Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 8


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 8 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Урланган җиңү
(Сугыш турында уйланулар)

«Тарихны җиңүчеләр яза» дигән хикмәтле гыйбарә бар. Ләкин сугышларсыз яши алмаган кешелек тарихында, илләр белән илләр гел чәкәшеп-якалашып торган заманда, бу, чыннан да, шулаймы соң? Әйе, сугыш хакыйкатен бетерергә, аңа ялган күлмәк кидертергә тырышучылар күп.

Бу җәһәттән, бик еракка китмичә, Икенче бөтендөнья суышы нәтиҗәләренә, аның фаҗигале сәхифәләренә генә тукталыйк. Җәмгыятебез нинди генә үсеш-үзгәрешләр кичермәсен, 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы бик күп буыннар өчен һаман изге төшенчә булып калачактыр – моңа шикләнмәскә мөмкин. Чөнки әлеге канкойгыч бәрелештә утыз миллион халкын (нишләтәсең, бу сан төрле елларда төречә әйтелә килде…) югалткан илнең хәтеренә балта чабу мөмкин түгел!

Әле кайчан гына Җиңүнең 70 еллыгын ил күләмендә зурлап, мәртәбәләп үткәргән идек. Әмма парадлар, чәчәкләр диңгезе һәм фанфаралар шавы астында без мөһим бер нәрсәне онытып җибәрдек бугай: икейөзле сәясәтчеләр һәм радикал төркемнәр безнең Җиңүне урладылар! Әйе, урладылар…

Хәтерләсәгез – бронза битле, гимнастёрка кигән, ППШ автоматын кулына кысып тоткан, ярты Европаны азат иткән совет солдаты һәйкәлләрен җимерү яисә мәсхәрәләү кебек оятсыз гамәлне Грузия һәм Эстония башлап җибәргән иде. Аннары инде һәйкәлләргә каршы көрәш «байрагы» н Польша күтәреп алды. Генерал Черняховскийның һәйкәлдәге барельефын сүтеп, куптарып алдылар. Шул ук Польшада билгесез бәндәләр туганнар каберлегендәге егермеләп совет сугышчысының кабер ташларын аударып ташлаган иде. Ә инде Украинаның әзер тәхеткә үрмәләп диярлек менгән яңа премьер-министры Арсен Яценюк тарихны бозып күрсәтүнең «классик» үрнәген күрсәтте: янәсе, Освенцим концлагерын украин сугышчылары азат иткән икән! Юк, ул саташып сөйләшми, чынлыкта Россиянең канына тоз саласы килә аның…

Хәбәрләр һаман килә тора. Димәк, һәйкәлләр белән сугыш әле дә булса дәвам итә. Җавап йөзеннән Россия берни эшли алмый. Хәер, Кремль (Госдума) туган телебезнең нигезләрен җимерә, аны читлеккә ябарга тырыша – Татарстан хөкүмәте дә берни эшли алмый бит.

Сүзебез һәйкәлләрне җимерү турында…

Кая барабыз?

Каян килгән дәһрилек, имансызлык бу?

Әлеге сорауларга җавап бирү шактый четерекле, катлаулы. Хәлбуки хакыйкать тавына күтәрелә төшеп, күзебезне ачыбрак карасак, аларга дөрес һәм объектив җавап бирү кыен түгелдер.

Кыскасы, Икенче бөтендөнья сугышына «ревизия», дөресрәге, фальсификация ясарга омтылыш, үткәндәге якын тарихка төзәтмә кертергә тырышулар ешайды.

Бервакытны трамвайда миңа өлкән бер агайның (күкрәгендәге колодкасына караганда, сугыш ветераны булса кирәк) ачынып, әрнеп әйткән сүзләрен ишетергә туры килде:

– Без җиңдек, имеш. Германияне бирдек, ярты Европаны бирдек. Шулкадәр корбаннар бирү нигә кирәк булды икән?

Аның бу сүзләре бик нык уйландырды мине һәм шушы мәкаләне язарга мәҗбүр итте. Күр әле, гап-гади бер агай да нәкъ менә урланган Җиңү турында фикер йөртсен әле менәтрә!

Кайчандыр СССРда яшәп яткан, инде хәзер дәүләтчелек хокукына ия булган, Варшава договоры ышыгында яшәп яткан бу илләрнең «киртә» җимерүе, шулай һавалануы кызганыч, әлбәттә. Монысы – Европа ягыннан исә торган җилләр. Ә менә уйлап карсак…

Әйе, төптән уйлап карасак, булачак Җиңүнең мәсхәрә ителүенә безнең Ил үзе, дөресрәге, Сталин режимы беренчеләрдән булып «өлеш» кертә башлый. Метаморфозаны? Юк, ошбу фикерне тарихтагы конкрет мисаллар белән сипләп нытытып була.

1937–1938 елгы репрессияләр Кызыл Армия өчен аеруча фаҗигале була. Корыч система үзенең кара эшен эшли. Унсигез ел буе төрмә һәм лагерьларда җәфа чиккән генерал-лейтенант А. Тодорский алтмышынчы еллар азагында Сталин режимы корбанарын реабилитацияләү комиссияләренең берсен җитәкли. Ул язган белешмәдәге саннар белән танышсаң, чәчләрең үрә торырлык!

Әйтик, биш Совтелар Союзы маршалының өчесе террор корбаны була: болар – М. Тухачевский, А. Егоров, В. Блюхер, ә инде Ворошилов һәм Будённый ничектер исән кала.

Тулаем саннарга килсәк, шушы ике ел арасында 36 мең 761 хәрби начальник һәм 3 меңнән артык флот җитәкчеләре репрессия тырнагына эләгә! Түгәрәкләп алсак, илнең алтын баганасы – 40 меңгә якын хәрбиләр җәбер чигә яки юк ителә.

Дәһшәтле сугыш уты менә-менә кабынам дип торганда бер генә илнең җитәкчеләре дә үз иленең хәрби кадрларын шушы тиклем масштабта кырып салмаган. Нәрсә, Черчилль яки Рузвельт үзләрендәге генерал һәм офицерларны төрмәдә яисә концлагерьларьда череткәнме? Юк, андый хәлләр булмаган. Хәтта канечкеч Гитлер да фельдмаршалларының орден-медальәрен тартып-йолкып алган, әмма аларны гильотинага озатмаган…

«Социализмны ныгыту хакына» дигән сылтау белән тимер рәшәткәләр артына ябылган бу хәрбиләребез исән булсамы! Фашистик Германияне җиңүебез дүрт елга ук сузылмас, ә бәлки бер-ике ел эчендә төгәлләнгән булыр иде.

Искә төшерик: илбасар нимесләр санаулы ай эчендә Мәскәү капкасына хәтле килеп җитә! Ни өчен шулай? Төрле сәбәпләре бардыр, әмма дә ләкин сәбәпнең иң зурысы шулдыр: репрессия һәм армиядәге чистартулардан соң алмашка килгән яшь һәм яңа командирларга гамәлдә мөстәкыйль хәрәкәт алып бару, карар кабул итү мөмкинлеге бирелми. Бөтенесен югарыдан төшерелгән приказ һәм инструкцияләр хәл итә.

Сугышның башында ук катнашкан авылдашым Гайнан абыйның сөйләгәне хәтердә: «Кемнеңдер егылганын сагалап торабыз да, шуның мылтыгын алып, һөҗүмгә керә идек…» Әйтерең бармы, сугышның бренче вакытларында безнең солдатлар ялангач кул белән диярлек фашизмның корыч диварына килеп бәрелгән!

Өстәвенә алгы сызыкта кече командирларга кытлык, Сталинның күзе ачыла, әлбәттә, ул сәяси тактикага үзгәрешләр кертүне кирәк таба. Аның фәрманына нигезләнеп, 1941 елның июль һәм ноябрь айларында, НКВД белән берлектә 600 меңнән артык кеше тоткынлыктан азат ителә. Система уйлаган кадәренчә, билгеле. Аларның яртысы диярлек, «фильтр» аша узып, Кызыл армия сафларына җибәрелә. (Үзебезнең татар ир-егетләреннән шагыйрь, взвод командиры Фатих Кәримнең сугышчан юлын гына хәтерлик.) Боларның күпчелеге – югары дәрәҗәдәге офицерлар, очучылар, танкист һәм артиллеристлар, совет властена чын күңелдән бирелгән кадрлар…

Ошбу вакыйгаларга кадәр – могҗизалы хәл дип әйтергә мөмкин – шул ук елның 3 июлендә атеист Сталин, бер дә тартынып тормыйча, дини рухта совет халкына «Братья и сёстры!» дип мөрәҗәгать итә.

«За Родину, за Сталина!» дигән сугышчан лозунг алга бәреп чыга. Ләкин, миңа калса, халык массалары Сталин өчен түгел, социалистик Ватанны саклап калу өчен кан түккән.

Аннары Курск дугасы, Сталинград өчен сугыш, Ленинград блокадасын өзү…

Мин боларны ни өчен санап китәм? Чөнки тарих һәм мәктәп дәреслекләренә кереп калган «массовый героизм» дигән гыйбарә бер дә төче, ясалма, көчәнеп әйтелгән сүзләр түгел. Һәр җиңү, фронтта һәм тылда булсын, чыннан да, халыкның героик казанышы иде.

Тагын да ачыграк итеп әйтсәк, фашизмга каршы барган Бөек Ватан сугышында ике гигант көч – халык һәм Сталин корган система бергә үрелә. Тарихи факт: әлеге корыч система баштарак югалып-каушап кала, нишләргә белмичә бәргәләнә… Изге сугыш байрагын кинәт халык күтәреп ала: үзенең сафларыннан талантлы полководецларны тартып чыгара, тылдагы батырлык һәм партизанлык хәрәкәте көчәя. Кеше факторы, кеше капиталы (халык факторы) алгы планга бәреп чыга.

Ләкин, 1941 елда банкротлыкка чыккан хөкүмәтне куыптарата алмаган шикелле, 1945 елны яуланган, кан һәм күз яшьләре белән сугарылган җиңүне халык үз кулларында тиешенчә саклап кала алмый. Кызыл армия Берлинга таба якынайган саен, азат ителгән җирләрне система үзенең корыч кулларына кысып-йомарлап «йота» бара. Әнә шулай акрынлап, ә бәлки кинәттән, халык тере организмнан янә хөкүмәт кулындагы инструментка әверелә.

Тарих сәхифәләреннән белүебезчә, алга таба бөтен вакыйгалар Сталин уйлаганча, ягъни аның «сценариесе» буенча бара: Варшава договоры оешу, чит илләрдәге компартияләр белән кочаклашып яшәү, акча түгү, бөтендөнья коммунизм төзүнең утопик хыялы һ. б. Кара диңгез флоты бугаз аша иркен йөри алсын өчен Сталин хәтта Төркиянең бер өлешен басып алу турында ният корган. Молотовның әйтүенчә, Ливияне СССР составына кушу хакында хыялланган. (Җәяләр эчендә булса да әйтик, Сталин ныгытып калдырган шушы мирас, республикаларны сортларга бүлү һәм бөек державачылык сәясәте СССР дигән империянең таркалуына китерде дә инде.)

Хәйләкәр Сталин халык тарафыннан яуланган 9 май Җиңүңен ансат кына үз кулларына эләктергәннән соң нишләде соң дисезме? Политбюроның тар даирәсендә җиңү шәрабын эчкәндә, ул бик кыска тост әйтә: «За победителя, за русского народа!» Милләте ягыннан грузин Сталин бу сүзләре белән чактан гын чын рус патриотына әверелми кала. Баста! Бетте-китте, башка милләт вәкилләренең Ватан сугышындагы катнашы шуның кадәрле генә икән…

Озак та үтмәстән, Сталин бу «тарихи» тостына төзәтмә кертә – нәкъ бер айдан соң, ягъни Җиңү парады хөрмәтенә үткәрелгән мәҗлестә җиңүче халыкны «винтик» дип атый. Юк, бу метафора да, сүз уйнату да, кылану да түгел, халык кадәр халыкны мәсхәрәләү дә түгел, ә бәлки дәүләт сәясәтендә кискен борылыш дигән сүз. Ә винтикны нишләтергә кирәген беләсез – аны вакытында боргычлап куя белергә кирәк… Моның җимешләре озак көттерми.

Җиңү көне! Халык аңа озаклап, кан һәм күз яшьләре аша килде. Гимнастёрка һәм шинель тузаннары коелырга да өлгермәстән, кешеләр: Җиңү белән бергә яктылык, чын ирек, хөрлек, демократия килер дип көттеләр, ышандылар. Сугыштан соңгы чорда бу алхәбәр, азатыкка сусау атмосферасы озак еллар буе һавада йөзеп йөри.

Ошбу ышаныч, өметләр акландымы соң – әлеге сорауга һәркем үзенчә, үз каланчасыннан торып җавап бирсен иде. Мәсьәләне укучы хөкеменә калдырам.

Тагын бер фактны «йотарга» туры килә безгә: ни хикмәт, сугышта җиңелүчеләр үзләре хакында бер дә бәет чыгармады, киресенчә, ашамлыкка дигән талоннарны кочаклап чират торганда, берзаманны алар безне үзләре ашата, киендерә башладылар!

Өмет дигән сүз буш һәм абстракт төшенчә түгел. Әнә бит Куйбышев өлкәсендәге Богдановка авылыннан бер колхозчы ничек фикер йөртә: «Мин үзем ничек телим, шулай яшәргә телим. Минем өстемнән председатель яки бригадир җитәкчелек итмәсен. Дәүләт үзем эшкәртерлек җир бүлеп бирсә, миңа шул җиткән».

Күрегезче, бу бит фермерлыкка дәгъва кылуның беренче орлыкларына тиң сүзләр ләбаса! Академик Чаянов фермерлыкның нигезләрен безгә моннан йөз ел чамасы элек үк әйтеп-язып калдырган, колакка элүче генә булмаган. бу хәрәкәт бездә бик тә соңарып, егерме еллар элек кенә тернәкләнеп китте.

Кешеләр Горбачёв башлап җибәрәчәк «перестройка» ны, үзгәреш һәм ирек җилләрен сугыш беткәннең беренче елларында ук көткәннәр! Юк, мондый хыялларның чынга ашуы тәтемәгән халыкка. Оппозиция баш калкыттымы, аны бишектә чагында ук буарга керешәләр бездә.

Җиңүне төрлечә йолку-тарткалау зәхмәте «сугышта юлбарыстый көчле, тынычта аттан артык эшли торган» (Тукай сүзләре татар кавеменә дә турыдан-туры килүе кагылды. Бер генә мисал белән чикләник.

Рәсми чыганаклар рейхстагка Җиңү байрагын Егоров (рус) белән Кантария (грузин) кадавын шау китереп сөйләделәр, яздылар, күрсәттеләр! Ә чынбарлыкта алардан бер-ике көн алдарак байракны безнең ттар егете Гази Заһитов һәм Михаил Минин кадаган булып чыкты. Бу тарихи факт озак еллар яшерелде, сукно астына куелды. Рейхстагка тәүге байракны элүчеләргә Советлар Союзы исеме дә бирелми, орден бирү белән чикләнәләр. Тыныч тормышта тыныч кына эшләп йөргән Заһитовның үлеме дә әллә ничек кенә сәер һәм билгесез килеш калды. Шундый героебыз кемгә комачау итте икән – аңламассың….

Дошман амбразурасын күкрәге белән иң беренчеләрдән каплаган Алексндр Матросовның татар егете булуы да (чын фамилиясе – Шакирҗанов) бик озак елардан соң гына ачыкланды.

Ватан сугышында катнашучылар арасында 200дән артык Советлар Союзы герое бар дип горурланабыз. Ә менә Татарстанда президент атамасын сакларга дисәк, Мәскәү түрәләре, Дәүләт Думасы бәргәләнә, моңа теше-тырнагы белән каршы килде…

Тарихны, дәреслекләрне язучы каләм ияләре һәрвакыт табылыр ул. Ә менә сугыш темасына килсәк, болардан өстенрәк бер хакыйкать бар бу – окоп дөреслеге, халык дөреслеге! Система халык дөреслегенә таянмый икән, аның әхлагы тотрыксыз һәм җимерек булачак. Башкортстаннан гайсә Җиһаншин хаклы рәвештә яза: «Җиңү турында сөйләшкәндә еш кына ишетергә туры килә – барыннан да элек рус халкының казанышы, янәсе. Безгә, сугышта катнашкан бүтән милләт вәкилләренә, мондый сүзләрне ишетү рәнҗү хисе уята».

Безгә Җиңүне рәнҗетмәскә, изге реликвия дәрәҗәсендә буыннан буынга сакларга кирәк. Ул, шанлы полководец Жуков атланган Акбүз ат булып, бөтен һәм асыл мәгънәсендә килеш халыкка кабат әйләнеп кайтыр шикелле. Һәрхәлдә, шуңа ышанасы килә.

Хикәяләр

Бәләкәй апуш

Минем гомерем шактый ямьсез, шуның белән бергә кызык кына үткән булган…

Габдулла Тукай («Исемдә калганнар»)

I

Табигать тәгалә аны шулай яраткандыр, күрәсең, бәләкәй Апуш кечкенәдән гаҗәеп бер бала булып чыкты. Үзе акыллы, үзе матур. Зирәклеге, көтелмәгән сүзләре, кылган гамәлләре белән өлкәннәрне дә шаккатыра ул. Чын алтын бөртеге инде менә! Күрше-тирә аның хакында. «Бу безнең балаларга бер дә охшамаган, мулла каны ага шул аңарда», – дип, еш кына тел шартлаталар, соклануларын белдерәләр.

Бәләкәй Апушны төрле карьяләр, төрле кеше куллары аша ил-көн буйлатып байтак йөрттеләр инде. Арбага утыртып та, чаналарга салып та. Тәрҗемәи хәлен юньләп белми дә ул, юлындагы кайбер нәрсәләрне томанлы гына хәтерли дә үзе. Тик аның күзләре алга таба төбәлгән иде. Акылы-зиһене исә дөньяны танып белүгә, күп кенә сорауларга җавап эзләүдән гыйбарәт иде.

Менә кара: күктәге кояш, җем-җем килеп, көн саен кешеләрне һәм җирдәге тереклекне иркәләп-назлап торган бер хәлендә. Өлкәннәр аны бик зур диләр. Чыннан да шулай микән соң? Ул бит чынаяк тәлинкәсе хәтле генә йомры бер түгәрәк. Зәп-зәңгәр күк йөзенә алтын тишек тишкәннәр дә, ул әнә шуңардан елмаеп, сөйләшмичә генә тик карап тора. Ул барында, нурларын сирпеп торганда дөнья иркен, рәхәт, күңелле!

Апуш күзләрен кысып-кысып югарыга таба текәлә дә кояш нурларының һәр җебен аермачык тоймакчы була. Бер дә ансат эшләрдән түгел бу – тора-бара күзләрдән яшь килә, кояш нурының җепләре тәмам кушылып-буталып бетә…

Казан каласын, аның Печән базарларын кичеп, Сасна авылында күпмедер яшәп ятканнан соң, Сәгъди исемле бер агай аны Кырлай дигән авылга ияртеп китте. Аның арбалы юлда юатып әйткән сүзләре әле дә булса колак төбендә яңгырап тора:

– Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез. Анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың…

Шулай булып чыкты да. Юлда эченнән генә куанып-шатланып баруы раска килде. Инде күптәннән тамак рәхәте күрмәгән малай, ризык-тәгам ашап, бәхетле минутлар кичерде. Менә шундый рәхәт-шатлыклар илә Кырлайда көн арты көнне уздырып яткан чагы аның.

Инеш буена төшсә, суның чупылдап акканын, бәләкәй маймычларның ничек итеп йөзгәнен карарга ярата. Кайтып килгәндә тыкрык буенда үсеп утырган кычыткан һәм әрекмәннәрнең очларын кулындагы талчыбык белән кыеп-кыеп төшерә. Алар үзләре гаепле ич, чөнки ялангач беләк яисә аяк балтырын чагып-чеметеп алалар, йомры тигәнәкләр исә күлмәк итәгенә ябышып интектерә…

Беркөн шулай тыкрыкта бәләкәй дусты Шакирҗанны очратты ул. Сорау бирде аңа:

– Син ничәгә хәтле саный беләсең?

Тегесе ык-мык килде дә тырышып-тырышып бишкә кадәр генә санап күрсәтте.

– Шуны да белмисеңме, биштән соң да тагын әллә ничаклы саннар бар бит әле… – Апуш, кулындагы талчыбык белән җиргә суга-суга, санап күрсәтергә кереште: – Алты, җиде, сигез, тугыз, ун…

Саннар санау мәрәкәсе белән шулкадәр мавыгып китте ки, хәтта Шакирҗанның капылт кына китеп барганын да абайламый калган. Күтәрелеп караса, аның янында таякка таянган бер бабай басып тора иде.

– Улым, җирне шулай кыйнарга ярамый. Ул бит безне ашатучы, киендерүчебез. Аналар кебек изге бер нәрсә… Бир әле чыбыгыңны монда…

Бәләкәй Апуш, бу сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәсә дә, талчыбыкны картның кулына бирде. Сакаллы бабай, аны җай гына селтәп, кычытканнар арасында ташлады.

Бабай – бер якка, малай икенче якка китеп бардылар. Аңламассың бу өлкәннәрне – ни эшләргә керешсәң дә, алар сине гел тыймакчы, туктатып калмакчы булалар.

Көннәрнең берендә малай, әнисенең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, капка астыннан үкереп елый-елый: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез…» – дип ялварган, аннары Шәрифә карчыкның ишек төбендә аяклары бозга ябышып каткан чакларын томанлы итеп кенә хәтеренә төшерде… Нигә аны дөнья шулай этә-төртә икән? Бу дөньяның кояшлы яклары да бардыр бит ләбаса…

II

Әйе, бар икән шул. Казан каласыннан киеп кайткан каюлы күлмәк, төсле хәтфәләрдән корамалап ясалган кәләпүш кигәнлектән, Кырлай малайлары баштарак аңа гаҗәпләнеп, көнләшеп карыйлар иде шикелле. Ләкин алар Апушны бик тиз үз иттеләр. Кечкенә генә инешкә төшеп, шунда әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча су коенып, күлмәк-ыштаннар белән вак балыклар сөзеп истирахәт кылган күңелле чаклар!

Көннәрнең берендә Сәгъди абый үзе белән ияртеп аны умарта оясы янына хәтле алып килде. Түбәсе ябулы кечкенә генә шакмак йорт. Менә шуның алгы тәрәзәсенә нечкә билле бал кортлары килә дә куна, килә дә куна…

Чәй эчкәндә кайчакны ипигә ягып ашый торган теге татлы балны шушы нәни кортлар ташый икән. Чәчәктән чәчәккә кунып. Кәрзиннәре дә юк үзләренең, тәпиләренә төяп ташыйлар. Бәләкәй Апушның күңелендә әллә никадәрле сораулар туа. Аның баш миендә фикерләр, сораулар кайный башлый: ничек шулай, нәрсә бу? Шушындый да мәрхәмәтле бал кортларының чагарга да мөмкин икәнлеге аның гакылына сыймый. Аның башына әллә каян ят фикерләр дә килә.

Түтәлдәге чәчәк таҗына кунып, кармавычлары белән шуннан әллә ниләр эзләвен үз күзләре белән күргәч, бал кортларының тырыш хезмәтен аңлагандай була ул. Әтиседәй якын Сәгъди абзыйга бүтәннәр уйламастай сорау бирергә батырчылык итте:

– Ә үзләре дә бал ашыймы соң алар?

– Әй бала, беркемнең башына килмәстәй сорауларны каян гына эзләп табасың син?.. Алар үзләренең ни эшләгәнен яхшы беләләр. Сиңа, безгә татлы бал булсын дип тырышалар.

«Әһә, болар минем чын дуслар икән», – дип уйлый бәләкәй Апуш. Тик менә бал кортларының «Без-з-з…» дигәннән бүтән сүз белмәүләре генә аңлашылып бетми аңа. Әгәр алар сөйләшә белсәме, дуслыклары тагын да ныгып китәр иде кебек…

Шунлыктандырмы, ялгызрак калган чакларында ул, кулларын болгый-болгый, үз-үзе белән сөйләшергә дә ихласланып китте. Өлкәннәр аны бөтен кеше уйлаганча итеп уйларга өйрәтмәкче булалар. Аның бит чәчләре дә, колаклары да беркемнекенә охшамаган, диләр. Бәс, шулай икән, нәкъ үзенчә генә итеп уйланырга да хакы бардыр ич аның.

Менә Кырлай урманы. Анда әле ялгызы гына ныклап аяк басканы юк аның. Курка да ул. Чөнки анда шүрәле дигән бер әкият заты яшәп ята икән. Әби-карчыклар әнә шулайрак сөйли. Маңгаенда сыңар мөгез, бармаклары агач тармакларыдай озын, кармавычлы икән. Эләктереп алып, кети-кети уйный башласамы!.. Бөтен кеше хәлдән таеп егыла, хаста буласы икән… Бр-р, куркыта бу!

Урман пәрие Шүрәле белән очрашудан әнә шулай шүрли Апуш. Аны бик ерактан гына күрәсе дә килә килүен. Әбиләр сөйләгәнчә, ул тикле үк явыз түгелдер ул. Әгәр чынлап та явыз икән, аны йөгәнләп алырдай берәр батыр егет табылмас микәнни дөньяда?..

III

Кая гына бакмасын, бәләкәй Апушны көнаралаш гел сораулар, шуңа җавап эзләүләр көтеп тора. Соң, менә уйлап карагыз: кызыл кикрикле кап-кара тавык ничек итеп ап-ак йомыркалар сала икән?

Менә ул тавык ямь-яшел үлән-кычытканнар арасыннан килеп чыга да, дөнья куптарып, бертуктаусыз кыткылдый башлый. Малай, аптырагач, бу тавышны колаклары ишетәме, әллә күзләре шулай күрәме дигән сораулар белән ике колагына да бармакларын тыгып карый. Шулай иткәннән соң кыткылдаган тавыш юкка чыга, әмма колакта тонык бер тавыш эленеп кала… Димәк, тавышны күзләр түгел, колаклар ишетә икән!

Кара тавыкны, оясында утыра, диделәр. Үзенең ап-ак йомыркаларын җылытып утыра, имеш. Аннарымы… аннары, йомгактай сары чебешләрен ияртеп, көннәрнең берендә ул чоланнан ишегалды хозурына килеп чыга. Башын чайкый-чайкый һаман кыткылдый үзе, сөрән сала, үзенең чебешләрен карга-тилгәннәрдән саклый. Тегеләр якынлаша башласамы, канатларын гайрәтле җилпи-җилпи, тәмам өсләренә ташлана! Күр әле, бик тә батыр тавык икән ич бу…

Ә менә йомырка эченнән ничек итеп шушы йөгерек чебешләр пәйда була – монысы тагын бер табышмак. Ә тавык әнкә үзе кайчан, кайда туды икән соң? Аның нәп-нәни йомырка эчендә утыруын күз алдына китерүе дә кыен ләбаса… Аңа дигән йомырканы әлегә кадәр әтәч патша салганмы, кем эшләгән моны – менә шушы сорауларның очы-кырые күренми.

Гаярь әтәч, талчыбыклы читән башына менеп баскан да «Кикрикүк!» дип авыл өстенә оран сала. Мондый чакта тилгәннәр күз ачып йомган арада юкка чыга, офыклар артына китеп югала. Ә теге йомгак кадәрле чебешләр тиз генә әнкәсенең канат астына сыена. Әнкә кешенең кирәклеген, ятим булмавын алар бик тә яхшы аңлыйлар булса кирәк.

IV

Урак бетте, көз җитте.

Җәйнең ямьле көннәреннән соң берзаман, сары яфракларын җилфердәтеп, дөньяга көз килде.

Әле кайчан гына күгелҗем чәчәк атып утырган бәрәңге бакчалары тагын да тыгызланып, яшькелт сабаклары белән кочаклашып, иртәнге кыраулы көннәрне каршылый. Авылда бәрәңге казу, бәрәңге уңышын җыйнау башлана.

Инде эшкә ярый башлаган Апушны да мондый күңелле хезмәттән читләштермиләр. Яраткан Саҗидә апасы көрәк белән бәрәңге төпләрен казый. Көрәк астыннан чыккан йомры-таза бәрәңгеләр кара буразнада ак йолдызлардай таралып-чәчелеп ята. Казып чыгарылган әлеге бәрәңгеләрне капчыкка тутыру эшен Апуш малайга тапшырдылар.

– Саҗидә апам, бәрәңге чәчәк ата, ә менә аның алмалары нигә балчыкта үсә икән?

Апушның бу соравыннан аксак Саҗидә баштарак кинәт көлемсерәде, аннары энҗе тешләрен елтыратып әйтте:

– Балакаем, каян килә шундый сораулар синең башыңа? Әллә айдан төштең микән син? Бәрәңге җирдә үсә бит ул. Менә шуны җыябыз да кыш буе рәхәтләнеп мичкә тәгәрәткән кабыклы бәрәңге ашыйбыз…

Бу сүзләргә Апуш җавап таба алмады. Бәрәңгенең ничек үскәне, ни-нәрсә икәнлеге аңлашыла кебек.

Яланаяк булганга һәм нәни аяклары туңганга күрә, малай аларны кайвакыт җир балчыгына күмеп тә куйгалый иде. Менә шуларның берсендә Саҗидә апасы ялгышлык белән аның бер як аягына тимер көрәк белән чапты… Аягы хәйран җәрәхәтләнгән иде. Урыныннан сикереп торып бераз читкәрәк барып утырды да елап җибәрде. Җәрәхәтенә балчык сибеп, хезмәтен янә дәвам итсә дә, инде икенче тапкырында аякларын җиргә күмәргә җөрьәт итмәде ул.

Башында фәкать бер уй ялтырады: их, теге чактагы җәйге кояшны җир астына күмеп калдырасы булган икән… Аяк бармакларына җылы төшкән булыр иде…

Бәләкәй Апуш вакыт ягыннан теләсә кайсы якка таба күчәргә өйрәнеп килә иде инде. Шуңа булса кирәк, ул җәйнең кояшлы, инешле, яшел чирәмле чакларын сагынды. Сабантуй көннәрендә әби-апаларның конфет, прәннек, буялган күкәй биргәннәрен исенә төшерде. Ташаяк базарындагы быргы һәм сыбызгы тавышларын ишеткәндәй итеп, Казандагы ямьле көннәрен хәтереннән чигереп алды…

Аның газаплануларын, яшертен уйларын исәпкә алучы бар микән соң бу дөньяда? Ул үзенең шундый да зур соравына җавап таба алмады.

V

Тормыш һаман дәвам итә, вакыт дигәнең үзенең эшен һаман эшли тора. Балачак дигән нәни бөредән нинди чәчәк, нинди яфраклар туасын бер Ходай гына белә. Кешенең чәчләре, сүзләре, күзләренең төсе дә, дөньяга карашы да үзгәрә бара. Әгәр җәмгыять аның балачакта калыплашкан уй-фикерләрен үзенчә үзгәртергә, начарлыкка таба борырга тели икән, моның аңа көче җитәргә дә, җитмәскә дә мөмкин. Ләкин саф йөрәкләрне иләсләндерү, аны кире-тискәре якка таба бору – булмастай бер эштер. Юлында кыенлыклар, төрмә ташлары һәм полицай-шымчыларның кара гамәлләре очрап торуга карамастан, тормышның шифалы яңгырлары кешене дөрес юлга, хакыйкатькә, зур дөреслеккә таба этәрә. Юксыллар өлешен хаклау, аларның газапларын җырлау бәхете зур талантлар җилкәсенә төшә.

Малайның кеп-кечкенә Апуштан зуп-зур Тукай булып үсеп җитәсен тиздән бөтен дөнья беләчәк һәм аның иртә өзелгән гомерен каберенә кадәр озатачак мәрасим көннәре алда иде әле.

Сентябрь, 2012


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации