Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 9


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Табылдык

Җитмеш ел буе яшәп яткан колхоз күз ачып йомган арада җимерелде, аска тәгәрәде. «Инвесторлар килә!» дип чаң кактылар берзаман. Әйе, килде алар. Колхозның барлык җирләрен, техникасын һәм ферма торакларын үз файдасына үзләштерделәр. Сыерларны, гомер булмаганны, автомат белән дә савып була икән. Ләкин сөтбикәләр имчәкләренә резин көпшә киертүгә караганда кул җылысы белән сауганны ярата төшәләр ләбаса!

Кая таба борылсаң да, тормыш-яшәештә акча кирәк. Инвесторлар менә акча түләүне кирәк санамады. Үзләре җитештергән продукцияләре мулдан икән. Менә шуңа да «Вамин» дигәннәре элекке колхозчыларга хезмәт хакын сыр, колбаса, майонез белән түли башлады. Аларны ашап бетерер хәл юк, тора-тора искереп, тәмсезләнеп тә бетәләр.

Иң күңелсезе – пай җирләре «бай» җирләренә әверелде. Үз өлешеңә борын да тыга алмыйсың хәзер. Үзеңнеке итәр өчен пай өлешеңне киртәләп алу кирәк, имеш. Кем генә мондый кирәксез һәм файдасыз эш белән шөгыльләнер икән?

Бу инвестор дигәннәренең файдасы да булмады түгел. Олы юлдан алып авыл уртасындагы таш кибеткә кадәр асфальт җәя белделәр анысы. Көзләрен, резин итек киеп, тездән түбән баткак ерып йөргән авыл кешеләре монысы өчен бик сөенде, билгеле.

…Ферма юлыннан кайтып килүче тол хатын Галия менә шушы хәлләрне күңеленнән узгарып өенә кайтып килә иде.

Авыл көзгә кереп бара.

Иртә килгән коры, салкынча көз табигатьне генә түгел, кешеләрне дә ашыктырды. Авыл агайлары, кышкы озын кичләрдә җылы-рәхәт булсын дип, ишек-тәрәзәләрне ныгыта, пычкы чүбе яисә балчык салып, йорт-абзар нигезләрен төпли. Җәй буе диярлек ягылмый яткан мичләр, ниһаять, ялкын сулый башлады. Әнә күп кенә морҗалардан төтен баганалары савылып чыга. Түбәләрдәге антенналарга тияр-тимәс булып агылган соры болытлар белән әлеге төтеннәрнең бер-берсенә тоташып, кушылып китүләрендә мәңгелек бер багланыш бар кебек.

Галия, коймак пешерәсен хәтерләп, үзенең ничек итеп утынга чыгасын уйлады. Ярым караңгы абзар эчендә иң элек пөхтәләп өелгән утын әрдәнәсе төсмерләнер. Бераздан, күз ияләнә төшкәч, тонык кына яктырып, каен тузлары шәйләнә башлар. Кояш нуры сеңгән җәйләрне хәтерләтеп, борынга кайры исе, коры печән исләре килеп бәрелер. Аннары инде шылтырап кипкән эре, таза утыннарны берәм-берәм беләгеңә тезә башлыйсың.

Санап-санап кына җиде пүлән утынны кочагына төйи дә йорт ишегенә юнәлә Галия. Көзгә кергәч, һәр көнне шулай, юкса ягылмаган өйнең ләззәте, рәхәте юк. Бер кочак утын дөньяңны сары май итә дә куя! Өйнең һавалары җиңеләя, түшәмнәре биегәеп киткәндәй була. Галия өчен ягарга утын алып керүдән дә шатлыклы, шуңардан да куанычлы мәшәкать юк…

* * *

Берәү… Монысы – мичнең урта бер җиренә аркылы салыначак. Икәү… өчәү… дүртәү… Болары – мич төбенә тезеп куелачак. Алтау… җидәү. Соңгы икесе… Чү! Галиянең бишенче пүләнгә дип сузылган кулы, ниндидер тылсым көченә бирелгәндәй, һавада эленеп калды. Әрдәнәнең чокырланып килгән бер уентыгында, дөньядан бихәбәр булып, ярты литрлы шешә ята иде. Байтак посып ятканга охшый бу – өске өлешен тузан каплаган. Шешәнең ачылмаган калай бөкесе дә, бизәкле этикеткасы да Галиягә яхшы таныш иде. И Аллам! Гайсаның исән чакта үз куллары белән яшереп куйган яртысы бу лабаса! Яшерен-батырын түгел, салгалый иде Гайса. Әмма эчкәнен буена сеңдерә белде, гаиләдә һәм ил-көн каршында беркайчан да гауга чыгармады. Эштән соң буыннар язылып китсен дип тоткалый торган иде.

Галия, мәрхүмнең ниндидер серен тоемларга теләгәндәй, тырыша-тырыша, шешә пыяласын халат итәге белән сөрткәләде. Каушап калу галәмәте булдымы, шунда көтмәгәндә шешәсе кулыннан төште дә китте, вәләкин ватылмады! Чистарып, яктырып калган әлеге табылдыкны, нишләрен дә уйлап бетермәстән, сак кына халат кесәсенә шудырды хатын.

Малайлар уенда иделәр. Өйдә тып-тын. Башка вакытта утынны, мич алдына чүгәли төшеп, берәм-берәм генә бушата торган иде ул. Бу юлы иелеп торасы итмәде – кесәдәге табылдыкның төшеп ватылуы мөмкин – кочагындагы утынны аягүрә килеш кенә мич алдына ташлады. Идәнгә дөбердәп төшкән пүләннәр урындыкта йокымсырап яткан мәчене һәм казан тактасы өстендәге чәйнекне сискәндерде. Мәче лып итеп идәнгә сикерсә, чәйнек капкачы исә сәер генә зеңләп алды…

* * *

Бик тә гаярь, бик тә уңган кеше иде Гайса. Кушсалар, комбайнга утырды, тау башындагы иң хәтәр борылышларда ашлык суктырды. Кулына балта тотса, йомычка бураны уйнатты, кувалдага орынса, тимердән очкын чыгарды. Шулай да иң шашкан, җан аткан нәрсәсе трактор иде. Үзе салган нык, таза күпер бүрәнәләре өстеннән трактор белән дөбердәтеп узганда аның йөзендәге елмаюны күрсәң икән – бер генә актёрның да шушы табигый, крестьянча елмаюны кабатлый алганы юктыр әле, валлаһи!

Кичләрен эштән кайткач, билгә кадәр чишенә дә ишегалды читендәге яшел юынгычны шылтырата башлый. Табигать биргән йомры, хәрәкәтчән мускуллары, күрегез мине дигәндәй, әллә каян күзгә бәрелеп, уйнаклап тора. Иренең су чәчрәтеп юынуын карарга вакыт тапкан хатын – бәхетле хатын ул. Гайса аркасы белән әнә шуны тоеп, рәхәтләнеп елмая, Галиясе кулындагы чуклы сөлгесенә үрелә. Үзе тәнен сөртә, үзе һаман тракторы турында сөйләнә:

– Беләсеңме, җаный, бүген сөт машинасын Бака сазлыгыннан тартып чыгардым. Тракторда әдәм акыллары бар анда. Сыйпап-җайлап сөйләшсәң, сазлыгыңның үзен дә төбе-тамыры белән суырып алыр ул. Сүгендеңме, тупас кыландыңмы – бетте диген! Йә күпердән очасың, йә баганага сәлам бирәсең…

Өйләнешкән елны ук йорт җиткереп керделәр. Гыйнвар суыклары башлангач, эре йолдызлар чекерәеп янган кышкы кичләрнең берсендә Галия игезәк малай тапты. Ул төнне Гайса йокламады, капка төбенә чыгып, бик озаклап тәмәке пыскытты, көрт эчендә билдән күмелгән алмагачларга карый-карый, матур уйлар уйлады.

Гайса киләчәкне тоеп, ашкынып яшәде. Улларына җиденче яшь китте дигәндә, кыш башында ук район үзәгеннән икесенә дә пар мәктәп формасы, ак күлмәкләр, аяк киемнәре һәм ике әлифба китабы алып кайтты. Әлифба китабы белән бәхетле йортның бусагасыннан аннары беренче сентябрь тантанасы да атлап керде. Кече бакчадагы өр-яңа такта чолан, абзар тулы кышлык утын – болары исә Гайсаның соңгы бүләкләре. Чолан түбәсен япканда да, урманнан төшкән утыннарны турап өйгәндә дә нигәдер ашыкты, ашкынды Гайса, әйтерсең күңеле нидер сизенгән аның…

Үлем агач башыннан йөрми, әдәм башыннан йөри, диләр бит. Дөньяның нинди генә ялгышы, хатасы булгандыр инде: Гайсаны урманда агач басып үтерде… Галиянең йөрәгендә, күкрәк турысында бертуктаусыз утлы күмер көйри хәзер. Пешерә, ялкыны җанны көйдерә, аяк табаннарына хәтле яндырып төшә. Әле дә ярый иренең төсе булып игезәкләр калды, күп вакыт шуларга карап юанасың. Ләкин кайчак аларның гөнаһсыз күзләренә туры караудан да кыен нәрсә юк: малайлар гомер буе «әти» дигән иң куәтле сүзне әйтүдән мәхрүм булып үсәләр. Нинди рәхимсезлек!

Ә беркөнне…

Сумаладай караңгы бер кич иде, малайларның тимер караватта таралып йоклап яткан, ә әниләренең оекбаш бәйләгән чагы. Көтмәгәндә ферма ягыннан авылга төнге трактор килеп кермәсенме! Куәтле мотор тавышы урамнарны күмде, тәрәзәләрнең дымлы пыяласын зыңлата-зыңлата, өйгә бәреп керде.

Менә тимер аваз отыры якынайды, көчәйде. Куркынып йокыдан уянган малайлар, күзләрен уа-уа, саташулы сорау бирделәр:

– Әни, әллә әти кайттымы?

Утырган җиреннән сикереп торуын сизми дә калды Галия. Идәнгә атылган йомгагы, шарлы яшен сыман, өй бушлыгына тәгәрәде, болай да чайпалырга торган күңелен пыран-заран туздырып ташлады. «Йа Аллам, әле кайчан гына колакны иркәли, күңелне назлый торган сорау иде бит ләбаса!.. И-и, балалар…»

Ана «йоклагыз» дия-дия, улларының өстен япты, тамарга торган күз яшьләрен көч-хәл белән күңел төбенә йотты ул чакта…


Бу минутларда тагын да көчәеп, куәтләнеп киткән чынбарлык ачысы Галиянең күзләрен томалады, кул-аякларының хәлен алды. Юк-юк! Үзенең кылган эше, төс-кыяфәте, елмаюлары белән исәннәр хәтерендә яши икән, димәк, андый кешенең тере, исән саналырга хакы бар. Моннан нибары өч ай элек кенә ышкыланган чолан такталарында, абзардагы утын әрдәнәләрендә Гайсаның кул эзе, күкрәк көче ярылып ята, үзләре салып кергән йортның сагызлы бүрәнәләрендә, тәрәзәләрнең челтәрле кәрнизендә аның елмаюы чагыла, мәңгелек рухы, җаны төсмерләнә. Хәтта әрдәнә арасыннан табылган әлеге гөнаһсыз шешәгә дә Гайсаның уч җылысы йогып калгандыр шикелле. Тазалык шәп иде аның, беркайчан да сәрхушланып, кылтаеп йөрмәде. Төшергән чакларында мулрак итеп елмаер, сүзнең җеген җеккә китереп тәмләп кенә сөйләшер иде. Тәмәке исе килеп торган кешене әрләп алуның «Әйдәле, бер-беребезнең кадерен белеп кенә яшик» дигәнрәк мәгънәдә әйтелүен аңлый, бик тә аңлый иде Гайса.

Көтмәгәндә Галия шкафтагы стаканнар арасыннан бизәклесен, юка пыялалысын сайлап алды. Өч бармак калынлыгы салынган усал эчемлеккә баштарак кагылырга кыймый торды, ярамаган эш өстендә тотылгандай, чыгарган сулышын йота алмады. Аннары, тәвәккәл хәрәкәт ясап, стаканны иреннәренә тигезде… Уң кулының бармак араларыннан саркып, утлы эчемлек тамчылары клеёнка өстенә тамды.

Күз яше кушылган бу тамчылар хәтер тамчыларына әверелде…

* * *

Менә алар – егет белән кыз – табигатьнең гаҗәеп иркен, илаһи киңлегендә икесе генә канатланып йөгерәләр, арып-талып, чәчәкле болынга барып капланалар, бер-берсенең кайнар күкрәгенә баш куялар.

– Син мине нигә яраттың соң, Гайса?

– Йөрәгең яхшы синең, Галия!

«Йөрәгең яхшы синең…» Шушы сүзләрнең талгын кайтавазы ун тапкыр, йөз тапкыр кабатлана, әкрен-әкрен генә ераклашып, офыклар артына күчә. Бөтен дөнья салмак кына йөзә, тирбәлә. Күге – диңгез, болытлары – дулкын… Кинәт, калын-калын болытларны ерып, саргайган чирәмле ишегалдына Гайсасы кайтып төшә. Өч ай элек кенә үз куллары белән юнган бүрәнәләрнең берсенә утырып тәмәке кабыза, моңсу күзләре белән Галиягә төбәлә.

– Йөрәгең яхшы синең, Галия! Сезне калдырып китүем өчен үз-үземне гафу итә алмый газапланам.

– Кирәкми, Гайса, безнең алда синең бернинди гаебең юк. Язмыштыр, күрәсең.

– Ялгызыңа кыен түгелме? Игезәкләрне укытасың, кеше итәсең бар.

– Ялгызлыкка ничек тә өйрәнермен, тик менә балаларның әтисез үсүен күреп йөрәк әрни. Рәхмәт инде, сыерны кышлату өчен колхоз бер трактор печән бирде. Малайларны сөттән, майдан аермам.

– Дөнья куам дип бик бетеренмә. Саулыктан да зур байлык юк…

– Ә гомер?

– Әйе, исән чакта гомернең кадерен белмибез икән. Гомер ике килә торган булса, мин тагын да сине сайлап алыр идем, Галия! Кешеләр гомер буе дөреслеккә җавап эзлиләр. Без синең белән аны иртәрәк таптык шикелле.

– Утыз яшемнән тол калдым. Шулмы дөреслек?

– Безнең өчен шулайдыр. Ә менә дөреслекнең барлык адәм балаларына да бердәй дәрәҗәдә кагыла торганы бар, ул – яшәү мәгънәсе. Үзең үлгәннән соң да җирдә якты эзең, җан байлыгың калырга тиеш. Кызганыч, мин боларның күбесенә өлгерә алмадым.

– Ни сөйлисең, булмаганны! Син салышкан йортлар, күперләр, син сөргән басулар җирдә калган эзең түгелмени? Мин аларга карап узган саен һәрвакыт кул җылыңны, игелегеңне тоям. Ә малайлар… Сөйләшүләре, хәрәкәтләре – гел син. Аларда синең каның ага, Гайса!

– Анысы шулай. Малайлар димәктән, чоландагы балта, ышкы, чүкеч, кул пычкысы, өтерге кебек эш коралларын шуларга дип саклап тот. Минем кан ага икән, балта эшен яратырга тиеш алар. Ниме… бозаулар торагын чистартырга дип ясаган агач көрәгем эшкә ярадымы соң? Юкса байтак ич бозауларың, берүзеңә утыз.

– Фермага эшкә барган саен рәхмәт укыйм үзеңә, синең төсең дия-дия, дәртләнеп эшлим. Шул «өтер» борынлы бозаулар да юаныч кайчакта. Шуларның маңгаеннан сөйсәң, муен асларын кашысаң, бүген тагын җан ияләрен сөендердем дип кайтасың.

– Эшеңнән юаныч табуың әйбәт. Ә менә мәхәббәттә нишләрсең соң?

– Син – минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем. Күзләрем күрүдән туктаса да, телем сине сөйләр. Телемнән язсам, йөрәгем синең исемне кабатлап тибәр, Гайса!

– Җан бар бит, җан. Син әле гомереңнең уртасында гына…

– Мин инде үзем өчен түгел, улларыбыз өчен яшим. Бәхетем – шуларда. Чөгендер Исмәгыйлен беләсең бит, күптән түгел аны ферма мөдире итеп куйдылар. Ирсез хатын дип уйлагандыр инде, берничә тапкыр аулакта сүз кушып, әрсезләнеп карады, кәнтәй. Башак болгаткыч таяк белән кундырдым үзенә. Ачу сакламыйм саклавын, шулай да электәге якты чырай юк аңарга.

* * *

…Ир белән хатын байтак сөйләштеләр. Әлеге хыялый сөйләшү җанда никадәрле яктылык, тәндә никадәрле җиңеллек калдырып китте! Агачлар һаман да шаулатып яфрак коя, аларның сап-сары яфраклары карасу бәрәңге бакчаларын яктыртып җибәргән. Күктә һаман да болытлар йөзә, әмма алар инде бүгенгедән үткәннәргә таба агыла иде.

Болытларны җимереп кояш чыкты. Ничәнче көн инде кояш яктысы күрмәгән авыл өстендә әйтерсең күк капусы ачылды: йокымсырап утырган йортлар, урамнар, моңаеп калган ферма һәм басу юллары, юл читендә талгын гына гүләүче телеграм баганалары бердәй уянып киткәндәй булдылар, тоташтан нурга күмелгән авыл киңлегендә табигатьнең үзе кебек тылсымлы бер аваз тирбәлеп торды…

Өзелмәгән моңнар

Сугыштан дүрт бармагын өздереп кайткан атаклы гармунчы Кирам турында миңа Мамадыш районының Кече Сон авылында сөйләгәннәр иде. Шушы хикәятне тыңлаганнан соң, аның образы тере-җанлы килеш күз алдына килеп басты…

Кирам абыйның үзенә каратырлык, магнит сыман тартып китерә торган бер хикмәте булган шул. Сугышта ул уң кулының – нәкъ менә гармун телләрендә уйный торган кулының бармакларын өздереп кайткан. Солдат биштәрен җилкәсеннән төшереп, аның хөрмәтенә ачылган чәкүшкәне бушатып алгач, күңеле нечкәреп елап җибәргән. Нишләргә, алга таба ни кылырга, сугышка киткәнче авыл кичләрен яңгыратып уйный торган гармунына ни дип әйтергә тиеш ул хәзер? Аның бит кышлатып суйган сарык акчасына алынган тальян гармуны мировой иде! Яшьләрне кич саен җырлатты-биетте, аулак өйләрнең ишеген ачтырды, моңы белән кызлар толымына кагыла-кагыла, табын түрендә утырды…

Сугыш хәлләрен сорашкан авылдашларына берчакны болай дип сөйләгән ул:

– Курск дугасында кеше күмелерлек тирән окопта яткан чаклар иде бу минем… Свастикалы танкларның берсен безнең снаряд чәнчелдереп ташлады. Ә менә икенчесе көтмәгәндә ажгырып өстемә килеп чыкты. Килеп тә чыкты, үтүк белән бастыргандай итеп, окопны айкарга кереште. Чәчләргә, муенга кайнар балчык тулды. Куркырга ара юк, шулай да сулышым бугазыма төелде… «Беттем!» дип уйладым шул чакта һәм, куркуны җиңеп, җир астыннан тальян тавышын ишеттем… табаннарны пешереп, колагыма хәтле ургылган шушы моң исән калдырды бугай мине. Әмма башның урта бер җирендә әчтерхан чикләвеге кадәрле ак тап уелып калды. Курку ак төстә була микәнни дип, кайчакны әле дә булса гаҗәпләнеп куям…

Бармакларын югалтса да, гармунын һәм үзенең элеккеге абруен югалтасы килмәгән Кирамның. Сул кулының бармаклары «бакалар» өстеннән йөгереп узаузуын, ә менә дүрт бармагын югалткан сәер-бичара уң кул, ни хәрәкәт кылырга белмичә, һавада асылынып кала… Нимес снарядларының кыйпылчыгы гүя шушы тальянга да килеп тигән һәм аны телсез-моңсыз калдырырга маташа. Утны-суны кичкән Кирам моның белән килешергә теләми. Йөрәгенең әллә кай төшләрендә яткан татар үҗәтлеге белән гармунны берничә кат уңга-сулга әйләндерә дә берәүнең дә уена килмәстәй чигелешне эзләп таба ул…

Берничә көннән соң Кирамның ишегалдыннан өздереп-өздереп тальянда уйнаган тавыш ишетелмәсенме! Авылдашлар бу хәлгә шаккаталар: тальянының уң ягын – сул кулга, сул ягын уң кулга көйләп-үзгәртеп куйган икән ул ләбаса! Дошман танкларын йөз дә сиксән градуска әйләндереп салган егет буларак, гармунының баш-башларын кирегә әйләндергән дә, исән калган сул бармакларын унике тел өстендә биетә башлаган. Уң кулының исән калган баш бармагы исә иң кирәкле вазифаны башкару – каеш элмәкле планканы тартып-сузып йөртү өчен исән калган, күрәсең.

Кирамның сугыш аркасында өзелеп, әмма хәзер аерата бер моң, ачыну белән өртелгән уйнавы авыл өстендә яңадан яңгырый башлый. Югалту һәм сугыш җәрәхәтләренә карамастан, салам түбәле авылның күпмедер дәрәҗәдә яңадан яши һәм килер көнгә өмет белән карый башлавы була бу…

Кирам абый күптәннән юк инде. Авыр туфрагы җиңел булсын, каберен дога нурлары яктыртсын! Ул калдырган моңнар, татарның үҗәтлеге һәм батырлыгы мәңгелек…

Снаряд һәм чүмәлә

Тыйнаклыктанмы, әтинең сугыш хәлләре турында җәелеп сөйләгәне булмады. Яше тулгач, 1940 елда ук аны армиягә алалар. Аңа кадәр җигүле ат белән Мишәбаш урман хуҗалыгыннан Кукмара станциясенә утын, такта, мылтык сабына прикладка дигән махсус пүләннәрне ташый идек, дип сөйләгәне бар.

Солдат шинеле кигәч тә алты ай бронетанковый училищеда укый. Шофёр-тракторист правасы алганнан соң аларны Баку якларына илтеп урнаштыралар. Аннары – Украинаның Сума өлкәсе, Шостка шәһәре. Биредәге полигонда аларны тягач, ягъни 77 миллиметрлы зенит тупларын тартып йөрү һөнәренә өйрәтәләр.

Кинәт… сугыш! Немецлар юлына очраган һәр шәһәрне диярлек мототехника белән 15–20 чакрым читтән урап ала. Каты бәрелешләр һәм чигенүләр башлана. Әти тягач-трактор белән зенит тупларын тарттырып йөри. Еш кына немец самолётларын бәреп төшерәләр.

Сугышларның берсендә дошман снаряды кыйпылчыгы аның сул кулын беләзектән үк өзеп ташлый. (Хәзер уйлыйм: әлеге кыйпылчык аламасы әгәр әтинең йөрәгенә тигән булса, 1950 елда булачак язучы, Рашат дигән малай бөтенләй дә тумаган булыр иде…) Әти ничектер аңын югалта, калганын юньләп хәтерләми. Бөркәүле полуторкада барганда, машина газыннан исереп, җәйге болын уртасында төшеп кала ул. Аны икенче бер полк сугышчылары табып ала. Кыр госпиталендә аңына килсә, аның тирәсендә ак халатлы санитаркалар кайнаша…

Яралары төзәлгәч, 1942 елның җәендә Низаметдин бабам (Тукай яшьтәше – 1886 елда туган) йортына 24 яшьлек солдат-фронтовик кайтып төшә. Газиз уллары кайткан! Менә шул хөрмәткә идән асты туфраксасыннан адарынып куелган чәкүшкәне табып алалар да өстәлгә чыгаралар…

Чирәмле ишегалдына чыккач, кинәттән күңеле тулып, әти янбакча рәшәткәләрен кочып елый башлый:

– Япь-яшь килеш кулсыз калдым… Чулак Мияссәр дип йөртерләр микәнни мине?.. Кызлар янына ни йөрәгем белән барырмын?.. Их, шушы Гитлер сугышының әшәкелеге!..

Юкка борчылган, үзен үзе юкка битәрләгән әти. Көннәрнең берендә тота да күршедәге Балык Бистәсенең Күки авылыннан Асия исемле кызны ярәшеп кайта. Яши торгач, ике малай, өч кыз үстерәләр. (1946 елгы Җәүдәт абыем хәрби очучы иде. 24 яшендә Россия күгендә фаҗигале төстә һәлак булды.) Әти озак еллар завхоз, аннары амбар мөдире булып эшләде. Абруе-дәрәҗәсе бар, аңа бары тик «Мияссәр абый» дип кенә эндәшәләр иде.

Еллар узгач, мин әти турында «Яра» дигән шигырь яздым. Анда мондый юллар бар:

 
Сыңар куллап печән чабасың син,
Алып көче бардыр бу тәндә…
. . . . . . . . . . . . . .
Әткәйләрнең кулын кискән фашист,
Илнең кулын кисә алмаган!
 

Әти үзенең сыңар куллы булуыннан беркайчан зарланмады. Хуҗалыкта иң кирәкле булган чалгы, сәнәк, көрәк ише нәрсәләрне көйләү аның өчен берни түгел иде. Ә инде тырма тешләре, балта сабы ясарга, мунчалык себеркеләр бәйләргә, сыерга башак болгатырга мин аңардан өйрәндем, аның киңәшләрен тоттым.

Ә хәзер әтигә дә, минем үземә дә бәйле булган печән чүмәләләре турында хикәяләп китәсе килә.

Их, карурман аланында печән чапкан чаклар! Әти – сыңар куллап, ә мин – унөч-ундүрт яшьлек малай – ике куллап чалгы белән уңга-сулга селтәнәбез. Кайдадыр урман түрендә, күке, аваз биреп, печәнчеләргә озын гомер юрый. Шулай да төклетура тавышына җитәме соң! Колак төбеннән генә зур бер соры «нокта» выжылдап узып китсен әле – туктамас җиреңнән тукталырсың… Агач һәм үлән яфракларында мәрҗән-мәрҗән булып иртәнге чыклар җемелди. Әти әйтә, печәнне иртәнге чык вакытында чабудан да яхшысы юк, чалгыга йомшак килә, ди.

Бер-ике көн дигәндә, чапкан печәннәребез кояшта шылтырап кипте. Аларны пөхтәләп кенә чүмәләгә салдык. Үлән, чәчәк, кыргый клевер исләре аңкып торган хуш исле ун чүмәлә! Бердәнбер сыерны кышлату өчен бик тә кирәкле яшькелт хәзинә бу. Ләкин бу дөньяда «процент печәне» дигән нәрсә дә бар икән әле. Ягъни, әтинең әйтүенчә, шушы хәләл ун чүмәләнең бишесен (яртысын) лесникка – урман каравылчысына тапшырырга тиеш икәнбез. Чөнки өстән аңа шундый задание бирелгән.

Урман каравылчысы Баһаветдин абый килгәнне көтәбез. Әбәдне түгәрәкләп кенә куйган идек, безнең янга тыпырдап торган җигүле ат килеп туктады. Аның артыннан арба таккан зәңгәрсу «Беларусь» тракторы да килеп җитте. Баһаветдин абый кычкырып сәлам бирде һәм күрешергә дип әтигә кулын сузды. Чү, күземә күренәме дип торам: әтием шикелле, ул да сыңар куллы икән ләбаса!.. Икесенең дә сул кулларының җиңе буш, менә-менә җилфердәргә тора. Исәнлек-саулык сорашкач, урманчы абый ун чүмәләнең унысын да җентекләп күздән кичерде. Сыңар кулының терсәген печән өеменә батырып-батырып карады. Моның белән ул чүмәләдәге печәннәрнең тыгызлыгын, корылыгын тикшерде булса кирәк. Соклануын да яшереп тормады:

– Вәт печән бу ичмасам! Чәйгә кушып кына тотарлык…

– Ниме соң, кордаш, – диде әти, ипләп кенә. – процент печәне дигәч тә, рәнҗетмә инде… безгә дигән өлешне мулрак калдыра күр…

– Булмый, Мияссәр. Процент печәненең кагыйдәсен яхшы беләсең: ун чүмәләнең бишесе үзеңә кала, калганын утар кибәненә чыгарабыз.

Миңа күңелсез булып китте. Нәни күкрәгемә ризасызлык ачысы кереп тулды. Сыңар куллы кеше сыңар куллы икенче бер кешене аңларга тиеш иде кебек. Белмим бит, бәлки, Баһаветдин абый да фронтовик булгандыр?.. Ул арада сәнәк тоткан ике агай трактор арбасыннан җиргә сикерделәр. Чүмәләләрнең берсенә таба киләләр… «Туктагыз!», – дип кычкырдым да, кулларымны җәеп, чүмәләгә аркан капландым. Сәнәкләр батып керү белән, чүмәлә дер селкенде, янтайды, үзем дә сизмәстән, хуш исле печән астында күмелеп калдым…

Менә шундый хәлләр кичте минем башымнан. Калганын сөйләп торасы да юк.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации