Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 22 (всего у книги 31 страниц)
Цехның заданиене үти алмавының төп сере производство мәйданының тар булуында иде. Эшчеләр исә хезмәт хакы артуын өмет итеп производство мәйданын киңәйтү яки аңа экономия ясау өчен төрле чаралар эзләп карадылар. Идәндә әзерләнә торган формаларның араларын мөмкин кадәр кыстылар. Ләкин алай итү үзе күптөрле кыенлыклар тудырды: эшчеләргә иркенләп эшләр өчен урын тарайды…
Низам да, Мохтар абзый әйткәнчә, «миен селкеткәләп» карады. Әмма берни дә чыкмас төсле иде. Чыннан да, цехта производство мәйданы җитмәүгә ул гаеплемени! Формаларны, урын җитми дип, урамга чыгарып яки берсе өстенә берсен куеп та булмый.
Тукта, тукта!.. Ә ни өчен берсе өстенә берсен куеп булмасын, ди?.. Була… Чыннан да, була ич!.. Низам шунда ук үз фикерен Мохтар абзыйга әйтте.
– Кызык!.. Бик кызык… – дип элеп алды тегесе. – Әйдә, булмаса булган икән, сынап та карыйк…
Беренче карашка бик гади булып күренгән бу тәкъдим көткәннән дә матуррак нәтиҗәләр бирде. Коючыларның хезмәт хакы атна эчендә бер ярым тапкырга артты.
Билгеле, һәрбер яңалык каршылыкка очрамый калмый. Беренчедән, формаларны берсе өстенә икенчесен куйганда, балчык тутырыла торган чуен форма савытлары чыдамады, күпме хезмәт куеп эшләгән формалар җимерелеп төште. Ул гына да түгел, стеналарын чуеннан калын итеп коеп эшләнгән форма савытларын берсе өстенә икенчесен күтәреп куярга бик авыр иде.
Мохтар абзый чуен форма савытларны корычтан ясалганнар белән алыштырырга дигән тәкъдим кертте. Контора бусагасын таптады. Аңа ышандылар, рөхсәт иттеләр. Нәтиҗәдә һәркайсы уртача өчәр пот авырлыгындагы форма савытларының авырлыгы бер потка кадәр кимеде.
Әмма Низамның шома гына барган тормышын кинәт болгатып ташлаган фаҗигале хәлләр дә шул тәкъдимнән башланды бугай… Кою эшен яңача башлап җибәрү белән, завод администрациясе һәр көнне диярлек цехка кереп, эш барышын карап ике сүзнең берендә: «Умный татарин, золотая голова!..» – дип, Мохтар абзыйны мактадылар. Мастер исә бу эшне үзе генә эшләмәвен аңлатты, Низам ягына күрсәтте. Шуннан соң Низамга да икенче күз белән карый башладылар…
Көннәрнең берендә Франциянең Бордо шәһәреннән «Волга-Франц де Фон Вишер» акционер җәмгыяте вәкиле килгән дигән хәбәр таралды. Чыннан да, бер төркем завод администраторлары арасында күзлекле, өстенә яшькелт төстәге озын шинель кигән таныш булмаган кеше күренде. Янында тылмачы да бар. Әмма чандыр чырайлы, күзлекле кеше тузан-сөремгә батып эшләгән эшчеләрне күрмәде, ул хәтта цехның түренә дә узып тормады. Ишек төбендә туктап, кулындагы кара таягы белән әле уңга, әле сулга күрсәткәләп, нәрсәләрдер сораштырды. Аннары, ничек искәрмәстән генә килеп кергән булса, шулай ук җәһәт кенә чыгып та китте.
Шул ук көнне кою цехына яңадан конторадан керделәр. Халыкка таралышмыйча торырга куштылар. Бу хәл сменалар алышынган вакытка туры килгәнгәме, халык күп иде. Нинди дә булса берәр яңалык ишетергә теләгәннәрдер, бәлки. Цехта чуен детальләр әзерләүдә яңалык кертеп, заданиене икеләтә арттыру мөмкинлеге тудырганнары өчен завод администрациясе Мохтар абзый белән Низамга акчалата бүләк бирелүе турында приказ игълан иттеләр. Һәм шунда ук Мохтар абзыйга егерме биш сум, Низамга унбиш сум акча тоттырдылар…
Ләкин бу хәл тантана төсе ала алмады. Администрация кешеләреннән тыш кул чабучылар да, тәбрикләүчеләр дә булмады. Низам тәмам аптырады. Уңайсызланды, кызарды. Ахыр чиктә: «Шулай инде… Үзләренең кулыннан килмәгәч хөсетләнәләр…» – дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты. Тик булмады. Җаны әрнеде. Ул инде ансыз да эшчеләрнең үзенә мастер белән «якшаться итә» дип кырын карауларын сизенә иде.
Әмма Мохтар абзый белән икәүдән-икәү генә калгач, тегесе аңа борчылмаска, юк-барга игътибар итмәскә кушты.
– Төкер башларына!.. Ул кадәр исең китмәсен. Халык – эт ул. Эт кенә дә түгел, бүре! Кешегә кеше бүре, дигән сүзләрне ишеткәнең бардыр. Мин, үземә калса, кеше бүредән дә яманрак, дип өстәр идем әле. Бүре, ичмаса, бер ашап туйса китеп бара. Ә кеше – юк… Ачмы ул, тукмы, барыбер бер-берсенең бугазын чәйнәү ягын карый… Так-что, юк-барга исең китмәсен.
Шунда ук Мохтар абзый тагын бер вакыйга турында сөйләп алды:
– Ит яхшылык – көт яманлык… – дип башлаган иде ул сүзен.
Билгеле булганча, кою эшендә, формалар ясау өчен, кирәкле махсус балчык әзерләү иң авыр эш процессларыннан санала. Бер тонна эрегән чуеннан детальләр кою өчен, кимендә җиде тонна балчык әзерләргә кирәк. Мохтар абзыйлар цехында бу эштә баштарак унике кеше эшләгән. Алар балчыкны изеп катыштыру машинасына, бегунга, ком, графит, балчык кебек нәрсәләрне носилкалар белән ташый торган булганнар. Шуның өстенә әле шактый биек һәм бик текә баскычтан күтәрелергә дә кирәк икән.
Көннәрнең берендә, носилка күтәреп баскычка менеп барганда, өлкән яшьтәге бер эшче, егылып, кабыргасын сындыра. Менә шулчакта Мохтар абзый бу коточкыч авыр эшне җиңеләйтергә кирәк иде дип уйлана башлый. Кайдандыр бер ташландык транспортёр таба. Аны сүтеп, цехка кертеп монтажлап куя. Нәтиҗәдә ком-балчык тутырылган носилкаларны күтәреп баскыч буйлап өскә менеп йөрүнең кирәге калмый. Бик авыр саналган бу эшне унике урынына ике кеше җиңеллек белән башкара башлыйлар… Әмма рәхмәт әйтүне ишетми Мохтар абзый. Кая ул рәхмәт ишетү! Эшчеләр аны эттән алып эткә салып сүгәләр, хәтта яныйлар… Ничәмә-ничә гаиләне ач калдырдың, янәсе.
Өлкән дусты белән сөйләшкәч, Низамның күңеле бераз тынычлангандай булды. Хәтта күктән төшкән акча бит дип, Мохтар абзыйга бер биш тәңкәсен тәкъдим дә итте. Әмма тегесе ишетергә дә теләмәде. «Анаңа ярдәм итәрсең», – дип кырт кисте.
Әни!..
Тәрәзә-ишекләре тимер рәшәткәле вагонның салкын сәкесендә яткан Низамның күңеле тулудан елыйсы килеп китте…
Эх, бигрәк тә үкенечле, бигрәк тә искәрмәстән булды шул…
Ана күңеле сизә, диләр. Чыннан да, сиздеме икән әллә?.. Бу юлы ул, үзенең бердәнбер газиз баласын бик озын, иге-чиге булмаган юлга озаткандай, күзләрен тутырып карап калды… Кем белә, бәлки, бүтән күрешә дә алмаслар… Китеп бара бит. Әллә кайта ала, әллә юк. Сугыш ич ул.
Ичмаса, газиз әнкәсенә аз гына булса да ярдәм итә алмады. Ә бит аның үзенә күрә планнары, уй-хыяллары бар иде. Менә тоташрак акча алыр да кайтып әнисенә бераз ярдәм итәр. Бер дә булмаса, адәм карарлыгы калмаган өй-каралтыны караштырыр, кыйшайган өйнең черек бүрәнәләрен алыштырыр, ишек-тәрәзәләрен сипләтер дип уйлаган иде Низам.
Мохтар абзыйның, ана карчыгыңа ярдәм итәрсең, дип әйткән сүзләреннән соң, ул «күктән төшкән» акчасын әнисенә атап та куйган иде. Әмма кулга алынган фаҗигале төннең иртәгесен, каталажкада айнып акылына килгәндә, кесәләрдә җилләр генә уйнап тора, «күктән төшкән» акча белән бергә атналык эш хакы да очкан иде…
Шул көнге вакыйганы мең дә беренче тапкыр уеннан кичерергә тырышып карады. Әле дә хәтерендә: Низам Мохтар абзый белән саубуллашты да кайтырга чыкты. Завод проходноена җитәрәк, берничә яшь эшче аны узып киттеләр. Юри күрмәмешкә салынып, төрттереп, Низам турында сүз куерткандай иттеләр. Ул бары тик «халуй…» дигән сүзне генә аермачык ишетә алды. Тун кесәсендәге куллары үзеннән-үзе йомарланды… Берәрсенең икмәк шүрлегенә менеп төшим микән әллә дип уйлап куйды. Әмма тегеләр аны бар дип тә белмәгән кыяфәт белән проходнойдан чыктылар да үз юллары белән китеп бардылар. Низам да: «Эшләгез соң, сволочьлар!.. Сез дә алырсыз…» – дип, эченнән тиргәшә-тиргәшә кайтырга чыкты.
Акча алган көн булгач, буш кул белән кайтасы килмәде аның. Тәрәзәләреннән яктылык, ишегеннән ак болыт булып пар бөркелеп торган зур гына кибеткә керде. Кибет тулы халык. Күпчелеге хатын-кыз. Ызгыш-талаш, чыр-чу… Мәңгелек каһәр, ләгънәт бу сугышка!..
Низамның күзләре көлтә-көлтә итеп асып куелган клиндер бәйләмнәренә төште. Халыкны ерып, шул якка юнәлде. Шау-гөр килеп чиратта торган хатын-кызлар икмәк килгәнне көтәләр иде. Икмәк килгән. Низам, тыз-быз килеп, икмәк ташучы сатучыларның берсеннән бер бәйләм клиндер сорады. Тегесе, чираттагыларның гауга куптаруына да карамастан, биш кадак итеп үлчәп куелган бер бәйләм мәкле клиндерне Низамга сузды. «Кеше эштән кайтып килә бит… Күрмисезмени!..» – дип җикеренде сатучы, шау-шуны басарга тырышып. Аңа шунда ук йөзләгән авыз зәһәрлек белән мең төрле итеп җавап кайтарды.
«Мохтар абзый хаклы… – дип уйлады Низам, урам буйлап атлап. – Ай-һай, халык бозылды, начарланды. Хәер, ачның ачуы яман, ди шул».
Нәкъ шулвакытта, җир астыннан чыккан кебек, аның каршысына Хәмит килеп басты.
– Хо-о, якташ!.. – дигән булды ул, гаять якын һәм бик кирәкле кешесен очраткан сыман итеп. – Син дә исәнмени соң? Син дә дөньяда бармыни әле!.. Дивана әйтмешли, өйләнеп көйләндең дә күзгә-башка күренми башладың…
– Эш бит… – диде Низам, акланырга теләгән кебек итеп.
Низамның эштән кайтып килгәнлеген белгәч, Хәмит, куанычлы хәбәр ишеткәндәй, берәр җиргә кереп чыгарга чакырды.
«Әйдә, күргәне-күрмәгәне шул булсын. Бер сыйлыйм инде үзен… – дип уйлады Низам. – Эт күңеле – бер сөяк, ди бит…»
Шунда юл аша гына таш өйнең подвалындагы сыраханәгә керделәр. Булмаса булган икән дип, тулы бер штоф алдылар…
Яратмый Низам Кылый Хәмитне. Җене сөйми. Бу нәфрәт аңарда бала чагыннан калган. Җанын кая куярга белми аптыраган чагы туры килмәсә, ул Хәмит белән бергә аракы эчү түгел, янәшә утырмас та иде. Гомумән, Низам бер Хәмитне генә түгел, элек-электән үк Мирзахан байларны нигезләре-ниләре белән яратмый.
Билгеле, тикмәгә генә тумаган аның күңелендә бу нәфрәт. Низамның яшь ярымга гына олырак абыйсы Хисамның сабый чагында ук гүргә керүенә сәбәпче булды ул нигез… Абыйсы (бала бит) еш кына шул Мирзахан байларның тыкрык буендагы алма бакчаларына кергәли иде.
Көннәрнең берендә абыйсы: «Шушында күз-колак булып тор…» – дип, Низамны койма буена бастырды да үзе бакча эченә сикерде… Низам койма ярыгыннан эчкә күз салды. Абыйсының бакча эченә сикереп төшүе булды, кинәт капкынга эләккән кебек: «Ал-ла!..» – дип, җиргә ауды. Ялан тәпиенә ябышкан такта кисәген көч-хәл белән йолкып алып ташлады да кире чыкты… Бу юлы ул койма башыннан гадәттәгечә җил уйнатып очып чыга алмады, бик җайсыз итеп, асылынып, койма буенча шуышып кына төште. Аягына баса алмыйча, җиргә сөрлекте… Шунда ук, койма буендагы сукмакка утырып, канга баткан аягының табанын үзенә таба каерып, учлап-учлап туфрак сибә башлады.
– Кемдер… тырма тешләре кебек итеп тезеп… тактага кадаклар кагып… туфракка… күмеп куйган… – диде абыйсы, күз яшьләрен тыя алмыйча…
Шул көннән башлап, Хисам абыйсы аягына баса алмас булды. Кадаклар аяк табанын берьюлы дүрт җиреннән тишкән. Ә берсе, сөяк арасыннан үтеп, аяк йөзенә кадәр тишеп чыккан иде.
Аяк көннән-көн азды. Гөбе кебек булып шешенде. Һәм шул көзне Хисам үлде…
Бик күп еллар буе Низам, ниндидер чиркану белән, тозакны шушы кылый шайтан куйган булгандыр әле, дип уйлап йөрде.
Низам каршысында утырган пырдымсыз әңгәмәдәшенә карамаска тырышты. Үз уена чумган хәлдә, салган берен күтәреп эчә барды. Көне буе эшләү, шуның өстенә ашамыйча эчү үзенекен итте, башына китә башлавын сизенде. Ул инде саубуллашып, кузгалып та китмәкче иде, тегесе:
– Хәзер инде минем чират… Мин сыйлыйм, – дип, тагын бер шешә китертте.
Беренче шешәнең башына җиткәч тә, тәмам исергән Хәмитнең теле ачылды. Бер чынга ун ялган кушып, сафсата сатты, карасын чәчте. Зәһәрләнеп-зәһәрләнеп, тормышны сүкте, дөньяны каргады. Аннары, шыксыз елмаеп, хатын-кызларны сүгәргә кереште. Аларны иблис токымыннан яратылган, иң изге дигәннәре дә юха еланнан яманрак, диде. Ир-ат та өлешсез калмады. Алар ахмакның да ахмагы, имеш. Низамны да шундыйрак ир-ат рәтенә кертте. Ирмен дигән ир хатынын ятларга бирмәс, диде. Аннары, юньле ирдән хатын йөз чөермәс, бәлки, гаеп үзеңдәдер, диде. Хәер, ул кадәресе минем өчен караңгы, диде. Һәм кинәт, искәрмәстән генә, Низамның колакларын үрә торгызырлык сүзләр кыстырып куйды. Менә, имештер, балабыз юк дип зарланасың… Хатын-кызныкын, янәсе, белмәссең аныкын… Бәлки, аңа иң элек буенда булганыннан котылырга кирәк булгандыр…
Низам, күзләрен чекерәйтеп, Хәмитнең йөзенә текәлде:
– Ни сөйләгәнеңне колагың ишетәме синең?.. Уйнап әйтсәң дә уйлап әйт. Кеше сүзе кеше үтерә. Уйлап әйт! Хатын-кызны хурлау – түбәнлек ул. Хак Тәгалә бар, шуны онытма!..
– Бетте, бетте!.. Әйттем исә кайттым, – дип маймылланды тегесе. – Миңа нәрсә… Ошамый икән, әйтмим. Тик ул кадәрле беркатлы булма дип кисәтеп куюым иде…
Низам Хәмитне терсәгеннән эләктереп алды:
– Тукта!.. Син Гөлбану турында нидер белгән кебек сөйләдең түгелме?..
Тегесе киная белән көлеп җибәрде:
– Ха-ха-ха!.. Нидер беләсең, имеш… Шуны беләм: пычрак коеда чиста су булмый. Тагын шуны беләм: ирнең дәрәҗәсен төшерүче дә, яманатын сатучы да хатын-кыз булыр. Син мине ул кадәр тома диванага санама, нәрсә сөйләгәнемне белә торганмындыр. Әләкчегә беренче камчы, дигән мәкальне дә беләм. Тиргәсеңне дә, нәләт аласымны да беләм. Шулай да әйтәм!.. Эчемдә кату булып торганга, үзеңне якын күргәнгә генә әйтүем. Югыйсә срамота бит! Их, син! Ул түбә астында ниләр булганын син миннән генә сора. Гөлбану турында дисең инде, ә?.. Хе-хе-хе!.. Дивана әйтмешли, мин аның төшкән тишеген, үскән бишеген беләм…
Моңарчы салкын тиргә батса да, тыныч кына утырган Низам, кинәт күзләрен әсәрләндереп, чынлап торып Хәмитне кысрыклый башлады. «Әтәч булып кычкырдың, давай, таңын да аттыр инде». Тегесе исә, бары тик чарасыздан гына әйтергә мәҗбүр булган кеше сыман, зәһәрләнеп агу чәчә башлады… Дөрестерме әлеге сүз, юктырмы, янәсе, гөнаһларына керер хәлем юк. Әмма шул кадәресе хак: ул өй тирәсендә иманның нәрсә икәнен белми торган шагыйрьләрнең чуалуы да, аларның бигрәк тә хатын-кызларга зыян-зарар китерүләре дә, шул исәптән Гөлбануның да өлешсез калмавы… Һәм, Гөлбануның кызыл француз яулык биреп, ул «чирдән» исән-сау гына котылып калуы турында бик белдекле кыяфәт белән тезде дә тезде. Андый хәлләр, имештер, ул тирәдә еш булгалап тора… Сихерче Исламбикә карчык яшәсен… Ул исән булганда, андый эшләрнең «эзе» дә калмый, янәсе. Тик әнә яшь байбикә Чулпания генә ул «чирне» бераз абайламыйча калган… Имештер, башта чүпрә салган һәйбәт камыр кебек күзгә күренеп күпергән һәм, йөгеннән котылам дип, үз-үзен харап иткән…
Ансыз да исерә башлаган Низамга Хәмитнең бу сүзләре аяз көнне яшен суккан кебек тәэсир итте. Баштарак ышанырга теләмәде ул. Әмма шагыйрьләр турында, кыйммәтле шәраблар, яшь байбикә Чулпания турында да өстәгәч, ул икеләнеп калды. Чөнки Чулпаниянең, чыннан да, шундый бәхетсезлеккә дучар булуын, йөгеннән котылам дип үз-үзен эштән чыгаруын, билен тота алмас хәлгә килеп гарипләнүен Низам Гөлбануның үзеннән үк ишеткән иде инде.
– Тукта, Хәмит абый! Тукта!.. Мәрхәмәтле бул! Нишләвең бу? Бу сүзләрне, мондый шәфкатьсез гаепләүне ни йөзең белән әйтә алдың?! Казасын күрерсең… Дөрес түгел диген… Әйт, Хәмит абый! Ялынам, ялварам… Чыннан да, дөрес түгел ич… – дип аһ орды Низам, өзгәләнеп.
Бу мизгелдә Хәмитнең каратут йөзендә, чыннан да, җан өшеткеч вәхшилек чалымнары чагыла сыман иде.
– Тукта әле, – диде ул, күңел кайтаргыч көлемсерәп. – Нәрсә күреп шул тиклем исең китте әле! Чибәр, сылу, яшь хатын белән яшәгәндә, теләсә нинди көтелмәгән хәлләргә әзер торырга кирәк. Хе-хе-хе!..
– Дәшмә, кабахәт!.. – диде Низам, Хәмитнең якасыннан эләктереп алып. – Дәшмә!.. Агу чәчмә… Ялганлыйсың ич… Кеше түгел син, аждаһа!.. Ходай Тәгалә сиңа тикмәгә генә тамга салмаган… кылый шайтан. – Низам, ярсыганнан-ярсый барып, соңгы сүзләрен яраланган үгез кебек үкереп әйтте: – Дәшмә, бәдбәхет!.. Яхшылык белән тыел… Югыйсә шул сыңар күзеңне дә чукып алам… Бетерәм!..
Калганнары ничектер үзеннән-үзе эшләнде. Низам, сүзне озакка сузып тормастан, өстәлдә торган дүрткырлы авыр шешәне алды да Хәмитнең башына тондырды. Шешә челпәрәмә килде. Тегесе суйган дуңгыз авазлары чыгарып чиный башлады. «Каторда череячәксең, имансыз!..» Хәмитнең башындагы ярасыннан кара кан бәрүен күреп, Низам айнып киткәндәй булды. Тиз генә бүреген киеп, урындык артына элгән клиндер бәйләмен алып, ишеккә ташланды…
Әмма өскә күтәрелә торган таш баскычка җитәрәк, кемдер, йөгереп килеп, аның каршысына чыкты. Чатырдатып, якасына ябышты… Низам бер генә селтәнде, килеп асылынучы әллә кая очып китте… Бавы өзелгән клиндерләр дә, тилгәннән өреккән чебиләр кебек, идән буйлап тәгәрәштеләр…
Низам урамга атылып чыкты. Җир астыннан калыккандай, каршысында городовой пәйда булды. Тәртип саклаучы бик яман сызгырта башлады. Низам аны җан-фәрманга бер якка чөелдереп җибәрде. Үзе кайту ягына таба йөгерде. Чыкылдап таш стенага килеп сыланган городовой тынсыз булып егылып калды.
Өенә кайтып җиткәндә инде, Низам үз-үзен белешер хәлдән узган иде. Калганнары яман төш күргән кебек булып хәтердә утырып калган…
Хәзер исә ул вакыйгаларны исенә төшерү белән, Низамның йөрәге меңгә телгәләнә. Сөекле Гөлбануны типкәләгән чакларын күз алдына китерсә, мускуллары тартышып, көзән җыергандагы кебек булып куырылып килә… «Менә бит булыр-булмас кеше белән эчү ниләргә китерә…» дигән ачыну хисләре бөтен барлыгын яулап ала аның.
Ул фаҗигале төндә ниләр булып беткәнен Низам суд карарын тыңлагач кына белде. Андый шыксыз, андый яман, андый авыр минутларны үз гомерендә бер генә тапкыр да кичергәне юк иде әле…
Зарар күргән кешеләрнең хәле судка килерлек булмау сәбәпле, хөкем карарын алардан башка гына чыгардылар… Таш стенага бәрелгән городовой берничә сәгать буе аңына килә алмыйча яткан. Хәзер дә булса эшкә чыгарлыгы юк, ди. Икенчесенең, аракылы зур шешә белән сугу нәтиҗәсендә, башы ярылган. Ярасы фәлән-фәлән озынлыкта, фәлән киңлектә һәм фәлән тирәнлектә. Канын күп югалту сәбәпле, хәзер урын өстендә ята икән. Сорау алырга барган суд чиновнигына, иң каты җәза бирсеннәр, дип әйтеп җибәргән. Җинаятьченең хатын тиешле кешесе хәзерге вакытта авыр хәлдә ята икән. Исән калмас, диделәр. Авыр күн итекләр белән эченә типкәләү нәтиҗәсендә, үле бала тапкан. Докторның язуына караганда, балага дүрт-дүрт ай ярымнар чамасы булган. Җавапка тартылучы тарафыннан эшләнгән җинаятьләр фәлән-фәлән статьяларга туры киләләр… Шул статьялар нигезендә ул фәлән-фәлән елга зинданга хөкем ителергә тиеш булган. Әмма суд, гаепләнүченең моңарчы андый эшләр белән шөгыльләнмәвен һәм үрнәк эшче булуын исәпкә алып, ул хөкем карарын үзгәртергә, ягъни хәрәкәттәге армиядә бер ел штраф батальонында хезмәт итү белән алыштыруны мөмкин дип тапкан. Әгәр дә җавапка тартылучы уртак мәмләкәтебезнең изге туфрагын саклап, падишаһыбыз галиҗәнапларына заводта эшләгән кебек хезмәт итсә, подразделениенең өлкән офицерларына судның бу карарын үзгәртү яки бөтенләй юк итү хокукы бирелгәнлеге турында да әйтелгән иде.
…Һәм менә Низам дәрьялар булып кан коелган шул сугышка китеп бара…
Мич кызып, әйбәтрәк яна башлады, ахрысы, төтен бераз кимегән кебек булды. Теплушканың түбә астында ук урнашкан тимер рәшәткәле тәрәзәләре дә аермачык булып күренә башлады. Димәк, таң атып килә. Көн дә аяз булырга охшаган. Шулай да, көя күбәләкләренә охшап, вак кына кар бөртекләре очып кергәли…
Шулвакыт, аның уйларын бүлеп, вагоннарның бер-берсенә бәрелешеп кузгала башлаулары ишетелде. Низам, тиз генә торып, тәрәзәгә күз салды… Кемдер, җылынып яткан җиреннән тормыйча гына:
– Кузгалабызмы әллә?.. – дип сорап куйды.
– Шулай бугай… – диде Низам.
Паровоз тирә-якка төтен, пар бөркеде. Каядыр бик еракка хәбәр салгандай сузып кына кычкыртты да кузгалып китте…
Паровозның соңгы гудогы Низамның йөрәген меңнәргә телгәләде:
– Хуш, Казан!.. Сау бул, Гөлбану… Кичерә алсаң икән… Аһ, нишләдем мин?.. Нишләдем?!
Поезд йөрешен кызулата бара. Ашкына… Көпчәкләрнең гөрелтесе дә көчәйгәннән-көчәя. Вагон да, сикәлтәле юлдан баргандай, як-якка чайкала…
Низамның күзләре тәрәзәдә. Менә Бишбалта… Менә тирә-якны яман ис белән агулап торучы дары заводы…
Казан артта калды.
Каяндыр астан, йөрәк төбеннән бер төер күтәрелеп, Низамны буып бимазалый башлады. Иркенләп сулыш алырга да бирми… Якасының өске төймәсен ычкындырды. Башын артка ташлап, стенага терәлде. Күз яше, яңакларын көйдереп, аска тәгәрәде.
Ә вагон илиме или…
Хәзер инде тәрәзәдән телеграф баганалары һәм бәсләнеп авырайган тимерчыбыклары гына чагылып кала.
Кояш чыкты.
Низам кабат тәрәзәгә капланды…
Поезд озын дамба буенча бара иде. Сулга таба борыла башлады. Шулчак Низам поездның насыйптан барган күләгәсенә күз салды. Шыксыз биек тәгәрмәчләр өстендә шыксыз биек вагоннар…
Шулвакыт Низам сискәнеп китте. Поезд яман дөбердәп, тирә-якны шыксыз гөрелте белән тутырып, мәшһүр Идел аша салынган гаять зур тимер күпер өстенә килеп кергән иде.
ӨЧЕНЧЕ КИСӘК
Богауланган халык, – ирекле бул!
Ирек алган халык, – бөек бул!..
В. Гюго
1
Җиде төн уртасында ишекне шакыдылар.
Сискәнеп уянган Сәет, киеменә ут капкандай, урыныннан очып төште. Кабалану хикмәтедер, караңгыда ишекне таба алмыйча азапланды.
Ишектән, кулларына фонарьлар тотып, берьюлы өч-дүрт полицейский, эшләпәле бер кеше (пүнәтәй урынына чакырганнардыр инде) һәм хуҗа хатын килеп керделәр… Ут кабыздылар. Иң алдан кергән полицейский беренче сорауны хуҗа хатынга бирде:
– Сезнең жилецмы?
– Әйе, ваше превосходительство!..
Хуҗа хатын тәмам каушаган. Аны да әле генә җылы урыныннан кузгаткан булсалар кирәк. Тузгыган чәчләре шәле астыннан бүселеп чыккан. Өстенә дә аннан-моннан гына киенгән. Йөзе ачулы, гүя ул Сәеткә, менә синең аркада күрәбез бу хикмәтләрне, дип шелтә белдерә кебек иде.
Сәеткә кулга алыначагын әйтеп киенергә куштылар…
Тентү башланды. Иң элек китап киштәсе дөбердәп ишелеп төште. Язу өстәле өстендәге һәм аскы тартмаларындагы кулъязмалары идәнгә очты, күз карасы кебек итеп саклаган газета төргәкләрен тузгытып ташладылар. (Аларда бит аның шигырьләре басылган.)
Сәет киенгән арада, полицейскийларның өлкәне, папкасыннан кәгазь чыгарып, сораулар бирә башлады:
– Исемегез? Фамилиягез?
– Сәет Нуркай…
– Как так Нуркай?– дип, кинәт җикеренеп куйды полицейский. – Ә Сәлимгәрәев кем? Карагыз аны! Бездә мәгълүматлар җитәрлек. Сезнең чын фамилиягез Сәлимгәрәев булырга тиеш…
Соңгы сүзләре белән ул Сәеттән бигрәк, өстәл янында газеталар караштырып торган эшләпәле кешегә мөрәҗәгать итте.
Тегесе, мөселманга охшаганы, эшеннән бүленеп, хәрбиләрчә тураеп әйтте:
– Нуркай, – ваше превосходительство, аларның псевдонимы…
– Ягъни мәсәлән, кличкасы!..
– Юк, ваше превосходительство… Күпчелек язучы-мөхәррирләр үзләренә псевдоним алалар. Икенче төрле итеп әйткәндә, шигъриятлерәк, матуррак исем сайлыйлар…
Ниһаять, Сәет киенеп бетте. Аны алып китү өчен, ишек артында көтеп торган ике полицейский бүлмәгә керделәр. Бу көтелмәгән хәлдән тәмам аптырашта калган шагыйрь: «Ваше превосходительство… Берәр аңлашылмаучылыктыр бу…» – дип, сүз катып караса да, полицейскийларның өлкәне: «Отделениедә бар да ачыкланыр», – дип, авызын бик тиз томалады.
Отделениегә җәяүләп кенә бардылар. Урамнар тып-тын. Аяк астындагы кар буш урамнарда әллә кайларга ишетелерлек булып шыгырдый. Күк йөзе чалт аяз. Ай яктысы. Аяк асты тулы куе зәңгәр күләгә…
Отделениедә сорау-фәлән алып тормадылар. Кабат тентеделәр дә ярым караңгы буш камерага ялгызын кертеп яптылар.
Камерада урын-җирсез тар гына бер тимер койкадан башка берни юк. Тәрәзә дә юк. Югарыда, түшәм астында ук, бер кара тишек кенә күренә.
«Вакыт күпме икән?..» – дип уйлады Сәет. Сәгате өйдә яңа жилеты кесәсендә калган иде. Аңа никтер бу караңгы, дымлы җәһәннәм базында озак тотмаслар кебек тоелды. Хәзер яисә иртәнге якта ук, кирәк нәрсәләрне ачыкларлар да гафу үтенеп чыгарып җибәрерләр кебек иде. Бөрешеп утырып туйгач йөренеп алды. Тагын утырды. Тагын торды… Уйлары да өзек-өзек кенә булып агылды. Һаман да баш ватып, бер сорауга җавап эзләде: нәрсә өчен кулга алдылар икән аны?..
Бу төн атнага тиң озын тоелды аңа. Ниһаять, шалтыр-шолтыр китереп, ишекне ачканнары ишетелде.
– Допроска!.. – диделәр.
Аны пристав кабинетына алып керделәр. Тимер рәшәткәле, эре өлгеле биек тәрәзәләрдән төшкән яктылык Сәетнең башын әйләндереп, күз алларын томанландырып җибәрде. Приставның алтын погоннарыннан һәм кителендәге ниндидер дүрткырлы медаленнән башка бернәрсә дә күрмәде Сәет. Аны бүлмәнең урта бер җиренә куелган урындыкка утырттылар да ниндидер прокламацияләр турында, аларның кайда, кемнәр тарафыннан басылулары турында сораштыра башладылар.
Сәет берни дә белмәвен әйткәч, тегесе, менә болар нәрсә дип, өстәл өстенә ниндидер листовкалар чыгарып ташлады.
Төнне йокысыз чыгу, шуның өстенә тынчу һавада утыру үзенекен итте: Сәет башы әйләнүен һәм күңеле болгана башлавын тойды. Ул егылмас өчен бөтен көчен җыйды, бөтен фикерен бер ноктага туплады. Күзләрен каршы як стенага эленгән зур портретка төбәде. Бөтен дикъкатен шул портрет астындагы сүзләрне укуга юнәлдереп карады. Пристав җикеренеп тагын ниндидер сораулар бирде, тик Сәет ишетмәде аларны, портрет астындагы вак хәрефле сүзләрне тулысынча укып чыкты. «Председатель Совета Министров статс-секретарь Пётр Аркадьевич Столыпин».
Тәмам фикер йөртер сәләтен югалта башлаган Сәет, үз-үзен көчләп булса да, фикер эзлеклелеген сакларга тырышты… «Статс-секретарь… Моннан дүрт-биш ел элек үтерелде… Әйе-әйе!.. Бөтенроссия күләмендә гадәттән тыш вакыйга булган иде… Эсер Богров тарафыннан үтерелде… Киевта. Ә ни өчен монда куелган ул?.. Үтерелгән бит инде…»
Шул ук көнне Сәетне конвой белән төрмәгә озаттылар.
Төрмәдә дә допрос алдылар…
Башта каты кыландылар. Крамольник дип атадылар, крепость, Себер, ерак сөрген белән янадылар; дусларыгыз барысы да кулга алындылар, әмма дөресен әйтеп, хәлләрен җиңеләйттеләр, диделәр. Даниярны, тагын ниндидер кешеләрнең исемнәрен атадылар. Сәет сорау алучы офицерның калтыраган кулындагы кәгазьгә игътибар итте: исемлек теркәлгән бу кәгазь ялтыравыклы калай кебек шыгырдый иде. Ахыр чиктә офицер кәгазен өстәл өстенә ташлады да кулына яңадан бер төргәк листовка алды. Өстәл артыннан чыгып, тагын Сәет каршына килеп басты. Кабат бер-берсенә охшаган сораулар бирде. Аннары, чыгырыннан чыгып, шул листовкалар белән Сәетнең йөзенә суга башлады.
Әмма Сәетнең бөтен җавабы: «Юк… Белә алмадым… Күргәнем булмады…» кебек сүзләрдән узмады.
– Күрсәтербез! Күрсәтербез әле… – дип янап аны яңадан ялгыз камерага кертеп яптылар.
Бераздан тагын чакырдылар. Бу юлы, ниндидер ярым караңгы бүлмәгә алып кереп, әллә ничә төрле итеп алдан да, яннан да карточкага төшерделәр. Яңадан камерасына китереп яптылар.
Шулвакыт төрмәнең икенче катында, Сәетнең баш очындагы камераларның берсеннән кемнәрнеңдер җырлап җибәргән тавышы ишетелде. Җыр, көчәйгәннән-көчәя барып, көчле җилдә кабынып киткән ялкын кебек, бераздан бөтен төрмәгә яңгырады. Сүзләре дә аермачык булып ишетелә башлады.
Вы жертво-ою па-ли в борьбе ро-ко-вой,
Лю-юбви беззавет-ной к наро-оду…
Шагыйрьнең дә күңеле җилкенеп куйды. Яңгыра, ирек җыры! Ныграк яңгыра!..
Чыннан да, бу җырдан богаулар өзелер, тимер рәшәткәләр, авыр ишекләр ачылып китәр кебек тоелды. Һәм ул, кулларын артка куеп, кызу-кызу атлап камера буйлап йөренә башлады. Үзе дә җырга кушылды.
Вы отда-ли всё, что могли, за него,
За жизнь его, честь и сво-бо-ду-у…
Шулвакыт коридор буенча йөгерешкән надзирательләрнең аяк тавышлары һәм, тимер белән камера ишекләренә суккалап: «Прек-рати-и петь! В карцер пойдёте…» – дип акырынганы ишетелде.
Сәетнең дә ишегенә сугып уздылар. Ләкин бу хәл аны куркытмады. Бу минутта ул ирексездән батыр Даниярларны, аның бернинди курку белми торган большевиклар, ниндидер ленинчылар турында әйткән сүзләрен исенә төшерде. Үзен дә (бары тик бер генә минутка) шундый курку белми торган кешеләр кебек хис итте.
Ләкин аның күңел күтәренкелеге озакка бармады. Үкереп шаулаган диңгез тынычланган кебек, җыр тыну белән, аны яңадан шик-шөбһә биләп алды. Ул кинәт идән уртасында туктап калды. Үзенең кайдалыгын бары тик хәзер генә төшенгән кеше сыман, як-якка күз салды… Тар камера. Кара-кучкыл төстәге таш идән. Бер якта – стенага беркетелгән тимер койка. Каты матрац. Эченә оешып беткән чүпрәк-чапрак тутырылган пычрак мендәр. Сәләмә генә юка юрган. Икенче якта (шулай ук стенага беркетелгән) – тумбочка кадәрле генә өстәл. Бер урындык. Иң күзгә бәрелеп торганы – тимер ишек. Ишектә – җәнлек күзе кадәрле генә тишек. Ул пыялаланган. Чак кына астарак, тоткыннарга ризык биргәндә генә ачыла торган янә бер тишек. Почмакта – агач капкачлы чиләк…
Сәет, күңеленә шом сала торган уйларыннан арынырга теләгәндәй, яңадан йөренә башлады. Аннары әкрен генә килеп урындык алды да, тәрәзә турысына куеп, шуңа менде… Моннан берни дә, хәтта күк йөзе дә күренми иде.
Сәет белә: тәрәзәгә якын килергә ярамый. Коридордагы надзирательнең шунда ук «Куда полез!.. Сойди сейчас же!..» дигән усал тавышы ишетеләчәк. Аннары көненә нибары егерме минутка гына бирелә торган «прогулка»дан да мәхрүм булачаксың…
Коридорда аяк тавышлары ишетелмиме икән дип, Сәет артына борылды… Күзе яктыга ияләшкәнгәме, камера эче бер шыксыз тирән упкынга охшап калды…
Төште. Урындыкны кире урынына куйды. Койкасына килеп утырды. Кояш баю ягына авышты, ахрысы, алсу нурлары камерага да үтеп керделәр… Сәет, өмет яктысы булып күренгән шул нурларны качырудан курыккандай, әкрен генә койкасына ятты һәм күзләрен шул нурларга текәде…
Тимер рәшәткә аша үткәнгәме, берничәгә бүленгәләп күренгән бу кояш нурлары аксыл-көмеш кылларны хәтерләттеләр. Нәкъ шулчакта алар, биниһая шигъриятле, могҗизалы моңнар чыгарып, менә-менә чыңлый башларлар төсле иде. Шунысы гаҗәп: Сәетнең инде кайдадыр шундый тирбәлеп торган көмеш кылларны күргәне бар иде кебек. Әйе, бар… Арфа кыллары иде ул. Оренбургта… Ниндидер концертта күргән иде ул аларны.
Әйе, бар иде!.. Сәетнең дә бар иде очар кош кебек ирекле чаклары…
Бөтен күңелен өтәләп, аны яңадан сагыш басты. Күп тә үтмәде, ул сагыш эч пошуы, йөрәк әрнүе белән алышынды…
Атналар үтте. Гүя аны бөтенләй оныттылар. Бары тик кулга алынуына ай тулды дигәндә генә кабат допроска алып киттеләр… Тагын шул бер бетмәгән балык башы: йә, акылыгызга килмәдегезме әле?.. Бу юлы комендатурада кулга алынган төнне күренгән эшләпәле кеше дә бар иде. Шул саф татар телендә, кирәкмәгән кешеләр белән аралашкансыз, дип шелтәләп куйды.
Бу юлы әллә ни озак тотмадылар. Барыгыз, тагын уйлагыз дип әйттеләр дә кабинеттан чыгарга куштылар.
Коридорда кабинет ишеге катында торган конвой аны туктатты. Шулвакытта ул ябылып бетмәгән ишектән ишетелгән сүзләргә колак салды.
– …Шигырьләр яза дисез, алайса? Андыйлар икеләтә хәтәр була… Һы-ы… Арада крамола да очрамыймы соң?
Эшләпәле кеше:
– Што вы, ваше превосходительство! Так себе… Шваль всякая… дрянь!.. – диде.
Әйтерсең лә Сәеткә авыр гер белән тондырдылар… Кинәт миңрәп, аңына килә алмыйча торды. Ансыз да кимсетелгән, ансыз да мыскыл ителгән шагыйрь йөрәге бу кадәресен күтәрә алмас кебек тоелды. Төннәрен йокламыйча, күз нурларын түгеп, «йөрәгенең кайнар каны, нервларының сүле» белән язган иҗади җимешләренә, хезмәтенә, ниһаять, лаеклы бәяне алды: «Шваль всякая… дрянь…»
Кинәт акылына зәгыйфьлек килгән кеше кебек, баскан җирендә катып калды Сәет. Бары тик җиңеннән алып җилтерәткәч кенә аңына килгәндәй булды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.