Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 6


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 6 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Язылмый калган ике әсәр…

Шигырь бер талпынуда, хәтта бер утыруда язылырга мөмкин, ә менә проза әсәренә тотынганчы, бик озак уйланасың, сюжет корасың, булачак геройларың белән яши башлыйсың. Инде тарихи шәхесләр турында нәфис-документаль әсәр язарга ниятлисең икән, архивларда казынырга, күп укырга, фактик материаллар тупларга бик күп замандашларың һәм галимнәр белән аралашырга, киңәш-табыш корырга кирәк.

Мин студент чаклардан ук татар халкының күренекле уллары турында нинди дә булса әсәр язу турында хыяллана идем. Бу максатыма бик озак еллар бардым. Мактанудан булмасын, вәләкин композиторлардан Фәрит Яруллин турында (ЖЗЛ сериясеннән роман-хроника), Салих Сәйдәшев тормышыннан (күләмле кыйсса) һәм Рөстәм Яхин хакында (поэма-рапсодия) язу бәхетенә ирештем.

Ләкин бүген сүзем язылмый калган ике әсәр хакында.

Моннан егерме-утыз еллар элек үк инде мин Галимҗан Ибраһимовның Колчак тылында (1919) һәм Александр Пушкинның Казанда булуы (1833) турында жанры буенча әдәби-нәфис повестьлар язарга ният кылган идем. Шуны онытмыйк: ул чакларда әле минем иҗат тәҗрибәсе аз, Советларның корыч цензурасы исә һәр «шикле» әсәргә тырнагын батырырга һәрчак әзер тора иде.

Башлыйк Галимҗан Ибраһимовтан. Аның Колчак тылында дүрт ай буе йөрүе, тормыш-вазгыятьне өйрәнүе уникаль күренеш түгелмени?! Баштарак ул олаучы сыйфатында бәрелешләр барган урыннарны кичеп чыга, аннары ямщик, соңрак сатучылык шәһадәтнамәсе алып, авылдан авылга урак-чалгылар сатып йөрүче сыйфатында Урал һәм Себерне әйләнеп, туган ягына исән-сау әйләнеп кайта.

Уйлыймын: әгәр шушылар турында гына язам икән, биредә бит бернинди дә яңалык булмаячак. Язылачак әсәремдә миңа ниндидер көтелмәгән «ачыш» ясарга кирәк! Бик озаклап баш вата торгач, мин моны таптым шикелле: әдип Галимҗан Ибраһимов, Колчак тылын кичеп чыкканнан соң, илдәге халыкның, гражданнарның акларга-кызылларга бүленеп сугышуын бик зур хата, ялгышлык, бер кирәксез нәрсә дигән фикергә килә. Аның симпатиясе башкисәр большевикларга түгел, күбрәк Колчак ягына таба авыша башлый… Минем версия менә шулайрак иде.

Шушы ниятем-фаразымны, икәүдән-икәү генә очрашканда, Г. Ибраһимовның иҗаты һәм тормыш юлы турында монография язып, докторлык диссертациясе яклаган Мансур ага Хәсәнов белән уртаклаштым. Ул артыгын чишелеп китмәде. «Ай-һай, андый әсәрне басарлар микән?» дигән шиген белдерү белән чикләнде.

Мин бу иҗади ниятләремне «Татарстан яшьләре» ндә бергә эшләгән иҗади дустым, каләмдәшем Рәфыйкъ Юнысовка да ачылып китеп сөйләгән идем. Аның сокланып та, көнләшеп тә, икенче яктан «Булдырырсың микән?» дигән сыман шикләнебрәк көлемсерәве истә калган.

Г. Ибраһимовның «Дошманнар арасында дүрт ай» дигән хисап докладын (аның сүзләре) эзләп таптым, җентекләп кат-кат укыдым. Әлеге язмада советка каршы бер генә фикер дә тапмадым. Бәлки, ул чын-ихлас фикерләрен ачыктан-ачык язарга кыймагандыр, хәйләгә сабышкандыр дип, үземне һаман юатырга тырыштым.

Вакыт уза торды, язылачак бу әсәргә һаман әле тотынган юк. 90 нчы елларда үзгәртеп кору җилләре искәч, совет цензурасы тарих сәхнәсеннән очкач, мин әдипнең 1919 елны язылган әлеге язмасын өр-яңадан укып чыктым. Доклад азагындагы түбәндәге юллар мине тәмам «айнытып» җибәрде: «Сибириягә оялаган контрреволюция, шөбһәсез, пролетариат аяк астында изеләчәк… Бәлки тагы безгә бик авыр көннәр кичерергә туры килер. Ләкин соңгы сүз безнеке, ахыргы җиңү пролетариатныкы, эшче-крестьян барча мәзлүмнәрнеке – советларныкы булачак. Иртәгә кояш чыгасына ничек ышансак, моңа да шулай ышанабыз».

Әлеге сүзләргә шик-шөбһә, күләгә төшерү бер дә урынлы булмас иде. Әдип, галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов гомеренең соңгы көннәренә кадәр советка хезмәт итте. Бер очрашуда Ленинның «Эшләгез!» дигән сүзе аның күңеленә нык кереп калган булса кирәк. Кара елларда репрессия тырнагына эләгеп, коточкыч җәбер-золымга дучар ителсә дә, Пләтән төрмәсенең сырхауханәсендә җәфаланып үләр алдыннан да ул «Мин партиягә ышанам» дигән сүзләрне тумбочка фанерына язып калдырган…

Боларның бөтенесен белгәннән соң, мин әдип турында кискен әсәр язарга батырчылык итмәдем. Бу минем тарафтан дөреслекне бозу булыр иде…

* * *

Инде күчик Пушкинга. Аның Казанга килүе, профессор Карл Фукс йортында кунак булуы, шагыйрьнең Пугачёв һәм Разин восстаниеләре белән кызыксынуы – тарихта мәгълүм нәрсә. Бу – шулай ук уникаль факт. Пушкин турында дистәгә якын роман язылган. Шушылардан соң мин, гап-гади бер татар язучысы, укучы өчен нинди яңалык өсти алырмын икән соң дип тә шикләнә калдым. Яза калган очракта миңа ниндидер әдәби «ачыш» ясарга кирәк булачак лабаса. Мин моның чишелешен дә уйлап тапкан идем. Шагыйрь бит Казанга килгәч хөрмәтле кешеләрнең берсе, татарларның бик хөрмәт иткән, хәтта яшәү урынын-йортын да Татар бистәсеннән сайлап алырга курыкмаган этнограф-галим, профессор Карл Фукс йортында кунак була.

Менә миңа тема, төп юнәлеш. Казан университеты галиме, милләте ягыннан немец Карл Фукс та, русның данлы шагыйре Пушкин да татарларга, Казан каласына битараф булмаган икән ләбаса! Миңа монда, янәсе, халыкара дуслык һәм совет заманында бик популяр булган интернационализм темасын аркылыга-буйга йөзәргә мәйдан ачылачак…

Байтак материаллар җыйналып та, Пушкин турындагы әсәр барыбер язылмыйча калды. Сәбәбе курку да, шикләнү дә түгел. Алда әйткәнемчә, бу ике зур шәхес турында күп язылган, байтак китаплар дөнья күргән инде, кабатланасы килмәде. Икенчедән, Пушкин образына таянып кына әгәр дә интернационализмны һәм рус-татар «дуслыгын» күккә чөеп мактый башласам, бу дөрес булырмы? Иван Грозныйның Казанны яулавы әле һаман да вәхшилек санала, шовинистларның исә әле дә булса тәүбәгә килгәне юк…

Менә шушылар фонында әсәрнең күләгәсе бер кырыйга янтаеп төште, эреп юкка чыкты. Һәм мин моңа үкенмим.

Ипи һәм сөт

Әнием турындагы хатирәләрем барыннан да элек ипи һәм сөт белән бәйле.

Илленче еллар азагы бу. Миңа җиде яшьләр чамасы. Иртән сарык бәтиләреннән гайре мине уятучы да юк, туйганчы йоклыйм диярлек. Салкын тимәсен дип, кышларын бәтиләрне берничә атна өйдә тоталар, мич артындагы аралыкка биклиләр. Менә шуннан чыксалар гына алар иркенләп уйный-шаяралар, йоклаганда, хәтта өстемә сикереп менеп һәм нәни тоякларын тырпайтып, юрган аша тәнемдә сикерә-бии башлыйлар.

Берсендә шулай юрган астында уянып киттем. Юрган аша рәхәт бер җылылыкның аякларга, бөтен тәнемә сарылганын тоям. Шулай булмый ни! Иртүк торып, әнкәй мичкә яккан ич, ипи салырга җыена. Мичтә чарт-чорт килеп утын яна, мич авызында канат кагынып ялкын телләре биешә…

Утыннар янып беткәч, көл-күмер ише нәрсәләрне күмер савытына себереп бушатканнан соң, әнкәй кайнар мич түренә агач көрәк белән түм-түгәрәк йомарламнарны урнаштыра. Берәр сәгать чамасы уза микән, борыннарны кытыклап, өй эченә яңа пешкән ипи исе тарала. Авыздан сулар килә, түземсезләнеп әнкәйнең мичтән ипи түгәрәкләрен тартып чыгарганын көтәсең. Иң тәмлесе ипи кыерчыгы, әлбәттә! Шул кыерчыкны «миңа, миңа!» дип, абый белән кайчакны чәкәләшеп тә алабыз.

Әни кулындагы сөлге белән, көле-мазар калмасын дип, кызгылт йомры ипиләрнең иң әүвәл төбен сөрткәли дә ак җәймәгә тезеп сала. Аннары инде күкрәгенә терәп хәләл ипине кисәргә керештеме… хуш истән башлар әйләнеп китә! Бүгенгедәй хәтеремдә: ипи уртасындагы тары бөртегедәй вак-вак күзәнәкләр арасында бармак башы тикле итеп туралган бәрәңге шакмаклары да елтыраша… Ипекәйгә бәрәңге шакмаклары кушу традициясе күптән онытылды булса кирәк. Андый ипине минем бүтән бер җирдәдә ашаганым булмады.

Ә инде сөткә килсәк…

Җәй уртасы. Көн кичкелеккә авышкан, көтү кайткан, тузан басылган. Сыер-сарыклар абзарларына ябылган.

Мондый чакта кояш бату кебек күренешләр минем өчен – тылсым, могҗиза. Кояшның кая таба төшеп батканын ныграк аңлар өчен, абзар түбәсенә үрмәләргә уйладым. Абзар ишеге яныннан узып киттем дигәндә генә шып тукталдым. Чөнки ярымачык ишекләрдән сөзелеп, саркылып кына әллә ниткән моң, музыка авазлары ишетелә иде. Колакларны шомрайтып тыңлый башладым. Тальянда уйнарга өйрәнгәнлектән, мин инде җырга-моңга битараф түгел. Менә кемдер барабанга таякчыклар белән йомшак кына кагыла кебек: «Бам… Бум!» Бераздан әлеге ритмнар скрипка моңнары белән алышынды: «Сз-з, бз-з…» Әйе, кемдер нәкъ менә скрипка кылларында талгын бер көйне сыздыра кебек. Таң калып тыңлыйм бу авазларны – абзар түбәсе дә, кояш баешы да онытылды минем өчен. Түзмәдем, сак кына хәрәкәтләр белән абзар эченәрәк уздым. Карасам, әни чиләк төбенә гөбердәтеп сөт сава икән! Ялтыр чиста чиләгенә, ап-ак сызыклар, күбекле тамчылар булып, әллә сөт ява, әллә моңнар түгелә?..

Бераздан ул миңа мөлдерәмә тулы чиләгеннән бер стакан парлы җылымса сөт салып бирде. Урман-болыннардагы һәр үләннең, чәчәкләрнең тәмен сөзеп эчтем шул чакта…

Минем әни философ булмаган, билгеле. Әмма аның ипи пешергәндә һәм сыер саугандагы һәр булмыш хәрәкәте фәлсәфи мәгънәгә, тормыштагы матурлык дөньясына бер ишарә булган, күрәсең…

Коръән ашы

Буа якларына багышлана

Сугыш арты еллары бу.


Язгылыкта чәчү эшләрен тәмам иткәннән соң, бәрәкәтле яңгырлар шәфкатеннән ташламасын, уҗымнар дәррәү калыксын, игеннәр җәй буе күкрәп үссен дигән теләкләрен күкләргә җиткерү нияте белән, авыл халкы елның-елында Коръән ашы уздыра. Гадәттә, бу вакыйга кыш-язларны кичеп йончыган авыл өйләрендә түгел, сахрада – чирәм-үләннәр борнаган табигать кочагында үткәрелә. Җиргә ашъяулыклар җәеп, үзләре пешергән ризык-тәгамнәрдән табын корып гәпләшеп утырулар, Коръән аһәңнәре һәм догалар белән тукылган мондый аш мәҗлесе һәркемнең күңеленә хуш килә, татулык, бердәмлек, сәгадәт, үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәт итү тойгыларын көчәйтеп җибәрә.

Быелгы аш мәҗлесен үткәрүне үз өстенә алган Мөхәммәтҗан агай унике яшьлек оныгы Фәрхетдинне үзе янына чакырып алды. Малай ятим, менә шушы бабасы тәрбиясендә яши. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмады аның. «Хәбәрсез югалды» дигән кара мөһерле хат әле дә булса матча эргәсенә кыстырылган килеш тора. Бу хат күз яшьләрен күрсәтмичә генә елый һәм сыкранадыр шикелле. Ходай кушып исән калгандыр, бәлки, шуңа күрә малайның әтисе кайтмыйча хатка кагылмаска, аны борчымаска дип тәгаенләп куйдылар. Өч ел вакыт узды, әмма эзсез-хәбәрсез югалган фронтовикның авылга, туган йортына һаман да кайтып кергәне юк…

Менә Фәрхетдин йөгереп керде дә яраткан бабасы каршына килеп басты. Бабасы Мөхәммәтҗан аңа сөеп карады, вәләкин тавышы бик таләпчән һәм җитди иде:

– Менә нәрсә, угланым. Сиңа бик җаваплы да, саваплы да йомыш кушам бүген. Хәзер үк күрше авылга, Сәләхетдин абыеңа чабасың. Иртәгә иртәнге сәгать унга килеп җитсен безнең тарафка. Коръән уку вазифасын без аңа тапшырабыз…

Малайның башы түшәмгә тигәндәй булды. Шулай булмый ни, бабасы аңа әнә шундый «пачутлы» эшне тапшырсын әле! Барачак, чакырачак ул Сәләхетдин абыйсын. Шундук иске сандалиларын киде дә, ыштан балакларын сызганып, юлга кузгалды.

Тургайлар җырын тыңлап, җил исеп китергән клевер һәм төрле чәчәкләр исен иснәп, юл тузанын туздырып өч чакрым араны бара торганнан соң, менә бервакытны Сәләхетдин абыйларының җилкапка төбенә килеп тә басты. Чирәмле ишегалдына керде. Болдырга аяк баскач та, аның колагына өй эчендә яңгыраган көчле һәм сәер авазлар килеп бәрелде. Ни-нәрсә булыр икән бу?

Бактың исә, Сәләхетдин абыйның көндезге намазга утырган чагы икән. Ләкин ул аны таза гәүдәсе һәм көр тавышы белән бигрәкләр дә каты кычкырып укый иде. Изге Коръәннең күп кенә сүрәләрен һәм аятьләрен үзләштергән, аларны яттан белгән үсмер, бабасының йомышын әйтергә дә онытып, үзе дә сизмәстән-уйламастан өлкән абыйсына әйтеп салмасынмы:

– Сәләхетдин абый, намазны бит кычкырып укымыйлар, кадере китә, диләр. Ихластан укылган догаларны Аллаһы Тәгалә болай да кабул итә…

Бу сүзләрне ишеткәч, Сәләхетдин намазыннан туктап, каерылып малай ягына төксе караш ташлады. Кашлары маңгаена сикереп менде аның. Сәҗдә кылган җиреннән кинәт кенә сикереп торды да Фәтхетдинне, якасыннан алып, тупас бер рәвештә ишегалдына селтәп ташлады. Малай, арыш көлтәседәй, чирәмлек өстенә очып төште. Болдырда басып калган Сәләхетдиннең: «Әле син монда маңка башың белән мине өйрәтергә килдеңме? Бар, хәзер үк авылыңа ычкын!..» дигән сүзләре малайның йөрәгенә ук булып кадалды. Үзендә мондый рәнҗешне күтәрерлек көч табарга тырышты ул.

Фәрхетдингә бүтән чара калмаган иде: әйтер сүзен дә әйтә алмыйча, авылына кайтып китте. Япь-яшь кенә булса да, күз яшьләрен тыярга азапланды, аның күңелендә кинәттән эчке бер үҗәтлек, үзен үзе раслау тойгысы уянды. Хаксыз бит Сәләхетдин дигән абыйсы, хаксыз гамәл кылды ул…

Кайтып җиткәч, бабасына бөтен хәлләрне тамчысын да яшермичә сөйләп бирде. Акыл иясе буларак, Мөхәммәтҗан агай бик тиз арада кискен карарга килде, сүзен өздереп әйтте:

– Син бит, улым, киләчәктә коръән хафиз буласы кеше. Аллаһының рөхсәте белән Коръән сүрәләрен, белгән аятьләреңне иртәгә син үзең укырсың, иншалла… Ә инде сине, ятим баланы шулай рәнҗетеп кайтарган өчен бу гөнаһысы өчен ул Ходай каршында үзе җавап бирер…

* * *

Икенче көнне сахрада яшел чирәм өстенә зур гына кызыл дәстәрхан җәелде. Табын исә бик тиз арада ризыклар белән бизәлде: балык бәлеше, өстенә вак ит турап салган бәрәңге өйрәсе, бал, түгәрәк ипи, балан суы һәм башкалар.

Бу бит сабан ашлыкларын чәчкәннән соң иң матур май айлары. Күктә көмеш тургайлар талпына, ә җирдә җылы, кояшлы, баллы май ае. Якын-тирәдә бал кортлары безелди, чикерткәләр атылып китә, шомырт һәм сиреньнәрдән башыңны әйләндерердәй хуш исләр бөркелә. Табигать матурлыкка, сафлыкка, гармониягә баткан…

Бабасы әйткәнчә, Фәрхетдин – булачак яшь коръән хафиз – үзенең вазифасын үтәргә тиеш иде. Ул шулай эшләде дә: каяндыр акылы җитеп, иң әүвәле хөрмәт сүзләре белән сугыштан әйләнеп кайтмаган авылдашларын искә алды, укылганнарның алар рухына багышланасын да искәрде. Аннары яшь тавыш һәм мисыр мәкаме белән Коръән сүрәләрен укырга кереште. Табындагылар берьюлы тынып калды, һәммәсе үзенең эчке уйларына, теләк-ниятләренә йотылды.

Аш мәҗлесендә яулыкларын почмаклап бәйләгән апалар, әбиләр дә, кәләпүшле бабайлар да, табында үзләрен тыйнак тота белгән яшьләр дә бар иде. Мондый да күркәм-саваплы мәҗлес һәммәсен татулыкка, бердәмлеккә, үзара аңлашуга чакырып тора. Аларның күңелләре, яхшы һәм изге теләкләре күкләр кодрәте һәм дога аһәңнәре белән бергә кушылды. Әйе, мондый мәҗлестә һәркемнең күңеле-рухы сафлана, һәркем бары яхшылык эшләргә сусап тора.

Әлбәттә, тормыш тәҗрибәсе аз булган Фәрхетдиннең әйткән сүзләрен алга таба апалар, әби-бабайлар тулыландырырга тырышты. Бу җәһәттән Мәйсуфа әбидән дә уздырырлык кеше булмагандыр. Ул, кәшемир яулыгын төзәткәләп алганнан соң, болай диде:

– Авылыбызның дистәләгән ир-егетләре сугыш кырында ятып калды. Бу – барыбыз өчен дә зур фаҗига. Аһ, шушы Гитлер явызның кулын тиз генә өзә алмадылар…

Аңа чатан Хәйри кушылып китә:

– Менә мин, җәмәгать, сугыштан аягымны өздереп кайттым. Аны кире кайтару өчен миңа беркем дә ярдәм итә алмый ич хәзер. Кешеләр кайчан гына сугышларсыз яши башлар икән?..

Аш мәҗлесенең азагындарак Мәйсуфа әбидән мөнәҗәтләр укуын үтенәләр. Менә ул иң әүвәле ике кулын битләренә якынайтып, пышын-пышын килеп белгән догаларын укыды да аннары инде матур тавыш белән мөнәҗәтләргә күчте:

 
И Ходаем, бирче безгә
Йолдыз нуры кичләрен.
Чиста булыр, ихлас булыр
Күңелдәге хисләрем.
 
 
Сабырлыклар – саф алтын, дип,
Борынгылар әйтеп киткән.
Ныклап бер уйлап карасаң,
Сабырлыкларга ни җиткән…
 
 
Хатыннардан хәякитәр, т
Ир-атлардан гайрәт китәр.
Ай-Кояшның нуры бетәр —
Шундый заман җитәр имди…
 

Борынгыдан, әби-бабаларыбыздан күчеп килгән, хәзер инде өлкәннәр телендә генә сакланып калган бу шигъри юллар, бигрәк тә соңгысы, һәркемне тетрәтте, уйга салды. Күңелләренә иман һәм сафлык бөртекләре чәчте. Бу минутларда һәркайсы дөньяда фәкать яхшылык гамәлләре генә эшләргә тиешлеген аңлый һәм үзенең рухын шушы дулкынга көйли. Бу мәҗлес чын мәгънәсендә әдәп, әхлак, тәрбия мәктәбе иде, билгеле.


Мәҗлестә катнашучылар кичәгенәк Фәрхетдиннең күрше авылга баруы һәм аның Сәләхетдин тарафыннан мәсхәрә ителүеннән хәбәрдар иделәр. Апалар-әбиләр беравыздан: ятим баланы рәнҗеткән икән, үзенең балалары булмасын дип, Сәләхетдингә ләгънәт (бәддога) укыдылар.

Сәләхетдин дә ул кадәр үк мәгънәсез түгел икән: үзенең гөнаһысын йолу-йомшарту өчен, тиешле акчалар юнәтеп, үсмерне Бохара мәдрәсәсенә укырга җибәрү ягын кайгырта башлый.

Әмма Фәрхетдин, уналты яше тулу белән, тота да Казан каласына китеп бара. Югары уку йортының ишекләрен ачып керә, гыйлем эсти һәм галимлек, мөгаллимлек юлыннан китә, бөтен көчен-талантын шуңа багышлый.

Мәһди йолдызлыгы ни сөйли?
(Бер китап басылып чыгу уңаеннан)

Үз-үзенә һәйкәл салыр өчен,

Ташны ярып чыга үләннәр.

(Эпиграф урынына)

Кызыклы заманда яшибез: тарихта тирән эз калдырган шәхесләрнең дә һәйкәлләрен җимерәләр (Ленин, Дзержинский), яңаларына һәйкәл ачарга да онытмыйлар (әйтик, Екатеринбургта – Ельцинга). Кешегә бакырдан яки мәрмәрдән генә түгел, сүздән яки җырдан да һәйкәл салырга мөмкин икән…

Студентларның яраткан укытучысы, лекцияләр остасы, данлы язучы Мөхәммәт Мәһдиевкә сүздән һәйкәл салынганын күрдегезме әле? Моны күрер өчен аның иң якын дусты, замандашы, каләмдәше, академик, язучы һәм әдәби тәнкыйтьче Тәлгат Галиуллинның «Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы» дигән китабын* укып чыгу фарыз. Узган ел, өч кисәккә бүленеп, иң әүвәл «Казан утлары» журналында дөнья күрде ул.

Китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин язган. Китапта нибары ике битлек урын алган бу язмада фикер киңлеге күзгә бәрелеп тора. Әдәби процессыбызга карата да төпле, әтрафлы, уйланырлык уй-фикерләр әйтелгән. Моның «сере» (бәлки, сәбәбе) шундадыр дип уйлыйм: үткән гасырның 60 нчы елларыннан алып бүгенге көнгәчә әдәбиятыбыз казанының уртасында кайнаган, әле дә булса әдәби-иҗтимагый тормышыбызда актив эш алып барган шагыйребезнең тормыш һәм иҗат тәҗрибәсе, күзәтүләре, әйтер сүзләре мулдан.

Аның бер генә җөмләсен игътибар үзәгенә калкытып куясы килә: «Роман-эссеның көче – документальлектә. Күреп торабыз, кирпеч калынлыгы романнар чоры үтеп бара».

Күләмле әсәрнең жанры дөрес табылган – роман-эссе. «Эссе» төшенчәсе татар укучысына бераз ятрак тоелырга мөмкин. Ул «истәлек, хатирә» дигән төшенчәне аңлата. Мөхәммәт Мәһдиев безнең күпләребез арасында яшәгән реаль шәхес, халкыбызның сөйкемле сөяге иде. Фоат Галимуллин әйткәнчә: «Әйе, һәркемнең үз Мәһдиеве бар». Яхшы мәгънәсендә көнләшеп әйтсәк, Тәлгат Галиуллин «ачкан» Мәһдигә беребезнең дә кулы җитәрлек түгелдер, мөгаен.

Мин элек-электән һәрбер татар язучысы үз халкының күренекле бер улы турында китап язарга бурычлы, дигән карашта тордым. Шөкер, безнең әдәбиятта моның мисаллары байтакка җыйнала. Берничәсен генә искә төшерик: Тукай турында – Әхмәт Фәйзи, Ибраһим Нуруллин, Батулла әсәрләре, Мөсәгыйть Хәбибуллинның – «Кубрат хан», Ринат Мөхәммәдиевнең – Мирсәет Солтангалиев, Равил Вәлиевнең атаклы биючебез Рудольф Нуриев турындагы романнары һ. б. Композиторлар Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев турында мин үзем дә күләмле әсәрләр иҗат иттем. Вәләкин шуны уйлыйм: инде әллә кайчан бакыйлыкка күчкән олуг шәхесләребез турында язуга караганда әле кайчан гына үзебезнең арада яшәгән-эшләгән реаль кеше хакында китап язу, миңа калса, күпкә катлаулырак һәм җаваплырак. Бу очракта фантазия һәм шартлы алымнарга мөмкинлек чикләнә, уйдырмаларга бирелсәң, – тәнкыйть утына эләгәсеңне көт тә тор!

Шушындый да күләмле (нәкъ утыз бүлек!) һәм мәртәбәле хезмәткә тотыныр алдыннан автор сүз башында ук үзенең максатын ачык билгели: «Алдыма куелган максатым – бу олы затны… гадәти кешеләр кебек ярата, көнләшә, курка, кирәк чакта «күзгә төтен җибәрә» белә торган, тулы тормыш белән яшәгән, гаилә, дуслык, иҗат бәхетен татыган кеше буларак сурәтләү». Әйтергә кирәк, автор вәгъдәсендә тора: М. Мәһдиевне тормышта ничек булган, шулай сурәтли, шифалы яңгыр яудырулар белән мавыкмый, куйган максатына рәссамнарча төгәллек белән ирешә. Палитрасындагы буяуларның җетелеге һәм куелыгы сокландыра. Романның буеннан-буена, пәйгамбәрләргә нур чәчеп, аркау җебе булып төп герой – Мөхәммәт Мәһдиев образы бара… Кыскасы, аның белән ризыкны һәм фәлсәфәне чүмечләп эчкән кеше буларак, Тәлгат Галиуллинның сәгате суккан, барасы эше барып чыккан!

М. Мәһдиевнең тормышына һәм иҗатына бәйле вакыйга һәм эпизодлар, шуның белән бергә авторның фәлсәфи-аналитик уйланулары, сөземтәләре бүлекләп, оя-оя итеп, баблар рәвешендә бирелгән, тәсбих төймәләредәй бер җепкә тезеп куелган. Мондый алым исә, һичшиксез, укуны һәм материал пластларын үзләштерүне җиңеләйтә.

Т. Галиуллин – галим һәм язучы («Сәет Сакманов» трилогиясен хәтерлик). Менә шушы ике канаты, бер-берсен тулыландырган ике сыйфаты аңа уй-фикерләр киңлегендә коштай иркен очарга, балыктай ансат йөзәргә, теләсә кайсы борылышларда да җитез элдерә торган капландай хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә. Болар өстенә язмаларда тагын дүрт төрле стиль этешми-төртешми генә шулай ук бер-берсен баетып, табигый рәвештә үрелеп бара: проза, әдәби тәнкыйть, фәнни-аналитик бәяләр һәм юмор…

Мәһдиев тапкыр сүзле ораторлыгы, фәнни мәкаләләрдәге галимлеге, эрудициясе, киң колачлы карашы, әдәбияттагы һәр күренешкә үз карашы булу өстенә проза әсәрләрендә чигелгән йомшак-ягымлы юморы, табигать күренешләрен оста һәм үзенчә тасвирлавы белән дә безне таң калдырган шәхес, кабатланмас феномен иде. Ул үзенең хаталары белән дә үз югарылыгындагы олы шәхес булып кала белде. Т. Галиуллин боларның һәммәсен төгәл һәм гыйбрәтле мисаллар белән җентекләп, героеның гомер дисбеләрен нәфисләп тезеп, аның якты образын тудыра алган.

Әсәрдә Мөхәммәт Мәһдиев нинди генә вазгыятьтә һәм статусларда күрсәтелми: «халык дошманы» баласы, әтисенең сыйнфый фаҗигасе, туган авылы, мәктәп, Арча педагогия училещесы, флот, Казан университеты, аспирантура, гаилә, хатыны Лилия ханым һәм балалары, фән кешеләре, каләмдәшләре дисеңме… Ә инде иң якын дуслары чолганышында, иҗади яисә сәфәри мохиттә, ял сәгатьләрендә аның дәрәҗәсен белеп кенә үз-үзен тотышы, сүз айгырын уйната белүе, яратып кына (рәнҗетмичә) табындашларын сарказм дулкынында коендырып алулары, саллы-мәгънәви анекдотлар – боларның һәммәсе Шукшин рухындагы дистәләгән хикәяләргә торырлык! Автор каләме аша хронологик вакыйгалар да, лирик чигенешләр дә бер-берсенә оста ялганып китә, Мәһдиевнең дәреслек битләрендәгесенә охшамаган «портреты» ачылганнан-ачыла бара.

Портрет димәктән, Т. Галиуллин китапның беренче битләреннән үк үзенең портретлар остасы икәнлеген раслап бирә. Бу җәһәттән чагыштырулары, фикер сөреше ышандырырлык. Каләмдәш дустын менә ничек тасвирлый ул: «Кайсыдыр ерак бабасының Кырым, Хәзәр, хәтта мәгърур Эллада якларыннан ук икәнлегенә тышкы кыяфәте ишарә ясап тора кебек. Уртачадан озынрак буй, төз гәүдә, уртасы чыгынтылы, һавалы кылыч борын, очка таба очланыбрак төшкән мәрмәр ияк, карчыганыкы шикелле үткен күз дисеңме – һәммәсе шул хыялый фаразга дәлил булып тора».

Моны коеп куелган һәйкәл димичә ни диярсең…

* * *

Китаптагы бүлек исемнәре уңышлы, истә калырлык итеп куелган, һәм алар эчтәлекне турыдан-туры ачып бирүгә хезмәт итә. Кайберләрен мисалга әйтеп тә узасы килә: «Кем кияве икән Мөхәммәт Мәһдиев?», «Егетлек флотта сынала», «Җилнең җаны бармы?», «Юмор – табигать бүләге», «Татарда зыялылар бармы?» һ. б. Мондый да җөмләләр, ташка уйган кебек сүзләр магнит сыман үзенә тартып, кызыктырып тора, билгеле.

Китапның башында ук, ягъни беренче бүлеккә куелган исемне читләтеп үтү мөмкин түгел: «Мөрәүвәтле шәхес». Автор татарның менә шушы тыгыз, саллы, ике генә сүзе белән үз героеның кем икәнлеген математик төгәллек белән әйткән дә биргән! М. Мәһдиев һәм аның иҗаты турында әле үзе исән чагында ук байтак кына мәкаләләр дөнья күрде. Автор, үз фикерләре белән генә чикләнмичә, бер җепкә тезеп, Дания Заһидуллина, Фоат Галимуллин, Марсель Галиев, Тәбриз Мөбарәков, Рим Халитов (Татарстанның атказанган төзүчесе) һ. б. ның әдипкә нинди бәя бирүләрен әйтеп, үзенең уйлануларын әнә шундый мисаллар белән дә ныгытып куя.

М. Мәһдиев язмышындагы иң зур фаҗигане әйтми китү мөмкин түгелдер. Бу булачак әдипнең балачагына бәйле. Советлар яраткан, үз иткән әрсез гайбәт аның газиз әтисенә – авыл мулласы һәм соңрак укытучылык эшенә күчкән Сөнгат абыйга «халык дошманы» дигән теге әшәке кара тамганы суга. Менә шушы урында Т. Галиуллин, бер дә яшереп-икеләнеп тормыйча, ачыктан-ачык дөресен әйтеп яза: «Аның җанына хакимияттән, тирәлектән курку хисе кереп кала. Бу шом озак саклана».

Бик хәтәр һәм акыллы сүзләр.

Менә шушы хәлгә бәйле рәвештә Т. Галиуллин игътибарга лаек бер фаразны алга сөрә: «Ул милли хәрәкәтнең лидеры була алыр иде», – ди. Мин моның белән килешәм. Чөнки ул шундый да дәрәҗәле һәм җавалы вазифага (миссиягә) бар яктан да әзерлекле, бөтенесен ерып чыга ала торган эшчән шәхес иде. Аның халык ташкынын үзе артыннан ияртәсенә тамчы да шик юк. Вәләкин Мәһдиевнең баш очында әтисенең теге «кара күләгәсе» һәрвакыт айбалтадай эленеп торган. Суверенитет башы елларында ул мөнбәргә күтәрелсә, аның башына тукмак оручылар, һичшиксез, табылыр иде. Җанына тигән НКВДның тамырлары үлмәгән ич әле, җай чыкса, кылыч уйнатырга һәрвакыт әзер торалар…

Әңгәмәләребезнең берсендә мин аңа шундыйрак бер сорау да биргән идем:

– Сез нишләп татар иҗтимагый үзәге эшендә катнашмыйсыз, нишләп митингларда чыгыш ясамыйсыз?

Ул, озак уйланып тормастан, болай дип җавап бирде:

– Мин табигатем белән митинговой кеше түгел, андый сәләт миңа бирелмәгән. Газеталарда мәкаләләр белән һәм иҗатым белән катнашам, мин дә милләтемнең күзен ачарга үземнән өлеш кертәм.

Аның бу җавабы һәм сүзләре аңлаешлы. Ләкин минем өчен бер сер ачык: куркытылган буын вәкиле буларак, ул барыбер өч хәрефле КГБдан, аның җитез әләкчеләреннән уңайсызланып яшәде шикелле. Аңардан батырлык көтмик. Ул болай да милләтнең үзаңын уяту һәм татар әдәбиятының сулышын яңартуда бик кирәкле эшләрне һаман саен башкара килде.

Бераз чигенеш ясап, үземнән бер штрих.

Авыл мулласы Сөнгат абыйның өлкәнрәк улы Рәшит Мәһдиев тә бар бит әле дөньяда. Ватан сугышының башыннан алып ахырына кадәр сапёр булып катнашкан, Европа түренә кадәр үк барып җиткән бу фронтовик турында (үзе исән чагында ук!) мин «Дүрт гөрелте» дигән очерк язган идем. «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыкты ул. Мөхәммәт абый әлеге язманы күргән-укыган икән, рәхмәт әйтеп шалтыратты. Аны карчыгадай үткер күзле Аяз Гыйләҗев тә укыган булып чыкты. Матбугат коридорында очратып, остазым буларак яратып та, шелтәләп тә әйтә куйды ул миңа:

– Мәһдинең абыйсы икәнен нигә сиздермәдең язмаңда? Әтиләре Сөнгатнең КГБ тырнагына эләгүен дә каләм очына эләктерсәң, хакыйкать күбрәк ачылган булыр иде…

Әле минем яшь чак, юләр чак дигәндәй, күп нәрсәләрне белми идем шул. Рәшит агай да, әтисе турында сөйләп, ул чакларның михнәтен йөрәгендә кузгатырга теләмәгән, күрәсең.

Ходайның рәхмәте белән болар хакында тулырак һәм тәфсиллерәк сөйләп бирү вазифасы Тәлгат Галиуллин каләменә насыйп булган, күрәсең.

* * *

«Кем кияве икән Мөхәммәт Мәһдиев?» дигән сорау куелган икән, әдәбиятыбыз аксакалы Гомәр ага Бәширов турында сөйләү һәм әйтми калу мөмкин булмагандыр. Мантыйк шуны таләп итә. Фактлар үҗәт нәрсә: җилкәсенә күп кенә погоннар салынган, хөкүмәт дәрәҗәсендәге президиумнарда һәм олы түрәләр тирәсендә еш кайнаган Г. Бәширов турында автор бик җылы һәм якын итеп сөйли, истәлекләрен уртаклаша. Мәһдиевнең хатыны Лилия ханым турында да күпләребез белмәгән кызыклы сәхифәләргә юлыгабыз. Боларны сөйләп кабатланасым килми, китапны кулына тотып укыган кеше һәммәсен дә үзе һәм үзенчә кабул итсен. «Кияү белән бабай арасындагы җылы мәнәсәбәтләр» матур чагылыш тапкан. Автор, пакусны киң алдырып, Бәширов иҗатына һәм аның холкына рас килердәй сүзләрне бер җөмлә белән әйтеп сала белгән: «Кабаланып яшәмәде, ашыгып эшләмәде». Чикләвек йомарламыдай бу җөмләгә нинди дә булса яңалык өстәү мөмкин түгелдер кебек.

Йолдызлыкта әле М. Мәһдиевнең замандашлары, каләмдәшләре турындагы сәхифәләргә дә иркенләп урын бирелгән. Бу тезмәдәге бүлекләрнең «Гариф абый!», «Аяз ага!» һәм инде «Онытмадык сине, Фәрваз дус!» дип өндәү билгеләре белән бирелүе, үзенчәлекле бер алым булудан бигрәк, аларны әле дә булса ярату, ихластан сагыну дигәнне аңлата лабаса! Т. Галиуллин «Мин алар белән дус идем» дип күкрәк сугып мактанмый, ләкин шушы «өч баһадир» (бу фотоның тарихын күпләр хәтерлидер – беләдер) турында авыз тутырып, тел яшермичә язганнарыннан ышанычлы, арка терәге булырдай каләмдәш дусларына җылы-ягымлы-төртмәле мөнәсәбәте һәр абзац саен диярлек үзен сиздереп тора.

Бу өч әдипне рухи якынлык, татар әдәбиятының язмышы һәм киләчәге өчен җаваплылык берләштергәнен әйтү белән генә чикләнмичә, Т. Галиуллин моның тагын бер тарихи сәбәбен – советлар дәверендә өчесенең дә тоталитар режим камчысын үз җилкәсендә татыган шәхесләр икәнен дә ассызыкларга онытмый.

Сокланырлык бит: М. Мәһдиевнең тормыш һәм иҗат юлын, аның күргән-кичергәннәрен, замандашлары белән ничек итеп дустанә аралашканын тәсбих итеп бер җепкә тезеп кара әле син! Моның өчен үткер күз, яхшы хәтер, корыч мантыйк, ә инде төрле фараз-уйлануларда китап авторының хакыйкатькә үтә якын торуы кебек сыйфатлар кирәклеге аңлашыла. Гәрчә автор: «Язын мәңге яшелләнеп торган яфраклар көзен шыбырдап коелган шикелле, бик мәгънәле сүзләр, фикерләр дә хәтердән төшеп кала икән», – дип уфтанса да, моның белән тулаем килешәсе килми. Истә калырдай нәрсәләр барыбер истә кала икән…

Үземнән бер штрих.

Аяз Гыйләҗев йомшак, җебек кешеләрне яратмады. Үзе исә бәяләмәләрдә кырыс, аяусыз һәм усал телле иде. Шулай бервакыт «Идел-Пресс» ашханәсенә әбәткә кердек. 90 нчы еллар башы бу, гайрәтле КПССның сүтелгән, ишелгәнрәк чагы. Күзләрен күзлек пыяласы аша елтыратып, үзенә хас бер усаллык белән әйтеп салды бу: «Ата коммунистларның кайберләрен тиздән багана саен асып куячаклар!» – ди. Мин моны усаллыктан битәр, үзенең яшьлеген Карлаг лагерында үткәрергә мәҗбүр иткән совет хакимиятенә таш ыргыту, рәнҗетелгән буыннан үзенчә бер үпкә дип кабул иттем ул чакта.

Т. Галиуллин үзенең язмаларында «Өч баһадир» образына кергән әдипләрнең өчесенә дә югары, гадел, принципиаль бәя бирә, аларның эшчән һәм кешелекле сыйфатларын ача, җанлы образларын тудыра. Мисаллар китереп урын аласы килми, мәкаләбезнең күләме дә чикле.

Шулай да үземнән тагын бер штрих.

Бервакыт (1988 еллар тирәсе) биш язучы Әтнә районына «Волга» машинасында сәфәргә киттек: Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, М. Мәһдиев, Р. Мөхәммәдиев һәм мин. Мөхәммәт абыйның, гадәттәгечә, «Волга» га утырып (алгы рәттә), уң терсәген машина тәрәзәсеннән яртылаш чыгарып, кәефле генә барган чагы. Юлда ниләр генә сөйләшмәдек тә, нинди генә канатлы-шаян сүзләр әйтелмәде икән! Болар хакында аерым мәкалә язарга кирәктер. Тоткан юлыбыз исә «Искра» колхозына, аның рәисе, инде үзе дә калын китап чыгарып өлгергән Фәйзи Галиев авылына.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации