Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 31 (всего у книги 31 страниц)
Шулай эш белән мавыккан арада, төрле-төрле уй килде аның башына. Кәгазь акчалар күптән эштән чыкканнардыр инде. Хәер, Микулай патша акчаларының хәзер кирәге дә шулкадәрле генә. Анда бит акчага караганда да кәттәрәк әйберләр җитәрлек. Алтын һәрвакыт алтын булып калачак. Аның өчен власть алышынды ни дә, алышынмады ни.
Тиздән тәмам арыды, шабыр тиргә батты. Күз аллары караңгыланды. Тырыша торгач, уртада утырып калган боз кисәгенең тирә-ягы тәмам юкарды, бер-ике селтәнеп сугу белән килеп чыгарга тора… Башта тирә-яктан шаулап су фонтаны бәрде… Аннары боз кисәге дә урыныннан кубып, чак кына калыкты да бәке өстендә тирбәлеп куйды.
Юк, Хәмит ул боз кисәген өскә чыгарып тормады. Багорын алып, авыр боз кисәгенең өстенә кинәт кенә басып батырды да боз астына төртеп кертеп тә җибәрде.
Су асты дөньясына юл ачылды.
Хәмит, тәмам хәлдән тайган булуына да карамастан, ял итеп-нитеп тормады, бисмилласын әйтеп, кулындагы багорын саклык белән генә суга батырды… Шайтан гына алсын инде, шактый тирән икән, бер сажин чамасы булыр. Төп әллә ни каты түгел. Хәмит, тагын да саграк кыланып, багоры белән су төбен айкый-капшый башлады…
Шулай аркылыга-буйга капшана торгач, ниһаять, багорның сөңгеле башы ниндидер каты нәрсәгә барып төртелде. Башта агач тамыры-фәлән түгелме икән дигән уй туды. Әмма кабат төрткәли торгач төшенде: багор башы тимергә төртелә…
– Йа Ходай! – дип куйды Хәмит.
Бу, – әлбәттә, аның сандыгы. Кинәт көч-егәр кереп киткәндәй булды. Һәм ул, багор сабын чак кына янтайта төшеп, ыргаклы ягы белән шул тирәне капшый башлады. Хәзер ул капчыкны эләктерер дә, хәзинәне тартып та чыгарыр…
Менә багор ыргагы нәрсәгәдер эләкте. Әлбәттә, капчыкка!..
Хәмит саклык белән генә багорны өскә таба күтәрә башлады… Әмма эләккән нәрсә ычкынып калды…
– Ах-х!.. – дип куйды Хәмит.
Шулай да багорын өскә кадәр чыгарып күтәреп карарга булды. Чыгарды… Багорның ыргагында муртаеп беткән капчык кисәге эленеп тора иде… Капчык! Аның капчыгы лабаса!..
Болай булгач бар да әйбәт. Һәй, тиле!.. Әйбәт кенәме соң?! Эх, яшәп тә карар иде Хәмит абзагыз. Дөньясына төкереп бирер иде шул!..
Лайга батып беткән капчык кисәген күрү белән, кайчандыр уфтанып, ут йотып йөргән минутлары онытылды, гүя андый чаклары бөтенләй булмаган аның. Миенә җыен килде-китте, җыен юк-бар уйлар килде. Ни өчендер, Мәрхәмбикә күлмәге кесәсендә киткән ачкыч турында уйлап алды. Ул да булмады, шунда балта белән янәшә яткан котомкасына күз төшереп алды. Хәер, нәрсәгә шаккатырга, котомкага салып алып китәр…
Хәмит багорын кабат бәкегә төшереп, янә айкап карады. Әмма бу юлы ул сандыкны багор белән генә эләктереп булмаячагына тәмам төшенде. Чөнки икенче тапкырында да муртаеп беткән капчык кисәге генә килеп чыкты.
«Үземә төшәргә туры килер микәнни?.. Ә нәрсә булган? Казанда, әнә Кабан күлендә кышның кыш буе коенучылар бар… Берәр штоф «котырган сыер сөте» булса ярыйсы икән дә бит. Нишләмәк кирәк, ул кадәресе башына килмәде шул.
Багорын нык кына итеп лайлы төпкә кадап куйды да чишенә башлады. Бераздан инде ул, анадан тума килеш, керергәме-кермәскәме дигән кыяфәт белән, бәке янында бөрешеп тора иде.
Баштарак кеше-фәлән күрмәгәе, балта белән боз чапканны ишетмәгәйләре дип курыккан Хәмит караңгы төшүдән тагын да шомлырак, тагын да кыргыйрак булып күренгән яр буенда үзенең япа-ялгыз булуыннан чын-чынлап шүрли башлады. Ниндидер шик-сагаю кебек нәрсә күңел түрен өтәләп, тырнап алды. Билгеле, ул бәкегә төшкән тәкъдирдә дә төпкә кадап куйган багор сабыннан кулын ычкындырмаячак…
Тәвәккәлләп карарга булды Хәмит. Ни булса, шул булыр дип, берьюлы чирканчык алу нияте белән, ике кулын бәкенең як-ягына куйды да кинәт кенә билдән тиң суга керде… Тәнен эрегән кургашын өтәләп, көйдереп алдымыни! Болай, яртылаш суга кергән килеш озак торырга ярамаганлыгын яхшы белә ул. Һәм кабат: «Тапшырдым», – диде дә, кулларын кинәт кенә бөгеп, муеннан тиң суга чумды… Тыны кысылды, әгъзалары катты, бөке кебек кире атылып чыга язды. Әле дә ярый аяк табаны астында мәлҗерәп торган лайлы су төбен тойды ул.
Бу хәл Хәмитне бәкедән кире чыгу ниятеннән тотып калды. Һәм ул кискен генә хәрәкәт ясап бәкегә чумды. Багор сабына тотынып төпкә кадәр төшеп җитте дә як-якны капшый башлады…
Капчыкны бик тиз тапты. Бу хәл аңа көч-дәрт бирде. Әмма сыңар кулы белән тарткалап караса да, лай баскан капчыкны йолкып алырга егәре җитмәде аның. Ахыр чиктә ул багор сабына тотынган уң кулын бушатты. Кабат капчыкка ябышты… Булды! Ниһаять, хәзинә салынган капчык аның кулында. Хәмит җәһәт кенә багор сабына ябышты да тизрәк өскә чыгарга омтылды. Әмма шулчак бөтенләй көтелмәгән хәл булды…
Череп муртайган капчыктан бүселеп чыккан авыр сандык төшеп, Хәмитнең аяк йөзенә бәрелде, аннары каядыр сул якка, тирәнгәрәк тәгәрәп киткәндәй булды…
Хәмит, нишләвен абайлап тормыйча, соңгы көчен җыеп, җәһәт кенә иелде дә, куллары белән капшанып, сандыкны эзли башлады. Ниһаять, тапты… Инде эләктерим дигәндә генә, юеш сандык яңадан кулдан ычкынды…
Иң элек тын алыйм, аннары яңадан эзләп карармын дип уйлады Хәмит. Тәмам тончыга башлап, кадап куелган багор сабына таба ыргылды. Кулларын сузды… Әмма куллары су бушлыгын гына айкады…
Ул тиз генә, ике аягы белән дә берьюлы этенеп, өскә омтылды… Ләкин башының, кулларының бары тик сырланып торган бозга килеп бәрелүен тойды… «Бет-тем!..» дигән уй ихтыярсыз итте аны, миен өтәләде. Аяк-куллары буйсынмас булды… Һәм ул, һич югында, бәке яктысын күрим дип, кабат чумды. Юк!.. Яктылыкның әсәре дә күренмәде. Тирә-юньдә – бары тик дөм караңгылык. Гүр караңгылыгы…
Иртәгесен балыкчылар бозланган бәке янында Хәмитнең киемнәрен генә табып алдылар.
* * *
Ниһаять, Совет гаскәрләре бөтен фронт буенча Казанны штурмлауга керештеләр.
Гөлбануның соңгы ике-өч көн эчендә Камил абыйсы белән бөтенләй диярлек очрашканы юк иде. Камил абыйсы гел сугыш барган җирдә, дары төтене эчендә. Аның эше тыгыз, ул әледән-әле килеп торган хәрби эшелоннарны каршы ала, алар алдында чыгышлар ясый…
Менә тагын тирләп-пешеп, тузанга батып кайтып керде. Күзләре белән тешләре генә ялтырый.
– Гөлбану!.. – диде ул, гадәттәгечә көр тавыш белән. – Сөенчегә нәрсә бирәсең?.. Шатлан… Низамың монда лабаса!..
Гөлбану телсез калды.
– Кызыл командир ул… Кавалерия полкы белән килеп төште… Герой!..
Ахыр чиктә тел тибрәтер хәлгә килде Гөлбану.
– Камил абый… Кайда ул?.. Кайда?..
– Баягынак кына кузгалдылар… Паромга төялергә киттеләр.
– Берәр сүз әйттеме?
– Әйтте… – Камил абый чак кына җитдиләнә төште. – Бик нык үкенүе турында әйтте. Гөлбануның аякларына егылып, гафу үтенәселәрем бар әле, диде.
Гөлбануның кинәт күңеле тулып китте. Күзеннән яшь бәреп чыкты.
– Менә монысы кирәкмәс иде… – диде Камил абыйсы.
– Кичерегез… – дип, Гөлбану читкә борылды.
Шулвакыт, аларның сүзен бүлеп, күн тужурка кигән кеше атылып керде.
– Пакет… Донесение, – диде ул, изүеннән зур гына конверт чыгарып. – Кемгә тапшырырга?
Донесениесен тапшырып, борылып чыгып китәргә генә торганда, Камил аның кая таба юл тотуын сорады.
– Мин тачанка белән. Хәзер паромга барам… Теге якка ашыгабыз, – диде тужурка кигән кеше.
– Бик яхшы. Алайса, үзегез белән тагын бер кешене алыгыз.
– Була ул!
– Бар, Гөлбану. Күрешегез тизрәк…
– Рәхмәт, Камил абый.
Пар атка җигелгән җиңел тачанка өермә кебек алга ыргылды. Бик күп обозларны, берьюлы берничәшәр ат өстерәгән авыр тупларны, сафларга тезелеп, һаман алга, һаман бер якка – Казанга таба атлаган гаскәрләрне уза торгач, ниһаять, перевозга килеп тә җиттеләр.
Гөлбану алдында хәйран булырлык күренеш ачылды… Тирә-як туплар гөрселдәвеннән тетрәп тора. Идел өстендә – төтен баганалары. Анда – безнең хәрби флотилия… Форт-баржаның авыр туплары атуыннан таулар дер селкенә. Су өсте тулы баржалар, буксирлар, баркаслар, катер һәм көймәләр. Яннарында гына дошман снарядлары ярыла. Иделнең саргылт суы багана-багана булып өскә ыргыла… Теге як яр буенда паром баткан булса кирәк: су өсте тулы кеше. Атлар йөзә. Идел аръягында мәхшәр көне… Берничә җирдән куе төтен күтәрелә. Тирә-як тетрәп, гөрелдәп тора. Гөлбану беренче тапкыр безнең аэропланнарны күрде…
Гөлбану аска, дебаркадер торган урынга төшкәнче, бер зур гына паром Иделнең аръягына чыгып җитеп килә иде инде. Паром атлылар белән шыгрым тулы.
Низамы, әлбәттә, шул паромдадыр. Күзләре шул якка төбәлде Гөлбануның. Әмма берни дә күрерлек түгел. Үч иткән кебек, паромны өстерәгән буксирның кара-кучкыл төтене дә, Идел өстенә сарылып, нәкъ паром тирәсендә бөтерелә…
Ниһаять, паром аръякка чыгып җитте. Атларын тезгеннәреннән тоткан сугышчылар, каядыр соңга калудан курыккандай, шундук төшә дә башладылар… Күп алар. Әнә никадәрле!.. Атларын чаптырып, сөзәк яр өстенә күтәрелделәр. Иң алдагы атлыларның берсендә кызыл флаг җилферди.
Кавалерия атакага ташлану белән, каршы яктагы пулемётлардан һәм туплардан атулар тагы да көчәя төште.
Гөлбану Иделнең аръягына бары тик ике сәгать чамасы вакыт үткәч кенә чыга алды. Санитарларга ияреп, һаман да төтенләнеп пыскып янып торган авылга ашыкты…
Юл буйларында, кыр өсләрендә, тегендә дә, монда да зәңгәрсу мундирлы, очлы каскалы ак чехларның үле гәүдәләре, ат үләксәләре, безнең сугышчыларның мәетләре… Юл кырыендагы бер уйсулыкта дошман бронемашинасы кырын яткан. Җимерелгән булса да, кай җиреннәндер кара-кучкыл сөрем пыскып тора. Чак кына читтәрәк берьюлы ике автомашина ауган.
Авыл янында безнең санитарлар носилкалар, олаулар белән яралыларны ташыйлар. Ура-а… тавышлары, атышлар һаман да алга, Казан ягына таба ерагайганнан-ерагая баралар иде.
Гөлбану җан тетрәткеч хәбәр ишетте:
– Командир Низам яраланган…
– Кайда ул?.. – диде Гөлбану, өзгәләнеп.
Урамның икенче ягында урнашкан зур гына өйгә күрсәтеп:
– Шунда… – диделәр.
Баскыч төбендә Гөлбануга өйдән чыгып килүче өч-дүрт кеше очрады. Ул аларга бәрелә язды. Аны туктаттылар. Өлкәне, чаларган сакаллысы, аның кем икәнен сорады.
– Аңа хәзер барыннан да бигрәк тынычлык һәм ял кирәк… – диде ул.
– Кертегез!.. Миңа аны күрергә кирәк… – Шундый итеп әйтте Гөлбану бу сүзләрне, юлны бүлүчеләр бер мәлгә аптырап калдылар. Гөлбану, яннарыннан йөгереп үтеп, өйгә барып керде…
Өй эче тулы яралылар: сәке өстендә дә, идәндә дә, хәтта сәндерәдә дә яталар. Дару һәм кан исе… Ике санитарка сәке янында кайнашалар, анда бер яралы яман ыңгырашып, вакыты-вакыты белән кычкырып, үзен як-якка аткалый…
Гөлбану шул якка омтылды. «Аның Низамы түгелме соң? Юк, түгел икән…»
Бүлмәне кабат бер тапкыр күздән уздырды. Әнә аның Низамы тәрәзә буенда аерым ятакта. Йөзе ачык. Яланбаш. Чәче җиткән. Күн тужуркасы өстенә ябылган. Гөлбану ятак янына якынлашты. Аяк очында туктап, ире өстенә иелде. Яралының ярым йомык күзләре кинәт ачылды. Ул Гөлбануны таныды. Елмайгандай итеп, ияк какты… Күзләрендә өмет чаткылары кабынып, бер мәлгә нурланып алгандай булды. Тик озакка түгел…
Гөлбануга урындык китерделәр. Ул утырды. Авыру янына тагын да якынрак килеп, Низамның өстенә иелде. Кулы белән аның маңгаена, чалара башлаган чәчләренә кагылды.
Низам да торырга теләгәндәй омтылыш ясап, селкенеп куйды. Тик шунда ук ыңгырашып, тынып калды. Чиксез әрнүдән булса кирәк, чырае сытылды, күзләре йомылды.
– Низам… Ничек инде бу?.. – Гөлбану үз тавышын үзе танымады.
Яралы да нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде, әмма аваз чыкмады. Ул бары тик кипшенгән иреннәрен генә ялап алды.
Гөлбану, иренең өстендәге тужуркасын рәтләбрәк ябарга теләгәндәй, чак кына бер кырыен, күкрәк тирәсен күтәрде… Низамның гимнастёркасын да, эчке күлмәген дә буйдан-буйга аерып төшергәннәр. Күкрәге тоташтан ап-ак бинт белән уралган. Урта бер җирдән алсу-кара булып кан саркып тора…
Тәүлеккә якын урыныннан кузгалмады Гөлбану, гел ире янында булды. Кайдадыр, урамда митинг-фәлән бара, ахрысы, «Ура!..» тавышлары яңгырап куйгалый.
Шулвакыт бусага аша, үз аягы белән атлап, яралы кызылармеец килеп керде. Егылмас өчен ишек яңагына сөялде дә шактый көр тавыш белән хәбәр салды:
– Иптәшләр!.. Командирга хәбәр итегез… Әле яңа гына Ленин телеграммасын укыдылар… Казан каласын алуыбыз белән тәбрикләп җибәргән… Революцияне саклап калуыгыз белән котлыйм, дигән…
– Низам!.. Низам, ишетәсеңме?.. Казан безнеке ләбаса!
Әмма командирның хәле бу хәбәрләрне ишетә алудан узган иде инде.
* * *
Таң атып яңа көн туды. Җир өстен җылы яңгыр юып үтте. Кояш чыкты. Идел ягыннан талгын җилләр исте.
Авылның шактый зур мәйданын биләп торган туганнар каберлеге янында, сафларга тезелеп, кызылармеецлар тора… Гөлбану да шулар арасында. Чөнки аның Низамы да шул кабердә.
Бик күп командирлар җыелган: армиянең политбүлегеннән дә, штаб вәкилләре дә, реввоенсоветтан да бар монда. Муены яраланган Иван Чигурин да шунда.
Командирларның берсе речь сөйли:
– …Белгәнегезчә, көрәш булган җирдә корбан да була. Ә безнең көрәш – гади көрәш кенә түгел, тарихта тиңдәше булмаган көрәш. Коллыкны җимереп, искелекне себереп түгү өчен көрәш. Яңа тормыш, җирдә коммунизм төзү өчен көрәш. Еллар үтү белән, бәлки, кабер калкулыклары да тигезләнер… Әмма революция өчен, яңа тормыш өчен гомерләрен биргән фидакяр көрәшчеләрен халык һичкайчан да онытмас. Алар Совет халкы йөрәгендә мәңге сакланыр…
Бер-бер артлы залплар яңгырады.
Саубуллашу залплары бу.
Гөлбану каршысына ике кызылармеец якынайды. Берсенең кулында папаха өстенә салынган кылыч белән наган: Низамның хәрби кораллары. Икенчесе, тезгененнән җитәкләп, иярле ат тоткан… Ияр өстенә йонлач бурка салынган.
Шулвакыт җиз быргы поход сигналы уйный башлады… Бөтен сугышчыларга да ишетелерлек булып команда яңгырады:
– По-о ко-ням!..
Әйе, көрәш әле бетмәгән, алда иксез-чиксез юллар, зур походлар көтә иде.
ЭПИЛОГ УРЫНЫНА
– …Безнең буын да безнең буын, дисез, егетләр. Бәхәсләшмим, сезгә дә оҗмах түгелдер. Ләкин безнең буын кыенны күп ашады. Нинди генә авырлыкларны, нинди генә газапларны кичермәде безнең буын…
Бөтен гомерен урман каравылчысы булып уздырган Гыйлаҗи бабай сүзен шулай башлады. Яше туксаннан узган инде аның. Шулай булуга да карамастан Гыйлаҗи бабай, җилкәсеннән берданкасын, бил каешына аскан хәнҗәрен салып ташлап, урманнан китү турында уйламый да. Хәнҗәрен генә күрегез сез аның!.. Кынысын гына күр син, төрле төстәге ялтыравыклы ташлар белән бизәлгән. Кояшсыз көндә дә нурлар уйнап тора бит, мин сиңа әйтим.
Сүз менә шул хәнҗәрдән чыкты да инде.
Без яшьләр:
– Сөйлә дә сөйлә! – дип, Гыйлаҗи бабайга ябырылдык.
Ә ул: «Гади бер бүләк», – дип, хикәясен кырт кисеп өзәргә чамалап караган иде дә, кая ул. Безнең бит инде Гыйлаҗи бабайны беренче тапкыр гына сөйләтүебез түгел…
Ул буйсынды. Ашыкмыйча гына челемен кабызды да, күз карашын бер ноктага төбәп тынып калды. Берәр вакыйга, яисә үзенең башыннан кичергән хәл турында сөйли башлар алдыннан, ул һәрвакыт шулай итә иде.
– Әйе!.. – дип сузып куйды ул актык чиктә. – Тик бит, егетләр, бу – бик озын хикәя…
Без исә Гыйлаҗи бабайның авызын да ачырмадык:
– Ә син сөйлә!.. Сөйлә…
Вакыты-вакыты белән аның, берәр вакыйга турында сөйләргә теләп тә, сүз белән мавыгып китеп, бөтенләй икенче нәрсә сөйләп ташлый торган гадәте булгангамы, арабыздан кемдер:
– Тик, Гыйлаҗи бабай, хәнҗәр турында сөйлә инде, – дип өстәп тә куйды.
– Ярар алайса, хәнҗәр турында икән, хәнҗәр турында булсын, – диде ул. – Бу вакыйга булганга бик күп еллар үтте, бик күп сулар акты. Патша хөкүмәтенең җәрәхәтләнгән ерткыч кебек котырынган еллары иде. Ә мин, хәзерге кебек үк иңемә мылтык асып, урман каравылчысы булып йөри идем. Әле дә хәтеремдә: урак өсте якынлашып килә иде. Кырмыскаларның зәһәрләнеп тешли торган чагы. Шулай бер төнне каты давыл күтәрелде. Ачыграк җирләрдә утырган тап-таза имәннәрне дә төбе-тамыры белән йолкып ташлады инде. Ә урман авыр кайгы кичергәндәй ыңгырашты, өзгәләнеп сыкранды. Без дә мәрхүмә Гөлбикә җиңгәгез белән ул төнне йоклый алмадык. Андый вакытта урманда ялгыз йортта тору ничектер шомлы була бит ул, хәерсез… Җитмәсә тагын, чылбырдагы эт, нидер сизенгәндәй, өзгәләнә-өзгәләнә өрә башлады. Ай-һай, тынгысыз булды да соң ул төнне! Урманнан өзгәләнеп кешеләр кычкырган, балалар елаган авазлар ишетелгән кебек. «Берәр хәвеф-хәтәр булмаса гына ярар иде, – дип борчылды Гөлбикә җиңгәгез. – Бер дә булмаса, тизрәк таң атсын иде инде…»
Урман каты давылда ярсыган диңгез кебек, өзлексез үкереп торды…
Таң алдыннан урман бераз тынды. Шулай да агачлар әле һаман чайкалалар иде. Көн аязды. Давыл басылды. Мин дә, гадәтемчә, атка атланып, үземә генә таныш сукмактан бераз әйләнеп кайтырга булдым.
Шулай урман эченнән барам. Урманның куе урыннары давылдан зыян күрмәгән. Бераздан инде урман тәмам тынычланды. Куркудан өннәре алынган кош-кортлар да кыюсыз гына үз тавышларын ишеттерә башладылар. Мин дә бераз иркенәеп китеп, атымны туктаттым да челемемне төя башладым. Шулвакыт чытырманлык эченнән гыжылдап сулаган тавыш ишетелде. Сагаеп, бераз колак салыбрак тыңларга керештем. Тавыш кабатланмагач, шулай ишетелгәндер генә, дип уйладым. Шырпы кабызам дигәндә генә, аермачык булып ыңгырашу ишетелде. «Тәки агач авып, яисә берәр юанрак ботак төшеп, берәр җәнлекне харап иткән икән», – дип уйладым мин. Мылтыгымны корып, атны шул якка бордым. Ат та, нидер сизенгәндәй, ул якка барырга теләмичә, чыгымчылап торды…
Бу тирәләр миңа таныш иде. Мин атны туктаткан җирдән ун-унбиш адым чамасы кергәч, бер ачыклык булырга тиеш. Ә ачыклыкта инде, ким дигәндә, кара мунча кадәрле булыр, кырмыска түмгәге бар.
Ат менгән килеш шул ачыклыкка чыгу белән катып калдым. Кырмыска түмгәге өстендә, кәфенгә төренгән мәет кебек, бер ак нәрсә ята. Яхшылабрак карасам, күрәм – кеше… Чын кеше!.. Әнә аяклары, куллары… Ә башы? Беренче күргәч тә мин аның башы өзелгәндер дип уйлаган идем, якыннанрак килеп карасам, башы да бар икән. Тик башы ниндидер бер иске капчыкка төрелгән иде аның. Мин атымнан сикереп төшеп, кырмыска оясы янына килдем. Ни күрәм… Тәгәрәп төшмәсен өчен, аны дүрт яктан да тарттырып, дүрт агачка бәйләп куйганнар икән. Мин тиз генә пәкемне чыгарып, дүрт бауны да кисеп җибәрдем дә гәүдәне кырмыска түмгәге өстеннән тәгәрәтеп төшердем. Бу хатын-кыз гәүдәсе иде…
– Ә ник хәнҗәр белән генә кисмәдең?.. – диде кемдер.
– Йә сәнә! Өендә калдырган чагы булгандыр, – диде икенчесе.
– Ул вакытта хәнҗәрем юк иде әле, – диде Гыйлаҗи бабай.
– Бүлдермәгез инде… Сөйлә, Гыйлаҗи бабай…
– Шуннан мин моның бауларын кисеп җибәрдем дә мыжлап торган кырмыскадан арындыра башладым…
– Тере идеме?..
– Бүлдермә әле!.. Ыңгырашкач, әлбәттә, тере булгандыр инде, – диде бер егет.
– Алданрак мин үзем дә үлгәндер дип уйлаган идем. Тәненең бер генә дә адәм карый торган җире калмаган иде. Бөтен тәне гөбе кебек шешенгән. Ә кулларын, аякларын кысып бәйләгән нечкә баулар, тәненә кисеп кереп, күренмәс булганнар иде. Шул бауларны пәке очы белән ипләп кенә кисә-кисә азапланып беттем. Әле дә ярый башын томалаган булганнар. Югыйсә кырмыскалар, һичшиксез, харап иткән булырлар иде.
Бөтенләй үк сүнеп бетмәгәнлеген, бераз җан әсәре барлыгын сизенгәч, мин тиз генә аны кулыма күтәреп алдым да, атка атланып, кире өйгә борылдым. Аңына ике көн узгач кына килде, бичаракай. Ә аннан соң инде рәтләнә башлады. Шеше дә кайтты. Ә нинди чибәр хатын иде ул. Минем андый сылуны гомеремдә дә күргәнем юк иде.
– Кара ничек бизи? – дип куйды кемдер, шаяртып.
– Юк, юк, егетләр. Күпме генә бизәсәң дә, аның гүзәллеген сурәтләү өчен сүз табып булмас иде.
– Әллә бераз гашыйк та булган идеңме? – дип сорап куйды кемдер, шаяртып.
Бу урынсыз шаярту Гыйлаҗи бабайның чын-чыннан ачуын чыгарды. Ул җикеренеп куйды:
– Ул сез генә гыйшык, мәхәббәт, сөю кебек сүзләрне көзен агач яфрак койгандай, теләсә кая чәчәсез. Ул вакытта Гөлбикә җиңгәгездән кала дөньяда башка хатын-кыз бардыр дигән уйның башыма да килгәне булмагандыр. Ә сез тагын гыйшык-мыйшык дигән буласыз…
– Тыңламасана шуны! – дип тынычландырды кемдер.
Яңадан сораулар ява башлады:
– Кем иде соң ул?
– Кемнәр шулай иткән соң аны?..
– Ансын башта мин үзем дә белә алмадым. Үзе турында беркемгә бернәрсә әйтергә кушмады. Урман уртасындагы япа-ялгыз утырган өебез турысыннан үткән юлда берәр юлаучы-фәлән күрү белән, чормага менеп яшеренә торган иде. Менә бит ул! Кешедән кеше шулкадәр курка торган булып калыр икән.
Шулай ике-өч ай чамасы бездә торып, тәмам ияләшеп җитте генә дигәндә, ул («ул» дим, чөнки исемен әйтмәгәч, без аны «кызыбыз» дип кенә йөрттек) безнең белән саубуллаша башлады. Менә шул. Гөлбикә җиңгәгезнең бүләк итеп биргән кием-салымнарын киеп чыгып китте. Куе әрәмәлеккә кереп югалган кош кебек булды. Ә ул киткәч, өебез күңелсезләнеп, бушап калгандай булды. Инде тәмам ияләшеп тә беткән идек. Ә сез кем аны шулай иткән дип сорыйсыз. Каян беләсең аны! Шулай да мин бераз аңыша-төшенә башлаган идем инде. Авыл старостасы үзенең иярченнәре белән, эссе табага баскандай өтәләнә-өтәләнә, кемнедер эзләп йөргәннәр иде. Минем янга да килеп чыктылар. Фәлән-фәсмәтән, имеш, ниндидер усал, патшага тел тидергән кеше качкан, имеш. Ничек качты соң, дип сорап караган идем дә, өзеп җавап бирә алмыйлар шул, ык-мык итеп тик торалар. Ахырында араларыннан берсе: «Шәһәргә өтермәнгә озатканда, олаудан төшеп йөгергән», – дип ялганларга мәҗбүр булды. Менә шулай ул!..
Гыйлаҗи бабай, хикәясен тәмамлаган кеше сыман, сүнгән челемен кабызу өчен, кесәсеннән шырпы эзли башлады.
Шулвакыт арабыздан кемдер:
– Хәнҗәр турында сөйләмәс дип күңелем сизгән иде аны… – дип куйды.
Бу сүзләрне Гыйлаҗи бабай да ишетте.
– Нишләп хәнҗәр турында булмасын, ди?.. Хәнҗәр турында, – диде ул, өстәп. Һәм иркенләп бер-ике тапкыр челемен суырды да яңадан болай дип сүз башлады: – Еллар авырайганнан-авырая барды. Бу авырлыкларның, бу газапларның барысы да халык өстенә төште. Түземлекнең актык чигенә җиткерелгән халык яңадан баш күтәрде. Давыл вакытындагы урман кебек гөрелдәп Октябрь революциясе кузгалды. Аның ташкыны, ярларыннан чыккан Идел суы кебек, бик еракларга таралды. Актык чиктә халык җиңде. Яшь Совет илен ак интервентлардан азат итү өчен, канлы сугышлар башланды…
Менә нәкъ шул елларның бер көнендә, таң алдыннан безнең урман эчендәге ялгыз йортыбыз каршына, җан-фәрманга чабып биш-алты атлы килеп туктады. Берсе, тәрәзә янына ук килеп: «Хуҗалар өйдәме?» – дип кычкырып, камчы сабы белән тәрәзәне шакыды. Мин мылтыгымны корып, шыпырт кына ишегалдына чыктым. Ул вакытта сакланмыйча булмый иде. Чөнки чигенүче аклар, бернинди гаебе булмаган кешеләрне дә, эш югында эш булсын дигәндәй, кылыч белән тураклап киткәлиләр иде.
Ишегалдына чыгуым булды, сөт кебек ап-ак атка атланган командирлары атыннан сикереп тә төште. Ярсыган атны ике сугышчы як-яктан эләктереп тә алдылар. Командирлары исә, елмаеп, миңа таба атлады. Кыска күн пиджак өстеннән элеп кенә куелган мех бурка җилферди: уң якта зур гына наган, ә сул ягына очы белән җиргә тиеп торган кылыч тагылган. Башына кыйгачлап кызыл тасма тегеп куелган папаха кигән. «Кызыллар» дип уйлап куйдым мин, куанып.
«Исәнме, Гыйлаҗи абзый!» – ди бу миңа. «Исәнме, дус кеше! – мин әйтәм. – Кем буласың соң син? Танымыйм?» – дим. Ә теге бары тик елмая гына. «Гөлбикә җиңги исән-саумы?» – ди бу. «Бик исән. Әйдәгез, өйгә узыгыз. Кунак булырсыз», – дим. «Юк, Гыйлаҗи абзый, – ди бу, кереп тора алмыйбыз. Ак интервентларның арт сабагын укытасыбыз бар», – ди. Шулвакыт бу, тирләгән маңгаен сөртеп алу өченме, папахасын салды. Һәм кем дип уйлыйсыз, бу безнең теге кызыбыз иде. Мин аны шунда ук таныдым. Шактый вакыт үтсә дә, ул әллә ни үзгәрмәгән, шундый ук сылу, шундый ук гүзәл иде. Тик кызыбызның чәчләре тагын да чалара төшкән иде.
– Кызым! – дип кычкырып җибәрдем мин. Һәм, тәмам аптырашта калып, тәрәзәгә ташландым. – Анасы, дим, анасы… Тизрәк чык! Кызыбыз кайткан лабаса!..
Гөлбикә җиңгәгез, бичара, елап ук җибәрде. Җәһәт кенә казык башындагы самавырны йолкып алды. Ләкин кызыбыз чәй эчеп тору түгел, өйгә дә кермәде.
«Тәмам оныттың, кызым, оныттың! – дидем мин. – Исәнлегең турында берәр тапкыр хәбәр дә итмәдең ләбаса». «Юк, юк, – ди бу, – онытмадым, Гыйлаҗи абзый. Сезне онытаммы соң мин?!» Ул кинәт тынып калды, кашлары җыерылды, йөзе караңгыланып киткәндәй булды. «Юк, – дип кабатлады ул, – онытмадым, Гыйлаҗи абзый. Алар оныта торган гына итмәделәр. Берсен дә онытмабыз. Барысы өчен дә үч алыныр! Алыныр, Гыйлаҗи абзый!..»
Бераз ярсуы басылгач, гаепле кеше сыман, кулларын җәеп җибәрде: «Бигрәк инде буш кул белән килгән вакыт», – диде ул, уңайсызлануын яшерә алмыйча. Һәм кинәт биленә тагылган хәнҗәрен салып миңа сузды. «Минем истәлегем итеп сакла! – диде. – Сугышлар бетеп, еллар тынычлангач, иркенләп кунак булып кайтырмын», – диде. Минем белән саубуллашкач, Гөлбикә җиңгәсен рәхмәтләр әйтә-әйтә кочагына алып кысты да атына менеп тә атланды. Ә аты?.. Аты, арт аякларына басып өй каршында бераз биеп торды да, әкияттәге канатлы ат кебек, тузан уйнатып чабып та китте… Иртәнге җиләс җилдә кызыбызның мех буркасы җилфердәвен генә күреп калдык… – Гыйлаҗи бабай, җан иясен иркәләгәндәй итеп, хәнҗәргә кагылды. – Менә шулай!.. – диде ул, авыр сулап.
– Бүтән күрмәдегезме?
– Юк, күрә алмадык. Ләкин бер татар хатынының комиссар булып сугышта йөрүе турында бик күп ишетергә туры килде. Димәк, кайта алмыйча калган… Аз булдымыни андыйлар?.. Әгәр дә кайтса килер иде. Килер иде! Килмиме соң?! Андый кешеләр үз сүзләрендә нык торучан булалар, – дип, Гыйлаҗи бабай сүзен бетерде.
Мәскәү–Казан–Азнакай,1953–1972
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.