Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Килешәм, акыллы сүзләр. Шулай да безгә «сез» дип сөйләшергә туры киләчәк.

– Ярый, сезнеңчә булыр, Ленара Ахметовна.

– Иң элек сезнең эш планнары белән танышасы иде, Инсаф Кәбирович.

– Хәзер эзләп табабыз аны… – Каты тышлы зәңгәрсу папкасында актарынып, инспектор ханымга дүрт-биш битлек кәгазь учмасын сузды: – Менә, рәхим итегез!

Ленара дәшми генә документ белән таныша башлады. «Спектакль уены килеп чыкты… Уены-чыны бергә бара», – дип, сиздерми генә көлемсерәде Инсаф.

– Менә сез, Инсаф Кәбирович, планыгызның урта бер өлешендә «Бөерләрне күчереп утырту буенча операция эшләрен дәвам итәргә» дип язып куйгансыз. Конкрет кына ни вакыты, ни авыруларның исем-фамилиясе күрсәтелмәгән. Нәрсә дигән сүз бу? Очковтирательство, то есть күзгә төтен җибәрүме?

– Биредә бернинди төтен юк, – дип җаваплады Инсаф, аның сүзләрен үзенә кайтарып. – Сез бит беләсез, Ленара Ахметовна, авыруларны план буенча дәваламыйлар. Кеше, авария-фәләнгә юлыктымы, йөрәге типкән чакта, кирәк дип табылса, ул үзеннән-үзе операция өстәленә килеп эләгә. Безнең эш – кулдан килгәнчә кеше гомерен саклап калу.

Ленара төпченүен дәвам итте:

– Димәк, сез операциягә эләккән кешеләрнең генә исемлеген алып барасыз?

– Әйе. Ләкин, моңардан тыш безгә мөрәҗәгать иткән авырулар исемлеге дә бар, билгеле.

– Безне, министрлыкны дип әйтүем, барыннан да элек операция ясалучылар исемлеге кызыксындыра. Бигрәк тә былтыргылары.

Инсаф, якындагы шүрлектән алып, Ленараның кулына кечерәк журнал тапшырды. Үзенең кызып киткәнен сизмичәрәк тә калды:

– Карап-карап торам да… сез ничектер берәр дәү абыйның заказы белән йөрисездер шикелле. Профессор Байназаров миңа, минем хезмәтемә юл башыннан ук каныга килде, бәлки, ишетеп беләсездер: миңа кандидатлык диссертациясен дә ике тапкыр яклатуга иреште ул. Докторлык диссертациясенә дә хәер-фатихалы булмады. Тагын шуның кулы микәнни?

Ленара журналны кулында тоткан килеш урыннан сикереп торды. Күзендә усал чаткылар пәйда булуын күрми мөмкин түгел иде.

– Сез… сез, Инсаф Кәбирович, миңа бер хәл, өлкән кешегә якмакчы буласызмы?.. Барып чыкмас бу эшегез. Сүзегезне үлчәп сөйләргә киңәш итәр идем. Байназаров – бик тә дәрәҗәле, дистәләрчә операция ясаган хөрмәтле кешебез…

Ленара, дулкынлануын күрсәтмәскә теләүдәнме, нидер эзләгән булып, үзенең кул сумкасында актарына башлады. Аны бу шөгыленнән бүлдермәүне кирәк санап, Инсаф күз карашын читкә күчерде. Ишек яны диварындагы «Киткәндә утыңны сүндер» дип язылган сүзләргә күзе төшкәч, башыннан өр-яңа уй йөгереп узды: «Авылдан китеп барганда, Ленара утны бөтенләйгә сүндереп, яшьлектәге күперләрне яндырып киткән икән… Яшен ташы сыман… Хәзер дә ул менә-менә шартларга тора түгелме?»

Бу уйларын Инсаф кычкырып әйтмәде, билгеле, рәсми кунакның кәефен җибәрәсе килмәде аның.

– Бәхәсләшмим, – диде ул, йомшара төшеп. – Тик үзеннән яшьрәкләрне үзенә көндәш итеп санау берәүнең дә шәхесен бизәми. Авыруларны сортларга бүлеп булмый. Кем сиңа мөрәҗәгать итсә, әнә шул кешегә операция ясыйсың инде. Бу бит, әйтик, күктәге ай-кояш кебек, табигый бер нәрсә.

Ленара:

– Сезнең белән бәхәсләшү кызык кызыгын. Тик нишлим соң, тикшерү тәмамлангач, мин сезнең бүлек эшчәнлеге хакында министрлыкка белешмә язып бирергә тиешмен.

– Мин бит каршы түгел. Бары тик дөрес, гадел булсын.

– Миңа юридик вәкаләт бирелгән. Нәрсә кушылган, мин шуны эшләргә бурычлымын. – Журналның кайсыдыр битен ачып, Ленара кинәт үзгәреп китте. – Кстати, менә сез былтыр Чәчкә Сәйфетдиновага чит кешенең бөерен күчереп утырткансыз. Яхшы булган. Тик менә бөерен биргән пациентның шәхси рөхсәте булдымы икән? Моны расларлык дәлилләрегез, документларыгыз бармы? Юкса бу нәрсә юридик төсмер алырга мөмкин…

Инсаф дәшми, гадәтенчә, ике кулын артка куеп, тыныч кына йөренә.

– Менә бит әйтер сүзегез калмады… – диде Ленара, тантанасын яшерергә тырышып.

– Юк ла, – дип бүлдерде аны Инсаф, тынычлыгын саклаган хәлдә. – Мин бөтенләй икенче нәрсә турында уйлыйм әле. Менә шушындый вак-төякләргә вакыт исраф иткәнче, әгәр бик йогынтылы кеше икәнсез, сез миңа лутчы бөерләрне күчереп утырту буенча аерым бер реабилитацион үзәк ачарга ярдәм итсәгез иде. Хәл кадәри дип әйтүем… Юкса шифаханә шартларында, кысан бүлмәләрдә әллә ни майтарып булмый.

– Нәфесең, ниятләрең зурдан күренә. Тик мондый зур мәсьәләләр бары тик хөкүмәт тарафыннан гына хәл ителергә мөмкин.

– Хөкүмәт, имеш, – дип кызып китте Инсаф. – Бер тапкыр язып караган идем инде. Югарыга язудан ни файда? Алар хатның почмагына «изучить и рассмотреть вопрос» дип тамга салалар да аннан барыбер министрлык карамагына төшерәләр.

Ленара, кашларын сикертә төшеп, «инициатор» иясенә төбәлде. Хуплау урынына кирелеген күрсәтергә чамалавы төс-кыяфәтенә саркылып чыккан иде.

– Сез, Инсаф Кәбирович, хөкүмәткә тел-теш тидерергә ничек шулай батырчылык итәсез? Ул бит халыкның сәламәтлеге өчен кайгыртучанлык күрсәтә, республика бюджетыннан акча бүлеп бирә. Ә сез… Бу сезнең сәяси хатагыз түгел микән?

– Сез бигрәк инде, Ленара Ахметовна, чебеннән фил ясамакчы буласыз. Мин бит хөкүмәткә каршы сөйләмим, түбәнчелек белән сездән ярдәм, киңәш сорыйм. Бары шул.

– Чү, читкә китеп барабыз бугай… Мин бит бөерен биргән икенче бер Сәйфетдинованың шәхси рөхсәт кәгазе бармы-юкмы дип сораган идем.

Инсаф үз-үзенә ышанычлы кыяфәттә:

– Бар андый кәгазь, һичшиксез, бар! Дөнья сак булырга күп өйрәтте мине. Юридик көчкә ия кайбер документларны, югалмасын өчен, мин өйдә – аерым папкада саклыйм.

– Практикада андый нәрсәләр рөхсәт ителми дип беләм. Өй шартларында ялган документлар ясалу ихтималы бар.

– Беренчедән, – дип санап китте Инсаф, – бу документларның нотариус тарафыннан расланган күчермәсе бар. Икенчедән, шик-мазар туган очракта, Сиринә Сәйфетдинованың әлеге ярты битлек хат-васыятен экспертиза ярдәмендә башка кулъязмалары белән чагыштырып карарга мөмкин. Һәм, ниһаять, өченчедән… Сиринә үзенең бөерен сеңлесе Чәчкәгә бүләк итеп калдырасын язган вакытта шаһитлар бар иде. Аларның моны раслаган аңлатмалары теркәлгән.

Бу минутларда Ленара, «карталары» сүтелә барганын сиземләп, эченнән генә уйлана иде: «Акыллы егет… барысын да төптән уйлап эш иткән. Моны коры кул белән ансат кына алырмын димә икән… Шулай да ул документларны үз кулларым белән тотып күздән кичерү хәерле булыр…»

Ә Инсаф куанычлы хәлгә күчкәнен сизми дә калды:

– …Әйтеп бетермәгәнмен икән, алар бит апалы-сеңелле, бертуганнар. Каннары бар яктан туры килде. Туган туганы өчен җанын кызгана димени!

Ленара, ашыгып:

– Сеңлесе… Чәчкә бит әле. Ә ул ни хәлдә соң хәзер, беләсезме?

– Беләм, билгеле. Ул чакта операция, шөкер, уңышлы узган иде. Озак та үтмәде, яраткан кешесенә кияүгә чыкты. Туйларында утырдым… Әле менә бер-ике сәгать элек кенә Чәчкә сеңел телефоннан шалтыраткан иде. Ярты сүздә нишләптер телефон өзелде, иркенләп сөйләшеп булмады…

– Бу тормышны аңлап бетермәссең, – диде Ленара, вакыйгаларның әнә шулай бөтерелеп һәм ишелеп төшүенә гаҗәпләнеп. – Нәкъ менә чытырманлы карурман инде, уйласаң!

Ишек канатларының җиңел генә ачылып китүе икәүнең әлеге бәхәсен дә, сөйләшүен дә бүлдерде. Андагыларның ишек тә шакып тормыйча һәм бернинди тартынусыз бүлмәгә килеп керүләре бигрәк тә Ленараны соң чиккәчә гаҗәпләндергән иде.

Керүчеләр… Керүчеләрнең кем икәнен күргәч тә дөньяда Инсафтан да ныграк шатланучы кеше булды микән? Аларның каршысында… кызыл розалар букеты тоткан Сәетҗан һәм бала арбасын сак кына этәргән Чәчкә басып тора иде! Тәрәзәдән агылып кергән кояш яктысында Инсаф, Чәчкә һәм Сәетҗан өчәүләп бергә кочаклаштылар. Сүзсез бу мизгелнең никадәр татлы һәм кадерле икәнен аларның өчесеннән дә ныграк аңлаучы юк иде, билгеле. Ленара, сабыры җитеп, ярым шатланып һәм ярым көнләшеп, аларга карап торуын сизми дә калды шикелле.

Шулвакыт, нигә мине оныттыгыз дигәндәй, ак биләүдәге сабый кычкырып елап җибәрде. Ачык тәрәзәдән тышка – урамга түгелгән гөнаһсыз бу аваз пионер быргысыннан очып чыккан көмеш тавышка тиң иде.

Төшендә күргән алмалар турында Инсаф абыйсына сөйләргә җыенган Чәчкәнең әйтер сүзләре тел очында бөялеп калды.

* * *

Төн уртасы. Шәһәр йоклый иде. Юка ак юрганга күмелгән Ленара ире Мельниковның кинәт гырлавыннан уянып китте һәм канәгатьсез хәрәкәт белән икенче якка борылып ятты.

Иңенә пижамасын салып, Инсаф фатирларының балконына чыкты һәм озын-озаклап Җидегән йолдызны күзәтте.

Йокылы-уяулы Чәчкә, лампа утын кабызгач, нарасыеның алсу иреннәрендә сөт тамчылары күреп, бәхетле елмайды.

Шахмат дәресләре

Без аның белән классташлар идек. Бергә укыдык, чирәмнәрдә бергә тәгәрәп-уйнап үстек, агач кылыч белән тыкрыктагы кычытканнар гаскәрен туракладык. Мин аның балачактагы «портрет» ын яхшы хәтерлим: түгәрәк йөз, тукмак борын, төптән таза-йомры малай. Яшермим, укыганда минем «икеле» билгесе эләктергән чаклар да булмады түгел. Ләкин аның күбрәк «дүртле» һәм «бишле» гә укуын һич тә уңайсызланмыйча, көнләшмичә әйтә алам. Математика дәресләрендә теләсә кайсы мәсьәләне чикләвек урынына ватар иде ул. Безне, үз тирәсенә туплап, футбол-хоккей ише уеннарга якынайтты, йоклап яткан һәвәслекләребезне уятты.

Ярый, болары сүз башы шикеллерәк килеп чыкты бугай. Ә бит минем сүз сөрешем, әйтергә теләгәнем бөтенләй башка иде. Шахмат йөрешләре, шуның кайбер серләре турындагы фәлсәфә дип әйтимме…

Әйе, бишенче сыйныфта укыган чакларда микән, Шакирҗан дустыма тәмам шахмат җене кагылды. Әтисе алып биргән шахмат тактасы һәм андагы эреле-ваклы хикмәти фигуралар белән ул көннәр буе диярлек әвәрә килде, шушы борынгы уен серләрен өйрәнде. Чирәмдә уйнауларны онытты, еш кына мине дә шахмат тактасындагы лабиринтлар дөньясына «өстерәп» кертә иде. Җавапсыз калмадым: көннәрнең берендә әтием миңа да шахмат тактасы бүләк итте, аның эчендәге фигуралар төшемә кереп йөдәтте.

Вакыт булганда, билгеле инде, шахмат тактасын уртага салып, Шакирҗан дустым белән кара-каршы утырабыз. Безнең арада каты гына көрәш башлана: шахматта кем җиңәр дә, кем беренче булыр, янәсе… Ә кемнең беренче буласы килмәс икән? Оят булса да, дөресен әйтим, икәү уйнаган шахмат ярышында мин аны фәкать бер тапкыр җиңә алдым. Анда да ничек диген әле… Бик тә җиңәсем килде! Ул күрмәгән арада, форсатын туры китереп, тоттым да тактадагы кара пешкасын чәлдереп, үземнең якка авыштырдым. Ничектер күрми калды ул моны. Мин җиңдем. Хәрәм гамәл кылуыма артык пошынмадым шикелле.

Минем бу гөнаһсыз хатамны укучы гафу итсен. Хикәятемне алга таба дәвам итәм.

Дустым Шакирҗан, төрле ярышларда катнаша торгач, мәктәп чемпионы гына түгел, тора-бара район күләмендә дә беренчелекне яулый башлады. Берсендә аны хәтта Казан ярышларына да алып киттеләр. Күз тимәсен, егетебез үсә, чарлана, дан яулый. Ничек инде моңа шатланмыйсың! Көнләшү дигән нәрсәнең әсәре дә юк бездә. Без бит җир кешесе – крестьян каныннан: тиреслектә үсеп тә башын югалтмаган табигать баласы…

Ниһаять, унынчы классны тәмамларга җыенабыз. Шушы көннәрдә безнең кулларга өлгергәнлек аттестаты тапшырачаклар. Нәрсәгә өлгергәнлек? Тормышкамы, егетлеккәме? Моңа кайтарып кына җавап бирүче булмады ул чакта. Боларның берсе дә түгелдер, мөгаен. Без әле хәзергә түтәлдәге өлгереп җитәр-җитмәс ялтырап торган чи кәбестә кебегрәк булганбыздыр. Күпләребез кая барырга, нинди юлны сайларга белми.

Шакирҗан белән безнең исә максатлар ачык иде: мин киттем университетка, әдәбият-тарих үрләрен яуларга, Шакирҗан авыл хуҗалыгы институтын сайлады. Имтиханның кырлы-сырлы баскычларын үтеп, икебез дә кердек белем сараена. Безнең бәхеткә күрә, ул чакларда әткәң-әнкәң үстергән тана яисә сыерны сатып, шуның акчаларын кемгәдер төртеп укырга керү дигән алама тәртипләр юк иде әле…

Без, ике студент, Шакирҗан белән очрашып торабыз. Тулай торакның кысынкы бүлмәсен киңәйтеп, еш кына шахматка ябырылабыз. Шундый очрашуларның берсендә ул миңа мондыйрак сүзләр сөйләп китте:

– Беләсең ич, дускай, шахмат тактасындагы гади генә пешка, финишка барып җитә икән, көчле-куәтле ферзьгә әверелә. Шахмат уенының төп хикмәте менә шуңарда… Теге чакта син, минем бер пешканы чәлдереп, җиңүгә ирештең. Үпкәләмәдем, бер сүз әйтмәдем. Чөнки синең эчке максатыңны мин аңлаган идем. Так что, шахмат тактасында гына түгел, кешегә тормышта да ферзьгә кадәр барып җитү мөмкинлекләре бар бу дөньяда…

Күрче син аны: сабырлыгы җитеп, ничә еллардан соң минем кабыргага үпкәсез-нисез генә төрттереп куйсын әле! Аның бу сүзләреннән соң баштарак уңайсызланып калдым, аннары гына акылым ул әйткән фикернең мәгънәсен эшкәртергә тотынды. Әйе, шахмат тактасында гына түгел, тормышта да дөнья безгә бик күп мөмкинлекләрен әзерләп куйган: максатың зур һәм үтәлерлек булсын, юлыңдагы киртәләрне ерып, һәнүз алга бар, сөрлекмә! Кулыңа килеп кунган форсатны ычкындырма!..

* * *

Миңа калса, Шакирҗан шахмат турындагы гыйбрәтле фәлсәфәсен әйтеп-сөйләп кенә калмады, ул моны үзенең тормыш-яшәеш мисалында да раслап күрсәтте.

Кояш астында яшәп яткан авылларга да үзгәртеп кору җилләренең килеп кагылган чагы. Колхозлар аягында басып тора торуын, шул ук вакытта яңа бер агым – фермерлыкка да «яшел ут» кабыздылар: кредит ал, эшлә, авыл хуҗалыгын күтәрүгә ярдәм ит! Мәсьәлә якынча әнә шулайрак куелган иде шикелле.

Сабантуйлар батыры, шахмат чемпионы, япь-яшь фермер Шакирҗан эшне дүрт гектар җир алудан башлап җибәрде. Трактор белән үзе сукалады, үзе комбайнга утырды, урган-суккан ашлыгының иң күп өлешен дәүләткә, элеваторга тапшырды. Ниләр генә эшләсә дә, җир кешесе булып калды, маңгай тире белән җирне сугарды.

Бервакыт аның белән мондый хәл булды. Бурадай гәүдәле К-700 тракторы белән үзенең кишәрлегендә буразналар ярып бара иде, гомер булмаганны, пыяла тәрәзәләр каршында ялгыз бер тургай оча-куна өзгәләнә, бәргәләнә иде… Тукталды Шакирҗан, күрде һәм аңлады: алдарак кына тургай-кошның бала тибәр оясы бар икән! Ызанның чүп-үлән каплаган аулак бер почмагында. Бала чыгарырга җыена икән, бәгырь. Әнкә кош үзенең биләмәсен әнә ничекләр саклый. Үзенең газиз баласын ташлап киткән шәфкатьсез аналарга, хатын-кыз исемен йөртүчеләргә гыйбрәт итеп күрсәтәсе иде моны…

Әлеге күренешкә таң калган фермер Шакирҗан тимер сукасын күтәртте дә гөнаһсыз кош оясын әйләнеп узды. Ялан кырда, ялгыз утрау сыман, бер колач киңлеге җир тырпаеп калды…

Кечкенә чакта әтисенең Шакир атлы улына ничәмә мәртәбә әйткәне булды: кош оясына, бигрәк тә йомыркаларына кагылырга ярамый, читләр кулы тидеме, кошлар үз оясын ташлап китә.

Әтисенең тагын шуны да сөйләгәне бар: атасы Мөбарәкнең яшәр йортын-оясын революция җилләре пыр тузгытып ташлаган икән…

* * *

Әйе, бабасы Мөбарәккә үз оясын – туган йортын, нигезен ташлап китәргә туры килә. Авылның кибет һәм умарта тоткан данлыклы кешесен, кулак чутына кертеп, Себергә сөрәләр. Аның хәтта кайда, ничек үлгәне дә мәгълүм түгел. Кеше язмышлары белән менә ничекләр шаярган бит Сталин куштаннары…

Ярар, үткән эшкә салават, болар инде яра булып тарих битләрендә калган.

Тиктормас һәм үҗәт Шакирҗанның тамыр төпкелендә бабасыннан, абруйлы нәсел-нәсәптән килә торган кызу кан ага иде. Аның куллары гына түгел, бөтен тәне-гәүдәсе гүләп, эшкә сусап тора. Менә шуңа да, бер дә икеләнеп-куркып тормыйча, яңа заманның яңа көннәрендә фермерлык юлын сайлады ул.

Әмма үзе теләп алган дүрт гектар җир шулкадәр мәшәкатьле булып чыкты ки, сөрәсе, сугарасы, ашлыкны урасы, булган уңышны урнаштырасы да бар бит – боларны ялгыз башың гына ерып чыгу берничек тә мөмкин түгел. Кулалмашка эшчеләр, ярдәмчеләр кирәк. Аларны каян аласың? Читтән түгел, билгеле, фәкать авыл кешеләреннән эзләп табарга кала. Шакирҗан нәкъ шулай эшләде дә инде. Ләкин аның бу гамәле читтән яңарак кына эшкә дип килгән колхоз рәисе Хөснуллага бер дә ошамаган икән.

Сәгате сугып, колхоз идарәсендә икәүдән-икәү, күзгә-күз очраша алар.

– Колхозда болай да кул көчләре җитми. Ә син минем кешеләрне үзеңнең шәхси хуҗалык эшләренә тартасың, – дип, сүзне текә генә башламакчы булды яңа рәис.

Кара син аны, «минем кешеләр» дип сөйләшә бит, кызыл авыз! Шакирҗан көлемсерәде баштарак, аннары тыныч кына җавап бирде:

– Ә син аларга вакытында хезмәт хакы түли аласыңмы соң?

Яшь председатель, борчагы пешмәгәнгә борчылып, сүзне икенче якка борырга тырышты:

– Шапырынма. Арендага җир алган өчен үзеңнең түлисең бар әле.

– Борчылма. Вакытында түләрмен. Договор көчендә кала.

– Акчаны вакытында түләмәсәң, син колхоз җирләреннән колак кагачаксың.

– Куркытма, – диде Шакирҗан, һаман да тынычлык саклап. – Әгәр риза булсаң, җыйган ашлыкны бергәләп, колхоз исәбеннән тапшырачакбыз.

Хөснулла «компромисс» ка барырга бер дә ашкынып тормый иде булса кирәк, корырак кына әйтеп куйды:

– Уйлашырбыз. Вакыт бар әле, уйлашырбыз, – диде, сүзләренә томанлы вәгъдә салып.

Шакирҗан аны нәкъ менә шул сүзләре өчен якасыннан эләктерергә ниятләде:

– «Уйлашырбыз» дигән сүзне бигрәкләр дә яратасың син, еш кулланасың. Конкрет җавап юк. Авыл зиратының череп барган коймаларын бергәләп яңартыйк, дидем. Селкенмәдең дә. Ахыр чиктә мин аны тимер рәшәткәләр юнәтеп үзем яңарттым, адәм рәтле кыяфәткә керттем.

Бу сүзләре белән ул Хөснулланың авырткан сөяленә басты булса кирәк, колхоз рәисенең кашлары дугаланып килде.

Әйе, авылдашлары ярдәме белән Шакирҗан авыл зиратын тимер рәшәткәләр белән өр-яңадан уратып алган иде. Үлгәннәрнең рухы шат булсын дигән изге ният белән. Бу эшкә тана, үгез, сыерлар тәрбияләүдән килгән керем акчалары бик тә ярап куйды ул чакта. Халык әнә рәхмәт укый, монысын ишетеп-белеп тора Шакирҗан.

Хөснулланың исә үз туксаны туксан. Ул, йөзен дә сытмыйча, үзенекен аңлатырга тырышты:

– Зират халыкныкы. Халыктан хәл кадәри акча җыярга кирәк булгандыр, бәлки…

Менә бу сүзләрдән соң авыл җанлы фермер Шакирҗанның түземе шартлады!

Кара син аны, ала канат, нинди көфер сүзләр сөйли бит! Заманында колхоз оешкач та аның нәсел-нәсәбе, әби-бабайлары колхозны аякка бастыру өчен күпме көч түккәнен, заём түләгәнен, таңнан алып караңгыга кадәр бил бөккәнен белми микәнни бу әзергә килгән яңа җитәкче? Бакыйлыкка күчкән авылдашларының урыны җәннәттә булсын, аларның һәммәсе зур хөрмәткә, игътибарга лаек лабаса…

Шушы авылда туып үскән, буын ныгыткан Шакирҗан үзен колхоз рәисе белән аяк терәп сөйләшерлек кешегә саный иде, шуңа да ул, тел-фәлән яшереп тормыйча, күңелендәге уйларын ачыктан-ачык ярып салды:

– Оялмыйча колхозчылардан акча җыяр идеңме?.. Җитмәсә, пенсионер яшендәгеләрнең акчасы песи яларлык кына. Алга таба без менә шул хакта уйлашыйк әле…

Шакирҗан, әйтәсе килгән уйларына чумып, уң як терсәге белән өстәл өстенә таянды.

– Оптимизация дигән булып, авылның медпунктын яптылар. Аны, һичшиксез, яңадан аякка бастырырга кирәк, билгеле. Анда телефон һәм су кертү күп хезмәт сорамас. Йә, кыскарту дигән булып, китапханәне дә яптылар ди. Күз алдыңа китерәсеңме, авыл кешесенең кәефенә нык сугачак бит бу!.. Безнең авыл элек-электән укымышлы булган. Традицияләрне югалтмасак иде. Совет заманында ашык-пошык төзелгән фермаларның да рәте китте. Аларны ремонтлау кирәктер ләбаса…

– Син бу эшләрне миңа калдыр инде, – диде Хөснулла, серкәсе су күтәрмичәрәк.

Шакирҗан үзенең уй-фикерләренә, хыялларына баштанаяк баткан иде. Сүзен дәвам итте:

– Боларны бергәләп, килешеп эшләп карасак иде, дип әйтүем. Минем ниндидер орден яисә медальләргә омтылуым түгел бу, дөрес аңла. Намусым, вөҗданым кушканы өчен мин күп нәрсәләр эшләргә әзермен. Ата-бабамнар рухына, Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл торгызсак та начар булмас иде, шулай бит?..

Бу сүзләр һәм тәкъдимнәрдән Хөснулла әллә ни егылып китмәде шикелле. Аның тирли төшкән маңгаена хәтта көлемсерәү төсмерләре җәелде:

– Боларның бөтенесе пафос кына! Бу хакта минем дә еш уйланганым бар. Әлеге син санап киткән эшләрне башкару өчен, беләсеңме, күпме акча кирәк булачак? Ә мине югарыдан көнаралаш сөт һәм ашлык планы белән интектерәләр, егетем…

– Ә менә мине берәү дә интектерми, үземә үзем хуҗа. Чамалыйсыңдыр.

Ул көнне ике арадагы кайнар бәхәс байтак дәвам итте әле. Бер караганда, икесе дә эчләрен бушаттылар, күңел түрендә оешып яткан әйтер сүзләрен ачыктан-ачык әйтеп салдылар.

Ахырдарак Шакирҗан бабасы Мөбарәкнең ачы язмышы турында, йөрәгенең иң яшерен түреннән сыгып чыгарган «Колхоз безне зар елатты…» дигән сүзләрен тәфтишләп-аңлатып сөйләмәкче иде, акылы җитеп, вакытында тыелып калды. Чөнки аның каршында колхоз тарихын, үткәннәрне, андагы фаҗигале язмышларны аңлардай, тәүбәгә килердәй кеше утырмаганы көн кебек ачык иде. «Авылда аягында көчкә басып торган колхозга җитәкче итеп мамыксыз, тамырсыз кешене җибәргәннәр» дигәнрәк фикер калган иде аңарда.

* * *

Колхоз идарәсеннән чыккач та ирексездән бабасы Мөбарәкнең сикәлтәле язмышын хәтереннән уздырды ул. Колхоз төзелә башлагач та, кулак диеп, таза тормышлы бабасының бер дигән йортын тартып алалар да клуб дигән нәрсә оештыралар. Клуб дигәнең начар нәрсә түгел үзе, ләкин нигә соң аны хөкүмәт үзе салып бирми, халыкның хезмәтеннән, каныннан һәм маңгай тиреннән судсыз-нисез бушлай үзләштерә? Ә менә салам түбәле, кызыл балчык кирпечләрдән яңа йорт тергезгәнче, Мөбарәкнең биш балалы үксез гаиләсе бер-ике ел чамасы мунча йортында яшәп ята.

1937 елның шом канаты җәелә башлаган җәе була бу. Крестьян җанлы һәм заманына карата укымышлы Мөбарәк, бала-чага ерта күрмәсен, яисә бәдрәф-фәләнгә эләкмәсен дип, куркудан битәр бигрәк тә сакланудан, юлбашчы Сталин чыккан газета битләрен кисеп алып, аерым папкага җыеп бара. Папканы иске шкафның иң өске шүрлегендә саклый. Әмма бу саклыгы да ярдәм итми аңа. «Сталинец» тракторын Сталин арбасы дип атаганы өчен районнан килгән вәкил сорау алырга чакырта аны. Авылда бер күзәнәкле «стукач» лар җитәрлек. Озак та үтми, чүм өстенә чүмәлә дигәндәй, кул асты ярдәмчесе аның тегермән тәпәненә ындыр табагыннан колхоз икмәген кертеп сала да милиция чакырта. Өстәвенә тегермәнче, «тубал көрәге» дип, он тарттырырга килүчеләрнең һәркайсыннан өлеш тә җыеп барган, имеш.

Бөгелмә төрмәсенә алты елга илтеп утырталар бахырны. Дүртенчеме, бишенчеме ел китте дигәндә, эзсез-хәбәрсез югала Мөбарәк дигән асыл ир-егет.

Шакирҗан бабасы турындагы үкенечле дә, гыйбрәтле дә булган бу хәлләрне әтисе сөйләгәннәрдән генә белә, билгеле. Уйласаң, никадәр контраст: колхозлар, бер яктан, илне һәм индустрияне күтәрүгә булышкан; икенче яктан карасаң, авыл кешеләренең иң эшчәннәрен, иң асылларын диярлек җыеп алган да авыр хезмәттә, төрмә һәм лагерь диварларында череткән. Мәңге төзәлмәс яраларны ямаштырырга, никадәр еллар, никадәр буыннарның күз яшьләре, фидакярлеге, сабырлыгы кирәк булгандыр. Халык хәтере йокламый…

* * *

Август уртасы. Җәйнең соңгы җилләре исә.

Әле кайчан гына яшькелт дулкындай тирбәлешеп утырган арыш һәм бодайлар, тәмам тулышып, башакларын аска иделәр. Гүя, безне урып салыгыз, җилгәрегез, келәт-амбарларга урнаштырыгыз, диләр.

Шакирҗанның да арендага алган биләмәсендә бодайлар (берничә башакны уып карады) шартларга җитеп энҗе бөртегедәй өлгерде, түземсезләнеп, урып суктырганны көттеләр.

Уянып килгән алсу таңны тагы да уята төшеп, көннәрнең берсендә ул үзенең шәхси комбайны белән шау килеп утырган ашлык диңгезенең кыл уртасына кереп китте. Куәтле комбайн артыннан камылдан чигелгән сары палас җәйрәп калды… Шакирҗанны Мөбарәк бабасыннан күчкән әдәп-әхлак, сәламәт-йөгерек кан балачактан ук җир эшенә, яхшылыкка, кояш ягына магнит сыман тартып тора иде шул.

Беренче көн уңышын ук (аһ, андагы баш әйләнгеч көшел исләре!) үзе көйләгән җыйнак сараена урнаштырганнан соң, кичен соң гына кайтып, арып-талып йокларга ятты.

Комбайнын, авыл урамын һәм күрше-тирәнең тынычлыгын алмыйм дип, авыл читендәге аулаграк бер почмакка урнаштырган иде. Иртән торып, ашап-эчеп алганнан соң ерак тыкрык почмагына килеп караса… ачу катыш имәнеп китте! Комбайнның салам төяү өчен тагылган әрҗәнең ике тәгәрмәче тиң шәлперәеп җиргә сеңгән… Якынрак килеп караса, кул пычкысы беләнме кисеп, гөнаһсыз тәгәрмәчләрнең икесен дә сафтан чыгарганнар.

Кем эше бу? Корткычлыкмы, әллә көнчелекме?.. Икесе дә булырга мөмкин. Ләкин бернинди эзләр-тамгалар, гәепләрдәй дәлилләр калдырмаган. Язмыш усал уеннарны уйнарга да күп сорап тормый икән менәтерә.

Баш миенең кайсыдыр почмагында «Нишләргә?..» дигән сорау яшьнәп алды.

Каян сабырлыклар тапкандыр, хәлбуки Шакирҗан уйлады-уйлады да милициягә бернинди хәбәр салмады. Шикләнүләр һәм мәшәкате муеннан булачак дип гөманлады. Тәгәрмәчләрне көйләү-алыштыру байтак вакытны алды алуын, ләкин уңышның вакытында җыелуына шактый зыян да килде ул чакта.

* * *

Дустым, авылдашым Шакирҗан турында хикәятемне сөйли торгач, үзем турында да беркадәр әйтеп-сөйләп китү зарур шикелле. Мине битәрләмәгез, бигайбә.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, мин, бернигә дә карамастан, шәһәрдә төпләнеп калдым. Аспирантура еллары… Кандидатлык диссертациясе яклау… Әнә шундый эреле-ваклы мәшәкатьләр белән яшь гомеремнең байтак еллары вакыт офыгының теге ягында тугарылып калган икән.

Сирәк кенә кайткаласам да, авылда без аның белән очрашмый калмыйбыз, әлбәттә. Икебез дә шахмат уенын яратканга күрә, җай табып, тотабыз да ярыш өстәле артына утырабыз. Сыйныфташым Шакирҗан үзгәрмәгән: күп сөйләшми, ләкин кызыклы яңа фикерләре белән мавыктыра, зиһенеңне төртеп уята, әллә нинди яңа идеяләр уйлап таба.

Шундый очрашуларның берсендә ул миңа болайрак сөйләп китте:

– Шахматта «ход конём» дигән нәрсә барын беләсең, ягъни ат йөреше. Чынлап та, гаҗәп нәрсә бит ул ат йөреше, шулай бит? Бер генә фигуралар да эшли алмаган «элмәкләр» не ясап кына тора ул, гайрәтен күрсәтә. Әле уңга, әле сулга, әле алга, әле артка сикерешләр ясый. Һәркайсы хикмәти адымнар! Көндәшеңне аудару, какшату һәм, ниһаять, җиңү өчен гаҗәеп мөмкинлекләр бар аңарда… Негр – шахматист, яһүд фермер булган дисәләр ышанмыйм, ә безнең татар икесен дә булдыра!

Хыялланып китеп, хәтта ки ниндидер эчке бер хискә бирелеп, әлеге фәлсәфәсен тагын да үстереп, баетып җибәрде:

– Безнең бабайлар гомер буе диярлек ат өстендә яу чапкан. Шуның белән Европаны, аның байтак кыйтгаларын тезләндергән дә… Болары – тарих. Ә менә бүген…

Шушы урында ул нигәдер тукталып калды, күзләрен кыса төшеп, тиз арада сүзен дәвам итте:

– Авылда атлар бетеп бара, туганкай. Менә нәрсә борчый мине. Атның күкрәге калкан кебек, яллары ялкын, бәкәл һәм тояклары яшен! Ә гәүдәсе… Монысын гади тел белән генә аңлата да алмыйм. Табигать безгә бүләк иткән менә шундый көчне, матурлыкны югалту зур хата булыр иде. Минемчә, кешелек атларны Кызыл китапка кертергә юл куймас.

– Килешәм, – дидем, аны бүлдермәскә тырышып.

– Әйткәнемчә, атлар бит гомер буе татарның юлдашы, дусты, тугры хезмәтчесе булган. Тракторлар буразнага кергәч, атларның кирәге бетте диярлек, авылның бүгенге малайлары ат иярләү, ат атлану бәхетеннән мәхрүм ителде. Минем бабам Мөбарәк заманында өч баш ат тоткан… Кызыл китапка – кызыл ут! Менә шушы изге эшкә үз өлешемне кертәсем килә. Бабамның эшен, яшәү рәвешен дәвам итү – минем алдагы бурычым. Син мине аңлыйсыңмы?

– Аңлыйм, бик аңлыйм, – дидем, хуплавымны белдереп.

– Килешсәң, менә шул: мин якын киләчәктә нәселле атлар үстерәчәкмен! Дустым, син миңа догада, теләктә бул…

Безнең озын-озак сөйләшүләр ул көнне әнә шулайрак төгәлләнде. Вакытлар узды, байтак сулар акты, фасыллар алмашынды. Аннары инде мин районда фермерлык мәйданына беренчеләрдән булып, дәртләнеп вә ыргылып кергән Бикмөхәммәтов Шакирҗан дустым, аның уңышлары турындагы бик күп сәхифәләрне күреп тә, ишетеп тә, мәртәбәле гәзитләрдән укып та ихластан шатланып кабул итә идем.

* * *

Шунысын яхшы беләм: җаны эшкә, яңалыкка сусап торган бу азамат егеткә авыл җирендәге мәйдан гына тар иде. Күрәсең, шуңа да ул, район җитәкчелеге белән сөйләшеп, район үзәге читендәге шайтан таягы да үсмәгән, кысыр яткан буш-ташландык җирне арендага алды.

Ике ел дигәндә, шул дүрт-биш гектар җирне аранлап һәм киртәләп, яшәр өчен шул биләмәнең алгы ягына ике катлы йорт-җир корырга да өлгерде. Себер һәм башка төбәкләрнең әллә кайсы нокталарына барып, гади атларны әйткән дә юк, гарәп чабышкыларына хәтле үзенең бер дигән сарайларына, утарына урнаштырды. Болын шикеллерәк бу утарда еш кына атлар кешни, яшел үлән уртлый, чабышып та алалар, алар янәшәсендә сөйкемле колыннар уйнаклый. Менә кайда ул табигатьнең идиллиясе! Хатыны Нәфисә хуҗалыкта исәп-хисап эшләрен башкарса, үсеп килүче сөлектәй ике уллары атлар һәм колыннар белән мәш килде, малкайларны тәрбияләү эшеннән дә читләшмәделәр. Аларның гаиләсе тулган ай шикелле түгәрәк һәм бөтен иде.

Әйе, уңышка бер селтәнүдә генә ирешү мөмкин түгел. Аңа сәгатьләп, көнләп, еллап ирешәсең. Ниһаять, алар тәрбияләп үстергән атларның район, тора-бара Казан һәм Россия күләмендәге бәйгеләрдә гел беренче урынны яулавын, чемпион булуларын сөйләп торуның хаҗәте бар микән? Боларны йөгертеп кенә узуның хикмәте шунда: безнең бит әле хикәятебезгә бәйле гыйбрәтле бер вакыйганы бәян итәсебез бар…

* * *

Көн арты көннәр уза тора.

Күпме генә мәшәкатьләр, хәл итәсе мәсьәләләр өелеп килсә дә, Ходай кушып, Шакирҗанның кылган эшләре, тормыш-яшәеше уңышлы гына бара. Язмыш аңа үз итеп елмайды дияргә генә кала. Көнозын кайнашуларны әйткән дә юк, ерак яки якындагы сәфәрләрдән соң арып-талып кайткач, гаилә җылысына сыенып, ашыйсы ризыгын ашый, эчәсе чәен эчә. Йокы туйдырыр вакыт җиткәч, хәләл җефете җәйгән урын-җиргә, ак сырмалы юрган эченә чума. Күргән төшенә дә атлар керә аның.

Шулай берсендә, төш белән өн арасында саташып, кинәт уяна һәм гаҗәп… сүзсез эчке бер аваз аны каядыр чакыра. Бик сирәк тарта торган кеше булса да, сигарет пачкасына үрелә, ирексездән ишегалдына чыга. Чыккан-чыккан, ат абзарлары рәтен дә урап узасы килә аның. Сарайның зур ишекләрен ачып, атлар-малкайларның маңгайларын берәр кат сыйпап-сыйпаштырып узам дигәндә… атлар аранының аргы башында ят бер кешенең шәүләсе күзгә чалына. Чү! Кем бу, нишләп йөри кара төн уртасында атларны бимазалап?

Шакирҗанның ике як чигәсен көйдереп, яшен тизлегендә әнә шундый сораулар йөгереп узды.

Менә ул, урман мәчесе селәүсен сыман атылып, «ә» дигәнче шәүлә янына килеп басты. Шәүләнең… иртәгә республика ярышларына чыгачак «Чегән» кушаматлы иң данлы чаптар өстендәге ияр һәм өзәңге бауларын өзеп-тураклап маташкан чагы икән…

Спорт мастеры Шакирҗан бу бәдбәхет бәндәне бер селтәнүдә сарай идәненә сугып екты! Тегенең кул пычагы арандагы печәнлек арасына атылып югалды. Йорт-сарай хуҗасы шуннан соң гына идәндә калтыранып яткан бәндәчекнең кем икәнлеген абайлап алды: бу – аның авылдашы, электән абзар-кура тирәсендә булышкан, акча дигәндә һәр кушкан йомышны җиренә җиткереп үтәүче Хәбибрахман лабаса!

Сатлыкҗан һәм мәкерле икәнен моңа кадәр ничекләр яшерә белде икән ул? Аны кыйнап-тәпәләп ташлаудан көчкә тыелып калды Шакирҗан. «Нишләдең син, кем өстерде сине?» дип сорарга да өлгермәде, хезмәтчесе (әгәр шулай әйтергә яраса) мәхлук Хәбибрахман, дер калтыранып, шундук гаебен таныды һәм акланырга тотынды. Тыны кысылган иде аның, әйтәсе сүзләрен дә теш арасыннан көчкә сытып чыгарды:


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации