорау куелган. Җавабы куркыныч – «Үләксәдән пешерелгән аш»… Моны яшерү кирәкми, дөресе шул.

Шулай хатыныма: «Әйдә ит ашамыйбыз», – дип әйттем. Ә ул: «Ит ашамасам, мин ач», – ди. Икебезгә ике юлдан китәргә туры килде. Тора-бара хатыным бу эшкә җитди тотынуымны күрде дә миңа кушылды.

– Ә организмны чистарту буенча эшләнгән методикагыз нәрсәдән гыйбарәт соң?

– Әүвәл берничә юл бар иде. Хәзер шуның берсен сайладык. Ул өч атналык курстан гыйбарәт. Дәваланучыларга беренче ике атнада ике көн рәттән биш өрек, аннан соң килгән ике көндә берешәр әфлисун ашау киңәш ителә. Соңгы атнада өрек – көн саен, әфлисун – ике көнгә бер. Тулы курс дәвамында гадәти су эчү рөхсәт ителә, аның күләме чикләнми. Чистарыну булсын өчен, нәкъ менә су кирәк.

– Ә ни өчен өрек белән әфлисун?

– Өрек йөрәккә файдалы. Анда табигый аспаркам һәм панангин булса, әфлисунда көнлек норма витаминнар бар.

– Дәваланучылар тагын нәрсәләр белән шөгыльләнәләр?

– Алар өчен энә белән дәвалау, фито-, психотерапияләр, массаж, гигиеник душ, саф һавада йөрү, аннары ял итү каралган.

– Өч атнадан соң ничек тукланырга?

– Атна-ун көн эчендә диетаны әкренләп киңәйтергә киңәш ителә.

– Сезнең организмны чистарту методикасы белән өй шартларында гына шөгыльләнеп булмыймы?

– Өйдә мөмкин түгел дип саныйм. Бу бик зур ихтыяр көче сорый. Шифаханәдә тазалык турында гына уйлыйсың, өйдә исә ашамыйча эшләп булмый…

– Сезнең пациентлар арасында кемнәр бар?

– Бездә күренекле язучы Диас Вәлиев берничә мәртәбә булды. Республиканың Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары оешмасы рәисе Әгъләм Камалов, Социалистик Хезмәт Герое Рим Зарипов «Өмет»тә сәламәтлекләрен ныгыттылар. Камчатка, Сахалиннан, Себердән һәм Кавказдан, Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр бар. Мәскәүлеләр еш килә. АКШ, Канада, Германия, Монголия һәм БДБ илләре гражданнары да бездә дәвалана.

– География бик киң, ә нәтиҗәләр нинди?

– Берсендә 160 килограмм авырлыктагы бер ханым килде. 21 көнлек дәвалану курсыннан соң савыгып, 19 килограммга (!) ябыгып кайтып китте. Бу – ике чиләк су дигән сүз!

– Димәк, сез ябыктырасыз да?..

– Әйе… Организм да чистарып кала. Кан басымы җайлана, баш һәм йөрәк авырулары юкка чыга, хәтер, кан әйләнеше яхшыра һ. б.

– Дәвалану курсын еш узаргамы?..

– Елга бер-ике мәртәбә.

– Сезгә яшьләр дә киләме?

– Килә. Ләкин без «балалар бакчасы» белән эшләмибез. Ә акыл утырткан, үз сәламәтлеген яшьтән үк кайгырткан егетләрне һәм кызларны кабул итәбез. Кеше моны никадәр иртәрәк аңласа, шулкадәр яхшырак.

Алла «сакланганны гына саклармын» дигән бит, шуңа уйланырга кирәк. Мин үз юлымны сайладым инде.

2006
РӘССАМНЫҢ КҮҢЕЛ ДӨНЬЯСЫ

Актаныш районының Такталачык авылында бер рәссам яши. Аның хакында «читтән күчеп кайткан» диючеләр дә бар. Исемен белмәүчеләр «художник» дип кенә йөртәләр, әмма ул бер дә килмешәк түгел, төп шушы авыл кешесе.

77 яшьлек Әхсән Гата улы Вафин кайчандыр Такталачыкның яшел чирәмле урамнарында тәгәрәп, Хәзрәт чишмәсенең шифалы суын эчеп үскән. Ул кечкенәдән үк рәсем сәнгатенә маһир була, Актаныш урта мәктәбен тәмамлый. Яшьлеге Пермь, Үзбәкстан якларында уза. Күп еллар читтә тилмереп йөргәннән соң, ул яңадан туган авылына кайтып туктый…


– Әхсән абый, Сездә рәсем сәнгатенә тартылу кайчан башланды? Ул сәләт каян килә?

– Мәктәптә үк мавыга башладым. Башлангычта укыганда, укытучыбыз рәсемгә һәвәс балаларны дәрестән соң түгәрәккә җыя иде, анда мин дә йөрдем…

Сәләт дигәннән, ул авыл табигатен яратудан, чишмә суыннан киләдер. Бабам Әбелвафа Такталачыкта атаклы балыкчы булган. «Көз көне җылым белән салкын су эчендә йөреп, суык тидереп үлде», – дип сөйли иде әбием. Әтием Гата – балта остасы. Һәр эшен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкара иде. Бу минем канда да бар.

– Урта мәктәпне тәмамлаганда…

– Хыял канатларым сынды… Укытучылар Казан сәнгать училищесына барырга өндәделәр. Читтән күчеп килгән Сәйдәшев дигән мөгаллим алгебрадан «икеле» чыгарды. Баштарак: «Өстәмә дәрес бирә алам, ләкин бушка түгел», – дип, миннән акча сорады, берүзе эшләп, җиде җанны (әби, әни һәм без биш бертуган) туйдырган әткәйгә бу турыда сүз катарга оялдым. Югыйсә берәр җаен тапкан булыр иде… Шулай итеп, киләчәгем хәл ителде – кулымда укуны тәмамлау хакында таныклык юк, ә беркетмә генә, белем күтәрүгә юл ябык.

– Нигә Үзбәкстан якларына китәргә булдыгыз? Кайларда эшләдегез?

– Бәхет эзләп. Әткәйнең энесе дә шунда яши иде. Әүвәл өч-дүрт ел Сәмәркандта сызым, география, рәсем укыттым. Мәктәп укытучыларының 70 проценты татарлар иде. Шулай итеп, үзбәкләрне укый-яза белергә өйрәттек. Ә мин кардәш телне бик җиңел үзләштердем. Иптәшләрем белән сәнгать остаханәсендә эшләдем.

Өч-дүрт елдан соң шәһәр һәм өлкә исемен йөрткән Наманганга күчтем. Фирганә филиалының сәнгать фондында тугыз ел хезмәт иттем. Төрле оешмаларга биеклеккә 2–3 м, киңлеккә 8–10 м лы җыелмалы паннолар, плакатлар ясадык. Моның өчен келәйле гуашь, буяу һәм пумаланы Ташкенттан җибәрә иделәр… Сынлы сәнгать студиясендә дә ирекле шөгыльләндем.

– Күбрәк нәрсәләр ясарга яратасыз?

– Табигать күренешләрен, тауларны, чәчәкләрне…

– Илһам кайчан килә? Картиналар ничек туа?

– Кайбер кешеләр моңа ышанмый, ләкин ул төрле вакытта ишегеңне шакый. Ашавыңны да, йокыңны да онытасың. Илһам килгәндә генә картина яхшы эшләнә, чөнки син аңа бар җаныңны, күңелеңдәге бөтен мәхәббәтеңне саласың. Хәтта үзеңә дә ошап куя. Мәҗбүри эшләнгәненең сыйфаты булмый.

Аннары игътибарлылык кирәк. Кайсыдыр күренеш күңелеңне биләп ала да, сурәт иң башта караламада ярала башлый. Бер картина ясау өчен, зур бер альбом тутырырга мөмкин хәтта. Һәр элементны күңелдән үз урынына куеп чыккач кына, сурәт чын мәгънәсендә дөньяга аваз сала. Ә этюдлар бер тотынуда тәмамлана.

– Натурадан ясау уңайлымы, әллә фотоданмы?

– Натурадан үзеңчә сурәтлисең, ә фотодан хата җибәрмим дип тырышасың. Берсүзсез, беренчесе җайлырак, җиңелрәк тә. Техниканың үсүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән төсле фотоларны рәссамнарга конкурент дияр идем.

* * *

Үз һөнәрен яратып, сурәтләренә дөньяга булган бар мәхәббәтен салучы Әхсән Вафин, күңеле тулганда, Хәзрәт чишмәсе буена төшә, аның татлы суы белән кабат-кабат иреннәрен чылатып, калкулыкка менеп утыра да уйга тала: бала вакытларын искә төшерә, картиналарында чагылган көньяк Урал табигатен янә күз алдыннан кичерә, читкә киткән улын, оныгын сагына…

Ә хәзер рәссамның күңел дөньясына күз салыйк.

«Батуми порты таң атканда» картинасын автор курортка «дикарём» баргач тудырган.

Чик буе. Төркиягә нибары 7 чакрым гына.

– Моңлы гына бер иртә иде. Диңгез һавасыннан микән, бер җирдә бер чебен дә юк иде, – дип искә ала Әхсән абый.

Сурәтнең алгы өлешендә зур баржа, артта кран башлары күзгә чалына. Уң якта – пристань. Әле кеше-кара күренми. Батуми яңа гына йокысыннан уянып килә, күрәсең… Кавказ тавы итәкләрен томан ураган. Кара диңгез култыгы да тын, дөньяда бер гаме дә юк диярсең. Кояшны иң беренче сәламләп каршы алган болытлар шаян, назлы нур яңгыры астында коеналар.

«Кыргызстандагы күл». Рәссамның иң матур картиналарыннан берсе. Кичке як. Якында гына Тянь-Шань тавы итәкләре, арырак – бозлары җәй көне дә эреми торган тау өсләре. Уртада – югарыдан агып төшкән кар суларыннан җыелган күл. Уң як тау итәгендә – тупыллар, наратлар… Салкынча һава астында җәйрәп яткан тонык күл үзенә тартып, дәшеп тора шикелле…

«Җәйнең соңгы көннәре» төсле фотодан күчереп эшләнгән.

Агачлар, җәй белән хушлашып, сарыга манчылган яфракларын кулъяулыктай җилфердәтәләр. Үләннәргә сагыш төсе иңгән, уйчан сулык хыялга бирелгән.

«Әй елгасы». Башкортстанның Салават районы Лаклы авылы яныннан агучы 20–30 адым киңлектәге Әй елгасы буе. Яр белән янәшә генә кечкенә сукмак бара-бара да Урал тауларына менеп китә. Ромашкалар, чабылып куелган печән өемнәре безгә җәйнең икенче яртысы булуын хәбәр итә. Ә ярның теге ягында күкрәп утырган тук башаклы бодай кыры игенченең уракка төшүен көтә шикелле.

«Әткәй» портреты Әхсән Вафинның әтисе Гата абыйны күзалларга мөмкинлек бирә. Хезмәт сөйгән, гомер буе башын да күтәрми бил бөккән, тир түккән гади җир кешесенең кыяфәте җитди, зәңгәр күзләре очкын уйната.


Әйе, һәр картинаның үз язмышы. «Кара диңгез пляжы», «Кисловодск. Декабрь» этюдларымы, «Табигать күренеше. Пейзаж» сурәтеме – һәрберсе үзенчә матур, һәркайсы үзенчә бер серле дөнья ача, сине шул матурлык иленә дәшә.

2003
КҮРШЕЛӘР КИЛДЕ БЕЗГӘ…

Бию җиңел һөнәр булса, бөтен кеше дә биеп кенә йөрер иде. Юк шул, моның өчен күпме көч, күпме үҗәтлек, күпме тырышлык, үз өстеңдә көн-төн эшләү кирәк.

Башкортстанның халык бию академия ансамбле чыгышын карагач, мин моңа тагын бер кат инандым. Аңа талантлы хореограф, нечкә һәм үтә тирән фикерле балетмейстер Фәйзи Гаскәров нигез сала. Ансамбль җиденче дистәсен алтынчы буын биючеләр белән каршылый. Репертуарында – 150 дән артык бию. Гастрольләр – бөтен дөнья буйлап.

Ансамбль үзенең «атасы» Фәйзи Гаскәров исемен йөртә. Элекке традицияләрен саклаган хәлдә, чыгышларын яңа биюләр белән баета. Казанга – Кәрим Тинчурин театрына концерт белән килгән ансамбльнең директоры Рафис Идият улы Хәлимов белән сөйләшеп алдым.


– Рафис әфәнде, сез күптән түгел Карелиядә булгансыз икән, юл уңаеннан Казанга да кагылып чыгарга уйлагансыз…

– Әйе. Чувашия белән Санкт-Петербургка да гастрольгә бардык. Күршеләр булсак та, без күптән аралашмадык. Алты-җиде ел чамасы. Соңгы мәртәбә Казанда шәһәр көнендә чыгыш ясаган идек. Биюләр аша без дуслык күпере сузабыз бит. Минемчә, киләчәктә бердәмлек булсын өчен тырышырга кирәк. Үзем сәясәтне яратмыйм, мәдәният өлкәсендә эшлим. Нәкъ менә шул безне берләштерә дә инде.

– Сәхнә артында бихисап концерт киемнәрегезне күрдем. Ничә кеше килдегез?

– 70 кеше. 50 биюче, 16 кешелек оркестр, 2 сәнгать җитәкчесе, балетмейстер һәм мин. Соңгы елларда ансамблебезгә бик күп яшьләр алдык.

– Аларны ничек сайладыгыз? Каян?..

– Талантларына карап сайладык. Төп биючеләребез Рудольф Нуриев исемендәге хореография училищесын тәмамлаганнар.

– Ансамбль үзенең нигезен салып калдырган Фәйзи Гаскәров традицияләрен ничек дәвам итә?

– Фәйзи ага – русларның Игорь Моисеев коллективына охшаш бию ансамбле төзеп, аңа милли компонент өстәгән шәхес. Йөзгә якын биюне ул куйган. Бүген дә алтын фондтагы «Җиде йолдыз», «Өч туган», «Гөлнәзирә», «Зәрифә» кебек биюләр бер сәхнәдән икенчесенә күчеп йөри. Программабыз ике бүлектән – башкорт, татар һәм дөнья халыклары биюләреннән тора.

– Былтыр гыйнвар аенда «Урыс кышы» программасы кысаларында Лондонда, соңрак Швейцариядә чыгыш ясагансыз. Алга таба планнарыгыз нинди?

– Әйе. Бөек Британиядә Россиядән Александров хәрби ансамбле һәм без генә катнаштык. Быел да читкә чыгарга уйлап торабыз. Кая икәнлеге әлегә сер.

– Сезнең репертуарда заман биюләре, мәсәлән, рэп бармы?..

– Без эстрада яки ресторан коллективы түгел. Тамашачылар соравы буенча, халык биюләренә заман сулышы гына өрә алабыз.

– Казаннан соң тагын кайларга барырга уйлыйсыз?

– Якын-тирә районнар чакыруы буенча, без Татарстанга килгәләп торабыз. Юл уңаеннан Түбән Камада, Яр Чаллыда булачакбыз. Өйдән урап килгәч, Әлмәт белән Бөгелмә көтә.

– Ялгышмасам, ансамблегез башта филармония каршында иде. Соңга таба ул аерылды бугай?..

– Дөрес. Бер ел, ел ярымнан яңа бинабыз да булачак.

– Безнең бию ансамблен дә кунакка чакырырга уйламыйсызмы?

– Исәп бар, ләкин без бу хакта ким дигәндә өч ай алдан белергә тиеш. Әзерләнергә, тиешенчә ярдәм итәргә кирәк бит. Театрлар үзара ничек аралаша, безнең дә шулай аралашасы килә.

– Үзегез дә сәхнәгә чыгасызмы?

– Испан биюенә генә.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Уңышлар сезгә!

– Рәхмәт!


Калмык биюе «Чичирдык»ны да, испан биюе «Андалуз кичләре»н дә, Америка «Кантри»ын да шәп башкардылар. Ул йөгерек хәрәкәтләр, әллә нинди бию элементлары! Иркенлеккә күнеккән биючеләр хәтта сәхнәгә сыймадылар, ә шыгрым тулы зал аларны алкышларга күмде.

2006
«ДИРИЖЁРЛЫК – КАРАҢГЫ ЭШ»

Танго биюенең 200 еллык тарихы бар. Иң беренче булып Андалусия, Криоль һәм Аргентина танголары туган. Заманында урамда төрле хәрәкәтләргә, төрле позаларга кереп биегән кешеләр сәнгатен «Маймыллар биюе» дип бәяләгәннәр. Әмма күпмедер вакыттан соң танго Парижга эләккән. Карамель конфетлары, тортлар, күлмәкләр, хәтта эшләпәләр дә җанда ут кабыза торган дәртле бию исеме белән атала башлаган. Франциянең башкаласыннан исә танго бар Европага таралган. Алман, инглиз, дат, испан, америка, рус композиторлары шушы стильдә үз әсәрләрен иҗат итәргә тотынганнар.

Ниһаять, Казан тамашачысына дөньяның алтын танголары фондына кергән классик иҗат үрнәкләре белән танышу, аларны ишетү, хозурлану бәхете тәтеде. Күренекле эстон дирижёры, композитор, пианист, чып-чын маэстро Пеэтер Сауль башкалабызга яңа программасы белән килеп төште. Ул Татарстанның симфоник оркестры ярдәме белән «Дөньяның алтын танголары» программасын тәкъдим итте.


– Пеэтер әфәнде, әйтегез әле, Сез соңгы елларда ниләр белән шөгыльләндегез?

– Соңгы ике-өч елда Мәскәүнең Халыкара музыка йортында эшләдем. Ике Раштуа концерты әзерләдем. «Бу онытылмас Чарли» дигән яңа программа төзедем.

– Бер карасаң, таяк белән селтәнеп утыру кебек, әмма дирижёр булмаса, оркестр уйный алмый. Бәлкем, монда берәр сер, сихер бардыр?

– Әйе, бар. Күренекле рус композиторы Николай Римский-Корсаков: «Дирижёрлык итү – караңгы эш», – дигән. Барысы да аңлашыла, артык сүз кирәкми.

– Сез Казанга алып килгән егермедән артык тангоның һәрберсенең үз тарихы бар…

– Атаклы дат композиторы Нильс Гаде язган «Көнләү»не генә алыйк. Әсәр шул дәрәҗәдә популяр булып китә ки, хәтта, әдип үзе үлгәч, килгән табыштан махсус стипендия фонды төзиләр.

Күренекле Мексика пианисты һәм композиторы Консуэлла Веласкес 17 яшендә «Мине күп мәртәбә үп» («Besamе mucho») дигән данлыклы танго иҗат итә.

Бу уңайдан «Херманданың сере» әсәре кызыклы. Ниндидер кичәдә бер туташ күбрәк «төшереп» ташлый һәм биегәндә, бер кавалердан икенчесенә күчеп, чайкалыбрак йөри. Яңа бию туа. Ә Херманданың сере «Херманда» коктейлендә була.

– Сез бит әле маэстро гына түгел…

– Әйе, заманында бокс белән дә мавыктым. Дүрт тапкыр Эстония чемпионы булдым.

– Һәркемнең төп кызыксынуыннан тыш тагын өстәмә шөгыле – хоббие була…

– Мин дөньядагы бөек дирижёрларның концертлары урын алган киноленталарны, видеотасмаларны җыям.

– Сезнең фикерегезчә, Татарстанның симфоник оркестры нинди?

– Мин канәгать. Оркестр этикасы – иң мөһим сыйфат. Аларда ул бик югары. Музыканы җаннары-тәннәре белән тоялар. Оркестр яхшы әзерлек алган.


Чынлап та, үз концертларына үзе оранжировкалар ясаган Пеэтер Саульның яңа программасы зур уңыш белән узды. Маэстро үзе һәр тангодан соң залдагы халыкка борылып рәхмәт әйтте, башын тыйнак кына кагып елмайды. «Танго блю», Гётцның «Минем белән таңга кадәр бие», Бешеның йөрәкләрне яралаучы «Нәни чәчәге» үзе генә ни тора! Иң мөһиме – тамашачы канәгать. Ул янәдән Пеэтер Саульны «Бу онытылмас Чарли» тамашасы белән килүен көтә.

2004
КОМПЬЮТЕРДА ҖЫЕЛГАН КӨЙЛӘР

Рузил Мөхетдинов белән «Айсылукай» дигән җыр иҗат иткән идек. Мин – сүзләрен, ул – көен дигәндәй. Дустым Казан дәүләт университетының математика һәм кибернетика факультетын кызыл дипломга тәмамлады, Интернетта татар эстрадасы, җырчылары хакында «Булмас.ru» дигән татарча сайт ачып җибәрде. Үз газетасында кайбер татар җырларын, аларның текстларын урнаштырды, кесә телефоннары өчен милли көйләр куйды.


– Рузил, син бер очрашуыбызда, музыкада эчке тоемлавыма карап кына эш итәм, дигән идең…

– Әйе, шулай. Мәктәптән үк хромка, баянда уйнап үстем. Коточкыч авыр булса да, пианинога тотындым. Көйләрне компьютерда җыя башлагач, теорияне дә үзлектән өйрәнергә туры килде.

– Димәк, максатыңа баскычлап ирешә бардың?

– Кечкенәдән үк колак салып йөрисең, ноталарны чамаларга өйрәнәсең. Тора-бара пентатониканың нәрсә икәнлегенә төшенәсең. Әкренләп көйне ишетү белән аңлый, җырны җан белән тоя башлыйсың.

– Көй генә түгел бит әле…

– Әйе, аның гармониясе дә бар. Мелодика белән генә эш итсәң, көй без теләгәнчә килеп чыкмый. Шуңа гармонияне туры китерергә кирәк.

– Ә нигә кесә телефоннары өчен татар көйләре булдырдың?

– Сыйфатлы полифония Интернетта юк бит. Күп булса, 2–3 уен коралы гына кулланылган. Ритм туры килми. Коточкыч!.. Гарьләндем. Үз кулларым белән шәп итеп эшлисем килде.

– Ничек инде ул?..

– Көйне компьютерда җыйганда 15–20 уен коралын кулланырга, заманча оранжировка ясарга була. Хәзер бит көйләрне нота белән кәгазьгә язып утырмыйлар…

– «Торгынлык чоры» артта ук калдымы?..

– Әйе. Нота станында бөтенесен дә күрсәтеп булмый. Мәсәлән, тембрны биреп, шуңа кайбер композиторлар символлар кулланалар.

– Әйбәт икән. Көй туа да, компьютер каршына барып утырасың…

– Кемнәрдер һәр уен коралын аерым ишетә. Гармония белән мелодиканы кушып, фон булдыра, тере тавышлар кертә дә юнь генә бәягә сатып җибәрә.

– Атна саен бер җыр – айга 4 мең доллар?

– Клиентларың бар икән, берни түгел. Штампка салып утыручылар, халык көйләренә аранжировка эшләп сатып ятучылар да юк түгел. Ритм белән гармонияне үзгәртеп тә, ялган көй «уйлап табарга» мөмкин. Мәсәлән, берсендә русларда:

 
Вижу тень наискосок,
Рыжий берег с полоской ила.
Я готов целовать песок,
По которому ты ходила, –
 

дигән җыр бик популярлашып киткән иде. Аның көен университетта укыткан Таһир Таһиров дигән кеше иҗат иткән. Ә ул безнең:

 
Сабантуйга, Сабантуйга
Нигә ашкына күңел?
Сабантуйда, Сабантуйда
Нигә безнең туй түгел? –
 

дигән җырдан алынган.

– Плагиатлыкмы бу?

– Кайчак гармония дә туры килә ала.

 
Сандугачлар – капкада,
Канатлары – тактада…
 

Һәм:

 
Не растанусь с комсомолом,
Буду вечно молодым!..
 

Авторлык хокуклары буенча яхшы закон кирәк, бигрәк тә Интернет буенча.

Татар көйләренең кесә телефонында яңгыравы бик әйбәт, ә бакчага тирес керткәннән соң котырып үскән алабута кебек, яңа җырлар арасында охшашлык тоемланса, аптырыйсы юк. Димәк, алар каяндыр «пәчелгән» булып чыга.

2005

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации