Электронная библиотека » Махмут Марджани » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:02


Автор книги: Махмут Марджани


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
VI. Караклар

Янгыннан соң күмерләнеп калган тегермән урыны турысында бер көтү ала карга, каты карылдашып, әле җиргә төшәләр, әле, нидәндер курыккан төсле, күккә, югары күтәреләләр иде. Куштаннардан берсенең шуларга күзе төште.

– Каргалар юкка җыелмагандыр… Анда бер-бер нәрсә бардыр. Әйдәгез әле, картлар, – диде ул.

Җыйнаулашып тегермән янына киттеләр. Карга эзләре калган зур бер көрт янына җиткәч, аны таяк белән актарырга керештеләр. Әллә ни озак казырга туры килмәде. Зур бөтен икмәк чаклы саргылт бер әйбер килеп чыкты. Һәммәсе иелеп, карны чистартып карагач, ниндидер хайван карындыгы булып чыкты. Бу нәрсәнең теге югалган сарык эче икәнлегенә берсенең дә шиге калмады. Һәркайсының күңеленнән «Таҗи эше түгел бу… Ул яшереп маташмас, сарыкның эчен урамга өе каршысына чыгарып ташлаудан да курыкмас» дигән уй чагылып китте.

Кояш яктысында ялтырап, җемелдәп яткан тигез кар сахрасы уртасында, тирән генә чокыр буенда, түбәсенә чаклы көрт баскан кечкенә бер өй караеп күренә иде. Фәйзулла старостаның күзе шуңа төште, һәм ул, хәтеренә нидер килгән шикелле:

– Картлар! Без бит көтүче Мифтах өен тентемәдек әле! – диде.

– Дөрес! – диделәр башкалары.

Кайберәүләр:

– Шул карт мәлгуньнең эшедер әле! – дип тә куйдылар.

Көтүче Мифтах күптән инде хатынын җирләп, бүтән өйләнмичә, унбиш яшьлек шаян гына, шук кына кызы белән икәү яши иде. Куштаннар җыйнаулашып картның өенә таба килгәндә, кызы чормага морҗа ябарга менгән иде. Үзләренә таба кешеләр килгәнен күргәч, ул көл салып төйнәгән чүпрәк белән тиз генә морҗаны томалады да йөгереп аска төште. Сыңар күгәндә генә эләгеп торган тәбәнәк ишекне көчкә ачып, кыз өйгә атылып керде.

– Әти! Харап булдык! Безгә картлар килә! – дип кычкырды да мич артына качты.

Куштаннар берәмләп өйгә керделәр.

Көтүче карт, чыбыркы ишкән булып, сәкедә утыра иде. Чынында исә ул килүче кешеләргә ни дип җавап бирергә кирәклеген уйлый иде.

Ниһаять, Мифтах карт урыныннан торды да, эренле күзләрен җиңе белән сөртеп, басынкы гына тавыш белән:

– Рәхим итегез, картлар, керегез, керегез! – диде.

– Ни хәлдә яшисең? Ниләр эшләп ятасың? – дип сүз башлады Гыймади карт.

– Рәхмәт, картлар. Егерме ел халыкка хезмәт итеп, берәүнең дә ишегемнән башын тыгып, туңмыйсыңмы, ачтан үлмисеңме, дип сораганы юк иде. Көтүче Мифтах җәй көне генә кирәктер шул… Рәнҗемәслек тә түгел…

– Ярый, ярый!.. Нәрсә ашап торасың соң?

Куштаннардан берсе киез астыннан чалгы кисәгеннән ясалган пычак тартып чыгарды.

– Ач торганга охшамый бу карт дуңгыз… Менә пычагы канга буялган. Ит кенә ашый, күрәсең.

Икенчесе, әле әйткәннең тавышына ияреп:

– Туңарга җыенмый, коры утын гына яга, – диде, аннары: – Тегермән сайгаклары ич болар! – дип, мич буенда өелеп торган утынга аягы белән төртеп алды.

Барысы да көтүчегә карадылар.

– Гаеп миндә, картлар! – диде Мифтах. – Туңып үләсем килмәде, ике тактасын утынга алдым, җәйгә икеләтә итеп кайтарырмын.

– Бу пычакта нинди кан соң?

– Әй бала, бала… сөртмәгән дә бит. Бу гаебемне дә яшермим, картлар… Этемне суйдым.

– Алдашасың, карт дуңгыз! – диде староста, аяк тибеп. – Әйдәгез, картлар, өен тентеп чыгабыз!

Куштаннарның берсе сәке астыннан бер өем кием сәләмәсе тартып алды. Икенчесе мич артына качкан кызны өстерәп чыгарды. Ләкин эзләгән әйберләре күренмәде.

Кыз, бөтен гәүдәсе калтыранган хәлдә, үксеп елый-елый, идән уртасына барып утырды; үзе һаман ялангач иңбашларын сәләмә киеме белән капларга тырышты.

– Итне өйдә тотмас ул! Тыштан эзләргә кирәк, тыштан, – диде умартачы Гыймади.

Ишегалдын тентеп чыктылар, чормага менделәр, ләкин аннан да берни тапмадылар.

Куштаннар көтүче картның йортыннан китәргә җыенып беткәннәр иде инде, шулвакыт аларның берсенә өй артындагы биек кенә кар өеме шикле сыман күренде. Карны таяк белән актаргалап карагач, өсте зур таш белән бастырылып куелган кисмәк килеп чыкты. Кисмәкне казып алып, өстен ачып карасалар, кисмәк тулы симез сарык ите иде.

Көтүче карт белән кызының кулына берәр кисәк ит тоттырдылар һәм:

– Әйдә, хәзрәт янына барабыз! Атла, карт иблис! Халыкны талаучыларны таптык! – дип, арттан төрткәли-төрткәли, аларны авылга алып киттеләр.

Караклар күтәреп бара алмаган итне куштаннар бик эре кыяфәт белән үзләре алып киттеләр.

Байтак кына ара киткәннән соң:

– Кызны алып бару ярый торган эш булыр микән? Картлар, кире җибәрикме әллә? Минемчә, кызның гаебе юк бит монда, – диде Гыймади.

Көтүче картның кызы ямьсез генә, ябык кына бер үсмер бала иде. Аның белән нишләсен Фәйзулла? Шуңа күрә ул:

– Мифтах егерме ел буе бик тугры, бик гадел хезмәт итте, андый гөнаһ эшләү хәзер дә башына килмәс иде. Баксаң, шушы кызы котырткандыр әле… Менә хәзер җавабын бирсен. Намуслы булса, атасының гаебен яшереп калмас иде, – дип җавап кайтарды.

* * *

Шәмси мулла белән Әсма остабикә Кәрим ахун хатыннан улларының вакытсыз кайтып килүенең чын сәбәбен белгәч уйга калдылар. Бу хәбәрне ничектер авылга тараттырмаска, мәзин белән Әкрәм карыйга ишеттермәскә кирәк иде. Шуңа күрә Барыйны, бәлкем, Бохарага укырга җибәрү яхшырак булмасмы, дип уйлаштылар.

Шулвакыт куштаннар мулла йортына көтүче карт белән аның кызын китерделәр. Шәмси мулла, өстенә тунын киеп, алар янына чыкты. Гаилә киңәшмәсе бүленеп калды.

Авыл халкының кызык тамаша күрергә сусаган тук өлеше мулла йортының иркен ишегалдына бик тиз килеп тулды.

Фәйзулла староста Шәмси мулла алдына туңган ит кисәкләре китереп салды да:

– Менә, хәзрәт, сарыкларыңның ите, менә – урлаучылары да… Боларны нишләтергә кушасың? – диде.

Көтүче белән кызы, куркуларыннан һәм салкыннан дер-дер калтыранып, мулла алдында басып тора бирделәр.

– Нишләп алай иттең, Мифтах агай? – дип сорады мулла.

– Нишлим соң инде, мулла абзый! Авыр чакта беркем килеп ярдәм итмәде. Ачтан үлә башладым…

– Ач дип урларга ярыймы? Шулай дип сөйләп тору – үзе гөнаһ!..

– Ник сөйләмәскә?.. Ачның хәлен тук белми. Гаеп миндә, мулла абзый… Ходай хакы өчен, берүк, кичер. Бүтән андый эш эшләмәм…

– Угрылык Ходай хөкеме эше түгел, мир хөкеме эше. Әнә картлардан сора, кичерә алсалар кичерсеннәр…

Шунда җыйналган куштаннар бертавыштан диярлек:

– Кичермичә тагы! Шулай гына итәсе калган! – дип кычкырдылар.

– Каракны кичерсәң, сарыгыңны гына түгел, үзеңне дә суеп ашарлар… Берсе әнә шулай дип тора да…

Шәмси мулла, старостага таба борылып:

– Үзегезгә тапшырам, картлар, теләсәгез ни эшләтегез, – диде дә өенә таба китте һәм, кереп барышлый: – Әй, кайсыгыз бар анда? Итне алып керегез… – диде.

Ишектән кергәндә, мулла, артына борылып:

– Үзегезгә тапшырам, картлар, теләсәгез ни эшләтегез. Аллага тапшырдык! – дип кабатлады.

Шуннан соң староста:

– Әйдәгез, каравыл өенә киттек! – дип боерды.

Халык алар артыннан иярде. Мулла барында тыелып торган бай малайлары хәзер үзләрен бик иркен тойдылар. Капкадан чыгып җитмәс борын ук, гаепләнүчеләрне йодрыклары белән тукмарга, кыйнарга керештеләр. Кансыз адәмнәр, җиңнәрен сызганып, уртага керә-керә, өсте-өстенә кыйный бирделәр.

Канга, тизәккә буялып беткән Мифтах карт, үзен кыйнаучыларның аяк-кулларына ябышып:

– Мине үтерегез! Балага тимәгез! Аның бер гаебе дә юк! – дип ялварды.

Бу ике мескенне тәмам аңнарын җуйганчы кыйнадылар.

Шуннан соң, каты-каты тибеп, һушларына китерделәр дә каравыл өенә алып киттеләр. Хәлсезлектән чайкала-чайкала атлаган бу ике мескенне, этә-төртә, каравыл өенә китерделәр. Биредә аларны тагы бер төркем халык көтеп тора иде. Каракларны, яңадан кыйнарга керешеп, тәмам җансыз-тынсыз хәлгә китерделәр.

Куштаннар, үзара киңәшеп, көтүче карт белән кызын волостька җибәрергә булдылар. Фәйзулла тишек төпле үрәчәле чанасына койрыгындагы кылы коелып беткән карт биясен җикте. Каракларны, кул-аякларын бәйләп, шул чанага салдылар да сотский белән волостька озаттылар.

– Андагы баш кешегә әйт, унлап сарыкны урлап суйдылар, каравыл өенең идәнен ватып качмакчы булдылар, диген. Төрмәдә череп бетсеннәр, ләгънәтләр! Башкаларга сабак булыр! – дип калды староста сотскийга.

Кич җитеп килә, тышта тынны буарлык салкын иде.

* * *

Халык тарала башлагач, каравыл өе янына Миңлебай Сафасы килде.

– Соңга калдың, Сафа!.. Саваплы эштән коры калдың! Каракларны озаттылар инде, – диде кайсыдыр.

Сафа тун якасы белән битен каплап әйтә куйды:

– Беләм. Андый саваплы эшләр тәмугка илтә. Мин картларга икенче бер хәбәр әйтергә килгән идем.

– Нәрсә? Ни булган?

– Бүген иртән безнең күрше Җәләй үлгән. Ибрайның бөтен гаиләсе үлеп беткәнгә дә атнадан артты инде. Һаман күмелмичә яталар.

– Мин тагын берәр яхшы хәбәр китердеңме дип торам, ә син мәетләр турында сөйлисең! – диделәр, аның сүзен бүлеп. – Әҗәлләре җиткән, шуңа үлгәннәр. Шулай түгелме?

– Әҗәл агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Без һәммәбез дә үләчәкбез. Үлгәннәрнең күмелми ятуы эш түгел инде. Аларны җирләү – безнең изге бурыч, – диде Сафа.

– Юк эш белән йөрисең, энекәш, – диде аңа староста. – Мәетне хәзер күмеп өлгереп булмый – берсе артыннан берсе үлеп тора. Алай кулың бик кычыта икән, тазарак егетләрне ал да җыелышып күмегез… Савабы булыр. Картларга аны нәрсә әйтеп торасың? Ансыз да безнең эш күп…

Башкалар да, аның сүзен куәтләп:

– Дөрес, Сафа, савабы булыр! Аллаһы Тәгалә изгелегеңне онытмас, – диештеләр.

Җыелышып торган кешеләр янына Тол Таҗи килде.

Беренче булып Сафага сүз кушкан куштан аңа да:

– Соңга калдың, Таҗи абый. Саваплы эшне күрми калдың! Каракларны озаттылар инде, – диде.

Таҗи:

– Нәрсә-ә? – дип, җыелышып торучыларга усал итеп бер күз ташлады.

Җавап кайтармадылар. Таҗи, кулларын йодрыклап, әлеге куштанга таба атлый-атлый:

– Нәрсә дисең?.. Саваплы эш, дисеңме? – дип кабатлап сорады да, кизәнеп торып, авызына сугып җибәрде.

Куштан, тынын да чыгармыйча, читкә атылды һәм авызыннан кан төкерә-төкерә китеп барды.

Халык тарала башлады.

– Күрми калдым!.. Килеп өлгермәдем, югыйсә «саваплы эш» не күрсәткән булыр идем мин сезгә! – дип кычкырды Таҗи.

Иртәгесе көнне иртән Сафа, берничә ир кеше белән кулларына көрәк тотып, зиратка китте.

Каберлектәге агачларны кисеп бетергәннәр, ихатасының яшел рәшәткәләре сынып-ватылып беткән иде. Юлдан карт кына бер бия юртып килә: каракларны волостька илтеп, сотский кайтып килә иде. Сафа турысына җиткәч, ул, атын туктатып:

– Кемне күмәсез? Тагы кем үлде? – дип сорады.

– Җәләй агай белән Ибрай җәмәгате. Үлгәннәренә атна булды инде.

– Шулаймыни? Алай икән, урыннары җәннәттә булсын инде! Әҗәл берәүне дә кызганып тормый, күрәсең. Әнә караклар да волостька барып җиткәнче үк җан тәслим кылдылар. Үзләрен чанадан төшермәкче булып карасак шаккаттык – утын агачы урынына шакыраеп катканнар, мескеннәр…

Сафа ни дип тә җавап кайтармады. Көрәген күтәреп, зиратка таба атлады.

VII. Адәм кыяфәтле маймыллар

Сафаларның хәлләре көннән-көн авырая барды.

Җыйган алабуталары инде бетеп килә, каралтылары да утынга ягылып беткән диярлек, чират яңа келәткә җиткән иде.

Зур өмет баглап саклап торган тананы салым өчен алып чыктылар. Кышны ничек тә асрап чыгарбыз, язга бик кирәк булыр дип калдырылган ат та аякларында көчкә басып тора. Аның язга барып җитәрлеге күренми иде. Йөз яшьлек Зөһрә карчык, Сафа белән килененә авыз эченнән рәхмәтләр укый-укый, алабута шулпасы эчә, шуның белән җан асрый иде.

Сафаның көннән-көн чырае караңгылана барды. Ул, күпме генә баш ватса да, бу хәлдән котылу чарасын таба алмады. Ач үлем аларга да якынлашып килә иде. Тик бер Саҗидә генә эчтән бу хәлгә бирешмәскә тырыша иде. Ул үзенең исән каласына, исән-сау яңага барып җитәчәкләренә ышана, хәтта үзенең карт әти-әниләренә, апаларына да ярдәм итәргә өметләнә иде.

Саҗидәнең йөзе сулып, саргаеп калды, гәүдәсе бөкрәя төште, тик шулай да бу яшь хатын элекке таза рухын да, үз көченә ышанычын да җуймаган иде. Беркөнне ире белән сөйләшкәндә, ул:

– Карале, без соңгы минутка чаклы шушылай кул кушырып утырырбыз микәнни? – диде.

– Нишлик соң? – диде Сафа.

– Соң булганчы бер-бер чарасына керешергә кирәк иде.

– Кирәген кирәк тә, нишлик соң?

– Вафа көзеннән үк китеп яхшы итте. Аның җәмәгате дә тук, әйберләре дә исән, үзенең дә җаны тынычтыр. Ул акча да, азык-төлек тә җибәреп тора. Хатыны гел калага барып йөри. Без ялгыш иттек. Безнең дә берәребезгә китәргә кирәк  иде.

– Китәргә хәзер дә соң түгел әле.

– Кем китә соң? Синме, минме?

– Акылың бармы, Саҗидә? Үзем исән чакта, мин сине чит кеше каршына җибәрәмме?

– Ярый, алайса. Башкалардан синең кай җирең ким?! Эш тапмассыңмыни? Без әби белән ничек тә җан асрарбыз әле… – диде Саҗидә.

Икенче көнне Сафа капчыгына алабута оныннан пешергән берничә төче күмәч, ике пар күлмәк-ыштан салды, иске сарык тунын киеп, билен билбау белән буды да, кулына таяк тотып, карлы юл буйлап калага таба юл тотты.

Саҗидә белән Зөһрә карчык, Ходайдан бәхет һәм уңышлы юл теләп, аны капка төбендә озатып калдылар.

* * *

Ике көннән соң Сафа, тәмам арып-талып, калага барып җитте.

Юлда очраган иптәшләре, үзе шикелле үк эш эзләп туган авылларыннан чыгып киткән крестьяннар белән бергә, ул бер постоялый дворга килеп җитте. Капка төбендә аларны каравылчы туктатты: постоялый дворның хуҗасы хәерчеләр белән ачларны кертергә кушмый икән. Сафа бик әйбәтләп калага абыйсын эзләп килгәнлеген аңлатты, капчыгындагы алабута күмәчләрен күрсәтте, өч көн кунасы өчен алдан акча түләп куйды. Шуннан соң гына аны постоялый дворга керттеләр.

Кич җитеп килә иде. Биредә яшәүчеләрнең күбесе инде кайтып беткән; нарат тактасыннан ясалган зур өстәл өстендә ике чиләк сыешлы каралып, пычранып беткән самавыр тора. Күптән юылмаган чынаяклардан берничә кеше чәй эчә иде. Кайберәүләр каты гырылдап сәкеләрдә йоклап ята. Почмакта ниндидер иске бер сбруйны ямаштырып утыралар. Өстәлнең аргы башына берничә исерек урнашкан. Алар янында карта уйныйлар. Биредә ачлыктан күзләре тонган, ак чырайлы, кипшенеп беткән кешеләр дә байтак иде. Постоялый дворда яшәүчеләрнең икенче төркеме – атаклы Казан «барабыз» лары, тирә-як авыллардан килеп, биш тиен акчага шәһәрнең бер башыннан бер башына кеше яисә әйбер ташып йөрүчеләр иде.

Постоялый дворда тәртип урнаштыручы кеше – өстенә керләнеп беткән зәңгәр күлмәк, эре-эре ак бизәкле зәңгәр киндер ыштан кигән яшь кенә бер кара егет иде.

Бу егет Сафага буш урын күрсәтте. Сафа тунын, төреп, сәкегә куйды, капчыгын чөйгә элде. Шуннан соң сасы ис аңкытып торган зур лакан янына барды да, лакан өстендә торган шакшы юынгычта кулын-битен юып, күлмәк итәгенә сөрткәч, егеттән:

– Чәй эчәргә мөмкин булмасмы? – дип сорады.

