Электронная библиотека » Махмут Марджани » » онлайн чтение - страница 10


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:02


Автор книги: Махмут Марджани


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 10 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 11 страниц]

Шрифт:
- 100% +
III. Сасы сазда бакылдашу

Казан каласының татарлар яши торган өлешендәге пычрак урамнарның берсендә зур гына таш мәдрәсә йорты калкып тора.

Мәдрәсәдән Кабан күленә төшә торган сукмак буйлап кулларына яньчек комган тоткан, иңбашларына сөлге салган шәкертләр тыз-быз йөреп торалар. Мәдрәсә эчендәге тавыш, шау-шу урамга чаклы ишетелә.

Җир идәне балчык измәсенә әйләнгән кечкенә аш өендә, стена буенда, борыннары төшкән дәү корсаклы тәбәнәк кенә берничә самавыр утыра. Бөтен бүлмәгә әче сөрем исе сеңгән. Шәкертләр, идәнгә тез чәнчеп утырган хәлдә, самавырларда аш пешерәләр. Кайсысыдыр узган атнадан бирле юылмый яткан тәлинкәләрне кәгазь белән сөртә.

Берничә шәкерт тәһарәт ала, калганнары, кайнар су белән салкын су әзерләп куеп, урын бушаганны көтеп торалар.

Биредә әти-әниләре янында торып, мәдрәсәгә сабакка гына йөрүче шәһәр мещаннары һәм сәүдәгәр малайлары да бар. Алар бәлеш, сумса, пирожный ашыйлар, гел мәдрәсәдә яши торган иптәшләрен дә сыйлыйлар. Аннары, мәдрәсә чормасына менеп, яшереп кенә тәмәке тарталар.

Өске каттагы ситсы чаршау белән генә бүленеп алган бүлмәләрдә, аякларын бөкләп мендәр өстенә утырган килеш, Коръән ятлыйлар. Беришеләре үзе тирәсенә тезләнеп утырган үсмер малайларга дәрес бирә. Почмакта ике шәкерт варислар арасында мал бүлүгә кагылышлы буталчык бер мәсьәлә турында кызып-кызып бәхәсләшә. Шунда ук бер шәкерт кулдан ясаган җәзбә белән шәмаил сыза. Бер читтәрәк таза гына сакаллы бер егет, тирә-юнендәгеләргә һичбер илтифат итмичә, үз китабының бит кырыйларына тырышып-тырышып, иптәше китабындагы язуларны күчерә. Бүлмә эчендә шушы шау-шуда сукыр суфиның көйләп Коръән укыган тавышы йотылып, югалып кала. Әнә өч егет якын ук килеп җыелганнар да кайсы фәхешханәдә төн кунганнарын, кайсы кабакта аракы эчкәнлекләрен һәм типтерер өчен кайдан акча алганлыкларын пышылдап кына сөйләшәләр. Сыйныф бүлмәсендә дәмулланы[14]14
  Дәмулла – дамелла: 1) югары мәктәп укучысы; 2) зур укымышлы, дәрес бирүче.


[Закрыть]
көтеп торган унлап шәкерт дөньяда ничә Алла барлыгы турында моназара кылыша[15]15
  Моназара кылышу – бәхәсләшү; фикер алышу.


[Закрыть]
.

Мәдрәсә капкасы төбенә көр генә туры пар ат килеп туктады. Өр-яңа чанадан өстенә кондыз якалы янут толып, башына һәйбәт камчат бүрек кигән бер кеше, төшеп, тиз генә капкадан керде дә, пычранып беткән таш баскычтан өскә менеп, як-ягына каранып тормастан, туп-туры сыйныф бүлмәсенә таба узды. Ул ишектә күренү белән, бүлмәдәге шау-шу тынып калды. Шәкертләр урыннарыннан сикерешеп тордылар. Керүче кеше кычкырып сәлам бирде дә:

– Исәнмесез, шәкертләр! – дип өстәде.

Бөтен мәдрәсә эчендә:

– Ефим поп килгән! Әйдәгез, моназарага киттек! – дигән тавышлар яңгырады.

Ефим Малов мәдрәсә тормышы, мәдрәсә гадәтләре белән яхшы ук таныш булган атаклы бер миссионер иде. Кайвакыт ул мәдрәсәгә үзе килә, кайвакыт исә шәкертләрне үз өенә чакыра, татарның дини һәм «голәмә» даирәләре белән даими багланыш тота. Монда ул үзенең миссионерлык эшенә кирәкле белемне ала иде.

Берничә минуттан сыйныф бүлмәсенә шәкертләр кереп тулды. Сакаллылардан алып яшүсмерләргә хәтле җыелдылар.

Исәнләшеп сәлам алышканнан соң ук, моназара үзеннән-үзе кызып китте. Сүз Алла бер генәме, әллә берничәме дигән мәсьәлә хакында иде. Ефим поп, Алла бер генә, ди, ә шәкертләр, Алланың берничә булуы мөмкин, дип исбат итәргә тырышалар иде. Поп ул заманда шәкертләргә мәгълүм булган мондый формуланы китерде:

– Әгәр аллалар күп булса, алар үзара талашып, сугышып бетәрләр иде, – диде.

Шәкертләр, төкерекләрен чәчеп, кулларын бутый-бутый, попка ябырылдылар:

– Ля нөсәллим![16]16
  Ля нөсәллим – «күнмибез», «риза түгел», «алай түгел» мәгънәсендә.


[Закрыть]
Дөрес түгел!

– Аллалар күп, алар бер-бере белән килешеп эш итәләр.

– Ни өчен аллалар дус яшәп, дөнья белән үзара тату идарә итә алмасыннар?

Ефим поп, ислам дине белгече кебек, Коръәннән өзекләр китереп, шәкертләрнең башын катырып бетерде. Ә шәкертләр аның саен кыза барып, берничә Алла барлыгын мантыйк буенча да исбат итәргә мөмкин, дип, миссионерны ышандырырга тырыштылар. Коточкыч шау-шу купты. Беркем дә бер-берсен тыңламады. Тәрәзә пыялаларыннан болганчык су ага башлады. Тынчу, бөркү ис белән тулган сыйныф бүлмәсе бакалар бакылдашкан сасы сазлыкны хәтерләтә иде.

Бәхәснең кызып җиткән бер чагында бүлмә ишеге төбенә дәмулла Кәрим ахун килде. Ул, шәкертләр артына посыбрак, моназараны беравык тыңлап торды да, миссионер белән бәхәскә керәсе килмичә, мәдрәсәдән шыпырт кына чыгып  китте.

Кызып җиткән шәкертләрнең телләренә ни килсә, шуны кычкыра башлауларын күргәч, Ефим поп җавап бирмәс булды.

Үзе янында утырган ике шәкерткә:

– Иртәгә миңа килегез… Бүген башлаган бәхәсне шунда төгәлләрбез. Биредә мин бүтән кала алмыйм. Башым авырта башлады, – дип, урыныннан кузгалды.

Шәкертләр тайпылышып юл бирүгә, поп бүлмәдән чыгып китте. Ул мәдрәсәдән киткәч, шәкертләр:

– Картның кирәген бирдек соң!

– Поп тәмам телсез калды!

– Әйтергә сүзе булмагач, чыгып тайды шул! – дип мактаныштылар.

Кайберәүләр исә аны кызганган сыман:

– Коръәнне дә, Мөхәммәт галәйһиссәлам хәдисләрен дә аңлый үзе… Кяферләрнең тәмугта янасын да белә, ә үзе һаман шулар арасында кала. Ни сәбәпле ул мескен поп хак дингә күчми икән? – дип сөйләнделәр.

Ефим поп исә үзен бер дә мескен санамый иде. Аңа шушы шәкертләр үзләре кызганыч иде. Шуны уйлап, ул мәдрәсә капкасыннан чыкты да, үзен көтеп торган чанага утырып, өенә кайтып китте.

Шәкертләр исә юеш бүлмә, сасы коридор, тузанлы сыйныфларга таралыштылар. Мәдрәсә үзенең гадәттәге хәленә кайтты.

IV. Гөнаһны фаш итү – үзе гөнаһ

Ефим поп тарафыннан бәхәсне дәвам итәргә чакырылган ике шәкерт әйтелгән вакытка аның йортына килде. Алар икесе дә өлкән сыйныф шәкертләре булып, озакламый мулла булып китәргә тиешләр иде. Шәкертләрнең берсе – озын буйлы, ябык тәнле, очлы иякле, киң маңгайлы, төпкә батып торган кечкенә зәңгәр күзле егет – ерактагы бер татар авылы мулласының малае иде. Ул бик кызу һәм оста моназарачы иде. Икенчесе – озын буйлы, юан гына гәүдәле, табак битле, кара мыеклы егерме ике яшьләрендәге бер егет – Мәүла Колы авылының имамы Шәмси мулла малае, Әсма остабикәнең яраткан иркә баласы Барый мәхдүм иде.

Алар инде Ефим поп йортына ике ел буе килеп йөреп, шулвакыт эчендә бай миссионерның йортында үзләшеп беткәннәр, һәрвакыт үзләрен ачык чырай белән елмаеп каршы алучы сөйкемле генә асрау кыз белән дә танышып өлгергәннәр иде. Шәкертләр аның зифа буена, дәртле йөзенә сокланалар, урысчаны ватып-җимереп булса да, аны сүз белән әвәрә кылалар. Шушы яшь кыз белән сөйләшү алар өчен Ефим поп йортына тарта торган бер җим иде.

Кыз бигрәк тә Барыйга ягымлы карый иде. Ул, һәрвакыт Барыйга якынрак килеп, аңа таза ботлары белән кагылырга, янып торган дәртле күзләре белән аның күзләренә карарга тырыша.

Ефим поп озак көттермәде. Кунаклар янына чыгып, алар белән ике куллап күреште дә ягымлы бер тавыш белән:

– Рәхим итегез, мәхдүмнәр! – диде.

– Бүген без килергә уйламаган идек тә, вәгъдәбезне бозасыбыз килмәде инде, – диде Гали исемле озын шәкерт.

– Нигә?

– Яман салкын… Безнең юка җиләннәр мондый суыктан начар саклый шул.

– Шулай, билгеле, шулай!.. Сезгә чалбар кию дә тыелган бугай әле?

– Тыелса да, чалбары булган кеше кия. Чалбары булмаган кеше нәрсә кисен?

– Ах, сезнең язмыш! – диде поп, кызганып.

Бай мулла малае Барыйга иптәшенең бу сүзләре ошамады, ахры: ул сүзсез генә бер аягын икенчесе өстенә атландырып куйды. Озын постау казаки чабулары астыннан балакларын читек балтыры эченә тыгып кигән өр-яңа кара чалбары күренде. Ул үзен ярлы шәкертләр шикелле мескен санамыйм дип әйтергә дә җыенган иде, шулвакыт бүлмәгә асрау кыз кереп, Ефим попка мөрәҗәгать итте. Сүз шунда бүленеп калды.

Аннары тагы сүз арты сүз чыгып, әңгәмә башланып китте. Асрау кыз, яңадан ишеккә килеп, Ефим попка тагы ниләрдер әйтте. Ефим поп урыныннан кузгалды, әдәпле генә итеп шәкертләргә икенче бүлмәгә чыгарга кушты. Барысы да ишеккә таба киттеләр. Шаян асрау кыз, юри эшләгән сыман, иң арттан чыгып килгән Барыйның юлына аркылы төште. Барый, узышлый, аның түшен сыйпап алды. Кыз тиз генә аның ботын чеметте. Башкалар моны сизмәде.

Күрше бүлмәдәге өстәлгә өч кешелек итеп мул гына табын әзерләнгән иде.

Шәкертләр өстәл янына утырдылар. Ефим поп, кунакларның каршысына урнашып, аларны бик тырышып сыйларга кереште. Шәкертләр үзләрен берәр татар сәүдәгәрендә аш мәҗлесендә утыргандай хис иттеләр. Бер үк кашык белән икра, маринад алдылар, төрле закускаларга үрелделәр, шул ук вакытта рюмка тотарга да онытмадылар.

Миссионер, тәҗрибәдән чыгып, шәкертләр алдында тәмле азык торганда, алар белән җитди сүз сөйләшеп булмавын белә иде. Сөйләшү тиешле нәтиҗә бирсен өчен, кунакларны беркадәр исертергә дә кирәк иде.

Ниһаять, кунаклар тәлинкәләрен бер читкәрәк этеп куйдылар. Шәкертләр кичә мәдрәсәдә кузгалган моназараның дәвам итүен көтәләр иде. Ләкин аларның көткәне булмады. Миссионер сүзне бөтенләй икенче мәсьәләдән башлады. Ефим поп нәкъ менә бүген сөйләшәсе сүз өчен инде ике ел буена аларны үзенә чакырып сыйлаган, шуның өчен Кәрим ахун мәдрәсәсенә барып йөргән иде.

– Менә сез, ун ел буе үзегезнең сасы мәдрәсәгездә ятып, ни алдыгыз, нәрсәгә ирештегез инде? – диде ул.

– Белем алдык, – диде Гали.

– Белем!.. Алай икән!.. Ә сезнең ул белемегез нигә ярый соң?

– Ничек нигә ярый? – диде Барый. – Менә, мәсәлән, мин, авылыма кайтып, мулла булам, балаларга дин укыта башлыйм, көчемнән килгән кадәренчә аларны кыямәт көнендә булачак газаплардан коткарырга тырышам.

– Ә хәзер сезнең авыл халкы ялгыш юлдамыни?.. Синең әтиең аларны дөрес юлга өндәмимени?

Көтелмәгән бу сораудан ике шәкерт тә аптырап калды. Ефим попка шул гына кирәк иде. Ул бик канәгать төс белән яңадан сүзгә кереште:

– Мәхдүм туганнар!.. Сезнең авыл халкының тоткан юлы дөрес. Алар туалар, газап чигеп яшиләр, аннары үлеп китәләр… Алар өчен шуннан да дөрес юлны Ходай үзе дә уйлап таба алмас иде. Сезгә алар өчен кайгырасы юк… Сезгә күбрәк үзегез турында уйларга кирәк.

Барый:

– Дөрес түгел! – дип кычкыра башлаган иде дә, миссионер, кулын күтәреп, аны сүзеннән туктатты:

– Сабырлык кирәк, сабырлык, мәхдүм! Без хәзер бәхәс кылмыйбыз. Башта мин әйтеп бетерим, аннары син үз фикереңне әйтерсең.

Татар шәкертләрен, ислам дине ялган дин, христиан дине генә чын дин, дип ышандырып булмаслыгын карт миссионер бик яхшы белә иде. Шуңа күрә ул бу юлы Алланы бөтенләй инкяр итү юлына басты, атеист кабыгына керде.

– Алай булгач, ни өчен син үз динеңне генә чын дин дип исәплисең? Ни өчен христиан диненә генә өндисең? – дип каршы төште Барый.

– Хикмәт тә шунда шул, – диде поп. – Без Россиядә яшибез. Безнең императорыбыз – православный, рәсми динебез – христиан дине. Бу дин бездә власть көченә һәм байлыкка таяна. Аны яклаучыларга, бигрәк тә аның голәмәсенә безнең император, бик юмарт акча өләшеп, бәхетле, иркен тормыш тудыра… Әнә шул сәбәпле без, чын күңелебездән тырышып, ул дингә хезмәт итәбез. Мине аңладыгызмы инде? Европада католикларга яки протестантларга, Төркиядә мөселманнарга, Кытайда буддачыларга карата да шул ук хәл. Әгәр дә мөселманнар мине менә шушындый яхшы йорт, яхшы өс-баш, менә шушындый яхшы шартлар белән православныйларга караганда яхшырак тәэмин итә алсалар, ышаныгыз, мәхдүмнәр, мин ислам диненә хезмәт итәр идем, халыкны, шушы дин – бердәнбер дөрес дин, дип танырга өндәр идем.

– Патшалар нигә бер динне икенчесеннән өстен күрәләр? Барлык диннәр дә тигез булгач, нигә дин тоту иреге куймыйлар? Патшага аннан ни зарар?

– Бусы, – энем, икенче мәсьәлә… Бусы инде – патшаның үз эше. Без инде үз мәсьәләбез турында гына сөйләшик… Менә шулай, мәхдүмнәр!.. Берәр эшкә яраклы белем генә чын белем була ала. Ә сезнең белемнән беркемгә дә файда юк. Сезне бик кызганам мин, бик кызганам…

Шәкертләр бер-ике сүз белән генә миссионерга каршы төшеп карадылар. Тегесе исә аларның дәлилләрен бик ансат юкка чыгарып, сиздерми генә, үзенең төп максатына якынлашып килә иде.

– Алла бер генә булганнан безгә ни файда да Аллалар бишәү булганнан ни зарар? Гайсәне Алланың улы дигән белән сез ни оттырасыз да аны пәйгамбәр дип атап ни отасыз? Авыл мужигы, ботын кашыйм дип, кулын кесәсенә тыккан саен, сәдака акчасы көтә торган мулланың тормышы нәрсәгә илтә? Үзегез уйлап карагыз!

Барый, ачуы килеп:

– Нигә мулла фәкыйрь яшәргә тиеш? – дип сорады.

– Сезнең авыл, бәлки, зур, бай авылдыр, – диде поп аңа каршы. – Сезнең атагызның, бәлки, әллә ничә кибән сукмаган ашлыгы да бардыр. Әмма ул байлык мәңгелек түгел бит. Әгәр дә авыл ярлыланып, кибәннәрең бетсә нишләрсең? Синең бу белемең ул чагында нинди файда бирер?

– Ходай мәрхәмәтеннән ташламас әле! Ачтан үтермәс!

– Мәрхәмәтеннән ташламас дисеңме?.. Ташламас, көт! Менә хәзер кайбер авылларда ачлык. Халык чебен урынына кырыла, диләр. Синең ул мәрхәмәтле Аллаң кайда соң? Аллага ышану – пәрәвез җебенең ныклыгына ышану белән бер ул. Тук яшәргә теләгән кеше үз-үзенә генә ышанырга тиеш. Чын инану менә шул ул… Ярый, синеңчә дә булсын, мәхдүм, – диде Ефим поп, Барыйга таба иелә төшеп. – Син мул, иркен тормышта яшәрсең ди. Ә менә Гали мәхдүм нишләр? Аның атасының, шушындый суыкларда туңмасын дип, улына гади бер кайры тун җибәрерлек тә хәле юк, ә Гали мәхдүм, бәлки, атасыннан да ярлырак яшәр. Шулаймы?

– Шулай, язмыштан узмыш юк. Берни дә эшләп булмый, әти юлыннан китәргә туры килә. Башка юл эзләргә соң инде, – диде Гали.

– Нигә соң булсын?

– Нишләргә соң?

Миссионер әнә шул сорауны көтеп кенә утыра иде. Ул шәкертләргә игътибар белән күз йөртеп чыкты.

– Теләсәгез, мин сезне чын белем ала торган җиргә урнаштыра алам, сезгә укыган чагыгызда ук җитәрлек акча бирәчәкләр… Тик бер шарт белән…

Шәкертләр сагая калдылар:

– Нинди шарт?

Ефим поп, һәр сүзен иҗекләп:

– Исемегезне, фамилиягезне һәм денегезне алмаштырырга кирәк, – диде.

Барый: «Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла!» – диде дә, тиз генә торып, ишеккә ташланды.

Миссионер аны тотып калуны кирәк санамады. Анысы китсә китсен, тик икенче кош өркеп очып чыгып китмәсен. Гали, кып-кызыл булып, маңгаена эре-эре тир бөртекләре тибеп чыккан хәлдә, күзен иконаларга төбәп, туктаусыз папирос суыра-суыра, креслосында утыра бирде.

– Берәрне тотып җибәрәбезме, мәхдүм? – диде миссионер, кунагының рюмкасына аракы салып.

Гали дәшми-тынмый эчеп җибәрде дә яңадан папирос кабызды.

Поп кунагына якынрак килеп утырды.

– Мин мондый тәкъдимне сиңа күптән әйтергә җыенып йөри идем. Мин сине көчләмим – үз ихтыярың. Тик шуны уйла: бер яктан, – мулла булып, фәкыйрь яшәү, икенче яктан – байлык, бәхет, кадер-хөрмәт, чибәр хатын… Теләгәнеңне сайлыйсың…

Гали башын тәрәзәгә таба борды. Еракта Сөембикә манарасы ялтырап күренеп тора иде. Аны беренче тапкыр күргәндәй, манараның нечкә очына карап торды. Егеткә кемдер шаркылдап көлеп җибәргән төсле тоелды. Әйләнеп карады. Көлгән тавыш тынды, кемнеңдер кызганыч бер тавыш белән үкереп елаганы, әкрен генә ыңгырашканы ишетелде. Галинең, башын селкеп: «Юк, мин алай итә алмыйм!» – дип кычкырасы килде.

Күзе ишеккә төште. Ишектән аңа асрау кыз елмаеп карап тора иде.

– Табынны җыеп ал, – диде поп кызга.

Гали бер сүз дә әйтмәде. Кыз табынны җыярга кереште. Яныннан узганда, егеткә өметләндергеч ягымлы бер караш белән күз сирпеде.

– Әйдә, Гали, икенче бүлмәгә чыгыйк, – диде миссионер, тынлыкны бозып һәм, авыраеп калган егетне култыклап, ишеккә таба атлады.

* * *

Барый парадный ишеге төбендә торган киез катасын тиз генә аягына киеп, башына бүреген каплады да, тунының җиңнәрен кияргә дә өлгермичә, миссионер йортыннан йөгереп чыгып китте. Кремльдән чыккач кына, ул исенә килде, тунын киеп, шәһәрнең татарлар яшәгән җиренә, остазы Кәрим ахун янына йөгерде.

Татарлар яши торган урамнар буп-буш иде.

Каты йөгергәнгә йөрәге дөп-дөп типкән хәлдә, сулышы кабып, Барый Кәрим ахун йортының бусагасыннан атлады.

– Хәзрәткә әйтегез, минем аңар ашыгыч йомышым бар, – диде ул.

Кәрим ахун, мәчеттән кайтып, голәмә мәҗлесенә барырга җыенып тора иде. Башына ап-ак чалма, өстенә буйлы-буйлы бохар чапаны киеп, ул шәкерт янына чыкты.

Барый ихтирам белән аның кулын үпте һәм, шундук идәнгә тезләнеп, еламсыраган тавыш белән сөйләргә кереште:

– Коткар, хәзрәт! Хәер-фатихаңнан мәхрүм итмә… Мин харап була яздым.

Мәһабәт Кәрим ахун, тәкәббер торышын үзгәртмичә, кырыс кына:

– Тор, ахмак. Ни булды?.. Җүнләп сөйлә! – диде.

– Кичер, хәзрәт! Шәфкатеңнән мәхрүм итмә.

«Бәлки, ни булганын әйтмәскәдер? Берәр ялган сөйләп кенә чыгып китү яхшырак булмасмы?» дигән уй чагылып китте шәкертнең күңелендә.

Әмма Кәрим ахун кырыс бер тавыш белән соравында булды:

– Ни булды? Ни хикмәт? Әйбәтләп сөйлә!

Барый, каушавыннан тотлыга-тотлыга, булган хәлне сөйләп бирде.

– Эх сез, тинтәкләр! Аңгыра башлар! Ник буталдыгыз сез ул карт иблис белән? – дип ярсынды ахун.

Мәхдүм дәшмәде.

– Бар, мәдрәсәгә кайт! Мәҗлестән соң шунда үзем кереп, барысын да тикшерермен, – дип боерды ахун һәм, төлке тунын киеп, өеннән чыгып китте.

Кич белән Кәрим ахун, мәдрәсәгә килеп, сыйныф бүлмәсендәге лампага ут алдырды һәм, үзенең урынына утырып, барлык хәлфәләрне чакыртты. Аннары Барыйны, китертеп, каршына тезләндерде дә булган хәлне яңадан сөйләргә кушты. Шәкерт курка-курка сөйләргә керешкәч, ул:

– Тинтәкләр! Мөртәтләр! – дип кычкырып, аның сүзен бүлә торды.

Шуннан соң Кәрим ахун киң җилкәле таза кизүгә камчы китерергә, ә Барыйга идәнгә йөзтүбән ятып, аркасын ачарга кушты.

– Бу монафикъка, исереклек кылганы өчен, ун камчы сугарга!.. Катырак сук, кызганма! – диде.

Кизү боерыкны төгәл үтәде.

– Гөнаһны фаш итү – үзе гөнаһ! Бу фасикъка тагы биш камчы өстәргә! – дип кычкырды Кәрим ахун.

Кизү бу боерыкны да үтәде.

Камчы белән суктырганнан соң, Барыйга әйберләрен җыярга куштылар. Хәлфәләрнең берсенә иртән ат яллап, мәхдүмне өенә кайтарып җибәрү эшен тапшырдылар. Кәрим ахун, әгәр дә Гали мәдрәсәгә кайтса, аның аягын-кулын бәйләп, шундук үзенә хәбәр итәргә кушты.

Икенче көнне иртән Барыйны Мәүла Колыга кайтарып җибәрделәр. Кәрим ахун, Шәмси мулла исеменә хат язып, хатны ямщик кулына тоттырды.

Мәдрәсәдә Галинең кайтканын юкка көттеләр. Гали күренмәде.

Казанда «Кәрим ахунның бер шәкерте чукынып урыс булган!», «Мулла малае кяфер булган!», «Бер хәлфә, чукынып, марҗага өйләнгән!» дигән сүзләр таралды. Галинең монах киеме киеп, чиркәүгә кергәнен үзем күрдем, дип сөйләүчеләр дә булды. Икенче берәүләр аның бер кыз белән култыклашып театрга кереп барганын күргәннәр, имеш. Кайберәүләр, Ефим поп ул егетне үтергән, имеш, дип тә сөйләделәр. Халык арасында, ачлык килүнең сәбәбе әнә шул шәкертнең диннән язуыннан икән, дигән сүз дә таралды. Бик күп җирдә койрыклы йолдызлар күргәннәр, ул халыкка яңа афәтләр киләсенә икән, дип сөйләделәр, хәтта кояш тотылуын да Галинең чукынуы белән аңлаттылар.

Шәкертләр хәзер урамда күренсәләр, кешеләр:

– Чукынган, чукынган! Керәшен! – дип кычкыра башлыйлар, шәкертләрнең күзен дә ачтырмыйлар; шуңа күрә аларның күбесе, бу хурлаулар Гали аркасында, дип, аны дошман күрәләр иде.

Әмма тынчу мәдрәсәдән котылган егеттән көнләшүчеләр дә юк түгел иде.

V. Әйтәм аны авылда эт-мәче калмады…

Мичәүләп жиккән пар ат, кар тауларын бер менеп, бер төшеп, урам буйлап көчкә чана тартып килә. Чанада, бишектәге кебек тирбәлеп, мәдрәсәдән куылган Барый кайтып килә. Ниһаять, пар ат Шәмси мулла капкасы төбенә килеп туктауга, ямщик ат башыннан җиргә сикереп төште.

Аның артыннан, утырып кайтып оеган аякларын язгалап, кабыгыннан чыккан елан шикелле, киезләр эченнән мәхдүм үзе дә килеп чыкты.

Капка төбендә берничә кеше басып тора иде. Барыйны танып алгач, алар:

– Исәнме, мәхдүм!

– Исән-сау гына кайтып җиттеңме?

– Ахун ни хәлләрдә яши? – дип, хәл-әхвәл сорашырга тотындылар.

Болар авыл куштаннары иде. Алар арасында Гыймади белән Фәйзулла староста да бар иде.

Барый керфекләренә сарган бәсне мамык перчаткасы белән сыпырып алды да куштаннар белән күреште. Капкадан төлке тун кигән Шәмси мулла килеп чыкты. Барый ихтирам белән әтисенең кулын үпте.

Мулла улының кинәт кайтып килүенә борчуга төшкән, ләкин моны мужикларга сиздерәсе килми иде.

– Сез, картлар, үзегез генә бара торыгыз инде!.. Мин мәхдүмне өйгә озатып куйыйм, – диде ул.

– Борчылма, хәзрәт, борчылма! Үзебез дә эшләрбез! – дип, куштаннар тар сукмак буйлап әкрен генә китеп бардылар.

Мулла белән улы тиз генә өйгә керделәр. Ямщик атларны ишегалдына кертте.

Асрау кыз, ишекне киң ачып, аларны каршы алды. Барый муенындагы шарфын чиште, тунын салып, аш бүлмәсе ягындагы сәкегә ташлады да, күшеккән кулларын уа-уа, мич янына килеп җылыта башлады.

– Туңып беткәнсең бит, улым! Кулларыңны өшетмәдеңме? Менә бу төше җылырак… – дип сөйләнде Әсма, улының туңган кулларын тотып, мич яңагында йөртә-йөртә.

– Кайтасыңны әйтеп, нигә алдан хәбәр итмәдең? Ат белән җылы кием җибәргән булыр идек… Әйтми-нитми юлга чыгарга уйлаган! Бер-бер яман хәл булмагандыр бит, Алла үзе сакласын, – диде мулла.

Әсма, улының җавабын көтмичә, аш бүлмәсе ягыннан чыгып китте.

– Алай әллә ни юк, шулай да… минем кайтуым бераз көтмәгәнчәрәк булды… – диде Барый һәм, шундук сүзне икенчегә бору өчен: – Нишләп йөриләр бу мужиклар? Ник килгәннәр? – дип сорады.

– Бездә монда күңелсез хәл килеп чыкты әле… Бүген төнлә, абзар түбәсен куптарып, ике симез сарыгыбызны урлап чыкканнар. Аңарчы бозауны урлаганнар иде. Өченче көн мәзин бозавын да урлап чыкканнар. Соңгы вакытта угрылык бик ишәеп китте. Келәтләрне дә ватып керәләр. Хәер, ансыннан әлегә Ходай безне саклый. Болар – берсе дә чит кеше эше түгел бит, үзебезнең авыл кешеләре эше. Алла сакласын, ирек куйсаң, ниләр эшләмәсләр, шуңа күрә иң шикле кешеләргә барып тентемәкче идек… Хәзер инде картлар үзләре генә киттеләр, – диде мулла.

Асрау кыз самавыр кайнатты. Мичтә эчәк-бавырлы бәлеш җылытып алдылар. Чигүле келәм өстенә табын җәеп, сөт  өсте, симез каз ите, кабартма, паштет һәм кәрәзле бал куйдылар.

Әсма остабикә, аш бүлмәсенә чыгып:

– Әйдәгез, чәй әзер, – диде.

Мулла белән улының ни турында сөйләшкәнен ишеткәч, ул түзмәде, еламсыраган бер тавыш белән каракларны каргарга кереште:

– Ходай гына орсын иде үзләрен, бугазларына аркылы килсен иде урлаганнары! Теге дөньяда да, бу дөньяда да рәхәт күрмәсеннәр иде, – диде.

* * *

Куштаннар тентүне бөтенләй ач калган йортлардан башладылар.

Башта аларның шулай төркемнәре белән йөрүе ярлыларның күңелендә «Әллә казна безгә паёк яки берәр төрле ярдәм җибәрде микән?» дигән кечкенә генә өмет чаткысы тудырган иде, әмма өметләре бик тиз сүнде. Аларның моңсу күзләреннән һәм хәлсез генә җавап бирүләреннән бу ачларның инде урлап тамак туйдыра алырлык хәлдән узганлыклары аңлашылып тора иде.

Бер йортта куштаннар бер кызга очрадылар; кызның өстендәге киндер күлмәгенең ертыкларыннан керләнеп каткан тәне күренеп тора иде. Ул мич алдында кечкенә казанда нидер пешереп ята иде. Өйгә кешеләр килеп кергәнен күргәч, кыз каушый калды, казанның өстен мич капкачы белән каплап, әзерләп куйган йомычкаларын бер читкә ыргытты.

– Нәрсә пешерәсең? – дип сорады Фәйзулла староста кыздан.

Кыз башына бөркәнгән чүпрәк белән авызын каплады да Фәйзуллага арты белән борылды. Староста соравын яңадан кабатлады. Башкалары да якынрак килделәр.

Киң сәкене яртылаш сүтеп, такталарын утынга якканнар. Сәкенең калган яртысында, каты такта өстендә, бер ир кеше йөзтүбән ята иде. Ул көч-хәл белән башын күтәрде, тонган бер караш белән килүчеләргә күз йөртеп алганнан соң:

– Ни кирәк сезгә? Берәр яхшы хәбәр китердегезме әллә? – дип сорады.

Фәйзулла, башы белән мичкә таба ымлап:

– Нәрсә пешерәсез? – дип сорады.

– Ә?

– «Нәрсә пешерәсез?» – дип сорыйм… Итме?

Сәкедә яткан кеше ахырда старостаның ни сораганын аңлады, башын яңадан тактага салды.

– Безнең нәрсә пешерүебездә сезнең ни эшегез бар? Ходай ни бирсә, шуны пешерәбез.

– Әйтәсең килмимени? Гаебеңне тану җиңел түгелдер шул! – дип, Фәйзулла тиз генә мич алдына барды да казанның өстен ачып, чыра белән актаргаларга кереште.

Кыз мич артына кереп посты һәм старостаның ниләр эшләгәнен карап тора башлады. Фәйзулла казаннан кечерәк бер җәнлек боты эләктереп чыгарды.

Куштаннар аптырашып калдылар.

– Бу ни бу? – дип кычкырды староста.

Сәкедәге кеше, яңадан башын калкытып:

– Танымыйсыңмыни? Сезнең Муйнагыгыз ич, – диде.

– Ә?.. Эт суйдыгызмыни?!!

– Суйса соң? Синең үзеңне суймаган ич!

– Эт ите ашамакчы буласызмыни?

– Ашамыйча нишлисең? Эт тә, мәче дә ашыйбыз… Ничек җан асрамак кирәк?!

Сәкедә яткан кеше ишек төбендәге канлы, пычрак тире өеменә күрсәтеп:

– Этеңне бик кызгансаң, әнә тиресен алып кит. Истәлеккә булыр. Калдырсаң, безгә ашарга ярар, – диде.

Фәйзулла таягы белән эт тиресен күтәреп карады да:

– Әйтәм аны бүген күземә чалынмады… Әйтәм авылда мәчеләр, этләр югала! – диде.

Мич башыннан чәчләре тузгып беткән хатын-кыз башы күренде. Бу әлеге кызның ачлык тифы белән авырып яткан әнисе иде. Хатын, мич башыннан төшеп, Фәйзуллага:

– Бирмим, бирмим! Соңгы кәҗәмне бирмим! – дип кычкырды да, гөрселдәп, идәнгә ауды.

Мич артыннан кызы чыгып, әнисе өстенә иелде. Сәкедәге ир кеше, уйга калган кебек, идәндә үлеп яткан хатынына беравык карап торды, аннары карашын әнисенең мәете өстенә капланган кызына күчерде һәм хәлсез генә тавыш белән:

– Йә, аш булдымы инде? – дип сорады.

Кешеләр дәшми-тынмый гына өйдән чыгып киттеләр.

Урамга чыккач, Фәйзулла тагын:

– Әйтәм аны авылда көн саен эт, мәче азая бара… – дип сөйләнеп куйды.

Икенче бер йортта куштаннарны бала-чага гына каршы алды. Иң дәү дигәненә дә җиде-сигез яшьтән артык түгел иде. Алар иркен сәке өстендә ашыйсы килүләрен онытырга тырышып уйнап утыралар иде. Өйгә олылар килеп кергәч, уеннарын ташладылар. Берсе иңенә салган иске капчык чите белән кутырлап беткән шакшы борынын сөртте; икенчесе сәләмәсенә төренергә кереште; иң кечкенәсе бетчәләп, үлекләп беткән арык бармагын суырырга тотынды. Алар куштаннарның бөтен өй эчен тентүләрен, хәтта идән астын да ачып карауларын күзләрен дә алмый карап тордылар.

– Әтиегез кайда? – дип сорады Фәйзулла.

– Әти үткән атнада базарга киткән иде… Безгә ипи, шикәр алып кайта… – диде балаларның өлкәне.

Кечкенәсе:

– Ипи, ипи… – дип еларга ук кереште.

Староста аңа:

– Шыңшыма!.. Дөмеккере! Әниең кайда? – дип кычкырды.

– Әнинең башы авырта, йоклый… әнә… – дип, бала мич башына күрсәтте.

Куштаннарның берсе, йоклаган хатынны уятыйм дип, кулын мич башына сузды. Хатынның тәне ягылмаган мич кирпеченнән дә салкынрак иде. Шуннан соң әлеге куштан башкаларга ым какты да ишеккә таба китте.

– Бик тырыш хатын иде. Ике кеше чаклы эшләр иде. Урак урганы өчен, көненә биш тиен артык өстәп бирсәң дә жәл түгел иде, авыр туфрагы җиңел булсын мескеннең. Ә сез әтиегез кайтканны көтегез… Елашмагыз, – диде ул, балаларга таба борылып.

Кайбер өйләрдә алабута, имән чикләвеге оны, агач кайрысы, ниндидер үләннәр таптылар. Ләкин беркайда да ит яисә сөяк калдыгы күренмәде. Күренсә дә, алары үлгән эт яки мәче калдыгы иде.

Иң шикле кеше – Тол Таҗи йортын тентүне иң азакка калдырганнар иде. Бу юлы аны читләтеп үтмәячәкләрен Таҗи үзе дә сизде, шуңа күрә, куштаннар аның өенә якынлаша башлагач, ул урамга чыкты. Аның йорты тирәсендә койма-мазар да, каралты-кура да юк, өенең түбәсенә чаклы көрт басып киткән иде. Куштаннарның килеп җиткәнен Таҗи сүзсез генә көтеп торды.

Ул ябыгып, сулып калган булса да, чырае башка ачларныкы шикелле үк коточкыч түгел иде. Таҗиның тәнендә көче бар иде әле. Күзләре дә элеккеге шикелле елтырап, текәлеп-сынап карый иде.

– Саумы, Таҗи! Ни эш бетереп йөрисең? – диде староста.

– Ни эш бетерим? Менә йөрим.

– Ачыкмыйсыңмы? Ашарыңа җитәме?

– Җитмәсә, әллә бирергә җыенасыңмы?

– Юк… Ашарыңа бармы диюем?..

– Үземнеке булмаса, сездә бар… Мулла белән мәзиндә дә бар. Илдә чыпчык үлми, диләр.

Таҗиның бу җавабы куштаннар эзли торган теге карак нәкъ шушы үзе икән дигән ышанычларын тагы да ныгыта төште. Ләкин тенти башларга берсенең дә кыюлыгы җитмәде. Һәркайсы Тол Таҗиның кызып, ярсып китүеннән курка иде.

Таҗи исә куштаннарның хәлен бик яхшы сизеп тора иде. Ул аларны тагы да куркыта төшәргә ниятләп булса кирәк, кисәк кенә:

– Нишләп йорт саен кереп йөрисез әле сез? – дип сорады.

– Менә бит, Таҗи энем, абзарлардан терлек югала башлады, менә шуның кем эше икәнен белмәкче идек, – диде Гыймади.

– Тапкансыз эш!..

– Тапмыйча! – диде староста, аның сүзен бүлеп. – Ул бәндәләр мулла дип, мәзин дип, аксакал дип тормыйлар, теләсә кемнең абзарына кереп, таза хайванын урлап чыгалар. Ач булсалар да, шулай итәргә ярыймыни?! Аллага шөкер, законсыз җирдә яшәмибез ләбаса!

Таҗи җиргә төкерде дә сүзләрен ачык итеп:

– Анысы гына әллә ни түгел. Ачларга ярдәм итәсе урында, болай үз сарыкларыгыз өчен борчылып йөри торган булсагыз, бара-тора үзегезне дә суеп ашамасыннар, карагыз аны… – диде.

Куштаннарның тәннәре чымырдап китте.

– Әстәгъфирулла! – дип куйды берсе.

Таҗиның кем икәнен яхшы белгәнлектән, сүзне бүтән озайтып тормадылар. Кереп өйне тентергә берсенең дә йөрәге җитмәде. Беренче кеше булып Гыймади абайлады. Ул, Таҗиның сүзләрен шаяртуга санап:

– Таҗи әйтер ул! Тыңлап кына тор син аны! Ярый, киттек, картлар. Бушка вакыт уздырмыйк, – диде дә иң алдан чыгып китте.

Аның артыннан башкалар да иярделәр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации