Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 7


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 7 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Ул безне бик җылы каршылады. Чын татарча бәлеш кенә түгел, яңа гына ягылган мунча да көтеп тора икән безне. Тышта ноябрь салкыны. Өлкәннәр, суык тияр дигән сылтау белән, мунчага керүдән баш тарттылар. Р. Мөхәммәдиев алар янында табындаш булып калды. Без икәү исә Мөхәммәт абый белән тәвәккәлләдек. Аның «Авыл мунчасын калдыру ярамас» дигән сүзләре истә калган. Ашык-пошык дигәндәй (бәлеш көтеп тора!) юынып чыктык та, затлы сөлгеләр белән ах-ух килеп сөртенгәннән соң, карлы сукмактан кире өйгә таба элдердек. Мунча кергәндә юньләп берни дә сөйләшмәдек диярлек. Тән-гәүдә кыяфәтенә карап, мин аның ябыга төшкәнен сиздем, ләкин аның яман авыруга тарыганын бөтенләй белми идем. Мунчада авыз тутырып сөйләшү килешмәс дип, икебез дә әдәп сакладык булса кирәк.

* * *

Т. Галиуллин тарафыннан – хакимиятне кулында чорнап тоткан элекке обком секретаре Мирзаһид Вәлиев, бүлек мөдире Мөдәррис Мусин, монстр дәрәҗәсендәге кара цензура башлыгы Динә Шакирҗанова исемнәренә дә конкрет мисаллар аша бик гадел бәя бирелгән. Мәскәү җырын җырлап, татар мәгърифәте һәм әдәбият-сәнгате үсешенә үзләре дә аңлап бетермәстән ирексездән зыян салган бу шәхесләр рәнҗеп ята алмаслардыр.

Үземнән тагын бер штрих.

«Идел» журналында эшләп йөргән чакларым. Кирәк-ярак ашамлыклар алу өчен Бутлеров урамындагы атаклы «Горняк» кибетенә кергән идем. Чыгып барам дигәндә генә… Кибет залының бер читендә басып торган Мөдәррис ага Мусинны күреп алдым. Урамда таза салкын вакытлар иде. Колакчынлы бүреген төшереп кигән. Йөз-кыяфәтендә элеккеге тәкәбберлекнең чалымнары юк диярлек. Менә шул чакта нигә аңа сүз кушмадым, тәүбәгә килдеме-юкмы икәнен җай гына белешмәгәннәрем өчен әле дә булса үкенеп куям…

* * *

Китапның бер урынында мине Т. Галиуллинның: «Дусларын, танышларын искә алганда, янә бер кешене онытсам, Мөхәммәт мине гафу итмәс иде, – ди. Ул – ифрат киң күңелле, кунакчыл, ул чактагы Бауман районы администрациясе хезмәткәре, керәшен татары Николай Егорович Мышев («Югарыч» – Мәһди биргән кушаматы)». Бу егетне азмы-күпме мин дә беләм. Бауман район советы депутаты булгач, әле шуннан соң да дүрт-биш чиновниктан суыткыч сатып алу турындагы рөхсәт кәгазенә култамгалар җыйгач, ул миңа иптәшләрчә ярдәм күрсәткән иде. Алда бер тапкыр әйткәнемчә, тел яшереп тормастан, Т. Галиуллин «Сөяксез тел» дигән шушы бүлектә тормышындагы хәлләрне ничек булган, шулай күрсәтеп, Мәһдинең сүз айгырын оста уйната белүләрен, җорлыгын тасвирлы һәм сурәтле итеп яза.

Тагын шунысы игътибарга лаек: Т. Галиуллин Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, билгеле ки, М. Мәһдиев әсәрләренең хикмәтен, серен, яшәүчәнлеген аңлатып бик тә кызыклы фикерләр әйтә. Аларның үзара дуслыгын тасвирлаганда бу дуслыкның башка каләмдәшләренә каршы юнәлмәгәнлеген әйтеп, затлы фикер үткәрә.

М. Мәһдиевнең «Кеше китә – җыры кала» повестена бәя биргәндә исә ул бөтенесен бер җөмләгә сыйдырган шикелле: «Повестьның һәр бүлеге, һәр җөмләсе, күзәнәге, сүзе, тыныш билгесе татар халкына, аның яшәү, фикерләү рәвешенә олуг мәхәббәт белән сугарылган». Кыскасы, М. Мәһдиев феномен, аның милли язучыбыз икәнлеген бүлекләрнең күбесендә диярлек бик күп дәлилләр, аргументлар белән ныгытып бара.

* * *

Бу язмам гел мактаулардан гына тормасын дип, Т. Галиуллин хезмәтеннән кимчелекләр эзләргә дә тырышып карадым, билгеле. Мин боларны әллә ни табалмадым.

Шулай да кайбер вак-төякләрне әйтеп узарга була. Мәсәлән, Тукай заманнарыннан килгән мисле, өслүб, мәүзугъ, дәкыйка, нәзик, зәмин, менәз кебек архаик сүзләрнең дистәләрчә тапкыр кабатланып килүе, миңа калса, үзен аклап бетерми кебек. Ни әйтсәң дә, мондый борынгы сүзләрне кулланганда чама хисе дә кирәктер. Вак-төяк булса да әйтик, Фәрваз Миңнуллин турында бик яратып, хөрмәт белән язылган бүлекләрдә «азау тешен суырып» дигән гыйбарәнең еш кабатлануы да автор файдасына түгел.

Аннары ки, шома-җайлы гына укып барган җирдән берничә урында тимер-бетон җөмләләргә «абынып» калдым. Уемны бер генә мисал белән ныгытам: «Язмыш безне сайламыйча, үзебез аңа хуҗа була алсак, Мәһдиев хатынының атасы, бәлки, үзе кебек үткен йөгерек телле, очрашуларны, яшьләрчә әйтсәк, «продвинутый» кешене сайлап алыр иде».

Тагын берничә әнә шундый чытырманлы, тиз генә үзләштереп булмый торган җөмләләргә тап булдым мин. Йөгерек телле Т. Галиуллинның каләмен мондый җөмләләр бизәми, әлбәттә.

Болар – вак кимчелекләр, билгеле. Иң мөһиме – татар дөньясындагы зур шәхесләр, тере әдәби хәрәкәт һәм андагы тирән багланышлар бар. Полифоник, ягъни төрле аваз гаммалары, минор һәм мажор төсләр белән тукылган колачлы әсәр иҗат ителгән. Андагы вакыйгалар һәм хикәятләр калейдоскоптагы кебек гел үзгәреп-алмашынып торса да, бербөтен тормыш панорамасын тәшкил итә.

Т. Галиуллин үзенең бу күләмле хезмәтендә М. Мәһдиев иҗатындагы халыкчанлык, туган җиргә мәхәббәт, геройларның халәтен табигать күренешләре аша сурәтләү, кешеләрне юмор һәм тормышчан детальләрдә ачып бирә алу осталыгына ия язучы гына түгел, аның рухи яктан торгынлык кичермәгән әдип һәм шәхес икәнен куе буяулар, төгәл мәгълүмат һәм тасвирлар аша тулаем ачып салган дисәк, бу һич кенә дә арттыру булмастыр. Татарның Мөхәммәт Мәһдиев кебек шәхесне күрми үскән буыннар өчен дә бу, һичшиксез, өстәл китабы булып торырлык.

Безнең бабайлар акыллы шундый фәлсәфә әйтеп калдырган: башкаларны олыласаң, үзең дә зур булырсың. Мәһдиевнең бай табигатьле кеше булуы турында сөйләп, Галиуллин үзенең дә бай табигатьле, әзерлекле татар әдибе икәнлеген раслап күрсәтә.

Мин узган гасыр уртасындагы бер шигарьне яхшы хәтерлим: «КамАЗ безне күтәрде, без КамАЗны күтәрәбез!» Автор, замандаш әдибен югары мөнбәргә күтәргән кебек, үзенең шәхесен һәм каләм-фикер куәсен дә әнә шундый югарылыкка күтәргән. Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән әдип Тәлгат Галиуллинның бу китабы да, һичшиксез, хуплауга лаек.

Ике әдипнең сүзенә һәм иҗатына алга таба да хәерле юл, мәрхәбә!

Декабрь, 2012

Поэма белән очрашу

Әдәбиятыбыз тарихына күз салсак күрербез: татар әдәбиятыбыз поэма жанрын беркайчан үги итмәде.

Кол Галинең безнең көннәргә кадәр килеп җиткән «Кыйссаи Йосыф» китабы хаклы рәвештә поэзиябезнең чишмә башы булып санала. Ә инде Сәйф Сараи, Котб, Мөхәммәдьяр, Акмулла, Габделҗаббар Кандалыйның гасыр кичкән поэмалары бүген дә рухи-мәдәни кыйммәтләрен югалтмаган. Аларны укып, ифрат зур фәлсәфи тәэссорат һәм эстетик ләззәт аласың.

Илдар Юзеев, Ренат Харис, Роберт Әхмәтҗанов, Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Флёра Гыйззәтуллина поэмаларыннан соң (гафу, барысын да санап чыгу мөмкин түгел) шигърияттә шактый вакыт тынлык, өзеклек урнашты шикелле. Юкса күңел яңа заманның яңа поэмаларына бик тә сусаган иде.

Ниһаять, әдәбият сөючеләргә күләмле яңа әсәр белән танышу мөмкин булды. Сүзем Мөхәммәт Мирзаның «Казан утлары» журналында басылган (№ 6, 2015) «Кысыр Гариф» поэмасы турында.

Автор аны укучыга поэма-кыйсса дип тәкъдим итә. Хәлбуки, күләмен һәм тормышыбызның сиксән ел чамасы сәхифәсен колачлауны күздә тотсак, жанры дөрес билгеләнгән. Әйе, әсәрнең шигъри тукымасында гаҗәеп зур һәм масштаблы панорама ачыла: колхоз тормышы, Бөек Ватан сугышы, ГУЛАГ һәм Совет армиясе хәлләре, аннары инде нефтьле көннәр, баласыз гаиләнең тормыш-көнкүреше һәм бүгенге көннәр вазгыяте…

Боларны конкрет каһарманнар, аларның ачы һәм сикәлтәле язмышы аша поэма тикле поэмага ничек итеп сыйдырмак кирәк! Кыскасы, әсәрдә мин романлык материал белән очраштым. Шунлыктан аның жанрын шигъри роман дип билгеләгәндә дә бернинди хилафлык булмас иде, мөгаен. Хәер, монысы авторның теләге вә ихтыярында. Чү! Бер урында келт итеп искә төште: бездә шигъри роман язуның кызыклы бер үрнәге бар иде ләбаса. Күренекле шагыйрь Салих Батталның «Чирмешән якларында» дигән күләмле әсәрен күпләр хәтерлидер әле. Халык җырларының форма үзенчәлекләреннән оста файдаланып язылган, драматик ситуацияләргә бай булган бу шигъри полотнода XX гасыр башындагы татар авылының катлаулы тормышы, халык массаларының азатлык өчен көрәше тирәнтен сурәтләнә.

Поэма кебек нәфис жанрда әсәр исеменең «кысыр» сүзе белән башлануы баштарак ничектер сискәндереп куйган иде (шигъри сүз түгел, янәсе). Әмма поэманы ахырынача укып чыкканнан соң, әлеге сискәнү юкка чыга. Әсәрнең төп герое – сугыштан соңгы елларда уйнаштан туган Гариф. Аның яшәгән (әгәр шулай әйтергә яраса) дәвере салкын сугыш чорында үтә. Нәкъ шул сәбәпле ул гаилә корып та баласыз гомер кичерә. Бер кешенең фаҗигасе бу. Бер тамчы чыкта күкнең яртысы диярлек чагылган кебек, Гариф язмышында күпләрнең, шул исәптән ил фаҗигасе дә ярылып ята түгелмени? Салкын сугыш, ашкынып кораллану ни-нәрсәгә китерде? Димәк, әсәрнең исеме аклана, ул эчтәлекне тулаем ачыклауга-йомгаклауга хезмәт итә дигән фикергә киләсең.

Поэма башындагы кереш сүз укучыны әсәрнең фабуласына, вакыйгаларның нинди яссылыкта барачагына әзерли. Автор төп лейтмотивны белдерә һәм геройларның реаль кешеләр икәнлеген ассызыклый: «Салкын сугышның әлегәчә туктаганы юк. Аның корбаннарын тулаем әйтеп бирә алучы да булмас… Ул корбаннар арасында минем якташларым, якыннарым да бар…»

Әсәр буеннан-буена бишьюллыклар челтәренә корылган. Моның үрнәкләрен узган гасырның алтмышынчы елларында Хәсән Туфан, аннары Зөлфәт иҗатында күпмедер очраткан бар иде. Күләмле поэмада бишьюллыклар дисбесен ахыргача «өстерәп» бару авторга җиңел бирелмәгәндер. Без бит шигърияттә дүртьюллыкларга тәмам ияләнгән кешеләр. (Музыка өлкәсенә якын бер кеше буларак әйтим, шигырьдәге бишьюллыклар миңа нота язмаларындагы биш сызыклы нота баскычларын хәтерләтә.) М. Мирза үзенең язганнарында, кайбер рифмада «аксап» китүләрне исәпкә алмаганда, бишьюллыклар лабиринтын уңышлы ерып чыккан. Бер җөмлә белән әйткәндә, әсәрнең эчтәлеге дә, геройлары да, тел-өслүбе дә халыкчан.

Бишьюллыклар димәктән, төрки әдәбиятта моның традициясе ерактан килә. (Мин әлеге темага тирән кереп тормыйм, галимнәр һәм әдәби тәнкыйтьчеләр тарафыннан бу хакта күп язылды.) Шунысын әйтә алам: Мирзаның бишьюллыклары һәм газәлләре яңача, заманча, сәнгатьчә фикерләве белән үзенә җәлеп итә. Әлеге яңа шигъри жанрларны үзләштерү һәм баетуның үрнәкләрен ул «Адәм баласы» (2009) һәм башка тупламаларында тәкъдим иткән иде инде. Шушы жанрга тугрылыгын раслап, яңа китапларының берсенә хәтта «Биш юлым – биш гөлем» дигән шигъри исем дә биргән. Бу мәҗмуганы дини-дөньяви лирик шигырьләр бәйләме дип тә атарга мөмкин. Ислам дине тәгълиматы аша, Коръән Кәрим ярдәмендә авыр заманыбызның гаять четерекле, актуаль һәм кешелекле мотивларын шигъри телдә әйтеп-сурәтләп биргән. Китаптан бер үрнәк китерү белән чикләнәм:

 
Бәхет – дәүләт милке,
Бәхет – Ходай ирке…
Адәм баласының
Дәүләтсезлеге нәкъ
Бәхетсезлек инде.
 

Поэманың структурасы күләмле симфония кебек, ягъни эчке төзелеше өч бүлектән тора. Беренчесе – сугыштан исән кайткан фронтовик солдатлар һәм колхозның михнәтле тормышы. Икенчесе – гап-гади бер гражданин-солдатның армия хезмәте, анда төзәлмәс чиргә дучар булуы. Өченчесе… җан тетрәткеч финал.

Әлеге сәхифәләрнең барысы да яңача фикер йөртү, сәнгатьчә тел-сурәтләү, дәлилле һәм гыйбрәтле вакыйгалар, шигъри детальләр аша яктыртыла.

Поэманың башында ук диярлек «уйнаштан туган» дигән ачы гыйбарә… кинәт күзгә бәрелә. Бактың исә, бу – кыйссаның геройларына һәм эчтәлегенә тулаем кагыла торган лейтмотивларның берсе икән! Ягъни «дөньяга мәҗбүри килеп, ләгънәтле каргыш ашаган» буыннар турында… Тәгәри йомгак булып барачак әнә шушы мотивны автор бер строфага «дыңгычлап» тутырган да куйган:

 
Толлар зарыгып көтсә дә,
Кайтмады көткәннәре,
Кайсылары, өмет өзеп,
Галифеле Гайниләрне
Кунарга керткәләде.
 

Укучы, уйнаштан туган Гариф атлы малай белән танышып өлгергәнче, иң әүвәле аның атасы образына юлыга.

Гайни солдат – ветсанитар, үз эшенең остасы, җиде авылны берләштергән колхозның ышанычлы тоткасы. Ул «касторка» маен (шәп деталь!) сөрткән саен, һәр авылда күп очракта малайлар үрчеп тора. Үсәләр, «уфалла» арбасына, колхоз тәртәсенә җигеләләр. «Тәртә сынса сына, сынмый Адәм баласы!» Ә син кара бу солдат Гайнине: үзе бар иткән малайларның хет бер тапкыр башыннан сыйпап узарга да вакыты юк аның! Ә колхоз дигәнең хәтәр бер нәрсә икән:

 
Калхузлар – күмәк коллыкның
Кот чыгарлык үрнәге…
 

Бу бәяләмәне шаккатып-гаҗәпләнеп укыйсың. Укыган саен, безгә көчләп тагылган, җитмеш ел буе безнең – һәр шәхеснең, һәр милләтнең рухи мөстәкыйльлеген изгән коммунистик идеологиянең үзенең бер уйнашчы булуы, ул идеологиянең киләчәге өметсез «кысыр» булуына ишарә. Ишарә генә түгел, чын-чынлап раслау булып килеп баса. Элгәре бер дә колак ишетмәгән, ак кәгазьгә язылган сүзләр түгел бит бу. Элекме, элек булсамы?.. Моның өчен, һичшиксез, теләсә кемнең башы себер китәр иде. Үзгәртеп кору җилләре, ни әйтсәң дә, сүз иреге бирде безгә – моны танырга кирәк.

Әлеге «фетнә» фикер алга таба тагын да ныграк үстерелә. Кемнеңдер кайнар баштан әйтелгән сүзләренә игътибар итик:

 
Хакыйкатьтә калхуз үзе
Тома ятим туган икән
Дәүләтнең уйнашыннан…
 

Кем авызыннан әйтелсә дә, бу инде җәмгыятьнең хаталарын ачып салган яңа сүз! Яшерен-батырын түгел ич, заманында колхозга керергә теләмәүчеләр яисә аны ачыктан-ачык тәнкыйтьләүчеләр өстә дә, халык катламында да булган ул елларда. Поэма дөреслекне яклау-хаклау эзеннән бара…

Икенче бүлектә тагын да гыйбрәтле хәлләр манзарасы ачыла.

Хезмәт көне – сыңар «таяк». Бригадир сызган таяк өч йөз алтмышка тулсын дип, биш ел буе колхоз малларын көтә Гариф. Бәдәне ныгып, унтугызы тулгач, армиягә алалар аны. Күрше кызы Нәфисә, вәгъдә төсе итеп, таслап төрелгән чиккән кулъяулык биреп озата…

Сюжет спирале үз күчәренә һаман саен ныграк чорнала, урала бара. Әйе, сюжетка, вакыйгалар үсешенә корылган кыйсса бу. Хәтерлик әле, берзаман сюжетлы поэмалар язу ничектер модадан төшеп калган иде. Евгений Евтушенконың фәлсәфи уй-фикер сюжетына корылган поэмаларыннан соң бездә дә «кусоклап» язылган поэма үрнәкләре иҗат ителде. (Сүз уңаеннан, мин үзем дә шундый характердагы ике поэма яздым.)

Кайтып төшик Совет армиясе хәлләренә… Безнең Гарифҗан солдат күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җирләргә барып эләгә. Ул утырган кораб ун көннән соң бозлы ярга килеп туктый. Автор, бу кыйтганың географик атамасын әйтеп тормый, «мәңгелек төн иле» дигән серле-саллы сүзләр рәвешендә тамгалау белән чикләнә. Хәлбуки белеме вә мәгълүматы булган кеше моның Төньяк Себер ягына урнашкан Яңа Җир утравы икәнен чамаларга тиештер…

Киноларда хәзер еш кына күрсәтелә торган аклы-каралы өшеткеч күренешкә тиң юллар мондагы хәлләрнең хәтәрлеген бик ачык күз алдына китереп бастыра:

 
Уран шахтасы авызы
Төпсез кара чоңгыл кебек
Бөтереп ала үзенә, —
Кәйлә, көрәкләрен тотып,
Меңләп мәхбүс китә кереп.
 

Боларның ГУЛАГ тоткыннары икәнлеген чамалау бер дә кыен түгел.

Кош та очмаган, үлән дә үсмәгән менә шушы кыргый-караңгы киңлекләрдә үтәчәк инде Гарифҗанның да өч еллык гомере. Кем булып? Юк, тоткын түгел, киресенчә, винтовка тотып, рухи кыйналган мәхбүсләрне саклый ул. Конвойчылар сафында, ягъни.

 
Урал, Себер – алтын базы,
Донбасс, Кузбасс – күмер базы…
 

Ходай бу зу-ур илгә бай казылмаларын кызганмаган икән шул! Бушка хезмәт итүче эшче куллар да җитәрлек. Егерме елдан соң менә-менә, һичшиксез, килеп җитәчәк коммунизм – кул сузымында гына…

Болар – «медаль» нең бер ягы. Икенче ягында – кимсетелгән, физик һәм рухи яктан имгәтелгән кеше язмышлары…

Бик тә гыйбрәтле бер деталь безгә күп нәрсәне ачып бирә. Бактың исә, биредә бозлы күкерт ташларын актаручы бер мең тоткынны биш йөз солдат саклап, барлап тора икән… Шулай шул, ике кешене бер солдат саклап тормаса, бу зур илдә тәртип урнаштыру, империяне саклап калу «едва ли»?..

Ә уран шахталарында нурланыш үзенең кара эшен эшли: кешеләр дистәләп-дистәләп кырыла. Гариф солдат моргта санитар да, кочегар да була: крематорийда тоткыннарның корып кипкән җәсәдләрен яндыруда да катнаша… Тоткыннар бер хәл, әмма уран зәхмәте конвойларны да аяп тормый икән шул: Гариф армия хезмәтеннән саулыгын, барыннан да бигрәк ирлеген югалтып кайта…

23 яшьлек Гарифҗан 50 яшьлек кыяфәттә кайтып төшә. Әнкәсе һәм килен Нәфисә аны бурсык мае, пеше солы белән көчкә үлемнән йолып калалар.

Гарифның тагын да зуррак бәхетсезлеге – баласызлык, нәсел җебе өзелү. Нәфисәсе белән утыз ел яшәп тә, бәби табарга, сабыйларын назлап-үбеп үстерергә насыйп булмый аларга. Төн илендәге афәт нурының яшәү тамырын көйдергәне әнә шулай гомер азагына кадәр дәвам итә, эзәрлекли, камчылый, изә, сыкрата аны.

Өченче бүлек – финал.

Ил кодрәте өчен кысыр Гарифлар да кирәк булган. Ә инде «кырык ел сер сакларга» дип имза салган Гарифҗанның гомере үлем йолдызлыгы белән төгәлләнә…

Әлеге эпик әсәр аерым шәхесләрнең үзара каршылыклы мөнәсәбәтләрен, бигрәк тә шәхес һәм җәмгыять арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләрне бик тирәннән, психологик киеренкелек белән ачып күрсәтә. Мәңгелек тема булган гуманлылык һәм явызлык көрәше бер ятимнең яшәү өчен көрәше аша ачыла. Сугыш ятимнәре бөтен илләре белән кабат салкын сугыш кырына озатыла. Салкын сугыш – кораллану, коралың булса гына кабат сугыш булмаячак дигән идеянең кысыр идея икәнлеген ачып күрсәтүе – авторның иң югары максаты, минемчә. Бу яңа тема, яңа идеяме? Түгел дә, әйе дә… Хиросима, Корея, Вьетнам сугышлары, Африка, Куба, Кариб диңгезе каршылыклары салкын сугышта «ирешелгәннәрне» барлау булды. Бу хакта дөнья әдипләре чаң сукмады түгел… Инде «салкын сугыш чоры бетте» дигән ялган чор булды да, өр-яңадан салкын сугыш чоры башланды. Бу инде салкын гына булмас, ахры… Кораллар космоска күчте. Ракеталарның болытлар артыннан, йолдызлардан торып ора торганнары кулланылыр әлеге сугышта… Сугыш континентлар ара, галәмнәр ара булырга мөмкин. Бу – кешелеккә каршы иң явыз идея. Кешелекне кысыр итү, юк итү идеясе. Әлеге поэманы язып, Мөхәммәт Мирза яңа гасырда беренчеләрдән булып кешелекне сак булырга чакыра.

Поэма гел киеренке төсләрдән тора икән дип расларга ашыкмыйк. Шагыйрь үз симфониясендә зур осталык белән лирик күренешләрне сурәтләүгә ирешкән: Агыйдел ярындагы яздан көзгә кадәрле җәйләү, табигатьнең матурлыгы, кешенең табигать баласы булуы, аның табигать белән гармониядә яшәү зарурлыгы… Табигатьтә – алгарыш, яңарыш. Табигатьтә кысырлык булмый, була алмый.

Поэмадагы мәхәббәт өслүбе дә үзенчәлекле. Анда традицион «өчпочмак» юк та кебек. Гарифның әнисе белән сугышның беренче көнендә – Сабантуй көнендә вәгъдәләшкән, шул көндә үк фронтка китеп, хәбәрсез югалган егетнең фаҗигасен укучы тыныч кына кабул итмәгәндер. Гариф белән Нәфисәнең, ике сугыш соңы ятименең, үксезенең бер-берсенә саф-чиста хисләренә, вәгъдә-тугрылык көченә кабат-кабат сокланасың. Болар һич тә уйлап чыгарылган түгел, үзебез яшәгән чорның, үзебез белән янәшәдә гомер иткән меңнәрчә милләттәшләребезнең язмышлары бит.

«Кимчелекләр юкмыни поэмада?» дигән сорау туарга мөмкин. Мин аларны махсус эзләмәдем. Кабат-кабат укыганнан соң, кайбер теләкләрем, тәнкыйть фикерләрем дә оешты, билгеле. Аларны авторга җиткерү шулай ук мәслихәт эш дип саныйм.

Бу җәһәттән сүзнең башын киңәш-уңаш рәвешендәге бер теләк белән башлыйсым килә. Өч бүлек, дидек. Миңа калса, аларның һәркайсына исем кушылган булса, җәелеп аккан поэманың офыклары, эчтәлеге һәм максаты җетерәк, тулырак ачылыр иде шикелле.

Поэмада шундый бер сәерлек күрдем мин: Гариф солдат тоткыннарның мәетләрен яндыруда катнаша, дидек. Ай-һай, урманда утын кисү яисә истәлекле учак ягу кебек гади бер эш түгел бит бу! Гомерләре сызып узганнарның көл-корымын үз күзләре белән күргән егетнең гаделсез үлемгә, өстәгеләр сәясәтенә, илдә барган фаҗигаи хәлләргә карата мөнәсәбәтен – ни нәфрәтен, ни протестын күрмәдек. Әйтерсең ул битараф, кушканны үтәүче бер робот шикеллерәк килеп чыга! Чү, мин ялгышмадым бугай. Чыннан да, казармадагы илдә яшәп, дөньяның күп нәрсәләреннән бихәбәр солдат нәкъ менә робот хәлендәге бер кеше (курчак) сыман күз алдына килеп баса. Солдатның теләсә кайсы фәрманга «Есть!» дип җавап бирү хокукы гына бар шул.

Ул кушканны үтәүче роботтан бер дә ким түгел. Каршы килсәң, сине әллә нинди әшәке ысуллар белән сындырачаклар, изәчәкләр… Минемчә, армия хәлләрен («дедовщина» ны да истә тотып), андагы гаделсез, тупас вазгыятьне тасвирлауда зур яңалык, табыш бу.

Менә шуларны уйлаганнан соң, «Гариф солдат нигә көрәшче түгел?» дигән сорауны куйсак, бу сөаль урынсыз кебек тоелыр иде, мөгаен.

Гарифны көрәшче сыйфатыннан тулаем мәхрүм итеп булмый. Ул – сугыш ятиме буларак, бала чагыннан алып (колхоз михнәте) һәм гомеренең соңгы елларына кадәр (төзәлмәс чир) «мин яшим» дип, «мин исән» дип тырыша-тырмаша, бөтен авырлыкларны күкрәге, җан көче белән ера-ера көрәште түгелме? Бу көрәштә һәр җәрәхәт тәннән җанга, бәгырьгә күчмәдеме? Ул «сынды» ди автор. Әмма ул көрәшеп сынды түгелме?

Һәр кешенең яшәү хокукы бар. Аны беркем дә чикләргә тиеш түгел. Гариф яшәү өчен көрәшә. Ул – аның Аллаһы биргән әҗере… Әлеге үтә мөһим мәсьәләдә автор берәүне дә ачыктан-ачык гаепләми һәм хөкем карары чыгармый кебек. Ләкин поэманың эчтәлегеннән, логик сөрешеннән җәмгыятьнең яшәеш кануннарына, буйсынучан халыкка, ялган демократия һәм эреле-ваклы диктаторларга зур «гаеп» ташлана: кешеләр, сез нишлисез, кая таба барасыз?! Бу – набат! Ул кайтаваз булып тагын да яңгырар әле… Яңгырарга тиеш… Тагын нәрсә? Поэманың азагы:

 
Җавабым күпкә соңарды,
Укучысы булыр микән? —
 

дигән икеюллык белән тәмамлана. Масштаблы зур илдә барган катлы-катлы вакыйгаларны үз эченә алган күләмле әсәрнең әнә шулай йомшак кына, гадәти генә тәмамлануы белән күңел килешми. Колачлы симфонияләрдәге кебек, биредә дә «аккорд» ның аягүрә бастырырлык сүзләр һәм аһәң белән тәмамлануы поэманың эчтәлегеннән үк сорала.

Укучысы табылырмы дип тә хафаланасы юк. Поэманың темасы, актуальлеге, геройларның сикәлтәле язмышы, илкүләм фаҗигаләр, коллык кебек глобаль мәсьәләне күтәргән бу поэманы яшь буыннарга да кат-кат укырга кирәктер дип саныйм.

Күрми яисә укымый калганнар булса (интернет заманы!), укыгыз, поэма сезне, һичшиксез, җәлеп итәчәк, фәлсәфи уйлануларга этәрәчәк.

Сентябрь, 2015


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации