Текст книги "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык)"
Автор книги: Махмут Марджани
Жанр: Литература 20 века, Классика
Возрастные ограничения: +12
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 9 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]
XVII. «Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!»
Алдагы җомгада, намаз беткәнче үк, картлардан берәү, урыныннан торып:
– Җәмәгать, таралмагыз әле! Киңәшәсе бар! – дип кычкырды.
Соңгы рәкәгатьтән соң Коръән укып, дога кылгач, алдан ук мәзин тарафыннан өйрәтеп куелган бер куштан сүзгә кереште:
– Авылыбыз шактый зур, эше күп, мәхәлләбез бер генә, мулла да берәү генә, – дип башлап китте ул. – Аның үз хуҗалыгы да зур, үз эше дә күп. Ул барысына да җитешеп бетә алмый, шул сәбәпле безгә кайбер уңайсызлыклар күрергә туры килә… Җыен вакытында яисә бәйрәмнәрдә, өендә изге Коръән сүзе ишетер өчен, чиратны көчкә көтеп аласың. Еш кына мәетләрне дә ләхеткә җеназасыз салабыз. Болай җәфаланып, һәрбер вагы-төяге өчен дә хәзрәтне борчыганчы, аңа ярдәмче куймыйк микән, картлар?
Мәчет эчендә кабер тынлыгы урнашты. Бары тик Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзин генә йөткеренгәләп, тамак кыргалыйлар иде. Тынлык шактый озак дәвам итте. Ниһаять, мәзин яклы икенче бер кеше сөйли башлады:
– Менә хәзер кызу эш өсте җитте, көз көне дә эш аз түгел. Безгә әллә кайдан читтән мулла эзлисе юк. Әгәренки хәзрәт җәмәгать кирәгенә җитешә алмый икән, ул чагында безнең карый бар… Ул барыбер мулла эшен дә башкара, балаларыбызга сабак та укыта… Әгәренки эш указга гына килеп терәлә икән, ул чагында тамга җыеп бирербез.
Гыймади белән Сабирҗан, халыкның фикерен үзләренә кирәк якка таба юнәлтергә тырышып:
– Акыллы сүз бу, картлар! – дип, бертавыштан күтәреп алдылар.
– Мәслихәт, ярый торган эш!
– Тотабыз да тамга җыябыз! – дигән тавышлар ишетелде төрле яктан.
Шунда Шәмси мулла сөйли башлады:
– Каян алдыгыз әле сез моны? Минем җитешә алмыйм дип зарланганым юк бит. Хәзергә барысына да җитешәм, эшемне авыр дип санамыйм… Миңа ярдәмче кирәкми, – диде ул.
Әмма мулланың сүзләре мәзин тарафдарлары күтәргән шау-шуда йотылып калды. Мәхәллә халкының күпчелеге Сабирҗан белән Гыймади ягына авышып бара иде. Баштарак икеләнеп торучылар да, мәзин белән умартачының карыйны яклауларын күреп, бүтәннәргә кушылдылар.
– Җыен юк-бар белән дә мулланы күп борчыдык, булды-җитте. Карый өчен тамга җыеп бирәбез! – дип кычкырдылар төрле яктан.
Мәзин ялгышмаган иде. Гыймади белән бергәләп төзегән планы бик шәп килеп чыкты. Шунда ук тамга җыю һәм эш артыннан йөрү өчен кешеләр сайладылар.
Шулай итеп, күп ел буена сузылып килгән көрәш нәтиҗәсендә Шәмси мулла җиңелеп калды.
Иртәгесе көнне күп кеше Шәмси мулланың туры юртагын җиккән кара тарантаста, тарантас артына ныгытып бәйләгән зур гына тәпән белән бал алып, авылның киң урамы буйлап каядыр китеп барганын күреп калдылар.
* * *
Эш өсте җитте. Болыннарда, урман аланнарында чалгы астында биек үлән белән бергә кып-кызыл кызарып пешкән җир җиләге сабаклары киселеп ауды. Чалгычылар тирәсендә чуар күлмәкле хатын-кызлар печән җыя, печән әйләндерә. Авыл бушап калды. Ишегалдында эсседән әлсерәгән тавыклар гына йөри. Әрсез кәҗәләр, караучысыз калган бакчаларга кереп, яшелчәләрне утыйлар.
Шундый көннәрнең берсендә авылга атлы стражник килеп, мәзин белән Әкрәм карыйга хәзер үк становой янына барырга дигән боерык тапшырды. Аз гына да уйларга вакыт бирмичә, аларны үзе белән алып китте.
Бу хәбәр, яшен тизлегендә бөтен авылга таралып, кешеләрнең күңелендә борчу уятты, һәммә җирдә шул хакта гына сөйләштеләр, һәркайсының авызыннан:
– Сугыш буласы түгел микән?
– Бәлкем, теге вакыттагы шикелле, безне чукындырырга җыеналардыр?
– Бер-бер афәт киләсе микән әллә?
– Кояш тотыласы түгел микән? – дигән хафалы сүзләр чыга иде.
Становойга чакырылучылар моның Шәмси мулла эше икәнен бик яхшы сизәләр, тик аның нинди мәкер эшләгәнлеген күз алдына китерә алмыйлар иде әле.
Дырык-дырык сикертә торган арбада янәшә утырып барганда, бай мәзин белән ярлы хәлфә бер үк уй белән мәшгуль булдылар. Зур гына урыс авылына килеп кергәч, алар калача салынган биек агач йорт каршына туктадылар. Атны аркылы агачка бәйләп, икесе дә стражниклар яныннан үтеп, борылмалы баскыч буйлап өскә менделәр, ишек төбендә, тәмугка керергә торгандай, туктап бераз хәл алдылар һәм, бүрекләрен култык асларына кыстырып, авыз эчләреннән догалар укый-укый, бусагадан эчкә атладылар.
Стена буйларына озын-озын агач эскәмияләр тезеп куйган зур бүлмәнең эче буп-буш иде. Тәрәзә араларында, килеп керүчеләргә кырыс караш ташлап, өстен чебеннәр таплап бетергән патша һәм патша хатыны сурәтләре эленеп тора. Шүрләп калган мәзин белән карый сакланып кына эскәмиягә утырдылар. Шулчак эчке бүлмә ишеге ачылып китте. Эскәмиядә утыручылар, командага буйсынган кебек, икесе берьюлы сикерешеп аягүрә торып бастылар. Ишектә аягына ялтырап торган күн итек кигән, шоп-шома итеп сакалын кырган, уртача буйлы, какча тәнле, аксыл-сары мыеклы бер кеше күренде. Зәңгәр мундирының түшендә медальләре чылтырый иде. Становой иде бу.
– А-а… пришли! – диде ул, сузып кына һәм, бармагы белән ымлап, Әкрәм карыйны чакырды.
Карый, калтырана-калтырана, эчке бүлмәгә кереп, өстәл каршында сүзсез-өнсез басып калды. Становой җирәнгән бер төс белән аңа күз йөртеп алды да ачулы тавыш белән нәрсәдер сөйләргә кереште. Әкрәм урысча бер авыз сүз белми иде. Становойга шуны аңлатырга теләп, ул:
– Мы урысча белмәс, – дип, телен чыгарып, бармагы белән теленә төртеп күрсәтте. – Сәпчим белмәс, – диде ул, кулларын җәеп.
Становой күрше бүлмәдән писарь булып эшләүче сары чәчле яшь кенә бер егетне чакырып кертте. Писарь егет, сүзләрне вата-җимерә, ике телне бергә бутап, карыйга становойның сүзләрен аңлатып бирде.
– Твоя учит сын портного кряшена? – дип сорады ул.
Шул чакны карый Шәмси мулланың ни турында донос җиткергәнен аңлап алды. Мәзин белән сөйләшеп куйганча, барысын да инкяр итәргә кереште.
– Юк, знакум… Валлаһи, ниту… Сәпчим ялган! – дип карганды. Тагы нидер әйтмәкче иде дә кинәт становойның җикеренүенә сискәнеп китеп әйтә алмыйча калды.
Становой аяк тибеп кычкырып җибәрде һәм, шап иттереп, өстәлгә китереп сукты. Карый агарынып китте, башын аска иеп, түрәнең ачуланганын дәшми генә тыңлап торды. Писарь егет тагы аның сүзләрен аңлатып бирде:
– Если ты будущий зима кряшен обучить будешь, становой твоя в Сибирь ушлёт… Голова твоя Сибирь пойдёт…
Әкрәм каударланып ант итәргә кереште:
– Ниту, знакум, валлаһи, ниту… Сәпчим юк…
Становой тагы аяк тибеп нәрсәдер җикерде һәм ахырында, бармагы белән ишеккә күрсәтеп:
– Вон! – дип кычкырды.
Әкрәм карый ачык ишектән ук шикелле атылып чыгып китте һәм шуннан соң гына җиңел сулап куйды. Әлеге хәлне мәзингә сөйләп бирергә өлгермәде, мәзинне дә становой бүлмәсенә чакырып алдылар. Становой аның белән кул биреп күреште. Сабирҗан урысча сүзен көч-хәл белән генә булса да оештырып аңлата ала иде. Тылмач кирәкми иде. Беренче сүзне ишеткәч тә, ул эшнең хикмәтен аңлап алды һәм баштагы куркуы шундук юкка чыкты.
Становой бай мәзин белән бөтенләй башка телдә сөйләшә башлады. Сабирҗанның кабарып торган күкрәк кесәсе түшенә медальләр аскан түрәне гипнозлаган кебек булды.
– Ну, татарский пономарь, почему син муллагызны обижаешь! – дип, сүзен башлады становой.
– Он сам не смирно сидит, ваша благородия. Сам мало-мало беспокоится… Его баба – шайтан-баба, – диде мәзин.
Становой көлеп җибәрде.
– Мулланы борчыма, обижать итмә, пономарь! – диде ул. – Үзе теләгәнчә яшәсен, сату итсен. Аңа да, сиңа да мужик җитәрлек. Аларны кызганасы юк… Ул яхшы мулла, хатыны да яхшы, – диде.
Мәзин становойның бу сүзләре астында теге Шәмси мулла авылдан алып чыгып киткән бер тәпән бал ятканын һәм бирегә аларны шул бер тәпән бал китергәнлеген бик яхшы аңлады. «Чөйне чөй белән сугып чыгаралар» дигән мәкаль дә Сабирҗанның бик исендә иде. Шуңа күрә ул, бишмәт изүен чишеп, эчке кесәсеннән юка күн белән кысып бәйләгән зур гына бер төргәк акча чыгарды да шуннан бер кызыл кәгазьне, алып, становойга сузды:
– Твая баранчук җич? Кәнфит вәзмүш!
Становой, өр-яңа ун сумлыкны кесәсенә салып куеп:
– Кара аны, пономарь, теге тегүче малае бүтән булмасын синдә. Олактыр син аны! Ә бу указсыз әрәмтамакка әйт: керәшен балаларын укытып маташмасын. Моның ахыры ничек буласын үзең дә беләсең! Бу эштә синең катнашың булмаса, мин аның эшен бик тиз бетергән булыр идем. Андый кешегә Себер дә аз. Андый хәтәр эшләр белән шөгыльләнмә, пономарь. Калганнарын үзең беләсең инде, ансында үз ихтыярың… – диде.
– Ярый, ярый, ладно. Сәпсим по-твоему будет, ваша благородия… Кряшена домой погоним, – диде мәзин.
– Ладно, ладно! Прощай, пономарь! – дип, становой кул биреп саубуллашты.
Әкрәм карый түрәнең мәзин белән бик йомшак сөйләшүен ишетеп тынычлана калды. Аларның ни сөйләшкәннәрен карыйның бик беләсе килә иде, әмма Сабирҗанның ризасыз кыяфәтен күргәч сорашасы итмәде. Икесе дә сөйләшмичә генә баскычтан төшеп, сөйләшмичә генә атка утырдылар да кайтып киттеләр.
Шуннан соң инде Сабирҗан мәзин Әкрәм карыйны мулла итеп кую мәсьәләсен бүтән кузгатмады. Тамга җыеп, шул эш артыннан йөрергә дип сайланган кешеләр дә берни эшләмәделәр. Әкрәм карыйга бу юлы да мулла булырга язмады.
Шәмси мулладан үч кайтара алмавы мәзингә тынгылык бирмәде. Уйламаганда гына становой кесәсенә күчкән ун сум исә аның бу ярасын тагын да сызлата иде. Бушлай килгән батрактан да баш тартуы бик кызганыч иде. Сабирҗан, ачуын эченә йотып, җай чыкканны көтә башлады.
Шәмси мулла белән Әсма остабикә исә, становойга илткән бер тәпән балларын кызгансалар да, доносларының нәтиҗәсе белән бик канәгать иделәр.
Бу вакыйгадан берни дә отмаган һәм берни дә югалтмаган Әкрәм карый әллә ни хафаланмады. Бер чеметем әфьюн йоткач, үзен ул чын-чыннан указлы мулла итеп күз алдына китереп, татлы хыялларга чумды.
Бу эштә табышлы булып калган бердәнбер кеше ул да булса становой иде. Аның нәүрәбенә зур гына тәпән белән татлы бал төшеп утырды, кесәсенә өр-яңа ун сумлык килеп керде.
Ашлык урынына балчык
I. Ходайның кодрәте җитмәде, шайтан да ярдәм итмәде
Бөтен җирдә кар эреп бетте. Авылда, гадәттәгечә, Сабан туен бәйрәм иткәч, басуга эшкә чыктылар. Капчыкларга чәчүлек орлык тутырдылар, бодай арасына пешкән күкәйләр салдылар. Орлык белән бергә аларны да җиргә чәчтеләр – мул уңыш өмет итеп үзенә күрә бер корбан ясау иде бу. Күп яшәп тәҗрибә җыйган картлар юкка гына борчылмыйлар: күктән бер тамчы да яңгыр төшми иде.
Зарыктырган җылы яңгыр килеп, коеп явып китсә, уҗымнар яшәреп үсә башлар иде. Әмма күк йөзе чалт аяз, бер генә болыт әсәре дә күренми. Кояш иртүк кайнарланып чыга, басулар өстеннән эссе җил исә. Үләннәр шиңеп саргая, җир кибеп яргалана иде.
Шундый эссе көннәрнең берсендә авыл халкы, мулла белән мәзин җитәкчелегендә басуга чыгып, намаз укып, Ходайдан яңгыр теләде. Тик бу юлы да яңгыр яумады.
Халык, куркуга төшеп, ырым йолаларына кереште. Текә яр читенә чокыр казып, казаннар астылар, казан асларына ут ягып җибәрделәр. Һәр йорт саен берәр савыт сөт, берәр күкәй һәм берәр уч ярма җыеп, яңгыр боткасы пешерделәр.
Әчкелтем-төчкелтем булып, төтен исе килеп торса да, ботка барысына да бик тәмле тоелды. Бала-чага, яшүсмерләр шау-шу килеп, талаша-талаша, боткага ябырылдылар һәм бер бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерделәр. Шуннан соң, ыштан балакларын тездән югары сызганып, су сибешергә керештеләр.
Малайлар урамда, сулы чиләкләрен күтәреп йөгерә-йөгерә, очраган бер кешене су белән коендыра башладылар. Койма буена утырып, бу хәлне карап торган хатыннар белән кызларны да читләтеп узмадылар. Авыл аша үткән-сүткән кешеләр авылдан манма су булып чыгып китәләр иде. Хәтта мәчеттән бик эре генә кайтып килгән Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә дә эләкми калмады.
Кич җитү белән, бала-чагага дәү егетләр кушылды. Хәтта кайбер олы гына ирләр дә, түзмичә, яшьләргә иярделәр. Алар артыннан хатын-кызлар кушылды. Очраган бер кешене, кемлеген тикшермичә, су белән коендырдылар. Төн уртасы җиткәнче, авыл мәш килде.
Ә яңгыр һаман да яумады.
Ходайның кодрәте җитми, шайтан да ярдәм итми иде.
Яңа гына тишелеп килгән уҗым кыякларын кояш көйдерде. Агач яфраклары саргаеп корыдылар. Шомырт ботаклары ялангачланып калды; тирәк белән каен агачлары үлем күләгәсе төсле булып басып торалар иде.
Күлләр, чишмәләр корып киптеләр. Коелардан су китте. Тегермәннәр туктап калды.
Мал-туар арыкланды. Өсләрендәге елкылдап торган йоннары, төсе уңып, тотам-тотам булып коела башлады.
Иртәләрен инде көтүче Мифтахның кычкырып көтү куганы да ишетелмәс булды, озын чыбыркысы да сызгырып шартламый иде.
Менә җыен атнасы да җитте, әмма бер генә дә җанлану әсәре күренмәде. Ындырларында әллә ничә еллык ашлык кибәннәре булган кешеләргә дә кунак-төшем килми иде.
…Су буе шәп-шәрә. Елга үзәне кибеп, җансыз булып караеп ята. Язгы ташу актарган кызыл балчык өемнәре кабер өсләре шикелле калкып торалар.
Быел базары да элекке еллардагыча түгел… Кибетләрнең күбесе ябык, ачык кибетләр алдында исә товар алучы кеше бөтенләй күренми. Товары да юк.
Хәтта кабакта да кеше юк. Бары тик он рәтендә генә яшел чапан, ак бүрек кигән муллалар, кара җилән кигән мәзиннәр һәм янып торган кып-кызыл битле куштаннар гына көрпә кушкан, күгәреп беткән он һәм ярма белән сату итәләр, мал-туар рәтендә исә авыл агайлары соңгы атларын, сыер-сарыкларын саталар.
Өйләдән соң дин әһелләре киемнәренә сарган он тузанын каккалыйлар да, юынып, элекке еллардагыча, иркен беседкада кайнар чәй эчәләр. Кесәләрен авырайтып баскан зур табыштай бик канәгать булып, алар халыкның бозылуы турында озак-озак гәп сатып утыралар.
Авылда үлем-җитем күренми әле, әмма озакламый әҗәл килеп, үткен чалгысы белән дистәләгән кеше гомерен кисәчәген белеп торалар. Берише кешеләр, йортларын ташлап, кая туры килсә, шунда чыгып киттеләр. Икенче берәүләр, арзанга гына йорт әйберләрен сатып, хатыны, бала-чагасының җанын асрарлык көрпә, алабута юнәтеп, читкә эшкә киттеләр. Өченче берәүләр, сатардай нәрсәләренең барысын акчага әйләндереп, соңгы чүпрәк-чапракларын кешегә сакларга калдырып, ишек-тәрәзәләренә такта кактылар да, имчәк балаларын кабык арбага утыртып, ашарларына азык төяп, бөтен җәмәгате белән читкә бәхет эзләп киттеләр.
– Ни язган булса да шушында күрермен инде, – дип, авылда калучылар да булды. Алар мулла белән мәзиннән һәм башка бай кешеләрдән биш бәясе белән икмәк сатып алып, ерып чыккысыз бурычка баттылар.
Бик ишле бала-чагалы ярлылар да авылда калды. Аларның өсләренә кияргә киндер күлмәге дә, ерак юлга чыгарлык акчалары да юк иде. Алар төрле үлән, тамыр-томыр җыялар да шуларны киптереп, он итеп тарттыралар. Соңгы сыерларын да сатып, кышлык азык юнәтәләр иде.
Җәй урталарына таба иске кибәннәр әкрен-әкрен шиңеп бетә, ә кибән хуҗаларының кесәләре акча белән тула башлады. Мулла белән мәзиннең бурычка алучыларны терки торган калын кенәгәләрендә көн саен яңа исемнәр арта бара. Гыймади да берничә таякны яңа тамгалар белән сырлап бетерде.
Миңлебай Вафасы калага эшкә китте. Сафа, хатыны белән киңәшкәннән соң, авылда калырга булды.
Өлкән абыйсы Тол Таҗи да:
– Ярлыга кая барса да бер язмыш, – дип, беркая кузгалмады.
Ул хәтта кышлык запас та кайгыртмады. Бер уйлаганда, ул – бала-чагасыз, хатынсыз, хәтта кәҗәсе дә булмаган ялгыз бер кеше – авылдан беренче булып китәргә тиеш кебек иде. Байлар белән куштаннар, Таҗиның авылда калуын күргәч, монда бер-бер хикмәт бардыр, дип шикләнә, борчыла башладылар.
Бөтен тирә-якта якынлашып килгән ачлыктан курыкмаучы бердәнбер кеше шушы Тол Таҗи гына иде.
II. Ач күләгәләр, тук бүдәнәләр
Көз туклык, муллык китермәде. Кичләрен хәзер су буенда егетләр дә гармун уйнап, җырлап йөрмиләр, иңнәренә көянтә-чиләк асып, киенгән-бизәнгән кызлар да тар сукмактан су алырга төшмиләр.
Ташландык әвеннәр җимерек стеналары, тишек түбәләре белән ыржаеп утыралар. Аларның базлары ишелеп, мичләре яртылаш җимерелгән. Тап-такыр ындыр табаклары тигез ашъяулык шикелле җәелеп ята.
Халык өеннән чыкмый.
Урамнарда бер кеше күренми. Йортларның ишек-тәрәзәләренә такта сугылган, койма такталарын, читән чыбыкларын ягарга ташып бетергәннәр. Мал-туар абзарлары җимерелгән, таланган.
Мәзин дә хәзер, кешегә биреп, чыпта суктырмый. Шәмси мулланың хатыны да яңа сөлге, ашъяулыклар эшләтми. Гомер буе станда сугу суккан кешеләр эшсез калдылар.
Салым түләр вакыт та килеп җитте.
Авылга, тройка атка утырып, Сапый старшина килеп төште, старостага ничек эш итәргә кирәклеген күрсәткәч, авызыннан килгәнче сыйланды да тагын китеп барды. Атлы стражник становойдан язу китереп китте. Берничә көннән соң кара мыеклы писарь, авылдан узышлый старостага сугылып, тагы берничә киңәш биреп китте.
Фәйзулла староста сотский белән десятскийларга халыкны каравыл өенә җыярга кушты. Алар, калайларын мунчала бау белән муеннарына асып, кулларына ботаклы таяк тотып, һәр өйнең тәрәзәсен шакый-шакый:
– Әх-мә-дул-ла а-гай, җыенга ба-ар!
– Гайнетдин абзый, җыенга!
– Старшина бөтен кешегә килергә кушты! – дип, урам буйлап йорт борынча кычкырып йөрделәр.
Ачлыктан кипшенеп агарынган, шешенгән кешеләр, салкын мич башларыннан көч-хәл белән төшеп, сәләмәләрен киделәр дә каравыл өенә киттеләр.
Җыенда шау-шу, акырыш-бакырыш булмады. Крестьяннар, башларын иеп, сабыр гына тик тордылар. Аларның йөзләре саргаеп суырылган, нурсыз күзләре төпкә баткан. Арык беләкләрендәге кан тамырлары, кабарып, кара бау шикелле үрелгән иде.
Муенына җиз калаен асып, Фәйзулла староста килеп җитте. Мәзин белән Гыймади да биредә иде.
– Җәмәгать, нәчәлство салымны соңгы тиененә чаклы түләп бетерергә куша, – диде староста.
Халык дәшмәде.
– Ничек итеп түләмисең инде? Җирдән файдаланабыз икән, димәк, салымын да түләргә кирәк… – диде мәзин.
Гыймади гөрелдәтеп бер кикерде дә:
– Игеннең уңмавы патшага, нәчәлствога кагылмый. Ансы – Ходай Тәгалә эше, тәкъдир эше… – диде.
Чатан Сәләхинең кияве, өстенә тула чикмән, аягына тишек итек кигән Фәхри кинәт:
– Ындырында кибәне булган кешеләргә алай сөйләве ансат. Аларга нәрсә? Алар әйтерләр дә, түләрләр дә… Ашарына икмәге булмаган кешеләр нишләр? Бетләрен сатып түләсеннәрме? – дип кычкырды.
Әле бөтенләй аңгыраеп җитмәгән берничә кеше аны яклап тавыш бирде.
Фәйзулла староста:
– Теләсәң каян тап, теләсәң ни белән түлә… Патшаның анда эше юк… Мужик икәнсең, түләргә тиешсең, – дип кычкырды.
– Патша, салым түләткәнче, безнең ничек җан асраганыбызны сорасын иде! – дип, каршы җавап кайтарды Фәхри.
– Ни сөйләгәнеңне уйлап сөйлә, егетем. Патшага тел тидерәсе булма! Телеңне тый, югыйсә… – дип җикерде староста һәм түшендәге җиз калаена кагылып алды.
– Шулай, шулай… Патшага тел тидерергә ярамый, – дип, мәзин белән Гыймади да аның сүзен җөпләделәр.
– Патшаның шуннан башка эше юк дип беләсеңме әллә? Синең ач торуың турында гына уйлыймыни ул? – дип өстәде Фәйзулла һәм катгый итеп: – Җәмәгать! Мин сезгә нәчәлство боерыгын гына тапшырдым. Калган ягын үзегез беләсез… Соңыннан миңа үпкәләмәссез. Барыбер түләтәбез, – дип, сүзен бетерде.
– Юкның нәрсәсен түләтәсең? – диде кемдер.
– Аптырама! Булмаса, бик шәпләп чыбык белән суктырырбыз, аннары булгач алырбыз. Чыбык барыгызга да җитәрлек, – диде староста.
Салым түләүне уена да китермәгән кешеләр калтыранып, куырылып куйдылар.
Шуның белән җыен таралды.
Иртәгесе көнне Фәйзулла староста волостька китте, аннан кайткач, сотский һәм десятскийлар белән бергәләп үзенең вазифаларын башкарырга кереште. Ул, салым түләмәгән кешеләрнең йортларына кереп, аларның соңгы арык сыерларын, бозауларын яки аягында көчкә басып торган арык атларын алып чыгып китте. Мал-туары булмаганнарның соңгы алабута онын, соңгы мендәрен һәм чүпрәк-чапракларын алып чыктылар. Хуҗаларыннан алган мал-туарны десятскийлар староста ишегалдына җыйдылар. Әйберләрне каравыл өенең чоланына китереп ташладылар.
Хатын-кыз һәм бала-чага, әйберләрен алып чыкканда, кычкырып елый-елый бирмәскә тырыштылар. Фәйзулла белән сотскийлар аларны, сүгә-сүгә, читкә этеп җибәрәләр, тибеп егалар иде. Хатын-кыз белән бала-чага шулай, үкереп елый-елый, идәндә яки каткан җирдә ятып калдылар.
Бөтен гаиләләре белән авылны ташлап киткән кешеләрнең ишекләрен каерып кереп, йортларында калган һәммә әйберне җыеп чыктылар. Алып чыгарлык әйберләре булмаса, салымны аларның туганнарыннан түләттеләр яисә йортларын, каралты-кураларын саттылар. Боларны авыл байлары сатып алдылар да, утынга турап, алачыкларына өеп куйдылар.
Бирердәй бер әйбере булмаган кешеләр дә байтак иде. Андыйларның көннәре-төннәре кайгыдан каңгырып уза, алар инде көн исәбен дә югалтканнар һәм, әҗәлебез ачлыктан булырмы, чыбык белән суктырганнан булырмы, дип, кайсы алданрак киләсен көтеп яшиләр иде.
* * *
Калага эшкә киткән Миңлебай Вафасының да сыерын алып чыктылар. Берәү дә Патый карчыктан курыкмады, берсе дә Миңлебай картның кылган яхшылыкларын искә алмады, Вафаны яклап калуны кирәксенмәде.
Сафаның да ике яшьлек башмак танасы Фәйзулла староста ишегалдына күчте. Фәхригә дә шул ук язмыш килде. Таҗиның һәм иреннән яшь бала белән калган яшь кенә тол хатын Фахирәнең дә салымнары түләнмәгән иде. Фәйзулла Таҗиның йортын читләтеп узды, ә Фахирә йортына таба бара башлаган десятскийга:
– Анда ялгыз хатын гына калды… Аңа тимик, егетләр, ничек тә бер түләр әле, – диде.
Әйбер җыю беткәч, Фәйзулла староста, Фахирәне үз янына чакыртып алып:
– Салымыңны нигә түләмисең? – дип сорады.
Хатын, ертык яулык очы белән авызың каплап, оялып кына:
– Ни белән түлим соң, Фәйзулла абзый… Үзең дә беләсең, бернәрсәм дә юк бит… – диде.
– Теләгәндә табарга була… Синең кебек япь-яшь хатынга салым түләмәү оят түгелме? – диде Фәйзулла.
– Бер мин генә түгел, бөтен кеше шундый хәлдә бит, Фәйзулла абзый… Алай бик кыссаң, соңгы самавырым белән мендәрләремне бирермен инде.
– Аннан башка да каравыл өе иске-москы белән тулган. Син безгә акча китер, акча!..
– Каян алыйм мин аны?
– Теләгәндә табарга була… Шундый япь-яшь хатын…
Алар өйалдында сөйләшеп торалар иде. Иллене узган Фәйзулла белән егерме яшьлек Фахирәдән башка бүтән кеше юк иде. Фахирә, күз яшьләренә төелеп, капкага таба китте.
– Туктале, килен! – диде аңа Фәйзулла.
Фахирә туктады. Староста як-ягына каранып алды да бик мәгънәле итеп:
– Акчаңны әзерләп куй!.. Бүген кич өеңә үзем кереп чыгармын! – диде.
Фахирә аның бу сүзләренең мәгънәсен аңламады, тиз генә капкадан чыгып китеп барды.
Кич, бөтен авыл йоклап беткәч, Фәйзулла, куенына ярты икмәк кыстырып, өеннән чыкты, хатынына:
– Сотский Хәлил янына барып кайтам әле, – диде, үзе туп-туры Фахирә өенә китте.
Фахирәнең тәрәзәсендә уты юк иде инде. Староста әкрен генә тәрәзәне шакыды.
Эчтән:
– Кем ул? – дип куркынып сораган тавыш ишетелде.
– Мин идем, Фахирә… Ач әле, акыллым!..
Тол хатынның күңеленнән: «Акча алырга килгәндер, карт тәре!» – дигән уй чагылып үтте һәм куркып кына җавап кайтарды:
– Мин йокларга яттым инде, Фәйзулла абзый.
– Барыбер, ач… Яхшы киңәш белән килдем! – дип, Фәйзулла ишекне тартып карады, ишек бикле булып чыкты. Шуннан ул тагы тәрәзә шакыды.
Фахирәнең тавышы-тыны ишетелмәде. Староста аның саен шакый бирде. Фахирә, куркуыннан калтырана-калтырана, ишекне ачты да мич артына кереп китте.
Фәйзулла, тиз генә бусагадан атлап, туп-туры мич артына китте. Куеныннан ярты икмәк чыгарып, аны киштәгә куйды.
– Синең кебек яшь хатынга акча таба алмау оят ул, Фахирә, – дип, кулын аның иңбашына салды.
Фахирә, куштанның ниятен сизеп, куркуыннан катып калды. Фәйзулла аны көчләп мич артыннан сөйрәп алып чыккач кына, хатын ялварырга кереште:
– Алла хакы өчен, мәсхәрә итмә, Фәйзулла абзый… Алла хакы өчен!..
– Куркырлык берни дә юк, акыллым, куркырлык берни юк!.. Шундый яшь була торып, акча таба алмыйсың!.. Әйе… яшьсең… чибәрсең… – дип сөйләнде Фәйзулла.
«Кешеләргә кычкырыйм микән әллә? Тик кем ишетер соң? Ярдәмгә кем килсен?» – дип уйланды Фахирә.
Шулчак баласы уянды һәм ят тавыштан куркып, кычкырып елап җибәрде. Фәйзулла аңа ипи сындырып бирде. Бала тәмле ипи исен сизүгә тынып калды, ипи кисәген комсызланып эләктереп алды да тиз-тиз ашарга кереште.
Куштан яңадан Фахирәгә омтылды. Көчле куллары белән аны кысып кочаклап алды.
– Ипи алып килдем. Тагы китерермен… Алла боерса, ач булмассың. Салымыңны да үзем түләрмен… Яхшылыкны аңламасаң, бу бәхетнең кадерен белмәсәң, ул чагында үзеңә үпкәләрсең… Ялангач тәнеңә юеш тал чыбыгы сызгырып төшә башлагач, мине исеңә төшерерсең дә, соң булыр…
Баланың йотлыга-йотлыга ашыгып ипи чәйнәгәне һәм тышта җил улаганы гына ишетелә иде.
Хатын, актык көчен җыеп, старостаның кулыннан ычкынырга омтылып карады, әмма чамаламыйчарак талпынды – башы белән сәке читенә бәрелеп егылды да һушын җуйды.
Фахирә Фәйзулланың кайчан киткәнен хәтерләмәде. Башында, утлы очкыннар шикелле «салым, акча… ипи… чыбык… мәрхүм ирем… староста» дигән уйлар гына бөтерелде. Колак төбендә хурлыклы җыр сүзләре яңгырады. Баласы исә сәкедә тып-тын гына ипи ашап утыра иде.
* * *
Берничә көннән соң тегермәнче Фәйзулла старостага буада мәет барлыгын килеп әйтте. Фәйзулла, пүнәтәйләр ияртеп, шунда китте. Мәетне судан чыгардылар. Кечкенә баласын күкрәгенә кысып, суга батып үлгән Фахирә иде бу.
– Ачтан үлгәнче болай үлү хәерлерәк дигәндер, – диде Фәйзулла һәм пүнәтәйләргә: – Өеннән тапкан әйберләрне каравыл йортына илтегез. Салымын түләр өчен булыр, – диде.
Мәетнең өстенә иске чыпта каплады да десятскийларга бу хакта становойга хәбәр итәргә кушты.
Ике көннән соң, доктор һәм ике стражник ияртеп, становой килде. Доктор Фахирәнең мәетен ярып карагач, становой аны күмәргә рөхсәт итте.
Фәйзулла салым җыю турында түрәгә хәбәр итте:
– Салымны түли алмыйлар, ваше благородие, алырлык нәрсәләре юк… Минемчә, бер генә юл калды, – диде ул.
Становой моның нинди юл икәнен бик яхшы белә иде. Ул җавабын шундук бирде:
– Ярый, башлагыз! Бөтен эшне берьюлы бетерик. Барысы да әзерме? – диде.
Тырыш Фәйзулла чыбыкларны алдан ук әзерләп куйган иде. Нечкә тал чыбыклары, сызгырып-сызгырып, ач кешеләрнең аркаларына төште. Чыбык белән суктырганны күтәрә алмыйча, күп кеше җан бирде. Исән калганнары, кычкырып-ыңгырашып ята торгач, аңнарын җуеп тынып калдылар. Стражниклар аларны, авыр итекләре белән типкәләп, аңнарына китерделәр дә, башкаларга урын бирер өчен, бер читкә кудылар яисә, арык, хәлсез атка салып, өйләренә озаттылар. Шешеп чыккан аркаларындагы кызарып янган яралары белән алар эскәмиядә йөзтүбән яттылар. Тәннәрен телгәләп бетергән бу чыбык эзләреннән җылы кан тамчылары саркып тама иде.
* * *
Ачлыкның иң котырган чагында авылда зур янгын чыкты.
Хатыннар ах-вах килеп кычкыра, бала-чага куркудан чырылдап елаша башлады. Староста, көчәнеп-көчәнеп:
– Пожар! Пожар сүндерергә чыгыгыз! Балта, чиләкләр чыгарыгыз! Тиз булыгыз, тиз булыгыз! – дип кычкырды.
Ләкин берәү дә чыкмады.
Малларын җаннарыннан да кадерлерәк күргән кешеләр генә, ыгы-зыгы килеп йөгерә-йөгерә, әйберләрен уттан иминрәк җиргә, су буена ташыдылар. Ачлар битараф бер кыяфәттә аларны карап тордылар.
Һава тып-тын, бер җил әсәре юк иде. Ындыр табакларында инде запас салам калмаган; аны өй һәм каралты түбәләреннән дә ташып бетергәннәр иде. Утка да азык юк иде. Шуңа күрә озакламый янгын басылды. Юан имән бүрәнәләреннән салган тегермән амбарлары гына, авыл өстенә кызыл шәүлә салып, төн буе янды. Янгын иртәгесе көнне өйлә вакытларында гына сүнде. Дүрт ташлы зур тегермән урынында кайнар көл өеме генә торып калды.
Утта бөтен малыбыз янып бетә, дип, төн буе котлары очып чыккан куштаннар:
– Тегермәнче үзе яндырган моны! Ул карт мәлгуньнең үзен тотып утка ташларга кирәк! – дип шаулаша-шаулаша, янган тегермән тирәсендә тулгандылар.
Тик аларны яклаучы булмады. Шуннан соң куштаннар тегермәнчене эзләп киттеләр, ләкин таба алмадылар.
Эшсез буш торган тегермәнен тегермәнче кирәксенмәгән, күрәсең.
Озакламый бу турыдагы сүзләр тынды. Куштаннар хәйләкәр тегермәнчедән үзләренә тиешле өлешне алдылар, ахры, янгын турында бүтән сүз куертмадылар. Тегермәнче үзе исә, аренда хакын да түләмичә, Мәүла Колыдан китеп юкка чыкты.
Правообладателям!
Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.Читателям!
Оплатили, но не знаете что делать дальше?