Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 30 (всего у книги 31 страниц)
Баралар да баралар.
Тубыктан саз ерып баралар.
Аяк атлаулары әҗәл белән бер. Барасы җирләренә барып җитәргә теләмәгәндәй, эленке-салынкы гына атлыйлар. Атламыйча гына кара, казакларның җилкәләренә аскан карабиннары корылган.
Көннең бер дә рәте юк, үзе явымлы, үзе салкын, кар төшәргә җыена, ахрысы. Авыр соры болытлар, салкын сулыш бөркеп, җиргә елышып ук шуышалар.
Хәмит алдагы рәтләр дә бара. Арыды ул, тәмам хәлдән тайды. Янәшә барган бер әсирнең хәле аныкыннан да мөшкелрәк. Көч-хәл белән атлый… Өстендә – канга буялып беткән матрос тельняшкасы, үзе яланаяк. Һаман артка кала ул. Нәкъ исерек кеше сыман чайкалгалап куя. Бер-ике тапкыр егылып та алды… Ләкин шунда ук тырышып-тырмашып булса да, яңадан аягына күтәрелде, яңадан атлады. Тормаса, артта килгән атлы казакларның камчылары баш очында чыжылдап кына тора…
Атлыйлар да атлыйлар…
Әсирләр арасында сөйләшү-сүз катышу юк. Кушмыйлар…
Шулчак искәрмәстән генә мылтыктан аткан тавыш Хәмитнең өнен алды. Һәм ул, тиз генә каерылып, артына карады…
Матрос тельняшкасы кигән әсир йөзтүбән капланган. Аңа аткан казак ияреннән төшмичә генә тегенең җансыз гәүдәсенә бер мизгел карап торды да, шактый юл алырга өлгергән иптәшләрен куып җитте.
Бу каһәр төшкән юлның бер дә иге-чиге юктыр, ахрысы. Ниһаять, алда ниндидер зур корылмаларга охшашлы нәрсәләр, күктә йөзгән болытлардан да карарак булып күтәрелгән төтен баганалары күренде.
«Пристань дигәннәре шулдыр инде», – дип уйлап куйды Хәмит.
Хәмит ялгышмаган. Бу, чыннан да, аларны этап белән алып бара торган пристаньлы авыл булып чыкты. Авылга кереп ике катлы зур йорт янына җиткәч, аларны туктаттылар. Яңгыр астында бер ярты сәгать чамасы чылатып тотканнан соң, яңадан каядыр алып киттеләр.
Биек таш койма белән уратып алынган ярым җимерек чиркәү янына җитәрәк, яңадан туктаттылар. Әсирләрне, санап, тимер капка аша эчкә үткәрделәр…
Чиркәүнең аскы каты төрмә икән. Хәмитне дә, башкалар белән бергә, бер зур гына камерага ябып куйдылар. Күзе бераз ияләшә төшкәч күрде ул: монда инде алардан башка да шактый гына тоткын утыра. Дыңгычлап тутырганнар. Барысы да диярлек камераның таш идәненә түшәлгән саламга чүмәшкәннәр.
Хәмитләрдән соң тагын бер партия әсирләр керттеләр. Яңа тоткыннар керү белән танышу, сорашу, кызыксыну башланды: «Кайдан?.. Ничек эләккән?.. Иректә нинди яңалыклар бар? Ниләр ишетелә? Безнекеләр кай тирәдә?.. Кайчанрак килеп җитәрләр икән?»
Сүз-хәбәрләр куанычлы. Янәсе, Совет гаскәрләре, акгвардиячеләрне, кадет-юнкерларны кысрыклап, үкчәләренә басып киләләр икән. Шуңа күрә дошманнар, допроска алып чыгып, сәяси тоткыннарны тизрәк кырып бетерергә ашыгалар, ди.
Допроска дип алып чыгып китеп, каядыр урман буендагы Коры яр кырыена бастырып атулары турында Хәмит тә ишеткән иде инде. Чыннан да, ул барында допроска дип алып чыгып киткән кешеләрнең берсе дә камерага кире кайтмады…
Тагын бернәрсә хәйран калдырды Хәмитне. Монда җыелган халык, үлемне бар дип тә белмәгән сыман, үзләрен гаять кыю тота. Сәгате-минуты белән үлем җәзасы көтеп торуларына да карамастан, җае туры килгәндә, хәтта үзара шаярышып та алгалыйлар.
Кайсыдыр:
– Палачлар!.. Бандитлар кебек судсыз-нисез аталар бит, – дип зарланып куйды.
Икенчесе шунда ук каршы төште:
– Кем әйтте аны? Суд булачак…
Өченче берәве шаяртучының тел төбен аңлап бетермичәрәк калды, ахрысы, беркатлыланып:
– Кайчан булачак?.. – дип сорап куйды.
– Тиздән…
– Кайда булачак икән?
– Кайда икәнлеге билгеле, урман буендагы Коры яр янында…
Безнекеләр килә! Ирек, азатлык килә дип юаталар алар бер-берсен. Ә Хәмит өчен барыбер: ник дөньяның асты өскә килми шунда. Аны хәзер бары ике нәрсә борчый. Беренчесе – ничек кенә булса да, бу таш капчыктан исән-сау котылу; икенчесе – шәрәләнгән карт тирәк төбенә батырылган хәзинәнең язмышы. Башкасы нигә чукынып китми шунда. Шул хакта ут йотып ята Хәмит.
Йотарсың да шул… Көн уза. Елганың холкы, чыгымчы атныкы кебек, бүген болай, иртәгә әллә ничек… Яр-фәлән ишелеп, батырылган капчыкның җир астында калуы да бар. Ә алда тагын да хәтәррәк нәрсә көтә, чатнама салкын кыш. Тагын атна-ун көннән саубуллаш хәзинәң белән. Эх, нишләргә соң? Нишләп карарга?..
Камерага әледән-әле яңа кешеләр өстәлеп тора. Бер яктан кертәләр, икенче яктан допроска дип чүпләп ала торалар. Хәмит белән бергә килгән кешеләрдән дә инде күптән җилләр исте… Ә ул һаман камерада, гүя аны кертеп яптылар да бөтенләй оныттылар…
Төн. Камера бер мәлгә тынып калды. Хәмит йоклый алмый. Аның бөтен тәне утта янгандай кызыша. Баштарак, бизгәк ябышты ахрысы, дип уйлады. Ул да булмады, кинәт кенә әллә нәрсә булды, тәненнән җылылык качуын тойды. Дер-дер калтырый башлады, теше тешкә тими…
Беркавым йокыга киткән сыман онытылып торды. Күз алдына берсеннән-берсе яманрак, берсеннән-берсе куркынычрак күренешләр килә башлады… Имештер, ул яңадан дегет кебек кара-кучкыл сулы елга өстендә… Мәрхәмбикә дә шунда, янәсе. Коточкыч хәл булды: боз кебек салкын су эчендә Мәрхәмбикә түгел, ул тыпырчына… һич кенә дә чыга алмый, имеш… Кычкыра, ярдәмгә чакыра, бер генә кеше ишетсенче…
Хәмит бер мәлгә аңына килгән кебек булды. Караса, берничә кеше аның өстенә иелгәннәр дә, нәрсә турындадыр сөйләшәләр. Хәмит бары тик тиф дигән сүзне генә ишетеп калды. Шунда ук ул яңадан билгесез караңгылыкка батты…
Кабат аңына килгәндә, бөтен зиндан эче ут алганга охшап калган иде. Шау-шу, ыгы-зыгы… Коридорда, күрше камерада, шулай ук ишегалдында мылтыктан аткан тавышлар яңгырап тора. Кемдер бөтен камераны аякка бастырырлык итеп кычкырып җибәрде:
– Иптәшләр!.. Берегез дә ишегалдына чыкмагыз. Урыннарыгыздан кузгалмагыз… Безнекеләр якынлашып киләләр… Ә бандитлар безне юк итәргә уйлыйлар…
Ул да булмады, камера ишеге ачылып китте. Әлеге дә баягы френч кигән офицер… Пистолеты кулында.
– Большевиклар!.. Комиссар һәм кызыл командирлар… Активистлар… Барыгыз да марш на выход! На допрос…
Беренче булып теге урыннарыгыздан кузгалмагыз дигән кеше аягүрә басты.
– Иптәшләр!.. Минем янга… – диде ул.
Яңадан дүрт-биш кеше аягүрә басты. Тагын, тагын бастылар. Камерада утырган барлык тоткыннар да күтәрелеп бер тирәгә җыелдылар. Һәм бер тавыштан җырлый башладылар.
Вставай, проклятьем заклеймённый,
Весь мир голодных и рабов!..
Офицер, җикеренеп: «Молчать!.. А-ну-у!.. Кому говорят», – дип янап караса да, аны тыңлаучы булмады. Тәмам шашынган чандыр офицер камера ишегенең рәшәткәсен бикләргә кушты. Ишек бикләнү белән, рәшәткә аша тоткыннарга пуля яудыра башлады…
Ә җыр көчәйгәннән-көчәя генә барды.
…Кабат аңына килгәндә, Хәмит инде госпитальдә иде. Аның күз ачуын беренче булып мөлаем гына чырайлы, ак халатлы бер ханым күрде. Күрде дә каядыр чыгып та китте. Бераздан Хәмит яткан палатага берьюлы берничә ак халатлы кеше килеп керде…
Башта Хәмит аларның сүзләрен аңлый алмады. Әмма тиздән колагын томалаган пәрдә кинәт ачылып киткәндәй булды. Госпиталь докторлары аның терелә башлавы турында әйтәләр икән…
Бераздан ул бик күп нәрсәләрне төшенде. Акгвардиячеләр чигенгән. Пристань ике атнадан артык Совет гаскәрләре кулында икән. Хәмитне камерада һәлак булган кешеләр арасыннан табып алганнар. Дәвалаганнар. Хәзер инде кризис үткән…
Икенче көнне Хәмит ята торган палатага, ак халатлыларга ияреп, тагын бер кеше килеп керде. Ул кешене күрү белән, авыруларның аяк басарлыклары урыннарыннан тордылар. Хәмитнең колагына кемнеңдер ярым пышылдап: «Комиссар», – дип әйткән сүзе чагылып китте.
Җилкәсенә ак халат салган бу кеше, палатага килеп керү белән, иң элек авыруларның барысы белән дә берьюлы исәнләште, ярым шаярып:
– Терелеп буламы? – дип сорап куйды. Бары тик шуннан соң гына: – Тормагыз, тормагыз, иптәшләр! – дип ятарга кушып кулы белән ишарәләде. – Сезгә хәзер барыннан да бигрәк ял һәм тынычлык кирәк…
Комиссар, як-ягына күз салып алганнан соң, туп-туры Хәмит янына юнәлде. Ак халат кигәннәрдән берәү тиз генә аңа урындык китереп куйды.
– Йә иптәш!.. Сезнең хәлләр ничек?
Хәмит чак кына сәерсенде.
– Хәзер… ярыйсы бугай, – диде ул, комиссарның йөзенә карамаска тырышып.
Сүзгә госпитальнең өлкән врачы кушылды. Авыруның көннән-көн рәтләнә, тазара баруы турында бик җентекләп аңлатып бирде ул.
– Бик яхшы!.. – диде комиссар. Аннары нәрсәдер исенә төшергән кебек итеп сорап куйды. – Үзегез кайдан?
– Казаннан…
– Бу якларга берәр задание белән килеп «эләккәнсездер» инде?
Хәмит әйтсә дә әйтте, әйтмәсә дә әйтте:
– Әйе…
Комиссар, авыруның сөйләшергә бик атлыгып тормавын күреп, урыныннан күтәрелә башлады. Шулай да әйтте:
– Тизрәк терелегез, туган!.. Хәзер инде иң хәтәре артта калды… Үлем тырнагыннан котылып калуыгызны әйтәм. Югыйсә ул төнне бик күп иптәшләребезне харап иткәннәр. Эх, нинди кешеләр иде!.. – Йөзеннән күләгә сыман нәрсә йөгереп үтте. – Һичкайчан да онытылмаслык иттеләр, ерткычлар!.. Барысы өчен дә җавап бирәсе көннәре алда әле…
Комиссар мөлаем гына елмайды да Хәмиткә мөрәҗәгать итте:
– Ярар, туган… Хәзергә хуш! Терелеп, аякка бас тизрәк… Гаять зур эшләр көтә алда…
Хәмит тә изге теләккә рәхмәт белән җавап кайтарды.
Комиссар булып киткән көннән башлап, палатадагы авырулар бөтенләй икенче күз белән карый башладылар Хәмиткә. Госпиталь кешеләре турында әйтү дә юк. Тизрәк савыктыру, тизрәк аякка бастыру нияте белән, Хәмиткә көненә (өстәмә рәвештә) ярты кадак күмәч, бармак башы кадәрле генә булса да ак май бирә башладылар.
Урынын тәрәзә янынарак, яктыгарак күчерделәр. Әмма бу чара аның хәлен авырайтты гына…
Тәрәзә артында тәңкә-тәңкә булып кар явуын күреп яту аны тәмам кешелектән чыгарды, ашаудан калды, күзенә йокы кермәс булды. Харап!.. Кыш та җиткән… Болай булгач, бар да бетәчәк… Чәнчелеп китәчәк… Кем белә, бәлки, инде беткәндер дә…
Ниһаять, Хәмит торып утыра башлады. Көннәрнең берендә аягына басып тәрәзә янына килде. Әмма тирә-юньнең кәфенгә төренгәндәй ап-ак кар астында калуын күреп, яңадан һушын югалта язды…
Кинәт чире көчәйде, хәле начарланды дип уйлап, аны тиз генә урынына илтеп салдылар.
8
Чехлар Самараны алганнар. Казанга якынлашып киләләр икән дигән шомлы хәбәрләр таралган көннәр иде. Гөлбану бөтенләй көтмәгән-уйламаган җирдә Сәетне очратты. Көч-хәл белән таныды ул аны. Сәет бик бетәшкән, алҗыган, танырлыгы калмаган. Өс-башының да рәте юк. Үзе исерек…
Сәет тә Гөлбануны танып алды һәм җир тишегенә кереп китәрдәй булып оялды.
– Менә шулай… – диде ул, кулларын як-якка җәеп җибәреп. – Ә сез үзгәргәнсез, танырлык түгел… Молодец! Ә минем эшләрнең рәте чамалырак, Гөлбану. Ялгыштым бугай мин… Кайсыдыр борылышта адаштым… Ничектер, үз сукмагымны, үз кыйбламны таба алмыйча калдым…
Сүз иярә сүз китеп, элеккеге таныш-белешләрне дә искә төшереп үттеләр. Гөлбану Чулпания язмышын белә иде инде…
Даниярны төрмәдә җәзалап үтергәннәр. Мәгъдәни исә тәки мәгъдәнилеген иткән. «Милли шура», «Милли идарә» кебек нәрсәләр белән артыграк мавыгып китеп, кирәкмәгән юлга баскан… Кулга алганнар үзен. Фабрикант кызы Айзирә әтисе белән эмиграциядә икән. Франциядә, Парижда, ди, бугай…
Айзирә турында сүз чыккач, шагыйрь ялгышлык белән генә ычкындырган сыман, өстәп куйды:
– Болай булгач кайтырлар инде…
Сәетнең бу сүзләре Гөлбануның йөрәген өтәләп үтте.
Алар аерылыштылар. Һәркайсы үз юлы белән китте.
Әмма «үз кыйбласын» тапмаган шагыйрьнең «Болай булгач кайтырлар инде…» дигән сүзләрен Гөлбану тиз генә күңеленнән куып чыгара алмады. Ул инде контрреволюцион көчләрнең һәм буржуаз милләтчеләрнең яңадан башларын күтәрүләре һәм ачыктан-ачык көрәшкә әзерләнүләре турында белә иде.
«Совет власте һәлак булырга тора… Санаулы көннәре генә калды. Кәфене муенына уралган… Бөек татар җөмһүрияте яшәр, Олуг Россиянең барлык мөселманнары Казанны үзенең кәгъбәсе дип таныр…» дигән сүзләрне дә ишеткәләргә туры килгәләде Гөлбануга.
Чыннан да, дошман Казанга якынаеп килә. Бүген-иртәгә кала өчен канлы сугышлар башланырга тора…
«Шулай итеп, каршы тора алмабыз микәнни? Кан коеп, меңнәрчә иптәшләребезне корбан итү бәрабәренә алган ирегебезне, җирләребезне, завод-фабрикаларыбызны комсыз капиталистларга кире бирербез микәнни?!» – дигән тәшвишле уйлардан арына алмый башлады Гөлбану.
* * *
«Хәзер революциянең бөтен язмышы бер картада тора: Казан–Урал–Самара фронтында…»
Ай-һай, авыр сүзләр! Камилне тәмам тетрәтте бу сүзләр. Шулай итеп, бар да бетәр микәнни!..
Бу хәлне булдырмау өчен, Казан каласының коммунистик отрядлары, хәрби частьлары, тимер юл мастерскойларында, заводларда төзелгән кораллы дружина отрядлары атналар буена ак чехлар һәм акгвардиячеләргә каршы каты сугышлар алып бардылар. Түгелгән кан, бирелгән корбанның бер дә чамасы булмас кебек иде. Берничә тәүлек рәттән Казан каласы өстендә, тоташтан күк күкрәгән авазлар чыгарып, туплар гөрселдәде, офыктан офыкка сузылып ялкын уйнап торды…
Казан большевиклары кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр. Алар өчен көн яки төн дигән төшенчәләр бетте. Камилгә күбрәк фронтка, сугышка китүче коммунистлар, тиз генә төзелгән татар бригадалары арасында булырга, казармалардан, гарнизоннардан чыкмыйча ятарга туры килде. Шуның өстенә партиянең шәһәр комитетында, яки шәһәр комендатурасында бер-бер артлы утырышлар… Ачлы-туклы йөрүдән, йокысызлыктан ул шешенеп китте, күзләре кызарып чыкты, иреннәре чирле кешенеке кебек булып кабырчыкланды. Сакал-мыек басып китүе турында әйткән дә юк. Вакыты белән ул аягында басып тора алмас хәлгә җитә иде.
Шуның өстенә әле дошманның якынлашып килүен сизеп алган төрле милләтчеләр, эсерлар, кадетлар, монархистлар, анархистлар һәм башкалар башларын калкыттылар…
«Шулай итеп, бар да бетәр микәнни?!» дигән уй туу белән, Камил дусларына, көрәштәшләренә күз салгалап ала. Казан шәһәр РКП(б) комитеты члены Пётр Семёнович белән аңа соңгы көннәрдә аеруча еш очрашырга туры килә. Тимер ихтыярлы, корыч йөрәкле, һичкайчан да аптырап калмас ялкынлы революционерның танырлыгы калмаган, ул тәмам чаларган. Әмма аның һәр хәрәкәтендә, һәр сүзендә ихтыяр көче, үз эшенең хаклылыгына бик нык ышанганлыгы сизелеп тора.
– Вакытлыча чигенү ул әле җиңелү түгел, иптәшләр! – дип юата ул башкаларны.
* * *
Казан өстенә дошман ябырылып килде.
Коммунистик отрядлар ике тәүлек буена ак чехларга һәм акгвардиячеләргә каршы каты сугышлар алып бардылар. Ике тәүлек буена Казан каласы өстендә, күк күкрәгәндәй, туплар гөрселдәде.
Ниһаять, 1918 елның алтынчы августыннан җиденче августына каршы төндә каты сугышларда арыган, талчыккан кызыл сугышчылар чигенә башладылар. Чигенүче гаскәрләр белән бөтен урамнар тулды. Барысы да бер юнәлешкә, төньякка таба юл тоталар…
Башта обозларга төялгән яралылар узды. Аннары берьюлы берничәшәр атка җигелгән туплар… Алар артыннан ук атлылар, җәяүлеләр.
Шул кичне Гөлбану Камил абыйсын күрде. Ул да яраланган. Ак марляга уралган уң кулын ниндидер яссы кара чүпрәк белән муенына асып куйган.
– Гөлбану, җыен! Сиңа да калада калырга ярамас… – диде Камил абыйсы, шунда ук юлга җыена башлап.
– Нишләп?
– Чигенәбез…
Моңарчы әле күп нәрсәгә төшенмичә торган Гөлбану өзгәләнеп сорап куйды:
– Нәрсә булды соң, Камил абый?.. Нәрсә соң бу?..
Камил абый тыныч кына җавап кайтарды:
– Шулай кирәк, Гөлбану сеңлем. Чигенәбез… Әмма җиңелүчеләр булып түгел. Ә хәзер, әйдә, Каравай ягына… Анда безне ат көтәчәк… Калага дошманнар басып керделәр…
Гөлбануның сүзе бетмәгән иде әле.
– Ә башкалар?.. – дип куйды ул.
Камил, кемнәр турында сорыйсың дигән кебек, аның ягына борыла төште.
– Әти… – диде Гөлбану һәм шунда ук кабаланып өстәде. – Пётр Семёновичлар…
– Алар һәм башка бик күпләр шәһәрдә кала…
– Ничек?..
Камил Гөлбануның кабат сораулар бирә башлавын сизенепме, берьюлы барысын да аңлатып, төшендереп бирергә булды.
– Шулай кирәк. Комитетның карары шундый. – Аннары өстәп куйды.–Алар дошманның арт сабагын укы-ту өчен калалар. Тиздән, бик тиздән безне каршылаячаклар алар…
Димәк, әле өмет бар икән дип уйлап куйды Гөлбану.
Караңгы тыкрыклардан кача-поса үтеп, алар Каравайга барып җиткәндә, төн урталары якынлашып килә иде инде. Соң булуга да карамастан, аларны каршы алдылар. Камил абый соңаргач өй хуҗасы борчыла да башлаган булган.
– Йә, исән-сау гына ычкына алдыгызмы?..
– Һәйбәт кенә үттек… – диде Камил абый.
– Әйдәгез… Атны алып чыга башлагыз… – Бөркәүле лапас астында җиңел тарантаска җигеп куелган ат көтеп тора иде инде. – Ходай хәерен насыйп итеп, һәйбәт кенә, хәвеф-хәтәрсез генә барып җитегез. Аннары, кем, Камил туган, атны мин әйткән җирдә калдырырсың инде. Аларның өе шунда, Кабачищены кергәч тә…
– Ярар, Хәйри туган!..
– Хәерле сәгатьтә, алайса. Тагын, ни… ни дип торам, әйләнечрәк булса да, тимер юлына елышмаска тырышыгыз. Читләтебрәк узсагыз, хәерлерәк булыр, минемчә.
– Карарбыз… – диде Камил абый, дилбегәне сыңар кулына алып.
– Хәерле юл сезгә…
– Рәхмәт, Хәйри туган!.. Без озакламабыз… Җир тетрәтеп, дөнья күкрәтеп кайтып җитәрбез…
– Шулай була күрсен…
Соңгы тапкыр саубуллаштылар да, юлчылар капкадан чыгу белән, җиңел генә юыртып китеп тә бардылар.
Төн ап-аяз. Ат җиңелчә генә юыртып алга бара. Сыңар кулы белән дилбегәне тоткан Камил, тирә-якны күзәтеп бара торгач, кинәт кенә:
– Бану!.. Коралыңны әзерлә! – диде. – Дошман дозорына юлыктык, ахрысы…
Камил абый әйтеп бетерергә дә өлгерә алмады, артта мылтыктан атканнары ишетелде.
Таң беленеп килә иде инде. Гөлбану артка борылып карау белән күрде: ике җайдак, атларын чаптырып, алар артыннан куып киләләр…
Камил абый да атны өермә урынына куалый башлады… Тарантасны сикертә, әле уңга, әле сулга бәрә… Әйбәтләбрәк тотынып утырмасаң очып төшеп калуың да бар…
– Бану!.. – диде Камил абый. – Иелебрәк утыр!.. Пуля тимәсен… Ә хәзер өркет үзләрен… Ат берәр тапкыр…
Атлылар белән ара якыная бара. Гөлбану куеныннан кечкенә генә пистолетын чыгарды да, әллә ни төзәп-нитеп тормыйча, алда килгән җайдакка атып та җибәрде…
Кушаяклап чабып, томырылып килгән ат искәрмәстән ике аягы белән берьюлы сөрлеккәндәй, гөрселдәп җиргә ауды. Мылтыктан ата-ата килгән җайдак, ияре өстеннән очып төшеп, әллә кая мәтәлеп китте…
Бу көтелмәгән хәлдән икенче казак каушап калды булса кирәк. Шундук артка каерылып, кирегә чапты.
Кояш чыкканда, алар биек тау өстенә килеп чыктылар. Офыклар кинәт кенә киңәеп тә, яктырып та киткәндәй булды. Ә алда, кояш нурларында алсу-кызгылт төскә кереп, чал Идел аша салынган гаять зур тимер күпер күренде.
* * *
Камил абый белән Гөлбану Кабачище турысыннан Иделнең аръягына көймә белән чыкканда, кайдадыр тимер юл дамбасы артында. «Зелёный Дол» станциясе тирәсендә, атышлар башланган иде инде.
Ниһаять, алар «Зөя» станциясендә.
Станция тимер юл составлары белән шыгрым тулган. Паровозлар кычкырта, атлар кешни, ыгы-зыгы, шау-шу… Кайдадыр кызылармеецлар: «Ещё раз!.. Ещё раз!.. А-ну, взяли!..» – дип кычкыра-кычкыра, вагон платформаларыннан авыр тупларны төшерәләр.
Камил абый үзенә кирәк кешене станция начальнигы кабинетында тапты. Монда ызгыш-талаш, бернәрсә дә аңларлык түгел. Кемдер бар көченә стенага беркетелгән телефон тоткасын боргалый… «Ал-ло!.. Ал-ло, дим. Тфү, йоклаганнар!.. Үлдегезме әллә!..» Икенче берәве, йөгереп кереп, өстәл янында утырган командирга нәрсә турындадыр рапорт бирә…
Өстәл янында утырган кеше икенче Көнчыгыш армиянең политбүлеге начальнигы Иван Чигурин икән…
– Бик яхшы булды… Бик вакытлы килдегез әле, – дип, ул Камил абыйның сыңар кулын кысты. – Исәнмесез, Камил иптәш!.. Киләсегез турында хәбәр алган идек.
– Исәнмесез, иптәш Чигурин!..
Политбүлек начальнигы Камил абыйның яралы кулына карап сорап куйды:
– Нәрсә?.. Өлгердегез дәмени инде?..
– Пустяки!.. – диде Камил абый, күзләре белән генә елмаеп. – Икенчесе исән ич…
Ул Гөлбануны да Чигурин белән таныштырды. Аннары:
– Йә, монда хәлләр ничек?.. – дип сорап куйды.
– Обстановка шактый катлаулы, иптәш Камил. Командирларны җыеп, положениене җентекләбрәк аңлатасы иде.
– Аңлатырга кирәк.
Бераздан инде алар, перронга чыгып, командирларны үз яннарына чакырып җыя башладылар.
Мәскәү ягыннан тагын бер эшелон килеп төште. Йөрешен әкренәйткән вагоннарның берсеннән хор белән җырлаган көчле җыр тавышы ишетелде:
Бер илләрдән чыгып киткәч
Кайтып булмый тиз генә шул…
Йөгереп китәрдәй булам,
Кайтып җитәрдәй булам;
Көзге ачы җилләрдә ләй-й
Туган-үскән илләргә…
Бу саф татар телендә җырланган җырны ишеткәч, әллә нишләп китте Гөлбану. Шушы теплушкаларның берсендә аның Низамы да бардыр кебек тоела башлады. Ниһаять, состав туктады. Кызылармеецлар перронга төшә башладылар.
Перронда торган Чигурин, Камил абый һәм Гөлбану янына состав ягыннан берничә кеше йөгерешеп килде.
– Сез кайдан, иптәшләр? – дип сорады Чигурин.
– Мәскәүдән. Беренче Всеобуч хәрби курсларыннан…
– Бик шәп! Нәкъ вакытында килеп җиттегез…
Күп тә үтмәде, вокзал бинасы каршындагы мәйданда ук митинг башланды. Җыелган гаскәриләр белән тирә-юнь тулган. Якында торган поездның вагон өсләренә кадәр соры шинельле солдатлар белән чуарланган. Вокзалның биек баскычында – командирлар. Монда икенче Көнчыгыш армиянең Зөя штабы вәкилләреннән тыш, әле яңа гына эшелоннар белән килеп төшкән подразделениеләрнең, хәрби частьларның да командирлары җыелган.
– Хәлебез бик җитди, иптәшләр… – диде Чигурин. – Совет республикасы куркыныч астында… Ак чехлар Казанда. Дошман безнең алда торган күперне яулап алырга тели. Күпернең әһәмиятен аңлатып торуның кирәге юк, иптәшләр! Революциянең үзәгенә туры юл алырга ашкына дошман… Икенче төрле итеп әйтсәк, күперне бирү – бу Мәскәү белән Нижнийга юл ачу дигән сүз. Кыскасы, бер адым да артка чигенү юк, иптәшләр!.. Әмма дошман көчле. Кулында – өр-яңа техника. Броневиклар, автомашиналар, хәтта аэропланнар… Кабатлап әйтәм: дошман көчле һәм мәкерле, иптәшләр! Күргәнегезчә, Көнчыгыш фронт Совет республикасының язмышы хәл ителә торган фронтка әверелде. Партия һәм хөкүмәт безгә ярдәм итү чараларын күрә. Мәскәүдән, Петроградтан һәм Үзәк Россиянең башка шәһәрләреннән безнең районга күпсанлы подразделениеләр җибәрелде. Бишенче армия формалаштырыла… Турыдан-туры Ленин күрсәтмәсе буенча бирегә Идел хәрби флотилиясе җибәрелде… Шулай ук безнең фронтка хәрби һава көчләре комплектлануы күздә тотыла… Венгр, чех, латыш һәм башка милләтләрдән торган интернациональ батальон да йә бүген, йә иртәгә килеп җитәргә тиеш. Үлем ак бандаларга!..
Бөтен мәйдан гөр килеп шаулашып алды. «Яшәсен революция!», «Яшәсен Ленин!..» дигән авазлар яңгырады. Шау-шу бераз басыла төшкәч, Казан губкомы вәкиле буларак, Камил абый да чыгыш ясады. Казан каласының үзендә дә дошманга отпор бирү өчен эшләр алып барылуы турында, коммунистик отрядлар, дружиналар төзелүе турында сөйләде ул.
Камил абыйдан соң тагын берничә командир речь тотты.
Митинг бетү белән: «Үлем революция дошманнарына!» – дип дәррәү кузгалып, атышлар ишетелеп торган күпер ягына таба юнәлделәр. Иң алда, җилфердәгән кызыл флаг астында ук, кабуралы маузер аскан штаб вәкиле атлый. Аның як-ягында – уннарча командирлар.
– Ну-у, товарищ Бану!.. – диде Иван Чигурин, Гөлбануга мөрәҗәгать итеп. – Әйдәгез… Сезне дә эш көтә…
Күпер ягына киткән подразделениеләрнең, хәрби частьларның колоннасы күздән дә югалмаган иде әле, алар өчәүләп – Иван Чигурин, Камил абый һәм Гөлбану – штаб вазифасын үти торган станция начальнигы кабинетына керделәр. Чигурин: «Беркемне дә кертмәскә!» – дип, кабинет ишеге төбенә сакчы куйды.
– Без монда иптәш Камил белән үзара киңәшкәннән соң килдек бу карарга, – диде ул, Гөлбануга карап. – Сезгә гаять зур, гаять җаваплы эш тапшырырга булдык… Алдан ук кисәтеп куям: дошман кулына эләгә-нитә калсагыз, үзегез дә һәлак буласыз, безнең планнарны да харап итәсез…
Алдан ук әзерләп куйган кием-салым киеп, Гөлбану юлга чыкты. Хәтәр урыннарны төннәрен үтеп, шактый озак йөрергә туры килде аңа. Шулай да исән-сау әйләнеп кайтты. Арча якларын айкап йөрде ул. Бирелгән заданиене җиренә җиткереп үтәде. Кызыл командир Саянов җитәкчелегендәге Арча группасына яшерен пакет илтеп җавап алып кайтты.
Кайткач белде Гөлбану: кичә генә яман каты бәрелешләр булган. Егерме тугызынчы августка дошман күперне алырга билгеләгән булган. Күпергә беренче булып революциянең явыз дошманы полковник Каппель җитәкчелегендәге полк бәреп кергән…
Канкойгыч сугыш көнозын дәвам иткән. Позицияләр берничә тапкыр әле бер якка, әле икенче якка күчеп торган… Ниһаять, күп корбаннар биреп булса да, җиңү яуланган. Дошман чигенгән.
Шундый сугышларның берсендә Иван Чигурин да яраланган. Әмма ул ярам җиңел дип штабны ташламаган. Гөлбануны да Чигурин каршылады.
– Ну-у, товарищ Бану!.. Молодец! – диде ул, Гөлбануның кулын кысып. – Молодец, булдырдыгыз. Ә хәзер, барыгыз… Әйбәтләп ял итегез!
Әмма ял итәргә туры килмәде Гөлбануга.
Яңа тревога… Бөтен кызылармеецлар сафларга тезелделәр… Утызынчы август иртәсе… Сирәк була торган ап-аяз көн. Йомшак җил якындагы әрәмәлекләрдән куып чыгарган сары яфракларны, ниндидер шомлы хәбәр китергәндәй, тезелеп торган кызылармеецларның аяк асларына илтеп сала…
Тигез стройның аргы башында бер төркем командирлар күренде. Иң алда, сөт кебек ап-ак атын тезгененнән җитәкләп, муенын канлы бинт белән бәйләгән Иван Чигурин үзе килә. Тезелешеп, смирно басып торган кызылармеецлар каршына килеп җиткәч туктады:
– Иптәшләр!.. Моннан берничә көн элек без Шәрыкнең бөек революционеры Мулланур Вахитовның акгвардиячеләр тарафыннан вәхшиләрчә җәзаланып үтерелүе турында ишеткән идек, – диде ул. – Тагын яман хәбәр алынды, иптәшләр!.. Владимир Ильичка атканнар… Ул каты яраланган. Петроградта иптәш Урицкийны үтергәннәр. Бөтендөнья пролетариаты юлбашчысы Ленинга явызларча һөҗүм ясаучы дошманнардан үч алырга әзерләнегез, иптәшләр!..
Кинәт Идел буеның чал таулары сыкрап куйгандай булды. Сугышчылар гөр килеп җинаятьчеләргә тирән нәфрәт белдерделәр.
– Үч алыныр!.. Үлем бандитларга!..
Казанны штурмларга өндәү авазлары яңгырады.
– Казан! Казан!.. Даёшь Казань!..
* * *
Төнге дозор шомлы хәбәр алып кайтты. Дошман ягындагы Зуево авылы янында исәпсез-хисапсыз утлар күргәннәр. Штабта сагая калдылар: нәрсә бу? Дошманның яңа атака өчен көч туплавымы, әллә берәр мәкереме?
Белергә!..
Гөлбануны яңадан разведкага җибәрделәр. Аны аръякка маякчы карт Игнат чыгарып куярга тиеш иде. Көймәсе, Зуево авылыннан түбәндәрәк, штабтан кимендә җиде-сигез чакрым чамасында икән. Көймә торган урынга кадәр аларны ат белән илтеп куйдылар.
Тау өстеннән барганда, Зуево авылы янында, чыннан да, гаҗәп бер күренеш ачылды. Учаклар, учаклар…
Гөлбану Кабачищедан Казанга кайтып бара. Көтелмәгән хәл килеп чыкса, ул шуны әйтергә тиеш. Бу авылга исә кунарга кертмәсләрме дип туктаган. Өе янган, ә ирен билгесез кешеләр алып киткәннәр. Соңгы вакытта бернинди хәбәр-хәтере юк. Казанда туган тиешле кешеләр яши. Атаклы Мирзахан байларда хезмәт итә… Тенти-нитә калсалар да, берни тапмаячаклар. Хәтта корал алырга да кушмадылар…
– Менә шушында… – диде Игнат карт, Гөлбануны уйларыннан бүлеп.
Ат аларны көтеп торырга булды. Ә Гөлбану белән Игнат, вакытны юкка әрәм итмәс өчен, әйләнеч юлдан түгел, як-ягын куе әрәмәлек каплаган тар сукмак буйлап турыдан гына аска төшеп киттеләр. Бераздан яктылык чагылып киткәндәй булды. Бу Идел иде.
Теге якка да бик тиз чыгып җиттеләр. Игнат карт аны куе таллыкта көтеп торырга булды.
Авылга кадәр, күп дигәндә, өч чакрым тирәсе булыр. Тиз барып җитте ул. Бер генә урам. Авыл үлгән кебек тып-тын. Бары тик кайдадыр ямьсез улап, эт өреп куйгалый… Өйдән мәет чыгасы булса, эт шулай елап улый, диләр.
Гөлбану авылга кермәде, Идел ягына карап торган бакчалар артыннан китте. Кирәк кешене бик тиз тапты ул. Чөнки хуҗа «төнге кунак» килә-нитә калса дип, бакча ягына караган тәрәзә төбенә шәм яндырып куярга тиеш иде. Пароль дә бик гади: «Игнат балык тота калды…»
Кирәк кеше дөм сукыр бер карт булып чыкты. Сукырын сукыр да, күпне күргән. Авыл артындагы учаклар, чыннан да, алдашу өчен генә кабызылган икән. Чынлыкта чехлар, акгвардиячеләр чигенгәннәр. Бөтен көчләрен регуляр частьлар тирәсенәрәк, Казан ягына күчергәннәр. Ут янында исә фронт линиясе алдында үлемгә дучар ителгәннәр генә калган. Алары кемнәр? Якын-тирәдән көчләп җыелган крестьяннар һәм әле кичә генә гимназист булган яшүсмерләр. Кыяфәтләре бер дә сугышырга теләп, атлыгып торганнарга охшамаган.
Әмма карт, саубуллашканда, бакчалар артыннан түгел, урам аша үтәргә кушты.
Гөлбану шулай итте дә. Ул урамга чыкканда, таң беленә башлаган иде инде. Күреп-нитеп калучыларда шик тудырмас өчен, таягына таянып, бөкрәя төшеп, урам буенча китте.
Әмма чиркәү турысына җитәрәк, искәрмәстән генә каргалар кычкыра башлавына сискәнеп, өскә карарга мәҗбүр булды. Көтелмәгән хәлдән кычкырып җибәрә язды Гөлбану. Аның каршысында ук, дар агачларында, ике кеше асылынып тора иде. Берсе иске гимнастёрка, ертык галифе кигән. Аягында – сыңар оекбаш. Икенчесенең өстендә – тетелеп беткән кара күлмәк, эчке ак ыштан. Яланаяк. Икесенең дә күкрәгенә катыргы асылган. Гимнастёрка кигәненең күкрәгенә «Комиссар» дип, ә яланаяклыга «Член комитета бедноты» дигән сүзләр язылган.
Гөлбану авылдан ничек чыгып ычкынганын сизми дә калды. Алга-артка, уңга-сулга карамаска тырышып, тиз-тиз атлап юлын дәвам итте…
* * *
Госпитальдән Хәмитне яңа ел алдыннан гына чыгардылар. Аннан-моннан кием дә юнәтеп бирделәр. Казанга кайтып җитәрлек булсын дип, өч-дүрт көнлек азык-төлек белән дә тәэмин иттеләр.
Хәмит, госпиталь капкасыннан чыгу белән, атлап-йөгереп, елга буена төшеп китте…
Яман күренеш каршы алды аны. Елга катып кына калмаган, яр буйларын тирән көрт каплап киткән. Бары елганың урта бер җирендә, катмый калган урыннан күтәрелгән парны хәтерләтеп, җәяүле буран тузгып тора…
«Болай булгач бетте! Чәнчелеп китте», – дип уйлады Хәмит.
Кинәт кенә тез буыннары калтырый башлады, хәл-егәре бетте. Шулай да вакытны әрәм итәргә ярамый иде. Ул, кире борылып, пристаньга менде, көзен үзен конвой белән алып килгән юлны тапты. Ул чакта пычрак ерып килгән юлның хәзер танырлыгы калмаган, тигез, тап-такыр. Чана эзләре ялтырап, беләүләнеп тора.
Юлга чыккач, шактый ипле китте Хәмит. Өстә – җиңел, иске шинель. Җилкәдәге котомка тагын да җиңелрәк… Көн аяз. Күн итеге астында кар гына шыгырдап кала…
Кайчандыр мәет базында төн үткәргән авылга җитеп, багор белән балта табып алуы да әллә ни авыр булмады. Кояш баю ягына авышканда инде ул шәрә кәүсәсен көрт баскан карт тирәк янында иде. Бары тик шунда гына Хәмит үзе белән көрәк алмавына үкенеп куйды.
Чама белән үлчәгәндәй, көрт эченә керде дә аяклары белән карны як-якка тузгыта башлады. Кар әллә ни тирән дә түгел иде.
Бәке чабарлык урын ачылгач, Хәмит эшкә кереште. Булачак бәке авызын зуррак тәрәзә өлгесе кадәр итеп үлчәп алды да чаба башлады… Балта астыннан көмеш тәңкәләргә охшап, тирә-якка вак боз кисәкләре чәчри, суккан тавыш сөзәк яр буена барып сыена… Шуның өстенә әле ул бу эшнең рәтен дә белә. Мирзахан байларда хезмәт итә башлаганнан бирле, кар базына җәй буена эремәслек итеп боз тутырып кую аның вазифасына керә иде. Соңгы елларда ул бу мәшәкатьле эшне Сабирҗан өстенә аударган иде аударуын… Эшләгәнең кеше өчен булса да, өйрәнүең үзең өчен, ди бит мәкаль.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.