Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 20 (всего у книги 31 страниц)
– Исәнмесез! – дип башын иде.
Аның каравы Даниярның бер дә исе китмәде, үзен кирәгеннән артык иркен тотты. Хәер, Сәетнең аңлавынча, «чакырылмаган кунак» аның күптәнге танышы булып чыкты. Алар, бер-берсен уздырырга теләгәндәй, уенын-чынын бергә кушып, сүз көрәштереп, кырлы-мырлы сөйләнеп алдылар. Боларның барысы да Сәет өчен гаять дәрәҗәдә сәер булып тоелды. Бигрәк тә аны Даниярның үз-үзен тотышы гаҗәпләндерде.
– Ә-ә, Мәргән әфәнде!.. – дигән булды өй хуҗасы, исәнләшкән кебек итеп. Һәм шунда ук төрттереп сорап куйды. – Алырга дип килүең түгелдер ич?..
Офицер да үзенә килешеп торган нечкә мыегы астыннан чак кына елмаеп җавап кайтарды:
– Юк. Бу юлы ул йомыш белән түгел…
– Нәрсә, әллә буш каземат юкмы?
– Анысы аның безнең өчен проблема түгел. Кунак бүлмәсе әзерләү түгел ич ул…
– Әллә дәлилләр, рус әйтмешли, уликлар җитеп бетмиме?
– Ул яктан да синең борчылырлыгың юк…
– Әйе!.. – дип сузып куйды Данияр һәм өстәде: – Ул яктан син хаклы. Губернатор канцеляриясендә дә, сездә дә, жандарм идарәсендә дә безнең хакта мәгълүматлар җитәрлек…
Данияр, җилкәсенә салган иске пальтосын тарткалап, кабат рәтләгәндәй итте дә, өстәле янындагы урындыкка күрсәтеп, кунагына утырырга кушты.
– Рәхмәт! – диде тегесе.
Офицер түргә узып, Данияр күрсәткән урындыкка килеп утыру белән, кокардалы фуражкасын салып, чак кына каккалагандай итеп, өстәлнең буш урынына куйды. Бары тик шуннан соң гына җайлап аякларын җәеп җибәрде дә биленә таккан кылычын тез арасына алды. Ап-ак перчатка кигән кулларын килешле генә итеп кылыч сабына куйды да шуңа таянып утыра башлады. Бу минутта ул беренче тапкыр офицер погоны тагу бәхетенә ирешү хөрмәтенә фотога төшәргә җыенучы яшь кенә бер фырт офицерны хәтерләтә иде.
Шулчак ул, «шаяру җиткәндер» дигән кыяфәт белән, Даниярның сәламәтлеге турында һәм әтисеннән андый-мондый хәбәр юкмы дип, бик хәбәрдар кеше сыман, бер-бер артлы сораулар бирә башлады. Әмма өй хуҗасы аларның берсенә дә җавап кайтарырга өлгерә алмады, ишек артында яңадан аяк тавышлары һәм кемнәрнеңдер шарык-шорык шаярышып көлешкән тавышлары ишетелде.
Ул да булмады, төбенә кадәр ачылып киткән ишектә, салкыннанмыдыр, әллә шаяруданмы, битләре алсуланган Мәгъдәни белән Айзирә күренде.
Бүлмә эче кинәт көр тавыш белән, уен-көлке һәм шау-шу белән тулып киткәндәй булды. Барысыннан да бигрәк, Мәгъдәнинең тавышы аерылып тора иде.
– Ба-а!.. – дип кычкырып җибәрде ул аптыраган кыяфәттә. Өнемме бу, әллә төшемме!.. Кемнәр җыелганын гына күр әле!..
Мәгъдәни тыела төшкәч, исәнләшүләр, хәл-әхвәл сорашулар башланды. Айзирәне күргәч, офицер Мәргән урыныннан торды, калку күкрәген тагын да киерә төшеп, шпорларын чыңлатып, бик килешле итеп башын иеп, Айзирә туташ белән исәнләште. Үзенең урынын тәкъдим итеп, туташны утыртты. Бары тик шуннан соң гына, Данияр ягына борылып, комплимент әйтеп куйды:
– Карап-карап торам да, Данияр, дусларың синең бер дә килде-китте генә түгел. Өлкәннәр әйтмешли, атлы, затлы кешеләр…
– А как-же! – дигән булды тегесе шулай ук ярым шаяру белән. – Минем тирәдә күбрәк яхшы кешеләр чуала. Начарлары… алары аның кеше түгел…
Комплиментлар моның белән генә чикләнмәде. Мәргән бик нәзакәтле һәм бик урынлы итеп, Айзирә туташ килеп керү белән, бүлмәнең җылынып та, яктырып та китүе турында өстәп куйды.
Аның бу комплиментына Сәет тә, өй хуҗасы да берсүзсез кушылдылар. Айзирә, чын күңелдән елмаеп, үзенең дә ир-ат компаниясен яратуын әйтеп куйды.
– Русларның бик акыллы сүзләре бар, – диде ул, энҗе кебек ап-ак вак тешләрен күрсәтеп. – Женщины без мужского общества блекнут, диләр алар.
– А мужчины?.. – дип сорау бирде Мәргән.
– А мужчины – глупеют…
Айзирә туташның сүзеннән кайта-кайта көлештеләр. Сәет Айзирә туташка күз салгалап алды. Кыз тунының изүен чишеп җибәрде, кабарып торган ап-ак шәлен башыннан сыпырып җилкәсенә төшерде. Йөзе дә, муены да ачылып китте… Бүген ул, чыннан да, күз явын алырлык сылу, гаҗәп матур иде. Сәет миллионер кызын беренче тапкыр күргән чакларын күз алдына китерергә тырышып карады. Ул вакытта җәй иде. Айзирәнең башында маңгай турысына утырткан эре ак энҗеле, алтын-көмеш укалы калфак иде. Хәзер исә ул яланбаш… Чәчләре турыдан ачып таралган. Болай тагын да матур йөзе түгәрәкләнеп, гаять килешле булып күренә иде. Баштарак Сәет аның турында, кояш кебек якты, таш кебек җансыздыр, дип уйлый торган иде…
Әмма әлеге уе, хыялында күп йөргәнгәме, тиздән үзгәрде, Айзирә аның күңелен иләс-миләсләндереп кенә калмады, бераздан инде әлеге сылу җан фәрештә булып тоела башлады.
Чөнки Оренбургта чакта да күңел түрендә, хыялында йөртте ул аны. Казанга кайтып очрашуларын күз алдына китергәндә дә йөрәге кузгала иде. Шундый хыялый өметләр белән ашкынып кайтты Сәет Казанга. Икенче көнне үк Айзирәне эзли китте. Элегрәк ул мондый адымга үтерәбез дисәләр дә җөрьәт итә алмас иде.
…Тапты ул Айзирәне. Күрешкән мизгелдә үк якты өмет-ниятенең нигезсез икәнлегенә, сырхау миендә туган буш хыял гына икәнлеген бик тиз абайлады. Фабрикант Акчурин кияве булу кебек буй җитмәс максатның һичкайчан да тормышка ашмаячагын, бары кысыр хәсрәт, коры куаныч кына булуына ул бик ачык төшенде.
Яшь шагыйрьнең, чыннан да, хәлләре мөшкел, аңа хәзер Айзирәгә читтән карап сокланырга гына калды. Сүз дә юк, сирәк очрый торган сылу кыз Айзирә. Сөйләшү рәвешенә, сүз өненә генә игътибар ит син аның: тирән мәгънә, ачык фикер, якты акыл ярылып ята.
Сәет күпме генә сер бирмәскә тырышып караса да булдыра алмады, күңелендә туган якты-татлы хыял-максатлары аңа тынгылык бирмәделәр. Бәлки, кабат якынаю чараларын күреп караргадыр, дип баш ватты ул. Өметне тормышның җилкәне, диләр бит. Кабат бөтен дөньясына үпкә-рәнҗү белдереп, зарланып, зар елап караргадыр?..
Шулвакыт Сәетнең уен, башкаларның шау-гөр килеп көлүләрен бүлеп, ишек шакыдылар…
Бер мәлгә барысының да дикъкате ишектә булды. Данияр гадәттәгечә көр тавыш белән: «Рәхим итегез! Керегез!..» – дип кычкырды.
Ишек ярым ачылды, әмма керүче күренмәде. Бу хәл кызыксынуны тагын да арттыра төште. Өй хуҗасы, тиз-тиз атлап, ишек катына килде.
– Керегез, кер!.. – диде ул, ишекне төбенә кадәр ачып җибәреп. Әйдәгез, бүлмәгә рәхим итегез.
Ишек артында басып торган Гөлбануны күргәч, бераз гаҗәпсенеп, керергә кыстый башладылар.
– Миңа… Сәет абый кирәк иде… – диде тәмам каушап, югалып калган Гөлбану.
– Сәет!.. – дип кычкырып куйды Данияр, тавышына кинаяле мәгънә салып. – Синең янга кунак килгән. Бүлмәгә чакырып кертү дә сиңа йөкләтелә…
Кыстый торгач, Гөлбану керде. Шунда ук нинди йомыш белән килгәнлеген Сәеткә тезә башлады.
– Башта өегездә булдым… Чулпания апа өйрәтеп җибәргәч, монда килдем. Извозчик белән… Чулпания апа авырып ята. Урын өстендә… Менә сезгә язу. Көтә ул сезне…
Шулвакыт алар янына Айзирә килеп җитте.
– Сәет, нишләп кунакны алай ишек катында гына бастырып торгызасың? Әйдә, Гөлбану… Әйдә, түрдән уз. Нәрсә, Чулпания авырыймыни? Сәет, син аларга барганың юкмы әллә? Менә монысы инде килешми. Ай-яй-яй!.. – Яңадан Гөлбану ягына борылды. – Килеп чыгып бик яхшы иттең әле… Әйдә, түрдән уз. Нәрсә ишек катында торасың? Хәзер без синең белән бер эш эшләп ташлыйбыз. Кавалерларны чәй белән сыйлыйк әле… Даниярның үзеннән булмас аның. Хәтеренә төшермәсәң ашарга да оныта торгандыр ул. Әйдә, бүлмә дә җылыныр…
Гөлбануның ризамы-юкмы икәнлеген сорап та тормады Айзирә. Даниярга:
– Суың кайда? Шырпың бармы? Берәр чеметем чәең табылырмы? – дип, берьюлы берничә сорау биреп ташлады.
Күп тә үтмәде, су тутырылган чәйнек тимер мич өстендә утыра, ә мич эчендә ду килеп ялкын уйный иде инде…
Бу эшләрнең барысын да Гөлбану берүзе башкарды. Айзирәне түргә, өстәл янына чакырып алдылар. Алар анда мәш килеп бәхәсләшәләр. Гөлбануны бар дип тә белмиләр, аны бөтенләй оныттылар.
Онытсалар онытырлар инде. Ул җыелган халыкка бераз сәерсенеп карап торды. Бигрәк тә аны көяз офицер кызыксындыра иде. Ничек килеп эләккән ул монда? Кем ул?..
Гөлбану, әлеге сорауларына җавап эзләгәндәй, шул якка колак салып тыңлый башлады. Пөхтә, чиста нәзакәтле офицер белән Сәет беренче тапкыр гына очрашканнар икән. Әле яңа гына танышып маташалар.
Офицер Сәетнең кем булуын, кайда хезмәт итүен сораштырырга кереште. Аннары искәрмәстән генә:
– Ә ни өчен фронтта түгел? – дип куйды.
– Чакырмадылар, – диде Сәет, гади гына итеп. Һәм сүзне уен-көлкегә борып җибәрергә теләгәндәй әйтте: – Күрәсең, кирәгем шулкадәр генәдер…
– Ай-һай, – диде Мәргән, шулай ук ярым шаярып. – Белмим, хәзер кеше артыр микән?..
– Син хаклы, – диде Данияр Мәргәнгә, – хәзер кеше артмый… Күрче, зинһар, никадәрле халык залим-явызлыкның корбанына…
Таш сынлы, кырыс йөзле офицерның үз фикере:
– Шул ук вакытта шул ук халык – сез әйткән залим-явызлыкның таянычы да.
Мәргән Казан хәрби округының Россиядә иң зур округ булып саналуын, округ составына ун губерна, 2 өлкә территориясендә урнашкан 98 гарнизон керүен һәм, ниһаять, Казан хәрби округының генераль штабының мобилизация бүлеге тарафыннан ай саен фронтка 800 маршевый рота, ягъни 200 мең кеше озатып торырга тиешлеген бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
– Йа Ходай! Никадәр кешене харап итәләр. Трагедия бит бу… – дип куйды Айзирә, тирән көрсенеп.
Кырыс кыяфәттә булса да, төскә-биткә шактый ук чибәр Мәргән, мундирының эполетлары белән шаяргандай итеп, янә сүз кыстырып куйды:
– Без хәрбиләр арасында бер кешенең үлеме – трагедия, миллионнарның үлеме статистика дигән сүз яши.
– Шуның өстенә әле, – дип дәвам итте Данияр, – Казан хәрби округы штабы бөтен Урал белән Идел буендагы жандармлык функцияләрен дә үти…
– Ул гына да түгел, – диде Мәгъдәни, дустының сүзен көчәйтергә теләгәндәй итеп. – Казан хәрби округына тагын Россиянең Көнчыгышында рус булмаган халыклар арасында самодержавиенең руслаштыру политикасын үткәрү бурычы да йөкләтелгән…
Яңадан бер-берсен уздырып, берсе икенчесен тыңламыйча, шаулашып-бәхәсләшә башладылар. Иң кызганы, иң кычкырынганы Мәгъдәни булды. Ул: «Менә сез, ротмистр әфәнде, милли мәсьәлә турында ничегрәк уйлыйсыз? Һәм ничек булуын теләр идегез?» – дип бәйләнә башлады.
Тегесе исә, елтыр погонлы җилкәләрен килешле генә сикертеп, тыныч кына җавап кайтарды:
– Хәят безнең теләк белән генә йөрсә иде икән!
– Юк, юк! Сез, әфәндем, конкретрак җавап бирегез. Без бит монда барыбыз да, Тукай әйтмешли, кимсетелгән «бәхетсез милләтнең бәхетсез уллары…» Кача-кача уйнауның да, икейөзлеләнеп маташуның да кирәге юк… Менә ничәмә гасырлар буена инде, татар халкы үзенең бәйсезлеге өчен көрәш алып бара…
Данияр шунда ук бүлдерде аны:
– Син, Мәгъдәни, үз куначаңнан торып фикер йөртәсең, – диде ул. Һәм шактый кырыс итеп сорады: – Кайда күрдең син ул көрәшне? Ә?.. Кайда күрдең?
Мәгъдәни, ничегрәк итеп җавап кайтарырга да белмичә, бер мәлгә икеләнеп торды. Бераздан шактый төшенке тавыш белән дәвам итте:
– Дөрес, син хаклы, Данияр… Көрәш булмады. Көрәш дип әйтеп булмый аны… Гасырлар буе изелү милләтләр арасында нәфрәт тудырды, бер-берсен күралмаска өйрәтте. Әмма көрәшергә өйрәтмәде… – Торган саен тавышы көчәйгәннән-көчәя барды аның. – Көрәш булмады… Көрәшсә, татар халкы, бәлки, бу көнгә төшмәгән дә булыр иде. Хәзер без Россиядә башкалар файдаланган хокуклардан файдалана алмыйбыз. Килмешәккә әверелеп барабыз… Күрәләтә торып, бернинди каршылык күрсәтмичә, бетүгә, юк ителүгә таба барабыз. Бер түгел, мең кабат хаклы син, Данияр. Көрәш булмады… Эх, булмады! Бары тик турыдан-туры татар халкын бетерү политикасы гына алып барылды. Иван Грозный заманнары турында әйтеп тә тормыйм инде. Пётр I чорын гына ал… Унсигезенче йөзнең башында, Казанда булганнан соң, Адмиралтейск идарәсенә татарларны иң авыр эштә, корабльләр төзү өчен урман кисү эшендә бушлай эшләтергә әмер бирә. Бу хәл тәхеткә Екатерина утыргач та дәвам итә. Бибиковның Екатеринага язма рәвештә биргән докладына күз сал син. Чәчләрең үрә торыр. «Монда татарлар, түзә алмаслык авыр шартларда эшләү сәбәпле, чебен урынына кырылалар», – дип яза ул. Ни күрмәсә, шул татар халкы күрде. Һәрьяклап будылар аны. Шундый шартларда да татар халкы үзенең иң гүзәл, иң күркәм сыйфатларын саклап кала алды. Мәктәп-мәдрәсәсен үз көче белән салды, мәктәп-мәдрәсәне дә мөдәррисләрне дә, мәхәллә халкы үз хисабына асрады. Бер халык та татар халкы кебек китапны яратмагандыр. Ул аңа, изге нәрсә итеп, үзенең иң кадерле малы итеп карады. Ә инде тагын да укыйм, югарырак үрмәлим дисә, шунда ук: стоп! Чабуыңнан эләктерәләр дә алалар. Әнә бу турыда Мәгариф министрлыгының махсус журналында ачыктан-ачык языла. «Ватаныбыз чикләрендә барлык инородецларга белем бирүдән төп максат, һичшиксез, аларны руслаштыру һәм рус халкына кушу булырга тиеш», – диелә анда. Ә бит ил өстенә бәла-каза килә калса, батыр татар халкының һичкайчан да читтә калганы юк. Андый вакытта ул инде «чит милләт» түгел…
Мәгъдәни бер мәлгә туктап калды. Әмма аның сүзе бетмәгән булган. Даниярга өздереп карап, шелтә катыш үпкәләү белән яңадан элеп алды.
– Бая син миңа «үз куначамнан» торып фикер йөртүем өчен төрттереп куйдың… Дөресен генә әйткәндә, ул кунача бик киң. Сиңа да урын җитәрлек анда. Үзем белән янәшә сине дә күргәлим мин ул куначада. Юбилейга карата язган мәкаләң турында әйтүем. Дөрес аңлаган булсам, милләтебезнең гасырлар буена үз матбугатын булдыра алмыйча мыскыл ителүе турында иде ул мәкалә… – Мәгъдәни кинәт туктады һәм «телдәрләнеп китеп, артык нәрсә ычкындырмадыммы» дигәндәй, Данияр белән Сәет ягына сораулы караш ташлап алды. Аннары сүзен түгәрәкләү ягын карады. – Бернәрсә бәхәссез: үзенең үткәне белән горурланмаган, үткәнен ихтирам итмәгән халыкның киләчәге булмый. Белмим, кемгә ничектер, әмма минем өчен милләтем – иманым да, газиз әнкәм дә… – Һәм ул шуның белән сүзем бетте дигән кебек, фикерен түгәрәкләп куйды. – Бу минем үз фикерем, әлбәттә. Шовинистлык дисезме, патриотлык дисезме, теләсәгез ничек аңлагыз…
Бераз фикер алышкандай иттеләр. Кемдер Мәгъдәнигә кушылды, кемдер көлде. Данияр җилкәләрен җыерып алды да:
– Үзең әйтмешли, патриотлык булган тәкъдирдә дә, купшы патриотлык бу… Синең сүзләреңнән патриотлыктан бигрәк милләтчелек исе аңкый… – диде.
Чак кына бер-берсенә төрттереп, бәхәсләшеп алганнан соң, сүз кабаттан Казан хәрби округы һәм канкойгыч сугышка күчте.
Данияр белән Мәгъдәни фронттагы хурлыклы җиңелү турында, армиянең үз халкына атудан башкага ярамаганлыгы турында сүз куертып алдылар. Хәтта 1915 елның май ае статистикасын да искә төшереп үттеләр. Главнокомандующий штабының май ае статистикасында миллионнарча кешенең үтерелүе, яралануы, әсир төшүе турында игълан ителгән иде.
– Ә бит шуларның уннарча меңе офицерлар, фельдфебельләр, унтерлар… – дип күтәрелеп бәрелде Мәгъдәни. – Ә офицер – армиянең мие ул. Йә, тагын нәрсә диярсез?..
Мәргән исә, тырышып-тырмашып, сәләтсез, ахмак генералларны, кирәгеннән артык акыллы шымчы һәм хыянәтчеләрне сүкте, алар гына бар нәрсәне боздылар, харап иттеләр, дип исбатлап маташты. Куропаткинны полководец түгел, бары тик яхшы администратор гына дип атады. Мавыгып китеп, тиздән бу хәлләргә чик куелачагын, фронтта кискен борылыш булачагын әйтте. Чөнки оборона белән җитәкчелек итү эшенә бөек монарх Николай Романов үзе алыначак икән…
– Монарх түгел, шайтан үзе алынса да пычагымны да кыра алмаячак, – дип кырт кисте Мәгъдәни. – Сәбәбе бер: җәмгыятьнең нигезе черек. Үзегез үк күреп торасыз, буржуаз строй котылгысыз һәлакәткә дучар ителгән, аны сугыш белән дә, репрессияләр белән дә коткарып булмаячак, капитализмның җиңелеп таркалачагы көн кебек ачык…
Әмма әңгәмәдәшләре аңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмәделәр, шунда ук каршы төштеләр.
Бу юлы да әлеге дә баягы Данияр чәчрәп чыкты.
– Болай булгач бар да бетәчәк, бөтен нәрсә дә чәнчелеп китәчәк икән! – диде ул.
– Нилектән алай дисез?.. – Бу сорауны офицер Мәргән бирде.
– Нилектәнме? Илнең язмышы хәрбиләр кулына күчтеме, анда инде изгелек тә, игелек тә көтмә…
– Сәбәбе?
– Хәзер әйтәм. Чөнки бу фани дөньяда хәрбиләрдән дә надан, хәрбиләрдән дә ахмак бәндәләрнең булганы юк һәм булмас та. Сәбәбе шул: Ходай Тәгалә акыл өләшкәндә, алар манёврларда калган булганнар…
Бу Мәргәннең дә бакчасына таш ату иде. Әмма бик тиз күтәрелеп бәрелергә, сер бирергә теләмәде, шәхес турында, «шәхес үрнәге» һәм аның тарихта тоткан урыны турында иркенләп фәлсәфә сата башлады.
– Сез нәрсә?! – диде ул, алтын кысалы күзлеген салып, сөртештереп кигәннән соң. – Шәхесне бөтенләй инкяр итмәкче буласызмы әллә?
– Һич юк! – диде Данияр. – Ул хакыйкатьне теләгән тәкъдирдә дә инкяр итеп булмас иде. Чөнки шәхес, – юлбашчы буларак, рус әйтмешли, тарихи необходимость. Ләкин бит шәхес өчен иң кирәк булган авторитет дигән нәрсә дә бар…
Офицер Мәргән Даниярның тел төбен яхшы аңлады. Әмма үз позициясеннән тиз генә чигенергә ашыкмады. Авторитет турында, аның кинәт кенә, үзеннән-үзе генә туа торган нәрсә булмавы турында, моннан бик күп гасырлар элек үз динен күтәреп чыккан чорларда Мөхәммәд пәйгамбәребезнең дә бернинди авторитеты булмаган, имештер. Ул гынамы әле, үзен төрлечә кимсетүләре, хәтта өстенә пычрак атулары турында сөйләнеп алды.
Бәхәс кузгалды. Данияр, яңадан сүзгә керешеп, Марксны телгә алды. Аңа кадәр тарихның идеалистик позициядән торып өйрәнелүен, шунлыктан аның аерым шәхесләр тарихы булып каралуын исбат итәргә кереште. Тарихны диалектик позициядән торып тикшергәндә, аның, һичшиксез, халык массасы тарихы булуын, аны алга этәрүче дә, ясаучы да халык үзе, дип шактый кыза башлаган иде. Әмма аның сүзе бүленде. Мәргән, Сәеткә мөрәҗәгать итеп:
– Шагыйрь иптәш, нишләп әле сез полемикадан читтә каласыз, катнашмыйсыз? – дип сорап куйды.
Офицерның шулай искәрмәстән, җитди тавыш белән мөрәҗәгать итүе Сәетнең уйларын бүлде, чын дөньяга алып кайтты.
Үзен бик тиз кулга алды шагыйрь.
– Мин философ та, политик та түгел… – диде ул.
– Барыбер, – диде офицер бәйләнергә теләгән кеше сыман. – Алай ярамый…
Данияр Сәетне яклаган кебек итеп сүз кушты:
– Ул безнең шулайрак инде. Килде-китте сүз белән мавыгырга яратмый…
– Без дә «килде-китте» сүз белән мавыкмыйбыз. Бәлки, ул үзен һәрнәрсәдән дә өстен куярга тели торгандыр. Ләкин алай булмый… Тормыш бу!..
Сәетнең, чыннан да, бу әңгәмәгә катнашасы килми иде. Шуңа күрәдер ул: «Политикада мин сай йөзәм…» – дигән булып, яңадан читләшү ягын карады.
– Дөрес эшлисең, Сәет, – диде Мәгъдәни. – Политикан яки философ булу пустяк нәрсә. Кемдер, политиканның йөрәге дә башында булырга тиеш, дигән. Ә син шагыйрь кеше, йөрәк белән эш итүче. Бер акыл иясе әйтмешли, политика бәхәсләшкәндә, сүз көрәштергәндә генә кирәк ул… Гомумән, политикадан читтә тору хәерлерәк.
Һәр стройның, һәр формациянең үз шәхесләре күтәрелеп чыгуы турында кызып-ялкынланып бәхәсләшә башладылар. Колбиләүчелек строенда Спартак күтәрелеп чыккан. Гадәттә, шәхесләр даулы-давыллы чорларда, бер формация җимерелеп, икенче җәмгыять алмашка килгән чорларда калкып чыга. Феодаль строй һәр илдә дә, мәсәлән, үз шәхесләрен китереп чыгарган. Италия – Долчинны, Англия – Уаатны, Германия – Мюнсенны; Россиядә феодализм чорында Болотников белән Пугачёвлар күтәрелеп чыккан. Франциядә буржуаз революция «Азатлык, туганлык һәм тигезлек» байрагын күтәргән Марат, Робеспьер кебек бөек шәхесләрне бирә алган…
Яңа эпоха, империализм эпохасы турында сүз китте. Хезмәт кешесе – эпоханың мораль көче булып гәүдәләнгән чорда, бөтендөнья пролетариаты юлбашчысы турында, яңа типтагы шәхес турында барды.
– Бар!.. Бар андый кеше, – диде Данияр, тагын да җанлана төшеп. – Бар!.. Между прочим, кайчандыр, моннан нибары егерме еллар чамасы гына элек, Казан университеты студенты булган кеше…
– Ни чыкмаса шушы Казаннан чыга… – Бу сүзләрне купшы офицер әйтте.
Данияр аны бөтенләй ишетмәгәндәй дәвам итте:
– Студентларның тарихка кереп калган атаклы сходкаларында катнашкан өчен университеттан чыгарыла, 17 яшендә беренче тапкыр кулга алына… – Данияр Мәргәнгә мөрәҗәгать итеп сорап куйды. – Бәлки әле, сезнең дә ишеткәнегез бардыр, кулга алынгач, яшьләр арасында афоризм булып кергән сүзләрне әйтә ул… Аны төрмәгә озата баручы пристав, студентның яшьлеген күреп: «Сез, егет, нәрсә бунт күтәрәсез? Алдыгызда стена бит», – ди. Ә студент: «Стена, ләкин черек, төрттең исә ишелергә тора», – дип җавап кайтарган…
– Кем турында сүз алып барганыңны беләм. Бик беләм!.. – диде офицер, тавышына чак кына киная өстәгәндәй итеп. – Патшага һөҗүм оештыруда гаепләнеп асып үтерелгән Александр Ульяновның энесе… хәзерге вакытта чит илләрдә качып йөрүче Ленин турында сөйлисең.
Стена буена чүгәләп, мич эчен караштырып утырган Гөлбану кинәт кенә сагайды. Тагын Ленин!.. Димәк, ул Ленин дигән кешенең абыйсы да булган… Ул да патшага каршы барган. Шуның аркасында асып үтерелгән… Ленин үзе дә хәзер ерак чит-ят җирләрдә качып йөрергә мәҗбүр икән. Тота-нитә калсалар, димәк, аны да абыйсы язмышы көтә…
Чәйнеге кайнап чыкты, әмма бәхәсләшүчеләрнең сүзләрен бүләсе килмәде аның. Гөлбануның әле бераз көтәрлеге бар, Низамы тагын бер-ике сәгатьсез дә кайтмаячак…
Ул кабат бәхәсләшүчеләргә колак салды. Сүз инде яңадан сугыш турында, хурлыклы җиңелү турында бара иде. Бүлмәгә чак кына җылы төшү сәбәпле, Данияр пальтосын салып аткан. Үзе сөйли, нәрсәдер исбат итә, үзе һаман әрле-бирле йөренә…
– Патша Россиясе, сугышка катнашкан тәкъдирдә дә, бары унбишенче елда гына катнашырга тиеш булган. Самодержавие яңа революцион күтәрелештән өне алынып кына сугышка катнашып китте. Нәтиҗәдә салкын окопларда ач-ялангач яткан солдатларга хәтта мылтык та җитми икән. Мылтыгы булса, патроннары юк, ди. Солдатлар, тилмерешеп, дүрт күз белән обозларны көтеп алалар… Әмма килгән обозларда да корал, кием-салым булмый, бары тик солдатларга өләшү өчен чиркәү әдәбияты, иконалар һәм тәреләр…
– Ул китапларның берничәсе миндә дә бар… – диде Данияр, өстәле янына килеп. Җәһәт кенә иелде дә өч-дүрт китап һәм калын-калын журналлар чыгарды. – Исемнәренә генә игътибар итегез әле… Менә! «Победи или умри», «Иди на службу, как на зов божий», «Смерть – войне венец», «Война до конца», «Пролей последнюю каплю крови…» Менә журналлар. Күрегез: нинди яхшы кәгазьдә басылганнар!.. Менә «Церковный Вестник». Менә «Божья Нива». «Оправдание войны» да бар… Тыңлагыз: бер-ике генә җөмлә укып та күрсәтәм… – Данияр бер журнал алып, җил-җил китереп актара башлады. Аннары каләм белән сызгалаган урынын тапты да укырга кереште. – Менә: «Осуждение войны в действительности возникает не из религиозных мотивов, а из трусости». Яисә менә… тагын да кызыграк фикер. «Убивать врагов на поле брани и законно, и похвалы достойно… Если кто даже совершит убийство по воле божией, это убийство лучше всякого человеколюбия; но если кто пощадит и окажет человеколюбия вопреки воле божией, это пощада будет преступнее всякого убийства». «Война как было, так и есть и будет до конца мира великим, честным и святым делом…»
Укыган арада Даниярның, тыны кысылып, йөзенә кызгылт тимгелләр чыкты. Укуыннан туктады да кулындагы журналын читкә атып бәрде. Бер-ике тапкыр иркенләп сулыш алганнан соң, тавышын тагын да күтәрә төшеп, яңадан элеп алды.
– Хикмәти Хода!.. – диде ул, тәмам чыгырыннан чыга башлаган кеше сыман. – Сугышны изге эш, ди бит! Кайчаннан бирле соң әле бу дөньяда кан кою, миллионлаган кешене үтерү, гарип-гораба итеп калдыру, һәм, ниһаять, шулкадәрле үк хатыннарны тол калдыру, бала-чагаларын ятим итү изге эш булып санала башлады?! Татарның да дин әһелләре намаз арты саен сугышка өндәп, ак патша гаскәренә хәл кадәре булышырга үгетләп, җылый-җылый вәгазь әйтәләр… Билгеле, бу сугыш афәтләреннән файда күрүчеләр дә аз түгел. Сугыш сәүдәсе зыян итми, ди бит. Мисал өчен, әллә кая барасы юк, соңгы көннәрдәге газеталарга гына күз салу да бик җиткән…
Данияр сүзен түгәрәкли алмады, башта тыны кысылды, аннары балавыз кебек саргылт йөзенә яңадан тимгелләнеп кызыллык йөгерде, соңгы сүзләрен әйткәндә инде буылып ютәлли башлады.
Бу хәлне күргән Гөлбану, тавыш биреп, чәенең әзер икәнлеген әйтмәкче иде дә яңадан тыелып калды. Тагын нинди дә булса берәр кызыклы, гыйбрәтле сүз ишетермен дип өмет итте ул. Чыннан да, бу халыкны тыңлавы бик кызык иде аның өчен. Әнә бит дөньякүләм вакыйгалар турында сүз алып баралар, үзара бәхәсләшәләр, ят кеше бар дип тормыйлар, үз фикерләрен бик кыю әйтәләр.
Ул арада Данияр чак кына иркенләп сулыш алыр хәлгә килде. Һәм баягы сүзен очларга теләгән кеше сыман, өзек-өзек җөмләләр тезә башлады:
– Син анда… жандарм идарәсендә әйт: ул тәмам дингә чумган. Кулыннан… чиркәү әдәбиятын төшерми… Коеп куйган кяфергә әверелгән, диген…
Бу сүзләрдән соң Мәргән чын-чынлап уңайсызланды. Данияр аның кайдан килгәнлеген әйтеп бирде ләбаса… Җитмәсә тагын, дама алдында әйтте. Дамасы нинди бит!.. Чыннан да, өй хуҗасының сүзләреннән соң Айзирә дә, аңа ничектер сәерсенеп, «Ничек соң әле сез монда килеп эләктегез?» дигән кебегрәк караш ташлаган сыман тоелды. Ләкин ул сер бирергә теләмәде. Уенын-чынын кушып, чак кына Даниярга ярарга теләгәндәй итеп, болай дип сүз башлады:
– Чыннан да, кызык кешеләр сез…
Мәгъдәни дә сүз кыстырып куйды:
– Гафу итегез!.. – дигән булды ул. – Кемнәр турында әйтүегез?..
– Минем сүзләрем, һәрхәлдә, сезгә кагылмый. Мин менә Данияр кебекләр турында әйтәм…
Мәгъдәни, юри үчекләгән сыман итеп, яңадан сорау бирде:
– Әгәр дә мөмкин булса, конкретрак әйтсәгезче…
– Конкретрак та була. Рәхим итегез!.. Мин большевизм, марксизм белән агуланган кешеләр турында әйтәм…
Әмма Мәгъдәни офицерга сүзен дәвам итәргә ирек бирмәде, яңадан сүзгә кушылды:
– Хәзер бит, әфәндем, нинди дә булса «изм» белән мавыгу, сез әйтмешли, «агулану» модада. Бөтен дөнья тулган хәзер «изм»нар белән. Менә берничә мисал: Россиядә – царизм, Англия, Германия, Америкада – империализм, Бельгиядә – клерикализм, Франциядә – национализм…
Данияр әдәп дигән нәрсә белән санашмый башлаган дустының сүзен бүләргә мәҗбүр булды.
– Минем бер танышым бар… Үзе эсер ул, – диде Данияр. – Исемен әйтеп тормыйм… Менә шул бик тә инде марксизм белән кызыксына. Марксистлар белән мавыга… Шул эсер марксизмның логикасына, диалектикасына сокланып туя алмый… Әмма пролетариат революциясе, пролетариат диктатурасы, социалистик дәүләт турындагы тәгълиматларга теше-тырнагы белән каршы тора. Һичкенә дә кабул итә алмый…
– Мин бөтенләй башка нәрсә турында әйтмәкче идем, – дип өтәләнде Мәргән. – Сез мине дөрес аңламадыгыз… Мин үзем, мәсәлән, марксистларда, Даниярча итеп әйтсәк, большевикларда, бераз фанатиклык сыйфатлары күрәм… Бәлки, ялгыша торганмындыр?..
– Оһо!.. – дип күтәреп алды Данияр. – Монысы инде кызык. Әгәр дә мөмкин булса, Мәргән әфәнде, бу фикерегезне конкретрак дәлилләр белән аңлатып бирә алмассызмы икән?
– Рәхим итегез! Хәзер аңлатам… – Купшы офицер, фикер очын югалтудан курыккан кеше сыман, чак кына кашларын җыерып алды да тезә башлады. – Миңа соңгы елларда бик күптөрле кешеләр белән аралашырга туры килде. Һәр очракта диярлек бер хакыйкатькә төшенә барам: тормышның шартларына, дөресрәге, тормыш куйган шартларга карап, кеше дә үзгәрә…
– Тормышның тынычрак, җил-давылсызрак тылын сайлыйлар димәкче буласыздыр?– диде Данияр.
– Әйе, – диде тегесе, дәвам итеп. – Мин корыч дип йөргән кешеләрем күгәрделәр, таш дигәннәрем саргаеп мүкләнделәр.
– Ниндирәк кешеләр иде алар?
– Араларында төрле кеше бар иде.
Данияр тагын сорау бирде:
– Араларында чын марксистлар, чын ленинчылар да бар идеме?
Мәргән кинәт кенә ялганы тотылган кеше сыман ачылып китте һәм чын күңелдән елмаеп куйды. Шунда ук тавышын үзгәртеп, соклану катыш әйтте:
– Бөтен хикмәт тә шунда шул менә! – диде ул. – Күпме генә күзәтсәм дә, алар арасында мәлҗерәп, җебеп төшкән бәндәләрне күрергә туры килмәде. Ирексездән алардагы ихтыяр көченә, үз-үзләрен тыныч тотуларына карап хәйран каласың. Ниндирәк кеше соң болар?.. Каян килә аларга шулкадәр ышаныч, шулкадәр көч, дип уйларга мәҗбүр буласың. Бер төркем сәяси тоткыннарны Себергә озатырга әзерләгәнне карап торырга туры килде… Солдатлар, надзирательләр богаулыйлар үзләрен. Ә алар тыныч кына тәмәке көйрәтәләр, солдатлар надзирательләр белән, якын танышлары кебек итеп, әңгәмә алып баралар, тормыш-көнкүрешләре, гаиләләре, кай яктан булулары белән кызыксыналар. Ә бит ул тоткыннарның билгеләнгән урынга барып җитүләре дә икеле… Күбесе төрмәләрдә утырып тәмам хәлдән тайган.
Мәргән сөйләгән саен, Даниярның йөзе ачылганнан-ачыла барды. Ахыр чиктә түзмәде, сүзгә кушылды:
– Фанатиклык түгел бу! Үз эшләренә инанганлык. Үз эшләренең хаклы икәнлеген белү, шуңа ышану көчле итә аларны…
Офицер, Даниярның яңадан ютәлли башлавыннан файдаланып:
– Нәрсәгә шулкадәр ышаналар алар? Революциягәме?.. Революцияләр булгалады бит инде. Аңа карап нәрсә үзгәрде? Бернәрсә дә үзгәрмәде. Һәрбер буын әллә нәрсәләр кырырдай булып аренага килә. Әмма, болгана-тулгана да, берни дә кыра алмыйча китеп бара… Аңа алмашка яңа буын килә. Анысыннан да берни чыкмый. Тормыш бу. Бик катлаулы да, гаять дәрәҗәдә гади дә…
Аннары Мәргән, Россиядә революция булмаячак, булган тәкъдирдә дә баш күтәрү яки анда халык чуалышыннан узмаячак, дигән фикерне әйтте.
Данияр аңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде. Революция булачак, дип кенә калмады ул, яшәп килгән стройга, ягъни мәсәлән, патша самодержавиесенә «тарих ясин чыга» башлады дип зур ышаныч белән әйтте:
– Россиядә революция котылгысыз, – диде ул, кызганнан-кыза барып. – Һәм ул революция дөнья күләмендә әһәмият казаначак. Бу турыда Карл Маркс кырык ел элек мондыйрак сүзләр язган: «Россия күптән инде зур переворотлар бусагасында тора, һәм моның өчен кирәкле булган барлык элементлар өлгереп җитте». Күрәзәлек кылу түгел бу, ә фәнни нигезләп, даһиларча алдан күрә белү…
Аннары яңадан революция турында, идеяләр турында бәхәс башланды.
Шулчак Гөлбану, шыпырт кына дәшеп, Айзирәгә чәйнең әзер икәнлеген әйтте.
Айзирә шунда ук өстәл янындагыларның сүзен бүлде:
– Әфәнделәр! Сизелеп тора, барыгыз да зирәкләр, барыгыз да акыллылар. Белмәгәнегез бер дә юк… Шулай да акыл сатуыгызны беразга калдырып торыгыз. Чәй өлгерде…
Барысы да, дәррәү кубып, чәй эчәргә әзерләнә башладылар. Гөлбану, үзенең тиз генә өенә кайтып җитәсе барлыгын сылтау итеп, аннан-моннан гына саубуллашты да чыгып йөгерде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.