– Бер тиенеңне сал да корсагың сыйдырган кадәр эч… Нәрсә сорап торасың? – диде егет. Шуннан соң ул, кашынгалап, Сафага кимсеткән бер төс белән каранып алды да карта уйнаучылар янына китте.

– Чәйнектәге пешкән чәй кемнеке? – дип сорады Сафа яңадан.

Чикмәнен ямап утырган олы гына яшьтәге бер татар:

– Чәйне без пешердек, агай-эне! Эч, эч! Мөселман кешесенә жәл түгел… Без эчеп туйдык инде. Калганын барыбер түгәсе, – диде.

Сафа егеткә бер тиен түләде дә, өстәл янына утырып, алабута күмәче ашый-ашый, суынган самавырдан чәй эчәргә кереште.

Ул арада караңгы төшеп, өстәлдәге чынаякларны да күреп булмый башлады.

– Лампаны кабыз!

– Әй мөгезле фәрештә, ут яндыр! – дип кычкырдылар төрле яктан.

Шуннан соң гына «мөгезле фәрештә» дигәннәре – әлеге кара егет – түшәм уртасында эленеп торган асылмалы лампага ут кабызды, аннары мичкә ягып җибәрде.

Тонык кына булып лампа уты яна башлады. Бүлмә эче әче төтен белән тулды.

* * *

Сафа, баш астына тунын салып, ялангач сәкегә ятты да каты йокыга талды. Иртән торгач, чәй эчеп, урамга эш эзләргә чыгып китте.

Барлык постоялый дворлар, чәйханәләр, мосафирханәләр эшсезләр һәм хәерчеләр белән тулган иде. Аларны чүп түгә торган төшләрдә, күпер асларында, ташландык өйләрдә, Идел буенда Усия янында һәм Бакалтайда яр буендагы иске баржаларда да очратырга мөмкин иде.

Сафа рәт-рәт булып кибет, магазиннар тезелеп киткән базар урамына юнәлде.

Сатып алучы кешеләр бөтенләй юк иде. Кибет киштәләренә төрле төстәге төргәк-төргәк ситсылар өеп куелган. Тау-тау булып башланмаган он, дөге, ярма капчыклары өелеп тора, агач тартмаларда – гәрәбә төсле сап-сары йөзем, потлап-потлап уылган ап-ак куй мае иде.

Кибет хуҗалары күренми иде әле.

Сафа, урам буйлап байтак кына йөргәннән соң, ишек яңагына сөялеп, каядыр читкә карап торган бер кешене күрде. Сафага ул мәрхәмәтле кеше булып тоелды, ул аның янына килеп туктады. Өстенә төлке тун кигән, мыегын тигез итеп кискән, сирәк сакаллы бу кеше прилавкада яткан калай тартмадан чирек тиен акча алып, карамыйча гына, Сафага сузды. Сафа акчаны алмады.

– Мин хәер сорамыйм… Мин эш эзлим, – диде ул.

– Шулаймыни? Алайса, ач түгелсең икән әле, – диде төлке тун кигән кеше һәм: – Эш эзлим дисең, алайса, ә? – дип, кинәт көлеп җибәрде.

– Әйе! – диде Сафа.

Төлке тунлы кеше үзе шикелле үк ишек яңагына сөялеп торган күршесенә:

– Шәрифҗан абзый, менә бу абзыйга эш кирәк… Синдә эш юкмы? – дип кычкырды.

– Эшме?.. Булмыйча соң!.. Яллап кара син аны. Атна узмас, бер көтү баласын ияртеп килер. Көннәрдән бер көнне шыр ялангач калдырып талап та китәрләр, аннары тот син аларның койрыгын…

Шулай дигәч, икесе дә шаркылдашып көлеп җибәрделәр. Сафаның моңа хәтере калды, ачуы килде, шулай да дәшмәде.

Дусларының көлешүен ишетеп, кибет ишегеннән өченче бер кибетче башын чыгарды.

– Кайда ул, кайда? Кем эш эзли? – диде.

– Менә шушы кеше. Синдә эш юкмы соң?

– Бар, бар! Эше бик җиңел, хакы да әйбәт!

– Хәлемнән килгәннең барысын эшләрмен… рәнҗемәссең, – диде Сафа, сөенеп, кире килә-килә.

– Ярый, ярый, агай-эне! Тик тырышып эшләргә!

– Анысы өчен борчылма, бай абзый. Эше нинди соң?

– Әбиеңнең… ниеннән бет эзләргә… Ризамы?

Сафа ни дип әйтергә дә белмичә аптырап калды, ачынып бер төкерде дә китеп барды.

Кибетчеләр бу хәлдән бик канәгать булып калдылар. Сафа ерак та китеп өлгермәде, икенче бер кибеттән алдына ак алъяпкыч япкан бер малай йөгереп чыкты. Кулына биш тиен акча зурлыгындагы зырылдавык тоткан иде ул. Зырылдавыкның уртасына ике тишек тишеп, шуннан җеп уздырылган иде. Малай җепне ике кулының баш бармакларына кигезде дә, бөтереп торып, зырылдавыкны ычкындырып җибәрде. Оста төзәп җибәрелгән зырылдавык Сафаның иягенә килеп тиде, аның сакалы эченә кереп буталды.

Сафа, кисәк авыртудан ияген тотып:

– Алла! – дип кычкырып җибәрде.

Теге малай рәхәтләнеп көлә башлады. Тавышка башка кибетләрдән дә йөгерешеп чыктылар. Көлешкән тавышлар арта барды. Әллә никадәр халык җыелды. Алар аптырап калган Сафаны төрлечә мыскыллап көләргә керештеләр. Шуннан соң Сафа адәм кыяфәтле бу маймыллар яныннан тиз генә йөгереп китеп барды.

Сакалын тоткан килеш, постоялый дворга кайтып җитте. Теге кара егет ярдәме белән сакалындагы зырылдавыкны тартып алды, өстәвенә бер уч сакалы да йолкынып чыкты. Аннары ул сәкесенә капланды да елап җибәрде. «Азыгым бер генә көнлек калды. Шуннан соң нишләрмен?.. Беркемнән дә ярдәм көтәр урын юк. Кире өйгә кайтып китәргәме әллә? Оят, юлга акча да юк, беркайда да табып та булмый. Нишләргә соң?» – дип уйланды ул.

Бердәнбер чара Вафа абыйсын эзләп табу иде. Ләкин ике туганның моңарчы һаман татулаша алганнары юк иде әле. Сафаның Вафа абыйсы каршына барып ялынасы килми иде, шулай да, байтак уйланганнан соң «Ярар! Иелгән башны кылыч чапмас!» дигән карарга килде.

Бер буш урам буйлап китеп барды. Биредә дә ачлар очрады. Алар, ипи кисәге, бәрәңге кабыгы һәм кимерелгән сөяк калдыклары эзләп, чүп базларында казыналар, берәр нәрсә тапсалар, шундук комсызланып ашарга керешәләр иде. Бу урамда да, эш эзләп, ишегалдына керүче һәрбер кешене мыскыллап куып чыгаралар, аны карак итеп күрәләр  иде.

Сафа бүтән болай эш эзләмәскә булды. Хәзер ул һәр йортка абыйсын табу өмете белән генә керә башлады. Очраган бер малайдан, һәр дворниктан Вафаны сорады.

Бер ишегалдына килеп кергәч, аңа каршы өрә-өрә, эт ташланды. Ишектән ап-ак сакаллы бер карт килеп чыкты. Ул Сафаның сүзен игътибар белән тыңлап торды да:

– Абыең чикмән киеп йөриме? – дип сорады.

– Әйе, – диде Сафа.

– Аягында тула оек, киез катамы?

– Шулайдыр…

– Күзе синеке төсле… Сакалы сирәкме?

– Әйе, әйе!

– Әһә…

– Беләсеңме әллә, бабай?

– Белмим шул, улым. Андый кешене очратканым юк.

Картның бу сүзе Сафаның соңгы өметен кисте. Ә сүзчән карт сөйләнә бирде:

– Карале, улым. Бездән өч йорт аша, тегендә, кояш чыгышына таба, Сәгыйть бай йорты бар. Шунда Шаһи исемле бер хезмәтче булыр… Аның белмәгән кешесе юк. Бәлкем, ул синең абыеңны да белә торгандыр… Бар, шуннан сорап кара әле, – диде.

Сафа, картка рәхмәт әйтеп, урамга чыкты. Берничә йорт узгач, тротуарда боз чабып торган бер кешене күрде.

– Биредә Сәгыйть бай йорты кайсы була, агай? – дип сорады Сафа аңардан.

Әлеге кеше, эшеннән бүленеп, тураеп басты да, Сәгыйть байның үзе булып кыйлангандай, эре генә җавап кайтарды:

– Менә бусы. Ә сиңа нигә кирәк булды ул?

– Шаһи агай син түгелме?

– Йә, мин булсам ди… Ни йомыш?

Сафа аңа да абыйсын эзләвен әйтеп бирде. Шаһи аны тыңлап торды да сул кулындагы тире бияләен салып, борынын сеңгерде, бары тик шуннан соң гына:

– Синең абыең «Әрлән» кушаматлы Габдулла байда тора торгандыр. Мин аның исемен белмим, шулай да син әйткәннәргә бик туры килә. Барып кайт шунда, якташ, – диде.

– Ул бай кайда тора соң? Кайсы урамда?

– Акком асты урамында. Акком асты урамын беләсеңме?

– Юк шул, агай, белмим.

– Әх син, сакалбай, шуны да белмисең! Тыңлап тор, алайса. Безнең капкадан чыккач, кояш баешына таба урам беткәнче барасың. Аңладыңмы? Аннары уңга борыласың. Шуннан ике тыкрык узгач, сулга борыласың. Аңладыңмы? Аннары тагы уңга борыласың. Аңладыңмы? Шунда чатта таш мәчет булыр… Мәчет каршында кызыл кирпечтән салган мәдрәсә булыр. Аңладыңмы?

– Әйе, әйе…

– Сабыр ит, сүземне бүлмә! Мәдрәсә белән янәшә яшел түбәле зур бер ак ташпулат булыр. Капкасы каршында зур багана булыр. Аңладыңмы? Шул багана башында, кич җиткәч, шайтан уты яна…

– Көндез нәрсә була?

– Убырлы карчык була… Сүземне бүлмә, дип әйтеп торалар сиңа. Әйбәтләп тыңлап тор, юкса таба алмассың.

– Шул Габдулла бай йорты буламы инде?

– Түге-ел!.. Әйтеп бетерергә бирмисең! Ул йорт безнең хуҗаның кодасы Чуваш Гыймранныкы. Сиңа аның кирәге юк. Аңарда минем якташ Каюм тора. Аңладыңмы? Син шул урам белән китеп, уңга борыласың, сул кул яктагы тыкрыкка керәсең. Аңладыңмы? Чаттан җиденче йорт Габдулла бай йорты булыр…

– Бик озын икән, агай. Таба алырмынмы икән? – диде Сафа аптырап.

– Кирәк булса табарсың… Таба алмасаң, кешедән сорарсың. Тел Мәккәга дә илтеп җиткерә, ди… Син шуны гына онытма: Акком асты урамы, Әрлән Габдулла йорты…

Бик күп кешеләрдән сораша-сораша, байтак адашып йөргәннән соң, Сафа Шаһи әйткән йортны эзләп тапты. Шыгырдап торган капканы ачып, ишегалдына керде. Шаһи ялгышмаган иде. Миңлебай Вафасы «Әрлән» дигән кушаматлы Габдулла байда дворник булып хезмәт итә иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации