Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 26 (всего у книги 31 страниц)
4
Төн иде.
Кинәт матавык купты.
Ишегалдында кулларына фонарь тоткан кешеләр ыгы-зыгы килә башлады. Кемдер, ут капкандай, бәләкәй өйнең тәрәзәсен барып шакыды. Кемнедер каядыр йөгерттеләр, икенче берәүне, җиңел тарантаска ат җиктереп, каядыр чаптырдылар…
– Хәзер үк килеп җитә күрсен! Шаулап йөрмә… Доктор Сәлимгәрәй әфәнденең үзенә генә әйтергә тырыш, – диде байбикә.
Ул арада олы өйнең аскы катыннан чыккан хатын-кызларның чыш-пыш сөйләшүләре ишетелде. Кайсыдыр алъяпкыч белән йөзен каплап елап ук җибәрде.
– И-и Ходаем! Дөнья бәясе кеше иде ләбаса!..
– Башына җитәчәкләре көн кебек ачык иде инде…
– Ничегрәк булды икән соң?
Аш-су пешерүче Гайникамал җиңгинең ир-атныкына охшашлы тавышы ишетелде:
– Кем белгән инде аны… Әнә, юкә арбага сузып салып, Хәмит алып кайтты. Ничегрәк булганын белсә, ул әйтер…
– Аның эшедер әле…
– Ай-һай!
– Булмас димә… Этлеккә тәһарәт кирәкми.
Иртә якта гына мондый хәл булды. Бер таныш агай-эне кереп, Асылхан байның Казан арты авылларының берсендә кешелектән чыгып исереп, ярты бәясенә җигүле атын сатып, типтереп ятуы турында әйтте. Җиде ят алдында сер бирмәскә тырышты байбикә, күтәрелеп бәрелмәде. Әмма хәбәр салучыны рәхмәтләр әйтеп озату белән, Хәмитне чакыртып алды.
– Җиткәндер, ниһаять!.. – диде ул катгый бер карарга килгән кеше кебек. – Түзмәдем түгел, түздем… Кеше күзенә күренерлегемне калдырмады…
Чыннан да, соңгы вакытларда Асылхан бай тәмам башын югалтты. Кыш көне генә әле Арча юлында атын дулатып, түрле чанасын челпәрәмә китереп, үзенең кулбашын имгәтеп кайткан иде.
Байбикә янында әллә ни озак булмады Хәмит. Чыкты. Әмма аның танырлыгы калмаган: чырае качкан, гүя аңа баш җитмәслек эш тапшырылган. Күзенә ак-кара күренмәде аның. Бер кеше белән ләм-мим юк. Тавыш-тынсыз гына гади арбага ат җикте дә, кеше-фәлән күреп калудан курыккандай, мыштым гына чыгып та китте…
Һәм менә өйдә мәет. Икесен бер итеп куйган озын өстәл өстендә Асылхан бай ята. Йөзе ачык. Гүя ул үлем газабы кичермәгән, бары тик үзенең күптәнге теләгенә ирешкәндәй тынып калган.
Ниһаять, доктор Сәлимгәрәй әфәнде дә килеп җитте. Ут яктысында мәетне караштырды…
– Менә шундый хәл булды инде, Сәлимгәрәй әфәнде… Күрәчәгебездер инде. Беренче тапкыр гына да түгел бит… Узган юлы кошевой чаналарын челпәрәмә китереп, кулбашын имгәтеп кайткан иде. Бу юлы да инде, әнә башы… – ди байбикә.
Доктор дәшми-тынмый гына байның чәрдәкләнгән башын, изүләрен ачып, күкрәк тирәләрен караштыра… Байбикә бәланең ничегрәк булганлыгын аңлатып тора.
– Тарантасы әйләнеп… Күпер астына, ташлар өстенә мәтәлгән…
Сәлимгәрәй әфәнде шулвакыт телгә килде:
– Күпер астына мәтәлмәс… – диде ул, коры гына итеп. – Югыйсә аның бүтән әгъзалары да зарарланыр, һич югында, кара көяр иде. Бары тик башын гына бәргәндер…
– Шулай булган бугай шул… – дип төзәтте байбикә. – Тимер юлны аркылы чыккан чакта, аты поезддан өркеп алып киткән дә… ниндидер тимер баганага башы белән китереп бәргән, ди…
Доктор бүтән сүз әйтмәде. Мәетнең күкрәк тирәләрен каплаштыргалады да күрше бүлмәгә кулын юарга үтте. Әби патша да аңа иярде.
Бүлмәдә мәет янында Хәмит кенә калды. Түрдә, мәетнең баш очында гына асылмалы лампа яна. Доктор белән байбикә үзләре артыннан ишекне ябу белән, лампаның ялкыны куык эченнән сикереп чыгарга теләгәндәй җилпенеп куйды. Ут яктысыннан Асылхан байның йөзендә күләгәләр селкенгәләп куйды. Шулвакыт ул, искәрмәстән генә тирән йокыдан уянган кебек итеп, авыр сулар да, гадәттәгечә салмак кына хәрәкәтләнеп, урыныннан күтәрелер кебек тоелды.
Бу минутта Асылхан бай Хәмит өчен тере вакыттагыга караганда да хәтәррәк булып күренде. Күз төбендә куе күләгәләр ята. Шомарып беткән кузнага охшап, ничектер сәер ялтырап борыны тырпаеп тора.
Хәмитнең куркудан эче өшеп китте. Менә бай урыныннан сикереп торыр да, аның якасыннан эләктереп алып, барысы өчен дә җавапка тарттырыр төсле иде. Бәлки шуңа күрәдер, Хәмит ул якка карамаска тырышты.
Күрше бүлмәдә – доктор Сәлимгәрәй әфәнде белән өй хуҗасы Мәрхәмбикә. Алар нидер сөйләшәләр. Әмма Хәмит аларның сүзләрен аермачык ишетә алмый. Олы җиз ләгәнгә су койган тавыш аларның сүзләрен ишетергә комачаулый. Ниһаять, комган урынына куелды. Бер мәлгә тынлык урнашты. Доктор кулларын сөртә булса кирәк. Яңадан сүзгә керештеләр.
– …Күрәчәгебез шулдыр инде, Сәлимгәрәй әфәнде. Көтмәгәндә генә шундый бәхетсезлек булып куйды шул…
– Әйе, булган… Хәзер инде мин аңа ярдәмче түгел, дөресрәге, ярдәм итә алмыйм…
– Шулай инде. Аннары ни… ни дип торам, Сәлимгәрәй әфәнде, сез инде шулай җиде төн уртасында барып борчуыбыз өчен, зинһар, гафу итә күрегез. Белгән, күз күргән, иң кулай кеше дип сезне чакырттым…
– Зарар юк. Кәсебебез шул бит…
– Менә тагын нәрсә… Безгә күмү өчен, берәр язу-фәлән кирәктер бит инде?
– Әлбәттә, кирәк. Законлаштырмыйча торып күмдермәячәкләр…
– Соң, нишлибез инде?..
– Үзегез белеп торасыз, кем, байбикә… Уен эш түгел бит… бу…
– Уен эш булса, мин сезне чакырып та тормас идем. Аннары уен эш өчен акча да түләмиләр. Менә сезгә хәзергә илле сум… Калганы турында җирләп кайткач сөйләшербез. Мәрхүм Габдуллаҗан байны да бит сезнең язу белән күмгәннәр иде…
Икенче көнне муллалар чакыртып, җеназасын укытып, сәдакалар өләшеп, өйлә намазы вакытларында Асылхан байны җирләп кайттылар.
* * *
Шулай итеп, Гөлбану кайчандыр Низам хезмәт иткән заводта эшли башлады. Ул да кою цехына керде. Әзер детальләрне форма-савытлардан бәреп чыгарып, ком-балчыктан арындырып тора. Эше җиңел түгел. Формалар авыр. Смена азагына тәмам хәлдән тая, кыл өзәрлек тә хәле калмый. Кулбашларының сызлавы турында әйтеп торасы да юк. Шуның өстенә пычрак эш, тузанлы. Берәр сәгатьләп эшләгәч, форма бушатучыларның күзләре белән тешләре генә елтырап кала.
Мохтар абзый хәл-егәр кереп җитмәгән Гөлбануны башка, җиңелрәк эшкә күчерү хәстәрен күрә башлаган иде дә өлгерә алмыйчарак калды. Гөлбану проходнойда прокламацияләр белән эләкте, кулга алынды…
Заводка кереп эшли башлавына ике атна чамасы үттеме икән, янына Хәят килде. Камил абый киңәше белән Гөлбануга гаять җаваплы бер эш башкарырга туры киләчәге турында әйтте. «Курыкмассыңмы?.. Югалып калмассыңмы? Башкара алырсыңмы?..» – дип сорады.
Эш, чыннан да, хәтәр иде. Гөлбану, эшчеләргә тарату өчен, заводка яшерен прокламацияләр алып керергә тиеш икән.
Гөлбану җавап бирергә ашыкмады. Ирексездән ул кайчандыр Камил абыйсының бер йомыш белән Низамга мөрәҗәгать итүен, ә Низамның бу эштән баш тартуын, һәм, ниһаять, ниндидер бер эшченең проходнойда листовкалар белән эләгеп кулга алынуын кабат исенә төшереп алды.
Гөлбануның икеләнеп калуын күргән Хәят аңлата, юата башлады. Аңа листовкаларны бары тик заводка гына алып керергә кирәк, калганын бүтән кешеләр башкарачак икән.
Юк, Камил абыйсының сүзенә каршы килә алмады Гөлбану, риза булды. Шуннан соң инде әзерлек эшләре башланды… Икенче көнне Хәят яңадан килде.
Фатир хуҗасы (бик йомык, аз сүзле бер хатын), Хәятны күрү белән, тиз генә кайта алмам дип чыгып китте. Икәүдән-икәү генә калдылар. Хәятның кулында бер үк төрле ике сумка иде. Андый сумкаларны, гадәттә, завод эшчеләре тотып йөри.
– Бүгеннән эшкә гел шушы сумканы тотып йөрерсең, – диде Хәят.
– Ә ни өчен икәү?
– Соңыннан барысын да төшендерермен.
Шул көннән Гөлбану күп ямаулы киндер бияләйләрен, азык-төлеген гел шул сумкага салып йөртә башлады.
Ике-өч көннән соң Хәят, яңадан килеп, Гөлбану янында куна калды. Ишекне бикләп, тәрәзәләрне әйбәтләп томалагач, эшкә керештеләр. Икенче сумканың төбе ике катлы итеп тегелгән иде. Хәят прокламацияләрне сумканың өске төбе астына тыгып куйды. Аннары үзе белән алып килгән газеталарны ерткалап, сумкага салынасы әйберләрне төрә башлады. Зур гына икмәк кыерчыгын «Казанский телеграф» газетасына төрде. Ә «Камско-Волжская речь» газетасын ертып алып, ярты литрлы сөтле шешәгә бөке ясап тыкты. Иң өскә Гөлбануның ямаулы бияләйләрен салды.
– Менә булды… – дип, сумканы бер читкә алып куйгач, Гөлбануга нишләргә кирәклекне аңлата башлады.
Сумкадагы әйберләргә кагылмаска. Бигрәк тә шешәне яланкул белән тотудан сакланырга. Шешәдә калган бармак эзләренә карап, ниндидер гыйльми экспертиза шунда ук аның кемнеке икәнлеген белә, ди. Әйткәндә генә дә телеңне сындырырлык тагын ниндидер криминалистика дигән фән дә бар икән әле.
– Андый-мондый хәл була калса, – дип кисәтте Хәят, – сумка синеке түгел. Проходнойга якынлашып килгәндә, сине бер рус хатыны туктатып: «Сеңлем, шушы сумканы вагранкада эшләүче Иван Ивановичка кертеп бирче», – ди. Аңлыйсыңмы? Сине отделениегә алып китәрләр, куркытырлар, янарлар, хәтта ябып та куярлар. Курыкма. Сүзең бар: минеке түгел – бетте-китте. Син бары тик вагранканы беләсең дә, Иван Ивановичны беләсең.
Гөлбану да сүз кыстырып куйды:
– Вагранкада Иван Иванович дигән кеше юк бугай бит?– диде ул.
– Бөтен хикмәт тә шунда. Анда бернинди дә Иван Иванович юк. Эзләсеннәр. Аңладыңмы?.. Чынлыкта исә син сумканы механика цехына кертәсең. Аңлыйсыңмы? Беркемне дә сорамассың. Цехка кергәч тә уң якта зур гына су багы торыр. Шуның янына киләсең дә басасың. Кирәк кеше үзе синең янга киләчәк. Килер дә: «О-о сеңелкәй, килдеңме? Ашарга китердеңме?» – дип якынлашыр. «Кая әле, күрик, сеңелкәй бүген нәрсә белән сыйлый икән?» – дип, сумканы синең кулдан алыр. Икмәкне чыгарып яртысын сиңа бирер. Шуның белән эшең дә бетәчәк. Аңладыңмы? Синең бурыч проходнойдан үтү дә, әллә ни кеше күзенә-фәләнгә чалынмыйча, механика цехына керү. Төшендеңме?
Гөлбану сорауга каршы сорау белән җавап бирде:
– Ә икенче сумка нәрсәгә?
– Анысы өйдә калып тора. Ул-бу була-нитә калса, вахтёрлар ук: «Бу сумка аныкы…» – диячәкләр. Ә син: «Түгел, минем сумкам өйдә», – дисең. Тикшерә-нитә килсәләр, рәхим итегез, иске бияләйләр салган сумкаң, чыннан да, өйдә.
Утны сүндергәч тә әле байтак вакыт йокыга китә алмыйча, сөйләшеп, серләшеп яттылар алар. Күбрәк Хәят сөйләде. Аның да ире булган. Әмма каторгага озатылган җирдә үпкә авыруыннан үлеп калган. Сүз әкренләп яңадан Камил абыйга күчте. Аның турында Хәят сокланып сөйли. Камил абыйның да тормыш юлы җиңел булмаган. Халык эше, халык бәхете өчен көрәштә ул күп авырлыклар кичергән: төрмәсен дә, сөргенен дә, каторгасын да күргән. Шулай да үзен бәхетле итеп саный, ди.
Хәят, күңеле нечкәреп китеп, бөтенләй ачылды. Гөлбануны дәртләндерерлек сүзләр сөйләде. Нинди генә хәлгә төшсә дә, нәрсә генә булса да курыкмаска кушты.
Син ялгыз түгел, диде. Синең артта халыкка, аның мәнфәгатенә гомерләрен багышлаган йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр тора.
Тиздән таң атты. Әкренләп барак та уяна башлады. Бераздан тәрәзә пыялаларын зыңгылдатып, якындагы заводның беренче гудогы яңгырады.
– Вакыт… – диде Хәят.
Урамга чыктылар. Хәят Гөлбануны беркавым озата барды. Аннары, хәерле юл теләп, тыкрыкларның берсенә борылып юк булды.
Завод проходноена якынлашкан саен, Гөлбануның тез буыннары калтырый, йөрәге менә-менә сикереп чыгардай булып тибә башлады. Болай булса, бик тиз эләгермен мин, дигән хәтәр уй да башына килде. Проходнойга тәмам килеп җиттем дигәндә, керергәме-кермәскәме дип хәтта икеләнеп торды.
Тәвәккәлләде. Халык агымына кушылып, проходной бусагасы аша атлады. Як-якта – вахтёрлар. Бер якта – ир-ат, икенче якта – хатын-кыз. Икесе дә хәрби киемнән. Гөлбану сул якта торган хатын ягына елышты. Тегесе аның иңбашыннан тезләренә кадәр капшап-сыпырып алды. Аннары сумканы үз ягынарак тартты. Өстәге иске бияләйне алып, кулын тыкты. Газетага төрелгән икмәкне урыныннан кузгатты. Икенче кулы белән шешәне күтәрде дә иелә төшеп сумка төбенә күз салды.
Курку-каушаудан тәмам өне алынган Гөлбануның йөрәге туктап, тәне суына башлагандай булды. Баскан җиреннән кузгалып китә алмыйча торды. Ул хәтта каратут йөзле вахтёр хатынның «Проходи!» дигән сүзен дә ишетмәде. Гөлбануга чын-чыннан ачуланып җикеренеп алды:
– Үт диләр бит сиңа! Йокың туймадымы әллә, катып калдың.
Гөлбану, проходной аша үтеп, завод эченә керде. Иң элек үз цехына сугылып чыкты да, эш башланганчы дип, механика цехына йөгерде. Заводның иң зур цехларыннан берсе бу. Бер-берсенә орынып тезелгән станоклар арасында гаять зурлары, кечерәк паровоз кадәрлеләре дә бар.
Гөлбану цехка кергәндә, станоклар арасына таралышкан эшчеләр, салмак кына хәрәкәтләнеп, эш башларга әзерләнәләр иде инде. Иң элек аны кырыйда торган станок янында ниндидер тимер-томырлар белән кайнашучы шактый яшь, базык гәүдәле ир-ат күреп алды. Күрү белән, җәһәт кенә атлап, икенче бер станок янындагы эшче янына килде. Терсәгенә кагылып, Гөлбану басып торган якка күрсәтте.
Тегесе, җирән сакал-мыек баскан олырак кына кеше, шунда ук Гөлбануга таба килә башлады. Якыная төшкәч, мөлаем генә елмайды да, нәкъ Хәят әйткәнчә: «О-о сеңелкәй, килдеңме? Ашарга китердеңме?» – диде. Аннары: «Кая әле, күрик, сеңелкәй бүген нәрсә белән сыйлый икән?» – дип, сумканы үз кулына алды. Икмәкне чыгарып кыл урталай бүлде дә, газетага төреп: «Монысы сиңа!..» – дип, Гөлбануга тоттырды.
Соңыннан инде, бары тик Гөлбануга гына ишетелерлек итеп әйтте: «Молодец икәнсең, сеңелкәй!..»
Шулвакыт аларның нәкъ баш очында гына, эш башлануын белдереп, соңгы гудок яңгырады.
Төн буе керфек тә какмаган булуына карамастан, ул көнне эшнең авырлыгын тоймады Гөлбану. Җирән сакал-мыеклы кешенең күзләре белән генә елмаеп, молодец икәнсең, сеңелкәй, дигән сүзләре көнозын колак төбендә яңгырап торды. Үзен гаять зур эш башкарган кеше сыман хис итте Гөлбану. Хәтта Камил абыйсының «Бүгенге көндә селкенмичә, хәрәкәтсез яту – җинаять…» дигән сүзләрен дә исенә төшерде.
Иң кызыгы эш бетеп, кайтырга чыккач булды. Күрде Гөлбану: завод ишегалды тулы жандармнар һәм охранка агентлары. Алар, тыз-быз килеп йөгерешеп, цехларга керәләр, станокларга, эшчеләр үтә торган юлларга ябыштырылган листовкаларны ертып йөриләр. Эшчеләргә кызык, көлешәләр. Берсе, хәтта шаярып: «Әнә бер листовканы кая менгезеп ябыштырганнар!..» – дип, кара төтен бөркеп торган трубага күрсәтте.
Проходной тирәсендә дә, заводның гаять зур тимер капкасы төбендә дә полицейскийлар. Ул көнне заводтан чыкканда тоткарлап, бик җентекләп тентеделәр.
Гөлбану эштән кайтып кергәндә, Хәят аларда иде.
– Булдырдың, Гөлбану! Камил абый да, башка иптәшләр дә рәхмәт әйтергә куштылар үзеңә, – дип, Гөлбануны кочаклап алды.
Гөлбануга кинәт дөнья киңәеп киткәндәй булды. Аның әле, Камил абыйсыннан тыш, үзе белми торган башка иптәшләре дә бар икән. Үзенең проходнойга җитәрәк тез буыннары калтыравына, вахтёрша алдында һуштан язар дәрәҗәгә җитеп каушап-югалып калуына хәтта гаҗәпләнә башлады. Нигә дип шулкадәр курыкты соң әле ул? Гөлбану бит хәзер ялгыз түгел, аның әнә никадәрле яңа дуслары бар икән. Хәят бар, җирән сакал-мыеклы кеше, тагын әллә кемнәр.
Шул вакыйгадан соң атна-ун көн үттеме икән, бүлмә хуҗасы яңадан каядыр кунакка чыгып китте. Аның артыннан ук, өстенә ямаулар салынган җиңел бишмәт, иске яулык бөркәнеп, Хәят килеп керде. Кулында – механика цехында җирән сакал-мыеклы кешегә биреп калдырылган сумка.
Яңадан әзерлек. Яңадан Хәят белән таң каршылау.
…Гөлбану тагын проходнойга якынлашып килә. Икенче тапкыр барганда ул кадәр үк курыкмам дип юкка гына батырайган икән. Курыкты. Проходнойга якынайган саен, нәкъ теге көнге кебек үк, курку-каушау яулап алды аны. Сулышы ешайды, тез буыннары кинәт кенә йомшарып киткәндәй булды. Күңеле дә нәрсәдер буласын сизенә иде.
Менә проходной.
Юк, күңеле юкка шикләнмәгән икән. Бу юлы гадәттәгечә түгел монда. Проходнойда, вахтёрлардан тыш, ике жандарм, чак кына читтәрәк тагын ике кеше басып тора.
Гөлбану, сер бирмәскә тырышып, булдыра алган кадәр кыюрак атлап, вахтёрша каршысына килеп басты. Әмма тегесе аны тенти башларга өлгерә алмыйча калды. Читтә торган кешеләрнең берсе Гөлбануны, терсәгеннән эләктереп, кырыйга чыгарды. Икенчесе шунда ук сумкага чумды, төбен капшап карады һәм кинәт:
– Есть!.. – дип кычкырып җибәрде.
Гөлбануны, күз ачып йомганчы, як-яктан култыклап алып, каядыр ашыккандай, шундук урамга алып чыктылар. Агылып эшкә килүче эшчеләр җыела башлады. Шау-шу купты.
– Нәрсә бар?
– Ни булган?
– Кемнедер кулга алганнар.
– Бирмәгез! Нәрсә карап торасыз?
Жандармнарның: «Разойдись! Под-да-ай!..» – дип янап кычкырган тавышлары яңгырады. Урамның икенче ягына пар атка җигелгән пролётка килеп туктады. Як-яктан кулларын каерып тоткан полиция агентлары Гөлбануны, этеп-төртеп, пролёткага менгезделәр дә кузгалып киттеләр.
Беренче тапкыр җавап алу полиция участогы начальнигының кабинетында булды. Аны яшел постау җәелгән, ындыр табагыдай зур өстәл кырыена утырттылар. Шунда утыруга, Гөлбану үзенең курку-каушавы кимеп, эчке каршылыгы артуын тойды. Һәр сорауга да ул кыю җавап бирә барды. Аннары ялгыз камерада төн уздырды. Икенче көнне иртүк яңадан допроска чакырдылар. Бу юлы инде следователь кабинетында.
– Каян алдыгыз бу листовкаларны? Кемнәр бирде?
– Мин бернинди листовкалар турында белмим. Миңа ул сумканы завтрак дип бирделәр.
– Ләкин бит бу сумка сезнеке. Менә вахтёршаның показаниесе. Рәхим итеп, протокол белән таныша аласыз…
– Кабатлап әйтәм: сумка минеке түгел. Минем сумкам өйдә. Ышанмасагыз, барып карагыз…
– Адресыгыз?
Гөлбану әйтте.
Сорау алу өзелеп торды. Яңадан камерага кертеп бикләделәр. Анда да тынгылык бирмәделәр. Башына салам эшләпә кигән бер кеше белән надзиратель керде. Гөлбануның барлык бармакларын да карага буяп, кәгазьләргә бастырдылар. Утыртып алдан да, яннан да сурәтен алдылар.
Яңадан төн. Таң белән яңадан допроска.
Шул ук следователь.
Яңадан сорау алу. Бу юлы следовательнең зәһәрлеге кими төшкән.
– Берничә фактны ачыкларга кирәк, – диде ул, өстәле өстенә кәгазьләр таратып салып. – Логикага сыймый торган берничә деталь бар… Әйтик, бу сумканы сезгә таныш булмаган хатын бирде, ди. Бәлки ул, сезнеңчә әйткәндә, «завтрак»ны Иван Ивановичка түгел, бәлки Денис Иванович дигән кешегә бирергә кушкандыр? Ә?..
– Юк. Иван Иванович, – диде Гөлбану.
– Ләкин вагранкада Иван Иванович дигән кеше юк.
– Ул кадәресен мин белмәдем.
– Ләкин бит сез кою цехында эшлисез?..
– Мин күптән түгел генә эшли башладым. Барлык кешеләрне дә белеп бетермәдем әле.
– Болай булгач, белергә дә туры килмәячәк… Минем нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлый торгансыздыр дип уйлыйм. Сезне баштарак төрмә, аннары сөрген көтә…
Гөлбану дәшмәде.
Следователь ишек катында торган надзирательгә, чакырыгыз дип, кулы белән ишарә ясады. Шулвакыт кабинет ишегеннән Мохтар абзый килеп керде. Йөзе җитди иде аның. Ансыз да калын мыеклары тагын да кабара төшкән.
Следователь илтифат белән аңа утырырга урын күрсәтте. Мохтар абзый, өстәл кырыена таянып, Гөлбану каршысына килеп утырды. Куе, йонлач кашлары астыннан сөзеп кенә Гөлбануга карап алды.
– Сөйләшегез!.. – диде следователь. – Сез бит чак кына туган да тиешле кешеләр бугай? Тиздән теләгән тәкъдирдә дә сөйләшә алмассыз. Сезнең туганыгыз, хөрмәтле мастер, Ватан һәм его величество каршында гаять зур җинаять эшләүдә гаепләнә.
Бу сүзләрдән соң Мохтар абзый да телгә килде.
– Эх, Гөлбану, Гөлбану!.. – диде ул авыр көрсенү белән. – Авыртмаган башка тимер тарак булдыгыз ла. Башта Низаметдин… Хәзер инде син. Белмим, нәрсә җитмәгәндер инде сиңа? Эш дидең, эшле иттем… Фатир дисәң, үземә рәхим ит идең… Белмим. Аңламыйм… Мондый хәлләргә башым җитми минем. Синең турыда мин бөтенләй башка фикердә идем…
Ахыр чиктә Гөлбану да сүз кыстырып куюны кирәк дип тапты:
– Минем бернинди дә гаебем юк…
– Юк инде! Гаепсезне гаепләмиләр… Миңа бит менә берәү дә килеп бәйләнми. Кулга да алмыйлар… Ир-ат булсаң, бер хәл иде. Соң син бит хатын-кыз! Укымаган томана бер татар хатыны. Политика белән шөгыльләнү синең эшмени соң?! Андый эшләр җыен җилкуарларга гына килешә ул…
Бу сүзләрдән соң Гөлбану күңеленнән генә Мохтар абзый белән әрепләшә башлады. Ләкин бит кара, томана татар хатыны да кеше ләбаса!.. Аның да тураясы, башын калкытасы, кояшны күрәсе килә…
Следователь:
– Әйтер сүзегез беттеме? – дип сорап куйды.
Каушап калган Мохтар абзый шунда ук урыныннан күтәрелде.
– Бетте, ваше превосходительство… Бетте, – диде ул. Шулай да, ишек катында туктап, тавышын йомшарта төшеп, Гөлбануга мөрәҗәгать итте: – Ни… Ни дип торам, Гөлбану… Бәлки, сиңа берәр нәрсә кирәктер?..
Гөлбану коры гына җавап кайтарды:
– Юк. Миңа бернәрсә дә кирәкми.
Мохтар абзый китте. Гөлбануны да камерага озаттылар.
Атна да үтмәде, Гөлбануны чыгардылар. Ләкин эшкә кире алмадылар.
Ул бер мәлгә югалып, аптырап калды. Нишләптер Хәят күренмәде. Үзе эзләп барса, аларны тоттырудан курыкты.
Шулай кая барып, кая сугылып карарга дип баш ватып торганда, бер үк баракта, каршы яктагы бүлмәдә яшәүче Камәр атлы хатынның җиде-сигез яшьлек кызы, кереп, әнисе чакыруын әйтте.
Гөлбану керде. Һәм түрдәге өстәл янында утырган Хәятны күреп аптырап калды. Башта ул аны танымыйчарак торды. Чыннан да, танырлык түгел иде Хәят. Башында – җемелдәп торган энҗеле калфак. Калфак өстеннән озын чуклы ак ефәк шәл бөркәнгән. Өстендә – җилкәләре күпереп торган плюш камзул, атлас күлмәк. Аягында – биек үкчәле чигүле читек. Килеп кергән шәпкә, Гөлбану аны берәр байбикәдер дип уйлаган иде.
Әмма Хәят, Гөлбануны күрү белән, урыныннан җәһәт кенә торды да, йөгереп килеп, гадәттәгечә кочагына алды. Хуҗа хатын Гөлбануны чакырырга кергән кызын ияртеп чыгып китте.
– Гөлбану җаным, мин ике генә минутка… Вакытыбыз бик тар. Менә нәрсә… Сине бик нык күзәтәләр. Һәр адымың санаулы… Сине юри, артыңнан күзәтеп, яшерен оешманың эзенә төшү өчен чыгарганнар. Барак ишеге генә түгел, хәтта тәрәзәң дә күзәтелә… Сиңа иртәгә таң белән үк Казаннан юк булып торырга туры киләчәк. Югыйсә сине шушы арада яңадан кулга алачаклар… Камил абый да, башка иптәшләр дә сине бик мактадылар. Ышанычыбызны аклады, диделәр. Менә нәрсә… Сиңа яңадан эш. Монысы тагын да җаваплырак… Сиңа иртәгә үк пароход белән китәргә туры киләчәк… – Хәят Гөлбануга кая икәнен әйтте. Аның туган якларына икән ләбаса! Хәят хәтта аның Низамының туган авылы исемен атады. – Анда сөргендәге бер иптәшкә син документлар белән акча илтергә тиеш булачаксың. Документларны да, акчаларны да шул авылның Гарифулла атлы кулсыз солдатына тапшырасың. Камил абый әйтте: бу җаваплы эшне башкару өчен, иң кулай кеше Гөлбану булыр, диде. Хәтереңдә сакла: Көлле авылы. Көл сүзеннән. Онытмассыңмы? Солдатның исеме Гарифулла. Иртәгә иртүк, таң атканчы ук, Усиягә төш. Ишектән чыкма… Каршыдагы утынлыкларның да «күзе» бар хәзер. Камәр түти белән сөйләшенгән, син менә шушы тәрәзәдән чыгып, әнә каршыдагы бараклар артыннан әйләнеп, Усиягә төшәрсең. Артыңны-алдыңны карап йөр. Сине анда, Уракчы авылында, без төн уздырган Фәхригаләм түти каршы алыр. Кассалар залы ишеге төбендә хәер сорашып торыр ул. Син алып китәргә тиеш документлар да, акчалар да аңарда булыр. Шулай ук иртәнге пароходларның берсенә алынган билет та аңарда… Үзең белән энә-җеп, берәр чүпрәк кисәге ал. Ул биргән төргәкне киемеңнең берәр сизелми торганрак җиренә тегеп куярсың. Төенчегеңә тыгасы булма. Әйберләрең белән бергә югалтуың бар… Менә шул! Онытма, Көлле авылы, Гарифулла атлы чулак солдат… Ә хәзер хуш! Мин киттем… Хәерле юл сиңа, Гөлбану…
Гөлбану тиз генә бүлмәсенә чыкты да, тәрәзә пәрдәсе кырыен чак кына күтәреп, Хәят артыннан карап калды. Аны барак каршында әйбәт фаэтонга җигелгән ат көтеп тора иде. Хәят күкрәген киереп, сыгылмалы тарантаска менеп утыру белән, ат кузгалып китте.
Күрше хатыны Камәр түти исә, бай туганын озаткандай:
– Тагын килеп утырыгыз! – дип, Хәят артыннан кычкырып калды.
Ул көнне керфек тә какмады Гөлбану. Ниндидер эчке дулкынлану, каушау биләп алды аны. Димәк, ул үзенең туган якларын, һәм, ниһаять, Низамының әнисен күрәчәк… Билгеле, ул аңа килене икәнлеген сиздермәячәк. Кем белә, бичара карчыкка күптән инде, улың киленең аркасында гына харап булды, дип, түкми-чәчми илтеп җиткергәннәрдер… Ә бит алар Низам белән бергәләп кунакка кайтырга хыялланганнар иде. Ул көннәрне күрү язмаган булган, күрәсең.
Шулай итеп, Гөлбану, ике-өч йомышны бер итеп, сәфәр чыкты. Кояш, күтәрелеп, алсу нурлары белән Идел өстен күмгәндә, Гөлбану пароходта бара иде инде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.