Электронная библиотека » Махмут Марджани » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 27 мая 2022, 04:02


Автор книги: Махмут Марджани


Жанр: Литература 20 века, Классика


Возрастные ограничения: +12

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 39 страниц) [доступный отрывок для чтения: 13 страниц]

Шрифт:
- 100% +
X. «Кеше» булды

Әрлән үзе турында зур уйлаучы, тискәре һәм саран бер хуҗа булып китте.

Җәен-кышын ул кызыл төймәле, озын чабулы кара казакидан, кыска балаклы сырган чалбардан һәм тиен эчле каракүл бүректән йөри. Аягында – савырлы кәҗүл читек. Җәен казаки өстеннән кара җилән, кышын төлке тун кия.

Җеп шикелле нечкә генә итеп үстереп җибәргән мыегы, җыйнак кына сакалы, сары тешләре, сөрмәле күзләре – барысы да күпчелек Печән базары әһелләренеке төсле иде.

Башка татар байлары кебек, Габдулла да ишегалды түренә хезмәтчеләре өчен кечкенә генә, тәбәнәк кенә бер өй салдырды. Приказчиклар эштән соңгы вакытларын шунда уздыра. Аларга исләнгән ит яисә эчәк-бавыр салып пешергән тары өйрәсе ашаталар. Әгәр дә Әрлән приказчиклардан берәрсенең аштан яки эш күплектән зарлануын сизсә, ул аны шундук, шыр ялангач чишендереп, бер тиен дә түләмичә куып чыгара. Ул куган кешене инде икенче берәү үзенә эшкә алмый. Габдулла үзе дә башка сәүдәгәрләр куып чыгарган приказчикларны эшкә алмый иде.

Габдулла бай еш кына, җибәргән товарларыгыз ким чыкты, дигән булып, Мәскәү фабрикантларына тиешле бурычларын киметә. Товарны сатуга бер төрле бәя белән куеп, счётта еш кына икенче төрле бәя күрсәтә. Товар алучыларга товарның начарын биреп җибәрергә тырыша һәм һәрвакыт берәр нәрсәне төрергә оныткан була, әгәр җитешмәгән әйберне килеп сорый башласалар, ул бернинди ялгышлык булмады дип акланырга тотына. Әрлән боларның берсен дә җинаять дип санамый, бәлки сату итә белү осталыгы дип кенә карый иде.

Башка сәүдәгәрләрнеке кебек, Габдулланың да исәп-хисап эшләре чуалып беткән иде. Күбесенчә сәүдә кенәгәләрен ул үзе язып бара һәм кайвакыт кредитка бирелгән товарны яисә товар алучының бурычын түләгәнлеген теркәп куярга оныта. Кайвакыт кенәгәгә эшләнмәгән сәүдә операцияләре дә языла, ә чынлыкта булганнары теркәлми кала. Еш кына вексель буенча акча түләү сроклары да язып куелмый, шул сәбәпле, нотариустан көтелмәгәндә повестка алгач, Габдулла бай корт чаккандай сикереп куя һәм акча эзләп чабарга керешә. Язу эшендәге буталчыклыклар аркасында кайвакыт ул вексель буенча акчасын алырга да оныта, һәм, шулай итеп, вексель гамәлдән чыга. Эшне шулай алып барудан бик зур зыян килә. Бу зыянны Әрлән хезмәтчеләрен ачлы-туклы тоту исәбенә капларга тырыша иде.

Товарларга сату бәясе куйганда, Габдулла беркем белән дә киңәшләшми. Сәүдә кенәгәләрен ул, гадәттә, өенә алып кайтып тикшерә. Монда ул караган битләрне карандаш белән сызып куя, аннары кенәгәләрне яңадан кибеткә алып барырга оныта да, шулай итеп, алар балалар кулына эләгә. Балалар исә, кулларына карандаш алып, кенәгә битләрен теләсә ничек сызгалап бетерәләр, шуннан соң инде счётларның бөтенләй берни аңларлыгы калмый.

Бигрәк тә аның вак бурычлар яза торган кенәгәсе буталчык иде. Бу кенәгә мондый сүзләр белән язылып тулган иде:

«Җирән урыстан ун сум аласы калды.

Аксактан дүрт сум аласы.

Шадра түти биш сум тиешле.

Тешсез карчыктан бер сум да егерме биш тиен аласы».

Әмма шулай да Габдулланың сәүдәсе көннән-көн үсә бара иде. Бервакыт ул, Мәскәүгә баргач, фабрикантларга елларның авырлыгыннан, сәүдә эшләренең начар баруыннан зарланып, бурычларымны вакытында түли алмыйм, дип туп-туры әйтеп салды. Фабрикантлар бу ялганга ышанган кебек булдылар. Алар инде Казан сәүдәгәрләренең алдашуларына күнеккәннәр, үзләрен ярлы итеп күрсәтәселәре килсә, бернинди чарадан да тартынмауларын белеп бетергәннәр иде. Шуңа күрә Габдуллага бурычының бер өлешен генә киметеп, түләү срогын алгарак күчерделәр.

Габдулла бай моңа бик сөенеп, бик канәгать булып кайтып китте. Аның бу эшен беркем дә белмәде, тик иң якын дусларына гына ул:

– Эшне бераз рәтләдем. Мәскәү куписларыннан зәкят алдым, – дип мактанды.

Әрлән ярминкәләрдә дә сату итә иде. Ул анда, үзе барып, шул ук юл белән сату итә, товар алучылар һәм приказчиклар белән шундый ук мөгамәләдә була, шул ук рәвешчә типтерә, бозыклык кыла иде.

Өеннән чыгып киткәндә, Габдулла бер хезмәтчесенә икенчесе өстеннән шымчылык итәргә кушып калдыра; хатынына приказчикларга күз-колак булырга, ә приказчикларга хатыны белән балаларын караштырып торырга куша. Аннары барысы өстеннән дә баш шымчы куя иде.

Тора-бара Габдулла үз йортында моңарчы Казан байларының берсенең дә башына килмәгән бер гадәт кертте. Берәр җиргә китәсе булса, ул җигә торган атларының дагаларын алдырып, фаэтон көпчәкләрен йозаклап бикләп китә иде. Халык арасында, Габдулла бай үзе югында хатынын кунакка йөртмәс өчен шулай итә икән, дип дөресен сөйлиләр иде.

Башка сәүдәгәрләр шикелле, Әрлән дә мәгариф эшләре белән кызыксына, бер мәктәпне мактый, икенчесен яманлый иде. Хәер, ул, зур расход чыгарасы булмаганда яисә яхшы исемен таратасы килгәндә генә, мәктәпләр белән кызыксына иде.

Ел саен рамазан аенда Габдулла бай капкасы төбенә бөтен шәһәрдән болыт шикелле булып хәерчеләр җыела, ул аларга берәр тиенләп зәкят өләшә, муллаларга зәкятка бер кадак фамильный чәй белән күлмәклек ситсы бирә. Мәхәллә мәдрәсәсенә берничә кисәк такта чәй белән бер капчык бурсыган дөге җибәрә. Уразада шәкертләрне авыз ачарга чакырып, һәркайсына егермешәр тиен акча өләшә. Шуның белән ул, берьеллык гөнаһларыннан арынып, җәннәтнең түреннән үзенә урын әзерли иде.

Габдулла бай үзен кардан ак, судан пакь, фәрештә кебек саф, ишан кебек диндар бер кеше итеп күрсәтергә тырыша иде. Аның каравы Мәскәүгә, Варшауга йә булмаса ярминкәләргә баргач, ул Казанда чактагы «ураза тоту» ын бише белән чыгара, хәтта чуваш авылларындагы «солдаткалар» янына йөрүдән дә тартынмый иде. Үз өендә ул чибәр асрау кызларны тик тотмый. Авырлы булсалар, аларны, бер дә уңайсызланмыйча, урамга куып чыгара иде.

Ачлык елны, Миңлебай Вафасы калага эшкә килгәндә, Габдулла бай илледән узган иде инде. Хатыны Сәрвәр бикә көр күңелле, тук тормыштан башкага омтылмаган, әле утыз яшь тә тулмаган тап-таза, чибәр бер хатын иде.

XI. Чиләгенә күрә капкачы

Вафа, Әрләнгә дворниклыкка ялланып, көздән алып язга чаклы эшләргә сүз бирде. Моның өчен ул унөч сум акча, бер пар тире бияләй, чикмән һәм бер кием киез итек алырга тиеш иде.

Аның әле байда беренче тапкыр хезмәт итүе, шуңа күрә, байга ярар өчен, җаны-тәне белән тырышып йөри башлады.

Ул барлык приказчик һәм хезмәтчеләрнең, кайвакыт тәһарәт тә алып тормыйча, тырышып намаз укуларын бик тиз абайлап алды. Хуҗаның динлелекне яратканлыгы күренеп тора иде, шуңа күрә Вафа да башкалар эшләгәнне үк эшли башлады. Яңа килгән дворник приказчиклар белән хезмәтчеләрнең сөйләшүеннән байның хезмәтчеләре азрак йоклап, күбрәк эшләүләрен яратуын ишетеп белде һәм беренче көннән үк бөтен кешедән соң ята, таң белән үк тора башлады, һәр сүз саен Вафа Алланы телгә ала һәм көн саен биш вакыт намазын укый торган булды.

Хезмәтчеләр Вафаны, әле кырык яше тулмаган булса да, «бабай» дип атадылар. Ул кеше күз алдында бик диндар, әйбәт «бабай» булып күренергә тырыша иде.

Габдулла бай, Вафаны эшкә алып, үзенең тырыш хезмәтчегә тиенгәнлегенә ышанды һәм еш кына:

– Әйбәт бабай таптым… Ихтирамлы, тырыш кеше! – дип сөйләнде.

Килеп ияләшеп җиткәннән соң, хуҗалардан алып хезмәтчеләргә хәтле һәммәсе Вафаны сынарга кереште.

Сынауны болай башладылар: беркөнне пешекче хатын Вафаны аш өендә үзен генә калдырып чыгып китте. Өстәл тулы тәмле-тәмле сый-нигъмәт иде. Вафаның моны күреп авыз сулары килде, шулай да ул тыелып калды. Икенче бервакытны пешекче хатын аңа берничә кайнар кабартма биреп, икесен үзенә алырга, калганнарын бер приказчикка илтеп бирергә кушты.

– Кара аны, беркем күрмәсен. Бикә сизмәсен, – диде.

Вафа кабартмаларны алды. Икесен үзе ашап, калганнарын тиешле кешесенә бирде. Моны берәү дә сизмәде.

Берничә көн узганнан соң, Вафа мунча яныннан алтын алка тапты. Аны шундук бикәгә илтеп бирде.

Беркөнне Габдулла бай, Вафа белән сөйләшеп торганда, кесәсеннән яулык алды, һәм шулвакыт бер сумлык кәгазь акчасы төшеп китте. Бай, берни сизмәгән булып, капкага таба китте. Вафа аның артыннан куып җитте дә төшереп калдырган бер сумны байга китереп бирде.

Асрау кызлар Вафа аркылы приказчикларга сәлам әйттерәләр; приказчиклар исә шул ук Вафа аркылы аларга бүләк җибәрәләр иде.

Вафа һәр сынауны яхшы узды. Ул Габдулла белән Сәрвәрнең күңеленә тәмам ошады, приказчиклар белән хезмәтчеләр дә аңа ышанып карый башладылар. Вафа турында сүз чыкса, һәркайсы:

– Безнең бабай – ышанычлы кеше.

– Вафа ул гайбәт йөртә торган кеше түгел, сер саклый белә.

– Бабайга да ышанмагач, тагы кемгә ышанасың, – дияләр иде.

Асрау кызлар аны хуҗалар өчен дип пешергән тәмле-тәмле ашамлыклар белән сыйлыйлар, бай йортыннан урлаган вак-төяк әйберләр бүләк итәләр һәм аңа үзләренең эч серләрен ышанып сөйлиләр иде.

Вафа приказчиклар белән асрау кызлар арасында арадашчы булып китте, ул аларны күрештерә, аулактагы гашыйкларның тынычлыгын саклый иде. Кайвакыт аңа урланган әйберләрне тиешле кешесенә тапшырырга да туры килгәләде.

Боларның һәммәсен ул бик белеп, бик оста эшли, һәм аңа йомыш үтәгән саен бүләк бирәләр, сыйлыйлар иде.

Вафа бер йомыштан да баш тартмый иде. Үзенә ышаныч арткан саен, йомыш үтәгән хакы да арта бара. Ул приказчикларга аракы, папирос алып кайта, кич аларны өйдән чыгарып, төнлә аларның кайтканын капка төбендә көтеп тора. Вафа приказчикларның кырын эшләрен Габдулла байдан гына түгел, белергә тиеш булмаган хезмәтчеләрдән дә яшерә белә иде.

Вафага Әрлән дә ышана иде. Беркөнне ул Вафаны үзе янына дәшеп алды да:

– Син, бабай, мин югында өйдә өлкән кеше бул!.. Асраулар приказчиклар белән шаярмасыннар, күзәткәләп тор. Аларның аракы эчкәнен, тәмәке тартканын, кибеттән товар алып кайтканын яисә берәр ярамаган уен уйнауларын күрсәң, миңа әйт. Абыстаеңа да күз-колак бул. Ул яшь әле. Белмәссең… – диде.

Габдулла бай Вафаны үзенең баш шымчысы итеп, ара-тирә аңа унбиш-егерме тиен акча бирә, вакыт-вакыт хәтта кием-салым да бүләк иткәләп куя иде.

Вафа Әрләннең ышанычын ныгытырга, шул ук вакытта хезмәтчеләргә курку салырга да тырыша иде. Хезмәтчеләрнең кайбер ярамаган эшләре булса, ул байга:

– Фәлән приказчик бүген иртән намаз укымады…

– Фәлән малай итекләрне киптермәде.

– Пешекче хатын чүлмәк ватты, – дип әләкли башлады.

Ул Габдулла байга хәтта хатыны өстеннән дә:

– Хәерчегә зур бер телем ипи бирде…

– Чапанын капкадан чыккач кына бөркәнде, – дип әләкли иде.

Сәрвәр аңардан курка башлады. Вафага мул булып тәмле ашамлыклар, вак-төяк әйберләр, хәтта киелгән киемнәр дә ява торды. Аның сандыгында Сәрвәр бикәнең иске күлмәкләренә дә, Габдулла байдан тама-тама җыелган бер төенчек акчага да урын табылды. Аның бу сандыгында приказчиклар биргән түбәтәй, исле сабын, тасма, чәй кебек әйберләр дә саклана. Вафа боларны атна саен диярлек калага килүче хатыны аркылы әкренләп авылга озата тора иде.

Үзенең мондый урынга урнашуының кадерен ул бик белә, аннан тулысынча файдаланып калырга тырыша иде.

Аның урынына туры сүзле, йомшак күңелле икенче бер кеше эләксә, ул монда ярашып яши алмас, бик тиз куып чыгарылган булыр иде.

Бөтен сыйфатларны әнисеннән алган бозык табигатьле, икейөзле Вафа исә җинаять эшләүдән дә курыкмый, аны хәтта гөнаһ дип тә санамый, ул нәкъ урынына килеп эләккән иде. «Чиләгенә күрә капкачы» дигән мәкальдә әйтелгәнчә, Вафа нәкъ үзенә ярашлы җиргә туры килгән иде.

XII. Ходай китергән кунак

Сафа абыйсын эзләп тапкан вакытта, Вафаның эшләре иң көйле барган чак иде. Габдулла бай Минзәлә ярминкәсенә киткән, Вафа, баш шымчы буларак, йорттагы бөтен хакимлекне диярлек үз кулына алган иде.

Сафа, кыяр-кыймас кына янкапканы ачып, Әрләннәр ишегалдына килеп керде. Ишегалдында, бикә кыйнаганга, бер кечкенә генә йомышчы малай елап тора иде. Байның хатыны:

– Җаныңны суырып алырмын!.. Байга әйтәм! – дип, малайны кыйный бирә иде.

Сафаның әкрен генә янына килгәнен хатын сизми калды. Ир кешенең тамак кырганын ишеткәч, ул мамык шәленең очы белән авызын каплады да:

– Бигайбә, абзый кеше. Хуҗалар өйдә юк, – диде.

– Мин хәер сорашмыйм, абыстай, мин бер кешене эзлим, – диде Сафа.

– Нинди кешене?

– Мәүла Колы авылыннан Мөхәммәтвафа дигән кешене… Аны сездә тора дигәннәр иде…

– Нигә кирәк ул сиңа?

– Мин аның энесе булам.

Сәрвәрнең чырае үзгәреп китте:

– Бәлеш!.. Мин сине тагы хәерче дип торам… – дип, башын ишегалды түрендәге өйгә таба борды да: – Бабай!.. Бабай!.. – дип кычкырды.

Тавышны ишетеп, өйдән Вафа чыкты. Аның бер аягында киез итек, икенчесендә оек кына иде. Җиңнәрен терсәк тиңентен сызганып җибәргән. Тәһарәт алырга җыенган булган, күрәсең. Сафаны күргәч, ул: «Барыйм микән, юк микән?.. Сөйләшим микән?» – дип уйланды. Бераз вакыт ишек төбендә тукталып торды, аннары тиз генә энесе янына килә башлады.

Араларында берни булмаган кебек, кул бирешеп күрештеләр. Вафа Сафаны хезмәтчеләр өенә алып китте.

Ага-эненең озаклап сөйләшерлек сүзләре юк иде. Авылда күңелле хәбәрләр юк; күңелсезләрен Вафа хатыны аркылы да җитәрлек ишеткән иде.

Күрешкәннән соң, Вафа Сафаның калага ни йомыш белән килеп чыкканлыгын сорады.

– Сайга утырдым, абый! – диде Сафа. – Ашарга берни калмады. Әби белән хатын ярым ач утыралар. Саклап тоткан атыбыз да җилдә чайкала… Сатарлык нәрсә дә юк… Менә бирегә килдем. Берәр эш табып булмасмы дигән идем.

– Теге вакытны бик ялгыш иттең – ул Ирдәүкәгә юкка өйләндең. Безне тыңлап, Гыймади кызына өйләнгән булсаң, хәзер менә бу хәлгә төшмәс идең. Сугылмаган кибәненнән бабаң үзегезгә арыш бирер иде… Шәт, миңа да җиде ят кешенең бусагасын таптап йөрергә туры килмәс иде… Теге вакытны бик ялгыштың, энекәш, бик ялгыштың!

– Үткән-беткән эш турында сөйләшмик инде. Мин үземнең эшемнән үкенмим, һәркем үзенчә эш кыла. Мин сиңа хәлем кыен икәнен сөйләп бирдем… Мин эштән курыкмыйм. Кулым белән эшләп, тамагымны туйдыра алыр идем… Монда эш табып булыр микән? Берәр нәрсә киңәш итә алмыйсыңмы? Сине әнә шуның өчен дип эзләп килүем иде.

– Беләм, беләм. Болай сүз чыкканнан гына әйтүем. Ярый! Искегә тисәң, исе чыгар, ди… Хәзер эш табуы бик кыен инде. Шулай да уйлашып карарбыз, бәлки табарбыз, Алла боерган булса…

Шулвакыт кыңгырау чылтырап, Вафа ишеккә йөгерде. Ул хезмәтчеләр өенә кире әйләнеп кергәч, ике туган сүзне дәвам иттерделәр.

– Безнең бикәнең әтисенә, хәзрәткә, дворник кирәк икән. Тик син ярап бетәрсең микән, белмим… – диде Вафа.

– Нигә?

– Әй энекәш! Байларга ярау ансат түгел ул… Кайвакыт шундый китереп кысалар, кабыргаларың шытырдый башлый. Монда суга төшеп, суда батмаска, утка кереп, утта да янмаска кирәк.

– Башыңа төшкәч өйрәнәсең инде!.. Байга хезмәт итү патшага хезмәт итүдән дә авыр түгелдер әле. Ни дисәң дә, бай мөселман кеше бит!

– Мөселман кеше! Эшли белмәсәң, күрсәтер ул сиңа нинди мөселман кеше икәнен… Кала халкы ул кайбер кяфер эшләмәгәннәрне дә эшли. Исең китәр…

– Хәзрәт тә шундый кешемени?

– Барысы бер иблис! Һәммәсен дә бер калыпка суккан! Монда беркемгә ышанырга ярамый. Барысын да үз башың белән чамаларга туры килә.

Сафа аптырашта калды, эндәшмәде.

– Сабыр ит. Бикә янына барып килим әле. Синең бүген ашаганың да юктыр. Әйдә, бераз чәй эчеп, тамак ялгап алыйк. Безнең өчен дә байның сые табылыр. Рөхсәт итсәләр, шушында кунып та калырсың. Ни, хәзрәтнең берәр кеше алганмы-юкмы икәнен белешермен, – дип, Вафа чыгып китте.

Сафа самавырдан утлы күмер төшеп, берничә урыннан янган өстәлгә таянды да уйга калды. Хезмәтчеләр яши торган бу пычрак, салкын, сасы өй Сафа төн кунып чыккан постоялый двор шикелле үк иде. Зурлыгы белән генә ул постоялый двордан аз гына кечерәк булыр, аннан соң лакан өстендә, ватык юынгыч урынында, зур җиз комган тора иде.

Сафаның күңеленнән һаман да бая абыйсы әйткән сүз китмәде: «Монда суга төшеп, суда батмаска, утка кереп, утта да янмаска кирәк».

Вафа ашый башлап та ашалып бетмәгән бәлеш, паштет кисәкләре, каткан күмәч һәм күксегән кабартмалар салган зур бер поднос күтәреп кайтты. Шул азыкларның барысын өстәлгә бушатты.

– Иркенләп бер чәй эчик әле, – диде ул, самавыр тергезергә керешеп.

Төрле зурлыктагы юылмаган чынаякларны әзерләп куеп, Вафа китек борынлы чәйнеккә хуҗалар йортыннан алып чыккан бер чеметем чәй салды, каяндыр йөзем белән хөрмә табып алды.

Берничә ай буе ачлы-туклы яшәгән Сафага искереп күгәрә башлаган бәлеш кисәкләре дә җәннәт азыгы булып  тоелды. Сафа боларның барысын бик тиз юк итте. Каешын чишеп җибәрде, йөзе алсуланып китте, күзләре елтырый башлады.

– Булды, туйдым… Ходайга шөкер! – диде Сафа, чынаягын каплап.

– Бикә сиңа бер кич кунарга кушты. Әтисе дворник алмаган икән әле. Урын буш. Иртәгә барып кайтырбыз. Без йокларга бик соң ятабыз… Түземең җитмәс. Кеше югында йоклап ал, – диде абыйсы.

Сафа, шатланып:

– Бераз ятып алыйм, алайса… Бик арыганмын, – диде.

– Ярый, ярый, йокла! Комачаулаучы булмас. Мин чыгып, эшлисе эшләрне эшлим әле, – диде Вафа.

Сафа баш астына тунын салды да тирән йокыга талды.

* * *

Инде тәмам төн җиткәч, ул кешеләр сөйләшкән тавышка уянып китте. Магазиннан приказчиклар кайтканнар икән. Сафа үзенең кайда ятканлыгын тиз генә аңыша алмый торды. Габдулла байның хезмәтчеләре йортында икәнлеген абайлагач, ялт кына сикереп торып, күзләрен угаларга кереште.

Приказчиклар ят кешегә гаҗәпләнеп карандылар.

Өйгә Вафа кереп:

– Бүген бездә кунак бар әле. Авылдан энем килде… – дигәч кенә, приказчиклар, Сафа янына килеп, ике куллап күрештеләр дә амин тотып бит сыпырдылар.

– Энең үзеңнән картрак икән, бабай, – диде берсе, шаяртып.

– Картаерсың! Авылда ач яшәп кара әле. Габдулла байның ашын бик тиз сагынырсың, – диде Вафа.

Приказчиклар, тәһарәт алып, намаз укыдылар да табынга килеп утырдылар.

– Бүген аш тәмлерәк икән – ите дә мулрак, ярмасы да күгәрмәгән, – диде берсе.

– Кунак хөрмәтенә инде бу! – диде икенчесе.

– Хәерлегә булсын! Этләре генә котыра күрмәсен! Безнең бикә бик игътибарлы булып китте әле! – диде өченчесе.

Көлешеп алдылар.

Аш ашап, сөтсез һәм шикәрсез чәй эчкәннән соң йокларга җыена башладылар. Башка көннәрне сәкеләрдә урын кысан була торган иде, бүген кайберләре өйдә булмаганлыктан, барысы ятып беткәч, Сафага да буш урын табылды.

Приказчикларның әле берсе, әле икенчесе Сафага йә мендәр, йә ястыгын тәкъдим итте. Берсе хәтта, бер юрганны икәү ябынырбыз дип, үзе янына янәшә ятарга да кыстап карады. Сафа бөтенләй баш тартты. Калага килгәч, базарда болар шикелле егетләрнең үзен мыскыл итүләрен онытмаган иде әле ул.

Ут сүнеп, өй эче караңгылыкка чумды.

* * *

Приказчиклар йокыдан торганда, тышта әле караңгы, таң атып өлгермәгән иде. Алар, тиз-тиз генә тәһарәт алып, намаз укыган булдылар да, ашыга-ашыга, берәр чынаяк чәй эчеп, кибеткә киттеләр.

Сафа сәкегә ятты һәм үзе дә сизмәстән тагы йоклап китте.

Вафа ишегалдын, тротуарларны себерде, абзарны җыештырып, сыерларга азык салды, аларга җылы су эчертте, утын ярып куйды, кучерга атларны карарга булышты, шуннан соң гына хезмәтчеләр өенә кайтып, суынган самавырны җылытты. Сафа, сәкедән торып, салкын су белән юынып алды. Абыйлы-энеле икәү табынга утырдылар. Чәй эчкәннән соң, Вафа, бикә янына барып, рөхсәт сорады да энесен бикәнең атасы янына алып китте.

– Кеше кирәген кирәк тә, тик нишләргә инде менә. Хакын бик зур сорамаса, шәт, алырмын да… Синең энең дә бугай әле, – диде мулла, Вафаның сүзен тыңлаганнан соң.

– Ала күр инде, берүк, хәзрәт. Алла боерса, үзем шикелле үк әйбәт, тырыш хезмәтче булыр…

– Күпме сорыйсың соң?

– Күпме бирәсең инде, мулла абзый. Рәнҗетмәссең, шәт, – диде Сафа.

– Ярар. Ашау миннән, үлем Ходайдан дигәндәй… Кием-салымың бармы? Җәйгә чаклы эшләсәң, ун сум бирермен…

– Әз бит, мулла абзый… Авылда хатыным белән әби карчык калды. Аларны да ашатырга кирәк…

– Һе… Җәйгә чаклы күп калмады инде. Кышның яртысы узды. Сине ашатырга да кирәк бит әле.

– Әзрәк шул, хәзрәт. Киемен дә бирмисең. Ярар инде… Энем карлар эри башлаганчы эшләр, кием дә бирмисең, унбиш сум түләрсең инде, – дип, сүзгә Вафа да кушылды.

Хәзрәт күңеленнән исәпләп-чамалап торды да:

– Кыйммәтрәк инде кыйммәтен дә, шулай да ярый, хәерле булсын. Синең энең дә икән. Тик намус белән әйбәт хезмәт итсен, – диде.

Сафа, постоялый дворга барып, аннан әйберләрен алып килде һәм шул минуттан соң ул дворник булып китте. Берничә көн эшләгәннән соң, бик озак үтенеп сорагач һәм Вафа да ярдәм иткәч, ул задаткага биш сум акча алып, авылга җибәрде, алабута сатып алганнан соң калган акчага атка бераз салам юнәтергә кушты.

Мулланың йорты Габдулла бай йортыннан әллә ни аерылмый иде диярлек. Аерма тик зурлыкларында гына иде.

Сафа көченнән килгән кадәр, һичбер карышусыз, бөтен эшне эшли бирде, тик, абыйсы шикелле ертлач бер кеше булмаганлыктан, ул бу йорттагы кешеләрнең гаепләреннән файдаланырга уйламады да. Шуңа күрә Сафага берәүдән дә әҗер тимәде. Аны берәү дә сыйламый, аннан берәү дә курыкмый иде.

Внимание! Это не конец книги.

Если начало книги вам понравилось, то полную версию можно приобрести у нашего партнёра - распространителя легального контента. Поддержите автора!

Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации