Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 9

Текст книги "Саумы, Кояш!"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:40


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 9 (всего у книги 31 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Тәүге тапкыр кич утырырга кергәч, Гайникамал апасы эшен бер читкә куйды да Гөлбану ягына борылды:

– Каяле, үзеңә инә белән җеп саплап бирим. Менә сиңа киндер кисәге…

Шулчак бер хатын әйтеп куйды:

– Җыкланырга өлгерер иде әле…

Гайникамал ошатып бетермәде әлеге сүзне:

– Дөрес әйтмәдең, кем…

Хатыннарның берсе Гөлбануның ничә яшьтә булуы белән кызыксынды. Җавапны әнисе кайтарды:

– Ходай кушса, тиздән унны тутыра инде.

– Менә күрдеңме! – дип элеп алды Гайникамал апасы. – Ун яшьлек үсмер инде сабый түгел, хатын-кыз язмышы бөреләнә башлаган вакыт ул. Булмастайдан алтмышка җиткәндә дә булмый. Аннары нечкә һөнәр, кул эше яшьли үзләштерүне хуп күрә. Безнең якта җебең барда җөйлән, дип әйтәләр. Ягъни өйрәнергә мөмкинлек барында файдаланып кал, дигән мәгънәне аңлата ул. Һөнәрне аны кирәк чагында гына бурычка алып торып булмый…

Гайникамал апасы, сүзеннән бүленеп, кабат Гөлбануга мөрәҗәгать итте:

– Үскәнем, менә Зөбәрҗәт апаңның эшенә күз салгала. Хәзер ул байбикәнең яраткан калфагын рәтли: энҗе, сәйләннәрен алыштыра. Күрдеңме, ничек өздереп эшли. Тел шартлатырлык итеп коя да куя.

Гөлбану күрде: икенче катта яшәүче Чулпаниянең тәрбиячесе Зөбәрҗәт апасының алдындагы таш савытларда, асылма лампаның бөтен яктылыгын үзләрендә чагылдырып, елык-елык итеп, төрле төстәге ялтыравыклар җемелди. Бәрхет калфакның алгы өлешендә күз явын алырлык матур чәчәк чигелә…

Гөлбануның калфакны күреп тәмам исе китүен, хәйран булуын күргән Зөбәрҗәт апасы, матур иреннәре белән сизелер-сизелмәс кенә елмаеп, болай диде:

– Кул эшенең, үскәнем, тагын бер хикмәте бар… – Үзе һаман елмаюын белде. – Бизәгең матур төшсен дисәң, җырлый-җырлый эшләргә кирәк. Үзебезчә, тын гына, сузып кына, йөрәктәгесен генә…

– Шулай ул, үскәнем, – дип элеп алды Гайникамал апасы. – Борынгы бабаларыбыз сафьянны, юфта дип йөртелә торган йомшак күнне эшкәртүнең чын осталары булганнар. Бизәкләп чигелгән сафьян читекләр, бәрхетне бизәп эшләгән башмаклар үткән гасырларда ук дөнья базарларында, мәкәрҗәләрдә дан тоткан. Моннан ун-унбиш еллар гына элек Париж күргәзмәләрендә алтын медальләргә лаек булганнар…

Шунда кайсыдыр түзмәде, кабат сүз катасы итте:

– Һай, Гайникамал апакаем, бер генә дә белмәгән нәрсәң юк синең!

Гөлбану да нәкъ шул турыда уйлап, хәйран булып, сокланып утыра иде.

– Бар нәрсәне дә бер Ходай Тәгалә үзе генә белә, – дип җаваплады Гайникамал апалары.

Гөлбану як-ягына күз салды. Барысы да үз эшләре белән мәшгуль. Билгеле, бөтенесе дә энҗе дә ләйсән белән эш итми. Әнә бер апа ак тукымага төрле-төрле ефәк җепләр белән мендәр өслеге чигә. Икенчесенең кулында – алача киндер: аяк чолгаулары әзерли булса кирәк. Бер кырыйда утырган өлкән яшьтәге апа намазлык белән мәшгуль… Ә инде бу өй тирәсендә онытылганда бер күренгәләгән Мәхүбә абыстай иске тула оегына яңа баш сабып утыра.

Әмма Гөлбану өчен иң кызыгы, көтеп алганы бу түгел, аның үлеп яратканы – Гайникамал апасының, кич утыручыларны авызына каратып, нинди дә булса хикмәтле хәлләр сөйләве яки көйләп-сузып китап укуы. Юк, китапны карап укымый ул, яттан, күңелдән укый.

Гайникамал апаның урыны һәрвакытта урта бер җирдә, асылмалы куыклы лампа астында булыр. Укыганда, йөзенә кадәр үзгәрә аның. Мөнәҗәт әйткәндә, чак кына, сизелер-сизелмәс кенә, алга-артка атынып ала. Андый чакта колагындагы ат дагасы зурлыгындагы алтын йөгертелгән алкасы да чайкала, елык-елык итә. Андый алканы гадәттә чегән хатыннары тагалар.

Гөлбануның беренче ишеткәне «Сак-Сок» бәете булды. Гөлбану, тын алырга да базмыйча, авызын ачты да калды.

 
Самавыр куйды, чәйләр эчерде,
Чәйләр эчергәч, каргап очырды.
Комач күлмәкне бер дә кимәдек,
Очып чыкканда, сау бул, димәдек.
Бардык урманга, җиләкләр пешкәч,
Әнкәй елыйдыр, исенә төшкәч…
 

Бер Гөлбану гына түгел, бәет белән бүлмәдәгеләрнең барысы да әсәрләнгән иде. Кемдер, еларга җыенгандай:

– И дөнья! Нинди генә хикмәтләр юк синдә!.. – дип көрсенеп куйды.

 
Әткәбез калды безнең мәчеттә,
Без тилмерәбез икебез читтә…
 

Гөлбану елап җибәрүдән чак тыелып утыра…

Их, ник кенә каргаган инде әниләре аларны. Үзе дә үкенгән бит соңыннан. Тегеләре дә әниләренең сүзен тыңламаганнар шул. Әни әйткәнне тыңламыйча буламыни?! Гайникамал апасы, Гөлбануның нәни йөрәгендәге хисләр көрәшен тойгандай, бер генә мизгелгә укудан туктап, аңлатма биреп алды.

– Гөнаһның иң яманы – ата-ананы ихтирам итмәү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә җәннәт аналарның аяк астында, дигән.

Шулчак нидер исенә төшергәндәй, ирен кырыйлары белән генә елмайгандай итте дә өстәде:

– Мин бәләкәй чакта сабак биргән остабикәбез колагыбызга болай дип тукый торган иде:

 
Атаң белән анаңа
Хезмәт ит гел күп-күп,
Иртә белән һәр көн дә
Аякларын үп-үп.
Сүз әйтмә гел аларга
Кыйнасалар дөп-дөп…
 

Ул төнне Гөлбану йоклый алмады. Әти-әнисенә сиздермичә генә елап та алды.

 
Әнкәй каргады тимер ук өчен,
Әнкәй каргады бигрәк юк өчен…
 

Җәя ясап, тимер ук белән атышып шаярышканнардыр шул. Бер-берсенең күзен чыгарып, гомерлеккә гарип булып калырлар дип курыккандыр әниләре дә.

Каргыштан соң малайлар, икесе тиң кошка әйләнеп, карурманга очып китәләр. Бер-берегезне күрмәсәгез иде, дип теләгән әниләре. Балаларның берсе – Сак, икенчесе – Сок, дип өзгәләнеп кычкыра-кычкыра бер-берсенә якынлашалар икән, ләкин кавыша алмый калалар, араларына һәрвакыт тау үсеп чыга…

Төнге карурман килде Гөлбануның күз алдына. Сак белән Сок тавышы да ишетелгән сыман булды… Ул урман, һичшиксез, алар авылы ягындагы, стрелок абзый сөйләгән алтын каурыйлы кошлар яшәгән урман булырга тиеш. Алар ягында булмыйча кайда булсын, ди, тагын андый кара урманнар. Урман хакиме – шүрәле дә алар урманында. Шушы урында төш белән өн буталышты…

Көннәрнең берендә хатыннар тегү-чигү эшенә керешкәч, Гайникамал апа, нәрсәдер исенә төшергәндәй эшен куеп, урыныннан купты. Сәке өстендәге яшел сандыгы янына менеп тезләнде дә сандыгыннан чигүле тастымалга төрелгән җыйнак кына төргәк чыгарды. Урынына төшеп утырды. Бары тик шуннан соң гына саклык белән төргәкне сүтте. Аннан китап чыкты. Гайникамал апа, кулына тере җан иясе алган сыман итеп, китапны башта күкрәгенә кысты. Аннары сыйпаштырды. Бүлмәдә сәер тынлык урнашты. Барысы да Гайникамал апа ягына борылдылар.

– Гадәти китап түгел бу… – диде Гайникамал апа йомшак тавыш белән. – Әбиемнең төсе итеп, күз карасы кебек саклыйм мин аны. Җиде-сигез гасыр аша, күпме янгыннар, сугыш афәтләрен кичеп, безгә килеп җиткән бәһасез китап бу. Һәркемнең гомер-гомергә киңәшер, гыйбрәтле хәлләр сөйләп юатыр, әлегәчә белмәгәнеңне төшендереп гыйлем эстәр, шикләнер чакларында дөрес юлны күрсәтер дусты була. Ул – китап. Күпме буыннарның, күпме акыл ияләренең тормыш тәҗрибәсе, фикер байлыклары тупланган аңа. Китап белән танышу бер гомер кичерүгә тиң, дигәннәр акыл ияләре. – Гайникамал апа кабат китапны сыйпады да дәвам итте. Халкыбыз элек-электән китапны кадерләгән, зурлаган, икмәк белән янәшә куйган. Китап сүзе татарда изге сүзгә саналган, кешеләр китап тотып ант итә торган булганнар, һәр өйдә китап иң кадерле урында сакланган. Китап – вакыт җимеше, вакытның үзе кебек үк үлемсез. Ерак тарихтан китапка бәйле бик күп әйтем-сынамышлар, риваятьләр сакланып калган. Менә шуларның берсе:

…Рәхимсез илбасар китаплар яндыра. Шунда ил анасы Айбикә аның алдына тезләнә: «Ни телисең, шуны ал. Тик, зинһар, китапларны гына яндырма!» Илбасар шаркылдап көлә: «Бирерлек әйберегез дә юк бит сезнең. Алтын-көмешләрегез күптән миндә».

Ил анасы әйтә: «Иң зур байлыгым – күзләрем бар!»

Әнә шулай итеп, Айбикә күзләре бәрабәренә ил китапларын саклап кала.

Гайникамал апа боларны китаптан укыгандай матур итеп, күңелләргә үткәрерлек итеп сөйләде. Аннары китапка күзен төбәп өстәде:

– Бу китапның исеме «Кыйссаи Йосыф». Халыкта аны тагын «Йосыф вә Зөләйха» дип тә йөртәләр. Чөнки китап Йосыф белән патша кызы Зөләйха арасындагы кайнар мәхәббәт турында. Зөләйха Йосыфны төшендә күреп гашыйк була. Бу китапны тагын «Йосыф китабы» дип тә йөртәләр. Китапның башыннан алып ахырынача кол Йосыфның башыннан кичергән мең төрле маҗаралар, хикмәтле хәлләр турында. Йосыфны туганнары үтерү нияте белән еланнар мыжгып торган коега салалар. Аннан могҗиза белән генә котыла. Әмма яңадан дошманнары кулына эләгә. Аны хәтта мал урынына сатып җибәрергә дә җыеналар…

Бу китапны, бу үлемсез җыр-дастанны борынгы бабаларыбыз шәһәре – Болгарда яшәгән Кол Гали атлы шагыйрь язган. Бик бәхетле бу китап. Моңарчы дөнья күргән кыйссаларның иң күренеклесе, халык арасында иң киң таралганы, кулдан-кулга йөреп ялыкмыйча укылганы…

Менә Йосыфның матурлыгы болайрак итеп сурәтләнә. Йосыфны падишаһ сараендагы хатын-кызларга күрсәтергә алып керәләр. Аны күрүгә, хатын-кызлар телсез, өнсез калалар, әфлисун тураганда, пычаклары белән бармакларын кискәннәрен дә тоймыйлар. Менә шундый чибәр егет була Йосыф бала. – Гайникамал апасы, бик изге эшкә керешкәндәй, китапны ачты да лампа яктысына тартыла төшеп укый башлады. – Бисмиллаһир-рахманир-рахим. – «Бисмилла» дан соң көйләп укуга кереште:

 
Мактаулар һәм күп шөкерләр Бердәнбергә,
Милке даны һәм мәңгелек бер Тәңрегә,
Мөлкәтендә тиңдәше юк ул Тәңрегә,–
Аны мәңге үлемсез дип белдек инде…
 

Тын да алмый тыңладылар, Гайникамал апа укыган тирән мәгънә, берсеннән-берсе тетрәндергеч вакыйгалар белән тулы дастан торган саен тыңлаучыларны үз эченә «йотты».

 
Мисырдагы кайбер хатын-кызлар
Моны ишетеп, бер-берсенә сөйләштеләр,
Ул хатыннар Зөләйхадан көлештеләр, –
Һәрбересе бертөрле сүз сөйләр имди,
«Үз колына ул Зөләйха гашыйк булмыш,
Колы аңа буйсынмаган-рисвай кылмыш,
Эшнең нидә икәнлеген ире белмеш,–
Колын куа чыкканын күрмеш имди»…
 

Ул көнне кич утыру төн урталарына кадәр сузылды. Гөлбанулар чыкканда, әтисе йоклый иде инде. Әнисе әйтмешли, көне буена өзлексез «әпипәгә бию» арыткандыр шул.

Кайбер кичләрдә кич утыручылар туган яклары, балачаклары, яшьлекләренә бәйле сагышлы истәлекләргә биреләләр. Андый чакта алар үзләрен иркен тоталар, берсе икенчесен бүлә-бүлә сөйлиләр. Иң кызыгы шунда: һәркайсының бала чагы, яшьлеге узган туган авылларын Җир йөзендә иң матуры, иң ямьлесе итеп күрсәтәсе килә. Андый чакта алар сүзләрнең иң матурларын, иң тәэсирлеләрен табарга тырышалар. Татлы суын эчеп үскән чишмәләрен, җиләк-җимеш җыйган болынлыкларын өзелеп сагыналар. Авыллары өстенә аварга торган урманнарны, авыллары яныннан боргаланып аккан елга-инешләрне телгә алалар, һәркайсының үзенә генә хас серле урыннары турында сөйлиләр. Бер урында, биек ярлар белән уратып алынган иң аулак чоңгылда, Су анасы яши икән. Таң алдыннан чәч тарап утыруын күрүчеләр дә бихисап. Ә менә бу тирән, кара сулы чоңгылны тирә-юнь халкы «Бибигайшә чоңгылы» дип йөртә икән. Анда сылуларның сылуы, ай чырайлы, озын кара толымлы 17 яшьлек гүзәл кыз, сөйгәне белән кушыла алмаячагын, җаны тартмаган картка кияүгә бирәчәкләрен аңлагач, шушы чоңгылга ташланган, имеш…

Чак кына соңрак Гөлбану үзе өчен гаять тә зур ачыш ясады. Күрче, зинһар, моннан мең еллар элек үк, Идел-Кама буенда безнең Болгар дигән, безгә мирас итеп телен, моңын, динен калдырган бөек илебез булган лабаса. Гайникамал апасының сүзләренә караганда, Болгар бабаларыбыз гыйлемле, көчле, эшчән халык булганнар. Әгәр шулай булмаса, Болгар шагыйре язган мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» китабы буыннан-буынга күчеп безнең көннәргә килеп җитәр идемени! Әнә бит Гайникамал апасы ниләр сөйли: без, ди, нәсел-нәсәбебезнең болгар бабаларыбызга барып тоташкан булуыбыз белән бәхетле, ди.

Гайникамал апаның тавышы чатнап, йөзенә йончулы күләгә иңгән сыман булды.

– Борынгы Ватаныбызны юксыну хисләре гасырлар буена сузылыр әле. Әле дә хәтеремдә: язлар җитеп, су юллары ачылгач, Шәһри Болгар якларын зиярәт кылырга халык агыла башлар иде. Күпчелеге – хатын-кызлар. Бу элек-электән килә торган йола буенча эшләнгән. Безнең авылда Шәһри Болгарга бару хәстәрен Кәрим абзый хатыны Зөбәйдә абыстай башкарган. Бу эшне башлап йөргән. Берничә авылдан хатын-кызлар, җыелып, сәфәр чыгарлар иде. Савабы зуррак булсын дип, ерак юлга җәяүләп китәрләр иде. Бабаларыбыз туфрагына зиярәт кылырга китүчеләрне озатырга бөтен авыл чыгар иде.

Аннан мосафир хатыннар шифалы су, янчыкларга тутырып, туфрак алып кайтып халыкка өләшерләр иде. Туфракны берәр чеметем генә бирерләр иде. Гади туфрак булмаган ул. Әлеге бер чеметем туфракны кайберәүләре өй нигезләренә салган, кайсылары якыннарының кабер туфрагына куша торган булганнар.

Зөбәйдә абыстай «Шәһри Болгар» бәетен укыганда, бөтен авыл халкы җыелып тыңлый иде. Әлеге бәеттә халкыбызның катлаулы-фаҗигале үткәне дә, бүгенге аяныч, ярым коллыкта яшәве дә, билгесез киләчәге дә чагыла иде.

Зөбәйдә абыстай бәетне менә болай укый иде:

 
Бисмилла белән башлыйм микән бер мөнәҗәт.
Бер мөнәҗәт әйтер идем, нәбиләргә ошар микән.
Укыйм микән, җитәр микән, укып файда итәр микән,
Гариплектә минем гомерем һаман шулай үтәр микән.
Бу бакчада ниләр үсә: җимеш микән, чыбык микән,
Шәһри Болгарга барырга тәвәккәлләп чыгыйм микән.
Ки Тәтешкә барып кердем, кичәсе көймәләр күрдем,
Болгар урамына чыккач, Рабига күлене күрдем.
Рабига күлене күргәч, ни гаҗәптер һушым китте,
Коендым да суын эчтем, җаным рәхәтләнеп китте.
Шәһри Болгар агачлары җил искәндә шаулыйлар ла,
Шәһри Болгар вәлиләре каршы чыгып алалар ла.
Манарага менгән чакта, Әмин тәзәк укый алмыйм,
Шәһри Болгарга бармыйчан, хаҗәтемне үти алмыйм.
Манарасы биек икән, санап мендем баскычтан,
Мәсҗиденә керә алмадым, кяфер бирми ачкычын.
Шәһри Болгарга барып кергәч ашадым бән корбан ашын.
Үкенечем шунда калды: күрә алмадым Түрә ташын.
Өстемдәдер бәнем җиләнем, якасына ука чиккән,
Бу дөньяның вафасы юк, сәхабиләр җәфа чиккән.
Габдрахман кыя ташында дәва корбан чалалар,
Габдрахман кое суын дәва өчен алалар.
Манарасы биек икән, күргәч аны, калдым хәйран,
Кяферләрнең арасында сәхабиләр ята вәйран.
Шәһри Болгар манарасын фәрештәләр төзәтәләр,
Шәһри Болгар вәлиләре Иделгәчә озаталар.
 

«Үкенечем шунда калды: күрә алмадым Түрә ташын» дигән сүзләргә игътибар иттегезме? Олы манара янындагы каберлек халкыбыз риваятьләрендә «Хан зираты» дип йөртелгән. Әмма кяферләр төрбәләрне сүтеп, кабер ташларын кубарып алып, тирә-юньдәге чиркәүләр нигезенә салганнар.

Шәһри Болгарга багышланган бәетләр, риваятьләр, дастаннар күп. Шундыйларның берсендә мондыйрак сүзләр бар. – Гайникамал апа ифрат та әрнүле, елауга якын көй-моң белән мөнәҗәт әйтте:

 
Җиһанны тетрәтмеш иде
          синең олуг шәүкәтең,
Кая милкең, кайда гыйльмең,
          кайда бөек дәүләтең?..
 

Күргәнегезчә, тарих озын, тарих төпкеле катлы-катлаулы. Гасырлар буе тынгылык күрмәгән, иң каһәрләнгән халык – безнең татар халкы. Әйе!

Яңа урынга күчеп утыргач та, туган халкым тынгылык белми. Казан ханлыгын руслар басып алгач, мәхшәр көне оештырыла: шәһитләр каны елга булып ага. Хәзерге Кремльнең эчендә таш сарайлар, мәчетләр, төрбәләр (мавзолейлар) күп булган. Алар арасында үзенең мәһабәтлеге белән манараларын күккә чөйгән атаклы Кол Шәриф мәчете аерылып торган. Мәчет каршында бөтен мәмләкәткә мәшһүр сәет (дин башлыгы) һәм дәрес бирүче Кол Шәрифнең данлы мәдрәсәсе урнашкан… Әмма боларның барысы да Явыз Иван гаскәре тарафыннан җимерелә, яндырыла…

Гайникамал апа соңгы сүзләрен тавышын әкренәйтеп, башын чак кына ия төшеп әйтте. Тынып калды.

Шул тынлыктан файдаланып энҗеле калфак чигүче Зөбәрҗәт сөаль биреп куйды:

– Гайникамал апа, җаным, сүзеңне бүлгәнгә мең кәррә гафу. Әгәр дә хак булса, Казан ханбикәсе Сөембикә гүзәллеге, акылы, тапкырлыгы, батырлыгы белән тирә-юньдә билгеле булган, имеш. Син әйткән Явыз Иван Сөембикә янына Казанга илчеләр җибәргән һәм аңа Мәскәү патшасының хатыны булырга тәкъдим ясаган. Әмма горур Сөембикә кискен төстә баш тарткан. Гарьлегеннән түзмәгән патша, берничә йөз мең гаскәр туплап, Казанга һөҗүм иткән һәм шәһәрне камап алган. Моны күреп, гүзәл ханбикә аңа кияүгә чыгарга ризалык биргән, имештер. Әмма бер шарт куйган: туй бүләге итеп рус патшасы җиде көн эчендә Казанда иң биек манара салырга тиеш булган. Кызу төзелеш башланган, әүвәлге көндә – беренче, икенче көндә икенче каты, ярусы һәм башкалары салынган. Җиде көн үтте дигәндә, манара төзелеп беткән, һәм туй мәҗлесе башланган. Сөембикә, шәһәр һәм халкы белән хушлашыр өчен, манарага менәргә рөхсәт сораган. Менеп җиткәч, кайгысын күтәрә алмыйча, аска ташланган… Менә шуннан соң инде халык, гүзәл ханбикәнең истәлеген мәңгеләштерү ниятеннән, манараны аның исеме белән атый башлаган, имеш…

Гайникамал апа сүлпән генә елмайды.

– Юк, акыллым, – диде ул, әлеге фикер белән килешмәвен белдереп. – Сүз дә юк, әлеге риваять бик тә матур, әмма чынбарлыкка, дөреслеккә туры килми. Ханбикә Сөембикәне сабый улы Үтәмешгәрәй белән бергә, әсир итеп, Мәскәүгә алып китәләр. Бөтен булган мал-мөлкәтен дә алалар. Алтын-көмеш, затлы-зиннәтле кием-салымнар, кыйммәтле савыт-сабалар төялгән олы көймәләр үзләре генә дә бер кәрван була… Исән-имин калган халык зар елап озата чыга… – Гайникамал апа башын иеп тынып калды. Аннары, җилкәсенә таратып салынган яулыгының почмагы белән күз тирәләрен корытып алганнан соң, ныгый төшкән тавыш белән дәвам итте: – Сөембикә ханбикәнең шуннан соңгы язмышы бик аз билгеле. Мәгълүме шул: улы Үтәмешгәрәйне чукындыралар, әмма ул озак яшәми, малай чагында ук үлә. Бәлки, үтерәләрдер. «Сөембикә үзе дә Касыйм шәһәрендә вафат була, шунда махсус төрбәдә күмелә» дигән сүз яши.

Кул эше белән мәшгуль апалар бер мәлгә тын да алмагандай утырдылар. Берсе дә Гайникамал апага сөаль бирергә җөрьәт итмәде. Әмма ул, бик әһәмиятле нәрсәне исенә төшергәндәй, үзе үк сүз башлады:

– Шәһри Болгар заманнары, Аксак Тимер белән бәйле тагын бер риваять яши. Канлы орыш вакытында каты яраланган Болгар ханы Габдулла гаиләсе белән таш өемнәре арасыннан калкып торган (тирә-юньне күзәтә торган) Кара пулат дип йөртелгән манара эченә бикләнә. Кансызлыгы белән даны чыккан Аксак Тимер шәһәрне яндыра, җимерә, халкын мәрхәмәтсез рәвештә кыра. Аксак Тимер, Болгар ханын әсир итә алмавын күреп, манара тирәсен бүрәнәләр белән ураттыра да, ханны тереләтә яндыру өчен, ут төрттерә… Манараны ялкын ялмап ала. Манара эчендәгеләр күптән тончыгып-янып беткәннәрдер инде дип кенә торганда, мәйданга көчләп җыелган халык, аһ итеп, манараның иң өске катына карый. Манараның иң очында озын ак күлмәктән шәм ялкыны кебек чайкалып торган бер кыз баланы күрәләр. Халык шундук таный аны: бу Ибраһим ханның төпчек кызы, гүзәлләрнең гүзәле Чулмания була. Аның сылулыгын күргән Аксак Тимер хан да телгә килә: аны үзенә хатынлыкка сорый. Әмма Болгар халкының горур кызы әти-әнисен, туганнарын харап иткән ерткыч ханның хатыны булганчы үлүне артыграк күрә. Ярсуыннан шашар дәрәҗәгә җиткән хан кызның әсирлеккә төшкән ике абыйсын алып килергә әмер бирә. Аяк-куллары богауланган, муеннарына авыр агач түмәрләр тагылган абыйларын күргәч тетрәнеп кала Чулмания һәм ризалыгын биргәндәй итә. Тик аның бер шарты була: үзенең күз алдында ук абыйларын иреккә җибәрүләрен, шәһәрдән чыгып китсеннәр өчен иң яхшы атлар бирүләрен сорый. Аксак Тимер кызның бар шартларын да үти. Кыз өстән барысын да күзәтеп тора. Менә абыйлары, атларга атланып, шәһәр-ныгытманың ачык капкасыннан чыгып, урманга таба җан-фәрманга чыгып чабалар, бераздан күздән югалалар… Шунда абыйларын коткара алу бәхетенә ирешкән горур Болгар кызы Чулмания: «Хушыгыз, туганнарым!.. Җиңелү белмәс гаскәр туплап, азатлык яуларга кайтыгыз! Изге туфрагыбызны явыз дошманнан коткарыгыз!..» – дип кычкыра. Кычкыра да биектән дөрләп янган ялкын эченә сикерә… Халык кабат иңрәп аһ итә.


Аннары Гөлбану тормышында гаять зур бер вакыйга булды. Бакса, ул вакыйгага да Гайникамал апасы катышкан.

Хуҗалар сигез яшькә җиткән Чулпаниягә белем, тәрбия бирү турында кайгырта башлыйлар. Башта, беренче баскыч укыту белеме бирү өчен, атаклы Мөхәммәдия мәдрәсәсеннән Нурихан атлы бер шәкертне яллыйлар.

Шәкерт, байбикә белән сөйләшкәндә үк, үзенең мөгаллимлек тәҗрибәсеннән чыгып, тагын берәр бала булмасмы, ди. Балалар иш булганда, сабакларын бер-берсеннән уздырырга теләп, бер-берсеннән көнләшеп, яхшырак үзләштерәләр, яхшырак ятлыйлар, янәсе.

Бу сүзләрне Гайникамал да ишетә. Бик кулай бер кыз бала бар, дип, Гөлбану турында әйтә.

Әгәр дә хак булса, байбикә: «Бетен коеп йөрмәсен әле!» – дип, башта каршы төшкән булган. Әмма Гайникамал апасы Әби патша белән телгә килсә килә, тик үзенекен итә.

Аскы каттагылар, җыйнаулашып, Гөлбануга өр-яңа дип әйтерлек киемнәр әзерлиләр. Өрәңге яфрагы сурәте төшерелгән күлмәкне дә: «Рәхәтлән! Җылы тәнеңдә тузсын», – дип, Гайникамал апасы кидерә. Гайникамал апасы, үз баласын сабакка озаткандай итеп: «Бернәрсәне бел, үскәнем, байлык бозга язылган, белем – ташка»; «Гыйлемле кеше – канатлы кеше ул», – дип, Гөлбануны өске катка үзе үк менгезеп куйды. Тырышып белем ал, укыган кеше инсафлы, әдәпле, тәүфыйклы, тәрбияле була, янәсе.

Шулай итеп, Гөлбану өчен өр-яңа серле дөнья ачылгандай булды. Һәр туар көн могҗизага тиң, тәэсирләр, яңалыклар бүләк итте. Тикмәгә генә: балачак тәэсирләреннән алтын җеп йомгагы чорнала, аннары адәм баласы шул йомгакны гомере буе сүтә, димәгәннәрдер. Уку, сабак алу аның зиһенен, бөтен барлыгын яулады да алды.

Берсеннән-берсе кызыклы ачышлар алда көткән Гөлбануны. «Әлиф, би, ти, си…» Бу авазларны аңа әбисе өйрәткән иде. Изге дога, дип, әллә ничәшәр тапкыр кабатлатыр иде. Аларны укыган кеше янына җен-пәриләр килми, имеш.

Баксаң, әлеге авазлар шәкерт абыйсы укыта торган «Мөгаллимсәни» дип аталган әлифбаның беренче хәрефләре генә икән ләбаса. Чулпания сабакка әллә ни күңел куймады, шунлыктан әлеге әлифбаны (рөхсәт сорап, әлбәттә) өенә дә алып чыккалый иде Гөлбану. Шәкерт абыйлары: әлеге хәрефләр сезгә китапларның могҗизалы серен, көчен ачарга, дөньяны танып белергә ярдәм итәрләр, дип, әледән-әле тукып тора.

Гөлбануның сабакка йөрүенә төрле кеше төрлечә карашта булды. Укырга керешкән көннәр иде. Гөлбану биек баскычтан ике генә сикерде. Аның куанычы эченә сыймый, асыл кош тоткан диярсең инде менә. Нәкъ шулвакытта, җир астыннан калыккандай, каршысында кылый күзле Хәмит абыйсы пәйда булды. Елмаюы шыксыз иде аның.

– Һе, сабактан чыгышмы? Шуны бел, сеңелкәш: синең шөгылең түгел ул. Син үзеңнең кем икәнлегеңне оныттыңмыни?.. Син бит асрау, хезмәтче баласы… Колагыңа киртәләп куй: гыйлем синең ишеләргә түгел ул. Наданнар без. Син дә, мин дә. Кара халык – кара сарык, дип, нәкъ менә безнең ишеләрне әйткәннәр дә инде…

Нәкъ шулвакыт баскыч астындагы ишектән Гайникамал апасы килеп чыкты. Кылый Хәмит тә, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, телен аркылы тешләде.

– Син нәрсә?.. – диде Гайникамал апасы, Хәмитнең күзенә керердәй булып. – Үзеңдә булмаган акылны башкаларга өйрәтмәкче буласыңмы әллә? – Гайникамал апасы Гөлбануны җилкәсеннән кочып алды. – Тырыш, үскәнем, тырыш! Белем белен ашатыр, ди. Белемсез акыл – ярсыз елга ул. Әнә акыл ияләре нәрсә дигәннәр: белем акчадан кадерлерәк, кылычтан үткенрәк. Һәркемгә мәгълүм: укыган – күп белер…

Бу юлы Кылый Хәмит тә сүзгә кушылмыйча түзә алмады:

– Күп белү ул әле акыллылык билгесе түгел. Бигрәк тә хатын-кыз өчен. Һе-һе-һе… – Бик акыллы сүз әйттем дип уйлады, ахры, канәгатьлелеге йөзенә чыккан иде. – Аннары, күп акыл җыйсаң, күп хәсрәт табарсың, дип тә әйтәләр.

Гайникамал апасы җавапсыз каламы соң, әнә ачы итеп елмайды да әйтте:

– Юньле кеше алай әйтмәс. Шуны истә тотмак кирәк: тешсезгә һәр чикләвек төшсез, ди. Ягъни белемсез кеше күп нәрсәдән мәхрүм. – Гайникамал апасы Гөлбануның аркасыннан сөйде дә: – Ишетсен колагың, күңелеңне сабакка беркет… Корыны бушка авыштырып йөрисе булма… Гыйлемгә омтылу безгә әби-бабаларыбыздан васыять булып калган, – дип, өенә кертеп җибәрде.

Гөлбану Гайникамал апасының башка сүзләрен ишетмәде. Аның каравы Хәмит әйткән сүзләр колагы төбендә яңгырап тора сыман иде. «Үзеңнең кем икәнлегеңне онытма! Син – хезмәтче, син – хәерче… Гыйлем синең өчен түгел ул!..»

Гарьчел җаны, и-и сызланды Гөлбануның. Түзмәде, мендәре өстенә капланып елап җибәрде. Шунда күз яше катыш ант итте: ничек кенә булса да укырга өйрәнергә, бәхетле булырга. Хәмит абзые әйткәнчә, кара сарык булып калмаска…

Хәрефләрне танып, иҗекләп сүзләр җыеп укый да башлагач, Гөлбануга дөнья киңәеп, ачылып киткән кебек булды. Анда-монда йомыш белән йөгергәндә дә, берәр җиргә язып куелган сүзләрне очрату белән туктап укырга керешер иде. Менә, бик матурлап, бизәкләп, бер кибет өстенә: «Шикәр, чәй», – дип язып куйганнар.

Димәк, ул миңгерәү «сарык» түгел, укый-яза белә! Бәйрәмнәргә бик тә саран бала чагында иң зур бәхете, тиңдәшсез куанычы шул укырга өйрәнү булгандыр, мөгаен. Шулай булмый ни! Нәсел-нәсәптә күренмәгән нәрсә бит!..

Язын инде ул, нәкъ шәкерт абыйсы өйрәткәнчә, китапның теләсә кай битен ачып, «су урынына эчә» иде.

Укуын озак дәвам итә алмады ул. Чөнки Чулпанияне чын-чынлап укырга озаттылар. Әмма Гөлбануның алган гыйлеме ярап куйды… Кичләрен эш бетеп, йорт-җир мәшәкате тәмам тынгач, Гайникамал апасы аны үз янына чакырып ала. Иң элек әйбәтләп чәй эчерә. Аннары: «Әйдә әле, күз нурым, укып җиппәр…» – дип, Гөлбануның кулына битләре саргаеп беткән һәм ниндидер ят ис аңкып торган берәр китап тоттыра.

Гөлбану назландырып тормый, сузып-көйләп укый башлый. Тыңлаучылар авызларын ачалар да мөкиббән китеп тыңлап утыралар. Билгеле, ара-тирә аңлашылмаган сүзләр дә очраштыргалый. Хикмәт андамыни! Әнә бит тыңлаучылар аңлыйлар. Ара-тирә: «И Ходаем!.. Тәүфыйгыңнан-бәхетеңнән аера күрмә, берүк…» – дип, авыз эчләреннән генә белгән догаларын пышылдыйлар.

Белем белен ашатыр, дип, дөрес әйткән икән Гайникамал апасы. Кайчагында күршеләре Гөлбануны чакырып алалар да еракта яшәүче кардәш-ыруларына, туган-тумачаларына хатлар яздыралар. Ул хатлар бер-берсенә охшаган булалар, һәркайсы диярлек «Мәет догага тилмергәндәй, без дә сездән хәбәр көтәбез» дигән сүзләр белән тәмамлана. Андый чакта Гөлбануны буш итмиләр, кыты-мыты белән генә сыйлап калмыйча, берәр кадак кызыл билле перәнник алырлык бакыр тиен дә биреп куйгалыйлар.

Тиздән Гөлбану аскы катта яшәүчеләр арасында иң укымышлы кеше булып китте. Хәтта Кылый Хәмит тә, шыксыз елмаеп, «бәләкәй остабикәбез» дип дәшә торган булды.

Изге китаплар гел алышынып торды. Кичләрен тотлыкмыйча, шома укысын өчен, китапларны өйгә дә биреп чыгаралар иде. Билгеле инде, китапка карата өйдә дә изге мөнәсәбәт: өрмәгән җиргә дә куймыйлар.

Тик менә беркөнне килеп чыккан Камил абыйсы гына изге китаплар турында, әнисе Миңлегөл әйтмешли, «көфер сүзләр» сөйләнеп алды. Имештер, бер бәндә кайтып керсә ни күрсен, хатыны Коръән өстендә чәч тарап утыра, ди. Бу яман хәлне күреп алган ире, ансыз да тормышыбыз сүнгән җәһәннәм кебек, дип, хатынын чөеп очыра. Аннары хәзрәт янына йөгереп барып сорый: «Әйтсәңче, хәзрәт, Коръән өстендә бет үтерсәң нишли?» Мулланың җор сүзлесе туры килгән, ахрысы. «Шырт итә!» – дип җавап кайтарган, ди.

Өйдәгеләр аның бу «көфер сүзләре»ннән көлмәделәр. Бары тик Сабирҗан гына елмаеп куйды. Кунак моны үзе дә сизенде. Сүзне кинәт кенә борып, Гөлбануның укырга-язарга өйрәнүен күкләргә чөеп мактады, хуплады. Укый-яза белмәгән кешене сукырга тиңләде.

Камил, эш югында эш булсын дигән кыяфәт белән үрелеп, киштәдә торган ике китапны да кулына алды. Берсе – «Заман ахыры китабы», икенчесе «Бәдәвам» иде.

– Заманында бу китапларны ятлый-ятлый азау тешем шомарып бетте инде минем, – дип куйды ул.

Аннары «Заман ахыры китабы»н урта бер җиреннән ачты да шаулатып укып та җибәрде:

 
Заман ахыры булса ниләр булгай,
Дөньяга төрлүк-төрлүк бәла тулгай,
Галимнәр, чагыр эчеп, зина кылгай…
 

– Күрдегезме, нәрсә ди? «Галимнәр» дип инде ул, шәт, кайбер дин әһелләрен әйтә торгандыр. Ә бит без аларның ниндилеген аз-маз гына беләбез. Эчеп-исереп типтерүләре дә, азынып йөрүләре дә, хатын-кызлар белән чуалулары да беркемгә дә сер түгел… – Камил чак кына елмая төшеп өстәде: – Монда язылганнарның барысы да дип әйтмим, бер өлеше генә хак булса да, заман ахыры дигән нәмәстә күптән инде булырга тиеш иде.

Әнә Орехово-Зуево капиталисты Морозов нишли ди. Ураза, Корбан гаетләре бәйрәме алдыннан татар эшчеләре янына килеп: «Йә, гаетне кайда укыйсыз? Мулланы Мәскәүдән китертимме, әллә авылларыгызданмы?» – дип киңәшеп йөри, ди. Гает укырга аерым биналар бирә, хәтта тиздән мәчет салып бирергә дә вәгъдә итә, ди. Аңарга әллә ислам диненең хакимлеге, чәчәк атуы кирәк дип уйлыйсызмы? Юк, ул кан эчүчегә башка нәрсә кирәк…

Авызына су капкандай тын гына утырган Сабирҗан да сүзгә кушылмаганына уңайсызланудан гына әйткән кебек итеп кыстырып куйды:

– Аны бит инде, кем, Камил туган, без генә үзгәртә алмыйбыз… Гасырлар буена шулай килгәч, шулай булыр инде ул…

Кунак кырт кисте аны:

– Юк! – диде ул. – Үзгәртербез… Килер бер көн… Барлык милләтләр дә бер гаилә кебек тату яшәрләр. Әйе, килер, барыбер килер ул көн…

Бер мәлгә тынлык урнашты. Аннары Камил кулында әвәләгән «Бәдәвам» китабының битләрен актарды.

– Менә монда мондый сүзләр бар:

 
Бу дөньяда кунакмыз,
Бу дөньяны сөймәгез;
Дөньяның фикерен куйгыл…
 

Икенче төрле итеп әйткәндә, бу – үз тормышыңны яхшырту турында уйлама дигән сүз. Тәүлегенә биш тапкыр намаз укуыңны бел дә бетте-китте! Башыңны калкытасы, күтәрәсе булма, югыйсә яктылык, кояшны күрүең бар… «Бу дөньяда кунакмыз». Фани дөнья турында уйлама. Югыйсә сине теге дөньяда яман хәлләр көтә… Дин әнә шулай куркыта, буйсындыру юлына баса. Буйсыну ул – шул ук изелү дигән сүз. Ә изелүдән инде коллыкка да ярты адым гына…

Ул көнне Камил Гөлбанулардан ярты төн узгач кына китте…

* * *

Хәмит:

– Аласы әйберләр шактый күп булыр, – дип, Сабирҗанны да үзе белән ияртте.

Чыннан да, базар кибетләрендә йөри торгач, аларның куллары төрле тартмалар, төенчекләр, төргәкләр белән тулган иде инде. Кайтырга чыктылар.

Өйләренә кайтып җитәрәк, бер хикмәтле хәл булды.

Олы урамнан җиңел генә юыртып килгән бер атлы аларга җитәрәк читкәрәк чыкты да кинәт туктады. Тарантаста нечкә кара мыеклы, бант бәйләгән, салам эшләпә кигән бер ыспай егет утыра. Янында – сылу хатын-кыз. Егет янында утырган шул туташ, тарантастан сикереп төшеп, йөгерә-атлап килде дә искәрмәстән генә Кылый Хәмитнең яңагына чабып җибәрде. Үзе, уңлы-суллы чалтыратып суккан саен, такмаклый-такмаклый:

– Монысы… газапта үткән кара көннәрем өчен!.. Ә монысы, аждаһа… юкка түгелгән күз яшьләрем өчен!.. – Аннары «тфү» дип, Хәмитнең йөзенә төкерде һәм, сикереп төшкәндәге кебек, тарантаска җиңел генә менеп утырды да, элдереп китеп бардылар.

Егет кенә, артка таба каерылып, киң итеп елмаеп, хәзергә хушыгыз дигәндәй, салам эшләпәсен салып, баш игән булды.

Бу көтелмәгән хәлдән Хәмит яшен суккандай катып калды. Һушын җыя алмый торды. Ат китеп шактый юл алгач кына, ниһаять, телгә килде ул:

– Өстерәлчек!.. Себерке! Шакшы… Ходай орган җир бит!.. Зиначы!.. Тукта! Җаныңны учыңа тоттырырмын әле…

Әле һаман бернәрсә дә аңламаган Сабирҗан:

– Кем соң ул? – дип сорады.

– Син белмисең аны… – Хәмит ут кебек кызарган колак яфракларын капшап алды. – Бер себерке шунда… Кашыклар урлап тотылып, бездән куылган иде. Әртисткә, ди, хәзер. Кәмит күрсәтеп, театр уйнап йөри, ди… Себерке!.. Күрсәтермен әле мин сиңа күрмәгәнеңне. Хәмитнең кем икәнен белеп бетермәгәнсең икән әле, өстерәлчек. Бик теләсәң – танытырмын. Вәт, динсез!..


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации