Текст книги "Үзем белән очрашу"
Автор книги: Ленар Шаех
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 7 (всего у книги 31 страниц) [доступный отрывок для чтения: 10 страниц]
Ничек диләр әле, иң талантлы әсәр әлегә язылмаган, иң талантлы язучы-әдип тә тумаган… Өстәлдә яткан һәр яңа әсәр алдагыларыннан яхшырак булырга тиеш, шулаймы? Мин үзем шулай яшим. Димәк, мин оптимист булып чыгам? 60 яшьтә оптимист булып калу уен эш түгел ул. Дөрес анысы, кайчакта күз яше үтәли көләргә, елмаерга туры килә. Миндә һаман да сагыш күп, борчу күп, ярсыну-тетрәнү бар. Хәсән Туфанның «Гүзәл гам»е кебек минем оптимизм…
– Хәзер нәрсәләр язасыз? Иҗатыгызда кайсы жанр өстенлек итә?
– Хәзерге вакытта минем өстәлдә ике роман ята. Берсе – Бабичка, аның тормыш эволюциясенә, иҗат ярсуларына, язмыш интригаларына, Тукайга тиң бөеклегенә, һәр шәкерт аңларлык көлке-кәмитенә, ниһаять, инкыйлаб логикасы белән генә аңлап-аңлатып булмый торган фаҗигасенә багышлана. Икенчесе, инде тәмамланып килгәне, «Шайтан коткысы» дип атала һәм Күктән сөрелгән Иблис темасына багышлана. Бөтен серне ачып тормыйм, әмма шуны гына әйтәм: минем мондый әсәрне язганым да, укыганым да юк иде әле… Тагын бер зур эшем бар: бүген мин әдәби парчалар томын җыеп киләм. Бу жанр татар әдәбиятында үз урынын алырга тиеш дип уйлыйм. Мондый типтагы шигъри прозага төрле жанр формалары хас: парча, нәсер, новелла, хикмәт, хикәят, этюд, баллада, тәмсил (мәсәл), гыйбрәт, әдәби эссеның күп төрләре… Иҗади тоемымны, каләмемне мин гомерем буе әнә шушы кечкенә жанрларда чарлап килдем…
Бүген мин күбрәк прозаик. Әмма күңелемдә шагыйрь дә яши, драматург та бар, балалар әдәбияты да якын миңа. Рухи йола мирасыннан, мифологиядән, дастан-легендалардан да китә алмыйм… Лингвистика фәне буенча да мавыктыргыч хезмәтләр язгалыйм. Бу яклап татар укучысы әле мине белеп бетерми… Шундый ук сүзне «Тукайның мең сере» дигән публицистик язмаларым хакында да әйтә алам.
– Студент елларыгыздан нинди кызыклы, мәгънәле һәм киләчәк язмышыгызга тәэсир иткән вакыйгалар истә калды?
– Студент чагында, соңрак аспирантура чорында минем язмышыма тәэсир иткән, бөтен йөрәгем белән тетрәндереп, тормыш борылмаларына кертеп җибәргән вакыйгалар шактый булды. Шуларның күбесе – танылган шәхесләр белән очрашулар. Хатыйп Госман, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Бакый Урманче, Әмирхан Еники… Алар мине иң элек Шәехзадә Бабичның авылдашы булган өчен үз итте. Әйе, Бабич исеме минем өчен өлкән остазларым күңеленә ачкыч кебек иде. Бу исем иң серле йөрәкләрне дә ешрак тибәргә мәҗбүр итә, иң шикле-шөбһәле күңелләрне дә шәрран ачып җибәрергә сәләтле иде. Минем олы әдәбиятка килүем дә, кеше арасына кереп, каләм чарлый башлавым да иң элек Бабич исеме белән бәйле. Бигрәк тә Нәкый Исәнбәт һәм Хәсән Туфан белән очрашулар язмышка тиң булып истә калды. Соңрак чордан Рәдиф Гаташ белән, аннары Мөдәррис Әгъләм белән очрашулар күңелгә сеңеп, анда мәңгелеккә урын алды… Хәсән Туфан белән очрашу мине шок хәленә салган иде. Мин әле аңлап бетерә алмыйм: күп еллар буе төрмәләрдә ятып, сөргеннәргә сөрелеп, ничек сабый җанлы, самими күңелле кеше һәм зур шагыйрь булып кала алды икән ул? Мөдәррис Әгъләм бервакыт миндә бер кочак әле генә язган кулъязма караламаларын онытып калдырды. Бераз вакыттан соң эзләп таптым моны. «Шулай, шулай, – мин әйтәм, – кайчан килеп аласың үз язмаларыңны, алар югалырга мөмкин бит, Мөдәррис әкә?» «Калсын, югалсын, борчылма, – ди шагыйрь, – мин аларның барысын да яттан беләм…»
– Гаиләгез турында да беләсе килә. Әти-әниегез, хатыныгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз?.. Сез нинди ул, ир, әти һәм бабай?
– Гаиләм зур, тулы, тигез. Әткәй генә иртәрәк китеп барды. Әнкәй 88 яше белән бара. Үзен үзе карый, хәтта безне карарга тырыша, һаман әле без аның киңәшләре белән яшибез. Ул – бик укый торган кеше. Бөтен яңа китапларны, бөтен басма матбугатны укып бара, телевизорда бөтен язучыны, җырчыны таный, белә. Күбесе белән таныш та. Күп кенә җырчы, язучы дусларым, Казан – Уфа арасын үткәндә, аның янына кереп-чыгып йөриләр. Әнкәй шигырьләр дә яза, көй чыгарып, җырлар, мөнәҗәтләр җырлый. Хатыным Гөлнур оныклар белән «җитәкчелек итә». Алар бездә өчәү – олысына 14 яшь (фортепиано буенча зур уңышларга иреште), кечеләре – 4 яшьтә һәм 1 яшьтә. Кызларым икәү. «Әтием» дип кенә торалар. Һәрберсенең эше бар, максаты, хыялы бар. Бу бик мөһим. Гаиләдә максатлы кешеләр бар икән, яшәү җиңел, аңлашу җиңел.
Мин таркаурак яшәсәм дә, үземне максатлы кеше дип саныйм. Ир кеше буларак та, әти, дәү әти буларак та статусымны сакларга тырышам. Тормышымны, гаиләдәге яшәешемне кызыклы итеп оештырырга омтылам. Бу яклап та дөнья мәшәкатьләренә, көндәлек тормышка иҗади якын килергә тырышам. Бакча, табигать, авыл культы бар бездә. Эш культы бар. Болай яшәү кулай һәм дөрес дип уйлыйм.
– Татар милләтенең киләчәген ничек күрәсез? Туган телебез сакланырмы, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез яшәрме? Татар юрап китерә…
– Алдарак әйттем инде – татар милләтенең киләчәген өметле күрәм. Әмма аны һәр адымда авырлыклар саклап торачак. Уяулыкны югалтмаска кирәк, шул гына. Бүгенге җитәкчеләребез кебек лидерлар алда да булырмы? Шул хакта бераз борчылып уйланам.
Соңгы ун-унбиш елда туган телебез белән бәйле позицияләрне кире кайтара алдык. Кайтарып булмаслык хәлгә җитеп бара идек бит. Акыллы кануннар эшләнде, Дәүләт программасы бар, җитәрлек акчалар бүленде. Халкыбыздагы татарлыкны, үзаңны кузгатып җибәрәсе, үстерәсе калды. Шулай да бөтен нәрсәне дә Хөкүмәт яисә Президент үзе эшләр дип көтеп утыручылар күп әле. Кемлегебезне (идентичность) саклап калуда һәр татар үз өлешен кертергә тиеш дип уйлыйм: кем милли киемен киеп йөри, кем үз авылында Сабантуйлар, җыеннар оештыра, кем баласын милли мәктәпкә укырга бирә, кем үз фирмасының элмә такталарын татарчалаштырып язып куя…
Әдәбиятыбыз, мәдәниятебез, Аллага шөкер, илебездә иң алдынгылардан. Чәчмә әдәбиятта булсынмы, шигърияттә яисә драматургиядә, балалар әдәбиятында булсынмы, башка жанрдамы – татар әдәбияты дөньяви вазгыятьтән бервакытта да читтә калмады дип уйлыйм. Фән дә бар, аның да аналитик юнәлеше көчле. Үзебезнең Фәннәр академиясе булу белән горурланам. Соңгы елларда аның әдәбият, тел, сәнгать, тарих, археология, энциклопедия тармаклары шактый зур уңышларга иреште. Боларның барысы да күңелдәге өметне ныгыта, аны үсендереп тора.
– Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Галимҗан абый! Гомер бәйрәмегез котлы булсын, киләчәктә Сезне зур уңышлар, яңа әсәрләр, яңа үрләр көтсен! Исән-сау булыгыз!
2017
«КАМАЛ»НЫ КАМАРГА КИЛӘЛӘР
Ишетмәсәгез – колак салыгыз, күрмәсәгез – карагыз, күз төшерми калмагыз! 31 май көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Алтын битлек» фестивале узачак. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән килгән театрлар иң шәп сәхнә әсәрләрен күрсәтәчәк. Бер атна буена дәвам итәчәк фестивальне Россия һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, «Алтын битлек» ассоциациясе оештыра, мәгълүмати ярдәмне Казан шәһәре хакимияте күрсәтә. Мин үземне кызыксындырган сораулар белән Г. Камал театры директоры Шамил Зиннур улы Закировка мөрәҗәгать иттем.
– Шамил Зиннурович, әйтегез әле, ни өчен «Алтын битлек» фестивале Казанда үткәрелә? Бу башкалабызның 1000 еллыгы белән бәйлеме?
– Фестивальнең Мәскәүдә үз дирекциясе бар. Алар Казанны сайладылар да Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә мөрәҗәгать иттеләр. Ул үз чиратында бу тәкъдимне бик хуплады.
«Алтын битлек»нең тантана өлеше һәр елның апрель аенда Мәскәүдә уза, һәм анда номенант булганнар Россия күләмендә «сәяхәт»кә чыга, тамашачыга үз сәләтен, театрларының үсеш дәрәҗәсен күрсәтә. Фестивальдә катнашучы труппалар беркөнне килеп үз спектакльләрен куялар да икенче көнне кайтып китәләр. Шулай итеп, тамашачыларыбыз бер-бер артлы рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен карый алачак.
Бу чара Казанның 1000 еллыгы белән бәйле түгел. Премия тапшырулар, бүләкләүләр булмаячак.
– Димәк, «Алтын битлек»нең төп максаты – фестиваль оештырып, премия тапшыру һәм җиңүчеләрне илебезнең төрле төбәкләрен айкап кайтырга чыгарып җибәрү?
– Әйе. Нәкъ шулай.
– Ә милли театрлар, мәсәлән, татар театрлары әлеге фестивальдә катнаша аламы?
– Әлбәттә. Ел саен Мәскәүгә заявка җибәргәннәр дә бар. Әмма, кызганыч, алар беренче турда ук төшеп калалар. Фестивальгә чыгара алырлык спектакльләр дә әзерләргә кирәк бит әле.
«Алтын битлек»тә катнашып, анда ниндидер урын алу – һәр режиссёрның хыялы, минемчә.
– Ә Татарстан үзе дә шундый дәрәҗәле чаралар үткәрәме?
– Кәрим Тинчурин исемендәге бәйге бар иде, әмма ул менә өч-дүрт еллап тын тора… Тагын даими рәвештә халыкара масштабта үткәрелеп килгән төрки халыкларның театр фестивале «Нәүрүз» зур игътибарга лаек. Ул үзгәртеп кору дулкынында 1989 елда барлыкка килде, Урта Азия һәм Казахстан театрларының фестивале буларак шушы җөмһүриятләрнең башкалаларында уздырылды. Бераздан, офыкларын киңәйтеп, төрки халыкларның гомумтеатр бәйрәменә әверелде. Ашхабадта 1993 елда узган «Нәүрүз» фестивалендә азәрбайҗан, татар һәм төрек театрлары да катнашты. Ә 1998, 2002 елларда ул Казанда үткәрелде. Анда, даими катнашып килүчеләр белән беррәттән, башкорт, балкар, тува, хакас, чуваш, якут, гагауз халык театрлары да чыгыш ясады. Менә киләсе елга тагын «Нәүрүз» безнең Казаныбызда узачак…
– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Шамил абый!
2004
ЯКУТ ТАТАРЫ
Мирный районы Саха Республикасының (Якутия) көнбатыш өлешендә урнашкан. Ул 165 800 кв. км җирне били, шуның 160 300 е – урманнар. Районда 9 муниципаль берәмлек, 2 шәһәр (Мирный һәм Удачный), 4 шәһәр тибындагы бистә, 3 авыл бар. Үзәге – Мирный шәһәре. Районда яшәүче 78 123 кешенең яртысы биредә тупланган.
Мирный – Россиянең алмаз башкаласы. Биредә алмаз чыгару белән шөгыльләнә торган «АЛРОСА» акционерлык компаниясе, аңа караган оешмалар эшли. Дөнья буенча алмаз чыгаруның 14 проценты Мирный районына туры килә.
Ришат Нургали улы Йөзмөхәммәтов – 2013 елның сентябреннән район хакимияте башлыгы, Мирный шәһәрендә туып үскән татар егете. Тарих фәннәре кандидаты, Россия Журналистлар берлеге, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, алмаз чыгару сәнәгате тарихы буенча егерме биш китап авторы, Россиянең Зур әдәби премиясе лауреаты.
– Ришат әфәнде, Сезнең нәсел-нәсәбегез кайсы яклардан? Нинди һөнәр ияләре?
– Минем әни – Саба районының Шәмәрдән, әти – Кукмара районының Вахит авылларыннан. Әти армиядән соң Якутиядә өч ел эшләгән. Өйләнешер алдыннан әнинең әтиләре: «Без кызыбызны әллә кая җибәрмибез», – дигәннәр. Шуңа, гаилә коргач, алар башта Казахстанның Балкаш шәһәренә барып урнашканнар. Бераз яшәгәч, әти Якутиягә киткән, аның артыннан авырлы әнием килгән. Мин Мирный шәһәрендә 1969 елда туганмын.
Әти бульдозер йөртүче, юл төзүче булып эшләде, әни автопунктта дежур торды, идән юды.
– Димәк, Сез шушында тудыгыз, монда белем алдыгыз?
– Әтиләр ике шәһәр арасында – Мирныйдан Удачныйга – 520 чакрымлы юл төзеделәр, шул сәбәпле, миңа 3 яшь булганда, әтине Моркока авылына күчерделәр. Ул Мирныйдан 309 чакрым ераклыкта урнашкан. Балачагымның бер өлеше шушында үтте. Моркокада балалар бакчасына һәм мәктәпкә йөрдем. Ә мәктәп зерә кызык иде. Бер өй, өйдә – ике бүлмә. Берсендә дәресләр бара, икенчесендә – гардероб. Бүлмәдә беренче рәт – беренче, икенче рәт – икенче, өченче рәт – өченче сыйныфлар. Бер укытучы чират буенча укыта. Шулай бер-беребезне тыңлап утыра идек.
Өч ел эшләгәч, әти-әниләр дүрт-биш айга ялга чыгалар иде. Татарстанга кайтып, Шәмәрдәндә, Вахитта, еш кына Казанда кунак була идек. Икенче сыйныфны тәмамлагач, мине Шәмәрдәндә калдырдылар. Өченче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы классның беренче чиреген монда укыдым.
Шәмәрдәндә пионерга кердем, отряд советы рәисе булдым. Мәктәптә көз саен бер ай бәрәңге чүпләп, тимер-томыр, макулатура җыеп, аннары өйдә мунчага су ташып, җәен печән эшләп вакыт үтте.
Алтынчы сыйныфта укыганда, әти-әниләр Удачныйга күчтеләр, чөнки юл төзелеп бетте, әтигә шәһәрдә фатир бирделәр. Мәктәпне Удачныйда тәмамладым. Комсомолга кердем, комсомол оешмасының сәркатибе идем.
Мәктәптән соң Удмуртиянең Ижау шәһәрендәге В. Г. Короленко исемендәге Глазов дәүләт педагогия институтына тарих белгечлеге буенча укырга кердем. Бер көн укыдым – ошамады. Шәмәрдәнгә кайттым. Әти-әниләр, кечкенә энем белән сеңлем дә монда иде. Әти, мәктәпне тәмамлау хөрмәтенә, яңа гына чыккан «Монтана» сәгате алып биргән иде. «Син аңа лаек түгел, институтны ташладың», – дип, сәгатьне кире алды. Әни юлга акча бирде дә, Якутиягә кайттым, эшкә кердем. Ике айдан армиягә киттем. Ерак Көнчыгыш хәрби округында авиациядә хезмәт иттем.
Армиядән соң Удачныйдагы мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшләдем, соңыннан Владивостокка юл алдым. Анда бергә хезмәт иткән иптәшләрем күп иде. Ерак Көнчыгыш дәүләт университетының тарих-фәлсәфә факультетына укырга кердем. Берничә көн укыдым, тагын ошамады. Читтән торып уку бүлегенә күчеп, кабат Удачныйдагы мәктәпкә кайттым.
– Иҗат юлына ничек кереп киттегез?
– Беренче шигыремне язганда, миңа 9 яшь иде. Язган әйберләремне «Пионер» журналына да җибәреп карадым. Рифманың, шигырьнең нәрсә икәнен аңлатып, шактый хатлар килде. Мәктәптә укыганда газетага яза идем. Укуны тәмамлагач, район матбугатында ярты бит шигырь шәлкемем дөнья күрде. Армиядә дә язуымны ташламадым.
1991 елда «Мирнинский рабочий» газетасына чакырдылар. Тиражы 25 мең иде. Биш ел Удачныйда газетаның үзхәбәрчесе булдым. Ике ел эшләгәч, Россия Журналистлар берлегенә кабул ителдем. Алмаз төбәге һәм алмаз ятмаларын табу тарихы, аларны беренче мәртәбә ачкан Лариса Анатольевна Попугаеваның тормыш юлы белән кызыксына башладым. 1995 елда беренче китабым басылды. Ул «Звёздный час и трагедия Ларисы Попугаевой» дип атала иде. Язганнарым – күбесенчә проза, документалистика, публицистика. Барысы да алмаз ятмаларын ачу тарихы белән бәйләнгән.
– Сез фән кешесе дә бит әле…
– Әйе. Институтны тәмамлагач, аспирантурага кердем. Якутия Фәннәр академиясе каршында диссертация якладым, тарих фәннәре кандидаты булдым. Темам – «История открытия первых месторождений алмазов Якутии». Аннары Мәскәүдә ике академия тәмамладым. Берсе – Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр, икенчесе – Россия Федерациясе Президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академияләре.
1996 елда Удачный тау-баету комбинатына пресс-секретарь итеп чакырдылар. Оешмада 5 мең кеше эшли иде. Үзенең радиосы, телевидениесе бар, газетасы чыга. Өч елдан социаль бүлек начальнигы итеп куйдылар. Бу вазифада биш ел эшләдем, китаплар яздым.
– Хакимияткә ничәнче елда эшкә килдегез?
– 2004 елда чакырып алдылар. Өч ел хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләдем. Ике ел «АЛРОСА» акционерлык компаниясенең социаль бүлек начальнигы вазифасын башкардым. Дүрт ел Россия алмаз чыгаручылар профсоюзында эшләдем. 2013 елда Мирный районы хакимияте башлыгы итеп сайландым. Миңа кадәрге башлык та татар иде. Илдар Риф улы Солтанов – тумышы белән Чиләбе ягыннан, хәзер башка эштә.
– Якутиядә Октябрь инкыйлабына кадәр татарлар яшәгәнме, татар авыллары булганмы?
– Бу якларга татарларны Пётр I заманыннан башлап мәҗбүриләп күчергәннәр. Октябрь инкыйлабына кадәр, нигездә, сөрелгән кешеләр. Алар Олёкминск олысында яшәгәннәр. Үзләренең мәктәбе, хәтта театры булган.
Татарлар күбесенчә гади эшче булып хезмәт иткәннәр. Бердәнбер югары үрләргә ирешкән татар – Фәткулов Нургали Гыйззәт улы – 1930 елларда СССР һәм Якутия АССР Югары Советы депутаты булган кеше. Бу якларга сөргенгә җибәрелгән татарларның улы, Якутск шәһәрендә туган.
Мирный ягына милләттәшләребез узган гасырның 60 нчы елларында күчеп килгәннәр. Күбесе, унбиш-егерме ел эшләп, кире туган якларына кайтып киткәннәр. Мирныйда танылган Гаянов бригадасы эшләгән. Алар Удачный шәһәрендә төзелеш алып барганнар.
– Хәзер дә монда татарлар эшкә киләме?
Бүгенге көндә Якутиядә яшәүче татарларның бер өлеше – килеп эшләүчеләр. Алар туган авылларында йорт салалар, Казанда фатир алырга җыеналар һәм балаларын шунда укыталар. Төп максатлары – акча эшләү һәм кире кайтып китү. Биредә сирәкләр генә кала. Күбесенчә Кукмара, Саба, Мамадыш районнарыннан һәм Башкортстаннан киләләр.
Хәзер районда 1 меңнән артык татар яши. Шулкадәр үк башкорт, аннары кыргызлар, азәрбайҗаннар, казахлар, кабардиннар, таҗиклар бар. Татар-башкорт җәмгыяте эшли, Сабантуйлар үткәрелә, мәчет бар.
Кем Якутиядә эшли, шуларга отпуск ике мәртәбә артыграк бирелә, шуңа күрә килеп эшләүчеләр ике айга туган якларына кайтып китәргә тырыша. Поезд юлының бәясе ике елга бер түләнә, шуңа, бер ел ялсыз эшләп, дүрт айга отпускка кайтып китүчеләр дә бар.
– Киләчәктә иҗат өлкәсендә нинди проектларны тормышка ашырырга телисез?
– Бүгенге көндә мин татарларның Якутия тарихындагы роле буенча материаллар җыям. Димәк, кайчан да булса «Якутия татарлары» дигән китабым чыгачак.
– Язучылар даирәсе белән аралашасызмы?
– Якутия Язучылар берлеге белән тыгыз элемтәдә торабыз. 2001 елда районда Россия Язучылар берлегенең күчмә утырышы булды. Китапларымны күрделәр дә шул ук елны берлеккә кабул иттеләр.
– Казанга, Татарстанга еш кайтасызмы? Күченәсегез килмиме?
– Әни исән чакта ешрак кайтыла, озаграк торыла иде. Әти дә, энекәш тә Шәмәрдәндә яши, сеңлем – Казанда. Монда мин берүзем калдым.
Заманында Казаннан фатир да алган идек, хәзер саттык. Мин үземнең якут татары икәнлегемне яхшы аңлыйм. Монда тудым, бар гомерем шушында дигәндәй. Дүрт кызым үсеп килә…
Алмазлы төбәк тарихын өйрәнсен өчен, Якутиягә килеп, татарны тудырганнар. Шулай килеп чыга бит инде.
– Якутларның татарларга мөнәсәбәте яхшымы?
– Алар безнең кебек үк төрки халык бит инде. Тамырлар уртак булгач, бер-беребезне яхшы аңлап эш итәбез.
– Татарлар – хезмәт сөючән халык, якутлар нинди?
– Якутлар, нигездә, сәнәгать предприятиеләрендә эшләмиләр. Алар күбрәк – укытучылар, табиблар, ягъни зыялы катлау.
– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Ришат әфәнде! Эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
2016
«ЧЫН СӘНГАТЬ БУЛГАН ҖИРДӘ МИЛЛӘТЕҢНЕҢ ЯШӘГӘНЕН КҮРӘСЕҢ…»
Татар – төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән халык. Аны һәр җирдә беләләр, таныйлар, хөрмәт итәләр. Шулай да элекке заманнарда Казанның зәркән үзәге булганын бар кеше дә белеп бетерми. Бигрәк тә XVIII–XIX гасырларда биредә зәркәнчелек сәнгате иң югары дәрәҗәгә күтәрелә. Бу Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорыннан килгән гореф-гадәтләрнең Россия канаты астына күчкәч тә дәвам итүен күрсәтә. Без ул чорда татар зәркәннәре ясаган әйберләрне төрле дәүләт музейларында, шул исәптән Санкт-Петербургтагы Эрмитажда күрә алабыз. Алар бөтен ил күләмендә дан тоткан, күпләп таралган.
Кызганыч, XIX гасыр ахырында безнең зәркән сәнгатенә нокта куела, һәм бүгенге көнгә кадәр татар зәркәнчелеге үткән юлны тәфсилләп тасвирлап бирүчеләр юк.
Ниһаять, 1998 елда Татарстанга Россиянең «Алмаз-Холдинг» зәркән компаниясе килеп керде. Ул Идел буе төбәкләрендә ювелир промышленностеның үсеш программасын эшләде, үзенең үзәге итеп Казан шәһәрен сайлады.
Мин «Алмаз-Холдинг»ның Идел буе төбәге буенча генераль директоры Фәрит Фәһим улы Гомәрев белән әңгәмә куерттым.
– Фәрит Фәһимович, белүемчә, «Forbes» журналы «Алмаз-Холдинг»ны Россия зәркән базарының әйдәп бара торган өч компаниясе арасына керткән. Бу чыннан да шулаймы?
– Мин ул журналдагы язманы укыдым. Мәкалә авторы, Россиянең зәркән базары үсешен тирәнтен тикшереп, мәсьәләгә төрле яктан якын килеп анализлаганнан соң гына, шундый нәтиҗәгә килгән. Без, чыннан да, зәркән базарының әйдәп бара торган өч компаниясе арасына керәбез. Көмештән ясалган эшләнмәләр белән Россия буенча беренче урында да торабыз әле.
– Моңа ничек ирештегез? Нинди юллар үтәргә туры килде?
– «Алмаз-Холдинг» Россиянең ювелир базарына 1993 елда килеп керде һәм беренче көннән үк үзенең үсеш юлын сайлады. Шундый язылмаган кануннар бар: син базарга үз стилең, үз йөзең белән чыгарга тиеш.
Бүгенге көндә безнең компания югары сыйфатлы заманча зәркән эшләнмәләре җитештерә торган тотрыклы, ышанычлы һәм үз сатып алучыларына хөрмәт белән карый торган компанияләр рәтенә керә. Әлеге исемне яулап алу җиңел булмады. Безнең ил шартларында бигрәк тә. Ирешкән дәрәҗәңне үз җилкәңдә күтәреп тору тагын да җаваплырак.
– Бизнесның нигезендә нәрсә ятарга тиеш?
– Технология, идея, финанслар һәм, иң мөһиме, теләсә нинди оешманың төп байлыгы – аның хезмәткәрләре.
Кострома өлкәсендәге Красное авылының зәркән заводы безнең горурлыгыбыз булып тора. Ул Борис Годунов патшалык иткән заманда ук таныла. Авылда (хәзер ул зур гына бистә) бары тик чын зәргәрләр генә яши. Аларның осталыгы буыннан-буынга, әтисеннән улына күчкән. Һөнәр аның саен шомарган гына.
Үзгәртеп кору елларында зәркән заводы таркалу дәрәҗәсенә килеп җитте. Шул вакытта без аны сатып алдык һәм эш урыннарын, талантлы осталарны, гореф-гадәтләрне саклап калдык.
Бүген заводта 1200 дән артык кеше эшли. Барлык җиһазлар Швейцария, Германия һәм Италиядән кайтартылган. Аңа нигезләнеп, Кострома, Плёс, Мәскәү, Калуга, Казан шәһәрләрендә зәркән эшләнмәләре җитештерү цехлары ачтык.
– Сезнең компаниянең төзелеше нинди?
– «Алмаз-Холдинг»ның үзәге Мәскәүдә урнашкан. Барлык зәркән эшләнмәләре дә иң әүвәл анда – складларга кайта, аннан соң гына Россиянең, Казахстанның, Белорусиянең төрле төбәкләрендә урнашкан йөздән артык кибеткә таратыла. Татарстанда без шәһәрләр белән генә түгел, ә авыл җирлекләре белән дә тыгыз элемтәләр урнаштырабыз. Актанышта, Сабада кибетләребез бар инде, тиздән яңалары ачылачак.
Без үзебез җитештерәбез, реклама ясыйбыз һәм сатабыз, ягъни һәр җитештергән әйбернең сыйфаты өчен сатып алучы каршында тулаем җаваплы булып торабыз. Зәркән эшләнмәләре кешегә карата уңай мөнәсәбәт уятырга, аның шәхесен ассызыклап торырга, һәрчак шатлык китерергә, сәламәтлекне ныгытырга тиеш.
– Бүгенге Россиядә зәркән эшләнмәләренең, төбәгенә карап, 50 проценттан 70 процентка кадәресе ялган дип укыганым бар…
– Кызганыч, алдау тормыш рәвешенә әйләнеп бара. Без ялган әйберләр белән төрле өлкәләрдә очрашабыз. Ул азык-төлек, парфюмерия, косметика булсынмы, теле-, видеоҗиһазлар булсынмы… Бу күренеш хәтта авиация промышленностенда да күзәтелә. Ә зәркәнчелек өлкәсендә бу яман нәрсә бигрәк тә киң колач алды. Дөрес, ялган ташлар, ялган металлар белән алдау-йолдауның тарихы бик борынгы заманнардан килә. Ә белгечләр фикеренә колак салсаң, Сез китергән саннар, чыннан да, дөреслеккә туры килә.
– Моның сәбәбе нидә?
– Ювелир культурасы түбән булуда. Монда халыкның бернинди гаебе дә юк. Бу – илдә алып барылган сәясәтнең нәтиҗәсе. Элегрәк зәркән әйберсе йөрткән кешене без йә бик бай, йә хакимияттәге кеше дип кабул итә идек. Бүген ул – байлык символы түгел, ә һәр шәхеснең зәвыгын билгели торган сыйфат.
– Без күп очракта һәр ялтыраган әйберне алтын дип уйлыйбыз…
– Алтын белән көмеш матурлык эталоны булып тора. Шул ук вакытта 1 грамм алтын белән 1 кв. м лы өслекне каплап булуын яки шул ук күләмдәге металлның 3 чакрымга кадәр нечкә җеп итеп сузыла алуын күбебез белмидер. Димәк, түбән сыйфатлы теләсә нинди металлны алып, алтын йөгертеп, проба куеп, аны сатарга була дигән сүз. Хәзерге яңа технологияләр заманында гади генә пыяланы да бриллиант хәленә китерә торган җайланмалар бар. Гади халыкны йөзләгән юл белән алдыйлар.
– Пыяла белән чын асылташны аеру юллары бардыр бит?..
– Сатып алучы иң беренче чиратта конструкциягә карый бит. Ә асылташлар – зәркән эшләнмәсенең иң матур өлеше. Алар үзләре генә дүрт төрле була. Ташларның турыдан-туры табигатьтән алынганнары, лаборатория шартларында ясалганнары, элек кулланылып, төрле термик эшкәртүләр, нурландырулар аша кире үз хәлләренә кайтарылганнары һәм дублетлары бар. Соңгысы «төрле ташлардан торган ташлар» дип атала, ягъни бизәнү әйберенең өстендә кыйммәтле таш, аста – очсызы. Ә аны сатып алучыга бөтен килеш асылташ итеп тәкъдим итәргә мөмкиннәр.
Лаборатория шартларында ясалганнары – синтетик ташлар. Алары «фионит» дип атала. Табигать рецепты буенча ясалалар, күп яклары буенча чын ташларга охшаганнар. Ләкин һәр ташның үз бәясе бар. Чын таш ясалмага караганда күп тапкыр кыйммәтрәк йөри. Бу – үзе бер тема. Моны бу сөйләшүдә генә аңлатып бетереп булмый.
Тагын бер әйбергә тукталыйм. Бүген халыкта нечкә чылбырлар бик популяр. Аның кайберләренең каптырмалары гына чын алтын, ә калган өлеше очсызлы металлдан эшләнгән булырга мөмкин.
– Моның белән ничек көрәшергә?.. Безнең илдә моңа каршы торган органнар бармы?.. Алданмас өчен, халык нишләргә тиеш?
– Закон буенча, кыйммәтле металлардан ясалган әйберләр иң беренче чиратта Проба палатасында үз келәймәсен алырга тиешләр. Ул сыйфат өчен җавап бирә. Россиядә мондый палаталарның саны, зурысын-кечесен исәпкә алсаң, көчкә-көчкә егермегә җитә. Ә зәркән кибетләре көннән-көн үсә тора. Физик яктан палата вәкилләре бөтен товарны тикшереп бетерә алмыйлар. Контрабанда өчен чикләр ачык, ә таможня хезмәткәрләре моңа бармак аша карыйлар. Криминаль бизнес бездә үзен яхшы һәм гаепсез хис итә.
– Бу хәлдән чыгу юлы бармы?
– Көнбатыш Европада бизнесменнар, бергә җыелып, үзләренең хартиясен төзегәннәр, «Намуслылык кодексы»н кабул иткәннәр. Анда беренче урында – намус, вөҗдан чисталыгы, аннан соң гына – табыш алу. Берәр вакыт безнең ил дә бу дәрәҗәгә үсеп җитәр дип уйлыйм. Әлегә базарда намуслы бизнес һәм аның белән янәшә атлый торган караңгы бизнес бар. Үз дәрәҗәләрен арттыру буенча эш алып барган компанияләр дә бик күп, чөнки кеше алдап, аның тир түгеп тапкан акчасын алып, үзеңә бәхет табып булмый. Ялганның аягы бик кыска. Киләчәктә караңгы бизнес конкуренцияне күтәрә алмаячак, үз үлеме белән үләчәк.
Халыкның ювелир культурасы көннән-көн үсә. Сатып алучылар кибеткә килгәч, үзләре сайлаган әйбернең кайчан, кайда ясалуын, кайсы көнне складка, кибеткә килүен компьютер аша тикшереп карый алалар, чөнки һәр зәркән эшләнмәсенең кечкенә генә тормыш юлы – биографиясе бар.
Бездәге һәр товар үз биркасы, ягъни тамгасы белән йөри. Аны Гознак типографиясендә бастырабыз. Бирканың алты баскычлы саклау дәрәҗәсе бар, аны яңадан ясау мөмкин түгел.
Безнең компаниядә сатучы булып эшләүчеләрнең 90 проценты югары белемле. Кибетләребездә зәркән эшләнмәләренең сыйфатын тикшерүче геммолог белгечләребез бар.
– Иганәчелеккә һәрвакыт игътибар бирә киләсез…
– Әйе. Костромада, Мәскәүдә мәчетләр төзүдә булышабыз. Плёс шәһәренең музей-тыюлыгы безнең шефлык астында. Танылган «Кострома» Рус милли балетына һәрчак булышабыз.
– Сезнең татар җыр сәнгатенә ярдәм итүегез турында ишетеп беләбез.
– Зәркәнчелек, эстрада, балет, театрларны берләштерә торган бер нигез бар. Ул «сәнгать» дип атала.
Татарстанда күбрәк нәкъ менә сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр белән аралашырга туры килә. Миңа М. Ф. Достоевскийның әйткән сүзләре ошый: «Дөньяда бер генә халык та икмәк җитмәгәннән үлмәгән, ә үзенең гореф-гадәте, ышануы, теле һәм сәнгате югалганнан үлгән». Шуңа чын сәнгать булган җирдә милләтеңнең яшәгәнен күрәсең.
– Кайсы татар артистлары белән аралашасыз?
– Дуслар күп булмый, ләкин артистлар арасында дусларым байтак. Мин аларның нинди көч куеп, барлык кыенлыкларга да түзеп, ерак-ерак юлларга чыгып китеп акча эшләгәннәрен беләм. Сәнгать – авыр һәм зур хезмәт.
Безнең эстрадада иң күңелгә ятышлы җырчыларның берсе – минемчә, Салават. Мин аны төрле яктан беләм, һәр концерт программасын ничек итеп әзерләгәнен күрәм. Салават – чын татар, патриот.
Зөһрә Сәхәбиева белән Зөһрә Шәрифуллиналарның концертларын үткәрергә ярдәм итәргә туры килде. Рәсим Низамов, Гөлнара Тимерҗанова, Айдар Галимов, Мортазиннар гаиләсе һ. б. – безнең якын дуслар.
– Актаныш районында, туган авылыгыз Чәчердә һәм Чатта җир алып, зур уңыш җыеп, анда авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә дә өлеш керткәнегезне ишеткәнем бар. Бу бизнесмы, әллә ярдәм генәме?
– Вакыт булганда, барыбыз да туган авылга кайтабыз, үз күзебез белән авыл хуҗалыгының таркалганын, андагы тормышның алга бармыйча, бер урында торганын күреп яшибез. Шуңа күрә, авылдашларның үтенече буенча, бу өлкәдә эшләп карарга булдык. Техника алып, амбарларны, авылдагы Мәдәният йортын, медпунктны, юлларны төзекләндереп, сыңар көрәк сабы да калмаган хуҗалыкны аякка бастырдык.
– Белүемчә, зәркән компаниягездә энегез Флүн – президент, сеңлегез Фидая – аның уң кулы. Сез бизнесны Казанда алып барасыз, ә кече сеңлегез Дания – Башкортстанда. Бизнеста бөтен гаилә белән бердәм булып ничек эшләргә мөмкин?
– Без зур гаиләдә бәләкәйдән эшләп үстек, шуңа авырлыклардан беркайчан да курыкмыйбыз. Кече яшьтән әткәй, әнкәй һәм әби ягыннан бирелгән татулык сыйфаты бездә бүгенге көндә дә саклана. Бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп, ярдәм итешеп яшибез. Безне хакимият тә, акча да боза алмый, чөнки безнең мөнәсәбәтләр төбендә ихласлык ята. Ә тату гаилә белән бизнесны алып бару бик җиңел.
– Теләкләрегез?
– Татар – түземле, акыллы, эш сөя торган халык. Шуңа күрә һәрберебезгә үзен бәхетле кеше итеп тоеп яшәргә язсын!
– Киләчәктә дә зур уңышлар Сезгә, Фәрит Фәһимович!
– Рәхмәт!
P.S. Әйе, XX йөз башында үз куллары астында зур-зур алтын приискалары тоткан бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләрнең татар милләтен үстерүгә, аны аңлы, гыйлемле итүгә ныклы матди ярдәм күрсәткәннәрен беләбез. Бүген исә алар юлын дәвам итәрдәй татар улларының булуы милләтебез киләчәгенә өмет уята, ышаныч тудыра.
2007
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?