Электронная библиотека » Рашат Низамиев » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Рашат Низамиев


Жанр: Публицистика: прочее, Публицистика


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 15 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Икенче бүлек
(1984–1996)

Еллар узды…

Әйе-әйе, байтак еллар узды, күп сулар акты.

Инсаф атлы егетнең Казан медицина институтына укырга керүен, тулай торакта биш ел буе студент тормышы белән яшәвен, аспирантура еллары һәм кандидатлык диссертациясе яклавын, соңрак инде докторлык диссертациясенә таба атлавын, дистәләгән авыруларга уңышлы операцияләр ясавын, бөерләр күчереп утырту буенча тәҗрибәле белгеч булуын күз уңыннан төшереп калдырабыз.

* * *

Безнең бабайлар салып калдырган Казан – Оренбург юлы. Башкаланың капкасыннан чыгып, бер чакрым ара узганнан соң, юлның уң ягында ярым айлы мәчет һәм аннары тимер рәшәткәләр белән алагаем урап алынган катлы-катлы биналар рәте күзгә ташлана. Урталыктагы озынча һәм иң зур бинаның маңгаена эре хәрефләр белән татар һәм рус телләрендә «Республика клиник шифаханәсе» дип язылган. Биредә танылган табиблар, мәрхәмәтле шәфкать туташлары – тулаем персонал эшли. Кырмыска оясыдай кайнап торган бинаның дүртенче катында, сыек зәңгәр төстәге дивар яңагында «Урология бүлеге» дигән сүзләргә тап буласың.

Ишекне ачып, коридорга аяк баскач та, уң яктагы ишекләрнең берсенә «Профессор Инсаф Кәбир улы САБИРОВ» дигән язу беркетелгән. Авылда туып үскән егет, күкрәк көче белән ерып, әнә шундый мактаулы дәрәҗәгә ирешкән. Ирешкән дип әйтү генә ансат, ә озын-озак юлында аяк чалучылар, көнләшүчеләр булмаган дисеңме…

Бүлек мөдире Инсаф үзенең эш бүлмәсендә утыра. Ул җете ак халаттан, ак калпактан. Өстәл өсте папкалар, эш кәгазьләре белән тулган. Бер читтәрәк яшел төстәге лампа моңаеп утыра. Бүлмә почмагында аерым юынгыч. Түр почмак шүрлегендә янә папкалар, кәгазьләр, пробирка тартмалары, медицина җиһазлары. Каршы як диварда, кешедәге эчке органнарның кайда, ничек урнашуын аермачык аңлатучы төсле әсбап-плакат эленеп тора.

Шулвакыт ишек шакыдылар.

– Керегез, – диде бүлмә хуҗасы, кәгазьләрен бер читкәрәк этәреп.

Ишек салмак кына ачылды. Керүчеләр өчәү булып чыкты: чибәрдән чибәр ике кыз һәм бер егет. Баштарак бер-берсенә карашып, сүзне нидән башларга белмичәрәк басып тордылар шикелле.

– Тыңлыйм, рәхим итеп сөйләгез.

– Исемем Сәетҗан минем. Рөхсәт итсәгез, иң элек дусларым белән таныштырыйм. Уң ягымда – Чәчкә, сул якта – апасы Сиринә. Алар – апалы-сеңелле, бертуганнар. Яшерен-батырын түгел, мин сеңлесе Чәчкәне яратам… Туй ясарга, яшь гаилә корырга исәп тота идек. Тик менә…

Бертуган кызлар исә икесе ике якта гаепле сыман сүзсез генә басып торалар иде.

– …тик менә, – дип, сүзен ялгап китте егет, – безнең алда җитди мәсьәлә килеп чыкты әле. Чәчкәнең бер як бөере авырта. Берничә тапкыр ясалма аппаратка да йөреп карады, файдасы аз… Нишләргә икән, Инсаф Кәбирович? Сездән дә яхшы киңәш бирүче булмас диделәр.

Табиб урыныннан торды, ике кулын артка куеп, бүлмә буйлап йөренде.

– Әйе-е, бөер – кеше организмындагы иң нечкә, нәзберек әгъзаларның берсе, – дип сүзен башлады ул. – Халыкта, кай җирең авыртса, шул читен, дип әйтәләр әйтүен. Монысы да хак. Һм-м… чынлап та, четерекле мәсьәлә бу. Моңа төгәлрәк җавап бирү өчен вакыт, дөресрәге, иң элек авыруның тарихын, организмының бүгенге халәтен ныклап белергә кирәк.

– Менә шуның өчен сезнең янга килдек тә инде, – диде Чәчкә, чәчәктәй күзләрен зур итеп ачып.

Табиб Сәетҗанга ымлады:

– Ә сиңа, егет, гаепләмә, чыгып торырга туры килер.

– Яхшы, мин сез әйткәнне аңладым, – диде Сәетҗан, ризалашып, һәм, кесәсеннән кулына күчкән машина ачкычын уйната-уйната, ишеккә юнәлде. – Кызлар, ярый, мин сезне аста, машинамда көтеп торам…

Инсаф кызларга урын тәкъдим итте, үзе дә урындыгына барып утырды. Бер мәлгә урнашкан тынлыкны докторның тавышы бүлде:

– Чәчкә сеңлем, авыру тарихын үзегез белән алып килдегезме?

– Әйе, менә ул, – дия-дия, кыз каты тышлы дәфтәр кисәген өстәл өстенә этәрде.

Инсаф, дәфтәрне ашыкмый гына кулына алды, текәлеп-текәлеп, берәм-берәм аның битләрен актара башлады. Чәчкә, түземсезләнеп, әле докторга, әле апасына карады. Сиринә, имән бармагын иреннәренә куеп һәм ярым пышылдап, «Укысын, комачауламыйк үзенә…» дигән сүзләрне сеңлесенә җиткерде.

Инсаф үзенә кирәкле мәгълүматлар белән танышып чыккач, ниһаять, Чәчкәгә күтәрелеп карады.

– Әйе, авыруыгыз шактый җитди күренә. Сөйлә әле, кайда, – ничек салкын тидердегез?

– Балачакта без бозда коньки шуарга ярата идек. Инеш суы бозландымы, тизрәк шунда ашыгабыз. Берсендә шулай эчкәрәк кереп киткәнмен. Боз чатнап ярылды да киемнәрем белән суга егылдым. Сап-салкын су бөтен тәнемне куырып алды. Ярый әле малайлар коткарды. Менә шушы хәлдән соң акрынлап сырхауга әверелдем…

– Ясалма аппаратка да йөреп карагансыз икән…

– Әйе. Мин бит финанс-экономика институтында укыйм. Больница юлын таптый торгач, укуыма зыян килер дип куркам.

– Аңлыйм, аңлыйм… – дип җөпләде доктор, әмма үзенең уйлары тәрәзә аша еракка төбәлгән иде. – Хәзергә хәлегез ярый шикеллерәк.

Аның нидер әйтеп бетермәве сизелә иде. Чәчкә докторның күзенә карап, аның йөзеннән, төс-кыяфәтеннән ниләр уйлаганын укырга тырышты. Түзмәде, үтенечен ачыктан-ачык түгеп салды:

– Сез Казанда бөерләрне күчереп утыртучы хирургларның берсе икәнсез. Газетадан укып белдек. Куркып тормас идем, миңа да шундый операцияне ясау мөмкин булмас микән, ә?

Кушылып, Сиринә дә ялварды:

– Әйе, ул риза. Зинһар, ярдәм итегез! Бәясеннән тормас идек…

– Акчадамыни эш? Операция уңышлы барып чыкса, минем өчен шуңардан да зур бәхет юк, сеңелләрем.

– Без дә бик бәхетле булыр идек. Шулай бит, апам!

Доктор аларны бүлдерде:

– Чү, туктагыз әле. Халыкта «тумаган тайның билен сындырма» дигән сүз бар түгелме… Операциягә чиратка басар өчен, элек сез йөри торган поликлиникадан белешмә кәгазе кирәк. Икенчедән, шушы катлаулы операция өчен сезнең яктан җаваплылыкны үз өстенә алырдай юридик зат кирәк.

Сиринә, канатланып китеп:

– Менә күрерсез, андый җаваплылыкны үз өстемә мин алачакмын!

– Ә бәлки, икенең берсе, ягъни әтиегез яки әниегезгә йөклисездер бу эшне? Уйлашырсыз, киңәшерсез дип әйтүем.

– Доктор, сез каршы килмәсәгез, мин барыбер физик зат булып үзем калыр идем.

Табиб, аның бу сүзләренә игътибар итмичә, сөйләшүне тагын да тирәнгәрәк алып китте:

– Өченчедән… һәм монысы иң мөһиме – бөерен бирердәй донор да табарга кирәк әле.

– Менә монысын белеп бетерми идек…

– Икенче вариант та булырга мөмкин. Кайчакны көтмәгәндә һәлакәткә, үлемгә дучар кешеләрнең бөерен дә икенче бер кешегә күчереп утырталар. Әмма монысы шактый ук катлаулы хәл. Безнең җәмгыятьтәге бюрократик системаның күп кенә киртәләре аша узарга кирәк.

Бу сүзләрдән соң Чәчкәнең ачык йөзеннән борчылу күләгәсе йөгереп узды. Язмыш аңа шәфкатен салмас микәнни? Шактый катлаулы картина ясап бирде түгелме табиб дигән кеше? Ләкин докторның үз-үзен тотышыннан, ышанычлы кул хәрәкәтләреннән ихласлык та бөркелеп тора түгелме… Шуңа күрә кызның тавышына тиз арада ныклык һәм өмет әйләнеп кайтты:

– Без сезгә ышанабыз! Бу сөйләшү миңа көч бирә.

– Әйе, без сеңлем белән барысын да аңладык, – диде Сиринә һәм рәхмәт тулы күзләре белән ак халатлы шәфкать иясенә карады. – Зур рәхмәт сезгә!

Кызлар, урыннарыннан торып, кулга-кул тотыныштылар. Инсаф аларга:

– Туктап торыгыз, – дип ишарәләде – Мин бит әле иң кирәкле сүзне әйтеп өлгермәдем, Чәчкә сеңлем… Кыен һәм уңайсыз булса да әйтим: сиңа бу хәлдә кияүгә чыгарга һәм… бала табарга ярамый. Ашыкмау, сабыр итүләр хәерле. Врач буларак, белгеч буларак мин моны яшермичә, турыдан-туры әйтеп куярга бурычлымын.

Кинәт Чәчкәнең йөзен хәсрәт чалымнары каплады. Зиһене сүлпәнәйде, дәрте кимеде кебек. Апасы Сиринә, кулын ычкындырып, бер читкәрәк барып басты да – әллә гаҗәпсенеп, әллә кызганыпмы – сеңлесенә төбәлде. Чәчкә ике кулы белән йөзен каплаган иде. Учларын җәйде, бу минутта аның күзләре зур итеп ачылган иде. Бүтән сүзләр табалмыйча, һаман бер сорауны кабатлады:

– Чынлап та шулаймы, доктор?

– Мин дөресен әйттем. Чөнки яшь гомереңнең куркыныч астына куелуын теләмим.

– Инде хәзер Сәетҗанның күзләренә ничек күреним, ә? – дия-дия ныграк өзгәләнде кыз. – Без бит булачак туебыз турында сөйләшкән идек. Туйны кичектерергәме? Бөтен уйларым, хыялларым челпәрәмә килер микәнни?..

Ул сизелер-сизелмәс итеп кенә үкси иде. Аның яшь йөрәге бу минутларда йөзләгән кыйпылчыкларга таркалды кебек… Инсаф исә аны ягымлы сүзләр белән юатырга тырышты:

– Алла бирсә, диген, сеңлем, өзгәләнмә. Ничек тә бер җаен табарбыз әле, сабыр бул…

Чәчкә «борчыганым өчен гафу итегез» диде дә, апасын җитәкләп, акрын адымнар белән ишеккә таба юнәлде.

Коридорга чыккач та аулаграк бер почмакка барып сыендылар. Стационарда ятучы авырулар берән-сәрән узып киткәли. Кайсының – башы, кайсыныңдыр кулы бинт белән чорнаулы. Бернигә карамастан, тәрәзәдә кояш нурлары чагылып уйный, тормыш туктамаган, тормыш дәвам итә. Ә Чәчкәнең үз хәле хәл.

– И-и, апам, – диде ул, еламсырап. – Менә нинди көннәргә каласым бар икән!

– Алай димә, сеңлем. Менә күрерсең, синең саулыгыңны берәү дә тартып ала алмас. Доктор бит әнә операция чиратына куячакбыз диде үзеңне. Яле, сөрт күз яшьләреңне.

– Хәзер инде Сәетҗан янына чыгарга да уңайсызланам. Аңа дөресен әйтергәме-юкмы, башым тәмам буталды…

– Яшерүдән ни файда? Дөресен әйтеп сөйләшсәң, үзеңә дә җиңелрәк булыр.

– Шулаен шулай да… Тик менә көчем җитәрме? – Бертын уйланып торганнан соң, кинәт тәрәзә ягына борылды, күңел төпкелендәге икеләнүләре уңай якка алмашынды булса кирәк, апасы белән ризалашты: – Хәер, дөресен әйтүдән бүтән чарам юк. Аны алдап йөрүдән ни файда? Яхшы егет бит ул. Аңлар мине, аңламый калмас.

«Светофор» ни сөйли?

Холкына-кәефенә карап, вакыт фасыллары төрле елны төрлечә килә. Быелгы кыш таза һәм ягымлы килде: урман-кырда, йорт-абзар артларында, рәшәткәләр арасында дулап-сызгырынып, ястык-ястык көртләр өеп, вакытында бураннары уйнады; күктән игезәк кар бөртекләре коелып, нәкъ вакытын белеп кенә җирне ак юрган каплады. Иртән авыл морҗалары, гадәттәгечә, челем тартты.

Каникул вакытында Чәчкәнең авылга, әнисе янына кунакка кайткан чагы иде. Шул көннәрнең берендә, әнисе кадерләп җәйгән ак юрган һәм мендәрләр кочагында таралып йоклаган кышкы кичтә сәер һәм кызыклы төш күрде кыз.

Тоташ кар эченә чумган һәм офыккача җәелгән ап-ак басу. Ап-ак тынлык. Әнә шул ялан кыр уртасыннан йөзеп һәм тирбәлеп кенә каядыр бара, имеш. Күктә кышын гына була торган алкалы кояш шәйләнә… Офыкта күгелҗем урман төсмерләнә… Кыр уртасыннан, ак тасма булып, тигез-матур юл сузылган… Яраткан әбисе Чәчкәгә: «Барасы юлларың сөт шикелле ак булсын», – дип, еш кына теләк тели торган иде. Үзеннән-үзе шул сүзләрне исенә төшерә ул, алгысынып һәм үзалдына елмаеп, кар диңгезеннән алга таба атлый…

Чү, монысы ни могҗиза тагын?

Кар өстендә – пар алма! Түм-түгәрәк, бертигез зурлыктагы ике йомры алма. Берсеннән-берсе матурлар. Кар өстенә кем куеп калдырган аларны? Кайдан, күкнең ничәнче катыннан егылып төшкән алар? Әллә, Ходаем, тәкъдир агачыннан өзелеп төшкәннәрме…

Әлеге күренешнең сәерлеге дә бар иде: янәшә яткан алмаларның берсе – кызыл, икенчесе яшел төстә. Алардан, күренер-күренмәс булып, сәмави нур сирпелә иде. Кар өстенә нәни салават күпере егылып төшкән диярсең… Юк, әнә бит чыршы уенчыгыдай җем-җем килә алар. Икесе дә «Мине ал, мине ал!» дигән сыман үзенә ымсындыра, кызыктыра.

Бу әкияти күренештән кызның йөрәге тәмам сихерләнде.

Ә шулай да… ни аңлата соң бу алмалар? Нинди ишарә посып ята аларның сүзсез генә балкышында… Чү, гайре бу сурәт юл чатында басып торган ике күзле светофорны хәтерләтә түгелме? Әйе, нәкъ шулай! Кызыл төс кисәтә, тукталырга куша. Ә яшелеме, анысы «барыр юлың ачык, рәхим ит, кызый» дигәнне аңлата. Ике юл чатында басып торган кызны кызыл тәкъдир кисәтә кебек: «сиңа бала табарга ярамый…». Яшел «күлмәкле» се исә, «барыр юлларыңа шәфкать җәелгән, син, һичшиксез, ана булачаксың…» дип, үзенең юрамасын кызганмыйча сирпи шикелле.

«И Раббым, мәрхәмәтеңнән ташлама!» – дип пышылдады, бар ихласы белән ялварды кыз бу мизгелдә.

Чәчкә, үзе дә сизмәстән, алманың яшеленә үрелде. Яртылаш кар өстендә яткан булса да, уч төбендәге алма җылы һәм бик тә җиңел иде.

…Уянгач та Чәчкә ни күргәненә ышанмыйча, ике кулы белән күзен уды. Менә сиңа әкияти төш! Әкиятләрнең генә азагы матур бетә. Өзелгән төшнең чынбарлыктагы азагы да матур бетсә ярар иде, дип теләк теләде кыз.

Чәчкәнең гомерендә (яшь гомер!) беренче тапкыр төсле төш күрүе иде бу. Күргән төшен балаларча самимилек белән әнисенә сөйләп бирде:

– Әни-әни, төшемдә мин алмалар күрдем! Ышанасыңмы, кар өстендә пар алма… Икесе ике төстә, светофор утыдай янып торалар иде, чынлап менә…

– И кызым, машина йөртү правасына укыйм, тизрәк имтихан бирәсем бар, дип сөйләнгән идең кичә. Менә шуның белән саташуың булгандыр, – диде әнисе, юатасы килгән итеп. – Мин төш юрый белмим. Дәү әниеңнең исән чагы булсамы… Менә ул әйтеп бирер иде.

Йокысыннан айнып бетмәгән Чәчкә кайтарып әйтергә сүз табалмады, күңеленнән генә сафлык кылды.

Фаҗига

Тышта июль. Җәйге кояш үтәли кыздыра. Иртәнге якта, моннан дүрт-биш сәгать элек, Инсафның эш кабинетына әле кайчан гына ак халатлы шәфкать туташы килеп кергән иде.

– Инсаф Кәбирович, сезне операция бүлмәсендә көтәләр, – диде ул, җитди караш белән төбәлеп.

– Бар да әзерме?

– Әйе, сез әйткәннәрнең барысы да төгәл эшләнде. Инструментлар термик кыздыру белән тиешенчә эшкәртелгән. Пациентка наркоз салынган.

Авыз-борын тирәләре марля битлек белән капланганчыга кадәр доктор яңадан иң мөһим күрсәтмәләрне кабатлады:

– Чәчкәнең йөрәк тибешен, наркозның тәэсирен тиешле контрольдә тотарга. Ә хәзер, әйдәгез, операция бүлмәсенә… Хәерле сәгатьтә!

Дөньяда берни дә булмагандыр, тормыш үз көенчә акрын гына агадыр шикелле. Әмма әлерәк кенә аерым бер кеше тормышында хәлиткеч борылыш булды!

…Инсафның операция бүлмәсеннән чыгып кына килеше әле. Иягендәге марля битлеген салып та өлгермәгән ул. Операция бүлмәсендә кондиционер булмаганлыктан һәм зур киеренкелектән соң, билгеле ки, маңгаеннан һәм чигәләреннән борчак-борчак тир ага.

Бүлмәсенә кереп, аркалы урындыкка чумды. Битлеген салды. Өстәлендәге кече тартмадан дымлы салфетка алып, маңгай тирен кат-кат сыпырып төшерде. Икенче салфеткага сузылып, иякләрен сөрткәләгәндә, канәгатьлек белән башын селкеп:

– Шөкер, операция уңышлы гына узды, – дия-дия, терсәкләре белән өстәл өстенә таянды. – Менә бит хикмәти хода! Ходайдан вәгъдә җитсә, язмыш шуны алдыңа китереп куя. Моннан тугыз-ун сәгатьләр элек Чәчкәнең апасы юл авариясенә эләккән. Аның баш мие нык чәрдәкләнә. Реанимация бүлегенә салгач, күз алдыбызда җан бирде… Телендә иде әле. «Бөеремне Чәчкә сеңлемә бүләк итәм, күчерегез…» – дип, кат-кат үтенде. Чын кеше икән үзе. Шундый батыр йөрәкле кызның һәлак булуы кызганыч…

Доктор әнә шулай үз-үзе белән сөйләште бу минутларда. Дөресрәге, көн эчендә берьюлы ишелеп килгән стресс-кичерешләрдән бушанырга тырышуның бер кайтавазы иде бу.

Коридорда кемнәрнеңдер борчулы һәм шау-шулы сөйләшкәне ишетелде. Озак та үтмәде, ашыгып ишекне шакыдылар. Авыл апасы белән урта яшьләрдәге ир кеше икән.

– Утырыгыз, – диде бүлмә хуҗасы итагатьле генә. – Сез кемнәр буласыз, ни йомыш?

Керүчеләр, бүлдерә-бүлдерә, икесе беравыздан:

– Без Чәчкә белән Сиринәнең әти-әнисе булабыз, – диделәр, уфтанып.

– Шулаймыни-и… – дип, бер мәлгә гаҗәпләнеп калды табиб һәм салфетканың өченчесенә үрелде.

Үзен Халидә дип таныштырган апа кеше:

– Сиринә кызыбызның авариягә эләгүе турында телеграмма алгач та сезнең больницага чаптык. Ерактан, Актаныш якларыннан килдек без.

– Кызыбыз Сиринәнең хәлен беләсебез килә. Зинһар, ярдәм итегез, – дип үтенде ире Галимҗан.

Доктор кайчан, ничек әйтү хәерлерәк булыр икән дип аптырашта калган иде. Хәлбуки, ул үзен бик тиз кулга алып өлгерде.

– Ни өчен килгәнегез аңлашыла, – диде, уфтанып. Аннары еш әйтә торган сүзен кабатлады: – Ходайдан вакыт җитсә… Юкса исән калган булыр иде. Кайгыгызны уртаклашам…

Көтелмәгән бу сүздән кызның әнисе кинәт артка чикте.

– Мондый сүзләр кеше үлсә генә әйтелә ич. Әллә, Ходаем, ялгыш ишеттемме?

– Юк, ялгыш ишетмәдегез, апа. Кызыгыз Сиринә… бүген иртән мәңгелеккә күзен йомды. Сезгә бу сүзләрне әйтү бик тә авыр миңа…

Халидәнең кулындагы төенчеге «ә» дигәнче шуып китте. Баштарак кычкырып, аннары тавышсыз гына елый башлады.

Галимҗан агай да шундук кара коелып төште, берничә сүз генә әйтә алды:

– Карап торган кызыбыз иде. Күрәчәк булды микәнни, и дөнья!..

Халидә, калтыранган кулларын сузып:

– Өнемме бу, төшемме? Хет, ичмасам, тизрәк гәүдәсен күрсәтегез! Бәлки, үлмәгәндер, күзләрен вакытлыча гына йомгандыр, балакаем минем…

– Гафу итегез, хәзергә берничек тә мөмкин түгел бу эш, – диде табиб, мөмкин кадәр тәкәллеф сакларга тырышып.

– Ничек инде «мөмкин түгел», әти-әнисенәме?

– Сабыр булыгыз, мин сезгә әле бөтенесен әйтеп бетермәдем. Чын дөресен әйтеп бирәм хәзер. (Пауза.) Сиринә генә түгел, кече кызыгыз Чәчкә дә безнең сырхауханәдә ята бүген…

– Монысы ни дигән сүз тагын?

– Ашыкмагыз, тыныч кына тыңлап бетерә күрегез…

– Сабыр савытларым ташый шул, улыкаем!..

– Тыңлап бетерик инде, әнисе. Ниндидер аңлашылмаучылык бар бугай монда.

Доктор дәвам итте:

– Чәчкәнең бөере авыртканын яхшы беләсез, шулай бит… Менә нәрсә. Аны фәкать операция ясау юлы, ягъни чирле бөере урынына сәламәт бөер күчереп утырту белән генә коткарырга мөмкин иде. Консилиум шундый фикергә килде… – Ир белән хатын, доктор авызыннан нинди сүзләр чыгасын көтеп, бу юлы инде бүлдерми генә тыңлыйлар иде. – Өлкән кызыгыз Сиринәнең фаҗигасе никадәр авыр булмасын, ул бертуган сеңлесенә яшәү бүләк итте. Батырлыгына сокландым мин аның.

Бу урында Галимҗан агай түзмәде:

– Нинди батырлык турында сөйлисез, һич аңламыйм.

– Әйе, факт бу, – диде Инсаф. – Уйлап карасаң, гади бер гамәл кебек. Шөкер, Чәчкә операцияне яхшы күтәрде, аның бөерләре нормаль эшли, йөрәге дә сәламәт тибә.

– Йә, әйт инде, интектермә безне…

– Җаваплы рәвештә әйтә алам. Апасы Сиринәнең уң як бөере Чәчкәгә күчереп утыртылды бүген…

Бер мәлгә кинәт тынлык урнашты. Шушы тынлыкны Халидәнең ачыргаланып кычкырган тавышы бозды:

– И Аллам, башым нәкъ тубал! Кызларымның кайсы исән дә, кайсы үлгән соң минем?

– Тынычлан, әнисе. Доктор белмичә сөйләмәс. Ызначит, операция бүген булды?

– Әйе, бүген, ярты сәгать элек кенә…

Халидә үпкәләгән рәвеш алды:

– Олы кызымның ризалыгын да сорамыйча, шундый эшкә ничек кулыгыз барды?

Инсаф тыныч кына җавап кайтарды:

– Апасы Сиринә, йөрәге туктаганчыга кадәр үк, үз бөерен сеңлесенә калдыру турында телдән әйтте, аннары зур кыенлык белән булса да хат кисәге язып калдырды… Ә хәзер, әйдәгез, ял бүлмәсенә илтәм сезне. Ерак юлдан соң, бу кадәр көтелмәгән хәлләрне ишеткәннән соң, бераз ял итү фарыз. Без кагыйдәне боза алмыйбыз: операция һәм реанимация бүлмәләренә чит кешеләрне кертү катгый тыела.

– Без… безме чит кеше?

– Врачлардан кала дип әйтүем. Инфекция-мазардан саклану өчен чыгарылган кагыйдә ул. Урнаша торыгыз, вакыты җиткәч, мин сезне үзем эзләп табармын. Хәзергә сабыр итә күрегез.

Тау белән тау очрашмаса да…

Һәр тумыш яңа көн, өр-яңа мәшәкатьләр, борчу һәм шатлыклар төяп, тормыш мәйданына атылып килеп керә. Тормыш базары мәңге кайнамакта. Анда – мәхәббәт һәм нәфрәт, намус һәм ялган, гаделлек һәм мәкер, акыл вә диваналык, табу һәм югалту борылмалары… Язмыш рулеткасының әлеге талгын әйләнешеннән әле берәүнең дә кача-читләшә алганы юк.

…Инсаф, көндәгечә диярлек, үзенең эш бүлмәсендә. Иртәнге обходтан соң үзенә кирәкле эш кәгазьләрен һәм папкаларны күздән кичерә. Бүген ул кулындагы бер кәгазьгә озаклап тукталды, сакал-мыек белән каймаланган йөзендә канәгатьлеккә тартым елмаю төсмере чагылып узды.

Каядыр текәлгән хәлдә торып басты да ике кулын артка куеп йөренә башлады. Еш кына эчке монологка бирелүчән кеше буларак, үзалдына сөйләнә иде ул:

– Әй, бу вакыт дигәнең… Чәчкәгә операция ясаганга да ел чамасы вакыт узып киткән әнә. Әти-әнисе теге чакта ничекләр борчылган иде, соңыннан рәхмәт әйтеп туя алмадылар… Чәчкә белән Сәетҗанның туенда түрдә утырганым әле кичә генә булган шикелле. Кеше гомерен озайтудан да зур юаныч юктыр дөньяда…

Шулвакыт, түземсезләнеп һәм аның уйларын бүлдереп, өстәлдәге кызыл телефон шалтырады. Тамагын кырып, трубканы алды.

– Алло! Исәнмесез! Кем әле бу?.. – Телефоннан шалтыратучының тавышыннан аның нык дулкынланган булуы сизелә иде. – Ә-ә, Чәчкә сеңлем… Син икәнсең, гомерең озын булыр. Әле менә эш кәгазьләрен актарып утыра идем, киштәдән синең авыру тарихың килеп чыкты… Кәефләр әйбәт, дисең, молодец! Бик шатмын. Нәрсә? Сәетҗан белән… Кая киләбез дисез?.. Алло! Ник дәшмисез?

Ике иңбашын сикертеп, телефон трубкасын оясына кире куйды. Аптырап карап торды.

– Менә сиңа мә! Нәкъ кирәкле чакта өзелүен күр син, ә? Телефонистны чакырмый булмас. Юкса бу араларда еш өзелгәли башлады. Утыр аннары табышмакның җавабын эзләп. Ни әйтергә теләде икән Чәчкә? Казаннанмы, әллә районнан шалтыратуы булдымы?..

Янәдән телефон чырылдады. Аның аваз салуына куанып та, каударланып та, Инсаф кабат трубкага үрелде. Ләкин бу юлы анда кайсыдыр берәүнең эшлекле-кырыс тавышы ишетелде:

– Исәнмесез!

– Алло, исәнмесез!.. Кайдан, сәламәтлек саклау министрлыгыннан дисезме… Инспектор Мельникова киләчәк?.. Яхшы, бүген минем бушрак көнем. Көтәчәкмен.

Инспектор килә, димәк! Шулай инде бездә, кемнәрдер эшләгәнне кемдер килеп тикшерергә дә тиеш. «Плановый» диделәр. Аңлаган кешегә бу сүзнең «внеплановый» дигән икенчел мәгънәсе дә бар. Ярар, куркып калырлык эшләребез юк.

Менә шуларны уйлый-уйлый, Инсаф аннары үзе генә белгән, күңелендә йөрткән хыялга бирелде:

– Их, бөерләрне күчереп утырту буенча Казанда үзәк ачарга рөхсәт бирсеннәр иде миңа! Ул вакытта иркенрәк мәйданга юл ачылыр, сырхауларга да дәвалану мөмкинлекләре яхшырыр иде… Нидән куркалар, нигә рөхсәт бирергә бер дә ашкынып тормыйлар икән соң? Хөкүмәт бәйрәм саен, Мәскәүдән зур делегацияләр килгән саен акча таба, табыннар сыгылып тора. Ә менә фәнни-гамәли үзәк ачып җибәрергә сәмән юк, имеш…

Шушы хыялларына уралып, Инсаф ишек шакыган тавышны да юньләп ишетмәде. Ишек акрын гына ачылгач, бүлмәгә гади генә киенгән берәү килеп керде. Ничә еллардан соң очрашу! Бер-берсен шундук танысалар да, әйтергә сүз табалмыйча, бер мәлгә тынсыз басып тордылар. Икесенең дә гаҗәпләнүләре йөзләренә ташып чыккан!

Беренче булып абыйсы Тәфкил телгә килде:

– Исәнме, энем…

Ике туган, бер-берсенең аркасын кагып, озаклап кочаклаштылар.

– Бер хәбәрсез кайтуыңны кара син… Күземә күренәме дип торам. Нинди җилләр ташлады, абый?

– Көчкә эзләп таптым үзеңне! – диде Тәфкил, башын селкеп. Бер читкәрәк басты да сынап-төбәлеп Инсафка карады. – Син тәмам чын профессор булгансың. Сакал-мыек та, ак халат та килешеп тора үзеңә. Без тегендә (башы белән ымлап) гел соры киемнән, кышын телогрейкадан йөрдек. Әй, искә төшерергә язмасын ул чакларны…

– Төрмә хәлләрен дисеңме? Әйе шул! Анда сине бәлеш пешереп көтеп торучы юк диләр шул.

– Әйдә, боларны читкә куеп торыйк әле. Син яшьтән үк акыллы булып үстең, молодец! Инде менә нинди уңышларга ирешкәнсең. «Атказанган» дигән исемең дә бардыр әле…

– Минем максатым ул түгел, – диде Инсаф тыйнак кына. – Артыннан йөргәнем юк… Һаман мине сорашасың. Үзеңдә ни хәлләр соң? Төрмә шулпасын кат-кат татудан да курыкмагансың үзең…

– Да-а, брат… Чүплек әрҗәләренә яшеренеп, ике тапкыр качып та караган идем шул… Ерак китеп булмады, бер суткы дигәндә яңадан эләктерделәр. Өстәвенә, каршылык күрсәткән өчен, сигез елны чәпәп куймасыннармы! Белеп әйткәннәр, төрмәнең идәне генә түгел, мендәре дә таштан аның… Шунда узды гомернең иң матур чаклары.

Инсаф аны бүлдерде:

– Үзең дә инде… бигрәк кызу канлы булдың теге чакта.

– Нәрсә, минем урында син булсаң, авыз ачып торыр идеңме шуларга? Бигрәк тә Ленараның хыянәте, икейөзлелеге чыгырдан чыгарды мине ул чакта. Мин түгел, әнкәйнең хәле кызганычрак иде ул минутларда… – Аннары сүзне кинәт икенчегә күчерде: – Әти ни хәлдә? Миңа, тайгак юлга баскан улына, нык үпкәләп ятадыр инде ул. Менә күрерсең, бүген-иртәгә дигәндәй, автобуска утырам да туп-туры авылга, аның янына кайтып төшәм әле.

– Әти пенсиягә чыкты инде. Алтмыш бишенче яше белән барса да, урманын ташларга җыенмый әле.

Тәфкилнең йөзенә дә, тавышына да үкенүле төсмер бәреп чыкты.

– Әйе, энем, барысына да үзем гаепле. Табигать миңа дуамаллыкны кызганып тормаган, икеләтә биргән… Авылга кайтып күренсәм, «төрмә кошы» дигән кара тамга сугарлар да ачуымны чыгарырлар дип курыктым мин… Курыкмадым, дөресрәге, кайтып мир күзенә күренергә оялдым. Җил уңаена тәгәрәүне үзем өчен кулайрак санадым… Тәүбә соңрак килде…

– Мондый тәүбәдән соң, урыс әйтмешли, «судимость снята» синең.

– Ә хәзер элеккеге курку да, оялулар да бетте миндә. Вакыт үзенекен итә икән. Тыкрык чирәмендә ауныйсы килгән чаклар булмады дисеңме? Ә шулай да йөрәкнең бер почмагында «төрмә» дигән кабер кисәге кыймылдап куйгалый… Андагы караңгылык, андагы әшәкелек! Беләсеңме, паханнар һәм аның яраннары кулына эләгүдән Ходай сакласын. Берсендә шулай кайсыдыр тоткынга атап кәрт суктылар, теге бичара җан икенче көнне үк коега төшкәндәй юкка чыкты. Ничә көн эзләп карадылар үзен. Соңрак ишетеп белдек: төзеләчәк бер бинаның фундаментына, измәгә күмеп катырганнар икән үзен…

– Ай, абый, мондый вәхшилекне күңелем күтәрә алмый. Әйдә бүтән темага күчик әле…

– Ярар, килешәм.

– Менә әлерәк кенә Ленараны искә алдың. Ә беләсеңме, хәзер Казанда яши икән ул. Шактый карьера ясаган, сәламәтлек саклау министрлыгында эшли, диделәр. Миллионлы шәһәрдә яшибез ич, очраткан юк үзен…

Тәфкил артка чигәрдәй булып аптырап калды:

– Китче моннан, шул өстерәлчекме?

– Алай димә. Күрсәк, таный да алмабыздыр әле үзен. Беләсең ич, хатын-кызның кулында көчле «корал» бар. Кайберләре әнә шуңардан бик оста файдалана белә, шуның белән карьера баскычына да күтәрелә.

– Да, бу дөньяда һәркемнең үз сукмагы, үз язмышы бар, – дияргә мәҗбүр булды Тәфкил. – Ә шулай да үпкә сакламыйм мин аңа. Үпкән-кочкан җилгә очкан дип дөрес әйткәннәр.

– Дөрес уйлыйсың, абый. Үткәннәргә үпкәләү, хәтер саклау акыллы гамәл түгел.

Тәфкил, тәмәке-мазар эзләгәндәй, кесәләрен капшады.

– Әйтеп бетермәдем… Төрмәдән соң Норильскиның үзендә бөтенләйгә төпләнеп калдым мин, энем. Озак югалганга үпкәләмә. Эшкә урнашулар бер дә җиңелдән булмады. Кая барып төртелмә, паспорттагы пичәткә карыйлар. Шулай да дөньяда юньле кешеләр табыла икән. Ярдәм иттеләр, рәхмәт үзләренә. Вакыты җиткәч, гаилә корырдай кешесен дә таптым…

– Хатларың да, елга бер дигәндәй, бик сирәк килә иде шул.

Шушы урында әңгәмә бүленде – әрсезләнеп ишек шакыйлар иде… Килеп кергән эшлекле ханымны күргәч, икесе дә берьюлы аһ итеп калдылар шикелле. Тәфкил, бу мәлдә читтәрәк торуны кирәк санап, ирексездән акрын-акрын гына почмаккарак чигенде. Инсаф үз дәрәҗәсен саклап, хисләргә бирелмичә, салкынлылык күрсәтергә тырышты.

Менә нинди икән ул бүгенге Ленара! Әле һаман да чибәрлеген җуймаган. Башын-күзен заманча ясаткан. Муенса һәм алкасындагы энҗе-мәрҗәннәре җемелдәп, күзгә бәрелеп тора. Ә җете кызыл күлмәге тавис кошы җилпәзәседәй күзләрне камаштыра…

Ленара, һавалы төстәге елмаюын күрсәтмәскә тырышып кына:

– Хәерле көн, Инсаф Кәбирович! – дип исәнләште.

– Исәнме… Рәхим ит, Ленара! Әйдә, яшьлектәгечә әнә шулай исемләп кенә сөйләшик, булмаса, – диде Инсаф, күптәнге танышлыкны искәртеп.

– Юктыр, мөгаен. Мин бит сезнең хатыныгыз яисә сөяркәгез түгел. Министрлыктан планлы тикшерү белән килдем, рәсми кешемен.

– Ихтыярың, алайса. Алга таба шулай дип эндәшербез, Ленара Ахметовна.

– Менә бит, килештек. – Шул сүзләрен әйтеп бетергәндә генә ул бер читтәрәк басып торган Тәфкилне күрде һәм… соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп: – Тәфкил?! – дип кенә әйтә алды.

– Әйе, Ленара, мин бу. Тик сезне нәкъ менә бүген, нәкъ менә биредә очратырмын дип һич тә уйламаган идем.

Ленара, үзен бик тиз кулга алып:

– Мөхәммәд тауга менмәсә, тау үзе Мөхәммәдкә килер дигәннәрме әле… Хак икән. Менә бит, ничә еллардан соң өчәү бергә очраштык.

– Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очраша дигәннәр. – Монысын Инсаф әйтте.

– Син ничек, кайлардан килеп чыктың, Тәфкил? – дип сорады Ленара, әдәп саклаган булып, ахрысы.

Тәфкилнең җавабы «текәрәк» килеп чыкты:

– Миңа да «сез» дип эндәшегез, булмаса. Үзегез шулай телисез түгелме соң?

– Минем синең белән беркайчан да рәсми мөнәсәбәтләрем булмады һәм булмас та…

– Әйе, яшь чакта гыйшык тотулар рәсми мөнәсәбәткә керми, күрәсең.

– Теге чакта аткан тозлы ядрәләрең кайчакны әле дә булса ачыттырып куя. – Ленара, ишарәләп, йомшак җирен сыйпагандай итте.

Инсаф сүзнең мондый борылыш алуына түзмәде, сабыр гына:

– Ягез әле, зинһар, туктагыз! Үткән эшкә салават дип әйтәсе урында…

Ленара, теләсә-теләмәсә дә, ул чактагы вакыйганы онытып бетермәвен сиздерде:

– Әй, Инсаф, Инсаф! Авылда хурлыгы ни тора иде аның!..

Тәфкил, төрттереп:

– Күз тимәсен, хурлана да беләсең икән тагы үзең.

– Минем хурлануым үзем өчен генә. Ә менә синең хурлануың мылтык булып безгә күтәрелде.

– Мин ул чакта бары әнкәйне уйладым. Ә инде кызып китү мәсьәләсенә килсәк…

– Кабатлап әйтәм, хәзер үк туктатыгыз! Әллә кайчангыны кузгатып, нигә әле ямьсезләнергә? Биредә прокуратура түгел, минем эш бүлмәсе икәнен онытмыйк… – диде Инсаф әдәп катыш кырыслык белән.

– Менә монысы хак сүз, – дип килеште Ленара.

Тәфкил, үзенең артык кеше икәнен чамалап, кесәсеннән сигарет кабы һәм зажигалка тартып чыгарды.

– Чыннан да, нигә әле болай ямьсезләнергә? Мин тәмәке тартып, больница бакчасында бер юанып утырыйм, булмаса…

Ленара күпмедер тынычланып калган иде. Тәфкил чыгып киткәч, бер мәлгә тынычлык урнашты, ләкин ак тынлык түгел иде бу. Яшьлектә кайчандыр азмы-күпме аралашып өлгергән, инде хәзер (шулайрак килеп чыкты бит!) икесе дә «баррикада» ның ике ягындарак басып торучы бу ир белән ханымга, күзгә-күз басып калгач, беренче булып сүз башлау кыен иде шикелле. Бушлыкны өнәмәүче Ленара шулай да тынлыкны бозарга батырчылык итте:

– Кызык бит, ә? Сез, урманчы Кәбир малайлары, юлымда гел очрап торасыз.

– Тәкъдир җиле бу. Язмыш дәфтәренә шулай язылгандыр, күрәсең. Әгәр сезне теге чакта безнең авылга шәфкать туташы итеп җибәрмәсәләр, без бер-беребезне, ай-һай, белгән булыр идек микән?

– Үкенмим. Ни әйтсәң дә, яшьлек елларымның бер өлеше сезнең авылда калган.

– Ә мин исә яшерен мәхәббәтнең ни икәнен син килгәч кенә аңладым бугай. Син ул чакта бөтенләй икенче кеше идең…

– Рәхмәт, онытмагансың. – Башын күтәрде дә кинәт кенә тавышын икенче тонга күчерде: – Уңайсызланып тормыйк, бүген безгә «сез» дип сөйләшергә туры киләчәк.

– Аңламыйм. «Сез» дигән сүз биредә берничә кеше яисә берничә Ленара басып тора дигән кебегрәк яңгырый минем өчен.

– Фәлсәфәгә бирелер чак түгел. Үткәннәрне искә алып, болай да байтак вакытны әрәм иттек. Рәсми чакта «сез» дип сөйләшүләр ерактан килә, этиканы бозар хәлем юк.

– «Вакытны әрәм иттек» дигән сүзләр белән килешә алмыйм, – дип каршы килде Инсаф. – Өчәүләп бергә очрашканбыз икән, ничек инде үткәннәрне искә алмаска мөмкин. Болай да ярты гомеребез эш-мәшәкатьләр арасында уза.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации