Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 24 (всего у книги 31 страниц)
2
Асылхан байның хәзер анда-монда кайгысы юк, байбикә әйтмешли, ул хәзер дөньядан ваз кичкән. Сабирҗан тулысынча Әби патша карамагында. Ул, ут уйнатып тырышса да, барыбер ярый алмый. Һаман тиргәлү, һаман сүгелү. Җилкәгә атланып алган да камчылапмы-камчылый.
Бай-хуҗа белән йөргән чаклар хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Аның һәркем белән ипле сөйләшүләренә сокланып туя алмый иде Сабирҗан. Садәлек хас иде шул аңа. Йөрәктән чыккан бер җылы сүз өч кыш буе җылытыр, дип әйтмәсләр иде аны. Сабирҗанның да күңеле тыныч иде. Аның хәтта, Илаһым, шөкер, мин кемнән ким дип шөкерана кылып куйган чаклары да була иде.
Хезмәте аның хәзер дә шул ук: ат белән байбикәне йөртә. Тик кая гына бармасыннар, һәркайда җәнҗал, һәркайда шау-шу. Нәтиҗәдә байбикә Сабирҗанны бөтенләй юк кына нәрсә өчен дә җәберли, кимсетә. Ачуын, йөрәк ярсуын баса, янәсе. Ә андый хәлләр, эштә чатаклыклар чыккан чаклар бик еш була.
Беркөн хәрби заказ үтәүче артельгә тун тегүчеләр янына барып чыкканнар иде. (Әби патша аны биш-алты ай гына элек ниндидер бер бай белән уртакка ачкан иде.) Гөнаһ шомлыгына каршы, берьюлы ике-өч тегүченең лаякыл исерек чагына туры килделәр. Каты бураннар уйнатты байбикә, берсенә типкәләп тә алды. Сәбәпсезгә эчмәгәннәр, бичаракайлар. Саба ягыннан килеп эшләүче ярым гарип бер агайның сугыштагы улы һәлак булуы турында яман хәбәр алганнар. Шул кайгыны юмакчы булганнар, мескенкәйләр. Бөтен артельнең ялынып-ялваруларына да карамастан, аларның сүзләрен байбикә колагына да элмәде. Бер сүз белән авызларын томалады: «Расчёт!» Һәм бетте-китте.
Башка сөйләшеп тормады. Тау-тау булып тиреләр, әзер туннар өелгән озын өстәлләр арасыннан көч-хәл белән сыеп үтте дә, уңга-сулга карамыйча, ишеккә юнәлде. Артель башлыгы, мастер кеше аның артыннан чыгып кабат ялынып карады, байбикә тыңларга да теләмәде. Ул турыда тешеңне дә агартасы булма, югыйсә синең белән дә башкачарак сөйләшермен дип, бер генә җикеренде. Һәм шунда ук толып салынган түрле чанага утырып китеп тә барды.
Моннан атна чамасы гына элек тагын да мәзәгрәк хәл булды. Байбикәнең Арча станциясеннән каядыр озату өчен төяткән ике вагон тактасын, ниндидер сәбәпләр аркасында (стояклары яхшы ныгытылмаган дип булса кирәк) поездга такмаулары турында хәбәр китерделәр. Әби патша тиресеннән чыга язды. Сабирҗан да, атларны харап итәм икән, дип уйлаган иде. Сәгать ярым вакыт үттеме икән, пар ат белән Арчага барып та җиттеләр.
Юлда килгәндә үк: «Ришвәт өмет итә торганнардыр… Бирермен мин аларга ришвәт, күрсәтермен…» – дип, юкка гына үзалдына җенләнеп килмәгән икән байбикә. Арча станциясенә барып җиткәч, кызыл фуражкалы, ялтыравыклы төймәләр таккан кара шинельле бер чиновникка Әби патша, чыннан да, күрсәтте күрмәгәнен. Котырган мәче кебек ташланды ул тегенең өстенә. Иң элек рус сүзләренә татарчаларын кушып туйганчы сүкте, аннары кыйммәтле ташлар белән бизәлгән бармакларыннан шыксыз нәмәстәкәй ясап, «Менә сиңа, чучка танау» дип, чиновникның борын төбенә китереп төртте…
Шунда ук атларны җан-фәрманга кудыртып, Арчага ниндидер бик зур түрәне күрергә дип менеп киттеләр. Байбикә бик мәһабәт ике катлы йорт янында туктарга кушты. Һәм тиз генә чанадан төшеп (каян килгәндер җәһәтлек), шул йортның киң парад баскычыннан кереп тә китте.
Байбикәнең тирә-юньне тетрәтеп торган рус түрәсе белән әңгәмәсе әллә ни озакка бармады. Бераздан ул җирнең астын өскә китереп ташлаган кыяфәт белән килеп тә чыкты. Үзе, гадәттәгечә, һаман сукрана, сүгә-тирги. «…Карак өстендә карак утыра, дөмеккерләре… Бу юлы да шактый төртергә туры килде албастыга… Шунда минем алда ук шылтыратты тагын үзе… Җирәнгеч җан!..»
Шуннан соң байбикә станциягә төшеп тә тормады, үзенең ниндидер якын танышларына кереп, чәйләп чыкты.
Кайтырга чыккач, яннарыннан үткән поездларның берсендә күрделәр: тау кадәрле иттереп сап-сары такта төягән ике вагон да тагылган иде…
* * *
– Исәнме, Ибрай!.. Тормышлар ничек?
– Бер көйгә…
– Эшләр барамы?
– Минем эш… билгеле инде.
Ибрай айнык. Әмма килеп сәлам биргән бу кешене төсмерләсә дә кинәт кенә таный алмады. Тавышы таныш, килеш-килбәте дә…
Ниһаять, таныды. Елмаюыннан таныды. Бу Асылхан бай иде. Таныды да хәйран калды. Аз гына вакыт эчендә кеше шулкадәр үзгәрсә дә үзгәрер икән. Тирәнгә яшеренгән күз тирәләрен вак җыерчыклар баскан. Күзләре нурсызланып, ничектер тоныкланып калган. Йөзе ябыккан, караңгыланган. Ияге очлаеп килгән, битенә сары төс иңгән.
Ибрай, сүзләре беткән кеше сыман кинәт тынып калуларына уңайсызланып, үз чиратында байның хәлен сорашты. Асылхан, көрсенеп, кулын гына селтәде.
Шул арада алар янына прилавка артында торган сыраханә хуҗасы Тарас килеп җитте. Кадерле, зур кунаклар килгәндә, урыныннан чыгып, үзе хезмәт күрсәтә ул… Асылхан алдында ихтирам белән баш иеп исәнләште. Бары тик шуннан соң гына:
– Князь, сезгә нәрсә китерим?.. – диде.
Асылхан аракы сорады.
Ибрайның өстәле сыраханәнең иң түрендә, штукатуркасы коела башлаган почмакта тора. Бераз халык җыела төшкәч, шушы почмакка басып, скрипка уйный ул. Аннары әйбәтләп сыйлыйлар үзен. Кайбер көннәрдә эте белән бергә шунда йоклап та калгалый.
Хәзер аның өстәлендә күбеге тәмам «сүрелеп» беткән бер кружка сыра тора. Тарелкада – ботарлап ташланган кипкән балык. Вобланың кызгылт төстәге икрасын аерып алып, тарелкасының кырыена куйган. Килеп кергәндә, бик нык туңган иде ул. Тәмам каттым дип, Тарастан бер йөз грамм аракы да сорап алып эчте.
Ибрай, сүз югында сүз булсын дигәндәй, эчә торыгыз дип, сыралы кружкасын Асылхан бай алдынарак куйды.
Тегесе:
– Хәзер китерерләр… – дип баш тартты.
Чыннан да, беркавым сүзләре ялганып китә алмыйчарак торды аларның. Әмма озакка түгел. Тарас бер графин ак аракы белән урталай киселгән лимон, тозлаган вак кыяр һәм кыздырылган үрдәк китереп куйгач, телләре ачыла төште. Беренче стопкаларны исәнлеккә-саулыкка, иминлеккә-байлыкка дип күтәрделәр. Бераз капкалап алдылар. Билгеле инде, өстәл аяклары арасында сузылып яткан Юлдаш та өлешсез калмады…
Аннары сүз иярә сүз китте. Асылхан, этне үрдәк канаты белән сыйлады да, йөрәген чыгарып атарга теләгәндәй, ачынып-әрнеп әйтте:
– Их, Ибрай!.. Синең, ичмаса, турылыклы дустың, Юлдашың бар…
– Ничек инде?.. – диде Ибрай. – Үземә калса, мин сезне бик бәхетле дип уйлый идем… Шундый сылу бичәгез, балагыз бар…
– Әйе, бар иде!.. Аның каравы хәзер беркемем дә юк. Шәрә чүл уртасында басып торган дөя кебек япа-ялгыз мин, Ибрай туган! Язмыш бик мәрхәмәтсез кыланды минем белән. Ифрат дәрәҗәдә мәрхәмәтсез… Хәер, язмыш шундый нәрсә инде ул. Гадәттә, кешенең хыял-максатларыннан, өмет-теләкләреннән көлүчән була. – Асылхан бай, кулай әңгәмәдәш табуына куанган кеше сыман, үзенең ничегрәк итеп ялгыз, эттән әрсез, чүптән кадерсез булып калуы турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Башта тын да алмыйча утырган Ибрай соңрак сораулар да биргәләде:
– Шулай итеп, тәки эзенә төшә алмадыгызмы?..
– Төштем кебек… Узган җәйдә кунарга кергән фатирларын таптым… Әмма фатир хуҗалары Зөһрәне алып баручының кем булуын, кайдан икәнлеген өзеп әйтә алмадылар. Бары тик шул кадәресе мәгълүм булды: алып баручы шактый өлкән яшьтәге, бик дини бер кеше булган. Хуҗалар бу сәер парга, аларның үзара сөйләшкән сүзләренә игътибар иткәннәр… Карт мондыйрак сүзләр әйткән, имештер; «Үкенмәссең, балакай… Оҗмахта яшәгән кебек яшәрсең… Минем күзләрем синең күзләрең булыр. Өрмәгән җиргә дә утыртмам үзеңне. Балам урынына булырсың… Тормышым җитешле, һәрнәрсәм мул», – дип әйткән, ди.
Асылхан, сүзе беткән кеше сыман, бер мәлгә тынып калды. Башын иде. Аннары бөтенләй икенче тавыш белән өстәп куйды:
– Әгәр дә мәгәр исән икән, бәхетле булсын. Ризыгын киң кыл бичараның… Мин бәхетле итә алмадым аны. Саклый алмадым…
Асылхан башын ике кулы белән учлады да өстәл өстенә иелде. Ибрай да күңеле белән аның ни өчен килгәнлеген сизенгәндәй итенде: җәрәхәтле күңеленә моң кирәк бу кешенең.
– Уйныйммы?.. – дип сорап куйды ул сак кына.
Тегесе башын гына селекте. Уйна, янәсе.
Ибрай пальтосын, салып, урындык башына атты. Чандыр муенына чорнаган шарфының очларын артка селтәде. Футлярыннан скрипкасын алды. Кылларны тарткалап карады… Смычогын алды да үзенең почмагына барып басты…
Шулвакыт тәмәке төтене белән тынчыган, стеналары кубып беткән пычрак кабак эче кинәт җаннарны тетрәткеч моң белән тулды. «Кәләү Гайшә» көе иде бу. Бәхетсез мәхәббәт, мәхәббәт хакына үз-үзен корбан иткән гади татар кызы турында сихри көчкә ия булган моңлы хикәя иде бу…
Асылхан бай ике кулы белән йөзен каплаган да хәрәкәтсез калган… Аннары музыка туктавыннан курыккан кеше сыман: «Уйна, уйна, Ибрай!.. Миңа игътибар итмә. Мин хәзер бәхетен генә түгел, башын югалткан кеше… Кара өметсезлеккә бирелгән кеше…» – дип өзгәләнеп куя. Әле кайчан гына ул, үзенең бәхет кошы белән бер-беренә елышып, шушы ук скрипканың тылсымлы авазларын тыңлап утыра иде. Ә күрше бүлмәдә нәни уллары… Чыннан да, булды микән андый мизгелләр?! Асылхан хыялый уйларга бирелде. Әлеге татлы хыяллардан айну авыр да, аны куркыта да иде…
Ниһаять, үксеп елаган скрипка тынды… Бу минутта инде Асылханның да җилкәләре калтырый, йөзен каплаган кулларының бармаклары арасыннан күз яшьләре саркып чыга иде…
Ибрай, дәшми-тынмый гына, скрипкасын стена буенда торган тумбочка өстенә куйды да үз урынына килеп утырды.
Бераздан бай да сүз ката алыр хәлгә килде. Борынын тарткалап:
– Син гаҗәпләнмә, Ибрай… – диде ул, һаман да әле тынычлана алмыйча. – Шулай булды инде… Кинәт егылдым. Икеләтә авыр миңа… Ә сиңа рәхмәт, Ибрай!.. Чиксез зур рәхмәт. Шуңа күрә сине эзләп килдем дә мин. Син минем боек күңелемне күтәргәндәй иттең… Яралы йөрәгемә шифа булды. Нәрсә дияргә дә, үземнең ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәтемне ничек аңлатырга да белмим. Акча бирсәм рәнҗетермен төсле… Әйдә әле, Ибрай, күтәрик тагын берәрне…
Ибрай исерә башлады. Шулай да фикере эзлекле, әйтергә теләгәне анык аның.
– Дөрес!.. Бик дөрес әйттегез, – дип җанланып китте ул. – Яралы йөрәккә шифа… Йөрәк ярасына бер ямау. Дөрес! Әйе, сәнгать ул – бөек нәрсә. Кояш ул! Сәнгать кешене кеше итә. Таш күңелне дә нечкәртә, тар күңелне дә киңәйтә… Түзә алмаслык авыр булган чакларда, мин кулыма скрипкамны алам. Шунда ук үземне караңгылыктан яктылыкка чыккандай хис итәм. – Ибрайның күз карашлары ачылып, тавышы көрәеп киткән кебек булды. Хәтта ирен кырыйларында чак кына елмаюга охшашлы нәрсә дә чагылып куйды. – Әнием җырларга ярата иде. Җыр байлыктан да кыйммәтрәк дигән сүзләре хәтеремдә… Шуңа бәйләп, кызыклы бер мәзәк тә сөйли торган иде. Имештер, тегүче яшәгән. Эшләгәндә, гел җырлый торган булган. Көннәрнең берендә өске катта торган бай моны чакырып алган да: җырлавыңнан тыел… Бер капчык акча бирәм, дигән. Тегүче баеп киткән. Әмма күпмедер вакыт узганнан соң, алган акчасын байга кире кертеп биргән… мә, ал акчаларыңны. Тик мине җырдан тыя күрмә… Югыйсә мин эч пошуымнан үләчәкмен, дигән. – Ибрай бер мәлгә тынып калды. Йөзендә сагышлы дәрт чагылып киткәндәй булды. Бераз гәүдәсен турайтып, иркен сулыш алгандай итте дә кабат сүзгә кереште. – Килер бер көн, һәр өйдә, урамнарда – һәркайда музыка яңгырап торыр. Тормыш та, кешеләр дә бөтенләй бүтән булырлар. Кешенең яшәгән саен яшисе килер. Бәхет дигән нәрсә беркемне дә читләтеп узмас… Музыкасы да аның бөтенләй башка булыр: дәрт белән сугарылган булыр, көр яңгырар…
Асылхан, искәрмәстән нидер исенә төшереп, башын калкытты. Ибрайга таба борылды. Һәм аның кайчандыр язарга хыялланып сөйләгән музыкасы турында исенә төшерде.
– Язам… – диде Ибрай, сүзен дәвам итеп. – Берничә өлештән торган көй ул… Тик язып бетерә алганым юк. Авыр языла… Вакыты белән күңел түрендә күптәннән бирле яшеренеп яткан, күптәннән бирле бимазалап йөргән гүзәл моң туа… Үзе һаман үсә, ташкын кебек күтәрелә, җан тетрәткеч авазларга әверелеп, күңел күгендә яңгырый башлый… Ташып, тышка бәреп чыгарга омтыла… Вакыты белән саташа, тәмам шаша башлыйсың… Имештер, көй язылып беткән. Менә, менә башкарылырга тиеш… Оркестр әзер. Музыкантлар соңгы тапкыр инструментларын көйлиләр… Яратам шул минутны! Андый вакыт берьюлы мең төрле кош сайраган җәйге урманны хәтерләтә… Ниһаять, люстраларда ут кабына… Халык белән шыгрым тулган зал тынып кала… Һәм мин, оркестрантлар арасыннан җиңел генә үтеп, дирижёр пультына күтәреләм… Өстемдә – күз явын алырлык ап-ак күлмәк, өр-яңа фрак. Халык мине күрү белән гөж килә… Көчле алкышлар яңгырый. Мине шулай каршылыйлар! Мин халык ягына борылам, баш иям… – Ибрай, чыннан да, тамашачылар алдына чыккан кеше кебек, килешле генә итеп башын иде. Тузгыган озын чәчләре тасма-тасма булып маңгаена төште, музыкантның ут булып янган күзләрен каплады. Әмма ул, башын кагып, чәчләрен җилфердәтеп артка ташлады да янып-кызып дәвам итте. – …Оркестр ягына борылам… Партитура янында яткан дирижёр таягын кулыма алам… Әйләнә-тирәдә шылт иткән тавыш та юк. Йөзләгән инструменттан торган биниһая зур оркестр, минем кул селтәү ихтыярына буйсынып, көйнең беренче аккордларын яңгырата… Музыка үсә, көчәя, тирә-якны дер селкетә… Ниһаять, әсәрнең икенче, өченче кисәкләре… Кульминациясе… һәм соңгы аккордлары яңгырый… Халык аягүрә баса… Алкыштан, кул чабудан театр тетри… Их-х!.. Менә ул чын бәхет нинди була!.. – Тәмам онытылып киткән Ибрай хәле беткән кеше сыман, еш-еш сулыш алып, бер мәлгә тынып калды. Тик озакка түгел. – Ул әсәремдә менә мондый тема бар… – дип сикереп торып кулына скрипкасын алды. Күңелендә яңгыраган мелодиясен онытудан курыккан кебек, дәртләнеп уйный да башлады.
Хәрәкәтләре кискен иде аның. Бу хәлне күреп, эт тә яткан җиреннән чәчрәп торды, музыканы тыңларга җыенгандай, хуҗасының күзләренә текәлде. Әрекмән яфрагыдай зур йонлач колакларын торгыза төшеп, хәрәкәтсез калды…
Әмма озак уйный алмады Ибрай. Скрипка, кинәт кылы өзелгәндәй, зәгыйфь авазлар чыгарды да тынды… Музыкант, смычок тоткан кулын селтәп, скрипкасын кире урынына куйды. Йөзе кинәт үзгәрде. Кырысланды. Өметсезлек чагылды. Салмак адымнар белән килеп утырды. Аннары гаять зур, гафу ителмәслек хата ясавына чиксез үкенгән кеше сыман, мыгырдана башлады.
– Юк, юк!.. – диде ул, тирән көрсенеп. – Булмый… Әллә нәрсә генә булды шунда… Күңелдә бар… Яңгырый. Әмма булмый… Кулларның да рәте юк… Буйсынмыйлар. Калтырыйлар…
Ибрай кинәт буыла-буыла ютәлли башлады. Маңгаена тир бәреп чыкты. Ютәле бераз басылу белән, яңадан сүзгә кереште. Бу юлы да музыка турында сүз алып барды. Язган тәкъдирдә дә бу аның беренче һәм соңгы көе булачагы турында сөйләнде. Ни өчендер Гайднның «Хушлашу» симфониясен исенә төшерде. Ул аны Мәскәүдә тыңлаган булган. Симфонияне тыңлаганнан соң чиргә сабышкан, атналар буе айный алмаган.
– Хикмәтле симфония ул… – дип дәвам итте Ибрай. Шунда ук әсәрнең хикмәтле яклары турында сөйли башлады. Ул симфонияне хәзер дә электр утлары яктысында түгел, ә нәкъ шул авторы исән чактагы чордагы кебек, шәмнәр яктылыгында башкаралар икән… Хикмәтле ягы шунда икән аның. Симфония башланганда, оркестрдагы барлык музыка кораллары да уйныйлар. Һәркайсының алдында аерым шәм яна… Бераздан үзенең партиясен башкарып бетергән музыкант шәмен сүндерә икән дә сәхнәдән чыгып китә икән. Ниһаять, симфониянең финалы… Дирижёр каршында нибары ике скрипка кала. Алар елыйлар… Әрнеп-өзгәләнеп үксиләр… Скрипкаларның да берсе тына. Шәме дә сүнә… Ялгыз скрипка кала. Бераздан ул да, соңгы сулышын алып, җаны каядыр күкләргә ашкан кебек, әкренәйгәннән-әкренәя барып, ниһаять, тына… Шәм дә сүнә… Табутта яткан мәетнең ак йөзенә төшкән яктылыкка охшап, бары тик дирижёр пультындагы партитураны яктырткан бердәнбер шәм кала…
Юк, бу кич тә Асылханның яралы йөрәгенә ял була алмады. Киресенчә, бары күңелен кузгатты гына… Кабактан көч-хәл белән чыкты ул. Төн. Урамнар буш. Җәяүле буран кар тузгыта. Асылхан, бераз баргач егылмас өчен, ниндидер каралтының рәшәткәсенә килеп тотынды. Түзә алмаслык булып күңеле болгана башлады. Күп эчелде шул. Эчкәнен кире чыгармас өчен, тешләрен кысты… Каяндыр бер арык эт килеп чыкты. Нәрсәдер өмет иткәндәй, Асылханның күзләренә туп-туры карап тора башлады…
– Йә, нәрсә?.. – диде Асылхан, эткә дәшеп. – Ач икәнлегеңне күрәм… Тик нишлим соң? Бернәрсәм дә юк бит… Акча бирер идем дә… Аннан сиңа ни файда?
Эт якты йөз күрсәтүне шунда ук аңлады, койрыгын болгап якыная төште.
– Әйдә, өйгә кадәр озат мине… Сыйлармын үзеңне. Туйганчы ашатырмын… Әгәр теләсәң, миндә генә калырсың. Әйдә, киттек…
Эт иярде. Юл уртасына чыктылар да буран аша тонык кына булып күренгән утларга таба карап китеп бардылар.
* * *
1916 ел. Авыр ел.
Гөлбану өчен аеруча авыр булды ул ел. Бик озак урын өстендә ятты. «Үләр, кеше булмас», – диделәр аның турында.
Түзсә дә түзә икән адәм баласы. Үлмәде. Чак кына хәл ала башлады. Нәкъ шул көннәрдә Низамның сугышка озатылуы турында хәбәр алынды. Төрле кешегә төрлечә тәэсир итте бу хәбәр. Кемдер: «Башы бетсен денсезнең!» – диде. Кайсыдыр чын-чыннан кызганды. Әмма Гөлбану Низамның килүен, бөтенләй гөнаһсызга рәнҗетүенә үкенүен, гафу үтенүен көткән иде.
Низам килмәде.
Киткән…
Ул да булмады, аяк астыннан тагын бер бәла килеп чыкты. Сырхау янында утырып тәмам йончыган Миңлегөл, чиләк-көянтә асып кер чайкарга барган җирендә, таеп китеп бәкегә төшкән… Байтак вакыт чыга алмыйча газапланган. Әле дә ярый якын-тирәдә кешеләр булган, югыйсә бөтенләй батып үләсе икән.
Кемнеңдер атылып кереп: «Әниегез харап булды!..» – дип ачыргаланып кычкыруыннан Гөлбануның йөрәге ярыла язды. Урыныннан тәгәрәп төште. Күлмәкчән килеш өйалдына, аннан тышка чыкты. Ишегалдында ыгы-зыгы, шау-шу.
Байбикә дә шунда. Ул да хафалана: «Керләр исән-саумы? Батмаганмы, югалмаганмы?..»
Шулвакыт олы капканы киң ачып, ике-өч ир-ат Миңлегөлне күтәреп керделәр. Сабирҗан күлмәкчән генә. Бишмәтен салып Миңлегөлне төргәннәр иде.
Өйгә керделәр. Сабирҗан тиз-тиз генә Миңлегөлне чишендерә башлады. Иң элек агач кайрысы кебек каткан бишмәтен салдырды. Аннары тула оекларын салып атты, бөтен булган нәрсә белән хатынын томалады. Зур кочак утын алып кереп, мичкә ут төртте…
Кабаланып, Хәмит килеп керде:
– Син, якташ, тиз генә менә моны каптыр… Сыналган им, – дип, кесәсеннән бер ярты чыгарды. Учы белән төбенә шапылдатып сугып, җәһәт кенә шешәне ачты, мөлдерәмә тутырып, бер чокыр аракы салды. Миңлегөлне ярым торгызып, көчләп диярлек бер-ике йотым аракы эчерделәр. Хәмит чокырны яңадан тутырды.
– Әйдә, үзең дә кабып куй… Күлмәкчән генә идең бит.
– Рәхмәт, Хәмит туган…
Калган аракыны икәүләп эчеп бетерделәр.
Миңлегөл дөрләгән утта янгандай кызышып саташа башлады. Ул төнне Сабирҗан керфек какмады, кара-каршы куелган ике ятактагы сырхаулар арасында орчык кебек бөтерелеп чыкты.
Икенче-өченче көннәрдә Миңлегөлнең хәле күзгә күренеп начарланды. Урыныннан тору түгел, кузгала да алмый башлады. Тамагына тамчы да капмады.
Нәкъ шул көннәрдә Сабирҗанга, солдатка каралырга дип, печатьле кәгазь тоттырдылар. Бу хәл Сабирҗанны һушсыз итте. Бу юлы инде «дөньядан тәмам ваз кичкән» Асылхан бай аны коткаруны юллап йөрмәде. Соңгы вакытларда хуҗаның үз хәле хәл иде.
Шулай итеп, Сабирҗанны солдатка алдылар да куйдылар. Җыенып, гаиләсе белән саубуллашып килү өчен, нибары ике сәгать вакыт бирделәр.
Танырлыгы калмаган иде Сабирҗанның. Каушаган, тагын да юашлана төшкән, телдән язган. Кайтып керү белән, хәле беткән кеше сыман, ишек катындагы тәбәнәк бүкәнгә килеп утырды да, хатыны белән кызы ягына карап:
– Миннән башка нишләрсез инде… – дип үкси дә башлады.
Әле ярый Хәмит килеп керде. Кулында тегермән ташы кадәрле ике бөтен икмәк, кесәсендә бер ярты иде аның.
– Ишеттек… – диде ул, икмәкләрне өстәл өстенә куеп. – Әйе! Сугышны әйтәм әле, кайчанга кадәр дәвам итәр бу каһәр төшкән нәмәстәкәй…
Сабирҗан, кабат йомшарып, яшьләнгән күзләрен сөртте.
– Син, Хәмит туган, монда үз кеше. Бөтенләй ташлап бетермәссең инде. Алла хакына дип сорыйм… Әнә бит нинди хәлдә калалар…
– Кулдан килгәнчә тырышырмын, якташ. Ничек тә тән куярга ирек бирмәм…
– Рәхмәтләр яусын инде үзеңә…
Хәмит ат җигеп озатып куярмын дип чыгып китте. Сабирҗан исә гаиләсе белән саубуллаша калды. Иң элек хәрәкәтсез яткан Миңлегөл янына килде. Ятак буена тезләнде дә хатынының юрган өстенә чыгарып салган арык беләге өстенә капланып төште. Җилкәләре калтырый иде аның.
Миңлегөл көч-хәл белән нибары ике авыз сүз әйтә алды. «Исән калып… сау-имин… илгә әйләнеп кайтырга… язсын».
Сабирҗан торды. Соңгы тапкыр хатынының чәчләреннән сыйпады. Шуннан соң, Гөлбану ятагы кырыена утырып:
– Бөтен өметем синдә, кызым… – диде. – Әниеңне сакла. Икегез дә тизрәк савыга күрегез, берүк…
Сабирҗан ике бөтен икмәк, калай савыт, кашык, берәр пар аяк чолгавы, алмашка кием салынган биштәрен алды да башын иеп чыгып китте. Шул китүеннән Сабирҗан суга төшеп баткандай юк булды… Хат-фәлән дә, хәбәр-хәтер дә килмәде. Бары тик соңыннан гына имеш-мимеш хәбәрләр йөрде. Имештер, аларны алып китеп барган эшелондагы солдатлар, сугышка барырга теләмичә, баш күтәргәннәр. Үзләренең офицерлары ук солдатларны пулемёттан аттырган. Йөзләрчә солдатлар юлда һәлак булып калган.
Миңлегөлнең хәле көннән-көн начарланды. Һәм апрель аеның урталарында, шаулап гөрләвекләр акканда, ул фани дөнья белән бәхилләште, гүр иясе булды… Гөлбануның да тормышын тоташ караңгылык каплады, яшисе килү теләге бетте. Озынча йөзе сулды. Күз тирәләренә күгелҗем күләгәләр ятты.
Шулай җанын кая куярга белмичә яткан көннәрнең берендә Хәмит килеп керде. Аны күрү белән, Гөлбануның сызлаган сырхау тәне чымырдап куйды.
Хәмит ягымлы гына исәнләште, салмак кына атлап өстәл кырыенда торган бүкәнгә килеп утырды. Гомумән, соңгы вакытта сизелерлек булып үзгәрде ул. Усал чыраен күрмәссең аның. Өс-башы да пөхтә. Аякта – елкылдап торган елтыр кунычлы күн итек, өстә – туры якалы әйбәт казаки. Күлмәге дә ак, чиста.
Сүзне ерактан, шактый уратып, Гөлбануның әнисе Миңлегөлдән башлады Хәмит. Хәтта кыз чакларын исенә төшереп алды.
– Менә бит ул дөнья!.. – диде ахырда, тирән көрсенгән кебек итеп. – Һич тә көтмәгәндә шундый хәлләр килеп чыгар дип кем уйлаган. Шул инде, үлемне аны күз белән каш арасыннан гына эзләргә кушканнар. Тик, Гөлбану сеңелем, тормыш бу… Яшәргә, тереклек итәргә кирәк. Үзең беләсең, үлгән артыннан үлеп булмый. Хәзер сүз синең турында, синең киләчәгең турында бара. Нишләргә уйлыйсың?.. Шул турыда сөйләшергә, киңәшергә дип кердем мин. Синең язмышың турында мин дә кайгыртмасам, кем кайгыртыр соң? Үз колакларың белән ишетеп тордың, әтиеңнең соңгы сүзләре дә шул турыда иде ләбаса. Иң зур гозере иде ул аның. Үзем дә ярдәмемнән ташламам, дип адарынган идем. Сугыш кырында башларын салган булса, бичара, авыр туфраклары җиңел булсын, берүк… Теге имансыз да шунда каткандыр, дөмеккере! Башы беткере!.. Андый штрафникларга исән калу юк, ди, ул. Аларны бер сугыштан чыктымы, шунда ук икенчесенә илтеп тыгалар, ди. Әйдә, чукынып китсен шунда… Һәйбәт кенә, тату гына салып утырганда, юрамалый шаярып әйткән сүз өчен дә ниләр эшләмәде, ничек кенә кыланмады бит, башы беткере! Ир-ат арасында андый гына сүзләр була инде ул. Җегет күңеленә җигүле ат сыярга тиеш, ди бит. Ярар, аны инде син хәзер юк дип сана… Димәк, сиңа хәзер һәр адымыңны үзлегеңнән, үзең белгәнчә атларга туры киләчәк. Ә көн күрүләре, Гөлбану сеңелем, күреп торасыңдыр, җиңел түгел. Нужа чирдән дә хуже. Дөньялар һаман авырая бара. Шуның өстенә сәламәтлегең дә чамалы… Менә шул! Яхшылап тыңла… Тыңлап бетермичә, һәйбәтләп уйлап карамыйча, җавап бирергә ашыкма, пырдымсыз кыланма. Андый чакта җиде үлчәп бер кисәләр… Мин ышанам: тел-көйгә килерсең, шәт, иншалла. Менә шул: синең киләчәгең турында кайгыртуны үз өстемә алырга телим мин. Юклык-кыенлык күрмәссең. Тик риза гына бул. Төсе бардан төгәнмә, дигән борынгылар… Тотабыз да бу каһәр төшкән нигездән кая булса да китәбез. Тыныч кына яшәрбез. Ялчы булып, башны иеп яшәү мине дә бик йончытты инде. Ә акча дигән нәрсә җитәрлек миндә…
Гөлбану иске шәлгә төренеп дәшми-тынмый утыра бирде. Хәмитнең шулай телдәрләнеп китүе, шуның өстенә тавышының да гайре табигый булуы бер мәлгә гаҗәпләндерде аны. Хәмит исә аның дәшмәвен икеләнә дип уйлады булса кирәк. Җавап бирергә ашыкма, дип кабат кисәтеп куйды.
Әмма Гөлбану мондый очрашуның, мондый сүзләрнең яңадан кабатлануын теләмәде. Җавапны да көттереп тормаска булды. Хәмитнең тәкъдимен кабул итмәде ул, үз язмышын Хәмит белән кушарга ризалык бирмәде.
Хәмит шундук таный алмаслык булып үзгәрде дә куйды. Йөзенә усаллык бәреп чыкты. Кара коелды.
– Мәйлең… – диде ул, урыныннан тора башлап. – Телгә-көйгә килмәсәң гаепләштән, үпкәләштән түгел.
Хәмит сүзне озакка сузып тормады, байбикәнең катгый әмер-ихтыярын тапшырды: абзар-кура тирәсенә ир-ат кулы кирәк дип әйтә, ди. Шул сәбәпле кичекмәстән ызбаны бушатырга кирәк икән. Шуның белән сүз дә бетте.
Чыннан да, ике-өч көн үтмәде, атка төялеп, яңа гаилә килеп тә төште. Дилбегә тоткан гаилә башлыгы – сугышта аягын калдырып кайткан солдат иде. Алар килеп кергәч, ишегалды тулып китте. Солдат бу йорт өчен бик кулай кешегә охшаган. Аяксыз булса да, бик өлгер, бик җитез хәрәкәтләнә. Хатыны да әллә ни карт түгел. Яннарында кул арасына керерлек унбер-унике яшьләр чамасындагы уллары да бар. Йөк өстендәге әйберләр арасында тагын кечерәк бер кыз бала да утыра.
Шулай итеп, унбиш елга якын гомерен биргән бу нигездән күтәренеп чыгып китәргә туры килде Гөлбануга.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.