Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 12


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 12 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Беренче бүлек
(1972–1974)
Ике егет, бер кыз

Чирәмле яшел тыкрыкның ике ягы да матур рәшәткәләр белән урап алынган. Урманчы Кәбир агайның йорт янындагы кече биләмәсе бу. Менә шунда аның ике улы – Тәфкил белән Инсаф – «Дружба» пычкысы белән тураклап ташлаган тумраннарны кыл урталай ярып маташалар. Мунчага һәм кышлыкка җитәрлек бер дигән утын запасы әзерләүләре.

Маңгай тирләрен сөртеп, ял итәргә утыргач та алар арасында мондыйрак җанлы сөйләшү башланып китте. Бераз өлкәнрәк һәм абый кеше буларак, сүзнең очын Тәфкил элдереп алды:

– Авылга фельдшер килгәч, дөньялар аязга таба үзгәрде бит, ә?

– Чыннан да, көннәр аязды авылга чибәр кыз килгәч, – диде Инсаф энекәше, аның белән килешеп.

– Чибәр кызлар теләсә кем кулына төшеп кунарга тиеш түгел. Мин быел армиядән кайттым. Солдат шулпасын чүмечләп эчкән кеше буларак, ант итеп әйтәм, Ленараны беркемгә бирмәячәкмен! Ул, шиксез, минеке булырга тиеш…

– Ә сезнең юньләп сөйләшкәнегез булдымы соң әле? Әгәр ул риза булмаса…

Тәфкил, үзен һәм әйткән сүзен югары тотарга тырышып:

– Булыр, – диде, кырт кисеп. – Мин бит армия школасын узган кеше. Йөрәгемне ачып сала белермен. Кирәк икән, үз бәхетем өчен көрәшергә дә әзер…

– Абый!

– Йә, ни әйтмәкче буласың?

– Син мине… дөрес аңларсың дип уйлыйм. Мин бит аңа үзем дә бер күрүдә гашыйк була яздым.

– Вәт, малай актыгы, син моны чынлап әйтәсеңме?

Инсафның бөтен килеш-кыяфәте җитди иде бу минутларда.

– Әйе. Ләкин… беренче сүзләреңнән соң мин синең хакка баш тартам. Әйдә, Ленара синеке булсын… Мин үз тиңемне барыбер табармын әле.

– Молодец, энекәш! Менә болай ачыктан-ачык, ихлас сөйләшүең ошый миңа, чёрт побери! – Канатланып китеп, бармакларын шартлата. – Юкса, каршы килердәй булсаң, чирәмгә тәгәрәтергә дә күп сорамас идем. Шаяртып әйтүем. Чынлап та, нәфесләнмәвең хәерле. Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый дигәннәр түгелме… Кичә клубта мин аны беренче тапкыр танцыга чакырдым. Ну, парин, биеп тә карадык соң!

Инсаф ирексездән, ләкин ихластан елмайды:

– Котлыйм! Юлыгызга ак җәймә…

– Синең бертуган абыеңа шулай юл бирүең бик дөрес эш. Әйдә, шулай да бергәләп Ленара янына кереп чыгыйк әле. Сәбәп табып, билгеле. Мәсәлән, кан басымын үлчәтеп карыйк. Ниләр әйтер, ни сөйләр икән ул безгә?

– Яхшы, абый. Ләкин безнең әлерәк булган сөйләшүләр турында ләм-мим, берни дә әйтмибез.

– Кәнишне, брат! Просто аны бергәләп күреп чыгыйк дигән идем. Маладис, син мине дөрес аңладың.

Ленара аларны көләч йөз белән каршы алды. Авыл кочагына «күктән» төшкән кызның каш-керфекләре, йөз сызыклары шулкадәрле камил һәм нәфис яратылган иде ки, гүя боларның һәммәсен табигать бөртекләп һәм миллиметрлап ясаган, шулкадәрле килешле итеп елмая ул, хәтта ап-ак тешләре дә елмая, нур чәчә кебек.

Исәнләштеләр. Ленара аларның икесенә дә эскәмиядән урын тәкъдим итте, шундук сорашу сүзләренә дә күчте:

– Нинди йомыш белән? Авылның таза егетләре берни белән дә чирләми дип беләм…

Тәфкил сүз дилбегәсен үз кулына алуны кирәк санады.

– Әйе, син безнең авылга килгәнчегә кадәр без бернинди дә сырхау-мазарны белми идек. – Аннары, гөнаһсыз-хәйләкәр елмаеп: – Ә менә хәзер нәрсәдер булды безгә…

Инсаф аны бүлдерде:

– Бигрәк тә Тәфкил абыйга!

– Алайса, иң элек Тәфкилнең зарын тыңлап карыйк, – дип көлемсерәде Ленара.

– Менә, кан басымы нишләптер уйный башлады минем, – диде Тәфкил, күзен дә йоммыйча. – Ленара матурым, иренмичә генә үлчәп карамассың микән?..

Ленара өстәл өстендә яткан аппаратны җәя-сүтә башлады. Егетнең кан басымын үлчәгәннән соң җитдиләнеп китте:

– Чыннан да, кан басымың бераз югары. Нәрсә булды шулай борчылырлык?

– Синең кебек чибәрне күргәндә, кан басымың гына түгел, әллә кайсы күзәнәкләрең урыныннан кубарылыр, туташ, – диде Тәфкил, сүзләренә тирән мәгънә салырга тырышып.

Ленара кырыслана да белә икән әле, шелтәли төшеп, турысын әйтеп салды:

– Ярар, тозсыз сүзләреңне калдырып тор. Мин сиңа ике таблетка дибазол бирәм. Менә шуларны тел астына салсаң тынычланырсың…

– Ай-һай, җиңел хәл итәсең син, сандугач… Мин лутчы саф һавага чыгам да авыл этләрен, әтәчләрне тыңлыйм. Җанга шифасы булыр.

– Дөрес уйлыйсың, – дип җөпләде аны Ленара. – Ә менә хәзер энекәшеңнең кан басымын үлчәп карыйбыз. Утыр, Инсаф!

Инсаф, өстәлгә таба күчеп, ул күрсәткән урындыкка утырды. Тәфкилнең борчагы пешмәде шикелле, шуңа да ул, күп уйлап тормастан, тәмәке кабын капшый-капшый, җилләнергә дип, баскыч төбенә чыгарга ашыкты.

Ленара үлчәү аппараты түгәрәгендә биешкән саннарны күңеленнән барлый иде.

– Инсаф, ә синең кан басымың нишләптер түбән…

– Абый гаепледер әле моңа…

– Нишләп алай дисең?

– Шулай. Ул миңа әлерәк кенә сыерлар-бозаулар турында ниндидер фәлсәфә сатты да бөтен кәефемне бозды бугай…

– Нәрсә диде соң ул?

– Юк, мин бу хакта җәелеп сөйләшергә теләмим.

– Яшь кенә булсаң да, кызык егеткә охшагансың син.

– Ничек булсам, шулай инде. Артистланырга яратмыйм.

– Әйе, синең кебек үҗәтләр сирәк буладыр ул. Андыйлар көннәрнең берендә максатына ирешә дә.

– Ленара, әйдә, югары материягә кермик әле. Мине бит әти крестьян акылы биреп үстерде. Мин – табигать баласы.

– Инсаф, син бу табигатең һәм акылың белән бер дә авылда калмассың шикелле.

– Әйе, бүген-иртәгә аттестатны алгач та, минем тизрәк Казанга укырга китәсем килә.

– Ә кем булырга?

– Мин астрономия, йолдызлар фәнен бик яратам. Пифагор теоремасына да тешем үтә. Ләкин әнием кебек математика укытучысы булмас идем… Укытучыларга хөрмәт кимеде хәзер авылда.

– Ә бәлки, әтиең кебек урманчы булырсың?

– Юк, – дип каршы төште Инсаф. – Андый эштә каты куллы булу кирәк. Ә минем күңелем йомшак. Минем галәм серләренә үтеп керәсем, яңа ачышлар ясыйсым килә…

Ленараның йөзенә гаҗәпләнү төсмерләре җәелде. Менә сиңа авыл баласы! Үзеннән ике-өч яшькә яшьрәк булган, инде егеткә тартым бу үсмернең эчке дөньясын аңлар өчен, күбрәк аралашу кирәктер, күрәсең.

– Син абыең Тәфкилгә бер дә охшамагансың, сөт һәм су шикелле, икегез ике төрле.

– Ә нигә мин аңа охшарга тиеш әле? Минем үз дөньям, үзем генә белгән хыялларым. Алдагы көннәремдә шуның өчен көрәшәчәкмен…

Бу минутларда тышта, җил исеп куйган саен, янбакчада үсеп утырган агач башлары аваз чыгара, аларга кушылып, Тәфкил дә сызгыргалап куя һәм Ленара турында уйлана иде.

Аны эшкә әтисе җибәрде

Егетләрнең чыгып югалулары кая, шул арада медпункт бусагасыннан Гөлҗиһан карчык атлап керде. Күрше-тирәдәрәк кенә ялгызы яшәп ята ул, шуңа күрәдерме, медпункт сукмагына тузан төшергәне юк.

Керә-керешкә үк күңелгә хуш килердәй шифалы сүзләр табып исәнләште, ярым пышылдап, шәфкать туташына үзе генә белгән догаларын ишеттерде. Аннары:

– Нихәл, кызым! Ару гына эшләп йөрисеңме? – диде.

– Рәхмәт, Гөлҗиһан әби! Шәһәрдән соң авыл һавасы бик ошый миңа. Инде ияләнеп киләм сезнең авылга, русча сүзләр кыстырмыйча гына сөйләшергә дә өйрәнеп беттем, күз тимәсен…

– Күз тия күрмәсен, наным. Матур кешегә күз тияргә бер дә ерак түгел ул. Син бит, сөбханалла, пылау өстендәге җимеш сыман балкып, күзгә күренеп торасың, балам…

Авыл карчыгының саф татарча «кызым», «наным», «сөбханалла» кебек татлы-йомшак сүзләр кулланып сөйләшүе Ленарага кызык та, тансык та иде.

– Апа җаным, рәхмәт яхшы сүзләреңә!

– Менә… медпунктка дип синең янга көненә бер тапкыр сугылып китмәсәм, күңелем тынычланмый. Нинди сере бардыр моның?

– Серен синең үзеңнән сорарга кирәктер. Кәефләрең ничек соң, Гөлҗиһан әби?

Карчыкның маңгаендагы нечкә җыерчыклары өскә таба калкып куйды. Сүзен икенчегә таба борырга теләве иде булса кирәк.

– Зинһар, «әби» дип әйтә күрмә, кызым, кеше-мазар ишетмәсен. Аллага шөкер, мин бит әле җитмешнең теге ягына атлап кына кердем…

– Ярый, килештек. «Апа» дип эндәшермен. Гөлҗиһан апа, ни йомыш бүген? Берәр җирең авыртмыйдыр бит? Аппетитың ничек?

– Шөкер, әпититем бик әйбәт кенә. Ни, менә нәрсә, кызым… Теге карвалул дигән нәмәрсәкәең йөрәккә хуш килеп тора икән. Ише янына тагын бер савыт алып китим дигән идем.

– Менә икәү генә калган запаста. Берсе сиңа насыйп икән.

Ленара, үзе белгән тартмаларын ачып, Гөлҗиһан әбинең кулына ул сораган даруны тапшырды.

– Кара аны, унбиш-егерме тамчыдан арттырма. Су кушканда дим…

– Әй, кызым, син ни әйтсәң, мин шуны тыңларга риза инде. Рәхмәтләр яусын үзеңә.

* * *

Ялгызың калу, бер яктан, ялыктыра, икенче караганда, сине, канатларында тибрәтеп, хатирәләр аланына илтеп сала. Андый чакларда Ленара да еш кына уйга бирелә, үткәннәрен барлый, язмышы сәхифәсенең кайбер битләрен күздән кичерә… Ул, ныклы гаиләдә туып үскән кыз, ничекләр итеп авыл җирлегенә килеп эләкте соң?

Күп нәрсәләр әтисенә, аның холкына бәйле иде шул, әтисе Министрлар кабинетында эшли, бүлек хезмәткәре иде. Фән һәм культура эшләренең күбесе аның кулы аша уза һәм аның катнашы белән хәл ителә. Кызы Ленара медицина көллиятен тәмамлагач та аңа, ике елга дип, мәҗбүри юллама бирелде. Әгәр теләсә, әтисе аны эшкә Казан каласында калдыра алмас идемени? Юк, ул, йорт башы һәм дәүләт чиновнигы буларак, мәсьәләне бөтенләй көтелмәгәнчә хәл итте: аның дипломлы кызы, бернигә карамастан, һөнәри юлламасы белән район җиренә барып эшләргә тиеш! Холкы-акылы ышанычлы, тормышны өйрәнер, тәҗрибә туплап кайтыр. Әтисе исә эреле-ваклы чиновникларга менә дигән гаделлек «үрнәге» күрсәтә… Карьерасын саклап калу һәм алга таба үстерү өчен менә дигән трамплин булачак бу…

Ленара боларны каян белә? Белмичә ни, бу хакта әтисе аның белән ачыктан-ачык сөйләште. Аңлаштылар. Шәһәрнең газлы, тузанлы, машиналы ыгы-зыгысыннан соң Ленараның үзенең дә авыл һавасына, яңа кешеләргә күңеле атлыгып тора иде. Ул үкенми. Ике ел вакыт эреп аккан кар суларыдай узар да китәр әле… Егерме яшендә генә булса да, ул инде шәхси тормышында үзе өчен байтак кына ачышлар ясап, азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән иде. Аларның күбесе аның көндәлек дәфтәренә теркәлгән. Әмма аның әлеге дәфтәренә берәү дә күз салырга, кирза итекләр белән керергә тиеш түгел.

Ленараның сер саклый белүе, аның ачкычын читләр кулына тапшырмау таланты тумыштан килә иде. Сирәк кенә кызларга бирелгән мәхәббәт чокырлары аны битенә генә түгел, ике як ирен почмакларына да юкка гына посмагандыр, күрәсең.

Рәиснең йокысы качты

Урманчы Кәбир агайның абыйлы-энеле малайлары бер хәл, авылга фельдшер кызның эшкә килеп урнашуы колхоз дилбегәсен кулында нык тоткан ир уртасы Самат Шәкүровның да йокысын тәмам качырды, әттәгенәсе! Колхоздагы эшләре уң бара иде аның, тел-теш тидерерлек түгел. Былтыр көздән чәчеп калдырган уҗымнары каерылып уңды – инде тук башаклар, җиргә иелеп, комбайннар килгәнен көтә. Басу-кырларда көнбагыш һәм кукуруз урманы җәйрәп ята – кышка менә дигән яшел силос әзер булачак!

Колхоз рәисенең бераз иркенрәк чагы хәзер. Нигә әле форсаттан файдаланып калмаска да дөнья рәхәтен татымаска? Менә шундый татлы уйлар белән сугарылган хыялларын күңеленә болайрак төенләп куйды: «Ленара дигән бу асыл кошны ничек тә кулга төшерергә, үзеңнеке итәргә, вәссәлам!»

Әйткән сүз – аткан ук!

Озак уйланып та тормастан, ул үзенең баллы-татлы ниятен чынга ашыру гамәленә кереште. Моның өчен хәзергә «кунак кызы» статусындагы чибәрне махсус игътибар һәм… көтелмәгән сюрпризлар белән шаккатыру, кош кебек сайрап, аның күңелен яулап алу кирәк иде. Билгеле, коры кул һәм дарысыз патрон белән сунарга чыкмыйлар.

Бу кадәресе уйлары аның фантазиясеннән ташып чыкты һәм аллы-гөлле салават күпере булып күңелендә балкый башлады. Хәрәкәттә – бәрәкәт…

Иң беренче ул, олы башын кече итеп дигәндәй, Ленараның эш урынына «рабочий визит» ясауны кирәк санады.

Керде. Исәнләште. Сөйләшеп киттеләр. Агач йорт маңгаендагы «медпункт» дигән борынгы тактаның бик искергән һәм авышкан булуын искәргән Самат сүзне шуңардан башларга булды:

– Ленара матурым, күрсәткеч тактаны өр-яңага алыштырасы булыр. Бу эшне үз өстемә алам. Иртәгә үк мәктәп рәссамына заказ бирәчәкмен, килештекме? Синең кебек чибәрнең йорт капкасы да визит карточкасыдай үзенә тартып торырга тиеш…

Ленара балкып елмайды:

– Ай, рәхмәт! Минем хезмәтем турында да кайгыртучылар бар икән әле.

– Дөнья чибәренә берни дә жәл түгел.

– Самат абый, алай ук күккә чөймәгез әле. Егылып төшәсе булса, кыенга килер.

– Мин барында син үзеңне ышанычлы кулларда дип исәплә. Сиңа егылып төшәргә ирек куймам.

– Рәхмәт инде шулай зурлаганыгыз өчен.

Самат җитдиләнә төште, үзенең уй-фикерләрен мөмкин кадәр үтемлерәк җиткерү өчен, акыллы сүзләр сайларга тырышты.

– Син бит безнең асыл кошыбызга тиң, зурлауга да, мактауга да лаеклы кешебез… Ә беләсеңме, сиңа атап, бүген мин иртән сувенирлар җыеп кайттым бит әле. Менә шул уңайдан кунакка чакырмак булам үзеңне…

– Китче әле, чынлапмы?

– Ипидер менә, мин бит ике сөйләргә яратмыйм.

– Французский духидыр әле…

– Нәрсә икәнен минем эш бүлмәсенә кергәч тә күрербез… Район үзәгенә шалтыратасым бар иде. Кара аны, оныта күрмә. Унбиш-егерме минуттан миңа сугылып чыгасы бул. Ничек диләр әле: эш беткәч уйнарга ярый. Эш бүре түгел, урманга качмас, дип тә өстәгән безнең бабайлар.

Яшь кенә булса да, таныш егетләр белән аралашып, азмы-күпме тәҗрибә туплаган Ленара килештереп кенә кыланырга өлгергән иде инде. Әйтер сүзләре сөттәй ап-ак тешләре арасыннан энҗедәй сөзелеп чыкты:

– Карап карыйк әле менә, ничегрәк уйнарсың икән?

– Көтәм, күгәрченем! Ашыгам, мин үземә киттем!

* * *

…Колхоз рәисенең эш бүлмәсе. Дәү генә өстәл, телефон, кәгазь белән тулган симез папкалар. Диварда эш күрсәткечләрен чагылдыручы таблица-плакатлар. Бер як кырыйда урындыклар рәте. Эшлекле Самат, телефон трубкасын кулына алып, каядыр шалтырата:

– Агрохимсервис, приёмныймы? Сәлам, чибәркәй! Самат абыең борчый әле сине. Гали Вәлиевич урынындамы?.. Тоташтыр әле үзе белән… Гали Вәлиевич, исәнмесез! Самавырың кайныймы, төтене туры чыгамы? – Көлешәләр. – Ярый, уен-муенны читкә калдырып торыйк та төп сүзгә күчик әле. Хәтерлисеңдер, ашлама турында сөйләшкән идек. Башкалар өлгергәнче дим… үзең беләсең, буш итмәм, складта сарык түшкәләре сине көтеп тора… Килегез, дисеңме, ярый, иртәгә безнең КамАЗ машинасы сезнең капка төбендә булыр.

Телефон трубкасын шалт итеп куюы булды, акрын гына ишек шакыдылар. Тәгаен Ленарадыр. Ул аны аягүрә басып каршылады, кулыннан кавалерларча тоткан булып түрдән урын тәкъдим итте:

– Рәхим итеп утыр, күгәрченем!

– Зинһар, шул төче сүзне әйтмә инде миңа, үтенәм. Просто Ленара диген…

– Яхшы. Алга таба Ленара, Ленарам дип кенә эндәшермен. Килештекме?

Бүлмә хуҗасы, кинәт кенә җиңел борылыш ясап, сул як почмактагы тумбочка каршына тукталды һәм аннан… этикеткасы күзгә бәрелеп торган йомры бер шешә тартып чыгарды. Аны вәкарь белән генә өстәл уртасына бастырды.

– Ачуланма инде, Ленара. Хәзергә син теләгән француз хушбуен эләктереп булмады. Аның каравы әнә биш йолдызлы әрмән коньягы затлы исәптән йөри.

– Самат абый, зинһар, мәшәкатьләнмәгез. Әле бит төш вакыты узып кына бара, көнозын йомыш белән сиңа да, миңа да кем генә килмәс…

Акыллы бу тәкъдим белән килеште Самат, сүзне икенчегә борды:

– Только, зинһар, «абый» дип әйтә күрмә, юкса араларны ерагайта бу сүз.

– Бер дә ерагайтмас. Көндез – абый, кичен – җаный дигәннәр түгелме…

Җәйләр җиткән саен, авылда, әбисе-дәү әнисе янында тәрбияләнеп үскән кыз татарча әйбәт кенә сөйләшә белә һәм өлкәннәр авызыннан чыккан йомры сүзләрне дә хәйран ишетеп, үзләштереп өлгергән иде.

Самат түзмәде, телендә ни булса, шуны әйтеп тә салды:

– Ну, сүз дигәндә кесәгә керә торганнардан түгел үзең! Мондый телең барында карга түгел, минем кебек бөркет тә күтәреп китә алмас сине.

– Күтәрелү – ике яклы нәрсә. Биеккәрәк күтәрелгән саен, егылып төшү куркынычы да арта дигәнне укыганым бар минем.

– Син укыганны мин… – Самат бу сүзләрнең дәвамын әйтеп бетермәде, тыелып калды. – Яле, фәлсәфә куертуны кичкә калдырып торыйк. Йолдызлы әрмән сые да кичкә калсын. Арыганнарны бетерү өчен дару булсын.

– Рәхмәт, дөрес аңладың мине.

– Син анда кичләрен урманчы Кәбир абый малайлары белән күңел ачасың икән дип ишеттем. Дөресме бу?

– Ә нигә, яшь егетләр белән аралашканнан укам коелмас бит? Ярый да син өйләнгән, гаиләле кеше. Мин бит азат, ирекле кыз.

– Дөрес анысы, килешәм. Әмма ләкин ирекле кошны берәр сунарчының атып төшерүе дә бик ихтимал…

– Борчылма. Инсаф дигәне бигрәк юаш, йомшак табигатьле күренә. Яшәү өчен исә тоткан җирдән өзәрдәй ныклы егет кирәк. Абыйсы Тәфкил артык һавалы. Андыйлар көннәрнең берендә ни кылганын да белмичә калырга мөмкин.

– Яшь кенә булсаң да, төпле фикер йөртәсең син. Бу миңа ошый. Тик мин әйткәнне исеңнән чыгарма: тоткан җирдән өзәрдәй кешеләрнең берсе авылда мин булам… – Менә шушы урында ул пеләшләнә төшкән маңгае белән һаваны сөзде һәм яп-ялангач фикерләрен ачып салды: – Син минеке генә булырга тиеш! Кулыннан эш килмәгән Кәбир малайлары белән ни генә майтара алырсың икән? Уйла…

– Син бит өйләнгән кеше. Сиңа ике арада чабулап йөрүләре күңелле булыр микән соң?

– Бу бит икебез генә белгән яшертен сер булачак. Балда-майда йөздерермен үзеңне, менә күрерсең. Безнең мөселман ирләренә, кулыннан килсә, ике хатын тоту тамчы да гаепкә саналмый.

– Сиңа шулай дип уйлавы җиңелдер, әлбәттә.

– Юк-юк, җиңел булмаячагын яхшы беләм. Ләкин синең хакка бернидән дә курыкмыйм. Бәлки, безне дөньяда тиңе булмаган мәхәббәт көтеп торадыр алда. Гомер булмаганны, мин тормышымда ниндидер яңарыш, уяну кичерәм…

Ленара килешергә ашыкмый, сүзне икенчерәк темага күчерә:

– Син бит моннан ярты сәгать элек кенә, сувенирлар әзерләдем, дигән идең түгелме? Йолдызлы коньяк, имеш, шул да булдымы сувенирың…

– Ә-ә, онытып җибәргәнмен… – дип, Самат бөтенләй үзгәреп китте, бакча як тәрәзәсенә килде һәм, пәрдәне сул кулы белән ачып, бәллүр вазага утыртылган чәчәкләр бәйләмен Ленарага сузды. – Андый-мондый гына түгел, кыр чәчәкләре болар. Яле, иснәп кара үзләрен.

– Да-а, баш әйләндергеч моның исләре! Рәхмәт, онытмагансың.

Самат, нидер эзләп, бу юлы өстәле тирәсендә бөтерелде. Тумбочкадан сары яфраклы көнбагыш «пәрәмәчен» тартып чыгарды.

– Әле менә сюрпризларның монысы да бар! Көнбагыш басуыннан самый эресен сайлап өздем үзеңә.

– Менә монысы кызык миңа, – дип, балаларча шатланды кыз. – Ә менә кыр чәчәкләрен эш өстәлемнең нәкъ уртасына куярмын.

Ул, чәчәкләрне кабат иснәп, күзләрен йома.

– Яле, күзләреңне ач, Ленара! – Бу юлы инде аның кулларында яшел «күлмәкле» сап-сары кукуруз чәкәне көлемсерәп карап тора иде. – Монысы да сиңа, кызый. Кем әйтмешли, куян күчтәнәче.

– Ба-а, вот это оригинально! – дип әйткәнен сизми дә калды Ленара. Син мине табигать бүләкләре белән тәмам күмеп ташладың.

– Минем сине хисләрем белән генә түгел, кулларым белән дә урап аласым килә!..

Ленара, ярым шаярып:

– Ир-егетләр чәкәнле була, диләр. Куркам, оялам мин синнән… – диде.

– Ташла әле, егерме яшьлек кызлар сүземе бу? Мин бит сиңа ихластан ашкынам. Куркам, оялам, имеш. Кечкенә сыерны үгез белән куркытканнар ди. – Самат, үзенең бу тапкыр сүзләреннән тәм табып, рәхәтләнеп елмайды, аннары җитди кыяфәт алды: – Эш сәгатең беткәч, миңа кереп чыгарга онытма! Безнең сөйләшер сүзләр бар әле…

Шартлау

Чирәмле тыкрык – аулак урыннарның берсе. Имән бүрәнә өстенә икәү утырган. Сул кулына шома таяк тоткан Тәфкил энесе Инсафка кул хәрәкәтләре белән нидер аңлатып маташа.

– Беләсеңме, әти мине бүген төнгә печән кибәннәрен сакларга җибәрәчәк. Бер дә барасы килеп тормый югыйсә.

– Нәрсә, караклар килер дип куркасыңмы әллә?

– Юк ла… Просто кичен клубка төшмәкче идем.

Инсаф, көлемсерәп, каш астыннан сиздерми генә абыйсына карады.

– Аңлашылды… әти әйтмешли, юкәдә икән чикләвек. Иң дөресе, кичен Ленараны күрәсең килә синең.

– Әйе, дөресе шул… Беләсеңме нәрсә? Әйдә шобага тотышыйк без. Радиодан ничек дип җырлыйлар әле:

 
Авылыбызда бер чибәр бар,
Әйдә, салыйк шобага…
 

Игътибар белән тыңлаганнан соң энесе:

– Кем уйлап чыгаргандыр, көе дә, сүзләре дә матур.

– Шуның белән шул. Тотыштыкмы?.. Кайсыбызның кулы өскә чыга, бүген кичке каравылга шул барачак. Шәп уйланган бит, ә!

Тәфкил, үзенең хәйләсез фантазиясенә сокланып, таякны бастырды да аның иң түбәнге өлешен кулы белән кысып-йомарлап тотты.

– Юк ла, шобага салырга яратмыйм мин, – дип карышты Инсаф.

– Шыттырма, бер тапкыр шобага алышканнан гына кулың корымас… Солдатта булып кайткан абыең сүзләре бу.

– Юк, дидем ич инде, ике сөйләшмим.

Тәфкилнең йөзенә гарьләнү билгеләре бәреп чыкты. Аһ, энесенең шушы үҗәтлеге! Үз буразнасына бер кердеме, тиз генә этеп чыгарырмын димә аны. Егетнең төртмәсе ирексездән теленә бәреп чыкты:

– Әйтәм аны медпунктта Ленара белән озак чөкердәштегез… Ну ярый. Алайса, әйдә, Ленара өчен шобага салабыз – өскә кем чыкса, аны бүген шул озатачак!

Таяктагы кул «атламнарын» Тәфкил лапаста ук инде үлчәп-тәгаенләп куйган иде шул. Шушы хәйләсе бәреп чыксамы – кыз аның куенында булачак… Инсаф исә, риза булмыйча, һаман үзенекен сукалады:

– Нигә әле кызлар бәясен таяк белән үлчәргә? Җаны кемне тели, шуның белән йөрсен.

– Их син, зелёный… Чын егетләр, «алма пеш, авызга төш» дип, авыз ачып утырмый, кирәк икән, ятлар кулыннан кызны йолкып кына ала!

Урамны сискәндереп, мотоцикл тавышы ишетелде. Егетләр бер-берсенә карашып тын калды, әтиләре урманнан кайтып килә булыр. Менә ул бишекле «Урал» мотоциклын алар каршына туктатты. Урманчы киеменнән. Кокардалы фуражкасы һәм костюм якаларындагы имән яфрак эмблемалары аңа рәсмилек, эшлекле кыяфәт өсти. Мотоцикл яшел бишегеннән чехолга поскан ау мылтыгы тырпаеп тора. Әти кеше:

– Нихәл, балалар? – дип хәл белеште дә чирәмгә сикереп төште. – Ашыкканы күренеп тора, шуңадыр сүзен кыска тотты: – Әниегезне укытучыларның август киңәшмәсенә чакыралар. Аны район үзәгенә илтеп куясым бар. Кичтән барып, танышларында кунам диде. Үземнең дә күрәсе кешеләрем бар.

Аннары, Тәфкил улына төбәлеп:

– Армиядән кайтканыңа өченче атна була түгелме? Син укырга яки берәр җирдә эшләргә җыенасыңмы соң? – диде.

– Борчылма, әти! Шабашниклар төркеме тупларга җыенам мин. Малы да, акчасы да булачак, – диде Тәфкил, хәрбиләрчә рапорт биргән сыманрак итеп.

Әтисе бу җаваптан канәгать калмады:

– Шул да булдымы эш! Күңелеңә ятардай, кулыңнан килердәй бер-бер юньле һөнәр сайларга бик вакыт сиңа. Вакыт дигәнең искән җил кебек уза да китә ул. Авызыңны ачып калма, ныклап уйлан дип әйтүем.

– Әти, әллә Лубьян урман хуҗалыгы техникумына барыйм микән… – дияргә мәҗбүр булды өлкән улы.

Кәбир, юлга җыенганын сиздереп, мотоцикл бишегенә үрелде.

– Ярый, балалар, бу хакта яңадан бер иркенләп сөйләшербез әле. – Шул арада ау мылтыгын алып, Тәфкилнең кулына тапшырды. – Улым, кибәннәргә күз-колак булу – бүген синең эш. Мин соң кайтачакмын. Кара аны, мылтык белән шаярма, фасон өчен генә йөртәм мин аны. Тоз белән генә корылган ул… Ә син, Инсаф, йорт-җир тирәсендәге эшләрне карарсың.

Аннары ул мотоциклын кабыза да зәңгәрсу төтен сирпетеп китеп бара. Эчке горурлыгын, әллә масаюынмы яшереп тә тормыйча, Тәфкил энесенә караш ташлый:

– Менә күрдеңме? Миңа ни эш куштылар да сиңа ни йомыш бирделәр. Югыйсә әлерәк кенә шобага салудан шүрләп калган идең.

– Шүрләмәдем… Ленара миннән берничә яшькә олырак бит. Менә шунысы чабудан тота мине. Ул кадәрле зурдан кубып ни сөйләшим мин аның белән?

– Дөрес әйтәсең, энем, минем тәгәрмәчкә таяк тыгу файдасыз. Күңелем сизә, Ленара барыбер минеке булачак… Телисеңме, рәшәткә башында утырган ала карганың сул күзен чукып чыгарам.

Канәгатьлек белән шулай дия-дия, мылтыгын иңеннән төшермәкче булган иде. Инсаф аны җилкәсенә кулын куеп туктатты:

– Шаярмасәнә, ул бит сиңа уенчык түгел. Шартласа, бөтен авыл аякка басачак бит.

– Хак әйтәсең!.. Карап-карап торам да тагын бер тапкыр карап куям мин сиңа. Эчтән генә горурланам синең белән. Алга таба да сынатма, энем. Мин үз юлымны үзем табармын, тик аркылы төшмәсеннәр генә… Ярый, әти кушканны эшләргә киттем.

Тәфкил китәргә кузгалган гына иде, шулвакыт тыкрык очында кемнеңдер җан ачысы белән: «Тәфкил абый!» – дип сөрән салганы ишетелде. Күрше малай икән. Нәрсә, әллә, Ходаем, бер-бер янгын чыкты микән? Ул арада баш түбәсенең берничә урынына зелёнка чәпәлгән касмак башлы малай сулышына кабып килеп тә җитте, кулларын болгый-болгый чәбәләнеп сөйли башлады:

– Анда… күпер тактасына эләгеп, Кәбир абыйның матае ауды!.. Әниегезнең аягы сынган, кулы кан эчендә… Ашыгыч ярдәм кирәк, диделәр. Фильдшер Ленара апаны чакыралар…

Бер дә көтелмәгән хәбәр иде бу! Котсыз оран бер мәлгә егетләрнең икесен дә телсез-өнсез калдырды. Ниһаять, Тәфкил җитди кыяфәттә тураеп басты:

– Энем, мин тиз генә әнинең хәлен белергә чаптым! Ә син…

– Юк, абый! Син тиз генә Ленараны тап… Колхоз идарәсенә йомыш белән кереп китте бугай ул. Әнинең хәлен белергә үзем йөгерәм!..

Шулай дип әйтү белән, җавап та көтеп тормастан, кинәт искән җил кебек кузгалып, күпер ягына таба йөгерде.

– Энекәш дөрес әйтә, – диде Тәфкил, үзалдына сөйләнеп. – Хәзер үк Ленараны эзләп табарга, фаҗига урынына барып җитәргә! Ашыгырга кирәк…

* * *

Әле кичке эңгер дә төшеп өлгермәгән, тәрәзә пәрдәләре инде тартылып куелган. Самат белән Ленара бу минутларда, бернинди тартынусыз, идарә йортының аулак бүлмәсендә гыйш-гашрәт манзарасына кереп баралар иде. Йомшак диванга җәелеп утырган хәлдә, кичке көн яктысыннан качып дигәндәй, чачаклы-чуклы җәймәгә уралганнар. Шушы чүпрәк җәймә «көлтәсе» ннән икесенең башлары гына күренеп тора, җәймә астыннан пар-пар аяклар идәнгә салынып төшкән. Бер-берсенә елышып иркәләнәләр, ярым пышылдап әйтелгән сүзләре тәрәз пәрдәләренә килеп сарыла…

Ләззәтле минутлар якынаясын көнозын үҗәтләнеп көткән Саматның башы-күзе нык әйләнгән иде шул. Хәтта бүлмә ишекләрен бикләргә дә оныткан, бахыр. Ленараның «Синең көчле кулларыңда рәхәт миңа» дигән сүзләре аны икенче бер параллель дөньяга илтеп салган иде.

…Уйламаган-көтмәгәндә кинәт ишек ачылып китте, һәм анда иңбашына мылтык аскан, күзе маңгаена менгән Тәфкилнең гасаби чырае күренде. Җәймәгә төренгән икәүнең «мәхәббәт» тамашасын күргәч, баштарак ул ни әйтергә белми әсәрләнеп калган иде, ләкин үзен бик тиз кулга алды.

– Уйнашчылар! Менә сез кем икәнсез… – дип, нәфрәт тулы сүзләрен теш арасыннан сытып чыгарды. – Мин синнән моны көтмәгән идем, Ленара! Күпер буенда әнкәй кан эчендә ята, ярдәм сорап сиңа килгән идем. Ә сез монда…

Сүзләрен әйтеп бетерә алмады, ачу белән мылтыгын тиз генә иңеннән тартып төшерде дә, берни уйламастан, тәтегә басты! Патронда тоз ядрәләр иде.

Ленара, ачыргаланып, нибары:

– Тәфкил, нишләвең бу? – дип кенә әйтә алды.

– Аа-й! – дип үкерде Самат, гәүдәсенең бил түбәнтен җирләрен кулы белән капшап. Фаш ителүдән куркып, шундук янауга күчте: – Мин сиңа күрмәгәнеңне күрсәтермен, егет кисәге! Күршедә генә милиция участогы барын онытма!..

Милиция чакыртуның хаҗәте дә калмады. Мылтык шартлавын ишетү белән, ул инде үзе «җинаять» урынына килеп тә баскан иде.

– Көпә-көндез ни булды?.. Әһә, урманчы малаеның эшеме? – Тәфкилгә төбәлеп: – Протокол төзибез дә сине кулга алабыз. Карышып тормаска киңәш итәм. Калганы сорау алганда ачыкланыр…

Мылтыкны тартып алганнан соң, Тәфкилнең кулларына богау салынды. Егет карышып торуның файдасыз икәнен аңлады, билгеле. Чөнки секунд эчендә булган хәлләр аңын томалаган иде.

Самат исә участковый сержант ягына карый-карый акланырга, дөресрәге, тел яшерергә ашыкты:

– Районга бару өчен транспорт сорап кергән иде. Булмый, барлык машиналар кырда, юлда дип отказ биргән идем, әнә шуның өчен мылтык күтәрде кабахәт!..

– Әйе, машина бирмәгән өчен… – дип, тамчы да тартынмыйча, Ленара аның сүзләрен җөпләмәсенме бу минутта! Бу инде оятсызлыкның чиге, соңгы ноктасы иде. Тәфкил аңарга нәфрәт укларын чәчте. Ул инде ачы хакыйкатьне – алга таба алар арасында бернинди дә уртаклык, рухи якынлык булмаячагын тәгаен аңлаган иде.

Милиционер үзен кырку тотарга тырышты:

– Протокол телендә «состоявшийся факт» дип атала бу… Сорау алганда, сезнең икегезне дә шаһитлар итеп чакырырбыз, әйткән сүзләрегезне онытмагыз. Ә син, егетем, әйдә, киттек минем белән!

* * *

Күпер төбендә һәм идарәдә булган вакыйгаларны Инсаф бик авырдан кичерде. Район шифаханәсенә озатылган әнкәсенең хәле өчен аеруча борчылды, өзгәләнде ул. Йокысы йокы булмады, төне буе керфек тә какмыйча борсаланып чыкты. Чәченә, каш-керфекләренә менә-менә ут кабар төсле иде.

Уйлары су юлыдай туктаусыз агылды.

Их, Ленара, нишләдең син! Тайгак юлга ничек аяк бастың? Вакытында килеп, әнкәйгә тиешле ярдәмне күрсәтә алган булсаңмы… Без сине, мең рәхмәтләр әйтеп, уч төбендә генә йөрткән булыр идек. Ә хәзер… Хәзер сиңа тамчы да хөрмәтем калмады. Син ак халатлы врачлар исеменә тап төшердең… Абыйны алып киткәннәр менә. Аның язмышы ни белән төгәлләнер… Хәерлегә булсын!

Тәрәзә пәрдәләре эзмә-эз ябылган. Өй эче караңгы, хәтта өстәл-шкаф шәүләләре дә күзгә күренми диярлек. Кинәт менә шушы караңгылык пәрдәсенең бер почмагы ачылып китте һәм… андагы тонык яктылык уртасында өрфия ак яулык ябынган әнисе пәйда булды!

Урын өстендә борсаланып яткан Инсаф, бихисап уйлар ятьмәсеннән бушанырга теләп, газиз әнкәсе белән тын гына сөйләшә иде…

– Әнкәй-әнкәй, нигә мин әткәй артыннан чапмадым да сезнең белән бергә китмәдем икән? Бәлки, күпер тактасына эләкмәгән дә булыр идегез.

– Алай димә, улым… Күрәсен күрми, гүргә кереп булмый, дигәннәр.

– Без барыбыз да синең алда гаепле бугай.

– Мин берәүне дә гаепләмим. Сөякләрем ялганыр, аягым төзәлер, боерган булса…

– Шулай гына була күрсен.

– Хәтерлисеңме, әле кайчан гына беренче класска мин сине үзем җитәкләп алып килдем. Укытучы малаена иптәшләрең бармак төртеп күрсәтер дип бик курыккан идең. Мин сине юаттым, елак булма, дип өйрәттем… Һай, гомер диген. Инде менә син дә унҗиде яшьлек егет булдың.

– Хәтереңдәме, әни, мин синең шикелле укытучы булырга хыяллана идем.

– Әйе, укуыңны да яхшы гына тәмамладың.

– Ул чактагы ниятемне кискен үзгәрттем, әни. Мин башка һөнәр сайлармын, ахрысы.

– Киләчәктә нинди генә һөнәр сайласаң да, юлыңа ак җәймә, улым! Барыннан да элек кеше булыгыз, игелек кылып яшәгез.

– Әнкәй, беләсеңме, мин врач булырга дигән ныклы карарга килдем!..

Шушы хыялый сөйләшүдән соң, азмы-күпме тынычланып, ниһаять, йокыга китте Инсаф.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации