Текст книги "Саумы, Кояш!"
Автор книги: Махмут Хасанов
Жанр: Современная русская литература, Современная проза
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 8 (всего у книги 31 страниц)
7
Асылхан яңадан сәфәр чыкты.
Бу юлы инде ул ярәшеп куелган яшь кәләше янына бара. Йөрәге күккә күтәрелергә җыенган кош сыман талпынып-талпынып куйса да, атын кумады. Ул белә: бу вакытта әле алар барысы да эштә. Печән өсте.
Бариәхмәтләрнең бөтен гаиләләре белән эш сөюләренә, җирне яратуына исе китә Асылханның. Бау ишүче еш кына: «Җир ул – аш савыты: ни салсаң, шуны ашарсың», – дияргә ярата.
Аргамак, колакларын уйнаткалап, гадәттәгечә җил-җил атлап алга элдерә. Көн буе кояшта кызган юл тузаны атның тоягы астыннан терекөмеш кебек булып як-якка чәчрәп кала. Алда кызыл телен салындырып, эт юырта. Әлсерәгән. Анда-монда кайгысы юк аның. Шулай да әле яңа гына серкәләнә башлаган арыш кырына җитәрәк, нидер сизенеп кинәт туктады, посып кына юл кырыена чыкты һәм үрә катып стойкага басты…
Шулчак аксыл-күгелҗем дулкыннар йөгерешкән арыш басуы өстеннән, Асылханны сискәндереп, ялгыз ләкләк күтәрелде. Ат та өркеп читкә сикереп куйды.
Асылхан берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе татлы уйларга баткан. Зөһрә турында уйлый ул. Зөһрәне күргәннән бирле, тормышына бөтенләй искәрмәс яктан бер ачыклык чаткысы кергәндәй булды. Бу юлы Асылхан үзенең кәләшенә беренче бүләген алып бара. Бүләге – асылташлы алтын беләзек.
Ничегрәк итеп кабул итәр икән? Нәрсә дияр икән? Аларның бит әле моңарчы рәтләп сөйләшә алганнары да юк. Бигрәк тә тартына инде.
Беренче тапкыр бау ишүчегә үзенең ниндирәк ният белән йөрүен ачыктан-ачык әйткән чагын исенә төшерде Асылхан. Бариәхмәт башта үзен бик батыр тотты. Иң беренче очрашкандагы кебек, уен-көлке белән тезә башлады.
– Һәй, тиле!.. Тирә-юньдә дан, шөһрәт тоткан атаклы Мирзахан байлар нәселе белән туганлашмыйлар димени! Җүл-ләр-р!.. Кемгә тәти андый бәхет. Төшеңә дә кермәс… Синең ише кешегә икенче генә түгел, дүртенче хатын итеп тә рәхәтләнеп бирер идем…
Әмма иртәгесен, Асылхан китәргә җыенганда, хуҗалар кинәт үзгәрделәр, сагайдылар. Өзеп бернәрсә дә әйтә алмадылар. «Сөйләшик, туган-тумача, кардәш-ыру белән дә киңәш итик…» – дип, Асылханның күңеленә борчу салып озатып калдылар.
Чираттагы баруында шактый җитди сөйләшү булды. Аңарчы инде Асылханның үзе турында, өлкән байбикә Мәрхәмбикәнең яман холыксыз, иләмсез кансызлыгы турында шактый гына хәбәр җыеп өлгергәннәр иде.
Баласы-чагасы юк, хатынын бөтенләй сөйми, имеш, дигән сүзләр, бер яктан сөендерсә, газиз балаларының шул каты бәгырьле хатын белән бер түбә астында торырга туры киләчәге көендерә дә иде… Байлык – бер айлык; газиз балакаебызны күрәләтә торып утка салуыбыз түгелме икән дип куркалар да иде алар.
Ата кеше соңгы көннәрдә үзләренең шөбһә катыш хәсрәт утында януларын яшермичә сөйләп бирде:
– Үзең уйлап кара, кем… Яман усал, бик каты йөрәкле, дигән сүзләр бар… Сантый әйтмешли, күгәрчен белән карчыганы бер читлеккә утырту кебек булмасмы?
Асылхан аны тынычландырырга тырышты. Бер түбә астында яшәсәләр дә, икесе ике ишек ачачаклар. Хәтта бер-берсен күрмәячәкләр, дип өстәп куярга да онытмады. Ул үзенең күңелен ачып салды. Моңарчы әле чын гаилә бәхетен татып караганы булмавын, бары тик соңгы вакытларда үзенең, яшь егет кебек, татлы хыялларга чумып йөрүен сөйләп бирде…
Ахыр чиктә ата белән ана кайта төшкәндәй булдылар. Җәяүленең атлыга юлдаш була алмавын яхшы белсәләр дә килештеләр. Әйдә, ахыры хәерле булсын, рәтле кеше арасына керә алмабызмы ичмасам, диделәр алар.
Ләкин ул шикләнү-икеләнү, Бариәхмәт әйтмешли, «шөбһә катыш хәсрәт эчендә яну» көннәре артта калдылар инде. Асылхан әнә зур ышану, якты өмет, хыял белән бара…
Урманга, күләгәгә кергәч, атын бераз юыртып та алды. Юыртмаска чама юк… Йөрәк ашкына. Тизрәк, тизрәк!
Ниһаять, урман да артта калды. Каршысында туган авылы кебек үк якын Зөһрәләр авылы җәелеп ята.
Менә тыкрык. Әнә «ярган киртә, җил капка…» Бау ишүченең өе шул булыр…
Бу юлы Асылхан килеп туктаганда, хуҗалар эштән кайтып кына кергәннәр, капканы да ябарга өлгермәгәннәр иде. Ишегалды уртасында арбага тау кадәрле итеп яңа гына чабылган үлән төягән җигүле ат тора. Йөк өстенә менеп баскан Бариәхмәт үләнне җиргә ташлый. Ә ике кызы җәпле агач сәнәк белән хуш исле болын үләнен киптерергә ишегалдына тараталар. Дәртсенеп, җилпенеп эшлиләр.
Асылханны күрү белән, Зөһрә сәнәген ялт ташлады да, эзәрлекләүдән качкан кош кебек, өйгә йөгереп кереп китте. Асылханның күзенә эш киемендә күренергә теләмәде, ахрысы.
Бариәхмәт исә:
– И-и, кунак бар икән ләбаса!.. – дип, шунда ук йөк өстеннән сикереп төште, бакыр төсенә кергән көрәктәй кулларын ак киндер алъяпкычына сөртештереп алгач, ике куллап күреште.
– Без сине өченче көн үк көткән идек.
– Эш бит… – диде Асылхан, акланырга теләгәндәй.
– Шул инде, шул…
– Бик иртәләгәнсез, ахрысы?.. – дип сорап куйды Асылхан, сүз югында сүз булсын дигән кебек итеп.
– Таңның агы белән аяклану хәзер инде безнең гадәткә кергән. Нишләмәк кирәк, безнең кебекләргә мал бит сыйпау белән генә табылмый шул. Маңгай тиреңне көн-төн түгеп казганганда да бик таманга килә…
Уртанчы кызлары Асылханның атын абзарга япты. Казан астына ягу өчен бер кочак коры утын алып кереп китте. Ул да булмады, морҗадан зәңгәрсу төтен күтәрелә башлады…
Бариәхмәт кар базына төшеп китте. Икенче әйләнеп караганда инде ул бүкән өстендә бәрән ите чаба иде.
Асылхан исә бераз хәл алырга теләп, бүрәнәләр өстендәге яшел үләнгә килеп утырды. Тирә-юньне күздән кичерде. Күрче, зинһар, ишегалды ук ямьле, хуш исле бит. Ишегалды – йортның күрке, хуҗалыкның көзгесе шул. Күгәрченнәр акшарлаган өй кыегына кадәр килешеп тора бу йортка.
Шул арада өс-башын алыштырырга өлгергән Зөһрә дә өйдән чыкты. Өстендә – бала итәкле алсу күлмәк. Иңбашы күпертмәле алъяпкыч. Яулыгы өстеннән бәйләмичә генә салган юка шәльяулык җилферди. Аякларында – үкчәле читек. Ишегалдына җәйгән яссы ташлар өстеннән шакы-шокы атлап бакчага кереп китте.
Бераздан чия, алма агачлары өстеннән калкып торган кое сиртмәсенең, күңелле генә шыгырдап, башын аска таба ия башлаганы күренде…
«Бүләкне тапшыру өчен моннан да уңай вакыт булмас», – дип уйлап алды Асылхан. Җәһәт кенә урыныннан торды. Әмма шулчак ул үзенең кинәт кенә кыюсызланып, каушап калганлыгын сизде.
Зөһрә аның бакчага кергәнен аяк тавышларыннан, куак кыштырдавыннан гына түгел, йөрәге белән дә тойды. Әмма ул ялт итеп борылып карамады, эшендә булды. Асылхан бура иңдерелгән тирән кое янына килеп җиткәндә, ул инде су тулы чиләген кое бурасы өстенә чыгарып куйган иде.
Беренче тапкырында ул суны бары тик чиләген чайкау өчен генә алган булган. Әнә кое кырыеннан читтәрәк куе булып котырып үскән бака яфраклары өсте юпь-юеш. Өйләгә авышкан кояш нурлары астында, иртәнге эре чык тамчыларына охшап, энҗе, зөбәрҗәт кебек булып ялтырыйлар.
– Зөһрә… бу мин… – Асылхан тавышының таный алмаслык булып үзгәрүен, ничектер калтыранып чыкканын тойды. Ниндидер киеренке бер каушау биләп алды аны.
Кыз, кәшемир яулыгының почмагы белән ияген каплап, аңа яны белән тора иде. Асылхан аның йөзенә карап тәмам әсир булды, телсез калды. Эченнән генә: «Фәрештәсеңдер син! Изгедерсең… – дигән сүзләрне кабатлады. – Агачка караса – агач яфрак яра, җиргә караса – җир яшәреп үлән җибәрә, дип борынгылар нәкъ синең кебекләр турында җырлагандыр инде».
Сәер тынлык урнашты. Шундый тын, хәтта бакча түрендә берничә баш умарта оясының гөжләве белән юеш чиләктән тамган эре тамчыларның чапылдап төшүе генә кайдадыр аста, кое тирәнлегеннән аермачык булып ишетелә иде.
– Зөһрә… – дип кабатлады Асылхан. – Менә тагын килдем… Уйларымда гел син генә булдың, Зөһрә. Сине күрү сәгатьләрен зар-интизар булып сагынам мин хәзер… Сине күргәннән бирле тормышым тулыланып, ямьләнеп киткәндәй булды…
Аның әле үз гомерендә бер тапкыр да хатын-кызга мондый сүзләр әйткәне юк иде. Зөһрә дә, ничәмә-ничә тапкыр очрашуларына да карамастан, беренче кат Асылханның йөзенә чак кына, сиздермичә генә күз төшереп алды.
Гаҗәп хәл!..
Моннан ике ел гына элек бу кеше аңа шактый өлкән, шактый коры һәм дорфа булып күренгән иде. Хәзер исә Асылханның саф тавышына, ачык йөзенә, яшь егетләрнеке кебек җитез хәрәкәтләренә караганда, һич тә ун яшькә аерма бардыр кебек түгел иде.
Әле дә булса хәтерендә Зөһрәнең: Асылхан аларда беренче тапкыр булганда, бер кызыңны миңа бир дип ярым шаярган чакта, өч кыз туган Казан бае турында үзара сүз куертып алганнар иде. Көр тавышы да, сүз өне дә, килешле нечкә мыеклары да кызлардан читтә калмады, барысын да бик җентекләп, бик тәфсилләп барлап чыктылар. Авылның иң чибәр, иң булдыклы егетләре белән чагыштырып та караганнар иде әле. Әмма Асылханның исеме дә җисеменә бик тә туры килә; төскә-биткә дә, буйга-сынга да, үз-үзен тотышы ягыннан да ул өстенрәк булып чыкты. Өлкән апасы әле хәтта: «Мондый кияү теләсә кемгә тәтеми… Билләһи газыйм дип әйтәм, андый кешегә мин икенче хатын булып кына түгел, җиденчесе булып та барыр идем», – дип, сеңелләрен туйганчы бер көлдергән дә иде.
Хәер, Зөһрәнең күңел түрендә дә бу кеше үзенә урын яулап өлгергән иде инде. Эченнән генә әле Ходай Тәгалә аңа шушындый кеше җибәргәнлегенә сөенеп тә куйгалый иде. Әнә бит әледән-әле берсеннән-берсе яманрак, берсеннән-берсе хәвефлерәк хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Имештер, бер бай үзеннән илле яшькә яшьрәк кызга өйләнгән… Ниндидер бер кыз баланы, имештер, әти-әниләре үтеп баручы бер байга сатып җибәргәннәр, ди…
Ходаем, берүк, үзең сакла!.. Шулай сәлперәеп беткән, кабер исе сеңгән берәр картка биреп куйсалар да, берни эшләр хәлең юк. Ата-ана хакы, Тәңре хакы. Аларга буйсынмыйча, баш имичә, аларның сүзенә каршы барып буламы соң! Җәннәт – ата-ана аяк астында, ди ич…
– Зөһрә!.. – диде Асылхан, кызның уйларын бүлеп. Һәм Зөһрәнең яулык почмагын тотып торган уң кулына сак кына кагылды.
– Кулыңны бир әле… Мә, Зөһрә… Сиңа бүләк алып килдем…
Ниһаять, Зөһрә Асылхан кулындагы кыйммәтле бүләккә күз төшереп алды. Йөзенә кызыллык йөгерде. Әгәр дә оялу ихтыярын богаулап тормаса, ул һичшиксез: «Ай, нинди затлы, нинди гүзәл бүләк», – дип кычкырып ук җибәргән булыр иде. Чыннан да, искитмәле иде беләзек. Елтыр ташларын гына күр син, күз яуларын алып елык-елык итеп нурлар чәчеп тора.
Кызның икеләнеп торуын күргәч, Асылхан әйтте:
– Ал, ал, Зөһрә! Тартынма… Әллә минем беренче бүләгемнән дә баш тартыр идеңме?..
– Кирәкмәс иде, Асылхан абый… Бик кыйбаттыр ул…
– Юк, син уйлаганча ук кыйммәт түгел… – Асылхан, үзенең кирәкмәгән сүз сөйләнә башлавын сизенеп, бүләген тиз генә Зөһрәнең кулына тоттырды.
Кыз да, чиләк бавын сыйпаштыргалап торган кулын бушатып, чак кына Асылханга таба борылды.
– Рәхмәт инде… – диде ул. – Бүләккә каршы бүләк кирәк ди бит… Үзем нәрсә бүләк итәрмен икән соң?
Асылханны эчке бер куаныч яулап алды. Сине күрү, сөеклем, үзе бәясез бүләк дип әйтергә авызын ачкан иде, әмма тыелып калды. Шулай да өзелеп калган әңгәмәне дәвам итәргә теләгәндәй итеп:
– Хәзер үк киеп куй… – диде.
Затлы бүләктән күк йөзедәй саф зәңгәр күзләрен ала алмаган Зөһрә, каушаудан булса кирәк, чак кына дерелдәгән кулы белән беләзекне сул кулына киеп куймакчы булды. Әмма яңа беләзек шактый тыгыз иде бугай, ул аны тиз генә кия алмады. Шулчак, өне алынган кеше сыман, искәрмәстән: «Аһ!..» – дип кычкырып җибәрде…
Зөһрә кулыннан ычкынып киткән беләзек иң элек бура кырыена бәрелде, аннан коега ук төшеп китте. Һәм шунда ук беләзекнең, чупылдап, суга төшкәне ишетелде.
Тәмам шашып калган Зөһрә кулларын күкрәгенә кушырып өзгәләнә-өзгәләнә тәкрарлады:
– Йа Ходаем!.. Хараплар гына иттем лә… Ниләр генә дип алдым соң!.. Харап иттем ич…
Беренче бүләген сөеклесенең нәфис беләгендә күрә алмавы Асылхан өчен дә аяныч иде, әлбәттә. Әмма ул тәмам каушап калган Зөһрәне тынычландырырга ашыкты:
– Йә, йә!.. Тынычлан, Зөһрә… Ул кадәр борчылма. Ахыры хәерле булсын диген…
Кыз елаган тавыш белән:
– Юк, юк!.. Алай түгел ул, Асылхан абый… түгел… – диде.
Куркудан булса кирәк, Зөһрәнең йөзе агарып китте. Асылхан яңадан юата башлады:
– Тынычлан, Зөһрә… Ул кадәр исең китмәсен. Күр дә тор, икенче килүемдә нәкъ шундый ук беләзек алам да киләм. Менә әйткән иде диярсең…
– Хикмәт анда түгел, Асылхан абый… Хараплар гына иттем ич… – Зөһрә, бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенган сыман, күзләрен мөлдерәтеп Асылханның йөзенә туп-туры карап алды. Бу карашта ялыну да, әрнеп өзгәләнү дә бар иде.
– Әйдә, борчылма, Зөһрә. Тагын булыр… Әйткән иде диярсең менә, икенче килүемдә үк…
Бу юлы кыз аны бүлеп әйтте:
– Хикмәт анда түгел…
– Нәрсәдә соң?
– Әйбәт түгел ул, Асылхан абый… Яхшыга юрамыйлар аны…
Бу сүзләр Асылханга да тәэсир итте. Тәне чымырдап киткәндәй булды. Ниндидер бер салкынлык үзәгенә үтеп, йөрәген сызып куйгандай булды. Шулай да ул сер бирмәде, кызны тынычландыру, аның күңелендә туган шөбһәле уйларны тарату өчен:
– Юк-бар нәрсә уйлама… Бар да әйбәткә булыр, Зөһрә. Тик тынычлан гына… – диде.
Зөһрә җавап кайтармады. Тулы сулы чиләкне алды да, нечкә биле белән бер якка янтая төшеп, кызу-кызу китеп тә барды. Чия куаклары арасында аның озын күлмәк итәкләре генә чагылып калды.
Асылхан исә әле генә аның беренче бүләген йоткан кое бурасы янында беркавым басып торды. Һаман да әле Зөһрә әйткән сүзләр тәэсиреннән чыга алмый иде ул… «Яхшыга юрамыйлар аны…»
Бу япь-яшь кыз бала тиздән бөтенләй чит катлау кешесенә тормышка чыгып, бай хатыны булгач, үзен никадәр коточкыч хәлләр көткәнен сиздеме икән әллә?..
* * *
Тәрәзә каршыннан кемнеңдер җил-җил атлап үткәне чагылып калды. Ул да түгел, өйалды ишеге ачылды һәм бусагада Гайникамал апа күренде. Аны күргәч, Гөлбануның әтисе белән әнисе җәһәт кенә аякландылар. Хәтта чак кына каушап та калдылар кебек. Гаҗәп тә түгел, пешекче апалары ич ул, олуг өйдә Әби патшадан кала икенче кеше.
Йөзе җитди иде Гайникамал апаларының. Керү белән йомышын да әйтте.
– Сезне борчырга туры килә инде… Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бер узаман бәндә килеп керде. Ерак сәфәрдән, казах далаларыннан кайтып килеше. Ярдәм эзләп, бүтән сыеныр кешесе юк. Мосафир кешене төнгә каршы куып чыгарып булмый. Ни әйтсәң дә күз күргән кеше, авылдашлар… Байбикә дә сул ягы белән торган, ахрысы, тәмам котырган. «Җыен узган-барган браматның аягын бастырасы булма, ризалыгым юк!..» – дип, бер җикеренде. Теге кылый шайтанга да, үз яныңа ал әле, дигән идем: ятагым тар, дип риза булмады. Ятагы түгел, күңеле тар ул зобаниның…
Сүзнең кем турында барганлыгын өйдәгеләр яхшы белә иде.
– Менә шушында, тәрәзә буенда, урын әзерләрсез инде. Өстәлне чак кына этәребрәк куярсыз да… Мендәр, киез ише әйберләрне үзем кертермен.
– Иске-москы үзебездә дә табылыр, – диде Гөлбануның әтисе, шундук урын җәяргә җыенган кеше сыман итеп…
– Әле юлдан гына. Иренмичә, чәеңне кайнарлат әле, Миңлегөл.
– Ярар, ярар. Хәзер кайнарлатырмын…
Гайникамал апасы ишек бавына барып тотынды.
– Ярар, алайса. Хәзер кереп җитәрбез… – диде дә өлгер-җәһәт атлап чыгып та китте.
Гөлбануны иң хәйранга калдырганы, әтисенең: «Ниндирәк бәндә соң?» – дип соравына каршы, Гайникамал апасының: «Газиз баласының башын ашаган бер нәмәстә шунда», – дигән сүзе булды. Аңа хәтта чак кына куркыныч та булып китте. Чыннан да, газиз баласының башын ашаган «нәмәстә» белән ничек итеп бер түбә астында төн үткәрмәк кирәк?..
Әллә ни озак көтәргә туры килмәде. Иң әүвәл ишектә култык астына корама юрган кыстырган Гайникамал апасы күренде.
– Әйдә, Ясәви абзый, әйдүк. Иелебрәк кер, маңгаеңны бәрә күрмә…
– Әссәламегаләйкем, мөселман кардәшләр! – дип сәлам биреп керде абзый кеше.
Мосафир кешенең сәламен Гөлбануның әтисе алды:
– Вәгаләйкемәссәлам! Әйдәгез, узыгыз… Түргә үтегез…
– Рәхмәт!..
Юк, түргә узмады мосафир кеше, шунда ишек катындагы бүкәнгә бөрешеп утырды.
Күрче, Гайникамал апасының «нәмәстә» дигән кешесе бер дә ул кадәр хәтәр, усал кешегә охшамаган. Кием-салымнары да тузып күрексез төскә кергән, ямаулык өстендә ямаулык. Төс-кыяфәте дә мескен-кызганыч. Сакал-мыегы җиткән, башы кырма, йөзендә – талчыгу галәмәте. Йөзе җыерчыклы, гадәттә җир яман корылыктан шулай яргаланучан була.
Менә ул бирчәеп каткан бармаклы куллары белән, күз яшен сөрткәндәй итеп, төсләре уңып, нуры сүнеп барган күзләрен угалап алды да телгә килде.
– Кабат үтенәм, кичерә күр, Гайникамал якташ. Кая барыйм, ди? Килдем дә кердем менә күземне тондырып… Сине генә түгел, чит кешеләрне дә борчырга туры килә менә…
– Зарары юк! – Моны Гөлбануның әтисе әйтте.
Ул арада Гөлбануның әнисе өстәл тирәсендә чуалды, табынны әзерләде. Гайникамал апа алып кергән төенчекне сүтеп, ризык таратты.
– Әйдәгез, әйдә! Өстәл тирәсенә рәхим итегез… Чәй дә әзер…
Табын янына урнаша башладылар.
– Ничек соң, Ясәви абзый, Маһибәдәр апай исән-имин генә калдымы?
Бу көтелмәгәндә бирелгән сөаль үзенекен итте, болай да бөкресе чыккан абзый кеше бөтенләй бөгелеп төште.
– Сөекле кызы белән аерылышу тәмам эштән чыгарды ул бичараны. Ачы хәсрәт сөременә уралып хастага сабышты. Саргайды, бетәште… Мин исә җыладым да чыдадым… – Карт газаплы аһәң, калтыранган тавыш белән дәвам итте. – Менә фаҗигале, гыйбрәтле сәяхәттән кайтуым… Үлем түшәгендә калган иде: әллә исән, әллә юк… Мин алып кайткан хәбәрне ишетсә күтәрә алмаячак… сүнәчәк.
Ясалган чәйләр суынды. Мосафир абзый кинәт кенә күзгә күренеп картайган сыман булды, ансыз да юка битенең яңаклары тагын да эчкәрәк баткандай тоелды.
Юк, Гайникамал, килешмәс дип тормады, кызыксынуын белде.
– Ясәви абзый, ничекләр итеп әлеге бәхетсезлекләргә тарыдың соң әле син?..
– И-и авылдашкаем! Бер бәхетләрең булмаса, күл янында торып та су эчә алмассың ди бит. Бәхетсезгә кояш карамый икән шул. Әгәр дә кеше иртәгә киләсе көннең хәеренә ышанычын җуйса нишли ала? Андый чакта адәм баласы нинди генә адымнар ясамас, дисең син! Исләремә төшкәндә генә дә җан яраларым ачыла. – Уйларын бер эзгә төшерергә теләгәндәй, янә сөйләп китте. – Әллә ялгыш, әллә язмыш булды шунда… Барысына да шул хәерчелек, фәкыйрьлек гаепле. Үзең беләсең, ачлык өянәге котырынган, ачлык хакимлек иткән ел иде. Язгы чәчүгә дип арыш алган идем. Чөнки арышым тамырда көеп бетте… Ә бурыч калды. Ачлык дигән зәхмәт корышкан куллары белән бугаздан алды… Бер имана җир белән бер көтү бала үстереп булмый шул… Җитмәсә, җидесе дә кыз бала. Бер киндер күлмәкле, төпсез штанлы ир бала күрергә интегеп үтте гомеркәйләр. Туган иде бер бөртек. Җир бүлгәләгәнче дә яшәмәде, үлеп китте. Бездә үзең беләсең бит, имана җире бүлү биш елдан биш елга үткәрелә. Йорт-каралты да коелып төшкән: өч-дүрт тапкыр сипләнгән, салам түбәле, кырык терәүле, бүген-иртәгә ишелеп төшәм дип тора. Шулай булгач, мал-туар асрау турында теш агартасы да юк. Җил йотып тук булмый бит ул терлек дигәнең. Бер имана җирнең ашлыгы күпме дә, саламы күпме. Шул берничә олау саламны кыш буена ягасы да бар бит әле. Үзең беләсең, безнең яклар – урмансыз як. Бездә бит көтүне дә таш белән куалар, ягъни кулга алырлык чыбык та юк. Ә саламны, билгеле инде, күпме генә яксаң да, өйгә җылысы йокмый… – Мосафир карт суынган чәен капкалап куйды да янә аһ орып сүзгә кереште. – Ниһаять, Инсафия атлы олы кызыбыз буйга җитте. Сокланып туймаслык сылуга әверелде… Буй җиткән кыз бала әнисенең хәсрәтенә, әтисенең михнәтенә әверелә, дип белмичә әйтмәгәннәр шул.
Безне бөтенләй көтелмәгән яктан бәла сагалап-күзәтеп торган икән… – Шушы урында карт, сүзен ничегрәк башларга белмәгән сыман, бер генә мизгелгә тынып калды. Һәм көрсенеп дәвам итте: – Авылда төрле халык бар: бар хәерчесе, бар хәллесе. Безнең орынып торган күршебез Госман да баеп китте. Яшьрәк чагында зимагурның зимагуры иде. Минем бер имана җиремне дә ул сатып алды. Юк, дауламады: зинһар, бәладән коткара күр, яшьти, дип, үзем ялынып-ялварып кердем. Яңага тикле икмәгем җитмәвен дә, чәчәргә чама юклыгын да әйттем. Арзанга бирдем… Хәер, андый чакта алучы күпме бирсә шуңа риза буласың… – Карт тагын бер генә мизгелгә туктап тын алды. – Менә, Гайникамал авылдаш, шулай язмыш җәберенә баш иеп, тормыш шуклыгына буйсынып, интегеп-иза чигеп яшәп ятыш иде. Шулай тормышның якты чыраен күрү турында хыялланырга да базмаган бер мәлдә, шул күрше Госманга каяндыр казах далалары ягыннан пар ат җигеп бер бәндә килеп төште. Күршенең Питерпавлада (Петропавловск) булган вакытларында танышкан кешесе икән. Кәсебе дә бар: тире-яры, йон-ябага ише әйберләр белән сәүдә итүче. Ир урталарындагы казах кешесе. Авыл арасында тире-яры җыя да аны Мәкәрҗә ягына илтеп тапшыра. Аннан үз якларына кирәкле товарлар җыя да китеп бара. Шулай алыш-биреш белән, ил бөлдереп йөри бирә икән бу.
Ә безнекеләр, күршебез Госманда түләүсез көнлекче вазифасын үтәп, иртәнге таңнан караңгы иңгәнче чыкмыйлар. Эш дигәннең тавык чүпләп бетәсе юк. Көтүгә куганчы сыерларын савалар, сөтне сепарат аша уздыралар, ипи салырга он илиләр, мичкә ягарга утын кертәләр. Кыскасы, борын тартырга да вакытлары юк боларның. Кыр эшләре башланды исә, мин дә эшкә җигеләм. Җирен сукалыйм, чәчүен чәчәм, иген-таруын җыештыру белән мәшгуль булам. Аннары инде, җыйнаулашып, урак урабыз, ындыр эшләрен башкарабыз… Кыш җитте исә, ялланып киндер сугулар башлана.
Соңгы килүләренең берсендә теге Сәетгол атлы казахның япь-яшь кызым Инсафиягә күзе төшмәсенме! Баштарак бер дә әллә ни булыр төсле түгел иде. Аш-су әзерләшкән, атларына башак болгатып бирүчеләрне дә, кәсеп кылып кайткач, буш итмәс иде. Маһибәдәр апаңа берәр француз яулыгы бирсә, Инсафиягә уч төбе кадәр генә түгәрәк көзге, йә «Гөлҗиһан» сабыны, иннек-кершән ише нәрсә бирә. Кыз бала бит. Бераздан хезмәтчеләргә икенче төрлерәк күз белән карый башлады бу. Бүләкләре дә үзгәрде… Балаларның өс-башын бөтәйтү нияте белән мин дә, кесә төбен кырып, күлмәккә дип берничә аршын ситсы алгаладым. Миңа да ситсының бераз рәтлерәген бирә, бәясен дә бер-ике тиенгә кимрәк ала.
Көннәрнең берендә әлеге казах Сәетгол быел гына хатыны вафат булып ялгыз калуыннан зарланып утырды. Шунда нинди шайтан вәсвәсәсенә бирелгәнмендер, хәзер хәйранга калам… Сихерләделәр диярсең менә, күңелем йомшарып китте. Бәлки, упкынга килеп терәлгән тормышымны күз алдымда тотканмындыр… Өйне сипләтерлек агач алып бирермен, җигеп килгән ике атының берсен, күрше Госмандагы имана җирен, печәнлегемне кире кайтарып бирергә, булган барлык бурычларымны «йолармын», бодай орлыгы сатып алып бирермен, диде. Ә Инсафиянең киләчәген гөлгә генә күммәде инде. Гөнаһысына керер хәлем юк, алга китеп булса да әйтәм, вәгъдәләренең барысын да җиренә җиткереп үтәде. Нишләмәк кирәк, алда бит әле яңадан алты бөртек кыз тезелешеп утыра. Аларын да, аякка бастырып, башлы-күзле итәсе бар. Әрнеп-сызланып, ни дияргә дә белмичә тинтерәп калдык. Нәсел-нәсәбебез, олы кешеләр сыман башта агай-энеләр, кардәш-ырулар белән фикер уртаклашыйк, дигән булдык. Кая барасың ризалаштык… Кыз баланың язмышы шул бит, канат яру белән туып үскән оясыннан очып китә торган кошка тиң. Һич югында, кызыбыз ач-ялангач булмас, тамагы тук, өсте бөтен булыр, дидек тә тәвәккәлләргә булдык… Аннары булачак кияү Сәетгол да чеп-чи кара казах түгел икән, бабаларының бабалары көчләп чукындырудан куркып, дала киңлекләренә чыгып качкан татар булганнар, имештер.
Калганы бик тиз эшләнде. Яучылар җибәреп, кодалар төшереп, кыйммәтле бүләкләр бирешеп торасы юк. Кияү белән мәһәр килешенгән, акчасы алынган. Ул арада никах та укылды. Хәзрәт эшне бик коры тотты: кыздан рөхсәт-фәлән сорап тормады, җылавына да исе китмәде: аның эше җылау, сыктау, ярәшкәндә кыз бала җыламый буламыни, янәсе. – Картның гарип-кызганыч каратут йөзе көзән җыергандай тартышып куйды. Иксез-чиксез казах далаларының сәмум җилендә каралган бу йөздә дөньяның бар хәсрәте, үкенеч-сагышы чагылгандай булды. – Соңыннан: «Хараплар гына иткәнсез икән балакайны! Әллә кияү чыкмас дип курыккан идегезме?..» – дип, тиргәүчеләр дә булды. Тик нишләмәк кирәк, тәкъдирдән узып кая барасың, Ходайның кушканы шулдыр, дияргә генә калган иде инде.
Абзый кеше башын иеп тынып калды. Гайникамал түтинең сабыры бетте, ахрысы:
– Шуннан?.. – дип, сыңар сүз белән генә сөаль бирде.
– Шуннан шул! Суга салгандай юк булды балакаебыз. Араны өзмәбез, ел да кунак булып кайтырбыз, дигәннәр иде югыйсә. Кая ул кайту, кош теле кадәр хат-хәбәр дә салучы булмады, тегеләй. Ә бит Инсафиянең аз булса да язу-сызуы да бар иде. Бездә 3 мулла, 4 остабикә. Яшь хәзрәт ике хатын белән тора. Шуның яше, кыз балаларны җыеп, сабак бирә башлаган иде.
Көн артыннан көн үтә торды. Аңа карап, тормышыбыз алга китмәде. Хәер, күз яше бәрабәренә кергән мал-мөлкәтнең нинди куанычы булсын, ди! Иң әүвәл көтүче Шәмсигә ияртеп җибәргән атыбыз төнгелектән кайтмады. Дөнья бетереп эзләдек үзен, хәбәр салмаган тирә-юнь калмады. Ахырда Олы кизләү сазлыгына баткандыр, дигән сүз чыкты. Ул сазлык, чыннан да, сыер ише эре мал-туарны алгалый иде.
Икенче кышка чыккач, яман хәбәр алдык. Кияү тиешле кешебез нидәндер өркеп котырынып чабышкан ярым кыргый җылкылар астында тапталып вафат булган. Ә кызыбыз Инсафия, казахның гореф-гадәте, йоласы буенча, кияүнең энесенә өченче хатын булып күчкән… Кызыбыз җәбер-золымда, кара ялчы булып яши, дип ишеттерделәр. Бу хәбәр ансыз да сагышланып йөргән Маһибәдәр апаеңны тәмам акылдан яздырды… Төннәрнең берендә чәчрәп торып утырды да бу, барыбызның да өнен алып: «Ишеттем, балам!.. Ишеттем, Инсафия кызым!.. Көт!.. Бүген үк әтиең юлга чыга… Сине алырга бара!..» – дип, үз-үзен белешмичә, үзәк өзгеч тавыш белән кычкырына башлады. Йокыларыбыз качты, билгеле. Маһибәдәр апаң да чак кына аңына килгәндәй булды. «Җыен, сәгате белән сәфәр чык!.. Балакаемны алып кайта күр… Гәүдәсен булса да алып кайт! Ишетәсеңме?! Шул соңгы үтенечемне үтәмәсәң, риза-бәхиллегем юк!..» – диде. Нишләмәк кирәк, имана җиремне ашык-пошык кабат саттым да юлга чыктым…
Бүлмә эчендә шомлы тынлык урнашты.
– Тик юлым уңмады. Мин мең төрле газап-михнәтләр чигеп барып җиткәндә, бар да беткән иде инде. Миңа газиз балакаебызның каберен генә күрсәттеләр…
Табын янындагылар тынып калды. Сулыш алганнары да ишетелмәс булды.
– Өлкән хатын-байбичә куй түшкәсе кайнап торган олы казаннан озын саплы иләмсез олы чүмеч белән йөзенә гөбердәп кайнап торган шулпа сипкән булган…
– Абау, Ходаем! – дип куйды Гөлбануның әнисе.
– Һай, әнәкәемдер лә!.. – Монысын Гайникамал әйтте.
Гөлбануның да колаклары үрә торды.
Чәй эчелеп, табын җыелып алгач та әле, әңгәмә дәвам итте.
– Уттай шулпада пешкән яңак итләре кубып төшкән, муен тирәләре яман чиләнеп, бик газапланып, тәмуг җәфалары кичереп үлде, дип сөйләделәр. Ничекләр итеп әнисенә кайтып тапшырырмын бу коточкыч хәбәрләрне!.. Юк, барыбер күтәрә алмас…
Утны сүндереп яткач та әле, Гөлбануның әтисе белән мосафир абзый шактый вакыт сөйләшеп яттылар. Картның бар сүзе зарланудан гыйбарәт иде.
– Аптырагач, үзем дә булмаган-уңмаганрак кешедермен дип уйлап куям. Әнә безнең авылда Локман атлы бер хәерче бәндә бар иде. Казынган казна табар, диләрме әле? Шул нишләде дисезме? Тыкрык башына, яр астыннан үзле балчык ташып, яндырылмаган кирпечтән алачык сыман нәрсә әмәлләде. Шунда тимерчелек эше белән шөгыльләнә башлады. Авылда тимерчелекнең юк чагы. Башта вак-төяктән генә кереште бу: кемгәдер урак тешәүләде, чалгы тапады, кайрады… Соңрак ишек тоткалары, капка келәләре ясый башлады. Соңрак инде ат дагалау, арба көпчәкләре шинлау, сука тимерләр, тырма тешләрен дә коеп кына куйды. Тәки тернәкләнеп китте бит кешең. Хәзер әнә коба булса да сыеры, сыңар күзенә ак төшкән булса да, аты бар…
…Гөлбану уянып күзләрен ачса ни күрсен, мосафир абзыйдан җилләр искән, өстәл үз урынына, тәрәзә каршына күчереп куелган. Әти-әниләре дә бу вакытта, билгеле инде, күптән эштә…
* * *
Гөлбану зур инде хәзер, үсте. Элеккеге кебек кое бурасына каткан сөңге бозларны китеп алып, кәнфит урынына суырып йөри торган кыз түгел инде ул.
Шулай ук тыкрык башында торучы Низам исемле малайдан да куркып качучы кыз түгел. Хәер, ул малай юк шул инде. Бөтен гаиләләре белән каядыр китеп бардылар… Хәзер инде Гөлбану урамда юкка трай тибеп йөри алмый. Әнисенә ярдәм итә.
Эшлим дисәң эш күп инде. Өлгер генә. Су ташы. Зур чүмеч белән кер тагарагына селте суы өстәп тор. Чиләк-чиләк тутырып, юынтык суны чыгарып түк. Бауга элгәндә, керләрне берәм-берәм алып биреп тор. Сабын кебек вак-төяк әйберләр алырга кибетләргә чыгып йөгер…
– Кызым үсте, кул арасына керә башлады инде, – дип сөенеп бетә алмый әнисе.
Гөлбану исә «кул арасына кереп» кенә калырга теләми, әнисе белән беррәттән басып эшлисе килә. Әнисе бик арый. Гөлбану кызгана аны. Бигрәк тә эштән соң өйгә чыккач, әнисе селте суында ярылып беткән, әрнегән кулларын кая куярга белми.
Әгәр дә мәгәр Гөлбанудан үсеп җиткәч кем булырга телисең дип сорасалар, ул бернинди икеләнүсез: «Әни кебек, кер юучы булам», – дип җавап кайтарыр иде.
Билгеле, Гайникамал апасы кебек аш-су пешерүче булу да әйбәттер. Туйганчы җаның теләгән нәрсәне ашар идең, ичмаса!..
Гайникамал апа дигәннән, бик хикмәтле кеше булып чыкты әле ул. Барысы да аны ихтирам итә, барысы да куркалар аңардан. Юк, кешеләргә зыяны тими аның. Тик шулай да (хәтта Кылый Хәмиткә кадәр) шүрлиләр аңардан. Аскы каттагылар аңарга икенче хуҗага караган кебек карыйлар. Монда аның сүзе закон. Хак булса, ул хәтта Әби патшадан да курыкмый, аяк терәп, кара-каршы әйтешә, ди. Әле беркөн генә: «Синең фигылең нәкъ эт кояшы кебек керделе дә чыктылы…» – дип, байбикәне тиргәгән, ди.
Башкалар ничектер, әмма Гөлбану ярата кеше шатлыгын да, кайгысын да бүлешә торган Гайникамал апасын. Ни сәбәптәндер, Гайникамал да Гөлбануны якын итә. Аның аяк арасында чуалып, мәш килеп эшләп йөргәнен күреп: «Һай, Гөлбану!.. Бигрәк уңган кыз үзең. Нәкъ әниең кебек, кулың кулга йокмый», – дип, хәтта аркасыннан каккалап, сөеп тә алгалый.
Кай вакытларда, бик зур сер әйтергә җыенган кеше сыман, бармак белән генә ишарә ясап, Гөлбануны аш-су әзерли торган якты бүлмәгә чакырып ала да бәлеш катылары, башка кытый-мытыйлар белән сыйлап чыгара.
Гөлбану тәмам үсте. Аны хәзер әнисе өйнең аскы катына кич утырырга да алып кергәли. Менә кайда ул кызык, менә кайда ул рәхәт! Өске өй табыныннан калган тәмле-томлы ризыклар белән әйбәтләп чәй эчеп алалар да, сәке өрлекләренә, өстәл тирәләренә тезелешеп утырып, кул эшенә керешәләр. Берьюлы шундук көнкүреш мәшәкатьләре, тормыш бимазалары турында гәп сатып, аралашып-хәбәрләшеп, иртәге көн турында, алда үтәләсе эшләр хакында киңәшеп, фикер алышып та алалар.
Барлык эшләр белән Гайникамал апалары идарә итә. Көз-кыш җиттеме тегүгә, бәйләүгә, чигүгә кирәк-яракларны да Гайникамал апасы юнәтә. Атналар буена базарлардан, кибетләрдән киндерләр, киҗе мамык, мең төрле төстәге җепләр, дебетләр, буяулар ташыйлар. Бу эштә, тегү-чигү кәсебендә иң кул җылыткан хатын шул ул Гайникамал апа. Осталыкларына карап, эшне бүлеп бирү дә аның вазифасына керә. Кемдер йон тетә, кемдер орчык җырлата, кемнәрдер бәйли, кайберләре кершәндәй киндерне кайый, кемнәрдер сөлге башлары, ашъяулыклар чигә.
Өске ката яшәүче, Чулпаниянең тәрбиячесе Зөбәрҗәт апасының эше бөтенләй үзгә: ул энҗе, сәйлән ише кыйммәтле әйберләр белән эш итә. Гайникамал апасының әйтүләренә караганда, элегрәк бу өйдә хәситә, тәңкәле изү, казаки, җилән, чәмчәле читек, укалы итәк, төсле сафьян читекләргә тикле теккәннәр, имештер.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.