Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 29

Текст книги "Саумы, Кояш!"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:40


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 29 (всего у книги 31 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Хикмәт аның белән генә дә чикләнмәде. Бөтенроссия мөселманнарының беренче хәрби корылтае ачылыр алдыннан гына, Хәрби Шураның Вакытлы хөкүмәтнең хәрби министры Керенский белән үзара җәнҗал чыгарып, чынлап торып конфликтка керүе бик күпләрне тәмам хәйранга калдырды. Шундый мөнәсәбәткә керүнең төп сәбәбе Керенскийның: «…Фронтта кан түгелгәндә, сөйләшү вакыты түгел», – дип, съездны тыю турында боерык бирүеннән килеп чыга. Бу – халык яулап алган сәяси иректән файдалануны тыярга маташу иде. Хәрби министрга мөселман оешмалары исеменнән ультиматум формасында телеграмма җибәрелә. Әгәр дә мөселманнар белән рус халкы арасында канлы конфликт чыга-нитә калса «…бөтен җаваплылык хәрби министрга төшәчәк»66
  Ионенко И., Таһиров И. Казанда Октябрь. Казан : Татарстан китап нәшрияты, 1970. – 159 б.


[Закрыть]
дип кисәтелә анда.

Вакытлы хөкүмәт рөхсәт итми дип тормый, Хәрби Шура корылтае җыела, эшкә керешә. Ул гына да түгел, корылтай барышында, милли гаскәрләр оештыру принциплары турында төп резолюциядә: «3. Мөселман частьларын оештыруга кичекмәстән керешергә. 4. Әгәр Вакытлы хөкүмәт баш тартса һәм бу карар белән килешмәсә, частьларны санкциясез тәртиптә тезәргә»77
  Шунда ук. – 165 б.


[Закрыть]
, – дип катгый карар кабул итә. Ә инде «башбирмәс татарларның» Казанда булган съездлары турында хәбәр алгач, Керенский тәмам шаша, съезд сайлаган Хәрби Шура членнарын дезертирлар дип игълан итә һәм кулга алырга боерык бирә. Әмма Хәрби Шура бу юлы да Вакытлы хөкүмәт приказына буйсынмый.

Ә инде Октябрь восстаниесеннән соң буржуаз милләтчеләр белән революцион демократия арасында милләтнең киләчәге өчен көрәш тагын да кискенләште. Шулай итеп, Казан Россиядә азатлык хәрәкәте үзәкләренең берсенә әверелде. Әмма бу хәрәкәттә дә бердәмлек юк, ата улны, ана кызны белми.

Ниһаять, 26 октябрьдә Казанда Совет власте җиңде, хезмәт ияләренең җиңү тантаналары башланды. Шулай итеп, власть эшчеләр һәм революцион солдатлар, ягъни Революцион комитет кулына күчте. Әмма шул ук көнне Бөтенроссия мөселманнарының Хәрби Шурасы резиденциясендә татар капиталистларының, эре сәүдәгәрләренең беренче утырышлары булып узды. Анда алар «бер төркем большевиклар» властен танудан баш тарталар һәм шәһәрнең Революцион комитеты составына Шура вәкилен кертүне таләп иткән карар чыгаралар.

Татар буржуазиясе, ноябрь аеның икенче яртысында Эчке Россия һәм Себер төрек-татарларының Уфадагы милли мәҗлесе кабул иткән карар нигезендә, Урал-Идел республикасы (Идел-Урал штатлары) төзү планын игълан итте.

Көрәш торган саен кискенләшә барды. Ул көннәрдә Казан губернасының Совет, партия һәм хәрби органнарының эшендә милли мәсьәлә иң җитди, иң төп урынны алды. Бу хәл бөтен властьны үз кулында туплаган Казан ревком составында татар халкы вәкилләрен арттыруны кирәк дип тапты.

13 декабрьдә Казанда Советларның II Бөтенроссия съезды платформасында торучы социалистик партияләр һәм оешмалар комитетларының милли мәсьәлә буенча зур киңәшмәсе үткәрелде. Анда большевиклар партиясе оешмасы, сул эсерлар, мөселман социалистлары комитеты вәкилләре катнашты. Шейнкман председательлегендә үткән бу киңәшмәдә, Казан Советында милли оешмаларның вәкилләрен киңәйтү максаты белән аны үзгәртеп оештыру турында, крайдагы халыкларның үзбилгеләнүе буенча Идел буе һәм Урал буе Советларының өлкә съездын әзерләү, мөселман полкы оештыру, Петроградтагы Үзәк Комитет тибындагы губерна үзәк власте органы төзү турындагы мәсьәләләр каралды.

Казан шәһәр РКП(б) Комитеты члены Пётр Семёнович, бөтен кискенлеге белән килеп баскан милли мәсьәләне урында гына хәл итә алмабыз, өстән Үзәк Комитеттан да нинди дә булса күрсәтмәләр булачак, дип дөрес әйткән икән. 1918 елның 17 гыйнварында Совет хөкүмәте Милләтләр халык комиссариаты составында Эчке Россиядәге мөселман эшләре комиссариаты оештырды. Бу комиссариат мөселман халыклары яши торган барлык районнарда да Совет властен ныгыту эшләре үткәрде һәм милләтче буржуазиягә каршы көрәш алып барды.

Ә инде февраль аенда Казан Советы составында да шундый ук комиссариат төзелде. Соңрак Чистай, Тәтеш, Мамадыш өязләрендә һәм башка өязләрдә мөселман комиссариатлары оештырылды.

Казан губернасы партия комитеты һәм губерна башкарма комитеты, татар буржуаз милләтчеләрнең реакцион политикасына бирелеп, «рус солдатлары белән татар солдатлары арасында конфликтлар килеп чыкмасын дип» (Н. С. Шейнкман сүзләре) милләтчеләргә кискен отпор бирергә, аларны киң катлау халык массалары арасында ялган лозунглар белән спекуляция ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итү бурычын куйды. Шул максат белән 21 февральдә Идел буе һәм Урал буе Советларының өлкә съезды чакырылды. Анда Урта Идел буе һәм Көньяк Урал буе халыкларына карата ленинчыл милли политиканы тормышка ашыру юллары тикшерелде.

Әйе, милләтчеләр ачыктан-ачык Советка каршы көрәш юлына бастылар, «Болак арты республикасы» дигән нәрсә оештырып, фетнә әзерләү буенча кызу эш башладылар, ашыгыч рәвештә «Тимер» дружиналар оештырылды. Кораллы отрядлар төзелде.

Казан Советы да революцион штаб төзеп, «Болак арты республикасы»н юк итү буенча көрәшкә әзерләнде.

Кискен көрәш сәгате җитте…

22 мартта Казан гарнизон частьлары, шул исәптән революцион татар дружиналары да, үзәктән килгән матрослар отряды белән берлектә, забулачникларга каршы һөҗүм җәелдереп җибәрәләр.

Буржуазиягә каршы шундый киеренке көрәш барган көннәрдә, март ае ахырында, «Татар – Башкорт республикасы турында положение» игълан ителде. Болак арты авантюрасының уңышсызлыкка очрап таркалуы өчен шушы чара бик җитте. Шулай итеп, Хәрби Шура, Милли Шура һәм Эчке Россия мөселманнарының милли идарәсе бетерелде.

Ә инде май аенда Мәскәүдә милләтләр эшләре халык комиссариатында Татар – Башкорт республикасының Оештыру съездын чакыру мәсьәләсе буенча киңәшмә булды. Анда бу гаять дәрәҗәдә мөһим мәсьәләне тормышка ашыру өчен, махсус комиссия төзелде. Хәтта «Оештыру съездын ачу көне итеп яңа стиль белән 15 сентябрьне билгеләргә» дигән карар да кабул ителә. Бу турыда «Правда», «Известия» газеталары әледән-әле материаллар биреп, съездга әзерлек эшен яктыртып баралар.

Әмма гражданнар сугышы башлану белән, бу эш бүленә. Яшь Совет республикасы күпсанлы фронтларның утлы боҗрасы эчендә кала…

Шулай итеп, ике көч бил алыша: бер җиргә сыймас ике көч. Кем кемне? Алтын погонлылар аеруча мәрхәмәтсез кыландылар. Алар үткән җирләрдән елга булып кан акты.

Коммунистлар партиясе һәм Ленин чакыруы буенча, совет халкы акгвардиячеләргә, Америка – Англия һәм башка илләрнең интервенциясенә каршы көрәшкә күтәрелә. Ә яңа республика төзелергә тиеш булган Татарстан җирләре сугыш мәйданына әверелә, һәм аның бөтен территориясе диярлек дошман тарафыннан басып алына.

* * *

Юллары башта ук уңмады.

Кама елгасы тирәсенә җитү белән, атларыннан колак кактылар…

Әле генә сугыштан чыккан юнкерлар боларның атын тезгененнән эләктереп алдылар да төшәргә куштылар.

– Яралыларны баржага ташырга кирәк… – диделәр алар.

Хәмит, Мәрхәмбикә ягына ым кагып: «Мин дә авыру алып барам», – дип каршылык күрсәтеп караган иде дә, кая ул! Җилтерәтеп кенә төшерделәр.

– Бер дә авыруга охшамаган, тутырган тавык кебек… – дип мыскыллап көлделәр генә.

Андый чакта: «Нишләвегез бу?.. Без сезнең яклы лабаса!..» – дип, үзеңнең кем булуыңны исбат итеп торып булмый. Хәер, алай дип әйтү түгел, туганыгыз дисәң дә исләре китмәс иде. Санашып тора торган заманмыни хәзер. Алай бик күп телеңә салынып торсаң, Мәрхәмбикә кулындагы иске, ямаулы капчыктагы чүпрәккә урап салган нәни сандыгыңнан да колак кагуың бар…

Шулай итеп, тәпи-тәпи киттеләр. Алда җилкәсенә биштәр аскан, кулына азык-төлек әрҗәсе тоткан Хәмит бара. Ике-өч адымга гына калышып, бәһасез төенчеген култык астына кыстырып, Мәрхәмбикә атлый.

Ниһаять, киң елга буена килеп чыктылар. Теге якка чыгарып куючы эзләп карадылар. Әмма шәрәләнеп калган яр астында ул-бу күренми. Чак кына шадраланып торган елга өсте дә буш. Бары тик анда-санда йөзеп барган бүрәнәләр, такта кисәкләре генә күренгәли.

Җәяүгә калган мосафирларның кәефләре кырылган. Җитмәсә, шыксыз көзге төн якынлашып килә. Кунып чыгу өчен, якын-тирәдә авыл-фәлән дә күренми.

Яр буйлап сузылган тар сукмактан киттеләр. Дәшми-тынмый гына атлыйлар. Һәркайсы үз уена бирелгән…

Хәмитнең дә миен корт кимерә. Артыннан калмыйча, үз аяклары белән ияреп килүче нәни сандык тынгылык бирми аңа. Кайчан һәм ничегрәк итеп кулга төшерергә икән аны?.. Кунарга кергән җирдән алып шылса ничегрәк булыр икән?.. Бәлки, алай озакка сузарга да кирәк түгелдер?.. Белмәссең дөнья хәлен, атсыз калган кебек, яңадан берәр бәла-казага таруың бар. Бәлки, менә хәзер үк, шушы секундта ук, кинәт кенә борылырга да, Мәрхәмбикәне бәреп егып, төенчеген йолкып алып качаргадыр?.. Разбой сала-нитә калса да, кеше-кара күренми…

Ләкин шунда ук икенче уй башын калкытып куя. Юк, дип уйлый Хәмит. Бу албастыдан алай җиңел генә качып котыла алмассың… Дөньяның астын өскә китереп эзләтер. Аңардан җиде кат җир астына кереп тә котыла алмассың. Тәки юллап таптырыр… Таптырыр да, башыңны зинданда черетер…

Бераздан яр өстен каплаган әрәмәлек сирәгәйгәндәй булды. Сукмак та киңәя төште. Һәм Мәрхәмбикә белән Хәмит яр өстенә ук менгезеп салынган маякчы өе янына килеп чыктылар. Бу хәл аларга җан кертеп җибәрде. Югыйсә караңгы төшә башлаган иде инде.

Әмма өйдә беркем дә юк. Ишектә – зур гына йозак. Өйнең елга ягына карап торган сыңар тәрәзәсе дә томаланып, ярык ишкәк белән терәтеп куелган.

Өй янында ук сарай кебек нәрсә дә бар. Аның да ишегендә – йозак. Аста, су буендагы комлыкта, берничә бүрәнә ята, судан чыгарып ташланган маяклар… Бер башы җиргә күмелгән бүрәнәгә ялгыз көймә бәйләп куелган. Ул да йозакланган.

Хәмит белән Мәрхәмбикә маякчы өе янында бераз хәл алырга булдылар. Бәлки, маякчы үзе дә кайтып җитәр…

Бүрәнә өстенә утырып тәмәке көйрәтә башлаган Хәмит телгә килде:

– Кояш аязга баеды, иншалла, көннәр һәйбәтләнеп китәр, боерган булса, – дип куйды ул.

– Ходай кушсын, – диде икенчесе. Һәм шунда ук, әңгәмәнең ялганып китүенә сөенгән кеше сыман, өстәп әйтте: – Бүген төнне шушында гына уздырырбыз инде…

Хәмит теләр-теләмәс кенә җавап кайтарды:

– Белмим шул…

Юлга чыкканнан бирле, Мәрхәмбикә күзгә күренеп үзгәрде, кече күңеллегә әйләнде.

– Капкалап алыйкмы әллә?.. – диде ул, башын иеп утырган Хәмиткә мөрәҗәгать итеп.

«Үтсә, тыгын инде», – дип уйлап куйды Хәмит. Аның ашыйсы килми иде. Шулай да ул, урыныннан күтәрелеп, азык-төлек тутырылган әрҗә янынарак күчеп утырды. Әрҗә эченнән башланмаган бер штоф аракы чыгарып, бөкесен ачты. Башын артка ташлап, голт-голт китереп, авызыннан гына берничә тапкыр йотып куйды. Салкын аракы тамакларын көйдереп үтте. Хәмит, тамагын кырып, бөке тоткан кулының аркасы белән авыз тирәләрен сөртте. Әмма шешәне әрҗәгә кире тыгып куярга ашыкмады, бер мизгел хәл алгач, тагын эчте…

Шулвакыт иртә яктан бирле тынып торган туп шартлаган тавышлар яңадан ишетелә башлады. Ул да булмады, аларның атын алып калган яктан сирәк-мирәк кенә мылтыктан аткан тавышлар ишетелгәндәй булды. Бу хәл аларны сагайтты.

– Юк… – диде Хәмит, һаман да әле тавыш килгән якка караган килеш. – Монда калырга ярамас… Хәтәр.

Һәм шунда ук, катгый бер карарга килгән кеше сыман, урыныннан сикереп торды да баскычлап киртләнгән сукмак буйлап су буена төшеп китте. Көймә янына килде, караштырды. Чылбырын, бикләгән йозагын капшаштырды. Аннары көймә бикләнгән бүрәнәнең ныклыгын белергә теләгәндәй тибеп алды. Шунда ук җәһәт кенә яр өстенә кире күтәрелде.

– Көймәсе һәйбәт… – диде ул. – Тик ишкәкләре кайда икән?..

Хәмит тиз генә алачык янына килде. Аның ишек катындагы бәләкәй генә тишегеннән эчке якка күз салды. Караңгы булуга да карамастан, алачык почмагында балык аулары белән бергә торган ишкәкләрне күреп алды. Йозакны бер боруда келәсе-ние белән каерып ташлады.

– Киттек теге якка… – диде Хәмит, алачыктан ишкәкләрне алып чыгып.

Бүтән бер сүз дә әйтмәде. Ишкәкләрне җилкәсенә күтәреп салды да, атлап-йөгереп, яңадан яр астына төшеп китте. Шунда ук кире менде.

– Тизрәк кыймылдыйк… – Хәмит, биштәрен, азык-төлек әрҗәсен яңадан кулына алды. – Маякчы кайтканчы шылыйк бу тирәдән…

Көймә чылбыры бикләнгән бүрәнәне урыныннан чыгара алмыйча, шактый азапланды Хәмит. Шабыр тиргә батты. Каһәр суккыры! Бүрәнәнең күмелгән өлешенә аркылы агач кагылган булган икән.

Бераздан алар тулы сулы киң елганың кара-кучкыл дулкыннары арасында чайкалалар иде. Адашкан кош тавышы чыгарып, бер ишкәкнең тимер тупсасы шыгырдавы һәм як-якта вак дулкыннарның лепердәве генә ишетелә.

Хәмит аякларын як-якка аерып җибәрде дә, үкчәләрен терәп, җан-фәрманга каерып ишә башлады. Агым аларны шактый алып китте. Яр башында күләгә кебек кенә булып күренгән маякчы өе бая ук инде күздән югалды.

Көзге төн үзенекен итте. Баз төбендәге кебек караңгы. Төннән дә карарак булып күренгән судан салкынлык бөркелә. Дегет кебек чем-кара су өстендә көмеш сыман боҗралар гына ялтырап киткәли. Ишкәкләрдән чәчрәгән салкын су тамчылары Мәрхәмбикәне чиратып-чиркандырып куя.

Кайдандыр бик ерактан, күк күкрәүне хәтерләтеп, гөрелте ишетелә. Нәкъ шул якта, офык буенда, аҗаган уйнап алгалый. Мәрхәмбикә белә: мондый вакытта аҗаган уйнамый, шулай ук күк тә күкрәми. Туплар шулай гөрселди…

Йөрәге үзенә урын таба алмый, әрни, сыкрый аның. Йа Ходай!.. Нинди генә гөнаһ шомлыклары булды бу? Шулай итеп, бар да бетәр микәнни! Дөньяның асты өскә килер микәнни… Йа Раббым!..

Хәмитнең дә башында уйлар өермәсе. Яман уй… Аягы очында иске капчыкта яткан хәзинә тынгылык бирми аңа. Их, әгәр дә мәгәр шушы мал аның кулына төшсә, ул, дивана әйтмешли, сам хозяин, сам хуҗа булыр иде. Нишләргә соң?.. Нишләп карарга… Әйе! Мәми авыз булмаска кирәк… Моннан да уңайлырак вакыт елап эзләсәң дә булмаячак… Аннары бит шулкадәресе дә бар: бернинди эз калмаячак… Теләгән тәкъдирдә ул Казанга ук кире кайта алачак… Йорт-җирне дә кулына төшерәчәк… Байбикә кайда дип сорасалар, җавап әзер: пароходка утырып, Әстерхан ягына төшеп китте. Шуның белән вәссәлам!.. Һәй, кем сорашып торсын, ди соң! Кемгә кирәк ул хәзер?.. Чулпаниянең үзенеке үзенә җиткән… Ярым үләксә.

Хәмитнең бөтен тәне бизгәк тоткандагы кебек дер калтырый, теше тешкә тими. Мәрхәмбикәнең искәрмәстән генә ярым пышылдап дәшүе аның йөрәген яра язды.

– Теге як яр еракмы икән әле?.. – дип сорады байбикә.

– Ә?! Белмим шул…

Үз тавышын үзе танымады Хәмит. Ниндидер чүбеккә, йон бәйләменә охшашлы лайлалы нәмәстә тамак төбен томалаган. Шул буып торган нәрсәдән котылырга теләгәндәй, тамагын кыргалап куйды.

Чыннан да, теге як яр еракмы икән әле? Теге як ярга чыгып җиткәч, соң булуы да бар бит… Кичекмәстән, менә хәзер үк кирәк… Әйе, хәзер үк. Югыйсә соң булачак…

…Бик тиз, күз ачып йомганчы булды калганы. Хәмит, иң элек ишүдән туктап: «Их-х каһәр!..» – дигән булып, шыгырдаган ишкәкнең тупсасын капшап карагандай итте. Аннары искәрмәстән генә ишкәкне оясыннан-йолкып алды да, кизәнеп, Мәрхәмбикәнең башына кундырды…

Тегесе «Аһ-һ!..» дияргә дә өлгерә алмыйча калды. Хәмит табышына ыргылган ерткыч кебек, көймә төбендәге төенчеге өстенә авып төшкән Мәрхәмбикә гәүдәсенә ташланды. Авыр гәүдәне көч-хәл белән урыныннан кубарып алды да, көймә кырыеннан мәтәлдереп, суга төшерде. Каушау галәмәтедер: көймәне чайкалдырып капландыра язды. Көймәгә шаулап су тулды…

Салкын суга төшү Мәрхәмбикәне аңына китерде, ахрысы. Көймәдән чак кына читтә калкып чыкты да, Хәмиткә таба кулын сузып, гыжлавык тавыш белән нәрсәдер кычкырды. Әллә «Ал-ла-а!..» диде, әллә «Ал-ма-а!» диде, аерып булмады…

Тәмам тетрәнеп, каушап калган Хәмит калтыранган куллары белән ишкәкне тупса оясына утырта алмыйча азапланды. Көймә дә ага, көймәдән чак кына читтә Мәрхәмбикә дә агып бара… Үзе һаман тырпаеп торган бармаклы кулын алга сузып, карлыккан тавыш белән нәрсәдер кычкыра…

Ниһаять, Хәмит, урынына утырып, кабалана-кабалана ишә башлады. Тагын аҗаганга охшашлы яктылык чагылып китте. Шул яктылык Мәрхәмбикәнең судан чыгып торган ап-ак йөзен яктыртып алды. Күрде Хәмит: байбикәнең йөзен өстән аска таба урталай бүлеп, әллә кара кан ага, әллә чәч толымы төшкән…

Бераз юл алгач, Хәмит ишүдән туктады да Мәрхәмбикә калган якка күз салды. Су өсте буш иде инде. Берәр аваз ишетелмәсме дип, колак салып тыңлап та карады. Юк, берни дә ишетелми. Тынлык… Кабер тынлыгы. Күкрәк читлегеннән сикереп чыгардай булып, йөрәге тибә.

Хәмит кабаланып яңадан ишкәкләргә ябышты. Әмма бер-ике тапкыр селтәнү белән, якында гына, көймә янында гына яңадан әллә «Ал-ла-а!», әллә «Ал-ма-а!» дигән гыжылдавык тавышлар ишетеп, өнсез катып калды. Әллә саташам микән, дип уйлады ул. Караса, ишкәк шундый шыксыз авазлар чыгарып шыгырдый икән.

Ниһаять, яр күренде. Әмма су буенда ук, каядыр сикерергә җыенган җанварны хәтерләткән кара күләгәне күреп, яңадан пошаманга төште Хәмит. Әйбәтләбрәк караса, ябалдашын су өстенә иеп үскән бер тирәк икән.

Хәмит, яфракларын коеп бетергән шул карт тирәк төбендә туктап, көймәдән төште, юешләнгән әйберләрен яр буена чыгарды. Кабалана-ашыга ул. Мәрхәмбикәне салкын кочагына алган бу елга тирәсеннән тизрәк китеп юк буласы килә аның.

Әйберләрен алып бетерү белән, ни эшләгәнен үзе дә абайламаган кеше сыман, бушап калган көймәне бар көченә этеп елга эченә кертеп җибәрде…

Нәкъ шулвакыт әллә ни биек булмаган яр өстендә кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышлары ишетелде. Катты да калды Хәмит. Җитмәсә, көймәне дә кулдан ычкындырды.

Кемнәр булыр бу?

Кинәт кискен бер яктылык сузылып, елга өстен айкап алды. Һәм дулкыннар өстендә чайкалып шактый юл алырга өлгергән көймә дә тукталды… Тавышлар көчәйде. Кемгәдер кычкырдылар. Дөп-дөп итеп йөгерешеп килгән аяк тавышлары аермачык булып ишетелә башлады.

– Беттем!.. – диде Хәмит.

Ул да булмады, шартлатып мылтыктан аткан тавыш ишетелде. Тирә-якны ялт иттереп, һавада кызыл ракета асылынып калды…

Хәмитне дә күрделәр. Кычкырына-кычкырына, аңа таба йөгереп килә башладылар.

– Стой!.. Стрелять буду… Руки вверх!.. – дип, көчле фонарь белән йөзен яктыртканда, Хәмит иске капчыктагы авыр төенчекне тирәк төбенәрәк туры китереп, суга батырган иде инде.

7

Гөлбану Казанга көз көне генә кайтып төште. Шомлы каршы алды аны Казан. Гүя кала үзенең башыннан бик зур кайгы кичергән дә хәзер инде гаять дәрәҗәдә әһәмиятле, гадәттән тыш адым ясау алдыннан чак кына хәл алу өчен бер мәлгә тынып калган…

Бу юлы Камил абыйсын табуы ул кадәр үк авыр булмады. Гадәттәгечә, Гөлбану аның иң элек көр тавышын ишетте. Аңа инде Гөлбану кайткан икән дигән хәбәр килеп җиткән булган.

Җитмиме соң! Камил абыйсы Гөлбануның һәр адымын күзәтеп торды. Ул аның халык алдында чыгыш ясавын да, суга төшкәндәй юк булуын да, Гарифулла солдатның (Камилнең кушуы буенча) Гөлбануны дөнья бетереп эзләвен дә, ниһаять, аның авыл куштаннары кулына төшүен дә, «Кая куйдыгыз?.. Әйтегез!.. Кая илттегез?..» дип, кала белән, суд белән куркытып, янап караулары да, тегеләрнең элеп тә бирмичә «Өтермәнгә озата барганда, олаудан төшеп йөгерде…» дип алдалаулары турында да, соңыннан Гарифулла солдатның Гөлбануны стрелок өеннән табуы турында да, хәтта Гөлбануның яралары, күсәк белән сугудан маңгай тиресе сыдырылып төшеп сыңар күзен томалавына кадәр белә иде инде.

Шулай да ул: «Кая әле!.. Кая…» – дип, түрге бүлмәдән чыгып Гөлбануны каршылады һәм йөз-кыяфәтен күрү белән, телдән язган кебек, баскан җирендә катып калды.

– Их, балакай!.. – диде ул, тирән көрсенеп.

Гөлбануның сул як кашы өстендәге яра эзен, яулыгы астыннан чыгып торган ярым чаларган чәчләрен күргәч, Камил абыйсының йөрәге әрнеп куйды.

Ләкин ул Гөлбануны кызгануын белдертүдән тыелып калды. Бер дә әллә ни шаккатарлык хәл булмаган кыяфәт белән, кинәт ачылып-яктырып китеп, ике кулын сузып Гөлбануга таба атлады.

– Исәнме, Гөлбану сеңлем!..

– Исәнме, Камил абый!

– Озак көттердең, озак. Сагындырып бетердең… Сине монда искитмәле зур куаныч көтә, – диде Камил абыйсы. – Әтиең кайтты… Зарыгып сине көтә. Ул да безнең белән…


Гөлбану искәрмәстән генә үзен ашкынып аккан тау елгасына эләккәндәй хис итте. Тормыш аны кисәктән шаулы-давыллы өермәсе эченә алды да үзенә буйсындырып җилтерәтә дә башлады. Алыштырып куйгандай итте аны революция өермәсе. Аны да, ниһаять, революция солдаты дип атый башладылар. Корал бирделәр…

Патша бәреп төшерелеп, Февраль революциясеннән соң ук Гөлбану, инде булды, азат тормыш, хөррият килде, дип уйлаган иде. Әмма Камил абыйсы:

– Бу әле беренче адым гына. Власть хәзергә һаман да буржуазия кулында, – диде.

Чыннан да, сынау көннәре алда булган икән. Шуларның да иң яманы ачлык иде.

1917 елның сентябрь азагында Казан шәһәр Советының гомуми җыелышы шәһәрне азык-төлек белән тәэмин итүгә ныклы контроль кертү турында карар кабул итте. Азык-төлек комитеты членнары (шул исәптән Камил абыйсына ияргән әтисе Сабирҗан да) сәүдә биналарында, складларда тентүләр уздырдылар. Бөтенләй көтелмәгән урыннардан йөзләрчә һәм меңнәрчә пот яшерелгән икмәк запаслары таптылар.

Азык-төлек запасы булдыру чак кына җайга салыну белән, Казан шәһәр Советы Камил абыйсын тагын да җаваплырак эшкә күчерде. Кала эшчеләрен, гарнизон солдатлары белән берлектә, Вакытлы хөкүмәткә каршы күтәрү эше йөкләтелде. Гөлбану да яңадан Камил абыйсы белән…

Гарнизон солдатлары, бердәм баш күтәреп, дивизия плацына бәреп керделәр. Цехгаузларны җимереп ачып, халыкка корал тараттылар.

Ниһаять, ярларыннан чыккан елга ташкыны кебек булып, бөтен Россияне тетрәтеп, Октябрь революциясе килде…

Бу юлы да Камил абыйсы тынычлык белмәде:

– Революция ясау, Гөлбану сеңлем, мәсьәләнең бер ягы гына… Хәзер көн тәртибенә иң төп мәсьәлә куелды: ул Совет власте урнаштырудан һәм аны ныгытудан гыйбарәт.

Партиянең губерна конференциясе большевикларның хәрби революцион штабын оештыра. Нәкъ шул көннәрдә Мәскәүдә, Халык Комиссариаты каршында «Үзәк мөселман комиссариаты» төзү турында декрет кабул ителә. Бу тарихи декретка Ленин, Сталин һәм Бонч-Бруевич кул куялар. Буржуаз милләтчеләргә, контрреволюцион оешмаларга, карагруһчыларга каршы мәрхәмәтсез рәвештә көрәш башлана.

Яшь Совет иле чын-чыннан сынау көннәре кичерә иде. Сугыш, разруха, контрреволюцион бунтлар һәм шуларның иң яманы, интервенция… Акгвардиячеләр һәм ак чехлар Көнчыгыш фронтка ябырылдылар. Бу фронт революция һәм контрреволюция көчләре арасында көрәшнең хәлиткеч мәйданына әверелде. Биредә Октябрь тарихы казанышларының язмышы хәл ителә иде. Нәкъ шул көннәрдә Ленинның, чын хакыйкатьне ачып салып, Россиянең бөтен революцион халкына мөрәҗәгать иткән сүзләре яңгырады. Авыр иде, бик авыр иде ул сүзләрне укуы. Менә ул сүзләр: «Хәзер революциянең бөтен язмышы бер картада: Казан – Урал – Самара фронтында…»

* * *

Хәмитне кулларын күтәртеп, күкрәгенә мылтык көпшәсе терәп, иң элек яр өстенә алып менделәр.

Шунда ук сорау алу башланды.

– Көймә синеке идеме?

– Әйе…

– Ә ник агызып җибәрдең?

– ?!

Теге яктан чыктыңмы?..

– …

– Җавап бир, скотина!.. – Җикеренеп кенә калмадылар, мылтык көпшәсе белән төрткәләп тә алдылар.

Хәмит русча аңламагандай кыланып карады. Бу да ярдәм итмәде.

– Тимошка янына алып барыгыз. Берәр шымчы-фәләндер… – диде көмеш погонлысы. – Анда телен бик тиз ачарлар…

Берничә солдат Хәмитне үзләре белән алып киттеләр. Икесе арт яктан мылтык төзәп бара, калган икесе (биштәр белән әрҗәне йолкып алганнары) чак кына янда атлыйлар. Шулвакыт әрҗәне капшаштырып барганы:

– Туктагыз әле… Яктыртыгыз бераз. Монда ужин бар, ахры… – дип, аракы шешәләрен, чыңлатып, бер-берсенә бәргәләп куйды.

Солдатлар туктап шешәләр белән юанган арада, Хәмит як-ягына каранып алды. Аңа, ничек кенә булса да, бу тирәләрне истә калдырырга кирәк. Бу албастылардан котылу белән, ул тиз генә кире монда килеп җитәчәк…

Солдатлар шешәләрне бик тиз бушаттылар. Калган азык-төлекне үзара бүлештеләр. Әрҗәне каядыр читкә томырдылар да яңадан кузгалдылар…

Юлда барганда, Хәмит үзен, ничектер, тирән йокыга талган кеше сыман хис итте. Бу хикмәтләрнең барысы да ямьсез төш кенәдер кебек тоела башлады. Аяклары атласа да, мие, нәкъ паралич суккан кебек, эзлекле фикер йөртә алудан мәхрүм иде. Юл буе «Әйдә, беткән баш беткән…» дигән фикер башыннан чыкмады.

Төн булуга да карамастан, мәш килеп торган бер зур гына авылга барып кергәч, ул кинәт кенә айнып киткәндәй булды. Һәркайда атлылар, арбалар, туплар… Шунда ук дар агачларында ярым шәрә кешеләр асылынып тора. Урамда берничә урында учаклар ягылган. Кайдадыр исерекләр шаулаша, җыр тавышлары да ишетелеп куйгалый. Кайсыдыр йортта, разбой салып, хатын-кыз чырылдый…

Хәмитне бер зур гына йорт янына китереп җиткерделәр. Тәрәзәләрдән мул булып яктылык бөркелә. Ишегалды тулы солдатлар. Ыгы-зыгы, шау-шу.

Җилтерәтеп кенә баскычка менгезделәр дә тәмәке төтене һәм ачы-төче исләр белән тулган бүлмәгә алып керделәр. Як-якта берничә кораллы солдат басып тора. Бүлмәнең түрендә, өстәл артында, ука погонлы бер офицер утыра. Яланбаш. Алдында – чиреге белән самогон. Шунда ук стакан, зур табакта түтәрәме белән пешерелгән ит, икмәк һәм башка төрле азык-төлек. Өстәлнең урта бер җирендә наган ята…

Идән уртасында канга батырылган бер кеше басып тора. Куллары артка каерып бәйләнгән. Өстәл артында утырган офицер, акырына-бакырына, шул кешедән сорау ала.

Офицер, каршында басып торган яралы кешене өзгәләп ташларга җыенгандай, урыныннан сикереп торды да наганын кулына алды.

– Әйтәсеңме син, юкмы, сволочь!..

Әмма тегесе аның бу янавыннан курыкмады. Шулай да телгә килеп әйтте:

– Мин бандитлар белән сөйләшмим… Шуны гына әйтә алам: әнә киләләр!.. Безнекеләр килә… Ишетәсезме!.. Тетрәгез, палачлар!.. Санаулы көннәрегез генә калды…

– Ә синең, большевик эте… алай да калмады…

Тәмам ярсыган офицер төзәп-нитеп тормыйча атып җибәрде. Пуля басып торучының эченә тиде, ахрысы, яралы алга таба иелеп төште…

– Чыгарып асыгыз үзен!.. – дип акырды офицер.

Ике солдат яралыны алып чыгып та киттеләр.

Чират Хәмиткә җитте.

– Бу кем?.. – дип сорады офицер, Хәмитне алып кергән солдатларның берсенә мөрәҗәгать итеп. Ул әле һаман да ачулы-ярсулы иде.

Бу хикмәтләрнең барысын да күреп өне алынган Хәмитнең башында, бетүем шушы икән, дигән уй чагылып китте.

Солдат, Хәмитне ничек һәм ниндирәк шартларда тотып алуларын әйткәч, офицер аңа сорау бирә башлады.

– Кайдан?

Русча аңламаган булып кыланган Хәмитнең теле бу юлы тиз ачылды.

– Казаннан…

– Кая барыш?

Хәмит монда кемнең кем икәнлеген төшенеп өлгергән иде инде.

– Большевиклардан качуым иде…

Офицер чыраен сыткан сыман, авызын чалышайтып, мәкерле генә көлеп куйды:

– Һы!.. Большевиклардан качасың, алайса? Ә ни өчен качасың син алардан? Сиңа нинди зарарлары тиде аларның? Ә?.. Әллә шушы кырык ямаулы күн итегең белән өстеңдәге сәләмәңне салдырып алырлар дип курыктыңмы?.. Тентегез үзен!.. – дип боерды офицер.

– Итегеңне сал… – диде тентүче солдатларның берсе.

Хәмит коелып төште. Солдатның сүзен ишетмәмешкә салынды.

– Итегеңне сал диләр бит сиңа, сволочь!.. – Солдат ачу белән сугып җибәрде.

Хәмит бер як стенага барып бәрелде. Аннары, идәнгә утырып, күн итегенә тотынды… Юри сала алмаган булып кыланды. Бу хәл шик тудырды. Солдат Хәмитнең ямаулы, пычракка баткан күн итеген йолкып үзе салдырды. Шулчак ак төстәге аяк чолгаулары арасыннан бөктәр-бөктәр итеп салынган кәгазь акчалар бүселеп чыгып, идәнгә төште…

Солдат хәйран булып сызгырып җибәрде.

– Менә сиңа кырык ямаулы күн итек!.. – диде ул, акчаларны кабаланып бер күчкә җыя башлап. – Без кошның алтын күкәйлесен эләктергәнбез ләбаса!..

– Икенче итеген дә салдыр!.. – диде офицер, җәһәт кенә өстәл артыннан чыга башлап.

Күн итекнең икенчесеннән дә чама белән нәкъ шулкадәрле үк кәгазь акча чыкты.

Бу хәлдән соң нәрсәдер өмет иткән солдатлар Хәмитнең биштәрен тузгытып ташладылар. Аннан бары тик Мәрхәмбикә белән Хәмитнең алмашка дип алган кием-салымнары гына чыкты. Чүпрәк-чапракларны да каядыр мич арасына, аралыкка тондырдылар.

Хәмитнең кирәге бетте. Акчаларны көлтәсе белән үзенә алган офицер аны каядыр ябып куярга кушты.

– Иртәгә пожаркадагылар белән аны да пристаньга озатырсыз… – диде ул.

Хәмиткә аягын киенеп бетерергә дә ирек бирмәделәр, эткәли-төрткәли алып чыктылар да шул ук ишегалдындагы подвалга яптылар.

Дөм караңгы, күзеңә төртсәң дә күрерлек түгел. Үзенең кайдалыгын белү өчен, сызып карарга шырпысы да юк бит, ичмаса! Капшана торгач төшенде: чокырның стеналары таш, идәне балчык икән. Алгарак атлады… Шулвакыт ул нигәдер сөртенгәндәй булды. Иелде, капшап карады… Кулы астында ниндидер кытыршы нәрсәне тойгач, дуңгыз, ахрысы, дигән уй чагылып китте. Әмма ул сакал-мыек баскан салкын мәет йөзен капшавын абайлап алды…

Өне алынды Хәмитнең. Эченә гүр салкыны кергәндәй булды. Капшана-капшана, кире ишек ягына юнәлде. Мәетләр базына япканнар түгелме соң аны?

Нәрсә эшләгәнен үзе дә белешмичә, ишекне дөбердәтә башлады. Ләкин шунда ук шүрли калды. Тик кенә утырмыйча бәла-казага эләгеп куюың да бик ихтимал бит…

Аны ишеткәннәр икән. Кемдер ишек янына килде. Яман ачуланып дәште:

– Нәрсә бар?.. Нәрсә җитми?

Хәмит җавап кайтарды:

– Монда… кеше ята. Үлгән ул…

– Шуннан ни булган? Әллә тияме?.. Ята бирсен. Үлгәннәрдән түгел, син, дивана, тереләрдән курык…

Хәмит бүтән сүз дәшмәде. Тез буыннарының калтыравына, шуның өстенә теше тешкә тимәслек булып туңуына түзә алмыйча, ишеккә аркасы белән терәлде дә, чүгәләп, йөзен сырмасының якасы эченә яшерде.

Бераздан ишегалды тынып калды. Ләкин шулчак ишек артында яңадан аяк тавышлары ишетелде. Кемдер сак кына, посып кына якынлашты. Якында гына туктады. Ишек ярыгына авызын куеп, кемнеңдер ярым пышылдап дәшүен ишетте Хәмит.

– Слушай!.. Син… Кылый күз…

Хәмит тә үзенең ишеткәнлеген белдереп сүз кушты.

Тавыш дәвам итте:

– Слушай… тагын акчаң бармы?.. Ә?.. Акчаң булса, хәзер үк чыгарам үзеңне… Дүрт ягың кыйбла… Югыйсә иртәгә пристаньга озатачаклар. Анда инде икесенең бере: йә аталар, йә асалар…

Хәмитнең бер тиен дә акчасы юклыгын белгәч, теге кеше китеп барды. Тирә-як яңадан тынлыкка чумды. Хәтта вак яңгырның пыскаклап кына сибәләвенә кадәр аермачык булып ишетелә башлады.

Коточкыч төн булды бу. Үзенең исән калуына бер дә ышанмады Хәмит… Ниһаять, ишек ачылды.

– Әй кылый шайтан! Катмаган булсаң чык давай…

Хәмитне ишегалдына чыгардылар. Таң атып килә. Өстән сибәләп явып тора. Туктарга исәбендә дә юк. Аяк астының да рәте калмаган.

Хәмитне урамга алып чыктылар.

Дүрт-биш атлы килеп туктады. Алар җиде-сигез кешене каядыр озата баралар икән. Хәмитне дә шулар рәтенә кертеп бастырдылар. Аны чыгарып тапшырган солдат ат менгән казак белән шаяртып сөйләнеп алды.

– Менә бу кылый шайтанны артыграк җилтерәтүдән курыкма… Кичә шактый хәзинә чыкты үзеннән. Арада ассигнацияләр дә аз түгел иде.

– Сездән соң калыр ассигнация!.. – дип җавап кайтарды казак.

Әсирләрне ике рәт итеп тезделәр дә кузгалырга куштылар. Алда, юл күрсәтеп, нечкә озын сыйраклы, ак бәкәлле әйбәт атка атланган казак бара. Артта дүртәү.

Авылны чыктылар.

Хәмит үзе белән янәшә атлаган юлдашларын күздән кичерде. Кыяфәтләре бик йончыган иде аларның. Кайберләренең йөзенә карарлыгы калмаган. Бер-икесе яланаяк, өсләрендә дә тетелеп беткән юка кием. Икесенең куллары артка каерып бәйләнгән.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации