Текст книги "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)"
Автор книги: Махмут Марджани
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 12 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
VIII. «Кеше булу»
Апушның әти-әнисе бер-бер артлы үлеп киттеләр. Ике ел михнәт чигеп яшәгәннән соң, малайны көз көне калага сугымга терлек куып илтүче бер кеше ияртте. Апушның өстендәге бөтен киеме иске бер күлмәк белән ертык ыштаннан гына гыйбарәт, аягында хәтта чабатасы да юк иде. Шул хәлендә ул, әле тездән балчыкка батып, әле үткен ташларга аягын бәрә-бәрә канатып, көтү артыннан йөгерде. Ниһаять, калага килеп җиттеләр. Көтү китерүче, үзенең эшләрен бетергәч, аны бер татар сәүдәгәре йортына урнаштырды. Ул чагында Апушка ун яшь тулган иде.
Йомышчы малайларны берәү дә кешегә санамый. Хәтта йорттагы эт тә алардан яхшырак яши. Бары тик таза, чыдам малайлар гына андый тормышка түзә.
Беренче көнне хуҗа хатыны Апушны бөтенләй искәрмәде дә. Асраулар белән приказчиклар аны «карга», «ябалак» дип кенә атадылар. Беренче көнен ул, мыскыллауларга эченнән генә түзеп, аш өендә уздырды. Кич җиткәч, ишегалды түрендәге байның вак хезмәтчеләре яши торган кечкенә йортка китте. Анда да ул җәбер-мыскылларга эчтән генә түзеп яши башлады.
Ашап эчкәч, байга ошарга тырышып намаз укыганнан соң, дистәләгән приказчик, кысылышып, өч-дүрт аршынлы сәкегә йокларга яттылар. Дворник карт та, салам түшәген алып кереп, пычрак идәнгә урын җәйде. Апуш, калага бер кат сәләмә күлмәк белән, яланаяк килгән килеш, тар агач эскәмиядә утыра бирде. Аңардан, ятарга урының бармы, дип, беркем сорамады, шунда ят, дип, берәү дә урын күрсәтмәде. Малай, куллары белән тезен кочаклап, суыктан калтырана-калтырана, көзге озын төнне шунда тынычсыз бер ярым йокы хәлендә уздырды.
Иртән торгач, ул күмер, утын ташыды, юынтык суларны чыгарып түкте, кибеткә барып, ипи, тоз, шырпы, серкә алып кайтты. Юлда берничә тапкыр сөртенеп, аягын ташка бәреп канатты, ләкин өйгә кайткач, канаган бармакларын бер кешегә дә күрсәтмәде. Аңа базардан төрле әйбер төягән зур кәрзин күтәреп кайтырга туры килде. Шуннан соң Апуш пешекче хатыннан катып беткән бер телем ипи сорап алып, йотлыгып ашарга кереште. Ләкин аңар, шундук ишегалдына чыгып, бай малае белән кузна уйнарга куштылар.
Алты-җиде яшьлек бай малае юк нәрсәләрне таптырып, Апушның уена да килмәслек әйберләр турында сораулар биреп аптыратып бетерде. Җавап канәгатьләнерлек булмаса, бай малае елый, чиный башлады, Апушны кыйнарга тотынды, аңар кузна белән бәрде. Байның хатыны, тәрәзәдән улының елаганын күреп, Апушны чакырып алды да колагын борды һәм каты гына итеп:
– Малайга тиясе булма! Елаганын бүтән күрмим! Әйбәтләп уйнат! Синең ише хәерче түгел ул! – диде.
Апуш бай малаена берсүзсез буйсынырга уйлаган иде дә, барып чыкмады. Озакламый алар тагы талашып киттеләр. Бу юлы байбикә каты гына итеп Апушның баш түбәсенә менеп төште. Андый чакта асрау-хезмәтчеләрне берсүзсез куып чыгара торганнар иде. Ләкин Апушны кумадылар: ата-анасыз ятим баланы тоту файдалырак – аның яклар кешесе юк, хуҗалар аны үзләре теләгәнчә йомышка йөртә алалар иде.
Кич җитте. Приказчиклар кибеттән кайттылар. Апуш, аш өендә эшен бетереп, калдык-постык азык белән тамак ялгап, хезмәтчеләр йортына кайтты. Кайтып керүенә, дворник карт:
– Ник идәнне себермәдең? Ник лампага кәрәчин салмадың? – дип, малайга ябырылды.
