Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 25 (всего у книги 31 страниц)
3
Нишләргә? Кая барырга?.. Кемгә сыенып карарга?..
Башта бу мәсьәлә ул кадәр үк авыр булмас төсле иде. Тотармын да Мохтар абзыйларга барырмын. Күз күргән кешеләр, куып чыгармаслар әле, дип уйлаган иде Гөлбану.
Әмма тирәнрәк уйлый торгач, бу адымны ясавы бик авыр тоела башлады. Чыннан да, нәрсә дип, нинди күз белән барып күренсен ул аларга? Кемнәре ул аларның? Шуның өстенә әле әллә нинди җыен тузга язмаган сүзләр ишеттереп бетергәннәрдер… Кеше бит ул мәрхәмәтсез, хагы бар, нахагы бар дип тормый. Кем белә, бәлки әле Низамның шулай харап булуын да бары тик Гөлбанудан гына күрә торганнардыр.
Эх, шундый чакта Камил абыйсы да юк бит ичмаса! Ул аңлар иде, һичшиксез, ярдәм кулы сузар иде. Камил абыйсы хәтеренә килү белән, искәрмәстән генә Сәгыйть атлы кеше дә исенә төште.
Ничәмә-ничә еллар үтүгә дә карамастан, аның торган җирен дә хәтерли Гөлбану. Һәм ул туп-туры шунда барырга, үзенең хәлен аңлатып бирергә булды. Ничектер, Гөлбануга алар үз кешеләр, тиң кешеләр булып тоелды. Бәлки, берәр ярдәмнәре тияр.
Тик менә Сәгыйть абзый өйдәме икән? Сугышка-фәләнгә озатмадылар микән? Хәзер бит тазарак ир-атны кырып-себереп ала торалар…
Гөлбану күтәрә алган кадәр әйбер-сәйберен җыештырып төйнәде дә эшчеләр яши торган районга чыгып китте.
Ялгышмаган икән, эзләп тапты ул аларны. Әмма Сәгыйть абзый, чыннан да, өйдә юк иде. Кайдадыр Себердә каторга эшендә икән. Гөлбануны Сәгыйть абыйның хатыны Хәтирә апа каршы алды. Күтәренеп килеп кергән Гөлбануны күргәч, хуҗа хатын бер мәлгә сәерсенеп калды. Төшендерә-аңлата торгач, шуның өстенә әле Камил абыйның исеме дә телгә алынгач, Хәтирә апа, туган тиешле кешесен каршы алгандай, бөтенләй ачылып китте. Аның үсеп буйга җиткән бер улы белән кызы бар икән. Алары көне буе эштә, бары тик йокларга гына кайталар икән.
– Кысан булса да сыярбыз, – диде ул. – Хәзер инде җәйгә чыгып барабыз. Өйдә кысан булса, әнә сарай-мазарда да урын җитәрлек.
Икенче көнне үк Хәтирә апа, ярдәм итә алырлык кеше дип, аны бик сылу яшь кенә татар хатыны белән таныштырды.
Килеш-килбәтенә, сүз-өненә караганда, гади генә хатын булырга охшамый. Йөзе җитди, кыяфәте горур. Буй-сыны төз. Күрү белән: «Берәр аксөяктер», – дигән уй килде Гөлбануның башына. Хатынның исеме Хәят икән.
Горур кыяфәттәге бу матур хатын нишләптер гел Камил абый турында сорашты. Янәсе, каян белә ул Камилне? Кеме була? Соңгы тапкыр кайчан күргән? Хәзер аның кайдалыгын беләме?..
Хәят, кулымнан килгән ярдәмне итәрмен, иртәләргә тагын килеп чыгармын, дип китеп барды. Әмма Гөлбану белән Хәтирә апаның гаҗәпләнүенә каршы, шул ук көнне кич яңадан килде.
– Хәзер үк җыен. Бер җиргә алып барам үзеңне, – диде ул Гөлбануга.
Тимер юл станциясенә килделәр. Хәят «дачный» поездга ике билет алды. Калтырча кебек шалтыр-шолтыр килеп торган бәләкәй генә вагоннарның берсенә кереп утырдылар. Бераздан тирә-якка корым-сөрем бөркеп торган паровоз чыелдап бер кычкырды да кузгалып китте.
Бишбалта, аннан соң берничәшәр кат итеп чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган завод һәм складлар буеннан узып киткәч, әллә ни ерак бармадылар. Уракчы станциясендә төшеп калдылар.
Поезддан төшеп, авылның тын урамнарының берсенә барып кергәндә, кояш күптән баеган, тирә-якта караңгы төн хакимлек итә иде инде. Урамны буеннан-буена үтеп, текә ярлы затонга килеп чыктылар. Яр астына төштеләр. Монда шомлы бушлык. Беркем дә күренми. Яр буенда берничә көймә тора, карт тирәкләр үсеп утыра. Аларга каргалар оялаган. Караңгы төшүгә дә карамастан, кем тарафыннандыр тузгытылган каргалар әле һаман ыгы-зыгы киләләр иде.
Аста алар карт тирәк төбендә бермәл посып тордылар. Аннары яр асты сукмагы буйлап алга таба атладылар. Бераз баргач, тар сукмак буйлап яңадан яр өстенә күтәрелделәр дә караңгы тар тыкрыкка керделәр.
Ниһаять, бер капка төбенә җиткәч, Хәят җәһәт кенә як-якны күздән кичерде, урам ягына колак салып тыңлап торды. Шикләнерлек нәрсә юклыкка тәмам ышангач кына, Гөлбануны кулыннан тотып, ишегалдына алып керде. Бу өйнең капкасыннан керсәләр дә, туп-туры бакча ягына үттеләр. Кычыткан, алабута баскан читәннәр буеннан бераз баргач, арткы яклатып кына икенче бер ишегалдына керделәр. Бакча ягына караган алты почмаклы өйнең тәрәзәләре капкач белән томаланган. Тирә-як тып-тын. Ишегалдына караган сыңар тәрәзәдән тычкан уты кебек кенә булып яктылык сирпелеп тора иде.
Хәят, әкрен генә килеп, шул тәрәзәгә ике-өч тапкыр чиертеп алды. Күп тә үтмәде, ишек артында бер карчыкның: «Йа Ал-лам!.. Шушы вакыт җиткәч кем йөри икән инде тагын?..» – дип, ыңгыраша-сукрана, ишек янына якынлашканы ишетелде.
– Бу мин… Ач, Фәхригаләм түти.
– Ай Ходаем!.. Гайнихәят ләбаса… – диде карчык шат тавыш белән.
Ишек ялт ачылды. Бусага аша атлап керү белән, карчык Хәятны кочаклап ук алды.
– И-и Гайнихәят кызым… Син икәнсең әле, рәхмәт төшкере. Әйдәгез, әйдә… Керегез тизрәк…
– Өйдәләрме?
– Өйдәләр, өйдәләр… – Фәхригаләм түти кырыйдагы ишеккә ым кагып өстәде. – Шунда…
– Кешеләр бармы?
– Бар.
– Күбәүме?
– Юк. Өч-дүрт бөртек кенә…
– Күптән килделәрме?
– Шактый утыралар инде.
Хәят Фәхригаләм түти күрсәткән ишекне ачты. Бүлмәгә үтмичә генә гафу үтенде. Кемгәдер мөрәҗәгать итеп:
– Сез күрергә теләгән кунак килде… – диде.
Шулвакыт ишектән чыгып килүче Камил абыйсын күреп, Гөлбану баскан җирендә катып калды.
– Кая әле, кая!.. – диде Камил абыйсы. – Күрим әле…
Җәһәт кенә якынлашып, Гөлбануга берьюлы ике кулын сузды. Күрештеләр.
– Исәнме, Гөлбану сеңлем!.. И-и, менә бит, ә…
Гөлбануның кинәт күңеле тулып китте. Бугазына ниндидер төер менеп утырды. Һәм ул, яулык почмагы белән йөзен каплап, читкә борылды. Аны тынычландыра башладылар. Әле бая ишек ачканда гына Гөлбануны ничектер сәерсенеп каршы алган Фәхригаләм түти күгәрчен кебек гөрли башлады.
Шулвакыт түрге бүлмәдән берьюлы өч кеше килеп чыкты. Камил аларны хатын-кызлар белән таныштырды. Хәер, Хәятны барысы да беләләр икән. Аның белән һәркайсы кул биреп исәнләште.
– Ә монысы, – диде Камил, гадәттәгечә мөлаем генә елмаеп, – безнең булачак яңа дустыбыз. Минем күптәнге танышым. Хәер, бер минеке генә дә түгел… – Камил тузгып торган сакаллы кеше ягына борылып дәвам итте. – Пётр Семёновичныкы да…
– Шулаймы?.. – диде тегесе, искитмәле яңалык ишеткән кеше сыман итеп.
– Хәтерлисезме, Пётр Семёнович… икенче елның көзен. «Качышлы» уйнаган идек бит әле… Ул вакытта менә шушы сеңелләрнең чормасына менеп поскан идек тә инде. Теге курчак өчен ду-у китереп гауга чыгаручы нәни кызчык шушы инде…
«Курчак» сүзе чыккач, барысы да күңелле генә көлешеп алдылар. Гөлбану оялуыннан нишләргә дә белмәде, яңадан читкә борылырга мәҗбүр булды. Пётр Семёнович дигәннәре Гөлбануга кабат кулын бирде.
– Таныш булыйк алайса, «нәни кызчык». Димәк, безнең иптәш?
– Безнеке!.. – диде Камил абыйсы, кырт кисеп.
Ул арада иптәшләр китәргә җыена башладылар. Шулай да өзелеп калган сүзләрен дәвам итеп, бераз гәпләшеп алдылар. Күбрәк Пётр Семёнович дигәннәре сөйләде.
– Гарнизон, гарнизон, иптәшләр!.. – диде ул, «гарнизон» сүзенә аеруча басым ясап. – Иң төп объект гарнизон булырга тиеш. Солдат казармаларыннан чыкмыйча ятыгыз… Гарнизон белән элемтәне тагын да ныгыту өчен, бөтен мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Ышанычлырак солдатларны комитет тирәсенә туплау сиңа йөкләтелә, Харис иптәш…
– Аңлыйм, Пётр Семёнович… – диде арада иң яшь дигәне. – Андый солдатлар күп хәзер…
– Тик мөмкин кадәр сак булыгыз. Һәр кеше кадерле хәзер… Шуны онытмагыз: конспирация – уңышның нигезе.
– Аңлашыла, Пётр Семёнович…
– Менә шул.
Ничегрәк итеп таралышу турында киңәшеп алдылар. Ике иптәш көймә белән китәргә, ә Пётр Семёнович Игумныйга кадәр җәяү кайтырга булды.
Ләкин шунда ук чыгып китә алмадылар, әңгәмә яңадан кабынып китте. Кемдер кабат очрашу вакытын билгеләде. Хәятның да тапшырасы әманәтләре, әйтәсе сүзләре булган икән. Кемнедер чак кына кулга алмыйча калганнар. Кемнәрдәдер көтмәгәндә тентү булган…
Моңарчы сүзгә кушылмыйча торган өченче кеше дә сүзгә кушылды. Анысы мастеровойга охшаган иде. Ул бары тик соңгы ике көн эчендә генә дә губернаторның өч-дүрт заводка атлы һәм җәяүле городовойлар җибәргәнлеге турында хәбәр итте.
Тузгыган сакаллысы бу хәбәрләрне гаять тыныч кабул итте. Хәтта күз кырыйлары белән генә елмаеп та куйды. Аннары искәрмәстән генә:
– Әйе!.. – диде ул күтәренке тавыш белән. – Кайный Казан каласы. Гөрли! Кодрәтеннән килсә, губернатор Боярский әллә ниләр эшләр иде дә бит, юк! Булмый. Әнә нәрсә дигән: «…хәзерге вакыйгаларга караганда, 1905 ел вакыйгалары кечкенә тәртип бозу булып кына күренүе ихтимал», – дип әйткән.
Пётр Семёнович дигәннәренең сүзе бетмәгән икән әле. Ул, кабат дәртләнеп:
– Бер безнең губернада гына түгел бит, – диде. – Бөтен Россия кузгалды. Әйе, бу инде 1905 ел гына түгел. Губернаторның гына түгел, революция дәһшәте Николай II нең үзен якасыннан алып җилтерәтә башлады. Эш ташлаучыларның саны миллионнарга җитте. Бу – элеккеге елдагыдан икеләтә күбрәк дигән сүз. Моңарчы тирән йокыга талган, колониаль хәлдә яшәгән Урта Азия, казах далаларында восстаниеләр кабынды… Аларда да миллионнарча изелгән бик күп милләтләр хәрәкәткә килде… Бу сугыш илдәге барлык каршылыкларны кискенләштерде. Һәркайда хәзер: «Икмәк!», «Бетсен сугыш!», «Бетсен самодержавие!» дигән лозунглар. Мөлкәтлеләр власте гөрселдәп ишелеп төшәргә тора…
Кунаклар хуҗаларга рәхмәт әйтеп саубуллаша башладылар. Камил аларны озата чыкты. Әмма шунда ук кире борылып керде дә Гөлбануга бер-бер артлы сораулар бирде. Хәл-әхвәлләрен сорашты. Низамнан, әтисеннән хәбәр-хәтер юкмы, дип кызыксынды.
– Үзем дә барып килермен дип тора идем дә, чыгып йөреп булмый… – дип зарланып алды Камил абыйсы. – Адым саен шымчы, атлаган саен охранка агенты. Беркөн вокзалда чак эләкми калдым… Әле дә ярый камера хранениедә эшләүче иптәшләргә рәхмәт. «Агай-эне, – дип кисәтте шуларның берсе, – алдыңны-артыңны абайлабрак йөре, койрыгыңа «тигәнәк» ябышкан… Тиз бул, монда кер!..» – дип, үз янына кертте дә икенче як ишектән чыгарып җибәрде. Шулай итеп кенә котылдым…
Камил абыйлары, әле яңа гына чыгып киткән кешеләрнең кем булулары турында да бер-ике авыз сүз белән аңлатып узды. Берсе, яшьрәге, гарнизонда хезмәт итүче татар солдаты икән… Киемен алыштырып, комитет заданиесе белән килгән… Хикмәтле эшләр эшләнә икән хәзер гарнизонда. Гаять дәрәҗәдә кыю таләпләр куеп, гарнизон солдатлары баш күтәргәннәр. Хәзер инде солдатлар азык-төлекне рәтләүне, кием-салымны, казарма шартларын яхшыртуны гына таләп итеп калмыйлар икән. Хезмәт итү срогын кыскарту, казармаларда теләсә нинди газеталар уку, вөҗдан иреге, хәрби судларны бетерү кебек гаять әһәмиятле таләпләр куйганнар.
Әңгәмә әллә ни озакка сузылмады, Камил абыйлары, әллә һава иснәп керәбезме, дигән тәкъдим кертте.
Хәят, без Фәхригаләм түти белән самавырны яңарта торабыз дип, урамга чыгудан баш тартты. Шулай итеп, Камил абыйсы белән Гөлбану икәүләп чыгып киттеләр.
Урамнар тып-тын. Якын-тирәдә эт өргән тавыш та ишетелми ичмаса. Аның каравы Казан каласы йокламый, аның гөрелтесе, паровоз кычкырткан тавышлар аермачык булып ишетелеп тора.
Сүз Гөлбану тирәсендә булды. Камил абыйсы мәрхүмә әнисе белән кызыксынды. Аның ничегрәк вафат булуы турында ишеткәч көрсенеп куйды.
Затонның текә яры буена килеп чыктылар. Ай да, йолдызлар да күренмәгәч, җәйрәп яткан суның барлыгы бөтенләй диярлек сизелми, әйтерсең лә аларның каршысында төпсез упкын пәйда булды.
Гөлбануның бар курыкканы Камил абыйсының кабат Низам турында сораша башлавы иде. Нәрсә дип әйтер? Ничек аңлатыр? Шул хәл булмасын өчен, ул үзе үк сүзне икенчегә борды, Пётр Семёновичка күчерде. Моннан ике-өч кенә ел элек аны күргәнлеге турында әйтте.
Бу сүз, чыннан да, Камил абыйсын гаҗәпләндерде. Ул «чынмы» дигән сыман итеп Гөлбану ягына борылды һәм кайда, нинди шартларда күргән идең дип кызыксынып куйды.
Гөлбану аны Сәгыйть абзыйларга эш турында белешергә дип барган чакта күрүе турында сөйләп бирде.
Шуннан соң инде сүз гел Пётр Семёнович турында булды. Күп нәрсә белде Гөлбану. Пётр Семёновичның татар халкының якын дусты, яклаучысы булуы турында да, Ленинның якын соратнигы булуы турында да бик кызыклы нәрсәләр турында ишетте ул. Әгәр дә яңа типтагы партия төзүдә хәлиткеч роль уйнаган «Искра» газетасында татар пролетарияты, аның көрәше турында мактау сүзләре басылган икән, бу, – һичшиксез, Пётр Семёнович эше.
Ленин, «Искра»сы чит илдә чыгуына да карамастан, Пётр Семёнович кебек ялкынлы революционерлар ярдәмендә, Россиядә барган барлык политик һәм иҗтимагый вакыйгаларны бик җентекләп белеп торган. РСДРПның Казан Комитеты тарафыннан 1903 елның гыйнварында татар телендә чыгарылган беренче социал-демократик прокламация Казан өчен бик зур вакыйга була. Аның текстын Хөсәен Ямашев яза. Листовка азатлыкка чыгуның бердәнбер юлы – самодержавиегә каршы кискен көрәш, самодержавиене җиңү өчен, барлык милләт хезмәте ияләрен марксистик партия байрагы астына тупларга кирәк, дип аңлата.
Шул ук елның мартында чыккан Ленин «Искра»сы, листовканың чыгуы турында югары бәя биреп, болай дип яза: «Татарларның үз ана телендә чыккан прокламацияне кайнар рәвештә кабул итүләре комитетка шундый ышаныч бирә ки, ул листовкаларны бер үк вакытта ике телдә басып чыгару татар эшчеләре массасына яктылык кертеп кенә калмаячак, бәлки моңарчы тик Казан капиталистларына гына файдалы булып, эшчеләр хәрәкәтенә зарар китергән милли дошманлыкны да тамырыннан җимерәчәк».
Ә бит «Ленин» дигән сүзне Гөлбану шул ук Пётр Семёнович авызыннан ишеткән иде.
Камил абыйсы белән Гөлбану шактый озак йөрделәр. Һаман Камил абыйсы сөйләде. Гөлбану исә, менә нинди кешеләр бар бит әле дип, тыңлаган саен бары тик сокланды гына.
Алар кайтып кергәндә, самавыр күптән кайнаган, табын әзерләнгән иде инде. Барысы да табын тирәсенә җыелып, гәпләшеп, әйбәтләп чәй эчәргә утырдылар.
Бераздан яңадан Гөлбануның киләчәге турында сөйләшүгә күчтеләр. Уйлаша торгач, эшкә Мохтар абзый аша урнашу хәерлерәк булыр, дигән фикергә килделәр.
– Өенә бар. Өендә ул бәләкәй генә булса да хуҗа, – диде Камил абый.
Аның бу сүзләре бик күптәнге вакыйгаларны, туй мәҗлесен, шунда Камил абыйсының «кол» дип атап, Мохтар абзыеның чын-чыннан хәтерен калдырган вакытларын искә төшерде.
– Безгә дә файдаң тияр… – дип өстәп куйды Хәят.
Гөлбану «Миннән нинди файда тисен инде!» дигән сыман кулын гына селтәде.
– Синнән, Гөлбану, менә дигән революция солдаты чыгачак, – диде Камил. – Шуны аңла: безнең беребез дә революционер булып тумаган. Шушы арада гына берәүнең авызыннан мондыйрак сүз ишеттем: «Мин солдат түгел, бары тик туган халкымның азатлыгы өчен кулыма корал алырга мәҗбүр булган гап-гади бер кешемен», – диде. Шулай ул! Кешеләргә бик гади бернәрсәне аңлатырга кирәк. Аларның да кеше икәнлеген төшендер син. Шул фикерне уята алдыңмы, димәк, максатыңа ирештең дигән сүз. Хәзерге вакытта таш сын кебек селкенмичә яшәү яки кол кебек йөзтүбән капланып яту – җинаять. Шуны бел: Гөлбану, тураймыйча, башны калкытмыйча, кояшны да күреп булмый. Кояшны күрү өчен генә дә башны күтәрергә кирәк…
Сүз күп булды ул кичне. Гөлбануга торырга урын табуны Хәятка йөкләделәр.
Алар чәй эчеп бетергәндә, төн урталары күптән үтеп киткән иде инде. Камил абый Хәят белән Гөлбануга иртәнге поездга чыкканчы, бераз ял итеп алырга кушты.
* * *
Сәетне төрмәдән май ае башларында гына чыгардылар. Иреккә чыкса да, ул үзенең хыял-максатларын тормышка ашыра алмады, Чулпания белән кабат якын мөгамәләгә керә алмады. Бәхетсезлеккә дучар булган аның бәхет кошы. Яшерен рәвештә йөгеннән котылам дип, Чулпания үзен харап иткән. Сынсыз булып байтак вакыт урын өстендә яткан. Соңрак инде савыкса да, билен тота алмас хәлгә кереп, гарипләнеп калган. Хәзер аны махсус арба белән этеп кенә йөртәләр икән.
Аяк астында җир барлыгын да тоймыйча, мәтәлә-кадала йөгереп килгән Сәетне таныш булмаган чатан солдат каршы алган иде. Башта «Белеп чыгыйм…» дип, шакы-шокы килеп өске катка менеп китте. Ә инде кире чыгып, капка төбенә килгәч: «Рөхсәт юк», – дип кертә алмавын әйтте.
Мондый хәлгә ышанасы килмәде Сәетнең. Солдатны бер читкә этәреп җибәрде дә, ике сикерү белән өске катка күтәрелеп, Чулпания бүлмәсенә бәреп керде…
Каты зәһәрлек, кырыслык белән каршы алды аны Чулпания. Башта: «Эзеңне себер… Хәзер үк күз алдымнан югал!» – дип җикеренде. Аннары инде, кемнедер ярдәмгә чакыргандай: «Әй, кем бар анда?.. Озатыгыз әле үзен…» – дип ачыргаланып кычкырып җибәрде.
Мондый көтелмәгән хәлдән Сәет баскан җирендә катып калды. Зиһене чуалды, күз аллары караңгыланды, аягы астындагы җир каядыр читкә шуышкандай булды… Кая барып бәрелергә белмичә, каңгыраеп көн буе урамнарда йөрде ул. Кара өметсезлек яулап алды аны. Соңгы вакытта күңел түрендә «Бер селтәнүдә боларның барысына да чик куйыйм микән әллә?..» дигән яман уйлар да башына килде аның.
Шулай көннәрнең берендә моңарчы дус дип йөргән кешесе Мәгъдәнине очратты һәм күрү белән чын-чыннан сөенде. Әмма тегесе кулын да бирмәде. Гарьләнде Сәет. Тыела алмады, ачуы чыгып: «Ә-ә, шулаймы. Алайса, точка! Бүгеннән безнең дуслык бетте дип санасаң да ярый», – дип әйтеп салды. Тегесе мыскыллы елмайды да гадәттәгечә киная белән: «Ялгышасың. Безнең дуслыкның беткәненә җиде былтыр, – диде. – Гомумән, безнең арада дуслык дигән нәрсә булдымы икән соң?..»
Мәгъдәнинең элек-электән үз итмәвен Сәет белә иде. Әмма бу кадәр үк мәрхәмәтсез кыланыр дип көтмәгән иде. Кем белә, бәлки, Даниярның кулга алынуын да аңардан күрә торганнардыр. Бәлки әле, гомумән, аны хыянәтче дип саный торганнардыр?
Авыр иде аңа. Бернинди куанычы, бернинди юанычы калмады. Беренче кыраудан ук шәлперәйгән чәчкә кебек мәлҗерәве, төшенкелеккә бирелгәне өчен үзен тиргәп ташлаган чаклары да булгалый. Тик андый минутлар бик сирәк һәм бик аз гомерле булалар.
Кала шау-шуы бик тиз туйдыра аны. Һәм ул беренче очраган извозчикка утыра да, кая да булса шәһәр читенә, табигать куенына чыгып китә. Бу юлы ул Аккош күле якларын әйләнеп кайтырга булды.
Атның яхшысы туры килде. Тарантасы да бик җайлы, үзе йомшак, үзе сикертми. Бераздан кала ыгы-зыгысы артта калды. Күп тә үтмәде, яшеллеккә күмелеп утырган дачалар да күренгәли башлады. Йортлар төрле-төрле төсләргә буялган; архитектуралары да төрлечә. Дачаларның берсеннән фортепьяно авазлары ишетелеп калды. Әнә яшькелт сулы күл ягына каратып салынган тагын бер дача. Ул үзенең зурлыгы, купшы архитектурасы белән башкалардан аерылып тора. Күл буена төшә торган сукмакларына сары ком сибелгән. Як-якта – буяулы эскәмияләр. Шунда ук җиңел ак күлмәк кигән дамалар, алтын погонлы мундирлар күренеп калды.
Әле кайчан гына Сәет тә шулай су буенда дача алып, кешеләрчә яшәрмен дип хыялланган иде бит. Их-х! дип көрсенеп куйды ул. Тормышка ашмаган хыяллар, өзелгән өметләр!
Юлның як-ягында куе наратлык башлану белән, извозчикны туктатып төшеп калды да урман эченә кереп китте. Ярата ул наратларның төз, мәһабәт кәүсәләре арасында йөрергә. Монда һәрвакытта серле, шул ук вакытта шомлы тынлык хөкем сөрә. Бары тик югарыдан, агачларның бер-берсенә береккәндәй укмашып үскән ябалдашлары ягыннан, авыз эченнән әкрен генә җырлаган сүзсез моңлы көйне хәтерләтеп, урман шавы ишетелә иде. Сәет, калкурак урын сайлап, аркасын нарат кәүсәсенә терәп утырды да уйларына бирелде.
Ямьсез уйлар хикмәтедер, бераздан ул үзен табигать куенындагы кебек итеп түгел, кара урман уртасында адашып калган кеше сыман хис итә башлый. Алай гына да түгел, бу ялгызлык аны эзәрлекли, куркыта. Һәм ул, шыксыз уйларыннан качарга теләгәндәй, урыныннан сикереп тора да, яңадан ат табып, калага кайту нияте белән юлга чыга.
Кайтышлый, нәрсәдер өмет иткән кебек, каланың үзәгендәрәк Проломный урамында төшеп кала. Зур урамнардагы берничәшәр катлы таш йортлар яныннан узганда, Сәет ирексездән каерылып өске катлардагы тоташ пыялалы якты тәрәзәләргә күз сала. Көндезен дә ут уйнап торган зур-зур асылмалы люстралар, алтынланган рамнарга куелган кыйммәтле картиналарны, көньяк үсемлекләренә охшашлы эре-эре яфраклы гөлләрне күреп уза. Элегрәк ул мондый бай өйләр яныннан сорыкортлар оясы дип, ничектер чирканып уза торган иде. Хәзер исә, күңеленең кайсыдыр почмагында, их-х, шушындый йортларда яшәсәң икән, дигән хыял да баш калкытып куя.
Аның бу кирәксез уйларын туздырырга теләгәндәй, кинәт көчле җил исте. Урам тузан өермәсе белән тулды, чүп-чар, кәгазь кисәкләре очты. Ул да булмады, тирә-якны дер селкетеп, күк күкрәде.
Караса, Идел ягыннан тоташ кара болыт якынлашып килә икән. Кояш югалды. Көн дә кинәт караңгыланып китте.
Сәет кайту ягына борылгач, яңгыр ява башлады. Ул көчәйде. Бераздан инде таш җәйгән урамнан, шаулашып, гөрләвекләр дә ага башлады. Яңгырдан качып ышыкка кермәде ул, юлын дәвам итте. Яңгыр һаман саен көчәйде. Урамның як-ягындагы икешәр-өчәр катлы өйләр, яңгыр пәрдәсе аша ничектер формаларын югалтып, яссыланып, җиргә иңгәндәй кечерәеп күренә башладылар. Гүя алар шушы яңгыр астында эреп, гөрләвекләргә әверелеп, урамнарны тутырып, шау-гөр килеп агалар.
Шулай кайта торгач, ул, беренче очраган кабакка кереп, янган йөрәген бераз басып чыгарга булды. Көн үтте. Алда бит әле төне бар. Ә төн үткәрүләре әҗәл белән бер Сәеткә. Соңгы вакытларда аны ниндидер курку биләп алды, ниндидер афәт эзәрлеклидер кебек. Шулай тәмам арып-талып, исәрләнеп уяна да, җәһәт кенә торып, утны кабыза. Аннары инде ятмый, шул килеш таңны каршылый.
Урамга чыгарга да шикләнә. Төнге тын урамда үз аяк тавышына кадәр куркыта аны. Тәмам чиргә сабыша ул. Әллә акылыма зыян килдеме икән дип уйлаган чаклары да еш була аның.
Кабакта ярыйсы гына капты, кәефләнде. Ул урамга чыкканда, караңгы төшә башлаган иде инде. Яңгыр да туктаган. Урамнарның бер дә карарлыгы калмаган. Язгы ташу әле генә чигенгән диярсең. Тирә-юньдә болганчык су күлләвекләре белән мәлҗерәгән лай гына җәелеп ята. Сәет, чалыш-чолыш атлап, сазлы урамны аркылы чыкты да, тыкрыкка борылып, үз өенә таба китеп барды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.