Текст книги "Үзем белән очрашу"
Автор книги: Ленар Шаех
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
«БӨТЕН ИСКЕ КАЗАН – ӨЕМДӘ!»
Дөньяда сәер кешеләр байтак. Кемдер иске акчалар, маркалар җыя, кемдер балыкка йөрү белән җенләнә, ат чабышы, машиналар узышыннан кайтып кермәүчеләр дә юк түгел. Һәркемнең үзенә генә хас шөгыле, мавыгуы.
Ә менә Алексей Основин борынгылык исе сеңгән төрле көнкүреш әйберләре җыя. Аның тупланмасында генуэзлар чорында Венециядә эшләнгән йөзектән алып (XIII гасырга карый) хан заманындагы шкафларга кадәр бар. Үзе таба, үзе җыя һәм төрле җирдә күргәзмәләр оештырып йөри. Бүген ул Казан дәүләт университетының тулай тораклары буйлап сәяхәт итә.
– Алексей әфәнде, Сез алып килгән күргәзмәдә «Ермак» фильмында кулланылган амбар йозагы, Пугачёв заманындагы христиан тәреләре, кесә сәгатьләре бар. Ул әйберләр Сезгә ничек килеп эләкте?
– Мин аларны гомерем буена җыям. Казанның ташландык иске йортларына йөрим, карыйм, эзләнәм. Тузган торакны бетерү программасы миңа бик ярдәм итте. Күпме борынгы биналар буш иде. Хуҗалары да: «Иске әйбердә иске сагыш йөри», – дип, элеккеге тегү машиналарына кадәр калдырып чыгып киткәннәр.
Берсендә Болак буендагы йорттан ике «Зингер» тегү машинасы алып чыктым. Әздән генә бомжлар кулына эләкмәдем, әле, җитмәсә, бомба күтәреп бармый микән дип, милиционерлар бәйләнеп интектерде…
– Сез картиналар да ясыйсыз икән…
– Әйе. Иске Казанның бүгенге көнгә кадәр килеп җитмәгән тарихи биналарын, урамнарын рәсемгә төшереп, киләчәк өчен калдырырга тырышам. Гасыр башы фотоларына үземнең күзаллавымны да кушып җибәрәм.
– Шведлар булса, үзәктәге алты-җиде кварталны әллә кайчан алтын чылбырлар белән әйләндереп, анда җәяүлеләрне генә йөртерләр иде…
– Әйе. Бүгенге көнгә XIX гасырның икенче яртысына караган йортлар бик аз калды, хәзер XX йөз башын да җимереп ятабыз. Сакламыйбыз бит. Әби-бабаларыбыз күрсә, чәчләре үрә торыр иде.
– Менә бу өч картина хакында сөйләп китегез әле. Берсендә – мәчет, икенчесендә – чиркәү, өченчесендә – ниндидер урам.
– Мөселман һәм христиан Казанын сурәтләдем. Соңгысында – Гражданнар сугышы чоры. Бу матурлык күптән югалган инде.
– Ә менә бу таяк каян?..
– Ул Иранда эшләнгән. Бер үк вакытта таяк та, кылыч та. Корал өлеше ныклап беркетелгән. Минем аны ачып караганым юк, тик кылыч һаман да таяк эчендәдер дип уйлыйм. Әлеге тарихи ядкярне мин Шиһабетдин Мәрҗанигә нисбәт итәм. Аныкы булган ул.
– Борынгы әйберләр аерым якын килүне, саклауны сорый…
– Алай димәс идем. Борынгы әйберләрне эшләгәндә үк гомерлек итеп эшләгәннәр. Әтисеннән улына, аннан оныгына күчкән. Менә бу кесә сәгатьләрен генә алыйк. 100–120 ел элек эшләнгән булсалар да, һаман йөриләр. Патша заманындагы будильник хакында әйтеп тә тормыйм. Ул да чылтырый.
Казанда манаралары киселгән мәчет биналары, кыңгыраулары алып ташланган чиркәүләр бар. Алар әле дә булса торалар. Артык игътибар итүче генә юк. Манара куеп, намаз укый башларга була лабаса…
– Сез борынгы йорт җиһазлары да җыясыз бит әле.
– Миндә 30 өй җиһазы бар. Бу – 5–6 бүлмә дигән сүз. Тулы бер склад җыелды инде. Алар минем фатирымда, дачамда.
– Патефоныгыз бик матур җырлый…
– Тора-бара музыкаль тартмачыкларның модасы чыккан. Патефоннар барлыкка килгән. Менә бусы Беренче бөтендөнья сугышына кадәр эшләнгән. Алар ярыйсы гына кыйммәт йөргәннәр. Кайчак патефон белән бергә менә шундый пластинкалар альбомы бүләк иткәннәр (хәзерге диск һәм фотоальбомнар кебек. – Л. Ш.).
Бер тулаем әйләндерү пластинканың бер ягын тыңларга җиткән. Энәләрен генә еш алмаштырганнар.
(…Алексей Юрьевич бер энәне игәп алды да патефонны «кабызып» җибәрде. Үткән гасыр башы романсы. Сүзләре аз аңлашыла. Тик көе – чын көй инде!..)
Бу романсны кайчандыр Шаляпин Хеопс пирамидасының иң очына менеп башкарган. Үзен бөтен Мисырның ишетүен теләгән.
Миндә әле ир-ат һәм хатын-кыз блокнотлары бар. Кызлар бал көннәрен теркәп куйганнар, чакырылган кешеләрнең исемнәрен язганнар.
– Берәр хәзинә тапканыгыз булмадымы?
– Булды хәлләр… Берсендә 1910 елгы кәгазь акчалар белән шыплап тулган янчык таптым. Акчалары – өйдә, янчыгы монда. Күрәсеңме, ул 3 кесәдән тора. Арада 16 кесәлеләре дә булган.
– Сез – энтузиаст. Барысын да үз көчегез белән башкарасыз, бөтен вакытыгызны борынгы әйберләр җыюга багышлыйсыз. Менә бу бронза тартмачыклар да әллә кайда аунап ятарлар иде әле йә төсле металл караклары корбаны булырлар иде…
– Шулай бермәлне мин әллә кайчангы сатучы үлчәве таптым, тутыгып, күгәреп беткән иде. Алып кайттым, чистарттым. Хәзер менә дигән, эшли.
– Ә ни өчен нәкъ менә башкалада гына казынасыз?
– Болгар, Свияжскида борынгылык артык сакланмаган, ә монда күп әйбер табарга була әле. Бөтен Иске Казан – минем өемдә!..
Татарның үз тарихын тулаем саклап калырга вакыты да, мөмкинлеге дә булмагандыр. Гасырдан-гасырга нәрсәләрдер эреп юкка чыккан, элеккеге яшәешне хәтерләткән кайбер кыйпылчыклар гына исән калган. Тик һәр халыкта акыллы кешеләр бар. Павел Третьяков дөньяга нинди мәһабәт галерея бүләк иткән! Нәселенең бер очы татарга барып ялганган Алексей да олы бер музей ачарга ниятли.
2006
АМЕРИКАДАН – ТАТАР ДӨНЬЯСЫНА…
Филлип Кантрелл – Американың Көньяк Каролина штатыннан, Спартанбург шәһәреннән. Моннан ун ел элек Россия белән кызыксына башлаган. Байтак вакыт Мәскәүдә яшәгән, рус телен өйрәнгән. Инде менә биш ел – Казанда. Татар теле белән кызыксына, үз методикасын эшләп, дәреслек чыгарырга хыяллана. Ул белеме буенча – укытучы, тәҗрибәсе белән – филолог…
– Филлип, әйтегез әле, нигә Казанны сайладыгыз?
– Үз гомеремдә беренче мәртәбә Казанга килгәч, мин аңа гашыйк булдым. Бигрәк тә кешеләренә, һава торышына… Монда җәй көне эсселек ике-өч атна, ә Америкада өч ай буе дәвам итә. Кар да елга бер-ике мәртәбә генә ява һәм бик тиз эреп бетә. Мин кар яратам, Казанда дүрт ай буе кышка хозурланырга мөмкин.
Мин кешеләр белән уртак тел таптым, җаннар якынлыгын тойдым…
– Татар теле Сезне кайсы ягы белән үзенә җәлеп итте?
– Беренчедән, кушымчалар күп. Алар ярдәмендә күп фикер җиткереп була. Инглиз телендә бу нечкәлек юк. Мәсәлән, татарча «Сеңлемә егерме яшь» дип әйтәбез һәм моның өчен өч сүз кулланабыз. Ә инглизчә нәкъ шушы фикерне белдерергә алты сүз кирәк. Икенчедән, бер хәреф кенә үзгәрә һәм күпме яңа мәгънә барлыкка килә: «теш», «төш», «таш»… Кызык, ләкин колак тиз ияләшә алмый…
– Телне ничек өйрәнә башладыгыз?
– Казанда үземә укытучы-репетитор таптым. Ул бик түземле булды, һәрнәрсәне ныклап аңлатты.
Миндә татар телен өйрәнү теләге көчле, шуңа тора-бара яңа дәреслек, методика эшләп карау идеясе туды. Беләм, башка методикалар да бар, аларны тәнкыйть итәсем килми. Мин, чит ил кешесе буларак, телгә бүтән күзлектән карыйм, ләкин бу четерекле хезмәтне үзем генә башкарып чыга алмыйм. Мин – американ, ә укытучым – татар телен төптән белүче кеше… Безгә берләшеп эшләргә кирәк.
Без бер үк вакытта дәрес өчен күнегүләр дә төзедек, укыттык та. Яңа Савин районындагы бер бинадан бүлмә алдык. Эш бик күп иде. Аеруча минем өчен. Икенче елны җиңелрәк булды. Бездә укыган бер ханым:
– Сезнең методикагыз чәйнәлгән, – диде.
– Чәйнәлгән? – дип гаҗәпләндем мин.
– Әйе. Безгә аны йотарга гына кирәк, – диде ул.
– Ничә ел укытасыз?..
– Өч ел. Мин директор гына. Укыту процессында турыдан-туры катнашмыйм, киңәш-тәкъдимнәремне генә җиткерәм. Чит ил кешесе буларак, татар телендә нәрсәне белергә теләвемне, нәрсәнең җиңелрәк яки авыррак бирелүен яхшырак аңлыйм кебек.
Сабадан килгән укытучы Рәсимә Мөхәммәтгалиевна дәресләр алып бара, мин күзәтәм. Бергәләп сорауларга җаваплар табабыз, методика буенча киңәшәбез.
– Дәресләр еш буламы? Ничә кеше йөри? Күбрәк кемнәр килә?
– Ике юнәлештә эшлибез. Көндез телне өйрәнә башлаучылар өчен – бер төркем. Кич дәвам итүчеләр – ике төркем. Былтыр унбиш кеше алдык, шуның җидесе генә тәмамлый алды.
Күбрәк руслар һәм үз телләрен начар белгән татарлар килә. Алла боерса, без инглизчә сөйләшүчеләрне дә татар теленә өйрәтергә җыенабыз.
– Сез курсларга йөрүчеләргә диплом яки сертификат бирәсез, димәк?
– Юк. Белешмә генә. Безгә рәсмилек мөһим түгел, ә кеше, аның телне белүе әһәмиятлерәк.
– Нәтиҗәләр ничек соң?
– Әгәр дә сәләт һәм теләк булса, уңышка ирешү мөмкин. Мәсәлән, Юля татарча бер сүз дә белми иде, сигез ай үтте, һәм ул хатасыз диярлек сөйләшә башлады. (Филлип видео күрсәтте. Дәрес барышын карадык. Ә нәтиҗәләр күзгә бәрелеп тора. – Л. Ш.)
– Дәреслегегез кайчан эшләнеп бетә?
– Озакламый.
Шулай, үз заманында Карл Фукс та, Казанга килеп, татар телен, тарихын өйрәнгән, гыйльми хезмәтләр язган. Хәтта Казан университетының ректоры да булып торган.
Димәк, татарлар, гомумән, татар теле белән кызыксыну дәвам итә.
2006
ТЕЛ КАЗАНГА КИТЕРЕР…
Берлин шәһәрендәге Азат (Frei) университетының тюркология институты студенты Филипп Йегер (Jäger – немецча: «аучы») белән без узган ел танышкан идек. Ул башкалабызда нибары өч-дүрт көн генә торып китте. Татар теле белән кызыксынып, галимә, профессор Флёра ханым Сафиуллинада берничә дәрес тә алды. Метрода йөрергә дә, театрга барырга да вакыт тапты.
…Ниһаять, бер ел үткәч, немец дустым янә Казанда. Сөйләшер сүзләр шактый җыелган. Күптән түгел үзем дә Германиядә булып, Гиссен, Франкфурт, Кёльн, Хайдельберг шәһәрләрен күреп, немец студентлары «шулпасы»н ашап кайттым бит!..
– Филипп, татар телең ярыйсы гына шомарган. Әллә Берлинда яшәгән 800 татарның йогынтысы шулкадәр зурмы?
– Безнең университетта татар теле буенча махсус курслар бар. Аны Эльмира Мифтахова (Флёра Сафиуллина шәкерте. – Л. Ш.) һәм Илдар Харисов оештыра. Мин шунда йөрдем. Эльмира ханым немецча яхшы сөйләшә, Илдар әфәнде чит телдә татар фольклоры буенча лекцияләр укый.
– Русча да йөгерек сөйләшәсең…
– Университетта рус теле курсларына йөрим. Ләкин минем грамматикам… әлегә коточкыч!..
– Укырга нәрсә белән йөрисең?
– Метро белән. Минем махсус юл йөрү билетым бар. Ул теләсә кайсы җәмәгать транспортына ярый. Студентларга ташламалар күп.
– Берлинда кайда һәм ничек яшисең? Яшәү шартлары нинди?
– Тулай торакта. Безнең общага – шәһәрнең көньяк читендә урнашкан биш катлы бина. Һәр катта – җидешәр бүлмә, кухня һәм душ. Бүлмә саен – берәр студент.
– Син авылдан бит әле… Еш кайтасыңмы?
– Ай саен диярлек. Берлиннан поезд белән кайту 100 еврога төшә. (Поезд – Германиядә иң кыйммәтле транспорт. – Л. Ш.) Ләкин минем бонус-картам бар. Аның ярдәмендә 50 процент ташлама ясыйлар.
– Авылыгыз зурмы? Анда кемнәрең бар?
– Якынча 7 мең кеше. Әти – администрациядә, әни банкта секретарь булып эшли. Бертуганнарым юк. Гаҗәп түгел, Германиядә һәр гаиләдә – бер, күп дигәндә, ике бала. Ике этебез бар.
– Бушка укыйсыңмы? Әллә түләпме?
– Әтием белән әнием икесе дә эш кешеләре, шуңа күрә мин укыган өчен акча түлим. Стипендия алмыйм.
– Белүемчә, Германия университетларында уку гел түләүлегә әйләнәчәк.
– Шулай булырга охшап тора. Бездәге уналты федераль җирнең һәрберсе аерым дәүләт кебек. Үзләренең кануннары бар. Мәсәлән, Баден-Вюртембергта уку түләүле. Анда 620 еллык тарихы булган атаклы Хайдельберг университеты бар. Сез укыган Хессен федераль җирендә дә быел үзгәрешләр көтелә, чөнки Франкфурт, Гиссен шәһәрләрендәге университетлар – иң әһәмиятле, үзәк уку йортлары рәтендә. Бездә Европа берлеге бит. Шуңа Франциядән, Италиядән һ. б. илләрдән күпләп яшьләр килә. Алар махсус анкета тутыралар да бик җиңел генә университет студенты булалар. Моңа чик куярга телиләр, минемчә.
– Уку тулаем түләүлегә әйләнсә, студентларга авыр булмасмы соң?
– Әлбәттә, авыр булачак. Кайбер университетларда башта ук залог урынына 500 евро түлисең.
– Ә стипендия күпме соң?
– 300 дән 500 еврога кадәр.
– Укып бетергәч, аспирантурага керәсеңме?
– Уйлап йөрим. Гәрчә бездә аспирантурага калу бик авыр. Мин сынауларны үтәрмен дип ышанам.
– Нинди өлкәдә эшләргә җыенасың?
– Минем белгечлегем – тюрколог. Казахстанга барып, казах теленең матбугаттагы ролен өйрәнмәкче булам. Чөнки күпчелек казахлар русча гына сөйләшә, ә ана телләре авылларда – әби-бабайлар сөйләмендә генә калып бара. Бәлкем, татар телен дә яхшылап өйрәнсәм, аны казах теле белән чагыштырып, берәр хезмәт язармын.
– Сиңа ничә яшь әле?
– 25 тула.
– Өйләнергә уйламыйсыңмы?
– Укып бетерим инде…
– Белүемчә, Германиядә гаиләне бик соң коралар…
– 30–35 яшьтә. Әмма фән өлкәсенә кереп китүчеләр, бигрәк тә хатын-кызлар, бөтенләй дә кияүгә чыкмый калырга мөмкиннәр. Алар йә карьераны, йә гаиләне сайларга тиеш булалар.
– Бала тугач, дәүләт берәр төрле ярдәм күрсәтәме?
– Һәр балага ай саен 300–500 евро түли. Тик яшьләрне бу чара белән генә кызыксындырып булмый.
– Хатын-кыз канцлерга Германиядә ничек карыйлар?
– Минемчә, уңай. Үзем дә Ангела Меркельне сайлаган идем. Мин аны хөрмәт итәм.
– Ә Шрёдер?
– Ул сәясәттән китте.
– Шулай да, әйт әле, нигә татар телен өйрәнергә булдың?
– Миңа төрки телләрнең кыпчак төркеме якын. Татарча да беләсем килә. Бик күп немец галимнәренең язмышы Казан, татар мохите белән бәйле. Карл Фукс исемен атау да җитә, минемчә.
– Бу елның ахырында, киләсе елның башында, Берлинның Азат университеты Казан дәүләт университеты белән берлектә конференция уздырачак икән.
– Әйе. Ул «Икенче Бөтендөнья сугышы бүгенге көн күзлегеннән» дигән темага багышлана. Анда бездән дә, сездән дә унышар студент катнашачак.
– Ярый, Филипп дус, уңышлар сиңа!
– Рәхмәт, сиңа да уңышлар!..
P. S. Филипп «Немецкий дом»да бер ай буе лекцияләр укыды, университетта студентлар белән аралашты. Без икәүләп Тукай музеена һәм Камал театрына бардык. Аңа бик ошады.
2007
«БЕЗ КӨРӘШЕРГӘ ТЕЛИБЕЗ!..»
Бездә белем алып йөргән студентларга «кечкенә кешеләр» итеп карау гадәткә кергән. Алар – хокуксызлар, бернәрсәгә дә хаклары юк кебек. Укытучы сиңа карата булган симпатиясенә карап билге куямы, калдырган дәресләрең өчен имтиханда батырамы, шуның белән өч тиенлек стипендияңнән мәхрүм итәме, йә булмаса зачёт өчен акча сорыймы… – аңа барыбер. Койрыгыңны кысып, бөтенесе белән килешеп укып йөрисең шунда. Ләкин Европа студентлары безнең шикелле юаш түгел. Баш та күтәрәләр, ачлыгын да игълан итәләр. Мисал өчен, француз студентлары аз гына кысуларга да түзми, үз фикерен белдерә башлый. Дуламый ни, киләчәктә дөнья алар кулына калачак бит! Шуңа яшьләргә хәзер җитәрлек стипендия, уку өчен шартлар һәм мөмкинлекләр кирәк. Үскәч, тормыш мәшәкатенә чумгач, аларның кирәге дә, кызыгы да юк.
Әнә немец студентлары да баш күтәреп маташа.
Германиянең 400 еллык тарихы булган Гиссен университетының ишегалдында тегендә-монда җәелеп урнашкан палаткаларны күрергә мөмкин. Анда студентлар яши. Үз әләмнәренә кадәр элгәннәр. Сугышка әзерләнәләр диярсең. Әнә кемдер тәмәке көйрәтеп маташа, кемдер дусты белән сөйләшеп тора, кемдер йоклый… Әмма яшьләрнең күпчелеге көндез шәһәрдә йөри. Алар, кич җитү белән, үз «өн»нәренә кайтачаклар. Хәер, сәбәп нидә соң?..
Хессен федераль җире идарәсе (Германия 16 федераль җирдән гыйбарәт. – Л. Ш.) һәркем югары белем алган өчен акча түли башларга тиеш дип саный. Бу – якынча һәр студентка семестр саен 500 дән алып 1500 еврога кадәр акча дигән сүз. Ничек моның белән килешмәк кирәк?! Күңелендә зур ризасызлык хисе йөрткән немец студентларының берсе Рональд Штеген белән сөйләшәм.
– Рональд, әйт әле, син каян килдең? Ни өчен ризасызлык белдерәсең?
– Мин – Киель шәһәреннән. Ул Германиянең төньягында урнашкан. Минем федераль җирем түләүле уку системасына күчәргә тели. Без моның белән килешмибез, шуңа Гиссенда җыелдык һәм барыбыз да бу хәлгә каршы чыгабыз.
– Сезнең ризасызлык акциясе Гиссенда гына барамы?
– Юк. Күп шәһәрләрдә төрле чаралар үткәрелә. Мәсәлән, күрше Магдебургта, көньяктарак урнашкан Франкфуртта… Ләкин Гиссенда студентларның ризасызлык белдерүе күпкә көчлерәк.
– Бу хәл кайчаннан бирле дәвам итә?
– Германиянең кайбер җирләрендә ике елдан артык. Гиссенда май аеннан башланды.
– Сезне кем финанслый?
– Беркем дә ярдәм итми. Акча үз кесәбездән чыга.
– Сентябрьдә узган «Ризасызлык белдерү көннәре» үз эченә нинди чараларны алды?
– Без, йөздән артык студент, шәһәрдә демонстрация үткәрдек. Күрсеннәр, белсеннәр, безнең фикер белән исәпләшә башласыннар, дидек.
– Син кайда йоклыйсың? Палаткадамы?
– Юк. Саф һавада. Әнә тегендә минем караватым – агач эскәмия тора.
– Салкын түгелме соң?
– Әзрәк кенә, ләкин барысы да тәртиптә.
– Сез үз хокукларыгызны күпме даулаячаксыз?
– Җиңгәнче! Без көрәшергә телибез!
– Мин сиңа сабырлык телим!
– Рәхмәт!
Тарих күрсәткәнчә, студентларга гел көрәшергә, үз хокукларын дауларга туры килә. Кайчакта үз гомерләре, үз сәламәтлекләре бәрабәренә. Гел баш иеп, бөтен нәрсәгә риза булып та булмый шул. Югыйсә сине – «кечкенә кеше»не таптап, изеп китәргә, үз урынына утыртырга теләүчеләр җитәрлек.
2006
ӘДӘБИ ПОРТРЕТЛАР, ИҖАТ БӘЯЛӘМӘЛӘРЕ
Еллар арта. Еллар артта
Ялтыр-йолтыр килеп кала,
Сибелепләр-чәчелепләр.
Мизгелендә гүя очкын
Кабына да… һәм югала…
Йөрәгем яшь, күңелем шук икән,
Әллә миңа үлем юк микән?! –
КҮҢЕЛДӘ МОҢ-САГЫШ ТИРБӘЛӘ
(Юксыну)
Дәрдемәнд үлгән елны мин туганмын,
Мин үлгәндә, тагын кем туар?
Г. Афзал
Актаныш районының Такталачык авылы. Уйлап карасаң, гади генә бер авыл, башка салалардан берни белән дә аерылмый кебек. Авылга җитәрәк, тезелешеп, юлчыларга сәлам биреп утырган карт өянкеләр генә нидер пышылдап, моңаешып торалар. Алар күпме кешене сәламләп каршы алган, күпмесен фатиха биреп озатып калган. Бу юллардан кайчандыр яңа гына оешып яткан «Таң» колхозы турында язарга килгән Һади Такташ атлаган, Такталачыкта туган Мохтар Мутин, Альберт Фәтхиләр дә шуннан, бәхет эзләп, читкә чыгып киткән, күмәкләштерү чорында кулак дип табылган Гыймазетдин агай Афзалов та, гаиләсен, булган әйберләрен ат арбасына төяп, кечкенә Гамилне утыртып, Урал якларына юнәлгән.
Такталачыкта туган өч бөек шәхес, өч кабатланмас язмыш. Мохтар Мутин, Гамил Афзал, Альберт Фәтхи… Берсе – татар халкының бөек трагик артисты, икенчесе – даһи шагыйре, өченчесе – олуг галиме… Кызганыч, бүгенге көндә берсе дә исән түгел. Тулы бәхетен Магнитогорск, Башкортстан якларында таба алмыйча, янә туган ягына – Татарстанның Әлмәт шәһәренә кайтып туктаган, шигърияткә урау юллар үтеп, рухи яктан чыныгып килгән Гамил ага Афзал да мәрхүм инде.
Әдип белән ике тапкыр күрешеп калдык, ике хаты папкамда урын алды, үз китапханәсеннән бүләк иткән ике китабы… Танылган язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиев сүзләрен бераз үзгәртеп әйтсәк, Гамил ага үзе белән тулы бер халәтне, мохитне алып китте. Исән чагында ук классикка әверелгән шагыйрь белән бергә зур эпоха да артта калды. Ул:
Үзем сүнеп ятам,
Үзем көлеп ятам,
Кеше бәхете өчен сөенеп, –
дип, үлем белән көрәште;
Йөрәгем яшь, күңелем шук икән,
Әллә миңа үлем юк микән?! –
дип, ачы елмайды;
Сөенеп яшәдем,
Көенеп китәрмен,
Дөньядан китү бик читен… –
дип, төшенкелеккә дә бирелеп алды.
Моңа кадәр ул әҗәлне җиңеп, һәрчак аннан өстен чыкты, киләчәккә өмет белән карап, халкым дип яшәде, замана ертыкларын фаш итте, алардан усал көлде. Үткен телле иде ул, җор телле… Әнә шул елмаю үз кайгыңны, тормыш камчысының җанда калдырган төзәлмәс яраларын онытып торырга ярдәм иткәндер, мөгаен, әмма сабыр канатлары да тала, арып, бер сына икән…
Алдымда – Гамил аганың хатлары… Шаулап узган 80 яшьлек юбилее безнең араларны якынайтты, күңелләрне бәйләде.
«Хөрмәтле Ленар Шәехов, Сезгә Әлмәттән күп сәлам күндереп калам.
Ике хатыгызны алган идем, хәлегезне аңладым. Мин 1959 елда Такталачыкта ике көн торып киттем. Аръяк мәчетенең подвалында авыл коммунистлары җыелышы булды, аны Газиз агай алып барды, сәхнәгә менеп, бер сәгать шигырьләр укыдым. Газиз агай парторг икән, детдом директоры да икән ул, ак костюм киеп йөри иде. 1996 елда Такталачык укытучылары, дүрт кеше, монда килеп, мине 75 яшем белән котладылар. Газиз агай турында сорадым, «Үлде!» диделәр. Такталачык китапханәсендә минем «Кышкы озын кичләрдә» исемле китабым бар, шуны алып укыгыз.
Шигырь язуыгыз әйбәт, Илдар Юзеевка миннән сәлам әйт, үзеннән ярдәм сора. Газетаның битен тутырып, синең шигырьләрне бастырып чыгарсын! (Ул чакта Илдар абый: «Яхшы шигырьләрең күбрәк җыелса, барысын бергә «Сабантуй»га бирербез», – дип язган иде. – Л. Ш.)
Ленар энекәш, син ничә яшьтә, укытучы булып Такталачыкка кайтасыңмы?
Инде 1936 елда 15 яшьтә шигырьләр яза башлаган идем, 80 гә чаклы ат кебек тырыштым, син дә тырыш!
Язасы сүзләр күп, вакыт тар, мин әле дә бик сәламәт түгел. Сез минем ике китабымны алып укыгансыз икән. Соңгысы – «Туган як моңнары» дигәне – 33 нче китап. Такталачыкта мин белгән-күргән кешеләр: Миңнегали, Ассаф, Кирам вафатлар инде. Бирге як мәчетендә 1930–1931 елда мин беренче сыйныфта сабак укыдым. Мөнҗия апа укытты. Шул мәчет бармы әле?
Ярый, Ленар энекәш, сау булыгыз!
Гамил Афзал13 ноябрь, 2001 ел, Әлмәт», –
дип язды ул тәүге хатында. Мин Минзәлә педагогия көллиятенең өченче курсында укып йөри идем әле. Ә бер ай үтүгә, мин – Әлмәттә.
Гамил ага, хәләл җефете Нәфисә ханым, кызы Галиябану, оныгы Нурия бик җылы каршы алдылар. Кияүләре Наил абыйны гына ул баруымда күрә алмадым. Соңгы мәртәбә 1959 елда туган авылында булган әдип Актаныш яклары белән кызыксынды, хатирәләрен яңартты, без аның белән сәясәт хакында әңгәмә куерттык, тормыш, яшәеш турында сөйләштек, ә мин аңа үз шигырьләремне укып күрсәттем… «Ярыйсы гына икән, тагын укы әле», – дип, Гамил ага мине игътибар белән тыңлады. Аның үрнәгендә тулы рифмалы шигырь язу белән «җенләнгән» чак иде бит.
Каты да, ачы да –
дөреслек;
Пычак та, кайчы да –
дөреслек.
Авыр да, җиңел дә –
дөреслек;
Гел йөри күңелдә
дөреслек.
Ялганны җимерә
дөреслек;
Сүз белән күмелә
дөреслек.
Карасаң, барысы
дөрес күк.
Йомырка сарысы –
дөреслек… –
дип тезеп киттем.
Икенче көнне, мин кире юлга кузгалгач, җәмәгате белән тәрәзәләреннән кул болгап озатып калдылар… Ул манзара җәйге рәшә булып әле дә күз алдымда тирбәлә: салкынча һава, ап-ак кар өемнәре… ә тәрәзәгә эленгән ак челтәр артында – чал чәчле Гамил ага белән Нәфисә ханым…
Көллиятне тәмамлап, Казанга укырга керергә әзерләнеп йөргән чагымда аның:
«Авылдаш, энекәш Ленарга Әлмәт каласыннан күптин-күп сәламнәр күндереп калам.
Сиңа, Ленар, Илдар Юзеев бик яхшы киңәшләр биргән икән. (Илдар абый мине Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетына укырга керергә кыстый иде. – Л. Ш.) Ул киңәшләрне гамәлгә ашыруы җайсызрак булмасмы соң? Хәзер уку түләүле бит. Имтихан тотар өчен укыганда, һәр ай өчен үзең түләргә кирәк булачак. Синең әтиең-әниең байлар түгелдер бит. Акча каян алырсыз? Газета редакциясенә эшкә чакыралар дисең – шул вариант яхшырак булмасмы? Анда хезмәт хакы түләрләр, шигырьләреңне, мәкаләләреңне шунда бастырып барырга мөмкин булачак бит. Шул ягын да уйла.
Актанышта безгә кардәш кеше, укытучы һәм шагыйрә Вәзилә Чинаева яши, шуның төгәл адресын язып җибәрә алмассыңмы, мин аның адресын югалтканмын.
Шигырьләреңне Илдар Юзеевка җибәр, ул аларны Казан газеталарында бастырып чыгарыр, ул – бик ярдәмчел кеше.
Гамил Афзал8 июль, 2002 ел», –
дигән хаты килеп төште. Ул миңа авылдаш буларак кына түгел, шагыйрь, остаз буларак та якын, кадерле иде.
Ахыргы очрашуыбызда мин аның шулай озак туган якларына кайтмавының сәбәбен белергә теләп сорау бирдем. Гамил ага: «Соңгы кайтуымда… нигезебез турыннан берәр үлән булса да эзләп карадым, әмма таба алмадым», – диде. Мин күз карашыннан барысын да аңладым, чөнки кайчандыр аның туган ягына кайтып төпләнү хыялы барлыгын да, җирле хакимиятнең моңа каршы төшүен, күршеләрендә яшәгән бер абзыйның: «Кайттыңмыни, кулак калдыгы?» – дип әйтүен дә ишетеп белә идем. Бер авылдан бит, ә авыл, телдән-телгә күчереп, үз тарихын саклый. Яхшысын да, яманын да.
Гамил ага күп шагыйрьләр, язучылар белән аралаша иде, бигрәк тә яшьрәкләр аның янына хәл белергә дә, язган әсәрләрен күрсәтеп, туры фикер ишетергә дә киләләр иде. Бер шагыйрьгә ул: «Менә туган авылымнан бер егет килеп китте әле, шигырьләр яза…» – дип, шатлыгы белән уртаклашкан. «Ничек яза соң, ярыйсымы?» – дигән теге шагыйрь. Гамил ага, кыска һәм үзенчә матур итеп: «Кишере бар егетнең», – дип җавап биргән. Ягъни ул миңа шушы өч сүз белән бәя дә, фатиха да биргән.
…Егерме икенче август. Гамил аганы соңгы юлга озатабыз. Әлмәт халкы, авылдашлары, туганнары, дуслары… Кеше бихисап. Кемдер елый, кемдер яшьләрен көчкә-көчкә тыеп тора. Мин дә тешемне кысып, эчтән янып йөрим… Күмәбез… Баш очына туган нигезләреннән алып килгән туфракны салдык.
Әллә кайда мәрмәр таулар матур,
Алтын балык йөзгән күл икән.
Язлар килер, сандугачлар кайтыр,
Туган җиргә ятып үл икән, –
дип язган шагыйрь Әлмәтнең 6 нчы мөселман зиратында калды, ә туган туфрагында түгел. Хәер, нефтьчеләр каласында икенче туган ягын тапкан, кырык еллап яшәгән бит ул…
…Гамил ага беренче сыйныфта укыган Бирге як мәчете дә, туган нигезләре дә күптән юк инде. Алар вакыт шаукымы астында эреп юкка чыкканнар да тарих сандыгына күмелеп калганнар. Такталачыкта әдип исеме белән аталган урамны кисеп үткән олы юл өстендә аларның нигезләре калды, таш белән капланып китте…
КАЙТУ
1959 елда туган авылыма кайткан идем. Нигезебез турыннан берәр үлән булса да эзләп карадым, әмма таба алмадым.Г. Афзал
Кайткан идем өметләнеп, –
Бәлки, күчәрмен кире…
Җан тартмаса, кан тарта, ди, –
Сагындым, туган җирем!
Нигезебез күптән сүнгән,
Таныш йортлар күренми.
Бер үлән дә табалмадым –
Ник өметем сүрелми?!
Өянкеләр, алар гына
Малай чагымны белә.
Әй, авылым, җирсеп кайттым –
Ник җил капкаңда келә?
Нигә миңа урын юк соң
Бу өйләр арасында?
«Кулак калдыгы» дигән сүз
Йөрәгем ярасында.
Үткәнемнең ишекләрен
Бүген тагын ачам бер.
Атлы арбага утырып
Киткән идек кайчандыр.
Атлы солдатлар озата –
Кубарылуы авыр.
Кешеләре әллә нинди,
Дөньялары болгавыр…
Туган ягым, Уралларда
Сагынып яткан идем.
Сагынганга, еллар үткәч,
Кабат бер кайткан идем.
Әй, авылым, туган авыл,
Ата-бабамнар җире…
Үпкәләмә, кичер, зинһар,
Китәрмен инде кире.
Гомер буена сагынып
Яшәргә язган икән.
Чит тарафка алып китте
Көймәдәге ак җилкән.
Ярый, сау бул, хуш, авылым,
Бәлки, бер күрешербез.
Туган туфракта тәгәрәп,
Елмаеп көлешербез…
…Кайда гына яшәсәм дә,
Күңелем синдә булыр.
Сәламнәремне алырсың –
Хатларым җилдә булыр…
Хатларым җилдә булыр…
Мин кабат авылга илтүче юлга әйләнеп кайтам. Ә анда әлеге дә баягы чал чәчле өянкеләр, җәй иркәсенә бирелеп, иелгән башларын югары күтәреп, гамьле генә моңаеп утыралар; ботакларына анда-санда килеп кунган кошларга, ераклардан килеп яшь яфракларын кыштырдаткан җилләргә нидер сөйлиләр… Шулчак, нәкъ Гамил Афзал язганча,
Өянкеләр сәлам әйтеп тора
Әкрен искән җәйге җилләрдә… –
дип, моңлы гына итеп сузып җибәрәсе килә.
2004
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?