– Ник шакшы суны чыгарып түкмәдең, ник урыннарны җыймадың? – дип, приказчиклар ташланды.
Малайга хәзер үк пычрак кәвешләрне юып куярга, тәһарәт алучыларга су китерергә куштылар. Ашап-эчеп, намаз укыганнан соң, Апушка савыт-сабаларны юарга кушып, приказчиклар йокларга ятты.
Апуш бу төнне дә, тезләрен кочаклап, салкыннан калтырана-калтырана, тар эскәмиядә уздырды.
Иртән иртүк дворник йоклап утырган малайны төрткәләп уятты да байлар йортына куды. Апуш, ялт кына торып, аш өенә йөгерде.
Бай хатыныннан күреп, аны төрле яктан каккалый-суккалый, типкәли башладылар. Һәркайсы, йомыш кушып, берәрне сугып та җибәрә иде. Пешекче хатын булып ул да, Апушка калган ашны биргәнче, каты итеп малайның башына кундырып ала иде. Дворник карт та ни өчендер аны тотып яңаклады, бер приказчик төртеп җибәрде, икенчесе пычрак кәвеше белән авызына сукты.
Берничә көннән соң Апуш мондагы приказчикларның барысының да кайчандыр йомышчы малай булганлыкларын белде. Хәтта байның үзенең дә иң элек йомышчы малай булганлыгын, шуннан соң гына башта приказчик, аннары байның ышанычлы кешесе, тик соңыннан гына, хуҗасының «фатиха» сын алып, чын бай булып китүен ишеткәч шаккатты.
Озакламый Апуш «кеше булу» ның бай булу икәнлеген аңлады. Ул үзе дә, баеп, эре генә йөри торган бер хуҗа булу өчен бөтен җәбер-михнәткә каршы бер сүз дә әйтмичә, чыраен сытмыйча түзәргә булды.
Йорттагы бөтен тәртипне белеп алганнан соң, Апуш әкренләп үзе турында кайгырта башлады, калдык-постык аш биргәнне көтмичә, карыны ачканны баса белергә өйрәнде. Бөтен кеше ашарга утырганда, аны берәр җиргә йомышка җибәрсәләр, ул, сорамый-нитми, кулына туры килгән азыкны эләктерә дә йомышка чыгып чаба иде. Ләкин аның бу гадәте бушка узмый – малайның баш чүмеченә шапылдатып салып җибәрәләр, әмма Апуш андый сугуларга гына инде гадәтләнгән, моңа ул шулай тиешле бер нәрсә итеп карый иде.
Ул кучердан иске бер ат япмасы сорап алып, шуннан капчык текте дә, салам тутырып, үзенә түшәк ясады. Шулай итеп, аның мендәр сымак бер нәрсәсе булды. Кайдандыр иске киез табып, аны юрган ите. Шулай да аның өс-башы рәтле түгел иде әле.
Беркөнне байбикә аны каты гына тукмарга кереште. Хатын, кулы талып, кыйнаудан туктагач, Апуш торып басты да тиз-тиз тезеп китте:
– Абыстай, мин бик туңам… Минем тамагым авырта, аякларым да бәрелеп күгәреп беткән… Бай абзыйга әйт әле, миңа берәр кием бирмәс микән… – диде.
Бай хатыны Апушның, чыннан да, ярым ялангач икәнлеген бары шунда гына күрде. Малайның бу кадәр кыюлыгына исе китеп, үтенечен шул көнне үк иренә әйтте. Бай абзыйсы Апушка кытай бәзеннән сырган бишмәт тектерде һәм, беркөнне үзе белән базарга алып барып, кәгазь шикелле генә юка күннән теккән бер пар читек белән шундый ук бер пар кәвеш сатып алып бирде. Малайның шатлыгының чиге булмады. Яңа киемгә тиенгәч, ул аны юкка-барга киеп кадерсезләмәде. Элеккечә үк салкыннан калтыранса калтыранды, әмма, бик кирәге чыкмаганда, яңа киемен кимәде. Ниндидер юл белән кулга төшергән биш тиенгә бер кием тишек башмак сатып алды, аны яланаякка киеп, бер кат күлмәктән генә ишегалдында йөгереп йөри башлады. Аның әйберне шулай саклап, кадерләп тота белүе хуҗаларга да ошады. Бу сыйфатын приказчиклар белән асраулар да яратты. Аны һаман кыйнасалар да, беркадәр яратулары, үз итүләре сизелә башлады.
– Түз, чыда, энем… Алла боерган булса, кеше булырсың, аннары үзең дә рәхмәт укырсың әле, – диделәр аңа.
Апуш сәүдәгәр йортындагы гадәтләрне тәмам өйрәнеп бетерде. Ул да үзенең «хуҗалыгы» н булдырды: кибеттән мичкә ягарга дип кайтарта торган ящиклар арасыннан таза гына кечерәк бер ящик сорап алып, шуңа каеш тупсалар белән капкач әмәлләде, йозак тапты. Шушы сандыгына күзенә очраган бер иске-москыны җыя башлады. Сандык ачкычын ул хезмәтчеләр йортында калдырырга курка, аш өендә дә калдырмый, чалбар каешына ныгытып бәйләп, үзе белән йөртә иде.
Бервакыт өлкән приказчикның көмеш сәгатенең ачкычы югалды. Ачкычны эзләп, хезмәтчеләр йортының бөтен җирен актарып чыктылар, ләкин беркайдан да таба алмадылар. Приказчик исә аны шушы хезмәтчеләр йортында югалтканлыгын бик яхшы хәтерли иде.
Һәммәсенең шиге Апушка төште. Сандыгын ачтырып, тентергә керештеләр. Ниләр генә юк иде ул сандыкта! Вакса савытлары, кәтүк, яраксыз төймәләр, иске балдак, ватык йозак, яньчелеп беткән кыңгырау, кургаш, тимер кисәкләре, чынаяк ватыклары, һәртөрле тартма, ислемай шешәләре, конфет кәгазьләре, шикәр кисәкләре… Болар һәммәсе, чүпрәккә яисә кәгазьгә төрелеп, тәртибе-тәртибе белән салып куелган иде.
Дворник карт Апушның сандыгындагы бу чүп-чарга озак кына карап торды-торды да:
– Нигә җыйдың бу чүпне?.. Әрлән икәнсең! – дип куйды.
– Әрлән! Әрлән! Апуш – әрлән! – дип элеп алды бүтәннәр.
Югалган ачкыч та сандыктан килеп чыкты. Бу эше өчен Апушка һәркайсыннан берәр йодрык эләкте. Аннан да бигрәге – шул көннән соң Апушка «Әрлән» дигән кушамат тагылып калды.
Аны һаман кыйный, типкәли тордылар.
Вакыт та уза торды.
Әрлән үсеп буйга җитте, инде теләсә кем кул ягарга батырчылык итмәслек буйчан гына егет булды. Җилкәләре киңәеп китте, беләгендәге таза мускуллары уйнап тора башлады. Ирен өсләренә, иягенә йомшак кына сакал-мыек тибеп чыкты, йодрыклары салмакланды. Тик шулай да ул йомышчы малай булып кала бирде.
Ниһаять, көннәрдән бер көнне Апуш хуҗасына дөньяда үзенең барлыгын сиздерергә һәм үзен кибеткә эшкә күчерүен үтенергә булды. Тик аңарчы аның тормышында зур роль уйнаган бер хәл булды.
Беркөнне байбикә Апушны үзе янына чакыртты.
Көз көне иде. Бай каядыр эш белән киткән. Байбикә, авырыйм, дип, башына яулык бәйләп, караватта ята иде. Әрлән килеп керү белән, ул аңа тәрәзә төбендәге гөлләргә су сибәргә кушты. Аннары, карават башына күрсәтеп:
– Тузанын сөртеп ал әле… Һәммәсен дә мин күрергә тиеш. Кушмыйча берсе дә эшләми… – диде.
Апуш, чүпрәк алып килеп, тузанны сөртте. Шулвакыт байбикә кинәт аны арттан биленнән эләктереп алды да үзе янына караватка аударды. Әрләннең күңеленнән «Тагын бер сынау түгелме икән бу?» дигән уй чагылып китте. Ләкин эшнең сынауда түгеллеген аңлагач, хатын ихтыярына бирелде…
«Кеше булу» га таба беренче адымын Әрлән әнә шулай ясады.
Яше утыздан узган бай хатыны белән унҗиде яшьлек йомышчы егет арасындагы яшерен мөнәсәбәт бай үзе кайтканнан соң да өзелмәде.
Апушның хәле үзгәрмәде. Шулай да вакыт-вакыт байбикәсе аңа яшертен генә акча бирә, асраулардан яшереп, аны ашата-сыйлый иде.
Калганнары инде Әрләннең катнашыннан башка гына эшләнде. Бай, әллә ярамаган эшне сизеп, әллә инде Апушның күп еллар буена әйбәт эшләвен искә алып, язга чыккач, беркөнне аңа кибеткә эшкә күчәргә кушты. Апушка яңа читек белән кәвеш, бәйләгән җәйге бүрек сатып алды, ак алъяпкыч бирде. Шулай итеп, Әрлән приказчик булып китте.
Байның хатыны иренә:
– Өйдә дә эш күп. Асрау гына җитешә алмый… Бөтенләй кулсыз калабыз. Бераз сабыр итмисеңме? – дип әйтеп караган иде дә, бай:
– Күп түзде инде ул малай, җитәр!.. Андый зур егеткә хатын-кыз тирәсендә йөрү килешми, – дип кырт кисте.
Хатын буйсынырга мәҗбүр булды. Апушның исә шатлыктан түбәсе күккә тиде.
IX. Әрлән әрсезләнә бара
Баштарак Апуш кибет идәннәрен себерде, комган белән су сибеп, тузан җыештырды, тәрәзәләрне сөртте. Аңардан авыр-авыр ящиклар, төргәкләр ташыттылар, товар төрдерттеләр, чүп җыйдырттылар. Әледән-әле почта, телеграфка, вокзал, пристаньга йомыш белән җибәрделәр; кайнаган су алырга йөгерттеләр. Егет тиз йөрмәсә яки белеп эшләмәсә, аңа ни туры килә шуның белән тондыралар иде. Апушның бер минут та тын алырлык вакыты булмады. Әледән-әле:
– Әрлән, тегене китер!
– Әрлән, тегендә барып кайт! – дип кушып кына торалар иде.
Шул рәвешчә, Әрлән үзенә кушканның һәммәсен эшли, җәберләүгә, кимсетүләргә түзә, шул ук вакытта бөтен нәрсәне аңларга, төшенеп калырга тырыша иде.
Яз белән көз – сәүдә эшенең иң кызган чагы. Бу айларда приказчикларга, бигрәк тә йомышчы малайларга, шактый кыен туры килә. Печән базары халкы, таңнан торып, кибетләренә килә һәм, ишек-тәрәзәләрне ныгытып ябып, ут яндырып, закон буенча кибет ачарга вакыт җиткәнне көтеп эшкә керешә. Көндез кызып сәүдә итәләр, кич җиткәч, кибетләрен ябып, яңадан төн уртасына хәтле эшлиләр – кибет эчен җыештыралар, ящик, төргәкләрне ачалар, товарны киштәләргә тезеп куялар.
Мондый кызу эш вакытында чәйне дә көненә бер генә тапкыр эчәләр, бер кадак арыш икмәге белән генә ризыкланып торалар, йомышчы малайларга исә кайвакыт анысы да эләкми.
Сәүдә бизгәге шулай берничә атна тоташтан дәвам итә. Бер көн дә ял бирелми. Приказчикларның чыдамлыгы, өлгерлеге әнә шунда сынала. Бу сынауда «кеше булырга» хыялланган һәм авыр эшкә күнеккәннәре генә җиңеп чыга.
Әнә шундый вакытта инде Әрлән искиткеч уңганлык күрсәтте. Чыдамлык һәм өлгергәнлек сынавын бик шәп узды.
Шуннан соң аны сату эшенә алдылар. Апуш вак-төяк товар алучылар белән эш итте, сатылган товарның исәбен алып барды, язарга өйрәнде. Баштарак аның эшен өлкән приказчиклар тикшереп торды. Берәр җирдә Апушның гаебе чыкса да, гел бай файдасына була иде. Мондый эшкә Әрлән бик оста булып чыкты. Хәзер инде аңа ышана башладылар. Шулай итеп, ул чын приказчик булып китте.
Шулай да Апушның яңа иптәшләре аннан һаман читләшә, аны үз компанияләренә кертмиләр иде. Беркөнне кич, кибетне бикләп, тәрәзә капкачларын ныгытып япкач, приказчиклар, гадәттәгечә, кибет эчен җыештырырга керештеләр. Бай белән башка хезмәткәрләр арткы бинада иделәр. Әрлән берүзе киштәләргә товар тезәргә кереште.
Шулвакыт ул акча тартмасында бер бәйләм ачкыч эленеп торганын күрде. Тартма бикләнмәгән иде. Апуш аяк очына гына басып килде дә тартманы ачты. Көн буе сәүдә итеп җыелган тартма тулы кәгазь акча, аны әле беркем дә санамаган, тикшермәгән иде. Әрләннең, акча күргәч, күзләре ут янды, чигә тамырлары тибә башлады. Акча алырга дип, кулын тартмага сузды һәм, корт чаккандай, кире тартып алды, тагы сузды һәм ахырында, кул селтәп, тартманы әкрен генә япты да китеп барды.
Арткы бинадан ниндидер йомыш белән бер приказчик чыкты. Бикләнмәгән тартмага шундук күзе төште. Ишеккә ялт кына карап алып, ул Апуш янына килде дә шыпыртлап кына:
– Дөресен генә әйт әле. Әрлән, күпме чәлдең? – дип сорады.
– Валлаһи алмадым!.. Җир упсын әгәр, орынмадым, – дип ант итте Апуш.
Приказчик, аның ант итүенә ышанып, башын чайкый-чайкый:
– Син әрлән түгел, карга икәнсең!.. Җае чыкканда файдалана белмәсәң, беркайчан да кеше була алмассың, – диде.
Шыпырт кына тартманы ачып, аннан ике егерме биш сумлык кәгазь акча алды да берсен учына йомарлады, икенчесен Апушка сузып:
– Мә, тиз генә яшер… Яныңда йөртмә, алай-болай тапсалар харап булырсың, – диде.
Апуш акчаны алды. Күз аллары томанланып китте, колак төбендә әлеге приказчикның «җае чыкканда файдалана белмәсәң, беркайчан да кеше була алмассың» дигән сүзе яңгырап торды. Акчаны кеше сирәк үрелә торган өске киштәнең караңгы бер почмагына яшерде дә яңадан эшенә кереште.
Ачык калган акча тартмасы исенә төште, күрәсең, кибеткә, ашыгып, бай үзе килеп керде. Апуш һаман киштәләргә товар тезеп маташа иде. Ул хуҗага ялт кына күз төшереп алды да тагы да тырышыбрак эшләргә кереште.
Бай акча тартмасы янына йөгереп килде. Апушны чакырып алды да, ачык тартмага күрсәтеп:
– Ник моны күрмәдең? Ник миңа әйтмәдең? – дип кычкырды.
– Игътибар итмәгәнмен, бай абзый. Күргән булсам… – диде Апуш.
Хуҗа:
– Алдашып торма, дуңгыз! Беләм мин сезне! – диде дә Апушның яңагына чалтыратып җибәрде.
Бай аңа анадан тума чишенергә кушты, әйбәтләп бөтен кесәләрен, киемендәге җөй асларын тикшереп, тентеп чыкты. Тик бернәрсә дә тапмады. Шулай итеп, Әрлән икеләтә яңа сынау узды. Байның аңа ышанычы тагы да артты. Теге приказчик исә шуннан бирле Апушның дусты булып китте. Ул бөтен табышын аның белән бүлешә башлады; әйтик, мәсәлән, ул таныш бер кешесенә йөз сумлык товар сатып җибәрә икән, кассага шуның ун сумын гына сала, ә калган акчаны дусты белән уртаклаша иде. Әрлән әкренләп мондый эшкә үзе дә остарып китте, үзенә аерым эш итә башлады, әмма дустын да онытмады.
Бервакыт бөтен магазинда Апуш белән бер приказчик кына калды. Әлеге приказчик каяндыр нечкә генә тимерчыбык табып алып килде, чыбыкның бер очына сумала сылады да бикле акча тартмасының тар ярыгына ипләп кенә тыкты. Шушы «кармак» белән ул тартма эченнән ун сумлык кәгазь акча каптырып чыгарды.
Апуш, бу эшкә шаккатып:
– Яле, тагы бер төшер әле! Минем бәхетне дә сынап кара әле! – диде.
Приказчик, бик риза булып, тимерчыбыкны тагы тартмага төшерде. Бу юлы «кармак» ка йөз сумлык кызыл акча эләгеп чыкты.
– Синең бәхет җиңде! Калҗаның шәбен каптырдың! – диде приказчик, елмаеп.
Апуш йөз сумны, алып, кесәсенә салды да:
– Шаулама! Тавышыңны чыгарасы булма!.. Гөнаһысы уртак булыр! – диде.
Шулай итеп, Әрләнгә тагын бер яңа дус табылды.
Озакламый аның урланган товарны читкә шудырырга өйрәткән өченче дусты да булды.
Тора-бара приказчикларның барысы да ниндидер юллар белән Әрләннең бик сер тота торган кеше икәнен белеп алдылар һәм аны бөтенләй үз араларына керттеләр.
Яз үтеп, җәй җитте, җәй артыннан яңгырлы көз килеп җитте. Озакламый суыклар да башланды. Шулай итеп, җир йөзен үзгәртеп, елның дүрт фасылы алмашына торды. Печән базарындагы тормыш та бернинди үзгәрешсез бара торды. Сәүдәгәрләр, аларның вәкаләтле кешеләре, приказчиклары, йомышчы малайлар – һәркайсы үз эше белән мәшгуль иде.
Апуш акча җыярга хирысланып китте. Үзе ясаган теге иске сандыгын ул әллә кайчан чүплеккә чыгарып ташлаган иде инде. Базар янында яшәгән бер ялгыз карчык белән танышып, аның квартирына таза бикле өр-яңа сандык куйды һәм кулына кергән бөтен акчасын шул сандыкка салып бара башлады.
Әрлән приказчикларның төнге сәфәрләрендә дә яхшы иптәш булып китте. Ул, үзенең эләкмәячәген сизгәндә, теләсә нинди эшкә катнашырга әзер, әмма үз кесәсеннән бер тиен дә чыгармый иде.
Хәзер инде Апуш, үзен башкалар белән тиң кеше санап, башкалар төсле үк була башлады. Йомышчы малайларга бүтән приказчиклар шикелле үк карый торган булды. Ул алардан үзенең пычрак кәвешләрен юдырта, тәһарәт алганда, су салдыртып тора, кирәк булса сугып та җибәрә иде. Әрлән элек күргән җәберләре өчен пешекче карчыктан ләззәтләнеп үч ала; асрау кызга да көн күрсәтми иде.
Ул бары тик үзе өчен генә яши, әмма иң элек бай өчен яшәгән булып күренергә тырыша иде.
Иртән ул бөтен кешедән алда кибеткә килә, иң соңыннан гына кайтып китә; кибеткә әйбер алырга керүче кешене беренче булып ул каршы ала; идәнгә чәчелгән булавка, төймәләрне әйбәтләп җыеп ала, чүплеккә ташланган кәгазьләр арасыннан әйбер төрергә ярардайларын кире сайлап ала да аларны, сыпыргалап-язгалап, бер җиргә әйбәтләп өеп куя. Боларның һәммәсен дә байга күрсәтеп эшли иде.
Аның бу тырышлыгы бушка китмәде. Хуҗа, аны башка приказчиклар арасыннан аерып, аңа вәкаләтле кешеләре генә яки өлкән приказчик кына башкара торган җаваплы эшләр тапшыра башлады.
Бай башта Апушка аена алты сум эш хакы куйды. Ул Әрләннең сандыгында мең сумлап акчасы барлыгын уена да китерми, ул акчаны хәтта Апушның иң якын дуслары да белми иде.
Аның эш хакы ел саен арта барып, аена унбиш сумга җитте. Әкренләп, бер дә кимемичә, сандыгындагы акчасы да арта барды. Башка приказчиклар шикелле, Апуш та, колакларын боздырып, солдат хезмәтеннән котылып калды.
Хәзер инде аның өйләнәсе генә калды. Тик приказчиклар өйләнү турында үзләре сүз кузгатмыйлар, бай үзе өйләндергәнне көтәләр иде. Хуҗаның фатихасын алуда бу беренче зур адым санала иде.
Апушның өйләнүен ике хәл тизләштерде.
Бервакыт, таң алдыннан, бай бернинди хәбәрсез Мәкәрҗә ярминкәсеннән кайтып төште. Тарантасыннан төшкәч, ул үз өенә кермәде, хезмәтчеләр өенә китте. Берничә приказчик өйдә юк, «каядыр» киткән булып чыкты. Ә Апуш үз урынында ята иде.
Хуҗа, капканы бикләтеп, ачкычын кесәсенә салды, каравылчыны чакырып алып, бер тәңкә көмеш тоттырды да, койма аркылы берсен дә кертмә, дип ныгытып кисәтеп куйды. Кибеткә барырга вакыт җиткәч, ул яңадан ишегалдына чыкты, бикле капка төбендә утырып, төн кунган приказчикларны берәм-берәм үзе кертте. Һәркайсының яңагына сугып уздыргач, эштә иң сәләтсезләрен аерып алып, хәзер үк йортыннан чыгып китәргә кушты. Тырышракларын алар урынына икенче кеше тапканчы калдырып торды.
Шушы хәлдән соң инде Апушның дәрәҗәсе тагы да ныгый төште. Дөрес, бай:
– Син нәрсә карадың? Аларның чыгып киткәнен ник күрмәдең? – дип, аны да орышып ташлады. Ләкин бу, Апуш үзе турында яхшы уйлап бик узынып китмәсен, дип уйланган бер хәйлә генә иде.
Икенче бер көтелмәгән хәл дә аның язмышы файдасына булды.
Байның хатыны өйдә юк чакта хуҗа тирәсендә эшләп йөрүче яшь кенә асрау кыз көтмәгәндә йөккә калды. Бай бу эшне сыналган юл белән җайларга кереште. Әрләнне ялгызын гына чакырып алды да:
– Сиңа өйләнергә вакыт түгел микән, энем? Яшең, минемчә, бик җиткән бит инде… – диде.
– Бәлки, вакыттыр. Сез кушсагыз, мин риза… Минем өчен сезнең хәер-фатихагыздан да кадерле нәрсә юк, – диде Апуш.
– Менә яхшы сүзең өчен рәхмәт! Алла боерса, фатихасын да алырсың, кеше дә булырсың. Алайса, мин сине өйләндерәм…
– Сез риза булсагыз…
– Риза! Бик риза!.. Абыстаең да колагымны тондырып бетерде: «Апушны Бануга өйләндер. Икесе дә пар килгәннәр…» – ди. Дөресен генә әйткәндә, минем аны сиңа бирәсем килми дә, ярый инде… тәкъдир шулай кушкандыр. Ходай сезгә бәхет бирсен дә тигезлеген бирсен.
– Амин, – диде Әрлән.
– Туйга әзерләнә башла. Җомга көнне никах укытырбыз. Бүләк-мазарына, тегесенә-монысына акча кирәк булса ал. Калганын үзем кайгыртырмын.
Апушның үзенең дә Бануга күзе төшеп йөри иде, әмма байның болай ашыктыруы аны уйланырга мәҗбүр итте. Шулай да хәлнең бөтен ягын исәпләп караганнан соң, ул: «Ярар… Бай теләгәнчә булсын», – дигән карарга килде.
Әйтелгән көнне туй ясадылар.
Апуш өлешчә байның «фатихасы» н алды, ә бай күңелсез хәлдән котылды. Тик Бану гына берни отмады.
Туй булып, бер атна узганнан соң, тормыш үз эзенә төште. Апуш шул ук приказчик, Бану шул ук асрау булып калды. Аларның ир белән хатын булуы хуҗалар рөхсәте белән төнлә берничә сәгать бергә йоклауларында гына иде.
Апуш, байның ышанычлы кешесе булып, ярминкәләргә йөри башлады.
Ярминкәдә эш җаваплырак булса да, тормыш иркенрәк иде. Хәзер инде Әрлән, приказчиклар белән дус булудан туктап, үзе шикелле үк ышанычлы кешеләр белән эш йөртә торган булды. Хәзер ул тагы да күбрәк урлый башлады. Эшкә үзе баш булып йөрсә дә, ул артыгын кыланмый, киләчәге байның «фатихасы» на бәйле икәнен исендә яхшы тота иде.
Хуҗа, Апушның тырышлыгын күреп, эш хакын аена егерме биш сумга хәтле күтәрде һәм аерым фатирга чыгарга рөхсәт итте. Әрлән үзенең изге максатына ирешүдә тагы бер баскычка күтәрелде.
Озакламый бай, Әрләнне үзенең ышанычлылары арасында иң беренче итеп куеп, күпчелек эшен аның кулына тапшырды, аны үзе белән ике тапкыр Мәскәүгә алып барып, фабрикантлар һәм зур фирма хуҗалары белән таныштырды, алар белән ничек эш йөртергә кирәклеген өйрәтте. Соңга таба инде Әрлән Мәскәү белән Варшауга үзе генә йөри башлады. Приказчиклар, сатып алучылар һәм конкурентлар белән нинди мөгамәләдә булырга кирәклеген дә бөтен нечкәлеге белән өйрәнде.
Ул приказчикларның хыянәтләрен, урлашуларын аяусыз фаш итеп, аларны байның үзеннән дә битәррәк җәберли башлады. Әмма үзе бик оста һәм сак эш итеп һаман урлый бирде.
Бервакыт бай белән чәйханәдә утырганда, Әрлән ипләп кенә болай дип сүз башлады:
– Җамали абзый, – диде ул, – мин сиңа егерме ел бик тырышып, гадел хезмәт иттем… Миңа хәер-фатихаңны бирергә вакыт түгелме инде? Яшем утыздан узды бит инде. Үз бәхетемне сынап карыйсым килә… – диде.
Бай Апушны көчләп тота алмаячагын бик яхшы белә иде. Ничә ел хезмәт итеп, аның инде хәер-фатиха алырлыгы бар иде. Шуңа күрә бай:
– Яхшы, энем! Хезмәтең өчен зур рәхмәт. Сиңа фатихамны бирәм. Бәхетле бул… күп чыдадың, күп түздең… рәхмәт, – диде.
Бай белән аның ышанычлысы соңгы «хәер-фатиха» га бәйләнешле барлык мәсьәләләрне ачыкладылар, ничек итеп Әрләнне тизрәк һәм әйбәтрәк юл белән «кеше» итү мәсьәләсен уйладылар.
Шул атнада ук бай Апушка кибет сатып алып бирде. Шуннан соң күп тә үтми икәүләп Мәскәүгә киттеләр. Анда баргач, Җамали Әрләннең вексельләренә кул куйды, товар сатып алырга булышты, кайткач, банкта аңа кредит ачтырды. Кибетнең өр-яңа киштәләренә өеп-өеп товар тутырганнан соң, иртәгә кибетне ачасы дигән көнне Җамали бай, Әрләнне чакыртып алып:
– Мин сиңа бөтен хәер-фатихамны бирдем. Уңыш телим. Үзең күрәсең: синең өчен бернәрсәмне дә кызганмадым, эшли алганымның һәммәсен эшләдем… Шулай булгач, син мине дә онытма. Ни турында әйткәнемне аңлыйсыңдыр? – диде.
– Сатып алучылар турында әйтәсеңме, абзый?
– Менә, менә шуларны әйтәм… Кара аны, миннән товар алучыларга кармак салма, югыйсә каргармын… – диде бай.
Апуш, элекке хуҗасыннан товар алучыларны үзенә тартмаска сүз биреп, шул сүзендә торды. Тик Җамали абзасы белмәслегенә тәмам ышанган чакта гына вәгъдәсен боза иде ул.
Шулай итеп, Апуш Габдулла байга әйләнде, ләкин «Әрлән» дигән кушаматы һаман да тагылып калды.
Сәүдәгәр булганнан соң, Габдулла бик шәп йорт салдырды, хезмәтчеләр яллады, атлар, сыерлар сатып алды, үзе кыйммәтле фаэтонга гына утырып йөри башлады. Бануга шәригать буенча тиешле нәрсәләрнең барысын биреп, аны улы белән икесен йортыннан куып чыгарды да үз мәхәлләләрендәге мулланың Сәрвәр исемле чибәр генә кызына өйләнде.
Әрләннең бу кадәр тиз баеп китүенә бөтен кешенең исе китте. Җамали бай исә:
– Минем хәер-фатихам белән баеды ул, – дип мактанды.
Әрләннең, Җамалидан киткән чагында, унике мең сум байлыгы барлыгын берәү дә белми иде.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?