Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 23

Текст книги "Саумы, Кояш!"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:40


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 23 (всего у книги 31 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Камерада әйберегез калмадымы?.. – дип сорады конвой.

Шагыйрь көрсенеп җавап кайтарды:

– Юк…

– Өченче корпуска күчерергә… – диде әле яңа гына кабинеттан чыккан икенче бер конвой.

Сәетне доңгырдап торган тимер баскычлардан алып төшеп киттеләр. Ишегалдыннан үтеп, каршыдагы ике катлы корпуска керделәр. Монда башта утырган корпуска караганда да шапшаграк, начаррак иде. Һавасы да түзә алмаслык сасы. Кайбер камералардан талашкан, сүгенгән, хәтта иһаһайлап көлешкән тавышлар да ишетелеп куйгалый…

Ике надзиратель Сәетне, ияртеп, озын коридорның аргы башына алып киттеләр. Ишекләрнең берсе янында туктаттылар. Шалтыр-шолтыр китереп ишекне ачтылар…

Камерага керттеләр.

Һәм Сәет, сират күперенә аяк басмыйча, турыдан-туры тәмугка килеп эләккән кеше кебек хис итте үзен. Ул: «Кая керттегез мине?..» – дип сорарга теләгәндәй борылып ишеккә күз салды. Әмма соң иде инде. Ишек бикләнгән, надзирательләр китеп барганнар.

Керү белән, караңгы тау тишегенә эләккән кебек, башта бернәрсә дә күрмәде Сәет. Күзгә төртсәләр дә күрерлек түгел, тәмәке төтене. Тончыгып үлмәс өчен кемдер түрдәге тәрәзәнең бер өлгесен бәреп ваткан булса кирәк. Шуннан ургылып кергән салкын һава, куе буга охшап, камерага тарала.

Сәетнең күз аллары караңгыланып, башы әйләнеп китте…

Төрмәдә шулай: авыр тимер ишек тышкы яктан шалтыр-шолтыр килеп ачыла башлау белән, камерадагы шау-шу бер мәлгә тынгандай була, барлык тоткыннар да ялт итеп шул якка борыла. Күпләрнең күзләрендә өмет чаткылары кабынып куя. Кем белә, бәлки керерләр дә: фәлән-фәләнов, с вещами к выходу, дип команда бирерләр… Бар, кайт, дип чыгарып ук җибәрерләр…

Аннары, ишек ачылып, камерага яңа тоткынны кертү дә зур кызыксыну тудыра. Ни әйтсәң дә, ул әле генә иректән кергән, үзе белән бергә дөнья хәлләре, тормыш яңалыклары, сүз-хәбәрләр алып килгән… Шунда ук яңа тоткынны берьюлы мең сорау биреп каршы алалар. Кайсы яктан ул? Нәрсә өчен эләккән? Суд булганмы? Булса, күпме чәпәгәннәр?..

Әмма Сәетне каршы алу башкачарак булды. Чибәр йөзе, пөхтә киемнәре белән бик нык аерылып, күзгә бәрелеп тора иде ул. Камера бусагасы аша атлап керү белән, бер мәлгә сәер тынлык урнашты. Барысының да күзләре аңарда, барысының да йөзендә кем булыр бу дигән сорау ярылып ята иде.

Бу сәер тынлык әллә ни озакка сузылмады, камераның төрле почмакларыннан тавыш биреп, сүз кыстырып куйгалый башладылар.

Шулвакыт ул кемнеңдер:

– Кара әле, кара!.. Нинди асыл кош эләккән… – дигән сүзләрен ишетте.

Ямьсез тыңкыш тавышлы икенче берсе, әдәп-фәлән саклап тормыйча, туп-туры Сәетнең үзенә мөрәҗәгать итте:

– Әфәнде!.. Тартынма, түргәрәк уз. Монда… теләсә кемгә урын җитәрлек…

– Бәйләнмәче кешегә… – дигән булды икенче берәве. – Күрмисеңмени, чырае сытылган… Бәлки, аңа безнең кают-компания ошап бетми торгандыр.

Тыңкыш тавышлысы элеп алды:

– Чыннан да, син нәрсә, әфәнде?.. Йөз чөерәсең… Ошамыймыни? Ошамас шул. Син нәрсә, өтермәнне җәннәт яки курорт дип уйлаган идеңме? Алай булса, монда синең белән мине япмаслар иде, нәчәльство үзе кереп утырыр иде…

Иһаһайлап көлешеп алдылар. Яңадан төрттерә, мыскыл итә башладылар…

Сәет, күзе чак кына ияләшү белән, түр тәрәзәгә якынрак үтте. Кемдер: «Әфәнде!.. Әйдә, алышыйк әле шушы бүрекләрне… Өстәү сорамыйм», – дип, Сәеткә сыңар колакчынлы бер сәләмә бүрек сузды. Һәрнәрсәдән кызык табучыларга җитә калды. Яңадан иһаһайлап көлү, мыскыл итү башланды.

Нәкъ шулчакта аскы сәкедә почмакка посып утырган бер кеше аның җиңенә кагылды һәм, аякларын җыя төшеп, үзе янында урын күрсәтте. Сәет утырды. Чем-кара сакал-мыек баскан күршесе Сәетнең үзенә генә ишетелерлек итеп: «Зинһар, бәйләнә күрмә үзләренә…» – диде.

Тыңкыш тавыш тагын бәйләнергә кереште:

– Кара әле, әфәнде… Үзең болай бик кыстата торганнардан түгел икәнсең. Әрсез кунак хуҗа урынына утырыр диләрме әле… Түргә үк барып кунаклавыңны әйтәм. Югыйсә әнә параша тирәсендә дә урын бар иде…

Күзе тәмам ияләшеп беткәч, тыңкыш тавыш хуҗасын үзен дә күрде Сәет. Сәкенең икенче катында иң яхшы урында җәелеп утыра иде ул. Камерада бөркү булу сәбәпле, яртылаш чишенеп ташлаган. Үзе гаять чандыр, ап-ак чырайлы. Күзләрендә – ут. Ялтыратып кырган башы бик шыксыз, кавын кебек, артка таба бүселеп чыгып тора. Аста кешеләр утыруына да карамастан, пычрак яланаякларын салындырып селки-селки утыра. Чишеп җибәргән изүенә әле бер кулы, әле икенчесе белән кереп, рәхәтләнеп кашына. Янына дус-ишләре җыелган: кайсы утырган, кайсы кырын яткан.

Араларыннан берсе сак кына кавын башның хәтерен калдырудан курыккандай әйтеп куйды:

– Калдыр үзен… Бәлки, политическийдыр…

Тыңкыш тавыш шунда ук кырт кисте:

– Ничава подубна! Андый кошларны без йолкышлар белән аралаштырмыйлар. Андыйлар беренче белән икенче корпусларда утыра. Бу әфәнде йә берәр яшь кыз баланы көчләгән, йә байлыгына кызыгып, туганын суйган. Башкача түгел…

Кавын башның соңгы сүзләре Сәет өчен тагын бер ачы хакыйкатьне ачты. Димәк, аны тагын да түбәнсеткәннәр, тагын да мәсхәрәләгәннәр, уголовниклар арасына ябып куйганнар.

Сәет, үзенең кая килеп кабуына төшенергә теләгәндәй, кабат тирә-ягына күз төшереп алды. Камераның як-ягындагы икешәр катлы агач нараларда кешеләр мыжгып ята. Шунда ук аларның кием-салымнары, биштәр-капчыклары. Күңелсез, җан кайтаргыч ямьсез күренеш.

Ә кавын башның ут күзләре һаман да Сәет ягында. Әнә ул янында кырын яткан иптәшенең касыгына терсәге белән төртеп алды да яңадан теленә салына башлады.

– Шулай да дөресен генә әйт әле, әфәнде… Нәрсә өчен каптырдылар сине? Ә?.. Ник дәшмисең? Бәлки, бөтенләй юккадыр. Алай да булгалый… Менә минем күрше Котбетдин дә зерәгә утыра. – Шунда ук ясалма җитдиләнеп, дустына мөрәҗәгать иткән булды. – Кара әле, Котбетдин, син нәрсә өчен утырасың әле?..

– Минме?

– Әйе.

– Әйткән идем ич инде. Бөтенләй юкка ла…

– Бөтенләй үк юкка түгелдер лә инде?..

– Икмәктер, юкка…

Кавын баш, Сәет ягына борылып, яңадан төкерек чәчә башлады:

– Менәтерәк, күрдеңме инде? Монда, әфәндем, барыбыз да юкка утырабыз… Котбетдинне менә бау тапкан өчен утыртканнар. Ничек инде бау тапкан өчен утыртканнар дип, бәлки, бераз гаҗәпләнерсең дә. Башта мин үзем дә ышанмаган идем… Хикмәт бер бауда гына булмаган икән шул. Шул бауның башына бер ахмагы башмак тана бәйләп куйган булган…

Сәет тыңкыш тавышны тыңламаска булды. Үз уйларына чумды. Әмма нәрсә турында гына уйларга тырышса да, эзлекле фикер йөртә алмады. Күңеле болгана аның, йөрәге, чигәсе суга, тәне кызыша, күкрәген ниндидер гаять авыр таш басып тора. Иркенләп сулыш алырга да ирек бирми бит, ичмаса.

Караңгы өметсезлеккә бирелде ул. Кайчандыр, кемнәндер очраклы рәвештә ишеткән бер сүз исенә төште аның. «Шигъри тәсбихымның бисмилласы өзелде…»

Күпме вакыт үткәндер, кинәт тоткыннар шаулый, ишектәге тишектән шыр сыек шулпа салынган калай савытлар бирә башладылар. Димәк, кичке аш, ужин китергәннәр.

Стена буена авып төшкән Сәет тормады. Бу минутта аның тамагыннан ризык үтәрлек түгел иде. Шул көе ята калды ул.

Ужин да тәмамланды. Тагын күпмедер вакыт үтте. Ә Сәет һаман хәрәкәтсез ята бирде. Тәмам алҗыган миенең кайсыдыр почмагында бары тик бер фикер үлмәгән, шул сүзләрне кабатлый ул: «Шигъри тәсбихымның бисмилласы өзелде…»

Тоткыннарны сискәндереп, кинәт кенә камера ишегенә нәрсә беләндер шакып: «О-от-бой-й!..» – дип кычкырдылар. Югарыда, ишек өстендә, сизелер-сизелмәс кенә булып яктылык биреп торган утны да уйнатып алдылар.

Кавын баш бу юлы да сүзсез калмады:

– Әнә нәчәльство режимнары бозылып, ябыга күрмәсеннәр дип кайгырта…

Тоткыннар ятарга әзерләнә башладылар. Кергәч тә урын тәкъдим иткән кара сакал, янындагы иптәшләрен эткәләп-төрткәләп кысрыклый торгач, кырыйда, стена буенда, Сәеткә дә чак кына өскәрәк күтәрелеп ятарлык урын табылды…

Тынчу камера бер мәлгә тынып калгандай булды. Кавын башның да тавышы ишетелми. Өстә, иркендә, астына йомшак итеп урын түшәп, иркенләп сузылып яткан ул. Аның бары тик бармаклары тырпаеп торган чандыр аяклары гына күренә.

Сәет түзә алмаслык булып чатнаган, ике яктан боргычлап кыскан ут кебек кайнар маңгаен салкын дымлы стенага терәде. Чак кына хәл кергәндәй булды. Шулвакыт янәшә яткан кара сакал, ярым пышылдап:

– Син, агай-эне, ачсың инде… – диде.

– Зарар юк, – дип җавап кайтарды Сәет.

– Минем дә капчык бушады… Теге зобанилар талап ашап бетерделәр…

Сәетнең яхшы, изге күңелле күршесенә рәхмәт йөзеннән берәр җылы сүз әйтәсе килде. Тик андый сүз табылмады. Ул бары тик кара сакалның нәрсә өчен утырганын гына сорап куйды.

– Сөйләсәң сүз чыга, төртсәң күз чыга дигәндәй… – Кара сакал тамак кырып куйды. – Минем инде икенче тапкыр эләгүем… Шул бер үк эш өчен… Беренчесендә сөргенгә җибәрелгән җирдән качтым… Мине ут салуда гаепләделәр. Үзебезнең авылда Миңнулла атлы байның йорт-җирен яндырдым мин… Бертуган апамның башына җиттеләр алар. Яллап үтерттеләр… Мунчада буып үтерделәр. «Пәри буган…» дигән хәбәр чыгардылар. Авыл халкы өчен сер булып калмады ул хәл. Корсагы борынына җиткән иде инде апамның. Бала туып, үзләренең фаш ителүеннән куркып шулай эшләделәр. Байларда асрау булып торган иде. Менә шул. Апамны җирләделәр. Мине тотып алып сөрделәр… Качып кайткач күрдем: Миңнулла бай, элеккесеннән дә һәйбәтрәк итеп, пулат кебек яңа йорт-җир җиткергән. Анысының да көлен күккә очырмакчы идем дә комачауладылар… Ләкин мин, барыбер кайтып, алар белән исәп-хисапны өзәчәкмен…

Шулвакыт каршы яктагы нара өстендә яткан кавын башның шырык-шырык көлгәне ишетелде. Сәет шул якка ым кагып, күршесенә сорау бирде:

– Кем соң ул?

Кара сакал кулын гына селтәде:

– Җыен брамат шунда. Бусы ат карагы бугай…

– Тагын кемгәдер бәйләнә…

– Эт өрмичә тора аламыни! – Кара сакал чак кына колак салып тыңлап торды да тыңкыш тавышның кемгә бәйләнгәнен аңлата башлады. – Бер мескен, мәхлук җан шунда… Хатынын үзләре фатирда торган йорт хуҗасы белән тоткан… Утынлыкта. Шунда бүкән башында торган балтаны алган да хатынының аягын чапкан…

Кавын баш бәйләнә теге мескенгә: йә әле, сөйләп җифбәр, янәсе. Ничегрәк булды?..

– Сөйләгән идем бит инде… – ди тегесе беркатлылык белән. – Мин аны, фатир хуҗасын әйтәм, яхшы кеше дип уйлаган идем. Фатир хакын түләгез дип тә ул кадәр кысмый иде. Ә акча ягы чамалы… Вакытында түләп булмый… Шуның өстенә ике бала…

Ат карагы тегене кырт кисте:

– Миңа алары кирәкми… Аларын аның прокурорга сөйләргә кирәк иде. Син миңа башкасын сөйлә. Ягъни мәсәлән, син өсләренә барып кергән чагын…

– Ничек дип… Ничек булсын инде?

– Ә ни өчен хатыныңа чаптың?

– Тегесе бит… хуҗа кеше…

– Ахмак син! Ә ни өчен именно аягына чаптың?

Сүзгә икенче берәве кушылды:

– Башка төше күренми иде ди…

Берьюлы берничә кешенең шаркылдашып көлә башлавыннан камера дер селкенде. Ул да булмады, тимер белән яңадан ишекне шакыдылар. Тоткыннар тындылар. Тик озакка түгел. Тыңкыш тавышның сүзе бетмәгән икән әле. Һаман да шул ук бичара белән булыша:

– Хатыныңның аягын әйтәм әле… Бер чабуда өзелеп чыктымы?

– Юк бугай… – ди тегесе, сорау алучының тел төбен аңлап бетермичә. – Больниста кисеп алганнар…

– Судта нәрсә ди инде?..

– Нәрсә дисен? Җылый… Бөтенләй үтерәсең калган… бу газапларны күрмәгән булыр идем, ди. Култык таяклары белән килгән иде. Үзе җылый… Аңа карап, балалар җылый.

Кавын башның карлыккан тавышы бер мәлгә тынып торды. Янә озакка түгел. Бик әһәмиятле, кичектергесез эше исенә төшкән кебек итеп, кинәт кенә: «Әй кычыткан чыпчыгы! Син кайда әле?» – дип, кемнедер янына чакырып алды.

– Мен тизрәк!.. – Күлмәген күтәреп, аркасын кашыта башлады. Ләззәтләнеп ыңгырашкалап ала, үзе сыртының кай тирәсен кашырга кирәклекне өйрәтеп, әмер биреп тора. – Өскәрәк, өскәрәк… Менә шулай!.. Чак кына аска… Вәт-вәт-вәт!.. Һай, дөмеккере… Менә һәйбәт!.. Кем өйрәтте сине бу һөнәргә, рәхмәт төшкерене…

Бераздан «кычыткан чыпчыгын» очыртып төшерде дә янындагыларның берсе белән бик тәмләп, бик тәфсилләп, нәрсә турындадыр гәп сата башладылар. Күбрәк карлыккан тавыш сөйләде.

Сәет ирексездән шул якка колак салды. Кавын баш ниндидер тирә-юньне дер селкетеп торган Батый абзасы турында сөйли иде. «Алдар карагың бер кырыйда торсын иде инде менә!..» – дип дәвам итте ул. Ахырда аңлады Сәет: сүз ат урлау турында бара икән. Дикъкать беләнрәк тыңлагач, ирексездән, ат урлаудан да җиңел кәсеп юк икән дигән фикергә киләсең. Шул Батый абзасы белән икесе ат җигеп, бер чанага утырып, Казанга чыгып китәләр икән. Кайтканда инде һәркайсы берәр атка утырып кайта… Җитмәсә әле, кайсы атны алыйк дип базардагы кебек итеп, кала буйлап ат сайлап йөриләр икән. Ниһаять, кулай ат очрый… Күз явын алырлык сылу юрга. Очам дип уйнаклап тора. Һәм тәвәккәлләп, эшкә дә керешәләр. Ә эшләре нәрсәдән гыйбарәт? Батый абзасы күз-колак булып шул тирәдә чуала тора… «Ә мин…–дип дәвам итте кавын баш, – үз атымны алган кебек итеп, бәйләп куелган атны чишеп алам… Һәйбәтләп, җайлап кына кошевой чанага менеп утырам да: тю-тю!.. Аннары инде син күр дә мин күр… Иң элек каланың тынычрак, аулаграк урамындагы берәр ишегалдына кереп, күз бәйләнгәнчегә кадәр атка хәл алдырам. Соңыннан кайту ягына чыгам… Анда инде атны кызгандым юк… Ут өере уйнатасың. Әлсери-нитә башласа, туктатып чанаңнан төшәсең дә, авызлыгын ычкындырып, чалгы пәке белән телен ярып җибәрәсең. Атка шунда ук җегәр керә, үз канына исереп, өермәдәй булып яңадан алга ыргыла… Авылга кайтып җитәсең дә, малкаеңны бөркүле лапас астына кертеп, башын өскә тарттырып бәйләп тә куясың. Бераздан: «Всю пүрәтке!» – дигән булып, Батый абзый да кайтып җитә. Ике сәгать дигәндә, атның эзе түгел, исе дә калмый… Сүтелгән кошевой чана күкерт кебек булып мичтә яна… Казан тулы ит, үпкә-бавырлар кайный. Өстәлдә чиреге белән аракы көтеп утыра… Атның эче-башы, сбруйлары, чананың тимерләре – барысы бергә тирегә төйнәлеп, бакча артындагы бәкегә, елга төбенә салына… Балыкларга да җим кирәк бит. Хе-хе-хе!..

Ат карагы әле яңа гына ат урлап, бик җиңел котылуына куанган кебек итеп, пырхылдап көлеп алды. Һәм шунда ук: «Бермәлне шулай…» – дип, тагын да хикмәтлерәк вакыйга турында сөйләргә кереште.

Сәет, аның сүзләрен ишетмәс өчен, стенага таба борылып ятты. Һәм баягы кебек итеп, кайнар маңгаен таш стенага терәде. Бу минутта аның үз хәле хәл иде.

Нәрсә булды аңа? Нинди гөнаһлары өчен шушы хәлләргә төште, шушы көннәрне күрде ул?.. Һич көтмәгәндә шулай «таш капчыкта» ыңгырашып ят инде!

Сәет үзенең үткән тормыш юлына каерылып, кабат күз салырга теләгән кебек, мең дә беренче тапкыр уй-хисләргә бирелде. Кайнарланган мие киреләнә, аның ихтыярына буйсынмый. Ул тәмам алҗыган, эзлекле фикер йөртергә сәләтен югалтып бара… Ул һаман уйлана… Башы чатный, чигәләре чытырдап кысыла… Юк, юк! Уйламаска мөмкин түгел. Чөнки аның хәзерге тормышы җәһәннәмгә охшап калды. Әйе… Тормышның кай җирендәдер сөртенде ул. Кайсыдыр чатында ялгышты… Гомумән, ул соңгы вакытларда һәр көнне диярлек нәрсәсендер югалта баруын сизенә башлаган иде. Башта күңеленең калын кабырчык белән каплангандай тупаслануын, аннары хыял-өметләренең сүрелә, чикләнә баруын тойды. Яшәү өчен канат биргән хыял-максаты чак кына канатын җәя башлауга, шунда ук гөрселдәп чынбарлык читлегенә килеп бәрелде. Бәлки шуңа күрәдер, сирәк-мирәк кенә булган уңышлары өчен элеккеге кебек чын куану белән сөенә алмый, уңышсызлыкларына да әллә ни исе китми башлады.

Әйе, тупасланды, каешланды. Бар да бетте, чәнчелеп китте дип, өметсезлеккә бирелгән вакытлары да булгалады аның. Ә бүгенге хәл бөтенләй бетереп ташлады аны, якты хыялларын челпәрәмә китерде. Әнә нәрсә диделәр бит: «Так себе… Шваль всякая… дрянь!..» Их, хөрмәтле Кави ага! Менә синең зур өметләр баглап, язуга кабилиятле дип фәтва биреп калган энең нинди хәлләргә төште! Ялгышкансың, бик каты хаталангансың, турылыклы туганым!..

Хәер, бер караганда монда әллә ни искитәрлек нәрсә дә юк. Күп вакытта сабый чакта гаять зур өметләр баглаган бала көткән өметләрне акламаучан була; кайчак, киресенчә, бөтенләй көтмәгән бала могҗизалар тудырып куя…

Югалту артыннан югалту.

Бераздан Сәет иптәшләрен югалтты. Баштарак ул, чын хакыйкатьтән качарга теләгәндәй, табының мул вакытта дошманың да дус була, дип акланырга тырышып карады. Әмма моның алай түгеллеген Сәет үзе дә бик яхшы белә иде. Бернәрсә ап-ачык: Даниярлар аны үз итмәделәр. Күп нәрсәне аңардан яшерделәр, күңелләрен ачмаган кебек, серләрен дә белдермәделәр. Димәк, ышанмадылар. Ә ышану булмаган җирдә нинди дуслык булсын?!

Иң яманы мәхәббәтен югалту булды. Әйе! Югалтты ул мәхәббәтен… Әле кайчан гына чиксез бәхетле иде ул. Көчле канатларын җәеп, иксез-чиксез биеклеккә күтәрелгәндәй хис итә иде ул үзен. Дөньяны, бар галәмне кочарга әзер иде… Төнге урамнарны тутырып кайтыр иде. Урамнарга сыймас иде… Гүя ул биниһая көчкә ия. Тели икән, як-якта тезелешеп торган икешәр-өчәр катлы өйләрне җилкәсе белән генә этеп җимерер; тели икән, баганаларны бер чиертү белән әллә кайларга очыртып җибәрер…

Әйе! Мәхәббәт аның өчен иң изге хис, тормышның шигърияте дә, кояшы да иде. Гомумән, хатын-кыз аның өчен дөньяның яме генә түгел, ә иң изге заты булып санала торган иде.

Һай, яшьлек! Күңелнең сафлык, гүзәллек, якты хыял һәм шәфкать белән мөлдерәмә тулы чагы! Кайда син? Кайда?!

Шул инде, еллар үткән саен яшьлегеңне, балалык чакларыңны сагынып искә төшерергә генә кала… Тагын шунысы бар: яшьлек, балалык истәлекләре күләгә кебек булып, гомере буе кешенең артыннан калмыйча ияреп йөри. Аерма тик шунда: истәлекләр өчен кояш булды ни дә, булмады ни!..

Нишләмәк кирәк, табигать гелән шау чәчәктә генә утыра алмаган кебек, кеше дә һәрвакытта да яшь булып тора алмый. Гомер уза, яшьлек үтә… Ләкин кеше, теләгән тәкъдирдә, изге хисен, саф күңелен мәхәббәтен саклый ала.

Әмма Сәетнең моңа көче җитмәде. Мәхәббәтенә хыянәт итте ул. Күңелендәге иң пакь хисләрне йолкып алып, аяк астына салып таптады. Вакланды. Иң яманы: хатын-кызларга карашы үзгәрде. Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытларда ул берсен кочты, икенчесен күз алдында тотты, өченчесе турында хыялланды… Һәм менә нәтиҗәсе… Үкен, ела, газиз башкайларыңны ташка бәр…

Юк!.. Бу тәмугтан гына ычкынсын. Ә ычкынырга тиеш ул. Иртәгә иртүк хәстәрен күрә башлаячак. Үзе үк комендатурага чакыруларын таләп итәчәк. Протест белдерәчәк… Ничек кенә булмасын, ул бу җәһәннәм базыннан котылачак. Ә инде бер иреккә чыкса, тормышын ул өр-яңадан башлаячак. Җиткәндер, ниһаять! Булды, туйды, гарык булды, тәмам алҗыды, кешелеген җуяр хәлгә җитте…

Чыксын гына, белер иде ул ничек итеп яшәргә. Иртәгесен үк үзенең турылыклы Чулпаниясенә өйләнеп җибәрер. Эшен дәвам итәр. Гаилә башлыгы – ата булып, кадерен белеп, тыныч кына яши бирер… Җәй җитү белән, урман тирәсендә яки елга буенда дача салып җибәрерләр… Елга буе, Идел буе, әлбәттә, әйбәтрәк булыр. Ярата, бик ярата Сәет үзенең яшьлек бишеге Иделен. Бигрәк тә кичләрен, яр өстенә басып, дәрья булып җәелгән су өстенә карап торырга ярата. Андый чакта Идел ничектер яшәреп киткәндәй була; үзенең дулкын-җыерчыкларыннан арына, су өсте ачылып та, язылып та кала… Әй, ямьле лә соң шул чакларда! Һәр көнне иртә торып, үзенең Чулпаниясен, нәни улын яки кызын ияртеп, саф һавада йөрерләр… Якын танышлары, дус-ишләре булыр. Йөрешерләр… Әнә елганың аръягында гына берничә дача бар… Шул яктан искиткеч моңлы җыр ишетелә. Юк, ялгыз җыр түгел, ә хор икән… Хор, көчәйгәннән-көчәя барып, каяндыр өстән, зәңгәр күктә салмак кына йөзгән ак болытлар ягыннан ишетелә, имештер. Ул да булмый, ак болытлар әкренләп иксез-чиксез йолдызларга әвереләләр. Җыр түгел, югарыдан шул йолдызларның могҗизалы авазлар чыгарып чыңлаулары ишетелә икән. Сабый чагында Сәеткә йолдызлар, чыннан да, чыңлыйлар булып тоела иде… Моның өчен бары тик кышкы ап-аяз айлы тын кичтә япа-ялгыз үзеңә генә калырга кирәк. Гаҗәеп саф, хрусталь чыңлаган яки бик юка боз ватылып коелган авазлар чыгарып чыңлый йолдызлар… Бераздан йолдызларның барысы да әкрен генә каядыр бер якка таба ага башлыйлар… Агалар да агалар… Гадәттә, яңгырдан соң бөтен елга өстен тутырып, ак күбек белән аралашып, вак куыкчыклар шулай агалар. Андый куыклар озакка сузылган җылы яңгырлардан соң гына була. Чыннан да, яңгыр ява, имештер… Эре-эре яңгыр тамчылары, көмеш тәңкә кебек булып, күз алдыннан үтәләр дә, яңгыраган аваз чыгарып, су өстенә төшәләр… Ул да булмый, дөньяның астын өскә китерергә теләгәндәй, тирә-якны дер селкетеп, күк күкри… Кемдер ачыргаланып кычкыра. Әллә, Ходаем, берәрсен яшен суктымы икән, дип борчыла, имештер, Сәет…

– Подъ-ё-ём! На оп-рав-ку-у!..

Шыбыр тиргә батып, өне алынып уянып китте Сәет. Кемдер, кичәге кебек яман кычкырып, авыр нәрсә белән камераның тимер ишеген дөмбәсли. Әйтерсең лә төрмәне ут алган…

«Йа-а Хода!.. – дип куйды Сәет, кинәт күңеле тулып. – Шул ук тәмугта икәнмен ләбаса!..»

Ристаннар теләр-теләмәс кенә селкенә башладылар. Каты тактада төн буе яту үзенекен иткән, кайберәүләре кабыргалары сызлаудан хәтта ыңгырашып та куялар.

Сәеттән ике кеше аша яткан бер тоткын торып утырды. Ике күзе дә трахомалы, кызарып тора. Чәчләре дә чуалып беткән. Үзе, гаять зур куанычлы хәбәр тапшырырга җыенган кеше сыман, кулларын болгый-болгый, тәрәзәдән чыпчык очып кергәнен сөйли башлады.

– Аның пыр-пыр килеп очып йөрүенә уянып киттем. Бераз карап та яттым… Әйдә, мин әйтәм, җылын бераз. Аннары икенче ягыма борылып яттым да күзләремне йомдым. Шулай йокымсырап, онытылып кына ята идем, җилкәмә килде дә кунды бу… Сискәнеп киттем. Искәрмәстән катырак бәрдем, ахры, үзенә… Әнә почмакка барып кунды. Үпкәләгән кыяфәт белән минем якка карангалап алды да очып чыгып китте…

Өстенә керләнеп, каешланып беткән киндер күлмәк кигән икенче берәве элеп алды:

– Беләсезме, егетләр!.. Ә бит тоткыннар янына кош очып керүне яхшыга юрыйлар…

Сүзгә өченчесе кушылды.

– Бу турыда минем дә ишеткәнем бар, – диде ул гаять зур җитдилек белән. – Кем белә… Без дә шул кошчык кебек иреккә очмабызмы. Ходай Тәгаләнең ирке киң аның…

– Ташлагызсана! Саруны кайнатмагыз әле… – Ат карагы тавышы иде бу. Менә ул әкрен генә торып утырды. Барыгыз да мондамы дигәндәй, зәһәр күзләре белән камераны айкап чыкты. Бары тик шуннан соң гына, кешеләрнең ансыз да көч-хәл белән көйрәгән өметләрен бер селтәнүдә сүндерә алуына куангандай, мәкерле елмаеп өстәде: – Юк инде, юк!.. Чыпчык түгел, аккош очып керсә дә юк. Ахмаклар!.. Тапканнар куаныр нәрсә… Ристанның шул инде аның: иртән төш юрый, кичкә кердеме, амнистия көтә. Хе-хе-хе!.. Коры куанычлар…

Шулвакыт шалтыр-шолтыр килеп ишек ачыла башлады. Җил тузгыттымыни: барысы да идәнгә сикерешеп төштеләр… Кавын башның карлыккан тавышы бөтен камераны ярды:

– Әй көяз әфәнде!.. Әфәнде, дим… Син кайда?.. Марш парашага!.. Мунча пәрие!.. Син дә… Живо!..

Мунча пәрие дигәне Сәетнең күршесе кара сакал булып чыкты.

Камера ишеге ачылды. Берьюлы ике надзиратель керде:

– Строй-ся!.. Приготовиться… Пош-шёл!..

Сәет белән кара сакал төне буена шактый авыраерга өлгергән парашаны күтәреп алдылар…

Сәет тагын ниләр генә күрәсем бар икән әле дип уйлап алды да башкалар белән бергә оправкага чыгып китте.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации