Электронная библиотека » Махмут Хасанов » » онлайн чтение - страница 27

Текст книги "Саумы, Кояш!"


  • Текст добавлен: 25 марта 2022, 18:40


Автор книги: Махмут Хасанов


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 27 (всего у книги 31 страниц)

Шрифт:
- 100% +
5

Пароходтан төшкәч, ат эзләп вакытын әрәм итмәде Гөлбану. Яр өстендәге постоялый двор янында, сораша башлау белән, олау да тапты.

– Билгеле, без Көлленең үзенә үк бармыйбыз баруын, – диде ат хуҗасы. – Шулай да яныннан орынып ук диярлек узабыз. Без үтәсе юлдан ул, турыдан гына санасаң, ике-өч чакрымнар чамасы читтә кала. Бер тау сырты аша гына үтәсең…

Өлкән яшьләрдәге абзый кеше, үзең кем буласың, кем янына кайтуың иде, дип сорашып алды. Гөлбану каладан каенанасының хәлен белергә дип кайтып килүе турында әйтте. Аннары түләү хакында сөйләштеләр, һәм шуның белән сүзләре дә бетте.

Бераздан ат янына, ике кулы белән кәкре башлы таягына таянып, сыңар аягын җирдән өстерәп, тагын бер кеше килеп җитте. Ат хуҗасының юлдашы – авылдашы икән. Абзый кеше аның килеп җитүен генә көтеп торган булып чыкты.

– Менә Көллегә кадәр кайтучы бар… – диде ат хуҗасы, Гөлбану ягына күрсәтеп.

– Түлиме соң?– дип сорап куйды авылдашы.

– Җитмеш тиен көмешкә килештек.

– Яраган. Әйдә, иш янына куш дигәндәй, бөтенләй бушка алып кайту ише булмас…

Җыена башладылар. Ат хуҗасы арбадагы арыш саламын тигезләп түшәде дә өстен иске кожаны белән каплады. Ир-ат алга таба карап утырды. Гөлбану, төенчеген янына куеп, арбаның арткы ягына урнашты. Ат хуҗасы, каяндыр чыгарып, астыңа салып утыр, дип, аңа да бер иске капчык бирде.

Кузгалдылар…

Кояш нәкъ баш өстендә. Шундый кыздыра, түзәр хәл юк. Күк йөзе, кояшта уңып, саф зәңгәрлеген югалткан сыман, чак кына агарынган. Шундый аяз, бер генә болыт әсәре булсынчы.

Авыл артта калды. Кыр башланды. Чак кына җиләсрәк булып китте. Юк, бу агачларны шаулатып, тәннәрне рәхәт ләззәтләндереп җибәрә торган салкынча талгын җил түгел. Ә дөрләп янган мичнең авызыннан бөркелгән кайнар сулыш кебек тынга каба, иркенләп сулыш алырга да ирек бирми торган җил. Бу җил кыр өсләреннән, юл буйларыннан багана-багана тузан күтәрә дә болыт кебек тигәнәк мамыгын тузгыта.

Карлыгачлар, җиргә елышып ук, канат очлары белән тузанда эзләр калдырып очалар. Каргалар, әлсерәп, тәмам хәлдән таеп, җирдә утыралар. Томшыклары ачык. Ат якынлашкач, ялкау гына күтәрелеп, канатларын кагарга иренгәндәй, чак кына һавада асылынып торалар да, узып киткәч, яңадан җиргә төшәләр.

Тирә-якта – чикерткә туе… Юлның як-ягында – әрем урманы. Чак кына читтәрәк кипкән инеш үзәнлегенә көтү чәчелгән. Сыерлар бик сирәк. Ул бичаралар кая керергә тишек таба алмагандай тыпырчыналар: өсләрендә кара болыт кебек кигәвен гөжли. Сарыклар өер-өер булып бер-берсенә елышканнар да, әлсерәп, бер урында чайкалып торалар…

Иген кырлары очраштыргалый. Сирәк кенә тишелгән нечкә, зәгыйфь арыш сабаклары ярылып беткән җир өстендә чайкала. Тамырда килеш көйгәннәр. Аларын да билчән белән күкбаш күмеп киткән.

Атны бер көйгә атлатып, вакыты белән юырткалап, ашыкмыйча, бик тәмләп тәмәке көйрәтеп кайтучы абзыйлар, Гөлбануның барлыгын бөтенләй оныткандай, үзара әңгәмә алып баралар.

Ат хуҗасы, тирән көрсенеп:

– Эһ-һе-һе!.. – дип сузып куйды. – Заманаларны әйтәм әле, елдан-ел авырая бара. Элегрәк, ичмаса, яңгыр яумаса, төннәрен мул булып чык төшәр иде. Хәзер анысы да юк… Болытларга гына күз сал син. Күренәләр дә, кайнар мичкә тыгылган боз кисәгедәй эреп, юк та булалар. Хәерлегә түгел бу… Инде быел ел килешләре ару гына буламы дип торганда, әллә нишләде дә куйды. Бөтенесе корыды, көйде…

Авылдашы байтак вакыт дәшмичә барды. Аннары тәмәке төпчегенә төкергәләп сүндерде дә читкә ыргытты. Бары тик шуннан соң гына, сорау биргән кебек итеп, сүз кыстырып куйды:

– Нда-а!.. Быел да ачка интегербез микәнни инде?..

«Һәркайда моң-зар», – дип уйлап куйды Гөлбану.

Бер авылга килеп керделәр. Урамнар буш, бер җан әсәре күренми. Өйләр сизелерлек булып сирәгәйгән. Булганнары да түбә-кыексыз, каралты-курасыз. Саламнары череп кара-кучкылланган, бастырыклар коелып беткән. Тишек-тошык түбәләрдә чүлмәк морҗалар тырпаеп тора. Тәрәзәләрнең күбесендә – карындык. Кайберләренә аркылы-торкылы такталар кадакланган. Буш өй урыннары аеруча шыксыз булып күренә. Андый урыннарны куш йодрык кадәрле куе ал чәчәкле чәнечкеле шайтан таягы, котырып үскән кара әрем, алабута, кычыткан баскан…

Авылдан чыккач, абзыйлар яңадан сүзгә керештеләр. Бу юлы алар кемнедер тиргиләр, кемнедер каргыйлар иде.

– Хисмәтне әйтәм әле, – дип башлады ат хуҗасы. – Мулланың мулла булуы гадәт, мужикның мулла булуы гаҗәп дигәндәй, ай-һай, узынды, эт йөз! Бер дә чамасы юк…

– Ике этнең бере инде.

– Беркөн ясак җыенында нишләде ич, җир бит!.. Ясакны вакытында түләмәдең дип, теге тыкрык Фәйзерахманының соңгы бишмәтен салдырып алды. Юлбасар да алай итмәс. Чирле картка кул күтәрергә, көпә-көндез кычкыртып таларга ничек җөрьәт итә. Чыкмаган бер җаны гына калган бит инде бичараның. Көлсәң көл, еласаң ела. Фәйзерахман картны әйтәм әле, җыеннан чыгу белән, көйләп, болай дип бәет әйтеп тора:

 
Җыенга дип барган идем,
Колак кактым бишмәттән;
Анысы да гарьлек түгел,
Кыйнаттылар Хисмәттән…
 

Аз сүзле авылдашы бу юлы да бары тик бер генә сүз кыстырып куйды:

– Аңа да бер килер әле…

Шактый юл үтелде. Ат та арыды. Кояш баю ягына авышкач, бер рус авылына кунарга керделәр. Ат хуҗасының гадәттә керә торган фатиры икән. Әмма Гөлбану төннең төн буе керфек какмады. Почмак якта (озак кычкырудан булса кирәк) ярым карлыккан тавыш белән сабый бала елавы, кемнеңдер яман каты гырлавы, аннары бүлмәнең ят исләр белән тулган тынчу һавасы аңа йокыга китәргә ирек бирмәде.

Юлдашлары да таң беленер-беленмәс борын ук тордылар. Аннан-моннан капкалап алгандай иттеләр дә яңадан сәфәр чыктылар.

Иртәнге салкынча һавада (бәлки, өенә якынлашуын сизенептер) ат та җитезрәк атлап китте. Хуҗасының дилбегәне җиңелчә генә кагып бер чөңгерүе белән, шунда ук әйбәт кенә юырта башлады. Вак-төяк үрләрне менгәндә дә кичәге кебек арбадан төшеп җәяүләргә туры килмәде.

Өйлә вакытлары якынлашканда, олаучы, ниһаять, атны туктатты.

– Менә, сеңелкәй, син инде кайтып та җиттең… – диде ул. – Менә, шушы авыл аша үтеп, иң элек су буена төшәсең. Аннан ә-ә-нә теге каршыдагы үргә менәсең. Көлле авылы шул калкулыкның итәгенә үк утырган…

Гөлбану рәхмәт әйтте дә төшеп калды…

Авылга керү белән, беренче очраган кешедән үк Көллегә турыдан гына үтү юлын сорарга булды. Шулвакыт Гөлбану капка төбендәге черек бүрәнә өстендә утырган бер картны күреп алды. Урам кадәр урамда бүтән кеше күренмәгәч, ни булса, шул булыр дип, әлеге картка мөрәҗәгать итеп карарга булды. Ир-атка беренче булып сүз кату уен эш түгел, әлбәттә. Карт кешенең әллә нәрсә уйлавы бар.

Гөлбану, яулыгының почмагы белән авызын каплый төшеп, карт янына юнәлде. Карт бик бетәшкән, сырхауга охшаган иде. Иске киндер күлмәге өстеннән ямаулы бишмәт кигән. Күлмәге төсле үк ямау өстенә ямау салынган киндер ыштан аша арык тезләре төртеп тора. Балавыз төсе кергән куллары көчсез, җегәрсезләр. Үтә күренмәле тиресе аша, аркылы-торкылы яткан сөлекләрне хәтерләтеп, кан тамырлары бүртенеп тора. Картның аяк очында ук, башын артка ташлап, аякларын сузып, үләксәгә охшап, бер эт ята. Әлсерәгән ул, еш-еш сулыш ала.

Гөлбану иң элек карт белән исәнләште. Әмма тегесе сәламне алмады, ишетмәде булса кирәк. Шулвакыт, берничә бөртек чал сакалы тырпаеп торган ияген көч-хәл белән кыймылдатып:

– Балакай… мин берни дә ишетмим. Дөм саңгырау мин… – диде.

Шулвакыт каршыдагы җил капкалы бер өйдән, җан-фәрманга акырып елаган баласын җитәкләп, бер хатын чыкты. Гөлбану тиз генә аның каршысына төште. Көлле авылына ничегрәк барырга дип сорады.

– Турыдан гына юл бар дип әйткәннәр иде, – диде ул, өстәп.

Әмма баласының һаман да акырып елавы аркасында, хатын аның сүзләрен ишетмәде. Үзе үк сорау белән җавап кайтарды:

– Нәрсә дидең?

– Көллегә… Көлле авылына ничегрәк барырга дип сорый идем.

Хатын бу юлы да ишетмәде. Ахыр чиктә ул, өзлексез үкергән баласын тыю нияте белән, сабыйның кулыннан җилтерәтеп тартып куйды:

– Туктыйсыңмы син юкмы, пычак кергере!..

Капкорсаклы малай тагын да катырак акыра башлады.

Гөлбану җавап ала алуына тәмам өметен өзеп китеп барды. Беренче очраган тыкрыкка борылды да су буена төште.

Шунда ук әллә ни зур булмаган буа, ярлары кызыл балчык. Буасы да тирестән генә салынган. Бәлки шуңа күрәдер, инешнең суы да язларын мал-туар абзарыннан агып чыккан гөрләвекләргә охшашлы, сап-сары.

Буа аша чыкты да кәҗәләр сукмагы буйлап үргә таба күтәрелә башлады. Ә кояш мәрхәмәтсез рәвештә кыздыруын белә. Тирләп-пеште Гөлбану. Авызы кипте, мие кайнап чыгу дәрәҗәсенә җитте. Һәм, ниһаять, үр өстенә менеп тә җитте…

Тау өсте тип-тигез, шар тәгәрәтеп уйнарлык. Үзе шәрә. Бары тик, дуңгыз сыртындагы кылларны хәтерләтеп, анда-санда зәгыйфь кылганнар гына тырпаеп утыралар.

Кояш Гөлбануның нәкъ башы өстендә. Шундый бөркү, түзәр хәл юк. Хәтта күләгәсе дә, бу тамаша эсседән качарга теләгәндәй, кыскарганнан-кыскара барып, һаман аяк астынарак елыша…

Гөлбану бара да бара. Тирә-якта бернинди тереклек юк, әйтерсең лә барлык җан иясе үлеп беткән. Аяк астындагы үлән, чалгы белән чабып киптерелгән кебек, кетердәп уалып кала.

Ә авыл һаман күренми дә күренми. Ялгыш сукмактан кереп китеп, әллә, Ходаем, адаштыммы икән, дип уйлап куярга мәҗбүр булды Гөлбану.

Әмма шулвакыт, шактый куе, зур бакчаны хәтерләтеп, агач башлары күренде… «Авыл зиратыдыр», – дип уйлап куйды Гөлбану.

Аннары шул куе агачлыктан чак кына уңдарак очланып чыгып торган мәчет манарасы да күренде. Авыл үзе тау астында ук икән.

Ниһаять, Көлле!..

Менә нинди икән ул! Димәк, аның Низамы шушы авылда туган, шушы тау битендә уйнап үскән… Кайсысы икән аларның өе?..

Гөлбану, шушы сорауга җавап эзләгәндәй, беркавым авыл өстенә карап торды. Моннан, югарыдан караганда, йорт-җирләр, каралты-куралар, иске читән яки ярган киртәләр белән генә булса да, бер-беренә тоташып, ялганып торалар. Бары тик бер өй генә читтә ялгызы моңаеп утыра.

«Бәлки, шул йорттыр…» дигән уй чагылып китте Гөлбануның башында. Картлык көнендә тормыш терәге булган бердәнбер газиз баласыннан мәхрүм калган карчыкны кызгану хисе туды, күңеле сызды, йөрәге әрнеде аның. «Каенанамны күрсәм дә, үземнең кем икәнлегемне белдермәм» дигән уеннан шунда ук кире кайтты. Нишләп алай итсен ди ул? Һичкайчан итмәс! Менә әманәтен үтәр дә каенанасын эзләп табар. Кулыннан килгән кадәр ярдәм итәр: өен сылар, каралты тирәләрен караштырыр, бакчасы булса, бакчасын рәткә кертер, утын әзерләшер… Аңа бит Казанга барыбер тиз генә кайтырга ярамый. Кем белә, бәлки әле Низамыннан да нинди булса хәбәр-хәтер бардыр?..

Шундый уйлар белән канатланган Гөлбану авылга җитәрәк бакчалар артыннан бозау куалап кайтып килүче бер малайны очратты. Чулак солдат Гарифуллаларның кайда торганлыгын сорады.

Гөлбану ялгышкан икән. Нәүмиз балага охшап, ялгызы бер читтә торган теге өй чулак Гарифулланыкы булып чыкты. Солдатның үзен өйдә туры китерә алмады. Гөлбануны ярым караңгы салкынча өйалды идәненә җәелгән урын өстендә яткан сырхау хатын-кыз каршылады.

– Ат белән килеп алып киттеләр… – диде хатын, башын мендәр өстеннән калкыта төшеп. – Кече Карагай авылына. Анда мәхшәр көне, ди, бүген… Бер кыз баланың башына җитәргә җыеналар, ди. Ярдәмең тимәсме, дип, шул кызның абзый тиешле кешесе алып китте…

Гөлбану «Карагай» сүзен ишетү белән тетрәнеп киткәндәй булды. Шулай да аны-моны сиздермәде. Бары тик:

– Тиз кайтыр микән соң ул?.. – дип сорап куйды.

– Белмим шул… – диде хатын, башын яңадан мендәре өстенә салып. – Бер чыгып киткәч, тиз генә кайта алмавы да бар…

– Моннан еракмы соң ул авыл?

– Әллә ни ерак түгел, Олы Карагайга орынып кына тора…

Туган авылының исемен дә ишеткәч, күңеле җилкенеп куйды Гөлбануның. Тагын сорау бирде:

– Ничегрәк барырга соң анда?..

Хатын үзенең ябык чыраен аңа таба бора төште:

– Үзең соң бу якныкы түгелмени?

– Түгел идем шул…

– Алайса, тыңла. Менә шушы яклап, су буйлап тау итәгеннән барсаң, Кече Карагайга барасың да чыгасың. Сау-сәламәт кешегә әллә ни ерак та түгел. Күп дигәндә, алты-җиде чакрым тирәсе булыр…

Гөлбану рәхмәтләр әйтеп саубуллашты да, төенчеген кыстырып, яңадан юлга чыкты.

* * *

Олы юллардан читтә яткан, замана дулкыннары үтеп керә алмаслык мондый караңгы почмакларда да тирә-юньдәге авылларны аякка бастырырлык гадәттән тыш вакыйгалар булгалый.

Шундый хәлләрнең беренчесе узган гасырның икенче яртысында – Кырым сугышы тәмамланган елларда булган…

Ул вакыйга булганга инде, картлар әйтмешли, ярты гомер узган. Ләкин бит ярты түгел, гомер буена да онытылмаслык хәлләр була. Ул турыда картлар әле дә булса гыйбрәт итеп тә, мәзәк итеп тә сөйләштергәлиләр…

Болай була. Авылның Сафиулла атлы бер егете солдатка алына. Кырым сугышы вакытында Севастополь бастионнарының берсендә каты яралана. Зур батырлык күрсәткәне өчен Георгиевский тәресе белән бүләкләнә… Кем белә, шул тәре булмаса, бәлки, туган якларына тиз генә әйләнеп кайта да алмас иде. Солдат юлы – чәбәләнеп беткән җеп кебек бит ул.

Пароходтан төшү белән, култык таякларын бер читкә атып бәрә дә җиргә ава бу. Күз яшьләрен тыя алмый, туган туфрагына аяк басуына ышанасы килми аның. Олау да бик тиз табыла. Җитмәсә тагын, авылдашы очрый, газиз әнкәсенең исәнлеген белә. Куанычы-шатлыгы эченә сыймый солдатның. Тизрәк, тизрәк туган авылга!..

Әмма авылдашы, куштан Миннәхмәт, аны алып кайтмый, аягы-кулы яраланган солдатны ташлап кача. Кайтып җитү белән, бөтен авыл халкын, дин хадимнәрен аякка бастыра. Янәсе, Сафиулла солдат кяфергә әверелгән, динен саткан, муенына… тфү-тфү, әстәгъфирулла, тәүбә, әйттем исә кайттым, «тавык тәпие» таккан… Имештер, пристаньдагы чиркәүгә карап тезләнеп, илереп-илереп чукынганын Миннәхмәт үз күзе белән күреп торган…

Сәнәкләр, күсәкләр күтәреп каршы чыгалар. Иң алда чапанын җилбәгәй җибәргән хәзрәт… Халык гөж килә. Үтеп барган олаудан төшеп калган Сафиулла солдатка туган авылына аяк басарга рөхсәт итмиләр. Әнисен «кяфер» улы янына барудан тыялар. Кемдер, таш белән бәреп, солдатның йөзен канга батыра…

Култык таякларына таянып, көч-хәл белән аягында басып торган солдат кире борылып китеп бара… Әмма ике көн дә үтми, бөтен авыл халкын шаккатырып, кыңгыраулар таккан тройка белән кире кайтып төшә… Янында – губернатор чиновниклары. Шунда башлана инде хикмәтле хәлләр. Мулла чак кына указыннан колак какмыйча кала. Үзенең дә күрсәтәләр күрмәгәнен, кызган табага бастыралар. Ялынып-ялварып, ришвәтләр бирә-бирә, көч-хәл белән котылып кала хәзрәт. Шул вакыйгадан соң Сафиулла солдатка Георгий Сафиулласы дигән кушамат тагыла.

Икенче бер вакыйга фаҗига белән тәмамлана… Бу якларга килеп чыккан чегән таборы бервакыт авыл аша узып бара икән. Андый чакта һәркем йорт-җир тирәсенә күз-колак булырга тырыша: чегән халкы, янәсе, соңгы тавыгыңны кыстырып китәргә дә күп сорамас…

Көн салкын булгангамы, әллә барыр юллары ашыктырыпмы, чегәннәр атларыннан да төшеп тормыйлар. Әмма көтелмәгән бер хәл аларны туктарга мәҗбүр итә…

Авылның яланаяклы, ыштансыз бер малае, юл кырыена ук килеп, җигүле атларга, үтеп баручы кап-кара сакаллы, йонлач абзыйларга карап тора… Шулвакыт бер чегән малае, кызык итеп, арбадан төшмичә генә, теге салам сыйракның шәрә артына камчы белән берне төшереп алмасмы! Малай, чырылдап, шунда ук бөтерелеп җиргә ава… Бу хәлне малайның капка төбендә басып торган абыйсы күреп кала. Ул иң элек йөгереп килеп энесен аягына бастыра, аннары кулына зур гына таш ала да, олауны куып җитеп, чегән малаеның йөзенә тондыра… Икенче бер чегән, арбасыннан сикереп төшеп, ыштансыз малайның абыйсын камчылый башлый. Ул арада авылның типсә тимер өзәрлек бер егете, атылып килеп җитеп, кулындагы күсәге белән чегәннең башына китереп кундыра…

Шуннан башлана да инде.

Китә сугыш…

Ишегалларыннан, кулларына күсәкләр, сәнәкләр күтәреп, авыл халкы йөгерешеп чыга. Кемдер каланча башына менеп чаң суга… Арткы урамнардан да халык агыла башлый. Баштарак чегәннәр дә, таборларын туктатып, җан-фәрман каршылык күрсәтәләр. Китә талаш, китә тартыш, хатын-кызлар чырылдый, бала-чага үкерешә… Бер чегән, кулындагы тимер башлы камчысы белән сугып, тыкрык Җамалиның күзен агыза. Тәмам ярсыган кешеләр шунда ук чегәнне, акыртып, сәнәккә күтәрәләр…

Хәлнең көтмәгәндә мондый борылыш алуын күргән чал сакаллы вожак кибеткасының өстенә менеп баса да авыл халкына, бигрәк тә авыл картларына, бу кан коюны туктатуны сорап, ялынып-ялварып мөрәҗәгать итә… Ул арада кайсыдыр, чегәннәр качып китә алмасын өчен, басу капкасын бикләп куйган була.

Ярсыган-кызган халыкны, ниһаять, көч-хәл белән тыялар. Авыл өлкәннәре катнашы белән тикшерү-ачыклау башлана. Беренче булып суккан чегән малаен, арба үрәчәсенә бәйләп куеп, камчыларга булалар. Әмма авыл картлары, баланы җәзалаудан файда чыкмас, Җамалиның да күзе үз урынына менеп утырмас дип, бу эштән баш тарталар.

Ахыр чиктә чегәннәр, яраланган кардәш-ыруларын арбаларына төяп, авылдан чыгып китәләр. Сәнәккә күтәрелгән чегән басу капкасын чыккач та җан тәслим кылган, диделәр. Хәтта Яңасала урманы буеннан каберен күреп кайтучылар да бар, ди.

Чегәннәр кире кайтып авылга зыян-зәүрәт салмагайлары дип, атналар буе каравыл тордылар. Тик чегәннәрнең ул тирәләрдән җилләре искән иде инде.

Менә яңадан авылда гадәттән тыш вакыйга булган, ди.

Кече Карагай авылыннан Гәрәйхан атлы байның яшь хатынын, качып китеп барганда, ир-ат белән тотканнар, имеш. Гөлбану вакыйганың иң кызган чагына килеп җитте. Кара болыт кебек җыелган халык тузгытылган умарта күче сыман гөж килә.

Урамның бер ягында – Гаделша байның төп йорты. Каршыда гына, әллә ни биек булмаган калкулык өстендә, әйбәт рәшәткә белән уратып алынган мәчет.

Тагын да якынлаша төшкәч күрде Гөлбану: халык икегә аерылып тора. Бер якта – башына ак чалма, өстенә саргылт төстәге җилән кигән хәзрәт. Кулындагы чукмар башлы мәчет таягы белән зәһәр болгап гайрәтләнә. Як-якка аерылып киткән чабулары җилпенеп-җилпенеп куя. Тирә-ягында авыл куштаннары бөтерелә.

Ярлы-ябагай икенче якта. Алар арасында сәләмә солдат шинеле кигән берәү, сыңар кулы белән һаваны ярып, халыкка нәрсәдер кычкыра.

Гөлбану шунда ук бу кешенең үзенә кирәк булган Гарифулла солдат икәнлеген абайлап алды. Солдатның бер буш җиңе билбавына кыстырып куелган. Башында – ямьшәеп беткән иске бүрек. Үзе һаман да нәрсәдер исбат итәргә теләгәндәй кычкырып сөйли…

Гөлбану тагын да алгарак үтте. Шулвакыт ул солдатның аяк астында ук киемнәре телгәләнеп беткән, канга баткан бер егетне күреп алды. Солдатның сүзләре аермачык булып ишетелә башлады:

– Җәмәгать!.. Күрдегезме инде… Хөкем карары чыгармыйча торып, кешене нишләткәннәр бит. Тәмам эштән чыгарганнар… Кара хөкем, самосуд бит бу. Андый закон юк ул…

Хәзрәт тирәсенә җыелган дин әһелләре, авыл куштаннары да авызларын йомып тормыйлар.

– Зина кылучыларга карата бар ул андый закон…

– Үтерергә кирәк иде әле…

– Шул кирәк йөзе караларга!

– Бөтен галәм алдында рисвай итте бит, мәлгунь!

Хәзрәтнең тавышы яңгырый.

– Мөселман кардәшләр!.. Намаз ияләре! Ичмаса сез тыегыз шушы яэҗүҗ-мәэҗүҗне!.. Күрмисезмени, Алла каргаган тәүфыйксыз бер дәһри бездән ниндидер закон даулап маташа…

– Законның нинди булганын күрсәтергә кирәк ул коткы салучы дәҗҗалга…

– Вәсвәсәнең башы шуңарда гына…

– Эзең себер моннан, мәлгунь килмешәк! Күзгә күренәсе булма…

Юк, мондый янаулар гына солдатны өркетми:

– Кардәшләр!.. Туганнар, дим… Юл куйсагыз, алар әллә ни дә эшләрләр. Дөреслекнең, хаклыкның кем ягында икәнлеген сез бит үзегез дә яхшы беләсез. Балалар гаепле түгел. Мыскал хәтле дә гаепләре юк аларның. Кызның ил карты булган атасын, ил карчыгы булган анасын алдалап, кан катыш күз яшьләрен түктереп алдылар… Егет исә нибары үзенең ярәшкән кәләшен генә даулап килгән. Бер-берсен яратышкан ике җан арасына кереп, аларның бәхетләрен җимерүчеләр гаепле монда…

Бераздан Гөлбану да хакыйкатьнең асылына төшенә башлагандай булды. Чынлыкта хәл түбәндәгедән гыйбарәт икән. Егетне, чирле булуына да карамастан, этә-төртә солдатка озаталар. Җибәргән хатларын яшерәләр, үзен сугышта вафат булган дигән хәбәр тараталар. Егетне чирле дип солдаттан кире борып кайтарганда, инде эш узган була… Әмма ике яшь йөрәк очрашып сүз куешалар да качарга булалар…

«Садыйк хәзрәт… Гаделша бай… Гәрәйханнар…» дигән сүзләрне ишетү белән, Гөлбануның әти-әнисе сөйләгән сүзләре исенә төште. Шул зобанилар бит инде, мәрхәмәтсез рәвештә эзәрлекләп, аларны туган туфрагыннан аерган. Әнисен әтисеннән аерырга, ә әтисен үтерергә теләгәннәр. Әнә тагын кемнеңдер башына җитәргә җыеналар, ди…

Талаш-тартыш дәвам итә. Чулак солдатның соңгы сүзләре халыкка шактый нык тәэсир итте, ахрысы, шау-шу тагын да көчәя төште.

Бу хәлдән сагая башлаган хәзрәт:

– Җәмәгать!.. Җәмәгать, дим… Пәри туе ясамыйк әле, – дип, кычкырыш-ызгышны басарга теләп карады. Аннары, бер кизәнү белән бу низагка чик куярга теләгәндәй, керешик булмаса, дип ашыктыра башлады.

Хәзрәт ашыктыра башлау белән, кызның әтисе, уртага чыгып, мулланың аягы астына егылды.

– Хәзрәт!.. Ялынып-ялварып сорыйм. Алла хакына… Шәфкатьчем бул!.. Газиз балакаебызны харап итә күрмә…

Халык бер мәлгә тынып калды. Шулвакыт хатын-кыз тавышы да ишетелде:

– Бала – газиз бит ул…

Хәзрәт тамагын кыргалап алды.

– Ни бит, кем, мөллә… хәзер инде бер эш эшләп тә булмастыр. Гөнаһлары чиксез зур… Әйе!.. Гөнаһлары бәрабәренә бу җәзага Алла тарафыннан дучар ителгәннәр икән инде, бер эш тә эшләп булмый. Сабырлык белән буйсынырга гына кала. Ходай Тәгалә ил-галәмгә гыйбрәт булсын өчен җибәргән безгә бу казаны…

– Рәхим-шәфкать, хәзрәт!.. – дип дәвам итте җирдә мүкәләгән карт. – Аягың олтаны, йөргән җиреңнең туфрагы булыр идем… Йа Раббым! Нишлим, нишлим?!

Халык арасында да ризасызлык тавышлары ишетелә башлады.

– Чыннан да, йөртерләр микәнни?..

– Йөртәләр инде, йөртәләр. Йөзләрен буярга корымын да, муеннарына асарга иске иләк-чиләген дә, тузган чыптасын да әзерләп куйдылар… Хәстәрен күрделәр инде.

– Шул инде. Ассалар да, киссәләр дә алар хуҗа…

– Хокуклары чикләнмәгән шул аларның.

– Котсызлар!..

– Үзләренә дә бер килер әле…

Хәзрәтнең йөзенә зәһәрле бер кызыллык йөгерде.

– Йа Раббым! Бу ни бу?.. Шәригать каршында гауга куптару фетнә белән бер ди Коръән. – Хәзрәт кулларын йөзе турысына күтәрде дә дога укый башлады. Ахырын: «Фетнә әһелләре өстенә Алланың ачы каһәре төшсен!.. Амин, амин», – дип бетерде. Халык тына төшкәч дәвам итте: – Гөнаһларыбыз чиктән ашты. Дингә кадер-хөрмәт кимеде. Бәндәләребездә сабырлык дигән изге көч сынды. Зина кылу, бозыклык – фәкыйрьлекнең анасы ди китап. Ансыз да Алланың каһәре ява… Елдан-ел ачлык. Корылык… Дини намусларын аяк астына салып таптаган шул зобанилар гына гаепле… Әйе!..

Хәзрәтнең соңгы сүзләре дин әһелләре, куштаннар тарафыннан хуплап каршыланды:

– Хак, хак, хәзрәт!..

– Шул зобанилар гына гаепле…

– Зина кылучыларны шәригать иң каты җәзадан – тереләтә җиргә күмүдән дә тыймый. Әйе!..

Хәзрәт ягындагылар җанланып шаулаша башлау белән, халык ничектер кинәт кенә язмышка буйсынгандай тынып калды. Башта ярыйсы гына зәһәрләнгән Гарифулла солдат та, барыбер әллә ни кырып булмасын сизенгәндәй, сыңар кулын баягыдай селтәми иде инде.

Бу хәлне күреп, Гөлбануның күңеле әрнеп куйды. Эх-х, калада булса, болай итеп торырлар идеме соң! Дәррәү күтәрелерләр иде… Аның кинәт кенә йокыга талгандай тынып калган халыкны уятасы, айнытасы килде. Һәм ул, үзенең нишләгәнен дә белешмичә, уртагарак чыкты да кычкырып тезә дә башлады:

– Ир-атлар!.. Ил картлары… Апалар, абыйлар!.. Нәрсә карап торасыз? Нишләвегез бу?.. Калада халык үзенең хокукы өчен, ирек-азатлык өчен көрәшкә күтәрелде. Сез нәрсә?.. Тирән йокыга талдыгызмы әллә? Сез дә кеше ләбаса!.. Уяныгыз, айныгыз!.. Газиз балаларыгызны харап итәләр ләбаса… Хайван булып хайваннар да, көтүгә бүре ташлангач, бер-берсен бирмәү ягын карыйлар…

Бу көтелмәгән хәл хәзрәткә дә, аның иярченнәренә дә аяз көнне күк күкрәгәндәй тәэсир итте.

– Әлгаязе билла!.. – дип кычкырып куйды хәзрәт, телгә килеп. – Нәмәхрәм түгелме соң?..

– Әйе! Хатын-кыз, хәзрәт…

– Йа Хода!.. Хәя пәрдәләре кая аларның?.. Ничек ахрызаман димәссең? Кем бу?.. Каян ул?..

– Берәр кала өстерәлчеге булса кирәк…

– Шулайдыр…

– Дини мөселманнар күңеленә коткы салырга кайткандыр…

– Алланы Алла, патшаны патша дип белми торган берәр бәлшәвичкә кисәгедер…

Хәзрәт тәмам ярсып таягы белән төя башлады:

– Тыегыз үзен!.. Алладан дүнгән дәһрине… Иманлы авызымны пычратып сүз катасым юк минем!.. Йа Ходай!.. Ничек җир күтәреп тора безне?.. Тыегыз!.. Томалагыз авызын!..

Шулвакыт көтелмәгән хәл булды. Берәү йөгереп килеп хәзрәтнең колагына үрелеп нәрсәдер әйтте. Бу хәбәр тегесен телсез итте. Ул да булмады, искәрмәстән генә китереп бәргән көчле җил агач башларын шаулатып узган кебек, «Үлгән!.. Асылынып үлгән…» дигән җан тетрәткеч хәбәр халыкка да килеп җитте.

Ыгы-зыгы купты. Кызның атасы: «Газиз балакаем ла!..» – дип, өй астындагы таш базга төшеп китте. Кире менде… Кулында – кызның үле гәүдәсе.

Халык аһ итте.

Карт, исерек кеше кебек чайкала-чайкала, баласының гәүдәсен күтәргән килеш, хәзрәтләр өстенә килә башлады.

– Нишләттегез?! Нишләттегез минем газиз балакаемны?.. Җавап бирегез!..

Хәзрәт: «Лә хәүлә вә лә куәтә иллә билләһи…» – дип, артка чигенеп куйды.

Шулвакыт кыз анасының үзәк өзгеч тавышы халыкны тетрәтеп җибәрде:

– Аһ, балам ла… Йөрәк парәм!..

– Менә, туганнар!.. Тагын бер корбан. – Бу сүзләрне солдат әйтте.

Ул арада Садыйк хәзрәт тә, аның иярченнәре дә Гаделша байның ишегалдына кереп шылганнар иде инде.

Баласының үле гәүдәсе яныннан күтәрелгән ана, акылына зәгыйфьлек килгән кеше сыман, бай өенең капкасына таба юнәлде. Килеп җитте дә ике кулын да баш очына күтәреп: «Газраилләр!.. Кан коючылар!.. Каһәр төшкерләре!..» – дип, илерә-илерә, арык куллары белән бикле капканы төя башлады.


Гөлбану солдатны соңыннан гына, кыйналган егетне култыклап баручылар төркемендә очрата алды. Янына килде дә солдатның билбавына кыстырган буш җиңенә кагылды.

– Гарифулла абый… – диде Гөлбану, аның үзенә генә ишетелерлек итеп. – Мин синең янга… Каладан ук…

Шушы сүз җитте. Гарифулла төркемнән аерылды да, керик шушында дип, бер ишегалдына ым какты.

– Ул кеше үзе дә берәрсенең килеп чыгуын бик көтә иде… – диде Гарифулла, як-ягына күз салгалап.

– Кәгазьләрне алу белән, бу тирәдән юк булырга куштылар.

– Беләбез…

– Язуларны кайдарак бирермен икән?..

– Өйгә керик. Монда бер карчык кына тора…

Карчык үзе өйдә юк иде. Гөлбану тиз генә аралыкка керде дә яшергән җиреннән бер төргәк сүтеп алып Гарифуллага тоттырды.

– Акчалары да шунда, – диде ул, кинәт җиңеләеп калгандай булып.

Гарифулла солдат төргәкне чишеп тә тормады, изүенә яшерде.

– Менә нәрсә, сеңлем… Мин хәзер үк бу әманәтне тапшырырга йөгерәм. Туп-туры шунда барам. Син мине шушы өйдә көтеп тор… Соңрак үзем килеп алырмын. Аннары безгә кайтырбыз…

– Бәлки, кайта гына торырмын?..

– Юлны белерсеңме соң?

– Беләм. Мин инде сездә булдым. Сине эзләп килдем мин монда…

– Шушында гына көтеп торсаң хәерлерәк булмасмы икән?.. Җитмәсә тагын, күзгә-башка да чалындың. Кирәкмәс иде. Хәзер алар чылбырдан ычкынган эт кебек…

Гарифулла солдат, төнгә каршы ялгыз гына юлга чыгарга киңәш итмәс идем, диде дә бакча артлатып кына әманәтен үтәргә китеп барды. Гөлбану исә, кояш баю ягына карап, Көлле авылына таба юл алды.

Басу капкасын узып, әллә ни ерак китә алмады, калкулык артыннан ике кеше килеп чыкты.

– Менә асыл кош эләкте… – диде берсе, Гөлбануның каршысына килеп. – Димәк, каладан кайттың… Коткы салырга, халыкны котыртырга кайттың?.. Ирек дисең, алайса?.. Көрәшәләр дисең?.. Көрәшеп кара инде, алайса… Тот үзен!.. Тыпырчынма, бәдбәхет!.. Кала өстерәлчеге…

Икенчесе кинәт Гөлбануның кулларына ябышты да артка каера башлады. Гөлбану җан ачысы белән кычкырып җибәрде.

– Томала авызын!.. – диде күсәк тотканы һәм Гөлбануның баш өстенә күсәген күтәрде…

Кулларын каерып тотканы, Гөлбануның авызын томаларга дип булса кирәк, бер кулын ычкындырды. Гөлбану, күсәктән сакланып, бушаган кулын җәһәт кенә баш өстенә күтәрде.

Күсәк гөрселдәп кулга төште… Гөлбану кычкырып җибәрде. Әмма искәрмәстән генә арттан китереп сугуга, ул өнсез калды, бары тик «Кулларын бәйлә!.. Авызын томала…» дигән сүзләрне генә ишетеп өлгерде.

Караңгы салкын келәттә аңына килде ул. Куллары артка каерылып бәйләнгән. Авызында – чүпрәк. Күлмәге аерылып төшкән. Башы миңгерәгән. Тәннәре сызлый. Бигрәк тә каерылып чыккан баш бармагының сызлавы үзәккә тия…

Дөм караңгы келәтнең бер урыныннан яктылык төшә. Гөлбану, үзенең кайдалыгын белергә теләгәндәй, көч-хәл белән күтәрелде дә таш стенага терәлде… Элеп куелган йөгәнгәме, дилбегәгәме кагылып китте. Гөлбану, йөзе белән стенага таба борылып, кадакны капшап тапты. Һәм шул зур эшләпәле кадакка эләктереп авызындагы чүпрәкне чыгарды.

Аннары яктылык төшеп торган ярык янына килде. Каршыдагы зур гына өйнең ян тәрәзәләреннән төшкән ут яктысы икән…

Шулвакыт ярым тавыш белән сөйләшеп, абзар ягыннан чыгып килүче өч-дүрт ир-атны күреп алды. Икесен таныды Гөлбану. Берсе төркемнән аерылды.

– Атны җигә башласагыз да ярар… – дип, баскычтан өйгә кереп китте.

Гөлбану ишегалдында калган ирләрнең сүзләренә колак салды. Берсе, тәмәкесен суырып, теш арасыннан черт итеп төкереп алды да яшьрәгенә әйтте:

– Бар… Әллә хәлен белеп чыгасыңмы? Күрер күзгә ярыйсы гына үзе… Гелән солдаткалар гына туйдыргандыр инде. Бу каланыкы… Бәлшәвичкә…

Чыннан да, яшьрәге, тегеләрдән аерылып, келәткә таба атлады. Гөлбану тиз генә үз почмагына посты… Тышкы яктан шалтыр-шолтыр китереп келәт ишеге ачылганы ишетелде. Ишектән төшкән яктылыкта кереп килүченең кара күләгәсе күренде. Керүче, ишек катында туктап калып, кесәсеннән шырпы чыгарып сызды да Гөлбану ягына карап тора башлады. Шырпысы сүнде. Әкрен генә якынлашты. Гөлбануга килеп җитәрәк яңадан туктады, тагын шырпы сызды.

– Тордыңмы?.. – диде ул карлыккан тавыш белән.

Кулын селтәп, шырпысын сүндерде дә тагын да якынлаша төште. Шулвакыт Гөлбану үзенең шәрә җилкәсендә бу базык гәүдәле егетнең кайнар кулын тойды.

– Кит!.. Кагыласы булма!.. – диде Гөлбану, читкә тайпылып.

– Шаулама… – дип, ярым пышылдап Гөлбануны идәнгә ега башлады.

Шулвакыт бөтенләй көтелмәгән хәл булды. Егет, маңгаена гөрзи белән тондырылган үгез кебек үкереп: «Үләм!.. Үтерде!..» – дип, келәт ишегеннән мәтәлеп төште дә, кулларын бот арасына кыстырып, җирдә ауный башлады.

– Нәрсә булды? Ни бар? – дип, иптәшләре аның янына ташландылар.

– Ах, имансыз!.. Нечкә җиренә типкән…

– Харап иткән, зобани…

– Гарип итеп куюы бар…

Ул арада егетне күтәреп аягына бастырдылар. Шулвакыт ул үзен тотып торган ирләрнең кулыннан ычкынды да турап ташланган утыннар янындагы бүкәнгә чабып куелган балтаны йолкып алды.

– Бетерәм!.. Башын чабып өзәм… – дип яңадан келәткә ташланды.

Ир-атның берсе аның юлына аркылы төште: «Тилермә!.. Акылыңа кил… Монда ярамый… Ул болай да бездән калмас…» – дип, егетнең балтасын каерып алды.

Әмма егет тынычланмады. Йөгереп барып бер утын агачын алды да келәткә атылды… Гөлбануның яман чырылдап кычкырганы гына ишетелеп калды…

…Башының ниндидер каты әйбергә бәрелүеннән айнып китте Гөлбану. Юкә арбага сузып салып атта алып баралар икән… Өстенә кытыршы чыпта япканнар. Шуның өстенә әле тагын нәрсә беләндер бастырып куйганнар. Гөлбану өстенә япкан юкә кабыгының ярыгы бар икән. Шул ярыктан тышкы якка күз салды һәм урман эченнән баруларын күрде. Юлның Гөлбану караган ягында тоташ стена булып кара урман сузыла.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации