Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 15


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 15 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Мине… мине… Хөснулла котыртты… Каешларын кис, акча түләрмен, диде. Аның коткысына бирелеп, менә шушы юләрлекне эшләдем… Үтермә генә, теләсә нишләт мине…

Сукмады-ормады Шакирҗан, якасыннан тотып, җилтерәтеп, аны тышка, ай яктысына алып чыкты. Ачуы-нәфрәте тәмам ташыган булса да, фермерның акылы аек фикер йөртә иде. «Һәр кешедә кызыл кан ага, ә нигә мәкер һәм көнчелек кара була икән? – дип уйлады ул, Хөснулланың бу әшәке адымын бәяләргә тырышып. – Юк, болай гына калдырырга ярамый, юкса тәмам азынып, авылның да, районның да ямен җибәрәчәк бу алама кеше…»

Бөтен эчкәрге табигате белән шуны уйлады: хәзер аңа егетлекнең кыл уртасын табарга кирәк иде. Закон бар, суд әһелләре бар – соңгы сүзне алар әйтер. Бу минутларда Шакирҗанның карары кыска һәм кискен булды:

– Бар, авылга тай моннан! Бүген таң белән Хөснуллаңны ияртеп миңа алып киләсең! Кара аны, минем әйткәнем беспощадно үтәлгән булсын, минем белән качышлы уйнамагыз…

Шулай диде дә көчле куллары белән Хәбибрахманның шәүләсен урам якка таба этәреп җибәрде. Көтмәгәндә, төн карасын ярып, кайдадыр этләр өргәне ишетелде. Ай да болытлар артына качып өлгергән иде. Яфракларны шыбырдатып, дымсу җил исте. Тирә-юньне коендырасы килеп, төнге яңгыр якыная иде.

* * *

Соңыннан мин шуларны белдем: куштаны Хәбибрахман белән бер мичәүдә килергә уңайсызланыптыр инде, эшнең мөшкеллеген сизеп һәм гафу үтенергә теләп, Хөснулла таң тишегеннән үк җиңел машинасы белән Шакирҗанның ихатасына килеп туктый. Фермер Шакирҗан аны кырыс каршы алган. Күңелендә җыйналган, бөялеп торган бөтен уйларын берьюлы әйтеп салган ул:

– Чит авылга читтән килеп утырган җитәкче патриот була алмый икән шул. Сиңа бернинди ышаныч юк. Авылның рухын, җанын, әхлагын саклап калу өчен син ниләр эшләргә җыенасың? Авылда китап уку, китап сүзе онытылып бара. Чөнки аңлы, укымышлы гаиләләр күптән шәһәргә күчеп бетте. Хәзер авылда картлар һәм пенсионерлар гына калды диярлек. Шәһәрдә юкса берәүне дә колач җәеп көтеп тормыйлар. Әгәр яшьләр эш тапса, ата-бабасы нигезендә төпләнеп калса, авылда тормыш ничекләр генә үзгәрмәс иде икән! Нигә яшьләрнең йөрәгенә ут салмыйсың, дәрт кабызмыйсың? Күп нәрсә җитәкчедән тора бит. Шәһәрдә – хаос, урбанизация. Мин, менә шулардан туеп, авылга, туган ягыма кайттым да инде. Яңарыш, үзгәрешләр ясыйсым килә минем. Планнарым зурдан, чынга ашарлык. Хәрәмгә кергәнем юк. Ә син тотасың да миңа аяк чаласың…

Сүзләрнең көчлесен-тазасын сайлап, баштарак әнә шундыйрак «лекция» укыган ул. Сүзләре, уй-фикерләре озынга китә аның. Кинәт тукталып кала. Хөснулла аның әйткәннәрен аңладымы-юкмы дигәндәй, аның сөмсезләнеп калган йөзенә текәлә. «Юк, тар карашлы кешеләр үзенең кетәгеннән ерак китә алмый шул» дип гөманлый Шакирҗан һәм Хөснулланы атлар сараена эчкәре чакыра.

Сөйләшми генә керәләр һәм күрә Хөснулла: озын итеп сузылган араннар рәтендә тәртип, чисталык, үз кадерен белеп һәм башын чөеп кенә атлар печән ашый, башак салынган улакка борын төртергә дә өлгерәләр. Араннардагы капканың һәркайсына атларның исеме-кушаматы һәм туган елы язылган…

Ниһаять, тукталалар. Күп кенә титуллар яулаган, иртәгә менә-менә зур бәйгегә чыгачак Чегәннең аранына керәләр. Атның зур итеп ачылган күзләре рәнҗүле. Малкай бөтенесен аңлаган, кемнеңдер аны мәсхәрәләвен бөтен тәне-гәүдәсе белән тойгандыр шикелле. Керфекләрендә хәтта күз яшьләре җемелди кебек…

– Ә син беләсеңме, атның күзендә адәм акыллары бар?

Хөснулла ни дип җавап кайтарырга белми, кулларын кесәсенә бер тыга, бер чыгара.Үткер пычак белән кисеп-тураклап ташлаган, еландай салынып төшкән каеш бауларын күргәч, кулы белән күзен каплагандай итә.

Шушы көчсез, мескен хәлдәге каеш-дирбияләргә Шакирҗанның да күзе төшә. Ул аларга махсус кагылмый, кулы да бармый – күрсен шушы адәм аламасы үзенең нинди «ботка» пешергәнен дигәндер…

Шулчак атлар хуҗасына әллә нәрсә була, кинәт калкынып куя. Әйтер сүзләрен нәфрәт белән тешләре арасыннан сытып чыгара:

– Менә, ат рәнҗешен авыз итеп кара син! – ди дә, якасыннан каптырып, Хөснулланың ялангач башын су-он-солы саламы белән тугланган башак тагарагына чумдыра!..

Бу минутларда өтек хәлгә төшкән Хөснулланың ниләр кичергәнен күз алдына китерү дә кыен. Һәрхәлдә, кырда тулышып үскән чәнечкеле башак белән атларга болгатып бирелә торган көрпәле башак арасында гына түгел, яхшылык белән яманлык арасында да зур аерма барлыгын тоймый калмагандыр ул… Тормыш-яшәештән сабак алыр өчен хаталар җибәрү мәҗбүри түгел, хакыйкатькә җәяүләп кем нинди юлдан килә бит. Аерма шунда: берәүләр бүтәннәрнең язмышыннан гыйбрәт ала, мыегына чорный, икенчеләр исә үзенең шәхси тәҗрибәсеннән, кылган гамәлләреннән сабак ала.

Безнең татарда кушаматсыз авыллар сирәктер. Шушы гайре табигый вакыйгадан соң Хөснуллага «киллер» дигән кушамат тигәнәктәй ябышып калачак – менә монысын ул һич кенә дә уйламагандыр, билгеле.

* * *

Дустым Шакирҗан турында тагын нәрсәләр өстәргә мөмкин? Авыз тутырып әйтергә була: мәктәп елларыннан ук килгән шахмат дәресләренә, үзенең фәлсәфәсенә ир-егетләрчә тугры калды ул, районның танылган фермеры булды, юлындагы каршылыкларны җиңеп, күңелендәге уй-ниятләрен чынга ашырды. Район спорт сараенда яшүсмерләрне татарча көрәш осталыгына өйрәтә, үзенең шәхси призларын булдырып, алар өчен ел саен кече сабантуйлар уздыра. Хәзер инде аларның гаиләсе үстергән нәселле атлар, чабышкылар илле башка якынлашып килә икән. Чемпион атлар – районның да мактанычы. Әнә шундый эшчән гаилә, таза тормыш һәм сөлектәй чаптар атлар барында татар яшәр әле, яшәр. Иншалла!

Ишетүемчә, узаман Шакирҗанны район башлыгы аппаратына дәрәҗәле урынга эшкә чакыралар икән. Ай-һай, фермерлык җиләнен ташлап, «галстуклы, ак күлмәкле» шундый рәсми эшкә барырга риза булыр микән ул? Хәер, белмәссең, тегесенә дә, бусына да җитәрлек дәрманны, зиһен һәм тәвәккәллекне табигать кызганмаган аңарга.

Алга таба да хәерле юл сиңа, авылдашым!

Декабрь, 2014 – гыйнвар, 2015


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации