Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 28 (всего у книги 31 страниц)
Гөлбануның аяк очында, арбадан чак кына калышып, ике ир атлый. Үзара сөйләшеп баралар, йә давыл, йә яшенле яңгыр булыр, ахры, дип юрап баралар.
– Бәлки, җиткәндер… – диде берсе карлыккан тавыш белән. – Теге, кяфер… стрелок өенә дә якынлашабыз бугай.
– Әйе шул, кайтасы да бар бит әле, – дип килеште икенчесе.
– Бик һәйбәт булды әле. Кеше-кара күрмәде. Эзләсеннәр аннары…
– Бау алдыңмы?
– Бау бар… – диде икенчесе.
«Әллә Ходаем асарга телиләрме икән?» – дигән уй чагылып китте Гөлбануның башында. Ләкин курку дигән нәрсә тумады. Киресенчә, ул үләргә бик риза иде. «Хәзер инде барыбер… Кешелектән чыгардылар… Бер генә дә исән җирем калмады бугай…»
– Менә монда сукмак кебек нәрсә бар. Шунда гына керик, булмаса.
– Әйдә, тапшырдык…
– Тпру-у! – дип атны туктаттылар.
– Керерлекме?
– Керерлек бугай.
Ат каерылып уңга борылды да кара урман эченә кереп китте…
* * *
Сабирҗанның исән-сау булуы һәм тиздән кайтачагы турындагы хәбәр Хәмиткә аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте. Бу турыда аңа Австриядә Сабирҗан белән ике ел буена бергә пленда булган бер татар солдаты килеп әйтте.
Бер караганда гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Чөнки Хәмит күптән түгел үзенең авылдашына: «Авыр туфрагы җиңел була күрсен мәхлукның», – дип ясин чыгарга да өлгергән иде.
Тәмам пошаманга төшерде Хәмитне бу хәбәр. Дөмекмәгән дә бит шунда, мүкләк нәрсә! Менә хәзер теләсәң-теләмәсәң дә җавап тотарга туры киләчәк… Беренче соравы, әлбәттә, «Гөлбану кайда?..» булачак. Җавап биреп кара шулчакта! Кем белсен аның кайдалыгын?.. Йөридер шунда кала тирәсендә, бер йолкыш хәерче булып. Андыйлар азмыни бу заманда.
Чыннан да, кайда икән соң ул хәзер? Чыгып китте дә, нәкъ суга баткандай, хәбәр-хәтерсез юк та булды. Шулкадәр пырдымсыз, игелексез, шулкадәр үзсүзле, башбирмәс нәрсә булыр икән! Ай-һай, һавалы кыланган булалар хәерчеләр, бер дә үзләренә күрә генә түгел. Соң бит шунда чак кына сүзгә-көйгә килсә, һич югында, адәмчә сөйләшкән булса, Хәмит бит аны (тормышка чыкмаган тәкъдирдә дә) бу нигездә калдыра ала иде. Яшәсен иде шунда аш-су әзерләүчеләр һәм башка хезмәтчеләр белән. Әби патша әйтмешли, бу йорт-җирдә эшкә мохтаҗ булган кеше юк иде әле моңарчы.
Сабирҗанның исәнлеге турында хәбәр алынганда, байбикә өйдә юк, аның куна-төнә утарда йөргән чагы иде. Бу хәл үзе генә дә Хәмитне пошаманга төшерде. Һич югында, аңа әйтеп, аның белән киңәш-уңыш итәсе иде.
Шулай баш вата торгач, хәзер үк Гөлбануның кайдалыгын белешеп куярга кирәк дигән катгый карарга килде Хәмит. Ни әйтсәң дә, ул бит – кулдан килгән кадәр ярдәм итәрмен дип, вәгъдәләр биреп калган кеше.
Әмма Гөлбануны табуы ул уйлаганча ук кыен булмады. Атаклы мастер Мохтар абзыйны күреп бер сөйләшү бик җиткән иде. Аның аша ул барысын да белде: Гөлбануның заводка эшкә урнашуы да, ниндидер гаять тә яман, гаять тә хәтәр язулар белән эләгеп кулга алынуы да һәм, ниһаять, искәрмәстән генә җир йоткандай юк булуы да карт мастер өчен сер түгел иде. Хәмит тә үз чиратында бу хәбәрләрнең барысын да түкми-чәчми Мәрхәмбикәгә җиткерде.
Башта, Сабирҗан кайта икән дигән хәбәрне ишеткәч, байбикәнең әллә ни исе китмәде. Ул хәтта, күз күргән, белгән кеше, уртак тел табарбыз, һич тә булмаса, утар тирәсенә урнаштырырбыз үзләрен, эшче көче артмас, кебегрәк сүзләр дә ычкындырган иде. Әмма Сабирҗанның җилкәсе яралану сәбәпле уң кулының эшкә ярамаслык булып калганлыгын белгәч, шуның өстенә Гөлбану турында да шомлы хәбәрләр ишеткәч алыштырып куйдылармыни үзен. «Ничу!.. Дарманага ашап ятучылар алардан башка да җитәрлек монда…» – дип, Хәмиткә дә өлеш чыгаргандай, катгый рәвештә кире какты.
Көннәрнең берендә Сабирҗан үзе дә кайтып төште. Бөтен ишегалды халкы аякка басты. Гайникамал түти, и, бу куанычлы көннәрне Миңлегөл генә күрә алмады дип, иң якын туганын каршылагандай, Сабирҗанны шунда ук аскы катка алып керде. Табын әзерләнде. Түрге өйгә урнашкан солдат та керде. Табын түренә хәтта бер штоф кызылбаш та менеп утырды. Бары тик байбикә генә Сабирҗанны күрергә теләмәде, хәбәр алып менгән Хәмитне, сырхаулап торам, кәефем юк, дип борып төшерде.
Аның каравы Гайникамал түти күгәрчендәй гөрләде.
– И-и Сабирҗан күрше!.. Тәки исән-сау әйләнеп кайттым диген, ә?.. – Аннары солдатның җансыз кебек асылынып торган уң кулына күрсәтеп янә гөрли башлады. – Монысы гына әллә ни зарарлы түгел, туганай. Башың, башың исән булсын. Ходай Тәгалә ташламаса, барысы да рәтләнер… Карап-карап торам да, Сабирҗан, бик нык үзгәргәнсең… Чәчләрең дә чаларган. Өлкәнәеп киткәнсең… Үзгәргәнсең, бик үзгәргәнсең.
– Тормыш үзгәртә икән ул, Гайникамал түти…
– Шулай, шулай, кем, Сабирҗан.
Табын янында Сабирҗан энә өстендә утыргандай кыбырсыды, язмышын завод белән бәйләгән бердәнбер куанычы Гөлбануны тизрәк күрәсе килә иде.
Аны аңладылар, әллә ни тоткарламадылар. Гөлбану белән бергәләп килеп утырыгыз, көтәбез дип, гөр килеп калдылар. Әмма ишегалдына озата чыккан Хәмиттән Гөлбануның кай тирәдәрәк торуы турында сорашкач, Сабирҗанның юлы кинәт кенә бүленеп калды.
Тегесе, авылдашын шомландырып, гаять зур сер әйтергә җыенган кеше сыман, иң элек лапас астына чакырып алды. Аннары ярым пышылдап тезә башлады. Табын янында Гөлбану турында чын хакыйкатьне ачарга теләмәвен дә, чынлыкта исә Гөлбануның кирәкмәгән юлга басуын да, патша кадәр патшага тел-теш тидерелгән язулар белән тотылып кулга алынуын да, хәзерге көндә аның кайдалыгын белгән кеше булмавын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Бу хәбәр ата кешегә искәрмәстән гөрзи белән китереп бәргәндәй тәэсир итте. Йөзе кырысланды. Каш астыннан гына өздереп олы өй ягына күз төшереп алды. Әйтерсең лә бу көтелмәгән бәхетсезлекләрнең бөтенесе дә шушы йорт белән бәйле иде. Бу хәл Хәмит күзеннән дә читтә калмады. «Әйе, чыннан да, үзгәргән бу…» – дип уйлап куйды ул.
Ул арада Сабирҗан үз уена бирелгән иде инде. Шунда ук Камилне күз алдына китерде, Гөлбануны шулар тирәсеннәнрәк эзләргә кирәктер дигән карарга килде.
Искәрмәстән генә Сабирҗан, олы өй ягына ым кагып:
– Стало быть, мине күреп сөйләшергә дә теләмәде?.. – дип сорап куйды.
Тегесе ялганы тотылган кеше сыман:
– Ни бит, якташ… сырхаумын, торып йөрерлек хәлем юк, дип әйтте.
– Ничек сырхау булуын бик яхшы төшенәм мин. Йә минем үземнең менеп сөйләшүемне теләгәндер… Кирәксә сөйләшермен дә. Үзе дә ишетер иде ишетмәгәнен.
Тегесе шүрли калды. Ул, һәрхәлдә, юашлыгы белән даны чыккан авылдашыннан бу кадәресен үк көтмәгән иде.
– Ни бит, авылдаш, – дигән булды ул, куштанланып. – Ни эшләсәләр дә алар кулында. Хуҗалар бит…
Шулчак Сабирҗан теленнән тагын да сәеррәк сүз ычкынды:
– Алар түгел, эшләгән, тиресеннән чыгардай булып казганган, ил дип кан койган кешеләр хуҗа бу тормышка… – диде ул.
Кылый Хәмит дәшмәде, эчтән тынды. «Бу мүкләк үзгәреп кенә калмаган, тәмам бозылган…» – дип нәтиҗә ясады ул үзенчә.
Сабирҗан сыңар кулы белән биштәрле капчыгын җиңел генә аркасына салды да, саубуллашып, капкага таба юнәлде.
Хәмит аңа иярде.
– Ни… Ни дип торам, якташ… Әгәр дә мәгәр Гөлбануның эзенә капылт кына төшә алмасаң, әллә кайда каңгыраеп йөрмә, монда гына кайт…
Сабирҗан әйләнеп тә карамады.
– Кеше энә түгел, табылыр. Беркая да китмәс… – диде ул.
Капкадан чыгу белән, уңга борылды да, эре-эре атлап, кала ягына китеп барды.
* * *
Милли музыкантыбыз дип, кемнәндер күпмедер акча юнәтеп, Ибрайны авыл һавасына дәваланырга озатулары турында хәбәр таралган иде. Һәм менә тагын яңалык: Ибрайга авыл һавасының да, катык-сөтнең дә файдасы тимәгән, ул үлгән. Зиратка да бары тик эте генә озата барган…
Сыраханәдә ишеткән бу хәбәр бик нык тәэсир итте нечкә күңелле Сәет йөрәгенә. Кинәт миңгерәеп, шактый вакыт айный алмыйча йөрде ул. Ирексездән үзенең киләчәге күз алдына килде. Аның да бит шулай беркемгә дә кирәкмәгән артык бер кеше булып калуы бик ихтимал…
Уйлана торгач, Ибрайның фаҗигале тормышы, күңелсез үлеме турында хикәя язарга булды ул. Хикәясенең эчтәлеге турында бик озак баш ватты, һәр детален җентекләп уйлады. Ибрайның исемен дә үзгәртмәскә булды. Әмма хикәянең героен музыкант түгел, нечкә күңелле шагыйрь итәргә дигән карарга килде. Алай иткәндә, ул хикәясенә үзенең уй-кичерешләрен, тойгы-хисләрен сала алачак.
Сәет, дөньясын онытып, эшкә кереште. Иҗатыннан чын куанычлы ләззәт татыды, юану тапты. Башы сафланып, рухы күтәрелеп китте егетнең. Үзенең ямьсез, фаҗигале тормышы ничектер икенче планга күчкәндәй булды. Чыннан да, кеше ниләргә генә юлыкмас, дип уйланды ул. Бәла-казасын күрә, шатлык-сөенечен кичерә. Шуңа күрә тормыш бит бу. Аннары бит, хисне баету өчен, тормышны белергә, тормышның ачысын-төчесен татырга да кирәк. Кайсыдыр бер бөек язучы, яшьлегемдә мине бик күп җәберләделәр, кыерсыттылар, кимсетеп йөрәгемне яраладылар; хәзер исә шул яралардан фикер туа, дигән.
Сәетнең эше башта бик җиңел барды. Хәер, әллә ни катлаулы булмаска тиеш ул әсәр. Эчтәлеге дә бик гади.
Ашыгып өенә кайтып баручы берәү, юлын кыскарту нияте белән, зират аша турыдан гына үтәргә була. Олы юлдан китсә әйләнеч. Җитмәсә, бөтен күк йөзен каплап, кара болыт чыккан. Ансыз да караңгы көзге төн тагын да караңгылана төшкән.
Юлчы, зират эченә керү белән, ирексездән гадәти булмаган шомлы тынлыкка дикъкать итә, кинәт каушап калгандай була. Шылт иткән тавыш та ишетелми. Каберләр өстендә үскән агачларның бер генә яфрагы селкенсенче! Андый тынлык, гадәттә, көчле яңгыр алдыннан була. Табигать гадәттән тыш нәрсә буласын сизенгәндәй тынып кала…
Юлчы зиратның уртасыннан сузылган тар сукмактан җил-җил атлап бара. Туктарга, як-ягына күз салырга кыюлыгы җитми аның. Күзенә нәрсә булса да күренер төсле…
Нәкъ шулвакыт юлчы, якында гына ят бер аваз ишетеп, килеп төртелгән кеше сыман туктап кала. Ниндидер бер биниһая көч аны баскан урынына кадаклап куя. Ул да булмый, артында гына авыр итеп сулаган һәм ыңгырашкан тавыш ишетелә. Юлчы коелып төшә, куркудан җаны чыгар дәрәҗәгә җитә.
Шулвакыт, тирә-якны ялт иттереп, яшен яшьнәп ала. Күк күкри. Агач башларын шаулатып җил исә. Тирә-юнь шомлы кыштырдау авазлары белән тула… Теге нәмәстәкәй дә әкренләп аңа таба якынлашкан кебек тоела. Җен-пәриләр, албасты-өрәкләр исенә төшә…
Ансыз да өне алынган юлчының ихтыярын тагын да богаулый төшеп, табигать тә кузгала. Җил көчәя. Тирә-якны шомлы кыштырдау белән тутырып, яңгырның беренче тамчылары да төшә башлый.
Юк, болай бернинди хәрәкәтсез көтеп торыр чамасы калмый юлчының… Яңадан яшен яшьнәгән арада, ни булса, шул булыр дип, тиз генә артына борылып карый… Күрә: өр-яңа кабер кырыенда бер эт сузылып яткан. Үтеп баручыны шул эт шыңшып куркыткан икән.
Юлчы ул көнне ничек кайтып җиткәнен сизмичә дә кала. Аягы җиргә тими. Кайткач та, тиз генә тынычлана алмый, авыруга сабыша. Әмма икенче көнне яңадан таң белән күрше авылга барырга кирәк… Шул ук юлдан, зират аша үтә ул.
Төнге яңгыр күптән узган. Җил басылган. Күк йөзе аяз. Искиткеч матур иртә…
Юлчы, кичә туктап калган турыга җитәрәк, теге кабер ягына яңадан күз сала. Кичә кичен аның өнен алган эт һаман да шунда… Кабернең кызгылт балчыгына башын кырын салган да хәрәкәтсез ята… ул үлгән.
Сәет хикәясе шушы тирәләргә кадәр үзеннән-үзе язылгандай бик җиңел, шома барды. Әмма көн дә зират аша үтеп йөрүченең, кем эте икәнлеген белешеп, шәһәрдән кайткан сырхау шагыйрь туктаган фатирларга барып, өй хуҗасы белән сөйләшеп йөргән өлешләре бик сузынкы, ямап-ябыштырып куелган кебек чит булып тоела башлады.
Ахыр чиктә Сәет хикәянең ул өлешен алып ташларга кирәк дигән карарга килде. Хәтта әсәрнең исеменә кадәр алыштырды. «Сүнгән йолдыз» дигән хикәя «Курку яки дуслык көче» дип үзгәртелде.
Әмма болай итү дә канәгатьләндермәде Сәетне. Чөнки хикәянең соңгы варианты хуҗасына артык дәрәҗәдә турылыклы эт хакында гына иде. Баштарак ул: «Эт турында да хикәя язарга мөмкин ич», – дип, үзен тынычландырып маташса да, бу хәл аның хәлен җиңеләйтмәде. Их, тагын беркемгә дә, бернигә дә ярамаган нәрсә белән вакытымны уздырдым микәнни дигән уй аңа тынгылык бирмәде.
Яңадан төшенкелеккә бирелде Сәет, яңадан «Булмый икән булмагач!..» дигән ямьсез уйлар яулап алды аны.
* * *
Гөлбану күзен ачарга тырышып карады…
Юк, булдыра алмады. Шешенгән күз кабаклары аңа буйсынмадылар. Тырыша торгач, ниһаять, сыңар күзен чак кына ачты кебек… Әмма ярым ачылган керфекләре арасыннан бәреп кергән көчле яктылыктан Гөлбану яңадан күзләрен йомарга мәҗбүр булды.
Бер күзе бәйләнгән аның…
Гөлбану кабат сыңар күзен ачты… Күзе яктылыкка бераз ияләшә төшкәндәй булды. Баягы кебек кисәк кенә башка капмады.
Тәрәзә буенда ята икән.
Кайда ул? Кемнәрдә? Ничек килеп эләкте икән соң ул монда?.. Гөлбану, шул сорауларга җавап эзләгәндәй, кабат тәрәзә ягына күз салды.
Тышта кояш елмая, нур чәчә…
Гөлбануның сикереп торасы килде. Әмма ул сыңар бармагын да селкетә алмады. Богаулап салынган кебек, бер генә әгъзасы да аңа буйсынмады.
Күзе яктылыкка тәмам ияләште. Тирә-яктагы әйберләрне дә аермачык итеп күрә алыр хәлгә килде. Әнә тәрәзә артында ук җиз кәүсәле наратлар утыра. Биек алар, төз. Моннан, яткан җирдән, аларның очлары, яшеллеккә күмелеп, ботаклары белән кочаклашкандай, бер-беренә кушылып күренә. Кояш нәкъ шул төз наратлар арасыннан карап елмая иде…
Бу хикмәтле тамашадан, бу матурлыктан күзен ала алмады Гөлбану.
«Кояш!.. Сине яңадан күрергә язган икән!.. Саумы, Кояш! Саумы!.. Димәк, мин әле исән?.. Димәк, яшибез?..»
Әллә нәрсә булды Гөлбануга. Бугазына ниндидер төер менеп утырды. Бәйләүле күзен яман әчеттереп яшь килде. Сулышы кысылды. Һәм ул ирексездән ыңгырашып куйды, ахрысы.
Шулвакыт, йомшак кына атлап, кемнеңдер ятак янына якынлашуын тойды Гөлбану.
Кем булыр бу?.. Ул да булмады, бер хатын-кызның, гаять дәрәҗәдә куанычлы хәбәр тапшыргандай, кемгәдер мөрәҗәгать иткән тавышы ишетелде:
– Сиңа әйтәм!.. Сиңа әйтәм, дим… Бу бичара аңына килде, ахрысы…
– Ярар… Шаулама инде, – диде ир кеше тавышы.
– Күзен ачкан ич…
– Җә инде, җә! Борчып йөрмә…
Гөлбану көч-хәл белән башын борып карады. Аның ятагы янында урта яшьләрдәге бер хатын белән ир кеше басып тора иде.
Икесе дә чиксез куанышкан кебек елмаялар. Гөлбануга нидер әйтәләр. Әмма ул аларның сүзләренең мәгънәсенә төшенеп җитә алмый. Ләкин бернәрсә ачык: бу кешеләр аңа җан азыгы булырлык җылы сүзләр әйтәләр, яхшылык телиләр. Шуның өстенә әле Гөлбану сакал-мыек баскан бу ир кешене таныган да кебек. Әйе, аның бу кешене күргәне бар. Тик кайда күрде соң ул бу кешене? Кайчан?.. Йөзе-төсе генә түгел, тавышына кадәр таныш бит!
Кем соң син, мәрхәмәтле, олы җанлы абзый кеше? Кем?..
Ниһаять, исенә төшерде Гөлбану.
Бу кешене ул, моннан бик күп еллар элек, бер тапкыр күргән иде. Сакал-мыек баскан бу кеше, Гөлбану бәләкәй чакта, бер рус авылына урман аша озата барган стрелок Гыйлаҗи абзый лабаса! Мылтыгы да бар иде бит әле…
Мылтыгыннан да бигрәк, Гөлбануның күңелендә ул чагында Гыйлаҗи абзый сөйләгән әкият калган. Бала күңеленә уелып кереп, тирән эз калдырган иде ул әкият. Бер дә яфракларын коймый торган, җәен дә, кышын да яшеллеген җуймаган хикмәтле урманнар, шул урманнарда мең төрле тавышлар белән сайрашып, очып йөрүче алтын каурыйлы кошлар турында сөйләгән иде Гыйлаҗи абзый.
Менә хәзер дә Гөлбану шул әкиятне исенә төшерде. Хәтта алтын каурыйлы кошларның мең төрле авазлар чыгарып сайрашуын ишеткәндәй булды. Кошлар, пыр-пыр килеп, аның өстендә үк очалар, имеш. Һәм кинәт хисапсыз күп җыелган кошлар аны җиңел генә күтәреп алдылар да каядыр югарыга, җир-ананы назлап нур сибүче кояшка таба очыртып алып киттеләр… Очалар да очалар… Иксез-чиксез бушлыкта, ап-аяз киңлектә йөзәләр, имеш…
Гөлбану күзләрен йомды һәм өй хуҗаларының күңеленә шом салып кабат тынды, кабат онытылды.
* * *
Гөлбануның бу өйгә килеп эләгүе менә болайрак булды.
Ай-һай тынгысыз булды ул төн. Кара урман уртасындагы япа-ялгыз йортта яшәүче стрелок Гыйлаҗи абзый карчыгы Мәйсәрә түти белән төннең төн буена керфек тә какмадылар. Давыл булды. Тирә-як җирнең асты өскә килгән сыман үкереп торды. Ачыграк җирләрдә утырган таза имәннәрне дә төбе-тамыры белән йолкып ташлады. Ә урман авыр чир-хаста кичергәндәй ыңгырашты, сыкранды. Җитмәсә тагын, чылбырдагы эт, нидер буласын сизенгәндәй, өзгәләнә-өзгәләнә өрә иде. Урман эченнән, ярдәм сорап, кешеләр кычкырган, балалар елаган сыман авазлар өзлексез ишетелеп торды.
Таң алдыннан күк йөзе чак кына аязды, урман да бераз тынган сыман булды. Гыйлаҗи абзый да, гадәтенчә атына атланып, үзенә генә таныш сукмаклардан урманны әйләнеп кайтырга булды.
Урман инде тәмам тынычланган. Куркудан өннәре алынган кош-кортлар да кыюсыз гына үз тавышларын ишеттерә башладылар. Куерак урыннарда урман бөтенләй диярлек зарарланмаган.
Гыйлаҗи абзый иркен сулыш алып атын туктатты да челемен төя башлады. Шулвакыт куе агачлар ягыннан ниндидер аваз, дөресрәге, авыр итеп көрсенгән тавыш ишетелде. Гыйлаҗи абзый сагаеп, бераз колак салыбрак тыңларга кереште. Тавыш кабатланмагач, ишетелгәндер генә дип уйлады. Инде шырпы кабызыйм гына дип торганда, аермачык булып ыңгырашу авазы ишетелде. Тәки агач авып берәр җәнлекне харап иткән икән, дип уйлады Гыйлаҗи абзый. Мылтыгын корып, атын шул якка борды. Әмма ат, нәрсәдер сизенгәндәй, ул якка барырга теләмичә, хәтта бераз чыгымлап та торды.
Ул атын туктаткан җирдән ун-унбиш адым эчтәрәк бер ачыклык бар иде. Ә ачыклыкта исә, ким дигәндә, кара мунча кадәрле булыр, кырмыска түмгәге булырга тиеш.
Гыйлаҗи абзый, атына атланган килеш, шул ачыклыкка чыгу белән катып калды. Кырмыска түмгәге өстендә, кәфенгә төренгән мәет кебек булып, бер ак нәрсә ята. Яхшылабрак караса, кеше… Чын кеше!.. Әнә аяклары, куллары… Ә башы? Беренче күргәч тә Гыйлаҗи абзый аның башы өзелгәндер дип уйлаган иде, якыннанрак килеп караса, башы да бар икән. Тик башы ниндидер бер иске капчык сыман нәрсәгә төрелгән иде аның. Гыйлаҗи абзый атыннан сикереп төште дә кырмыска оясы янына килде. Ни күрсен… Тәгәрәп төшмәсен өчен аны, дүрт яктан да тарттырып, дүрт агачка бәйләп куйганнар. Гыйлаҗи абзый, чалгы пәкесен чыгарып, дүрт бауны да кисеп җибәрде дә гәүдәне кырмыска оясы өстеннән тәгәрәтеп төшерде.
Караса, хатын-кыз гәүдәсе. Әмма бер генә дә адәм карарлык җире калмаган. Бөтен тәне гөбе кебек булып шешенгән. Ә кулларын, аякларын бәйләгән баулар тәненә кисеп кереп күренмәс булганнар. Гыйлаҗи абзый шул бауларны пәке очы белән ипләп кисә-кисә азапланып бетте. Әле дә ярый башын томалаган булганнар. Югыйсә кырмыскалар, һичшиксез, аны харап иткән булырлар иде.
Бөтенләй үк сүнеп бетмәгәнлеген, бераз җан әсәре барлыгын сизенгән Гыйлаҗи абзый гәүдәне тиз генә күтәреп алды да, ат өстенә салып, кире өенә таба борылды.
Менә шулай итеп эләкте Гөлбану стрелок Гыйлаҗи абзыйлар өенә.
6
Әби патшаның көне көн, төне төн түгел, ут йотып яши. Кылый Хәмит тәмам өнен алып бетерде аның…
Илне күтәрергә, байларны таларга, утарларны яндырырга дип әйтәләр кебек сүзләргә байбикәнең әллә ни исе китмәде. Әмма Хәмитнең солдат Сабирҗанның исемен телгә алып: «Теге мүкләк берәр мөгез чыгарырга җыена ахрысы, беркөн очраткач: «Байбикә белән тиздән исәп-хисапны өзәргә киләм», – дип әйтеп әйтә кебек сүзләр дә өстәгәч, аннары тагын икенче көнне үк, койма буенда яшеренеп торып, кемнәрнеңдер: «Бу йорт-җиргә «кызыл әтәч» җибәрергә кирәк», – дигән сүзләрен ишеткәнлеген кереп әйткәннән соң (араларында Сабирҗан тавышы да чагылып киткән сыман булуын да кыстырып куйгач), «Алдансалар алдауның, курыксалар янауның гөнаһысы юк аның» дип яшәүче Мәрхәмбикә дә пошаманга төште.
Байбикәнең шүрләвен сизенгән Хәмит аны отыры куркытты, үрмәкүч чебенне пәрәвезенә төргән кебек, әкренләп мең төрле җепләр белән урап-чуалтып, тәмам үз ихтыярына буйсындырды. Тәрәзә капкачларына тупсалар, ишек-капкаларга яңа бикләр куйды. Койманы рәтләде…
Җитмәсә тагын, нәкъ шул көннәрдә утарда управляющий вазифасын үтәүче Габдулла кайтып төште. Волостьтан алтын погонлы офицерлар, бер төркем атлы казаклар килеп төшеп, иң яхшы ун атны алып киткәннәр. Шуның өстенә әле кыш чыгарга җитәрлек итеп әзерләп куйган фуражны кырып-себереп төяп киткәннәр. Патша хәзрәтләренең әмере шундый дип, ике башлы каракош сурәте төшерелгән печатьле кәгазь калдырганнар.
Ниһаять, бик тә яман хәбәр ишетте Мәрхәмбикә: Николай патшаны бәреп төшергәннәр, ди. Баштарак бу хәбәргә ышанмады ул. Хәмиткә, авызыңнан җил алсын, нәрсә лыгырдыйсың син, кылый шайтан дип, хәтта җикеренеп алды. Ләкин адәм ышанмаслык бу хәбәр, халык теленә кереп, расланырга өлгергән иде инде.
Бу афәтле хәбәр Әби патшаны бугазыннан буып алгандай итте. Йокысыннан яздырды. Тәмам каушап калган Мәрхәмбикә Хәмитне үз янына чакырып алды да үзенең мәрхәмәтен күрсәтте, аңа моңарчы буш торган Асылхан бай бүлмәсенә күчеп яши башларга кушты.
«Ә, шулаймы… – дип тантана итте Хәмит. – Син хәзер минем кулда. Хәзергә әле бар да мин дигәнчә бара… Болай булгач каптың, шап иттең…»
Яшерен-батырын түгел, Хәмитнең планнары зур, Наполеонныкыннан бер дә ким түгел. Аннары, шулкадәресе дә бар, максатына торган саен якынлаша бара ул. Менә, ниһаять, бер түбә астына да керде… Димәк, Әби патшаның богауланган нәни тимер сандыгына да әллә ни ерак калмады… Кечкенә ул сандык. Бик кечкенә… зуррак тартма кадәрле генә. Әмма кечкенә булса да, эче төш кенә. Ах, ул сандык!.. Бар анда хикмәтләр… Балаларыңның балаларына җитәрлек мал-мөлкәт сыйган аңа. Барысы да саф алтын, кыйммәтле ташлар… Әгәр дә хак булса, ахак ташына охшашлы зур бриллиант куелган бер беләзеге генә дә кеше гомеренә җитәрлек акча бәясе тора, ди. Борынгы алтын тәңкәләр, алкалар, йөзекләр һәм саф энҗе муенсалар турында әйтеп торасы да юк. Бар анда хикмәтләр…
Хәмит шул җиз тупсалы, җиз келәле нәни тимер сандыкны төшләрендә күреп саташа. Аның бар максаты – хәзер ничек кенә булса да Әби патшаны, нигезеннән куптарып, берәр җиргә алып чыгу. Калган ягын ул ничек тә рәтләр иде… Ата улны, ана кызны белми торган хәзерге заманда андый эшне әмәлләүдән дә җиңел нәрсә юк. Тик Мәрхәмбикә, нәрсәдер сизенгәндәй, бер дә кабаланып тормый, таза тамырлы агач кебек, кыймылдамыйча утыра бирә. Ярым таркалган утар тота торгандыр, дип уйлый Хәмит.
Һәм, ниһаять, җәйге көннәрнең берендә Габдулла кайтып, Мәрхәмбикәнең шул үзәк тамырына да балта чапты… «Бетте!.. Бар да чәнчелеп китте…» – диде ул, чәчләрен йолкырдай чәчәләнеп. Моңарчы ялланып эшләгән крестьяннар, сезнең власть бетте дип, «патша хәзрәтләре әмере белән» талаганнан калган атларны да, штабельләп өелгән такталарны да, ярырга дип әзерләп куйган тау-тау бүрәнәләрне дә үзара бүлешеп, таратып бетергәннәр. Моңарчы тиребезне тунап, җелегебезне күп суырдыгыз, дигәннәр ялланып эшләүче крестьяннар.
Ә инде көзгә таба берсеннән-берсе яманрак хәбәрләр тагын да күбәя төште. Көннәрнең берендә Хәмит, тыны бетеп йөгерә-чаба кайтып, байбикәнең өнен алды. Гарнизон солдатлары баш күтәргәннәр, имеш. Кала урамнарында мәхшәр көне… Кая карама, эшчеләр белән солдатлар… Кулларында – кораллар… Кызыл байраклар… Һәркайда «Власть Советларга!», «Җир халыкка!» дигән сүзләр… Имештер, шул котырынган солдатлар, эшчеләр белән берлектә, байлар яшәгән өйләрне камап-урап алалар икән дә, өй хуҗаларын изеп-таптап, кисеп-асып, кырып-себереп юк итеп баралар икән…
Ниһаять, Әби патшаның ишегалдына да бәреп керделәр… Билгеле, Хәмит әйткәнчә үк кыланмадылар, котырынып шунда ук кешеләргә барып ябышмадылар. Аның каравы, ниндидер азык-төлек комитетының мандатын күрсәтеп, келәттән утыз капчыктан артык ашлыкны алып чыгып киттеләр. Тау-тау капчыклар салынган олаулар тирәсендә чуалган соры шинельле Сабирҗанны да күргәч, Әби патша ишегалдына чыгарга да җөрьәт итмәде.
Бу башбаштаклыкларга чыдый алмыйча, каланы ташлап китүчеләрнең исәбе-хисабы юк иде. Андый хәбәрләрне Хәмит кочагы-кочагы белән ташып кына торды. Һәм, ниһаять, октябрь аеның азаккы көннәрендә Казанда Совет власте урнаштырылды…
Акылына зәгыйфьлек килә язды байбикәнең. Җитмәсә тагын, ансыз да кан сауган йөрәгенә кара шом салып, якында гына туплар гөрселдәгәне ишетелде. Аларга Бишбалта ягындагы заводларның гудоклары кушылды…
Ниһаять, байбикә сынды.
– Тапшырдык, булмаса… – диде ул ахыр чиктә.
Юл хәстәрен күрергә керештеләр. Иң элек йорт-нигезнең язмышын кайгырттылар. Башта өске катларда Чулпаниянең үзен генә калдырмакчылар иде. Әмма гарип дип тормаслар, басарлар да керерләр дип, аны өйнең Мәрхәмбикә яшәгән өлешендә генә калдырып, алгы якка Гайникамал түти белән Сәрвәр апаны күчерделәр. Баштарак: «Әллә алгы якка теге кече ызбада яшәүче чатан солдатны гына күчерикме икән? Ни әйтсәң дә ир-ат заты бит», – дип тә уйлаганнар иде. Әмма шикләнделәр. Хәзерге солдат халкын белмәссең! Җитмәсә тагын, төенсез җеп кебек бик шомага охшаган. Гомумән, Хәмит бу терекөмеш кебек тик тормас тыз-быз солдатны бик үк якын итеп бетерми иде. Эт йөгереген бүре күралмас, ди бит.
«Дөньялар иминләнеп, бу фаҗигале хәлләр бетү белән әйләнеп кайтырбыз», – дип, өсләренә сәләмә киемнәр киеп, атларын иң алама арбага җигеп, сәфәр чыктылар…
* * *
Камил үзенең шушындый авыр, аптырашлы-йөдәшле көннәр кичергәнен хәтерләми. Хәтта җир-күкне кара сөрем каплаган Столыпин реакциясе елларында да аның болай каушап, төпсез упкын алдына килеп баскандай, икеләнеп калган чаклары юк иде.
Иң борчыганы, тәмам башны катырганы – аграр һәм милли мәсьәләләр.
Бу мәсьәләләрнең икесе дә Идел буенда үзенең бөтен кискенлеге белән килде дә басты. 1917 елның язында берсеннән-берсе яманрак хәбәрләр белән бөтен дөнья тулды. Һәркайда ызгыш, талаш, үтереш һәм кан коелу. Тормышлары тәмам эштән чыккан, тәмам коелып төшкән крестьяннарның чуалышлары, ул чуалышларның тора-бара восстание төсен алулары турында хәбәрләр явып кына торды. Март урталарында Тәтеш өязенең Урта Балтай волосте Чатбаш авылы крестьяннары җир биләүче Бикбулатовның йортын һәм усадьбасын тар-мар иткәннәр. Кая карама татар крестьяннары баш күтәргәннәр, кая карама алар турында берсеннән-берсе яман хәбәрләр. Алабуга, Бөгелмә, Тәтеш кебек төбәкләргә хөкүмәт органнары халыкка каршы махсус отрядлар җибәргән. Күп кенә урыннарда канлы бәрелешләр булган. Кулга алынган крестьяннар белән төрмәләр тулган.
«Бу ни бу?..» – дип баш ватты Камил. Андый вакытларда, тәмам башы каткан чакларда, РКП(б) комитеты члены Пётр Семёновичка мөрәҗәгать итә ул.
Тегесе дә ике авыз сүз белән җавап бирергә ашыкмый. Бары тик көрсенгәндәй авыр сулап куя да үзалдына сөйләнгәндәй тезә башлый:
– Әйе, авыр, гаять катлаулы чор кичерәбез. Тулы мәгънәсе белән сыналу көннәре. – Аннары сүзен дәвам итеп өстәп куя. – Менә шушындый көннәрдә югалып калмау, чын җитәкче булу ифрат дәрәҗәдә авыр да, мактаулы да…
Чамадан тыш авыр икәнлеген Камил үзе дә белә. Хәер, ул көннәрдә бер ул гына түгел, үзен курку белмәс революционер, чын ленинчы итеп таныткан Мулланур Вахитов та «Кызыл байрак» газетасында: «Ләкин киләчәкнең серләрен кем белә, алда безне нәрсә көтүен кем әйтә ала? Якты кояш нурларымы, кабер караңгылыгымы, әллә богаулар яңгыравымы?» – дип язып чыкты. Билгеле, мәкаләнең тел төбеннән «…Ватанны фаҗигале баткаклыктан тартып чыгарырга һәм аны дөрес юл белән юнәлдерергә» сәләтле хөкүмәт кирәк дигән фикерен аңлау әллә ни кыен түгел. (Шул ук автор 1918 елның 8 гыйнварында: «Чын революция Россиядә 25 октябрьдә генә булды. Тик шул көннән соң гына без, капитализмны аударып, якты дөнья күрдек», – дип язып чыгачак.)
Пётр Семёнович та нәкъ шул фикердә иде.
– Барысына да Вакытлы хөкүмәт гаепле, аның матур вәгъдәләре гаепле… Идарәче даирәләр гаепле. Крестьян илендә эшне шуңа китереп җиткерделәр ки, һәркайда җир өчен канлы көрәш башланды…
Камил янә сорау бирде:
– Нишләп соң ул мәсьәлә Казан губернасында аеруча катгый рәвештә килеп басты? Сәбәбе нәрсәдә соң?
Өлкән дусты аның бу соравын да җавапсыз калдырмады:
– Моның өчен тарихка күз төшерергә кирәк. Бу яклар элек-электән ирек дип, бәйсезлек дип әледән-әле көрәшкә күтәрелеп торучы тынгысыз яклардан саналды. Степан Разин, Емельян Пугачёв җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын гына искә төшер. 1861 елдагы Бездна вакыйгаларын гына күр син, бөтен Россияне шаулатты. – Аннары, чак кына тын алганнан соң дәвам итте. – Ул көрәшләрнең һәркайсында төрле милләт халыклары бердәм булып күтәрелделәр. Пугачёв җитәкчелегендәге крестьяннар сугышында, мәсәлән, алтмыштан артык татар полковниклары катнашуы билгеле…
– Хәзер дә татарлар кимен куймыйлар… – Бу сүзләр Камилнең ихтыярыннан башка гына ычкынган сыман булды.
Пётр Семёнович исә башлаган фикерен дәвам итеп сөйләвен белде:
– Моның өчен дә тарихка күз төшерү комачаулык итмәс. Татар халкының элек-электән берничә төрле изелү белән берьюлы изелүен, мең төрле кимсетелүләргә дучар ителүен исәпкә алсак, моны аңлау әллә ни кыен булмас. Халык хәзер озак көтеп алынган азатлыктан чак кына исерү обстановкасында яши кебек…
Камил янә сорау бирде:
– Андый стихияле хәлләр булмасын өчен нишләргә кирәк соң? Нишләп карарга?
– Моңа Ленин ике авыз сүз белән җавап биргән. «Җир мәсьәләсе революциянең башка бурычларыннан бәйсез рәвештә хәл ителә алмый», – ди ул. Димәк, бу четерекле, гаять катлаулы аграр мәсьәләсен хәл итү өчен, икенче революция, социалистик революция, халыклар интересын яклый торган яңа типтагы дәүләт кирәк.
Җир мәсьәләсе, чыннан да, нәкъ Пётр Семёнович әйткәнчә хәл ителде. Ниһаять, бөтен Россияне айкап-чайкап, Октябрь революциясе күтәрелде. Ярларыннан чыккан дәрьялар ташкыны кебек ул тирә-юньне дер селкетте. Кораллы восстание нәтиҗәсендә Петроградта, Казанда, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә, ниһаять, власть Советлар кулына күчте. Менә шунда инде, Советлар җиңеп икенче Бөтенроссия съезды җыелгач, крестьяннарның гомерлек хыялын чагылдырып, Җир турында Декрет кабул ителде. Ул бөтен казна, монастырь, чиркәү, алпавыт җирләренең тулысынча дәүләт кулына күчүен һәм мәңгелек файдалану хокукы белән крестьяннарга тапшырылуын игълан итте.
Декретны тормышка ашыру буенча урыннарда да зур эшләр башланды. Декабрь аенда Казан шәһәрендә губерна крестьяннарының III съезды җыелды. Ул түбәндәге резолюцияне кабул итте:
1. Губернада сөрү һәм болын җирләрен арендага бирү яки сатып алулар тыела.
2. Моңарчы алпавыт, хутор яки монастырь яисә аерым кеше файдалануында булган барлык сөрү һәм болын җирләре волость җир комитетлары карамагына күчә һәм бөтен халык байлыгы булып исәпләнә…
Шулай итеп, экспроприация дигән сүз телгә керде. Алпавытларның җир эшкәртү машиналары, кораллары түләүсез реквизицияләнә. Атсыз крестьяннар атлы, сыерсызлар сыерлы булалар.
Җир мәсьәләсе, аграр мәсьәлә, нигездә, хәл ителде, ачыкланды кебек. Әмма милли мәсьәлә бөтен кискенлеге, бөтен каршылыклары белән көн тәртибенә килде дә басты. Дистәләрчә партияләр, эре буржуазиянең панисламизм, пантюркизм идеологлары яңадан башларын калкыттылар. Вакыты белән дошманны дустан, дусны дошманнан аеруы да кыен. Мисал өчен, шул ук Хәрби Шураны гына күр син. Корниловщинаны тар-мар итү көннәрендә үзен тотышы, бигрәк тә аның кадетлар партиясенә карата кискен дошман мөнәсәбәттә торуы, беренче карашка, Хәрби Шура, гомумән, демократик оешма булып тоела.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.