Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 11


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 11 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Төсле карандашлар

Нинди шатлыклы көнем бүген! Инде егерме еллап вакыт үтсә дә, ул чактагы вакыйгалар, кино тасмасындагы кебек, күңелдә нык уелып калган икән шул.

…Беренче сентябрь иртәсе. Мин, җиде яшьлек малай, зурларча итеп беренче тапкыр мәктәпкә – беренче класска барам. Яраткан этем Акбай белән җәй буе казлар көтеп, бу күңелсез хезмәттән шактый туйган идем. Инде менә минем өчен дә аңлап бетермәгән өр-яңа кызыклы дөнья башланачак. Сумкалы, китап-дәфтәрле, каләм-ручкалы, бәйрәмдә генә кия торган яңа күлмәкле яңача тормыш… Юеш борынлы Акбай белән чуар канатлы казларга берни түгелдер бу яңалык: алар – мокыт җан кисәкләре, алар бернәрсәне дә белми hәм аңламый, әлбәттә.

Әнием мәктәпкәчә озата барды мине. Каршы алучы укытучының кулларына тапшыргач, эшенә китеп тә барды ул. Укытучы апа мине өлкәнрәк сыйныф малайлары кулына тапшырды, мәктәп бинасына узарга булышыгыз, янәсе.

Тегеләр, көлешә-көлешә, бер-берсенә күз кысып, мине үзләренә эләктереп тә алдылар. Бусаганы атлап, киң генә коридор уртасына килеп кердек. Ак буяулы ниндидер ишек каршында туктаттылар мине.

– Шакы, тиз! – диде малайларның берсе, көлемсерәп. Тыңламыйча булмый ич инде. Кызык ич. Нәни йодрыгым белән ишек тактасын шакыйм. Ишек үзенчә бер тылсым белән ачыла башлаган иде, этеп-төртеп мине шундук бүлмә эченә кертеп җибәрделәр.

Килеп керү белән, аркама кинәт, чыжылдатып, җиңелчә ике тапкыр талчыбык белән сыдырдылар. Кулларымда күпме тапкыр чыбык тотып та казларга ник бер тапкыр сукканым булсын минем. Шуңа күрәме, куркудан кычкырып җибәрә яздым.

– Тс-с, шаулама! Шулай тиеш… – диде малайларның өлкәнрәге, эшнең зурга китүеннән куркып.

– Шулай тиеш! – дип куәтләде аны икенчесе.

– Син мәктәптә беренче тапкырмы?

– Әйе… беренче…

– Сине нәрсә белән сыйларга соң?.. Тукта, – диде бер малай hәм кара такта янындагы тартмадан шикәрдәй ап-ак акбур кисәге тартып чыгарды.

– Аша шуны! Шулай тиеш…

Мин акбурны кулларымда әйләндергәләп тордым-тордым да авызыма каптым.

– Тиз бул, камырша! – дип ашыктырды мине малайлар, үзләре исә канәгатьлектән буылып көләләр.

Акбур үзе ни ачы да, ни төче дә түгел. Авызымда күпмедер әвәләгәннән соң, мин аны, сытып-ватып, ихтыярсыздан төкерегем белән бергә йотып җибәрдем. Мәктәпнең беренче сые әнә шундыйрак булды.

Авыз кырыемда әлеге сыйның эзләре уелып калган икән, укытучыбыз Мансур абый:

– Син нәрсә, малайка, мәктәпкә аяк басмас борын акбурга буялып беткәнсең, – дип орышып алды үземне.

* * *

Икенче көнне мин тагын куанып та, бераз куркып та мәктәпкә барам менә. Терсәкләрем белән аркамдагы сумкамны рәтләгәндәй итәм. Көн матур, кояшлы. Юл кырыендагы яшькелт үләннәрдән ниндидер хуш исле, дымлы ис бөркелеп тора. Мәктәпкә илтүче сукмагым өстендә берән-сәрән генә алтынсу яфраклар да ялтырый.

Чү, сукмакның бер читендә, куе чирәмлек эчендә, озынчарак кына кәгазь тартма күзгә чалынды!.. Як-ягыма каранып та тормыйча, мин аны тизрәк җирдән күтәреп алам. Тышлыгына салават күпере төшерелгән бу тартмада «Цветные карандаши» дигән сүзләр ярылып ята. Аның тәрҗемәсенә ул чакта төгәл генә төшенеп җитмәсәм дә, тартма эчендә җиңелчә шылтыраган тавышлардан шуны аңладым: карандашлар бу!..

Табышым бик тә кызыктыргыч иде шул, магнит сыман тәмам үзенә тартып тора. Каушый-каушый гына ачып карасам, тартма эчендә, бер-берсенә елышып, җиде төстәге җиде карандаш посып ята. Төсле карандашлар… Тышлыктагы салават күпере үзе дә әнә шунда кереп яткан диярсең…

Кем калдырган моны? Ул вакытта мин бу хакта тамчы да уйлап карамадым, билгеле. Аны кемдер югалткандыр дигән уй кереп карамады. Төнлә күктән, йолдызлар арасыннан килеп төшкәндер сыман тоелды ул миңа. Әбием әнә, балык hәм бакалар да күктән төшә, дип сөйли торган иде бит. Ә нигә ышанмаска? Йолдыз атылганнан соң шуның кыйпылчыгын эзли-эзли, бәрәңге бакчасын ничә тапкырлар таптап бетергәнем булды минем.

Табылдык карандашларны тартмасы-ние белән тизрәк сумка төбенә яшердем. Бераздан шатлыгым… курку белән алмашынды. Кемнеке булырга мөмкин бу карандашлар? Аның күктән егылып төшүе шактый икеле бит…

Кыңгырау шалтырау белән, мәктәп коридорында шау-шу басылды, дәресләр башланды. Сумкамны сак кына, куркып кына ачам. Кемдер карап торыр да табышымны күреп алыр, «минеке!» дип, бөтен класс алдында кычкырыр шикелле. «Әлифба» китабын сак кына тартып чыгарганда карандашлар җиңелчә генә кыштырдап алды. Ни кызганыч, менә нинди карандашларым бар дип авыз ачарга бернинди дә мөмкинлегем, мактанырлыгым юк иде минем.

Бер дәрес узды… Икенче дәрес… Минем бәхеткә күрәме, төсле карандашлар турында ләм-мим, беркайда бер сүз дә әйтүче күренми. Өченче дәрестә дә мине тетрәтерлек, мине уңайсыз хәлләр каршында калдырырлык вакыйгалар күренмәде. Инде өйләргә таралыр чакка да ерак түгел.

Ә менә дүртенче дәрес… рәсемнән иде. Укытучыбыз Мансур абый – авылның оста рәссамы. Плакатлар язу, мәктәп яисә клуб бинасын төрлечә бизәүләр бар да аның кулы аша уза.

Ул класска керү белән, каз бәбкәләредәй калкынып, дәррәү аякка бастык. Кулындагы озынча линейкасын өстәлгә этәрде. Бу линейка миңа яссы бер талчыбык сыманрак тоелды. Аермасы шунда: бөгелүне белми, туры гәүдәле ул.

Без үзебезнең рәсем дәфтәрләрен партага чыгарып салган арада, ул үзе кара такта тирәсендә туктаусыз бөтерелде. Вәт гаҗәп! Шаккатып карап торабыз: «ә» дигән арада анда чып-чын кишер hәм алма сурәтләре пәйда булган иде…

– Менә сезгә үрнәк, – диде укытучыбыз бик таләпчән төстә. – Шушы ике сурәтне ашыкмыйча гына дәфтәрләрегезгә ясый башлагыз. Карап карыйк, кемнеке ничек килеп чыгар икән…

Безнең япь-яшь башкайларыбыз тук башактай аска иелде. Һәркемнең каләме яңа ачылган дәфтәр битендә кишер hәм алма сүрәтен ясау белән мавыга иде.

Мансур абый, кулындагы линейкасын мәгърур гына тотып, парта рәтләре арасыннан йөренә башлады. Кем ничек, ни рәвешле булдыра, аның күрсәтмәләрен ничегрәк үтиләр, янәсе. Менә ул урамның иң югары очында яшәүче Лотфи янына килеп тукталды. Малайның кул аркасына шап итеп линейка сырты килеп төшү белән, барыбыз да берьюлы сискәнеп, шул якка таба борылдык.

Укытучының тавышы усал, гайрәтле яңгырады:

– Торып бас! Ә син нигә каккан казык кебек тик утырасың?..

Лотфи мескенебез бер агарды, бер күгәрде. Елар дәрәҗәгә җитеп аягүрә басты. Тимерче Хәсәншәех малае ул, әтисе телсез. Үзе сөйләшә алмаса да, тимернең телен яхшы белә, дип сөйлиләр аның хакында. Аракы эчкән кешене җене сөймәс аның. Күптән түгел әнә Мансур абый салмыш килеш аның тимерче алачыгына килеп кергән. «Булдыра алсаң, миңа тимер чәчәк ясап бир әле», – дип, кул хәрәкәтләре белән аптырата икән. Хуҗа кеше моны мыскыллау дип аңлаган hәм алачыгыннан куып чыгарган аны.

Менә шуның өчен карандаш хәтле Лотфидан үч алырга тырышуы түгел микән? Әнә каныкты, бәйләнде бит шуңа:

– Син нигә эндәшмисең, малай актыгы?

Лотфи мышык-мышык килә, җөмләсен дә авызыннан өзеп-өзеп кенә чыгара:

– Мин төсле карандашларымны… югалттым…

Аның бу сүзләреннән соң тәнемә ток китереп суккандай булды! Менә ничек икән… Мишә елгасында җәй буе бергә су коенып үскән иптәш малаемның карандашларын тапканмын да аны сумка төбенә каракларча яшергәнмен ләбаса… Сумкама кагылырга, якынаерга куркам – теге карандашлар парта өстенә сикереп менәрләр дә минем чын йөземне фаш итәрләр кебек. Классташларым «алдакчы» диеп кенә калмаслар, «карак» диеп тә бармак төртеп күрсәтәчәкләр үземә.

Лотфиның калтыранып әйткән сүзләре бу юлы инде колак пәрдәсен ертып алды кебек:

– Әти шәhәрдән алып кайткан иде… Ух, өйгә кайтсам үтерә бит ул мине… Ой!..

Мансур абый, җилтерәтеп, малайны почмакка бастырды.

– Тик утырганчы, әнә шунда басып тор! Дәрестән соң калырсың… Синең белән икәүдән-икәү генә аерым сөйләшербез.

* * *

Дәреснең тизрәк беткәнен көтә-көтә тәмам көтек булдым. Күз алдымда, төсле карандашлар белән бергә, кишер hәм алма сурәтләре туктаусыз биешә…

Кайтканда, юк-бар сәбәп табып, сабакташларымнан артта калдым.

Гөнаhсыз сумкам авырайды, җилкәмне таш кебек аска тарта. Мин, бөкре малай сыман, башны түбән иеп атлыйм. Җиде төстәге җиде карандаш, җиде ук булып, тәнемнең әллә кайсы төшләренә кадала төсле.

Мин куркаклык күрсәттем бугай, дөресен әйтеп бирергә кыюлыгым җитмәде. Чөнки «алдакчы», «куркак» дигән сүзләрне табигатем күтәрә алмас иде. Ә менә Лотфи минем аркада әнә нинди бәхетсезлеккә, җәзага дучар ителде.

Белмим, гаебемне ничек йолырга да, бу бәладән, авыр йөктән ничек котыласы икән?

Аякларым ирексездән чирәмлеккә таба атлады. Менә бит ул, менә мине ирексездән гөнаhка тарткан урын!..

Караңгыда кинәт ут кабынгандай, аңымда бер уй яктырып китте! Мин үзем өчен бик тә җайлы, уңайлы чишелеш таптым бугай…

Песи сыман як-ягыма каранганнан соң, сумкадан карандаш тартмасын сак кына тартып чыгардым. Менә ул элекке урынына, куе чирәм арасына чалкан төшеп ятты. Бу минутларда минем нинди канәгатьлек, рәхәтлек кичергәнемне белсәгез икән! Күңел кинәттән канатланып китте. Сумкам да ничектер үзеннән-үзе җиңеләеп калды шикелле.

Хәзер инде Лотфиның мәктәптән кайтканын көтәргә кирәк.

Ул озак көттермәде. Әнә канаты салынган коштай вак-вак атлап сукмактан килә. Мин, очынып-атылып, «сөенче» алыр өчен аның каршына йөгерәм…

– Лотфи, сөенче!.. Карандашларны юлда таптым, әйдә, тиз бул…

Сабакташым башын күтәрде, нәни гәүдәсе тураеп-озынаеп китте, күзләрендә шатлык очкыны кабынды.

– Чынлапмы, малай?..

– Чынлап… Әнә күрәсеңме? – дип, бармагым белән чирәмлек арасына төртеп күрсәтәм.

Лотфиның ничекләр сөенгәнен күрсәгез иде! Зур ачылган күзләренә йолдыз тамчысы кунды диярсең. Төсле тартманы иң кадерле, газиз бер нәрсәседәй ике куллап күкрәгенә кысты.

– Дустым, рәхмәт! Син мине коткардың…

* * *

Үземнеме, әллә анымы коткардым – мин аңларлык хәлдә түгел идем, билгеле. Шушы гөнаhсыз «ялган» гамәл кылып дөрес эшләдемме-юкмы – менә шушы сорауга бүгенге көнгә кадәр төгәл җавап бирә алганым юк, ышанасызмы?..

Өчәү

Әтнә ягына багышлана


Сугыш җиле нибары алтмыш морҗалы Янык авылына да килеп кагылды…

Ир-егетләр – сугышта. Аларның да инде икесе мәңге әйләнеп кайтмаячак – гаиләләренә килгән «кара пичәтле» хат шулай сөйли. Орденнарын ялтыратып Госман солдат кайтты кайтуын, тик, аны күргәч, авыл халкы ни шатланырга, ни кайгырырга белмәде: егетнең аяклары тездән түбән икесе тиң юк иде. Гүя әллә кайдагы Гитлерның чалгыдай озын куллары бирегә кадәр сузылган да Госманның аякларын өзеп алып киткән. Хәл белә килгән кеше әнә шулайрак уйлый, фашистларга ләгънәт укый. Ана кеше улына дип әзерләгән пар оекбашны сандык төбеннән ун алып, ун тапкыр гына кире куймагандыр. Ахыр чиктә ул аларны үзгәртеп, Госманның аякларына ярашлы итеп кабат бәйләде.

Таһир атлы малай мәктәптән кайту белән абыйсы янында кайнаша, аның йомышларын үти, җай гына чыксын, шундук сугыш турында сораша башлый: янәсе, абыйсы шартлаткан танк ничек итеп янган да, дошман снаряды җиргә ничек, ни рәвешле килеп төшкән…

Тик менә соңгы вакытларда абыйсы сүзгә саранланды, караватта утырган җиреннән озак-озак итеп тәрәзәгә караганда, энесенең кайбер сорауларын ишетмичәрәк тә кала. Җир җимертеп йөрер чагында чарасыз кадакланып ятудан йөрәге сыза аның. Китаплар да укып карый, кышкы озын кичләрдә киез итек астына олтан да салгалый, ләкин егет кеше өчен болар гына җитми, күрәсең. Олтанны шулкадәр оста ябыштыра ул, агач җилеме белән катырганнан бер дә ким түгел! Иң элек сумала белән ышкый-ышкый олтан җебе әзерли, иске итек кунычыннан өлге кисә. Бар да әзер, башларга мөмкин. Юк, ул ашыкмый, фокусчыныкыдай җиңел хәрәкәтләр белән башта учларын ышкый, бармакларын шартлатып ала. Аннары гына кулындагы очлы безне олтан буйлап йөгертә башлый. Элмәк салгач, җепне шундый итеп тарта ки, теге бичара скрипка кылыдай зеңләп куя.

Бу көннәрдә бабасы калага җыенып йөри. Абыйсына протез ясату өчен барачак ул анда. Тизрәк өлгертеп кенә куйсыннар, менә шуннан соң йөреп күрсәтер Госман абыйсы! «Протез киюем белән мин сугышка протест белдерәчәкмен» дигән сүзләрнең мәгънәсенә кат-кат уйлангач кына төшенде Таһир: сугыш берәүгә дә кирәк түгел, ул кешеләрне үтерә, яралый, гарип калдыра…

Бүген, өйдә берәү дә юк чакта, абыйсы хикмәтле сүзләр әйтеп ташлады бит әле:

– Әзер бул, кызлар аулак өйгә чакыру җибәргән. Кичкә шунда барачакбыз.

Мондый бәхет абыйсы булган кешегә генә эләгәдер шул – Таһирның беренче тапкыр аулак өйгә баруы! Госман абыйсы инде салып куярга өлгергән хәрби гимнастеркасын, йолдызлы бүреген киде. Шома итеп кырган иякләренә уч тутырып ислемай сөртте. Таһирның шомырт агачыннан ясалган кул чанасы әзер: үрәчәләрне капларлык итеп кызыл юрган җәелгән, шуның уртасында – кабарып торган мамык мендәр. Беркайчан ватылмый, туктап калмый торган шушы «транспорт» белән барачак алар аулак өйгә.

…Гыйнварның чатнама салкын киче. Телеграф баганалары бозланып каткан, биектә йолдызлар калтырана. Оеп утырган агачларга барып кагылсаң, күктәге йолдызлар шыбырдашып җиргә коелыр кебек. Йорт тәрәзәләрендә ут җемелди. Урам буйлап шулай абыйлы-энеле югары очка менеп баралар. Чанада – абыйсы, аның алдында – чуклы шәльяулыкка төргән ике рәтле гармун. «Хромка» дип аталган бу нәрсәкәй заманында, ягъни сугышка кадәр, төнге урамнарның тынычлыгын алган гармун иде. Ә хәзер урамда уйнау ничектер килешми, фронттагылардан хәбәр көтеп ятканнарның бәгыренә кагылу шикеллерәк тоела.

– Энекәш, тукта!

Уйнамый гына йомылып барудан гармунның эче поша, ахрысы, салулаган чакта чанадан тәгәрәп төшкән икән! Посылка тартмасы чаклы гармунны абыйсының кулларына тоттыра Таһир һәм чана бавын яңадан җилкәсенә атландыра. Чана табаны астында бертуктаусыз кар шыгырдый… Атлаган саен, йөк авырая, чана бавы муен тамырларын кисеп керә. Чәч төпләре тирләп чыкты Таһирның, тик сынатырга ярамый, көне шундый ич бүген. Аннары абыйсының гармун уйнавын да бик сагынды ул.

Сәбәп чыгуга куанып, Таһир туктап калды: сәер һәм хәтта шомлы адымнар белән озын гәүдәле кемдер берәү каршыларына килә… Кара пәлтәдән, кара бүректән. Бәрәч, беркайчан үзгәрми, атнага бер кырына торган Тиле Шәяхмәт ич бу! Табигать тарафыннан кыерсытылган җан буларак, ни кыланса, ни сөйләнсә дә килешә аңа, авыл халкы моңа гадәтләнгән инде. Менә ул килә-килешкә кулының очын гына сузып Госман солдат белән күреште, аннары авыз эчендә әвәләгән җөмләләрен йотып, сабыйларча куана-куана, ниһаять, шаккаткыч ике сүз әйтте:

– Гитлер капут!

Шулай диде дә сузаеп кына тагын авыл караңгылыгына, карлы тынлыкка кереп югалды.

– Күр әле, немецларның Сталинград янында җиңелүен бу да белә микәнни соң? – дип гаҗәпләнде абыйсы, артына борылып карый-карый. Аның кышкы салкынга кушылган елмаюыннан урамнар киңәеп, күкләр биегәеп киткәндәй була Таһир өчен.

Кызлар инде аулак өйгә җыелып та өлгергәннәр. Ишек ачылу белән, кар йомарламыдай тәгәрәп, түргә бер кочак салкын узды. Мичтә пешкән ризык исе борыннарны рәхәт итеп кытыклый. Кызлар оялып кына Госман абыйсы белән берәм-берәм күрешеп чыктылар. Күрешкәндә, Нәзифә исемлесе кызарып ук чыкты, ни өчендер Госман аның кулларын озак кына җибәрми тора… Алты кыз, Таһирның үзен исәпләмәгәндә, шулар янында нибары ике бөртек егет. Соңгысы – унҗидене тутырып килгән, тиздән солдатка каралачак түгәрәк битле Фәйзерахман. Аңа әле мыек та чыгып өлгермәгән.

Шәльяулык эченнән егерме дүрт төймәсен берьюлы ялтыратып гармун килеп чыкты. Җылынсын, сулыш ала торсын дип, аны карават почмагына куеп тордылар. Хәл сорашкан, дөнья хәлләрен белешкән арада табын уртасына бәлеш куелды. Кай ара өлгергәндер диген… Ярма бәлешен ашыкмый гына, агач кашыкны җай гына йөртә-йөртә тәмләп ашадылар.

– Үскәнем, менә монысы сиңа, – дип, бәлеш төбен Нәзифә апасы иң элек Таһирга сузды. Башы түшәмгә тиде малайның, зурлар арасында зурларча утырудан аяк табаннары кытыкланып килде.

Карлыган яфрагы кушып кайнаткан чәйне яшьләрчә тиз һәм җитез эчтеләр. Гармун инде тәмам җылынган, рәхәтләнеп сулыш алган иде. Менә ул хуҗасының алдына сикереп менде, Госман солдатның бармаклары кагылуга, башта салмаграк, отыры дәртләнеп, очып-очып «Алмагачым» ны уйный башлады. Ничәмә-ничә буынны солдатка, ерак сәфәргә озаткан көй… Гармун күрегенең эчлеге салават күпередәй ачылып китә. Һәммәсе дә, тын калып, үзалдына нидер уйлый-уйлый, гармун моңын тыңлый. Ә уйлар ни дисәң дә бер генә: кайдадыр еракта сугыш бара, кешеләр кан коя, туган илен саклар өчен утка-суга керә…

Кызлар җырлый, көчәнмичә җырлыйлар. Яшь, таза, дәртле күкрәктән чыккан моң, өйне тарсынып, бозлы тәрәзәгә сарыла, дөньяга саркып чыга. Татар җырларына хас табигыйлек, якты сагыш шуны аңлата: туган ил, туган җир, бу күкләр, кырлар, урманнар – мәңгелек, алар мәңгегә безнең белән калачак…

 
Ал тәрәз төпләребез шул,
Үрмәле гөлләребез;
Дошманнарның йөрәгенә
Ут салган көннәребез.
 

Кайда утырганын да онытып, таң калып тыңлый Таһир, көндезләрен бишмәт киеп фермага, амбарга эшкә йөргән кызларның әнә шундый сихерле көчкә ия булуларын әлегәчә белми йөрүеннән уңайсызланып куя. Ә гармун шаша, кызлар белән егетләр күңелендәге яшерен хисләрне үзләре дә сизмәслек итеп бәйли, тоташтыра.

 
Сандугачым, син кечкенә,
Талларга үрел инде;
Яшь йөрәгем, сүрел инде,
Ул сиңа түгел инде…
 

Монысын, бөгелә-сыгыла гармун уйнаганда бер бушанып, төрләнеп алу өченме, Госман абыйсы әйттерә. Җырлавын матур җырлый, тик менә әллә ничек булып китә: кызлар бер-берсенең беләгенә кагылыр-кагылмас сагаешып калалар, Нәзифә апа керфекләрен аска төшерә, Фәйзерахман тиктомалдан уч төбен карават тимеренә ышкый башлый. Госман абыйсы әнә шуларны сизеп алды булса кирәк, хромканы биш төймәдә берьюлы үкертеп куйды да бию көйләренә күчте. Менә Нәзифә апа әллә шунда җиң очыннан гына чигүле кулъяулык тартып чыгарды, аяк очларына вак-вак басып кына җиңел хәрәкәтләр ясый, аккош йөзгәндәй әле уңга, әле сулга борылып бии, талпына. Кулындагы дүртпочмаклы яулыгы дәфтәр битедәй ачылып-ачылып китә. Үзе генә түгел, иңсәсендәге пар толымнары да гармун көенә бии ләбаса! Гармунчы каршында бер кат бөтерелеп алганнан соң Фәйзерахманга китереп баса. Фәйзерахман бәхетле генә елмая да кулларын әле аска, әле өскә йөртә-йөртә уртага чыга. Култыклашып әйләнәләр, кулъяулык аның кулына күчә. Күн итек үкчәсе белән идәнне көйдерер дәрәҗәдә очына егет, хикмәтле әйләнешләр ясый.

Их, аяклары исән булса, Госман абыйсы кимен куяр идеме соң! Ул биегәндә клуб тәрәзәләре зыңлап тора иде, дип сөйлиләр бит. Шул чакларны күрергә теләгәндәй, ашкынып, артка каерылып уйный түгелме ул?

Биюне түгәрәкләүче кечкенәрәк буйлы кыз кулъяулыкны «ә» дигәнче гармун каешына бәйләп тә куйды. Хәзер инде кулъяулык бөтенләйгә аныкы. Нинди бәхетле гармун!

Тәнәфес-мазар ясауларымы, кызларның берничәсе пәлтә киеп өйалдына чыгып китте. Фәйзерахман исә кулларын селки-селки кичә ферма буенда ничек итеп кыр куяны тотканын сөйли. Мич буе чаршавының теге ягында – Нәзифә белән Госман абыйсы… Нидер аңлашалар. Аларның ярым пышылдап сөйләшкән кайбер сүзләре Таһирның колагына керде:

– Нәзифә… син мине көттеңме?

– Көттем, Госман. Хатларыңны… саклыйм.

– Көткәнсең, рәхмәт… Тик син башканы сайларсың инде. Мин бит…

– Госман… ни сөйлисең, әллә шаяртуыңмы?..

Ул арада Фәйзерахманның куяны берәр мәзәк эшләде, ахрысы, тыңлаучылар гөрләтеп көлеп җибәрделәр. Ишектән суык ияртә-ияртә кызлар да кереп җитте. Инде хәйран вакыт узган икән, иртәгә эшкә барасылары бар, таралырга җыеналар.

…Урамда тагын чана шыгырдый, күктә йолдызлар биешә. Тәрәзәләрнең күбесендә ут бар әле, уты сүнгән йортлар гына бераз чүгә төшкән кебек. Кар яктысы белән кушылыр-кушылмас булып, урамга төн карасы җәелгән. Бу юлы инде чананы икәү тарталар. Шуңа күрәме, чана ун тапкыр җиңелрәк, атлаулары да мең тапкыр күңеллерәк. Бәлки, бүләккә бирелгән кулъяулык тылсымлы канаттыр, бәлки, ул да ярдәм итәдер…

Госман солдатның исә үз уйлары: «Тормышны төптән җигелеп тартырмын дигән идем, менә бит ничек килеп чыкты – үземне тартып баралар. Ничава, йөрәк сау булсын, калганы кечкенә мәсьәлә…»

– Үскәнем, кемдер килә түгелме?

Куркуыннан түгел, сөйләшергә сәбәп чыкканнан эндәшә бугай Нәзифә апасы. Чыннан да, озын-озын алдырып, каршыларына тагын Тиле Шәяхмәт килә. Исәнләшеп тору юк, бары кулларын хәйран селкеп:

– Гитлер капут! – ди дә тагын кара шәүлә булып авылның теге башына уза. Әйтерсең сугыш хәбәрләрен һәркемгә җиткерергә ашыккан төнге бер сөрәнче ул.

Авыл тынлыгын йомшак кына сискәндереп, урам буйлап өчәү баралар. Әнә ялтырап яткан чана эзләреннән ай нуры йөгерә. Килер көннәр яктысын чагылдырган бу күренешне абыйсына да күрсәтәсе килә Таһирның. Тик бер нәрсәне аңлап бетерми ул: Нәзифә апасы озата гына барамы аларны, әллә бөтенләйгә кайтышымы аның?

Бәяннар

Кар өстендә алма
Кереш

Авылның әле төшләр күрә-күрә йоклап яткан чагы…

Җәйге төн. Гап-гади авыл күгендә гаҗәеп манзара эленеп тора: ай кыерчыгы галәм бишегенә кыңгыр яткан да, үз кадерен үзе белеп, талгын гына тирбәлә… Йолдызлар чыбылдыгыннан, күренер-күренмәс булып, җиргә таба тылсымлы нур агыла… Төн үзенең өрфия пәрдәсен урман, болын, елга өсләренә җай гына каплаган да галибанә тантана итә. Биниһая киң галәм кочагында бернинди дә тавыш-өн, хәрәкәт юк шикелле…

Кошларны, чыклы үләннәрне уятып, таң атты. Чыбыркы шартлавы, сыерлар мөгрәве, балта-пычкы тавышлары белән авыл яңадан үзенең мең мәшәкатьле тормышын башлап җибәрде.

Ниһаять, төш вакытлары якынлаша. Көтмәгәндә, яшен тизлеге белән өр-яңа хәбәр тарала! Хәбәр димәктән, авылда эреле-ваклы яңалыклар, көне-сәгате белән гел туып, үрчеп кенә тора ул. Ә монысы… Ә монысы – авылның үзен генә түгел, әби-карчыкларны да ихластан сөендерерлек, егет-җиләннәрнең исә тәмам йокысын качырырлык үзгә яңалык иде шул.

«Авылга шәһәрдән чибәр бер кыз фельдшер булып кайткан!»

Бу хәбәр авылның салмак агышын йөз дә сиксән градуска үзгәртеп ташлады менәтерә. Оптимизация тырнагына эләгеп, өч-дүрт ел буе тик яткан медпункт йортына җан керде. Авылның олысы-кечесе дигәндәй, медпункт сукмагын таптый башлады.

Авылга шәфкать туташы булып эшкә килгән егерме яшьлек Ленара «магнитлы» кыз булып чыкты бугай, авыл кешесенең һәммәсе диярлек аңа тартылды. Хәер, магнит кына түгел, күпләр өчен җавабы табылмаган табышмак та иде ул.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации